ИЛҺАМ ЧЫГАНАГЫ
Н. Н. Әхмәтҗанов,
КПССның Актаныш район комитетының беренче секретаре
, әгърур Урал таулары итәгеннән ургылып чыккан Агыидел. гүзәлле- I ген. илһамын һем назын сеңдереп калдырырга теләгәндәй, безнең яклар- I га җиткәч, тагын да җәелебрәк, иркенәебрәк ага Гасырләр мең еллар шулай. Аның бедре талларга уралып утырган ярлары тугандаш татар, мари, башкорт, удмурт, чуааш һәм башка милләт халыкларының үткәненә, азатлык керәше сәхифәләренә һәм хәзерге кеинәр героикасына шаһит Агыйделгә җырлы- моңлы Сен килеп кушылган урында игенчелек һәм сунарчылык белән шегыльлә- нүче борынгы бабаларыбызның тарихи эзләре саклана. Районыбыз халкының үткәне һәм бүгенгесе — гомумхалык тарихының аерылгысыз бер елеше ул
Актаныш тебәге уңдырышлы туфрагы, мул сулы елгалары, күлләре, җеәлел яткан болыннары, шаулап утырган урманнары булуга карамастан, элекке Уфа губернасының иң ярлы почмакларыннан саналган. 1850 елда, мәсәлән, губернаның күпчелек еязләрендә һәр ир кешегә еч-дүрт ат туры килсә, бездә ул берәр генә булган. Башка еязләрдә батраклар елына 40 сум хезмәт хакы алса, безнең тебәктә 15 сум гына түләгәннәр Ир-атка тигән имана җире дә башка еязләрдәгедән дүрт тапкыр чамасы ким булуы мәгълүм
Жир эчен, ирек ечен гасырлар буе дәвам иткән керештә безнең бабаларыбыз- иың да өлешләре бар XVII-XVIII гасырлардагы крестьян сугышларында аларның актия катнашуы билгеле. Мәсәлән. 1645. 1661-1665 нче еллардагы татар-башкорт восстаниеләрендә катнашучылар сафында хәзерге Актаныш районында яшәүчеләр дә байтак булган Минзәлә тебәге озак еллар тынычлана алмый патша гаскәрләренең җәзалары да. аяусыз эзәрлекләүләр дә халыкның хөррияткә, иреккә омтылышын сүндермәгән Бу турыда -Татарстан АССР тарихы»ида (Казан 1970) тәфсилләп бәян ителә.
Патша самодержавиесенең колониаль политикасы һәр җирдә үзен нык сиздергән Рус чиновниклары А Сергеев. М Дохов. А Жихарев өстеннән сенатка җибәрелгән шикаятьләрдә крестьяннарның моң-зарлары ачык чагыла
Жэбер-золым. социаль гаделсезлек, җирсезлек Актаныш крестьяннарын Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар хәрәкәтенә кушылырга этәргән Язучы һәм галим Мөхәммәт Гали. Пучы авылына килгәч, халыкның Пугачевка мәхәббәтен чагылдырган бер бәет язып алган
Пугачев патша бар диләр, Постау бишмәтләре тар диләр. Жаек та буе яу җирләрен Айкап та иөри шул диләр Пугачев патшаны күрсә идең. Алларыннан буй бөгеп узса идең. Аргамак менеп, дан тотыл. Жаек яуларында иәрсә идең
1773 елның кезендә восстание Кама аръягына. Олы Тигәнәле. Илбәк, Иске Сакчы һәм башка урыннарга җәелә Хәрәкәтнең үзәге Мииэелә төбәгендә була 50-300 кешелек татар отрядлары алпавыт утарларына һәм сакчылык пунктларына һөҗүм ита Восстание Актаныш төбәген дә чолгап ала Крестьяннар армиясе Сарсак-Омга. Аккүз, Сукман һәм башка авылларны үтеп. Алабугага киткән Тарихчы С Алишее нКаһарман бабайлар» дигән хезмәтендә бу хәрәкәтне киң яктырта. Актаныш ягы крестьяннары Пугачев явында аеруча күп катнаша
W
Кыргыз волостеның Иске һәм Яңа Әлем авылларыннан восстаниедә утыз ике ясаклы татар катнаша. Гәрәй волостеның старшина Әтнәгул Тимеров җитәкләгән отрядта Такталачыктан — кырык бер, старшина Табыш Абдуллин командалык иткән отрядта Куян авылыннан — кырык еч. Чишмәдән — илле, старшина Үмәткул Тәф- килев отрядында Ахуннан — тугыз, Колыннан — унике, Пучыдан — йәз ундүрт, Әнәктән утыз җиде ясаклы татар булган Балтач, Мерәс, Әҗәкүл, Ботады Әтәс, Адай, Суыксу, Ахун, Байсар. Уразай, Уръяды, Актаныш, Аккүз һәм башка авыл крестьяннары да баш күтәрүчеләр сафына кушыла.
