АБДУЛЛА АЛИШ БЕЛӘН ОЧРАШУ
ГАЗЫЙМ КАДЫИРОВ ИСТӘЛЕГЕ БУЕНЧА
ольша җирендә Седльце лагере...
Коточкыч олы, бер генә яшел
үләне дә калмаган шыксыз мәйдан
чәнечкеле тимерчыбык белән уратып
алынган. Ара тирә югарыга такта вышкалар
күтәрелгән. Вышкаларда автоматлар, эре
калибрлы пулеметлар белән коралланган
немец сакчылары. Төннәрен прожекторлар
кабына, овчаркалар оргән тавыш ишетелә.
Лагерьга йөз меңгә якын совет әсире
тупланган. Хәер, төгәл санны беркем дә
белми. Берәүләр ачтан үлә тора, алар
урынына көн саен диярлек эшелон эшелон
яңа әсирләрне китереп торалар. Кеше
башына көненә илле грамм икмәк телеме
(аның да яртысы пычкы оныннан, калганы
җыен чүп чар кушып пешерелгән) һәм
консерва банкасыннан ясалган савытка
салып балан да бирәләр.
Вышкада немец сакчылары, ач әсирләр
күзе алдында, колбаса, сыр, галет ише
әйберләр ашап утыралар. Ачлыктан
кешелек горурлыгын тәмам җуйган
кайберәүләр (кызганычка каршы, әсирләр
арасында андыйлар да табыла) вышкаларга
якынрак елышып, селәгәйләрен агызып,
өскә карап торалар. Немецлар калган
сыныкларын ара тирә ыргыталар да.
тешләрен ыржайтып, әсирләрнең, этешә
төртешә, ташландык сынык өчен
сугышуларын карап торалар. Арада кәгазьгә
төргән ат тизәге, я берәр тутыккан тимер
кисәге дә булгалый. Ә инде тоткыннар
күбрәк җыйналса, кәгазьгә төреп, «лимон»
гранатасы тондыралар. Каты шартлаудан
соң тузан басылгач, ун-унбиш мәет ятып
калганы күренә...
Эшкә бара алмаган, хәлсез әсирләр,
утырган җирдән генә булса да. алюмин
кисәгеннән матур итеп бизәкләп, сырлап
шәрехләп портсигар, теш тазарта торган
таушалган щетка сапларыннан - төрле
төстәге тәмәке мунд штугы, җиз акчадан —
П
балдаклар, саламнан — курчаклар,
«келәмнәр» һәм башка шулар ише әйберләр
ясыйлар, һәрбер лагерьның үз «базары»
була. Базарда шул әйберләрне «сату»,
дөресрәге — алмашу бара. Иң югары бәяле
«валюта» икмәк. Бер телем икмәккә бер
сәгать алмаштырырга мөмкин. Икмәктән
кала «акча» урынына черек бәрәңге,
пәжегән кишер, чөгендер яфрагы һәм башка
ашардай әйберләр йөри Күпләр сату алу
өчен түгел (бетләрен алучы табылса —
сатырлар иде), фәкать карап йорү. аралашу,
якташларын табу өчен генә «базарга»
чыгалар. Шуңа күрә, «төшеме» әллә ни
булмаса да. «базарда» кеше умарта күче
сыман һаман гөжләп тора
Нәкъ менә шундый .базарда» йөргәндә.
Газыйм Кадыйров кечкенәрәк буйлы, йөзен
чегәннәрнеке сыман куе кара сакал мыек
баскан бер әсирне күреп ала. Аның өстендә
ямаулы иске шинель, башында төсе уңган
олырак пилотка, аркасында яшел төстәге
поход капчыгы. Бер аягын сөйрәп, аксабрак
йөри. Үзе коточкыч ябык, хәлсез. Калын кара
кашлары астыннан эчкә бат кан шундый ук
кара күзләре генә ялтырап торалар. Татар
икәнен абайлап.
Кадыйров аңа сүз куша. Тегесе дә татарча
җавап кайтаргач, танышып, сөйләшеп
китәләр. Бу кеше үзен: «Мин Абдулла
Алишев, Казаннан, балалар язучысы».—
д ип таныштыра. Лагерьда халык төркем-төркем оешып
яши. Берәрсе хәлдән таеп егылса, дуслары
я су китереп бирә, я берничә кашык баланда
таба, һәрхәлдә, ничек тә ярдәм итәргә
тырыша. Ялгыз бүре сыман аерым яшәгән
кешеләр тиз үләләр . Г Кадыйровның да
биш-алты кешедән оешкан төркеме була.
