Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИГЕЛЕКЛЕ МИРАС


Халкыбызның бай һәм катлаулы тарихын фәнни рәвештә
җентекләп өйрәнү эше бары XIX йөзнең икенче яртысыннан гына
башланып китте Аңарчы татар тарихы дигән мәсьәлә объектив
һәм субъектив сәбәпләр аркасында төрле әдәбиятта хаклы һәм
хаксыз рәвештә каршылыклы карашлар, урынлы-урынсыз
бәхәсләр объектына әверелгән иде Шуңа күрә Урта
гасырлардан алып Яңа дәверләргә кадәр «татар тарихы»
тирәсендә барлыкка килгән, өсте-өстенә өелеп өлгергән әлеге
буталчыклардан — ихлас ялгышулар белән бергә тенденциоз
омтылышларның һәммәсеннән югары күтәрелү зарур иде Ягъни
тарихыбызны дөрес яктырту, аның киләчәк үсешен төпле фәнни
юнәлешкә салып җибәрү өчен, тирән белемгә ия. чын
гражданлык батырлыгына сәләтле фидакарь ир-егетләргә
ихтыяҗ туган иде Эшсөяр халкыбыз. ул яшәгән бай һәм
катлаулы мохит әлеге актуаль ихтыяҗны канәгатьләндерү
юлында айнык акыллы, какшамас ихтыярлы, мәгәр шул
дәрәҗәдә үк тирән каршылыклы Шиһабетдин Мәрҗанине, аның
күпсанлы шәкертләрен — тугрылыклы иярченнәрен иҗтимагый
мәйданга чыгарды.
Үз элгәргеләренең мирасларын яңа шартларда биек үрләргә күтәрә алган Мәрҗа- нинең
эшчәнлеге гаять күптармаклы һәм нәтиҗәле булды. Остазлары салган шушы олы юлга керүче туры
һәм мәгънәви шәкертләр исә аны янә дә баетып, егәрләндереп җибәрделәр Чөнки алар, кагыйдә
буларак, остазлары эшчәнлегенең берәр тармагын сайлап, аны тирәнәйтү, баету юлында армый-
талмый көч түктеләр, яңа казанышларга ирештеләр. Шундый күмәк эшчәнлек нәтиҗәсендә милли
тарих белемебез фәнгә әверелде кыска вакыт эчендә күптармаклылык югарылыгына күтәрелә
алды
Иҗтимагый аңыбыз, рухи мәдәниятебез шулай чарланып үсүгә, баюга конкрет өлеш керткән
Мәрҗани шәкертләре, аның мәгънәви иярченнәре арасында күренекле археограф һәм педагог Сәид
Вахидиның тормыш юлы. эшчәнлеге һәм мирасы махсус игътибарга
Сәид Габделмәннан улы Вахиди 1887 елның 31 маенда элекке Казан губернасының Спасс
өязендә Ташбилге авылында урта хәлле игенче гаиләсендә дөньяга килә. Күзгә күренеп үзгәрә
баручы заманада аң-белемнең көчен яхшы тойган Габделмәннан агай, тормышының шактый авыр,
зур улының бары гадәти тимерче генә булуына карамастан, сәләтле уртанчы улы Сәиднең, укып,
зур белемнәргә ирешүен тели Башлангыч белемне кечкенә Сәид туган авылында, аннары Иске
Рәҗәптәге мәдрәсәдә ала.
Кызыксынучан үсмер өчен аның туган яклары да үзенә күрә бер гыйбрәтле дөнья — тарихи
белем чыганагы иде Әнә Ташбилге авылы зиратындагы болгар чоры кабер ташлары, әнә авылдан
ерак түгелдә генә Сувар каласының урыны, беркадәр арырак китсәң, йәнә дә серлерәк Биләр.