Хаклык, азатлык ечен көрәш Октябрь революциясе һәм гражданнар сугышы елларынача дәвам иткән. Агыйдел буе. безнең як авыллары акгвардиячеләргә һәм эчке контрреволюция көчләренә каршы аяусыз көрәш мәйданына әверелә Халык бәхете өчен көрәштә башларын салган Гыймран Мәрдәмшин. Муллаяр Назаров. Илек- бай Миңнебаев. Газиз Шамматов. Рабига Файзуллина һәм башка бик күп якташла- рыбызның якты истәлеген без кадерләп саклыйбыз.
Актанышлылар күңелендә Бөек Ватан сугышының авыр яралары тирән уелып калган Ил өчен көрәштән җиде меңнән артык ир-егет, дөнья бәһасе торырлык сылу кызларыбыз кайтмый калуын әле һаман авыр кичерәбез, аларны сагынабыз. Бөек Җиңүнең 40 еллыгын бәйрәм итү чорында авылларыбыздагы һәйкәлләрне яңарту, Актанышның биш каһарманы — Советлар Союзы Геройлары Баян Дәүләтов. Га-таулла Минаев, Хәсән Заманов. Сергей Фадеев һәм Гомәр һадимөхәммәтовлар истәлеген мәңгеләштерү буенча күләмле эш башланды. Шундый истәлекле чорда «Гигант» колхозы эшчәннәренең Бөек Ватан сугышы елларында тылда күрсәткән ге- роик хезмәтләре өчен Ватаныбызның югары бүләге — Беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнүен уртак шатлык, уртак горурлык белән кичердек Батырлык эстафетасы бүген дә дәвам итә. 1985 ел нәтиҗәләре буенча гигантлылар Бөтенсоюз социалистик ярышында җиңеп. КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы, ВЦСПС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагына лаек булдылар.
Районның 19 колхозы һәм 3 совхозы карамагында 121 377 гектар җир бар Районда яшәүче утыз биш мең ярымнан артык кешенең уртак хәзинәсе бу Шунысы куанычлы җиребездән алына торган байлык елдан-ел арта бара.
Уникенче бишьеллыкка да ышанычлы аяк бастык. 1986 елда район тарихында беренче тапкыр уртача һәр гектардан егерме алтышар центнер уңыш алдык, дәүләт алдындагы изге бурычны 61 мең тонна итеп үтәдек. Шәймәрдәнов исемендәге колхоз игенчеләре һәр гектардан 31,5 центнер уңыш җыйнап, район хуҗалыклары арасында җиңүче булдылар.
Икмәк фронты батырлары: Киров исемендәге совхоз комбайнчысы Таһир 8ә- лиев, •Аимани совхозыннан Рафаис Замановлар республика күләмендә танылдылар Таһир сезон дәвамында ун мең унсигез центнер ашлык суктырып алды Бу — районда гына түгел, бөтен республикада иң югары күрсәткеч
Район игенчеләре бәрәңге үстерү һәм дәүләткә сату буенча сизелерлек уңышларга ирештеләр. Әйтик, 1985 елда аның уртача уңышы гектардан 41 центнер булса, 1986 елда ул 142 центнер тәшкил итте. Ничә еллар буе үти алмаган бәрәңге сату планын 125 процентка үтәп чыктык, дәүләткә 6000 тонна урынына 7528 тонна яхшы сыйфатлы бәрәңге озаттык. Әлбәттә, игенчелек өчен һава шартларының башка ел- лардагыдан уңаирак килүен инкарь итеп булмый Шулай да, уңышның нигезе дөрес технологиядә, тиешенчә ашлауда, һәм иң мөһиме — кешеләрнең эшкә мөнәсәбәте үзгәрүдә дип карарга кирәк.