Алишның монда әле яңа кеше булуын,
беркемне дә белмәвен ачыклагач, Кадыйров
аны үзләре янына алып кайта.
Бу кичне алар учак янына җыйналып,
калай савытта су кайнатып, озаклап
«чәйләп» утыралар. Алиш күкрәк
кесәсеннән соңгы сынык икмәген чыгарып,
иптәшләренә тигезләп бүлеп бирә.
Кадыйров капчыгында бер шалкан, икенче
берәүнең чикләвек зурлыгы гына берничә
бәрәңгесе табыла. Барысын уртага салып,
ком өстенә утырып, «кичке аш» ашыйлар.
Яңа кеше барлыгын күреп, алар янына
«кунакка» башка төркемнәрдән дә таныш
әсирләр килгәләп китә.
Г. Кадыйров хәтерендә Алишның солдат
кашыгы калган. Абдулла аның бер ягын
очлап, пәке ясаган. Мондый кашык-пәке
барысына да ошый— гаҗәпләнеп, кулдан-
кулга йөртеп, карап чыгалар. Шул арада
үзләрен кызыксындырган сорауларны да
биргәлиләр. А. Алиш 1941 елның октябрь
аенда Брянск тирәсендә барган каты
сугышлар вакытында әсирлеккә эләккән
икән. Ул хезмәт иткән часть чолганышта
калган. Алишның аягы яраланган, шуышып
гырмашып, ул әллә ни ерак китә алмаган.
Беренче кышны Литва ның Алитус шәһәре
янындагы лагерьда үткәргән. Ул килгәндә,
бу лагерьда 17 мең совет әсире булса, кыш
чыкканчы 12 -15 меңе кырылып беткән...
«Син ничек исән калдың соң?» — дип
сорагач. «Мин тартмый идем, шул ярдәм
итте»,— дип шаяртып җавап бирә Алиш.
Моннан аны Чехословакия- гә күчерәләр.
Аннан Франция. Голландия, Польша
җирләре... Илләре төрле булса да.
шартлары барысының да бер чама була.
А. Алиш бер немец алпавыты
хуҗалыгында да хезмәт иткән (унар-
унбишәр кеше, ат арбасына җигелеп,
кырларга тирес ташып түккәннәр), заводта
шомартучы булып та эшләгән, урман да
кискән. Соңгысы никадәр авыр булмасын
(зур-зур бүрәнәләрне җилкәгә салып
ташыганнар), шулай да җирле халык
ярдәмендә ул бераз ныгып кала, шуның
аркасында иң авыр вакытларда да бирешми,
төшенкелеккә дә бирелми.
А. Алишны барлык әсирләр дә ихтирам
итәләр. Ул акыллы, җитди, уйчан.
Хәрәкәтләре сабыр. Сөйләшкәндә
ашыкмыйча, кабаланмыйча һәр сүзен үлчәп
сөйләшә. Аның сүзенә колак салалар.
Файдалы киңәшләре күп кешегә ярдәм итә.
Икенче көнне, иртә таңнан торып,
комендатура бинасы янына чиратка
басалар. Берничә сәгать җил яңгыр астында
басып торганнан соң, немец сакчылары
тазаракларын сайлап алып эш командасы
төзи. Эшкә чыгу — һәркемгә дә эләкми
торган бәхет, чөнки эшкә баручы тамагын
ялгап алырга ничек тә берәр җаен таба.
Эшкә чыкмаучының исә бернинди өмете юк
— бер-бер артлы ачтан кырыла баралар...
Аксап-туксап йөргән, тиресендә чыкмаган
җаны гына калган Алишны бу юлы да эшкә
алмыйлар. Г. Кадыйров тазарак, ныграк була
— аны койманың теге ягына чыгарып сафка
бастыралар. станциягә эшкә алып китәләр.
Таш юлдан агач башмаклар (алар авыр,
каты, аякны канга батырганчы кисә, ләкин
әсир качмасын өчен «уңайлы») шак-шок
итәләр...
