Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЧАГЫҢ СҮРЕЛМИМЕ?


Авылга кереп. Акъэбинең тәрәзәләре кагылган өе янына җиткәч, Миңлебай карт курше Гарифәдән гел кычкырып сорап уза.
— Аккилен кайтладыжы әле?
Гарифә ни дип җавап бирергә дә белми, — ул бит инде аңа былтыр ук берничә мәртәбә Акъәбинең калада вафат булуын әйткән иде и Балалар акылы керә башлаган ахрысы бу картка»,—дип уйлый ул эченнән генә, һәм, аптырагач, ачулана биреп әйтә:
— Куй, Миңлебай бабай, улгэн кеше кайтажыни, ничек телең барып сорый
Ләкин карт аның сүзләрен гүя колагына да элми
— Алдама,— ди ул. таягының башын селкеп — Аккилен үлмәде ул, китте генә Китте генә Кайтыр, насыйп булса, кайтыр Ә син учагын карый тор, учагын Учагында ут сунжәсех.
Әмирхан ага Еникинең "Әйтелмәгән васыять» хикәясендә Миңлебай карт әйткән бу сүзләрне ишетүебезгә инде байтак еллар узды Әмма ни өчендер һич кенә дә онытылмый. бер дә истән чыкмый ул сүзләр Күпме генә еллар узса да — гел ишетелә, һаман күңел түрендә алар
Ә бит һич тә сер түгел баштарак, әсәр басылып дөньяга чыккан алтмышынчы елларда, Миңлебай картның бу сүзләре турында шактый гына бәхәсләр дә булып алды Ул чагында кайберәүләребез яше бик тә олыгайган әлеге карт сүзләрендә ниндидер дөрес фикер иҗтимагый яктан мөһим мәгънә барлыгын шик астына алдылар Шул уңайдан «Үлгән карчыкның кайтуына ышанып йөргән Миңлебай карт үз акылындамы соң’ - —дигән сорау да куелды
- Аннан бирле менә егерме елдан артык гомер узды Бу чор эчендә тормышыбызда, көнкүрешебездә үзгәрешләр, күп яңалыклар булып алды Ул үзгәреш-яңарышларның иң киң колачлысы һәм кешегә иң нык тәэсир итә торганы, мөгаен, шәһәрләшү процессы булгандыр "Әйтелмәгән васыять- язылган елларда башланып, аннан соң тагын да көчәйгән бу социаль күренеш без элек һич тә уйламаган проблемаларны калкытып чыгарды, игътибар үзәгенә куйды Яңадан-яңа әхлакый мәсьәләләр, рухи сораулар безнең күңелләрне, акылларны торган саен ныграк били барды
Һәм биредә безнең өчен шунысы бигрәк әһәмиятле соңгы еллар тормышы тудырган әнә шул проблемалар хакында ешрак уйланган саен, безгә Миңлебай карт сүзләре һаман ныграк аңлашылды һаман тирәнрәк төшенелде
• — Учагын карый тор. учагын Учагында ут сүнмәсен»
Учак Әллә соң бөтен хикмәт әнә шул бер сүздәме?
Чыннан да безнең өчен бик тә ягымлы, бик тә үз һәм кадерле нәрсә бит ул учак! Кешеләрне, халыкларны бик-бик борынгы заманнардан бирле гомер буена җылытып, яшәтеп, саклап килгән җанлы бер зат, серле бер көч бит ул — учак!
Халыкның туган һәм үскән нигезен, яшәү нигезен гәүдәләндереп торучы якты, матур образ да бит әле ул — учак Бу сүз безнең күңелләрдә туып үскән нигез, туган авыл туган төбәк булып һәм. гомумән, зуп-зур. кадерле Ватаныбызның үзәге сыман яши бит
Әйе. учак безнең өчен инде күптәннән бирле аерылмас юлдашка әверелгән Бүгенге көндә кеше искиткеч көчлегә әйләнеп. Җир йөзен куәтле-куәтле машиналар дөбердәткәндә дә. планетабыз әйләнәсендә кеше ясаган гаҗәеп ракеталар очып йөргәндә дә — барыбер, безгә туып-үскән нигезебез — туган учагыбыз кирәк1 Ул барыбер безнең өчен кадерле!
Без. куәтле фән белән коралланган егерменче гасыр ахыры кешеләре, космик ракеталарны иярләп салкын галәм киңлекләре буенча кая хәтле генә ерак китә алсак
га анда, барыбер, кунак кына булып калачакбыз' Каяндыр килгән һәм кире китәргә мәҗбүр затлар булып кына'
Шулай итеп кин планда космик масштабта караганда да безнец ин ышанычлы һәм бердәнбер булган нигезебез — Жир Әмма менә хәзер генә, гасырыбыз ахырында гына, үзебезне тудырган һәм шушы дәрәҗәгә хәтле үстергән планетабызның безнең өчен ни кадәр кадерле булуын без ныклап аңлый башладык сыман Атом дигән явыз корал килеп чыгу, шуның аркасында безнең гүзәл Жиребезнен. андагы яшәешнең тулаем юкка чыгу мөмкинлеге туу күңел күзебезне ачты ахрысы
Әле алай гына да түгел'
Жир сүзе үзенең таррак мәгънәсендә дә — бөтен кешелек тереклек дөньясын туендырып торган туфрак мәгънәсендә дә Кеше өчен бердәнбер нигез булуын һаман ныграк исбатлый бара Зур-зур шәһәрләрнең кеше өчен, яшәү өчен бик тә җайсыз уңайсыз булуы хәзер инде махсус белгечләр тарафыннан гына түгел, безнең һәммәбез тарафыннан да нык аңланыла. төшенелә бара Хәзер һәммәбез шәһәр читендә генә булса да. кечкенә генә булса да. җир-бакча алырга тырыша Шулай итеп җирдән, туфрактан аерылмаска тели
Күңелләребездәге мәңгелек учак шәүләсе безне бүген әнә шул рәвёшле үзебезнең ышанычлы нигезебезгә дәшә Анылларыбыздан килгән хатлар булып ата-бабалары- быз нигезе булып үзенә чакыра'
Әнә шуңа күрә Миңлебай карт сүзләре бүген безгә
— Туган нигезегезне, үскән җирегезне онытмагыз' — дигән кыйммәтле киңәш сыман ишетелә
Әмма халкыбызны мәңгелек юл буйлап озата баручы учак образының мәгънәсе моның белән генә бетә аламы соң’! Әле бит югарыда без карап үткән учакны — кешенең яшәү нигезен гәүдәләндергән учакны гел тере, гел кайнар итеп тотучы икенче бер учак та бар
