Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛДАНУ


йларыннан аны телефон чыңлавы бүлде.
— Өлкән тикшерүче Закиров тыңлый.
— «Өлкән прокурорның шылтырата әле...
Телефоннан хатыны Равиянең шаярып эндәшкәне ишетелде.
— Кайтасыңмы инде, юкмы,— дип дәвам итте ул.— Әнә Илдус та, «эттә, әттә» дип. трубкага үрелә.
Телефоннан дүрт яшьлек улының яңгыравык тавышын ишеткәч, дөньядагы бөтен мәшәкатьләрне онытып җибәрде әти кеше.
— Әттә, кайт!
— Хәзер, хәзер, улым! Инде киенә башладым.— диде Сәлим Закиров. Ашыгып, өстәлдәге кәгазьләрне җыеп, сейфка бикләде, сәгатькә күз төшерде.— Оһо. инде сигез тулып килә икән ләбаса.
Урамга чыкты да трамвай тукталышына таба китеп барды. Күңелендә исә бүгенге очрашу, сөйләшү яңарды. Әйе, ничек кенә борсаң да. кайсы ягыннан карасаң да, әхлак һәм хокук тәртибен әйләнеп узарга маташу яхшылыкка илтми. Ләкин, кызганычка каршы, әле һаман да шуны аңламаучылар белән эш итәргә туры килә. Аларча барысы да җиңел, үтә гади: барлык льготаларга һәм ташламаларга, дәрәҗәгә һәм байлыкка фешеп була, тик моның өчен дус-иш, таныш-белеш, кода-кодагыйлар гына кирәк... Кем-гәдер итәк астыннан акча төртергә дә. законсыз юл белән үз эшләрен җайларга да тайчанып тормыйлар һәм еш кына әнә шундыйлар беренче очраган ришвәтче, алдакчы ми мошенникның корбанына әйләнәләр. Баксаң, акчаларыннан да. намусларыннан да колак какканнар икән Менә шул вакытта инде закон, гадел хөкем органнары, милиция, прокуратура искә төшә Суд юлларын таптау башлана.
Бүгенге эштә дә шундый ситуация түгелмени? Эчтән генә Валентина Андреева белән Мария Григорьеваларны кызганып куйды ул Беркатлылыклары, теләсә кемгә җиңел ьиганулары аркасында нинди аферистканың корбанына әйләнгәннәр! Бер карасаң, үзләре гаепле. Үзләре юллап тапкан каза Икенче яктан карасаң, бернәрсәдән тайчанмый торган бу кешенең тагын әллә кемнәрне үз кармагына эләктерүе мөмкин. Эшне никадәр кызу тотсаң, алданучылар да шул кадәр кими төшәр.
Өенә кайтып җиткәнче, шул вакыйганы янәдән күз алдыннан кичерде Сәлим. Мәктәп дәфтәреннән ертып алынган кәгазь битенә вак хәрефләр белән тигезле-тигезсез язылган ике гаризаны кабат күргәндәй булды.
«Казан шәһәренең Ленин районы эчке эшләр бүлеге начальнигына гражданка Валентина Александровна Андреевадан гариза.
Сездән Таня исемле кызны эзләп табуыгызны һәм җинаять җаваплылыгына тартуыгызны үтенәм 1985 елның июненнән сентябренә кадәр алдау юлы белән ул миннән мең бер йөз алтмыш биш сум акча һәм алтын балдагымны алды».
Икенче гариза Валентинаның әнисе Мария Григорьевадан. Әлеге кыз алардан да ике мең алты йөз егерме сум акча алган.
Җинаятьчене каян табарга? Казандамы ул, әллә, акча җыеп, башка якларга ук чыгып китәргә өлгергәнме? Барлык версияләрне дә берәм-берәм тикшерергә, эзләүгә участок инспекторларын һәм җәмәгатьчелек вәкилләрен дә тартырга кирәк булыр. Күңеленә шуларны беркетеп куйды
Өметләре өзелгән ана белән кызның сөйләүләреннән аңлашылганча, эш болай тора
Күзләрен зур ачып, врачка текәлгән кызына караган саен. Валентинаның йөрәге сулкылдап-сулкылдап куйгандай була Их. үз сәламәтлекләреңне биреп терелтеп булсын 132
У
иде! Юк шул! Юк Андый мөмкинлек бирелмәгән. Бетен өмет. ышаныч менә шушы «< халатлы кешеләрдә Нинди сүзләр, нинди ялварулар белән алариы игътибарлырак булырга, кулларыннан килгәннең бөтенесен дә эшләргә мәҗбүр итәргә'! Врачлар нәрсәнедер яшерәләр, нәрсәнедер әйтеп җиткермиләр кебек тоела Валентинага
Доктор авыру тарихына тагын бер-ике юл языл куйды да янында гасабилаиып утырган анага карады Басынкы тавыш белән:
— Кызың чыгыл торсын. Ял итсеи.— диде.
Кызчык чыгып киткәч, бераз тын гына утырды. Сүзен башлап җибәрергә кыенсына шикелле иде ул. Күзлеген салып, кулъяулыгы белән күз кырыйларын сөртте һәм салмак кына сөйләп китте
— Бәлки мин ялгыша да торганмындыр. Валентина Александровна Өздереп әйтүе кыен Белгечләргә күрсәтеп карагыз әле Аида бик яхшы врачлар эшли. Кулларыннан килгән бөтен ярдәмне күрсәтерләр Тик өметегезне генә өзмәгез.
