СӨЮНЕҢ СЫНАУЛАРЫ БАР
улыма калам алып, уйланып-дулкынланып, кайчак хисләр давылыннан «ышыкланырга» мәҗбүр була-була, бирелеп йотылып укыдым мин бу лирик әсәрне — «Болын» повестен.
Без әдәбиятны сүз сәнгате дибез һәм аның беренчел зарур элементы да тел дибез. Фәүзия Бәйрәмованың «Болын» әсәре турындагы фикерләрне дә нәкъ менә шул зарур элементның үзенчәлекләреннән башлап китәсе килә.
Махсус сайлап түгел, балаларча күземне йомдым да бармагымны «Болын» повестеның бер битенә терттем. Укыйм: «Мин, куркынып, күзләремне йомам, ләкин зиһенем инде уянган, җаным, почмакка поскан кош баласыдай, бу ак халатлы кеше янында куркып дерелди, бәргәләнә иде». Яки менә башка озек: «Ялкын күпме генә бәр гәләнмосен, ташка ут капмаячак, каралып, бәгырендә эзе калса да. таш стенага ут капмаячак иде! Ялкын гына, үз эссесеннән үзе коеп, хәлсезләнеп, бер-ике сулкыл дар да, сүнеп, аның аяк астына егылыр...»
Әсәрдә без Кеше дигән боек җан иясенең тел һәм сүз ярдәмендә галәмәт кат лаулы, үтә нечкә импульсив физиологик һәм рухи хәрәкәтләрне дә гүзәл тере карти нага, фәлсәфи фикер образларга әверелдерә алуына сокланабыз. «Койнең. кылдан нечкәреп, җаннарда чыңлаган, өзеләм оэеләм дип. бәгыремдә бәргәләнгән бер миз гелендә мин түзә алмыйм — салкын пианино клавишаларына капланам да үксеп елап җибәрәм. Бу - үзе бер көй. Бу — үзе бер моң. Бу — үзеңә килгән мәхәббәтне, бәхет не тоеп елау. Бу — сагыну...»
Миңа Фәүзия Бәйрәмова ниндидер бер универсаль музыка коралында бик то якты, салмак моңлы да, кинәт дәртле, давыллы өермәле дә, хәсрәтле сагышлы да. өметле дә лирик драматик симфоник поэма башкарадыр кебек тоела Ләкин тосле музы ка бу, сурәтле музыка бу! Әлеге могҗизалы универсаль уен коралының исеме тел!
Яки миңа Бәйрәмова әдәби киергедә бик тә асыл затлы шәлъяулык чигәдер сыман. Шактый кара караңгы фонда мин чуар чәчәкле болынны да, кышларда бу болынның «ап ак күңелен» ачып, «җил малаена дулкын дулкын, дулкын дулкын истә лек» көртләр калдырырга «тулы ирек биргәнен» дә. гел «гөжләп торган кебек урман ның» куерып үскән абагаларын, пәрәвезләрен, «дуамал агым» белән аккан елганы да һ. б. реаль картиналарның, предмет детальләрнең җете ачык сурәтләрен күрәм, исләрен тоям, һәм иң сөендергәне — бу әдәби шәльяулыкка Бәйрәмова фәрештәдәй шәфкатьле, акыллы зирәк, «бала гәүдәле, ап-ак чәчле, ап ак җанлы» Рәйханә әбинең җемелдәп торган күркәм, җанлы портретын чикте. Көмеш сәйләннәр белән бизи бизи чикте! Бу шәльяулыктан авторның авыл көнкүреше, бала тәрбиясе, вакыт гомер ләр агышы турында хак зирәк сүзләрен, образлы гыйбарәләрен дә укый алдым мин Бу җете, зьтлы чигешне бизәр өчен, автор табигый төсләрне, нурлы җеп. чын сай ләннәрне каян алды? Ул тылсымлы, бай йомгакның исеме тел!
