Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯШӘҮ МӘГЪНӘСЕ

Заман героен без һаман эзлибез. Ленин ул, • артын идеал
булып, кузлерне камаштыра башлый һем, реаль җирлектән
аерылып, бик югары күтәрелә. ■ тормыш ваклыклары, интим
киелер белән мавыгып китә дә уз дәрәҗәсен тешерә Ә тискәре
сыйфатлары күл булган геройны күңел шулай ук кабул итми
Үзеңә үрнәк булырдай, халкыңның киләчәге ечен янып
яшәүче, югары культуралы, интеллектуаль шәхес күрәсе килә
Өстәвенә, аның хисләре, уйлары, күңел тибрәнешләре синеке
белән бер дулкында булсын Укучы буларак, күпләрнең
фикере шулайдыр дип әйтергә җерьәт итәм
Бөек әдип Лев Толстой: «Киләчәктә вакыйгалар һәм геройлар турыдан-туры тормышның үзеннән
алыныр»,— дигән фикер әйтеп калдырган Миргазиян Юнысның да «Шәмдәлләрдә генә утл ар яна»
дигән исем белән татарча чыккан соңгы китабындагы «Юлда уйланулары» чын тормыштан
алынып, үз гомеренең бер елешен. үзе белән бергә эшләгән һәм яшәгән шәхесләрне, чит ил
кешеләрен, илләр һәм халыклар арасындагы мөнәсәбәтләрне сурәтләүгә багышланган Әмма бу
сурәтләү — гади юльяэма — фәлсәфи уйланулары, кеше күңеленә үтеп керә белүе, шаян
очкыннар чәчеп, күзләреңнән яшь килгәнче көлдерүче үткен юморы белән үзенчәлекле әдәби
әсәр дәрәҗәсенә күтә релгән.
Анда кеше холкының индивидуаль чагылышын сурәтләгән картиналар, лирик чигенешләр
белән гомумиләштерү рәвешендәге оземтәләр аралашып бара Мондый үрелү, ихтимал, образлы
һәм фәнни фикерләүнең кушылуыннан киләдер
Уйлануларның «документаль язмалар» дип тәкьдим ителүе дә укучыга тәхир көчен арттыра.
Юкка гына хәзер тарихилык һәм документальлеккә ихтыяҗ зураймагандыр
Бүгенге кендә кеше факторы, ягъни адәм баласының рухи сыйфатлары югары һәм саф
булсын ечен, кеше дигән беек исем горур яңгырасын ечен көрәш бара Бу — материаль байлыклар
һәм экономик үсеш өчен керешкә караганда к,- тапкыр катлаулырак һәм кыенрак Хәер, илнең
экономикасы да кешенең рухи һәм әхлак сыйфатларына бәйле бит
Әсәрдә автор үэе турында яза — берни яшермичә кимчелекләрен дә шик- шебһәләрен дә
кертел, юлында очраган авырлыклар, якты хатирәләр, үзе белән бергә эшләгән кешеләр,
җитәкчеләр һәм үз кул астындагы яшьләр турында
Малай чагыннан ук ул табигатькә гашыйк Каен урманының чәчәкле аланына чалкан ятып,
телсез зәңгәр күккә карап, кошлар сайравын, яфраклар шавын тыңлап, күк тән яуган кояш нурлары
аша иксез-чиксез тоташ илаһи зәңгәрлеккә тебе леп ятарга ярата Шушы сихри матурлык, чиксез
биеклек аны бәхетле итә хәтта үзенә, югарыга чакыра, енди! һәм романтик рухлы авыл малае күкке
күтәрелә — авиациядә хезмәт ите башлый Киң илебезнең бер читеннән икенче читенә кадәр күкне
гизә Сахалиннан котыпка очканда, боз өстене тешеп «утыру»да, җиргә бәрелеп сытылган самолет
эчендә канга батып үлем белән керешеп яту да аның романтик каиатларын сындыра алмый
Врачлар очарга рөхсәт бирмәсөләр дә. дөньяда күк кенә түгел бит еле — диңгез, океан киңлекләре
