Логотип Казан Утлары
Публицистика

РАХЛИН МОГҖИЗАСЫ


НАТАН РАХЛИН ИҖАТЫНА БЕРНИЧӘ ШТРИХ
овет дирижерлык мәктәбенә нигез салучыларның берсе. СССРның халык артисты Натан
Рахлинның исемен Туган илебездә генә түгел, чит илләрдә дә яхшы беләләр- Классик
музыканы да. хәзерге заман музыкасын да үзенә хас фикер сөреше белән баета белүче
тиңдәшсез художник илебезнең төрле шәһәрләрендә симфоник оркестрларны оештыручы һәм
аларның художество җитәкчесе булды. Киң күңелле, үзенең рухи байлыгын юмарт өләшүче бу кешенең
шушы зур эшчәнлеге. кызганычка каршы, үзе исән вакытта тирәнтен өйрәнелмәде. Безнең республика
сәнгать сөючеләре Натан Рахлин исемен аеруча тирән хөрмәт белән искә алалар Ул Татарстан АССР
Дәүләт симфоник оркестрын оештыручы гына түгел, озак еллар дәвамында гомеренең соңгы көннәренә
кадәр аның җитәкчесе һәм күп санлы яшь музыкантларның остазы да булды. Күпчелеге Казан дәүләт
консерваториясен тәмамлап чыккан яшьләрне Натан Рахлин зур осталыкка ия булган бердәм коллектив
итеп туплый алды Бу осталык дәвамлы репетицияләр, даими тырыш хезмәт нәтиҗәсе иде Гаять бай
концерт репертуары туплаган коллектив соңрак Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз конкурслары лауреаты
исемен яулап алды, илдә иң танылган оркестрларның берсенә әйләнде
Казан һәм Татарстан тамашачылары ундүрт ел дәвамында симфоник концертларда төрле
чорларның төрле-төрле стильдә язылган дистәләрчә әсәрләрен яңача яңгырашта тыңлау бәхетенә
ирештеләр Профессиональ музыкантларны да, күп санлы музыка сөючеләрне дә әсир итә алырдай
шундый яңгырашка ирешүнең, теләсә нинди аудиториягә көчле эмоциональ тәэсир итә алуның сере
нәрсәдә? Рахлин иҗатының төп нигезләре
Иң беренче чиратта алар — Рахлинның илһамлы рухында, талантының һәм музыкаль
сиземләвенең көчендә Болардан тыш, мин Рахлинны музыкада фәлсәфи яңгыраш тапкан дирижер дип
тә өстәр идем Төрле чорларда яшәгән һәм иҗат иткән композиторларның әсәрләрен башкару
концепциясендәге идея тирәнлеге, күңел түреннән килүче хисләр белән өретелгән булуы сокландыра.
Бетховенның Тугызынчы симфониясе, Шубертның Җиденче симфониясе. Берлиозның «Фантастик
симфония»се, Брамсның Өченче симфониясе, Чайковскийның Дүртенче. Бишенче. Алтынчы
симфонияләре. «Манфред» симфоник поэмасы. Танеевның до минор симфониясе, Скрябинның Икенче
симфониясе, Прокофьевның Җиденче симфониясе кебек күләмле әсәрләрдәге фәлсәфи эчтәлекне
калку итеп гәүдәләндерергә омтылу да шуның белән аңлатыла. Шостаковичның байтак симфонияләре
Рахлин трактовкасында үзенчәлекле яңгыраш тапты. Еш кына ул аларны беренче яңгыратучы,
партитураның телсез тамгаларына юл ачучы да булды.
Рахлин талантының ирексездән баш ияргә мәҗбүр иткән мизгелләре әле дә хәтердә Бу хәл Мәскәү
консерваториясенең Зур залында, Шостаковичның Унберенче симфониясе тәүге тапкыр яңгыраган
чакта булды Натан Рахлин тыңлаучыларның игътибарын бер җепкә төйнәп шундый киеренке ноктага
җиткерде ки, музыканың иң драматик кульминациясе— 1905 елда эшчеләр демонстрациясен ату
күренеше башлануга, тамашачылар, әйтерсең лә дирижерның ихтыярына буйсынып, барысы бердәй
аягүрә торып бастылар! Рахлинның исә андый концертлары сирәк булмый иде.
