ЗАМАННАРГА КУЕЛГАН ҺӘЙКӘЛ
әяхәтчеләрнең байтагы Үзбәкстан башкаласында «Ташкент» кунак ханәсенә тукталырга ярата.
Аның купшы гөлләре, затлы келәмнәре, уңай лы җиһазлары гына түгел, бинасы да һәм эчке, һәм
тышкы яктан күңелгә ятышлы.
•Ташкент» үзәктәге иң күркәм мәйданда — опера һәм балет театры янәшәсендә илленче еллар
азагында пәйда була. Кунакханә проекты өчен конкурс театр төзелеп беткәч үк игълан ителә. Яңа бина
академик Щусев корган театрны күләгәләмәскә, бердәм ансамбль тәшкил итеп, аны тагын да ачып
җибәрергә тиеш була.
Кунакханә театр белән бер үк «күчәрдә» П хәрефе сыман итеп төзелә. Аның үзәк өлеше — биш.
канатлары — дүртәр катлы. Беренче катта ресторан, кафе, кибет, кәнсә урнаштырылган. Калган катларда
торак бүлмәләр. Ишегалдында чәчәкләр, куаклар утыртылган ял итү мәйданы, аның астында — хуҗалык
хезмәте күрсәтү юллары! Бина, җир тетрәүләргә бирешмәслек нык итеп, кирпечтән салына.
йортның алгы ягында аркылы һәм буй сызыкларны уңышлы уздыру, ишек ләрнең ике ягына биек
колонналар бастырып кую, алар артындагы куышларны бизәр өчен ак, зәңгәр, яшькелт төсләрне оста
куллану, кәрнизгә милли бизәкләр төшерү архитекторның зур уңышы булып тора. Бина үзе бик тә мәһабәт,
ә алтынчы кат тәшкил итеп, баганалар башына «кунган» түбә аңа дача өйләренә хас җиңеллек, нәфислек
өсти. Сырланган балкон һәм ишек өсләре, күккә ашкан түбә күзләрне иркәли. Бүлмәләрнең иркенлеге,
ванна һәм салкынча һава белән тәэмин ителүе дә арыган, йончыган юлаучыларга рәхәтлек бирә. Кояшлы
көньяк шәһәрен бизәп торган шушы күркәм йортны Себер сазлыклары арасында үскән бер егет салгандыр
дигән уйны, әлбәттә, кунакларның кайсы да башына китерми.
Архитектор Мидхәт Сәгадәт улы Булатов хәзергә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәреннән биш чакрымда
урнашкан Бәргәр авылында 1907 елда туган.
— Авылыбыз зур түгел иде.— дип искә ала архитектор,— йортлары кырык тан артмагандыр.
Унтугызынчы гасыр азагына кадәр анда Урта Азия йогынтысы көчле булган. Әмма егерменче йөз
башыннан Казан, Оренбург, Уфа, Троицк, Томск кебек үзәкләр аша татар мәдәниятенең тәэсире үскән,
«Вакыт» газетасы, «Шура» журналы килә башлаган. Тубыл мәгърифәтчеләре «Берлек» җәмгыяте
оештырып җибәргән.
Мидхәтнең бабасы итекче, атасы бер сәүдәгәрдә приказчик була. Күзе ачык, тере Сәгадәт абзый
укымышлы кешеләр белән аралашырга омтыла. 1914 елда шәһәргә Фатыйма Мохтарова белән мәшһүр
Камил Мотыйгый килгәч, концертка улын да алып
— Бөтен җирне су баскан чак, яз көне иде.— дип искә ала Мидхәт ага, - без Тубылга көймәдә сәфәр
чыктык. Сирәк була торган тамашаны күрергә татарлар якын тирәдәге барлык авыллардан җыйналды
Шунда ыспай киемле, мәгърур кыяфәтле Мотыйгыйның залны яңгыратып җырлап җибәрүе әле дә күз
алдымда, көе до колагым да чыңлый.
Авыл кечкенә булса да, яшь буынга белем бирергә теләүчеләр һәр гасырда та былып тора Үз чираты
җиткәч, Сәгадәт абзый да, замандашларының ихтыяҗын үтәп, 1908 елда Бәргәргә яңа мөгаллим алып
кайта. 1913 елда исә тайга арасында күмелеп югалгандай тоелган ояга да җәдит укуы килеп керә — ислах
таләп иткән өчен «Галия» мәдрәсәсеннән куылган алтмыш биш шәкертнең берсе — Заһит Миравалов
Бәргәрдә белем тарата башлый. Зиһенле Мидхәт көтелмәгәндә менә шундый кыю фикерле, укымышлы
мөгаллимгә очрап куя. Шуның аркасында малай кадим мәдрәсәдә ун ел баш катырып та сеңдерә алмаслык
белемне өч елда үзләштерүгә ирешә.
1915 елда Сәгадәт абзый Тубылга күчеп килә һәм почтага ямчылыкка урнаша. Мидхәтне өч класслы
рус мәктәбенә бирәләр. Дин дәресе кергәндә, малай унике татар иптәше белән бергә поп сабагыннан азат
ителә. Әмма бүтән фәннЬрне ул бик кызыксы нып өйрәнә һәм зирәклеге белән укытучысының игътибарын
казана. Өендә үзлегеннән татарча укуын да онытмый — аңа Мәҗит Гафуриның 1915 елда «Шура»да
басылган «Юктырсың ла, алла?» шигыре аеруча көчле тәэсир итә. Алдынгы якташларының дини
исемнәрдән баш тартып, балаларына күңелләрендәге өметтеләклэрен чагыл дырган «Очкын», «Ялкын»
кебек исем кушулары да хәтерендә уелып кала.
