ХӘСИТӘ
Безнең көннәргә кадәр килеп җиткән борынгы сәнгать җәүһәрләре арасында зәвыклы татар
осталары эше — Мәскәү. Ленинград. Казан шәһәрләрендәге кол лекцияләрдә сакланучы хәситәләр
аеруча игътибарга лаек.
Хәситә — елтырап торган алтын сары яисә көмеш ука тукыма өстенә нәфис итеп тезелгән
тәңкәләр, кыйммәтле ташлар, нечкә металл чыбыклардан үреп ясалган үтә күренмәле алтын-
көмеш челтәрләр, коеп, яисә үреп эшләнгән түгәрәк бизәкле төймәләр, төрле вак, зиннәтле
асылташлар куеп эшләнгән түшь япма, татар хатын кызларының гаять оригиналь һәм нәфис
бизәнгече. Аның хал кыбыз яшәгән төрле төбәкләрнең күзаллавы һәм сөйләше рухында төрле ата
малары бар: хәситә, дәвәт. ачкыч бау. муйтомар. бөти, хәмаил һ. б. Хәситә күлмәк өстеннән
күкрәккә — уң җилкәдән түш буйлап сул кул астына таба юнәлтелә. аркада аның ике таррак очы
матур каптырма белән, яисә каптырмасыз, беркетеп куела. Хәситәләр борынгы чорларда,
мәҗүсилек заманында кешенең җанын, иминлеген саклаучы, төрле бәла казалардан, авырулардан
коткаручы бөти йөртү традициясе белән бәйләнгән булырга тиеш.
Хәмаил хәситәләрнең, күптәннән мәгълүм булып, татар халкы арасында күп вакытлар буена
яшәп килгәнлеген археологик табылдыклар һәм борынгы фольк лор ядкарьләре раслыйлар.
«Түләк» дастанында, мәсәлән, баһадир һәм озанчы (музыкант) Түләккә гашыйк булган Су пәрие
Чачдар ханның кызы Сусылу, егетне үзенә багындыру өчен, аңа куш хәмаил. куш йөзек кебек
тылсымлы әйберләр бүләк итмәкче була. Биредә әле борынгы хәмаил-хәситә кешене хорафаттан
саклый торган аны илаһи көч белән бәйләүче сихри амулет функциясендә телгә алына.
Соңгы дәверләрдә хәситәләрнең дини эчтәлекләре бетеп, декоратив, эстетик сыйфатлары
беренче планга калкып чыга.
Республикабыз сынлы сәнгать музее экспозициясенә куелган хәситә гаять бай һәм искиткеч
зиннәтле булуы, нәфислеге, сәнгатьчә камиллеге, ювелир сәнгатенең төрле ысулларын
берләштерүе белән бу төр иҗатның югары бер үрнәге булып килеп баса. Чама белән алганда. XIX
гасыр башларына караган бу хәситәдә, аерым алганда, тагы да борынгырак, хәтта Алтын Урда һәм
Казан ханлыгы чорларында башкарылган фрагментлар, детальләр булу их тнмал (шәҗәрә агачы
формасындагы алтын кәгазь белән төреп ясалган сынчык лар. алтын суына манып эшләгән
төймәләр). Төрле тарихи катлам, төрле гасыр, төрле металл, таш һәм техниканы берләштергән
хәситә асылда бербөтен нәфис композиция тәшкил итә. Аның концепциясе хәситәнең формасында
— ярым ай. ярым-кояш сурәтен хасил иткән иң затлы, иң төп өлешендә чагылыш таба. Безнең
алдыбызда — елкылдап, җемелдәп, нур сибеп торган күк гөмбәзе кисәге: бу — безнең борынгы ата
бабаларыбызның ай-кояшка. күк алласы — тәңрегә табынуыннан туган форма; борынгы кешене күк
стихиясе, космос, галәм белән бәйләүче сурәт.
Дулкынсыман салмак бербөтен ритмның астагы »зур телләре» — үтә күренмәле көмеш
челтәрләр өстенә утыртып куелган бәллүр сыман, ут уйнатып торган монументаль кашлардан
гыйбарәт; нурлары челтәр яссылыкларына кереп, аларның композициясен үзләренә буйсындырып,
зур »гөл балкышлары» хасил итәләр. Бу ташларның уңнан сулга хәрәкәтен нәзакәтле ювелир
ысулы — каба рынкы челтәр ысулында сынландырылган зәңгәр лазуритны уртасына алган
дүртпочмаклы челтәр төгәлли.
Урта рәттә — бизәкле челтәр рама эченә алынган дүртпочмаклы һәм түгәрәк шома фирәзә
ташлар билгеле бер интервал аша тезелеп киләләр.
Югары, өске өлештә исә хәситәне вак вак алсу кызыл, лал (рубин) сыман һәм ак пыяла
кашларның ритмик фризы бизи. Бу өч рәт арасына — төрле вак асылташлар, ак ахак, гранат,
шәмәхә төстәге аметист, агат, хрусталь төй мәләр. йөрәк, орлык, тәлгәш сыман асылмалар
эленгән.
XIX гасырның ахырларында, көнкүреш, гореф-гадәтләр, кием-салымнар үзгәрү белән,
хәситәләр, кием ансамбленнән чыгып, халык сәнгате традиция ләрен туплаган күркәм бер иҗат
эшенә әйләнеп калалар.