Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬ СҮЗЕ БЕР БУЛА


зган ел әдәби җәмәгатьчелек күренекле шагыйрь Шәехзадә Бабичның 90 еллык юбилей
тантанасын билгеләп үтте Шул уңай белән Уфада шагыйрьнең яңа җыентыгы басылып чыкты1 Ш
Бабичның авылдашы һәм аның тормыш юлын, иҗатын өйрәнүче буларак, түбәндә яңа китап уңае
белән туган кайбер тәэсирләремне уртаклашам
Һичшиксез, яңа җыентыкны төзүдә һәм бастырып чыгаруда күп көч куйган Р Бикбаев — хәзергесе көндә
Ш Бабич иҗатын тулы һәм тирәнтен өйрәнүчеләрнең берсе Бу хакта китапта бирелгән кереш сүз һәм
аңлатмалар бүлеге үк сөйләп тора Шагыйрьнең тормыш юлы буйлап үзе йөреп чыккан шагыйрь Р Бикбаев
Бабичның инде сирәгәеп барган чордашлары шәрикътәшләре. каләмдәшләре һәм сеңлесе Фәсахәт апа
белән якыннан таныш алар белән күп еллар дусларча элемтәдә тора Бу хәл шагыйрьнең тормыш юлына
карата элегрәк әйтелгән фикерләрне һәм кайбер фактларны ачыкларга һәм үстерергә ярдәм иткән Р Бикбаев
бигрәк тә Бабичлар нәселенең Әсән Дүртөйле якларында тоткан урынын һәм ролен күрсәтүче бай фактик
материал туплаган Бабич шигъриятен ачуда һәм аңлатуда исә авторга үз шагыйрьлеге ярдәмгә килгән Ш Бабичның
катлаулы «күк поэзиясен* ашкынучан романтизмын автор ниндидер космополитик концепция белән түгел,
бәлки -халкына яктылык эзләп җиһанга очты» дип аңлата Шагыйрь Айга үрләп, нурда уйнап.
Күкрәгемне нурладым
— Ит гафу эй, ай, дидем мин, Нурларыңны урладым
— һич зарар юк, ал. диде ай. Ал да чәч нур халкыңа.
Мин дә бит тен хакына
Алдым кояшның нурларын,—
дип язган икән. Р Бикбаевның сүзләрендә мең хаклык бар Әйе. нинди генә авыр хәлдә калганда да. Бабич үз
романтизмының реаль нигезен, халыкчан асылын югалтмады. туган халкыннан читләшмәде, аңа биргән
антына тугры калды Шулай булмаганда, «туфраклы мохтариять* идеясен үзенә керәш лоэунгысы итеп алып,
бу керәштә шашып адашмас та. соңыннан туры, төз юлга чыга да алмас иде ул Яна җыентыкка тупланган
әсәрләр шагыйрь үткән шушы авыр һәм катлаулы юлны укучылар күз алдына китереп бастырырга ярдәм итә
һаман-һаман бер хакыйкатькә инана киләсең боек шагыйрьләр нинди дә булса милли кысалар эченә
генә бикләнеп кала алмыйлар Һәр зур әдип гомумкешелек улы булуга дәгъва итә Ш Бавич та — шундый
әдипләрнең берсе
Кереш мәкаләне укый башлау белән, бер нәрсә күзгә ташлана автор шагыйрьне шыплатып кертеп
утырту өчен, ниндидер кысалар эзли кебек Әлбәттә, аның •башкорт шигъриятенең үсеш тарихында Бабич
әсәрләре күренекле урын алып тора* «ул башкорт поэзиясендә беренчеләрдән булып Тукайга багышлап
шигырь язды*, яисә ■ Бабичның тәүге шигырьләрендә башкортча сүзләр, үзенчәлекле грамматик формалар
да әледән-әле күзәтелде* дигән юлларда хаклык бар Бу тезисларның һәрберсен тарихи аңлатып була Әйтик.
Шәехзадә шәкертнең Тукайга багышлап шигырьләр язуы аның иң беренче чиратта тат ар әдәбияты
традицияләрендә тәрбияләнеп үсүеннән килсә, башкорт сүзләре, башкортча формалар куллану шагыйрь
туып-үскән, яшәгән Дүрт- өйле якларындагы татар-типтәр сөйләше закончалыклары белән аңлатыла Дөрес.