Автор сурәт-бизәкләрне, кичерешләрне, фикерләрне баета, көчәйтә бару өчен пульслы ритмда, сүзләрне, идиомаларны яки бәйлек, теркәгечләрне, хәтта «блок текст»ларны кабатлау алымы белән яза. образлы рефреннарны еш, кыю куллана һәм бу стиль әсәрне бик тә эмоциональ иткән. «Ә мин тотам да._ ә мин тотам да «Тәф тиләүте уйный башлыйм... сизелер-сиэелмәс сулкылдап яткан хисләрне ычкындырыр га иде бәйдән... Тугарылсыннар иде. җүләрләнсеннәр иде...
Хәзер мин чыгам да...
Юк, башта киенәм. Нык итеп, җылы итеп. Хәзер мин чыгам да.
Анда минем тиле балачагым, анда - минем кыргый үсмерчагым, анда минем сәер яшьлегем •
Күрәсез, автор еш кына кыска җөмләләр белән яза. Ләкин бу кыскалык хикәя ләүгә аз гына да хилафлык китерми, киресенчә. . «Мин инде кичке уеннарга чыкмый башладым Капланам да ятам, капланам да ятам Әби уфылдап йөри. йөри, өйгә бер керә, бер чыга. Дәшми. Сорашмый»
К
Әсәрдә монолог-диалоглар төрле структив рәвештә, халыкчан бай, табигый, укыр га җайлы синтаксик чаралар белән баетылган. Диалоглар кыска, күп очракта самими, ихлас. Мин персонажлар теленнән аларның яшен, настроениесен, кыскасы, кемлеген бик тиз шәйләп-белеп алам.
«— Болынга да барырлык түгелме?
— Ю-ук! Кая ул! Анда бөтенләй котырган буран. Әйтәм бит, үрмәләп диярлек килдем».
Чын-чыннан, повестьның теле соклангыч, укучы хисләрен-уйларын дөрләткән беренчел учагы, җиле дә телдәдер әсәрнең! Безнең әдәбиятка Фәүзия Бәйрәмова дигән талантлы сүз рәссамы килә. Ак юл телик, иҗади еллар телик аңа!
Инде хәзер, әйдәгез, шул сәнгатьле лирик телнең әсәрдә нинди максат-идеягө хезмәт итүен белергә тырышыйк. Повестьның фабуласы гади, сюжеты — бер сукмак лы. Дөрес, башта повестьның әдәби увертюрасы безне ниндидер «шомлы болытлар, ап-ак томаннар эченә ташлап», ниндидер упкын читләрендә йөртеп адаштыра, сагай та. Әдәби «мин»нең хыял, хис, фикерләре шактый буталчык. Гади укучы өчен бигрәк тә. Биредә реаль болын да. «гомер болыны» да, «кочагын җәеп, минем каршыма йөгерер кеше» — өмет, идеалны эзләү дә, чарасызлык, упкын-үлем дә бар сыман. Кыскасы, чамасыз символик өермә...
«Аннан, җүләр, диләр дә китеп баралар. Ә мин бит җүләр түгел, мин бары тик башкаларга охшамаган гына. Ә нигә кеше кешегә охшарга тиеш соң әле?» Бер реаль эзгә төшәбез бугай. Тик, кызганыч, бу җөмләләр, мин теләсәм теләмәсәм дә. шул мизгелдә үк икенче бер охшашлыкны — хәтеремдә Шәриф Хөсәеновнең «Зөбәйдә — адәм баласы»н калкыталар. «Җүләр дә җүләр» дип, гаиләдә Зөбәйдәнең дә теңкәсенә тияләр ләбаса. Бәлки язмышлары охшаштыр, холкы табигатьләре? Бер үк буын, бер үк кала вәкилләре бугай әле. Зөбәйдә безгә күптән таныш, ә менә бу Алсу атлы кыз ниндирәк? Алсу? Бу исемне әйтүгә Һади Такташның:
Салкын карга басып, Алсу килә.