Без игенчелектә башлангыч уңышларыбыз белән мактанудан ерак торабыз, ләкин тизләнешнең киләчәктә тагын да куанычлырак нәтиҗәләргә китерәчәгенә ышанабыз Максатыбыз — тайпылышсыз алга бару
Терлекчелектәге уңай үзгәрешләрне барлаган чакта бу тармакның нәтиҗәлеле- генә ирешүдә иң эзлекле эшләгән коллектив — Киров исемендәге совхоз хезмәтчәи- нәрен аерым хөрмәт белән искә аласы килә. Кировлылар 1986 ел планын сентябрь уртасына ук барлык төр терлекчелек продуктлары сату буенча үтәп чыктылар.
«Таулар» колхозыннан Хәсинә Сафина, Рәкыя Нуретдинова, «Чишмәпдән Рәзи- мә Вәлиева, «Үзәк» колхозыннан Зәһинә Гәрәева, Зифа Хуҗиналар ярышның алгы сафында Алар һәр сыердан 3500-3200әр килограмм сөт савалар. Урта мәктәптән соң өченче генә елын эшләүче оялчан, мөлаем кыз Хәсинә инде шактый тәҗрибә туплаган, заманында дүрт мең килограмм чиген яулаган, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнгән Рәкыя апасының үкчәсенә басып килә. Хәсинә кебек ялкын йөрәкле яшьләр бездә аз түгел. Нәкъ менә аларның хезмәт энтузиазмы — район буенча өч мең килограммлы дәрәҗәгә ирешү өчен төп этәргеч.
Вакыт үткән саен, өметләрнең акланачагына ышаныч арта. Башка яклардан аермалы буларак, бездә туган туфракка тугры җанлы кешеләр күбрәк кебек. Кая таш- ламак кирәк бу изге нигезне? Биш Советлар Союзы Героен биргән Актаныш туфрагы, дүрт Социалистик Хезмәт Героеның да (А. Сальников, С. Гыильманов. Г Латыйпов. 3 Иманов), егермедән артык Ленин ордены кавалерларының да, фидакарь хез-
мәтләре өчен башка ордеи-медальләр белән бүләкләнгән йөзләрчә райондашлары- бызиың да туган-үскән, шөһрәт казанган газиз җире бит бу!
«Үрнәк» колхозыннан Ленин орденлы Салих Гайнуллин, «Авангард» колхозыннан шундый ук бүләккә лаек булган Әбүзәр Фазлыев кебек өлкән механизаторларыбыз үзләренә алмашка килүче яшьләргә олы ышаныч баглыйлар Ленин ордены кавалерлары, КПСС райкомы членнары «Октябрьның 12 еллыгы» колхозыннан Хәлимә Хәиипова, Киров исемендәге совхоздан Зөлфирә Кагирова, «Коммунизмга» колхозыннан Тәхия Кашфразиева, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл байрагы орденнары кавалеры «Гигант» колхозы ферма мөдире Камил Латыйпов, елның-елына районда ал бирмәүче, II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры Антонида Пугачева, Хезмәт Кызыл Байрагы орденлы Әминә Гарипова һәм башка ветераннарыбыз яшь алмашны үз итәләр, якыннан булышалар Туган туфракка мәхәббәт шулай тәрбияләнә Ләкин яшьләрнең авылны үз итүе өчен барысы да эшләнгән дисәк, һич тә дөрес булмас
Район масштабында авылны социаль үзгәртү проблемасы әле тулысынча хәл ителмәгән Беренче чиратта авыл хуҗалыгында авыр кул хезмәтен машиналар җилкәсенә салу темпы канәгатьләнерлек түгел. Бу игенчелектә дә. терлекчелектә дә шулай. Әйтик, бәрәңге комбайннары бездә әлегә киң кулланыш тапмый. Югыйсә «Таң» колхозыннан Варис Әмирҗаиов җитәкчелегендәге звено аның өстенлеген практикада раслады: 40 гектарга якын мәйданның һәр гектарыннан 200 центнердан артык уңыш алынды Чөгендер эшләрен техника җилкәсенә салу да хәл ителеп бетмәгән. Терлекчелек фермаларын механикалаштыруны «Җиңүнең 40 еллыгы» һәм «Таң» колхозлары шәп көйләде, бу эш системалы тормышка ашырылачак
Районның кайбер хуҗалыкларында механизаторлар өчен эш шартларын яхшырту хәл ителмәгән Кыш көне ачык һавада машина кабызуның яки төзәтеп азаплануның авырлыгын авыл кешесе генә түгел, шәһәр кешесе дә бик яхшы күзаллый Менә шуңа күрә дә район партия комитеты бу эшләрне уңай хәл итүне үзенең төп бурычы итеп карый
Квартиралар төзелә тора, культура йорты, балалар комбинаты, ашханә, техник хезмәт күрсәтү объектлары — барысы да заманча. Балалар өчен йөзү бассейнын да зченә алган зур спорт комплексы тезелә. Ярдәмче хуҗалыкның «ярдәме» предприятие эшчеләре өчен генә түгел, район үзәгендәге, хәтта үзәктән читтәге авылларда яшәүчеләр өчен дә сизелә кырлач суыгы бетәр-бетмәстә үк туй, юбилей табыннарын, ашханә, ресторан өстәлләрен яшел суган, кыяр кебек яшел ризыклар бизи, олы ка-лалардан юллыйсы юк.