Р. Бикбаев язганча. «Бабичның гомер буе башкорт җырларына, кобаерларына батырлар турындагы торле
легендаларга соклануы* да шик уятмый Күңел шуңа гына ачына нигә соң башкорт җырлары гына’ Шагыйрьнең
авылдашы буларак әйтәм Әсән якларында саф татарма җырлыйлар, саф татарча хикәят һәм әкиятләр
сөйлиләр татарча бәет укыйлар Шулай ук Шәехзадәнең берничә ел рәттән, казах далаларына барып, казах
акыннары белән шигъри бәйгеләрдә алышып йөрүен казах халык иҗатының, әдәбиятының йогынтысын
кичерүен дә кереш сүзнең авторы онытырга тиеш түгел иде
Р Бикбаев алга табан да даимилек саклый Ул -Сабантуй һәм милли бәйрәм нар» (1912) исемле әсәрендә
Бабич башкорт халкының гореф-гадәтләрен җентекләп күрсәтте*, дип яза Мәгълүм булганча, сабантуй җыен,
карга боткасы кебек бәйрәм нәр татар, башкорт халыкларының уртак бәйрәмнәре аларда уйналган күп уеннар
җырланган күп җырлар, йола күренешләре дә охшаш һәм хәтта уртак Өстәвенә Р Бикбаев үзе дә әлгәрерәк
чыгарган бер хезмәтендә Ш Бабичның беренче иҗат чорын (1912 еллар шул чорга керә) -гомумтөрки
характерлы- дип билгеләгән иде (Р Бикбаев Ш Бабич Тормышы һәм иҗаты — Уфа 1981. 61 б ) Инде килеп, ул
Бабич поэзиясен бер милли кыса эченә кертеп куярга тели Бу хәлдән укучыда ялгыш фикер урнашып кына
калмый, шагыйрь иҗаты да үзенең хәрәкәт орбитасын тарайта, бөеклеген югалта башлый
Яңа җыентык,— һичшиксез, шагыйрьнең моңа кадәр дөнья күргән җыентыкларыннан иң тулысы 1958
елда чыккан -Сайланма әсәрләр«дән аермалы буларак яңа китапка «Бер тәмсил*. Кадим мулланың сүзе» һәм
Туфрак- кебек әсәрләр өстәлгән Шагыйрь җыентыклары эчен аларның икенчесе генә яңалык булып тора -
Туфрак* шигыре Бабичның 1918 елгы җыентыгында, ә «Бер тәмсил- әсәре 1958 елда Казанда басылып чыккан
татарча «Сайланма әсәрләр*дә дөнья күргән иде
Сүз дә юк. җыентыкны төзүчеләр әсәрләр сайлауда төп принцип итеп оригиналдан кулл ануны алганнар
Шуның нәтиҗәсе буларак «Хәлебездән бер күренеш- -Сугыш* һәм башка кайбер әсәрләрнең строфалары
төзәтелеп басылган, -һагиф вә татар* шигыренең язылу елы да. ниһаять дөресләнгән һәм 1913 ел белән
билгеләш -н
( Акмулла-. 1913. 31 сан) Бәхәсләр тудырып килгән «Язгы җыр» шигыре дә үз елын тапкан (1918).
Әмма, җыентыкны төзүчеләрнең текстлар өстендә җентекләп эшләүләренә дә карамастан, байтак кына
хаталар да киткән. Мәсәлән. «Охотник- шигырендәге түбәндәге юлларда хилафлык күзгә бәрелеп тора
Әй барабыз, эй барабыз, бер гуктажый тып-тын гына. Җил чыга да безне каплый тик тузан, чуп, ком белән
Миңа калса, беренче юлдагы 'бер* сүзенең артык икәнлеге. Икенче юлдагы соңгы сүзтезмәнең «ком гына-
дип бирелергә тиешлеге һәркемгә ачык.
Яки менә «Китабеннас»тан бер эпиграмма:
Син, Нәлргб Халфин, Хәлфәларга кайда калдырганың?
Кузгалак дип чәйнәгән чак бар иде балтырганың!
Беренче юлдагы «хәлфә» сүзенең урынсыз икәнен һәркем чамалагандыр. Чынлыкта исә бу сүз
«хәлфләргә» яки «хәлефләргә» дип язылырга тиеш.
Яңа җыентыктагы «Аңлатмалар» бүлеге дә элгәреләренә караганда күпкә тулырак, баерак Кайбер
әсәрләрнең чыганагы беренче тапкыр күрсәтелгән, икенчеләренең язылу елы дөресләнгән Ләкин анда да
уйланырга урыннар калган Ш Бабичның -Без ник кызылларга кушылдык’» дип аталган әсәрен һәркем белә Р
Бикбаев әзерләгән җыентыкка бу әсәр беренчел исеме белән, ягъни «Башкорт халкына көйле хитап- дип
урнаштырылган
Билгеле булганча. 1919 елның февралендә буржуаз милләтчеләр кул астындагы башкорт гаскәрләре
кызыллар ягына чыга һәм Колчакка каршы бердәм һөҗүм башлый Шул чорда, әлеге мөһим вакыйгаларның
кирәклеген элегрәк аңлаган Бабич башкорт халкына -хитапнамэ- белән мөрәҗәгать итә Соңрак бу әсәрне
брошюра рәвешендә күпләп бастырып, башкорт гаскәрләре урнашкан төбәкләргә дә тараталар Яңа басылып
чыккан җыентыкта әлеге әсәрнең язмышы хакында җитәрлек аңлатма бирелмәгән кебек Чынлыкта исә 560
юлдан торган бу әсәрнең Г Ибраһимов 1922 елгы җыентыгында тәкъдим иткән вариантта басылып килүенең
үз тарихы бар.
