ТАНЫШ ТЫКРЫК
ер аягына нык кына аксаган хәрби киемдәге кеше, басу капкасын үтеп, авыл урамына керүгә үк. әле бер. әле икенче капка өстендә яулыклы, бүрекле башлар пәйда булды. Авылның бала чагасы, тартынып нитеп тор- мастан, читән, киртә өсләренә кунаклап, хәрби кием лене күзәтте. Өлкәннәр дә тартыну-кыенсынуны оныттылар. Күршеләр, читән аша гына сүз алышып, төр лечә гөман кылырга кереште.
Бакчы, сугыш беткәнгә инде ике ел бит. Бу би чара кайда югалып йөрде икән?
— Гуспителдә чиләнгәндер дияр йен. анда да ике ел тотмыйлар.
— Дәрәҗәсе кәпнтан бугай. Җибәрми асраганнардыр, мужыт
— Кайтып, берәүне бәхетле итә инде бу. тучны. Беләсе ие. кем кочагы на кайта икән?
— Бер дә безнең Чиялек кешесенә охшамаган бу. Мөгаен дә. Чишмә авылыннандыр.
Хәрби киемдәге кунак ялгыз яшәп яткан Мирхәйдәр карт йортына таба борылгач кына, томанлаучылар маңгайларына суккалап, дәррәү хәтер го килделәр.
— И, сантыйлар! Мирхәйдәр бабайның теге каладан җәй саен кунакка кайтып йөргән оныгы бит бу. Исеме кем соң әле, тфү! Тел очында гына тора.
— Шул инде, шул. Теге Әсма кызы Гөлзада белән дә йөргән ие бит әле. Нумер ясап китте. Исеме ничек соң, шайтан алгыры?!
— Менә исемә төште — Мөҗәһит.
— Әйе лә, Мөҗәһит, нәкъ үзе!
... Мирхәйдәр бабасының йорты инде шактый кыйшайган булса да, аның бусагасыннан Мөҗәһит һаман элеккечә дәртләнеп, әсәренеп килеп керде. Күзләре, кичекмәстән, таныш эзләр, билгеле тамгалар эзләде. Болдыр сайгак лары һаман элеккечә шыгырдый, ишектән керүгә, уң якта шул ук агач эскәмия тора икән. Өстендәге яртылаш су тулы чиләк белән аның колагына элгән ка лай кружкага кадәр үзгәрешсез, гел элеккечә. Өй матчасындагы бишек боҗрасына асылган уникеле лампага да, әйтерсең, кул тимәгән. Әллә соң бу йорт бусагасын атлап чыгуга җиде ел узмаган да, ул аяусыз сугышлар, кан, үлем, яралану, госпитальләр — төштә генә булдымы?
Мирхәйдәр бабай элек тә күп сүзле кеше түгел иде. Гомер буе бергә чөкердәшкән карчыгын да җирләгәч, хәзер бөтенләй үз эченә бикләнгән. Оныгы белән күрешмәүгә җиде ел үтсә дә, ул өстәл артындагы чәй вакытында Мөҗәһит сорауларына әле йокымсырап, әле яртылаш кына җавап кайтарып утырды. Сизелеп тора, карт дөнья белән алыш-бирешен инде ныклап өзгән. Әллә шуны аңлаудан, әллә кыенсынудан Мөҗәһит бабасына Гөлзада турында бер сүз дә катмады. Чынаякларны әйләндереп каплагач кына, Мөҗәһит уры ныннан кузгалды. Озак торудан зәңгәрләнә башлаган тәрәзә пыялаларына карап, каешын, фуражкасын төзәткәләп киде. Ишек тарафына атлагач, ярым борылып бабасына эндәште.
— Авылны бер әйләнеп керәм әле. Калмыя буена төшәм. Бергә үскән иптәшләрне дә күрергә исәп. Исән кайтканнары да бардыр, мөгаен.