Җүкәтау шәһәрлекләре Ә йорттан-иортка. авылдан- авылга йөреп, тирә-як лардагы мичләрнең
күбесенә якты ут кабызган Габделлатыйф бабай исә болгар чорының кызыклы вакыйгаларын
мавыгып сөйли, язу танымаганлыктан. китапка карамыйча, хәтердән генә сөйли... Сәид шәкерттә
туган җирнең, үз халкының бай тарихына карата булган ихлас мәхәббәт менә шулай халыкчан
нигездә, табигый шартларда формалаша башлый
1905 елны Казанга килеп, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый башлагач. Сәиднең тарихи белеме
артуга, ул фәнгә карата омтылышы көчәюгә тагын да зуррак мөмкинлекләр ачыла. Казанда ул элек
исемен генә ишетеп белгән мәшһүр Шиһаб хәзрәт Мәрҗанинең гыйльми хезмәтләрен уку, үткен
фикерле галимнең уй-хыяллары. нәфрәт һәм идеаллары белән танышу бәхетенә ирешә Мәрҗанинең
«Мөстафад-ел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар» исемле ике томлык фундаменталь хезмәте, бигрәк
тә аның документаль нигезе
дөньяга карашы оешып килә торган егетнең аңында гомер буе җуелмаслык эз калдыра чын тарих
ул иң элек борынгыдан килә торган язма истәлекләрдә саклана икән'
Кырыс галимнең «уз узганын оныткан халыкның киләчәге юк» дигән ачы фикере егетнең аңына
уелып керә, тора-бара, аның уз иманына әверелә Шул вакытлардан алып С. Вахиди Мәрҗаниңең
мәгънәви шәкертенә әверелә һәм аның олуг галимгә булган ихлас ихтирамы, мәсләктәге тугрылыгы
гомеренең соңгы көннәренә кадәр саклана. Әгәр бугеи Вахидиның язмаларын актара башласаң,
аның уз остазын телгә алган саен, «галим хәким, изгелек иясе» мәгънәсендәге фазыиль эпитетын
кулланып, гел Фазыйль Мәрҗани дип яза торган булуын күрәсең Гыйльми мәсләктәге тугрылык исә,
Мәрҗани башлаган археографии эшләрнең Вахиди тарафыннан гомер буена дәвам итүендә
гәүдәләнә
Яшь Вахидига Казан чорында рухи һәм гыйльми үсештә көчле тәэсир ясаган икенче бер
иҗтимагый факторны да онытмыйк Ул 1905 елгы Беренче рус революциясенең алдынгы татар
яшьләре аңына ясаган көчле тәэсире иде. Чөнки бу революция аң-белем, дөньяви фәннәр өчен
барган көрәшнең нигезендә социаль гаделлек, милли тигезлек өчен көрәш интереслары, димәк,
аерым шәхесләрнең генә түгел, бәлки киң катлам халык массаларының мәнфәгате ятуын ачып
салды
Казанда яшәгән чакта рус телен өйрәнү, прогрессив рухлы ориенталист ларның хезмәтләре
белән танышу, демократик юнәлештәге вакытлы татар матбугатын күзәтеп бару егетнең карашын
киңәитеп, фикерен тирәнәйтеп җибәрә Шуңа күрә 1911 елны, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен тәмамлап,
укытучылык эшенә киткән яшь мөгаллим 1912 елда ун туган авылында рус-гатар башлангыч
мәктәбен ачтыруга ирешә Аннары Мамадыш якларында яңа мәктәпләрдә мөгаллимлек итә, ә 1914
елны Өахидины Казандагы 3 нче номерлы мәктәпкә мөгаллим итеп билгелиләр, ул анда татар
әдәбияты, төрки-татар һәм рус халыкларының тарихлары буенча дәресләр бирә
Укытучылык белән бергә параллель рәвештә Сәид Вахиди үзенең гыйльми өлкәдәге эшләрен,
археографии эзләнүләрен дә актив дәвам иттерә Кайда гына булмасын, кемнәр белән очрашмасын,
ул иң элек борынгы риваятьләр, эпиграфии истәлекләр, кулъязмалар хакында сораша, җае
килгәндә, аларны кулга төшерергә тырыша 1912 елда Мамадыш ягындагы Мамалаи авылында
Рәхмәтулла исемле агайда борынгыдан калган бер «хикмәтле язу» барлыгы, ул язуның төрле
чирләрдән «ярдәм итүе» хакында ишетә Әмма үзе язу танымаган Рәхмәтулла агай тиз генә ачылмый