С
1918 елда Мидхәт мәхәллә мәктәбен тәмамлаганда Тубылда әле Совет власте урнашып җитмәгән
була. Малай берничә иптәше белән бергә гимназиягә керергә әзерләнә Әмма революция җилләре чыгу
аркасында, гимназия нигезендә биш класс лы икенче баскыч мәктәбе оештырыла. Шушы уку йорты
каршында әзерлек һәм беренче классларны эченә алган кичке художество мәктәбе дә пәйда була. Мидхәт
бу мәктәпләрнең икесенә берьюлы йөри башлый.
Малай шигырь ярата, еш кына концертларда нәфис сүз сөйли. Художество мәк тәбендә оч ел
шөгыльләнү дәверендә күмер, карандаш, каләм белән рәсем ясарга, акварель, майлы буяу, натюрморт,
интерьер, тере натура, плакат композициясе, сызым, перспектива шикелле төшенчәләрне аерырга өйрәнә.
Өстән-өстән булса да. борынгы Ми сыр, Греция, итальян Яңарышы сәнгатьләре тарихы белән таныша.
Рафаэль. Тициан. Микеланджело, Леонардо да Винчи һ. б. турында кыскача мәгълүмат ала. үз әсәрләрен
күргәзмәгә куеп, иптәшләренең фикерен тыңлый. Мәктәп Мидхәтне төрле белем белән коралландыра,
зәвыгын үстерә, аңарда үз-үзенә ышаныч уята Хәтта, төгәл фән нәр — математика, физика, астрономия
белән дә кызыксындыра. Сөяктән сыннар кис кәндә, Вулатов форма, пластикага әһәмият бирергә күнегә.
Җыелышларда чыгыш ясау дисеңме, җәмәгать эшләрендә катнашу дисеңме — җитез Мидхәт һәммәсенә
дә иркен өлгерә.
Мидхәт Вулатовның хезмәт юлы мәктәптә укыганда ук башлана ул итекче һөнәрен үзләштерә, шәһәр
театры сурәтчесенә ярдәм итә. җирле газетага рәсемнәр ясап бирә, В. И. Ленин исемендәге татар клубында
«Галия» мәдрәсәсе шәкерте. Тубылның беренче коммунистларыннан исәпләнгән Себер егете Касыйм
Салихов оештырган үзешчәннәр түгәрәгенә булыша.
Татар клубы миллионер Мөхәммәтсафа Чембаев йортларының берсендә ачыла Бүрәнәдән салынган
өске каттагы бүлемнәрне сүтеп, сәхнә һәм тамаша залы ясый лар. Кирпечтән салынган аскы каттагы
бүлмәләрдә китапханә урнаша, оркестр, хор. драма түгәрәкләре эшли.
Мидхәт китапханә өчен халыктан китаплар җыюда, шахмат шашка түгәрәге оеш тыруда актив катнаша.
Дәртле, укымышлы үсмерне клуб идарәсенә секретарь итеп сайлыйлар.
Яшь совет аппаратына бу елларда белемле кадрлар җитми Тубыл исә укымыш лы татар
хезмәткәрләренә аеруча кытлык кичерә. Шуңа күрә партия шәһәр комитеты инструкторы Әхмәрев 1925
елда урта мәктәп тәмамлаган Булатовны судка тылмач булып керергә күндерә, бер үк вакытта аның алты
айлык юридик курсларга ур «ашуына сәбәпче була. Эшлекле егет көзен Тубыл шәһәр советы депутаты.
1926 елда исә Татар клубының председателе итеп сайлана. Тынгысыз егетне Тубыл округ адвокат лар
коллегиясе бик теләп үз сафына ала.
I Күп төрле шөгыльләргә күмелсә дә. Мидхәт, белеменең әллә ни мулдан түгел легсн абайлап, уку ягын
кайгырта башлый һәм 1928 елда Казанга, кичке юридик курсларга китеп бара. Монда ул булачак композитор
Җәүдәт Фәйзи белән дуслаша, көндез Татарстан юстиция халык комиссариатында эшли башлый. Әмма ул
юрфакка түгел, Ленинградтагы гражданлык инженерлары институтының архитектура бүлегенә укырга керә.
