XIII-XIV ГАСЫРЛАРДА ИДЕЛ БУЕ ТӨРКИ ПОЭЗИЯСЕ
1937 елны Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли
авылында крестьян гаиләсендә туган Нурмөхәммәт Хисамов
үзенең 50 еллыгын әдәби һәм фәнни җәмәгатьчелеккә билгеле
галим һәм әдип буларак каршылый Бу игелекле олы юлның
башы кайда соң? Әлбәттә, туган авылында, ул тәрбияләнеп
үскән гаиләдә. Аның әтисе Шаһвәли абзый тырыш игенче, оста
умартачы булуы өстенә китаплар яраткан, көнчыгыш
әдәбиятын һәм тарихын, рус әдәбиятын яхшы белгән. Әбисе
Сабира абыстай исә узган гасыр азагында ук күп кенә
шәкертләргә мәгърифәт нуры иңдергән мөгаллимә булган Әнә
шундый мохиттә тәрбияләнгән Н Хисамов- ның әдәбиятыбыз
тарихына җаны-тәне белән бирелгән галим булып үсүе —
табигый хәл, әлбәттә. Туган телгә, әдәбиятка мәхәббәт аны 1955 елда Казан университетының тарих-филология факультетына, аннан соң аспирантурага һәм СССР
Фәннәр академиясенең Г Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына китерә
Тикшерүче галим буларак, Н Хисамов урта гасыр төрки шагыйре, болгар-татар язма әдәбиятына
нигез салучы Кол Гали гиңатын өйрәнүдә аеруча зур уңышка иреште Бөек шагыйрь изңатын
тәфсилләп тикшергән, Мәскәүдә һәм Казанда дөнья күргән фәнни хезмәтләре гомумсоюз
матбугатында югары бәя алды.
Журналыбызның актив авторы, галим һәм язучы Нурмөхәммәт Хисамовны кай
нар котлыйбыз һәм аңа яңадан-яңа иҗади уңышлар телибез юркология фәнендә урнашкан караш нигезендә XIV гасырга чаклы барлыкка килгән әдәби
ядкарьләр язма культуралары борынгы булган төрки халыкларның уртак байлыгы
хисаплана. Әдәби телнең нигездә уртак яки якын булуы күренекле әсәрләрне төрки
халыклар яшәгән төрле төбәкләр өчен аңлаешлы иткән Әйтик, Караханилар дәүләтендә
язылган «Котадгу белек- поэмасын Идел буенда аңлап һәм яратып укыган кебек, Идел буенда иҗат
ителгән «Кыйссаи Йосыф* әсәрен дә урта гасырдагы төрле төбәкләрдә яратып укыганнар
Идел буенда язылган әсәрләр барыннан да элек һәм турыдан-туры татар әдәбиятына карый
Бу һич тә ул дәвердә безнең бабаларыбыз белән уртак культура тормышы кичергән халык һәм
төбәкләрнең, әйтик, Хәрәземнең, аңа варислыгын юкка чыгармый. Әмма XIII—XIV гасырларда
әле «татар әдәбияты* дигән төшенчә булма- ганлыктан (чөнки халкыбыз үзе «татар* дип
аталмаган), «болгар әдәбияты» исә «төрки әдәбият* дигән зур төшенчә эченә кергәнгә, бу чор
әдәбиятын киң аталышында куллану фәнни объектив һәм тарихи гадел булыр
•Татар әдәбияты тарихыжың мең елны (VIII—XVIII йөзләр) эченә алган I томы инде
укучылар кулына барып иреште. Урта гасырның мөһим авторларына һәм иң күренекле
ядкарьләренә багышланган монографик хезмәтләр дә бар X Госман, Г Таһирҗанов, Ш Абилов. X
Миңнегулов, М Җәләл иева, К Дәүләтшин, Ә Шәри- пов һ. б тикшеренүләре. Кол Галигә