Ә Бетховенның Тугызынчы симфониясе.. Бөтен кешелек дөньясы мәшһүр композиторның 200
еллыгын билгеләп үткән көннәрдә әлеге симфония Мәскәүдә Натан Рахлин дирижерлыгында
яңгырады, һәм ул илебезнең м/зыка тормышындагы вакыйга буларак тарихка кереп калды
Симфониянең һәр кисәге шулкадәр тулы һәм бөтен булып кабул ителә, гүя ки безнең алда граниттан
уеп ясалган монумент калка. Ләкин шул ук вакытта Рахлин ул кисәкләрнең аерылмас бербөтенлеген дә
истән чыгармый: күз алдында әнә шул дүрт кисәктән торган бердәм организм туа, Музыка үзенең бөтен
нечкәлекләре һәм гүзәллеге белән яңгырый башлый, бөек художникның фикер куәте чын тулылыгы
белән ачыла.Кеше һәм язмыш Бетховен. Чайковский, Шостакович әсәрләрендә төп урынны шушы төшенчәләр,
һаман үзгәрештәге шушы көчләр алып тора Рахлин интерпретациясендә алар гаят», дөрес киң колачлы
һәм күтәренке манерада ачыла. Чаиковскии симфонияләренең геройлары үз чорының социаль
күренешен гәүдәләндерүче типик каһарманнар булып күз алдына килеп баса Алар—гаделлек Һәм
сафлыкка омтылучы туктаусыз тормыш мәгънәсен эзләүче тынгысыз кешеләр Әле шунысы да
куанычлы Рахлин Казанда Чайковскийның барлык симфонияләрен дә яңгыратты
1969 елның язында Ю. Осиос сценарие буенча Казанда, илебездә беренче тапкыр буларак.
«Мәңгелек хакына тормыш» дигән әдәби-музыкаль спектакль куелды Озын гомерле спектакль булды
ул. Чайковский музыкасына куелган шушы постановка белән Казан, Мәсиәү. Уфа, Йошкар-Ола, Харьков
һәм башка шәһәрләр тамашачылары танышты. ул тыңлаучыларның югары бәясен алды Ун ел буе
спектакльләргә Натан Рахлин дирижерлык итте
Музыкаль фрагментларның шактый күп булуына карамастан әсәрләр уңышлы сайлап алынган,
чуарлык тумый, спектакль тулаем бер сулышта кабул ителә Драма артистлары Чайковскии музыкасына
тиң аһәң таба алдылар һәм спектакльнең бербөтенлегенә ирештеләр Рахлинның һәм актерларның
уңышы сүз белән музыка синтезын тудыра белүдә иде «Мәңгелек хакына тормыш» спектакле меңнәрчә
яңа тыңлаучыларны Чайковский белән кабат кавыштырды, аның ижатьтн яңача аңларга ярдәм итте
Гайдн симфониясе яки Бизеның «Яшьлек симфониясе» булсын. Рихард Штраусның «Тиль
Уленшпигеле» яки Стравинскииның «Петрушкаксы булсын — Натан Рахлин аларның һәркаисына
үзенчәлекле ачкыч таба белгән дирижер иде Моны сүз белән генә аңлату мөмкин түгел, бу хисләрне
кичерү өчен, оркестрның үзен тыңларга кирәк Аның төрле группаларындагы киң мөмкинлекләрне
Рахлин тыңлаучылар алдында бөтен тулылыгы белән гәүдәләндерә иде
Еш кына Рахлинны дирижер-импровизатор дип атыйлар иде Бу «мөһер» — аның репетицияләрдә
эшләү алымын, аңа гына хас үзенчәлекләрне аңламау нәтиҗәсе Чөнки Рахлин аңлы рәвештә
репетицияләрдә бер ә концертларда икенче бурыч куя иде Беренче карашка, чыннан да, гаҗәбрәк кебек