Институтны бик яхшы билгеләренә бетергән Мидхәт архитектор мпчвялегеи Москәүнең шәһәрләр
проектлау институтында башлап җибәрә. Аның башкала мохи тонда кайныйсы, тәҗрибәле остазлар кулы
астында «шомарпсы» килә Шуның встенә. аны бу оешманың Казан өчен дә проектлар ясавы кызыктыра
Әмма озакламый ул эшләгән институтны Ленинградка күчерәләр Булатов ис», башкала мәктәбендә
чыныгасы килгәнлектән. Мәскәү проект институтында төпләнеп кала һәм бер үк вакытта Архитектура
институтында укыта башлый
Мәскәүдә профессор Б А Коршунов аны Урта Азия калаларын проектлауга җә леп итә. Бохара ефәк
комбинаты очен торак массивы планлаштыру тапшырылгач, ул берничә мәртәбә Үзбәкстанга килә. Яшеллеккә
төренгән үзәнлекләр, күгелҗем то манса уралган тау түбәләре, мәһабәт чинарлар, гүзәл архитектура
һәйкәлләре аңарда онытылмаслык тәэсир калдыра. Урамга калын саман коймалары гына чыгып торган
традицион үзбәк өйләре*. Хива. Самарканд. Бохара. Ташкентның борынгы мәчет лоре, мәдрәсәләре, зәңгәр
күктә йөзеп барган шикелле тоелган зөбәрҗәт гөмбәзләр, горур манаралар, яларга төшерелгән нәфис бизәкләр
чытырманлыгы’ Күпме фантазия, матурлык, осталык тупланган бу һәйкәлләрдә. Әйтерсең лә алар чүлмәкче
түгәрәгендә генә барлыкка китерелгән до. ниндидер кодрәт белән өреп, йөзләрчә тапкыр зурай f тыл га н
Буяулары күз янын ала. форма камиллеге, сыгылмалы сызыклар нәфислеге төшеңә кереп йокыңны бүлә’
Мидхәт, килгән саен. Үэбәкстан тормышы, архитектура мирасы белой киңрәк танышырга омтыла. 1937
елда Ташкентка ошкә чакырылгач, баш натын тормый бере үзсен риза була.
М Булатов Үзпланпроектта Самаркандның генераль планын эшләүче бригада җитәкчесе итеп
билгеләнә. Бурычы гаять җаваплы: шәһәр мәйданын зоналарга бүлү, транспорт юлларын ачыклау, үзәк
мәйданны планлаштыру — әзерлекне нульдән баш ларга туры килә. Мәскәүдә Сокольники районын,
Чиләбедә шәһәр төбәкләрен проект лап тәҗрибә җыйган Мидхәт эшкә кыю тотына. Әмма Сәмәрканд —
буш җир түгел. Регистан мәйданы, Шаһи Зиндан ансамбле, Биби ханым мәчете кебек кадерле ядкарьләрне
саклау, яңа корылмаларны шуларга килештереп бәйләү байтак эзләнүне таләп итә. Шәһәр халкы аларның
иҗаты белән якыннан кызыксынып тора. Ниһаять, проектны рәсми органнар да җентекләп тикшерә —
республика Министрлар советы аны урта гасыр Төркестан шәһәрләренең йөзек кашы, бүгенге
казанышларыбызның көзгесе Сәмәркандка лаек таба һәм тормышка ашырырга карар бирә.
1938 елда Үзпланпроект икегә бүленә: Булатов Планпроектның баш архитекторы итеп билгеләнә.
Коллектив та, бурычлар да үсә. Мидхәт җитәкчелегендә Бохара, Фирганә, Өргәнеч. Каган калаларының
генераль планнары әзерләнә. Ул проектлар республикада да. Мәскәүдә дә югары бәя ала.
— Мидхәт абый 1937 38 елларда шәһәр кору эшенә керешкән без — яшьләргә — чын мәгънәсендә
канат куючы бердәнбер остаз иде,— ди архитектор Т. Л. Калинов ская.— Аңардан алган иҗади чыныгу бүген
дә тормышымның иң матур сәхифәләре буларак хәтеремдә калды.
Булатов шул чакта ук инде үз эшенә гашыйк булуы, аны яхшы башкара һәм яклый белүе, коллективны
һәвәсләндерә, һәр хезмәткәрнең уңай сыйфатларын ача, аңа таяна алуы белән таныла.
1939 елда Булатов Ташкентның баш архитекторы итеп билгеләнә. Расланган генераль план
буенча иске һәм яңа шәһәрне бергә кушу, үзәккә нигездә дүртәр катлы йортлар салу карала. Аны тормышка
ашыруда ныклык, иҗади караш, акыл һәм тәҗрибә таләп ителә. Чөнки көн саен, сәгать саен яңа
проблемалар калкып чыга. Архитектор аларны үз вакытында тоярга, кирәкле үзгәрешләр ясарга, шәһәрнең
күркәмләнүенә ирешергә тиеш. Инженерлык коммуникацияләрен кайгырту, корылмалар ның җиренә
җиткереп салынуын таләп итү. киңәшмәләрдә чыгыш ясау, нигезләү һәм ышандыру төзелеш
мәйданнарына йөрү — Мидхәт башкарган эшләр мәшәкатьле дә, тынгысыз да. Җитмәсә, көньяк шәһәре
өчен аеруча актуаль мәсьәләләр дә бар ич әле: яшеллеккә күмү, сугару! Күпмедер парк, бакчалар булса
да, алар халыкны канәгатьләндерә алмый. Чөнки Ташкентта яшәүчеләр саны бик тиз арта, М. Булатов яңа
бакча, ясалма күлләр булдыру эшенә керешә. 1939 елда аның проекты буенча егерме тугыз гектар җирдә
Комсомол парк-күле барлыкка килә һәм ул тиздән күпләрнең ял итү урынына әверелә. Күләгәле аллея,
аулак аланнар, яңа комлык, су стадионы, түшәмен дә, диварларын да тере яшеллек тәшкил иткән театр
«бинасы», элек кирпеч заводы өчен балчыгы казып алынган җирдә пәйда булган ясалма күл Ташкент
микроклиматын яхшыртып, шифаландырып җибәрә. 1942 елда Әдһәм Мөхәммәт шин белән бергә
проектлаган Җиңү паркы да шуңа килеп кушыла. Тәҗрибә Мидхәткә Урта Азия табигате шартларында
мондый корылмалар барлыкка китерүнең теоретик нигезләрен эшләргә мөмкинлек бирә. Булатов: күп
планлы пейзаж, ачык мәйданнар, шуның белән бергә, күләгә төшерерлек агачлар күбрәк утыртылган парк
үзен аклый- рак бирә ди. Үлән чәчелгән киң аланнар белән мавыкмаска кирәк, алар кояшта көеп бетә. Шул
ук вакытта куакларны чәчәк түтәлләре белән аралаштырырга кирәк. Ясалма күлләр агым суга
тоташтырылырга тиеш...
