Логотип Казан Утлары
Роман

БАСЫП САЙРАР ТАЛЫ БАР


27
змышлар тактасы»на «Кадимбикә»дә уйнаучыларның яңа исемлеге эленде. Кадимбикәгә ике актриса — Исмегөл белән Сафия билгеләнгән иде. Исемлекне укыганда. Сафия катлаулы хис кичерде Ул. әлбәттә, сөенде, куанычы. җылы дулкын булып, аяк очларына хәтле барып җитте Шул ук вакытта көенми дә булдыра алмады Көенүе Наргизә өчен иде Бикбау аны Кадимбикәдән бөтенләй читләштергән Залда, коридорда артистлар туктаусыз йөреп, сөйләшеп-көлешеп торалар иде. әмма барыбер Сафия Наргизәнең аяк тавышларын әллә каян ишетеп алды Аның якынлашканын тоеп торды, тик борылып карамады, урыныннан кузгалмады. Теге көннән соң алар бер-берсе белән сөйләшмиләр, үпкәләшкән ир белән хатын төсле, кечкенә бүлмәдә бер сүз алышмый яшиләр иде Менә Наргизә бүлмәдәше янына килеп басты, менә белдерүне күздән кичерде Сафия моны карамаса да тоеп торды, әйтерсең лә. аның күңеле радиоалгыч кебек. Наргизәнең күңел хисләрен тотарга көйләнгән иде. Менә үзәкне әрнү хисе сызып-сызып узды Сафия Наргизәнең адымнарын шулай кабул итте, җан ачысы аяк атлауларында ук сизелеп тора иде. Ул коридорга борылгач. Сафия сиздерми генә күзәтеп барды. Наргизә грим бүлмәсен узып китте, баскыч мәйданчыгына чыкты Аннары, берничә минут эчендә бер гомергә картайгандай. авыр, әкрен атлап, баскычтан төшә башлады. Ул төлке бүреген, кияргә онытып, кулына тотып бара иде. Сафиянең күз алдында, әйтерсең лә. җиргә иңә. кечерәя барды. Менә аның иңбашлары күренмәс булды, менә җирән бөдрәләре ялкын теле булып җилпенде дә тәмам күздән югалды.
Ул шул хәлендә хәтергә нык уелып калды, репетиция барганда да әледән-әле Сафиянең күз алдыннан Наргизәнең боек кыяфәттә әкренләп баскычтан төшеп киткәне чагылып узды «Кайткач, ничек тә көен табарга тырышырмын, янәшә утырып, ачыктан-ачык сөйләшербез, аңлашырбыз»,— дип уйлаган иде ул Шуңа күрә, репетиция бетүгә, ашык- пошык киенде дә йөгереп өенә чыкты Әмма Наргизә бөтенләй башкача уйлаган, бүтән хисләр белән янган икән. Сафия ишекне ачканда, ул идән уртасында басып тора иде, башын горур борып, күзләреннән очкын
Ахыры Башы 3. 4 саннарда
сибеп карады, кулын иреннәренә тигерде һәм колак төбендә сискәндергеч каты сызгыру яңгырады
— Каравыл! Талыйлар! Дус дусны талый!
Низам бүләк иткән сыбызгы иде бу.
Сафия, артка чигенеп, ишекне япты, бүлмәдән Наргизәнең сулкылдау аша шаркылдап көлгәне ишетелеп калды ♦
Урамга чыкканда, Сафиянең бөтен тәне калтырый иде Бераз вакыт < ул капка төбендә зиһенен җыя алмый торды Аннары бүген иртәдән бир- 3 ле ашамаганын исенә төшерде Ашханәгә кереп, май таплары белән чуар 5 ланган пластик өстәлдә борчак боткасы белән таралып торган кәтлит 2 ашап, алма суы эчкәч, хәл кергәндәй булды
Кичке спектакльгә хәтле вакыт шактый иде әле, ул Актерлар йорты- < ның китапханәсенә юнәлде. Кадимбикә өчен кием тектергәндә, нинди Z фасон сайларга? Борынгы патшабикәләр, ханбикәләр ничек киенгән? J Шуларның рәсемнәрен табып карыйсы килә иде аның
Исемнәр күп иде. Мәхәббәте, чибәрлеге һәм зирәклеге белән тарих ♦ та мәңгелеккә калган Мисыр патшабикәсе Клеопатра. Тумыштан * королева булган, ләкин үзенә лаек пар тапмаган, шуның нәтиҗәсендә с һәлакәткә дучар булган Шотландия королевасы Мария Стюарт Ирен i үтереп тәхеткә менгән, соңрак зирәк патшабикә буларак бөтен дөньяга ~ танылган Екатерина Икенче һәм язмышы беркемгә охшамаган, илен у җирен, Казан каласын афәтләрдән йолып калу хакына үзен һәлакәткә - дучар иткән Сөембикә
Төрле язмышлы патшабикәләр, данлы хатын кызлар яшәгән бу =: дөньяда, тик аларның сирәге генә халкының җырларында, бәетләрендә 2 урын алган. Үз язмышын Ватаны язмышы белән аерылгысыз үргән, халкы өстенә килгән афәтне үз җилкәсендә күтәрергә омтылган хатын һәм ана булып, фаҗигале тормыш юлы узган ил кызы булып күз алдына килеп баса Сөембикә җырларда һәм бәетләрдә
Боларны укыганда. Кадимбнкәнең «Әгәр дә минем канымнан кызыл гөлләр үсә торган булса, һәр тамчысын орлык итеп туган җиремә сибәр идем», дигән сүзләре күңелгә килде
Китаплар Сафияне тарихи язмышлар арасына алып кереп, дускае белән ачуланышуны оныттырганнар иде. Урамга чыгуга, тагын шул искә төшеп, кәеф кырылды алар бүген «Галнябану»да бергә уйнаячаклар иде Күрәсем килми дип. бер берсен әйләнеп уза алмыйлар - грим бүлмәләре үк уртак Ишектән тын гына керделәр, бер-берсенә аркаларын куеп, икесе ике көзге каршында грим салдылар Әледән әле терсәкләре белән бәрелешеп, киенделәр дәшешмәделәр.
Ләкин сәхнәдә алай кылану мөмкин түгел алар анда ахирәт дуслар бит. Күзләргә туры карарга, ачык йөз, тәмле тел беләи сөйләшергә, серләшергә кирәк Дөрес, сәхнә артына чыгуга, үпкәләрне искә төшереп, йөзләрне чытарга тырышалар, ләкин эчтәге ачу барыбер элеккечә үк кабармый, шактый шиңгән була инде
Менә шундый ул театр дөньясы. Бер-береңә кинә саклап, бүртенеп. озак йөри алмыйсың, сәхнә ирексезләп диярлек, килештерә, яраштыра, үпкә-сапкаларны оныттыра
Алай да тәмам ачылып китәргә мин-минлек ирек бирми әле Наргизә тнз-тнз киенде дә, ашыгып, алдан чыгып китте. Сафия юри соңгарак калды һәм ишек төбендә үзен көтеп торган Әхмәтнуровны күргәч, бер җиңеллек тойды
28
Сафиянең өйгә. Наргизә янына керәсе килми иде Әхмәтнуров та ашыкмый иде булса кирәк, ничектер шулай, алар сүзгә мавыгып, кап кадан читкәрәк киттеләр, аннары аркылы урамга борылдылар Монда
аеруча аулак, тыныч иде. машина да узмый, җәяүле дә күренми, ераграк барыгыз дигәндәй, аркадан апрель аеның салкынча, дәртләндергеч җиле этәрә, ике якта тезелеп торган борынгы йортлар, без сезне күрмәгәнгә сабышырбыз, серегезне кешегә чәчмәбез дигәндәй, тәрәзәләрендә утларны сүндереп куйганнар иде
- Мондый чакта Сез нишләр идегез, иптәш Әхмәтнуров?
Сафия моны шаярып сорагандай әйтте, әмма көлемсерәве аша әрнү саркып чыкты.
- Беренчедән, без Сезнең белән җыелышта утырмыйбыз, миңа Нигъмәтҗан дип эндәшсәгез дә була,— диде Әхмәтнуров.— Икенчедән, мин аңламый калдым әле: нинди чакта?
— Әйтик. Сезнең җан дустыгызга бик мөһим бер эш ышанып тап-шырдылар ди.
— Роль уйнарга.— диде Әхмәтнуров көлеп
Әйдә, Сезнеңчә булсын: бер зур бина төзү эшен җитәкләргә куштылар ди. Безнең өчен бер роль уйнау сезнең бер бина торгызуыгыздан һич тә ким түгел.
- Миражлар төзисез инде, воздушные замки.
— Сез һаман шаяртасыз.
- Бүтән алай итмим, бетте-бетте Нигъмәтҗан тун җиңе белән Сафиянең иңбашын сыйпаштыргандай итте.
— Дусыгыз шул эшнең шактый өлешен башкарганнан соң, комиссия килә дә, болай ярамый, бүтәнчә эшләргә кирәк дип, карар чыгара һәм. дустыгызны урыныннан алып, Сезне куя
Наргизәдән алып, төп рольне Сезгә бирделәрмени?
— Шулай иттеләр шул.
— Ә сез риза булдыгызмы?
Мин моны режиссердан үзем сорадым
Беразга тынлык урнашты Аяк астында боз нык шытырдый башлагандай булды, караңгылык куера төште, урам чатына җиткәч, биткә ачы җил бәрде.
Бик үк матур килеп чыкмаган икән шул,—диде ниһаять Нигъмәтҗан — Әгәр берәү минем урынны үзенә даулап йөри икән, ул нинди дус була инде?
Сафия хәлне дөрес анлатып җиткермәгәнен төшенде.
Юк ла, алай түгел, спектакльне худсовет кабул итмәде,— диде һәм вакыйгаларны тәфсилләбрәк аңлатырга кереште.
Әхмәтнуров Сафиягә якынайган кебегрәк булды. Урам аша чыгып, йортлар ышыгына кергәч, җил тагын әкренәйде
— Алай булгач, дустыгыз Сезгә үпкәли алмый инде,— диде Нигъмәтҗан Аннары бераз тынып торгач: — Тиеш түгел дип әйтүе генә ансат инде ул,— дип куйды — Күңел дигән нәрсә бар бит әле. Теге чакта дустыгызның бәргәләнүе минем күз алдында булды бит. Анасы үлгәндәй кыланды. Безнең ише читтән карап торган кешегә мәзәгрәк тә инде үзе. Шул хәтле кыланмасагыз, артистларга театрда роль беткәнме әллә?
- Андый роль сирәк була. Аңлыйсызмы, шундый героик хатын- кыз... Илгә яу килә...
һәм Сафия, барган җиреннән туктап. Нигъмәтҗанга йөзе белән борылды да Кадимбикә хакында сөйли башлады Тик үзе, сөйләгән саен ныграк дулкынлана барса да, юлдашының күңелендә ниндидер кабул итмәү тойгысы туганны тоеп алды. Әллә ышанып җитми аңа бу егет, әллә сөйләгәнен уенга саный.
Ниһаять, Сафия буталып, каушап туктап калды. Нигъмәтҗан бераз шулай аңлашылмас мөнәсәбәтен саклаган хәлдә тынып торды да уйчан гына итеп:
— Уен ни дисәң дә уен инде ул,— дип куйды.— Тамаша.
Уен? Тамаша гына? — Ярсудан Сафиянең сулышы капты — Театр тормышның үзеннән дә чынрак ул әгәр беләсең килсә! Әнә, бездә «Әни килде»не куйгач, күпме кеше әйтте: рәхмәт сезгә, минем гаебемне Ю
күрсәттегез, мин әнине онытып җибәргәнмен икән, бүген кайткач та ана хат язып салам, посылка җибәрәм, моннан ары мин әниемә игътибарлы булырмын диделәр Син тамаша дигән нәрсә кешене күтәрә дә ала. бетерә дә ала. беләсең килсә Үтерә дә ала хәтта!
— Анысын инде арттырып җибәрәсең'
Арттырып торасы да юк. Революциягә кадәр Дуров үзенең хай- ♦ наннары белән Одесса шәһәренә тамаша күрсәтергә килгән бервакыт ; Ә Одессаның шәһәр башлыгы ул чакта Зеленый фамилияле бер юньсез адәм икән Дуров манежга үзенең бер дуңгызын яшелгә манып чыгар- J ган. Моны күреп, бөтен халык шаркылдап көләргә тотынган «Зеленый. “ карагыз әле. Зеленый!» Шуннан соң теге Зеленый дигән адәм, өенә ? кайтып, үз-үзенә кул салган. «
Нигъмәтҗан тыенкы сызгырып куйды с
Үләрсең дә алай итсәләр Куркыныч кешеләр икән әле сез Мин з белми дә йөрим тагын 2
— Ә син театрга вакыт уздырыр өчен генә килә идеңме? ♦
Соң алай егылып үләрлек нәрсә күргән юк иде әле моңарчы < театрыгызда
- - Йөрәгең кузгалганы да юкмы? *
Алай зыян күргәнне хәтерләмим Анда бу рольне фәлән артист ч урынына төгәне уйнаса әйбәтрәк буласы икән, дип уйлап утырмыйсың Кызык булса, көләсең, кызганыч булса, жәллисең Кайчакта кызык , та булмый, кызганыч та Чыгып китәргә кешедән кыен, утырасың шунда = иснәштереп
Ә Кадимбикәне караганда, берәү дә иснәштереп утырырга тиеш ’ түгел, диде Сафия Минем тамашачым Кадимбикәдән күзен ала алмый, бөтен гамьнәрен, сызлануларын онытып утырырга тиеш Алай гына да түгел, минем Кадимбнкәм аңа спектакльдән соң ияреп китәргә, төн йокысын качырырга тиеш
Нигъмәтҗан бала-чаганың беркатлылыгыннан көлгәндәй елмайды, аның бу елмаюы караңгыда да бик ачык шәйләнде
Нәрсә көләсең? Көлке эшмени?
Юк. мин болай гына. Бигрәк каты куясың бит мәсьәләне Берьюлы йөз егетнең йокысын качырырга Ай-Һай зурдан икән өметегез!
Качсын да шул Менә син - ир кеше
Егет кеше, дип бүлдерде аның сүзен Нигъмәтҗан Мин - егет кеше. Сафия туташ, белеп торыгыз. Минем бер тапкыр да өйләнгәнем юк әле.
Ну егет булсын барыбер
Юк. барыбер түгел һич тә барыбер булырга тиеш түгел бу Әллә кеше ире белән дә шушылай төнлә йөрер идегезме?
Әхмәтнуровның сүзне кирәкмәгән юнәлешкә алып кереп китүе, җит ди сөйләшүдән читләшүе Сафиянең ачуын китерде
Ә беләсеңме син ир егетләрнең, гомумән, кешеләрнең бу заманда иң беренче чиратта нәрсәгә мохтаҗ икәнлеген5
Егет, шаркылдап көлеп җибәрүдән тыелырга тырышып, башын боргалады. күтәрелеп, болытлы күккә карады, перчаткасы белән ияген ыш кысандай итеп, үзләреннән-үзләре җәелгән иреннәрен каплады Гарьлегеннән нишләргә белмәгән Сафия шактый ук кычкыра төшеп
Тугрылыкка мохтаҗ хәзер кешеләр' дип әйтеп салды
Шулайдыр, шулайдыр, ышанам тик, зинһар, әкренрәк, пожар дип. халык җыелмасын!
Сафия башын иде. кечерәеп киткәндәй булды Бу кеше белән юкка гына ачылып сөйләшә бугай ла ул. юкка гына . Әмма Нигъмәтҗан җит диләнгән иде инде Сафия моны тоеп алды, әрнү аша
Бәхәссез хакыйкать бу. билгеле, дип куйды Ләкин без моны кайчакта онытып җибәрәбез шикелле Күптән мәгълүм хакыйкатьләрне дә вакыт вакыт искә төшереп торырга кирәк бит Әйтик, менә сәнгать
әсәрләрендә мәхәббәт һәм тугрылык хакында нәрсә сөйлибез без? Яшьлектә берәүне яраткан, ә хәзер икенчегә гашыйк булган Чөнки беренчесенең килешмәгән ягы табылган Яки артыгын яхшы булган Шулай итеп, мәхәббәт кагыйдәләргә буйсынмый торган йөгәнсез, ышанычсыз, үзгәрүчән хискә әверелә Ә Кадимбикә — боларга капма-каршы Ул иренә яратам дип тә әйтми Аның өчен ире - ата яисә ана кебек үк, алыштырып булмый торган кеше Бердәнбер. Ул —тугры кеше, шуның белән ирен дә. илен дә коткара Безнең тормышка турыдан-туры килеп тоташа бит бу. Әгәр сугыш вакытында әниләребез әтиләргә шулай ук тугрылык сакламаса. дошманны жиңә алыр идекме? Ә бәлки, безнең буынны да бик авыр сынаулар көтәдер! Хәер, тыныч тормышта да бербереңә ышанычсыз яшәп булмый Спектакль шуны искә төшерергә тиеш.
Алар, шулай сөйләшә-сөйләшә. әкрен генә кайту ягына борылганнар иде Нигъмәтҗан, уйга калып, шактый вакыт дәшми барды. Аннары әкрен генә:
- Син. ата бер генә була дидең. Ә ана? Ана ике була аламы? дип сорап куйды Аның тавышында бу юлы көлемсерәү дә. баласыту да юк. шул ук вакытта эчке бер мәгънә ята иде. Бу тагын миннән кө ләргә берәр җай эзләмиме икән дип шикләнеп куйды Сафия.
Их. көләсез генә шул сез. Бер кешене ышандыра алмыйм, меңне ничек ышандырырмын соң мин?
Юк. мин көлеп түгел, җитди сорыйм Нигъмәтҗан тагын бераз дәшмәде Аннары —Син ул пьесаны миңа укырга биреп тора алмассыңмы? — диде.
— Пьесаны? Сезгә? — Сафия моны һич көтмәгән иде. Алай да эченә җылы керде: пьесаны укыйсы килә, димәк, егет чынлап торып кызыксына башлады — Ә нигә, була ул! диде Сафия — Иртәгә театрга алып керермен
— Бүген булмыймы3
- Бүген дә мөмкин Хәзер үк алып чыгарга була
Алар ишегалдына керделәр Сафия, башын күтәреп, тәрәзәгә кара ды аннан зәңгәрсу пәрдә аша тонык кына яктылык сибелә иде. Наргизә өстәл лампасын гына кабызган - әллә укып ята. әллә йокыга кит кән дә утны бүлмәдәше өчен калдырган
Юк. йокламаган икән әле. ишектән кергән Сафиягә, юрган астыннан башын суза төшеп, текәлеп карады Абажур күләгәсендә аның күзләре йолдызлар кебек елтырый, ал арда кинаяле көлемсерәү аша кызыксыну ярылып ята иде: Сафиянең кайда болай озаклап йөргәнен беләсе килә иде аның, тик сорашырга горурлыгы ирек бирми Сумкасын актарганда да. ишектән кире чыгып киткәндә дә аның бу карашын тоеп торды Сафия, һәм, кире урамга чыккач, иркен сулап куйды:
Менә, рәхим итегез. Тик озакка түгел, бер-ике көнгә генә
Ул төргәкне Нигъмәтҗанга сузды.
Озын, түгелдер бит? һи. моны бер кичтә укып чыгам мин Нигъмәтҗан, тун җиңен кайтарып, сәгатенә карады:
— О-о. бик соң икән инде. Тулай торакның ишеген ачмый азапларлар микән!
— Сез. тулай торакта яшисезмени?
— Буйдак егет кайда яшәсен тагын?
— Гафу итегез,—диде Сафия рәсми тавыш белән- Мин Сезне озаграк тоттым бугай, артыграк мавыгып киттем
- Зарар юк. хәзергә Сез минем белән мавыкмаган бит әле. театрда
уйныйсы роль белән генә мавыккан 1
Алар ашыгып саубуллаштылар Очраклы кешегә болай ачылып ки түенә Сафия \кенә иде инде Хәер, күңеле тулы иде шул аның, уйларын моңнарын урамда очраган баганага сөйләргә әзер иде. күзгә-күз терәшеп. рәхәтләнеп сөйләшер кешесе юк иде бит
Наргизә йоклый иде инде, алай да утны сүндермәгән. Сафия бая
күз салмаган икән җәймә ятакның япмасы өстендә бизәкле конверт ята. Сафия пальтосын салып элде дә карават читенә утырып уйга калды Кулындагы конверт хакында ул оныткан иде. чөнки һаман Нигъмәтҗан белән бәхәсләшә, аңа әйтә алмаган, бергә чакта башына килмәгән сүзләрне — иң ачык дәлилләрне, иң тапкыр чагыштыруларны күңеленнән үткәрә иде
29
Хаким Димәк, иреңнең йөрәген син дөньядагы иң зур хәзинәгә саный д сын инде алайса, ә?
Кадимбикә. һәрнәрсәнең чын кыйммәте күрә белгән кешегә генә ачыла Әйтик, юлда бер кантар ята ди Берәү ана абынып, тиргәнеп узып - китә, икенче берәү күтәреп ала. кантар алтын булып чыга Хакимнәргә таҗлар * ясый торган алтын ф
Хаким Ирен китерегез бире! Ярый, тикшереп карыйк алайса Ирең- < нең йөрәген кулга алып карыйк Чыннан да син әйткәнчә үк зиннәтле микән3 f Ирең килеп керүгә, син урыныңнан кузгаласың, диде Бикбау » Сафиягә һәр хәрәкәтең салмак, мәгънәле булырга тиеш. Әкрен турая * сың, әкрен атлап, тәхеттән төшәсең Иреңнең каршына киләсең Хаким < тарафына керфек тә сирпемисең. ләкин аны игътибардан ычкындырмый * күзәтеп барасың, тамашачы моны сизеп торырга тиеш Хаким кылан- - мышларыңны ничек кабул итә бу синең өчен бик мөһим Син ирең кар- = шына тезләнәсең Бик нәфис, матур итеп
Бикбау сәхнәдә әрле-бирле йөгереп йөри. Сафиянең кайда ничек 1 басарга, борылырга тиешлеген күрсәтә, ә артистлар унда баскан Жн һангир. аның артында, күләгәдәнрәк Зыятдин һәм алгы пландагы Тәүфикъ Нариман күзәтеп торалар иде
Үзгәреш нык сизелә иде яшь режиссерда Кысан араннан иреккә чыгарылган тай кебек кылана иде ул. иркенлек, ышаныч белән сөйли иде Башкаларны да дәртләндерә, җилкендерә. шунлыктан эшләү дә күңеллерәк булып китте. Әмма Сафиянең йөзендә канәгатьсезлек чагыла иде: артыграк өстән йөгертә түгелме бу Бикбау, тирәнгәрәк үтеп керү турында уйламый түгелме?
Сафия тәхеттән торып басты, ике баскыч атлап, идәнгә төште, ләкин шунда туктап калды һәм
Юк. мин идәнгә тезләнмим, диде
Ничек инде тезләнмисең? Рәмзи өчен бу көтелмәгән кирелек иде. ул. бөтен гәүдәсе белән борылып. Сафиягә соң дәрәжәдә гаҗәпләнеп текәлде.
Тезләнмим, табигатем каршы, диде Сафия, аның күзләренә туры карап
Рәмзи, чабып барган җиреннән кинәт арканлап туктатылган тай ке бек. баскан урынында әнләнгәләп. тыпырчынып алды, аннары бөтен сабырлыгын җыеп, мөмкин кадәр тыныч сөйләшергә тырышып
Нәрсә ди әле Кадимбикә? Минем өчен иремнән өстен хаким юк диме3 Менә хәзер шул сүзеңне исбатларга мөмкинлек ачылды Син Хаким каршында башыңны имәгән идең, ирең каршында тезләнәсең Логикага туры киләме бу? Килә' дип. пичәт басып куйгандай итте ул үзенең сүзләренә һәм ак водолазка җиңе нечкәртеп күрсәткән озын беләге белән һавада кискен хәрәкәт ясады
Кем логикасына туры килә торгандыр, әмма Кадимбикә логика сына туры килми Тормыш катлаулы, күп нәрсәләрне истә тотарга туры килә
Ярый, тормыш вакыйга пары белән тәңгәл китереп карыйк алай са. диде Рәмзи, тыныч булырга тырышып Декабристларны каторга га хөкем иткәннән соң. хатыннары алар артыннан Себергә киткәнне исеңә төшер' Волконская үзенең язмаларында ире белән ничек очрашуы
турында яза бит әле? Ире янына жир астына, рудникка төшә ул. Яз маларында шундый сүзләр бар: «Тезләнеп, зынҗырларын үптем мин аның» Тетрәндергеч күренеш кадер-хөрмәттә яшәгән, затлы киенгән аксөяк хатын, кыйналган, кимсетелгән, өс-башы тетелеп беткән богаулы тоткынның аягына баш ора Менә шулай хәл итәргә кирәк бу күренешне! Бөтен спектакльнең үзәге, орлыгы бу!
Сафия яңагына ук төшеп, чигәләрен каплап торган, ялтыравык тәнкәләр белән бизәлгән хикмәтле башлыгын башыннан сыдырып алды
— Киемнәрем уңайсыз минем, аксөяк декабрист хатыннары болай жайсыз киенмәгән,— диде.
Чыннан да, ука белән тоташ чигелгән, итәге жирдән сөйрәлгән күлмәк, аның өстеннән иңгә салынган олы тун һәм бу башлык — барысы да элекке спектакльне әзерләгәндә, Наргизәгә үлчәп тегелгәннәр һәм аңа килешеп торалар, аларны кигәч, Наргизә, алтын кысага куелган асылташ кебек тагын да балкыбрак китә иде. Әмма буй-сынга аннан шактый кайтыш, каш-күзләре дә тыйнаграк Сафияне бу киемнәр басып китә, алар арасыннан кызның борын очы гына тырпаеп тора иде.
Башлыгын салгач, ул иркен сулыш алды һәм Рәмзигә түгел, караң гыланып торган залга карады Анда икәү шәйләнә — берсе Исмегөл, ул Сафиянең дублеры бит. бөтен нәрсәне энә күзеннән үткәреп күзәтеп утыра, сәхнәдәге Сафиянең һәр уңышын күңеленә сеңдереп бара, һәр җитмәгән ягын, моны мин башкача эшләргә тиеш дип, хәтеренә уеп куя Аның белән янәшә Наргизә басып тора, анысы инде эче пошканнан кергән. Репетиция барышында һәр кәйсезлектән кызык табуы бик ачык күренмәсә дә. шәйләнә. Сафиянең жайсыз кием эчендә ятмәгә эләккән балык кебек тыпырчынуыннан авыз ерып көлә.
Сафия чәченә тоташтырып үрелгән ясалма толымнарны суырып ал ды да тәхет култыксасына салды, алар анда кара елан кабыгы булып аркылы яттылар.
— Кара, үсеп киткәндәй булдың, үз бөдрәләрең мең яхшырак икән,— диде күләгәдән Зыятдин кычкырып.
Сафия иңнәреннән тунны шудырып төшерде.
— Миңа киемнәрне бөтенләй башкача тегәргә кирәк,— диде — Бүтән фасон белән
— Художник фасоннарны пьесадагы образга яраштырып ясаганны беләсең! — диде Рәмзи
— Ләкин образ актер рәвешендә туа бит!
— Сафиягә киемнәрне, әлбәттә, яңадан тегәргә кирәк,- диде Җи һангир нык итеп
Бикбау аны ишетмәмешкә салышты:
— Соңыннан, диде Сафиягә карап.- Барыгыз да урыннарыгызга! — ул кулын чәбәкләде — Нариман керә, Кадимбикә аның аягына егыла...
— Егылмыйм,— диде Сафия
— Сөйләштек, килештек бит инде! - Рәмзи аның кирелегенә хәйран калган иде.