Кадыйров баракка агач башмаклары
эчендә берәр уч солы, я башка азык-төлек
алып кайтырга тырыша. Шуңа
башмакларның да зуррагын кия. Немец
конвоиры күреп калса, эш харап — күп
сөйләшеп тормый, башыңа мылтык түтәсе
белән берне генә тондыра. Лагерь капкасы
янына җиткәч — тентү. Дөрес, монысын
немецлар үзләре түгел — алар тифтан курка
— полицайлар ясый. Алар арасында да эт
кебек усаллары була, берәр нәрсә тапса,
таягы белән җан көченә чәпи... Кич саен
диярлек әсирләрне күңелсез хәбәрләр көтә.
Ул кайтуга берәр иптәше үлгән, яки тере
килеш мәетләр әрдәнәсе янына илтеп
ташланган була. Газыйм ага аны эзләп таба,
су бирә, авызы
на пешкән бәрәңге каптырырга маташа.
Тегесе исә алмый. Мин барыбер үләсе кеше:
ү зең аша, имеш... Шушындый шартларда яшәүләренә
карамастан, Алиш поход капчыгында
таушалган калын дәфтәр белән каләм
йертә. Немец сакчылары күрә алмаган
аулаграк урын таба да, нәрсәдер яза.
Иптәшләре, аның шигырь язганын белгәнгә,
комачауламаска тырышалар. Кадыйров үзе
дә кечкенәдән шигырь, җыр ярата, әкият
сөйләргә һәвәс була. Шуңа да ул Алиш
язганнарны зур кызыксыну белән тыңлый. Бу
шигырьләрдә әсирләр тормышы, алар
кичергән хәл тасвирлана. Автордан сорап
алып, ул берничә шигырьне үзенә күчереп
ала. Алар арасында «Сагынам илемне». «Ул
төшне мин кабат кү рерменме?»,
«Акчарлак». «Иркәм хаты» һәм башка
шигырьләр була. Бу шигырьләр белән
башка татар әсирләре дә бик кызыксына.
Кадыйров алар га укый-укый шигырьләрне
ятлап чыга. Бервакыт Алишның үзенә дә
яттан укып күрсәтә.
— Андый сәләтең булу бик яхшы,— ди
аңа Абдулла.— Язмаларны саклау мондый
шартларда—икеле.Илгә исән-сау кайта
алсаң. Казанга барып тормыш иптәшем
Рокыяга, әниемә, туганнарыма барын да
сөйләрсең.
— Әй, Алиш абый!— дип юатып карый
аны Кадыйров.— Үзең кайтып сөйләрсең
әле...
— Юк, энем,- ди Алиш абыйсы бик җитди
итеп.— Миңа кайтулар эләкмәс, ахры.
Күңелем сизенә — үткән юллар нинди авыр
булмасын, үтәселәре тагын да катлаулырак.
Үтенечем шул: хәтердә калган шигырьләрне
кәгазьгә теркәп Татарстан Язучылар
союзына тапшыр.
Г. Кадыйров иптәшенең бу үтенечен үти.
Илгә кайту белән истә калган шигырьләрне
язып, Татарстан Язучылар союзына
тапшыра. Алиш белән очрашулары турында
да бәйнә-бәйнә сөйли. Тик ул вакытта аның
сүзләренә Рокыя Алишевадан башка, колак
салучы гына табылмый. Хәтта куркытып
алучылар да табыла: халык дошманы
турында күп сөйләнеп йөрмә, янәсе...
Бу шигырьләр әле дә Язучылар
союзының архивында саклана. Алар әллә ни
күп түгел — нибары җиде-сигез. Кайбер
юллары онытылган, сүз ләре буталган, шуңа
күрә кайвакыт шигырьнең очы очка
ялганмый. Шулай да Алишныкы
икәнлекләре әллә каян күренеп тора.
Моннан тыш. Г. Ка дыйров әйтүенә
караганда, Алишның проза әсәрләре дә
булган Күрәсең, ул көндәлек дәфтәре алып
барган, нәсерләр дә язган (шуларның берсе,
•Сандугач» исемлесе, туган ягының табигате
турында булган). Алиш әкият ләр дә язган —
тик бу юлы балалар өчен түгел, зурлар өчен.
Шуларның берсе Г. Кадыйров хәтерендә
аеруча уелып калган.