Анысы инде — халыкның күңел җимеше иң кайнар йөрәк хисләре иң-иң кадерле кичерешләре булып яшәүче әдәбият һәм сәнгать дөньясы Ул да. көчле бер учак сыман балкып, халыкны мәңгелек юл буйлап озата бара Аның күңелен җылыта, рухын тере тота Халыкның аныр чорларда җан авазы булып яңгыраган моңлы аһәңнәре дә бәхете тулып ташыганда, дөньяны ямьләгән якты хисләре дә — һәммәсе-һәмм.юе әнә шул бер учакка өстәлә, шуңа кушыла
Искә төшерик әле Боек Октябрь революциясе якынлашып кына килгәндә әдәбият- сәнгатьнең халыкны тәрбияләүдәге боек көчен миссиясен билгеләп. Галимҗан Ибраһим, >н болай дип язган иде -Милләт уйганды ләкин аңар тамыр җәяргә — туфрак тын алырга һава кирәк Ул хәзер сыек маддә шәкелендә. Милләтнең, милли рухның җилгә аумас, суга батмас, утка янмас мәртәбәдә куәт алуы һәм дә мәдәни бер калыпта корычка әйләнүе өчен — ул үзенең сәнаигы Нәфисәсенә мохтаҗ Аны яныбыздан шаулап аккан мәдәният диңгезенә кереп, татар өчен мәңгегә юк булуыннан мәдәни халыкларга йотылуыннан фәкать аның үз йөрәгендәге эчке тамырларын тибрәтәчәк милли сәнгать кенә алып калыр»
• Учагыңда ут сүнмәсен- Замандаш язучыбыз таланты белән хасил ителгән учак икән бит ул сүзләр Юк. сүзләр генә түгел' Әдипнең бөтен иҗаты халкыбыз йөрәген җылытып торучы бер кайнар учакны хәтерләтә Халык нигезен туган төбәкне онытмаска кушучы. Ватанны яратырга һәм сакларга өндәүче — укучыларны чын патриотлар итеп тәрбияләүче Учакка әверелгән аның әсәрләре Әле без сүз алып барган "Әйтелмәгән васыять»™» дә. -Туган туфрак» белән -Саз чәчәге-ндә дә һәм ниһаять • Соңгы китап»та да әнә шул ялкын дөрли'
Халкыбыз өчен, аның рухи дөньясы өчен әнә шундый кайнар учак булып яшәүче иҗат дөньялары тагын да бар әле бездә Бу яктан шөкер бик тә бай без' Гомәр ага Бәширонның соңгы берничә елда язылган әсәрләре үзләре генә дә ни тора' -Туган ягым - ишел бишек-. -Җидегән чишмә Сарут- - И язмыш, язмыш- — боларда туган ягыбызның, халкыбызның тәрбияви һәм рухи көче, бөек көче нинди гүзәл симфония булып яңгырый'
Ә соң шигърият” Бүгенге замандашыбыз йөрәге X Туфан. С Хәким Н Арслан. Г Афзал һ б шагыйрьләр иҗатыннан башка матур һәм илһамлы яши аламы соң”
Халык йөрәгенең тибешләре
Кемнән кемгә генә күчмәгән
Тукай булып. Җәлил булып тибә, Өстен калып барлык көчләрдән. - Челтери дә чыга чишмәләр
Шагыйрь И Юзеепның туган як чишмәләре турындагы һәм бер үк вакытта халыкның талантлы уллары хакындагы менә бу шигыре дә -әдәбият- дигән әлеге учакка кушылып. безнең күңелләрдәге ватандарлык утын көчәйт» Укучы йөрәген туган җирнең яшәү көче бир.» торган чыганакларына тоташтыра ул
Бүгенге кеше өчен матурлык һәм ныклык чыганагы булган шушы эчке хәзинә турында яшьрәк буын шагыйре М Әгъләмов та рухланып җырлый:
Юк, түгел бу кошлар җыры гына,
Түгел кәккүк авазы гына
Сине җиргә, күккә, тирәлеккә Бәйли торган җепләр сузыла.
Шулар аша сиңа планетаның,
Кешелекнең намусы дәшә.
Үз-узенә кеше кабер казый
Әнә шуны аңлый белмәсә.
Менә шулар шикелле бик күп ялкынлы әсәрләр аша бүгенге әдәбият халкыбызның күңел учагын дөрләтә. Халкыбыз үзе дә гомер-гомергә әдәбият-сәнгать дөньясында күренгән һәр яңа исемгә олы өметләр баглый. Үз күңелендәге, массалар йөрәгендәге яңа җыруны тәү мәртәбә башкаручы дип карый халык талант иясенә
Әйе әйе.— нәкъ әнә шулай' Яшәү дәверендә халык күңелендә туган, халык йөрәгенә иңгән һәм дөньяга чыкмыйча түзә алмаган яңа бер көйне башлап җибәрүче, оста итеп башкаручы ул — чын талант иясе! Аның, әлеге талант иясенең, җыруы дөрес булса, халыкныкы булса, халыкча булса һәм ул халык йөрәгенә ятышлы итеп башкарылса — халык үзе дә аңа кушылып китә, аның белән бергәләп җырлап җибәрә. бергә моңлана
Миңлебай картның «Учагын карый тор, учагын . Учагында ут сүнмәсен — дигән гади генә сүзләре бүген безнең күңелләрдә әнә шундый күп катламлы уйлар уята Ул сүзләр, бер дә күз алдыннан китми торган учак сыман гел безне тынгысызлап яна Аның яктысында җитди сораулар, ачыклап бетерәсе мәсьәләләр калка Хәзер шуларның берсенә тукталыйк
Бүген безнең «әдәби талант» дигән учакларыбызның кайсыберләре ни хәлдә Яши икән9 Алар бүген тормышта ничегрәк балкыйлар икән’ Халкыбыз күңеленә җылыны һәм яктыны җитәрлек дәрәҗәдә бирә алалармы алар? Әгәр бирә алмыйлар икән — эш нәрсәдә, сәбәп нидә? Әйдәгез, әнә шул сорауларга җавапны бергәләп эзлик.
Язучылар союзының поэзия секциясе үзенең чираттагы бер утырышына көн тәртибе итеп шагыйрь Эдуард Мостафин иҗаты турында сөйләшүне куйган иде Без — шигырь сөючеләр — барыбыз да моңа бик сөендек: чөнки Эдуард Мостафин — чыннан да. сәләтле шагыйрь Шигърияттә ап-ачык күренеп торган үз йөзе, башкалар арасында һич тә буталмастай үз тавышы булган шагыйрь. Аның газета-журнал битләрендә соңгы унбиш ел эчендә басылган күп кенә шигырьләре әнә шул фикерне раслый. 1979 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан чыгарылган «Елның бишенче фасылы» исемле җитди җыентык та шул хакта сөйли.
— Кайт,— диеп, еракта,
Кыр буйлап,
Уйнаклап, колыннар йөгерә
— Кайт,— диеп, еракта,
Урманда,
Сагынып, җиләкләр өлгерә
— Кайт,— диеп, еракта,
Күкләрдә
Җып-җылы болытлар җыела.
— Кайт,— диеп, еракта
Күлләрдә,
Сагынып, аккошлар коена.