— Ә мин синең белән килешә алмыйм. Волконская мисалы — ул бөтенләй икенче Алар анда, рудникта, икәүдән-икәү генә булганнар
— Ә сакчылар?
— Сакчы адәммени ул? Монда — Хаким,— Сафия кулы белән киң итеп Җиһангирга таба ишарә ясады,— хыянәтче Газизҗан Нишләр икән бу дип. миңа текәлеп карап торалар. Алар күз алдында минем горур башым иелмәс, тезем чүгелмәс
— Син алар каршында түгел, ирең каршында баш иясең! Аңа тугры лыгыңны, ихтирамыңны бәян итәсең! Син - ир хатыны'
— Юк,— диде Сафия
— Ничек «юк»? Нәрсә «юк»?
— Бу очракта мин беренче чиратта хатын түгел, ә кеше, шәхес.
- Шәхес? Аңла, әсәрдә беренче чиратта хатынның иренә тугрылык саклавы хакында сүз бара,— диде Рәмзи аңа якын килеп һәм. томанага аңлаткандай, һәр сүзен өзеп әйтте һәр әйткәненә кулы белән төйгәндәй хәрәкәт ясады хәтта
- Тугрылык хисе ир-ат өчен аерым, хатын-кыз өчен аерым була
алмый, минемчә. — диде Сафия сүзендә нык торып — Без спектакльне * хатын-кызларга сабак бирер өчен генә куймыйбыздыр бит5 Сүз. гомумән. - кешенең биргән антына, туган илеңә тугры булу хакында барырга тиеш. £ Монда Нариман белән Кадимбикә - иң беренче чиратта — ватандаш- 5 лар! Ир белән хатын гына түгел! 2
Әлбәттә, шулай.— дип. тыныч, әмма көр тавыш белән аның S сүзен җөпләп куйды Җиһангир
Сүз Рәмзи бөтенләй теләмәгән якка кереп бара иде Көчәнмичә. 2 ипләп кенә, җай гына эшлисе урында, кая тарталар бу артистлар - режиссерны?
Ярый, җитте, сүз көрәштермик,— диде Рәмзи һәм чәчен артка • сыпырып куйды Я без уртак фикердә булып, бергә эшлибез, яисә * юлларыбыз аерыла Минем фикергә кушылмыйсыз, таләпләремә каршы = киләсез икән, ул чакта без бергә эшли алмаячакбыз i
Үз табигатемә, күңелемә каршы килеп, җанлы курчак кебек. ~ режиссер кушканны үтиммени? - дип сорады Сафия
Сүз бергә эшләү турында бара, аңлыйсызмы?
Юк. бу спектакльдә. Сафия, басым ясап, тагын бер тапкыр ка 5 батлады, бу спектакльдә. Кадимбикә ролендә мин үз күңелем кабул п итмәгән бер генә ишарә дә ясамаячакмын Бу — минем иҗат принци 2 бым! Сафия башын тагын да югарырак күтәрде
Принцип? - Рәмзи аңа аркасы белән борылды Алайса принципларыгыз туры килгән режиссер белән эшләрсез. Иптәш Солтанбае ва! дип дәште ул рампа кырыена барып — Менегез әле монда’
Рәмзи, тукта әле. алай кызмыйк, дип. аны тынычландырырга омтылып карады Җиһангир
Туктап торырга вакытым юк минем Киенегез' - диде ул сәхнәгә очып кына менгән Исмегөлгә.
Солтанбаевага бер әйткән сүзне кабатлап торасы юк. Сафия салган күлмәкне «ә» дигәнче киеп тә куйды, толымнарын да беркетте, тунын да иңенә салды Чын патшабикәгә әйләнде дә куйды толымнарга җан кергән кебек, ак муены тирәсенә иркәләп уралдылар
Башлыйбыз! Нариман! Нариман кая!
Тәүфикъ сәхнә артына чыккан икән Ул сәхнәдә күренүгә. Исмегөл урыныннан торды, йөрәкләрнең очына баскандай, матур адымнар белән аңа таба юнәлде һәм. зифа сынын җилдә тибрәлгән талчыбыгыдай бөгеп. егетнең керле, ертык киндер штан балагына маңгаен терәде Әйе. чыннан да тетрәндерерлек күренеш иде бу
Менә шушы кирәк тә инде безгә, диде Бикбау бик шапырын мый гына, шул ук вакытта залга, анда төшеп утырган Сафиягә ишетелер лек итеп Дәвам итәбез Беренче составны синең белән эшләячәкбез моннан ары, әзерләнеп тор
Сафиягә түзеп булмаслык эссе булып китте Димәк, рольне Исмегөл өчен куячаклар, бөтен хәрәкәтләр аның кыяфәтенә, образны аңлавына яраштырып эшләнәчәк Сафия дублер булып кына кала, ә дублерлар белән режиссер гадәттә ныклап эшләргә җитешә алмый алар беренче составның репетицияләрен күзәтеп, шуннан өйрәнеп кенә утырырга мәҗ бүр булалар
Ачы иде Бикбауның бу сүзе Сафия өчен, ай-һай ачы иде. ләкин бусы тозы гына икән, борычны бер тыннан соң сипте режиссер
Бу рольгә дублер, бәлки, бөтенләй кирәк тә булмас әле. дип тәмамлады ул сүзен
Сафия, үзе дә аңышмастан. урыныннан сикереп торды, тәне аның
ихтыярыннан башка, сәхнәгә омтылды, бәгырь түреннән: «Туктагыз, мин риза, ни кушсагыз да тыңлыйм!» — дигән сүзләр ургылды Ләкин ачылган иреннәре сулышыннан көеп китте, тавышы чыкмады. Янәшәдә басып торган Наргизә бер аңа, бер сәхнәдәге Исмегөлгә карады да:
- Чистый чехарда ясадылар бу Кадимбикә белән! — диде
һәм бу мәтәвекләрдән үзенең читтә торуына бик тә канәгать кыя фәттә, сәхнәдәге ыгы-зыгыдан барыбер рәт чыкмаячагына иманы камил икәнлеген белдереп, эре адымнар белән чыгу ягына юнәлде.
Ә Сафия калды, алай гына түгел, кире урынына утырды. Рольдән читләштерүләре ни авыр булса да, ул бу очракта режиссер белән дә, Исмегөл белән дә килешә алмаячагын аңлый иде. Әйе, бу — истә кала торган күренеш, әйе. ул дулкынландыра. Ләкин шул ук вакытта анда Кадимбикәне кимсетә, аның дәрәҗәсен төшерә торган нәрсә бар Ул бит сәхнәдә бердәнбер хатын-кыз. аңа төрле яктан ирләр карап тора. Аяг- өсте басып, башларын туры тотып һәм шулар арасында бер Кадимбикә генә идәндә тәгәрәп ята Шәхес буларак аның ирләрдән кимлеген күрсәтмимени бу?
Нишләргә? Ничек моны Бикбауга аңлатырга?
Әгәр дә шушы минутта Кадимбикәне Исмегөлдән дә мәһабәтрәк, тирәнрәк итеп уйнап булса, ул чакта, бәлки. . Ләкин моның чарасын таба алганы юк бит әле Сафиянең. Хәер, таба алса да, ул инде аны куллана алмаячак, чөнки Бикбау аңа мөмкинлек бирмәячәк!
Сафия үзен маңгае белән таш кыяга килеп бәрелгәндәй тоя иде.
30
Сафия кием цехына керде дә ишек янында туктап калды Аның каршында рәт рәт тезелеп киткән элгечләргә тыгызлап кием-салым эленгән иде Ука белән чигелгән. энҗе мәрҗән белән чуарланган затлы хөлләләр, итәге җир себереп йөри торган атлас күлмәкләр, төрле халыкның төрле заман гаскәриләре кигән мундирлар, чапаннар, сюртуклар, казакилар, балаитәкле ситсы күлмәкләр Дистәләрчә спектакльләр өчен булдырылган хәзинә Сафия бу байлыкны йөгерек караш белән күзеннән кичерде дә кире чыгарга борылды: биредә күңеленә ятышлы кием табылмаячак иде
Ул тегү цехына керде. Анда, бер якны биләп торган, зур гәүдәле кеше аунарлык иркен өстәл янында, тегүче Насибә нәрсәдер җөйләп азаплана иде Күзлек пыялаларын ялтыратып, астан башын борып, Сафиягә бер карап кына алды да кире эшенә иелде. Сафия ишек янәшәсендәге киштәдә яткан көмешсу ефәк төргәгенә кулын куйды.
Кадимбикәгә күлмәкне шушыннан тек, Насибә апа. Хаким әйтә бит әле: минем янымда утырырлык итеп киендерегез бу хатынны дип. Менә фасоны,— дип, сумкасыннан рәсем алып, Насибәгә таба сузды ул. — Башлык фасоны да бар монда Яңак-чигәләрне капламыйча, маңгайның яртысына гына куна торган
Тегү эшен дөньяда иң җаваплы һөнәр дип санаучы, һәр җөен уй- лап-нечкәләп ясый торган Насибә өстәле янында тураеп басты, энәсен чәнчеп куйды, ләкин бик уалып төшәргә ашыкмады, тулы гәүдәсен бормыйча. күмәчтәй ак чыраенда уйчанлык саклап, озаклап рәсемгә карап торды, шуннан соң гына артисткага борылып, аны беренче күргәндәй, буй-сынын карашы белән үлчәде, гүяки рәсемдәге киемнәрне аңа кигезеп карады
- Килешергә тиеш бу сиңа,—дип куйды аннары — Җиренә җиткереп тегәргә генә кирәк Тегә алсак, теләсә нинди егетне гашыйк итәргә була.
Миңа теләсә ниндие кирәкми. Бикбау карарлык булсын,— диде Сафия
Бикбаумы''1 - Насибә. бу эшнең гадәттән тыш авыр икәнен аңлатырга теләгәндәй, шома маңгаена җыерчык чыгарып, уйга калгандай итте.— Белмим шул, белмим Кем генә тегә алыр икән соң ул хәтле оста игеп?
Сафия бу сорауның бөтенләй урынсыз икәнен белдереп
Синнән башка кеше андый эшне булдырамы соң,— диде — Бөтен ♦ өмет синдә!
Эш бик күп бит, баш күтәреп, билне язар ара бирмиләр. Тегү 7 дигәч тә, безнең эш тә уен-муен түгел, аңа да баш кирәк, йөрәк кирәк,— 7 диде Насибә - Менә килешсез кием киеп чыгып карагыз әле сәхнәгә! 7
Шул шул! — дип җөпләде аның сүзен Сафия — Наргизәгә теккән * кием баса бит мине, изә, юк итә!
Насибә тегү эшеннән башын күтәрми, энә-җептән башканы күрми. Z артистларга да киемнәрен кигезеп үлчәгәндә һәм спектакль вакытында j гына карый сыман, әмма үзе театрда кемнең ни сөйләгәнен генә 1 түгел, ничек сулаганына хәтле белеп тора Шунлыктан аңа хәлне озаклап ♦ аңлатасы булмады Тик тегүченең үзен генә кабындырып җибәрергә 7 кирәк иде. ә бусы бик ансат эшләнде ул теккән киемнәрнең ярамавы. : гәрчә алар башка берәүгә үлчәп тегелгән булса да. Наснбәнең мин мин i легенә тиеп, күңелен кузгатып җибәрде.
Нишләп кешегә теккән күлмәкне киясез? Үзегез гаепле,— диде ? ул Алпут бияседәй Наргизә бит ул. аның янында син йөгән күрмәгән - тай кебек!
Насибенең Наргизәгә үпкәсе бик зур иде нинди әйбәт киемнәр - тегеп бирелде бит аңа, ә ул, шул арны киеп тә. ролен тиешенчә башкарып j чыга алмады!
Бу фасонны каян алдың? — дип сорады Насибә
Сафиянең музейда булып, андагы киемнәрне караганын, китаплар дан эзләнгәнен ишеткәч, сөйләгәннән генә канәгать булмыйча, китапны үзенә китереп күрсәтергә кушты Аннары
Бикбауны да сындыра алмасак. безгә монда эшләп йөрисе дә түгел. диде — Тик икәүләп тотынырга кирәк Теккән киемне кия белеп кисәң генә бит аны Чын иясе булсаң гына
Сүз шактый озакка сузылды Сафия грим бүлмәсенә кайтканда, сәхнәдә репетиция тәмамланган, Җиһангир өс башын алыштырырга кереп бара иде
Ни эш кырып йөрү? дип сорады ул
һаман шул эш белән инде, аны кулдан ычкындырырга исәп юк әле минем, диде Сафия үҗәтләнеп Ләкин бик батыр сөйләшергә тырышса да. иреннәре калтыравын тыеп ук бетерә алмады
Безнең дип сөйләш, диде Җиһангир. Мин синең партнерың лабаса!
һәм күкрәген киерә төшеп, башын артка ташлап басты, нәкъ менә Хаким кыяфәтенә керде
Мине партнерлардан мәхрүм иттеләр бит, диде Сафия
Партнерың үзе синнән баш тартмаса. беркем сине мәхрүм итә ал мый Режиссер монда бердәнбер хаким түгел, диде Җиһангир катгый итеп Син коллектив барын, минем партоешма секретаре икәнемне онытма Иртәгә әзерләнеп кнл икедән соң репетиция ясаячакбыз
Ничек? Икебезме’
Башта нкебез Аннары башкаларны да чакырырбыз Тәүфикъны Зыятдинны
Тәүфикъны? Сафия икеләнә калды Исмегөлнең сөйгән егете, эштән соң калып. Сафия белән репетицияләр ясарга риза булырмы’ Җиһангир кышың икеләнүен үзенчә аңлады
Нәрсә, куркасыңмы әллә’ дип сорады Көрәштән баш тарта сынмы?
Әгәр андый куркак булсам, мин баи|тан ук бу рольгә алынмас
J. .к у., м s ‘ГТ1
идем. — диде Сафия — Димәк, иртәгә сәгать икедән башлыйбыз?
— Әйе,— диде Жиһангир.— Өр-яңадан.
31
Репетицияләргә ныклап керешкәч кенә, Сафия үз алдына нинди зур бурыч куйганын күзаллый башлады Аңа бу образда ихтыяр көчен, акыл зирәклеген, зур шәхес кодрәтен хатын-кыз нәфислеге, гүзәллеге белән берләштерергә кирәк иде Шулай һәркем күңеленә якынаерга, кешеләрдә, әйе, мин дә шундый була алам, шундый булырга тиеш, дигән фикер тудырырга, гадәти яшәештә дә сафлыкка, зурлыкка өндәргә тиеш иде.
Ә бу — сәхнәдәге һәр хәрәкәт, һәр сүзнең нәкъ тиешенчә әйтелеше белән генә булдырыла ала.
Хаким каршына кереп басуга, беренче хәрәкәт үк сискәндереп җибәрергә тиеш Әмма моңа ирешеп булмый, чак-чак кына нидер җитенкерәми иде. Барысы да бар, тик күңелне кузгатырлык ниндидер нечкә кыл гына чыңламый. Сәнгатьнең бөтен хикмәте менә шул <чак-чак»та да шул инде! Житмәсә — сәнгать булмый да!
Жиһангир аны һаман үсендереп торса да, Сафия үзе теләгән ноктага җитеп бетмәгәнен аңлый иде Шуңа күрә репетициядән күңеле төшеп чыкты ул
Кичен Наргизә Илнурны үзе белән театрга алып кереп китте, Сафия өйдә ялгызы ямансулап калды Ишек шакыганны ишеткәч тә, күңеле кузгалмады, Нигъмәтҗанны күргәч тә йөзе ачылмады.
— Ә мин сине театрдан эзләп йөрдем,— диде егет.
— Кирәк идеммени?
- Киңәшәсе бар иде.
Сафия моңсу гына көлемсерәде:
Артистлардан киңәш сорар кеше дә булыр икән Югыйсә гомер буе безнең үзебезне өйрәтәләр: тегендә бас та монда тор, тегеләй итмә, болай ит Гомер буе кеше сүзен сөйлибез бит без.
— Тыңлаучан халык, димәк, сез?
Тыңламый кая барасың? Режиссер сүзен үтәми кара!
— Бер генә кичкә режиссер булып алсаң иде, ә?
— Ә кем сине тыя?
— Алайса, туташ, бүген мин Сезнең режиссерыгыз булам. Хәзер үк киенегез дә минем белән барыгыз!
Урамга чыккач, алдан сүз куешкандай, икесе берьюлы уңга борылдылар Яз һавасы, күкрәккә тулып, сулышны иркенәйтеп җибәрде. Аяк асты югандай чиста, күк йөзе юка болыт пәрдәсе белән өртелеп, тулган ай тирәли нурлы ырмау сызылган, әйтерсең, көмеш җамаякны алтын читле ак тәлинкәгә куйганнар иде
Алар түбәнәя барган урам буйлап бераз төштеләр дә, чатта тукталып, эчтән балкып торган трамвайларның кара-каршы килеп узганын көтеп тордылар. Аннары җитәкләшеп урам аша чыктылар һәм ихтыяр- сыздан уңга карап, икесе берьюлы туктап калдылар. Анда, шәрә ботаклы биек сирень куаклары, зур фонтан чынаягы артында ак бина калкып тора иде. Ул ничектер җиргә иркенәеп, рәхәт итеп, шул ук вакытта артык авырлык та салмыйча утырган шикелле иде. Күккә дә якын үзе, ай нурыннан яктырган болыт кисәкләре аның түбәсенә кунып ял итәдер сыман Калада нинди генә биек корылмалар торгызылып, күккә үрләмәсен, бу бина аларның һәммәсеннән югарырак һәм мәһабәтрәк булып калачак, чөнки анда үзенә бер илаһилык, җир белән күкне тоташтыра торган тылсым көче бар
Театр. Ул — зур каланың зиннәтле таҗындагы иң кыйммәтле асылташ Әмма бина нинди генә гүзәл һәм мәһабәт булмасын, әгәр дә эчендә
иҗат дәрте кайнамаса, чын артистлар, режиссерлар һәм сәхнәдә үзенә бер мохит булдыра торган күп төрле һөнәр ияләре илһамланып эшләмә сә. ул театр булмый әле Театрны нәкъ менә алар бар итә. чын итә
Театр ул матурлык символы гына түгел, үз-үзеңне аямый хезмәт итү билгесе дә. Сафия музыкантларның, биючеләрнең, җырчыларның һәркөнне күп сәгатьләргә сузыла торган ялыктыргыч репетицияләрен * күз алдына китерде. Репетиция вакытында балет артистларының кул < ларындагы сөлгеләр тирдән манма чыланган була Әйе. алны ялны бел - мәс хезмәт кайный гүзәл бина эчендә һәм ул хезмәтнең күп өлешен - тамашачыларга бөтенләй күренми торган кешеләр башкара 7
Алар ачык капкадан Ленин бакчасына керделәр Зур түгел бу бакча, t минут эчендә аркылы чыгасың, ләкин ул — Казан халкына бик мәгълүм - һәм күпләр өчен истәлекле урын Җәен аның уртасындагы фонтан тирә- 1 сендә кызыл гөлләр чәчәк ата. эскәмияләрдә оныкларын күзәтеп карт ’ лар-карчыклар утыра Куак астындагы өстәлләрдә ирләр шахмат шашка 1 уйный, капка янында студентлар очрашырга вәгъдә бирешә ♦
Ә хәзергә бакчада үтеп-сүтеп йөрүчеләр генә, фонтандагы бронза ' малайлар әлегә йокыдан уянмаганнар Тик агачларда гына күзгә курен : мәс, ләкин йөрәккә тәэсир итә торган үзгәреш сизелә Алар ялангач әле. * ботаклары ай нурында кара челтәр ясаган, ләкин ал ардан сизелер сизелмәс әчкелтем исле сулыш бөркелә сыман Әйтерсең лә алар ин х якты, иң тәмле төшләрен күрәләр, менә-менә уянып китәрләр дә. ел - маешып, керфекләрен күтәрерләр Әле уянмаган, ләкин битенә төшкән | кояш нурыннан зиһене сизгерләнә башлаган Илнурга охшатты аларны Сафия 2
Кыйгач юл бакчаның икенче ягындагы киң капка янына китерде Каршыда, машина юлы аша гына тагын капка, анысы элекке Черек күлнең иң түбән өлешенә - балалар паркына алып керә Капкасы гади капка түгел, үзенең сере, хәтта ырымы бар Аның ике ягындагы ак баганалар. өстә түгәрәк ясап, бергә кушылган Баганаларның да. түбәнен дә эчендә уем бар Күзгәкүз карашып мәхәббәтен аңлатырга кыюлыгы җитмәгән гашыйклар шушы капка янына килеп аңлашалар имеш Әйтү ләренә караганда, Казан каласының әллә ничә буын яшьләре шушы йоланы үтәп килә икән инде
Моны исенә төшереп. Сафия ничектер каушап китте Нигъмәтҗан да шул хакта уйлаган икән
Синең бу капка төбендә берәрсе белән сөйләшкәнең булдымы’ дип сорап куйды
Андый эшләргә уңганлыгым юк шул Моны әйткәндә. Сафиянең тавышы ирексездән калтырап куйды
Икебезнең уңмаганлыкны бергә кушсак, уңганлык булып чыкмас микән?
Нигъмәтҗан Сафияне багана янына бастырды да үзе капканың икенче кырына китте Сафия уентыга йөзе белән борылды, салкын аклык тан аңа эссе бөркелгәндәй тоелды Болай баскан кеше йоланы үтәргә пышылдап кына эч серен әйтергә тиеш Аның сүзләре уем буйлап югарыга капка түбәсенә күтәрелә, аннары теге кырыйда торган кеше нең колагына барып ирешә Пола буенча әйтелергә тиешле сүзләре дә һәркемгә мәгълүм «Мин сине яратам »
Юк юк. Сафия үзе мондый сүзләрне әйтә алмый, ул хәтта аларның үз колагына килеп ирешүеннән дә куркып калды Курыкты, тик нишләп тер читләшә алмады Менә аңа чыннан да әкрен тавыш ишетелде
Сафия
Бу аваз сулышны кисте
Сафия, ишетәсеңме?
Хәзер, хәзер йола үтәлер, теге өч сүз Сафиягә ишетелер' Ләкин, кирәкми’ Ярамый әле аларга' Аларны ишетергә дә. әйтергә дә әзер тү гел әле Сафия'
Ул кинәт борылды да Нигъмәтҗанга таба атлады:
- Әйдәле, балачакны искә төшереп, атынгычта атыныйк!
Атынгычлар. карусельләр, бакчаның аргы башында. Капкадан ул тарафка өч юл китә Юл читләренә аю, куяннар, лампаларның сыек яктысында бик үк танып булмый торган җанвар сурәтләре ясап куелган
— Кайсы юлдан китәбез? — дип сорады Нигъмәтҗан.
— Уңга китсәң, атыңны җуярсың, сулга китсәң, башыңны җуярсың дип сөйләнә бит әкиятләрдә.
- Атларны җуйыйк микән, башларны җуйыйк микән?
Нигъмәтҗан Сафиянең кулыннан каты итеп кысып тотты. Кызның кулы туңган иде ахрысы, егетнең бармаклары пешерерлек кайнар тоелды
— Сафия, синең бу эшең бармый бит, әйеме? Ролеңне әйтәм...
Ул моны авыруның хәлен белешкәндәй итеп сорады.
— Нишләп син миңа авыр сүз әйтәсең? Артист кешегә, эшең бармый дию, беләсеңме, ни дигән сүз ул?
— Бурычын яшергән бөлгән, чирен яшергән үлгән диләр, Сафия
— Чир?
— Әйе, чир. Бу роль синең чиреңә әверелә башлаган инде.
Бер миннән генә калмаган. Гомумән, актерлык — ул һөнәр түгел, чир исеме, диләр бит.
Чирләүчесе син беренче булмагач, дәвасы да бардыр Гел эш, иҗат турында гына уйлап йөрсәң, акылдан шашарсың Онытып торырга кирәк эшне, башка да, йөрәккә дә бераз ял бирергә Җаныңа ял булсын дисәң, минем хакта уйлап ал.
Нигъмәтҗан аңа якын ук килеп басты
32
Ниһаять, ул көн килде, Сафиянең күңеленә илһам, канатлану иңде Репетиция башланып, өске каттагы кечкенә залның уртасына кереп басуга. ул үзендә шундый җиңеллек тойды ки. мондый халәтне очкычның бетон юллан йөгереп узып, һавага күтәрелгән чагы белән чагыштырырга мөмкиидер. Җиһангир Биктаһиров Сафиядәге бу үзгәрешне минутында күреп алды һәм киеренке дикъкать белән аңа текәлде, гүяки башкаларны «Карагыз, күрми калмагыз!» — дип кисәтте. Иң кирәкле минутында тамашачының дикъкатен партнерына юнәлтә белә шул ул. Сафия уң кулын* кош канаты кебек җиңел, нәфис хәрәкәт белән өскә күтәрде, бармаклары чак кына баш очында туктап калдылар, аннары йөнтәс бүрекне тотып салдырдылар Ул моны шундый итеп эшләде, карап торган кеше мехның йомшаклыгын, җылылыгын, кулларның назын үзендә тойгандай булды
Молодец! — дигән тавыш ишетелде ишек тарафыннан Анда ре-петиция барышын Тәүфикъ күзәтеп тора икән — Тукта, бүгенгә моны бүтән кабатлама! Ашыкма! Югалта күрмә бу хәрәкәтеңне, оныта күрмә!
Әйе. кайчак шулай да була: репетициядә бик уңышлы табылган бер хәрәкәт, күз карашы, тавыш аһәңе шундук онытыла, ни тырышсаң да. икенче тапкыр аны кабатлый алмыйсың. Тик монда куркасы юк очраклы табыш түгел, күп тырышлык белән булдырылган күнекмә иде бу. Зур булмаса да. җиңү иде Сафия, куанычыннан нишләргә белмичә, алай да тыелырга тырышып, әле Җиһангирга, әле Тәүфикъка карады Фәкать шунда гына егетнең ялгыз түгеллеген, аның артында бик үк күзгә чалынмыйча Исмегөл басып торганын күреп алды. «Миннән гаеп эзлидер, тапкандыр да инде»,— дигән уй куаныч учагына су сипкәндәй итте, Сафиянең ерылган иреннәре җыела төште
Аның кичерешләрен китап укыгандай күреп торган Тәүфикъ бөдрә башын Исмегөлгә таба борды:
- Сафиянен бу хәрәкәте Кадимбнкәне жанга якын, ягымлы итеп җибәрә, әйе бит'-1 диде — Югыйсә ничектер кырысрак ул. катырак дип әйтимме Андый хатын кызларны без, егет кеше син дип мактыйбыз Ан- дыйлар белән разведкага барып була, шулай бит3
Ни уйлады, ничек кабул итте сөйгәненең бу сүзләрен Исмегөл3 Шулай ук бер генә дә көнчелек очкыны кабынмады микәнни аның күңелендә? * Кабынгандыр, чын артист мондый чакта һич тә битараф кала алмый Әмма < Исмегөлнең чибәр йөзен көнләшү дигән ямьсез хиснең чаткысы бозмады, з киресенчә ул, көндәшенең уңышына үзеннән нык куангандай, нурланып 5 елмаюдан балкыды
Бу ни дигән сүз3 диде үзе Тәүфикъка - Минем Кадимбикә = белән разведкага барып булмыймы әллә?
Синең Кадимбикә сөйдерә Тик шунысы: разведкага сөйгән яр- § ларны ияртеп йөрмиләр. j
Исмегөл үпкәләп вакланмады *
Икебезнең ике төрле булуыбыз бигрәк әйбәт, диде Бер-бере- < безне кабатламабыз. Тик менә син нишләрсең икән, дублерың юк бит = Сафия белән ирле-хатынлы буласы урынга, бертуган көрәшчеләр булып 1 күренмәссезме?