— Нинди белгечләргә, кая алып барырга'
— Мин монда кәгазьгә яздым аны Шәһәр онкология диспансерына күренергә кирәк булыр.
Валентинаның эчендә нидер өзелеп киткәндәй булды Битен каплап, тавышсыз гына еларга кереште
— Шулай ук анда барырга кирәкмени? Терелтеп булмас микәини'1
Врач — ананың хәлен яхшы аңлый иде Әйе. мондый вакытта кешене юату, тынычландыру авыр Ләкин ни хәл итмәк кирәк? Кызганыч булса да. чын дөреслекне әйтми мөмкин түгел
— Сез артык борчылмагыз,— дип юатырга кереште ул. Хәзер медицина көчле, яңа дарулар күп. Аннан соң бит әле минем ялгышуым да ихтимал
Барысы да шуннан башланды бугай. Кремль янындагы таш җәелгән юлдан үтел, онкология диспансерына керүе дә. кызын В( <ың ничек . трь да 6api «а яман төш кебек кенә хәтерендә каткан Больницадан чыккач i ул үэ-үзен кая куярга белмичә, кая барганын аңламыйча, борынгы урамнардан атлады Күңелен һаман шик корты кимерә Врачлар нигәдер кызчыгына салкынрак караган кебек гоела Әллә нинди анализлар дип, уйларга, тикшерергә дип җанын кыйныйлар. Өздереп кенә әйтеп булмый микәнни соң? «Тереләчәк Моның өчен фәлән-фәлән нәрсәләр кирәк-,— дисеннәр иде Алариы җир тишегеннән булса да табарга тырышыр иде Валентина Ә болаи күпме көтәсе, күпме өзгәләнәсе Анализлары нинди була бит әле
Үз-ү.зен белештермичә, күп йөрде ул. Телестудия тукталышы янына килеп чыгуын да абайламый калган икән Урамда ниндидер таныш йөзне күргәч кенә аңына килгәндәй булды
• Тукта, тукта! Шул диспансерның поликлиник асында утырган кыз түгелме соң бу? Регистратурада кәгазьләрне кабул итеп алды, кайсы бүлмәләргә керергә кирәклеген аңлатты.»
Валентина гиз генә бер карарга килеп, таныш кызга таба атлады Туп-туры үзенә юнәлгән ханымны күреп, анысы да туктап калды
— Гафу итегез, ялгышмасам, сез онкология диспансерында эшлисез бугай Өнеме?
Куе чәчләрен каштан төсенә буяткан, каш-керфекләрен каралткан кыз, сәерсенеп, таиыр-танымас тоелган бу ханымга текәлде
— Тыңлыйм.
— Минем кызымны сезгә салдылар
— Ә, әйе, әйе, хәтерлим Бүген килгән идегез бугай.
Валентина еларга җитешеп дәвам итте.
— Берәр чарасы бардыр ич аның? Мәскәүдә бик авыр хасталарны да терелтәләр дип ишеткән идем Әйтегез әле. зинһар, шул дөресме? Бер нәрсәмне дә кызганмас идем Исемегезне дә белмим, ичмасам
Кыз Валентинага кызыксынып карап алды, шактый озак уйланып торды
— Таня мин. Ә Мәскәүдә терелтүләре хак Тик
— Ни булса да. зинһар, әйтегез Мин барысына да риза
Таниның эскәкләп нечкәртелгән кара кашлары, дугаланып, өскә күтәрелде Зур бер сер әйткәндәй. Валентинага таба иелеп, ярым пышылдап сөйли башлады
— Була, моны эшләп була. Ләкин болан гына түгел Аңлыйсызмы, әшнәсез генә ерып чыга торган нәрсә түгел. Акча да шактый кирәк Андагы чиратны шунсыз үтеп булмый Әйе. зур акча!
— Таня, бәгырькәем, соң Сезнең берәр шундый танышыгыз ю«мы? Әйтәм ич. бернәрсә дә жәлләмәячәкмен
— Бәхетегез бар Берничә көн элек кенә Мескәүдән бер олы белгеч килгән иде Ул хәзер дә Казанда әле. Сеиләшеп карармын Әйдәгез, болаи итик: Сез иртәгә кичкә минем квартирага килерсез Мәскәү кешесен дә шул чакка чакырырмын Минем бик яхшы танышым ул. дустым дияртә дә була.
валяны тагын башыннан аягына кадәр карап алды да Таня бәяне атады.
— Үзегез белән бер мен сум алып килерсез Алар күбрәк тә ала әле Мин инде. Сезне кызганып кына, шулай кимрәккә дә риэалаштырырга тырышырмын. Килештекме' Хәер, бәтенесен дә үзегез сөйләшерсез...
Валентинаның өстеннән тау төште диярсең. Бу кадәр акчаны каян табачагын әле башына китермәсә дә, берсүзсез риза булды.
— Ай, ничек кенә рәхмәт әйтергә дә белмим инде Әлбәттә килермен. Бары тик терелсен генә иде.— дип кабатлады ул Таняның кулын кыса-кыса.
