Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТОРМЫШ БИЗӘКЛӘРЕ


КАВИ ЛАТЫЙПКА - 60 ЯШЬ
Каләмдәшебез. СССР Язучылар союзы әгъзасы. Боек Ватан сугышында катнашкан шагыйрь, КПСС члены Кави Латыйпка 60 яшь тулды.
Кави Таһир улы Латыйпов 1927 елның 1 маенда Чувашстанның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач. Татар Тимәше авылында балалар укыта. 1944 елда Совет Армнясе сафларына алына. 1955 елга кадар ул — хәрби хезмәттә; Боек Ватан сугышында солдат, соңыннан хәрби-политик училище тәмамлаганнан сон. офицер-политработник— Демобилизацияләнгәч. ВЛКСМ ның Татарстан өлкә комитетында. Мәгариф министрлы гында. Казан телестудиясендә, күп тиражлы газетада, СССР Педагогия Фәннәре Академиясенең профтехпеда- гогика фәнни-тикшеренү институтында эшли. Читтән торып М. Горький исемендәге әдәбият институтын тәмамлый. Хәзерге вакытта ул — профессиональ язучы.
Кави Латыйпның беренче китабы «Солдат эзләре» исемле шигырьләр җыентыгы, шагыйрь Әнвәр Да
торган шагыйрь итеп танытты-.
Аның «Күңел йомгагы* китабына язган кереш сүзендә тәнкыйтьче Рафаэль Моста- фин бу үзенчәлекне менә ничек билгели: «._К. Латыйп үзенең сөйләм ысулын, поэтик интонациясен тапты. Аның шигырьләрендә ниндидер эчке драмага, бик тирән яшерелган трагедиягә ишарә бар. Аның һәр шигыренең нигезендә фикер ята, ләкин коры риторика түгел — хисле фикер...» Шагыйрь Зөлфәт исә К. Латыйпның ирекле шигырьдәге уңышларын, үзенчәлекле ритмикасы китергән яңалыкны билгеләп, болай язды: «Тормышның үзенчәлекле мозаикасы, панорамасы күз алдына килә... Берләштерүче көч — шагыйрьнең шәхес буларак мөнәсәбәте — дөньяга, кешеләргә мөнәсәбәте, дөньяның трагик һәм комик күренешләренә мөнәсәбәте...» Күренә ки, биредә ике әдипнең дә фикере тәңгәл килә.
Гражданлык хисләре биографиясенә тыгыз бәйләнгән, әтисе һәм абыйсы Бөек Җиңү хакына сугыш кырларында ятып калган солдат-шагыйрь яу каһарманнарының васыятьләрен онытмыйча, гүя алар өчен яши. янып иҗат итә. Ул II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән.
Шагыйрьнен янә бер күркәм сыйфатын әйтеп үтәсе килә: бу — аның шигырьдә ихласлыгы— Бу ихласлык, садәлек, хәтта беркатлылык — кешеләргә яхшылык теләү, бөтен дөньяны матур итеп күрергә омтылу белән бәйләнгән.
Әйе, кырыс тормыш, чынбарлык аша бөек Матурлыкның җиңүенә ышаныч хас Кави Латыйпка. Шул ышаныч шагыйрьнен үзен дә, иҗатын да тынгысыз, яшь итә кебек.
Алтмыш яшен дә шагыйрь әнә шулай, яшьләрчә каршылый.
выдов фатихасы белән. 1960 елда басылып чыга. Аннары төрле елларда аның «Шигырьләр». «Умырзая». «Ак карлар». «Тормыш бизәкләре» исемле китаплары дөнья күрә. Бер үк вакытта шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә көчен сыный: Иванов, Сеспель кебек чуваш поэзиясе классикларының әсәрләрен татарча яңгыратуга ирешә. Бу чорда Кави Латыйп проза әсәрләре дә яза: аның «Бәләкәй Чапай», «йолдыз тапкан егет» (якташы, космонавт Андриан Николаев турында) повестьлары татар һәм чуваш телләрендә басылды. Ул - шулай ук «Бәхетле язмыш» исемле очерклар китабы авторы да...
Шагыйрьнең «Тормыш бизәкләре» дип аталган шигырьләр китабы Мәскәүдә «Советский писатель» нәшриятында рус телендә дөнья күрде. Бу китаплар, тәнкыйть билгеләп узганча, аның зур әдәбият юлындагы «тәҗрибәләре, эзләнүләре» булдылар. Соңгы елларда басылган «Вакыт канатында» (1983) һәм «Күңел йомгагы» (1986) китаплары инде Кави Латыйпны үзенчәлекле, үз шигъри дөньясы, кызыклы, оригиналь күзаллавы белән аерылып
Кави Латыйп
Мәхәббәт һәм нәфрәт
— Икесе дә кирәк, икесе дә йөрәккә терәк.
Берсе яраттырып көч өсти. Икенчесе — кулдагы кылыч төсле.
