Логотип Казан Утлары
Публицистика

КӨРӘШ КИСКЕНЛӘШӘ


ама Аланына килеп төшкәч тә. иң беренче эш итеп. Татарстан атом хтектр станциясен төзү идарәсенең баш инженеры Анатолии Дмитриевич Прохоренко ишеген шакыйм Уртача буйлы, ябык йөзле, җитез хәрәкәтле бу кеше әдипләрне дә, журналистларны да һәрчак якты чырай белән каршы ала. кырыкмаса кырык эшен калдырып, төзелештәге яңалыклар турында дәртләнеп сөйли башлый
Бу юлы без аның белән төнге сәгать ун тулганда гына очраша алдык Яңарак кына бетон заводында икенче сменаның эше ничек оештырылуын тикшереп кайткан икән
— Әйдәгез түрдән узыгыз,—дип каршылады ул — Күптән күрешкәнебез юк
— Әйе. бер еллап була инде
— Бер ел. бер ел Уһу. ул вакыттан бирле әллә никадәр үзгәрешләр булды бит бездә'
Анатолий Дмитриевич бармакларын бөгә-бөгә санап китте
— Хәтерегездәме, теге вакытта бетон җитмәү турында зарланган идек Ниһаять, бетон заводы өлгерде Металл конструкцияләр базасының беренче чираты эшли башлады Ton корпус цехлары күтәрелә Ә иң мөһиме — беренче энергоблокның нигезе салынды
Аннары ул мине кабинет стенасына эленгән фоторәсемнәр янына алып килде Япан кыр уртасында җир казучы ялгыз экскаваторны сурәтләгәненең астына • Биредә ТатАЭСның беренче энергоблогы булачак 1986 ел 19 март* дигән сүзләр язылган Энергоблокка нигез салу шулай башланган Дүрт айдан соң рәсемгә зур стадионны хәтерләтүче нигез тирәсендә әллә ничә төрле экскаваторлар, бульдозерлар эшләве төшерелгән Беренче блок белән машина бүлеге нигезенең озынлыгы — 200 метр, киңлеге 140 метр булачак, тирәнлеге 9 метрдан артып китә Нигез казыганда 500 мең кубометр туфрак чыгарылган
— Шул кадәр туфрак алгач бу нигез ничек су белән тулмады соң’ — дип кызыксынам
Урынлы сорау,— дип елмайды Анатолий Дмитриевич — Нигез казырга керешкәнче үткәрелгән тикшерү чыннан да җир асты суларының якын булуын күрсәтте Шуңа да, әлеге урында берничә артезиан коесы казып, кичле насослар ярдәмендә җир асты суларын суыртып алдык
Әйе. энергоблок урнашачак нигезне казу катлаулы да. шактый хикмәтле дә икән Аның тибенә башта чуерташ, аның өстенә 20-30 сантиметр калынлыкта бетон җәелә Әлеге бетон өстенә ике метр калынлыкта яңадан чуерташ салына Чуерташ өстенә тагын бетон, ә бетон су үткәрми торган махсус полиэтилен элпә белән ябыла Шуннан соң тагын бетон катламнары китә
— Нәрсә мин болар турында сөйләп торам соң әле.— диде баш инженер — Әйдәгез. шул яклардан урап кайтыйк Ун талкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшырак диләр бит Анда тәүлек буе эш туктамый
Боз килеп җиткәндә, тинге сәгать уникеләр тула иде инде Мәйданны көчле прожекторлар яктырта Бер-бер артлы куәтле КамАЗлар. БелАЗлар агыла Чуерташны 25 чакрым ераклыктагы елга портыннан ташыйлар
Гадәттә, сменага алты рейс ясыйбыз. диде шофер Владимир Боблик - Бүген. сигезәр рейс ясап, чуерташ җәюне төгәлләргә булдык Югыйсә, әнә арттан бетончы егетләр куа килә Янәшәдә генә Рәшит Кәримуллин җитәкчелегендәге бетончы егетләр эшли Туктаусыз агым булып килгән бетонны кай арада җәеп, тигезләп өлгерәләр1 Аларның җитезлегенә сокланмый мөмкин түгел Бригада үзенә Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерү өчен көрәшкәндә һәлак булган Советлар Союзы Герое Владимир Правикны почетлы бетончы итеп алган Көн саен аның өчен дә норма үтиләр