Ашыга-ашыга, яңа танышының адресын язып алды. Җилкәсенә канатлар үсеп чыккандай җиңеллек белән өенә йөгерде
Җир астыннан булса да иртәгесе кичкә кадәр бер мең сум акча җыярга кирәк Әле тормышларын корып кына килә торган яшь гаилә бу хәтле акчаны каян алсын?
Валентина вак-төяккә тотарга дип куелган өчлек-бишлекләрне сумкасына сыпырып төшерде, саклык кенәгәсеннән соңгы акчаларын алды. Нибарысы дүрт йөз сум җыелды И«де нишләргә? Әнисе бар бит әле аның. Оныгы өчен җанын ярып бирергә әзер булган әби кеше ярдәм итми калырмыни?! Валя, ике дә уйлап тормый, автовокзалга йөгерде
Эчтән генә врачларның шундый сумма соравына әрнеп, үртәлеп тә куйды үзе. Кеше фаҗигасыннан. аларның чарасызлыгыннан файда эзләүләренә эче пошты. Димәк, шунсыз булмый торгандыр инде Әнә бит Таня да сезнең хакка гына мең сумга ризалашырга тырышырмын дип тора Башкалардан әле күбрәк тә каера торганнардыр.
Лаеш районындагы авылларның берсендә яшәүче әнисе Мария Ивановна кызының ашыга-кабалана сөйләгән сүзләреннән бер нәрсәне генә ачык аңлады — яраткан оныгына куркыныч яный
Сейләшү-аңлашу озакка бармады Мария Ивановна өйдә булган барлык акчаларны җыеп, яулыкка төйнәде
Икенче көнне иртән ук Казанга юл тоттылар.
Никадәр генә ашыкмасыннар, билгеләнгән сәгатькә килеп өлгерә алмадылар. Иб- раһимов проспектындагы күп катлы йорт янына килеп җиткәндә, инде кичке җиделәр тирәсе иде. Кесәсендәге кәгазьдән квартира номерын карап, түземсезлек белән ишек катына килеп бастылар. Аларны Таня үзе каршы алды
— Соңлабрак килдегез.— дип каршы алды ул аларны.— Мәскәү кешесе көтеп утырды- утырды да китте Андый кешеләрнең һәр сәгате исәптә.
— Хәзер нишлик инде? — дип. нәүмизләнеп сорады Валя.
— Акча алып килдегезме соң?
— Әйе, әйе,— дияргә ашыкты Валя, сумкасыннан газета кәгазенә яхшылап төйнәлгән төргәкне чыгара-чыгара
— Алай булгач, барысы да җайланыр.
Таня кунакларны кухняга чакырды. Плитәгә чәйнек куеп җибәрде, өстәлгә чынаяклар тезә башлады
— Безнең акча мең сумга ук тулмады әле.— дип. кыенсынып, өзелгән әңгәмәне ялгап җибәрде Валя.— Менә монда сигез йөз сум. Җитмәгәненә бәлки бу ярар...
Ул сул кулының атсыз бармагыннан якут кашлы калын алтын йөзекне салып Таняга сузды.
— Ике йөз илле тәңкәлек).
Таня, йөзекне алып, аның ташын яктыга тотып берничә мәртәбә әйләндереп карады, бармагына киде Йөзенә йөгергән алсулыктан, күзләрендә кабынган балкыштан аңа йөзекнең бик ошаганы күренеп тора иде Салып, акчалар янына төргәккә куйгач, хуҗа- бикә квартираны күрсәтә башлады Өсте ябулы урындыклар, диваннарга ымлап куйды
— Чит кеше өендәге шикелле йөргәнгә гаҗәпләнмәгез. Хәзер монда юньләп торырга да туры килми Кияүгә чыгам бит Мәшәкатьле вакыт, күбрәк ирем янында булам Бу квартираны калдыру кызганыч булса да, кемгәдер сатарга туры киләчәк,— дип көрсенде ул.
Ана белән кыз бер-берсенә карашып алдылар. Нинди бәхетле көн бу! Моңа кадәр ут йотыл йөргән бөтен кайгы-мәшәкатьләрне бер селтәнүдә юкка чыгарабызмы соң инде әллә. Таня кухняга кереп китүгә, икесе дә бер үк сүзне әйтүләрен сизми дә калдылар.
— Күпмегә сата икән?
Күпмегә булса да. безнең Викторга ярап куяр иде бу. Ничәнче ел инде тулай торакта изалана бит.— дип куйды әнисе, улын күздә тотып.
Мин дә шул турыда уйлаган идем.— дип җөпләде Валя.— Кылын тартып карыйк әле. Бәлки ул сораган сумманы ничек тә җыя алырбыз. Аниан соң мондый җаи кайчан чыга әле ул...
Чәй янында барысы да ачыкланды. Ике мең биш йөз тәңкәгә кул суктылар. Моның өчен башта Викторның гаиләсен пропискага кертергә кирәк икән. Аннан соң. Таня күчеп киткәч, квартирага законлы төстә алар хуҗа булып калачак.
Икенче көйне Таня инде үзе Андрееваларга килде. Әнисенең гомер буе берәр сумлап, үз авызымнан өзеп җыйган акчалары, шуңа өстәп малае Викторныкы — җәмгысы ике мең тәңкә тагын Таия сумкасына күчте
Бу юлы да үзенең киң күңеллелеге белән «шаккатырды» аларны Таня
Мария Ивановна биргән акчалардан дүрт йөз сумны санап алып. Валяга сузды
— Кызыгыз өчен дип биргәндә, яртысын кешедән алып тордым дип зарланган идегез. Шул бурычыгызны түләрсез
— Ә Мәскәү кешесенә? — дип кенә сорый алды Валя.