Бабасы нык көттереп кенә: «Бар. бар»,— диде. Бу аның урамга чыгуын хуплау идеме, әллә соравына җавап идеме — Мөҗәһит аңламады. Баш түбәсен нәкъ җиде ел элеккеге кебек ишек ниргәсенә орып, ул тышка атлады.
Үзгәргән Чиялек. Элек һәр йортны диярлек каплап торган дәү ябалдашлы тупыллар, ямь-яшел зирек, каен, өянкеләр сугыш елларында юкка чыккан. Белоруссия авылларын гына юк итмәгән икән бу сугыш, ерак тылдагы Чиялекләрне дә өтеп алган икән.
Гөлзадасы янына ашкынудан йөрәге атылып чыгардай булып уйнакласа да, сагынылган йорт каршына урам яклап килергә яхшысынмыйча, Мөҗәһит тыкрыкка атлады. Ялан буйлап сукмак озын, алда көткән кавышу рәхәтен сузарга мөмкинлек бар әле.
Сөекле Гөлзадасы бу минутта нишли икән? Көтәме ул Мөҗәһитне, әллә башкалар яры булганмы? Җиде ел буена Мөҗәһит аңа хат та салмады бит. Беренче атнасыннан ук сугыш эченә кереп китте дә, җиңү залплары яңгырамый торып, чыкмады. Кем белә, бәлки, Мөҗаһиттән өметен өзеп, Гөлзада үз язмышын башка берәү белән бәйләгәндер. Гел тормышка чыкмаган булса да, ничек каршылар әле ул Мөҗәһитне? Яшьлектәге теге тилелек өчен гафу итәрме?
Язмышның ничек ачы итеп мәсхәрәләвен кара инде син, ә? Кирәк бит, шул каһәр суккан кырык беренче елның 21 июнендә Мөҗәһит тилелек эшләп ташлады. Яшьләр Калмыя буендагы өянке янына җыелган ул кичтә кызлар арасында Гөлзада юк иде. Гөлзаданың үзенә ике су тамчысы кебек охшаган сеңелесе Гөлҗиһан. Мөҗаһитнең боек йөзен күреп, үзе килде. «Әткәй белән күрше районга сыер сатарга киттеләр, иртәгә базар көне бит»,— дип, сәбәбен шунда ук аңлатты. Моны ишеткәч, Мөҗәһиткә кичке уеннан кайтып кына китәргә кирәккән, югыйсә. Ә ул нишләптер торып калды. Ут борчасы кебек хәрәкәтчән, һәр тарафта өлгер булган өчен яшьләр арасында «Чытлы» кушаматы алган Хәлимәнең чакыруларына түзмичә, тора бара уеннарга, биюләргә катнашып китте. Чытлы Хәлимәнең үз каршында бөтерелүен күрү аңлашылмас канәгатьләнү, хәтта кәпрәю хисләре китерде аңа. Яшьлек тилелеге үзенекен итте, шаштырды бугай. Муенчак белән бәйләнгән бозау төсле, Мөҗәһит ул кичтә Хәлимәне озата ук китте. «Бер кичкә ни булган, Гөлзада белмәс әле»,— дип. үзен юаткан иде. Тик базардан кайтып төшкән таңда ук Гөлзада сеңелесеннән ишеткән ул хәлне. Ә көндезен инде авыл өстенә «сугыш» дигән кара болыт таралган иде. Шул кичтә үк хәрби коммисариатка юл алган Мөҗәһитне озатырга Гөлзада килмәде. Мөҗәһит кат-кат сеңелесе Гөлҗиһан аша да дәштереп карады, тыңламады Гөлзада. Күрәсең, үпкәләү- 98
сызлануы җитди иде. Чөнки канышырга исәп тотып йөргән чаклары. Гөлза- даныкыларның туй хәстәрен күрә башлаган көннәре иде бит. Өстәвенә Гөлзада соңгы вакытта серле рәвештә һаман бер үк сүзләрне кабатлап йөрде:
— Бер яңалык әйтәсем бар әле сиңа... бар әле.