Партиябезнең XXVII съезды куйган тизләнеш бурычы кеше факторына туры- дан-туры бәйләнгән Кеше турында кайгырту җәмгыятьнең ни дәрәҗәдә алга баруын билгели Без, моны шулай аңлаган хәлдә, бу бишьеллык дәвамында һәм 2000 елга кадәр чорда торак мәсьәләсен уңай хәл итеп бетерүне максат итеп куйдык Авыл халкының культуралы ялын оештыру өчен, беренче карашка, бөтен мөмкинлекләр бар һәр колхоз-совхоз үзәгендә заманча корылган культура сарайлары, кечкенә авылларның барысында да диярлек клублар төзелгән Бүген безне шул зиннәтле культура сарайларының (бер дә арттырып әйтү түгел) күбрәк вакыт буш торуы борчый Янып- пошеп гармун уйнаучыны кыстый-кыстый, идәндәге тузанны басар өчен, су сибә-сибә, җырлы-биюле кичәләр үткәргән чорны сагынып искә алырга түгел, бәлки ул вакыт- лардагыдан да кызыйлырак, мавыктыргычрак, сыйфатлырак чаралар табарга кирәк Актанышның культура, сәнгать йөзен бик матур оештырылган концерт ярышлары. «Агыйдел» халык җыр һәм бию ансамбле уңышлары шактый ачык күрсәтә Әмма, һәвәскәр сәнгатьтә тагын да күмәгрәк чыгышларга ирешү өчен, «үп тырышырга кирәк әле Даими эшләүче түгәрәкләр, кызыклы шөгыль клублары әле бармак белән генә санарлык Халыкның ихтыяҗын өйрәнеп, без клубларда, мәктәпләрдә иҗат һем техника түгәрәкләре оештыруны максат итеп куйдык Йөзү бассейны, балалар ечен спорт мәктәпләре, лагерьлар төзүне якын арада хәл итәргә исәплибез
Актаныш төбәгендә туып-үскән данлы кешеләр, талант ияләре хакында күп языла Вакытында республика хөкүмәте башлыгы булып эшләгән Ш Шәимәрдәновны, Ленин комсомолының Үзәк аппаратында хезмәт иткән Тимер Кручевны да актаныш- лылар горурланып искә алалар
1890 елда Иске Баисар авылында туган Шәйгәрдән Шәймәрдәнов 1924 елның апреленнән Татарстан Үзәк башкарма комитеты председателе урынбасары, бер елдан соң председатель хезмәтләрен үти, 1927 елда республика Халык Комиссарлары Советына җитәкчелек ите 1928 елдан 1930 елга кадәр — ВКП(б) Үзәк Комитетында инструктор, 1930—1933 елларда РСФСР Халык Комиссарлары Советының финанс коллегиясе члены булып эшли. Чит илләр белән сәүдә итү академиясендә укый 1933 елны ул Тува халык республикасына илче итеп җибәрелә, анда 1938 елга кадар эшли Аннан соң СССРиың чит илләр белән сәүдә эшләре оештыру органнарында хезмәт итә Ш Шәймәрдәнов — партиянең XI—XVI съездлары делегаты
Актаныш ягы биргән талант ияләрен санал та бетереп булмый торгандыр Бер-бер авылы гына да берничә хезмәт батырына, талант иясенә тормыш биргән Трибун ша
гыйрь Һади Такташның эзләрен саклаган Такталачык авылыннан татарның беренче профессиональ артистларыннан саналган трагик Мохтар Мутин. бүгенге поэзиябезнең иң җор телле шагыйре. Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гамил Афзал тормышка юл алганнар Иске 1<ормаш авылы — Ардуан батырның да (Мирсәет Ардуанов). РСФСРның атказанган. ТАССРның халык художнигы скульптор Васил Маликовның дә, Украина ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Әсгать Сәфәргалинның да уртак туган җире. Байсар авылы — Шәйгәрдән Шәймәрдәнов, Г Латыиповның туган туфрагы. Аның күршесендәге Наратлы авылы музыка профессоры Мансур Солтановка тормыш биргән.