Үзе көлә,
үзе сөйкемле,
үзе усал.
үзе болай бер дә
усал түгел кебек шикелле...
— дигән, гомерлек булып хәтергә сеңгән шигъри юллары яңгырап куйды да, «җир не, бүгенгене, һәрнәрсәне өзелеп сөюче» Алсуның классик нурлы образы балкып алды. Атаклы шагыйрьнең, мөгаен, шушы гүзәл образын якын иткәнгәдер дә хәзер безнең халыкта Алсу исемле хатын кызлар галәмәт күп. Фәүзия Бәйрәмова да моны истә тоткандырмы — белмим. Ләкин халык хәтерендә Такташ Алсуының гомер тере портреты саклануын белә торып, икенче бер Алсуның образын гәүдәләндерергә җөрьәт итүе — шактый хәтәр җаваплылык, тәвәккәллек бит!
Буласы булган, буявы сеңгән икән инде — Бәйрәмованың Алсуы ниндирәк шәхес соң әле?
... Алсу атлы бу кыз бала шәһәрдә туып үскән. Ләкин һәр җөйне авылга, әбисенә кунакка кайта ул. «Ул кайтуларны мин әкият дөньясы кебек итеп көтеп ала идем»,— ди кызый. «Әгәр җәйләрен авылга кайтмасам, мин акылдан шашар идем. Җәй ләрен эссе асфальт урамнарда бәрелеп-сугылып йөргән яшьтәшләремне кызганам. Аларның балачаклары бөтенләй юктыр кебек. Балачакка дип бирелгән еллар бар, ә балачаклары юк...» Әлбәттә, яшүсмер кызыйга автор көчләп әйттергән, авылны шәһәргә бик тә капма-каршы куйган катгый наив фикерләр генә болар, әдәби фокуста көчәй телгән максимализм! Ләкин, бигайбә, әлегә яшьлек чикләнгәнлеген, кайнарлыгын гафу итеп, яшүсмернең хәятеннән риясыз матурлыкны, сафлыкны күбрәк эзлик.
Алсу өчен «авыл ул могҗиза иде! Ул әкият иде. Ул моң иде».
Алсу яшүсмер, «авылга кайтуына, аякларыннан кыйммәтле шәһәр туфлиларын салып ташлый да болынга йөгерә. Беркемнән курыкмыйча, оялмыйча, әдәп-кагый- дәләрнең дөньяда барлыгын да онытып (ай-һай?), тилереп, кыргыйланып, болынга йөгерә». Аның чәчәкле болынны бик яратуы да, хисле кыз, зирәк, күзәтүчән булуы да безне ышандыра. «Кара инде, болында җир җәй көнендә дә салкын була икән бит, куе үлән арасына кояш нуры төшеп җитми микәнни?» Әлегә, беренче карашка, бу яшүсмер кыз самими да, хыялый да. Ул чәчәкләрне өзми, чөнки — «өзгәч, алар шунда ук шиңәләр, ямьсезләнәләр». Әлегә аңа «гел шулай җәй булыр кебек, гел шулай болын булыр, чәчәкләр булыр кебек...»