бар, һәм үл диңгезче һөнәрен сайлый
Башта ул — корабльдә савыт-саба юучы, моряк һем. ниһаять, чит илләргә сәяхәт итүче гигант
теплоходның капитан ярдәмчесе Матур хыялларга бирелүчеи малай, инде сугыш кырыслыкларын
да кичергән, тормыш сикәлтәләрен де узган, җитди авыруларга да дучар булган Әмма романтик рух
исән, ул һаман донья киңлекләренә омтыла, күкрәк киереп, давылга каршы бара Югыйсә, авыру
сәбәпле, ааыр мәшәкатьле эштәй китеп, башкаланың дәрәҗәле урынын биләп, эшне фәрман белән генә башкарып, персональ машинада
гына йөри башлый да бит. Юк, андый тормыш Миргазиян өмен түгел шул1 Ул анда да ат турында уйлап,
ат сагынып, җирсеп утыра «Бахбаем, эшкә мин сиңа атланып килер идем Рәсәйдә беренче китап баса
башлаган Иван Федоровның һәйкәле янына бәйләп, алдыңа солы салып куяр идем. Өйлә җиткәч,
Мәскәу елгасына төшереп, су эчереп кайтыр идем...»
Геройның ат турындагы уйлары чит континентларга да ияреп бара. Менә ул, Ис- кәндәрия
шәһәренең үзәк урамнарының берсендә, дөньядагы барлык төрдәге машиналар ташкынына карап,
сокланып торганда, җиңел кабриолетка җиккән гарәп аты килеп чыга. Шундук «ролле-ройс». «ягуар»,
мерседес» һ. 6 маркалы машиналарның автор өчен ике тиенлек кызыгы да калмый. Ул аны сөйгәненең
сылулыгын сурәтләгәндәй, мавыгып тасвирларга тотына «Дугаланып торган аккош муен Сылу гәүдә
Кырып эшләгән орчыкка охшаш озын, матур аяклар. Киң горур күкрәк һәм ут янып торган акыллы күзләр
Сулыш алганда атның танау тишекләре киңәеп китә, тояк астыннан чаткы чәчри...» Авторның нигә
шулкадәр ат белән мавыгуын аңлар өчен халкыбызның «Каз канатлары ак була, ир канаты ат була»
дигән җырын гына искә төшерү дә җитәдер. Чәчәкле болын, иркен кырлар, бормаланып аккан су буенда
ат коендыручы малайлар, яисә атлы, сандугачлы җәйге юка төндә ат көтүче үсмерләр Менә кайда бит
тамырлар! Менә нинди күренешләр сеңеп калган бит язучының балачак хатирәләренә! Ә атны
телевизордан гына күргән, яисә пластмасстан ясалган көпчәклесен идәндә тәгәрәтеп йөртүчеләр — бер
генә тапкыр да атның ялыннан сыйпамаган, аның йомшак иреннәренә учыннан ризык бирмәгән, акыллы
күзләренә карап сокланмаган, иңендә канатлар тоеп, киң кырлар буйлап атка атланып чапмаган
малайлар нинди булып үсәр икән? Алар романтиканы яңа төзелешләрдә бульдозерлар белән күпләп
акча каеру, квартира, кыйммәтле җиһаз, машинага ирешү дип кенә аңламыйлармы? Менә шушы рухтагы
сораулар, уйлар бимазалый авторны.
Миргазиян Юныс, чын хуҗаларча, финансистлар төгәллеге белән, дәүләткүләм әһәмиятле
экономик мәсьәләләр күтәрә. Мисаллар бик күп.
Италия портында газ торбалары төйисе корабка Искәндәрия портыннан җиде мең тонна әфлисун
төяргә дигән яңа фәрман алалар. Ә әфлисун ящиклары арасына салынырга тиешле такталар юк. Мисыр
җирендә такта әфлисуннан кыйммәтрәк. Такта табу мәшәкатьләре белән шактый көннәр бушка уза.