авылдашларына «дәваланыр" очен биреп тора торган, шуның белән хуҗасына азмы-күпме керем
биргән әлеге кәгазен ул Сәид мөгаллимгә бик кыенлык белән күрсәтә, бары бер генә кичкә укыл
карар өчен биреп тора «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә үк И Н Березин, В В Радловларның Жучи Улусы
(Алтын Урда) һәм Кырым ханнары ярлыкларына багышланган классик хезмәтләре белән ганыш
Вахиди өчен шәм яктысындагы әлеге караңгы тон зур фәнни ачыш яктылыгын бүләк итә аның
алдында Казан ханлыгы чорыннан калган, моңарчы бер галимгә дә аны күрү насыйп булмаган сирәк
документның— 1523 елда бирелгән тарханлык арлыгының гөп нөсхәсе — нәкъ үзе ята иде1
Истәлекнең кыйммәтен аңлаган С Вахиди, әлбәттә, документның киләчәге турында кайгырта
Әмма хуҗа сөйләшергә дә теләми. Нәтиҗәдә Вахидиның кулында кыска төндә ашык-пошык
эшләнгән күчермә кала
Әмма һәрвакытта киң күңеллелеге белән аерылып торган илгиэәк Вахиди әлеге та- быш-
ачышның шаукымында масаеп кәлерәими, яисә, ачкүэләнеп. үз кабырчыгында йомыл мый, бәлки
зур шатлыгын тарихчы Һади Атласи белән уртаклаша Бу вакытларда галимнең «Казан ханлыгы»
исемле күләмле хезмәте язылып яткан була, һәм әлеге ярлыкның беренче күчермәсе, әлбәттә, ачыш
авторының ризалыгы буенча. 1914 елда басылып чыккан китапка «кереп утыра» Вахидины исә
язмыш Беренче дөнья сугышының алгы сызыгына илтеп ташлый
1905 елгы революциянең бөек казанышларын татып өлгереп, «кара« халыкны агарту, изелгән
милләтне яктылыкка чыгару, социаль гаделлеккә ирешү, империалистик сугышны бетерү очен
нәрсәләр кирәклеген фронт шартларында яхшырак шәили башлаган С. Вахиди Февраль
вакыиталарын. Октябрь революциясен зур күтәренкелек белән каршылый Соңрак күренекле
тюрколог академик А Н. Самойловичка күндергән бер хатында ул « Октябрь революциясе миңа канат
бирде һәм минем алда гыйльми тикшеренү, туган төбәгемнең тарихын өйрәнү өчен зур киңлекләр
ачты- — дип язды
Революция җиңеп, солдат шинеле иңнән төшүгә үк С Вахиди җиңнәрен сызганып, мәктеп-
мәгариф эшенә тотына 1918—1920 елларда ул яңа ачылган күпсанлы совет мәктәпләре өчен
тизләтелгән рәвештә укытучылар әзерли торган кыска сроклы педагогик курсларда лектор булып
эшли. Спасе, Лаеш, Мамадыш кантоннарында шундый курсларны оештыруга катнаша 1919 елның
октябреннән 1921 елның ахырына кадәр Казан дәүләт университеты каршындагы рабфакта укыта
Моннан соң без Вахидины егерменче елларда Казанда бер бер артлы оешкан гыйльми оешмаларда,
җәмгыятьләрдә. Әйтим. Академик үзәктә. Көнчыгышны өйрәнү. Татарстанны гыйльми өйрәнү Казан
университеты каршындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятьләрендә актие
хезмәттәшлек
итүче сыйфатында күрәбез 1928 елда Татарстанны гыйльми ейрәнү җәмгыяте янында махсус
археографии комиссия төзелгәч. С. Вахидига кулъязмалар җыю. аларны өйрәнү эше йөкләнә 1930
елда Татарстан гыйльми-тикшеренү экономик институты төзелгәч. Ва- хиди шул институтка эшкә
керә. 30 елларның икенче яртысында ул Татарстан дәүләт музеенда бүлек җитәкчесе була, шундагы
фондларны тәртипкә салуга катнаша. Кыскасы, зур тарихи үзгәрешләрдән, тормыш яңаруыннан
канатланган Вахиди актив фәнни иҗат тормышы белән яши. Ләкин, кайда гына эшләмәсен, аның төп
юнәлеше кулъязмалар җыю, аларны тәртипкә салу, фәнни күзлектән тикшерү һәм өйрәнү булып
к ала бирә.