Ләкин изге, бөек даһи Табигатьнең мәңгелек үз законнары, мәңге тере катгый- камил боҗрасы — диалектикасы бар шул. Кеше заты бу мәңгелек хәрәкәтне, матдә- организмнарның тере боҗра чылбырларын, дәү дөньяның ихтыяҗларын, кырыкмаса-
кырык мәшәкатьле илнең-көннең таләпләрен күптән белеп яши. Вакыты җиткәч, «кы шып малларны ач тотмас өчен, сыерлар күп итеп сөт каймак бирсен өчен», авыл халкы әлеге чәчәкле болынны печәнгә чаба. Әлбәттә, «кыш буенча мәктәп белән үзе яшәгән йорт арасыннан башка дөнья күрмәгән» Алсу яшүсмер җанында бу «усаллык» — кыңгырау чәчәкләрен печәнгә чабучы, «ак каенкай, мескен каенкайны утынга» кисүче, гомумән, «матурлыкка битараф» булып, «табигатьтәге һәр нәрсәне файдалы-файда сызга бүлеп кенә кабул итүче» авыл кешеләренә карата нәфрәт, протест, рәнҗү, әрнү өзгәләнү хисләрен дөрләтә, йөгергән сукмакларына яшьләрен койдыра. Яшүсмер шәһәр кызының бу наив самими рухи драмасына да без елмаю катыш ышанабыз. Әнә бит ул. өченче җәйдә үк үзе дә чәчәкле болынның печәнгә чабылырга тиешлегенә инанып тынычланды ич. Тормыш — илаһи табиб шул. Кызыйның аң тойгылар эволюциясен автор күрми узмады.
Вашта шулай, болын да болын дип, әбисенең «йөрәгенә төшкән» кызый, инде «урман дип саташа» башлый. Бу сәер кызыйның, нигәдер, һаман да урманда адашасы килә. Ләкин «йөри торгач, барыбер урман кырыена килеп чыгасын белә» үзе. «Мондагы урманнар да кечкенә бит. Аларның кеше аягы басмаган урыннары юктыр инде. Әнә бит күпме сукмак, ат, машина, көпчәк эзе. Ә мин аларның берсеннән дә бармыйм. Чәчләремне куаклардан йолкыта-йолкыта, битләремне тырнатып канатып, кеше йөрмәгән җирләрдән, үҗәтләнеп, үземә юл салам. •
Әнә шулай, «үҗәтләнеп, үзенә юл» салырга, шуның белән үзенең «мнн»леген расларга, әлегә үзе дә тәгаен белмәгән ниндидер идеал-йолдызын табарга тырышкан кызыйның бу кыланыш гамәлләре дә безне ышандыра, мавыктыра, еракта калган яшүсмер елларыбызны искә төшереп, сагыну моң катыш куандыра. Автор бу урын да да үз персонажы — яшүсмернең рухи физик эзләнү процессын тормышчан тасвирлый, психологик логикада хата юк, әдәби текст реаль матур бизәк буяулар, зирәк күзәтү-фикерлор, символик мәгънәләр белән тулы.
Көннәрдән бер көнне:
• — Әй син!
Кайсы куак шулай эндәште миңа? Мин инде чытырманлыкта басып торам, яшь каплаган күзләрем берни күрми...
— Сиңа әйтәм! Нишләп чәбәләнәсең анда баядан бирле?
Чуалып, күземә төшкән чәчләремне бер селтәнү белән артка алып ташлыйм, атылып, куаклар арасыннан чыгам. Каршымда — бер малай. Авыл малаена охшаган.
— Тропинка салам.
— Нәрсәгә кирәк ул сиңа тропинка? Менә бит сукмак яныңда гына.
— Вулса ни! Ул бит — синең сукмак. Ә минем — үземнеке.
— Урманда һәркем үзенә юл салмый инде. Әллә җүләрме соң син?
— Әйе шул, җүләр, җүләр! Ә сиңа барыбер түгелмени?
— Түгел шул. Син бит анда куакларны сындырасың. Әнә күпме чәчәкне таптагансың инде.
Урманда кинәт бөтен кошлар берьюлы сайрый башлады...»
Җан хәрәкәт, реаль матурлык, интонацияләрнең табигыйлеге белән балкып торган бу вакыйга очрашуны минем кат-кат укыйсым килә. Безнең сәер Алсуыбыз «кап кара чәчле, кап кара күзле, сызып куйган кебек матур кара кашлы» үз яшьтәше Алмаз белән беренче тапкыр менә шулай очрашты. Сүзләреннән сизгәнсездер: күрше авыл малае Алмаз, безнең героинябызга караганда, табигатьне мәгънәлерәк ярата, кадерли төшә икән бит! һәм ул акылы холкы белән дә Алсудан өстенрәк, ягымлырак.