Әһә, бөтенләй үк тешсез дә түгел үзе, ничек авырттырып каптырып * алды! һәм агулы да түгел тешләве, көндәше файдасына
Миңа да гел бертөрле булырга ярамый, дип кабынып китте 2 Тәүфикъ. Икегезгә ике төрле мөнәсәбәт булырга тиеш. Сиңа — кызга = ну һәм ничек тә булса бәла-казадан коткарырга тырышу,аңа таләпчәнлек һәм таяну Иртәгәдән мин дә сезнең белән эшкә керешәм1 диде ул * Җиһангирга карап
Артка борылып караучы булмады, шунлыктан бу бәхәсне тагын берәү режиссер Бикбау тынлап торганын һичкем күрмәде Партоешма секретарена йомышы булып, репетициядән соң Биктаһиров белән сөйләш- мәкче иде ул Әмма сәхнәдән чыгуга, Җиһангир ничектер бик тиз күздән югалды. Кече залга аны эзләп килүе иде Рәмзинең Артист ларның кызып кызып бәхәсләшкәнен ишетеп, туктап калды ул.
Бикбау барысын да белеп тора иде, әлбәттә. Сафиянең яңа кием тектергәнен дә, өске катта репетицияләр барганын да һәм анда сәхнәдәге гә бөтенләй охшамаган бүгенге көннең эшлекле хатыннарына охшаш, ирләр кебек гайрәтле, зирәк акыллы Каднмбнкәнең ныгып килгәнен дә Барын да белә иде яшь режиссер, тик белмәмешкә генә салыша иде Сәхнәдә барган репетицияләрдә спектакль әйбәт кенә оешып килә. Исме гөл һәрвакытта! ыча тамашачыларга ошаячак Артыгына жан көйдереп, ми черетеп азапланасы килми иде Рәмзинең Шулай булмый ни. ул биредә вакыт у кынга гына йөри ләбаса Эльвираның диплом алганын гына көтә һәм. беркемгә сиздерми генә, тирә як шәһәрләрнең берәр театрында режиссер урыны буш түгелме дип белешкәли
Шулай да артистларның сәхнәдә дә. монда да буталып йөрүләре аны һич тә рухландырмады Бөтен көчләрен режиссер белән эшләгәндә бирсеннәр!
Ул каты каты басып, ишеккә юнәлде Артистлар сискәнеп сүзләрен өзделәр, дәррәү борылып карадылар Бикба>, мыегын тешләттереп, сүзсез генә бүлмә эченә Җиһангир янына узды
Исмегөл белән Тәүфикъ баскыч төбендә пышылдашып калдылар, Сафия әкрен генә атлан, аска, икенче катка, грим бүлмәсенә юнәлде
«Нинди тәкәббер кыланган була!» дин уйлады ул Бикбау турын да һәм үзалдына, аны үртәп, аскы иренен бүлтәйтеп, өске иренен теш ләштергәндәй итте «Мыегыңны чәйнәп йотсаң да, туктатмыйбыз инде хәзер бе« бу эшне1» дип уйлады елмаеп Үзалдына шулай шаярып, ул бу хәлләрне бер кызыкка сабыштырырга тырышты Ләкин жаны ты ныч түгел иде, ай һай бер генә дә тыныч түгел иде'
Сәхнә артында аулак почмаклар, караңгы борылышлар, күзне адаш
тыра торган күләгәләр җитәрлек Ләкин ни сәбәптәндер монда сер сакланмый. кемнең кайда төчкергәненә хәтле бөтен театр белеп тора Бу юлы да шундый хәл булды Баскычның аскы мәйданчыгында кемнәрдер сөйләшеп тора иде, Сафия, кинәт үз исемен ишетеп, туктап калды.
Кара, син сәхнә артына да сукмак салгансың икән инде,— диде Револ тавышы Ул моны ничектер үчекләгәндәй көлемсерәп әйтте
— Йомыш бар иде.
Сафия тын алмас булды — бусы Нигъмәтҗан иде. Гаҗәп: ничек килеп чыккан әле ул монда?
— Йомышың бик ашыгычмыни? — Бу юлы Револның үртәгәне тагын да ныграк сизелде.— Туйга әзерләнеп йөрүегез түгелдер бит?
— Ихтимал.
Нигъмәтҗан шушы бер сүзе белән сөйләшергә теләмәгәнен сиздерде. Бу исә Револны отыры котыртты гына бугай
— Юк артыннан йөрисең! — диде ул - Әле булса башыңа барып җитмәдемени соң: сине аның белән юри генә таныштырдым бит Бер шаяру гына иде ул. Саф кыз, имеш! Артистканың сафлыгына кем ышансын! Аларның һәркайсының күңеленнән җиде давыл узган инде, беләсең килсә!
Анысын үзебез карарбыз, сабый түгел,— диде Нигъмәтҗан нык игеп. Тавышы бик салкын иде Револ исә күтәренке итеп, шаярып сөйли:
— Аны-моны аңлап өлгергәнче, соңарып куймагаең! Ул квартир дигәнен кара тагын. Квартирлы кыз дип шаярттым гына ич мин!
Нигъмәтҗан дәшмәде. Бераз тынып тордылар, ләкин бу тынлыкта, давыл артыннан була торган бөркүлектәге кебек, ниндидер дәһшәт бар иде
Менә шап иткән шомлы бер аваз сискәндереп җибәрде. Бераздан гына Сафия моның хикмәтен аңлады: Револ Нигъмәтҗанның иңенә сукты ахрысы Ай-Һай ла авыр булып төшкәндер аның кулы!
Ә син. малай, бирешмә! — Револның бу сүзендә ясалма дәрт яң-гырады Борыныңны салындырма Сине башлы-күзле итмәсәм, исемем Револ булмасын Менә дигән кәләш табам сиңа. Музыкант! Пианист! Быел консерватория бетерә Тамчы да хилафлык юк монысында кул тимәгән саф кыз Өч бүлмәле квартиры ике кешегә — анасы да үзе. Син өченче булырсың. Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына!
Сафиянең аяк астында баскыч чайкала башлагандай булды. Мәсьәләнең асылы аның зиһененә әле генә барып иреште Саф кыз кирәк диләр квартирлы Теге чакта Револ Нигъмәтҗанны Сафияләргә, көлке ясап, мәзәк өчен генә алып кергән, димәк? Үч алыр өчен? Ә Нигъмәтҗаны соң, анысын әйт тагын! Базарда мал сайлаган кебек, өйләнергә кыз эзләп йөри икән!
Оят, гарьлек эш өстендә тотылгандай булды Сафия, бит очлары уттай кызышты
Астан Нигъмәтҗанның:
— Алай бик яхшы булгач, ул музыкант кызны миңа әрәм итмәссең инде, үзеңә булсын,— дигәне ишетелде, ләкин Сафиянең зиһененә барып җитмәде
— Әллә чынлап торып мавыгып киткән идеңме? — дип сорады Револ тагын көлемсерәп.— Анысы булыр Бер син генә түгел, дөньяны шактый күргән абзыйларның да пеләш башын әйләндерде инде ул Гостиницаларда күргән булгалады! Ну син ул абзыйлар белән ярыша алмыйсың. Кая инде, малай, безгә! Ни кесәдә көмеш юк, ни бармакта алтын юк.
Сафия, кычкырып җибәрмәс өчен, авырттырып, иренен тешләде дә, йөгереп, грим бүлмәсенә кереп китте, аның аяк тавышлары коридорлар буйлап яңгырап калды.
Ничек өстен алыштырганын, чәч тараганын тоймады Ишек шакыган тавышка өне китеп, кулындагы грим савытын төшереп җибәрде, буяулар идәнгә чәчелде.
Ләкин ишекне ачканда, тыныч булырга, үзен кулга алырга тырышты Нигъмәтҗанның күзләренә туп-туры карап, һәр сүзен аермачык салмак итеп әйтте:
Кыз кирәк дисез инде алайса, квартирлыны эзлисез Андыйны театрдан табып булмый шул. ун бармагыңны прожектор итеп эзләсәң дә Алла сакласын, безгә ышанып, өч бүлмәле музыкант кызны ычкындыра күрмәгез!
Нигъмәтҗан нидер әйтмәкче иде. туктатырга теләп, беләгеннән тоткан иде. ләкин Сафия тыңларга теләмәде, пальто җиңен аның кулыннан тартып алды да баскычтан атылып төшеп китте
33
«Син. мөгаен, миңа үпкәлисеңдер, соңгы вакытта хатларыңа вакы тында җавап яза алмадым Ә язар сүз күп. яңалыклар булгалап торды Арада куанычлысы да бар ниһаять, мин дә хуплау сүзләре ишеткәли башладым Нәзеремне үтәргә сезнең якларга барып, бу рольне синең өчен генә уйнап күрсәтергә туры килмәгәе дип торам
Бу арада мин синең хакта еш уйланам Бергә булган чаклар һаман искә төшә. Хәтерлисең микән бер көнне, диңгез буенда йөргән дә. яр кырында үскән пальмалар турында әкият сөйләгән идең «Бу пальмалар миңа агач булып түгел, чәчләре диңгез җилендә тузгыган малайлар булып тоела, дигән идең Алар монда йөгерешеп килгән нәр дә. офыкта кораб күренмәсме дип. еракка текәлгәннәр Әтиләре диңгезче аларның. туларны көтәләр. Офыктан монда ак кораб килеп туктамыйча һәм әтиләре ярга чыкмыйча торып, малайлар моннан китмәячәк».
Мин сине хәйран калып тыңладым, чыннан да. ак кораб күренмәсме дип. озак-озак офыкка карап тордым Иң гаҗәпкә калдырганы диңгез түгел, син идең: мин дә шул диңгезгә карап торам югыйсә, ә күңелемдә бернинди әкият тә тумады Гомумән, син кешеләрнең дә. табигатьнең дә мин күрә белмәгән якларын күрә идең. Синең белән бергә күргәз мәдә булганыбыз хәтердә. Хатын кыз рәссамның картиналары куелган иде анда. Ул гомере буе чәчкә рәсемнәре ясаган Аларның бакчада балкып утырганын, җиргә өзелеп төшкәнен, җыеп, вазаларга куелганын Сиреньнәрне, канәферләрне, гөлчәчәкләрне, акчәчәкләрне Баштарак күргәзмә миңа ошап җитмәде, төсләр артык җете, буягыч тупас күренде Мин сиңа шулай дип әйттем дә. Ә син картиналарның берсенә озаклап, онытылып карап тордың да тыенкы моңсулык белән «Ә мина ошый дидең. Бу рәссам күңелсез, ямансу мохитта үзе өчен ямьле, җанны җылыта торган бер почмак булдырган» Шунда кинәт минем дә күз ләрем ачылып киткәндәй булды картинаны бөтенләй башкача күрә башладым Анда көзге бакча тасвирланган иде яфраклары саргаеп коелган, кара ботаклары төрле якка тырпаешкан шәрә агачлар арасында, гади эскәмиядәге балчык чүлмәккә кемдер кашкарыйлар җыеп утырткан Бер карадым агачларга, икенче чәчкәләргә һәм. чыннан да. ак. кызыл, шәмәхә чәчкәләрнең тере, дәртле бәбәкләреннән җанга яктылык сирпелгәнен тойдым Чәчкәләрнең матурлыгын гына түгел, кеше кулының гайрәтен дә тасвирлаган иде рәссам Дөрес, кеше бу рәсемгә кермәгән, ул картинаның кысасыннан читтә калган, ләкин аның хезмәте, кайгырту чанлыгы, матурлыкны саклый белүе шушы чәчкәләрдән күренеп тора иде Әгәр дә уңган, оста бакчачы булмаса. болай балкый алыр идемени алар?
Елның ямьсез фасылын да матур итеп тасвирлый алган, гөлләр гүзәллеге аша кеше хезмәтенә дан җырлый белгән бу рәссам һәм син әйе. син’ сез икегез дә яшәешнең матур якларын курә беләсез, моны, күрәсең, гомерегезнең авыр чакларында да онытмыйсыздыр
Ә мин сезгә охшамаган, башка камырдан ясалганмын ахрысы һәр
очракта да дөньяны матур итеп, кешеләрне яхшы итеп күрергә өйрән мәгәнмен Кай көннәремдә күз алларым томаланып, башларым әйләнә, таяныч табалмас булам Теге чакта карусельдә әйләнгән шикелле.
Исеңдә микән: җилле, ямьсез бер кичтә паркка барган идек Анда халык аз, атынгычлар буш, тамаша тәгәрмәче туктап калган иде. Карусель янында бер хатын күшегеп тора, әллә инде шуның ятим кыяфәтен күреп, кызганганга, ичмасам бер хәрәкәт булсын моңа дип, билет ал дык та, агач атларга менеп атландык. Калган атлар буш иде. карусельне икебез өчен генә әйләндереп җибәрделәр. Пөге җиңел булгангамы, ул баштан ук хәйран кызулап китте Җиргә төн карасы иңгән иде инде, якындагы әйберләрне лампалар тигезле-тигезсез яктырта, бәлки шуңадыр, карусель үзе түгел, ә аның тирә-юнендәге агачлар, баганалар, күктәге йолдызлар — безне урап алган мохит әйләнә шикелле тоелды Баштарак бу кызык һәм рәхәт сыман иде, ләкин тиз арада читен була башлады, нык җиргә басасы, агачларны, йолдызларны аерым-аерым күрәсе килде. Карусель исә тагын да кызурак әйләнә иде. Мин түзә алган хәтле түздем, ахырда, тәкатем калмагач, синең якка авып төштем. Хәлемне аңлап алдың, иңнәремнән тоттың да бар көчеңә: «Туктатыгыз! Туктатыгыз!;»—дип кычкыра башладың. Тик сине тиз генә ишетүче булмады, теге күшеккән хатын әллә берәр кая киткән, әллә сүзгә мавыгып, безне оныткан иде.
Син мине, күтәреп диярлек, эскәмиягә илтеп утырттың. Аннан соң да әле шактый вакыт бөтен дөнья күз алдымда әйләнеп, тибрәлеп торды
Ул чакта янымда син бар идең Хәзер андый кешем юк, ә дөньям андагыдан яман әйләнә-тулгана. Кем хәлемне аңлар, кем кул сузар? Беренче карашка гадәти тоелган күренешләрнең мәгънәсен, чын асылын күрергә, кешеләрнең кемлеген таный белергә кем ярдәм итәр? Юк бит андый дус янымда. Ялгыз икәнмен бит, бөтенләй япа-ялгыз, беркемгә дә кирәгем юк икән. «Сакла, Сафия, сафлыгыңны, күңел чисталыгың халкыңның дәрәҗәсен күтәрә, кешеләр өчен кирәк ул», дигән идең. Ялгышкансың, күңелемнең ниндилегендә беркемнең хәбәре юк. Көләләр генә миннән Әйе. шулай, кеше көлдерергә генә ярый шушы көнгәчә саф булып яшәвем. Аһ, дустым, күңел тәрәзәләремне ачкан идем, салкын җилләр бәрде миңа! Ачы җилләр бәреп, җанымны өшетте! Юанычлар кайдан табарга?
Сине уйлап, синнән отып калган җырны көйләп юанырга тырышам Ул җырларны үз ана телемә тәрҗемә итеп, шул шөгыль белән онытылып торам. Сиңа да язып җибәрәм, авазлар ничек яңгыравын укып кара:
Чегән кызлары өйрәттеләрме Яшь йөрәкләргә ут салырга Көннәрем кара син юк чакларда. Төннәрем якты син барында
Бу хатны алгач, исеңә төшер әле: апрельнең егермесендә, төнге сәгать унбердә нишләгән идең? Мөгаен, җырлагансыңдыр, мине исеңә төшереп моңайгансыңдыр. Сафиянең ямансулаганын шуннан торып сизгәнсеңдер, сизми калмагансыңдыр...»
34
Шәһәргә яз үзенчә, ашкынулы, җитез килә Кояш елмая башлауга, асфальт өстендәге бозланып каткан кантарлар эреп юкка чыга, юл кырыеннан йөгерек гөрләвекләр агып үтә, йортларның көньякка караган биек стеналары янында үлән борын төртә, үги ана яфрагының чәчкәләре алтын башын калкыта. Ул арада бөреләр шартлап ярыла, тупыллар бал исе аңкыта, шомырт агачлары ак тәлгәшләрен суза
Шәфика иртәләрен кошлар тавышына уяна, көндезләрен кечкенә 24
бакча сукмагы буйлап йөргәндә, ак кәүсәле каеннарның нәфис яфракларына. койма кырыендагы әрекмәннәргә, аяк астында ыгы-зыгы килгән вак кырмыскаларга һәм беренче чәчкәләрдән үк бал җыярга керешкән бал кортларына карап, хәйран калып, үзалдына сөйләнә иде
Карале, башка елларны да язлар шушылай килә идеме икән соң? Нишләп моны бер дә күрмәдем икән? ♦
Шулай дип. ул сукмак кырыендагы куе яшелләнеп, бөдрәләнеп < үскән кычытканны сыйпап узды Уч төбенең, бармакларының кычытып * ачытуына көлде: 5
— Үзең матур, үзең шифалы бит син,—диде яфракка карап “ Каян килә сиңа мондый зәһәрлек, ә?
Аннары чирәмне чуарлап, балкып утырган эре тузганак чәчәк- < ләренең берсен өзеп алып, учына салды Аны әйләндерә-әйләндерә. _ җентекләп карады, иснәде. Аның гомерендә дә тузганак чәчкәсен иснә з гәне булмаган икән, югыйсә аннан бал исе килүгә бу хәтле гаҗәп- $ ләнмәс иде Нәрсә белән чагыштырырга җете сары, катлы-катлы нәфис ♦ таҗ яфраклы чәчкәне? Алтын беләнме’ Ул чәнти бармагыннан алтын * балдагын салып, чәчкә белән янәшә куйды һәм аларны чагыштыруның = никадәр мәгънәсез икәнлеген аңлады, көлеп җибәрде Нәфис, тере, йом * шак. җылы тереклек иясен, салкын, каты, җансыз тимер кисәге белән ничек тиңләмәк кирәк? Ә шулай да. нәрсә белән тиңләргә була соң * тузганак чәчкәсен?
Гаҗәп, моңарчы ул беркайчан да тирә-ягына бу кадәр текәлеп. = җентекләп карамаган икән Никадәр гүзәллекне күрми яшәгән'
Аның күзләрен ачкандай итте бу яз Хикмәт табигатьтә генә түгел. j хикмәт Шәфиканың үзендә дә иде бу айларда ул да үзгәрә, яңара, моңарчы кичерелмәгән хисләр кочагУнда тирбәлә иде
Ана булырга әзерләнә иде Шәфика Ә бу яңа халәт аның бөтен йөреш-торышын. тышкы кыяфәтен, хәтта холкын да үзгәртеп җибәрде Элек аның эчендәге тышында, уйлаганы телендә була торган иде. Хәзер исә бик зур сере барлыкка килде: бу хәлен ул беркемгә, хәтта иренә, әнисенә дә белгертмәскә тырыша иде Әйтермен дә. бер бер хәл булыр, өметләрем өзелеп куяр дип шикләнә иде ул Аныңча, бәхет әле бөредә генә, башкаларга әйтү өчен аның чәчкә булып ачылганын көтәргә кирәк иде.
һәм Шәфика сабыр булырга тырышты Кышын врачларга дәвала нырга йөргәнен сиздермәде, апрель аенда больницага кереп ятканда. Рәмзигә «Болай гына, бераз дәваланып, ныгып чыгарга кушалар>. - дип кенә аңлатты.
Больницага йөген сакларга яткач. Шәфика ай буе ыгы-зыгылы хезмәтеннән, өеннән, иреннән аерылып торды Тәрәзә аша һәм больница каршындагы агачлыкка йөрергә чыккан араларда булса да. яз алып килгән үзгәрешләрне ашыкмый, нечкәләп күзәтергә, тереклек ияләренең яралуы, тууы, яшәү тантанасын кичерүе хакында уйланырга мөмкин леге булды
Яз күренешләре һәм үзенең халәте бөтен уй-хисләрен биләп алган иде. шунлыктан Рәмзинең ул теләгәненнән сирәгрәк килүенә дә. килгән чакта да күзгә бик туры карамый гына сөйләшүенә һәм эшем бар дин ашыгуына да карамастан, артыгын кыйналмады Әйе. ике арада әле һаман калын пыяла торгандай иде. ләкин озакламый Шәфиканың кулында аннан котылу чарасы булачак иде әз генә сабыр итсә һәм ышанычы ныклы булса, ул чакта аның бер сүзе ике арадагы пыяланы яз кояшы астына эләккән боз кынпылчыгы сыман эретеп юкка чыгарачак иде
Әлбәттә инде. Шәфиканың күңелендә дә көнләшү уты кабынган чаклар булмады түгел. Эльвира да әледән әле хәтергә килеп тора иде. ләкин күңелдәге өмет яктысы шомлы уйларны. HI кояшы иртәнге кырауны кугандай, тиз арада куалар нде. Ул. тузганак чәчкәсен учында биетеп
йөргән сәгатьләрдә, башка берәүнең Рәмзи йөрәген үз учына торган саен ныграк йомарлый бару ихтималы хакында уйламаска тырышты.
Ниһаять, авыр эштән һәм борчулы кичерешләрдән сакланырга кирәк леге, режимны нык тоту зарурлыгы турында озын-озын киңәшләр биргәннән соң, аны больницадан чыгардылар. Ул өенә кайтып, әнисе белән кара-каршы утырып чәйләр эчкән арада сәгать өченче китте. Рәмзи кайтмады, Шәфика җанына урын тапмады, соң булса да, театрга кереп чыгарга ниятләде.
Репетиция күптән тәмамланган, зал буш иде инде. Ул өченче катка менде Кече залның ишеге төбендә, тулган айдай яктырып, сары күлмәк кигән Наргизә белән ак күлмәкле Исмегөл эчкә карап торалар иде Алар, борылып. Шәфикага елмайдылар, тавышланырга ярамаганын белдереп, пышылдап кына исәнләштеләр, кулын кыстылар һәм янә залга таба борылдылар.
Шәфика алар арасында тукталып калды. Иң беренче чиратта аны эчтә басып торган Сафиянең күлмәге гажәпләндерде.
Каян алган ул мондый фасонны? — дип пышылдап сорады Нар-гизәнең колагына үрелеп.— Кара, ничек үсеп киткән! Кадимбикә булырга да ярый бу күлмәк, бүген киеп кичәләргә дә барырлык. Оста-а!
Үзе тапкан фасон,— дип җавап бирде Наргизә һәм мәгънәле генә елмаеп куйды Өчесе дә тынып, эчтә барган репетицияне — Кадимбикәнең Хаким белән һәм хыянәтче Газизҗан белән канга-кан, үлемгә-үлем чигендә барган көрәшен күзәтеп тордылар
Наргизә бик уйчан күренә иде. Исмегөл алданрак китеп барды, бераздан Наргизә дә баскыч тарафына юнәлде. Шәфика аңа иярде.
- Үсте дисез инде алайса? — дип көлемсерәп сорады аннан Наргизә. Кемне әйтәсең?
Шуны инде. Сафияне
Шәфика тиз генә жавап таба алмады «Үсеп киткән».— дигәндә, ул Сафиянең килешле. дәрәҗәне күтәреп җибәрә торган көмешсу күлмәген күздә тоткан иде. Наргизә исә аны башкачарак. тирәнрәк мәгънәдә аңлаган булып чыкты.
Ә беләсегез килсә, гомер буе миңа астан өскә карап ияреп йөргән кыз бит ул. - диде Наргизә — Мәктәпкә ияртеп алып бардым мин аны. училищега җитәкләп алып килдем.
Гел шулай синең арттан гына йөрер дип уйлаган идең дә. кинәт узып киттеме?
Шәфика сукмак буенда берничә көн эчендә баш калкытып күкрәп үсеп чыккан кычытканнарны исенә төшерде, Сафияне шуларга тиңләде. Нык. тере алар, чәнечкеле, каты тамырлы. Ә менә Наргизә тузганакка охшабрак тора кебек: балкып торган сары чәчкә, бераздан исә тотрык сыз ак мамык.
Бу рольне баштук аңа гына бирәселәре калган,— диде Шәфика,— Рәмзи аны күрмәгән генә.
1е,нә КҮРӘ сок Ул? — Наргизә моны шундый итеп, үзәгеннән суырып әйтте. Шәфика ирексездән тукталып калды — Хәер, ул гынамыни' дип кулын селтәде Наргизә. Чын дөресен күрә белмибез, дөрес итеп яши белмибез Тамырсызлар без!
Шунда ул Шәфиканың, күзләрен зур ачып, гаҗәпләнеп карап торганын күрде дә, чигәләре турыннан чәч бөдрәләрен бармаклары белән өскә таба аралап, зиһенен туплагандай итте.
и - Хәер, без дип дөрес әйтмимдер, мөг-аен. Сезнең хакта болай әйтергә ни хокукым бар минем? Үзем турында әйтүем Канат жилпеп очарга талпынып яшим, ләкин җирдән күтәрелә алмыйм Әле бер канатым каерыла, әле икенчесе. Бер канатым — сәхнә, иҗат, икенчесе гаиләм иде Икесенә бертигез таяну миңа насыйп булмады шул. Ә сыңар канатлы кош оча алмый. Әнә, Сафия тасвирлаган пар канат- лылар гына биеккә күтәрелә .
Наргизә. Шәфиканы уйда калдырып, баскычтан төшеп китте
Икенче көнне «Кадимбикә»не яңадан сәнгать советы карады Бу юлы Шәфика баштан ук ире белән янәшә утырды, ләкин иңе белән ана елыша алмады Рәмзи үзен шулкадәр ышанычлы тота, бернинди терәккә мохтаҗ түгеллеге бөтен кыяфәтенә чыккан, аның туры сыны, югары чөелгән башы бернинди якынаюга юл куймый, ирексездән үзеннән чит ♦ тәрәк торырга мәҗбүр итә иде һәм Шәфика урындык култыксасының < икенче ягынарак авышып утырды Борчылырга сәбәп юк. спектакль Z үзенә күрә җиңел генә тамаша булып оешкан, чибәр, сөйкемле Исмегөл. шиксез, егетләрнең иң асылларын үзенә каратырлык иде. Дөрес. ~ кече залда барган репетициядәге кебек, бер карауда күңелне кузгатып. ? бәгырьне сызландыра торган, уйландыра торган тирәнлек юк иде бу 5 Кадимбикәдә. Ләкин Рәмзи ул тирәнлеккә омтылмый да ахрысы, бик _ канәгать күренә иде
Спектакль тәмамланып, утлар кабыну! а. Шәфика арткы рәттән < күтәрелгән Эльвираны күреп алды Кыз нечкә гәүдәсен тимер казыктай ♦ нык тота, йөзендә, карашында масаюлы тантана Нәрсәгә шул кадәр ' борын чөя соң әле ул. кемне җиңү тантанасын кичерә? Ай-яй үзгәрде : кызый! Бар иде бу кызыкайнын минем күзләремә ялварып, мөлдерәп * карап торган чаклары дисәң, адәм ышанмас! Әйе. килбәтсез үрдәк - бәбкәсе канат ярды, тик аның нинди кошка әверелгәнен Шәфика J һаман аңлап бетерми иде әле Ул. Эльвираның йөзеннән бөркелгән - бозлы җилдән бәгырен сакларга теләгәндәй, иңендәге ак шарфның очлары = белән күкрәген каплады Күпкә чыдаган азга сабыр итәргә кирәк дип Д уйлады Спектакльне бүген шиксез кабул итәчәкләр, җәйгә Рәмзи шул ' спектакль белән авылларга гастрольгә китеп барачак Ә бу кызый Казан да кала Гастрольләр тәмамланганчы, күп нәрсәләр үзгәрәчәк әле дип уйлады Шәфика
35
Револ театрга соңарып, худсовет членнары һәм артистлар үз урын нарына утыргач һәм утлар сүнгәч кенә килгән иде. беркемгә сиздерми генә кереп, иң арттагы буш рәткә утырды Театр тирәсендә күп чуал ган кеше буларак, ул артистлар уенының җитешмәгән якларын гадәттә бик тиз тотып ала. кимчелекләрне күп күрә, шунлыктан спектакльдән тәм табып, рәхәтләнеп караган минутлары да сирәгрәк була иде Бу юлы исә ул сәхнәдәге вакыйгалар алмашын беркайчан булмаганча дулкынланып күзәтте Әйтерсең лә. узган гомерләр аның күңеленә карлар салып киткән, хәзер исә сәхнәдән аңа җылы нур төшеп, ул катлам нар әкрен әкрен генә эри башлаган иде Кышын бакчада ( афня белән сөйләшеп утырганы исенә төште. Ничек дигән иде әле ул «Кар астында җылы җир. гөл орлыклары». дидеме? Револ да менә йомшап төште түгелме? Әллә чыннан да аның күңел түрендә ниндидер орлыклар шыта башлады инде*
Тагын Сафиянең музейда тезләнеп җырлаганы хәтергә килде <Покла. бәбкәм, йом күзеңне, борчылма һич тә » Гел әни җыры төсле
Спектакль тәмамланганда, күңеле нечкәреп киткән иде аның, үзе хакында, эчтән генә өнәмичә көлемсерәп: «Тәмам җебеп төштем түгелме мин? Карт кыз кебек » дип уйлап куйды Гадәттәге гамьсез һәм бераз дорфарак кыяфәткә керер өчен, залдан чыгып килгән халык күзенә чалынып тормады, ишегалды аркылы әйләнеп, артистларның грим бүлмәләре ягына узды
Ул икенче катка менгәндә. «Язмышлар тактасы» янында Наргизә басып тора иле Аңа күз ташлау белән. Револ бу хатынның да үзгәреп. йомшап киткәнен сизеп алды Ул гадәттәгечә тәкәббер күренми уйчан, ямансу, башын кая куярга белми залда тулганган улы Илнурны
да онытып, зиһене чуалган кыяфәттә иде.