Сугыш архитектор алдына көтелмәгән яңа бурычлар куя: эвакуацияләнгән завод фабрикаларны
генераль планны бозмый урнаштыру, шул ук вакытта аларны чимал белән тәэмин итә торган транспорт
чараларына уңышлы бәйләү сорала. Ашыгыч рәвештә! Чөнки бу предприятиеләр бик тиз арада хәрби
продукция бирә башларга тиеш була.
Яңа биналар салу өчен матди база җитешми, бигрәк тә агачка, металлга кытлык арта. Алардан тыш
егерме дүртәр метрлы араларның түбәсен ничек ябасың? Берәүләр өрлек арматурасы өчен камыш
тәкъдим итә. Булатов исә гипс конструкцияләрне ныгытуда пыяла җебе (ул корычтан чыдамрак!) куллануны
куәтли. Үз фикерен тормышка ашыруда аңа гыйльми исбатлау осталыгы, зур ихтыяр көче ярдәмгә килә.
Генераль план буенча төзелеш сугыш елларында да дәвам итә. Иске шәһәр белән яңасы арасында
сузылган Нәваи проспектында борынгы Күкелдаш мәдрәсәсе янәшәсенә яңа биналар салганда, Булатов
аеруча күп эзләнә. Ул әле сызым өстәленә ябышып ята, әле оештыру мәшәкатьләренә күмелә. Монда
проектлаган һәм корган йортлар Мидхәт аганың киләчәктәге колачлы хезмәтләренә юл сабу, осталыкка
ирешүдә бик кирәкле мөһим баскыч була.
Булатовның шәһәр салу таланты чын мәгънәсендә «Пахтакор» стадионын төзегәндә ачыла.
Генераль план буенча шәһәр үзәгендәге Җар Тегермән казанлыгында ясалма күл барлыкка китерү һәм
анын өстеннән эстакада уздыру каралган була. Булатов бу нняти ң максатка ярашлы икәнлегенә шөбһәләнеп,
яңа чишелеш эзли башлый. Нәтиҗәдә, бу урында илле мең тамашачыга исәпләнгән стадион төзү фикере
бөреләнә. Анын уенча, казанлыктагы күп санлы чокырларны бергә тоташтырып, төбен тигез ләсәң. менә дигән
киң мәйдан барлыкка киләчәк. Казанлык ярлары исә табигый трибуналарга әйләнәчәк. Булатов стадионны,
гадәттә кабул ителгәнчә, шәһәр читендә корудан баш тарта. Ташкент геометрик үзәгендә Җар -Тегермән
казанлыгына дүрт яктан да урамнар килеп тоташа — бу меңләгән тамашачыга утыз-кырык минутта өенә кайтып
җитү мөмкинлеген бирә. Стадион кору аркасында шул ук вакытта шәһәр уртасындагы зур гына котсыз мәйдан
тәртипкә китерелә. Табигый шартларны фай далану исә стадион төзү чыгымнарын киметә.
Стадион 1958 елда төзелеп бетә. Үрдәге урыннар кырдан унбер метр күтәрелеп торганга, уеннар һәр яктан
яхшы күренә. Илле биш мең тамашачы кырык сигез секциядә урнаша. Халыкка уңайлык тәэмин итү йөзеннән
трибуналар өч аллея белән әйләндереп алына — аларның берсе өстә, икесе аста, тышкы периметрда ясала
Аллеялар күп санлы баскычлар белән үзара тоташтырыла. Көньяктагы өч катлы спорт павильонында
гимнастика заллары, ярдәмче бүлмәләр, кунакханә урнаша. Аренага чыгу өчен павильоннан мәйданга тоннель
уздырыла.
Кыр кыш көне явым-төшемнән сазлыкка әйләнмәсен, җәен үләне көймәсен өчен мах сус чаралар күрелә:
стадион дренаж, сугару белән тәэмин ителә.
•Пахтакор» үзенең колачы белән бөтен кала үзәгенә, соңыннан барлыкка киләчәк мәйдан, бульварларга,
скверларга рух биреп тора. Киләчәктә аның янәшәсендәге кызыл мәйданда Үзбәкстан башкаласының
горурлыгы булган сәнгать сарае, республика компартиясе ҮК бинасы, яшьләр йорты төзелү бер дә очраклы хәл
түгел. «Пахтакор» җиңел аяклы булып чыга!
Төзүче практик. Галим-теоретик. Җәмәгать эшлеклесе. Мидхәт Булатовның эшчән леге Үзбәкстанда менә
шулай өч тармакка бүленеп дәвам итә.
Архитектор практикның Сәмәркандта Габдрахман Җәми белән Галишир Нәваига салган һәйкәле, Регистан
мәйданында тарих музее бинасы. Ташкентта Авыл хуҗалыгы министрлыгы йорты, «Ташкент» кунакханәсе.