Эш шунда ки. 1918—1919 елгы вакыйгалар эчендә караганда Ш Бабичның -хитапнамә-се 1919 ел
башында большевиклар алып барган политика белән аваздаш иде Ә инде Г Ибраһимовның 1922 елда бу
әсәрне кыскартып яңа исем астында басуы вәлидичеләрнең тулысынча фаш ителеп, чит илләргә качулары,
шуңа күрә аларга багышланган юлларның да үз көчен югалтуы белән аңлатыла
Җыентык 'ахырында бирелгән «Хыялбай» әсәренә карата да берничә сүз әйтү кирәктер Р Бикбаев бу
әсәр хакында нинди дә булса сүз әйтүне кирәк санамаганмы, -Аңлатмалар» бүлегендә ул телгә алынмаган
Сәбәп бу әсәрнең авторы ачыкланып җитмәүдә булса кирәк Хәзерге вакытта -Хыялбай» ике авторга
нисбәт ителә. «Сәсән» (1929) журналының 1929 ел 2—3 саннарында басылып чыкканнан соң ул Бабичныкы
булып киткән иде Әсәрне журналга тәкъдим иткән Имай Насыйри аның төгәл чыганагын күрсәтмәсә дә. укучы
өчен ул Бабич әсәре булып калды. Әмма шул да Мәгълүм булсын, Хатип ага Госманда шагыйрь Төхфәт
Ченәкәйнең бу әсәр уңае белән язылган хаты саклана 1918—1919 елларда Оренбургта Бабич белән янәшә
яшәп иҗат иткән бу шагыйрь «Хыялбай-ны катгый рәвештә үз әсәре дип белдерә, һәм, ул гына да түгел, әлеге
шигырь басылып чыккан газетаны да атый Хат буенча. «Хыялбай- әсәре. 1918 елда язылып, шул елларда
Оренбургта чыгып килгән «Оренбур вилаяте мөселман эшләре комиссариаты мөхбире» (редакторы Заһид
Шәркый) газетасында «Күрәзә- имзасы белән басыла.
Күрүебезчә, мәсьәлә әлегә ачыкланып җитмәгән «Аңлатмалар- бүлегендә бу хакта, һичшиксез, искәртеп
китәргә кирәк иде.
Ш Бабич иҗатын тикшерүчеләр урау юлдан йөрделәр Алар шагыйрь иҗатының төп идея-эстетик
принципларын аның лирик шигырьләреннән һәм -Газазил- поэмасыннан эзләү белән чикләнделәр Үзе бер
китап булып оеша алырдай -Китабеннас» исемле эпиграммалар циклы әдәбиятчылар игътибарыннан
читтәрәк калып килде Шушы мөһим әсәрне үзәккә куеп тикшергән Р Бикбаев алга бик зур адым ясаган Ике
йөздән артык шәхескә бирелгән бәя чынлыкта исә шагыйрьнең үз карашларына, үз иҗатына биргән бәясе үз
идея-эстетик концепциясен ачыклавы иде Бабичны революцион демократ әдипләр плеядасының бер вәкиле
итеп күз алдына бастырган ■Китабеннас- киләчәктә тагын да тирәнрәк фәнни анализга мохтаҗ. Хәзергә эш
башлангыч этабында гына әле — эпиграммаларда телгә алынган шәхесләрне ачыклау, тарихи фактлар,
дәлилләр китерү, Бабичның үзенә мөнәсәбәтен күрсәтү бара
Башлангыч чорда төгәлсезлекләр, хаталар китүе дә табигый, күрәсең
Мәсәлән, җыентык ахырында бирелгән •Аңлатмалар»да эпиграммаларда сүз барган кайбер
шәхесләрнең дөрес күрсәтелмәве күзгә бәрелеп тора Татар шагыйре Якуб Аймановны казах шагыйре дип
бирү. Сәгыйть Сүнчәләй исемен -Сәгиб».