Шул очрашудан соң, Алсу кызкаебызның күңелендә «әллә нинди сәер тойгы... утлы очкын булып кабынды — гел иртәгә бәйрәм булыр кебек...»
• Утлы очкын» кочәя-дөрли бара Иртәләр кичләр, бар әйләнә-тирә яңа тос-нурлар белән балкый башлый, элегрәк ул аңламаган да. яратмаган да җыр-такмакларга яңа мәгънә, өмет, сагыну моң иңә... Бар илаһи сөенеч шатлыклары, татлы ләззәтле хыяллары, шик шөбһәләре, газап-михнотләре белән беренче мәхәббәт кило. Үсмерләрнең беренче мәхәббәте!
«Мең йолдыз! Сез күрдегезме җирдә дә бер йолдыз кабынганны? Аның исеме мәхәббәт икәнен, ул безнең мәхәббәт, безнең өчен бердәнбер булган, кешелек тарафын нан беренче мәхәббәт дигән сагышлы һәм якты исем бирелгән мәхәббәт кабынганын күрдеңме син. мең йолдызлы күк?!»
«Болын» повестенда сурәтләнгән Алсу белән Алмаз мәхәббәте бары тмх бу ике шәхескә генә хас сыйфат төсләр, хис тойгылар, ачыш табышлар, ялгышу, югалту, сагышлар белән үзенчәлекле. Фәүзия Бәйрәмованың үз әдәби фокусы, зәвыгы, алым стиле, нәфис буяулары, этюд-картиналпры бар.
Әмма кешелек дөньясы сынаган раслаган, халыклар иҗаты, әдипләр каләме һәрдаим искортоп-кисотеп торган мәңгелек бер катгый канун яши җирдә сөюнең сынау лары бар!
Мәхәббәтнең бардыр сират күперләре, һәр бәндәңә насыйп булмас үтүләре...
Шушы хакыйкатьне раслагандай, Алсу белән Алмаз мәхәббәте дә, еллар күперен дә сынау үтә алмыйча, сүрелә дә сүнә...
Ике яшь йорәкнең кушыла алмавына кем гаепле, нинди шартлар, кыенлыклар сәбәп булды?..
Без «Болын» повестендагы Алсуның Ш. Хесәенов драмасындагы Зөбәйдәгә мәгълүм охшашлыгы, бу ике кызыйның да балалыктан олылыкка күчү чорында, үз шәхес ләрен раслар өчен, «аяусыз көрәшүләре», ә өлкәннәрнең, шул табигый зарур булган катлаулы эволюцияне дөрес аңламыйча, аларга һәрдаим, «җүләр дә җүләр» дип, тупас мөһер сугулары хакында әйтеп уздык.
Юк, Зөбәйдә — бер дә җүләр түгел, киресенчә! Ш. Хөсәенов зур осталык белән күренештән күренешкә Зөбәйдәнең галәмәт тере портретын, рухын ача бара. Зөбәйдә — адәм баласы, ул кешеләрсез сулый да алмый. Иорт-урам шау-шуларына, аяз күккә, як ты кояшка аның тәрәзәсе һәрчак ачык, ә күңеле-җаны белән ул бар мохит-даирәгө нур-чаткы чәчрәтеп үсә.
«Мин бу авылда да япа-ялгыз...» Алсу авылның кешеләрен түгел, табигатен генә, анысын да үзенә кирәк дәрәҗәдә генә ярата икән бит. Шәһәрдә, мәктәбендә дә Алсу — ялгызак, аны «беркем яратмый. Кичәләрдә биергә дә чакырмыйлар. Үземә ишетелерлек итеп: «Круглая отличница»,— диләр, артымда: «Круглая дура»,—дип хихылдашалар. Ә миңа барыбер. Миңа шулкадәр барыбер — мин, аларны яратмаган кебек, аларга нәфрәтләнә дә алмыйм. Минем җаным, чабылган чәчәкләрне кызганып еларлык нечкә, үкереп аккан суларга сикерә алырлык көчле җаным — бу салкын дөньядан, бу кешеләрдән мең кат стена артында, мең кат стена артында!»