— Кемнәрдер гастрольгә минем туган якка бара дип ишеткән идем, диде аңа Револ „
— Әйе. Түбән Камага без барабыз, диде Наргизә. «Галиябану» белән. Менә.
Ул пыяла астындагы кәгазьләрнең берсенә бармагы белән төртте.
— Кемнәр бара?
— Сиңа кем кирәк? Мин барам дидем бит инде.
— Тагын берәрсе күренмәдеме шунда? Сезнең белән баручыларны әйтәм.
— Сиңа ни кирәк соң?
— Йомыш бар иде. Әти-әнигә тапшырасы әманәт.
— Әманәт тапшырырга мин ярамыйммы?
Наргизә, борылып, аның йөзенә текәлеп, сынап карады Шөгыль- сезлектән җәфа чиккән Илнур да алар янына килеп басты, авызын ачып. Револга текәлде.
— Әманәтем четереклерәк шул,— диде Револ. Ул ник сүз башлаганына үкенә иде инде.
— Кәнфит җибәрәсеңдер инде. Миңа бирсәң, юлда ашап бетерер дип куркасыңдыр.
— Әй. малай, ярлы да инде бу артистларның фантазиясе! Тамактан ары китә алмый! Револ башын чайкап куйды.— Бер бичара җан иясен кайгыртып йөрим әле монда
Наргизә, берни аңламаганын белдереп, иңбашын сикертте.
- Эт баласы җибәрәсе бар минем авылга, бик беләсең килсә, көчек!
«Көчек» сүзен ишетеп. Илнур Револның янтыгына ук килеп терәлде. үзенә игътибар итүләрен теләп, шыңшый ук башлады
— Әни-и. көчек ал, көчек кирә-әк!..
— Әй. үзәгемә үтмәсәнә! дип кул селтәде Наргизә Аннары Револ га:—Таптың син дә сүз! диде — Болай да көннең-көнеңдә эт ал да эт ал дип үзәккә үтә. шул гына җитмәгән иде.
— Әни-и. алы-ыйк! — дип, аның итәгенә ябышты Илнур.
— Махсус сатып алдыңмы инде син аны? дип сорады Наргизә Револдан
Башка чакта Револ аның белән озаклап сөйләшеп тормас иде. Ләкин бүген әлеге дә баягы шул күңелнең нечкәрүе комачаулады — бер төртмә сүзне ишетүгә борылып китәргә ирек бирмәде Наргизәнең кичерешләрен аермачык күргәндәй булды ул Каты бәгырьле булганнан түгел бит хатынның кыланмышлары, ялгызлыгыннан, үз язмышын таба алмавыннан гына Шушы минутта Револ аның белән сөйләшмичә кырт кына борылып китеп барса, тәмам сөмсере коелачак, алай гына да түгел, күңеле җәберләнәчәк. Егетнең йөрәк түрендә кызгану хисе уянды, һәм ул сабыр гына аңлатуны кирәк тапты:
— Күрше малае каяндыр алып кайткан иде дә, анасы өйләренә кертмәде. Ишек төбенә чыгарып ташлаганнар. Аяк астында чинаштырып ята. бәләкәй әле. өрә дә белми. Аркылы атлап үтәргә намусым куш мады.— Револ көрсенүен яшерә алмады Барысын да бу хатынга сөйләп бетереп булмый: мөлдерәп карап яткан маэмай аңа үзенең чирле туып, сабый килеш үлеп киткән кызын хәтерләткән иде Алып кердем инде өйгә, нишләтәсең Шуны авылга җибәрергә иде. Эт асрау минем кулым нан килми, өйдә сирәк булына. Ул анда берүзе бөтен дөньяны пычратып ята, миңа өрергә өйрәнде инде. Рәтләп карамагач, яратмый да. Авылда ишегалдында йөрер иде әле шунда.
— Әни-и. ди-им! Алы-ыйк!
— Абыең бирми бит әнә. безгә ышанмый!
Илнур. күзләрен мөлдерәтеп, башын артка ташлап. Револның йөзенә текәлде. Шулкадәр өзелеп ялвару ярылып ята иде аның яшькелт күзләрендә!
Ышанмый дип. син нәрсә мине ул хәтле... Үзенә мәшәкать кенә булыр дигән идем
Алар шулай, маэмайны ничек кулдан-кулга бирү, кайда очрашу турында сөйләшә-сөйләшә. баскыч ягына киттеләр Маэмайны кулга алачагын уйлау шатлыгыннан нишләргә белмәгән, тәмам үсеп киткән Илнур Револ белән янәшә теркелди. Наргизә алданрак бара иде ♦ Кинәт кенә малайның колагына Револ ягыннан зең-зеңләп матур бер = көй чынлавы килеп иреште
Ни җырлый ул?
Нәрсә?
Ти-тити-и итә,—дип карашын Револның костюмына күчерде Z Илнур
Ә. аны әйтәсеңме Жырлый торган сәгать ул шундый Японский - 1 Ул сул җиңен кайтарып, сәгатенә карады Ике тулган инде. Эштә 7 дә күренеп чыгасы бар бит әле Ул театрларның эшенә җитәкчелек ' итә торган бер оешмада эшли иде. ♦
Кары ыйм әле! - дип, аның сәгатенә сузылды малай
Баскычтан төшә башлаган Наргизә туктап борылды да көлеп
Тоттырган ди сиңа шундый сәгатьне' диде Аның тагын кирелек t җене кузгалган иде. Абыең андый әйбер өчен кан калтырап тора ул. - ватылмагае дип коты оча!
Бу сүзләрдән Револның чырае каралып чыкты
Нәрсә син мине һаман чәнчеп торасың әле? Кайчан саранлан- г ганым бар? Мә. пажалыста!
Ул сәгатен салды да малайга сузды һәм үзе. моны бернигә . санамагандай. Наргизә артыннан төшә башлады Малай исә өлкәннәр нең әйткәләшкәненә игътибар бирмәде, ул сәгать белән мавыккан, әй ләндерә-әйләндерә аны карый, көе каян чыкканын белергә тырыша иде
Әйдә инде! дип кычкырды аңа Наргизә
Малай сәгатькә караган килеш баскычка атлады, абынды һәм сөр легеп китте
Аһ’
Наргизә һушыннан язды бугай Ул аңына килгәндә. Илнур Револның кочагына сеңгән, ә сәгать баскычның аскы мәйданчыгында ялтырап яга иде Егет, киек җәнлек сизгерлеге белән малайның егыла башлаганын сизеп алды, күз ачып йомганчы борылды да. бер аягын өске басмага куеп, авып килгән малайны тотын калды
Малай исә куркырга өлгермәгән иде Револның кочагыннан чыккан да. аның карашы аска, елтырап яткан сәгатькә текәлгән иде Револ да шунда карады, һәм аның йөзе каралып чыкты Танышлары аркылы шактый озак эзләтеп, зур гына хакка сатып алган сәгать иде ул Менә ул. күтәрелеп, малайга карады һәм тетрәнеп китте Илнурның күзләрендә коты очып курку, гаҗизлек ярылып ята. гүяки ул хәзер үзенә үтерерлек итеп китереп сугуларын көтә, моннан котылу чарасын белми иде Аның ап ак йөзендә моңарчы сизелмәгән сипкелләр чәчрәп килеп чыккан иде Аһ. авырдыр ла ул мондый минутларда таудай биегәеп торган көчле, гайрәтле кеше каршында шушындый йолып булмастай гаепле хәлдә кан калтырап басып торулары' Чарасыз булып, үзеңне яклау өчен берни эшли алмыйча' Револ чигенебрәк, бер баскыч аскарак төште, болай иткәч, аларның йөзе бер биеклектә калды Егет алга авышыбрак, йомшак кына итеп
Син нәрсә, егет башың белән куян кебек калтыранасың? диде
Мнн алырмын алырмын Алып бирермен дип сөйләнде ма лай күгәргән иреннәре белән
«Бу беренче генә куркуы түгел бит моның, электән коты алынган чаклары булган!» дигән уй узды Револның башыннан Ул бик сакланып кына, йомшак хәрәкәт белән сузылып, авырлыгын салмаска тырышып җиңел итеп, аның иңбашына кулын куйды
- Ә син нык бул, калтырап төшмә.— диде — Бу дөньяда ватылган- җимерелгәнне күп күрерсең әле Егет булып кала бел. Сәгатьне төзәтеп була бит аны.
Малайның йөзенә төс керә башлады, ул уйларлык хәлгә килде, күзләрендә өмет кабынды:
Буламы? — дип сорады, аның бу сүзне тагын бер тапкыр ишетәсе килә иде.
— Була, тимерне төзәтәләр Кеше җаны бозылса гына төзәтеп булмый
— Ә нишләп булмый?
И сабый, бер җылы караш, бер юату сүзе җитте үзенә, бөтен куркулары онытылды, янә гамьсез балага әйләнеп. Револга нәни кулын бирде. Егет тә үзенең үсеп киткәнен, көче артканын тойды шикелле Кечкенә, көчсез, гаҗизләнгән адәм баласына бер карашың, бер сүзең белән жан тынычлыгы кайтарып бирү—чын егетлек түгелмени?
— Ә маэмайны алып киләсеңме соң? — дип, алай да шикләнеп сорады Илнур.
Анысын сорама инде, улым, болай булгач, алып килмәс шул инде абыең, — диде Наргизә. Ул сәгатьне алып әйләндергәләп карады да. егеткә сузды һәм күзләрен тутырып, аның йөзенә әйтеп бетереп булмаслык рәхмәт хисе белән карады Хисләре шундый зур иде, аларны белгертерлек сүзләр таба алмады, аннары бик ачылып китәргә кыюлыгы җитмәде. Бу минутта ул фәкать аның күкрәгенә капланып елый гына ала иде. тик моны ярамас дип санады, яшьләрен тыярга тырышты. Револ аңа гаҗәпләнеп, керфеген какмый, озаклап карап торды: бу хатынның болай өздереп, тирән итеп караганын күргәне дә, мондый йомшак, йөрәккә май булып ятышлы итеп эндәшкәнен дә ишеткәне юк иде әле аның моңарчы.
Син нәрсә, малаеңны кыйныйсыңмы әллә? —дип сорады ул.
— Кайчакта төшергәлим инде, беребез дә ансыз үсмәгән
- Икәүләшеп дөмбәслисезме әллә?
- Кемне әйтәсең?
Атасын.
Балага азрак кирәк ул дип исәпли иде атасы да
Их сез, сабый белән сугышырга ничек кулыгыз бара Кадерен белмисез икән...
Ә Илнур аның итәк чабуыннан тарткалый иде:
Абый, кайчан алып киләсең маэмайны! Кайчан?
36
Кече залдагы репетицияләр белән мавыгып яшәгән Сафия гастроль-ләргә чыга торган труппаларның берсенә дә кертелми калганын башкалар таралып беткәч кенә аңлады. Алай да төшенкелеккә бирелмәскә. артык нечкәләп уйламаска тырышты, көзгә хәтле вакытын эч ш шуларсыз гына үткәрү җаен карый башлады. Профсоюздан кая да булса б< рәр турпоходка путевка сорарга ниятләде, аны көткән арада авылга кайтып килергә булды. Балачак сукмакларыннан узарга, әти-әнисенең каберен барлап, тәртипкә китерергә. Бу мәшәкатьләргә керешкәнче, әйбер-карасын юып-җыеп куярга кирәк тапты.
Ярын әле. орды-бәрде ашыгып чыгып китмәгән икән Ике көн дә үтмәде, һич көтмәгәндә, аны эзләп, режиссер Бикбау килеп керде. Ул «Кадимбикә» белән Куйбышев районына киткән иде, иртән генә кире кайткан Ник дисәң, анда Исмегөл салкын тигезеп, тамагын шештергән. тавышы беткән, ә Сабира ролен башкаручы Фагыйлә Батталовага санаторийга «яна торган» путевка биргәннәр. Шул ике артисткага алмаш эзләп кайткан режиссер. Бикбау күп сөйләшеп тормады, иртәгесен ир-
түк елга портына төшеп, «Метеор» белән Болгарга барырга кушты да ашыгып чыгып та китте
Бу шулкадәр көтелмәгәндә булды ки. ул чыгып киткәч. Сафия бераз вакыт хәл җыеп утырып торды, фәкать шуннан соң гына күңеле куаныч белән тула башлады Төнне йокысыз уздырды, иртәне көчкә көтеп алды ул
Талпынып, буталып, әйбер-карасын зур сумкага тутырды, урамга. * троллейбус тукталышына чыкканда, йөгерүдән чак тыелды
Троллейбуста барганда. Сафия хихылдашкан тавышка борылып 2 карады. Өч-дүрт яшь егет, студентлар булса кирәк, нидәндер кызык 5 табып, көлешәләр иде Сафия янындагы кешеләрнең җилкәләре аша Г үрелеп, алар караган тарафка күз салды — анда Шәфика басып тора 2 иде. Кыска җиңле зәңгәр күлмәктән, ак сумка тоткан, эре дулкынлы « алтынсу чәчен килешле итеп тараган Йөзе уйчан, бармак төртеп көләр = җире юк.
Сафия, халыкны ерып, якынрак узды Ә-ә. хикмәт менә нәрсәдә: * Шәфика, гадәттәгечә зиһене таралып, бер егет кулындагы озын таякның ♦ очына тотынган икән — троллейбус тотынгычы дип уйлаган. Кеше көл * дергәнен сизми үзе. моңаеп алгы якка караган
Исәнмесез, Шәфика апа! -
Сафия йомшак кына итеп аның бармакларын таяктан куптарып ~ алды Шәфика шунда гына хатасын аңлады, ләкин моңа бер дә исе « китмәде, уйлары башкада иде.
Бикбау иптәш кайда соң әле. алданрак киттеме? дип сорады f аннан Сафия
Шәфика ияге белән шофер кабинасына таба ымлады Анда Рәмзи j басып тора иде. билет ала икән Менә ул хатыны янына юнәлде Чырае шактый ук караңгы күренә, ак чесуча костюм фонында бу аеруча нык сизелә иде Ул килеп үк тә җитмәде, арада бер ике кеше калдырып, туктап калды Шәфика Сафиянең кыска җиңе астыннан беләген авырт тырып кысты
- Әбәү. Шәфика апа. тотмагыз әле шул хәтле, күгәртерсез
Ник син болай сәер карыйсың?
Кая?
Рәмзигә дим.
Сафия, кыенсынып, беләген сыпыргалады
Аптырарсың сезнең белән Бикбауга күз тияр дип курыктыгызмы әллә?
Ул бераз зиһенен җыеп торды, аннары сүзне борырга кирәк тапты Үз уйларымның очын югалттым әле. Шәфика апа Менә Сезнең якын кешегез бар Озатасыз, пароход кузгалганда, ярдан кул болгап калырсы» кайтканын көтәрсез Озату бер байт, озатучың булу икенче бәхет бит ул Ә мин менә китсәм ялгыз, кайтсам ялгыз, һаман берүзем.
Ә кая соң теге чокыр иякле егет? Эшеннән җибәрмәделәрмени3 Юк инде ул. Шәфика апа. бетте
Сафия. Шәфиканың аны тыңламаганын, гәүдәсе белән Рәмзигә таба авышканын, бөтен игътибарын аңа юнәлткәнен күреп, тынып калды Рәмзи аңа мыек аша мыгырдап кына сәлам бирде дә. түшәм астыннан сузыл ган тоткага нык кулы белән ябышып, яны белән борылды Сафия тәрәзәдән урамга, иртәнге якта аеруча чиста, төзек, мәһабәт күренгән яна биек йортларга, аларның кояш нурларын чагылдырган тәрәзәләренә ачык яшеллеккә төренгән өрәңге-тупылларга карап барды
Җәй башы табигатьнең дә. артистлар күңеленең дә яшәргән, тал пынган вакыты Бар табигать терелә, кояшка үрелә, яшеллеккә төренә чәчәк ата. ә артистлар шул табигать кочагына, яңа урыннар күрергә, яңа кешеләр белән очрашырга, яңа кичерешләр белән сафланырга, иске гамьнәрне онытып торырга омтыла Яшәсен җәй. яшәсен гает рольләр!
Шундый уйлар, өметләр белән бара иде Сафия Болгарга
Җәйге иртә-кичләрдә елга порты тирәсендә шушы рәвешле күңеле кузгалган, каядыр ашкынган халык күп тулгана. Кыш буе тыныч кына өйләрендә утырган кешеләр дә. көн җылынгач, урыннарыннан кубып, бер җилләнеп кайтырга монда чыга, күбесе, эреле-ваклы теплоходларга, ракеталарга, су трамвайларына утырып, бакчаларына, урманга, авыл дагы туганнарына һәм туристик сәяхәтләргә юнәлә.
Сафия елга портының пыяла белән бетоннан салынган зур-якты бинасын, киң мәйдан уртасындагы агачларны күздән кичерде, троллейбустан төшеп. Идел буе һавасын йотылып сулады. Яр читендәге пароходларга таба халык агыла иде Шунда ул трамвай тукталышыннан таныш кеше килгәнен күреп алды. Кара күн пинжәгенең төймәләрен ычкындырып. түшен ачып җибәргән Гыйззәт Бикашин юан гына бер апайның беләгенә тотынып, аның салмак, үрчемсез адымнарына ярашырга тырышып, теркелдәп бара иде. Пеләшен каплаган, күзләрен күләгәләгән ак эшләпәсе астыннан уңга-сулга күз салмыйча аяк астына карап атлый, абыну-сөртенүдән курка иде ахрысы. Сафияне күрмәде. Алар шулай бик матур гына парлашып яр буенда биегәеп торган ак пароходларга таба киттеләр. «Йөрәге бу минутта ничә тибә икән, һаман алтмыш микән әле? — дип уйлап куйды Сафия аның сүзләрен исенә төшереп.-- Егетләрдән нык әле мин. дип мактанган иде. бичара. Юк шул инде. Гыйззәт абзый, кара сакалың, кая барсаң да. артыңнан калмый Алтмыш яшегез тулысы белән үзегездә. Тотынып йөрер кешегез булганга куанып туй-маслык».
Бер кулына кара дипломат, икенчесенә сары маэмай күтәргән ак костюмлы Револ елга портының троллейбус тукталышында әрле-бирле йөренә иде. Бала белән болганып. Наргизә бераз соңарган иде Троллейбус ишеге ачылуга, ул иң беренче итеп Револны түгел, арырак, яр буендарак йөренгән Низамны күреп алды Култык астына зур гына уенчык алсу пластмассадан ясалган танк кыстырган, мөгаен, хатыны белән улын көтә иде ул. Наргизә алдан үзе төшеп, борылып, улына кул бирде, ул арада яннарына килеп баскан Револны күреп, бераз каушап китте Болай ике ут арасында калачагын белмәгән иде. инде хәзер нишләргә? Алай да гадәттәге кыюлыгы, турылыгы бу юлы да коткарды — төшә-төшүгә Револга таба талпынган Илнурның кулыннан тотып алды да:
— Әнә. улым, әтиең килгән; бар башта әтиең янына бар,— диде. Әлбәттә, башка вакытта ул болай димәс, улына Низамны күрсәтеп тормас иде. ләкин соңгы көннәрдә нидер үзгәргән иде аның күңелендә, холкында, үз-үзен тотышында Малай, маэмайга карап, дөньясын оныткан. аның кара йомшак, дымлы борынына, очлы колакларына, ак тәпиләренә һәм кара тырнакларына карап хәйран калган иде. ул гына да түгел. Револдан аны ала башлаган иде инде
— Бар. әтиең белән саубуллашып кил.— дип, аңа төртте Наргизә.— Маэмайны аннан алырсың.
Малай аптырап калды: аның әтисе янына да барасы килә, маэмайны да ычкындырасы килми иде. Көчек ике кул арасында калып, җиргә төште. Илнур белән Револ икәүләшеп аны алырга иелделәр. Халык кайнаган җирдә кеше баласы белән әвәрә килү килешми иде. бу — Револнын мин-минлегенә тиде. Торып басты да көчекне күтәреп:
— Бар. бар. сине көтәләр бит,— диде. Малай, артына карый-карый. теләр-теләмәс кенә китеп баргач. Наргизәгә коры гына:
- Ярый, сез монда үз эшегезне үзегез карагыз,— диде — Мин «Метеор» янына киттем. Берәрсе очрар әле.
Ул шактый ерагайган, «Метеор» янына барып җитә язган иде инде: «Револ абый! Револ абый!» — дип кычкырганны ишетеп, борылып карар га мәҗбүр булды Аның артыннан җан-фәрман Илнур чаба иде. Кулындагы зур алсу танк нык комачаулый иде бугай, уенчык кулыннан төшеп калгач, малай аны алырга иелмәде, сулуына кабып йөгерүендә булды
Револ абый! Тукта-а!
Ул йөгереп килде дә. капыл гына тукталып кала алмыйча, егетнең янтыгына йөзе белән капланды Ак костюм итәгендә карасуланып дым таплары калды
Син кая? Маэмайны бир!
Мин тегендәрәк кенә барып тормакчы идем, - диде аңа Револ * Маэмай синеке инде ул. синеке, вәгъдә бирдем бит
— Ә үзең безнең белән барасыңмы? з
— Юк. мин монда калам 5
Малайның йөзе моңсуланып киткәнен күреп. Револ үзе дә сизмәстән 7 - Мин бераздан кайтам авылга,— дип өстәде — Сезне анда очра- 2 тырмын әле
Алар янына, чемоданын күтәреп, ашыгып. Наргизә килә иде Юл ~ өстендә аунап яткан уенчык танк яныннан узганда, аңа күз дә салмады ~ Әни! Револ абый да авылга кайта' — дип каршы алды аны 2 Илнур куанып Наргизәнең сораулы карашына Револ ♦
Миңа да бер кайтып килергә кирәк инде,—дип җавап бирде * Әти-әнинең хәлен белергә Анда очрашырбыз әле без. авыл халкы кар : шында ничек уйнаганыгызны күрербез
Причалда, ишәйгәннән-ишәя барган халык төркеме уртасында, су өстендә назлы тирбәлеп торган ак «Метеор» белән янәшә баскан Шәфи s ка иренә якынрак елышты, башын артка ташлап, аның күперенке мыегы •» на. куе керфекләренә карады һәм Рәмзи белән икесе арасында беренче | тапкыр уртак хис яралган кичне, күзләргә карашып кына аңлашкан ч минутларны хәтеренә кигерде Ул чакта Рәмзи артист булып кына йөри 2 иде әле Премьерадан соң артистлар гадәттәгечә кечкенә генә бәйрәм оештырып алдылар Табигый ки. бөтен игътибар Шәфикада иде. барча мактау аңа эләкте, һәммә чәчәкләр аның кочагына тулды Шәфиканың исә бар кешене дә бәхетле итеп күрәсе килә иде Шул ук спектакльдә кечкенә генә роль уйнаган Рәмзинең чнттәрәк кыенсынып басып торганын күреп. Шәфика аның янына барды һәм. чәчәкләрен өстәлгә куеп, кулларын аның җилкәсенә салды да. аяк очларына кү тәрелеп. үрелеп, егетне мыегыннан үбеп алды
Премьера белән! Партнерым шушындый булганга уңышка иреш тем бүген!
Болай гына арттырып җибәрү мондый көнне табигый иде Ә артист ның күңеле йомшак, тамагы мактау сүзенең татлы балына һәрчак сусап тора Рәмзи зур куллары белән аның терсәкләреннән тотып алды да үзенәрәк тартты һәм. ватарга курыккандай, сак кына күтәрә төште дә. чиктән тыш гаҗәпләнеп
Кара. Сез нинди кечкенә икәнсез бит! диде Танылган остазы аңа моңарчы үзеннән дә зур бәдәнле булып күренгән ахрысы Шәфиканы үз кочагына алгач кына, ул аның җыйнак буй-сынлы, хисле хатын икәнлеген, ә үзенең гайрәтле нр егет булганлыгын анлап алды Шунда алар бер берсенең күзләренә беренче тапкыр хатын-кыз һәм ир-егет буларак карашканнар иде.
Китәргә әзер торган «Метеор» янында, ыгы зыгы килгән халык арасында, аяк очларына басып, иренең көчле иңнәренә учларын куйгач. Шәфика үзен янә бнк кечкенә, ярдәмгә мохтаҗ җан ияседәй хис итте, шул ук вакытта зур гәүдәле, гайрәтле ирнең үзенеке икәнлеген тою аның күңелен куаныч белән тутырды Ул Рәмзинең урман күле төсле күзләренә томырылып карады, аларның төбендә шәйләнгән күләгәләрне куарга теләде, иренең теге чактагыча гаҗәпләнү һәм соклану белән «Кара, син бик кечкенә икәнсең бит!» дигәнен көтте
Рәмзинең дә күңеле кузгалды бугай, күзләре җылынгандай булды, йөзе тетрәнеп куйды, ул. нелеп, хатынының бит очыннан үбеп алды Кешедән оялгандай, ашыгып, бнк сак үпте ул Яннарыннан, күрмәмешкә салышып. Сафия узып китте алар моны сизмәделәр
Китәсе халык «Метеор»га кереп беткән, причалда озатучылар гына калган иде Күпне күргән адәмдәй кырыс, эре кыяфәт белән ун аягын алгарак куеп баскан яшь кенә матрос трапны алырга әзерләнгән иде инде.
- Хуш. - диде Рәмзи һәм эчкә керде. Ләкин трапның аргы башына җиттем дигәч кенә, кинәт борылып, атылып кире чыкты. Шәфиканың терсәкләреннән тотып, үзенә таба тартты:
— Ни дидең син миңа?