Археография өлкәсендә исә Вахиди Октябрьдән соң аерата зур казанышларга ирешә. Хәер,
аның wr зур табышы булган Сәхибгәрәй хан ярлыгын чын-чынлап өйрәнү эше дә революциядән соң
гына насыйп була. Чөнки кайчандыр бер ялтырап алган, аннары тагын Рәхмәтулла агай янчыгына
кереп чумган әлеге «алтын чабак» хакында ул фронт окопларында да онытмый 1919—1920 елларда,
мәктәп-мәгариф эшләре белән актив шөгыльләнеп йөргән чакларында, тагын әлеге Мамалай
авылына барып чыга, янә Рәхмәтулланың күңелен аулый, гозерен кабатлый. Ниһаять, (теге агай
шартлар үзгәрүен аңлаган бугай...), кыйммәтле документ С. Вахиди милкенә күчә. Шул рәвешчә.
Вахидиның дүрт- биш ел дәвамында документ өстендә мавыгып эшләү чоры башлана.
Кыйммәтле чыганакның серләре тулырак ачыла башлагач, галим гыйльми аудитория
каршында, яисә җитди матбугатта чыгышлар ясарга тиеш иде. Гыйльми җәмәгатьчелек исә С.
Вахидиның мөһим табышын да, ярлыкны уку һәм аңлауда ул ирешкән казанышларны да хуплап,
котлап каршы ала. Мәсәлән, аның махсус публикацияләренә, докладларына карата 1922—1926
еллардагы вакытлы матбугат битләрендә Н. Н. Фирсов, И. Н. Бороздин. Г С. Гобәйдуллин, М. Г.
Худяков, С. Н. Бикбулатов, С. Мортазин, X Сафин һәм Галимҗан Ибраһимоеның рецензияләре
басылуы әлеге теләктәшлекнең, ихлас кызыксынуның нәтиҗәсе булды 1924 елда чыккан «Казакъ
кызы» романының бер нөсхәсе Г Ибраһимов автографы белән («Сәид Вахидов иптәшкә. Г. И.»)
бүләк ителүе дә. һичшиксез, шушы игътибарның бер чагылышы иде.
Гыйльми җәмәгатьчелек үз вакытында ук дөрес бәяләгәнчә, С. Вахидиның бу ачышы һәм ул
башкарган фәнни эзләнүләр тарихыбызның иң катлаулы чорларыннан берсен тәшкил иткән Казан
ханлыгы чорын элеккегә караганда дөресрәк, объективрак аңларга ярдәм итте. Шуны да өстәргә
кирәк: беренче нәүбәттә Сәхибгәрәй хан ярлыгын җентекләп өйрәнү нәтиҗәсендә совет галимнәре
Казан ханлыгында хөкем сөргән аграр мөнәсәбәтләрне дөрес аңлау мөмкинлегенә ирештеләр.
Ниһаять, Казан ханлыгының иҗтима- гый-социаль төзелеше хакында Сәхибгәрәй ярлыгы биргән
мәгълүматларның дөреслеген Казан хөкемдары Ибраһимның соңрак табылган һәм шулай ук Кырым
ханнарының рәсми актлары да тулысынча раслады. Димәк, Сәхибгәрәй ярлыгы турында болай
киңнән сөйләү аның хосусый үзенчәлеген күпертү өчен түгел, бәлки ул һәм аның ише материал -
ларның узганны дөрес аңлауда тоткан объектив әһәмиятен күрсәтү җәһәтеннән дә зарур
Ярлыкны җентекләп өйрәнү процессында Вахиди үзе дә, галим буларак, күзгә күре-, неп үсә. И.
Н. Березин, В. В Радлов, А. Н. Самойлович мәктәпләрен узу аңа тарихи истәлекләрне өйрәнүдә
Европа ориенталистлары кулланган алдынгы гыйльми тикшеренү методикасын үзләштерергә
ярдәм итә.
Җыеп әйткәндә, шушы бер генә конкрет табышы һәм ике махсус публикациясе' белән дә С.
Вахиди узганыбызны танып-белү тарихына кереп калырлык хокук яулап алган шәхес иде.
Аның башка хезмәтләре дә хәзергә кадәр әһәмиятләрен югалтмаганнар. Күпсанлы газета
публикацияләренә, кулъязма килеш архивларда сакланып калган материалларына махсус
тукталмыйча, аның Чулман һәм Идел буйларының ерак узганына караган легендалар2. Ш. Мәрҗани
китапханәсенең авыр язмышына багышланган мәкаләсенә9 игътибарны махсус юнәлдерер идем
Бигрәк тә галимнең икенче хезмәтен мин югары бәялим Чөнки анда Вахидиның төп сыйфаты
шактый төгәл гәүдәләнгән Әлеге китапханәнең гыйбрәтле язмышы язма мирасыбызны үлемнән
коткару юлындагы Вахиди эшчәнлеген фәнни дөрес бәяләргә ярдәм итә.