Комсомол һәм Җиңү парклары — республиканың йөзек кашлары. Аларга дистәләгән бүтән корылмалар өстәлә.
Әгәр Мидхәт аганың бөтен эшчәнлеге шулар белән генә чикләнеп калса да, Үзбәкстан архнтек турасы
тарихында аның исеме ныклы урын алган булыр иде.
Мидхәт ага егерме өч ел буе Ташкентның баш архитекторы, ун ел дәвамында Үзбәкстан архитекторлар
союзының даими җитәкчесе, байтак вакыт СССР архитекторлар союзы идарәсе президиумы әгъзасы булып
эшли. Административ һәм җәмәгать эшчәнлеге бергә үрелеп, Үзбәкстанда кала кору үзенчәлеген өйрәнүгә,
аннары шул традицияләргә таянып төзелеш алып баруга, бу эшкә күп кенә белгечләрне җәлеп итеп, аларны
оештырып, илһамландырып һәм дәртләндереп торуга җитешә.
Мидхәт ага бүген дә Архитекторлар союзының үз кешесе — ул Үзбәкстанның чит илләр белән дуслык
җәмгыятендә архитектура һәм шәһәр кору секциясе җитәкчесе. Мәскәү, Лондон. Гаванада уздырылган күп кенә
халыкара конгресс, форум, конферен цияләр делегаты Чыгышларында совет сәнгатенең уңышларын бәян
итәме, шәрык архитектурасы тарихы белән таныштырамы бай мәгълүматлы, үз фикере булган иҗатчыны
тыңлаучылар шунда ук танып ала.
Урта Азиянең архитектура сәнгате совет чорында зур яңарыш кичерде М Булатов шул яңарышка саллы
өлеш керткән иң күренекле архитекторларның берсе
Чит илләргә сәяхәтләр... Андый сәфәрләр вакытында Мидхәт аганы тугай иленә, туган җиренә бәйле исем,
вакыйгалар аеруча кызыксындыра иде. Мисалга. Мисыр тәхетенә төрки гаскәриләр — мамлүкләр ия булган
1250—1547 елларда шәһәрләрдә бик күп архитектура һәйкәлләре корылуына ничек игътибар итмисең ди’
Заһир Бәйбарыс, Нпсыйр Мөхәммәт. Заһир Әбүсәет Бәркүк һәм башкалар салдырган гүзәл мәчетләр,
мәдрәсәләр, кәрвансарайлар бүген до замандашларыбызны сокландыра 1371 елда На сыйр Мөхәммәт корган
суүткәргеч халыкка 531 ел буе хезмәт иткән Мамлүкләр сал дырган унлап мунча әле бүген дә үз хезмәтен үти
ала
Әмма шәрык илләрендә мамлүкләргә кадәр дә бөек төзүче сыйфатында тарих ка кергән бабаларыбыз бар
Шулармын берсе Гарәбстанга кол итеп китерелгән төркиләрнең улы Әхмәт ибне Тулун бик яшьли зирәклеген
күрсәтә һәм сарай хео мәтене алына. 868 елда соңыннан Каһирә дип аталган Фустптның, аннары бөтен
Египетның идарәчесе итеп билгеләнә. 879 елда зиннәтле мәчет. сарайлар белән бизәл гон башкаласына ул
киләчәктә илнең яңа атамасына әйләнәчәк «Мисыр» (шанлы!) исе мен кушкан.
Гарәп патшаларына олтан хезмәте итәргә китерелгән егетләрнең солтанга әверелеп. Каһирәдә даны ерак
гасырларга яңгыраячак корылмалар салулары үзе үк аларның канында килгән төзүче идеаллары һәм
сыйфатлары хакында сөйли Мәмлүкләрара
сыннан шул гүзәл биналарны салган ташчылар, буяучылар, талантлы архитекторлар да аз чыкмагандыр, әмма
тарихчылар гасыр арты гасыр патшаларга, гаскәр башлыкларына гына игътибар биреп килгән. Шуның
аркасында Бакуда Шнрваншаһлар сараен, Кһзанда Сөембикә манарасын, Самаркандта Регистан ансамблен.
Бохара, Ташкент һәм башка шәһәрләрдә заманына лаек дистәләрчә бүтән корылмалар барлыкка китергән,
архитектура гыйлемен баета торган трактатлар, монографияләр иҗат иткән даһиларыбыз исеме дә онытылган.
Әмма иҗат чишмәләре аңа карап кына кипмәгән, халкыбыз дөньяга берсеннән-берсе оста яңа төзүчеләр
тудыруын дәвам иткән. Мидхәт ага үзен әнә шу ларның эшен дәвам кылырга тиеш бер кеше саный иде...
«Үзбәкстан Верховный Советы бинасы*ның аскы өлеше шахмат тактасы шнкел ле, җәенке итеп
корылачак. Өске ягы шуның уртасыннан күтәрелгән мәһабәт цилиндрны тәшкил итә. Пыяла белән
мәрмәрдән төзеләчәк бинаның якты, нәфис булачагы бер караудан ук күзгә бәрелеп тора. Гади, кырыс
сызыклар заман рухын, җиргә сыланган аскы катлар белән күккә ашкан үзәк өлеш исә шәрыккә хас
манаралы корылмаларны искә төшерә. Иорт тирәсендәге гранит баскычлар, байрак эләр өчен утыртылган
биек баганалар сафы аңа тантаналы төс биреп тора.