Явыз кара елан керпене әсир итеп, җир
астындагы караңгы сасы базда тота. Керпе
берни дә эшли алмый — елан аны көн төи
саклый, качып коты лырга бернинди әмәл
юк. Шуннан керпе әкренләп еланга якынрак
елыша, җаен туры китереп, энәләре белән
чәнчеп чәнчеп ала. Еланның тиресе тишек
ләнеп бетә. Ысылдый ысылдый да, ахырдан
оясын ташлап чыгарга мәҗбүр була. Г.
Кадыйров әйтүе буенча, бу әкиятнең
мәгънәсен әсирләр яхшы аңла ган, кичләрен
учак янына җыелышып утырганда бер-
берсенә сөйли торган булганнар.
Әсәрләр белән чикләнмичә, Алиш
иптәшләренә турыдан туры да әйткә ләп куя:
— Иң мөһиме — дошман алдында
йомшаклык күрсәтмәскә. Нык бу лырга
кирәк. Фашистларның көче көннән кон азая.
Безнең урамда да бәй рәм булыр әле. ди.
Вакыт үтү белән Алиш ниндидер яңа
танышлар таба, кичләрен алар белән нәрсә
турындадыр пышылдашып йөри. Лагерьда,
кулдан язылган, листовка өндәмәләр йөри
башлый. Русча да. татарча да язылганнары
була. Ондәмәләр әсирләрне нәкъ Алиш
әйткәнчә Ватанга турылыклы булырга, чын
кеше, совет патриоты булып калырга
чакыра. Шундый бер листовканы Кадыйров
Алиш кулында да күреп кала. Ләкин
төпченеп тормый кирәк дип тапса үзе дә
әйтер әле дип уйлый. Абдулла иптәшләренә
сугыш халләрс турында иң соңгы
яңалыкларны да хәбәр итеп тора. «Кайдан
беләсең?» дип сорагач, «кайбер
иптәшләрем радио аша тыңлыйлар». дип
кенә җавап
бирә. Әсирләр лагеренда кайдан радио
булсын? Моны Г. Кадыйров аңламый кала.
Ләкин күрә: Совинформбюро хәбәрләре дә
листовкалар формасында кулдан-кулга
к үчеп йөри... Әсирләрне Власов армиясенә өндәү
башлана. Лагерьга хәрби киемле дә.
гражданский киемле дә ниндидер чит-ят
кешеләр килә. Алар әсирләрне үзәк
мәйданга җыеп, немец яклы агитация алып
баралар. Власов армиясенә язылырга
чакыралар. Поп, муллалар да килеп чыга.
Болары дингә таянып •денсез»
большевикларга каршы сугышырга чакыра.
Барысы да әсирләрне •жәлләгән» булып
кылана, дошман армиясенә язылганнарга
алтын таулар— немец солдаты паегы, яңа
кием һ. б. вәгъдә итә. Алиш аларның
барысын да •кусочниклар» дһп атый.
Фашистларның ниятен яхшы аңлаган
әсирләр ачтан үлсә үлә, әмма Власов
армиясенә язылмый. Күнүчеләр бик сирәк
табыла. Моны искә алып булса кирәк,
немецлар тактиканы үзгәртә — әсирләрдән
сорап-нитеп тормыйча. тазаракларын
үзләре сайлап алып, көчләп яза башлыйлар.
Моны алар нигездә — татар, башкорт, чуваш
һ. б. милләтләр белән шулай эшлиләр.
Сайлап алынган әсирләрне «милли легион»
дип аталган хәрби частьларга илтеп
ташлыйлар. Алиш легионга каршы да
агитация алып бара, ләкин мондый
шартларда эшләр шактый кыенлаша...
Бервакыт, Алиш белән Кадыйров кухня
тәрәзәсендә ташландык бәрәңге кабыклары
чүпләп йөргәндә, немец сакчылары килеп
чыга. Комендатура янына алып барып,
аңнарын югалтканчы кыйныйлар. Аңнарына
килгәндә караңгы юеш базда икәнлекләрен
күрәләр. Тышта инде караңгы төшә баш-
лаган — димәк, алар берничә сәгать аңсыз
ятканнар. Башлары-күзләре — тоташ кан.
Уйсурак җирдә җыелган су табып, юынып
алалар, үзара киңәшәләр. Бәрәңге кабыгы
өчен генә фашистлар болай каныкмаслар
иде. Димәк, аларны берәр шымчы саткан
булырга тиеш. Әйе, лагерьда андыйлар да
була — бер буханка икмәк, я бер тартма
немец сигареты өчен кеше башын ашыйлар.
