Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Дәште съезд
— Кыю җаннар кирәк, фидакарьләр! Бу — дәвамы каты көрәшнең! — Шулай дәште съезд.
Сорады ул
Координатын минем йөрәкнең.
Йөрәк әле интим орбитада.
Түбән әле аның очышы.
Кыю сүзне, әрнеп, ярып салам Тик хатынга — Шуңа эч поша!
Бер солдаты аның санал да син. Партияңнән, имеш, тел яшер! Минсезләндерелгән сыек «без»дә Уй-теләкләр ничек берләшер?
Күпме була качып үз «мин»еңнән, Болай да бик кыска гомердә?!
Икеләнми, әнә, яңгыр коя...
Менә болыт уза дөбердәп...
Кояш чыкты балкып:
Үзе килеш
Үти безнең уртак теләкне.
Кояш — үрнәк:
Актив орбитага
Күчерергә кирәк йөрәкне!
Синең кулың
Абыема
Бакчага да әле йөрми идем,— Колагымда чыңлый шул чактан — Туганнармы, әллә күршеләрме Әйтте:
— Мәсгуть кулын югалткан!
РӘФИКЪ ЮНЫСОВ (1943).— • Вакыт чылбыры». • Җирдә яшим» исемле шигырь китаплары авторы. Казанда яши
Интеккәнем шунда аңламыйча: Ни сөйлиләр — чынмы, ялганмы? Ничек югалган ул? Атакага Барган чакта төшеп калганмы?
Ун кул күтәрмәсне күтәрә алды Шушы уң кул. шушы уңган кул Мең төрле эш белде.
Ә сул кулың...
Инде аңлыйм, югалмаган ул.
Уйлыйбызмы: нигә тыныч дөнья? Безгә нәрсә — уйна-көл генә... Кулың фашизмны бугазыннан Буып тора. Кырык ел менә!
Теләк
Аста — бит-бит — усал тарих. Аста сугыш — мең катлам: Күпме ачу, үч һәм ярсу Җирдә күмелеп калган.
һаман әле тынышмыйлар — Анда да орыш бара: Канлы-ташлы бу катламнар Сугышалар үзара.
Урын даулый, кысрыклый. Бер-берсен ватып тора Шуңа бит ул жир тетри. Вулканнар атып тора...
Өстә — Кояш, янда — гөлләр, Әй, яшәп калыйк әле!
Беренче тыныч катламны Менә без салыйк әле'
йокылы пыяла аша Карыйм төнге дөньяга Бернинди дә хәрәкәт юк. Тик бары вакыт ага.
Ага вакыт Идел булып. Урамнарны тутырып. Алып китә үткәннәрне Чүп-чар төсле юдырып
Агыза ул кораб итеп Хәзер безнең өйне дә... Билгесезлек чоңгылында Батырыр ул мине дә.
Бар да бата. Кала бары Биек бер илаһи яр: Балкый анда гомер бакый йолдызлар һәм даһилар...
Арттан килеп, жан турына Бата йөзе балтаның.
Кан йота гаярь имәннәр.
Пакь каеннар ватаны.
Тимер күптән агач нәслен Корытырга кызьиа.
(Тик... хыянәт кулы гына Шулай белеп сузыла.)
Кычкыра күгәрек Гавыш Металл телдә: «Әйдә, чап' Агач телен, имеш, күптән Оныткан ул, өрәң1е сап?
И, каләм
И, каләм, ник төртеләсең. Юртасың да чак кына?
Кәгазь — ап-ак, үзең — алтын, Юкса чап та чап кына!
Шәмем якты, күзем үткен, Кул да әле нык, шөкер.
Йөрәк тә сау. Бумый ютәл. Тамагым да тук, шөкер.
Ник тукталдың, үтәлмыйсың Кайсы текә тауларны?
Син гаепсез. Җанда бугай Куркаклык тышаулары.
Әкиятләр һәм ялгызлык сөйгән Уйчан күзле бала идем мин. Матурлыклар тоеп, күңелемә Өмет белән бага идем мин.
Җылы яңгыр көткән бөре кебек, Үзгә язмыш һаман көттем мин. Юл читендә үскән гөл күк, майлы Тузаннарга батып беттем мин.
Су буеннан искән саф җил булып Нидер сөйли һаман киләчәк.
Мин һаман да әле бөредә күк, Атармын күк бер көн ал чәчәк.
Йолдызга
Менә бит бүген дә Син минем күгемдә Янасың. Ә үзең — Чиксезлек чигендә, Төпсезлек төбендә.
Хәлең ни? Бәгьреңдә Утың күп калдымы? Ни хәбәр нурларың — Шатлыкмы, кайгымы?
Очасың сызгырып Киләчәк көннәргә.
Ниләргә юлдаш син, Кояш син кемнәргә?
Кемнәр чәч киптерә, Тезелеп, яныңда?— Әллә син учакмы Исемсез болында?
Янасың — талпыну, Дөрләүләр — әрәмгә — Бер бизәк булып тик Минем тын тәрәзгә?