Логотип Казан Утлары
Повесть

СОҢГЫ КИТАП

угыштан соң, илленче еллардан башлап, Дәүләкәнгә еш кайтып йөрсәм дә, «Ачлы күләгә бер генә тапкыр да барып чыгарга туры килмәде Теләк, әлбәттә, бар иде, күрәсем бик килә иде, ләкин ул теләкне берничек тә гамәлгә ашырып булмады (транспорт юк, жәяү барырга ерак, ә жигәкчеләрдән сорарга кыюлык җитмәде) Кайт кан саен шулай, фарыз эшне үти алмагандай, китек кү-ңел белән китеп барырга туры килә иде Ә еллар һаман уза торды, «Ачлы» үзе дә миннән гүя ераклаша барды, кайтып күрә алуыма өмит тә бетә язган иде Әмма безнең бу «Жигули»лар заманында еллар буенча үтәлмәгән теләгең бер көн, бер сәгать эчендә дә үтәлергә мөмкин
икән 1983 елның август урталарында авылдашым профессор Сөләйман Еникеев миңа шалтыратты «Әмирхан, без иртәгә өч кеше минем машинада Уфага
һәм шулай итеп, икенче көннен иртәсендә, без дүрт Каргалы төмәне, Жигули машинасында Уфага табан чыгып та киттек. Баручыларның миннән кала берсе Сөләйманның якын дәдәсе (аталары бертуган) Рәүф абзый, икенчесе Сөләйманның бертуган энесе, күптән түгел гарәп илләреннән кайткан инженер Фәрит иде Машинаны да бик жилле генә ул алып бара Юлыбыз — Чистай, Әлмәт, Бөгелмә аша Артык кызу чапмадык, урман ышыгында туктап, ял да иттек, Чистай белән Бөгелмәне дә карап уздык
Хәзер инде юлыбыз — туп-туры «Ачлы күл»гә . Хәер, юл үзе бик турыдан түгел иде. Бүздәк аша шактый урап барырга туры килде Төш вакыты якынлашканда гына «Ачлы» буйларына барып чыктык Ләкин Сөләйманның башта Кыдырач авылына керәсе килде - малай чагында атасы белән шул авылда булгалаган икән Ярый, малайчак хакына без риза, бәлки анда кымыз да булмасмы әле... Киттек Кыдырачка Ул «Ачлы»дан 5—6 чакрым читтә иде Урманлы тау буена утырган урта зурлыктагы башкорт авылы Киң генә ура-мыннан карана карана барып, ахырда колхоз идарәсе каршына туктадык Сөләйман килеп йөргән чакларда атасының монда якын танышлары булган, хәзер инде алар юк Бердәнбер сугыла торган капка — ул да булса колхоз идарәсе Кердек, исәнләштек, кемнәр икәнебезне әйттек Колхоз председателе үзе юк иде, ләкин телефон белән эзләп таптылар —озакламый килеп тә житте Кул биреп таныштык Безнең Казан чаклы ерак жирдән килеп чыккан кешеләр булуыбыз аны бераз аптырашта калдырды шикелле. Ләкин, әзрәк сөйләшеп, безнең дә шушы якларда туып-үскән кешеләр икәнебезне белгәч, ул, ниһаять, тынычланды, хәтта беркадәр ачылып та китте Сәрвәр Әюпов фамилияле бу сабыр басынкы гына егет үзе дә бирегә председатель булып, Дәүләкәнгә якын гына Исмәгыйль авылыннан килгән икән Мин дә бит инде Дәүләкәннеке — шулай итеп, без якташлар да булып чыктык
Ахыры БаШы 3 нче санда
чыгып китәбез, теләсәң, сине дә алабыз»,—диде ул.
Шунда ук минем телемә, моңарчы йоклап яткан уйны кемдер төртеп уяткан дай, үзеннән үзе бер сорау килде:
— Ә «Ачлы күл»гә тиябезме’
— Әбәзәтелне! — диде Сөләйман.
Анын колхозына. Кыдырачтан башка. «Ачлы»га якын тагын берничә авыл керә икән — шуна күрә колхозный исемен дә «Ачлы күл» (башкортча «Аслы күл») дип калдырганнар һәм бик дөрес эшләгәннәр Халык телендә борыннан яшәп килгән, жире-суы белән бәйләнгән матур исемнәрне колхозга биреп сак лау. мина калса, күркәм эш Туган үскән илгә хөрмәтне дә көчәйтә ул
Кызу эш өсте булуга карамастан. Әюпов иптәш вакытын бездән кызганмады * Кырлар буйлап чабудан туктамаган үз машинасына мине һәм Сөләйманны - утыртып, «Жигулижы исә артыннан ияртеп, безне «Ачлы күл»гә алып китте 2 Авыл читендәге кымызчылар өеннән зур гына савытка кымыз да салдырып 5 чыкты Борылмалы юллардан барып. «Буранголжы да үткәч, безне «Нора» z тавына алып менде Менә сина «Ачлы күл»' Ачлыкай' «Нора» өстеннән х бөтен ине-буе белән күренеп ята Әнә бер башы, әнә икенче башы, әнә нәкъ 8 каршыда, моннан илле жиде ел элек килеп, безнең «сәхрә кылып» яткан урын * нарыбыз Күл читендәге зур. кызыл ташлары да ята икән әле Мин үзем — х хискә тиз бирелүчән кеше, хыялымнан бер вакытта да чыкмаган шушы жиргә * ашкынып килдем, әмма ни гажәп мин тыныч, мин берни дә кичермим, мин Z тик искә генә төшерергә тырышам Ничек аңларга мондый хәлне3 Артык күп ш еллар үтеп китү моңа сәбәп микәнни, шуның аркасында үзеңнең үткәнеңә _ битараф калып була микәнни?. Ераклашу һәм ятлашу шушымыни инде ул < картлык галәмәте?! х
