ОРЕНБУРГ ҺӘМ ҖӘЛИЛ
Мең тугыз йөз унтугызынчы елның сентябре Оренбург камалышта Шәһәргә атаман Дутов гаскәрләре
ыргыла Әнә шундый дәһшәтле көннәрдә Төркстан фронты политидарәсе органы «Кызыл йолдыз* газетасы
редакциясен* ике яшүсмер килеп керә Үткен күзле, -тәбәнәк буйлысы куеныннан кәгазьләр алып кыяр-
кыймас кына редакциядәге олы абыйларына бирә Күп тә үтми газетада -Кечкенә Җәлил- имзасы белән
акгвардиячеләргә нәфрәт яшьләрне Кызыл Армиягә өндәгән шигырьләр басыла башлый Бу — Муса
Җәлилнең беренче талкыр матбугатта чыгыш ясавы була
Иксез-чиксез Оренбург далаларындагы Мостафа исемле татар авылында дөньяга килгән Мусаның
тормыш юлын һәм иҗатын Оренбургтан башка күз алдына да китереп булмый Герой-шагыйрь исеменә
бәйле урыннарның күплеге белән Оренбург Казан яки Мәскәү рәтендә тора
Язмыш Җәлилне Оренбург белән кайта-кайта очраштыра Беренче талкыр бәләкәй Муса шәһәрнең
шау-шулы урамнарына 1913 елда аяк баса Озакламый ул иманына күрә алдынгылардан саналган җәдит
мәдрәсәсе «Хөсәения-дә укый башлый Торулары да ерак түгел мәдрәсә ишегалдындагы таш йортның
гомер кояш нурлары күрмәгән аскы бүлмәсендә Мәдрәсәдә Муса атаклы Штриф Камалны күрә ул чакта
иҗаты чәчәк аткан ялкынлы шагыйрь Шәехзадә Бабич чыгышларын тыңлый әдәбиятка яңа гына аяк баскан
Һади Такташ белән очраша
Әнә «Белек» исемле татар китапханәсе (революциядән соң ул X Ямашен исемендә йөртелә башлый)
Шәкерт Муса андагы китапларны йотлыгып укый Тиз тәәсир- ләнүчән. хыялга бай шәкертнең шигъри
күңеленә татар халык әдипләре Г Тукай һәм М Гафури әсәрләре бигрәк тә хуш килә
Дәһшәтле егерме беренче ел Мусаны тагын Оренбургка китер.» -Хос.»ения«нең элекке укытучысы
Нургали Надиевның эчкерсез ярдәм» белән яшь Муса ач үлем тырнагыннан котылып кала Ул тагын укый
башлый Бу юлы хәрби-партня мәктәбендә Әле буыннары да ныгып җитмәгән үсмер егет кулына корал тотып
өлкән цвриктәшләре белән Оренбург далаларының төрле почмакларында баш күтәргән ак бандаларга
каршы көрәшә, ул елларда киң таралган ятимлек ачлык кебек афәт ләрне бетерүгә көченнән килгән кадәр
өлеш керт.» һәм әлбәттә, ярты төнгәчә сузылган комсомол җыелышлары, кайнап торган әдәби-музыкаль
кичәләр дә шат күңелле ачык чырайлы, үткен, һәркемне мавыктыра белгән Мусадан башка узмаганнар
Оренбург җанга никадәр якын булмасын, якын дуслар газиз туганнар никадәр күп булмасын. Җәлил
инде Казанга татар мәдәниятенең үзәге булган дәртле нурлы моңлы Казанга ашкына Редакциядә эшләү
рабфак еллары күз ачып йомганчы узып та китәләр Кайнап торган Казаннан Җәлил яңадан туган ягына
кайта Озакламый аны Орск шәһәренә комсомолның өяз комитеты инструкторы итеп җибәрә ләр Таныш эш.
күңелле эш Яшьлек энергиясе ташып торган комсомолец Муса бәхәсле җыелышлар эчендә кайный,
күңелле кичәләр, ярышып эшли торган өмәләр оештыра Орскида Муса Җәлилнең тормышында зур вакыйга
була ул Коммунистлар партия» » сафына кабул ителә
Орскида бер ел чамасы эшләгәч Муса яңадан Оренбургка кайта комсомолның одз комитетында
инструктор булып эшли Җаек ярына елышкан һәм шәһәрнең иң гүзәл почмакларыннан булган Набережная
урамындагы 16 нчы йоргк.» беркетелгән мемориаль такта әнә шул хакта сөйли
1927 елның ямьле язында Җәлил башкалага, комсомолның Бөтенсоюз киңәш мәсенә юл тота Аннан
соң шагыйрьнең язмышы Мәскәү белән бәйләнә ул Мәскәү университетының әдәбият факультетына укырга
керә
Әнә шулай Оренбург үзенең яшь бөркетен зур тормышка озатып кал»« шигъриятебез күгендә мәңге
сүнмәс йолдыз булып кабынырга әзерли
3 Мөхә.юытҗаноаа рәсеме, Җ
Миңнуллин тексты