Фахри Әхәтовиы Әхтәмов дип язу, Хөсни Кәримнең туган төбәген «Бөре өязе- дип кенә җибәрү (Бөре өязе
Тумырҗа авылы) кебек төгәлсезлекләрне хәтсез санарга булыр иде Ләкин шуны да танырга кирәк:
эпиграммаларга бирелгән аңлатмалар 1958 елгы җыентыкка караганда, шактый тулы, бай Ул чактагы күп кенә
хаталар хәзер төзәтелеп бирелә, күп кенә эпиграммаларга аңлатмалар беренче тапкыр языла
Соңгы тәэсирем Бабич шигъриятенең аһәңен, ритмын, стилен бозып күрсәткән төгәлсезлекләр хакында
Сүзне Актык зарым шигырендәге түбәндәге юллардан башлыйм -Нишлием соң9 Зәкъкумле хәсрәтләр белән
күңелем яна9 • Бу очракта Бабич шигыренә «соң< сүзе өстәп язылган һәм шул сәбәпле, ритмда кытыршылык
килеп туган Икенче бер урында сүзләр төшереп калдырылган Мәсәлән -Бар иде торган заманнар җиргә күктән
тамып» юлында «күктән- сүзе артыннан »май» сүзе төшеп калган рифма ук шул сүзне таләп итә (-Яшәсен
кыйммәтчелек») Әй Мөхетдин. узам дип. алдыңа карга чыга» дигән юлда -Мөхетдин» сүзеннән соң -мин» сүзе
җитешми һ б Ачык һәм ябык иҗекләр чиратлашуы кануннарына буйсынмаган мондый мисаллар җыентыкта
дистәләгән Хәтта бер хәрефнең төшеп калуы да бөтен шигъри юл ритмын бозып ташлаган Мәсәлән
Шул вакыт сүнгән һавалар алмаша, Мәхшәре — шайтан таша, сөенә, шаша — дигән
өзектәге «мәхшәре* сүзе ахырында килгән «е» авазын алып атсак, шигырь шигырь булудан туктый («Газазил-
)
Җыентыкта күзәтелгән күпчелек ритмик хаталар татарча текстны башкорт теле закончалыклары
нигезендә үзгәртеп бирүдән килә Дөрес. Р Бикбаев үзенең • Төзүчедән» дигән искәрмәсендә үк «Ритмик
яңгыраш бозылмасын өчен «җырламыйм- формасы шагыйрь үзе кулланганча калдырылды • дип яза Әмма бу
искәрмә җыентыкны ачып җибәргән «Халкым өчен» шигыренә карата гына әйтелгән икән Ә инде аның
артыннан ук урнаштырылган -Бер минут- «Таркау уйлар-, -Бай һәм ярлы» һ б шигырьләрдә бөтенләй башка
юлдан кителгән Менә -Бай һәм ярлы» әсәреннән берничә юл
Син сабыр итсәң, сабыр ит. башкасы сабыр итмәсен
Юк. түзә алмаем. сабыр итә алмаем, акчасы җәбер итмәсен.'
Шул рәвешле. 15 иҗекле Бабич шигыре беренче юлда 1Ь. икенче юлда 21 иҗеккә кадәр үскән һәм. шул
сәбәпле, әсәрнең үз аһәңе бөтенләй юкка чыккан Бабичча ул түбәндәгечә яңгырый
Син сабыр итсәң, сабыр ит. башкасы сабритмәссн.
Юк, тузалмыйм. сабриталмыйм. акчасы лрбритмэсен’
Поэтик иҗатта шигырьнең музыкальлеген саклау максатыннан мондый сүз керешүләр. сүз кыскартулар
кулланыла Шуңа күрә Бабич әсәрләрен башкорт теленә тәрҗемә иткәндә, әлеге кирәкле «төгәлсезлекләргә»
юл кую зарури
Татарча текстны башкорт теленә күчергәндә, еш кына рифмаларга да зәгыйфьлек килә Мәсәлән. -
Көрәшеп үткәр кыска гомереңне- шигырендәге -айузар- — «агулар-, -диуар» — «агыр*. Скрипка» шигырендәге
-илай» пәрей». «сәсә- «ыңгыраша» кебек рифма бозылулар яңа җыентыкта шактый очрый
111 Бабич үзенең төп мирасын татар телендә язып, бастырып калдырган Безгә калса, башкорт телендә
басылып чыккан Бабич җыентыгында да әсәрләрне тәрҗемә итү, шул уңайдан килеп туган үзгәрешләр,
кыенлыклар хакында искәртү булырга шулай ук тәрҗемәчесенең исеме дә күрсәтелергә тиеш иде
«Бабич шигырьнең музыкальлегенә аеруча игътибар итә иде- дип язды Хәсән ага Туфан Киләчәктә
Бабич әсәрләренең музыкальлеген мөмкин кадәр төгәл саклаган җыентыклар да донья күрер дигән теләктә
калабыз