Әйе, каршымдагы «Ачлы» — шул ук «Ачлы», зураймаган да. кечерәймәгән J дә кебек, тик көне бүген жнлле булганга күрә, күл өсте жыерчыкланып. каран у гыланыбрак тора. Шулай да мин анарда шактый зур үзгәреш күрдем кай ' чандыр таш табактагы су шикелле чип-чиста күлнең хәзер күп кенә жирен камыш басып киткән Кайдан бу камыш, сәбәп нәрсәдә? Элекке заманда «Ачлы» әйләнәсендәге жирләрнен төрән кермәгән чирәмлек булуын әйткән идем бугай Безнен заманда исә ул чирәм жирләрне чәчү кырларына әйләндергәннәр Ел да сөрәләр, ел да нидер чәчәләр һәм ел да кар. яңгыр сулары сөрелгән җирнең туфрагын күлгә агызып төшерә Менә шунардан күлдә камыш, күлдә ләм. һәм табадай төбе дә аның баткакка әйләнеп бара торгандыр Күл өчен бу зарарлымы? Камышлар, ләмнәр һаман шулай баса барса. «Ачлы»дан нәрсә калыр3 Элек бит «Ачлы» чисталыгы белән дан тота иде. шифалы санала иде. Халык сихәт теләп, аның комында күмелеп ятарга, суында коенырга килә иде
«Нора» өстендә Кыдырач кымызын да эчтек. Сөләйманның энесе безне фотога да төшерде инде кузгалырга да ярый иде (председательнең вакыты белән исәпләшмичә булмый) Ләкин «Ачлы»дан тиз генә аерылып та китәсе килми, бигрәк тә аргы якны бер әйләнәсе килә иде Шунда бит инде күл буеның ин матур урыннары Кайчандыр йөргән, таптаган жирләр Әюпов туган, минем теләкне сизгәндәй, безгә шул яктагы ял базасында кунып китәргә тәкъдим итте «Алан буламы сон3» дип сорагач, ул кыска гына итеп «Эшлибез аны», диде Без бер-беребезгә караштык та риза булдык
Базанын директоры Дәүләкән кешесе икән Әюпов безне менә шуңа ерактан килгән кунаклар итеп тапшырды Директор безне ике катлы йортның югарыдагы ике бүлмәсенә урнаштырды Шунда ук ашау эчү дә тәкъдим ителде Ләкин без башта чыгып, йөреп кайтырга булдык
Базаның урнашкан жире, өч ягын да тау әйләндереп алган, ачык ягы «Ачлы»га карап торган зур бер аланлык иде Тау буйларында куе агачлык, ачыграк урыннарда билдән куе үлән, тик аланлыкның урта бер жире генә яшел чирәм Без менә шул чирәмдәге сукмактан күлнең ярына килдек, уңай лырак жиреннән су читенә комлыкка да төштек
Бу инде «Ачлы» үзе. аның борын борыннан ук кошларны, жәнлекләрне. кешеләрне үзенә тартып торган көмештәй саф суы Ялкау гына чайкалып, читендәге комлыкны «ялап» ята Кереп карыйсы иде бнг. теге еллардагы кебек колач салып, бер иңлисе иде бит' Дәрт сүнүен сүнмәгән дә. тик дәрманны кайдан алырга3 Юлдашларга карыйм. Рәүф абзый белән Сөләйманның ке рергә исәпләре юк. куркалар . Ә менә Сөләйманның энесе Фәрит чишенде һәм кереп тә китте Салкынмы, тирәнме дип тә тормады егет' Юк. болай булгач, миңа да куркып тору оят Бер яшьлектә, бер картлыкта тапшырдык'
Чишенеп керүгә, «Ачлы» өтеп алгандай итте Бер ике тапкыр чумып чиркануны качыргач кына йөзеп киттем Ничава. түзәрлек Суы шундый ук чиста да. йомшак та икән, йөзүе дә ничектер җиңел һәм рәхәт! Әйләнеп килеп баскан идем, гөбе дә тап такыр Моннан ярты гасыр элек тә шулай түгел идеме сон?' Юк. тиз генә бирешмәс эле бу асыл күл. борынгы сафлыгы, чисталыгы, әкиятләре белән сакланыр әле ул' Көче кодрәте зур аның, тик кеше дигәнең кадерен генә белсен иде'
Сулар кереп, чистарып-жиңеләеп кайтуыбызга мул табын әзер иде Безне ике чибәр татар кызы кунак иттеләр. Казаннан ук килүебезне белгәнгә күрәдер инде, үзләренчә чын хөрмәт күрсәтергә тырыштылар...
Бу сәфәр, әйткәнемчә. 1983 елның августында булды. Сез, хөрмәтле укучым, бәлки игътибар да иткәнсездер инде — минем кайчандыр булып киткән җирләремә әйләнеп кайтуым яки кайчандыр миңа якын булган кешеләр белән яңа дан очрашуым 40—50 еллардан соң гына кабатлана Ни өчен бу чаклы күп еллар узгач кына дип гаҗәпләнергә мөмкин. Мин менә хәзер шуның сәбәпләрен ачмакчы булам Бу исә шушы озын язманың иң җитди ноктасына җиттем дигән сүз.
Вакыт — рәхимсез, сиздермичә генә үтүен белә Инде август аена да кердек. Дим буйларының иң киеренке һәм иң күңелле зур эше — печән өсте дә үтеп китте. Киң тугайлар печән кибәннәре белән чуарланды. Аларга карагач, ничектер ямансу моңсу да һәм җанга җиңел дә булып китә. Ямансу, чөнки кадерле җәй үтеп бара, җанга җиңел, чөнки күз алдында әнә нинди муллык! Моны күрмичә һәм моңа сөенмичә мөмкин түгел. Чәчәкле, хуш исле болын үләнен ашаган сыерларның сөте нинди куе, сарыкларның ите нинди тәмле, атларның күңелләре нинди көр булачак! Мин — Дим буеның ризыкларын татып калган кеше, тәме-ләззәте әле дә онытылмый кебек, шуңадыр инде су буендагы болыннар миңа бик якын да һәм бик кызганыч та!