• Гасырлар аша* һәйкәле төрки халыкларның бөек фикер иясе әл-Фарабыйга куелырга тиеш. Галимнең
бронза сыны титаннан ясалган дуга сыман биек корылма астына гранит ташка урнаштырылган.
Корылманың бер терәге агым сулы киң арыкка төшеп чумган - бу Фарабый иҗатының үлемсезлегенә,
заманнар бәйләнешенә ишарә. Галимнең яланбаш утыруы аның дин белән хисаплашмавын күрсәтә,
кулына тоткан баш сөяге — гыйлем иясе, тикшеренүче булуын белдерә. Менә шулай гап-гади, әмма
һәрберсе образны ача торган детальләргә бай бу һәйкәл.
Мин сәнгать институтында тамаша иткән һәр ике макет — М. Булатовның яңа иҗат җимешләре Аның яңа
эзләнүләре нәтиҗәсе.
Самарканд, Бохара, Хива һәм Урта Азиянең бүтән калаларында гаҗәеп архитек тура һәйкәлләре
саклана. Алар климат үзенчәлеген искә алып, гасырлар буе үсеп килгән төзелеш тәҗрибәсенә, халыкның
милли традицияләренә таянып корылган. Шуңа күрә совет чорында киң җәелгән төзелеш эшләрендә ул
казанышларны фай далану үзеннән үзе аңлашыла торган мәҗбүри бер шарт иде. Тик үткәй заман архи-
тектурасы серләре фәнни рәвештә өйрәнелмәгән иде. Ташкентны яңартырга алынган М. Булатов менә
шушы эшкә дә үзе тотынырга мәҗбүр була.
Җирле үзенчәлекләрнең берсе — шәһәрне планлаштырганда табигый агышлы сугаруны искә алу иде.
Булатов сугару системасын өйрәнеп, киләчәктә ясалма яңгыр ысулы белән дымландыруны да тәкъдим итә.
Машина белән сиптерүне дә онытмый. Димәк, арык ерып сугаруны да искә алсак, һәр өч алымны актив
куллану хупла- ныла.
Сулыкларны өйрәнү нәтиҗәсендә Булатов агым су белән тоташкан ясалма күлләр булдыруга туктала.
Агачлар утыртканда, аларның кайда, ничек күләгә төшерүен, шул ук вакытта җил исүгә комачауламавын
күзәтеп эш итә. Чөнки эссе вакытта урамда алтмыш градустан да кызурак була. Булатов фикеренчә.
Ташкентта агачларның ябалдашын Идел буендагы кебек өстән түгел, ә өч биш метр биеклеккә кадәр астан
кырку уңышлырак. Шул ук вакытта агачларның чирләми, урамны чүпләми, тамыр лары белән тротуарларны
җимерми торганнарын сайлап утыртырга киңәш бирә. Урта Азиядә сәүдәнең урамда алып барылуы,
өйләрдә бер стенасы ачык бүлмәләр, ишегалдында бакча, арык булуы да яңа шәһәр корганда искә
алынырга тиеш, йорт ларның «ч каттан биек булмаганы эссе климатта уңайлырак, күп катлыларда исә
салкынчалыкка һәм бүтән комфортларга ирешү өчен йортны мәгълүм юнәлештә салу, димәк, үтәли
җилләтүне күздә тоту шикелле төрле шартларны онытмау таләп ителә.
Мидхәт ага Урта Азиядәге шартларны, тарихи тәҗрибәне җентекләп өйрәнеп, илебезнең көньягында
төзелеш нормалары, принципларына җитди төзәтмәләр кертү хаҗәтлеген исбатлады һәм үз фикеренең
дөреслеген Ташкентны яңарту барышында практик рәвештә раслады.
Әйе. кирәк икән, архитектор практик, кирәк икән, тикшеренүче галим, кирәк икән, танылган җәмәгать
эшлеклесе буларак хәтсез казанышларга иреште Мидхәт атлы Себер егете. Әмма шулай да нигәдер
канәгатьләнү сизми ул. йөз утыз бер мәчет, илле биш мәдрәсә, утыз ике сарай, унтугыз төрбә, унҗиде
каралты, өч шифаханә, җиде суүткәргеч. сигез күпер, унҗиде кәрвансарай, утыз өч мунча һәм башка гүзәл
биналар, корылмалар иҗат иткән бөек терек архитекторы Синанны яки замандашы Ле Кароюзьены алып
карасаң - тарткалаша аламы соң Мидхәт алар белән? Юк бит эле...
Сүнеп бетсеннәр йолдызлар.
Син дә, кояш, балкыма.
Бет мәңгегә, балкыма син, Балкымасаң халкыма! —
дигән юлларны кабатларга ярата архитектор Шушы шигыре өчен ул Әхмәт
Ерикәй нең 1945 елда чыгарылган җыентыгын үз кулы белән яңадан төпләде.
тагын күпме юлларын ятлап алды. Әмма аңа ни туган ягы Төмән. Тубылда. ни
Татаргтанда бер генә бина да салырга туры килмәде шул Бөек итальяннар
Растрелли. Росси гомер буе Петербургны бизәгән. Фиораванти исә бөтен
СССР тантаналы төстә биш йөз е лыгын билгеләп үткән Мәскәү кремлендәге
Успенский соборны салган. Ә Мидхәт менә Ташкентта. Сәмәркандта.