— Кайт,— диеп, табымда,
Бер читтә
Бүленгән ашларым суына
— Кайт,— диеп, бер сабый
Тын гына
Әтисе куенын сагына
Үзендәге үзәк өзгеч моңы белән истә калган әнә шундый шигырьләр бар әлеге китапта Менә бу шигырьне укыгач та. җан сыкрый, әрни Башта ук әкрен-әкрен сизелә, әзерләнә килеп, шигырь ахырында гына бөтен тулылыгында ачылып киткән гөнаһсыз бер сабый трагедиясе укучы күңелен тәмам тутыра, чайпалдырып җибәрә Укучы күңеле язгы буа сыман тула, ярларыннан ташый башлый
Шагыйрьнең беренче китабы көчле тойгылы һәм яшәүнең, дөньяның тирән катламнарыннан — кеше йөрәгенең иң эчкәреге төпкелләреннән бәреп чыккан тәэсирле шигъри авазлары белән кадерле иде Анда олы дөнья белән чынлап очрашкан һәм үзе өчен күп кенә рухи ачышлар ясаучы яшь егет образы яши иде Ул егетнең кичерешләре укучыларга оныта алмастай шигъри әсәрләр булып иреште
Э Мостафинның 1986 елда басылып чыккан «Туасы көн» исемле икенче китабыннан без зурны көттек Үзебезгә беренче китап аша таныш булган яшь егетнең хәзер инде донья һәм яшәү катламнарына тагын да тирәнәя төшүен көттек Әнә шул үзебез эмсенгән, интуитив рәвештә генә сиземләгән яңа һәм тирән катламнардан килгән йөрәк авазы белән шигъри очрашу кеттек
Әмма, кызганыч. «Туасы көн«дә без әллә ни яңа катламнар ача алмыйбыз Китапның исеме үк без бүгеннән көткәнне һаман киләчәккә күчерә төсле бүгенге көн бүгенге кайнар кичерешләр түгел, ә туасы көн. әле билгесез көн ни икәне нинди булачагы билгесез көн игътибарга алына төсле
Яшәеш серләре эченә тагын да тирәнәя алмау өстенә (ә бәлки әле шуның нәтижәсе булыптыр9) бу китапта икенче бер сәер сыйфат та баш калкыта Анда лирик геройның күңел газаплары, йөрәк әрнүләре артык күбәеп китә һәм алар үзмаксатка ук әйләнә башлый Алар Эдуард Мостафин өчен төп максатка әверелә
Мин биредә йөрәк хәлләренең зур дөньядан аерым каралуы турында әйтергә телим Рухи күренешләрнең дөнья һәм реаль чынбарлык белән бәйләнмичә бирелүе турында Э Мостафинның икенче китабын укыганда, әнә шул бәйләнеш булмау бик еш күзгә чалына Ягъни, әсәрдә нинди дә булса бер хис. бер кичереш игътибарга алына, ә аның тормыштагы җирлеге. реаль чыганагы кичерешнең каян килеп чыгуы, нинди конкрет ситуацияләрдән тууы укучы өчен билгесез кала
Моңа шактый гына мисаллар китерергә мөмкин Икенче җыентыкта Карны тырнап. ялгыз бүре улый. Боз өстеннән, кайнап, су ага» «Тырнак асларында тычкан елый — Дөнья булгач мәчеләр дә белеп көлсен- Бер ерткычтай күреп яраладың мине. Үчем сиңа сөю булып арта бары- һ б шундый шигъри, көчле чагыштырулар. метафоралар күп Ләкин шигырьләрдәге менә шул драма-трагедияләрнең реаль җирлеге аңлашылмый кала Китаптагы байтак шигырьләрне укыганда, укучы күңелен шундый бер сорау борчып тора «Биредә нәрсә хакында сүз бара соң9 Шагыйрь нинди тормыш күренешен сурәтли9 Ул безгә нинди мәгънә житкермәкче була9*
Шагыйрь яшәешнең мөһим генә рухи проблемаларына мөрәҗәгать иткәндә дә. шигъри күңелен тулы көченә эшләтмичә, мәсьәләләрне җиңел генә хәл итеп куя Соңгы китапта моңа да мисаллар күп «Газаплы төн» шигыре мәсәлән, иҗат газапларын сурәтләүгә багышланган Әмма бу газапларның төп мәгънәсе әсәрдәге
Су бирми сусата, ач тота.
Янында нарсэдер кыштырдый.
Кемнардер пышылдый колакка —
Тәгаен. акылдан язудыр —
дигән юлларга гына кайтып кала Ягъни автор иҗатның бөтен нигезен, бөтен хикмәтен серле булуда гына күрә. Ә бит һәр чын иҗатның иң беренче нигезе — тормыш, чынбарлык Шуңа күрә, иҗат процессы хакында сөйләргә алынган очракта, бөтен хикмәтне сергә генә кайтарып калдыру ул бик җиңел котылу, иҗат хакында яңа сүз әйтә алмау дигән сүз
Дуслар истәлегенә багышлап язылган һәм Китә дуслар, китә япь-яшь килеш • дип башланган шигырь дә бүгенге тормыш күренешенә җиңел караш булу хакында сөйли. Шагыйрь анда
Шушы хакта җин әйтергә тиеш
Кита дуслар, китә япь-яшь килеш -
тән ары уза алмый Ә бит укучы шактый еш очраган бу трагедиянең зур икәнен тоя. аның тетрәндергеч тирән икәнен интуитив юл белән үзе дә сизенә Шагыйрьдән ул әчкәрәк. тирәнгәрәк керүне көткән иде Әмма аның өмете акланмый кала
Ә икенче бер шигырендә Э Мостафин ■ Юккамыни безнең күңелләрдә Зилзиләләп куба ярсуларының сәбәбен бары тик түбәндәгеләрдә генә күрә
Дөнья аша тугел, безнең аша
Үтә давыл, агалар сулар
Ягъни биредә дә зур күренешнең җирлеген гадиләштереп. җиңел юл белән генә аңлату күрәбез Икенче төрле итеп әйткәндә сәләтнең рухи ялкаулыгы
Мисаллардан күрүебезчә, биредә бик зур нәрсә хакында сүз бара Чөнки безнең шигъриятне һәм гомумән эдәбият-сәнгатьне һәркайчан һәм һәр чорда зур һәм көчле иткән, укучы йөрәгенә якын иткән нәрсә дә әнә шул - яшәү белән, чынбарлык белән бәйләнеш1 Барыбыз өчен дә уртак һәм бер бөтен булган әнә шул дөньяви чынбарлык хакында сүз барганга күрә, һәр әсәр аша үзебезнең яшәү мизгелләрен күзаллаганга һәм тойганга күрә, кадерле бит ул безгә поэзия, әдәбият'
Әлеге мөһим сыйфатның Эдуард Мостафин иҗатында соңгы елларда йомшый башлавы безне борчый
Алтмышынчы < -ллар ахырында җитмешенче еллар башында татар прозасына Азат Ганиев дигән сәләтле автор килүе гомуми сөенеч тудырган иде Аның -Тагын күченәбез- исемле хикәяләр китабы һәм 1972 елда «Казан утлары- журналы битләрсн-
дә донья күргән «Сүзсез жыр» повесте безгә үзенчәлекле һәм күпне вәгъдә итүче яшь язучы турында сөйләде Ул елларда М Мәһдиевнең чын күңелдән куанып журналыбызда -Чишелеш нульгә бетми» дигән кызыклы мәкалә бастыруы да истә калган
Әсәрне укуга инде менә унбиш елдан артык гомер узуга карамастан. «Сүзсез җыр- повестеның төп герое Габделхак әле һаман да. бүген танышкандай, күз алдында тора Дөньяның пычрак якларына һәм кешеләрдәге әшәкелеккә каршы ярсып көрәшкә ташланган намуслы яшь рәссам Габделхак үзенең олы һәм якты максаты, яшьлеккә хас сафлыгы, канатлы яшәеше белән безнең күңелләрне били, әсәрләндерә. Габделхак сайлаган юл — иҗтимагый көрәшләр һәм киң масштаблы тормыш бәрелешләре вәгъдә иткән юл иде Шәхеснең үзенә дә үсү өчен бик перспективалы юл иде ул
Бу әсәрләрдән соң Азат Ганиев Габделхак дигән повесть язды (-Казан утлары», 1984 ел. 5 сан).