Нигезгә түшәлгән бетон өстендә калкып-калкып чыккан торбалар бар
— Бу торбалар машина бүлекчәсендә махсус аппаратларга тоташтырыла,— дип аңлатты Анатолий Дмитриевич — Алар нигезнең -үз-үзен тотышын» хәбәр итеп торачаклар Атом электр станцияләре төзелешендәге яңалык бу Энергоблок урнашачак нигезнең нык булуын тәэмин итүче бик мөһим чара
Яшерен-батырын түгел Чернобыльдәге авария кебек хәлләр Татарстан АЭСында килеп чыкмасмы, дигән сүзләрне ишеткәләргә туры килә Баш инженерга шул турыда әйткән идем
— Борчылырга һич тә урын юк,— диде ул.— Чернобыльдәге авариянең төп сәбәбе кайбер кешеләрнең чиктән тыш. хәтта җинаятьчел җавапсызлыгы дияр идем мин
Чернобыльдәге фаҗигане Кама Аланы төзүчеләре йөрәкләренә аеруча якын кабул иттеләр Зыян күрүчеләргә ярдәм фондына ун меңнәрчә сум акча күчерелде Ә инде Украинадан сигез гаилә килеп төшкәч, аларны ачык йөз белән каршы алдылар, бөтен мөлкәте кечкенә бер чемоданга сыйган бу гаиләләргә менә дигән квартиралар, мебель, төсле телевизорлар бирелде Хәзер алар Татарстан атом электр станциясен коручылар белән иңгә-иң торып эшлиләр
Мәгълүм булганча. Кама Аланындагы төзелеш ике юнәлештә бара Беренчесе — поселоктан шактый ераклыктагы АЭС корылмалары Икенчесе — энергетиклар яшәячәк шәһәр Урал һәм Идел буендагы эре промышленность комплексларына хезмәт күрсәтәчәк бу станциянең куәте 6 миллион киловатт-сәгать булачак. Дөньяда әле- гә андый куәтле станцияләр юк. Татарстан атом электр станциясе һәр яктан уникаль һәм камилләштерелгән беренче станция булачак Беренче энергоблок 1989 елда файдалануга тапшырылырга тиеш. Ләкин төзүчеләр тагын да ераккарак карап эшлиләр КамАЗ корпусларын коруда чыныгу үткән, ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән Умат Наурбиев җитәкчелегендәге бригада инде икенче, өченче, дүртенче энергоблокларның нигезен әзерли.
Яңа шәһәр исә дүрт микрорайоннан тора Промышленность зонасы белән шәһәр арасында троллейбус йөриячәк Заманча җиһазландырылган шифаханә. 800 урынга исәпләнгән ике заллы кинотеатр, ябык йөзү бассейны, 5 мең урынлы стадион һәм спорт комплексы төзеләчәк Зур парк булдыру күздә тотыла Ерак та түгел су спорты комплексы һәм елга порты үсеп чыгачак
Кама Аланына һәр килүдә нинди дә булса яңалыкка тап буласың. Әле кайчан гына балалар ике катлы кысан бинада укып йөри иде Үткән ел исә мең ярым укучыга исәпләнгән менә дигән мәктәп үсеп чыкты Өч балалар бакчасы, кибетләр, ашханәләр өлгерде. Хәтта мунчасы турында да онытмадылар төзүчеләр
Шулай да поселокны төзүдә бар да ал да гөл дип әйтеп булмый әле Үткән бишьеллыкта 111,9 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылырга тиеш иде. Аның нибары 87,5 мең метры сафка басты Сәүдә йорты, больница, кинотеатр кору да әлегә бик сүлпән бара «Казан утлары» журналының әдәби посты члены буларак, шул хәлләр белән кызыксынуны да зарур санадым Сәүдә үзәге бинасы төзелешенә иртәнге сәгать уннарда килдек. Безне сәер тынлык каршылады Манаралы кран туктап калган, кирпеч өемнәре янында бер генә җан иясе дә күренми
— Ташчылар вагонда булса кирәк Күренеп тора, эшкә керешмәгәннәр дә әле,— диде юлдашым, төзүче инженер А Михайлов.