Әфлисун нәзберек җимеш, аны озак саклап булмый Ул арада яңа ел якынлаша, ә Искәндәриядә төялгән
йөк иске ел планына керергә тиеш Менә Мәскәүдән бер-бер артлы радиограмма килә башлый, ашыгырга
боералар, план яна, йөкләмә үтәлми кала — макталу, абруй, премия бар да «оча». Докерларны өстәмә
түләү белән өч смена эшләтә башлыйлар. Бу хәл дәүләткә керәсе табышны унике мең долларга киметә.
Өстәвенә, соңгы радиограмма йөкнең сигез йөз тоннасын портта калдырып китәргә мәҗбүр итә Әгәр
йөк тулысынча төялеп беткән булса, дәүләткә җитмеш меңгә якын өстәмә табыш керәсе булган. Югары
пост биләүләреннән файдаланып, үз мәнфәгатьләрен генә кайгыртучылар, туган илгә килгән зыян
барәбәренә. премия алачаклар бит әле!
Гомумигътибар үзәгенә алынган проблема — эчүчелек — Миргазиян Юнысны бик күптән борчый
Ул үсмер чагында, авыл комсомол оешмасы секретаре булып эшләгәндә үк, бу йогышлы чирдән котылу
юлларын эзләгән, әле һаман шуны дәвам итә.
Менә ул, төнге сәгать өчтә торып, иртән вахтага чыгасы кешеләр белән кызыксына Чыннан да,
ашханәгә барып керсә, «автовыпивка» күренешенә тап була. Чайкалу вакытында, кеше күзеннән качып,
шешә кочаклап идәндә шуышып йөрүче «өч борын штурман Аксютин, боцман Нагнибеда,
электромеханик Соколов Аларның үз- үзләрен тотышлары шулкадәр көлке, әмма бу инде кызык көлү
түгел, чарасызлыктан менә яшьләр арасында ниндиләр дә бар» дигән әрнү белән аралашкан сарказм.
Әгәр шуннан берничә сәгать элек кенә бу кешеләрнең күпме табыш югалтуларын уйласаң, күз яше аша
көлү дияргә дә була.
Ә тынычлык өчен көрәш?! Бу мәсьәлә һәрвакыт авторның күңел түрендә, ул һәрвакыт шушы хакта
уйлана Америка империалистларына — үзләрен «бөек халык» санап, башка халыкларны басып алырга,
хәтта юк итәргә план коручы, күпләп атом коралы туплаучыларга каршы ачы нәфрәт, табигать
могҗизасы Кеше дигән гали затка бәхет, иминлек теләү хисе, гуманизм әсәрнең тукымасында, рухында.
Дөрес, кайбер очракларда автор көчсез. Яшьләрнең ниндидер кыргый хискә бирелеп каты
бәгырьлелек күрсәтүләре аны авыр тетрәнүләр кичерергә мәҗбүр итә Бөтен экипаж бер булып, акуланы
вәхшиләрчә җәзалап үтерү күренеше аның «яшәешен канга буягандай - тоела Башы киселгән акуланың
чәбәләнүе күз алдында кызыл шәүлә булып күренеп тора. Кайбер егетләрнең шешә белән дуслыклары,
тарихи ядкарьләргә ихтирамсызлык күрсәтү очраклары, ризыкны исраф итүләре, дневальный
Иринаның ирләр белән булган мөнәсәбәтендәге тотнаксызлыгы. гомумән, адәм баласындагы һәрбер
кимчелек әдипнең җанын талый. Әмма ул. тәрбия эше дөрес куелган очракта, бу кимчелекләрнең
бетүенә ышана.