Үтте, сизелмичә дә калды, менә китәр көннәребез дә җитте. Фәтхелислам белән Хәбибрахман үзләренең уку йортларына кайтырга тиешләр, минем өчен исә ул мәҗбүри түгел. Мин — ирекле кеше, расчет алып кайткан кеше, миңа китмәскә дә була яки теләсәм кайсы якка чыгып китә алам. Әмма мин, студент шикелле үк, Казанга ашкынам, Казансыз мин инде тора алмыйм, язмышым минем шунда, күрәчәкләрем мине шунда тарта Әлбәттә, ап-ачык максатым бар мин быел, һичшиксез, берәр уку йортына керергә тиешмен Башкача ярамый, башкача мөмкин түгел, хәтта әдәбиятка керү дә минем өчен ул хәтле үк зарури түгел Дөрес, язучы булу хыялы миндә яши, әмма аның өчен дә бит белем алу кирәк.
Безне адәм иткән — уку,
Адәмне алга илткән — уку, Илтеп күккә җиткән — уку. Уку, уку, уку.
ди бит әнә Сәгыйт абзый Рәмиев тә!..
Кыскасы, без яңадан Казанга юл тоттык. Әйтергә кирәк, былтыр гына әле Казан каласы күпләр өчен әллә кайда бик еракта кебек иде, чакырып-дә- шеп тә. берәүне дә кузгатып булмый иде, быел исә, Шәвәлидән күрмәле дигәндәй, безнең арттан шактый гына яшьләр иярделәр (бүтәннәр салган сукмактан атлавы җиңелрәктер ахрысы) Шулар арасында Казак Усман да бар иде Без бер беребезне бик аз белә идек, Дәүләкән кебек кечкенә җирдә торсак та, юньләп аралашканыбыз юк иде. Ләкин ниндидер бер эчке сизенү белән мин аның миңа начар караганын тоеп йөри идем, һәрхәлдә, мин аңардан яхшылык көтми идем Төрле вакыттарак килеп, уку йортларының бусагаларын таптап йөри торгач, кызларыбыз белән егетләребезнең кайберләре Татрабфакка, кайберләре исә Педтехникумга кергәннәр Ә Казак Усман туп-туры Совпарт- школага барып кергән дип ишеттек. Ул — Дәүләкәннең «карт» комсомолы, ихтимал, «направление» белән килгәндер дә. Гомумән, социаль чыгышы әйбәтләргә һәм комсомолларга укырга керүе ул чакларда бик җиңел иде.
Минем укырга керү мәсьәләсе шактый ук катлаулы иде Вузга мин керә алмыйм, чөнки урта белемем юк Димәк, башта урта белем алырга кирәк. Моның өчен нинди уку йортын сайларга?.. Аның әле стипендиясе белән торыр җире булуы да минем өчен бик мөһим, чөнки өйдән миңа ерак калада яшәрлек ярдәм булмаячак — мин моны белеп үк килдем.
Казанда ул елларда эшче-крестьян яшьләренә махсус урта белем бирә
торган ике зур уку йорты бар иде Берсе анын Татрабфак, икенчесе — университет каршындагы Госрабфак (ягъни дәүләт рабфагы) Уйлап тордым-тор- дым да менә шушы Госрабфак дигәненә сугылып карарга булдым Социаль чыгыш ягыннан минем анда үтүем икеле иде Шулай да. формаль яктан караганда, үтәргә дә тиеш кебекмен Кулымда атайнын кустарь булуы турында белешмә бар - сатуын ул 25 елның язында ук ташлаган иде Ә дөньяга килгән ф чагымда, атам анам авылда торганнар, чын крестьян булганнар — димәк, чыгыш с ягыннан да туры киләм дигән сүз. Шул рәвештә, мин крестьян гаиләсендә 2 туган кустарь баласы буларак рабфакка үттем Бу бит 1926 ел иде, чыгыш I мәсьәләсендә артык төпченү булмагандыр ахрысы, чөнки ул елны мулла, сәү- з дәгәр балаларыннан төрле уку йортларына керүчеләр аз булмады Социаль = чыгышка аеруча әһәмият бирү, каты таләп кую һәм яшереп кергәннәрне - күпләп сөрү бераз соңрак, 1927—1928 елларда башланды Бу «кызык» вакытлар ♦ турында сүз булыр әле. х
Ә бүгенгесе көндә мин — Госрабфак студенты' Казан университетының * аудиторияләрендә укып йөрим Островский урамындагы торак йорттан урын 2 бирделәр, стипендия дә тәгаенләделәр Күпме икәнен хәтерләмим, һәрхәлдә - студентларча яшәргә житәрлек (чамалап кына тотканда) — хәзер инде «белем х гранитын», тешләрне сындырмыйча, ипләп кенә кимерәсе калды. Әмма «кимерүе» < жиңел түгел иде. чөнки бөтен укулар рус телендә бара, ә саладан кнлгән * татар малайларының русчасы үзегезгә мәгълүм инде' Хәер, мондагы укыту- s чыларыбыз барысы да диярлек университетның үзеннән яки элекке гимназияләр- ? дән — чәйнәп салгандай бик шәп төшендереп бирә торганнар иде
Казанда укырга килгән татар яшьләре елдан-ел күзгә күренеп арта бара. Былтыр да аз түгел иде. быел исә аеруча күп Кайдан гына килмәгәннәр — Себер, Урал. Донбасс. Ырынбур, Әстерхан. Саратов. Сембер, мишәр яклары Касим, Тамбов, Пензадан, кыскасы, санап та бетерерлек түгел Әмма ин күбесе — Башкортстаннян татар һәм башкортның иң күп жиреннән Тиз арада Ка занда аларның үзләренә аерым Башземлячество дигән жәмгыятьләре дә оешты
Хәзер инде татар яшьләре бөтен вузларда һәм техникумнарда укып йөри ләр. Шулай да аларның аеруча күп тупланган берничә «ноктасы» бар иде. болар Көнчыгыш педагогия институты (ВПИ), Татрабфак. Педтехникум. Театр техникумы һәм РТЯ ягъни татар телен гамәлгә ашыру курслары (кайчагында көлеп. Рокыя курслары дип тә атыйлар иде) Боларга керүе дә жинелрәк булгандыр, ахрысы Укучылары да. әйтергә кирәк, бик дәртле яшьләр иде. үзләрен бик хөр тоталар, әдәби хәрәкәткә дә бик актив катнашалар иде (билгеле булганча, соңыннан язучы булып танылып китүчеләрнең бик күбесе шулар арасыннан чыкты) Бу уку йортларының кайберләрендә. мәсәлән. Татрабфак белән Педтехникумда атна саен диярлек әдәби кичәләр була торган иде Хәзерге Фәннәр академиясе филиалының утырышлар залында үтә иде ул кичәләр (монда Татрабфак иде) Уеннар кызып житкәч кенә залга Такташ белән Кутуй килеп керәләр алар инде яшьләрнең кумиры, ә кумнрлар, үзегез беләсез, соңгарак калып йөриләр Шуңа күрә аларны шаулап-алкышлап каршы да алалар.
