Логотип Казан Утлары
Публицистика

Культура тормышы көндәлеге


ИҖАТ
ИНТЕЛЛИГЕНЦИЯСЕ
АРЧА РАЙОНЫНДА
27 февральдә КПСС өлкә комитеты каршында
республика иҗат интеллигенциясе өчен даими
эшләүче семинарның чираттагы занятиесе булды. Ул
Арча районы хезмәт чәннәре белән очрашу, хезмәт
һәм әдәбият- сәнгать дуслыгын ныгыту мәсьәләләре
турында җитди сөйләшү рәвешендә үткәрелде. Анда
катнашучылар районның • Авангард» колхозында,
милли аяк киемнәре производство берләшмәсендә
булдылар.
Район культура йортында язучылар,
композиторлар, художниклар, театр һәм кино
работниклары, филармония артистларының район
хезмәт ияләре вәкилләре белән очрашуы булды Анда
КПСС өлкә комитетының культура бүлеге мөдире Д. X
Зарипова республикабызның узган ел халык
хуҗалыгында һәм культура тор мышында ирешкән
уңышлары, иҗат ин теллнгенциясе алдында торган
бурычлар турында сөйләде.
Очрашуда КПССның Арча район комитеты
беренче секретаре Д. К. Каюмов. «Искра» колхозы
председателе Ф. Ә. Га лиев. ТАССР Язучылар
союзының партия оешмасы секретаре Р Мостафин.
ТАССР Кинематографистлар союзы идарәсенең бе
ренче секретаре X. Ф. Фәхретдинов. ТАССР
Художниклар союзы идарәсе председателе В М.
Маликов. ТАССР Композиторлар союзы идарәсе
председателе урынбасары Р. Н. Билалов чыгыш
ясадылар. Аннары Татарстан сәнгать осталары һәм
Арча районы үзешчәннәре концерты булды.
ЯЗУЧЫЛАР СОЮЗЫ ПАРТИЯ
ОЕШМАСЫНДА
23 мартта Татарстан Язучылар союзының ачык
партия җыелышы булып узды. • Татар китапларын
пропагандалауда, таратуда партия оешмасының һәм
Татарстан Язучылар союзы идарәсенең роле» дигән
доклад белән идарә члены, язучы Мәдинә Маликова
чыкты. Җыелышта язучылар, нәшрият хезмәткәрләре
һәм матур әдәбиятны пропагандалаучы оешмалар
җитәкчеләре арасында әлеге мәсьәлә буенча эшлек
ле сөйләшү, фикер алышу булды.
Фикер алышуларда язучылар Г Бәши ров. С.
Баттал. Б. Гыйззәт. В Нуруллин. Р. Мингалимов. Р.
Файзуллин. Р. Харис. Р. Хәмид. М. Хуҗин. Р Вәлиев һ.
б. чыгыш ясады.
БАКЫЙ УРМАНЧЕ ЮБИЛЕЕ
25 февральдә Г. Камал исемендәге Та тар дәүләт
академия театрының яңа бина сында Бакый
Урманчега 90 яшь тулуга багышланган тантаналы
кичә булды.
Юбилей кичәсен ТАССР Министрлар Советы
Председателенең беренче урынба сары М. X.
Хәсәнов ачты.
Кичәдә КПСС өлкә комитеты беренче секретаре
Г. И. Усманов чыгыш ясады. КПСС өлкә комитеты
бюросы. ТАССР Вер ховный Советы Президиумы һәм
Министрлар Советы исеменнән ул Бакый Идрисович
Урманчены 90 яше тулу белән котлады һәм СССР
Верховный Советы Президиумы исеменнән юбилярга
Халыклар Дуслыгы орде нын тапшырды.
Б. Урманченың тормыш һәм иҗат юлы турында
ТАССР культура министры М. М. Таишев сөйләде.
Юбилярны СССР Художниклар союзы
идарәсенең беренче секретаре. СССР Художество
академиясенең действительный члены. СССРның
халык художнигы Т. Т. Сала хов котлады. Ул шулай ук
ТАССР Язучылар союзына бөек татар халык шагыйре
Габдулла Тукайның танылган рәссам Ә. И. Китаев
ясаган зур портретын бүләк итте.