Шәфика берни әйтмәгән иде. аптырап китте
— Исән йөреп, сау кайт,— диде
— Юк. син нидер әйттең бит
— Болай гына Мин сиңа хат язармын. Маршрутыгыз билгеле бит Әйтелми калганның барын язып җибәрермен
— Утырасызмы, юкмы? — диде трапның теге башыннан матрос калын тавыш белән.— Әллә Сездән башка гына китеп барыйкмы?
Бәлки, шунда Рәмзине җибәрмәскә, тотып калырга мөмкин булгандыр?
Әмма аның урынына Шәфика ирен үзеннән читкәрәк этәрде
— Бар инде. бар. трапны ала бит хәзер.
Рәмзи йөгереп үтүгә, трапны алдылар Теплоходның ак янтыгы күксел бетоннан әкренләп ерагая башлады, аның белән яр арасында соргылт су кайнады Кинәт, сискәндереп, теплоход динамикларыннан җыр ургылып чыкты:
Барыр юлым иркен басукырлар аша үтә.
Алда мине янар учак булып өмет көтә
Аерылышу турында булса да, бу җыр дәртле, кызу, тыпырдап биергә җайлы булып яңгырый иде. Шәфика, палубада култыксага таянып басып торган Рәмзигә нидер әйтергә теләгәндәй, аяк очларына басып, аңа таба сузылды. Тик теге җыр аша берни ишетерлек түгел иде. Теплоход аларның арасын ерагайтып, тизлеген арттырды, борыны белән аргы якка борылды Рәмзи. Шәфикага караган килеш, кулын култыкса буйлап шудырып, койрыкка таба атлады Әллә ничек бик моңсу иде аның кыяфәте Инде теплоход: «Китте-е-ем!» дигәндәй, кинәнүле аваз белән көмеш тәңкәле су өстеннән еракларга хәбәр салганнан соң, Рәмзинең ак сыны койрыкка җитеп туктан калгач, Шәфика халык арасында таныш бер кешене күреп алды Вак бизәкле ак күлмәк кигән нечкә билле ул кызны ерактан булса да таныды ул, күзләре белән түгел, йөрәк сулкылдавы аша таныды бу Эльвира иде. Рәмзи белән бер теплоходта китеп бара иде ул.
Теплоходтан яңгыраган җыр ярга әле һаман аермачык ишетелә иде: Юллар кета мине, жырлар көтә, шуңа китам. Аерылу синнән бигрәк авыр, авыр икән
37
Кичке спектакль булачак клубка барып кергәч, Сафиянең күңелендә. уйларында бу яңару хисе, гадәти яшәештән күчеп, бөтенләй яңа бер мохитка күчү тойгысы тагын да көчәйде. Биредә авыл клубларында көндезләрен була торган бушлык, серлелек хөкем сөрә иде.
Моңарчы таныш булмаган сәхнәне бөтенләйгә үз дөньяңа әйләндерү, анда табигый хәрәкәтләнү өчен, алдан аны бик ныклап өйрәнергә, үзләштерергә, күп таптанырга кирәк. Сафия анда ялгызы да озак айкалды. аннары. Җиһангир белән Зыятдин килгәч, аларның башын катырып бетерде: «Мин моннанрак чыксам, ничек булыр икән?» — «Син бире- дәрәк торсаң, унайлырак булмасмы?» — «Яктылык ничегрәк төшәр икән?»
Ахырда Зыятдинның сабыры төкәнде.
Син теләсәң каян кер дә теләсә кая чык,—диде ул —Ә мин үзем, саф һавага чыгып, изге Чулман елгасында рәхәтләнеп су керим әле Безгә дә бер фарыздыр'
Алардан соң Сафиягә Эльвира белән ныклап торып эшләргә кирәк булды әле Әйе-әйе. Эльвира белән, чөнки кабаланып санаторийга китеп * барган Фагыйлә Батталова урынына. Сабира роленә Бикбау аны кертте 5 Ярый әле. кыз рольнең сүзләрен ятлап өлгергән икән, мизансценаларны 2 режиссер үзе куйды. 5
Кичен спектакль Сафия өчен канат кагып очу кебек үтте Моны £ ничек тасвирларга? Алдына зур бер изге максат куеп, ниһаять, шуңа £ ирешкән кешеләр болай да аңлар, ә инде яхшылык өчен көрәшмәгән- 5 нәр һәм җиңүне татымаганнар өчен сөйләп торуның да мәгънәсе юк. = аңламаслар
Сафия сизеп-тоеп уйнады: залдагылар аның белән бергә яна-кня. 2 һәлакәт чигенә барып баса һәм җиңү куанычын кичерә иде Ул залдагы ♦ йөзләгән халыкның үз гамьнәрен оныттырды, сәхнәдәге вакыйгалар ара- * сында яшәргә мәҗбүр итте. Гүяки аларның барысының йөрәгенә берьюлы с орынды. х
Кайсыдыр бер минутта, караңгыдагы арткы рәтләрнең берсендә ч аңа таныш йөз чалымнары чагылып узгандай булды Ул хәтта озынча х ак йөзне, төз борынны, уемлы иякне күргәндәй иде Тик ул: «Монда п каян килсен ул? дип уйлады — Охшаган гынадыр» һәм карашын | якындарак. алтынчы рәт уртасында, тамашачылар арасында утырган ч режиссер Бикбауга күчерергә ашыкты Рәмзинең күзләре зур ачылган. J йөзе башкаларныкы кебек үк агарынган иде Сафия, ниһаять, аны да яулап алган иде
Әйе, гадәти мохиттан аерылып, яңа урынга, яңа кешеләр арасына килеп эләгү режиссер Бикбауның да күңелен үзгәртеп җибәргән иде Таныш булмаган залда, чит-ят кешеләр арасында утырганда, ул сәхнәгә дә яңача, берни белән исәпләшмичә, янәшәсендәге тамашачылар кебек үк эчкерсез карады һәм Сафияне дә өр яңадан күргәндәй булды Әйтерсең лә. күңел түрен каплап торган пәрдә салмак кына ачылып китте Баксаң, мондый Каднмбикә — Рәмзинең дә хыялы, идеалы икән бит Ул моңарчы үз-үзен аңлап кына бетермәгән, спектакльне нәкъ менә шушындый образ тирәсенә туплап хәл кылырга кирәк икән
Дөрес, режиссерның очлы күзе тамашачыларга сизелми генә үтеп киткән гөгәлсезлекләрне. эшләнеп җитмәгән урыннарны тотып ала иде Бу урында мондыйрак хәрәкәт ясарга, тыныбрак торырга, бу сүзне ачыграк итеп әйтергә, менә бу урында басым ясарга Режиссер кулы җитенкерәмәү сизелә иде монда, шактый нык сизелә иде' һәм Бикбауның, сикереп торып, спектакльне туктатырга, аерым күренешләрне икенче төрлерәк игеп кабатлатырга омтылган чаклары шактый булды Ныклап шомартканда, чынлап та. театр тарихына керерлек спектакль чыгачак иде моннан, һәм Рәмзинең шундук эшкә керешергә кулы да. теле дә кычыта башлаган иде инде.
Бу сәгатьтә ул үзенең бөтен үпкәләрен, шәхси тормышында килеп чыккан кнйсезлекләрне. Эльвираны. Шәфиканы оныткан нде
Спектакльдән сон иң беренче булып сәхнә артына Исмегөл очып килеп керде
Котлыйм' Җиңдең' Бөтенесен аяк астына егып салдың'
Ә тавышы яңгырап тора! Ләкин Сафия бу хакта әйтергә өлгермәде, ачык ишектә Нигъмәтҗанны күреп, телсез калды
Гостиницага кайткач, төн уртасында. Исмегөл бу хәлләрнең хнк мәген Сафиягә көлә-көлә сөйләде
Нигъмәтҗан абый килеп төште дә. Тәүфикъны чакырып чыгарып, бик озак сөйләште Ни сере бар базарның дисәм, сине монда чакыр тыргя план корулары нкән
38
Бик соң яткан булсалар да, артистлар иртә уяндылар. Алар чәй эчеп чыкканда, сәгать тугызынчы гына иде әле.
Сафия белән Исмегөл Рабига күленә киттеләр Ул авыл читендә генә икән, биек тупыллар ышыгыннан гына барасы. Әнә ул — агачлык уртасында зур түгәрәк көзге төсле, кояшта ялтырап ята Әйтерсең лә, аны күктән бер илаһи көч ташлаган, урман як-якка чигенеп, җир уелып кергән Тирә-як калкулыклардагы чыршы-наратлар аңа ерактан карап торалар, аргы ярдагы дүрт бертуган өянке генә, бер-берсенә сыенышып, батыраеп, якын ук килеп, суга караганнар да, үзләренең нечкә тармак- толымнарына хәйран булып, тынып калганнар Күл өсте тыныч, якты, керфекләреңне кыса төшеп, хыялга бирелсәң, аны җирнең мөлдерәгән күзе белән дә чагыштырырга була
Сафия белән Исмегөл, җиңел туфлилэреи салып, ярга якын килделәр, салкынча, йомшак ләмдә аларның яланаяк эзләре уелып калды Кызлар, учларына су алып, битләрен, иреннәрен сөрттеләр
Бераз тынып торгач, чирәмле сукмактан кире өскә менгәндә, наратлар арасыннан каршыга кыска җиңле күлмәк кигән, озын буйлы бер ир кеше килеп чыкты. Бу — Нигъмәтҗан иде
— Саумысыз, кызлар,— диде ул берни булмагандай.
— Исәнмесез.— диде Исмегөл туктап. Ә Сафия атлавында булды, йөрәге кинәт каты дөпелдәгәнен, каушаганын сиздермәскә тырышты Нигъмәтҗан аның юлына аркылы басты:
— Гөнаһлы булмагыз, Сафия туташ, бу изге урында күңелдә кинә йөртергә ярамый Монда кешеләрне генә түгел, кош-кортларны рәнҗетү дә зур гөнаһ санала
— Башка гөнаһ кылырга язмасын,— диде Сафия маңгай астыннан гына карап.
Алай димә! Син беләсеңме бу күл янында Рабига исемле күзгә күренмәс кыз яшәгәнен, аның бар нәрсәне күреп, ишетеп торганын?
Сафия дәшмәде, керфекләре генә тетрәнеп куйды
Рабига күле риваятен ишеткәнегез юкмы әллә сезнең? — дип сорады Нигъмәтҗан бу юлы Исмегөлгә борылып. Исмегөл Сафия белән Нигъмәтҗан арасындагы киеренкелекне киметеп, аклы күлмәге белән каеннарга тиң яктырып, елмаеп тора иде.
— Юк, Нигъмәтҗан абый, ул яктан надан бит без Әллә Сез беләсезме?
— Беләм Монда килүем дә махсус сезгә шуны сөйләр өчен генә.
Сөйләгез әле, Нигъмәтҗан абый. - дип, балаларча наз белән сузды Исмегөл
— Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган заманда бу күл тирәсеидә калын кара урман булган ди. Күлдә аккошлар оя корган, тирә-юнендә бихисап җәнлек үрчегән ди Болгар каласының сунарчылары монда ауга йөргәннәр. Шул сунарчыларның берсе Булат Мәргән исемле булган ди, аның Рабига исемле кызы булган ди. Рабига аккошларны бик ярата икән, аларны кызгана икән. Ул атасына: «Әтием, син бүтән аккошларны атма!» — дип ялварган. Булат Мәргән кызына бүтән монда ауга йөрмәскә ант биргән. Берзаман Болгар ханлыгына читтән олы кунаклар килергә тиеш булган Хан барча аучыларын чакырып китергән дә иртәгесен аккошлар тотып китерергә боерган. Булат Мәргән дә аның әмеренә буйсынырга тиеш булган Төнлә, кызы татлы йокыга талгач, ул ук-җәясен алып, күлгә киткән Әмма кыз моны сизеп алган Ак яулыгын бөркәнеп, ул да күлгә йөгергән, тик аучылар сукмагыннан түгел, туры юлдан киткән ул Яр буена басып, яулыгын күтәреп җилпегән дә: «Әтием, атма аккошларга, атма!» — дип кычкыра башлаган. Әмма урман шавы аның тавышын басып киткән. Булат Мәргән аның җилпенгән ак яулыгын аккош дип
белеп, угын төзәп агып җибәргән Аның угы Рабиганың йөрәгенә барып кадалган
Ай аллам, үз кызын үзе һәлак иткәнмени шулай* — диде күзләрен зур ачып Исмегөл
Бичара кыз яраланган аккош кебек үзәк өзгеч өн белән кыч- f i.ipi.in җибәргән дә күлгә <11,111.и1 in Булат Мәргән бу юлы кызының ♦ тавышын танып алган, йөгереп килсә, ни күрсен, су өстендә ак яулык < кына чайкала икән Аучы аңа үрелгән икән, яулык ак канатка әве- Z релгән, ул җилпенә башлаган һәм судан аккош калкып чыккан Ул. Мәр- 5 гәнне күреп, читкә тайпылган, сызланып кычкырган да. авыр гына Г күтәрелеп, башка аккошлар тарафына очып киткән
Рабига шулай аккошка әверелгәнмени? - Исмегөл тынычла 5 нып киткәндәй булды
Әйе, нәкъ шулай Хәзер дә исән ди әле ул. Таң аткан сәгать ’ ләрдә күл тирәсендәге һәммә җан иясенең иминлеген саклый ди Көндез 1 күзгә күренми икән, тик барысын белеп тора ди. әгәр берәр җан иясе ♦ кыерсытылса, үзәк өзгеч итеп кычкырып җибәрә ди.
Шулай укмыни? дип көлемсерәде Сафия.
Шулай, шулай Карагыз аны. мине рәнҗетмәгез. Рабига хәзер i кычкырачак үзегезгә
Кызлар, дәррәү борылып, шикләнеп, суга карадылар Аннары үзлә- у ренең беркатлылыгыннан үзләре үк көлеп җибәрделәр
Ә мин. Рабига күленең кыйссасы мәхәббәт белән бәйле дип уйла- “ ган идем. диде Исмегөл
Мәхәббәт ул. беләсегез килсә, мәрхәмәттән башлана Рабига- дай нечкә күңелле, сизгер, саф. миһербанлы йөрәкләр генә риваятьләргә кереп калырлык итеп ярата ала Таш бәгырьле кешенең башка берәүне чынлап сөюе мөмкин эшмени?
Нигъмәтҗан моны Сафиягә карап әйтте, тегесе ни сәбәптәндер кызарынып чыкты
Күл чыннан да тылсымлы иде ахрысы, кай арададыр Исмегөлнең ак сыны наратлар арасындагы ялгыз каен кебек чагылып узды да юкка чыкты, аңа ияреп китәргә дип талпынган Сафиянең аяклары чирәмгә ябышкандай булды, кымшанмады Йөрәктән җылы дулкын күтәрелеп, әйтергә дип әзерләп куелган чәнечкеле сүзләрне эретеп юкка чыгарды, йөздә елмаю балкытты
Тылсым яр буенда гына түгел, шактый еракка таралган булса кирәк ул Сафияне. Нигъмәтҗанга ияртеп, урам әйләндерде, ә кичкә таба, көннең эссесе сүрелә төшкәч, икесен янәшә борынгы Болгар җиренә алып чыгып китте
Алар эсседә тынып калган киң урам буйлап, нык капкалы ихаталар, кәрнизләре челтәрле йортлар, сиртмәле кое. биек тупыллар яныннан, йомшак тузанлы юлдан китеп, поселок читенә чыктылар, аз гына ары рак калкып торган дүрт почмаклы ике таш багана арасыннан үттеләр Баганалар борышы Болгарның капкасы урынына куелган икән алар ның берсенә беркетелгән тимер тактадан шул мәгълүм булды Капка иш икс тарафка чирәм баскан зур буразналар. сузылып, еракка китә монысы каланың ишелгән дивары һәм янындагы тирән су чокырыннан калган уем икән Алда, кала үзе булган урында, киң чирәмлек җәйрәп ята. еракта ак манара калкып тора, аннан чнттәрәк бер авыл күренә иде
Сафия белән Нигъмәтҗан аяк киемнәрен салдылар, йомшак, җылы тузанга баскан саен рәхәтлек тоеп, манарага таба киттеләр
Авыл янындарак бер урынга кызыл бозау бәйләп куйганнар иде Ул үзенә якынлашын килгән кешеләргә зур күзләре белән иренеп кенә карап алды да яткан килеш күшәвен дәвам итте Аннан ерак та түгел дүртпочмаклап казылган киң чокыр күренде Аның бер читенә балчыкка буялган чүлмәк ватыклары, икенче почмагына сөяк санак өеп куелган иде
Археологлар казыган чокыр, аларнын табышлары нде бу Кызыл
балчыкка, чүлмәк ватыкларына, сөякләргә текәлеп карагач, Сафиянең йөрәге жу итте Шаулап-гөрләп торган каладан, меңнәрчә кешеләрдән фәкать шулар гына калганмы? Ул, башын күтәреп, тирә-юнендәге такыр кырны күздән кичерде. Чыннан да биредә мәшһүр кала булды микәнни? Чыннан да анда меңләгән халык гомер сөрде микәнни? Кайда аларның йортлары, урамнары, гүзәл сарайлары? Кайда куанычлары, көенечләре, сөюе, нәфрәте, җыры-моңы? Барсы да менә шушында, Сафия басып торган чирәмлек астына иңеп юкка чыкты микәнни?
- Археологлар, шушындай казылмалардан чыгып. Болгарның планын төзегәннәр инде,— дип сөйли иде Нигъмәтҗан — Без басып торган төштә чүлмәкчеләр урамы булган, арырак тимерчеләр яшәгән. Гаҗәп оста төзүчеләр, дан тоткан мәдрәсәләр, затлы сарайлар, көтепханәләр булган монда Йортлар идән аша җылытылган.
Чыннан да шулай булды микән? Ә бәлки, аларның, барысын да галимнәр үзләре уйлап чыгаргандыр?
Ләкин әнә бит, ерак та түгел, чирәмлек уртасында ак манара калкып тора, аның янында йомры башлы төрбә Әйтерсең лә алар бүгенге кешеләргә еракларда калган каладан хәбәр китергәннәр.
Димәк, шәһәр дә, осталар да, галимнәр дә булган. Алар заманында да кояш шушылай нурын сипкәндер, акчәчәкләр ак башларын җилдә чайкагандыр, кызыл бозаулар да шушылай гамьсез күшәп яткандыр Вакыт үзенең агышын дәвам итә, күпмедер җәйләр-кышлар узганнан соң, хәзер җирдә яшәгәннәр дә шушы рәвешле юк булырлар Нигъмәтҗан да, Сафия дә Алардан да шушындый ватык-сыныклар гына калырмы?
Сафиягә куркыныч булып китте, ул чокырдан читкә чигенде
Манара тирәсендә иркен мәйданны койма белән әйләндереп алганнар да турникет куйганнар — монысы да галимнәр эше, мал-туар таптамасын дигәннәр Эчтә урта яшьләрдәге бер ир кеше, башын иеп. нидер эзләнеп йөри Сафия белән Нигъмәтҗанны күреп, ул үз итеп елмайды Мондый урыннарда кешеләр тиз таныша, уртак хис күңелләрне якынайта
Ир кеше йөзеннән акыл һәм күңел ачыклыгы бөркелде
— Истәлеккә борынгы таш эзләвем иде,— диде ул.— Әти сорый Болгардан миңа истәлеккә бер таш булса да җибәрче, дип яза Минем әти Болгариядә яши. үзе килә алмый. Болгарлар бит без. Берәр там галы таш очрамасмы дигән идем
Казылган җирдән эзләп карарга кирәк аны,— диде Нигъмәтҗан
— Шулай итәрмен инде Безнең әти әйтә, Идел буе болгарлары белән без бертуган ди.
Алар халыкларның катлаулы язмышы, туганлыгы, дуслыгы турында сөйләшеп киттеләр.
Нигъмәтҗан, башын артка каерып, манарага карады да:
— Ул заманда мондый корылмаларны ничек күтәргәннәрдер — башка сыймый,— дип куйды — Хәзер генә ул, кранны китереп куясың да кирпечләрне «ә» дигәнче астан биреп кенә торасың. Шуңа карамас тан, кайбер йортларыбыз үз гомеребез эчендә җимерелеп куя әле. Гасырларга чыдарлык шундый бер корылма торгызсаң, үлсәң дә үкенмәс идең.
— Гаҗәп — диде Сафия.— Гаҗәп Зур каладан нибары бер манара торып калган. «Кадимбикә»дә Хаким әйтә: бу каланың халкы миңа баш июгә караганда һәлак булуны артыграк күрде, ди Каласын да. баласын да, үзен дә кызганмады, капкаларны миңа ачмады ди. Каланы яклап, күпме җаннар кыелган! Ә ул барыбер юкка чыккан.
— Хикмәт каланың таш биналарында гына түгел бит,— диде Нигъмәтҗан уйланып — Хикмәт яхшылыкны, изгелекне явызлыктан, золымнан яклауда Уйлап кара: әгәр дә бу халык шул чакта золым каршында баш игән булса, буйсынса, бүген без кем булыр идек? Алар һәлак бул
ганнар, ләкин безгә бу манараны гына түгел. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыфжын. телебезне, җырларыбызны, яхшылыкка омтылган рухыбызны саклап калганнар. Әгәр алар шул чакта золымга буйсынган булса, без бу җирдә яши алыр идек микән әле?
Тагын тынып тордылар
Каймакта миңа, бу җирдә минем беренче генә яшәвем түгелдер ♦ сыман тоела. — диде Нигъмәтҗан — Бу манараны салганда, ул биегәя < барган саен, сулышның иркенәйгәнен, җанның куанганын шул хәтле ачык итеп күз алдына китерәм. нәкъ үзем кичергән шикелле Биналар 5 торгызу гаҗәп бит ул. җирне күккә, кояшка якынайтасың сыман. “ Үзең кошларга тиңләшәсең кебек. ?
Сафия очлаеп килгән манара түбәсенә керфеген дә какмый озак- < лап карап торды. Әнә аның түбәсе турыннан ак болыт йомарламы 2 узып бара, ул беразга тукталып та калды шикелле Әллә ул болыт = түгел, җирдәгеләриең хәтерен яңартырга җибәрелгән хәбәрме?
Чыннан да, Сафиянең хәтере яңара түгелме3 Ул да бик ачык ♦ күз алдына китерә: менә шушылай күзне кысыбрак караганда, мана- * ранын әле төзелеп бетмәгән, очлаеп кына килгән чагын күрәсең. Аннан, с югарыдан Сафиягә куанычтан балкыган берәүнең йөз нуры түгелә. t йөрәге талпынып типкәненә хәтле ишетелә бугай
Әйе. кайчандыр кичерделәр алар бу хисләрне, югыйсә шушы хәтле ? аермачык булып күз алдына килеп басар идемени ул күренеш, уртак - хистән күңел шушы рәвешле җилкенер идемени?
Алар борынгы төрбә эченә керделәр. Салкынча. дымлы һаваны =t күкрәк тутырып сулагач. Нигъмәтҗан
Җырла әле. Сафия, диде. Тавыш яңгырашы ничек икән Сафия тирән итеп сулыш алды да. әкрен генә, сак кына сузып җибәрде:
Исмә җил. сызгырма, тукта.
Монда әнкәм күмелгән
Монда ятим, я ип. сабыйның
Кайнар яше түгелгән
Тавыш тора-тора көчәйде, киңәйде, әйтерсең лә таш диварлар да кызга кушылып моңлана, сагышлана иде. Нигъмәтҗан да җырчы тавы шыннан бигрәк аларны тыңлады булса кирәк
Сафия соңгы авазны сузып туктаганнан соң да әле диварлар моңны дәвам итеп тордылар, иң ахырдан да җыр тынмады, ә бәлки, ташка сеңеп, ишетелмәскә әверелде.
Алар ташларга иңгән моңны таратудан саклангандай, әкрен генә басып, кояшлы чирәмлеккә чыктылар
Менә хәзер мин ышандым, диде Нигъмәтҗан
Нәрсәгә?
Кадимбикәгә
Ул Сафиянең аңлап җитмәгәнен тоеп, сүзләрен сайлап кына сөй ларга кереште:
Тарих бүгенге көндә хәтер бөреләре рәвешендә саклана Археологлар. галимнәр ул бөреләрнең рәвешен, төсен ачыклый Әмма, ул бөреләр җанлансын өчен, бу гына җитми. Аларны җыр. җанлы сү J. тасвир кыскасы, сәнгать кенә җанландыра ала. Сәнгать безнең хәтеребезнең кояшы һәм яңгыры ул. Әйтик, менә сез борынгы шәһәрне, анда кайчандыр яшәгән кешеләрне чын итеп, теп тере итеп минем күз алдыма китереп бастыра аласыз Фәкать сез генә, башка беркем моны булдыра алмый.
Әйе. шулай, диде Сафия Ул бу туфракка күптән иңгән Ка димбикәгә яңадан җан өрә ала. аның бөтен язмышын кешеләр алдында ачып бирә ала Менә нинди эш кнлә гади артистның кулыннан!
Ә аларны җанлы итеп күрү безгә кирәк, бик кирәк, ансыз тор мышный мәгънәсе югала, дип дәвам итте Нигъмәтҗан Кем без шушы туфрактан, ата-бабал арыбыздан аерып алып карасаң3 Кем ул
Сафия Бикташева? Нигъмәтҗан Әхмәтнуров кем? Бу исем-фамилнялэр болай әйткәндә буш аваз булып кына яңгырый. Әмма инде бу ике кеше турында, алар шундый-шундый ил-җирдән, менә шушындый халыкның балалары дип аңлатып әйтсәң, ул чакта алар бөтен кешелек каршына зур бер халыкның вәкилләре булып килеп басалар, галәм чиксезлегендә очып йөргән тузан бөртеге булып калмыйча, үзләренең нык нигезле җирлеген табалар Менә кем булабыз без ул чакта!
Сафия рәшәгә төренгән ерак урманга, якындагы авылга карады. Әйе. чыннан да. кайчандыр бу якларда көн көткән кешеләр, кала салган. китаплар язган, җырлар чыгарган кешеләр күптән җир куенында инде. Ләкин алар юкка чыкмаганнар, юк. аларның рухы безнең җаннарда. җисеме безнең тәннәрдә саклана. Без — җирдә безгәчә яшәгәннәрнең мирасы, алар хезмәтенең, намусының, әхлагының нәтиҗәсе һәм дәвамчысы. Менә без кем!
— Кайчан да булса бу урынга бөтенләй бүтән кешеләр килер,— дип дәвам итте Нигъмәтҗан — Ул чакта инде без дә тарихка әверелеп калган булырбыз. Безнең хакта да: борын-борын заманда, кәҗә команда
яшәгән ди Нигъмәтҗан исемле бер егет дип сөйләрләрме? — дип аның сүзен дәвам итте Сафия.
— Сөйләрләр, сөйләргә тиешләр.
— Тик ничек булыр икән соң ул кыйссаның дәвамы?
— Кылганнарыбызга лаек булыр.
— Моның өчен безнең кылганнарыбыз әкият итеп сөйләрлек булырга тиеш шул.
Нигъмәтҗан аның кулын учына алып, сак кына кысты, шуның белән уйлары уртаклыгын белдерде.
39
Әстерханга киткәнче. Сафиянең Казанда берничә буш көне булды. Алар Нигъмәтҗан белән паркка чыктылар Яшь чакта, аннан да бигрәк парлы чакта, парк бакчалар ифрат ямьле була бит ул Бүген дә алар килүгә әйтерсең лә һәр төшне юып-җыеп. тузанын сөртеп, гөлләрен чәчәк аттырып, эскәмияләрен буяп, хәтта күк йөзен дә шомартып ялтыратып куйганнар иде. Алар тамаша тәгәрмәченә утырып, кала урамнарына һәм елга аръягына биектән карап төштеләр, түгәрәк мәрмәр өстәл янына басып, туңдырма ашадылар, эсселек әлсерәткәч, фонтан читенә иелеп, су чәчрәтештеләр.