Күпмедер вакыт үткәч, ишек ачыла,
подвалга кесә фонаре тотып ава- түнә
немец офицеры төшә. Күкрәгендә чуен
тәрене күреп, тоткыннар сагаеп калалар —
мондый тәрене фронтта батырлык күрсәтеп
яраланган немец солдатларына гына
бирәләр. Немец әзрәк «кәефләнеп» алган,
борын төбеннән нәрсәдер мыгырдап,
җырлаган сыман кылана. Боларның исән
икәнлекләрен күргәч, гаҗәпләнеп, үз күзенә
үзе ышанмаган сыман карап тора. Аннан
яман сүгенеп чыгып китә. Бераздан икенче
бер сакчы төшеп, тоткыннарны шул тирәдәге
икенче бер бинага алып килә, артларыннан
ишекләрен бикли. Бу тәрәзәсез-нисез, таш
идәнле тар гына бүлмәдә искиткеч якты
була— түшәм турысында прожектор сыман
көчле лампа яна. Башта әсирләр моңа әллә
ни игътибар итмиләр. Ләкин тора-бара
гадәттән тыш яктылык үзенә күрә бер җәза
икәнлеге аңлашыла. Баш әйләнә, күзләр
шартлап чыгардай була, чытырдап йомсаң
да яшьләр ага. Бу төн аларга мәңге бетмәс
кебек тоела... Тагын нәрсә булыр дип
торганда, допрос-фәлән алып тормыйлар.
Иртән шул немец кереп типкәләп-төрткәләп
чыгарып җибәрә...
Моннан соң аларны аерым күзәтү астында
тоталар. Юк нәрсә өчен дә бәйләнеп
торалар. Лагерь территориясеннән беркая
да читкә чыгармыйлар. Лагерь эчендә генә
бәдрәф чистарту, немец сакчылары торган
казармаларны юу кебек төрле эштә
файдаланалар.
Бер вакыт Г. Кадыйров үзләре яшәгән
баракка кайтып керсә, Алиш көлеп утыра.
«Алиш абый, ни булды?»—дип сорагач,
Абдулла сөйләп бирә. Бу көнне аңа бер
немец офицеры яшәгән бүлмәне
җыештырырга кушканнар. Идән юып
бетергәндә генә исерек офицер килеп керә
дә бар көченә •Сми-р-рна!»— дип акырып
җибәрә. Бәйләнергә сәбәп эзләп як-якка
карана. Башка сәбәп таба алмагач, «Ник
итекләремне тигез итеп куймадың, алар да
синең кебек үрә катып торырга тиешләр»,—
ди. Алиш алай итеп, болай итеп карый —
кунычлар әле теге, әле бу якка ава да китә,
ава да китә. Офицер аның саен җикеренә,
пистолетын капшый башлый. Шуннан немец
күрмәгән арада Алиш итекләргә берәр пүлән
утын агачы тыгып куя. Офицер
күзләрен акайтып итекләренә бераз карап
тора да, кулын селтәп. Алишка чыгып
китәргә рохсәт итә. Тагын бер-ике бүлмәне
җыештырып чыгып бар ганда, Алиш әлеге
офицерның кычкырып сүгенеп җибәргәнен
ишетә. Әкрен генә тәрәзә янына килеп
караса — тегесе утырып итекләрен кия
башлаган икән, аягын утынга бәреп
кычкырып җибәргән. Алиш шуңа көлеп утыра
и кән. Шулай да аларның хәлләре бер дә уен-
көлке булмый. Фашистларның
мыскыллауларына түзә алмыйча. Алиш
кичләрен барак буйлап читлектәге кош
сыман арлы-бирле йөри торган булган.
Тешләрен кысып: «Тукта, мәл гунь, килер
бер көн, без дә сиңа кем икәнлегебезне
күрсәтербез»,— дип әйтә торган булган.
«Башка чара калмады — ничек тә качарга
кирәк,— дип әйтә ул Г. Кадыйровка,— Бераз
хәл генә җыярга да — качарга»
Шулай итеп качарга план корып йөргәндә.
Берлиннан бер өер татар эмигрантлары
килеп төшә. Алар татар әсирләрен төркем-
төркем дә. берәм берәм дә чакыртып,
әңгәмәләр үткәрә башлыйлар. Күбрәк
укымышлы кешеләр белән кызыксыналар.