Әйе яңа повесть герое безгә таныш— Сүзсез җыр-да укучы күңелен биләгән Габделхак Ләкин бу повестьта без Габделхакның иҗтимагый пландагы зур көрәшләрен түгел, ә бераз гына бүтәнрәк нәрсә — гаилә сынавы аша узуын күрәбез Әсәр башында Габделхакның яратып тормыш корырга уйлаган дусты Хәятнең дөнья куй-ганлыгы әйтелә Шуннан соң аны язмыш Дания исемле бер хатын белән очраштыра
Социаль пландагы зур көрәшләр белән очраштырмаганы өчен баштарак авторга бераз ачуыбыз килсә дә әсәрне укый-укый без бүгенге гаилә мөнәсәбәтләренең д» җәмгыять өчен гаять моһим булуына төшенәбез Чыннан да, заман тормышы бу өлкәдә дә яңа проблемалар китереп чыгарды Хәзер байтак кына гаиләләр эчендәге, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләр шактый катлауланды Яшь буынга дөрес тәрбия бирү, гуманлы кешеләр тәрбияләп үстерү максатыннан чыгып караганда, ул проблемаларның мөмкин кадәр тизрәк вакыт эчендә уңай хәл ителүе мөһим
Габделхак бүгенге тормышта ныклы, тотрыклы гаилә өчен, аның сәламәт нигезе өчен көрәшә. Киңрәк планда алып караганда, бу — бүген зур эшләр белән йөрүче көрәшчеләрнең -тылы дигән сүз Габделхакка капма-каршы итеп куелган Дания образы аша без соңгы еллар тормышында шактый еш очрый башлаган хатын-кызларны күрәбез Үз яшәүләрен җиңел ләззәткә, алдауга һәм акчага табынуга корган хатын-кызларны
Билгеле. Габделхак белән Даниянең юллары аерыла Автор укучы алдына зур социаль мәсьәлә китереп куя Бүгенге гаиләләр нык булмауның бер мөһим сәбәбен ача Әсәр басылып чыкканнан соң узган еллар автор фикеренең дөреслеген раслап килә Безнең җәмгыятебезгә, чыннан да. хәзер хатын-кызны яшьтән үк гаилә җылысын, гаилә ныклыгын саклаучы буларак тәрбияләү буенча җитди чаралар күрергә кирәк Аларга табигать һәм халкыбызның куп гасырлар буена тупланып килгән тәҗрибәсе йөкләгән олы вазифа әле һич тә җиренә җиткереп башкарылмый А Ганиевның соңгы әсәре -Габделхак- әнә шул проблеманы үткен итеп китереп куйды
Хәзер инде «Габделхак» повесте басылып чыкканга да байтак кына гомер узды Әллә А Ганиев бөтенләй язмыймы соң9 Юк. алай түгел. Ул яза, әмма аның матбугатта басылмаган соңгы берничә хикәясе тормыштан артык ерак булган, артык абстракт уйларга корылган иде Мәсәлән, аларның берсендә автор җирдә очраклылык юк дигән саф фәлсәфи, чиста фәнни проблеманы хәл итәргә алынган
Хәер, биредә максатыбыз — дөньяга чыкмаган әлеге хикәяләрне тикшерү түгел Безне күбрәк язучының иҗат юнәлеше кызыксындыра Аның иҗатының нинди темалардан кайсы проблемаларга таба үзгәрүе уйландыра
Азат Ганиев турында беренче сүз башлаганда, күрдек: аның баштагы геройлары яшьлеккә хас саф күңел һәм зур омтылышлар белән канатланып, олы көрәшкә чыктылар Бу көрәштә җиңделәр дә. җиңелделәр дә Алар шуның белән кызыклы иде Аларның тормышы укучыларга шуның белән мәгънәле иде, файдалы иде Байтак гомер узгач, алда күреп узган Сөмбел» язылган Үткән чор әсәре туган Тагын күпмедер елдан соң гаилә хәлләрен тасвирлаган «Габделхак» повесте туды
Шулай итеп, без башта бик зур өметләр баглаган прозаигыбызның иҗат юлы социаль көрәшләрдән читләшү, реаль тормышның таррак мәсьәләләре беләнрәк мавыга башлау юнәлешендә бара түгелме соң91 Басылмаган соңгы хикәяләрдәге салкынлык. ниндидер тере кешегә хас булмаган җансызлык — гел фикер, гел уй белән генә мавыгу — әнә шул читләшү җимеше түгелме соң9'
Алдарак без шагыйрь Эдуард Мостафин иҗатын карап үткән идек Менә хәзер аның чордашы булган прозаик Азат Ганиев әсәрләрен күздән кичердек Ике авторда да безнең бүгенге чынбарлыгыбыздан, аның реаль кайгы-шатлыкларыннан ераклаша бару дигән күңелсез бер тенденция төсмерлибез Шагыйрь Э Мостафин. тормыштан ераклашып, үз күңелендә артык нык казына, үзенең хисләрен генә төп максат итә Прозаик А Ганиев исә. яза-яза, галәм салкынлыгына чыгып китә. Ул бүгенге чордашыбыз өчен кызык та, кирәк тә булмаган салкын, җансыз идеяләр белән мавыга
Ә бит бу тенденция, кызганычка каршы, биредә мисал итеп алынган ике яшь авторга гына хас түгел' Без күреп киткән әлеге чир әдәбиятыбыздагы күп кенә
каләм ияләрен» дә йогып килә Яшьләрдә генә түгел, хәтта урта буын язучыларда да соңгы елларда еш күрен» ул чирнең билгеләре
Шулай булгач, бу социаль һәм рухи күренешнең сәбәпләрен эзләп, тагын да эчкәрәк керик
Хикмәт нәрсәдә9 Чынлап та. эш нәрсәдә соң’
Ни өчен соңгы елларда безнең яшьләребезнең байтак өлеше социаль яктан һәм гражданин буларак халыкның, жәмгыятьнең өметен аклап бетерми’
Үзара әңгәмә вакытларында да. матбугат битләрендә дә хәзер еш кына очрый башлаган бу сорауны биредә ижат яшьләренә мөнәсәбәттә карап үтик Ни өчен М Шолоховлар. Ш Усмановлар егерме-утыз яшьләрендә зур-зур әсәрләр язганнар да. а безнең талантлы гына дигән яшьләребез бүген бик соң өлгерәләр’ Эш нәрсәдә’ Гаеп кемдә’ Алар тизрәк өлгерсеннәр өчен, нинди социаль, әхлакый, рухи шартлар кирәк’ Бүген бездән нәрсәләрне үзгәртү сорала’
Биредә дә уйлануны бер мисалдан башлап жибәрәсе килә
Сугыштан соңгы елларда, әтиләре сугыштан кайта алмау сәбәпле ятим калган гаиләләр байтак иде Андый гаиләләрнең ир балалары кечкенәдән үк дөнья көтү, гаилә турында кайгырту җаваплылыгын үз өсләренә үз җилкәләренә алдылар һәм әнә шул егетләр әтиле гаиләдә үскән ир балаларга караганда һәр яктан да иртәрәк өлгерә, кеше буларак та тизрәк формалаша иделәр Аларның кавырсыннары алданрак ката иде Алар тиз арада чын егет, ир-ат булып җитлегә иделәр
Ул елларда гаиләне — димәк, үзеңнән кечкенәрәк һәм көчсезрәк җан ияләрен — ашатырга, киендерергә, җылытырга кирәк булу ир баладагы бик зур эчке көчләрне эшкә җиккән, хәрәкәткә китергән Үз өстенә әнә шундый олы җаваплылык алган ир бала баш миен дә ныграк һәм җитдирәк итеп эшләткән, физик эш белән дә күп шөгыльләнгән, әхлакый-рухи яктан да кон саен әллә никадәрле һәм четерекле мәсьәләләр чишкән Чын егетләр, ир-атлар әнә шулай, кыенлыклар күрә-күра каршылыклар җиңә-җиңә формалаша
Инде бүгенге көнгә үзебезнең чорга күчик Күпчелек яшьләребезгә карыйк Аларның күбесе бит хәзер 40 яшькә хәтле әтисе җилкәсенә ышыкланып яши1 Юк. без аларга кечкенәдән үк ятимлек теләмибез Әмма аларның сакал чыккач та үзбаш яши алмаулары, сакаллы сабый булулары — кызганыч
Бу күренешнең сәбәбе ачык Соңгы елларда бик күбәйгән мондый сакаллы сабыйлар кечкенәдән үк бернинди кайгы-мәшәкать күрми үсә Шуңа күрә аларның эчләренә табигать салган күп төрле физик һәм рухи мөмкинлекләр, импульслар хәрәкәткә килми, кыймылдамый Димәк, тик торгач — алар үсми, ныгымый дигән сүз! Менә шуңа күрә бүгенге яшьләр һәм социаль, һәм физик һәм рухи яктан акрын формалаша. Алар әкрен хәрәкәт шартларына куелганнар
Хәзер инде иҗат яшьләренә, аерым алганда, яшь язучыларга килик Аларның нилектән акрын формалашу сәбәпләрен эзлик Фикеребезне алдарак тукталган ике яшь язучы мисалында дәвам итик
Күреп үткәнебезчә, аларның баштагы әсәрләрендә яшь кешенең гомер юлын башлап җибәрүен» бәйле проблемалар булды Азат Ганиевның да. Эдуард Мостафинның да геройлары нигездә әнә шундый мәсьәләләр хәл итәргә тырыша Укучы сизеп күреп тора авторларның үз яшәешләреннән алган тәҗрибә җимеше булды бу Үз тормышларыннан алынган һәм сәнгатьчә итеп тасвирланган күренешләр, вакыйгалар иде ул әсәрләр нигездә
Ә шуннан соң бит инде укучы әсәрләрдәге тормыш мәсьәләләренең тагын да зуррак, катлаулырак булуын көтә Яшь геройларның җитдирәк геройларга әверелүен ил һәм халык өчен зуррак әһәмияте булган мәсьәләләр хәл итәргә борчылып йөрүләрен көтә Ләкин, кызганыч, авторларда һәм әсәрләрдә андый тенденция сизелми Әле алай гына да түгел укучы очен кызык түгел, мәгънәсе булмаган ялгыш юнәлешләргә кереп китү сизелә Күреп узуыбызча аларның берсендә күңел кичерешләре артык нык, кирәкмәгән дәрәҗәдә күп эксплуатацияләнде ә икенчесе җансыз һәм салкын идеяләр белән мавыга башлады
Хәзер инде безгә бу хәлнең дә килеп чыгу сәбәбе шактый ачык Чөнки авторларның үзләренең замана тормышында шәхес буларак өлгерү, шәхес буларак тагын да югарырак күтәрелү, алгарак китү тәҗрибәләре юк Ягъни алар реаль яшәешне шәхес буларак үзләрен үстерергә тиешле олы эшләр, көрәшләр белән конкрет бәйләнмәгәннәр
Менә хәзер без, фикер йөртә-йөртә. иҗат яшьл.*>ре арасында инде күптәннән бирле бәхәсле булып саналган бер кызыклы мәсьәләгә килеп чыктык Яшь каләм иясе үзенең иҗатыннан тыш тагын нинди дә булса берәр эштә эшләргә тиешме юкмы ' - дигән проблема бу Әле хәзерге хәлдә безнең яшь язучыларыбыз барысы да диярлек нинди да булса бер эштә хезмәт итәләр, конкрет бер вазифа башкаралар Ләкин үзара сөйләшкән фикер алышкан чакларда һәркем профессиональ язучы булуны, ягъни бары тик иҗат эше белән генә шөгыльләнүне иң зур хыялы итеп саный.