Вахиди — археограф. Бу теманы яктырта-яктырта, без аның белән бергә дистәләгән
районнарга, йөзләгән авылларга барып, меңләгән капкаларны шакыр идек Ул эзләп тапкан, шуның
белән үлемнән котылган кулъязмаларны тышкы яктан гына аерым-аерым тасвирлый башласак, зур
күләмле бер китап барлыкка килер иде. Әгәр Вахиди саклап калган истәлекләрнең эченә кереп,
аларның узгандагы реаль фәнни дәрәҗәбезне, әдәби фикер һәм халык иҗаты өлкәләрендәге
казаныш һәм югалтуларыбызны өйрәнү өчен нәр-
сәләр бирә алуын барлый башласак та, катлаулы монография хасил булыр иде Ихтимал, андый
күптармаклы тикшеренүне сыйфатлы ител башкарыр емен бер кешенең көче дә гомере дә җитеп
бетмәс, ул киләчәк һәм зур коллективларның бурычы
Югарыда әйтелгәнчә, С Вахиди 1905 елдан алып, кулъязмаларны эзләү, җыю эше белән актив
шөгыльләнә. Егерменче елларның урталарына аның шәхси китапханәсендә сан ягыннан бай,
сыйфат җәһәтеннән бик кыйммәтле кулъязмалар коллекциясе барлыкка килә. Мондый
истәлекләрнең шәхси кулларда түгел, бәлки фәнни оешмаларда сакланырга, шул рәвешчә халык
милкенә әверелергә тиешлеген яхшы аңлаган Вахиди 1925 елның 10 февралендә ике йөздән артык
кулъязманы, җөмләдән Сәхибгәрәй ярлыгын да, Академик үзәк аркылы Татарстан АССР Дәүләт
музеена бүләк итә Бу х*«та «Красная Татария» (13 февраль). «Кызыл Татарстан» (15 февраль)
газеталарында һәм «Безнең юл» журналында (1925, 3 сан) хәбәр ителеп, галимгә рәсми рәхмәтләр
белдерелә. Игътибар итик. С Вахиди әлеге кулъязмалар өчен тәкъдим ителгән акчадан баш тарта!
1930 елда Татарстанны гыйльми өйрәнү җәмгыяте нигезендә Татарстан гыйльми- тикшеренү
экономик институты оеша. С Вахиди, шул яңа институтның фәнни нигезен ныгыту максатыннан
чыгып, үз коллекциясеннән тагын 1127 кулъязма китапны, үзе тарафыннан төзелгән исемлек-
тасвирламасы белән, әлеге институтка бирә Әлбәттә, тагын да бушлай, ягъни бүләк итеп
1934 елны галимнең бүләге сыйфатында биш йөздән артык кулъязманы СССР Фәннәр
академиясенең Көнчыгышны өйрәнү институты кабул кыла. Шуны да өстәргә кирәк: нәкъ шушы 1934
елда, югарыда бер искәртелгәнчә, С Вахиди әлеге институт тарафыннан Вәли Зәбиров
җитәкчелегендә оештырылган археографии экспедициягә катнаша Экспедиция исә көтелгәннән
артык нәтиҗәләр бирә 1 200 данә яңа кулъязма, меңнән артык төрле характердагы документлар...
Бер сезонда гына моның хәтле кулъязма табылуда тәҗрибәле С. Вахидииың өлеше һәм
информациясе зур икәнлеге бәхәссез, әлбәттә
Шулай итеп, төрле фәнни оешмаларга С Вахиди коллекциясеннән яки аның катнашы һәм
ярдәме белән кергән кулъязмаларны саный башласак, аларның гомумкүләме ике- оч меңнән артып
китәр иде.
Бер сүз белән әйткәндә, бүген без рухи мәдәниятыбыэ тарихы буенча язма чыганаклардан
сыйфатлы мәгълүматлар туплый башласак. Вахиди коллекциясендә булган, аерым битләренә «С.