Аннары агачлар күләгәсенә керделәр. Куе куаклар үскән текә ярлы чокыр төбендә йөргән зәңгәр күлмәкле, сары чәчле бер хатын- кызның кыяфәте Сафияне сискәндереп җибәрде — бүгенге якты, матур көнгә шул хәтле ятышмый иде ул. Хатынның иелгән башыннан, салмак адымыннан, кулларын тигезле-тигезсез болгавыннан хәсрәт бөркелә иде — «Жизель» дигән балетта биючеләр аңын югалткан яшь кызны шундыйрак итеп тасвирлыйлар: ул да шулай кулларын өнсез буташтыра. өнсез атлый.
— Карале,— диде Сафия.— безнең Шәфика апа түгелме соң бу? Нишләп анда нәүмизләнеп йөри икән?
Ул, үр кырына ак туфлиләре белән кырын басып, куакларга тотынып аска төшеп китте.
— Шәфика апа. нишләп йөрисез монда?
Шәфика аңа әле генә йокысыннан уянгандай, күк йөзедәй күзләре белән анламыйчарак карады.
— Ә нәрсә?
— Әллә берәр әйберегезне югалттыгызмы дим?
— Югалттым шул. Сафия, югалттым
— Шушында төштемени^* Ни төслерәк соң ул? И, бу үлән арасыннан табарсың инде, бар Әйдәгез, бергәләп эзлик.
Булмас шул.— дип аның белән килеште Шәфика — Табылмас Син табарлык кына булса, мин аны югалтып та тормас идем
— Алайса, әлсерәп йөрмик монда, өскә меник, бик бөркү бит
Чыннан да. өскә менеп, карт тнрәк төбендәге агач утыргычка утыргач. сулыш җиңеләеп китте Нигъмәтҗан шешә белән су китереп бирде Барча гамь ваемнар агач ябалдашлары арасында адашып, кояш ну- ♦ рында эреп юкка чыккандай, бу рәхәт дөньяда Шәфиканың да борчу- < ларын таратасы, аның да күзләрендә гадәттәге яктылыкны балкытасы □ килә иде Сафиянең. Тик моның чарасын гына белеп булмый иде
Син каян килеп чыктың соң әле? — дип сорады Шәфика бераз 7 зиһенен җыйгач
— Әстерханга киткәнче бер ял итеп аласы килде
Тагын Идел буйлап китәсез инде, ә?
- Иделдә рәхәт бит, Шәфика апа Шундый матур. Сез дә бер чыгып ~ керегез Күңелегез ачылыр
— Миңа Иделдә йөрергә ярамый шул. ♦
Нишләп?
Яратмый ул мине Мин анда бер батып үлә яздым инде
— И. Шәфика апа. аннан бер дә куркып тормагыз Сез. i
Бер карасаң, бигрәк кызык уйный бу язмыш адәм балалары - белән, әйеме. диде Шәфика Берәүләрне тормыш юлыннан, абынма- сын-сөртенмәсен дип саклап кына алып бара, юлларыннан бөтен кан - тарларны алып куйгандай итә. Ә безнең ншеләргә көйсезлек өстенә | кәйсезлекне өеп кенә тора Нидә икән моның хикмәте?
Сафия «язмыш» дигәндә. Шәфиканың кемне күз алдында тот 2 канын бик яхшы белә иде Ул Рәмзине күз алдына китерде аның ‘ Әстерханга киткәндә артистлар белән ничек кыенсынып, оялып хушлашканын. Аннан да элегрәк, авылларда спектакльләр белән йөргәндә, бигрәк тә беренче тапкыр Сафияне сәхнәдә күргәч, ничек мавыкканын, дөньясын онытып караганын Аннары көндезләрен клубларның сәхнәләрендә озак озак репетицияләр ясаганын Ничек мавыгып эшләгәннәр иде бит алар! Көз җиткәч, театр сәхнәсендә премьераны ничек зурлап үткәрергә планнар корганнар иде! Шулай ук теге чандыр кызыкай бу хыялларның бөтенесен оныттыра алыр микәнни? Әгәр алай икән, димәк, режиссер Бикбау чын иҗат кешесе түгел, аның мавыгулары да ясалма гына булган дигән сүз
Сафиянең моңа ышанасы килми иде Шулай да ул бу хакта Шәфи кага ачылып, ышанычлы игеп сөйләп бирә алмады Фәкать, үзалдына уйланып утырганнан соң
Әгәр Идел чыннан да Сезгә үчле булса, теге чагында ук ыч кындырмас иде. диде Бу юлы да үтә торган хәсрәт кенә килгән Сезгә
Шәфика аңа зәңгәр күзләре белән мөлдерәп, ышанырга теләп ка рады
Үтәр дисеңме?
Менә, әйткән иде шушы кыз диярсез
Ләкин Шәфика читкә карап уйланды Ник соң ул сездән аерылып китте, бер көнгә булса да кайтмады? Аның туган көне бит бүген Ә мин аңа бүләк алып куйган идем Буй буй йөнтәс кытай халаты Күптән хыялланып йөри иде Хәзер кирәге дә калмады бугай инде. дип. яшь аралаш көлемсерәргә тырышты Шәфика
Нишләп кирәк булмасын5 Элмәгән ләбаса ул Бирегез Сез аны миңа! Әстерханга баруга, тапшырырмын Менә күрерсез, кайта ул Мин үз кулларым белән кайтарып тапшырам аны сезгә'
Ничек итеп?
Чарасын беләм Соңыннан әйтермен
Сафия бел.щ Нигъмәтҗан икәүләшеп Шәфиканы өенә чаклы озатып куйдылар, әманәтен алдылар Халат кесәсенә Шәфика кыска гына сә-
лам хат та тыкты, анда Рәмзинең көзгә әти булачагын да белгерткән иде
Әманәткә рәхмәт һәм хатка җавап көткән көннәр Шәфика өчен бик озын булып тоелдылар Ниһаять. Рәмзидән җавап килеп төште
Хат кыска иде «Бүләгең өчен рәхмәт яусын_ Мәшәкатьләнергә кирәк түгел иде. Ә яңалыгыңа килгәндә, турысын әйтәм. хәзерге көндә безнен араларны бәйләп торган өченче берәүнең булмавы хәерлерәк түгел микән? Ныклабрак уйлап кара әле...»
Хатны укыганда. Шәфика Рәмзинең тавышын ишеткәндәй булды Тавыш ялгызы гына яңгырамый, аңа тагын кемдер кушыла иде кебек. Мөгаен, кәгазьгә төшкән һәр сүзне ят күзләр күзәтеп торгандыр. Рәм зинең җилкәсе аша үрелеп...
Шәфика елый алмады Аның күңеле ничектер катып киткәндәй иде Юкка тырышкан дип уйлады ул көндәше хакында Бу дөньяда Шәфика бик үк дөрес яшәп бетерә алмагандыр, ләкин ул беркайчан да үзенең дошманнары теләгәнчә, алар кушканча яшәмәде. Бу юлы да алар теләгәнчә булмаячак.
40
Рәмзи Бикбауны Казанга алып кайту Сафия уйлаганча ансат булып чыкмады Гастрольләр тәмамланып, артистлар ялга тарала башла гач кына. Сафия Рәмзинең Казанга түгел. Кара диңгез буена билет алганын белде Үзе генә түгел, тагын шул Эльвира белән бергәләп
Казанга кайтуга. Сафия Шәфика янына үзе барды. Шәфиканың кыяфәте генә түгел, холкы да нык үзгәргәне сизелде. Ул эч серен үзендә сакларга тырышты:
Минем Рәмзи диңгезгә китте бит инде, беләсең,— диде — Үзебез шулай килештек Миңа бу хәлемдә көньякка барырга врачлар рөхсәт итми Ул ял итсен дидем инде.
Әгәр дә зарланса-сыкранса. Сафиягә читен булачак иде. Ә болай күрешеп-сөйләшү икесе өчен дә җиңелрәк узды.
Өстәвенә Сафиянең үз мәшәкатьләре дә җитәрлек иде. һич уйламаганда дигәндәй. Сафиягә үзенең кайчандыр әйтеп куйган нәзерен үтәргә җай килеп чыкты Профсоюз оешмасы бер көнгә Киев каласына экскурсия оештыра икән. Иртәнге алтыда самолет Казаннан оча. төнге дүрттә кире монда кайтып төшә. Ничек шулай бөтенесен бик җайлы гына туры китереп куйды соң әле бу язмыш? Вәгъдәсен җиңел генә биреп ташлаган идең, үтәү ягына килгәндә, кыюлыгың җитәрме дип. юри сыный иде микән әллә ул Сафияне? Килгән хатлар да шактыйдан җавапсыз ята иде. моны уйлап. Сафия үзалдына кыенсынып куйды
Кыенсынырга тагын да бер сәбәп бар иде: аның кем беләндер хат алышканын да. нәзер әйткәнен дә Нигъмәтҗан моңарчы белми килде Андый серләрне кешегә ачуның үз вакыты бар бит ул. Ашыгу яхшы түгел, егет кешенең кыз турында, нишләп бу хәтле кылана әле бу, әллә миндә берәр өмете бармы дип уйлавы мөмкин. Киная дип кабул итүе бар Соңарсаң да уңайсыз, эчле булып күренәсең.
Ә Сафия бу эштә соңарып барганын абайламыйрак калган иде бугай.
Алар паркта кичке якта очраштылар. Казан елгасының биек ярына басып, аргы якка озак кына карап тордылар Анда, баеп барган кояшның алсу-саргылт нурларына коенып, иркен болыннар, камышлы сазлыклар. әрәмәлекләр җәйрәп ята. алар артында яңа районның ак биналары тезелеп баскан иде Колакта зур каланың һич тынмый торган гөрелтесе шаулый, сыек зәңгәр күктә ак тасма сузып, көмеш лачын самолет узып бара, болын-әрәмәләрне кисеп узган киң юлдан уенчык хәтле генә булып трамвай барганы күренә, юл өстендә зәңгәрсу төтен эленгән. Ә әрәмәлек өстендә оеш-оеш булып та. сибелеп тә кара нок
талар бөтерелә — куаклар арасында кыр үрдәкләре бала чыгарган, хәзер шуларны зур юлларга әзерлиләр, чыныктыралар Күпме афәт алар тирәсендә, күпме куркыныч яный, мәйләрен әрәмәлекләрдә мылтык тавышлары да гөрселдәп куя бит әле — браконьерлар бернинди законнар белән исәпләшми — шуна да карамастан, тормыш дәвам итә. үрдәкләр һәр яз саен туган жирләренә кайтып оя кора, һәр мән саен ♦ шул куаклар өстендә балаларын канат ярдыралар
Аларга карагач, ямансу да. рәхәт тә булып китте
- Сафия, озакламый көз җитә, туйлар вакыты
Нигъмәтҗанның тавышында да ямансулау, алы юлга чыгар ал- 7 дыннан була торган алгысу, дулкынлану сизелде
Көзләр җитте. Сафия, безгә дә ныклап уйларга вакыттыр < Сафиянең күңелендә аның сүзләренә каршылык туды Бик зур сүз = башлый түгелме бу егет? Иртәрәк бит әле. вакыты җитмәгән, аңа ; җавап бирергә әзер түгел әле Сафия! 1
- Син квартирлы кыз эзлисең бит - диде ул һич кирәкмәгәнгә ♦ Револны искә төшереп Үзе шундук бу сүзләренең урынсызлыгын аң- * лады, кызарынды, кыенсынганын сиздермәс өчен, йөзен читкә борды с да елга өстеннән Иделгә таба йөзеп барган су трамваена текәлгән бу- * лып кыланды Трамвай ак иде. кичке кояш нурларыннан чак кына ч алсуланып, балкып, көмешләнгән су өстеннән тантаналы бер хәрәкәт белән килә иде. Шундый чиста иде ул. әйтерсең, аңа бер генә кер бөр - тегенең дә кунуы мөмкин түгел иде.
Ә нигә, - диде Нигъмәтҗан. - өйләнер алдыннан квартир ягын ч чамалау гаеп эшме әллә? Загстан парлашып кая да булса кайтып * керергә кирәк бит
Ул моны бик тыныч, бик гади итеп әйтте Аның сабырлыгы һәм җавабының шушы хәтле гадәти булуы тагын Сафиянең кәефен бозды Алайса булачак кәләшнең нәсел нәсәбен, туган тумачасын да тикшерергә кирәк инде Ат алгандагы кебек, авызын ачтырып, тешләрен дә карарга
— Анысы да артык булмас, анысын да карыйбыз.— диде Нигъмәтҗан уйчан гына Ул тамчы да үртәлмәде Кәләшнең тешләре бик таза, үткен күренә, аллага шөкер Тешләп өзмәкче Анысы әйбәт Балаларның теше сызламас
Шуннан соң Сафия бу шаяруны кабул итеп, көлеп җибәрергә тиеш иде Ләкин ул көлмәде, аның күңеле кинәт тынычланып китте, ул борыл ды да. Нигъмәтҗанның кояшта каралмый торган ак йөзенә, чокырлы иягенә, аның эчкерсез, якты күзләренә карады
Шулай да гаҗәп диде Сафия Сиңа мин түгел. Сафия дигән кеше түгел, квартирлы кыз кирәк сыман Мин шул шартларга туры килгәнгә генә, хәзер син бу сүзне башлагансың кебек Әгәр минем торыр урыным булмаса. әгәр мин бәхетсезлеккә юлыгып, ирдән аерылган хатын булсам?
Булмаганны нигә сөйләшеп торырга’ диде Нигъмәтҗан Ул ияген тагын да ныграк күтәреп. Сафиягә керфекләре арасыннан сынап карады
Ә шулай да Андый очракта да. мин мин булып калыр идем бнт инде Сафиянең сулышы кайнарланып, иреннәрен пешергәндәй итте
Нигъмәтҗан аны беләгеннән тотып чнткәрәк, агачлар ышыгына әйдәде
Беләсеңме. Сафия, дөресен әйтим, ул чакта миндә мен сорау туган булыр иде Берәүгә үз теләге белән барып та. аның белән тормы шын җайга сала алмаган кеше минем белән бәхетле яши алырмы5 һәм башкалар Минем бу хакта баш ватасым килми Сиңа ата анаң саф дип исем кушканнар икән, син моны аклагансың, бик рәхмәт
Сафия иренен тешләде
— Утыздан узган карт кыз . Бәлки, мина кеше карамагандыр
- Миңа теләсә кем карый торган кыз кирәкми Моңарчы мине көтеп алгансың икән, димәк, мин сиңа киләчәгемне ышанып тапшыра алам Әйдә, без юкны уйлап баш катырмыйк, туй алдыннан мәшәкатьләр болай да җитәрлек булыр әле.
Сафиянең бу киреле-мырлы сөйләшүләрен ул ризалык дип кабул иткән иде инде Менә бит ничек, Сафия нәзерен үтәү турында әйтер гә дип килгән иде, ә Нигъмәтҗанның уе бөтенләй башкада булган икән! Сафия тәмам югалып калды Кая китте аның кыюлыгы, кая китте сәхнә техникасы! Әйтергә теләгәнне сәхнә уенындагы кебек итеп тә әйтеп булмый, житди әйтү аннан да читенрәк иде. Ул инде катыланган. нәфислеген җуйган тупыл яфрагын өзеп алды да, аның бөтен сыр ларын хәтеренә сеңдерергә теләгәндәй, бик җентекләп карарга кереште
— Ә шулай да син минем хакта барысын да белмисең бит әле,— диде әкрен генә — Минем башка берәүгә биргән вәгъдәм бар. Сиңа җавап биргәнче, мин шул вәгъдәмне үтәргә тиешмен
Тынлык урнашты. Сафия Нигъмәтҗанга борылып карарга оялды Аның йөрәге шашып тибә, ул аваз Нигъмәтҗанга да ишетеләдер кебек тоела иде Ниһаять, аның әкрен, бик әкрен, бераз калтыранган тавышы ишетелде:
— Ә бәлки, яңа вәгъдә бирер алдыннан искесеннән баш тартырга гына кирәктер? Син миңа аның кемгә бирелгәнен һәм ни хакында икәнен әйтә алмыйсынмы?
— Вәгъдә дип.. Нәзер иде ул. Нәзер әйткән идем мин..
Сафия Нигъмәтҗанның, өстеннән авыр йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйганын ишетте
Ә-ә, нәзермени Шулай дияргә кирәк аны Югыйсә артык зур итеп тотындың.
Юк. бу зур нәрсә.. Мин бер кешегә, әгәр Кадимбикәне миңа бирсәләр, мин аны синең яныңа барып, берүзең өчен уйнап күрсәтер мен, дип сүз биргән идем
— Алай Әгәр ул кеше янына без икебез бергә барып кайтсак?
- Сип миңа ышанам дигән идең Әгәр ышануың шуның хәтле генә булса ..
- - Кем соң ул?
— Ул еракта
- Бу балалык.—диде Нигъмәтҗан Аңа. хәлне аңлатып, хат кына язып булмыймы соң?
Сафия хәзер менә анда барып кайтырга бик җайлы форсат табылганын аңлатты
Баруын барырсың да. кайтуын ничек кайтырсың икән соң? — дип сорады Нигъмәтҗан.
— Шул ук самолет белән.
Сафиянең бу нәзере ничектер араларны ерагайтып җибәргәндәй булды Хәзер инде киләчәккә зур планнар корып, туй хакында да сөйләшеп булмый, арада өченче берәүнең шәүләсе тора иде сыман
Эңгер-меңгердә алар капка төбендә кул бирешеп кенә хушлаштылар Ярый, синеңчә булсын диде Нигъмәтҗан Мин сине бер секөнгә кич белән Черек күл капкасы төбендә көтәрмен
Инде хушлашып, Сафия ишеккә юнәлгән иде. инде ишек тоткасына тотынган иде, кинәт нәрсәгәдер сискәнеп борылып карады Капка яныннан ана таба ашыгып Нигъмәтҗан килә иде:
— Сафия, бу көлке! Театр уены бу, тормышта алай булмый’ Тормыш законнары башка, үзенә бер! Сәхнәдә генә шулай була ул! Кем инде үзенең кәләшен башка берәү янына җибәрсен'
— Әгәр ышанасың икән, ахыргача ышан инде, диде аңа Сафия Тормышның да без аңлап бетермәгән законнары күп бит әле Әгәр үз сүземне үзем аяк астына салсам, күңелемә күләгә тешәр сыман Безнең бүлмәдә портрет тора бит әле. Шул портретны язган кеше ул
41
Ә бәлки, ул өйдә туры килмәс, я очрашырга вакыты булмас, яисә телефоны эшләмәс дип уйлаган иде Сафия Җайсызлык гел килеп чыгып кына тора бит ул.
Ләкин «Борисполь» аэропортына килеп төшеп, беренче автомат- =. телефоннан шалтырату белән, анык тавышын ишетте
— Тыңлыйм.
Ишетте һәм таныды. Ә ул Сафияне тавышыннан танымады Көтми * иде, Сафиянең Киевка килгәнен белми иде. аның белән телефоннан сөйләшкәне юк иде. шуңа танымады. Ләкин Сафия дулкынланудан кал- Ё тыранган тавыш белән үзенең кемлеген әйткәннән соң да. аның каушап _ төшкәне сизелмәде. Тыныч, эшлекле итеп сөйләште.
Алар көндезге сәгать икедә тимер юл вокзалы янындагы метро станциясендә очрашырга килештеләр
Сафия, күп халык арасында бер беребезне тиз генә таба алмабыз. * читен булыр, ә бәлки, ул мине танымас та әле дип курыккан иде Тимер = юл станциясенә алдан ук килде, борынгы чатырларга охшатып, тимердән ; челтәрләп эшләнгән вокзал бинасының эченә кереп, аның залларын. = стеналардагы төсле фрескаларны карап йөрде.
Ул киң мәйдан аша үзенә таба килгән Сафияне ерактан ук кү- ' pen алды, йомры башын иеп. зәңгәр күзләре белән сөзебрәк карады. 2 елмайды, ләкин каршысына ашыкмады. Сафиянең һәр адымын йотылып = күзәткән хәлдә, аны шушылай хәтеренә гомерлеккә сеңдереп калырга 2 теләгәндәй, кузгалмыйча көтеп алды Кыяфәтендә беркатлылык, чис- ? талык Бер дә үзгәрмәгән, һаман шулай «сакаллы сабый» икән әле
Озак күрешми торганнан соң очрашкач, сөйләшергә сүз табу баштарак кыен була. Әйтәсе килгәннәр күп, бик күп. кайсыннан башларга белми аптырыйсың Алар шулай тынып, кара каршы басып торганда, машина гөжләве аркылы кинәт кенә вокзал ягыннан берничә тавышка ж.ыр сузып җибәрделәр Икесе дә ирексездән шул якка борылдылар Вокзал янында берничә хатын посылка тартмалары, төеннәре бушаталар икән Шулар эштән туктаганнар да, өемнәр өстенә утырышып, җырлап ял итәләр.
Злңгәр күккә карыйм, йолдызларны саныйм.
Моңлы уйларымның очын таба алмыйм.
Инк мин бер кош түгел, ннк юк канатларым Очар илем жнрдән. ташлап моңым дарым
Ж.ыр моңлы иде, хатыннарның берничә тавышка Сафия санап бетермәде, һәрхәлдә өчтән дә кнм түгел иде тавышлары сузган көе дәртле дә иде шул ук вакыттта Бу җырчы хатыннар үзләре дә бел мичә, метро станциясенең гөмбәзе астында, ак таш багана янында очрашкан ике кешегә зиһеннәрен җыярга, уй хисләре агышын бер көнгә җайларга ярдәм иттеләр, очрашуның беренче минутларында туган кыен- сыну-ятсынуны җыр агышы белән юып алып киттеләр Алар бер-берсенең күзенә туры карады «Игнат. Игнат», дип аның исемен кабатлады күңеленнән Сафия Гаҗәп, аңа бу исемне кычкырып әйтү сәерләнгән икән, чөнки бик озак вакытлар әйтелми торганга күрә тел бизгән, ятсыну башланган
Игнат та шундыйрак хисләр кичерә иде булса кирәк, ул да Сафиягә исеме белән дәшәргә ашыкмады Әле бүген иртән генә күрешкән кебек, гади генә
Синең ашыйсың киләдер? дип сорады
Мин нәзеремне үтәргә килдем Игнат Хәтерлисеңме?
Игнатның зәңгәр күзләре томанланып киткәндәй булды, ул бераз уйланып алгандай итте
Хәтерлисеңме, диде Сафия, мин сиңа, бер пьесадагы төп
рольне миңа бирсәләр, аны яныңа килеп, үзең өчен генә уйнап күрсәтермен дип вәгъдә биреп хат язган идем.
- Ә-ә, әйе' Аны әйтәсеңмени! — Игнатның йөзендә, әллә ни мөһим нәрсә онытылмаган икән әле дигән сыман бер җиңеләю белән елмаю балкыды.— Мин гел әйтеп килдем бит: син менә дигән рольләр уйнаячаксың әле!
Игнатның күз карашында тагын борчылу чагылды Ул таркау, нигәдер тынгысыз күренә, гүяки каядыр ашыга иде _
— Синең вакыт ягы ничегрәк соң? — дип сорады Сафия.
— Юк-юк, мин эштән әйтеп киттем...
— Ә шулай да...
— Әйтсәм, үпкәләмәссең микән? — Игнат бик кыенсынып елмайды.
— Әллә башка берәү белән очрашырга сүз куешкан идеңме?
Моны Сафия җиңеләеп, чын күңелдән сөенеп әйтте Әй. Игнат та үзенә пар булырлык берәр кеше тапса, бигрәк яхшы буласы иде лә.
— Шулайрак шул,— диде Игнат аска карап — Кайтып җитәргә тиеш мин ’ әни янына Ике генә сәгатькә дип киткән идем Озакка дип сорасам, елый башлый, җибәрәсе килми. Авырый. Гел миңа гына карап тора.
— Янында башка кеше юкмыни соң? — Сафия бердән җитдиләнде
— Икебез генә яшибез бит без.
— Хәзер үк поездга утырсаң, әйткән вакытыңа кайтып җитәсеңме соң?
— Мин сине болай калдырып китә алмыйм бит инде!
Игнатның түгәрәк йөзендә Сафия белән бик тә. бик тә сөйләшәсе килгәне, китәсе килмәгәне сизелеп тора иде.
Мин бит сиңа язган нәзеремдә, ролемне яныңа барып уйнармын дигән идем Монда сине чакырып китереп түгел
Игнат аңа ышанып җитмәгәндәй, күзләрен түгәрәкләндереп карады
— Ә син ул сүзеңдә торасыңмы соң?
Шуңа дип килдем дә бит инде. Авылыңны төшләремдә күрә идем
Электропоезд аларның ашыкканын, анда бер авыру карчыкның моңаеп. баласын көтеп ятканын белә иде микән әллә, бигрәк ашкынып, бигрәк зур тизлек белән барды. Ак шәһәрчекләр, урманнар, кояшлы аланнар, инде туңга сөрелгән, каралып яткан басулар, мине күр дә мине күр. дигәндәй, йөгерешеп яннан узып тордылар Монда йортлар аграк, агачлар — бездә дә үсә торган нарат-чыршы, каен-имәннәр тагын да зуррак, биегрәк, мәһабәтрәк булып үсә икән. Тормышның тынычлыгы. муллыгы һәркайдан сизелеп тора. Бу дөньяда кемнең дә булса авырып, сыкранып, зарыгып ятуына күңелнең ышанасы килми иде.
Поезддан төшкәч, халык белән тыгызланып, кечкенә, калтырча автобуска утырырга туры килде. Автобус Болгарда пристань белән шәһәр арасында йөри торган кебек үк «Уазик» иде. Ул урман юлыннан һәм саргаеп утырган кукуруз басуы, ак йортлы авыллар кырыннан шактый барды Менә, ниһаять, көчәнеп, тавышланып, урманлы үрдән менеп, туктап калды Сулда — биек наратлар, уңда авыл урамы башлана иде. Әйтерсең лә, урман үзенең баһадир агачларын кешеләрнең иминлеген сакларга чыгарып бастырган Игнат, авыл очындагы иркен ихатага, биек алмагачлар, груша агачлары ышыгында утырган ак өйгә таба ымлады.
Кече капканы ачты Сафия эчкә атлап керде. Алмагачлар, грушаларның төбе эре җимешләре белән чуарланган, өй янында гладиолуслар җете төсләре белән күзләрне җәлеп итә. Арада иркенәеп утырган, күкрәп үскән яшь чыршы каралып тора иде. Сафия аның сукмакка сузылган ботагын сыйпап узды.
— Бу чыршыны кызым тугач утырткан идем,— диде Игнат Баштарак нишләптер бик әкрен үсте. Оксананың аны очыннан тотып төшкән фоторәсеме дә бар әле. Аннары кинәт мантып китте, хәзер кызымның
буе җитәрлек түгел инде Ә бу алмагачның алмасы нишләптер чама сыз күп коела Бик әйбәт сорт үзе. Ышанасыңмы, юкмы — былтыргы алманың соңгысын без быел июль уртасында әни белән икебезгә бүлеп ашадык
Әни белән бер алманы бүлешеп ашадык Ничектер сәер яңгырады бу сүз олыгаеп килгән ир кеше авызыннан Алманы гадәттә гомерлек ♦ ярлар белән бүлеп ашыйлар.. 5
Тик менә коелып әрәм була Ник икән, белмисеңме?