Их, яшьлек, тилелек диген! Терсәк якын да бит, тешләп булмый.
Тукта, ул кадәр җебеп төшмә әле, капитан' Ничәмә-ничә айлар, еллар Белоруссиянең салкын урманнарында, саэлыкларында ятуың, окопларда җәфалануың белән син соң шушында калдырып киткән сөеклеңнең назлы каршылавына, кайнар кочагына лаек түгелмени? Коелган каның, алган яраларың, егерме җиде яшьтә яртылаш чаларган чәчең, күкрәк тулы орденнарың белән яуладың түгелме соң син ул хокукны? Син бит аның азатлыгы өчен, аны яклап, аны сагынып сугыштың. Кыюрак атла?
Мөҗәһит Гөлзадалар йортына бакча яклап якынлашты. Менә ул таныш тыкрык, сагынылган сукмак. Шулар аша Гөлзадасын күпме озатты да. күпме каршылады ул? Мөҗәһит шушы тыкрык башына килдеме, күңеле сизгән төсле, Гөлзада һәрчак, елмаеп, каршы чыга, үзе оялудан яулык башын ирен нәренә тидереп, узып китешли генә пышылдый иде:
— Әти әни күргәнче, әйдә, тизрәк бакча артына!
Их, хәзер дә шулай капкадан Гөлзада йөгереп чыксын да үзе белән дәшсен иде!
Менә бәбкә үләне белән капланган таныш ишегалды. Әнә, Гөлзада атлап килгән тар сукмаклар.
Болдыр ишеге шыгырдап ачылуга, Мөҗәһит сискәнеп китте. Язмыш! Хәтфә үлән өстеннән, йөгереп, келәткә таба баручы бу таныш кыз еллар буена төшләргә кереп юксындырган Гөлзада түгелме соң?
— Гөлзада! — дип кычкыруын Мөҗәһит сизми дә калды. Аягы авырт канны да тоймыйча, ул атлый йөгерә капкага юнәлде. Кыз. җансыз сындай, селкенмичә, аны ихата уртасында көтә иде.
— Гөлзада. Гөлзадам!
Мөҗәһит аягына эләгеп, ниндидер тагарак һәм бүкәннәр чирәмдә тәгәрәшеп калды. Аларны шәйләп тормастан, Мөҗәһит йөгереп килешкә кызны кочагына алырга теләде. Тик ни өчен артына чигенә ул? Ни өчен аның йөзе һәм күз карашлары шул хәтле куркулы?
— Танымыйсыңмы әллә. Гөлзадам? Бу мин бит, мин исән!
Кызның кулларын күкрәгенә кыскан килеш һаман саен артка чигенүен күреп, Мөҗәһит тә тукталырга мәҗбүр булды. Аптырау һәм сагыну тулы карашлар белән кызга текәлде. Нәрсә булган, нинди үзгәреш бар бу йөздә? Шул ук дулкынланып, иңнәргә таралган коңгырт чәчләр, элеккечә урталары чокырланып торган бит алмалары Тик бу кашлар, бу карашлар нишләп болай сәер? Әллә Гөлзада инде башканың ярымы?
Мөҗәһит үзгәрешне аңларга өлгергәнче, кыз үзе телгә килде:
— Сез ялгыштыгыз, Мөҗәһит абый. Мин Гөлзада түгел, Гөлҗиһан.
Мөҗәһит шунда гына кылт итеп Гөлҗиһанны искә төшерде, югалып калды.
— Ә Гөлзада кайда. Гөлзада? дип ашыгып сорады ул.
Гөлҗиһан Йөзендәге курку һәм аптырау төсмерләре үзгәрмәгән иде әле. Шулай да ул үзен кулга илып, уйчан төскә кереп җавап бирде.