«Тәрбия — yr кешеләрдәге яхшы сыйфатлармы үстерү көчәйтү, начар сыйфатларга каршы кәрәш,
кешеләрнең рухларын баету, шул байлыкка дәрес юнәлеш бирү дигән суз, I» Болары аның уз сүзләре
Әдип безне, үземә ияртеп, экзотик табигатьле ерак илләргә сәяхәткә алып чыгып китә һәм
күргәннәрен бәйнә-бәйнә сейли. Язучы бертуктаусыз уйлана, һәрбер күренешнең асылына тешәргә
тырыша, үз фикерен, уйларын, фәлсәфәсен шәрехләп күрсәтә, тәҗрибәле, акыллы һәм югары
культуралы кеше буларак тепле нәтиҗәләргә килә Әдип, гади күзәтүләрдәй чыгып, фәлсәфи
гомумиләштерүләр ясый, әдәбиятыбызның интеллектуаль дөньясын баета, укучыны уйланырга өйрәтә
Әсәрнең үзенә тартыл тора торган тылсымлы көче бар — аны ничәмә-ничә кабат дөньяңны
онытып укырга була. Ул сиңа эстетик ләззәт, гыйлем бирә, куп кенә томанлы мәсьәләләргә ачык куз
белән карарга өйрәтә. Әйтерсең, аәтор күптән үк илебездә шушындый саф җилләр исәчәген, бөек
борылыш чоры — уңышларыбыз белән бергә кимчелекләребез турында да авыз тутырып әйтә
алырдай заманнар киләсем белгән’ Әйтерсең, ул СССР азучыларының VIII съездында сөйләнәчәк
докладларның эчтәлеге белән моннан ун ел элек таныш булган Язучының алдан күрүчәнлеге
масштаблы фикер йөртә алуы, ил гаме, халык интереслары белән янып яшәве менә шул буладыр инде
ул*
Повесть гадилеге, халыкчан тәгъбирләре һәр җөмләдән саркып торган самимилөге. ихласлылыгы
белән сине беренче юлларны укуга ук әсир итеп өлгерә Әмма анда дидактика, нәсихәт юк, бары да
тормыш күренешләреннән. реаль җирлектән алынып ясалган нәтиҗәләр Масаю, кәперәю дигән нәрсә
юк, киресенчә, ул үэ кимчелекләреннән көлүдән дә тайчынмый Үзе турында сөйләгәндә ул юморга
бигрәк те юмартлана
Менә ул Ла Валетти (Мальта утравы) портында, урам аркылы чыкканда машина астына эләгә,
бәхетле очраклылык аркасында гына үлми кала, әмма шактый күңелсез- лекләргә дучар була Аңа. өч
ел буе бушлай эшләсә генә түләп бетерерлек, штраф салалар Авыр хәл Әмма көләсең, күзләреңнән
яшьләр ага башлаганчы келәсең Яисә, безнең героебыз кышкы салкында, башыма оекбаш киеп,
башкала урамы буйлап өенә кайта Я, волокита аркасында гына самолетка соңга калып. Ростоака илтә
торган олы юл чигенә чыгып басып, үткән-барган машиналарга «тавыш биреп» торырга мәҗбүр була.
Шундый маҗараларга мөнәсәбәттә, көчле рухлы шәхес буларак үзе дә ачыла, юлында очраклы рәвештә
генә күзенә юлыккан һәркемне күзәтеп, аңлап. күреп өлгерә берике генә штрих һәм күз алдында туры
бер портрет, характер, җанлы кеше
Китапта тагын бер повесть бар—«Биектә калу» Бөек Ватан сугышы турында язылган көчле һәм
тетрәндергеч әсәр.
