ТУКАЙ ТУРЫНДА ЯҢА СҮЗ
абдулла Тукайның тормышы һәм иҗат
эшчәилеге галимнәр ечен бетмәс-
төкәнмәс тема, илһам чыганагы булып
кала. Шагыйрь шәхесен ачыклау. аның
әдәби мирасын үзләштерү — бер үк
вакытта халкыбызның күңел
хәзинәсен, рухи-вхлакый тәҗрибәсен аңлау
толында да бер адым бит ул.
Тукайны өйрәнү юлында бөтенләй «ак кал-
ган» урыннар инде булмаска да тиеш кебек
Фатих Әмирхан, Гали Рәхим, Җамал Вәли-
диләрнең Тукай турындагы беренче мәкалә-
ләреннән башлап, Гали Халит, Мөхәммәт Гай-
иуллин, Ибраһим Нуруллин хезмәтләре дөньяга
килгәнче, җитмеш елга якын вакыт узган Бу чор
эчендә шагыйрьнең биографиясе һәм әсәрләре
ничек җентекләп әйрәнел чыгылган, күпме
мәсьәләләргә ачыклык кертелгән . Ләкин һәр
яңа хезмәт әле эзләнүләрнең дәвам итүе, алай
гына да түгел — куанычлы табышлар алып
килүе хакында сөйли
Шул җәһәттән күренекле галим Рәфыик
Измайлович Нәфиковның «Тукай һәм аның
даирәсе» исемле китабы басылып чыгу һич-
шиксез игътибарга лаеклы вакыйга булды
Үзәктәге һәм урыннардагы дәүләт һәм
партия архивлары фондларын, музей до-
кументларын, күпсанлы газета-журнал төп-
ләмәләрен. истәлекләр һәм хатларны, аерым
гаиләләрдә кадерләп сакланган ядкарьләрне
ейрәнү нәтиҗәсендә, Рефыик Нәфиков әлеге
кадәр билгеле булмаган байтак кына вакый-
галарны. шәхесләрне, фактларны ачыклауга
ирешә Бу исә— «саф, коел куйган поэт кына
түгел, дипломат, политик һәм общественный
деятель дә» булган Тукайның яшәгән тарихи
мохитен генә түгел, ул иҗат иткән әдәби
атмосфераны да инде безгә мәгълүм «аде-
ресеннеи баерак. әтрафлырак, тирәнрәк итеп
сурәтләү дигән суз
Үз вакытында «Фикер». «Әлгәсрол-җө- дид».
«Уклар» кебек гаэетә-журналларда. төрле
тәхәллүс-псеадонимиар белен, шагыйрьнең
күпсанлы публицистик әсәрләре басылган. Менә
шул әсәрләрне тар их и-партияле позицияләрдән
торып ейрәнү эшен яңа баскычка күтәргән
галим Р И Нәфиков булды. Әләгечә игътибардан
чит терек калып килгән чыганакларга
мөрәҗәгать итү. аларга бетенләи көтелмәгән
ракурстай карау, терле фактларны, фараз-
аерсивләрне чагыштырып өйрәнү дә аңа иҗади
ачышлар асарга мөмкинлек бирде
■Тукай һәм аның даирәсе» китабыма тарих-
чы галим утыз елдан артыкка сузылган эз-
ләнүләр һем тикшеренүләр аша килде Әле 1954
елда ук. кандидатлык диссертациасенең икенче
бүлегендә (ул бүлек «Г Тукайның иҗтимагый-по
лит ик һәм философик карашлары үсеше һем
аның иҗатында социал-демократик идеяләрнең
чагылышы» дип атала) Р Нәфиков шагыйрьнең
эшчеләр тормышы, аларның азатлык ечен
көрәше белен бәйләнешен социал-демократлар
хәрәкәтемә монесебәтен шактый тулы һәм
әтрафлы итеп
Г
ачкан иде Ул табышлар алдагы хезмәтләрдә
тагын да үстерелә. тирәнәйтелә барды, яңа
фикерләр һәм нәтиҗәләр белән баетылды.