Б. Урманчены иҗат союзлары, республика
җәмәгатьчелеге исеменнән Социалистик Хезмәт
Герое, СССРның халык артисты Н. Г. Җиһанов.
ТАССР Художник лар союзының яшьләр берләшмәсе
җитәкчесе Ш. М. Шайдуллин, Ташкенттан архи тектор
Н. Абдрахимов һ. б. тәбрикләделәр.
Тантананың икенче өлешендә Татарстан сәнгать
осталары катнашында концерт булды.
Республикабыз җәмәгатьчелеге татар сынлы
сәнгатенә нигез салучыларның берсе. РСФСРның
һәм ТАССРның халык художнигы, Татарстанның Г.
Тукай исемен дәге Дәүләт премиясе лауреаты Бакый
Идрисович Урманчега 90 яшь тулуны киң бил геләп
үтте. Шушы уңайдан СССР Фәннәр академиясе Казан
филиалының Г. Ибраһи мов исемендәге Тел. әдәбият
һәм тарих институтында аның иҗатына багышланган
киңәйтелгән утырыш булды. ТАССР Сын лы сәнгать
музеенда аның әсәрләреннән оештырылган күргәзмә
ачылды. 25 фев ральдә күргәзмәгә куелган
экспонатлар белән КПСС өлкә комитетының беренче
секретаре Г И. Усманов. ТАССР Верхов ный Советы
Президиумы Председателе Ш. Ә. Мустаев. Татарстан
АССР Министрлар Советы Председателе М. Ш.
Шаймиев. КПСС өлкә комитеты секретаре Р. К. Бе
ляев, СССР Художниклар союзы идарәсенең
беренче секретаре. СССРның халык худож нигы Т Т.
Салахов таныштылар.
ҖӘЛИЛ БӘЙРӘМЕ
Казанда герой шагыйрьнең истәлегенә
багышлап телевизион политик поэзия митингы
уздыру күркәм гадәткә әйләнде. Быел да 13
февральдә Казан дәүләт университетының мәрмәр
залында шундый митинг булды. Аны шагыйрь Ренат
Харис алып барды. Шагыйрьләр Н. Дәү ли, Ш. Галиев.
И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, М. Ша- баев, Р.
Гатауллин. Золфәт һ. б. үзләре нең яңа шигырьләрен
укыдылар. Архан- гельскидан килгән җәлилче,
фронтовик М. Иконников шагыйрьнең үлемсез батыр-
лыгы турында сөйләде.
Бу кичәне зәңгәр экраннан 15 февральдә
тамашачылар да карады.
ӘДИП ЮБИЛЕЕНА БАГЫШЛАП
20 февральдә Казанның Актерлар йортында
атаклы язучы. Татарстанның Г. Ту кай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты Ибраһим Газиның тууына
80 ел тулуга ба гышланган хормәтләү кичәсе булып
узды. Язучының тормыш һәм иҗат юлы турында
тәнкыйтьче Р. Мостафин сөйләде.
Әсәрләре әдәбиятыбызның алтын фон дына
кергән язучы турында Татарстан Язу чылар союзы
идарәсе председателе Т. Миң нуллин, язучылар Л.
Ихсанова. В, Нуруллин, тәнкыйтьче Ф. Миңнуллин
истәлекләр, олы иҗатының үлемсезлеге турында сөй
ләделәр.
ШАГЫЙРЬ ТУГАН ЯКТА
14 февральдә татар халык шагыйре Сиб гат
Хәкимнең туган авылы Күлле-Кимедә, шагыйрьнең
тууына 75 ел тулуга багыш ланган әдәби кичәләр
булып узды.
Күлле Киме авылына шагыйрьләр И. Юзеен, Ш.
Галиев, Р. Гатауллин, Р Миң нуллин, Л. Шакирҗанова.
җырчы Г. Са фиуллина, композитор Р. Гатауллин, ар
тистка Луара Шакнрҗановалар килгән иде Башта —
мәктәптә, кичен - авыл клу бында һәм авылдагы С.
Хәким музеенда уздырылган очрашуларда шагыйрь
иҗаты турында җылы әңгәмәләр булды, әсәрләре
башкарылды.
