Логотип Казан Утлары
Хикәя

КАРТЛАР НИГӘ ТУҢА


арифа карчык мич башында ята Вакыт дип аталган иксез-чиксез бушлыкта мич әкрен генә йөзә, һәм Зарифаның баш өстендә эленеп торган түшәм бер якка җиңелчә генә авышып киткәндәй була Монда ярым караңгы, тыныч, бары чуар чаршау гына ара- тирә селкенгәләп куя Иләнгән сарык тиресе һәм киез итек исләре аңкый.
— Син. әбекәем, капитан күперчегендә шикел лерәк,— дип ягымлы эндәшә торган иде оныгы Габ-делфаяз. аңарга баскычлы күперчәдән аска төшәргә булышканда Кайчандыр Зарифа бу баскычлардан үзе генә дә бик иркенләп төшә, комган тотып ишегалдына чыга һәм намазлыкта дога кылып алганнан соң. тавыш-тынсыз гына мич башына үрмәли иде. Хәзер тәнендә җегәр кимеде, һәм ул. туганнары тарафыннан очраклы рәвештә онытылган кунактай, үз дөньясында салмак кына яшәп ята Мич сәндерәсендә ятып тәмам өшәнгән карчыкны, аның кәйсезлегенә зарлану белдереп. кече оныгы Марат чәйгә алып төшкәли. Яшь, кайнар Марат шуны аңламый: Зарифага бик тә салкын, өстенә әллә ничә кат тун бөр кәсәләр дә җылы сеңми аңа Менә ничәнче көн һәм төн инде Зарифа кар чык. иң вакытлы чакта ходайдан чакыру килмәвенә эчтән генә офтанып, каядыр чаршау артында гына барган ерак-ерактагы тормышы белән төшләнә.
Кемдер ишек ачып керде булса кирәк, чаршау селкенеп куйды. Салмак, тупас, ирләрчә адымнар. Габделфаяз кайтып керсен иде Ул әбисен беркайчан да онытмады, янәшәдә яшәгән чакта һәр кичне йөгереп керер иде Үзенең гаиләсе белән шәһәргә күченеп китте шул. Бөтенләйгә. Зарифаны да үзләренә алдырды Оныгының җәмәгате бик әйбәт хатын, карчыкны беркайчан да кыерсытмады, әмма зур бәла килде үзләренә: армия хезмәтендә Габделфаязга озак вакыт салкын су эчендә торырга туры килә, өенә дә. матрос киеме өстеннән ялтырап торган муенса тагып, вакытыннан элек әйләнеп кайтты,— авыру ул. ә өйләре тулы балачага Менә шуннан соң Зарифа, күпме генә үгетләмәсеннәр, улы Дәүләт янына кайтып сыенды
РӘИСӘ ӘБҮБАКИРОВА — яшь язучыларның VIII Бөтенсоюз киңәшмәсендә катнашкан автор Омск шәһәрендә яши һәм төзүче булып эшли

Сөенеп туя алмый Зарифа: Габделфаяз әйбәт кеше булып үсте. Аның кадерле булуы моның өчен генә түгел, әлбәттә. Әле малай чакта ук өстенә текәлә дә телсез кала иде Зарифа: сугышта ятып калган олы улына коеп куйгандай бу кадәр дә охшаса охшар икән оныгы! Зарифаның олы улы тимер танк эчендә янып үлде. Габделфаяз армиядән кайту белән, ул аңардан бары бер нәрсәне сорады:
— Улым, танкны үз күзләрең белән күрдеңме?
Күрдем, әбекәем,— дип елмайды оныгы.— һәй. күп күрдем мин аларны!
Зарифа исә елмаймады. Габделфаяз әбисенә текәлеп карады, аның көрән кыйгач күзләрендә ниндидер очкын җемелдәп алды. Бер атнадан ул Зарифаны үзе белән кинога барырга ризалатты. Карчык баштарак курыкты; ирләр җыелган урында күренеп йөрү гөнаһ иде. ләкин каһәр төшкән танкларны да бик күрәсе килә иде аның. Керде, клубтагы сөйләшкән авазлар шундук тынып калды, кемдер гаҗәпләнеп тел шартлатты. әмма үзенә хөрмәтләп кенә урын бирә белделәр.
һәм ул үз гомерендә беренче тапкыр озын борынлы, килбәтсез кара ящикларны күрде, алар туп-туры Зарифа өстенә киләләр, төтен эчендә маңгайга-маңгай чәкәшәләр дә тузгып-үкереп яналар. Зарифа түзмәде, чырыйлап кычкырып җибәрде: шуларның берсендә аның улы да янган ич...
Чаршау ачылып китте, караңгылы-яктылыда тонык шәүлә пәйда булды. аннары Маратның күк күкрәгәнгә тиң тупас тавышы яңгырады:
Исән? Күрәм, син безнең мәңгелек җан икәнсең. Нәрсә кирәк?