Г. Вахиди көтепханәсе Библиотека С. Г Вахидова» дигән ике телдәге яэу- лы озынча түгәрәк моһер-
экслибрис сугылган кулъязмаларны актармыйча, мәгънәләренә төшенмичә торып, алга таба бер
адым да ясый алмаячакбыз Бу декларация генә түгел, ә реаль хакыйкать Чөнки авыр һәм уңайсыз
шартларда тынгысыз җан Сәид Вахидииың фидакарь тырышлыгы нәтиҗәсендә табылган, аның
ихтыяры белән дәүләт-халык милкемә әверелгән, шул рәвешчә безгә килеп җиткән, меңләгән
кулъязмаларда тарихыбыз һәм әдәбиятыбызның төрле өлкәләрен яктыртучы мәгълүматлар
тупланган Әитик, язма әдәбиятыбызның елга башында торучы Кол Галинең үлемсез «Кыйссаи
Йосыф» поэмасын төрле күчермәләр нигезендә җентекләп өйрәнергә теләсәк, С Вахидииың мөһере
сугылган күчермәләргә дә очрыйбыз «Нәһҗел-фәрадис» әсәрен тикшерергә булсак, тагын С. Вахиди
нөсхәләреннән уза алмыйбыз, «Тәварихы Болгария», «Дәфтәре Чыңгыэнамә» китапларын чыганак
буларак өйрәнергә теләсәк, сыйфатлы күчермәләр арасында шул ук Вахиди нөсхәләре; җыр-
бәетләр хәзинәсе булган шәкерт дәфтәрләрен актара башласак, янә әлеге озынча түгәрәк мөһергә
очрап уйга калабыз. Бездә элек гамәлдә булган юридик нормалар, шәригать законнары, төрле фәи-
гыйлем тармаклары, риваять- әкнятләр, ышаныч-хорафатлар, нәсел-ыру язулары, шәҗәрәләр, алу-
сату, ейләнү-аерылу, мирас бүлү документлары һ 6 Ягъни рухи, мәдәни тарихыбызның кайсы гына
тармагына мөрәҗәгать итсәк тә, без С. Вахиди кулы аша узган, аиың күз нурларын, күңел җылысын
үзләренә «сеңдереп», шуларны характерлы мөһер рәвешендә гәүдәләндергән кулъязмалар —
документаль чыганаклар алдында тез йөгенергә, баш ияргә мәҗбүр булабыз һәммәсе өчен до
кадерле, кыйммәтле истәлекләр — халкыбызның күпгасырлы хәтере алар!
Кайчандыр Мәрҗани тарафыннан башланган кулъязма мирасыбызны җыю һәм өйрәнү
юнәлеше С Вахиди эшчәнлегендә шулай элегрәк чорларда күрелмәгән нәтиҗәләргә иреште һәм
гомуммәдәни фондыбызның алтын маясына керде.
Кеше буларак та С Вахиди кызыклы шәхес иде Эш сеючәнлек. иманда ныклык, халык милкенә,
милли мираска ихлас мәхәббәт, тарихка мөнәсәбәттә киңлек — һәммәсе дә галим эшчәнлегенең,
аның игелекле мирасының аерылгысыз сыйфатын тәшкил итәләр Әгәр шушы сыйфатларның
берәрсен генә сызып ташласаң, С Вахиди эшчәнлегенең күп җәһәте аңлаешсыз яисә мәгънәсез
булып калыр иде
С Вахидииың башкалар белән мөнәсәбәттәге хосусый сыйфатлары да игътибарга паек Илгәзәк
табигатьле, якты чырайлы, хәрәкәтчән чандыр гәүдәле бу кеше чын зур галимнәрнең олы
җанлылыгына. юмартлыгына ия иде. аның башка каләмдәшләренә карата эчкерсез ярдәмчел
булуы, күңел тарлыгы, көнчелек ише түбән хисләрдән өстен
торуы бәхәссез фактлар белән раслана. Мәсәлән. Сәхибгәрәй ярлыгын тикшерү буенча ирешкән
беренче нәтиҗәләрне, әле үз хезмәте басылып чыкканчы ук. М. Худяков- ның 1923 елда нәшер
ителгән «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» исемле китабында файдалануга ярдәм итә.
«Американ» комедиясендә Кәрим Тинчуринның ярлык табу сюжетын эшкәртүдә С. Вахидиның
киңәшләреннән файдалануы ап-ачык...