багышланган безнең хезмәтләрне дә шуларга өстәп, аерым әсәр һәм авторлар турында ярыйсы ук
тулы күзалларга мөмкинлек бирә Әмма әдәбият тарихын идея һәм сәнгатьчәлек җәһәтеннән эчке бәйләнешләр эзлехлелеге һәм
үсештәге бер бөтен процесс итеп күз алдына китерү очен шушы чорның иҗтимагый-тарихи һәм
эстетик ихтыяҗлары яссылыгында махсус тикшеренүләр сорала Бу исә безгә әдәбиятыбызның
борынгы тарихын тирәнрәк белү өчен генә түгел, соңгырак чор казанышларын, аларның идея -
эстетик йөзен тулырак ачу өчен дә кирәк
Сәяхәтчеләрнең язмалары, күпсанлы тарихи һәм географик чыганаклар, рус елъязмалары
һәм тупланган бай археологик материал монгол явына кадәрге болгар культурасының шактый
югары дәрәҗәдә торганлыгын сөйли 1 Көнчыгыш илләрендәге китапханә каталогларында Болгар
иленнән чыккан галимнәрдән медицина фикһ (юриспруденция), дин гыйлеме буенча хезмәтләр һәм
атаклы фәнни китапларга шәрех язган уннарча авторларның исеме теркәлеп калган Мөселман
Көнчыгышының мәдәни үзәкләре белән тыгыз элемтә укымышлы кешеләрнең җанлы аралашуы
аша барган. Көнчыгыш илләреннән чыккан яшьләр еш кына болгар мәдрәсәләрендә укыса, болгар
галимнәре үзләренең белемнәрен Көнчыгыш илләрендә күтәргән Идел буеннан чыгып, шәрыктә
шул чорның күренекле сәяси һәм мәдәни эшлеклеләрен тәрбияләп дан алган мөдәррисләр билгеле7
X гасыр башындагы гарәп сәяхәтчесе Ибне Рөстә болгар авылларында башлангыч мәктәпләр
эшләвен язган Икенче бер гарәп сәяхәтчесе Әбу Хәмид әл-Гарнати шуннан ике гасыр соңрак
Болгар иле башкаласы Биләрдә шәһәрнең баш казые, тарихчы. Нишапурның бөек галиме Әбел
Мәгали Җүвәйни шәкерте Йагкуб ибне Ногман белән очрашып сөйләшкән Ул аның • Болгар
тарихы* дигән китабыннан кайбер мәгълүматлар китерә Шунысы кызык Әл -Гарнати язып алган
вакыйгалар татар халкы хәтерендә легендалар рәвешендә әле дә яши Фольклор экспедицияләре
аларны һаман терки тора
Иделнең түбән агымында Саксин шәһәре урнашкан булган Аның үзәгендә • Болгар
кешеләренең әмире яшәгән, аларның җомга мәчете булып, ул мәчет тирәсендә болгарлар торган»6
7 8 XII гасырда Саксиндә күренекле галим Сөләйман ибне Дауд гомер кичергән Кыскасы, монгол
яулары алдыннан Болгар дәүләтенең культурасы күтәрелештә булган Ил үзенең күршеләре белән
тыныч сәүдә һәм экономик мөнәсәбәтләрне үстерергә тырышкан Мәсәлән, рус князьлеклә ре белән
экономик һәм сәяси багланышлар күптәннән килгән Ибне Фазлан Багдад хәлифәсе илчелеге
килгәндә үк (922 ел). Болгарда русларның агач өйләре һәм хуҗалык корылмалары белән сәүдә
пункты булганын яза 1006 ел килешүе нигезендә болгар сәүдәгәрләре Владимир- Суздаль
князьлегендә ирекле сәүдә итә алганнар, рус сәүдәгәрләре исә Болгар җирендә шундый ук ирек
белән файдаланган9