Яшиләр бер күнелдә икесе дә... Ә хуҗалары бер өйдә, кием-салымнары бер чөйдә.
Моң
һава ярып уйнатасы иде быргылар. Ишетерләр иде, бәлки, борынгылар?..
Быргыларда яңгыратып, борынгыларны уятырлык нинди икән моң бар?..
Табасы иде.
... Моң булып борынгылар ташына тамасы иде.
«Мин үлдем!» Сөенегез!
Мин яшим.
Көенегез!
Сынап карыйсым килә дусларны, дошманнарны яшәргә, үләргә кушканнарны.
Кайсылары өстенлек алыр?
Әмма белсеннәр.
Җирдә көенечләрем дә. сөенечләрем дә калы р.
Аваз
Күпме генә кычкырсам да, бөтен дөнья ишетмәс.
Кычкырмасам,
йөрәгем гафу итмәс.
Үлгәннең авазы юк, үлгәннең — газабы юк.
Исән генә авазлы, исән генә газаплы.
Газаплы авазлардан тере дөнья азатмы?..
Кошлар, кошлар,
бармы күктә көтелмәгән борылышлар?
Хәвефле түгелме очышлар?..
Канатлылар белмидер бәлки җәяүлеләрнең хәлен?..
Куркынычлы борылышлар
Җирдә дә бихисап.
Җирне исән-имин яшәтү — беренче максат!
Аннары гына җыр...
Килде әйтеп тә, язып та бетермәслек кырыс чор!
»
Серле моңнарны, керсез моңнарны ничек чишәсе?
Кайда чишмәсе?..
Беләдер моны ихлас күңелле җырчы.
е
Ә син, океан, шауламый торчы.
Керсез моңнарны килә ишетәсе.
Кайда серләр чишмәсе?..
Ничек телен чишәсе?..
Бакчам минем — яшел бүлмәм.
Бер китсәм, кире килмәм. Алма өзмәм, тәмен белмәм, кошларга да сәлам бирмәм.
Агачтай сыгылмам, бөгелмәм, җиләккә иелмәм, чыктай түгелмәм.
Минем бакчам — яшел бүлмәм. Юрганым — яшел үлән.
Бакчада тын.
Күкрәп яңгыр яуды әле генә. Үзенә иш эзли йөрәгем, көтә яңадан күк күкрәвен.
Күкрәүләрсез, тетрәүләрсез
йөрәгем
һич кенә дә яши алмый.
Кеше аңламаса, яшен аңлый...
Саф, намуслы кешеләр, исән чакта хакыйкатьне әйтеп калыгыз, үзегез белән алып китмәгез!
Атылган җан белән сатылган җан — Җир белән күк арасы.
Атылган — адәм баласы...
Чәчәкләр сибелсә дә, серләрең сибелмәсен. Сер — күңел хәзинәсе.
Югалтсаң, янарсың-көярсең. «Җүләрмен!» - диярсең.

Сатылган — эт баласы... Көчле булып каласы, кургаш пуля аласы...
Кеше булып каласы!..
Чәчәкләр сибелсә дә, серләрең сибелмәсен.
Дөньяга таралса, җыеп алалмассың.
Булыр соң!
Бишектәгеләр
Галәм бишегендәгеләрне. Адәм бишегендәгеләрне сана!-
Бөртек
Бер бөртек арышта Кояш көче сизелә.
Санаулы планеталардай бөртекләр гәрәбә теземдә...
Арышның бер бөртеге Галәмне тарта үзенә.
...Дөреслектә — исәннәр тереклеге, береклеге.
Йолдызлар йоклый.
уяна-уяна...
Арышның бер бөртеге Җир шарын тарта \ зенә. Шулай түгел икән. Җир белән кеше арасында элемтә бетә, өзелә.
Йомыклар
Канатсыз кешеләргә канатлы сүзләр сөйләмә. Бушка!
бөтен җиһан яхшылыгын ишетә. ...Үземне диңгезләр киңлегендә, йолдызлар биеклегендә хис итәм...
Максат
Максатка ирешер өчен, кызганмаска кирәк көчең. Шуның өчендер бу йөрәк, шуның өчен теләк...
Ә максатсыз...
*
Максатсыз кеше сансыз.
Максат!..
Кеше яши алмый, кеше кеше була алмый ансыз.
Сөйлә, сөйләмә,—
Сүзгә Сүз гашыйк булса гына, Сүзгә Сүз өйләнә.
...Сүзне Суз каратса гына, мәңгегә яратса гына, Ул Сүзнең баласы була.
...Безгә — исем табасы була!
Миллионнар тату яшәгәндә, ике кеше дөньяга сыймаска мөмкин.
Ул икенең берсе — син, берсе — мин.
Җиһан — миллионнар өчен генә киң...
Андый йомыкларга канатлы сүзләр йомычка булып оча.
Йөрәктә таш саклау саңгыраулыкка илтә. Гафу итә белгән йөрәк