әз генә мөмкинлегем булса (биредә нигездә материаль як күздә тотыла), һич тә уйламый эштән китәр идем, ди Мондый фикер белдерүче кеше иҗат эшенең үтә авыр һәм күп сорый торган хезмәт булуын әйтә, ниндидер бүтән эштән кайткач кына аңа җитәрлек көч һәм энергия калмавыннан зарлана Безнең әдәбиятта сыйфат ягы аксауны нигездә әнә шуның белән, әсәрләрнең һәвәскәрлек дәрәҗәсендә эшләнүе белән аңлата
Әйе. бер караганда, бу сүзләрдә шактый гына дөреслек бар Әдәби иҗат — чыннан да. гаять зур рухи һәм физик көч сорый. Түземлек, даимилек. үҗәтлеккә кадәр барып җитә торган тырышлык сорый Болары, һичшиксез, шулай, бәхәс юк
Әмма, югарыда карап киткән очраклардагы кебек, әле бу хәлдә дә безнең яшь язучыларыбызга тормыш материалы җитмәгәч—ул чагында, тулы «ирек»кә чыккач, алар язарларына азыкны каян, нәрсәдән алырлар соң?
Бүген кайберәүләр бик тә кызыга торган вариант — гаилә мәшәкатьләреннән азат булу, җәмгыятькә файда китерә торган эштән азат булу — бу юл иҗатчы шәхесенең артык иркенлегенә, бер нәрсә өчен дә һәм беркем өчен дә җавап бирмәвенә, ягъни тулы җавапсызлыкка илтә түгелме соң?!
Инде кайберәүләр бик теләгән вариантны, әлеге <ирек»кә тулысынча ирешкән,— гаилә белән дә. балалар үстерү белән дә, җәмгыять өчен нинди дә булса файдалы эш эшләү белән дә үзен бәйләмәгән иҗатчы яшәвен алыйк Андый яшәү бит инде тоташ янудан, тоташ көрәштән генә торырга тиеш иде! Аларны бит инде бернинди көндәлек дөнья мәшәкате дә тотмый, комачауламый Ләкин без яшьләребез арасында никтер андый яну, андый көчле көрәш күрмибез.
Соңгы елларда әдәбиятка килгән яшь язучылардан күбесенең эшен, яшәвен, иҗатын янәшә куеп карыйк Көндәлек эшләрендә алар нинди? Төп-төгәл итеп әйтергә була: гадәти кешеләр кебек! Бүтәннәрдән уздырмаска, калышмаска тырыша алар. Барысы да нормада булсын дип ягъни Соң шулай булгач — эштә дә, шәхси яшәвендә дә дәрт һәм ялкын булмагач — иҗат өчен, язу өчен дәрт, ялкын каян килергә тиеш икән соң?!
Кызганычка каршы, соңгы елларда әдәбиятка килгән күп кенә яшьләребезнең яшәү, эшләү һәм иҗат итү логикасы әнә шундый. Билгеле бер чикне, норманы, чаманы узмау' Ягъни — әдәбияттагы без ияләнгән сүз белән әйтсәк: урта кул иҗат туу өчен менә дигән нигез, җирлек инде бу!
Көндәлек тормышта артык борчылмыйча — тыныч кына, җайлы гына яшәүнең рухи җимешләре әдәби иҗатта шактый ачык төсмерләнә Шигъриятебез соңгы елларда үзенең байтак кына укучыларын югалткан икән, биредә иң зур сәбәпләрнең берсе, һичшиксез, әнә шул — шагыйрьләребезнең, бигрәк тә яшь шагыйрьләребезнең күңел учагы сүнә, сүрелә башлау
Асылы бер булган — рухи көрәшләрдән читләшү булган — әлеге тенденция шигырьләрдә төрле рәвешләрдә гәүдәләнә Беренчесе һәм мөгаен иң таралганы — укучыны яндырмый да. көйдерми дә торган, салкын һәм битараф, инде күп мәртәбәләр кабатланып, яңа мәгънә эчтәлеге калмаган табигать күренешләре
Язлардан соң беләм җәй киләсен,
Алышканын аның көз белән.
Мин язларга кабат кайткан чакта,
Нидер сынган, нидер өзелгән
Н Әхмәдиев
Табигать күренешләренең шигырьләрдә зур урын биләп, яңа шигъри ачышка китереп җиткермәгән очраклары да бик күп Мисал өчен, X Әюповның «Яшен вакытында язылган шигырь- дип исемләнеп, олы уйлануларга эмсендергән әсәре бары тик менә мондый фикер белән генә төгәлләнә: «Танымыйсыңмыни күк күкрәткән Күңелеңне, Кешем'Шундый зур исем куелган әсәр өчен бик бәләкәй мәгънә бит бу! Бу шагыйрьнең ■‘Биеклек- дигән шигыренең төп фикере исә менә мондый Сизеп торам безнең белән бергә Биегәя бара таулар да» Ике әсәрдән дә күрүебезчә, аларда бүгенге укучының күңелен яңа биеклекләргә алып менә алырдай шигъри канат — көчле образлылык юк.
Табигать күренешләрен сурәтләүгә бәйле бу тенденциянең иң калку чагылышы без сүз алып бара торган учак образының яшь шагыйрьләр иҗатында ничек гәүдәләнүендә күренә. Алдагырак еллар шигърияте аша безгә учак көчле ялкын бирә иде Ә соңгы елларда ул менә ни рәвештәрәк күзаллана башлады
Янды учак Учак, гуя, алтын тавык.
Кемнәр аңа утын-агач әрәм, дисен Ә астында йомыркалар сыман ятып Пешә иде көтүчеләр бәрәңгесе.
X Хөснуллин.