Автор унҗиде яшьлек үсмер килеш сугышның соңгы елларында, авиациядә хезмәт иткән, булачак
геройлары белән бергә яшәгән Миргазиян Юныс гомумән, бары тик үзе күргән, үзе кичергән
вакыйгаларны гына әсәрләренә сюжет итеп ала Ул бик үзенчәлекле, ачык төсмерләнгән характерларны
сурәтләргә ярата, хәрәкәт дәвамында ук характерларның яңадан-яңа якларын ача килә
Үзәк геройларның берсе Сәйрнн Сәлахов Автор исеменнән багышлауда ук аның Боек Ватан
сугышының соңгы көннәремдә һәлак булган реаль шәхес икәнлеге ачыклама
Сәйрин туган авылыннан башка җирдә булмаган, иген игеп, авыл табигате белән хозурланып, әти-
әни, оби-бабайлариың гореф-гадәтләрем, көнкүреш ысулларын үзләштереп үскән егет Үсмер еллары,
әле буыннары да ныгымаган килеш, фронт эчен олы ирләр эшен башкарып, яшьлек еллары авиаполкта.
дошман объектларын бомбага тотучы очкычларда үтә. Егерме яше туларга дүрт кен кала, сугышчан
бурычын тулысымча үтәп, дөнья белән бәхилләшә ул..
Дөрләп янган самолеттан соңгы кеше булып ул сикерә Әмма парашют ачылмый «Туракланып
беткән ак ефәк бәгырьләрне ачыттырып баш естендә җилферди иде «Снаряд ярчыгы ерткан. » Өч
секунд калды Сәлахов талпынды, галәмне кочып алырлык итеп, кулларын канат итеп җәел җибәрде
Мәңгегә җитәрлек ител комсызлык белән һава йотты Сулыш — яшәү Зәңгәр кук. кояш утка пешкән
битнең авыртуы күкрәктәге кайнар тойгылар — барысы да яшәү Аста җир Кешелор Тормыш. Җ»р
коточкыч тизлек белән якынлаша Бер Ике Өч «
Сәйриннең үлем белән йөэгә-йеэ очрашуы беренче генә түгел әмма бусы соңгысы,
Өлкән лейтенант Сәйрин Сәлаховка. бу заданиега кадәр үк Советлар Союзы Герое итеме бирү
турында документлар әзерләп җибәрелгән ул җитәкчелек иткем экипаж сан ягыннан да. җимерелгән
объектларның җитдилеге буенча да полк күлемендә беренче урынга чыккан була.
Алар соңгы заданиега өчәү баралар Икенчесе штурман Максим Маинагашея А-хал якуты, кәкре
аяклы бер кеше Йөзе, кыяфәте матур бул-аса да рух- күркәмлеге һем Җик Мәргәндәй төз атучы булуы
белән хкадрилья очучыларын әсир игеп өлгергән Максим «илле метрдан атып, лейтенант Коненконың
фуражкасындагы «рәб~ы тишеп чыгара», үзәне генә хас табигый бер эчке тоем белән «дүрт мең метр
биеклектән бомбаны кое эченә салып китә» ала Өстәвенә Ма-а-аше. гаҗәеп н.ч». «үңөлле. сабыйларча
беркатлы, күркәм холыклы кеше Адашып ачлыктан үләр хәлгә җиткән
эт баласын яшь баладай тәрбияләү дисеңме, соңгы очышка барганда еи кыегында карлыгач оясы күреп
сеенү дисеңме, төшендә әнисен, ерактагы тундрасын, боланнарын күреп күз яшьләре кою дисеңме.
Салахов исә үзенең штурманына башы-аягы белән гашыйк, ул аңа карап сокланып га, куанып та
бетә алмый.
Экипажның өченче әгъзасы укчы-радист сержант Марсель Ялчинский Кара диңгез буендагы ак
калада туып үскән тәрбияле, зыялы егет. Әнисе үз республикасының халык артисткасы, әтисе сәнгать
белгече, профессор булган. «Ирләр колагына гына ярарлык анекдот сөйләү, кызлар турында
шапырынулар аны ифрат рәнҗетә».
Егет сугыш .барган чорда әтисен, әнисен, ике сеңлесен югалта, туган төбәгенә килгән һәлакәт аны
тирән кичерешләргә дучар итә «Әмма ул бик түзем һәм нык ихтыярлы егет булып чыга. Эчендәге
тойгылар давылын яшерә белә» Бары тик авыз гармунына гына йөрәге әрнүләрен, сагышын, моңын
ышанып тапшыра Марсель үз вазифасын төгәл, оста башкара, «Сәйрин укчы-радисттан да уңа».