— Анысы өчен борчылмагыз. Үз кешеләр бит Ничек тә аңлашырбыз әле,— дип елмайды Таня
— Прописка артыннан кем йөрер икән,— дип сүзгә кушылган Мария Ивановнага да җавап тиз табылды.
— Анысы авыр эш түгел аның. Тәртибен дә белеп бетермәссез, паспортларын, документларын миңа бирсәгез, шул җитеп торыр
Болариы күз алдыннан кичергәч. Сәлим кешеләрнең шул кадәр дә ышанучан булуына көлемсерәү катыш уфтанып куйды. Тан яның астыртын оятсызлыгы да. аналы-кызлы Андреева белән Григорьеваның җиңел акыллылыгы да бернинди киртәгә, аек акыл белән уйлап хәл ителә торган эшкә охшамаган иде Әйе, теләсә кемне алдарлык әрсез мошенниклар да. үзләрен алдатырга һәм алданырга юл куя торган, кем әйтмешли, беркатлы кешеләр дә очрый шул Нәрсә бу? Кешеләрдә юридик белем җитмәүме, әллә, ришвәт биреп, кемгәдер акча төртеп, барысын да җайлап була дигән ышанумы?!
Төрле коллективлардагы очрашуларда катнашканы бар аның. Гадәттә ничек була? Юристның чыгышын ярым-йорты кызыксыну белән тыңлыйлар да тизрәк китү ягын карыйлар. Әллә кешеләрне кызыксындырырлык итеп сөйли белмибезме, әллә инде көндәлек мәшәкать, агымдагы эш белән закон һәм хокук, әхлак һәм тәртип, җинаять һәм җаваплылык турында пропаганданы онытып җибәргәнбезме? һәрхәлдә кешеләрдәге ваем- сызлыкны, битарафлыкны бетерү юлларын эзләргә кирәк Әгәр кешеләр закон белән яхшырак танышса, мондый алданулар да кимрәк булыр иде Алдарга теләүчеләр дә ул кадәр узынмас иде
Берьюлы диярлек өч мең сумлап акча һәм алтын йөзек калдырып та. ул кызның ни фамилиясен белмиләр, ни кулларында расписка-фәлән дә юк Җитмәсә, документларын да биреп җибәргәннәр
Аптырап, башын чайкап куйды Сәлим. Вакыйгаларның алга таба үсеше дә. маҗаралы кинофильмнардагыча, бер караганда, үтә гади, икенче караганда, буталчык һәм аң- лаешсыз иде.
...Көннәр артыннан көннәр үтә торды Әллә нинди бәхет вәгъдә иткән, менә-менә ниндидер үзгәрешләр булыр сыман тоелган исерткеч мизгелләр иде алар Валентина белән Мария Ивановна өчен Кояшлы җәйнең ямен дә. җылы көннәрнең тәмен дә сизми калдылар алар Бөтен уи-фикерләре. максат-мәсләкләре бер генә нәрсәгә — ничек кенә булса да тизрәк Мәскөүгә баруга, акчаларны түләп бетереп, квартирлы булуга юнәлгән иде Аларга изгелек арты изгелек кылып торган Таня гына нишләптер ашыкмады. Юкса, инде акчалары тулысынча түләнеп тә бетте Вәгъдә ителгән эшләр генә үтәлми. Сылтау арты сылтау табылып тора. Я Мәскәүдәге таныш каядыр командировкага киткән, я үзенең барырга вакыты юк Пропискага кертергә, «самолетка билет алырга» дип, паспортларны кулдан-кулга тапшырганга да күпме эакыт үтте
Ишектә кыңгырау шылтырауга кетә-кетә кетек булып беткән Валентина дерт ител куя. Таня килгәндер кебек тоела Әмма юк Я күршеләрдән кем дә булса берәү, я әнисе килеп җиткән була.
Озакка сузылган билгесезлек кеннән-кен ныграк изә. баса башлады Киеренкелектән. бу чарасызлыктан котылу юлы бер генә—тизрәк Тан яны күрергә дә аңлашырга!
Бүтән түзәр чарасы калмагач, Валентина Андреева бетен бер көнен Таня белән очрашуга багышларга булды Үзе эшли торган тегү фабрикасыннан ял сорап алды, авылдан әнисен чакыртты Тәгаен туры китерү өчен, иртән үк Таияның хезмәт урынына — онкология диспансерының поликлиникасына киттеләр.
■■Регистратура» дип язылган пыяла барьер артында бөтенләй башка, таныш булмаган хатын утыра иде
— Әллә Таня бүген ял итәме? —дип сүз кушты Валя
— Нинди Таня?
— Монда, регистратурада эшли..
— Андый кешене белмим Күресез ич, мин эшлим.— дип җавап кайтарды әлеге ханым, кегазьлөреннән башын да күтәрмичә
— Без документларны аңа тапшырган идек
— Кайчан?
— Июнь азакларында булыр
— Алай булса табарбыз. Фамилиягез мичек?