Вагон ишеген ачабыз Чыннан да. бер төркем ир-ат җылы вагонда тәмәке көйрәтә. Танышабыз Брежневтагы 52 нче төзү-монтаж идарәсе ташчылары икән Атналап эшлиләр Бер атнадан соң Брежневка кайталар Барысы да югары разрядлы Тик еш кына кул кушырып утырырга мәҗбүрләр Звено җитәкчесе Сергей Свиридов күңеленә күптәннән җыелганны әйтеп салды:
— Без монда гаиләләребездән аерылып, эшләргә, төзергә дип киләбез. Алып киләләр. кайтарып куялар, командировка өчен акча түлиләр Һәр көн диярлек шулай эшсез утырырга туры килә Смена башланганга өч сәгать үтте инде, әле һаман измә китереп җиткерә алганнары юк.
Поселокта яшәүчеләргә сәүдә үзәге бик кирәк Шушы бинада ук кичке кафе, көнкүреш йорты, кунакханә дә булачак Үткән ел аны файдалануга тапшырырга тиешләр иде Әлегә беренче каты да күтәрелмәгән Кызганычка Каршы, шундый «сакаллы төзелешләр» яшь поселокта инде күбәеп бара.
Торак, социаль-культура объектлары төзүдә нигә шулай артта кала башладылар соң әле Кама Аланында9 Югыйсә, биредә торак төзүне куәтле оешма — Брежнев
шәһәрендәге йортлар тезү комбинаты алып бара Шул турыда комбинат директоры М Ш Бибишев белән сөйләшәбез
— Билгеләнгән планнарны материаль ресурслар белән тәэмин итү начар барды.— диде ул.— Менә үткән ел Кама Аланында 38 мең квадрат метр торак йорт төзү план- лаштырылган иде Соңыннан исә материаль ресурслар белән тәэмин итүне искә алмыйча гына, бу санны. 62 мең квадрат метрга җиткерделәр Бер елда гына 70 мең кубометр деталь биреп җиткерелмәде Шуңа да беренчел планны үтәү- белән чикләндек
Төзүчеләр белән сөйләшкәндә, гаять каршылыклы бер мәсьәлә ачылды Кама Аланына материаллар Брежнев шәһәрендәге тимер-бетон әйберләр заводыннан китерелә Төзүчеләр үзләре дә — Брежневтан Шул ук әйберләрне Түбән Камадагы • Татэнергострой» берләшмәсендә дә ясыйлар Андагы завод Кама Аланына ике тапкыр якынрак Димәк, материалларны Түбән Камадан алу шактый арзанга төшә Ләкин бу мәсьәләне хәл итүдә ике зур оешма бер-берсе белән килешә алмый <Кама Аланын без төзибез икән, димәк, материаллары да безнеке булырга тиеш».— диләр *Камгэс- энергострой* җитәкчеләре Шулай итеп, көн саен уннарча КамАЗлар БелАЗлар тимер-бетон әйберләр төяп, Түбән Кама заводы капкасы яныннан Кама Аланына агыла тора Шул ук вакытта Түбән Камадагы заводтан Брежнев аша кире якка — Менде- леевскига һәм башка төзелешләргә шундый ук материаллар озатыла һәрхәлдә бу мәсьәләне партия, совет һәм хуҗалык органнарына уртага салып сөйләшергә, бер үк төрдәге тимер-бетон әйберләрне кара-каршы ташуга чик куярга кирәк иде