Егетләрнең өчесе илнең өч почмагында үссә дә. өчесе өч милләт кешесе булса да, аларны Ватанга
бирелгәнлек, үз өстеңә йөкләнгән бурычка җитди караш, туган ил хакына үлемгә барырга да әзер тору
хисләре берләштерә. Соңгы очыш, соңгы задание алар өчен һәлакәт белән тәмамлана.
Әсәрдә Сәйриннең сөйгән кызы Разия, аның көчле мәхәббәте, мәхәббәттәге тугрылыгы психологик
нечкәлек белән тасвирлана Сөйгәне кайткач коймак пешерергә дип. ике кило онны саклап тоткан кыз
ачлыктан аңын югалту хәленә килә, күзләре күрми башлый Больницада ятканда да ул сәламәтләнүен
булачак эшен уңышлы башкару һәм «Сәйрингә тыныч, рәхәт тормыш шартлары оештыру өчен кирәк»
дип саный «Гаиләдә иминлек, татулык тынычлык өчен ул җавап бирәчәк» Ләкин кызның матур
хыяллары тормышка ашмый кала' аның язмышы да коточкыч фаҗига белән бетә — Сәйринне югалту
кайгысыннан ул акылыннан яза
Шулай итеп, яшәргә тиешле, кешеләргә һәм җәмгыятькә игелек күрсәтергә, бәхетле булырга,
нәселләрен санларга хаклы олы җанлы, чын Кешеләрнең гомерләре киселә
Сәлахов экипажына задание, дивизия командиры кияве, өлкән лейтенант Орлов агып кайткан
белешмәләрдән чыгып бирелә Гаделлек булганда, үзе күреп кайткан объектны бомбага тотарга Орлов
үзе барырга тиеш, моны барысы да аңлыйлар Әмма шулкадәр хәтәр операциягә ничек инде шундый
кешенең киявен җибәрмәк кирәк'! Бары тик майор Растопчин гына Орловны җибәрү турында тәкъдим
ясый Тик аның фикерен бер генә кеше дә куәтләми. Киеренке тоташ сюжетның үзенчәлекле характерлар
белән кушылуы зур эстетик көчкә ия булган әсәр барлыкка китергән
«Гөлҗамал» көе повестьның буеннан буена лейтмотив булып бара, әсәргә лирик җылылык, моң
өсти Марсельнең соңгы очышка күтәрелер алдыннан авыз гармунында уйнавы да, мәҗлескә җыелган
карчыкларның мөнәҗәтенә кызлар җыры кушылу да. повестьның катлаулы композицион
структурасына шигъри детальләр булып өстәлә.
Ике әсәрне дә берләштергән төп проблема — әхлак мәсьәләсе Автор сөю хисен дә кешенең бөтен
табигате, әхлак йөзе белән бәйләнештә карый Язу предметлары никадәр төрле булса да.
повестьлардагы тенденцияләрнең уртаклыгы сизелеп тора Үз бурычыңны һәм җаваплылыгыңны тою.
бөек идеаллар хакына үз-үзеңне корбан игәргә әзер тору, игелеклелек тойгысы, туган илеңә һәм
кешеләргә мәхәббәт әсәрләрдә шигъри итеп тасвирлана Кеше бүгенге көн өчен генә түгел, ә киләчәк
алдында да бурычлы Автор, үз геройлары мисалында, әнә шул зур фикергә басым ясый.
Миргазиян Юнысның бу әсәрләре аның, язучы буларак, һаман үсә баруын, тагы да зуррак
биеклекләр яулый баруын күрсәтә Андый әсәрләр безгә, әдәбият сөючеләргә, олы бүләк!
Ләлә САБИРОВА ХӘИДӘРОВА.