Чыганакларны киң колач белән алып, эшкә
җәлеп итә белү осталыгы, зур эрудиция,
фикерләүдә новаторлык, анализ тирәнлеге —
менә шушы сыйфатлар иҗатчы галимгә чын
мәгънәсендә талантлы китап язарга нигез бул-
Иң әүәәл бу монографиядә проблеманың
ачык ител куелуы һәм тикшерү өчен алынган
материалның кысалары төгәл билгеләнүе әйбәт
тәэсир калдыра, хезмәтнең гомуми структурасы,
фикер үстерелеше дә игътибарны җәлеп итә.
Китапның беренче бүлеге яшъ Тукайның
шәхес буларак аякка баскан чоры Уральск
шәһәрендә яшәгән елларына туры килүе һәм
аның инанулары; дөньяга карашы укылган
китаплар, әзер формулалар тәэсирендә генә
түгел, ә актив тормыш эчендә кайнау, бәхәсләр
һәм көрәшләр нәтиҗәсе буларак формалашуы
ышандырырлык итеп бәян ителә.
«Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң
белән .» Чыннан да, Тукайны гомерен тулысы
белән халыкка хезмәт итәргә багышлаган бөек
шагыйрь һәм көрәшче иткән көч ул — 1905
елдан искән революцион җил. Россиядәге
беренче революциянең хөр сулышыннан
күкрәге киңәеп киткән, аның якты идеал-
ларыннан күз аллары яктырган әдип дөньяны
һәм тормыштагы үз урынын бик иртә аңлый,
яшәү мәгънәсен хокуксызлыкка, җәбер-золымга
дучар ителгән халык бәхете өчен көрәштә күрә.
Татар тормышының һәр өлкәсенә үтеп керергә
омтыла, андагы процессларны тарих
күзлегеннән дә, илдә һәм бөтен дөньяда барган
процесс яктылыгында да күзәтеп, бәяләп, алга
бару юлларын ачыкларга, үсешкә ярдәм итәргә
ашкына. Дәүләт думасы менбәреннән торып,
буйсынмас татарларны Теркингә сөрү белән
куркытырга маташкан карагруһчыларга,
шагыйрь һәм гражданин буларак, үз халкының
һәм Россиянең патриот улы буларак, Тукай
җавап бирә — атаклы «Китмибез!» дигән
политик әсәрен яза. Бу вакытта аңа егерме бер
яшь була.
Юк. туры Тукайның «мин бит саф. коеп
куйган поэт кына түгел...» дигән сүзләрендә бер
генә мыскал да ясалмалык, рия булмаган.
«Аның әсәрләрендә кешелек яшәешенең иң
мөһим мәсьәләләре ачык, үзенчәлекле чагылыш
таба,— дип яза Р Нәфиков.— Фикер иясе,
философ Тукай империалистик сугышның
якынлашып килүче яшеннәрен күрә. Суеш,
халыклар бәхетсезлеге булган сугышны кире
кагып, ул сугышны пропагандалауга каршы
эзлекле көрәш алып бара. Империалистлар
әзерләгән һәм кабызып җибәргән Балкан
сугышларында ул Җир йөзендәге тынычлыкка
куркыныч янавын күрә Ул бетен дөнья
сугышын хәстәрләүче монополияләргә каршы
чыга». Бу фикер халык шагыйре әсәрләренең
иҗтимагый өлгергәнлеге, гражданлык
активлыгы һәм бүген дә дөнья хәлләренә
аваздаш булуын тагын бер кабат раслап киле.
Җитди социаль каршылыклардан бөтен әй-
ләнә-тирә тетрәп торган бер чорда, матбугатта
төрле карашлар һәм иҗтимагый агымнар
чәкәләшкәндә, «ватан», «халык», «милләт»
тешенчәләре еш кына «меслим-мөсел- ман» сүзе
белән алыштырылып, дин әләме астында
берләшергә өндәүләр яңгырап торган дәвердә
«Капиталистический строй бетеп, дөньяга
социалистический тормыш чыкмыйча.
капиталның һәр хакыйкатькә пәрдә булып
торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип
йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм»,— дип, ачыктан-
ачык белдерү өчен, зур егетлек, гражданлык
батырлыгы кирәк! «Тукай һәм аның даирәсе»
китабының авторы менә шушы батырлыкның
асылы һәм чыганаклары турында уйлана.