Булачак энергетиклар шәһәренең архитектурасын да камил дип әйтеп булмый әле Ул хәзер поселок тибында төзелә Балалар мәйданчыклары, балалар бакчалары өчен урыннар юк диярлек ТатАЭС директоры белән әңгәмәбез шәһәрнең бүгенге йөзенә. киләчәгенә барып тоташты
— Шәһәр.нең архитектурасы безне дә тулысынча канәгатьләндерми — диде ул — Күптән түгел проект мәсьәләләре буенча Мәскәүнең Тимирязев район партия комитетына мөрәҗәгать иттек Анда проектлау институты вәкилләре катнашында киңәшмә үткәрелде Моңарчы да алар белән хатлар язышкан идек Нәтиҗәсе уңай булыр дип уйлыйбыз Һәрхәлдә озакламый институт вәкилләре Кама Аланына киләчәк һәм алар белән бергәләп шәһәрнең проектын камилләштерү мәсьәләләрен тикшерәчәкбез
Әйе, энергетикларның үзләре яшисе шәһәрне заманча, матур һәм уңайлы итеп күрәселәре килә АЭС дирекциясенә алардан күп кенә хатлар да килеп тора Балта остасы А А Поляков Кама Аланы капкасына кую өчен берничә макет ясаган Инженер И X Хафизов шәһәрдә алкогольсез эчемлекләр заводы салуның кирәклеген исбатлый «Завод якын-тирәдәге шәһәрләрне һәм авылларны төрле сулар һәм соклар белән тәэмин итәр, хатын-кызларга эш урыны булдыруда ярдәм итәр иде*.— дип саный
Поселок Советы башкарма комитеты председателе Р Г Рахимовны борчый торган мәсьәләләр дә күп Халыкка сәүдә көнкүреш, медицина хезмәте күрсәтү мәсьәләләре белән беррәттән. аларның культуралы ялын оештыру, рухи азык бирүне яхшырту турында да уйлана
— Моннан ике ел элек республиканың культура министрлыгы АЭС төзүчеләргә культура хезмәте күрсәтү планы төзегән иде Ләкин аннан соң бернинди үзгәреш бул-
Әлеге дәгъваны без ТАССР культура министры М М Таишевка җиткердек
— Әйе. без бүген Кама Аланында яшәүчеләрнең культура ихтыяҗларын тулысынча канәгатьләндерә алмыйбыз әле, — диде ул — Моның төп сәбәбе — тиешле мәйдан юк Киләчәктә, концерт залы булган кинотеатр файдалануга тапшырылгач АЭС төзүчеләренә культура хезмәте күрсәтүне яхшыртырга мөмкинлек туачак Художниклар язучылар һәм башка иҗат союзлары белән дә шефлык элемтәләре урнаштырылачак
Юк. бу аңлатма белән килешеп үк бетәсе килми Әлбәттә, төзелеш мәйданнарын да ясалган гади сәхнәләргә караганда зур культура сарайларында спектакльләр, төрле ансамбльләр чыгышын карау күңеллерәк Ләкин республика сәхнә осталарының эшчеләр һәм төзүчеләр, нефтьчеләр белән иҗади дуслык элемтәләренең бай традицияләре бар бит Без язучыларның, сәхнә осталарының КамАЗ төзелешендәге җылы очрашуларын яхшы хәтерлибез Нигә бу тәҗрибәне ТатАЭС төзелешендә дә кулланмаска'’!
Кыскасы, төзелеш үсә барган саен, аңа комачаулаучы четерекле мәсьәләләр тагын да калкурак булып күренә Әмма чигенер урын юк Алар кичекмәстән тикшерелергә бетерелергә тиеш Тозүчеләрнең дә. энергетикларның да теләге шундый