Кайнар романтика символы булган учак шулай итеп хәзер кайберәүләр өчен «алтын тавык салган йомырка»га — бәрәңгегә әверелеп бара Авторларның төп игътибары да соңгы елларда учакның үзенә, аның ничек януына түгел — ә бүтән нәрсәгә, тамак туйдыра торган нәрсәләргә юнәлә бара
Төрле матур сүзләр хәйләсенә төренеп, бүгенге шигърияттә гомумән, учак кирәкме аны кабызу мөһимме дигән шикелле сораулар да куела башлады
Учак ягу. бәлки, кирәк түгел? — Болай да бит янам Дврлап янам
Н Эхмэдиеа
Алда китерелгән мисаллар аша без бүгенге яшь шагыйрьләрнен күбесенең һәм Н Әхмәдиевнең үзенең дә ничек «януын» яхшы күрдек, шуңа күрә мондый арзанлы реверанслар һич тә авторлар файдасына сөйләми
Халык өчен мөһим булган рухи көрәшләрдән ераклыкның икенче төрле чагылышы — яшь авторларның үз-үзләре эчендә артык казынулары, үзләренең иҗат газапларын нык күпертүләре Хәзер безнең әдәбиятта язу һәм ижат газаплары хакында шулкадәр күп сөйләнелә — ирексездән ул җирдәге иң авыр иң газаплы һәм иң мөһим эш икән дигән тәэсир туа
Кыяларга менеп, җырлар язам.
Җырлар ягам җилләр канатына
Я Игәнәй
Я лгин агам, таң маленда
Тып-тын аккан елга сыман
Я җил булып шуып узам
Үлан-яфрак арасыннан
Г Сада
Мәңгелекнең кай төше бу?
Кышмы? Җайме1’ Кайсы ай’ Мин сагыштан сырхаудан ып. Саташып ятам бугай.
Г Моратоя
Әйе. соңгы мисалда ачык итеп әйтелгәнчә — бу күренешнең чын асылы әнә шунда зур һәм мөһим кичерешләр булмауда, лирик герой диелергә тиешле кешенең ваклануында, бары тик -саташып ятуында» Соңгы елларда безнең яшь шагыйрьләр бу чир белән, чыннан да. бик еш авырыйлар
Заманның олы мәсьәләләреннән читләшү өченче төр очракларда менә болай чагыла Олимпларны узып җиде кат күккә җитам.
Бетен рухны бу моң игелеккә җигә
Ә Гадел
Юеш кояш ярчыклары
Җирга коелып төште
Я Иганай
Ялгыз калган чакларымда
Тынгы бирми төстәшем
Ә Махмудов
Ягъни, биредә анык кына күзаллавы гаять кыен булган нәрсәләр турында сүз барганын күрәбез Гадәттә, үз күңелендә ачык һәм билгеле әйтер сүле юк кеше әнә шулай бутап, гаять тә катлаулы итеп сөйли Безнең шигърияттә дә мондый авыру — «артык акыллылык» чире хәзер еш очрый башлады Күңел бушлыгын — үзең өчен дә. халкың очен дә кадерле булган хис-кичерешләр юклыкны әнә шулай итеп капламакчы һәм шул юл белән акыллы шагыйрь шикелле күренмәкче була кайберәүләр Ләкин сизгер укучы бу очракта да алданмый Бу — яшьләрнең үзләренең ялгыш юлдан китеп алданулары гына'
Ә проза өлкәсенә күз ташласак, анда хәлләр ничегрәк тора соң’ Иҗат учаклары ничек балкый анда?
Әдәбиятның авыр артиллериясе дип йөртелгән бу жанрга талантлар сирәгрәк килә Чөнки монда табигый сәләттән тыш әле тагын тормыш тәҗрибәсе да авторның үзенең акыл утырткан булуы да язу өстәле янында системалы рәвештә ижат белән шөгыльләнә алуы да сорала Ләкин шулай булса да бирелә дә иҗади яну иң төп көчне тәшкил итә Уңышларның да. сүлпәнлекнең дә төп сәбәбе булып тора
Бездә ел саен байтак кына роман-повестьлар чыга Ә ни өчен соң укучылар арасында зур җанлану тудырырдайлары бик тә, бик тә сирәк’ Укыган кешеләр ихлас сөенмәгәч димәк, без иң мөһим нәрсәләрне язмаган дигән сүз бит бу' Халык көткән иң кадерле уй-кичерешләр чагылмаган дигән сүз ич бу1 Илебез җәмәгатьчелеге соңгы елларда Ч Айтматов. В Распутин В Астафьев әсәрләре хакында кызып-кызып бәхәсләшә Мондый бәхет нигә соң безнең проза әсәрләренә дә эләким?
Егетлек җитми' Кыюлык җитми' Күп кенә талантлы авторларның әсәрләре ни өчен зур җанлану тудырмавына иң төп һәм иң зур сәбәп менә нәрсә' Югарыда без атап үткән әдипләр - алар, олы талант булу өстенә. егет кешеләр дә аларга гражданлык кыюлыгы да хас' Әдәби талант белән кушылган ана шул «егетлек» дигән асыл сыйфат аларга чын бөеклек алып килә
Инде үзебезнең әдәбиятка кайтып, яшьрәк буын язучылар иҗатына күз салыйк Проза әткәсендә эшләүче яшьләребезнең фамилияләре барысы да диярлек Г» хәрефеннән башлана икән Галиев Марсель. Гаффаров Әхәт. Гыйматдинова Нәбирә. Гыйль- метдинов Фәрит Аларның беренчесенең бүгенге кош ә — 7 икенчесен ' өченчесе- НРН — 3 һәм дүртенчесенең 2 китабы басылып чыккан Күрүебезчә, 'юлар инде аз түгел Шактый күләмле иҗат
Берәм-берәм язган әсәрләрен күз алдыннан үткәрәбез Бодай укыла да алар кылыклы гына вакыйгалар һәм күренешләр дә бар Ләкин шундый бер уртак җитешсезлек хас безнең яшь прозаикларыбызның повесть-хикәяләренә: ниндидер бер күнегелгән рәвеш буенча гына, бездә моңа кадәр чыккан әсәрләрдән нык аерылып тормый торган дәрәҗәдә генә ’алтын урталыкта” итеп язылганнар алар Ягъни бүгенге яшәеш хакында ер-яңа сүз әйтү, кыю-кыю фикерләр үткәрү юк ал арда1 Ничектер, барысы да китапча гына- әдәбиятча гына язылганнар Тормышның төбендә яткан зур-зур кантарларны кубарып түгел.
Ә бит белүебезчә, югарыда саналган прозаикларга бүген безнең иң зур өметләребез баглана Димәк, хәзер, укучының мондый өметен аклау өчен, аларга зур бер сикереш ясау кирәк Алда әйтеп үткәнебезчә, талант янына кыюлыкны, егетлекне китереп кушарга кирәк1 Яшәүдә дә. аның җимеше булган әдәби иҗатта да
Акыл билгеләп куйган нинди дә булса бер чамадан узмый гына, урта дулкында гына барырга омтылган иҗат, ирексездән. ялгыш юлларның берсенә барып керә, шул ялгыш юллар корбаны була Чөнки аны намуслы йөрәгенең ялкыны, язмабызның башында ук без күреп үткән көчле учак уты түгел, ә башка ниятләр, уйлар йөртә
Шулай итеп иҗатта ике юлның берсен сайларга мөмкин булып чыга Аларның берсе иҗатчыны әйләнә-тирәдә кайнап торган зур тормыш эченә алып керә, андагы конкрет вакыйгалар, төрле тип кешеләрнең үзара бәрелешләре, төрле идеалны яклап көрәшүләре белән тоташтыра Икенчесе исә күбрәк игътибарны эчкә үз эченә, сүз эченә, вакыйгаларның эчке ягына юнәлдерә Чагыштырмача азрак даирә кешеләр ярата торган әсәрләр тууга китерә
Соңгы ун-унбиш елда матбугатта актив күренгән һәм шактый зур өметләр белән иҗат союзыбызга да кабул ителгән яшь шагыйрьләребез күп безнең Әмма аларның байтагының, иҗатта беренче баскыч яулаганга байтак ел үтүгә карамастан, икенче сыйфат баскычына атлавы сизелми әле Ягъни аларның бүгенге укучы йөрәген тетрәндерердәй, аның күзеннән яшь чыгарырдай, озак вакыт исендә калырдай һәм әдәби җәмәгатьчелектә дә җанлану тудырырдай әсәрләре күренми Яшь авторлар тормышта үзләренә җайлы ниндидер бер сукмак табып алып, тыныч кына шуннан барырга, шома гына яшәргә һәм замана өчен җайлы шагыйрь булырга уйлыйлар дигән тәэсир туа.