Тукай тормышының гражданин һәм шагыйрь
буларак формалашу баскычларын күз алдыннан
кичерә. Бер-бер артлы яңа сәхифәләр ачыла, яңа
фикерләр өермәсе кузгала.. ■ һәм янә бер кат бу
хезмәтнең фәнни төгәллеккә, дәлиллеккә
таянып, укучыга аңлаешлы тел белән бәян итү
осталыгына сокланасың.
Тукайга каршы көрәшүчеләр әле бүген дә
исән Кайчандыр аны «милләтче, вак буржуа
шагыйрь» дип, халыктан аерырга тырышкан
булсалар, хәзер исә шагыйрьнең заманчалыгын
инкарь итәргә омтылып, каршылыкларын
купайтыбрак күрсәтергә азапланалар, Р
Нәфиков сүзләре белән әйткәндә, аның дөньяга
карашы, революцион көрәштәге позициясе
мәсьәләләрен өле дә булса «хәл итәргә
кыенсыналар». Ул гынамы, үзләренчә фикер
йөртергә теләмәүчеләрне алар «шагыйрьнең
каршылыкларын шомартупда, «Тукайдан
социалист ясаупда гаеплиләр.
Нишләмәк кирәк. 70 иче елларда һәм 80 нче
еллар башында тамыр җәя башлаган,
партиябезнең XXVII съездында кискен тән-
кыйтьләнгән тискәре процесслар, торгынлык
халәте фән өлкәсендә дә үзенең эзен кал- дьрырга
өлгерде. Дәрәҗәләр алдында сукырларча баш
иеп, аларның бер әйткән фикерен догмага
әйләндерү, «традиция», «фәндә кабул ителгән»
формулалары артына яшеренеп, һәртөрле
яңачалыкка каршы чыгу очраклары гыйльми
эзләнүләрнең еш кына «бер урында йегерүпгә
охшап калуына китерде. Ә һәр фәнни хезмәт, һәр
китап, билгеле ки, алга, киләчәккә таба бер
караш ташлау булырга тиеш. Бәхеткә каршы,
профессиональ тарихчы язган бу монография
нәкъ әнә шул сыйфатка—киләчәк тойгысына
ия.
«Революцион демократ Г. Тукай дөньяны
кичекмәстән үзгәртү, самодержавиегә каршы
тәвәккәл революцион сугыш ягында торган.
Ләкин әле ул, идеал буларак кабул итсә дә, фәнни
социализмның асылына төшенеп җитмәгән,—
дип язаР. Нәфиков.—Тукайның бөеклеге —
социализмны кешелек җәмгыяте үсешенең
объектив закончалыгы итеп санавында...
Шагыйрьне без философ-материалист итеп
күрәбез Аның фикеренчә, дин (шул исәп-
таи, ислам дине дә) түгел, ә объектив реальлек,
каршылыклардан тетрәнеп һәм керәш
казанында кайнап торган тормыш үзе кеше лек
прогрессын хәрәкәткә китерә Бу әле стихияле
материализм булса да, инде һич тә идеалистик
караш түгел».
Тукайның карашлары иҗтимагый тормыш
һәм әдәби процесста актив урын тотуында да
иҗатындагы кырыс реализм һәм халык мән-
фәгатьләрен җырлавында да ачык чагылыш
таба. Монография авторы шагыйрь биогра-
фиясен, шәхесен һәм әдәби-иҗтимагый эш-
чәнлегеи тулыландыра торган җитди дәлилләр,
яңа мәгълүматлар китерә Китапның исемендә үк
билгеләнгәнчә, биредә беек шагыйрь белән бер
чорда, аның белән бер сафта керешкән якты
шәхесләр, татар милли культурасы эшлеклеләре
турында да кызыклы күзәтүләр, фикерләр белән
очрашабыз Тукайның үз чордашлары белән
мөнәсәбәтләрен тасвирлаган сәхифәләр, табигый
ки, аеруча зур кызыксыну белән укыла.