Болгарлар монголларның беренче һөҗүмен уңышлы рәвештә кире кайтарсалар да. ул - илне
һәм аның күршеләрен хафага сала Бердәмлек һәм тынычлык халык яшәешенең иң моһим
шартларына әверелә Болгар җәмгыятенең әнә шушы ихтыяҗларына җавап рәвешендә, монгол
яуларының нәкъ икенче дулкыны алдыннан 1233 елда Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф* исемле зур
әсәре дөньяга килә Ул— гүзәл Йосыф турындагы Тәүрәт-Коръән сюжетының беренче төрки
төрдәше һәм Көнчыгыш поэзиясендә бары каһарман исеме белән генә аталган бердәнбер поэма
була ц «Кыйссаи Йосыф*ның үзәк проблемасы — хөкемдар һәм халык бәхете мәсьәләсе Күрәсең,
монголларның беренче сабагы җәмгыятьнең алдынгы кешеләрен халыкның дәүләттә төп коч һәм
таяныч, аның чәчәк атуында хәлиткеч шарт булуы турында җитди уйланырга мәҗбүр иткән
Шунлыктан Кол Гали Йосыф образында мәгърифәтле, кайгыртучан һәм кешелекле хөкемдарны
гәүдәләндергән Шагыйрь фикеренчә дәүләт идарәсе хөкемдар түбәннән күтәрелгәндә генә гадел
була Үзәк каһарман да. аның вәзире дә поэмада түбәннән күтәрелгән кешеләр итеп бирелә
Йосыфны атасыннан җитмеш елга аерган агаларының рәхимсезлеген. көнчелек һәм яласын
шагыйрь кискен гаепли Туганнар ызгышын гаепләүдә тирән социаль мәгънә яшеренгән Поэма
шул рәвешле монгол яулары алдыннан болгар җәмгыятен туплауга хезмәт иткән
Кол Гали Көнчыгыш әдәбиятларында гуманизм чәчәк аткан дәвердә яшәп иҗат иткән Бу —
Шәрык әдәбияты Низаминың кеше гүзәллеген, аның рухани затын данлаучы даһи әсәрләре белән
баеган чор Фарсы-әзербәйҗан шагыйренең бәрәкәтле тәэсире төрки шагыйрьнең ЗөләЙхи образын
эшләвендә чагыла -Кыйссаи Йосыф- - тагы сәламәт һәм бәхетле гаиләнең нигезе буларак бердәнбер
һәм саф мәхәббәт идеясе Низами идеяләренә аваздаш яңгырый Зөләйха Көнчыгыш поэзиясендә
беренче
6 Халиков А X Культура народов Среднего Поволжья в X—XIII веках Вопросы истории 1В7Й. М *
7 Тагнрджаиов A T Влияние поэмы Фирдоуси -Яусуф " Зуаайжа* на -Кисса-и йусуф- Аля и - Йус уф а
Зулайяа- Шаййад Хамзы Палестинский сбориин Вып Л Л . «НТО 10-11 М
8 Путешествие Абу Хамида ал Г.рнатн в Восточную и Центральную Европу (1111— ИМ IT 1 М 11171
17 б
9 Татищев В Н История Российская < самых дреанейшия времен Т 3 М 1ЙЙЗ. М б
тапкыр Йосыфның бердәнбер хатыны итеп тасвирлана, һәм бу мәсьәләдә Кол Гали әсәренең герое
көнчыгыш поэмаларының таҗлы бүтән каһарманнарыннан, шул җөмләдән Фирдәүсинең «Йосыф
вә Зөләйха»сыннан да, кискен аерыла Болгар шагыйре әхлакый сафлыкны кеше һәм гаилә
бәхетенең төп шарты итеп саный
■ Кыйссаи Йосыф- әсәре Болгар илендә хуплап каршы алынган — Аның язылуыннан соң 60
ел үткәч. Мәмил исемле кешегә кабер ташы куела. Бу исем башлап Кол Гали поэмасында очрый
Йосыфның кече улы «Мәмил» атлы булган Болгар дәверенең җиде кабер ташын да шушы исемне
укыйбыз.