Моннан өч ел элек, яшь шагыйрьләребез Р Зәйдуллин белән Л Зөлкарнәевнең беренче китаплары басылып чыккан иде Ләкин аларның икенче җыентыклары әле һаман юк Безнең күңелне тагын шикле уйлар бимазалый башлый: -Болар да тегеләр язмышын кабатлар микәнни ’ Болар да дүрт-биш елга бер китап чыгарып тыныч кына, җайлы гына яши башлар микәнни’ Шома шигырь язучылар болай да күп иде бит инде Бөтен язмышлары белән шагыйрь булган чын шагыйрьләр, давыллы шагыйрьләр бик тә җитми иде бит безгә1”
Әйе. бүген бу ике яшь талант кына түгел, күпләр сынау үтә. Тормыш сынавын уза...
Ә күз алдына шундый бер күренеш килә язларын шаулап аккан елгалардан уйсу урыннарда су бүленеп кала Тора торгач, язның җылы, җәйнең эссе көннәрендә ул башта җылына — анда тәннәрне рәхәтләндереп су коенырга була Ә аннары инде, әкрен-әкрен аның суы бозыла башлый, тынчый башлый Башта җылы, уңайлы, рәхәт булуы белән эмеендергән су — бозылып, инде күңелне һәм тәнне чиркандыра ук башлый Аны әллә каян урап, әйләнеп үтәсең’
Ә бит ул кайчандыр шаулый-шаулый ага иде’ Ярсып яши иде!
Безнең яшь талантларыбыз да шушы табигать күренешеннән үзләренә гыйбрәт алсыннар иде
Яшь язучылар белән ихлас әңгәмәләр вакытында кайчак шаяру катыш шундый сорау куела: >безнең чорда ничек итеп бөек булырга’ - Юк. очраклы сөйләшү уңаеннан шаяру аша гына килеп чыкса да. җитди мәсьәлә бу! Безнең фикер сөрешебез дә хәзер нәкъ менә шушы проблемага килеп терәлде
Тормыш агышы китереп чыгарган һәр сорауга җавап бирүдә үткәннәр тәҗрибәсе зур ярдәм итә Биредә дә шулай эшлик — тарихи мисалларга мөрәҗәгать итик. Безгә иң якын булган бөек шагыйребез Тукайны мисалга алыйк Аны бөек иткән иң төп сәбәпләр нинди соң’
Әйе. шагыйрьнең яшәү еллары тарихи яктан халыкның милли аңы уяну чорына туры килү аңа бөеклек баскычларына атларга ярдәм иткән Бишенче елгы революция дулкыны аңа һәм тагын бик күпләргә рухи көч. рухи канат биргән Галимнәребез язуынча, бусы — бәхәссез хакыйкать
Әмма Тукайны беек иткән шул ук чорда яшәгән һәм талантлы булган башка бик күпләрдән аерып куйган тагын бүтән сәбәпләр дә бар бит әле Алары нинди- ләр соң’
Биредә мин ул сәбәпләрнең икенчесе итеп Габдулланың шәхси язмышы бик тә авыр булуны, аның йөрәгендә кечкенәдән үк бихисап кайгы-хәсрәт аһ- зар җыйнала килүне донья зурлыгындагы әнә шул газаплы тойгылар дәрьясының бер кеп-кечкенә кеше күңеленә күпләп тула, йөрәгенең моңнан тулыша баруын әйтер идем
Әнә шулар инде табигать тарафыннан талант бирелгән Габдуллага чын халык улы булырга — милләтнең иң тирән, иң газиз кичерешләрен нечкә тоярга аларны халыкчан моңлы итеп җырларга булышкан Кыскасы шагыйрьнең йөрәге бик кеч кенә яшьтән үк язмыш тарафыннан халык йорәге белән бер итеп ялгап куелган Халыкның иң авыр хәсрәтләре, сөзелеп-сөзелеп. әнә шул учакка шигъри йөрәкк.. тупланган' Иҗат чоры башлангычтан киң массаларга тәэсир итә алырдай көч ъ- һәм ялкынлы җырлар булып бәреп, ташып чыгар өчен' Бусы — икенче сәбәп шагыйрь нең шәхси язмышы булды
Ләкин бөеклек өчен әле тагын бер момент зур әһәмияткә ия Әнә шулай бик күпне кичергән шәхеснең замана тормышында яшәү рәвеше, аның кон итү. гомер итү принциплары нинди булу хакында сүз бара
Тукайның яшәү рәвеше нинди булган соң’ Туры Тукай Менә шушы ике сүз аның бөтен яшәү рәвешен ача да сала* Тукай үз тормышында гаделлектән, дөресен туры сын әйтүдән башка бүтән бернинди максатны да белми' Аңа бернинди хәйл ■ алдын аргын уйлап тору, торле якны үлчәп, салкын акыл белән исәп-хисап ясау хас түг- Г Тормыштагы теге яки бу күренеш аның сизгер һәм керсез йөрәгендә нинди тибрәш ш тапса — шул моң. шул тибрәнеш туп-туры килеш бары тик бик нык көчәеп, iyp тәэсир алып дөньяга чыга Ата башлаган вулкан сыман булып — туры сүз туры Хис тугры йөрәк яшәеше бәреп чыга'
Әйе. үз чорының авыр шартларында яшәгән Тукайдан матди яктан өс ген кешеләр күп булган Кечкенәрәк буйлы һәм ярлы Тукай янында алар кәперәеп үзләрен дөнья хуҗалары санап йөргәннәр' Борынны югары чөеп'
Ә Тукайны нәрсә тоткан соң аларга баш июдән, алар янында ялагайланып, бил бөгеп йөрүдән’ Шәхси тәкәбберлек кенәме’
Юк. ул гына түгел' Зур шәхесләрнең бөтен зурлыгы да әнә шунда ялагайлыкка һәм хәйләгә таянуда түгел, ә үзеңнең намуслы һәм халыкка тугры йөрәгеңә таянуда1 Чөнки тугры йөрәк гәүдәне дә туры итә' Тоткан юлыңны да туры ит»
Без бүген бик тә сабак алырдай тагын бер асыл сыйфат бар Тукайда Әнә шул туры йөрәк җырын, тугры йөрәк хисен кайнар килеш, әз генә дә суынырга ирек бирмичә халыкка, укучыга җиткезә ул' Шунда ук бастырып чыгара хисләрен > киң дөнья күрсәтә
Искә тошерик теге яки бу вакыйга уңае белән тәэсирләнеп Тукай кичтән шигырь яза, ә икенче көнне ул әсәр матбугатта басылып чыга Димәк әлеге вакыйганың шагыйрь йөрәге аша үтеп тагын да ачыкланган мәгънәсе халыкка шундук барып җитә Әлеге иҗтимагый күренеш халык күңелендә тагын да ныграк үзләштерелә яисә инде кире кагыла һәрхәлдә. Тукайның туры сүзе укучыны битараф кал дырмый*
Әнә шуңа күрә, һәрдаим үзен халык белән аның көрәше белән бәйләнештә сизеп яшәгәнгә күрә шул бәйләнеш җебен көчле сизгәнгә күрә. Тукай күп бик күп яза' Ул инде үзен яшәүнең, тормышның бер поэтик двигателе, моторы сыман тоя башлаган. күрәсең'
Шагыйрьнең кайсы елларда алтышар җидешәр китап бастырып чыгаруы да юктан түгел Ул дөнья вакыйгалары белән бер сулышта яшәгәнгә күрә, бүтәнчә эшли алмый, бүтән сүлпәнрәк ритмда яза һәм бастыра алмый* Аңа. Тукайга — Тукай ритмы Тукай кайнарлыгы һәм Тукай кызулыгы кирәк*