Бохараларда иҗат итә. Язмыш шуклыгы. Аның менә шул язмыш
шуклыкларына үч итеп дигәндәй, бер егетлек эшлисе килә иде. Игелеге ту гая
халкына да тиярлек, бүтәннәргә дә файдасы булырлыкны. Язган ич әнә Ясәви
Нәваилар. беренчесенең теле татарга, икенчесенең каракалпакка якынрак
сыман әмма аларны барлык төрки халыклар төшенә, бөтен дөнья үз итә.
Мидхәт җиң сызганып эшләгән өлкәдә дә әнә шулай күпләрдә кызыксыну уятырлык, бер үк вакытта туган
халкына да кагыла торган җитди мәсьәлә барлыгын чамалый да шикелле инде. Инглиз, гарәп, фарсы телләрен
тирәнрәк үзләштс-рерг • математика, физика, тарих һәм башка тармаклар буенча әдәбият җыйнарга юкка гына
һәвәсләнмәде ләбаса...
Тарихчылар борынгы Шәрыктә архитектура гыйлеме булуын бервакытта да таны мый. Элек бу тармакка
багышланган һичнинди трактатлар язылмаган, шәрык корылмаларында геометрик алымнар абайланса да. алар
архитектураның киемендә генә, ягъни орнаментта гына чагыла, гадәттә исә. профессиональ серләрне ата үч-
нең баласына гына мирас иткән, дип хөкем йөртелде. Булатов Урта Азиянең архи тектура һәйкәлләре белән
беренче мәртәбә очрашканда ук аларның искиткеч ятышлы, күркәм булуына, форма сыгылмалылыгына
соклана Бу корылмаларның архитектура өлкәсендәге теоретик белемнәргә таянмыйча төзелүенә шикләнә
Өзлексез шөбһәләр аны архивларда казынуга, гыйльми хезмәтләрне, кулъязма китапларны өйрәнүгә, атаклы
биналарны җентекләп үлчәүгә, аның нәтиҗәләрен анализлауга этәрә Ниһаять, ул юлыккан берничә
архитектура сызымы һәм рәсеменең кәгазен лабораториядә тик шерү аларның XVI гасырда иҗат ителүен
раслый. Ә бу сызымнар исә XV! йөздә Шәрык архитекторларының сызма геометрия, тригонометрия буенча
мәгълүматлы, бер яссылыктагы планда бинаның ике киселешен бирә белүләрен күрсәтә. Сызым технн касында
исә аларның Европадагы хезмәттәшләреннән оста рак та булганлыгы ачык лана. Бинаны төзегәнче аның
сызымын сызып, нисбәтләрен чагыштырулары, ә бәлки әле безгә билгесез формулалар кулланып, исәп хисап
та ясаулары ихтималлыгы чамп лана.
Булатов барлык буш вакытын атналык һәм еллык ялларын тикшеренү эшләренә багышлый, макетлар ясый,
чагыштыра, шуларга нигезләнеп закончалыклар табарга омтыла. Еллар узу белән эзләнүләр һаман җитдиләнә
бара, ышаныч ныгый
1063 елда ул Хәмзә исемендәге сәнгать институтына эшкә күчә. Озакламый Бохара дагы СаманыЙлар
төрбәсенә багышланган кандидатлык диссертациясен яклый IX га сырда корылган бинаны өйрәнеп. Мидхәт ага
галимнәр арасында беренче мәртәбә Урта Азиядә бик күптәннән бирле архитектура төзелеш фәне яшәү
мәсьәләсен күтәр Габдрахман Җим и. Галишир Нәваилар архитекторга багышланган шигырьләре белән
танышу. Даниеле Барбороның сәнгатьтә нисбәтләр әһәмиятен аңлатканда тугызынчы гасыр галиме әл
Киндинең гарәп телендәге хезмәтенә таянуын ачыклау, итальян Яңарышы вәкилләренең унынчы унберенче
йөзләрдә яшәгән Әбугалисинага нигезлә иеп. нисбәтне сәнгатьнең анасы һәм патшасы дип игълан итүләрен
(Леонардо Ольшки) белү аның ышанычын тәмам ныгыта. Дәвамлы эзләнүләр нәтиҗәсендә ул гарәп һәм фарсы
телләрендәге Шәрыктә урта гасырларда ук югары үсешкә ирешкән архитек тура төзелеш гыйлеме яшәгәнлеген
раслаучы егермеләп трактатны барлый. Менә шу лай Мидхәт ага гасырлар серен ачып. «IX -XV гасырларда
Урта Азия архитектура сында геометрик гармонияләштерү» дигән докторлык диссертациясен яза һәм аиы
уңышлы яклый. Галим монда урта йөзләрдәге Шәрык төзелеш осталары тирәнтен хәл иткән нисбәтләр
теориясе, проектлау техникасы математик нигезләрен, ул казаныш ларның IX ХУйөзләрдә Көнбатыш Европада
архитектура теориясе барлыкка кил үп» җитди йогынты ясавын ача Нәтиҗәдә. Көнчыгыш халыклары, шул
исәптән, татар лар да җитлеккән төзелеш һөнәрчелегенә, югары үсешкә ирешкән корылыш гыйлемен > ия
булмаган дигән йөз еллар хакимлек иткән ялгыш караш кире кагыла. Күреиек ле галимнәр архитекторлар,
математиклар, тарихчылар, сәнгать белгечләре М Б\ латов тикшеренүенең дөнья архитектурасы теориясенә
һәм тарихына зур өлеш кертү- беравыздан танырга мәҗбүр була
Соңгы гасырларда торгынлык кичергән, күп кенә гүзәл корылмалары, бай китап ханәләре һәм архивлары
рәхимсез дошман яулары тарафыннан пыр туздырылган көлгә әйләндерелгән Шәрыкнең казанышларын
барлау, абруен кайтару, туган халкы ның йөзен аклау, шул ук вакытта җир шарының олы бер төбәгендә мәгълүм
тар макта кешелек мәдәниятенең үсеш күренешен хакыйкатькә якынайтып, тулылаидыры»
күз алдына бастыру, димәк ки фандә чын гыйльмилек, объективлык тантана итүенә саллы өлеш кертү бу инде
теләсә кемнең кулыннан килә торган эш түгел! Бу чиксез мәхәббәт һәм бирелгәнлек, бай белем, иҗади
фикерләү, колачлы эзләнүләр, ару-талуны белми торган дәвамлы хезмәт җимеше. Шушы елкәдә бетен бер
дәвер тәшкил итә торган ачыш!