Дөрес, берара, мәхәббәтнең «бәхетле җүләр» чагында, бу кызый күңелендә кеше ләргә мәхәббәт чаткысы елтырап ала. Ләкин бу чаткы тар-йомык күңелдә тиз сүнә, аның җаны һаман тормышка, кешеләргә битарафлык, рәнҗү, сагыш белән тулы.
Бу кызый менә ничегрәк фикер итә: «Мин үземдә, белемем ^рта барган саен, хиснең, хыялның, мәхәббәтнең һаман арткарак чигенгәнен тоям...
Миңа уналты яшь. Мин үземдә зирәк аксакаллар акылы сизәм. Ә хис — юк». Нәкъ менә шундый халәтен сизеп-белеп алгач та без. повестьның унбиш-уналты битен укуга, бу кызыйның Алмазны тиң күрмәячәгенә, аларның кушыла алмавына ышанабыз. Чөнки чыннан да алар «икесе — ике дөнья кешеләре». Чөнки эгоист романтик бу кызыйның әлегә дөньяда үз мәнфәгать-ихтыяҗлары гына бар. Хәтта ул мәхәббәттә дә «алласы урынына күреп» үзенә табынучыны эзли. Ә «җир малае» Алмаз исә безнең Алсуыбыз «фанатикларча инану белән идеалга әйләндергән бөек» җан түгел, ул ар тык гади, гадәти. Шулай итеп, мәхәббәтнең тәмам сүрелеп-сүнүенә сылтау да табылды. Алсу яраткан чәчәкле болынны Алмаз сөреп аткан!
• Болынны сөрү кирәкме, кирәкмиме, дөресме, дөрес түгелме — бу турыда әсәрдә берни дә әйтелми» — дигән фикерләр булды безнең матбугатта. Ә бит повестьта бу мәсьәләгә карата авторның фикерләре ачык. Авыл халкы исеменнән Рәйханә әби теле белән әйттерә ул хөкемен:
«— Үзебезнең авылдан берәү дә риза булмады. Прсидәтелнең аякларына тезләнеп ялвардылар, кагылма болынга дип. Ай-ваена карамады халыкның...» Халык, әнә, карышып та караган, ул болынның печәнен чабарга да төшмәгән икән. «Үзе- безнекеләр риза булмагач. Сарылыдан килеп сукаладылар... Алмаз сукалап китте болыныбызны. Су эчәргә дип кергән иде, бирмәдем, суым юк. дидем, йөзенә күтәрелеп карыйсым килмәде, йөзенә...»
Беренче мәхәббәт «күпере» әнә шулай «дөбердәп җимерелеп ишелеп төшкән»нән соң, күңелебез белән теләмәсәк тә, Алсуның дуамал холкын белгәнгә, безнең уйлар инде, әсәрдәге вакыйгалардан узып, кызның язмышын алдан фараз итә башлый. Бу кызый, сөйми-яратмый гына, кемгәдер, очраклы берәүгә кияүгә чыгар, һәмишә саф мәхәббәтне сагыныр, юксыныр, ә үзе дәртсез, хиссез платоник мәхәббәттән газапланыр...
Бәй, «Болын» повестенда да шулай булып чыкты. Алсу танышыбыз да, үзе дә интегеп. Гомәр атлы инженер ирен дә интектереп, һәмишә анасын хафалап бимаза лап, җиде ел гомерен исраф итте. Аның аңында ил, җәмгыять мәнфәгатьләре дә, тормыш-гаилә ихтыяҗ-мәшәкатьләре дә, ир кайгысы да, бала хәсрәте дә булмады. Ул бөтен нәрсәгә дә битараф булып, бар мохит-даирәгә нигилистик нәфрәт белән карап, «миллион җанлы шәһәрдә дә» үзенә берәр дус-иш, хәтта якынрак иптәш тә таба алмыйча, тук тормышта да ялгызлык газабы чигеп, үзенең хыялый мизантроп җанында казынып ятты. Тымызык күлне корт басар дигәндәй, нәтиҗәдә, тәмам физик-рухи хәлсезләнеп егылды, психологик авыруга сабышты...