«Кыйссаи Йосыф» — сугышлар тасвирланмаган һәм аларга дан җырламаган сюжетлы сирәк
әсәрләрдән Бу яктан ул бүген дә актуаль яңгырашын җуймый
Теленең гади һәм аңлаешлы булуы, формасының халыкчанлыгы һәм идеяләренең затлы
яңгырашы поэманы болгар-татар әдәбияты тарихында озын гомерле иткән Урта гасырларда
«Кыйссаи Йосыф» калыбында һәм аңа охшатып күп санлы шигъри әсәрләр язылган Алар
сәнгатьчелекнең үзенчәлекле мохитын һәм мәктәбен тәшкил иткән, һәм Идел буеның барлык
шагыйрьләре дә шушы мәктәпне узган Бу әсәрнең җанлы йогынтысы Тукайга Җәлилгә һәм
хәзерге татар шагыйрьләренәчә сузыла
Кол Гали әсәренең идея-сәнгатьчә әһәмияте киң мәгънәдә урта гасыр төрки поэзиясен Низами
казанышларын үзләштерүгә бик якын китереп җиткерүдән гыйбарәт Әмма Идел буенда
әдәбиятның нормаль үсеше монгол һөҗүме нәтиҗәсендә өзелеп кала. Иң күренекле кешеләрне
кырып бетерү, хуҗалыкны, шәһәрләрне җиме рү. күчмәләрнең яулап алынган утрак игенче
халыкларны изү хисабына эре феодаль империя төзүе һәм аны ныгытуы әдәбият үсешен һәм
гомумән мәдәни тормышны бөтен бер гасырга тоткарлый
Җәмгыятьнең акылы һәм вөҗданы буларак әдәбият бары Алтын Урданың сәяси какшавы
шартларында, власть һәм идарәче көчләр таркала һәм җәмгыять үзара ызгыштан интегә башлагач
кына, үзенең тулы сәнгать көченә телгә килә Ханзадәләрнең тәхет өчен талашы, сарай
интрйгалары һәм фетнәләр мәдәни көчләргә дә зур зыян китерә Җитди борчылуга төшкән әдипләр,
тыныч һәм гадел идарә өметләнеп, тыйнаграк һәм сабыррак тоелган тәхет варисларын яклаганнар
һәм. кагыйдә буларак, үзләренең яраткан шәхесләре белән бергә аларның мәкерле, кансыз һәм
комсыз көндәшләре кулыннан һәлак була килгәннәр
Әдәбият идеаль үрнәк көче белән дә. үгет һәм мактау белән дә, кырыс һәм ышандыргыч
аллегорик кисәтү белән дә монархның вөҗданына һәм гамәленә йогынты ясарга тырышкан,
халык алдындагы бурычын аның исенә төшереп торган Туры сүз һәм гражданлык кыюлыгы еш
кына аларга бәла дә китергән Төрки әдәбиятларда Нәваигә кадәрге чорның иң зур
шагыйрьләреннән Котб шулай һәлак булган дип санала Сәйф Сарай исә Мисырга китәргә мәҗбүр
булган
Шигъриятнең бер гасырлык дәшми торуыннан соң беренче зур әсәр Низаминың иң яхшы
поэмаларыннан «Хөсрәү вә Ширин»е нигезендә барлыкка килә 1342 елда Котб аның ирекле
тәрҗемәсен тәмамлый Әсәр күп ягы белән Нәзирәгә, ягъни шигъри иярү һәм ярышка тарта
Поэмада фарсы шаһы Хөсрәүнең әрмән патшасының кызы Ширингә мәхәббәте сурәтләнә
Төрки шагыйрь тасвирындагы ике образ да фарсы ориг иналларыннан аерылмый Ике персонаж
да үзара бертигез гашыйк булып, уртак бәхетләренә төрле юл белән киләләр Ширин үзенең бөтен
һәм саф табигате белән баштан азаккача бер мәхәббәткә тугры кала, игелеге һәм кешелеге белән
халкының тугрылыгын казана. Хөсрәү холкының тигез, эзлекле булмавы белән аерыла. Ул
хөкемдарлык вазифасын онытып мавыгучан. үзенең халык арасыннан чыккан көндәше — эшчән
оста Фәрһадка карата мәкерле Аның сурәтендә Алтын Урда ханнарының холкы һәм яшәү рәвеше
чагылган Гүзәл һәм гадел Шириннең мәхәббәте аны ниһаять үзгәртә Әхлакый яктан төзәлеп,
сафланып, ул үзенең затлы сөеклесе һәм хатыны Ширингә лаек булып җитә Әсәрнең ике
каһарманы да Хөсрәүнең беренче никахыннан туган хыянәтчел улы кулыннан һәлак булалар.