— Сез аңлап җиткермәдегез бугай. Безгә документ түгел. Таня үзе кирәк иде.
— Июльдән бирле эшлим инде. Таняны күргәнем юк.— дип, ниһаять, күтәрелеп карады ханым.— Ялгышмасам, ул миңа кадәр эшләгән булырга тиеш.
Валя белән Мария Ивановна бер-берсенә карашып алдылар.
— Аны кайдан табып була соң?
Регистратор, 'бернәрсә дә белмим» дигәнне аңлатып, иңсәсен генә җыерып куйды. Артта, чиратта торучылар шаулаша башлады. Валя белән Мария Ивановна, танышларының инде монда эшләмәвен ачыклаудан башка берни дә белә алмыйча, чыгып китәргә мәҗбүр булдылар.
Ибраһимов проспектындагы йортка бару да өметне акламады. Бикле ишекләр, ябык квартира. Хәер, яңа гына кияүгә чыккан кешенең өйдә тормавы да гаҗәп түгел. Яңа гаилә, яңа шартлар.. Барысы да син теләгәнчә генә бармыйдыр. Хәлне шулай үзләренчә <җладылар Валя белән Мария Ивановна. Бәхетләренә, ир булачак кешенең төгәл адресын ук белмәсәләр дә, Таня элеккеге сөйләшүләренең берсендә аның кай тирәдәрәк торганын әйткән иде. һич югы шул тирәдә йөреп торырбыз. Җан биргәнгә юнь биргән ди бит. Бәлкем әле үзе дә очрап куяр дигән ышаныч белән эзләүләрен шул якта дәвам иттерергә булдылар.
Иртәдән бирле аяусыз кыздырган кояш астында ничә сәгать йөргәннәрдер, анысы хәтерләрендә калмаган. Инде булмады дип, өметләрен өзәргә торганда, бәхетләре басты. Урам чатындагы киоскыны ничәнче кат әйләнеп узулары булгандыр, каршыларына Таня үзе килеп чыкты.
— һай, күптән күрешкән юк! Эш артыннан эш чыгып кына тора. Инде, эзләп, үзем барырга җыенып тора идем,— дип. аларны очратуына сөенгәндәй сөйләнеп китте ул.
— Бигрәк озакка сузылды бит. Ни отпускыга китә алмыйбыз, ни фатирны хәл итеп бетермәгән. Галяны Мәскәү больницасына салабыз дидең, анысы да юк,— дип, үртәлеп. ачынып сөйли башлаган ананы бик тиз туктатты Таня.
— Мондый мәшәкатьне бер көндә генә ерып чыгып буламыни? — дип сорауга сорау белән җавап кайтарды ул.— Боларның берсе дә шәхсән миңа кирәкми ләбаса. Үзегез сорап килдегез, ялынып, артымнан йөрдегез.
Тавышсыз-тынсыз калган ана белән кызның гаҗәпләнү катыш сәерсенеп карауларыннан, үзенең тиешле тонны дөрес сайлап алуын аңлады бугай, тагын да ярсый төшеп дәвам итте.
— Әллә мине берәр аферистка дип беләсезме? Миңа калса, акчагызны кире кайтарам да бирәм. Җаным тыныч булыр, артымнан эзләп йөрүче калмас, ичмасам.
— Соң без аптыраганнан бит, Танечка,— дип. уңайсыз хәлдән чыгарга ашыкты Мария Ивановна.— Шул балага караган саен, йөрәгем парә-парә телгәләнә. Син гафу ит... инде... Безгә акчасы да түгел, баланың терелүе кирәк бит. Ярдәмеңнән ташлама инде...
— Ярый алайса,— дип йомшады Таня.— Үзегез әйтмешли, шул бала хакына гына. Мин бүген үк Мәскәү поездына билет алам. Сез иртәгә кич нәкъ сигезгә тимер юл вокзалына җыенып төшәрсез. Килештекме!
— Килештек!
— Тик минем кесә такыррак чак. Туй чыгымы, тегесе-бусы... Билетка, юлга... йөз егерме сумлап кирәк булыр...
Көне буе тинтерәп йөргән, аптыраудан тәмам гаҗиз булган Мария Ивановна калтыранган куллары белән кулъяулыкка чияләп бәйләгән төенчеген чишә алмый азапланды.
— Ярый, хәере белән булсын!
Кичен вокзалга төшкән Андреевлар гаиләсе, түземсезләнеп, Таняны көтте. Билет кассалары, белешмәләр бюросы яныннан кат-кат уздылар. Трамвай-троллейбус тукталышларын урадылар. Әмма Таня күренмәде. Тымызык кичтә моңсу гудогын яңгыратып, •Татарстан» поезды Казан белән хушлашты. Ә көткән кеше юк. Әле һаман да күңелләрендә «Бәлки билетны үтеп баручы Себер поездларының берәрсенә алгандыр»,— дигән яшерен өмет пыскый иде.
Вокзал ыгы-зыгысы кими төште. Ерак офыктагы болытлар арасына кереп баручы кояш нурларында күләгәләр дә иләсләнеп, озынаеп калдылар. Шәһәр өстенә кичке караңгылык иңде Себердән килеп. Казанда берничә минутка гына туктаучы поезд үзе белән соңгы ышанычны да алып китте. Өмет сүнде, шик учагы дөрләп яна башлады: ■Алдаганнар!»