Алсуның бу мизантроплык чире, безнеңчә, аның икенче зур бәласе — иҗтимагый социаль яктан инфантлыгы, җитлекмәгән булуы белән аерылгысыз бәйләнгән.
Укуын тәмамлагач та, иптәшләренең күбесе авылларга укытырга китеп барганда, кайчандыр болын, чәчәкләрне яратам дип йөргән безнең Алсуыбыз ире Гомәр ярдәмендә Казанда, «зур бер оешмага тәрҗемәче булып, җайлы гына урнашып» калды. • Мин моңа уңайсызланмадым, җаным да борчылмады Мин бу хәлләрнең барысын да шулай тиешле итеп кабул иттем».
Бәлки, ниһаять, үзе эшли башлагач, хезмәтеннән дәва табар, маитып китәр Алсу? Әмма хезмәт аңа ни юаныч, ни максат, ни илһам-сөенеч бирә алмый. Повестьның башындарак Алсу кызый: «Мин кире чигенә алмыйм. Мин бүген шушы упкын каршында куркып артка чигенсәм, гомер юлым гел чигенүләрдән генә торачак! Әйләнгеч юллар эзләүдән торачак! Башкалар салган сукмаклардан шуышып барудан тора чак! Нинди мескен киләчәк! Юк, бу киләчәккә риза булганчы, мин, үзем теләп, кай нап торган упкынга сикерем»,— дип безне куандырган иде. Ә повестьның соңына табарак инде: «Әле утыз яшемә дә җитмәс борын, мин инде арыган идем, минем тормышымның алдыннан түгел, артыннан сөйрәлеп барырга да көчем, теләгем юк иде»,— ди бу ханым. Шулкадәр ап-ачык социаль, рухи деградация нилектән булды? Бернинди политик-экономик, социаль сәбәпләр дә юк, тормышның кыен барьерларына, көтелмәгән бәла-казага да очрамады ич ул!
Ниһаять, каты авырудан соң, соклангыч осталык, акыл һәм хис белән тасвирланган бик тирән-катлаулы психологик кичерешләрдән соң, Алсуыбыз чын чыннан уянып китә! Үз үткәннәренә критик акыл белән бәя бирә алырлык җиңүгә табан атлый, һәм менә уянгач, котым чыгып карап торам: мин тормышта иң зур байлыктан мәхрүм ителгәнмен — кешеләрсез калганмын! Артык болай яшәргә ярамый иде. Болай яшәү җинаять иде. Чеховка таянып әйтсәк, кешенең үзеннән үзе канәгать булмавы — бу инде аны үстерә торган батарея. Шөкер, Алсу да, барыбызны да шатландырып, якты, миһербанлы эволюция тантанасына якынлашты.
Без әсәрнең кимчелекләрен сүз җаенда күрсәтә бардык. Әмма тулаем чын-чыи- иан шунысы бәхәссез: Фәүзия Бәйрәмова үзенчәлекле, моңача әдәбиятыбызда күренмәгән җанлы образ тудыра алган. Әлбәттә. Алсу — авыр холыклы, каршылыклы, аяныч четерекле персонаж. Без аны укучыга уңай герой дип тәкъдим итә алмый быз. Ләкин әдәбиятта, безнең реаль чынбарлыктагы кимчелекләребезне күрсәтү өчен, андый Алсулар да яшәргә хаклы бит. Янә кабатлап әйтәбез: гыйбрәт өчен!
Фаяз ДУНАЯ.