Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Җәлил
Ордены да анын юк иде. Медале дә аның юк иде: бүләкләргә саран чор иде шул, хыялларга юмарт чор иде.
Җырларында аның төсмерлим ул елларның якты эзләрен: Мәмләкәтнең кызыл галстугын. Папанинның көләч күзләрен.
Ул яшь иде. Кара чәченә кагылмаган булган кыраулар... Яңа вакыт аның рәсеменә өстәп бара яңа буяулар.
Юпитерлар гүя яктырта һәр сызыгын җитди төсенең... Ә мин җырлыйм «Җиләк җыйганда»сын. искә алам «Карак песиьен.
Бронзадан сыны коелган, шигырьләре ташка уелган, ә йөрәккә гади сүзләре дә тамчы-тамчы булып җыелган.
Кызчыгына язган хатлары моңландыра һаман мине дә... Кычкырмыйча әйткән сүзләре дә барып җиткән туган иленә...
Якын кеше... Кара күзләре карап тора безгә,— еракка... һәйкәлләре
кирәк заманага, гадилеге
кирәк йөрәккә.
Язмыш көлсен, ә каргалар каркылдасын, очып килеп, тик яшәсен кемдер берәү сине һаман якын күреп.
КАМИЛ МОСТАФИН (1932) шагыйрь. -Җыр сафка чакыра- -Горур ташлар*. «Хыж.» кошы- һ б. тагар Л«ш рус те.ыренйо басылган унга якын шигырь китабы авторы. Чил»- бебв яши.
Тирә-ягың мәхшәр булыр — таулар авар, буран дулар, ә еракта Җир читендә якын кешең сине уйлар.
Син көләрсең, син еларсың, «аһ» орырсың, дөнья булгач,— ә ул сизәр, ә ул белер, ә ул аңлар, уйлый торгач.
Өнсез төндә югалырсың, тәмам беткәч актык көчең,— бәлки, һичкем тоймас моны, ләкин тояр якын кешең.
Син киткәчтен, нәрсәң калыр — нинди эшләр, нинди таңнар — тик ул гына барсын сизәр, барсын белер, барсын аңлар...
Ф
Һаваларга кемдер йолдыз тезә ...
Фаил Шафи> уллин
Кич җиттеме, җил истеме, тындымы төнге урам,— һавадагы йолдызына: «Ах» — диеп карап торам.
Егыламы, егылмыймы болытлар арасына? Кем кузгата? — әллә нишли, дерелдәп яна сыман.
Күпне белүчеләр һаман:
«Егыла инде»,— диләр,— «Күккә бит безнең йолдызлар мәңгегә менми» — диләр...
Ак томаннар аша карыйм ак юллар арасына, иң соңгы чиктә — таянсын минем күз карашыма...
Җемелди... Арган юлчылар елмаер, аны күреп...
Ул егылмый... Егыламыни изге сүз. илһам, өмет?!
Менә шушы дөнья
Нәрсә әйтим сиңа, нәрсә сорыйм синнән’’ Ә син миңа нәрсә диярсең?
Көлә-көлә дөнья арабызга керә,— колак салсаң, син дә көләрсең.
Нигә уйларыңны сүзләр белән бүләм,— Вакыт тапсан, бәлки, сорарсың.
Елый-елый, дөнья арабызга керә,— тынлап торсан, син дә еларсын.
Анда — көләч хисләр, анда — татлы моннар.— янәшәдә алар барсы да.
Ничек — синен йөрәк, ничек — минем йөрәк түзә икән шушы ярсуга?
Чарли Чаплин көлде, инде Райкин көлә, әллә кемнәр уйный, шаяра...
Ә биектә әнә самолетлар улый — килеп җиткән алар кай ара.
Күләгәләр — җитез... Ромашкалар ава, яшь үләннәр җирне кочалар,— зәңгәр күкне тишеп, самолетлар оча, ходай белсен — кая очалар?!
Яумас микән җиргә шомлы тамчылары, бар тарафны күмеп карага?
Менә шушы дөнья, сабый бала кебек.
өзгәләнә безнен арада!..
Актыккылар
Кросс — гаҗәп нәрсә. Алгы сафка һәр көрәшче баса теләп...
Тик бәхәстә җиңеп чыгар өчен беренчегә...
актыккылар кирәк.
Актыккылар!
Алар, алар кыса көрәш кәрванының пружинасын Финиш тасмасына алар ташлый ул кәрванның башын.
Актыккылар — ничек авыр сулый — ләкин нинди олы теләкләре, күзләрендә — әйтелмәгән сүзләр, манма юеш — күлмәкләре...
Адымнарын үлчәп атламыйлар: карап алга, карап юлга, бар көчләрен алар әнә бирә омтылуга, ургылуга.
Ә алкышлар читтә яңгырыйлар, күңел кылларына тиеп...
...Тик актыккы көрәш кырын бирмәү алкышлардан биек...