Шушы шик, үзләренең иң изге хисләрендә, авыру бала хакына кылган гамәлләрендә алданган Андреевларга төн йокысы бирмәде, Икенче көнне тагын Таняны эзләргә керештеләр. Ләкин ул суга төшкәндәй юкка чыккан иде
Ибраһимов проспектындагы, үзләренә сатылган йортта ишек ачкан хатын гына өче таңнан килеп кергән һәм бу квартирага дәгъва кылган Валя белән Мария Ивановнага бернәрсә дә аңлый алмый, сәерсенеп карап торды.
— Шаштыгызмы әллә? — диде ул.— Монда унөч ел торам инде. Сатарга җыену
Сәлим Закировка әлегә менә шушылар мәгълүм. Теләсә нинди алганга, аферага әзер булган бу хатын-кызның кайда яшәве дә. хәтта фамилиясе дә билгеле түгел. Хәер, анысын ачыклау өчен, әллә ни озак вакыт кирәкмәде. Онкология диспансеры поликлиникасыннан 1985 елның сентябренә кадәр регистратурада эшләгән кызның Татьяна Куликова икәнлеген әйттеләр. Ләкин, ни гаҗәп, аны эшкә алганда, тору урынын әллә сорарга, әллә язып куярга онытканнар, анда төгәл адресы юк иде.
Капитан Закиров эшне иң элек шуларны ачыклаудан башларга уйлады да. Андреева белән Григорьева үзләре белгән йортларны әйттеләр: адреслар бюросыннан аның торак урыны буенча кайда теркәлгәнен белеште. Туганнарын барлады, онкология диспансерында кемнәр белән аралашуын, дус-ишләрен ачыклады. Хәзер инде бәрәм-берәм шушы адреслар буенча йөреп чыгарга, югалтырга тырышкан эзнең очын табарга кирәк иде. Беренче карашка бик гади һәм җиңел тоелган шушы мәсьәләне хәл итүгә әллә ничә көн үтте дә китте. Вакыт дигәнең — бик үзенчәлекле төшенчә бит ул. һәр узган көн җинаятьчегә яңа мөмкинлекләр бирсә, тикшерүченең мөмкинлекләрен, киресенчә, чикли бара. Эзләүне ашыкмый гына, бөтен шартын китереп, эш көнендә каралганча, фәлән сәгатьтән фәлән сәгатькә кадәр дип кенә дә алып барырга мөмкин иде Ләкин җәзасыз калган җинаять башка кешеләрне алдауга, бүтән махинацияләргә китермәс дип кем гарантия бирә ала?! Вакытында туктагмасаң, ахыры ни белән бетәсен күз алдына китерү кыен. Менә шулар борчый Сәлимне. Ял көне дип, эш сәгате бетте дип тормыйча. Таняның танышларын, дус-ишләрен. туганнарын эзләеен дәяам иттерде. Берсендә бул- маса — икенчесендә, икенчесендә булмаса — өченчесендә ниндидер мәгълүмат табылырга, эшкә азмы-күпме яктылык өстәргә мөмкин иде.
Милиция киемендәге кешеләрне күргәч, Ибраһимоа проспектындагы квартира хуҗасы Габдуллина бөтенләй коелып төште. Нәрсә соң бу? Башта ниндидер кешеләр килеп, квартира даулый, инде хәзер милиция хезмәткәрләре.
Аның югалып калуын үзенчә аңлады Сәлим. Хуҗаның шушы каушавыннан файдаланып калырга кирәк иде. Исәнләшеп, рәсми рәвештә танышкач, икеле-микеле сорауларга урын калдырмыйча сүзне турыдан ярырга булды
— Таня Куликова кайда?
— Белмим.. Аны күптән күргәнем юк инде
— Ә сезнең квартира ачкычы аңа ничек килеп эләккән?
Хуҗа хатын җиңел сулап куйды.
— Аны әйтәсез икән! Ялга киткәндә, йортка күз-колак булырсың дип, үзем калдырып киткән идем Китереп бирде инде ул аны Бер-бер хәл бармы әллә?
Сәлим үзенең чак кына ялгыш юлдан кереп китми калуын шунда гына абайлап алды Тикшерүче эше шуның белән катлаулы да Беркемне дә, тәгаен белми торып, шик астына алырга ярамый.
— Юк, берни дә юк Аны күрәсе бар иде,— дип куйды уп.— Ачкычыгызны кайчан китерде?
— Август ахырларында булыр
— Аннан соң күргәнегез бармы?
— Юк шул. Үзем дә, ул күренмәгәч, шиккә калган идем инде Беләсезме, әле күптән түгел генә ике аферистка килеп керде Имеш Таня аларга бу квартираны саткан... Бар бит оятсыз кешеләр Әллә шуларны кулга алдыгызмы?
Сәлим: «Аларның кайсысы аферисткадыр әле»,—дип уйлап көлемсерәп куйды. Алга таба сөйләшүдән файда булмаячагы аңлашылган иде инде
— Сезгә бер үтенечем бар Алай-болай Таня килеп чыкса, безгә хәбәр итегез әле.