Поэманы шушылай тәмамлап — мондый финал «Йосыф белән Зөләйха «дан башка урта гасырның
барлык мәхәббәт поэмаларына да хас — Низами белән Котб феодаль чорның идарә белән чын
мәгънәсендәге кеше бәхете сыеша алмаган кырыс чынбарлыгын күрсәткәннәр
Әсәрнең гуманистик көче шунда: ул мәхәббәтне га деллек һәм затлы эшләр чыганагы итеп
тасвирлый Каһарманнарның бәхеткә омтылышын Котб халык турында кайгырту белән
гармонияле бәйли '
Поэманың тормыш-көнкүреш детальләрендә җирле, төрки колорит көчле Ул холык һәм
гадәтләр бирелешендә дә. көнкүреш реалийләрендә дә чагыла Мәсәлән, поэмадагы итагать билгесе
буларак бүрекне салу болгар этнографиясенә хас Котбның телендә хәзерге татар теленең Көнбатыш
диалекты өчен характерлы билгеләр күп Бары татар телендә очрый торган сүзләрнең, үзенчәлекле
морфологик формаларның (мәсәлән,
фигыльнең -ырга, -ергэ формасы) күплеге авторны ышанычлы рәвештә Идел буе тел мохитенә
б әйләргә нигез бирә 3
Котб «Кыйссаи Йосыф-ның теленә һәм шигъри гыйбарәләренә бик нык таяна «Хөсрәү вә
Ширин, текстында Кол Гали поэмасы белән тулысынча тәңгәл килгән яки аларны үстерүче
рифмалар, метафоралар һәм бетен бер юллар бар
Бигрәк тә рифманың Кол Галидәгечә калуы күзгә бәрелә Котб -йолдыз, сүзенә берничә урында
татар халык җырларына хас булганча кондыз- рифмасын куллана да бер урында тулысынча Кол
Гали рифмасын күчереп ала Йосыфның атасына тешен сөйләү эпизодында мондый юллар бар
Дугар көн. тулун ай. унбер йолдыз
Дөшем ичрә сәҗдә кылдый бәңа доб-дөз
(Туып килүче кояш, тулган ай. унбер йолдыз
Төшемдә баш иделәр миңа төп-төз) Котбта
Ул ай табгыйнда йыглыйб монча йулдуз
Тәразу йасый тик булдыйлар түп-түз
(Ул ай каршында җыелып бу чаклы йолдыз Үлчәү җәясе кебек булдылар төп-төз)
«Хөсрәү вә Ширин-дә мондый мисаллар бик күп
Торки фольклордан һәм «Котадгу белек-тән -Кыйссаи Йосыф «кача сузылган язма поэзиягә
хас шигъри чараларны Низаминың сәнгатьчә тәҗрибәсе белән органик бергә кушып. Котб урта
гасыр төрки поэтикасын аңарчы күрелмәгән биеклеккә күтә рә Низамидан ул төрки шигърияткә
таныш булмаган катлаулы метафораларны ала да аларны үз халкының сәнгатьчә фикерләвенә
яраклы рәвештә үзгәртә
Котб поэмасының мөһим бер үзенчәлеге шунда ки аңарда лирик дулкын көчле Бу
башлангычны исә XIV гасырның талантлы лиригы Хәрәзми күтәреп ала Ул 1338 елда
«Мәхәббәтнамә. поэмасында Котбның Хөсрәү Ширин һәм Фәрһад кебек каһарманнарын тикмәгә
генә телгә алмыйдыр Панегирик поэмасының адресаты булган бәк хатыны каршында ул үзен
Ширингә гашыйк Фәрһад белән чагыштыра Шагыйрь хатын-кыз матурлыгын данлый һәм
хөкемдарның юмарт, эшлекле булуын яклый Әсәрнең панегирик характеры ша гыйрьнең
ихтыярын нык кына бәйләсә дә. ул гомумгуманистик һәм фәлсәфи әһәмияткә ия Шагыйрь үзе дә
Хәрәземнән чыкканга охшый, моңа аның тәхәллүсе дәлил -Хәрәзми- Алтын Урда дәверснда бер
дәүләт эчендә булып. Хәрәзем белән Идел буе уртак мәдәни һәм әдәби тормышта яшәгән
Хәрәзми Идел буе төрки поэзиясендә сизелерлек эз калдырган Сәйф Сарай XIV йөз азагында
аның бер шигыренә нәзирә язган Хатын-кыз сынын тасвирлаган
• Рәсем» шигырендә XX Йөз башы татар шагыйре Дәрдмәнд Хәрәзминең «Аның кем ал иңендә
миң яратты, сачыны аягына тиң яратты». - дигән юлларын файдаланган
XIV йөзнең II яртысында гаять үзенчәлекле шагыйрь. «Җом-җөмә солтан10 дигән сатирик
поэма авторы Хөсам Кятиб иҗат иткән Әсәрнең сюжеты бер патшаның баш сөягенә бәйле тарихтан
гыйбарәт XII йөздә бу сюжетка фарсы суфи шагыйре Фәридетдин Гаттар да язган Әлеге поэма. Е
Э Бертельс фикеренчә, Алтын Урда ханнарының сарай тормышын чагылдыра Аида үткен сатирик
формала аларның сарай зиннәте, кәеф-сафада эшсез вакыт уздырулары һәм халыкның
мохтаҗлыгына битараф мөнәсәбәте тасвирлана Фәкыйрь кешенуң күңелен калдырган өчен солтан
тәмугка эләгә Шунысы кызык тәмугның аерым күренешләре Дантенең -Илаһи комедиясен
хәтерләтә Илаһият Гайсанең үтенечен кабул кылып гаепләрен йолу өчен, Җөм- җөмвне терелтә дә.
