Логотип Казан Утлары
Публицистика

КИЛӘЧӘК — ҺӘРКЕМНЕҢ ҮЗ КУЛЫНДА


1986 елның февраль аенда Татарстан Язучылар союзының яшьләр комиссиясе һәм яшь авторлар белән эшләү бүлеге үткәргән конференциядә безне шатландырган күңелле бер хәл булды: татар әдәбия-тына сәләтле һәм белемле берничә прозаик килгәне күренде. Шулар арасында Вахит Имамов та бар иде. Без аның ике йөз битле кулъязмасын укып чыктык. Анда «Акъял ялгыз түгел» исемле повесть һәм ун хикәя тупланган иде.
«Акъял ялгыз түгел» дигән повестенда ул Акъял исемле ат язмышы аша бүгенге яшьләр тормышын сәнгать чаралары белән укучыны мавыктырырлык итеп ачып бирә алган. Сюжеты төзек, теле үткен, халыкчан. Хикәяләре дә тормышны белеп, яратып, уйланып язылган. Табигать белән кеше мөнәсәбәте, хайваннар дөньясы, авыл кешеләренең тормышы, күңел тибрәнешләре хикәяләрдә күңелгә ятышлы итеп бирелә. Иң мөһиме — Вахит Имамов әсәрләрен-дә кеше язмышлары, характерлар бар. Вахитның әдәби иҗат эшенә җаваплы каравы семинар алып баручыларга ошады.
Вахит 1954 елны Актаныш районында туган. Казан университетын тәмамлаган. Журналист. Беркадәр вакыт район газетасында эшләгән. Хәзер — КамАЗда инженер. «Ләйсән» әдәби берләшмәсе утырышларында актив катнаша.
«Казан утлары» журналы үзенең укучыларына бу санда Вахит Имамовның «Таныш тыкрык» дигән хикәясен тәкъдим итә. Ул хикәя дә, конференциядә тикше релеп, уңай бәя алган иде.
Укучылар сизгәндер: хикәя кыска һәм шактый ук тыгыз язылган. Сугыш беткән нән соң ике елдан соң гына авылга кайт кан капитан Мөҗаһитнең игътибар каза нырлык кеше икәнен яшь автор хикәянең башында, койма өсләренә кунган бала-чага сөйләше, аннары өлкәннәр диалогы аша үтемле итеп яза.
Гөлзада, Гөлҗиһан образлары хәтерга уелып кала. Авыр сугыш елларында трак торы боз астына киткән Гөлзада, аның Мөҗаһит югында туган баласы, капитанның улы белән тәүге мәртәбә очрашуы, Гөлҗиһанның, апасы һәлак булгач, кияүгә чыкмыйча аның ятим улын үстерүе — болар барысы сугыш заманының фаҗигале хакыйкатен ачып бирәләр.
Вахит Имамовка мин. үз нәүбәтемдә, хәерле юл телим. Халык тормышыннан аерылмаса, телне өйрәнүен туктатмаса, ирешкәннәреннән канәгать булып, масаеп йормәсә, озын сүзнең кыскасы — үз-үэенә таләпчәнлеген арттыра барса, киләчәктә аңардан зур колачлы, җитди язучы чыгуы мөмкин. Мин моиың шулай булуын бик тә телим.