Закиров телефон номерын язып бирде, әле һаман да ни булганын аңламый торган хатынны аптырашта калдырып, чыгып китте
Ләкин шулай да кайбер нәрсәләр ачыклана башлады Таня белән законлы никахта тормаса да, аңа ир булып яшәгән Гали Сафиуллиннан, аларның күршесе Шаландина- дан сорау алганнан соң Таняның хәзер Казанда түгеллеген аңлады Сәлим Аның фоторәсеме. тес-битен Һ4м кыяфәтен, аерым билгеләрен тасвирлаган язмалар илнең барлык милиция бүлекләренә җибәрелде — мошенниклыкта гаепләнүче Татьяна Куликовага Бөтенсоюз эзләве игълан ителде
Бернинди нәтиҗәсез берничә аи вакыт узып китте Тотыныр җебе булмаган лыктан. тикшерү шактый озакка сузылды Бер яктан, прокуратура ашыктыра, икенче яктан, бүлек начальнигы тыкырдата
гына түгел, уйлаганым да юк Башыгызга тай типмәгәндер лә
— Бер мошенникны ничә ай эзләргә мөмкин?!.
Әмма берни эшләр хәл юк. Бөтенсоюз эзләве дә әлегә көткән нәтиҗәне бирми Сәлим шаһитлар белән тагын бер кат җентекләп сөйләшеп чыгарга карар бирде.
Өстәл янында Гали Сафиуллин утыра Сорау арты сорау бирелә, әмма кирәкле җавап юк. Егетнең кәефе начармы, әллә кабат чакырганга эче пошканмы — аңламассың. Иреннәре кысылган, күзен яшереп, туры карамый гына сөйли. Беренче карашка, барысы да үз урынында кебек. Җаваплары да дөрескә охшаган. Тик дөресен сөйләгән кеше карашын яшерәмени?!
Эчке бер сиземләү, интуиция белән шуларны тоемлый Сәлим. Ләкин ничек итеп аңардан дөресен сөйләтергә?
Кеше үзенең эчке дөньясына, рухына тупас кагылганны яратмый. Кем белә, бәлки бу егет әле һаман да Татьянаны ярата торгандыр Мәхәббәтне чит карашлардан саклау — начар сыйфат түгел үзе... Әңгәмәдә, аның хисләренә, тойгыларына, горурлыгына зыян китермичә, итагатьле дә, таләпчән дә булырга кирәк. Сәлим гадәттә нәкъ шулай сөйләшергә тырыша. Ә монда бу рамкаларга гына сыймый торган киртәләр булса кирәк. Тикшерү башланган чорда гына әнә эшеннән чыгарга гариза да биргән.
— Димәк, Сез хәзер Таня Куликованың кайда икәнен белмисез?
— Әйтә алмыйм.
— Әйтә алмыйсызмы, әллә белмисезме?
Егет тикшерүчегә карамый гына үҗәтлек белән кабатлады.
— Ну, белмим. Белмим. Тагын ничә кат әйтергә була.
— Ярый алайса. Сез бераз уйлый торыгыз. Мин хәзер керәм...
Сәлим күрше бүлмәгә ашыкты.
— Күңелем нидер сизенә, Таня Казанда булырга тиеш.— диде ул үзенә күтәрелеп караган хезмәттәшенә.
— Мин әле монда сөйләшә торам, шушы адреслар буенча дежур группа урап кайтсын әле.
Кабинетка кергәч, сүзне бөтенләй икенче яктан башлады капитан.
— Әйтегез әле, Гали. Сез инде Татьяна белән берничә ел бергә торгансыз. Ә үзегез һаман язылышмаган Үткән юлы сорарга онытканмын, үзең теләмисеңме, әллә Тан ямы?..
— Аның баласы булмый дип уйлаган идем.
— Ә хәзер буламы? — дип сораганын сизми дә калды Сәлим.
— Безнең балабыз бар бит.
— Менә сиңа иске авыздан яңа сүз. Кайда соң ул? Ничек инде син балаңның кайда икәнен белмисең?
— Минеке булганына шикләнәм, иптәш капитан. Әллә ничек кенә булды ул...
Моңа кадәр төртмәле җаваплар биреп утырган Галинең авырткан җиренә кагылдымы, әллә уртаклашасы килгән шиге тынгы бирми идеме, ул кинәт ачылып китеп сөйли башлады. Аның бер фикердән икенчесенә күчеп, ашыгып сөйләгәннәреннән шуны аңлады Сәлим: монда кеше язмышының катлаулы җепләре килеп чуалган. Мондый хәлләрне, юри уйлап утырсаң да, эзләп табарлык түгел. Кыскасы, туганнарына китеп торган Таня бер-ике айдан күкрәк баласы күтәреп кайта. Әмма, сөте булмаганлыктан, аны кибеттән алган төрле катнашмалар белән туйдыра. Ләкин күңелен иң биздергәне — ана мәхәббәте җитеп бетмәгәнен тоя Гали. Тагын күпмедер вакыттан баласы белән яңадан туганнарына китеп бара. Хәзер инде ул баласыз гына кайткан.
Ерылып киткән буа үзе белән бар чүп-чарны агызган шикелле. Галинең сөйләгәннәре дә әле моңа кадәр әйтелмәгән бик күп детальләрне ияртеп китерде. Таня Казанда! Моны өздереп әйтмәсә дә, тел төбеннән шуны төшенергә мөмкин иде.
Әле аңлашып та бетмәгәннәр иде. Сәлимне күрше бүлмәгә чакырдылар.