аңа икенче гомер бирә Солтан аны суфиларча мәгарәдә гыйбадәт кылып уздыра Шул рәвешле,
фаш итүчән гаять зур көчкә ия материалдан шагыйрь суфичылык рухында нибары үз җаныңның
тынычлыгын кайгырту турында пассив нәтиҗә чыгара Әмма поэманың конкрет контекстында
Кятибның әлеге идея сөземтәсе дә ижтимвгый-фәлсәфи яктан киң гуманистик мәгънә ала ягъни
әтилексез һәм кешелексез хөкемдарлыктан дәрвишлек артык дигән фикер уздырыл» Бу поэма
тираннарга тигезләүчән табигать һәм илаһият (монысы урта гасыр идеологиясе күзлегеннән)
каршында аларның бик кечкенә икәнлеген искә төшереп, кырыс кисәтү булып яңгыраган Әсәрнең
керешендә кайчандыр яшәп изге яки яман аты чыккан һәм инде күптән туфракка әйләнгән
Искәндәр Зөлкарнай (Александр Македонский) Ануширкан Мәхмүд Гаанәви. Чыңгыз хан кебек
борынгы хөкемдарларны санап киткән элегик юлларга да тирән мәгытә салынган Мондый юллар
«Хөсрәү вә Ширин-дә
10 Таһиржкнов Г Тарантах ышӨмитха Камя 1В7В, IM - 10» Ml
® Миңнсгулов X Ю Сәйф Саран (тормышы һәм ижаты) Казан 1976 25—26 66 . Борынгы горки һәм татар
адабиятынын чыганаклары Төзүче Хатип Госман Казан, 1981, 170—171 66
‘ Миннегулов X Ю Котб ижаты Казан 1976 66 6
дә байтак Поэма каһарманы язмышына кагылышлы рәвештә автор: «һәркем ирсә нә иксә—ургай
ани»,— дигән халык мәкален китерә
Котб. Хәрәзми, С Сарай поэмалары Лейден. Париж кебек чит ил китапханәләрендә генә
сакланса. Хөсам Кятиб әсәренең кулъязмалары татар халкы арасында бүгенгәчә табылуында
дәвам итә Казанда ул басылып та чыккан Аның аерым мотивларын, үзенчәлекле рифмаларын һәм
гыйбарәләрен Сәйф Сарайда, соңрак исә Тукайда очратырга мөмкин
XIV йөз Идел буе төрки поэзиясенең иң зур казанышы — һичшиксез, Сәйф Сарай иҗаты Ул
1321 ел тирәсендә туган. 1396 ел тирәсендә үлгән дип санала*’ Шагыйрьнең үз сүзләре буенча аның
туган җире — Камышлы Урта гасырдагы Идел буенда шул исемдәге берничә шәһәрчек һәм авыл
теркәлгәнлеге мәгълүм Сәйф, шагыйрь буларак Сарай шәһәрендә тәрбияләнгәнгә, тәхәллүсен
«Сарай- дип алган Иҗатының иң мөһим хезмәте булган «Китабе Гөлстан бит төрки - (Төрки
Гөлстан) әсәрен ул 1391 елда мәмлүкләр Мисырында язган Хәзергә шагыйрьнең ике кулъязмасы
билгеле: берсе «Гөлстан- текстын, икенчесе «Сөһәйл белән Телдерсен- поэмасын эченә ала. Бу
әсәрләреннән тыш беренче кулъязмага замандашларының аерым газәлләре, мәснәви һәм
робагыйлары белән шагыйрьнең шуларга нәзирәләре. җаваплары һәм унөч газәле теркәлгән