Алишны да чакырталар. Алиш бу
«әңгәмәдән» бик кәефе кырылып кайта.
Озак уйланып йөри, иптәшләре белән
киңәшә. Ниһаять, бер карарга килә.
— Миңа Берлинга барырга туры килер
ахрысы,— дип әйтә ул бер кичне
Кадыйровка.
— Анда барып нишлисең? Берлинда да
безнең ишегә шул ук баланда булыр әле...
— Эш анда түгел,— ди Алиш, куе баланда
артыннан кумаганлыгын белдереп.— һәр
эшнең үз рәте бар, намазның да рәкагате
бар. дияләр иде борынгылар. Без бит монда
балавыздан ясалган аю сыннары сыман бер
файдасызга гомер үткәрәбез. Юк, безгә тик
ятарга ярамый.
— Тик ятмыйча, нәрсә эшләр идең соң?
— Керпенең елан өнендә нәрсә эшләгәнен
хәтерләмисеңмени?— дип. читләтеп җавап
кайтара Алиш.
Икенче көнне Алишны тагын
комендатурага чакыралар. Шул китүдән ул
әйләнеп кайтмый.
Алтмышынчы еллар уртасында шагыйрә
Флера Гыйззәтуллина (ул чакта ул Бөгелмә
районының Карабаш поселогында яши иде)
гарәп хәреф ләре белән язылган, шактый
таушалган, кул яссуы зурлыктагы дәфтәр җи
бәрде. Дәфтәр Бөек Ватан сугышында
катнашкан, әсирлектә булган, утлар ны-
суларны кичкән авылдашы Зәки ага
Әһлиуллинныкы икән. Үзе исән чакта ул бу
дәфтәрне беркемгә дә, хәтта туганнарына
да күрсәтмәгән. Зәки ага үлгәч кенә,
дәфтәрне чорма башында яшергән
җиреннән табып алган нар, укып караганнар.
Анда әсирләрнең ачы язмышларына
багышланган шигырьләр булып чыккан.
Җәлил шигырьләре түгел микән?—дигән
сорау белән Ф. Гыйззәтуллина дәфтәрне
миңа җибәргән.
Дәфтәрдәге шигырьләрне мәрхүм Гази
ага Кашшаф белән кат кат укып карадык. Юк,
Җәлилнеке дип әйтерлек бер генә юл да
таба алмадык. Нигездә биредә халык иҗаты
рухында язылган җырлар иде (Бәлки,
аларның кайбер ләрен Зәки ага үзе
әсирлектә чакта чыгаргандыр). Ләкин арада
профессно наль кул белән язылган әсәрләр
дә бар иде. Шулар арасында Абдулла Алиш
ның дәфтәре буенча безгә күптән таныш
булган «Очрашу» шигыре дә имза сыз-нисез
күчереп язылган иде. Калган шигырьләрнең
авторын ул чакта ачыклый алмадык.
Шактый еллар үткәч, К. Ишмури
истәлекләрендә шундый бер фактка
юлыктым. Ул 1943 елның көзендә Седльце
лагеренда Абдулла Алиш белән очрашып
сөйләшә. Абдулла аңа лагерьда бик якын
дустын, балачактан бергә уйнап үскән
авылдашын очратуы турында сөйләгән.
Дусты бу вакытта бик ябык, шәүлә генә
булып калган, гәүдәсен көчкә сөйрәп, бер
валчык икмәккә, бер тамчы суга зар
тилмереп йөргән. Бер -берсен танып,
кочаклашып үбешкәннәр, шатланып
сөйләшкәннәр, елашканнар. Шуннан Алиш
кайдадыр (су эзләп булса кирәк) китеп
барган. Кайтса — иптәше юк. Соңыннан гына
белгән: иптәше җил-яңгырдан ышык эзләп,
комны казып, җир астында оя
ясаган булган икән. Шунда чакта ком ишелеп, аны басып үтергән...
Бу турыда Алиш озын бер шигырь яки кечкенәрәк күләмле поэма да язган
булган икән. Поэма кулдан-кулга күчеп әсирләр арасында киң тарал ган булган.
Бу вакыйга турында укыгач, Алишның «Очрашу» шигыренә карата язылган
искәрмәсе кылт итеп исемә төште:
• Әсирләр лагеренда бер иптәшем белән фаҗигале очрашуга карата язылган
бу шигырьне күп әсирләр үзләренең дәфтәрләренә күчереп алган нар иде».