— Гөлзада апа юк инде, аны эзләмәгез
— Ничек юк? Ул кайда?
Мөҗаһитнең сораулары капылт, кисәк килеп чыкса да, күрәсең, кыз аларга әзер иде. Ул, алъяпкычын кулларында угалап, аз гына сүзсез торды Мөҗәһит аша үрелеп, йорт болдырына күз ташлады. Аннан, кисәк борылып, Мөҗәһиткә дәште:
— Әйдәгез, минем әрггаи. Мөҗәһит абый. Бакча артында мин сезгә барын да аңлатырмын.
Мөҗәһит ихтыярсыз рәвештә аңа иярде. Ян капка аша тыкрыкка чыгып, алар яланлыкка атладылар. Баш капкачына нидер дыңгычлап тутырылган төсле, бернәрсә уйлый алмыйча, аягына акрын басып. Мөҗәһит арттан сөй рәлде.
Бакча артында тезелешеп яткан бүкәннәрнең берсенә утыргач, сүзне Гөлҗиһан башлады.
— Сез дә утырыгыз, Мөҗәһит абый Сизеп торам, аягыгыз авырта.
Мөҗәһит бүкәннәр өстенә урнашуга. Гөлҗиһанның йөзе караңгыланып китте.
- Сез Голзпда апаны эзләп килгәнсез инде. Мөҗәһит абый, әйеме?
Ләкин бик соң искә төшергәнсез түгелме соң? Сез китүгә инде җиде ел үтте бит. Үзегез турында иртәрәк белгертергә мөмкин түгел идемени?
— Мин бит сугышның беренче аеннан алып партизаннар отрядында...— дип. Мөҗәһит авыз гына ачкан иде дә. Гөлҗиһан кул селтәп туктатты:
— Ә күпме көтте ул сездән хатларны, күпме тилмереп йөрде? Дүрт ел эчендә кайсы төнен генә ул сезне телгә алмыйча үткәрде икән дә, кайсы көнне хат ташучыны көтми калды икән? Шул дүрт ел эчендә нинди әкият ләр генә сөйләп бетермәде ул үзенең...
Гөлҗиһан, тотлыгып, ярты юлда туктап калды. Мөҗәһитнең, нидер әйтергә теләп, авыз ачуы аны тагын да ярсытты гына, күрәсең. Ул, әле елаудан кырыслануга, әле усаллыктан кабат елауга күчеп, сөйләвен дәвам иттерде:
— Ә хәзер кайткансыз менә. Исәнсез, сагынгансыз, имеш. Тик сезнең кайту хәзер кемгә кирәк? Гөлзада апа үзе инде юк бит. Әйе, юк. Өч ел инде аны югалтканга. Барып еларга кабере дә юк мескенемнең.
Мөҗәһит капылт урыныннан сикереп торды. Авыр ыңгырашып, маңгаена ябышты, җиргә тезләнде. Канлы сугыш кырларында явыз үлемнәрне күп күрде ул, күп кичерде. Әмма монысы...
Гөлҗиһан Мөҗәһит сызлануларын көтеп җиткерә алмады, елый-елый, тагын сөйләп китте.
— Язгы боз асларына кереп харап булды, җаныкаем. Аны трактор белән Аю урманыннан агач алырга җибәргәннәр иде. Кайткан юлда Ык өстен дә тракторы белән боз астына төшеп югалды. Тракторын да агачларын да алдылар соңыннан. Ә апаның, мескен, гәүдәсен дә тапмадылар. Бар иде, юк булды кеше. Кабере дә калмады. Ярый әле үзеннән... Хәер, сезгә ул ник кирәк? Сез исән, шул җиткән. Апа. мескен, көтеп җиткерә алмады. Ә ничек көткән иде ул, ничек көткән иде’ Кем белә, бәлки, апа шул сездән өметен өзгәнгә боз асларыннан чыкмый калгандыр.