Шагыйрьнең дуслары һәм көрәштәшләре—
Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Гафур
Коләхметое. Габдулла Кариев һәм башка күпләр
мисалында татар революцион демократиясенең,
алдынгы карашлы зыялыларның
кешелеклелеге, ватандарлыгы, клерикализмга
каршы чыгуы, социализмга һәм социалистик
идеяләргә, революцион социал- демократиягә
уңай мөнәсәбәте раслана, Автор татар халкы
культурасының ике зур эш- леклесе—Г Тукай
белән Ф Әмирхан арасындагы шәхси һәм иҗади
багланышлар турында тирән хөрмәт хисен,
күңел җылысын салып яза. Шул ук вакытта ул
безне, шагыйрьнең каләмдәшләре, мәдәният
эшлеклеләре даирәсе белән генә чикләнмичә.
Тукайны белгән һәм бөтен гомерләре буена аның
хакында якты хатирә саклаган гади кешеләр бе-
лән дә таныштыра, бөек әдипнең халык
мәхәббәтен яулавын үзенчәлекле мисаллар аша
тасвирлый. Бу уңайдан, әгәр китапның
ахырында исемнәр күрсәткече бирелгән булса,
тагын да отышлырак булыр иде дигән фикер
туа. Ул чакта галимнең нинди зур эш башкарып
чыгуы, безгә нинди бай хәзинә тәкъдим итүе,
ниһаять, ул ачкан яңа исемнәр аеруча ачыграк
булып күренер иде
Габдулла Тукай—туган халкының күкрә-
геннән саф чишмәләр тибеп чыгасына, аның
күгенә якты йолдызлар балкып күтәреләсене.
революцион көрәш мәйданына яңа көрәшчеләр
үсәчәгенә чын күңеленнән ышанып яшәгән
шагыйрь. «Безнең милләт тә. башка
милләтләрдәге кебн, . фәкыйрь вә эшче
халыкның файдаларына тырышучы. егетләргә
мохтаҗ».— дип. тикмәгә генә язганмыни ул,
үзенең әсәрләрендә шул егетләрне— заман
геройларын тмсмәгә генә эзләгәнмени!
Шагыйрь үзен дә алар арасында күрә: «...
җанымны чын юлда бирәм мең кәррә,
кызганмыйм, минем чөн мәсләгем- юлым
бөтенләй соцналлардай!»
Р Нәфиков шагыйрьне ялкынлы публицист
һәм нечкә лирик, һәрвакыт югары политик
дулкында торучы аяусыз сатирик, чын
мәгънәсендә «общественный деятель дә» ител
тасвирлый. Тукай иҗатындагы революцион
рухны, интернациональ эчтәлекне ул гади
халык тормышыннан, илдәге иҗтимагый-
политик атмосферадан алдынгы әдәбияттан
килә торган импульслар, шагыйрьнең караш-
лары һәм фикер үсеше белән бәйләп карый «Иң
мөһиме шунда,— дип яза автор.— халык иҗаты
хәзинәсе белән күңелен баеткан хәлдә ул үзе
яшәгән дәвернең — пролетар революцияләр
башланып киткән, алдынгы кешелек дөньясы
бөек фикер иясе В И Ленин байрагына йөз
тоткан чорның куәтле йогынтысын кичерә,
ленинчылар, большевиклар партиясе
әгъзаларының тәэсирен тоеп яши» Архивлардан
яңа табылган мәгълүматларны фәнни
әйләнешкә кертеп, шулай ук елегә кадәр өстән-
өстән генә әйтел кителә килгән фактларга
дикъкатьне юнәлтеп, Р Нәфиков шагыйрьнең
большевиклар белән киң элемтәләрен күрсәтә,
шуның белән Тукай шәхесе һәм иҗатының
үзенчәлекле сәхифәләрен ача Китапның иң
мөһим яңалыгы, галимнең аеруча тәкъдир
ителергә тиешле хезмәте, минемчә. әнә шунда
«Бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррир-
ләреннән тезелгән мөбәрәк тәсбих«тә кабат-
ланмас үз урыны булган бөек Тукайның иҗатын
гына түгел, шәхесен, даирәсен дә ейрәнү
социаль-мәдәни тормышыбызның бүгенгесе һем
киләчәге өчен зур әһәмияткә ия Рәфыйк
Нәфиковның «Тукай һәм аның даирәсе» дип
исемләнгән яңа хезмәте бу изге эшкә күркәм
өлеш булып кушылды Тукайны өйрәнү фәнендә
ул лаеклы урын алыр дип ышанырга бетен нигез
бар