— Дөрес сизенгәнсең икән,— дип. аның аркасыннан кагып алды бүлек начальнигы Тәлгат Бикмуллин.— Егетләр Куликованы алып кайттылар. Бу эшкә нокта куярга вакыт
Кулга алынган Таня баштарак барысын да кире кагып маташты. Ләкин бу озакка бармады. Алданган Валя Андреева белән Мария Григорьева, шаһитлар Габдуллина, Шаландина, Сафиуллин һәм башкалар белән күзгә-күз очраштыру аның кирелеген дә, тикшерүчене алдарга маташуларын да кул белән алып ташлагандай итте. Галине дә үзе белән алып китәр өчен кайткан булып чыкты ул. Монысы соңыннан, тикшерү барышында ачыкланды.
— Үз гаебеңне чын күңелдән тану гына хәлеңне җиңеләйтә алыр. Шуны истән чыгармавыгызны сорыйм.
Гаепләнүчеләргә карата әйтелә торган шушы гыйбарәне берничә мәртәбә кабатларга туры килде Закировка. Әмма Таня Куликова барыбер бөтенесен дә сөйләп бетермәгән икән әле... Медицина комиссиясе Таняның беркайчан да бала тапмаганлыгын билгеләде.
Ә «лып кайтып, Галига күрсәткән бала кайдан килгән? Кемнеке ул? Үз акылында булган ата-аиа ике айлык сабыйны кеше кулына тоттырып җибәрерме' Сәгать саен, минут саен ана назына, карауга, мәхәббәткә мохтаҗ бала Таня кулына каян килеп эләккән' — Закировны шушы сораулар борчый, күңеленә тынгылык бирми Дерес, уп инде үзенә тапшырылган эшне ахырына илтеп җиткерде мошенниклыкта гаепләнүче Куликованың алдау юлы белән дүрт мең сумнан артык акча алуы да, үзенеке булмаган квартираны сатып җибәрүе дә — барысы да исбат ителгән. Эшне бары тик судка тапшырасы гына калган. Кергән гариза буенча да шул таләп ителә. Артык сузарга да ярамый Ләкин бу бала мәсьәләсенә ачыклык кертми калсаң, гомер буе үзеңне гаепле хис итәчәксең. Бала югалту гурында беркайдан да гариза яки үтенеч кермәгән керүен Ләкин
Таняның туган-тумачалары кай якларда яшәгәнлеге билгеле иде инде. Тотты да шул якларга хатлар җибәрде 1985 ел азакларында бу шәһәрләрдә күкрәк баласы югалу очраклары булмаганмы? Җавап озак көттермәде. Свердловск шәһәре эчке эшләр идарәсеннән иде ул. Әйе, нәкъ менә шул чорда Свердловскида подъезд янына куелган арбадан ике айлык сабый юкка чыккан.
Сәлимнең йөрәге җу итеп китте. Кайда булыр икән хәзер ул нарасый? Балаларын югалткан ата-ананың ни кичергәнен күз алдына килүгә, тәне чымырдап куйды. Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен мондый хәлне.
Хәрефләрне йотардай булып, рәсми кәгазьгә машинкада басылган текстның икенче ягын әйләндергәч, йөрәген басып торган таш төшеп китте диярсең „Тагын берничә айдан ул баланы подъездга кире китереп ташлаганнар»,— дип язылган иде анда Җинаять эшләүче турында үзләренә билгеле булган кайбер мәгълүматларны да өстәгәннәр.
Казан шәһәренең Ленин районы халык суды Татьяна Куликованы мошенниклык өчен дүрт елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды Шуның естеиә бала урлау турындагы эше буенча ул Свердловск өлкәсенең тикшерү органнарына тапшырылды. Анда да җинаятьче тиешле җәзасын алган.
Күбөләк-күболок кар ява. Шәһәр урамнарында кичке тынлык Милиция капитаны Сәлим Закиров бүген өенә тыныч күңел, яхшы кәеф белән кайта. Тормышыбызның ямен, яшәвебезнең тәмен җибәрүче тагын бер җинаять эшенә чик куелды
Трамвай тукталышына килеп җиткәнен сизми дә калган икән Ул да кетеп торучылар төркеменә кушылды. Өйдәге нәни улын, ишектән килеп кергәч тә аның үзен ничек кочаклап алачагын күз алдына китереп, рәхәт бер ачыклык белән елмаеп куйды
Шунда капитан каршына бер егет килеп басты
— Исәнмесез, иптәш капитан! Таныйсызмы?
Ул, сәерсенеп, бер кавым карал торды һәм бары шуннан соң гына
— Хәтерлим, хәтерлим, әлбәттә,— дип әйтә алды
— Рәхмәт Сезгә, иптәш капитан. Теге чакта бераз ялгышынган булган Сезгә ачуланып та йөргән идем Ә хәзер аңладым. Зур упкынга төшеп китүдән саклап калгансыз икән Киңәшләрегез өчен тагын бер кат рәхмәт Сезгә!
Әйе, әле күптәнме хулиганлык өчен хөкем ителгән иде бу егет Ә хәзер әнә Аның кулын тирән бер канәгатьләнү белән кысты капитан Закиров Үз зшеңнең уңай нәтиҗәсен күрүдән дә ләззәтлерәк берәр хис бар микән? Бигрәк т» юрист өчен