Мөҗәһит Гөлҗиһанның сүзләрен ишетте дә. ишетмәде дә. Сугышта тагын бер авыр контузия алгандай, ул, җиргә тезләнеп, хәрәкәтсез утырды. Гөлҗиһанның тавышы әле якынайды, әле ерагайды. Мөҗәһитнең тамагына төер дә утырмады, күзләренә яшь тә килмәде. Күңеле катып калды. Әмма эчтә, нәкъ күкрәк турысында, ниндидер көч, бик тилереп, кисәкләргә телә, талый, газаплый, өзгәли иде аны.
Гөлҗиһанның соңгы сүзләре аңа томан аша гына ишетелде:
— Сөйләдем, белдегез, Мөҗәһит абый, инде китсәм дә ярый. Ләкин ялварып сорыйм сездән, китегез авылдан. Тизрәк китегез! Зинһарлар өчен тизрәк!
Гөлҗиһан китте. Мөҗәһит исерек кеше төсле, әвеш-тәвеш килеп, Калмыя буена төште дә, яшьләр кичке уенга җыела торган өянке төбен табып, үләнгә капланды...
Икенче таңда, Колмагыр тавы артыннан кояш калыкканда гына, аягына күтәрелде ул. Күтәрелде дә, кыйнап ташланган кешедәй авыр атлап, Мирхәйдәр карт йортына кайтты. Авылда инде һичбер гаме юк, аның өчен күктә кояш сүнгән иде.
Мирхәйдәр карт, оныгының юл капчыгын җыйный башлавын күреп, әллә ни гаҗәпләнмәде.
— Китәргә ниятләдең, димәк, улым? — дип элеккечә салмак эндәште.
— Әйе, бабай, китәм.
— Кирәкле бер кешеңне дә тапмадыңмы?
— Тапмадым.
— Шулай микән?..
Бабасының соңгы соравы сәер булып ишетелсә дә, Мөҗәһит аны аңламый калды. Бу минутта ул аягүрә басып, фуражкасын киеп азаплана иде. Әмма бабасының алдагы сүзләре аны урынында тораташтай итте:
— Ә улыңны нишләтәсең? Ул синең белән китәме?
Мөҗәһит, акрын чүгеп, ишек катындагы эскәмиягә иңде.
— Нинди... улым? — диде ул, ниһаять, тик бераздан гына һәм нык сакауланып.
Бабасының җавабы каты, усал чыкты.
— Үзең белмисең дәмени? Ә Гөлзададан туган улыңны нишләтәсең? Тормышка да чыкмаган, гөнаһсыз Гөлҗиһан синең балаң белән тагын күпме чиләнергә тиеш?
Хәбәр Мөҗәһитне корт чаккандай итте. Кинәт колагында айлы кичләрдә Гөлзада пышылдаган серле сүзләр кабат яңгырады.
«Бер яңалык әйтәсем бар әле сиңа... бар әле».
Гөлзадәның яшерен сере шул булды микәнни? Димәк, шул. Аның улы бар!
Мөҗәһит, үз бәхетенә үзе ышанмыйча, йөзен күтәреп, тагын бабасына дәште.
— Минем улым бармыни, бабай?
— Бар, улым, бар,— дип бабасы баш изәгәндә, Мөҗәһит инде урамда иде...
Бәйгедән кайткан ат кебек авыр мышнап, Гөлҗиһаннар ихатасына килеп җиткәндә, Мөҗәһит, мичкә кыршавын тәгәрәтеп, үзенә каршы килгән алты- җиде яшьләрдәге малай белән бәрелешә язды. Каршында әллә кайдан гына килеп чыккан хәрби киемдәге кешене күреп, малай туктап калды. Кул аркасы белән әле борынын, әле төбе тезенә җиткән трусигын тарткалады. Мөҗәһит, килеп, аның каршына чүгәләде, чәчләрен тузгытып шаярткан булды. Дулкынланып торган коңгырт чәчләр, почык борын, таныш күзләр. Әллә соң шул инде?