Чыннан да. агачның төбе алмадан чуп-чуар иде Сафия бер тәгәрәп “ яткан эре, яшел, сусыл алмаларга, бер Игнатка карады Кызык! Бу 7 алмаларның ботагыннан ник вакытсыз аерылып төшкәнен артист кеше 7 кайдан белсен? Шулай да дәшми калмады:
Ә син ана су сибәсеңме соң? - дип сорады
Үзенә кирәк дымны җирдән ала бит ул. Тамырлары җитәрлек з тирән китә
Ә бәлки, аның суны өске тамырлары белән дә эчәсе килә тор- « гандыр? Сусаганда үкчәне күлдәвеккә тыгып кына сусын басылмый < бит. авыз белән эчәсе килә
Игнат, көлемсерәп, башын чайкады
Үтемле әйтәсең. Су сибәргә була анысы, аның берние юк 7 Шлангыны сузып саласың да. агып ята ул шунда
Сафия күкрәп утырган иркен бакчаны, әле генә акшарлангандай. пөхтә-чиста зур йортны күздән кичерде Бөтенесен карарга, тәртиптә то- = тарга кирәк. Больницада авыруларны карау һәрчакта ла эш сәгать- - ләре белән генә чикләнми Хаста карчык та бар бит әле Ние бар аның ; дип әйтүе генә җиңел һәрнәрсә күз сорый, кул сорый
Ә кызың., кайда соң?
Әнисе белән Монда килгәли. . Еш түгел, әлбәттә
Игнат болдырның ике басмалы баскычыннан күтәрелеп, өй ишеген ачты
Рәхим ит. диде ул пышылдап диярлек Аның сак хәрәкәтләрен нән. танышын әкренәйтүеннән. Сафия авыру карчыкны борчырга ярамаганын аңлады һәм аяк очларына гына басып, эчкә атлады. Өйалдына уңнан ике ишек, каршыдаи бер ишек чыга иде Уңдагы ишекләрнең берсеннән сыкрангандай нечкә таныш ишетелде Тавыш, тарланын. көй ләп. нидер сөйләде, сүзләре аңлашылып бетмәде.
Бу мин. мамо. кайттым. Син тыныч кына ят. борчылма
Игнат каршы ишекне ачты. Бу аның эш бүлмәсе булып чыкты Каршы стена тоташ киштәләрдән тора, анда китаплар, агачтан, бал чыктан, ботаклардан ясалган төрле сыннар, вазалар, чынаяклар тезелгән, уртада буйдан-буйга киң өстәл сузылып, өсте кәгазь-катыргы. буяулар, буягычлар белән тулган иде Сафия аны әйләнеп узды да. киштә янына барып, балчык ташбакага орынды, ташбака, аны сәламләгәндәй, кечкенә башын уңга-сулга боргалый башлады
Кызык диде Сафия
Минем бер дус егет шөгыльләнә аның ише белән Шул бүләк иткән иде Ә мин үзең дә чамалыйсыңдыр, агачка, көйдереп, бизәкләр ясау белән мавыгам
Шунда гына Сафия бу бүлмәдә иң күзгә ташлана торган, иң мөһим нәрсәне игътибарсыз калдырганын аңлады түшәмнең сап сары нарат матчасы, тәрәзә кашагалары. ишек яңаклары кара бизәк белән тоташ чуарланган, ә киштәләрдә агач әйберләр балчык сыннардан чагыш тыргысыт күбрәк иде
Хатлар язган чакларда, күт алларына китереп күңелдән серләш кәндә киңәшкәндә, очрашканнарны искә төшергәндә. Игнат Сафиягә бик якын, бик үз. бик таныш булып тоела иде Ләкин ул ку з алдына китергән ир егет бөтенләй башка, хыял җимеше генә булган, чын Игнат исә кат даулырак та. гадирәк тә. читрәк тә икән, һәм аның Сафия күз алдына да китермәгән борчулары, моңнары, хәтта мавып-шөгыльләре дә бар икән
Игнат аны тагын бер бүлмәгә алып керде — монысы кунак бүлмәсе яки зал иде Тәрәзәләрдән челтәрле пәрдәләр аша кичке кояшның ямансу нурлары саркый, кырый өстәлдәге читлектә кечкенә сары кош, хуҗасы кайтканга сөенгән кебек, сикергәли иде
Сагындыңмы? — диде аңа Игнат. Аннары Сафиягә борылмый гына, учын читлеккә терәгән килеш, әйтеп куйды: — Менә без шушылай өч ялгызак бер-беребезгә сыенып, бер-беребезне сагынышып яшибез инде.
Кинәт кенә бу ят йортта Сафиянең күңеленә бик таныш, бик якын бер моң яңгырап узгандай булды Ул. сулга борылып карады — стенадагы гади генә рамнан йөрәккә килеп тоташа икән ул моң. Таныш төсләр, таныш зәңгәрсу-алсу рәшә, шул рәшәне бер ноктада гына яктыртып үткән иртәнге кояш нуры. Тик монда, чәчәккә күмелгән азалия куаклары урынына — төз наратлар. Сафия әле генә күреп узган куәтле наратлар, ә эскәмиядә уйланып утырган кыз торып киткән, эскәмия дә алынган, кояш нуры биегәеп торган ак обелискны яктырта...
Әле шушы юлны узганда гына да мондый һәйкәлләр шактый күзгә чалынып узды — сугыш булган җирләрдә күп шул алар... Бу һәйкәл әйтерсең лә шушы күкрәп утырган табигать фонында, дәртле, куанычлы, тантана белән сибелгән кояш нуры яктысында, үткәннәрнең, безгә кадәр яшәгәннәрнең һәм шушы яшәеш тантанасы өчен үзен корбан иткәннәрнең бер кисәтүе, васыяте, йөрәк авазы иде. Сафия портретындагы кебек үк төсләр, шул ук рәшә, шул ук нур. ләкин тавыш икенче, көч бөтенләй башка, һәйкәлнең нигезе дә. очы да рәшә белән тоташкан, ул, әйтерсең, әкрен генә җирдән күккә күтәрелә, җирне болытлар белән тоташтыра иде. Кайсы ягы беләндер ул яшел калкулыкта күк гөмбәзенә таба омтылып утырган Болгар манарасын хәтерләтте. Ничек дигән иде әле Нигъмәтҗан аның янында? Әйе. алар һәлак булганнар, алар, золымга каршы чыкканда, үз-үзләрен аямаганнар... Әгәр дә алар үз гомерләрен саклау хакында уйласалар, золым каршында баш июне үлемнән яхшырак дип санасалар, ул чакта җир мондый булмас иде... Ул чакта җирдә менә без дә булмас идек инде...
Сафия, борылып, кашларын җыерып торган Игнатка карады. Әйе, бу кеше Сафиягә элек уйлаганнан да якынрак, аларның уртаклыгы ул белгәннән зуррак икән..
Алар кире ишегалдына чыкканда, ябык ишек артыннан нечкә тавыш тагын нидер әйтеп зарланып калды.
Мин монда, мамо Син борчылма, мин беркая да китмим...
Бакча эчендә үрмәле гөлләр белән уратылган өстәл-эскәмияләр бар икән, шунда чыгып, кара-каршы утырдылар да бер-берсенең күзләренә туры карадылар.
Монда килербез дип уйламаган идем,— диде Игнат. - Сый да әзерләмәгәнмен.
Монда сый-хөрмәт җитәрлек,- диде Сафия җирдә чәчелеп яткан җимешләргә ишарәләп.
Игнат тиз генә чәй кайнатып алып чыкты, помидор турады. Ә үзе кичкә таба кузгалган черкигә, помидорның тәме юклыкка сукранды. Аның болай чын картларча үзалдына мыжлап йөрү гадәте дә Сафиягә таныш түгел иде.
Игнат, черки кузгалмаса, помидорның тәмлесе эләксә, син бу минутта нәрсәгә сукраныр идең икән?
Игнат көлеп җибәрде:
— Табылыр иде әле.
- Игнат, авылың төшемнән матуррак, бакчан — оҗмахтан ямьлерәк Оҗмахта кеше бәхетле булырга тиеш бит инде. Син — Сафия, әйтергәме-юкмы дигәндәй, икеләнеп торды — Син... һаман шушылай яшәрсең микәнни?
Игнат аны аңлады.
— Якын киләчәктә тормышымда тамырдан үзгәреш күренми әле,—
диде. — Беләсеңме. Сафия, мине бик авыр сайлау алдына куйдылар «Я әниең, я мин». - диделәр. «Мин» дигәне хатыным белән кызым иде
Ул тынып калды.
— Ә син сайларга мәҗбүр булдыңмы?
- Юк. мин сайлый алмадым Ничек сайлыйсың? Мин фәкать әнине ташлап чыгып китә генә алмадым Ничек? Сугыш аны тәмам аяктан еккан ♦ чакта, ничек ташлап китәсең? <
— Сугыш?
— Әйе. сугыш Аның элек кичергәннәре менә хәзер килеп чыкты 5 Быел инфаркт булды, әллә каян шикәр чире килеп бәйләнде Ялгызын £ калдырып булмый Бу дөньяда ир белән хатын арасындагы мәхәббәт- ? тән өстенрәк нәрсәләр дә бар
Ә бәлки, хатының хәзер бөтенесен аңлагандыр, үкенәдер?
— Үкенүдән эш узды инде хәзер Ул күптәннән кияүдә
— Бәхетлеме?
Ничек дип әйтим Аның ире начар кеше түгел Аек чакларында « Тик менә аек чагы гына сирәк була Кайчакларда кызымның әнисе < мине үзләренә чакыра, ярдәм ит ди. ире кыйный башласа, аерып ал. ди. “ Алар моннан ерак түгел. *
Син барасыңмы?
Мин врач, ярдәм сораган кеше янына барырга тиешмен Барам * Ирен үгетлим, эчмә, дим. ипле яшәгез, дим
Сафия тамагына төелгән әче төенне кайнар чәй белән йотарга = тырышты. Зәңгәрсу эңгергә төренә башлаган бакчага, наратларның очын * алсулыкка манган шәфәкъ нурларына карады. Дөнья шундый тыныч. ; шундый иркен, табигать кешеләргә мул итеп җимешләрен бирә, арган * тәннәре ял итсен дип. кичке җиләслекне җибәрә, күңелләре хушлансын дип. гөлләрнең, агачларның хуш исен бөрки, өметләре сүнмәсен дип. йолдызларны балкыта Нәрсә җитми безгә бәхетле булырга, ник бер беребезне газаплыйбыз шулай?
Табигать көйсез диючеләр бар. дөнья җайсыз диючеләр бар Ләкин бу дөньяның, бу табигатьнең безне беркайчан да алдамый, хыянәт итми торган ныклы, ышанычлы тәртипләре бар бит Иң караңгы, шомлы төннәрдән соң да. яктырып, кояш чыга Иң каты салкыннардан, иң ачы җилләрдән соң да. балкып, язлар килә Без үз вакытында кояш чыгасына. йолдызлар кабынасына, чәчәкләрнең керфекләре ачыласына беркайчан да шикләнмибез. Ә безнең ребездә бармы соң шундый ныклы ышаныч, тайпылышсыз законнар’ Бер-беребезне өзелеп сөйгәндә, мәңге тугрылыклы булырга антлар биргәндә, тайпылышсыз булырга кирәклекне ахырынача аңлыйбызмы һәм сөюебезгә, вәгъдәләребезгә тугры лыклы булып кала алабызмы?
Бар бит ул кешеләрдә дә андый ныклык һәм тайпылышсыз ышаныч. бар Тик сирәк очрый торгандыр ул. бәлки’ Оҗмах кебек дөньяда бер-берсен бәхетсез иткән кешеләр бу йортта гынамыни?
Әйт әле. Игнат, син ни өчен бер генә тапкыр да миңа үзеңнең тормыш хәлләреңне язмадың?
Зарланудан ни файда?
Мин зарланып яза идем бит әле.
Ул зарларың үтә торган кәйсезлектән генә бит, Сафия Синең өчен бер эч бушату гына Ә минем Хатлар язып, эч бушатканнан гына үтә торган ваем түгел Язсам, фәкать бер генә сүз яза ала идем сиңа кил Бөтенесен ташла да кил яныма' Шулай гына яза ала идем сиңа
Ә ник соң язмадың?
Гөлне туфрагыннан аерырга ярамаганын беләм. шуңа язмадым
Эскәмияне ураган яфраклар аша. куе. кара чыршы төбендәге эңгерләргә уралып, әйтерсең лә Нигъмәтҗан шәүләсе килеп басты Шушы ук фикерне, тик бүтәнчә сүзләр белән, дөньяның башка бер почмагында, төсмерләре бөтенләй башка, әмма үзенчә гүзәл бер төштә Сафиягә ул әйткән иде түгелме?
49
— Игнат, мин нәзеремне үтәргә тиеш, сиңа роль уйнап күрсәтергә тиеш Димәк, болай ул хатынның халкы җиңелгән, иле таланган, ире әсирлеккә төшкән Ул үзе залим патша янына килә...
— Әйе. хәзер исемә төште инде, язган идең. Хатларың миндә бө тенесе бергә саклана, теләсәң, алып чыгып күрсәтәм
Кирәкми Алар синеке инде. Кадимбнкә патшага әйтә: ирем синең зинданыңда сыкранып ята, мин аның сызлануын тоеп торам, ди
— Шул кадими заманда гына булгандыр да инде андый хатыннар
— Ул әйтә: мин патшалардан, синнән баерак. чөнки сызлануларым ны уртак кичерә торган кешем бар, ди. Ә синең гамеңне берәү дә йөрәге белән тоймый, ди
— Чыннан да. ялгызлыкны бернинди алтыннар белән дә бетереп булмый шул...
— Ә беләсеңме, миңа берәү болай диде: әгәр дә Кадимбикә кебекләр булмаса, җирдә яшәеш калмас иде Андыйлар хәзер дә күп. тик без аларның шундый икәнен белмибез, алар гадәти тормыш белән яшиләр Әгәр берәр төрле сынау килсә, алар үзләренең ныклыгын, фидакарьлеген күрсәтәчәкләр...
— Мәхәббәтләренең көчен димәкче инде син?
— Юк. монда мәхәббәттә, сөюдә генә түгел хикмәт Кадимбикә. ирен яратам дип. бер тапкыр да әйтми Аннары шунысы патша аны үзенә хатынлыкка алмакчы. патшабикә итмәкче була бит. Ә Кадимбикә аның тәкъдименнән баш тарта. Кодрәтле, көчле, акыллы, чибәр һәм мәһабәт патшадан имгәнгән әсирне артыграк күреп ярату өчен, ул минутта Кадимбикә йөрәгенең аерым бер сыйфатлары таләп ителгәндер. Ул сыйфатлар тугрылык, вөҗдан сафлыгы дип аталадыр, мөгаен.
Сафия, урыныннан торып, эңгер-меңгердә караеп, зураеп һәм. әйтерсең лә, сагаеп торган чыршы янынарак килде.
Бер әсирне үзеннән өстен күргәнгә патша бик гарьләнә, билгеле, ул Кадимбикәне дә. ирен дә үтерергә әмер бирмәкче була Аңа каршы Кадимбнкә болай ди:
Кадимбикә. Мин сине кызганам. Хаким!
Хаким Син үзеңне кызган! Хәзер башыңны кисәчәкләр. Синең дә. ирең нең дә!
Кадимбикә. Мин сине кызганам, чөнки күңелеңне курку баскан. Котың очып куркасың!
Хаким Минме? Минме5 Мин бу җирдә иң кодрәтле хаким!
Кадимбикә Куркасың Миннән куркасың! Иремнән котың оча!
Хаким Җитәр, ахмак хатын!
Кадимбикә Курыкмасаң. безне үтермәс идең. Патшалар үзләре өчен куркыныч кешеләрне генә үтерәләр, шулай бит? Бераз гомерләр узганнан сон очрашсак, үзеңнең җиңелгәнеңне күрер идең, минем хаклы булганымны аңлар идең Синең үз сүзеңне аста калдырасың килми Шуңа безне үтерәсең
Хаким Юк. ялгышасың. Ялгышасың' Мин синнән дә. киләчәктән дә курыкмыйм
К а д и м б и кә. Син моны миңа берничек тә исбат итә алмыйсың. Безне һәлак итеп, курыкканыңны гына раслыйсың.
Хаким Юк. мин киресен дә раслый алам Раслыйм! Әй. кем бар анда! Керегез әле бире! Бу хатынны далага чыгарып ташлагыз. Ире белән бергә Миңа, чын Хаким булыр өчен, коллар кирәк Буш җирдә мин Хаким була алмыйм Коллар булып көн итсеннәр, минем хакимлегемне раслап гомер кичерсеннәр Чыгарып җибәрегез аларны!
Кадимбикә Безнең бәхәсне киләчәк хәл кылыр. Хаким.
Урам яктан автобус тавышы ишетелде. Ике персонажның да сүзләрен саф татарча сөйләп торган Сафия дә. аның каршында тын калып басып торган Игнат та кинәт айнып киткәндәй булдылар.
- Бу — соңгы автобусмы? — дип сорады Сафия
— Соңгысы — Моны Игнат теләр-теләмәс кенә әйтте
— Ничә минуттан китә ул?
Тагын бер тукталыш кына бара да борылып килә. Инде монда кадәр килеп җиткәч Тагын бер генә сәгать торудан берни дә үзгәрмәс
ич — Игнатның тавышында Сафия беренче тапкыр ялвару ишетте
— Мина самолетка сонга калырга һич ярамый Анда мине берәү көтә.
— һәм син анын йөрәге сыкранганын даими тоеп торасын,—дип, башын иеп, чак ишетелерлек итеп әйтте Игнат — Анын йөрәк хисләрен мен чакрымнан сизәсен. *
Сүз кинәт өзелде, хушлашу ничектер ашык-пошык килеп чыкты < Икесе дә мәңгелеккә аерылышканнарын, күп сүзләрнең әйтелми калга- з нын, әйтелгәннәренең дә күңелләргә сагыш кына өстәячәген аңлыйлар 5 иде Әйтерсең лә алар үзләре генә түгел, сүзләре, уйлары да аерыла, Г әйтерсең лә әйтәсе килгәннәр тылсымлы канат яра да төркем-төркем * очкан кичке кошларга ияреп, каядыр кояш баешына китеп югала иде < Киләчәге юк иде сүзләрнең, шунлыктан алар икесе дә тын калганнар - иде.
Вакытның агышы үзгәрде, аңлашылмас булды Сүзсез тын калып. 1 юл кырында көтеп тору озакка сузылды сыман, шул ук вакытта секунд- ♦ лар йөрәккә бәреп, чигәләргә сугып, гадәттән тыш тизлек белән узалар * кебек иде.
Юк, алар кайбер киноларда күрсәтелгәнчә, бер-берсенен күзләренә , өздереп карап, кулларын кысышып, озаклап хушлаша алмадылар Ва- п кытның шушылай ике яссылыкта, бик озак та һәм бик кызу да узуы зиһен- ? не таратып җибәргән иде Автобус кинәт килгәндәй тоелды, аның ишеге - һич көтелмәгәндә ачылды Сафия. Игнатның да үзенә ияреп, эчкә ат- * лавын күргәч, аны учы белән кире этәрде
Әниең соң.. Әниең. Ул сине югалтыр бит
Электричкага кадәр генә
- Ярамый Минем монда килүем башка берәүгә борчу китермәсен Шунда кинәт караңгы тынлыкны ярып, кайдадыр ике тавышка кызлар җырлап җибәрде
ӘЙ матур, матур мин. яр сайлыйм үземә
Автобус ишеге аларның сузылган кулларын аерды Мотор шавына кушылып, Сафиянең күңелендә таныш җыр дәвам итте
Егетләр ездереп карый, егетләр тилмереп карый.
Өзелеп карыйлар баскан эзләремә
Җиңел җырлана торган, шаян җыр Ләкин нигә соң ул Сафия күңелендә шул хәтле моңлы, шул хәтле сагышлы булып, бәгырьне өзеп яңгырады икән?
42
Очрашуның бөтен шартын туры китерергә уйлаган иде Сафия Ннгъ мәтҗанга күренми генә килергә, түгәрәк капканың сул ягына басарга һәм шыпырт кына
Мин килдем —дип дәшәргә
Әнә бит, Нигъмәтҗан да. шулай бөтен шарты туры килсен диптер, бәлки, уң баганага иңбашы белән сөялеп, юлга аркасы белән борылган да бакча эченә карап тора Белмәгән кеше, ашыгыч эше юк ахры бу егетнең, барган җиреннән тукталып уйга калган дип уйлар, мөгаен Кая барырга белми торгандыр ул: өч юлның кайсын сайлыйм икән дни ун лыйдыр уңга борылыргамы, сулга юнәлергәме’ Атны җуяргамы, башны җуяргамы? Ияген чөя төшеп, тын калып, шуны хәл итә кебек иде ул
Ләкин юк. алай түгел, урамдагы машиналар шавы, уткән сүткән халыкның аяк тавышлары аша Сафиянең сак адымын әллә кайдан ишетеп торган икән, ул якынаюга, кисәк борылды, аның капка янына килеп җиткәнен, багана уемына сүз әйткәнен көтеп тормады Сафия аның кар шына барып басты, үрелеп, күзләренә туры карап
4. si
— Мин кайтып җиттем,—диде.
— Әйдә, алайса, киттек.
Кая киттек? — Нигъмәтҗанның катгый тавышы Сафияне сагайтып җибәрде
Абыеңнарга. Мин сине сорарга тиештер бит инде. Әтиең урынына калган кешедән сорарга.
— Алдан әйтеп куярга иде! Өйдә туры килмәсләр, я җайсыз вакыт-ларында барып керербез.
- Әйдә, язмышны сынап карыйбыз. Өйдә булсалар, әйбәт каршы алсалар, язмыш икебезгә уртак елмая дигән сүз булыр. Килештекме?
Сынар өчен генә диярлек ризалашты моңа Сафия. Соңгы ике көн эчендә кичергән тойгылар әле һаман күңелдә кайный, шунлыктан ул Нигъмәтҗан әйткән сүзләрнең җитдилеген, зурлыгын аңлап, бәяләп тә җиткерә алмады Юлда фәкать: «Әйдәләрме икән? Ничегрәк каршы алырлар икән?-» — дип кенә уйлады, ә ниләр сөйләшәсен күз алдына китермәде.
Абыйсы Гамир белән җиңгәсе өйдә иделәр. Алай гына да түгел, Гамир галстук таккан, костюм кигән, өйгә бәлеш исе таралган иде, Сафия белән Нигъмәтҗан бусагадан атлауга, каршыларына кухня яктан бит очлары алланган, балкып елмайган Заһидә килеп чыкты:
Әйдүк-әйдүк, хуш киләсез! Баядан бирле көтәбез инде!
Ничек инде ул «көтәбез»? Сафия аптырап китте. Каян белгән әле абыйсы белән җиңгәсе бүген аларның киләсен?
Ул минутта Сафия бу хикмәтнең серенә төшенеп бетә алмады, соңыннан гына белде: ул югында Нигъмәтҗан инде монда бер килеп сөйләшеп утырган һәм абый белән җиңгәгә бик тә ошап калган икән.
Табын янында Гамир, чишелеп китеп, гармунын алды. Сафиягә моңлы гына карап, җырлап җибәрде:
Үрмәле голлар үрмәли сәгать чылбырларына.
Сеңлем, сине охшатамын сахра былбылларына
Сафия аның гармун күрегенә наз белән иелгән йөзенә, маңгай өстендә бераз сирәгәйгән, тузгыган, әле чал әсәре кермәгән кара чәчләренә, бераз гына киңәйгән, кызарынып киткән йөзенә текәлеп карап утырды Әйе. хәзер дә чибәр, хәзер дә сөйкемле әле аның абыйсы, яшь чакларында кызларның өзелеп сөюе бер дә гаҗәп түгел. Ләкин аның күңелне иң җәлеп итә торган ягы — моң, җыр. Әнә ничек итеп, әкрен бәрхет тавыш белән, үзәкләрне айкап, көйнең һәр борылышына иркенләп кереп җырлый бит ул
Менә ул гармунын үзенә якынрак тартты, кочаклап, күкрәгенә кысты һәм иң йөрәк түрендәге серне әйткәндәй:
Рәхмәт сиңа, сеңел, шушындый көнне безгә килүеңә, безне зур-лавыңа рәхмәт,— диде — Әйбәт үстең, матур яшәдең, җиңгәң белән безнең күзгә чүп төшермәдең. Шуның өчен мең рәхмәт сиңа. Алып килгән кешең дә болай карап торуга ошамаслык түгел. Бер-берегезнең хәленә кереп яшәгез, миннән сезгә иң зур теләк шул.
Гади генә бу сүзләр Сафиянең йөрәген кузгатып җибәрде. Абыйсы аңа рәхмәт әйтә Абыйсы, тәрбияләп үстергән, Сафия хакына яшьлек мәхәббәтеннән ваз кичкән абыйсы! Сафия рәхмәт әйтәсе урында!
Сафия нидер әйтергә теләде, ләкин тавышы чыкмады Ул урыныннан кузгалды да, ашыгып, кухняга чыкты, кран астында йөзен чылатты, алай да тынычлана алмыйча, артсыз урындыкка утырып, майлы клеенкага, өстәлгә капланды. Үксегәнен ишеттермәскә тырышып, тавышсыз гына елады ул.
Күпме вакыт узгандыр, бүлмәдә тагын гармун уйнап җибәрде, Сафия кухня ишеге ачылганын, кемнеңдер кергәнен ишетте. Йомшак кул сак кына аның иңбашына килеп ятты. Сафия башын күтәреп карады — янында җиңгәсе Заһидә басып тора иде.
Ул тын гына өстәлнең икенче башына узды, савыт-сабаны җыйды, клеенканы сөртел алды Аннары зәңгәр бөрчекле ак күлмәген төзәт- кәләп, алъяпкычын салды, бөдрәләнеп торган аксыл-сары. карап торуга ук йомшак чәчен учы белән сыйпап куйды Яшьрәк чакта Заһидәнең чәче сарырак иде, хәзер аксыл сары төскә кереп бара Ләкин чаларганы сизелми, әйтерсең кояштан гына бераз уңа. Сафия, беренче тапкыр бугай. * җиңгәсенә текәлеп, сынап карады Яшьрәк чакта ул бик гадәти. күзгә < ташланмый торган, гади булып күренә иде. Чибәр түгел иде ул Ләкин з нәкъ менә шушындый күзгә ташланмый торган, тыйнак басынкы кызлар- < дан мөлаем хатыннар чыга, олыгайган саен, алар сөйкемлерәк була Z баралар
Заһидә каенсеңлесенә тутырып карады да. моңсу гына елмайды < Аннары клеенка шакмакларына текәлеп: =
Кияүгә чыгар алдыннан мин дә бик елаган идем.— диде
Сафия аларның өйләнешү тарихын кешеләрдән ишетеп белә, ләкин - бу хакта абыйсыннан да. җиңгәсеннән дә аны-моны ишеткәне юк иде ♦ Заһидәне Гамиргә димләп биргәннәр, холкы йомшак, каенсенлесен җә- $ берләмәс, дигәннәр Ә бит Гамирнең сөйгәне башка булган Гади генә, = җиңел генә узмагандыр туй хәлләре. =
Заһидә бүлмәгә кереп, аннан кулына бер кечерәк кенә калын дәфтәр алып чыкты «
Әни кеше кызына мондый көнне бик кирәкле, бик изге сүзләр « әйтергә тиештер инде, - диде Заһидә дәфтәрнең тышын кулы белән сы- = пыргалап. Мин сиңа бәхет теләүдән башка сүз әйтә алмыйм Менә * миндә бер әманәт бар. Әниеңнең дәфтәре «
Сафиянең йөрәге сулкылдап куйды. Ул әнисенең дәфтәре барлыгын белми иде
Мин аны моңарчы яшеребрәк сакладым,— диде Заһидә Бик кадерле әйбер бит Шушындыйрак бер көнне әниеңнең истәлеге итеп сиңа тапшырырмын дип саклаган идем Теге чакта барактагы бүлмәбез янып киткәндә, чак коткарып калдым аны
Ә Сафия ул уттан ике мендәр белән юрган гына чыкты дип белә иде Алай гына түгел икән җиңгәсе ана әнисенең изге истәлеген саклап калу турында да уйлаган икән Ут эчендә дә онытмаган икән ул моны
Төнлә, түгәрәк лампа яктысында бер ялгызы калганнан сон. Сафия дәфтәрнең эсседән көйгән калын, каты тышын ачты Анда, шәмәхә карандаш белән, һәр хәрефе җиренә җиткереп, йомры, түгәрәк итеп языл ган сүзләрдән гүяки әнисенең тавышы ишетелде
Дәфтәргә җырлар, бәетләр теркәлгән иде «Сагыну», «Рәйхан». «Су буйлап» Сугыш вакытында һәм сугыштан сон киң таралган моңлы җырлар Ахырга таба аеруча сагышлылары
Китсәң. мине дә алып кит.