ИҖАТ СЕКЦИЯЛӘРЕНДӘ
16 февральдә проза секциясенең чират тагы
утырышы булды. Анда яшь язучы Зиннур
Хоснетдиновның кулъязма җыен тыгы укып
тикшерелде.
Язучылардан М Мәһдиев. М. Хәсәнов, К
Тнмбикова, М Әгъләмен, М Галиев, Р Низамиен. С
Шәмси. X Гайнетдинов. Р. Знйдуллнн Һ. 6. авторның
хикәяләрен анализладылар, үзләренең киңәш теләк
ләрен әйттеләр.
3. Хөснетдиновның беренче китабын, яңа
әсәрләр белән тулыландырып, Татарстан китап
нәшриятына тәкъдим итәргә дигән карар кабул
ителде.
Тәнкыйтьчеләр секциясенең 18 февральдә
булган чираттагы утырышында «Яңа рыш чоры һәм
безнең әдәби тәнкыйть» дигән мәсьәлә тикшерелде.
Анда И. Нуруллин, Р. Мостафин, М. Хәбибуллин, Ф.
Му син, Н. Ханэафаров, Мансур Вәлиев. Мөдәррис
Вәлиев, Ф. Бәйрәмова, М. Галиев, М. Гайнетдинов, Н.
Гыйматдинова, Ф. Зөл- карнәев, Р. Гыйззәтуллин һ. б.
катнашты.
БРЕЖНЕВ ЯЗУЧЫЛАР ОЕШМАСЫНДА
23 январьда Брежнев язучылар оешма сында Е.
Прохоров, Н. Канду дина һәм Ф. Җамалетдинованың
кулъязма китап лары тикшерелде.
Фикер алышуларда Брежнев язучылар оешмасы
җаваплы секретаре Я. Игәнәй, язучылар Р.
Хисмәтуллин, Г. Кашапов, К. Сибгатуллин, Н.
Мадъяров, Р. Сәлим җанов, Н. Алешков, И. Лимонова.
Р. Бәшәр, X. Хөснуллин, «Орфей» һәм «Ләйсән»
әдәби берләшмәләре членнары катнашты.
ШАГЫЙРЬЛӘР КИЧӘСЕ
23 февральдә Казанның Киров исемендәге
Культура сараенда Рәдиф Гатауллин һәм Роберт
Миңнуллин иҗатына багыш ланган кичә булды.
Кичәнең Р. Гатауллин иҗатына багышланган
өлешендә шагыйрь нең төрле елларда язылган
шигырьләрен РСФСР халык артисты Р Таҗетдннов,
ТАССРның атказанган артистлары Ә. Яһу дин. И.
Әхмәтҗаноалар укыды, шагыйрь сүзләренә
җырларны Татарстанның атка занган артисткасы Л.
Хәсәнова. К. Хәй ретдннова, Ф. Низамовалар
башкарды Р. Миңнуллин шигырьләре исо артистлар
дан РСФСРның атказанган артисты Р Шә рәфиев,
Татарстанның атказанган артисты X. Җәләлов, Л.
Шакирҗанова. аның сүз ләренә җырлар —
Татарстанның халык артисткасы Н. Теркулова,
Татарстанның атказанган артисты М. Галиев,
композитор Р. Абдуллин һ. б. башкаруында яңгырады
ЯШЬ ТӘНКЫПТЬЧЕЛӘР ТҮГӘРӘГЕНДӘ
• Казан утлары» редакциясе каршында эшләп
килүче яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәге һәр атнаның
җомга көнендә үзенең уты рышларын үткәрә. Январь
һәм февраль ай ларында яшь тәнкыйтьчеләр
Татарстан Язучылар союзы идарәсе председателе Т
Миңнуллин белән очраштылар. Рәшит
Әхмәтҗановның «Бнштиш» поэмасын һәм М.
Галиемнең «Сатурн һәм умач» хикәясен
тикшерделәр, шулай ук каләмдәшләре Ф Бәйрәмова.
Р. Нуретдннов. Ф Яхин. Ф. Ннламона. С. Зарипова
һәм Н Нуриев ларның яңа иҗат ителгән әдәби
тәнкыйть әсәрләре хакында фикер алыштылар.