• Фән капкасына җәһәннәмгә кергәндәге кебек
Рухыңның нык булсын монда ниргәсе.
Монда сиңа курку киңәш бирмәсен,—
дигән таләп язылып куелырга тиеш»,— ди К. Маркс.
Европаның меңләгән акыл ияләренә каршы чыгып, үз фикереңне раслау өчен. чын нан да. көчле рух, гайрәт,
үзеңә нык ышаныч кирәклеге бәхәссез. Мидхәт ага шундый сыйфатларга ия икәнлеген кыю тикшеренүе белән
дәлилле рәвештә исбатлый.
Әдәбият, сәнгать, фәннең төрле тармаклары белән даими кызыксыну якташыбызга кайвакыт үзе өчен төп
белгечлек саналмаган өлкәләрдә дә нигезле фаразлар ясарга мөмкинлек бирә. Мисалга. 1908 елда Урта
Азиядә Олугбәк астрономик обсерваториясе табылу укымышлы дөнья тарафыннан гасыр сенсациясе дип кабул
ителә. Бу турыда ерак илләрдә дә мәкаләләр языла, сызымнары тикшерелә. Әмма обсерваториянең җир
астында унбер метр тирәнлектәге нигезләре генә табылганлыктан, озакламый шау-шу да басыла.
Шәрык архитектурасы һәм төзелеш гыйлеменә багышланган тарихи теоретик хезмәтен тәмамлау белән,
Мидхәт Булатов шушы обсерваторияне торгызу хыялына бире лә. Обсерваториянең нигез планнары анык һәм
бәхәссез. Әмма диварлары нинди биеклектә булуын, бинаның эчке төзелеше, түбәсе ни рәвешле
корылганлыкны ничек белергә? Галим башы-аягы белән яңа тикшеренүләргә, математик исәп хисапларга кереп
чума. Тагын борынгы хезмәтләрне актара, астрономия тарихы, физика гыйлемен өйрәнә. Шулай казына торгач,
1119 елда Олугбәкне килеп күргән астроном Гаязетдин Кашинең ата аналарына язган хатыннан кызыклы хәбәр
ала, урта гасырдагы обсерваторияләр белән танышу да. Шәрык архитектурасы традицияләрен тирән белү дә
ярап куя. Ниһаять, ул исәп хисапларына нигезләнеп, сызымнар сызарга, макет ясарга керешә. Эше төгәлләнгән
шикелле күренгәч. Фәннәр Академиясенә бара да, күк йөзен өйрәнүгә кагылышы булган хезмәткәрләргә эшен
күрсәтә күрсәтә, астрономия тарихы буенча лекция укый. Архит екторның чыгышы тәмамлангач, академик
астроном В. П Щеглов гаҗәпләнеп һәм хуплап:
— Фикерләрегез, тикшеренүләрегез ышандыра. Обсерватория мәсьәләсендә сез безне астрономнарны,
узгансыз икән' — дип белдерә.
Үзбәкстанның атказанган төзүчесе, күп кенә орден, медальләр кавалеры М. Булатов бүген дә әнә шундый
нәтиҗәле фәнни тикшеренүләр алып бара Олугбәк обсерватория сен һәм башка проектларын кәгазьдән ташка
күчерү, үзен дулкынландырган мәсьәлә ләр буенча яңа фикер әйтү уе белән яна Ул бүген дә байтак мәртәбәле
советларның әгъзасы, рус. үзбәк, гарәп, инглиз телләрендә басылган күп кенә китап, фәнни хез мәтләрнең
авторы, яшьләрнең яраткан һәм юмарт остазы. Үабәкстаннан еракта да аны инде күптән хыялый практик,
реалистик фантазиягә ия архитектор һәм галим, киң карашлы актив җәмәгать эшлеклесе буларак таныганнар
Халкыбыз аны, гүя үткәнгә хөрмәтен, бүгенгә мәхәббәтен, киләчәккә өметен нисбәт ләр музыкасына,
хикмәтләр хәзинәсенә әверелдерсен өчен генә тудырган, үстергән шикелле Мидхәт Булатов исә. гүя, шул
теләкне үтәр өчен гомере буе заманнар бәйләнешен өйрәнә, өлкән буыннар тәҗрибәсен, белемен үзләштерә
һәм, шуларга тая нып. яңага атлый — гыйльми табышлары, төзүче-практик казанышлары белән гасыр ларга
һәйкәл сала Ул һәйкәл бай эчтәлекле, матур һәм мәһабәт