Я булмаса салкын дәрья суларына салып кит
Аннары һич көтмәгәндә генә «Янмый калган кыз кыйссасы» «Тимерлән патша Болгар шәһәренә һөҗүм белән килеп, аны яулап ала. каланы җимерә Болгар ханы у зенен гаиләсе белән таш пулатка кереп бикләнә Дошманнар пулатны ут төртеп яндыралар, аның эчендәге бөтен кеше һә лак була, фәкать ханның акыллы, гадел һәм чибәр кызы гына исән кала Килеп керсәләр, ул ак тула өстендә утырып тора икән »
Бары шул гына, аннары тагын җыр язылган
Агыйделнс иңләп буйлап йнәәрссң әлс үрдәк.
Хәсрәт күргәннәрен бардыр, түзәрсең аяе. йирәк
Ниләр уйлап ку череп язды икән бу кыйссаны Сафиянең әнисе? Нигә үзеннән берничә генә сүз булса да өстәп куймады икән?
Өстәмәгән, уйларын язмаган, уйланырга, төшенергә кызына калдыр Iлн нде ана
Телеграмма бик кыска иде: «Премьера 15 нче сентябрьгә билгеләнде нкт Сафия» Ләкин Рәмзи аны һич укып бетерә алмагандай, бик озак карап торды. Шулкадәр онытылып, йотылып басып торды, әйтерсең, ШУШЫ гади сүзләр астына катлаулы шифр белән яшерелгән тирән мәгънәне анларга тырышты. Сул кулбашын нидер баса, эсселәтә, фикерне тупларга комачаулый иде, ул бу авыр нәрсәдән котылырга теләп, уңгарак авышты Шул’ хәрәкәт белән ул Эльвирадан читләшкәнен үзе тоймады Бу минутта аның өчен Эльвира да, якында гына ак күбекле дулкыннарын чаптырып шаулаган диңгез дә, яр буена тезелеп баскан кипарислар да юк иде. бу минутта Бикбау утлар яктысында балкыган сәхнәне күз ал дына китерде «Премьерага кадәр бер ныклап эшләп аласы бар бит әле,— дип уйлады — Сәхнәнең үзендә эшлисе. Берәр атна вакыт кирәк булачак»
Диңгез буенда ике атна бергә ял иткән чор эчендә иркәлеккә өйрән гән Эльвираның ирене турсайган иде, Рәмзи моны сизмәде. Әйтерсең, араларына диңгез дулкыны бәреп, аларны бер-берсеннән ерагайта башлаган иде.
— Нәрсәгә исең китте шул кадәр! — диде Эльвира, һәм телеграмманы егет кулыннан йолкып алды да, туп-туры аның күзләренә караган килеш, башта икегә, аннары дүрткә бөкләде, әкрен хәрәкәт белән ертка- лады, тәмам теткәләп, ваклап бетерде Аннары читкәрәк китеп, зәңгәрсу кәгазь вагын зур чүп савытына салды, җирәнгәндәй итеп, сөякчел кулларын каккалап, сыпыргалап куйды
Егет аны беренче тапкыр күргәндәй текәлеп күзәтеп торды Моңа кадәр әле берәүнең дә Рәмзи кулындагы әйберне болай сансыз тартып алганы һәм юкка чыгарганы юк иде. Кай арада бу арык кыз аның өстеннән власть алды соң әле? Монда килгәннән бирле Эльвираның бер генә теләге дә үтәлми калганы юк бит, шуңа күнегеп өлгергән, димәк!
Менә ул кире әйләнеп килде, Рәмзи каршына басып, текәлеп карады, егетнең йөзе-карашы үзгәргәнен күрде. Эшне зурга җибәрмәү чарасын эзли башлады.
- Анда әллә нинди премьера булса да. безгә кагылмый инде хәзер, әйе бит,— диде Ике куллап Рәмзинең сул беләген тотып алып сыйпаш- тыргалады.
- Ләкин сүз минем премьера хакында бара,— диде ул салкын гына.
— Нишләп синеке булсын?
Эльвира бер генә минутка югалып торды. Шундук хәйләсен тапты
— Монда сүз вообще премьера хакында бармый, минемчә,— диде — Бикташева эшемени ул режиссерны кайгырту? Каян килгән начальник! Котыртканнар аны. мөгаен Теге карчыгың котыртып язгандыр әле. Я үзе үк почтага барып салган Сафия исеменнән! Мөгаен, шулай! Нинди генә хәйләләр тапмый, ә! То бала табарга әзерләнә янәсе, то премьерага ча кыра. Бала! — Эльвира борын аша мышкылдап куйды — Егерме ел буе бала тапмаган да, ире ташлап киткәч кенә, бүртә башлаган имеш. Көлке бит бу, адәм көлкесе! Син шуңа ышанасыңмы?
Рәмзи дәшмәде, кызның тыкылдавы аңа ерактан килеп ирешкән кебек кенә иде. Шулай ук бөтенләй тәэсир дә итми калмады, әлбәттә. Чыннан да. бәлки. Шәфика ялганлыйдыр, бу телеграмманы да ул биргәндер?
Рәмзи хатынын күз алдына китерде дә көлемсерәде. Кая инде ул беркатлы бичарага хәйләли белү! Аннары телеграммасы да аның кулы белән язылганга охшамаган Шәфика булса, «режиссер көтә». — дипме, я булмаса, «кайтып җит»,— дипме, берәр артык сүз кыстырмый калмас иде. Болай кыска итеп фәкать Сафия гына яза ала Шәфика бу хакта белми дә калгандыр Ләкин хикмәт анда түгел. Хикмәт шунда: Рәмзи премьераны үзе үткәрергә тиеш, әгәр шулай эшләмәсә, иманына хыянәт
иткән булачак Шушы спектакль белән халыкка җиткерергә тырышкан идеалларны үзе үк аяк астына салып таптаячак
Ә Эльвира һаман сөйләнә иде әле Менә ул туктап калды, кечкенә сумкасыннан калын гына кесә дәфтәре тартып чыгарды да. аны пляж кырыендагы тәбәнәк таш стенага салып актарырга кереште. Дәфтәр битләренә төрле театрларның адреслары һәм баш режиссерларның исем ♦ фамилияләре теркәлгән иде Кайсы театрга урнашу әйбәтрәк, кайсы < шәһәрдә яшәү жиңелрәк Ләкин Рәмзи аны тыңламады. ак күбеккә 2 баткан дулкыннарга карап торды да. кызны ярты суздә бүлеп
Мин киттем,— диде 5
— Кая? |
Билет кассасына Казанга билетлар күптән сатылып беткән диләр ' диюен, ләкин бик тырышып эзләсәң, берне генә табып булыр әле
Аның кайтып төшүе һич кенә дә Шәфика күз алдына китергәнчә - булмады Алар трамвай тукталышында очраштылар. Дөресрәге. Рәмзи - аны трамвай тәрәзәсеннән күреп алды Шәфика, кулына озын сабаклы * эре гладиолуслар бәйләме тотып, тукталышта басып тора иде Нык үз- я гәргән үзе, тәмам тулышкан гәүдәсенә килешле, түштән бөрмәле ачык = көрәнсу йон күлмәк кигән, аягында тәбәнәк үкчәле ак туфлилар Аның = кыяфәте дә, күлмәге дә Рәмзи өчен яңа иде. шул ук вакытта узып барган трамвай тәрәзәсеннән башын сузган ирен күрми үткәреп җибәрүе һәм ' жилдә тузгыган алтынсу бөдрәләре жанга газиз иде
Рәмзи алгы ишектән сикереп төште дә. йөгереп барып, арткы ишек s янына баскан хатынын терсә!еннән тотып алды
— Ә Сез, ханым, кая барасыз? ж
Шәфика башта аны танымады да кебек, йөзендә фәкать гаҗәпләнү генә чагылды Трамвай зырлап китеп баргач, бушап калган урам уртасында алар бераз вакыт берни дәшми, бер берсенә карап басып торды лар Хатынына караган саен. Рәмзи күңеленең тынычлана, җылына бар ганын тойды, ул гүяки озак вакытлар чит җирләрдә йөргәннән соң. туган йорт бусагасын атлап кергән иде
Кая җыендың болай мутланып? дип сорады ул.
Исмегөл белән Тәүфикъның туе бүген
Мине чакырмадылармынн?
Син юк идең бит. диде Шәфика балаларча беркатлы итеп
Бик тиз югалткансыз икән мине. 0 мин исән әле. яшим Әйдә' Кая?
Өйгә керик, өсне алмаштырыйм Югыйсә бу кыяфәттә туйга бар сам, аптырарлар, хатыны бистә бикәсе, ире киндер көлтәсе икән бо- ларның, диярләр
Урам аркылы чыкканда, ул хатынын узгынчы машиналардан саклап биленнән кочып алды Шәфиканың аннан нык тәбәнәк икәнлеге сизелде «Кара, син бик кечкенә икәнсең бит'» Бу сүзләр аның уенда гына чагы лып узды, әмма Шәфика ал арны аңлады бугай, иренә ныграк сыенды Рәмзинең учына йомшак кына итеп нидер бәреп бәреп кунды Бу ана карынында тыпырчынган баланың у зе хакында хәбәр бирүе иде
Өйгә кергәч. Рәмзи ваннадан юынып чыкканда. Шәфика диван арка сына капланып елый иде Рәмзи аның янына утырды дә. йөзен у зеиә таба борып, күкрәгенә кысты
Син бер дә борчылма, диде Бергә чакта безнең икебезгә дә һичнәрсә куркыныч түгел, шулай бит? диде Аннары аз гына тынып торды да Өчебезгә дә, дип сүзен төзәтеп куйды
Ул хатыны уз хәлен авыр кабул итәдер, киләчәге өчен борчыладыр дип уйлады.
Шәфика у зе исә нидән елаганын да белми, фәкать аның йөрәк түрендә күптәннән оешкан, кайчан да булса таралырына өмет тә сүнгән зур бер төен чишелә башлап, күзләрдән кайнар һәм татлы яшь бөртек ләре булып коела иде
Исмегөл белән Тәүфикъның туе бик мул чакка туры килде. Сафия базардан гладиолусларның иң эреләрен, иң җетеләрен сайлап алган иде Бусагадан атлауга, җитез апаларның берсе аның кулындагы чәчәкләрне алды да зур пычак белән озын сабакларын чыжт итеп кисеп ташлады һәм кулында калган өлешен өч литрлы банкага илтеп тыкты.
Өстәлләрдә аннан башка да чәчәкләр күп иде шул. Өч литрлы банкага кереп, читтәге шкаф өстенә менеп утыргач, Сафиянең гладиолуслары башка чәчәкләр янында кечерәеп, мескенләнеп калдылар, шаулап торган күңелле мәжлестә бердәнбер ямансу, моңлы рәвешкә керделәр...
Матурлыкны менә шулай минут эчендә кимсетеп, кадерен җибәреп була. Ак, кызыл гладиолусларның бичара хәле Сафиянең хәтеренә әле- дән-әле килеп торды.
Нигъмәтҗан белән туй көнен билгели башлагач та ул:
— Туем чәчәкләрнең кадерле чагында булсын иде,—диде —Кыйбат булсыннар, һәркайсына игътибар бирелсен иде.
Моның сәбәбен ныклап сорашкач, Нигъмәтҗан:
— Ә без һәр чәчәкне үз урынына куярбыз, моны үзем карап торырмын,— дип вәгъдә бирде.
һәм шулай эшләде дә Артистлар туй мәҗлесенә соңлап кына, спектакльдән соң шаулап килеп керделәр. Чәчәкләр бәйләм-бәйләм генә түгел, кәрзин-кәрзин иде. һәр кунакка лаеклы урын табылган кебек, кашкарыйлар, гладиолуслар, розалар да игътибарсыз калмады.
Чәчәкләр күп иде, мәҗлеснең вакыты аз булды. Бер-нке сәгать утырып, җырлап-биеп алгач, театрда уйналган спектакль күренешләре, борынгы йолалар хакында сүз китте, кияү өенең тулай торакта әзерләнгәнен белгәч, барысында да дәрт кузгалды:
— Әйдәгез, барып карыйк әле!
— Кем әзерли?
— Рәтен беләләрме икән?
— Ә кем рәтен белә кияү келәте әзерләүнең? — дип сорады Зыятдин. Бөтенесе тынып калдылар Арада туй үткәргән кешеләр күп, ә менә кияү өенең дә, кияү кабул итүнең дә рәтен белгән кеше юк икән. Гаҗәп! Барысында да күз күрмәгән бу нәрсәне күреп калу теләге кабынды.
Заһидәнең ай-ваена карамыйча, дәррәү кузгалдылар, «Анда бер бәйрәм итәрбез»,— дип, өстәлдән тегене-моны алдылар да, урамга чыгып, машина ауларга керештеләр.
Сафия белән Нигъмәтҗан кайтып кергәндә, бүлмә чыннан да таны-маслык булып үзгәргән иде. Карават өстенә чыбылдык ясаганнар, өстәлгә самавыр куйганнар, пәрдәләр алышынган, ишеккә яңа чаршау корыл ган, идәнгә палас җәелгән. Ә күпереп торган караватта, ак мендәрдә нәни генә озынча төргәк ята Өстәл янында чынаякларны матурлап тезеп азапланган Мөкәррәмә, боларга борылды да:
— Бәй, кайттыгыз дамыни? — дип сорады. Кая соң, самавыр әзер түгел, ишек бавын тотарга күрше малаен чакырырмын дигән идем, уятып кертергә сөйләшкән идек...
Ул арада мендәрдә яткан төргәк кычкырып аваз салды,— ул Шәфи каның әле бер генә атна элек гуган нәни кызы икән. Сафияләр шаулап кергәнгә исе китмәгән иде, сабые тавышын ишетүгә, күрше бүлмәдән Шәфика үзе атылып килеп керде:
— Анда бавырсак пешерергә дигән идек...
Аңа ияргән Илнурны күргәч, Мөкәррәмә:
— Менә-менә, нәкъ син генә кирәк идең,— дип кычкырып җибәрде.— Кил әле, улым, монда, чишен әле!
һәм шарф очларын җилкәсенә ташлады да малайның аякларыннан ботинкаларын салдырырга кереште. Сафия белән Нигъмәтҗан моның хикмәтен аңлап өлгергәнче, Илнур инде чишендерелгән иде, Мөкәррәмә
аны шырык-шырык көлдерә-көлдерә караватта, ак җәймәләр өстендә тәгәрәтә иде
Син кирәк идең монда, син булмагач, үзебезнең сабыйны тәгәрәткән идек Әйдә, мул булсын, ул да булсын, кыз да булсын, барысы да сәламәт-таза булсын, ата-ана канаты астында үссен...— дип тәкрарлады Мөкәррәмә. Ә Шәфика ислемай шешәсен ачып, мендәрләргә сөртә иде *
— Ә сез монда гына калыгыз,— диде Сафия белән Нигъмәтҗанга 2 Мөкәррәмә Исегез китмәсен, элекке заманда кияү белән кәләш туй = мәҗлесендә утырмаган. 2
Ишек шакыдылар. ;
— Кем йөри инде тагын' Ярамый, ярамый' — диде Мөкәррәмә риза- ё сызланып Бусы Револ икән Ишектән башын сузып, гөрелдек тавыш * белән: 5
Ят малайлар адашып йөрмиме сездә? — дипсорады һәм. өлкән- <
нәр ыгы-зыгысыннан файдаланып, өстәлдәгечәкчәкнебармагы белән ~
каезлап азапланган Илнурга кул изәде
Әй, малай актыгы, нишлисең анда! Кил әле'
Малай йөгереп барды да, Револның муенына асылынып, аяклары J белән биленнән кочып алды =
Тайыйк моннан тизрәк! Боларның әле үз малайлары юк. сине үз- < ләштереп куймасыннар тагын' - диде Револ
Муенына күптән бала асып куясы булган икән, диде аңа х Нигъмәтҗан Бу кызлар моңарчы ни карап йөргәндер Наргизә кайда = соң әле, күренми?
Бу сорауга Мөкәррәмә җавап бирде. *
Мондый җирдә бик урала алмый әле Наргизә, диде киная белән Ризык исенә чыдамый торган чагы, ятыбрак тора
Ә-ә, имәндә икән чикләвек! Нигъмәтҗан шап итеп Револның иңбашына сугып куйды Чыда, муен' Икәүләп асылыначаклар икән әле!
Муеннан зарланырлык түгел, бишне күтәрерлек чамабыз бар. диде Револ
Туйга чакырмадыгыз, ә!
Туй гомердә бер генә була ул. диде Револ — Без шул бернең кадерен белми үткәреп җибәргән идек шул инде Аннары авылда гына язылыштык бит. мәҗлесе дә тыйнак булды Сез генә ул бөтен шартын китердегез Бәхетегез уңмасын, гомерегезгә җитсен! дип өстәде ул чыгып киткәндә.
Баласын кочагына алып чыгып киткәндә, Шәфика бүлмәне күздән кичерде дә.
Көнләшәм,—диде.— Белсәгез иде. мин сездән шул хәтле көнлә шәм!
Әллә миңа гашыйк булдыгызмы? - дип сорады Нигъмәтҗан шаярып
Мин сезнең шушылай матур итеп тормышыгызны башлап җибәрүегездән көнләшәм Их. мин ике тапкыр башлап җибәрдем тормы шымны, берсендә дә кешеләр көнләштерерлек итә алмадым! Сезгә бик матур сүзләр әйтәсе килә, аның мондый көндә әйтергә тиешле сүзләре дә бардыр инде, борынгы ата бабалардан калган сүзләр Без аларны белмибез шул Әллә җырлап бирәсе инде Ул тамагын кыргалап куйды Ярар инде, тавышым теләгәнчә матур чыкмый Бәби алып кайткач, тавыш нечкәрде бит әле мннем, Сафия Бөтенләй җегәрен югалтты Сизәсеңме, бала-чага тавышы килә миннән Әй икегез, икегез, икегезнең битегез
- Яшәрдегез сез, Шәфика апа. шуңа ул
Тавыш яшәрү генә җитми бит әле Хәзер инде Әнвәрбәков миңа бөтенләй роль таба алмас
Ул кулын селтәде дә
— Теләк шул инде сезгә чиста яшәгез, арагызга ямьсезлек, кер заты кермәсен... — диде.
Ул. күзләренә тулган яшьләрне тыярга тырышып, тизрәк чыгу ягына юнәлде Коридорда аны ире Рәмзи көтеп тора иде.
Иртәнге кояш нуры, ябылып җитмәгән пәрдә арасыннан кереп, һичкем күрергә тиеш булмаган күренешне күреп алды: Нигъмәтҗан Сафиянең күпереп торган кара бөдрәләрен Сак кына сыйпап:
— Сафиякәй. саф җаным, саф намуслы язмышым. - дип пышылдый иде — Тормышыбызны керсез башладык, керсез гомер итсәк иде...
45
Театрда премьера бара иде. Тәнәфес вакытында фойеда таныш-бе- леш, агай эне Даян Ризвановны уратып алды.
Гаҗәп әйбер язгансың син бу юлы.— дип, кулын бер бер артлы кысалар иде аның — Өр-яңа сүз бу! Заманнарны берләштерә торган, кирәкле әсәр.
— Күптән шушындый әсәр кирәк иде. Сискәндерә торган әйбер! Сафлык, тугрылык турында шушылай үтемле итеп халыкка, бигрәк тә яшьләргә әйтергә күптән вакыт.
Даян мыек астыннан кыенсынып елмая, кулын кыскан кешеләргә баш иеп рәхмәт әйтә:
Рәхмәт инде яхшы сүзегезгә,— ди - Тик мин үзем мондый әйбер язмаган идем Пьесасы мондый түгел иде аның!
- Шулай бик нык үзгәрткәнмени соң Бикбау? Юк ла, булмас, драматургка өстәп язмый ул.
Сүзләре шул инде анын Тик мин болай ук булыр дип уйламаган идем...
Залда утлар сүнеп, халык икенче пәрдәне карарга кереп утырганда, ул һаман үзалдына сөйләнә иде әле:
Мин яздым микәнни соң моны? Мин шундый әйбер яздым микәнни?
Сүзләр бар да таныш, барысы йөрәктән кайнап чыккан, ләкин сәхнәдән яңгыраш бүтәнчә - киңрәк, зуррак, масштаблырак иде һәм иң мөһиме йөрәкләргә үтеп кереп тетрәндерә, озак хәтергә сеңеп кала торган иде
Вакыт үткәне сизелмәде, ике пәрдә ике тын алуда үтте шикелле. Менә эпилог та башланды.
Беренче пәрдәдән соң егерме ел үткән. Ярлы чатыр эчендә казан янында Кадимбикә утыра Яшь бер егет керә.
Егет Әни. залим патшаның гаскәре тар-мар ителде. Хаким үзе кулга алынды Хәзер безнең яннан алып китеп баралар Син аны бер күреп сөйләшермен дигән идең Теләсәң, бирегә алып керерләр
Кадимбикә. Әйе. мин аны күреп сөйләшергә теләр идем Бик теләр идем
(Хакимне алып керәләр Ишек янында өч егет тезелеп басып кала.)
Кадимбикә Хуш киләсең. Хаким. Сине дә үз чатырымда күрер көн килде менә Заманында син мине үзеңә тиң күреп сөйләшкән идең. Бүген мин дә сиңа мөмкин булган сый-хөрмәтне күрсәтергә әзермен.
Хаким. Ләкин минем мондый чатырларда яшәүчеләр белән эш йөрткәнем булмады Мин — зур дәүләтнең Хакиме! Мине үз тиңең итеп сөйләшергә кем хокук бирде сиңа? Кем син?
Кадимбикә Син мине үзеңнең затлы чатырыңда кабул иткән идеи (Пауза ) Мин Кадимбикә. синнән үз ирен йолып алган хатын булам
Хаки м Син Кадимбикә? Иренең йөрәген зур хәзинәгә исәпләгән хатын — синмени ул? Иренең сызлануларын әллә каян тоеп торган хатынмы син?
Кадимбикә. Әйе. мин
Хаким Картайгансың, йончыгансың, танымаслык булгансың.
Кадимбикә Гомер итүләре бик авыр булды шул. Синең әмерең белән
безне коры далага чыгарып ташладылар Ләкин анда да тыныч кына яшәргә мөмкинлек булмады Әледән-әле ялчыларын килеп, бар булдырган малыбызны, хезмәт белән, тир белән тапкан милкебезне талап алып бетерә тордылар Безнен бар тапканыбыз, бар кул кечебез хәзинәләреңне арттыруга китеп барды
Хаким. Ул хәзинәләр хәзер берсе дә минеке түгел инде Баш күтәргән халык аларны миннән тартып алды
Кадимбикә. Кайда сон гаскәрләрен, якыннарын, ярдәмчеләрен?
Хаким Ярдәмчеләрем, якыннарым афәт килгән көндә мине ташлап кач тылар. бердәнбер улым аумакай һәм куркак булып чыкты, дошманнарым ягына авышты.
Кадимбикә. Син бнк фәкыйрь иден шул. бичара!
Хаким Миндәй бай хаким дөньяда юк иде'
Кадимбикә Ләкин син фәкыйрьләрнең дә фәкыйре идең Берәү дә сиңа йөрәген бирмәгән, берәү дә күнел сызлауларыңны ерактан ук тоеп тормый иде Хаким И мәҗнүн хатын! Әле һаман да шул буш хыяллар белән юанып яшисеңмени5 Кайда сон зур хәзинәң, ирен кайда5 Ул нык имгәнгән иде. әллә кайчан үлгәндер, син алтыннан кыйбат дип йөргән йөрәге дә. череп, туфрак булгандыр
Кадимбикә. Ялгышасын. Хаким' Алтын череми, чын хәзннә югдлмый. гомерләр узган саен, арта гына бара
Хаким Кайда сон әле үзе?
Кадимбикә Борылып кара, Хаким
Хаким Ләкин бу егетләр арасында ул юк
Кадимбикә Болар безнен улларыбыз Аларда иремнен һәм минем йөрәк тибешләребез дәвам итә. Сиңа каршы күтәрелгән яуда алар да катнаш ты. тәхетеңне алар да җимереште
Хаким Аларны мина каршы итеп үстерденме?
Кадимбикә Мин аларны явызлыкка, золымга каршы торырга, яхшы лыкны. гаделлекне яклап сугышырга өйрәттем
Хаким Шушы далада, шушы чатырда, имгәнгән ир белән яшәп торганда, миңа каршы күтәрелерлек уллар үстерә алдынмы5
Кадимбикә. Үзен күреп торасың. Хаким
Хаким Ләкин бу хәзинә мондый уллар үстерү һәркем кулыннан килә бит! Аның өчен зур биләмәләр дә. власть та кирәкми
Кадимбикә Бу балаларны үстергәндә, саф вөҗданыбыздан гайре башка хәзинәбез юк иде
X а к н м Вөҗдан нәрсә ул? Аны беркемнән дә тартып аласы юк лабаса! Ул һәркемнең үзендә1 Минем тәхетемне, байлыгымны тартып алдылар, власть тан мәхрүм иттеләр, ләкин әле мин исән, мин яшим, мин лә уллар булдыра алыр идем' Әйе. мин дә далага китәргә телим! Жибәрсеннәр мине, иреккә чыгар сыннар!
Кадимбикә. Ярый, мин халык алдында баш иеп. теләгеңне үтәүләрен үтенермен Заманында мине иреккә чыгарып җибәргән идең Мин дә сине иреккә җибәрү өчен тырышырмын
Ә л к ә н егет Кол булып калсын ул* Кол итәргә кирәк аны'
Кадимбикә. Патша булып туган кол булып яши алмый, улым... (Сәхнә караңгылана Моңлы кой яңгырый Бераздан сзхн» яктыра Шул ук чатыр. Кадимбикл казан янында утыра Өлкән егет керә )
Егет. Әни. хәбәр китерделәр Далада Хакимнең үле гәүдәсен табып алган нар
Кадимбикә. Халыкның хөкеменә каршы килеп, кем ана кул күтәргән5 Егет. Аны Хакимнең элекке ялчылары явызлык белән һәлак иткәннәр Шунда тамаша залыннан тавыш ишетелә «Туктагыз! Сабыр'» Т а м ашачы (залдан сәхнәгә сикереп менз) Туктагыз, ашыкмагыз' Ди мәк. Хаким үтерелде5 Ни әйтмәкче сез моның белән5 Явызлык җиңелде, золым бе терелде, димәкчеме? Ю ук. дөрес түгел' (Тамаша залына.) Ышанмагыз мондый сүзгә! Дөньяда бүген дә залимнар’яши бирә, золым кылына тора Беләсезме сез шушы минутта җирдә күпме кан яшь түгелгәнен? Күпме гөнаһсыз сабый ларның җаны кыелганын беләсезме? Саф җаннар иңри, йөрәкләр әрни, күне , ләр сызлый Кадимбнкәләр. сизәсезме? Ишетәсезме. Каднмбикәләр5 Кайда сез. Кадимбнкәләр?
1981-1984