Концертта илһамлы, якты эмоциональ башкару ишеткән кеше репетицияләрдә бу әсәрнең алай
яңгырамавына игътибар итә Натан Рахлинның үзенчәлеге дә нәкь менә шунда ул бер бөтеннең
кисәкләрен бар ваклыкларына кадәр бөртекләп уйлый әзерли Репетицияләрдә музь«аны башкаруда
аның темпын булдыруда, аерым кисәкләренә төсмер бирүдә ювелирларча төгәллеккә хәтта академик
төгәллеккә ирешкәннән соң гына, аны концертларда шулай башкарып була бит Ләкин репетицияләр
саны һәрвакыт чикле Бу үзе генә дә дирижер эшен күпмедер дәрәҗәдә «чикли» Менә шуңа күрә дә
Рахлин репетициядә әитик симфониянең герле кисәкләреннән тулаем берботен оештыру максатын
куймый, ә оркестрның һәм үзенең шартлауга тиң эмоциональ көчен концертка калдыра
Натан Рахлин Ленинград консерваториясен скрипкачы буларак тәмамлаган иде Моннан тыш ул
кларнет, гобой, торба, валторна, тромбон һәм башка уен коралларында бик яхшы уйный иде Образлы
итеп әйткәндә, үзе дирижер пульты янында чакта да. Рахлин оркестрда, музыкантлар арасында була,
алар белән бергә уйный, бергә дәртләнә, бергә моңлана Шушы кичерешләр уртаклыгы, бәлки дирижер
белән оркестрның органик кушылуын тудыргандыр да
Озакка сузылган авыр репетициядән соң бервакыт Натан Григорьевич чын дирижерны үз йөрәген
кешеләргә биргән, аларны караңгылыктан алып чыгу өчен ялкын итеп кабызган Данио белән тиңләгән
иде Наган Рахлин кебек бетен барлыгын, тңаньгн һәм йөрәген сәнгатькә б иргән кеше турында
сөйләгәндә бу сүзләр матур фраза 'ына түгел Чөнки һәр дирижер чын мәгънәсендә үз йөрәге белән «юл
яктыртканда • гына оркестр аны таный һәм аңа иярә ала.
Репетиция тәмам Арыган оркестрантлар инде күптән таралышкан Әле күптәнме генә
Бетховенның ярсу симфониясе яңгыраган залда тынлык Тич дирижер пульты янында гына, башын иеп.
берәү утыра Аның йөзендә, бөтен гәүдәсендә тирән арыганлык чалымнары Рухы гына түгел — чын
мәгънәсендә физик ару. алҗу билгеләре Әйе чын сәнгатьнең өнә шундый авыр ялык тыргыч хезмәт
белән яуланганын тамашачы еш иына белми
Натан Рахлин — музыка сәнгатенә үзенең бәген темпераментын, юмарт күңелен йөрәген салган
кеше Казан һәм Татарстан музыка сөючеләре аны аерым бер ихтирам белән яратып искә ала Гомумән,
сирәк башкарыла горган байтак фундаменталь симфоник әсәрләр аның тырышлыгы белән беренче
тапкыр нәкъ мена Казанда яңгырады Татарстан композиторларының күләмле яңа әсәрләрен Рахлин
даими рәвешгә концерт программаларына кертел килде аларга олы тормыш юлы ачты Моннан >ыш чех
композиторы И Паленичекның «Кеше турында поэма» ораториясе Глизриың Өченче симфониясе
Советлар Союзында беренче талкыр аның дирижерлыгында башкарылды Гомумән алганда, үз
эшчәнлеге чорында Рахлин совет композит ор ларының дүр’ иеэдән артык игәрен тәүге тапкыр дөньяга
чыгарды