Мин монда ТКУиы телгә алмадым әле Ягъни Татар коммунистлар уни-верситетын Заманында бу бик танылган уку йорты иде Урнашкан жире башта Горький урамындагы хәзерге травмотологня институтында булса, соңыннан Арча кырындагы элеккеге Духовная академия бинасына күчте Укучылары да политик жәһәттән бик чарланган үткен-чая егетләр иде — шул елларның әдәби хәрәкәтендә алар бик актив роль уйнадылар
Мине дә, билгеле, әдәбият дөньясы бик кызыксындыра иде Укуга дигән вакытын кысып булса да әдәби кичәләргә, язучылар жыелышына йөрергә тырыша идем Ниләр бар соң бу әдәбият дөньясында, кемнәр нәрсә эшлиләр анда5 Сорауны болай зурдан куйгач, укучының да миннән, табигый, күпне көтүе ихтимал Хәлбуки, мин бит былтыр гына әдәбият дөньясының бусагасын ат ляган илем менә быел да шуны ук кабатларга туры килә әле миңа Кыскасы, һәм ерак, һәм югары әле ул дөнья миннән' Нәшрият белән редакцияләрнең дә кайда икәнен юньләп белмим әле мин Бердәнбер барып йөргән жнрем әлеге шул «яшь язучылар түгәрәге» һәр җыелышта диярлек Такташ. Кутуй. Нажми. Туфан кебек, инде танылып та шактый ук шау шу да кузгатып өлгергән һәм популяр да булып киткән шагыйрьләр катнаша иде Өлкән яшь тәге исемлерәк язучылар монда юньләп күренмиләр яки бик сирәк кенә килеп чыккалыйлар иле
Быел, ягъни 1926 елның көзендә. Казанга читтән укучылар күп килгәнгә күрәдер инде, әдәбият түгәрәгендә дә шактый гына яна кешеләр күренә баш
лады Аларның кайберләре яшькә миннән олырак иде бугай, ләкин, тулаем алганда, барысы да миңа тиңдәш бер чамадагы егетләр иде Тиңдәшләр булгач, мин аларны тизрәк белергә дә тырыштым һәм, озакламый, я сорашып, я танышып. һәркайсын белдем дә диярлек Өчесе — Башкортстаннан килгән Фатих Кәрим, Сәгыйт Агиш, Мирсәй Әмир, ә берсе — Әстерхан егете Габдрахман Минский булып чыкты Шул ук көзне булса кирәк. Гази Кашшаф (ул чакта Кашшаф Гази) белән дә таныштым. Әсгать Айдар белән Демьян Фәтхине дә күрдем Фатих Хөсни белән соңрак очраштык шикелле Кыскасы, таныш-бе- лешләрем күбәйде Мәгәр мин аларның берсе белән дә артык якынаеп китә алмадым. Бәлки, төрлебез төрле жнрдә укыганга күрәдер, ә бәлки субъектив сәбәпләр дә булгандыр. Мин, мәсәлән, кешенең үзе тарафыннан әзрәк кызык сыну сизмәсәм, аңа якынаерга ничектер жөрьәт итә алмый идем Кешеләр белән мин, гомумән, авыр танышам — бу минем күптәнге бер кимчелегем
Тагын бер бик мөһим моментны әйтергә кирәктер әле генә мин атаган иптәшләр барысы да диярлек әдәбиятка кыю һәм жиңел кереп киттеләр. Озак та үтми, аларның исемнәре гәзит-журнал битләрендә еш кына күренә баш лады Билгеле, алар талантлы егетләр иде, әмма талант өстенә башка сыйфатлары да булгандыр инде (мәсәлән, тәвәккәллек, тырышлык, үзенең көченә нык ышану кебек сыйфатлар) Аннары, рус әйткән «везение» дигән нәрсә дә бар бит әле кайчагында кешегә бәхет капкасы ачылып кына тора! Менә, әйтик, Габдрахман Минский — мәһабәт, матур, ягымлы, кыланышларында әзрәк арие тократлык та сизелгән Әстерхан егете — тиз арада Такташ, Кутуй, Туфан кебек авторитетлар белән якынаеп, аларның үз кешесе булып китте Исеме дә аларныкына кушылып йөри башлады Дөрес, яшьрәк, дәрәжәдә түбәнрәк, әмма ана зур киләчәк юрадылар
Мирсәй Әмир, хикәяләр язу белән генә чикләнмичә, шулай ук бик тиз үзен әдәби хәрәкәтнең актив эшлеклесе итеп тә күрсәтә башлады Мужикларча салмак кына, әмма туры бәреп, усал чыгышлар ясый торган иде ул. Ике Фатих — Хөсни белән Кәрим — шулай ук күзгә күренеп күтәрелә баралар Язганнары гәзит-журналларда чыгып кына тора Фатих Кәрим шуның өстенә, Минский шикелле үк. Такташ белән дә якынаерга өлгерде. Күрәсең, зур шагыйрь белән яшь шагыйрьне бер-берсенә тарткан ниндидер рухи уртаклык булгандыр инде
Минем үз уңышларым исә алай мактанырлык түгел иде Бик аз язам, дөньяга аз чыгам. Чыкканнары да — вак-төяк әйберләр генә Миннән шагыйрь чыкмасын мин белдем инде, әмма күңел дигәнең шигырь сыманрак нәрсә язуны һаман сорап кына тора Мондый хәл. әлбәттә, минем яшьлегем белән бәйләнгән булырга тиеш Ул заманда безнең әдәбиятта «нәсер» дигән бер жанр яшәп килә иде (ак шигырь дә диләр аны). Минем әле «Аң» журналында бу нәсерләрне укыганым да бар иде Соңгы елларда бездә аның зур остасы булып Мәхмүд Максуд абый танылды Нигә миңа да үземне шул «нәсер»дә сынап карамаска?! Чәчмә сүзгә сәләтем бар кебек, әнә «Озын көй тыңлаганда» дип аталган һәм «Безнең юл»да басылган беренче әйберем дә нәсер иде бит һәм мин ул нәсерләрне язгалап карадым, аларның кайберләре шул ук журналда басылып та чыктылар Ләкин берәүнең дә игътибарын үзләренә юньләп жәлеп итмәделәр бугай Чынлап та, күләмнәре белән бик кечкенәләр, мәгънә ягыннан да сайлар, кыскасы, шома гына язылган вак кына әдәби парчалар Бәлки аларның зур журналга үтүе дә шул «шома» теле аркасында гына булгандыр «Телең бар»,— дип әйтә торганнар иде миңа әдәбияттагы таныш-белешләр дә...