- Исемең ничек, егет? — дип, Мөҗәһит елмаеп эндәште.
Дустанә мөгамәлә малай күңеленә хуш килде ахры, ул авызын ерып җибәрде.
— Мин җегет түгел лә, малай гына.
— Нинди малай ди инде син? Валлаһи, егет. Кара син бу беләкләрне. Мөҗаһитнең, шаяртып, куллар кыскалавы малайны тәмам батырайтты.
Ә мин беләм, абый, син командир.— Ул Мөҗәһитнең погонындагы йолдызларны боргаларга ук кереште.— Минем дә әти командир. Тик ул әле сугышта.
— Сугыш бетте бит инде, туганкай.
- Юк әле, абый, бутама. Минем әти кайтмады, шулай булгач, сугыш та бетмәгән. Менә ул кайтты исә, сугыш бетә. Ә син аны сугышта күрмәдеңме?
Моҗәһит үз авызыннан атылып чыккан сорауны шәйләми дә калды. Ә исеме ничек аның?
— Мө җә һит,— дип, малайның тырышып тырышып үз исемен ваткала- вын ишетүгә, Мөҗәһит тыела алмады. Ярсып, малайны кочагына кысты, онытылып шашып үбәргә тотынды. Үзе үбә, ә үзе күз алдын томалаган ачы яшьләр аша берни күрми иде. Мөҗәһитнең аңа: «Улым, улым, мин синең әтиең»,— дип эндәшәсе килде, теле әйләнмәде. Улының муенын, яңакларын күз яшьләренә чылата чылата, һаман үпте, һаман үпте
Кинәт улын аның кочагыннан суырып алдылар. Баш очында гына Гөлҗиһанның елау катыш ачулы тавышы ишетелде.
— Апам серен җиткергәннәр, димәк. Ләкин өметләнмә, мин Мирза нурны бирмим. Мөҗәһит абый. Гөлзада апаның бөтен хатирәсе шушы. Бир мим, бел шуны. Кит лутчы авылдан. Телгәләмә сабый йөрәген.
Гөлҗиһан җитәкләгән килеш артына борылып карый карый атлаган малайны Моҗәһит җиргә тезләнгән көенчә озатып калды...
Кичкә таба инде ныклы карарга килеп, тагын таныш ихатага кергәч, әйтерсең лә, Мөҗәһит утка пеште. Ихатада һичбер хәрәкәт юк, болдыр келәсе бөтенләй йозакта иде. «Әллә мин килүдән куркып, Гөлҗиһан Мирзанур белән авылдан ук чыгып качканмы?» — дигән уй Мөҗаһитне янә өтеп алды. Манма тиргә батып ул авыл урамнарын әйләнде, кабат йортка кайтты. Ишектә һаман йозак күргәч, ярсып, елга буена йөгерде. Калмыя буендагы ташлык ягыннан ниндидер авазлар ишетелгәндәй тоелгач, шунда таба йөгерде. Кичке эңгер меңгер аша су өстендә томанлы шәүләләр пәйда булды. Елга уртасында, комлыкка батып, кул арбасы туктап калган. Арбага биек итеп төялгән коры сары өстендә ботакларга нык тотынып Мирзанур утыра. Ә итәк ләрен ботларына кадәр сызганган Гөлҗиһан арба тәртәләре арасына кереп баскан да бар куәтенә аны әле артка этә, әле алга сөйри. Сөйри, тик арбаны комнан чыгара алмый.
Яр өстендә ни эшләргә белми югалып калган Мөҗаһитне күреп. Гөлҗиһан түзмичә, авыр ыңгырашып, аңа эндәште:
Ярдәм ит инде, Мөҗәһит. Берүземә генә дөнья көтүләр, ай, авыр бит.