Зарифа бик начар күрә, ә Марат, сөйләшми торганда. Габделфаяз абыйсына охшаган, әмма нте-сөяге белән генә охшаган шул.
Бичара Габделфаяз, дип пышылдый карчык.
Баш югала, пәрдә артыннан:
— Әби саеккан, сөйләнә, мине танымады,— дигән сүзләр ишетелә
- Вакыт инде — дип. Маратның әтисе Дәүләт күңелсез генә әйтеп куя Тиздән йөзне тутырачак. Алладан һаман да гомер сорап ялварамы әллә ул?
Улына рәнҗеми Зарифа Үпкәләгән чаклары булды булуын, мич башына хәсрәтле уйларын төяп менә дә. газизләре өчен борчылу һәм кешеләргә тартылу гаменә йотылгач, мич җылысында рәнҗүләре йомшап китә иде Дөньяда күпне кичерде ул; суынып килгән күкрәгендә юк-барга тавышланып, ызгышып бер-берсен җәфалаган ыгы-зыгылы балаларына карата гына күпмедер кызгану хисе җылынып тора. Карт булса да. Зарифа барын да ишетеп ята Чаршау артында ниләр эшләнә: бала еламыймы, шулпа ташымыймы,— боларның һәммәсенә дә колак сала карчык; онык лары тәгәрәп үсте, шулпаны килене — Дәүләтнең хатыны карый, ә менә дөньяга күз-колак булу гадәте һаман да канында калды аның.
Зарифаның колагы үтә сизгер Кыз чагында ук инде ул бүтәннәр ишетмәстәй йомшак авазларны бик тиз сиземли, шуларны үз тавышы белән кабатларга тырыша иде. Бер хәллерәк адәм Зарифаның җырлавына мөкиббән китә һәм аны — кухня тирәсендә хезмәт итүче кызны — байдан хатынлыкка сатып ала. Төнге күңел ачулардан соң ире нибары ике сүз белән боера торган иде;
— Җырла, сандугач!
Тыңламый хәле юк. ире җикеренә күрмәсен дип, Зарифа калтыраулы тавыш белән җырлый башлый Җыр тегене уйга сала, үзенең көчәя барган тавышына ияреп, Зарифа урыныннан кузгала, нечкә билләрен дәртле хәрәкәтләндереп, ялангач аяклары белән идән өсләтеп йөзә...
Менә шушы чамадан тыш тәвәккәл биюгә кушылып, мич тагын да ныграк әйләнә-бөтерелә башлый. Кинәт кенә мизгел эчендә кызыл йөзле, чуалчык чәчле, симез ире күз алдына килеп баса; ул шундый еракта һәм шундый кечкенә-көлке булып күренә ки...
Карчык, сыңар теш кенә тырпаеп калган казналарын шәрәләндереп, үзалдына тавышсыз гына елмаеп куя.
— Менә шайтан! Җырлый бит теге карга Әти. ул гауга чыгармас микән? - Маратның хәвефле тавышы төш дигән дөньялыкка бәреп керә.
- Чыгармас,— дип җавап кайтара Дәүләт — Көче юк бит анын Әйе, ире икенче хатын алып кайткач, каргага әверелгән иде ул Зарифа балалары белән чоланга күченде, ире исә. аны очрату белән ямьсез итеп сукрана торган булды
Аяк астында буталып йөрисен шунда, карга!
Әнә шундый очраклы очрашуларның берсеннән соң төпчек баласы Дәүләт дөньяга килде Күрәсең, ураза аенда аракы эчеп, ире аны яшь хатын белән бутады булса кирәк.
Ходайның ачуын китергәндер шул: яшь-усал хатыннан урлап, бер вакыт балаларына коймак ашатты, аннары менә кино дигән зәхмәтне карады Ходай үз рухына чакырмый икән, димәк, әнә шуларны гафу итми ул. Пи өчен чакырмаганын да яхшы белә карчык әгәр яшәүне өр яңадан кабатлыйсы булса, ул барыбер теге чактагы коймакларны тагын эләктерер. улы дөрләп янган тимер ящикны күрергә ашкыныр иде — ходай шушы яшерен уйларын сизгән ахрысы
Сөйкемсез ирен, кулак дигән җисеме ние белән. Себер дип аталган исеменнән үк якты салкынлык бөркелеп торган ерак җиргә сөрделәр Икенче хатын суга чумгандай юкка чыкты Йортны мәктәпкә днп алды лар Зарифага исә тәрәзәләре кадакланган, уртасында миче булган бер буш йортны бүлеп бирделәр Өлкән улы мич киңлеге итеп такталардан бүлем ясагач, кухняга тоташкан кечерәк ике бүлмә барлыкка килде Авылга нишләптер күңеле ятмады беренче малаеның, гаиләсен алды да мануфактура эшенә китте Зарифаның улы әйбәт иде Нигә иң яхшы балалар гына әниләреннән читкә китә икән? Эшендә бик хөрмәтләделәр үзен, матур-матур ситсы төргәкләре белән бүләкләделәр, ул аларны әнисенә җибәрә торды Улы өчен горурланып, аларны күршесенә күрсәткән иде. теге исә авыл советына барып «тишкән» Килделәр, улының халәл бүләкләрен кайтарып алдылар, кулак иренең байлыгын яшереп яткыра дигән сылтау белән Зарифаны да ире артыннан җибәрделәр Күпме генә еламасын, ялвармасын бай хатыны имеш!