Мансур Солтанов 1875 елда Наратлы авылында морза гаиләсендә туа. Мәскәү консерваториясен Зур көмеш медаль белән тәмамлый. Мәскәүнең Зур Академия театры оркестрында, соңрак Ялта шәһәренең симфоник оркестрында эшли, 1912 елдан Саратов консерваториясе профессоры дәрәҗәсенә күтәрелә. Ул гомере буе халкына хезмәт итә. туган туфрагы белән элемтәсен өзми
Революциягә кадәрге чорда мәгариф үсеше турында сүз чыккан икән, Актаныш авылларында мәктәпләрнең шактый булганлыгын әйтергә кирәк. Наратлы һәм Пучы авылларында мәдрәсәләрдән тыш рус класслары булуы да мәгълүм. Яңа Әлемдә, Такталачык һәм башка кайбер авылларда да мәктәпләр эшләгән Бөек Октябрьдән соң яңа эчтәлек алган шул ук мәктәпләр совет кешесен формалаштыру буенча зур эш башкарганнар, элекке чор мәгърифәтчеләренә алмашка килгән Илекбаи Миңлебаев. Газиз Шамматов, Рабига Файзуллина кебек яңалык өчен башларын салган мөгаллимнәрнең күңел орлыклары бүген гаҗәеп мул уңыш бирәләр.
Исеме китапларга кереп калган Ардуан батыр турында, бүгенге көн геройлары Сәгыйрь Гыйльманов (ул Казанда бетончылар бригадиры булып эшли). Зөфәр Иманов турында (КамАЗда эшли). СССР Верховный Советы депутаты Рәис Хаҗиәхмәте» (Устиновта яши һәм эшли), күрше Мөслим һәм Минзәлә районнарында колхоз председательләре булып эшләүче РСФСР Верховный Советы депутаты М. Сәләхов, Социалистик Хезмәт Герое Г Латыйпов турында, «Правда» газетасының баш редакторы. академик В Афанасьев турында искә алу безнең күңелләрне тагын да яктырта.
Пучы, Әнәк. Айман яклары язучылар Н. Баян, Р. Ишморат, 3. Мәҗитов, Р Хисмәтуллин, Н. Гыйззәтуллин, Р. Хәлиуллина, күренекле галимнәр Г. Әхәтов, Ф Зыятдинов һәм башка якташлары белән горурланалар. Ямалы төбәгендә яшәүче райондашларыбыз филология фәннәре докторы Леонид Арслановның һәр уңышына сөенәләр Татар телен, аның әдәбиятын өйрәнүгә гомерен багышлаган мари егетен бездә һәркем үз итә, аның белән горурлана
Үз туган туфрагы Актаныш турында Әлфия Афэалова кебек өздереп, күңелләрнең иң нечкә кылларын тибрәндерерлек итеп җырлаучы әлегә юк дисәм, башкалар үпкәләмәсен «Агыйдел» буеның хәтфә болыннарында моң җыйган, бүгенге җыр сәнгатендә популярлык казанып килүче яшь җырчыбыз Газинур Фарукшин да туган төбәге моңын башкаларга юмарт өләшер дип өмет итәбез, аңа иҗади уңышлар телибез
Дистәләрчә фән докторлары, фән кандидатлары илебезнең төрле почмакларында мәгърифәт нуры өләшәләр, сәхнә күрке саналган артистларыбыз, җырчыларыбыз әле тагын бик күпләр, Актаныш биргән илһам чыганагы бетәрлек түгел.
Әрәмәлекләр арасыннан җәелеп, Агыйдел тын гына ага да ага... Аның агышы мәңгелек булган кебек, ярларында яшәүче тынгы белмәс халкының да шөгыле мәңгелек ул иген игә, уллар-кызлар үстерә, дөньяны төзи, үзгәртә — алга атлый.