Әмма. юк. нәсер белән генә ерак китеп булмаячак иде Җитди прозага тотынган чагында гына, берәр төрле хикмәт килеп чыгуы мөмкин иде. Мин моны үзем дә аңлыйм кебек тик менә зур эшкә ничек итеп тотынырга гына белмим Беренче кышта моңа, билгеле, уку да комачаулык иткәндер - дәрес ләр күп, укуы шактый авыр, таләпләр Дә зур иде Мина бигрәк тә укудан артта калырга ярамый иде Бусы тышкы сәбәп, әмма бик житди эчке сәбәп тә бар иде Нәрсә турында, ничек итеп язарга — менә иң төп сәбәп, миңа калса, шушы сорауда иде бугай Дөрес, бу — һәрбер язучы алдында торган гомерлек сорау, иллә мәгәр ул сорау минем алдыма башта ук ничектер аеруча җитди- үткен булып килеп басты Әйе, башта ук мин бер нәрсәне аңлагандай булдым мин ияреп кенә яза алмыйм икән, миңа үземнекен табарга һәм үзем хис иткәнчә язарга кирәк икән Ә заман бик катлаулы, мин әле яшь, тәҗрибәсез, тынгысыз дөньяга яңа чыгып кына киләм — билгеле инде, миңа «үземне табу» бер дә ансат булмады. Бик озакка сузылды ул аптырап эзләнүләр
Язу эше кешенең характеры белән дә, шәхси язмышы белән дә һәм заман шартлары белән дә бик тыгыз бәйләнгән. Характерымны хәзергә әйтеп
тормыйм, 80
ә менә язмыш белән шартлар турында сөйләмичә булмый (бу ике нәрсәнең бер-берсеннән аерылгысыз булуы аңлашылса кирәк) Әлбәттә, мин үзем кичергән, үземә кагылган кадәресен генә сөйләячәкмен
Казанга килеп торган шушы ел ярым-ике ел эчендә мина нәрсә ачылды, нәрсә күрдем мин? Барысыннан да элек, революциянең дәвам итүен күрдем дип әйтер идем (яки тойдым дип) Әйе, ихлас. Октябрьдә башланган револю- ф циянең бездә һич туктаганы юк икән, хәзер ул иске дөньяны тәмам бетереп. - яңасын кору өчен дәвам итә һәм итәчәк икән Нэп дигән нәрсә ул кыска гына £ чигенү, вакытлы гына тынып тору булган, имеш' Аның шулай буласын башта ук = сизәргә мөмкин иде инде, чөнки иске дөньяга нәфрәт, ачу нэп вакытында да _ бетеп тормады. Әзрәк йомшарып, тыныбрак торган чагы, бәлки, булгандыр, f иллә мәгәр тиз арада ул яңадан көчәя башлады Революциянең максаты = изге — сыйныфларны бетерү юлы белән, башта социализм, аннары коммунизм - төзү Ә моның өчен бөтен иске дөнья калдыкларына, барлык эксплуататор сыйныфларга каршы рәхимсез каты һөжүм алып барырга кирәк диләр һәм бу “ һөжүм иҗтимагый тормышта булсын, идеология фронтында булсын, шул жөм s ләдән әдәбият өлкәсендә дә бик тиз жәелә һәм отыры көчәя бара иде Әдәбиятта = әле ул һөжүм үзен аеруча нык сиздерә башлады — без моны Фатих Әмирханны “ жирләгән чакта ук инде күреп уздырган идек =
Кыскасы, минем, Казанга килеп, укый һәм язгалый башлаган чагым әнә < шундый хәтәр бер вакытка туры килде Хәтәр дим, чөнки бөтен фронт буйлап Г көчәя барган һөжүмнең миңа да китереп бәрүе мөмкин иде Иң элек, билгеле, х чыгыш ягыннан Социаль чыгыш өчен укудан куып чыгарулар башланган иде * инде. Гадәттә, бу фаш итү юлы белән эшләнә иде Фәлән Фәләнов мулла яки сәүдәгәр малае дип язып бирсәләр, артык тикшереп тормастан. куалар да чыгаралар Эш шуңа кадәр барып житте ки. кайбер мулла малайлары, үзлә ренә шик-шөбһә төшмәсен өчен, бүтәннәр өстеннән әләк язып бирә башладылар Әләккә теләсә нәрсә язып була, шуңа күрә ул әләк дип атала да Бу очракта инде синең укырга бик сәләтле булуың да, жәмгыятькә файдалы кеше булырга теләвең дә коткара алмый
Социаль чыгыш мәсьәләсе ул елларда шундый зур бер әһәмияткә ня булган, күрәсең, хәтта гәзит журнал битләрендә шигырь бастырган кайбер яшьләр им заларыннан соң «ярлы баласы» яки «эшче баласы» дип тә өстәп куялар иде Мәгәр алар арасында да алдашучылар булган икән Бервакытны минем Ярми дустым (былтыр «Шәрык» китапханәсендә танышкан егетем) журналда чык кан шигырь астындагы «ярлы баласы» дигән сүзнең <ярлы»сын сызды да өстенә «кулак» дип язып куйды Мин гажәпләнеп: «Нигә алай итәсең?» дип сорагач, ул тыныч кына «Беләм мин ул малайны, безнең күрше авылдан, атасы настоящий кулак!» — дигән иде
Әйткәнемчә, «фаш ителү» куркынычы минем өчен дә бар иде Чыгыш мәсьәләсендә хәзер ташлама юк Әгәр берәрсе минем атайның кайчандыр аяк өсте булса да сату итеп йөрүен куертып язса, шул инде жнткән. рабфак белән бәхилләшергә туры киләчәк Хәзерге көндә атам бит сату итми, кустарьчылык белән шөгыльләнә дип акланып маташу да ярдәм итмәячәк