һәм менә мич тагын чайкала, әллә кайдагы билгесез Себертә барып чыга Таш ятак кинәт җилкәләрне туңдыра, карчыкка салкын булып китә Бер чынаяк чәй булсын иде хәзер, юкса тәмам эченә суык йөгергән Ә аяклар бөтенләй берни сизми, гүя алар Себернең үзендә торып калган Өлкән улы Себердә чакта да ташламады Мәскәүдәге зур-зур гына йорт ларга тикле барып җитте, бер елдан әнисен кайтартты Ул елларда Зарифа күпне күрде, күп кешеләрне очратты, күп нәрсәгә төшенде шул кадәрле халык арасыннан бер ran-гади татар хатынын кем генә хәтер ләп горыр икән! Ләкин мәсьәләнең төбенә төштеләр. Зарифаны кайта рып җибәрделәр Югарыдагы «ур кешеләргә рәхмәт инде, ходай шикелле, аны онытып бетермәгәннәр Көн уртасында Зарифа үр башына күтәрел де, тирә якка күз ташлады һәм таң калды әнә, каршында Идел буе даласы җәйрәп ята! Күкрәген тутырып һава сулады да әрем исе аңкып торган бәхетеннән елап җибәрде ул
Кызының гаиләсе якты каршылады, ә Дәүләт акылга сыймаслык бу лып үзгәрде, тупасланды, әнисе өчен оялган булып кыланды Өлкән улы хәлен белергә еш кына килеп йөрде, элеккеләренә карый да матуррак күлмәклекләр булок итте Аны соңгы тапкыр күрүе икәнен Зарифа башы на да китермәде ул чакта Сугыш чыгып, озак та үтмәгәндер, өлкән улы ның кара хәбәре килде Зарифа үзенең кайгысын мич артына яшерде, инде кече улын саклый күрсен дип. иртә кич аллага ялварды
Мич башына, мышный мышный, Маратның биш яшьлек кызы үрмә ләп менде, ялтырап торган күзләре белән озаклап әбисенә карап торды Дәү әнием, чәй эчәсеңме?
Чәйне гомердә теләмәгәнчә эчәсе килгән чагы, әлбәттә’ Мич инде җылытмый, күрәсең, яна начар ягалар, тамагы кипкән, иреннәреннән бер
генә сүз дә шуып чыгарлык түгел. Карчык зур кыенлык белән булса да авырайган кулын күтәрде, елмая төшеп, кәкре бармаклары белән куркуны белми торган оныгының башыннан сыйпады һәм кинәттән ни өчен балаларга караганда оныкларның кадерлерәк булуын аңлады Беренче онык туу бөтенесен каплап китә икән алар бер-бер артлы ишәя торалар. асларына саласы киезләре дә күзгә күренеп ишәя, озыная. Дәүләт тән генә дә карчыкның ун оныгы бар. кызының һәм фабрикада эшләгән өлкән улының балалары тагын күпме диген, инде оныкларының балалары да байтакка жыйнала бит. Зарифаның нәсел-нәсәбе зур. таза, дөньяга аның күпме дәвамы сибелгән, шуларның һәркансында Зарифа дан нәрсә дә булса саклана лабаса! Бу урында карчык горур бер коркыл дау белән хәтта елмаеп та куйды.
Мич тагын бер тапкыр зур һәм салмак әйләнеш ясап алды, түшәм кинәт юкка чыкты, Зарифа бнек-биеккә күтәрелде һәм үзенең каршында дарчин төсендәге буш, соры җирне күрде, көтелмәгәнчә якты, үткер хәтере белән аны шундук танып алды: миллион еллар элек үз кайнарлыгын да әвәләнгән җир инде туң катламга әверелгән иде. Җир яшәрсен өчен. Зарифа нишләргә тиеш соң? . Ул хәлсез кулларын тәне тирәсенәрәк елыштыра, гәүдәсенең авырайганын сизгәннән соң аска төпсез упкынга таштай томырыла Ул инде нишләргә кирәген яхшы белә Аңа вак кисәкләргә уалырга, шушы кырыс җиргә вак орлыклар булып чәчелү өчен челпәрәмә ватылырга кирәк, аның зирәк орлыкларыннан җирдә ап-ак авыллар үсеп чыгачак һәм алар. Зарифа токымының дәвамы булып. һаман саен артып торачак. Чылбырдай тезелгән ак авыллар — Җирнең мәңгелек җыры
Русчадан Рашат И ИЗАМИ ЕВ тәрҗемәсе