Менә шундый кайнар дулкын — бәләкәй чагыннан алып гомер соңына кадәр дәвам иткән кайнар дулкын — шагыйрьнең бөеклеген билгеләүче факторлардай берсе
Инде хозер үзебезнең чорга һәм үзебезнең Тукайдан карт яшь шагыйрьләребезгә кайтыйк (сүз уңаеннан искәртеп үтик бездә әле 50 яшькә кадәр яшь булып йөрүче •өйрәнчекләр» дә бар*)
Тарихтан мисал алып, бөек шагыйребез Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты аша. без бүгенге яшь шагыйрьләргә якты маяк булырдай көчле учак, көчле үрнәк күрдек Бүген әнә шул маякка таба иҗатның шундый көчле Учак сыман балкып торуына таба баруны, хәрәкәт итүне - каян һәм нәрсәдән башларга соң’
Минемчә, безгә биредә эшне тәрбия өлкәсендәге бер ялгыш карашны төзәтүдән башлар! а кирәк Без балага бәләкәй вакыттан ук барысын да бирәбез. •> аның үзеннән сорарга онытабыз Аның үзеннән сорауны кирәк диеп тә санамыйбыз Беэ балага ашарга да бирәбез, кием дә бирәбез, үсә төшкәч белем дә бирәбез кыскасы. барын да бирәбез' Ә бит ул үзе дә тере ул үзе до безнең кебек үк кеше, җан иясе* Шулай икән, алайса, нигә соң без аны һәртөрле актив хәрәкәттән, Кеч
кенә булса да көрәштән читтә калдырабыз4 Аны нәрсә өчен дә булса тырышу, көрәшү процессына тартмыйбыз4 Баланы пассив хәлдә тоту — минемчә, безнең бүгенге тәрбия процессының шактый зур кимчелеге Бигрәк тә шәһәр җирендә'
Әдәбиятта яшь язучыларны дөрес тәрбияләү мәсьәләсенә килгәндә дә нәкъ шулай Югарыда күреп узуыбызча, хәзергә әле алар үзләрен бер нәрсә өчен дә җаваплы дип санамыйлар Аларның яшәвендәге һәм иҗатындагы сүлпәнлек, эленке-салынкылык — бары тик менә шул халәт нәтиҗәсе генә Социаль, мораль һәм рухи җавапсызлык кешене дә. иҗатчы шәхесен дә шулай сүрәнәйтә. акрынайта, әкренләп сүндерә
Менә шушы зур сәбәпне бик яхшы аңлаганнан соң. безгә яшь язучылар белән эшләүдә киң колачлы практик чаралар комплексына күчәргә кирәктер Нинди чаралар турында сүз бара соң4 Чаралар шундый булсын: иң элек — яшь язучының үзеннән эш таләп ителсен' >
— Мәсәлән4 — дисезме4
Мәсәлән, менә болай Соңгы елларда илебез мәктәпләрендә балаларга әдәбият укыту, әдәби әсәрләр аша әхлакый һәм рухи тәрбия, югары гражданлык тәрбиясе бирү проблема булып өлгерде, бик тә актуальләште Әдәбиятның тормыштагы роле нык үсү. аңа ихтыяҗ нык арту, ә чынбарлыкта ул ихтыяҗның үтәлеп җитмәве проблеманы тагын да үткенәйтә.
Безнең яшь язучыларыбыз үзләренә конкрет эш итеп шушыңа алынсалар — ничек яхшы булыр иде бит' Аларның күбесе республикабыз башкаласы Казанда яши һәм. күрүебезчә, үзендә бернинди дә җаваплылык тоймыйча яши Ә бит Татарстандагы 39 районга һәм шәһәребездәге 7 районга берәр яисә икешәр яшь язучы беркетелеп. алар балаларга әдәбият укытуда ярдәм итсәләр — һәммә яктан һәм һәркемгә файда булыр иде Беренчедән, гомерләрендә әле язучы күрмәгән кечкенә балалар әдәбият кешесе белән аралашыр иде. аларга чын әдәбият рухы якынаер иде Икенчедән. конкрет бер проблеманы уңай хәл итү өчен тырышу, кайбер урыннарда хәтта шуның өчен көрәшү — безнең яшь язучыларыбызны кеше һәм шәхес буларак ничек ныгытыр, үстерер иде' Аларга язу өчен никадәр тормыш материалы булыр иде яшәешнең тере суты керер иде!
Әле бит мәсьәләнең тагын бер ягы бар урыннардагы әдәбият түгәрәкләре күп җирдә бик сүлпән эшли, балаларны эстетик һәм әхлакый тәрбияләүдә аларның эш- чәнлеге тиешле роль уйнамый Ә бүген Казанда яшәүче яшь язучы теге яки бу райондагы, авылдагы әдәби түгәрәк өчен җаваплы булса, шуның өчен янып йөрсә. — шулай ук куп яктан файда бит!
Урыннардагы мондый эшчәнлек үз әсәрләребез, үз китапларыбыз таралуга да искиткеч булышыр иде Югыйсә, алда күреп узган төсле, без әле хәзергә үзара зарланышудан бер адым да уза алмыйбыз А П Чеховның «Алтынчы палата» хикәясендәге сүзен чынга ашыру өчен практик яктан берни дә эшләмәүче мескен интеллигентлар хәлендә әле без!
Партиябезнең XXVII съезды илебездә зур социаль һәм рухи көрәш башлануын, бүген беркем дә аннан читтә калмаска тиешлеген басым ясап әйтте Ә язучылар, иҗат кешеләре — алар бит гомер-гомергә бөтен көрәшләрнең башында, алгы сафында барганнар Бу юлы да. югары максатлар өчен көрәшүнең, бу этабында да. һичшиксез. шулай булырга тиеш'
Көрәш сүздә генә түгел, эштә дә барырга тиеш' Чөнки әйләнә-тирәбездә безнең үзебезгә бәйле булган, безнең үзебездән торган бик күп нәрсәләр бар Шуңа күрә хәзер язучының, иҗат кешесенең әдәбиятта гына түгел, ә конкрет яшәештәге позициясеннән дә бик күп нәрсә бәйле
Бөек Октябрь социалистик революциясе елларында А М Горький әйткән ялкынлы сүзләр тагын искә төшә.
— Культура осталары, сез кем белән4
Чыннан да. бүген — революциянең яңа этабы дәвам иткән көннәрдә — иҗат кешесенең урыны тагы да ачык булырга тиеш. Ул һичшиксез алгы сызыкта булырга тиеш! Югыйсә, алда күреп киткән төсле сүлпәнлек, пассивлык, эленке-салынкы яшәү үзеннән - үзе килеп чыгачак
Уйлар яңадан да учак янына алып килә
Бүгенге тормышта халкыбыз алып бара торган зур көрәш учагы Чын әдәбият һәм сәнгатьтәге көрәш уты Чын талантларның көчле учак сылан балкый торган изң атлары
Болар барысы да бүген безнең алда бер һәм бик зур учак булып гәүдәләнә Яшь язучыларыбыз кабызган учак та, һичшиксез, сүрелмәс дип ышанабыз
Ләкин шулай да. аларның үзләрен бу сорау ешрак бимазаласын иде Намус ялкыны булып, ул аларны ешрак борчысын иде
— Учагым сүрелмиме''
— Учагың сүрелмиме?!.