Димәк, 3. Әһлиуллин дәфтәренә дә бу шигырь очраклы килеп кермәгән!
Дәфтәрдәге шигырьләрне тагы кат-кат укып карадым... «Очрашу» шигыре
шактый күләмле әсәрдән бер өзек кенә икән! Дөрес, Әһлиуллин дәфтәрендә бу
әсәр шактый бозылып күчерелгән, кайбер строфаларның урыннары буталган,
ахыры башка, башы ахырга күчкән. Шулай да бер бөтен әсәр икәнлеге әллә каян
күренеп тора!
Шушы яңа табылган әсәрне, бераз кыскартып, редакцияләп, укучыларга
тәкъдим итәбез (Әсәрнең тулы күләме — 94 юл. Шуларның 6 строфасы, ягъни 26
юлы, безгә Алиш дәфтәре буенча билгеле иде).
Абдулла Алиш
Очрашу
Урыныннан купкан агач кебек, Авар-аумас атлап киләсең.
Кыяфәткәйләрең кызганырлык, Үзәккәйләремне өзәсең.
Танымаслык булып үзгәргәнсең. Бу синме соң, әллә
шәүләңме? Кайчан гына батыр егет идең. Чак йөртәсең
хәзер гәүдәңне.
Киемнәрең тәмам теткәләнгән, Ябык тәнең ярты ялангач.
Сүзең авыр чыга, күренеп тора Күптән инде синең карының
ач.
Ә шулай да өмет чаткысы бар Янып торган шомырт
күзеңдә. Киләчәккә көчле ышанычың— Ютәл аша чыккан
сүзеңдә.
Без биредә суга зар тилмереп, Комда үскән чәчкә шикелле.
Кибеп, шиңеп беттек. Явыз язмыш Шушы хәлгә безне
китерде.
Ярдәм итер идем, туган, сиңа. Минем кулдан килми ул
ярдәм, Син үзең дә аны аңлыйсыңдыр — Күзләреңнән укып
мин күрәм.
Хәтерләдек ерак туган илне. Семьяларны, якын дусларны.
Хәтерләдек, җырлап исәнлеккә Күтәрелгән тулы тостларны.
Туган илдә ничек сыйланулар, Коштай иркен йөргән
вакытлар.
Төштәгедәй барысы ерак калды Илдә үткән татлы минутлар.
Әй, кайда сез, безне тәрбияләп Үстерүче изге аналар?
Әй, кайда сез, сарылып елый-елый Озатып калган сабый балалар?
Әй, кайда сез, безнең нечкә билләр? Эштә чыныгып үскән аталар?
Әй, кайда сез, энекәш, сеңелкәйләр? Әй, кайда сез, абый, апалар?
Сездән кадер күргән күпме кеше Тилмерешеп монда яталар.
Хаты-хәбәре юк, үлде ахры диеп. Ашыкмагыз дога кылырга.
Явыз үлем белән көрәшәбез Исәп әле тере калырга.
Теләгебез сыерчыклар кебек Язын туган илгә кайтырга, Сезнең
белән елап күрешергә. Өебездә рәхәт татырга.
Әнә шундый төрле сүзләр белән Бераз юанышып утыргач. Яшь
күңелләр безнең нечкәләнеп Күзләрне яшь белән тутыргач.
Мин салкын су эзләп китеп бардым Янган йөрәккәйне басарга...
Ә кайтканда син юк идең, туган. Сине кайдан эзләп табарга?
Сәер базар сыман шаулап торган Лагерь эчен байтак айкадым.
Туганымны кабат очратмадым. Күпме эзләсәм дә тапмадым.
Кая киттең, суга төштеңме соң? Алтын кисәге күк югалдың. Бергә
үстек, бер дә аерылмадык. Инде хәзер ялгыз мин калдым.
Сөйләделәр миңа тик соңыннан Өрәк кебек хәлсез кешеләр.
Җилдән качып кергән чокырыңа. Синең өскә балчык ишелгән.
Бу вакытсыз корбан. Җир куены. Беләм, аны кабул итәрсең.
Ә син, явыз фашист, әле байтак Кешеләрнең башына җитәрсең.
Йөрәгем ачу белән телгәләнде. Нәләт уты гөрләп кабынды.
Безне шушы хәлгә илткән фашист Ләгънәт белән искә алынды