Былтыр һәм быел Казанга укырга килгән Дәүләкән яшьләренең мина мөнәсәбәтләре төрлечә Берәүләрнең бик яхшы, икенчеләрнең яхшы да, начар да түгел, ә кайберләрнеке коры-салкын гына Шулай булуы бик табигый адәмнәр арасында мөнәсәбәтләрнең беркайчан да бер төрле генә була алганы юк әле Кыскасы, алар арасында миңа хәерхаһлары булган шикелле, һичшиксез, кырын караучылары да булырга тиеш иде Бу соңгылары арасыннан, әйткән дә идем буган, минем өчен аеруча хәтәре ул да булса Казак Усман иде
Хәлбуки, без берберебезне бик аз белә идек Бер үк Дәүләкәндә үскән малайлар булсак та. мин, мәсәлән, аның атасы кем булуын да. кайда торуларын да ачык кына белми идем Мәктәптә укыганда да. жәйләрен уйнап йөргәндә дә, үсә төшеп, концерт спектакльләргә катнашкан чакларда да миңа аны күрергә дә. аның белән аралашырга да туры килмәде
Казак Усманны якыннанрак белгән иптәшләр аны бик һавалы коры кеше диләр иде Миңа исә аның белән бары Казанда гына әзрәк очрашырга туры кнлде Бер тапкыр, кемгәдер ияреп, аңа барып та чыккан идем Әйе. чынлап та, егет үзен эре һәм горур тота белә икән шул Кыяфәт тә шундыйрак житдн чырай, салкын күзләр Әмма мине аның бер көтелмәгән сыйфаты бик гажәплән дерган иде ул. баксаң. Чехов хикәясендәге табут ясучы Яков кебек, скрипкада уйный икән ләбаса! Хәер, ул үзе башлап бу хакта бер сүз дә әйтмәде Тик китәр алдыннан, мин стенада эленеп торган скрипканы күреп «Бу кемнеке, кем уйный?» дип
сорагач кына, Казак Усман гади бер нәрсә турында әйт
кәндәй «Мин уйныйм!» — дип кенә куйды (менә сиңа коры кеше!) Кызганычка каршы, уйнаганын ишетергә туры килмәде, чөнки ул үзе андый теләк сиздермәде, һәм без дә. ни өчендер, үтенеп сорап тормадык. Электән килгән табигый якынлык булмагач, коры сөйләшеп утыру белән генә чикләндек тә чыгып киттек.
Мондый очрашудан соң миндә икеләнү, ике төрле уйлау нрексездән баш-лана иде. Бердән. Казак Усманга ышанмавым, миңа каршы ни дә булса эшләр дигән шигем, үзеннән-үзе көчәя иде кебек: икенчедән, үзе ул. очрашканда, начар карашын берничек тә сиздермәгәч, яхшы ук тынычланган кебек тә була идем «Чынлап та,—дип уйлый идем мин,—ни өчен әле ул мина каныгырга тиеш?! Әллә минем атайның таш магазиннар тотмаганын белмиме ул. Казак Усман шулай ук Дәүләкән егете?! Монда әле чыгышлары белән миннән «зур-раклар» да укып яталар, ә минем хакым булмасын, имеш!..»
Әнә шулай ачынып уйлый идем мин, һәрбер адәм баласы шикелле, тискәре якны киметебрәк, уңай якны исә арттырыбрак...
Хәлбуки, ай артыннан ай уза, укулар әйбәт кенә бара, ахырда кышкы каникул да килеп җитә. Без әле, мондагы авылдашлар, каникул вакытында Дәүләкәнебезгә кайтып, атна-ун көн буена уеннар, кичәләр үткәреп, дөньясын шаулатып та киттек (Һаҗәр белән беренче мәртәбә кинога баруым да шул чакта булды) Казанга кайту белән, тагын студент тормышы, тагын укулар башланды Инде җылы язга да күп калмады Уку елының ахырына якын-лашабыз. (?әлки, тынычланырга да вакыттыр, онытырга, һәртөрле шик-шөбһә- ләрне күңелдән чыгарып ташларга?! Әмма юк, тынычланырга иртәрәк булган икән әле. Көннәрдән беркөнне торак йорттагы бүлмәгә кайтып керсәм, минем караваттагы мендәр өстендә записка ята. Кулга алу белән, белдем — Казак Усманнан! Минем исемне «Әмир» дип түгел, «Амир» дип куйган (дәшкәндә дә ул шулай русчалап: «Амир»,—дип дәшә торган иде). Кызык, нинди йомышы төште икән минем бүлмәгә беренче мәртәбә аяк баскан бу бик «важный» иптәшнең? Хәер, мин шулай уйлап алганчы, кыска гына язманы бер күз ташлау белән укып та чыктым Анда болай дип язылган иде: «Амир, син рабфактан үзең чыгып кнтмәсәң, без сине кудырабыз, учти шуны!» Имза юк, билгеле, кирәге дә юк. Аңладык, төшендек... Шулай да мин бүлмәдәш иптәштән: «Кемнәр килгән иде»,— дип сораган булдым. Ул: «Ике егет килгән иде,—диде, берсе кәкрерәк борынлы, ак чырайлы, икенчесе арык кына, кара чәчле»,— дип тә өстәде. Билгеле инде, аксылы — Казак Усман, карасы һәрвакыт ана тагылып йөрүче Хәйдәр... Бу егет миңа күптән таныш, кайчандыр бергә мәдрәсәдә дә укып йөрдек, үткән көз генә, безгә ияреп килеп, Татрабфакка керде, ләкин укуының рәте-юне булмагандыр, чөнки электән үк кемгә дә булса ияреп йөрергә гадәтләнгән бер ялкау иде. Менә бит монда да тапкан ияртүчене — алгы тәгәрмәч кайдан барса, арткысы да шуннан барачак, әлбәттә.