«Китабе Гөлстан бит төрки- әсәре Сәгъдинең даһи «Гөлстан-ыннан ирекле тәрҗемә булып
тора Төрки шагыйрь бу эшкә, үзе әйтмешли, «зариф галимнәрдән берәүнең- киңәше буенча
алынган Димәк, бу эшкә ул үз чорының олы иҗтимагый һәм эстетик ихтыяҗын тоеп керешкән
Сәгъди әсәре халык массаларының феодализмга протестын чагылдырган Ул мөселман
Көнчыгышындагы барлык алдынгы фикер ияләренең яраткан китабына әйләнгән, бер генә
хөкемдар да аңа битараф кала алмаган Аның төрки тәрҗемәсе Йосыф Баласагунлының «Котадгу
белег-еннән соң икенче мөһим вакыйга була. Әмма Сарай әсәренең эчтәлеге җанлырак һәм үтем -
лерәк, шигъри дәрәҗәсе чагыштыргысыз югары
Сәйф Сарай урыны-урыны белән •Гөлстан»ны төгәл тәрҗемә итә, урыны-урыны белән
фарсыча кисәкләрнең төрки тәңгәлен эшли яки бөтенләй оригиналь парчалар иҗат итә Һәр
очракта ул виртуозлык күрсәтә. Төрки телдәге шигырь урта гасыр шартларында мәгънәви
тыгызлыкның һәм афористик үткен яңгырашның иң югары ноктасына күтәрелә Тарихи шәхесләр
һәм гыйбрәтле вакыйгалар нигезендә уздырылган идеяләр зур тәэсир көченә ирешкән
Шагыйрь үз чорының ерткыч хокемдарларын, аларның яулап алу сугышларын гаепли
Мәсәлән. Аксак Тимер һөҗүмнәрен сурәтләгәндә, аның җаны шулай тетри
Кузутты җәң белән галәмдә туфан.
Акытты су тикин йир үзрә күп кан
Игенче эүләри йагылдый утка.
Бодай саурылдый, туфрак булдый бутка
(Кузгатты яу белән дөньяда туфан.
Агызды су тик җир өстендә күп кан
Игенче өйләре яндырылды утта.
Бодай коелды, туфрак булды ботка)
Сәйф Сарай. Котб сыман ук, үзенең поэзиясендә Көнчыгыштагы материалистик фикернең иң
югары казанышларын чагылдыра Аларның метафора һәм чагыштыруларыннан күренгәнчә, ул
чорның алдынгы фикер ияләре шулай уйлаган:
Сөһәйлне күрдиү әйләнди бәр дик,
Гүнәш гәрдендә йөргән йир тик
(Сөһәйлне күргәч әйләнде кош мамыгы тик,
Кояш тирәсендә йөргән Җир тик)
Сәйф Сарай Гөлдерсеннең Сөһәйл тирәсендә бөтерелүен безнең заман өчен гадәти, әмма урта
гасыр өчен гаҗәеп чагыштыру аша сынландыра Моның Коперниктан бер гасырга якын элек
әйтелүе мөһим Котб та «тигмә йолдыз-ның «бер җиһан» булуын яза7
Сәйф Сарайның җавап һәм нәзирәләре белән шуларга өлге булган шигырьләр дә теркәп
калдырылганга, без аның заманындагы поэзиянең гомуми дәрәҗәсен дә күз алдына китерә алабыз
Бөек шагыйрьнең кулъязмасы белән безгә Мәүлә Казый Мөхсин. Мәүлә Исхак, Мәүлә Гыймад.
Габделмәҗид, Әхмәд Хуҗа әс-Сараи, Туглы Хуҗа һәм Хәсән углының берәр шигыре килеп җиткән
Сәйф Сарай алар белән шигъри ярышта тиңдәшсез оста булып күз алдына баса