Дөрес, Вахидиның шушы илгәзәклеге, кешеләр белән мөнәсәбәттә ихласлыгы билгеле бер
дәрәҗәдә садәлектән, беркатлылыктан да азат түгел иде. Шуңа күрә ул туры сүзлелектән дә баш
тартмый, ирешкән казанышлары белән горурлануын да яшерми. Болар исә бер кеше ирешкән шул
хәтле мул табышлар һәм казанышлар өчен болаи да тарсынып, көнләшеп йөри торг ан хөсет
җаннарның күңелләре тагын да тарая төшүгә сәбәп булалар. Өстәвенә Вахиди үзе дә кайбер тактик
ялгышлар җибәрә. Мәсәлән, егерменче елларда, билгеле объектив сәбәпләр аркасында, хокуклар
чикләнеп, үз эчләренә йомылып йөргән руханиларның, авыл картларының китап хәзинәлекләренә
юл табуы авырая төшә. Язу алмаштыру ситуациясе исә руханилык эшеннән читтәрәк торучы карт-
ларны да кулъязмалар >«ө><ючыларга шикләнеп карарга мәҗбүр итә: янәсе, болар, «хәреф ләрне
бетерү» белән канәгатьләнмичә, язма истәлекләрне дә юк итәр өчен йөрмиләр микән?..
Менә шундый шартларда төрле каршылыкларга, аңлаша алмауларга очраган С. Вахиди. наив
беркатлылык белән руханилык-муллалык битлеген кия, шул рәвешчә авыл картларының
китапханәләренә «ачкыч» таба.. Хәзер, айнык акыл белән уйлап карасаң, бу кыланышларда әллә ни
зур җинаять булмаган кебек, аларның әхлак җәһәтеннән ярамаган алым, шул ук вакытта
мәҗбүрияттән туган садә тәвәккәллек икәнлеген дә аңлавы читен түгел. Әгәр Вахиди, чыннан да шул
чордагы кайбер кызу башлар әйткәнчә, «күгәреп беткән милләтче», актив дин пропагандисты булган
булса, эзлекле рәвештә язма истәлекләрне җыеп, алариы гыйльми оешмаларга тапшырып торыр
идеме соң?! Юк, әлбәттә. . Әмма эчләре янып йөргән әлеге хөсетләр өчен бу хәлләр күктән көткәнне
җирдән табу белән тиң иде. Утызынчы елларның икенче яртысында Вахиди тирәсендә элек тән килә
торган вак-төяк ыгы-зыгылар, урынсыз гаепләүләр, бигрәк тә аноним эзәрлекләүләрнең куерып
китүен, ахыр чиктә башына җитүен менә шулай аңларга кирәк.
Күренекле археограф һәм педагог Сәид Вахиди 1942 елда вакытсыз үлә.
Җыеп әйткәндә. Сәид Вахиди эшчәнлегенә без, бүгенге көн биеклегеннән торып, объектив бәя
бирергә тиешбез. Мәсьәләгә шушы җәһәттән якын килгән чакта, галим эшчәнлегенең кыйммәте,
аның тарафыннан үлемнән коткарылган меңләгән кулъязмалар белән бергә, мәгънәви әһәмияткә дә
ия. Мин бу урында С. Вахиди эшчәнлегенең гыйбрәтле мисал һәм яхшы үрнәк булу җәһәтеннән
тарихи кыйммәтен күз уңында тотам. Чөнки утыз елга якын дәвам иткән С. Вахиди эшчәнлеге
нәтиҗәсендә, өч меңнән артык татар җирлеге кулъязмасы җыелудан тыш, татар мохитының
кулъязмаларга гаҗәп бай икәнлеге дә расланган факт буларак замандашларының һәм
варисларының аңнарына сеңеп калды. Ниһаять, кулъязма җыяр өчен, халык арасына чыгу идеясе
дә, С. Вахиди эшчән- легендә матди гәүдәләнеш табып, реаль идея, алыштыргысыз чара — юл
сыйфатында безгә мирас булып калды Әгәр соңгы егерме-егерме биш ел дәвамында Казан дәүләт
университетында, аннары Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында
археографии экспедицияләр эшләп, бүгенге көнгә тулаем ун меңгә якын яңа кулъязмалар безнең
фондларга кергән, шул рәвешчә халыкның реаль хәзинәсенә әверелгән икән, бу казанышларыбызда
да С Вахиди эшчәнлегенең дәвамын күрү кыен булмаса кирәк!
Игелекле мирасның үзебезгә ясаган шушы тирән тәэсирен без һаман истә тотабыз һәм татар
халкының фидакарь улы Сәид Вахидиның якты истәлеге алдында һәрвакыт башларыбызны иябез.
Миркасыйм