Алай, мәсьәлә ачык. Егетләр миңа ультиматум куйганнар, рабфактан табаныңны ялтырат! Бу нәкъ Казак Усманча башта үзенең өстенлеген, көчен күрсәтергә теләгән ул! . Яшерен донос язып бирүгә караганда, бу әйбәтрәк тә түгелме соң әле?! Миңа уйларга вакыт бирә, үз иркем белән чыгып китәргә мөмкинлек бирә! Бу бит әле үзенә күрә олы җанлылык күрсәтү дә, шайтан алгыры!.. Молодец, Казак!. Синең миңа укырга ирек бирмәсеңне мин күптән белеп тордым, әмма менә болай эшләвең өчен хәтта рәхмәт тә әйтергә була!
Әйе. мин артык борчылмадым, записканы тагын бер кат укыдым да ертып ташладым һәм. бер дә баш ватып тормыйча, укуны хәзергә дәвам итәргә бул-дым Ультиматумның срогы юк бит. нигә ашыгырга? Казак Усманга бит мине үз ихтыярына буйсындыру мөһимрәк, бәлки әле. каршына барып, минем ялваруымны да көтә торгандыр Анысы булмаячак, әлбәттә, ә рабфактан чыгу- чыкмау мәсьәләсен мин үзем хәл итәчәкмен
Укуларны дәвам иттерергә күп калмаган иде. Тагын ике айдан мин беренче курсны тәмамларга тиеш идем Насыйп булырмы-юкмы, ләкин балта чапканчы, кискән жан тарта, дн — һичнигә карамыйча, укуны очларга кирәк иде Апрель- май да узды, июньгә дә кердек һәм мин бәла-казасыз гына беренче курсны, ннһаять. бетереп чыктым. Хәзер инде мөһим бер мәсьәләне — кая китүне хәл итәргә кирәк иде Минем хәлдәге студент өчен җәйне берәр җирдә эшләп үткәрү яхшырак булган булыр иде. әлбәттә, мәгәр, башта әйткәнемчә, үпкәләрем таза түгел, чехоткага әйләнү куркынычы бар, ә бу афәттән котылу өчен, миңа яхшы Һава, таза ашау кирәк Боларны мин Дәүләкәнемә кайтып кына таба алам билгеле. Аннары, бөтенесе кайтканда, мин генә кайтмыйча калсам — моны качу-яшерену дип аңлаулары да бик мөмкин иде. Шуңа күрә тоттым да, үземә дус һәм дошман булган егетләрдән калмыйча, атам йортына кайттым
һәртөрле фани исәпләрдән дә бигрәк, туган өйгә тарткан иң көчле нәрсә — ул да булса, һичшиксез,— сагыну иде Гажәп иде бу Бер кыш эчендә тузанлы Дәүләкән үзе дә, бөтен әтрафындагы табигать тә. аеруча шунда калган дуслар да шулкадәр сагындыра иде ки. бер генә җәй кайтмыйча-күрмичә калу да үкенечле бер зур югалту булып тоела башлый иде Бәлки, бүтәннәр өчен ул алай ук та булмагандыр, иллә мәгәр мин кул-аягым белән шул Дәүләкәнгә. ф шундагы дусларга бәйләнеп беткән идем Кайткан саен беренче көннән үк = шулар арасына кереп китәм. шулардан һич аерыла алмыйм, хәтта атам анама 2 күрсәтмәгән игътибарны да күбрәк аларга күрсәтә идем Ахмак яшьлек'
Ул чакларда мин бик актив малай идем Үземнән зурракларга кушылып, - бөтен уеннарга, кичәләргә, компанияләргә чын ихластан катнашып, чаба-чаба = йөри идем Миндә җәмәгать эшенә зур дәрт бар иде, ни эшләсәм дә бары ~- күңел кушуы буенча гына эшли идем һәм. билгеле инде, яраклашу днгән * нәрсәне бөтенләй уйлый да белми идем (хәер, соңыннан да яраклашу ялагайда = ну кебек бик «кирәкле» сыйфатлар минем табигатемә ят булып калды» Мине * күптән белгән дусларым да мина ышаналар, мине үз якын итәләр иде — һәрхәлдә. 2 алар тарафыннан бернинди дә хөсетлек сизми идем Әмма ләкин шул ук вакытта - миңа кырын караучыларның да барлыгын беләм Булмыймы сон! Монда бит әле _ миңа ультиматум куйган Казак Усман, Хәйдәрләр компаниясе дә бар Хәйдәр < безнең арада һаман көлеп-шаркылдап йөри, ә менә Казак бик сирәк күренә иде f Гаҗәп бу кеше — үз тиңнәре белән уйнап-көлел йөрүне бөтенләй белми диярлек. J әллә тәкәбберлеге кушмый, әллә инде сүлән шикелле читтән генә күзәтергә j ярата?! Ул мине онытмаган шикелле, мин дә аны оныта алмый идем тик * аның турында уйламаска гына тырышам Дөнья күңелле, кояшлы, рәхәт кадерен белеп калырга кирәк ләбаса!. Тукта, оныта язганмын: шушы җәйне бит Һаҗәр Ыслак егетенә ияреп китте. Казактан башка да булган икән минем гамьнәрем
Инде китәр вакытым якынлашкач, бер дустым миңа сер итеп кенә әйтте «Беләсеңме, Казак Усман сине батырырга чамалый бит. өстеңнән язып, шуңа кайберәүләрдән кул да куйдырган»,— диде. Мин төпченепсорашып тормадым кемнәр кул куйганын юри беләсем килмәде (я араларында ышанычлы дуслар да булып куяр!). Ә Казакның, иртәме-соңмы, кара ниятен үтәячәген мин инде белеп тора идем.
. .Август урталарында (башкалардан алданрак). миңа бердәнбер изгелек теләүче, хәер догада торучы атам анамны бераз аптырашта калдырып, тагын шул ерактагы таш калага китеп бардым
Минем өстән рабфакка «материал» килгәнме юкмы, мин моны бервакытта да ачык кына белә алмадым Чөнки рабфактан мин үзем, үз теләгем белән чыгып киттем (бу турыда рәсми белешмә дә миндә сакланган икән) Хәлләр шулай булгач, мин инде үз аягым белән чыгып китүне артыграк күрдем, билгеле 1927 елның көзе Озакламый Бөек Октябрьгә дә 10 ел тулачак Революция дәвам итә!..
Авыллардан, заводлардан, шахталардан укырга, ябырылып, яшьләр килә Хезмәт ияләренең үз белгечләре, үз укымышлылары булырга тиеш — яна жәм гыять хәзер шуңа мохтаҗ Димәк, чыгышлары белән чит саналганнар чит кәрәк китеп торырга, әнә шул меңләп килгән чын эшче крестьян яшьләренә юл бирергә тиешләр Бик аңлаешлы түгелме сон бу?' Әлбәттә, анлаешлы мен.» хәзер! Мин бит бүген язам, илебез үткән юлны ачык күреп, үземчә дөрес нәтиҗә ясыйм. Ә теге чакта, ягъни 27 елның көзендә мондый ачык аңлау миндә мотлак булмагандыр, аңлау урынына ризасызлык һәм рәнҗү булгандыр Чөнки мин дә бит адәм баласы, укыйм дип. җәмгыятькә файдалы кеше булыйм дип, шушы таш калага ашкынып килгән яшь кенә бер шәкерт' Юк. дуслар, бер дә җиңел булмагандыр миңа икенче тапкыр укудан аерылулар Әмма ничек тә түзәргә, күтәрергә, киләчәктән өмитне өзмәскә кирәк иде
Социаль чыгыш белән бәйләнгән кеше язмышының инде бер уңай мисалын китерү дә бик урынлы булыр дип уйлыйм Минем белән бергә килгән Фәтхелислам дусны Казан, әйтерсең, көтеп үк торган ишекләрен киң ачып каршы алды ул ятимлектә үскән бу грузчик баласын! Текә баскычтан менгәндәй. Фәтхелислам гаҗәп тиз югары күтәрелде 1931 елны төзүче-ниженерляр институтын уңышлы тәмамлады Шунда ук аспирантурада калып, аны бетер- ннән соң. кандидатлык яклый, доцент исемен ала. башта декан, аннары укыту эшләре буенча директор
урынбасары булып билгеләнә Ә сугыш алдыннан инде Фәтхелислам Мансур I улы Хәкимовны төзүче-инженерлар институтының ректоры итеп билгелиләр I Менә аның ун ел эчендә үткән юлы Билгеле, бу чыгыш нәтижәсе генә түгел иде — яшьтән укырга бик сәләтле булу өстенә, ул үзен зур дәүләт эшләрен үти алыр-лык булдыклы, тырыш, чын коммунист итеп тә күрсәтә белде (1931 елдан партия члены) Сугыш вакытында да ул фронттагы бер авиачастьтә «Смерш» (контрразведка) начальнигы булып хезмәт итә. орден һәм медальләр белә> бүләкләнә Фашизмны тар-мар иткәннән соң, Казанга кайтып, сугыш елларын да ябылып торган институтны яңадан ачып, беренче көненнән үк шунын ректоры булып эшли башлый Институт өчен яңа бина да салдыра Шулай дәвам итә аның жаваплы һәм зур дәрәжәле хезмәт юлы Бу вакыт эчендә ул берничә мәртәбә Казан шәһәр советының депутаты булып та сайлана. Җыеп кына әйткәндә, аның язмышы да бөек революция нәтижәсе иде. әлбәттә!
Фәтхелислам әнә шулай үсеп-күтәрелеп китсә дә. безнең арадагы яшьтән үк башланган дуслык бетмәде-өзелмәде Күрәсең. Дәүләкәннән икәү бергә җи-тәкләшеп чыгып китү безне бер-беребезне яхшы ук бәйләп өлгергән булган — төрле сәбәпләр аркасында ерагаеп торган чакларда да без бу бәйләнешне ничектер күңелебездә саклап, аңа тугрылыклы булып кала алдык.
Илленче елларның башларында безнең янда гына дүрт катлы таза бер йорт салып куйдылар Менә шул яңа йортның өч бүлмәле әйбәт, иркен квартира сына Фәтхелислам да гаиләсе белән күченде Шулай итеп, Дәүләкәндәге шикелле. без яңадан күршеләр булдык, һәм. билгеле инде, ешрак очраша да, үзара йөрешә дә башладык
Берәр уңай белән мәҗлес үткәргәндә. Фәтхелислам безне дә бер ваХытта да диярлек чакырмыйча калмый иде Ә кунаклар, аның үзе кебек, институт кешеләре яки төзүче-инженерлар була торган иде Әйбәт җыештырылган залда яхшы ризык, төрле эчемлекләр куелган зур өстәлнең ике ягына кадерле кунаклар тезелешеп утыра, ә табынның түр башында бәрхет тышлы йомшак креслода Фәтхелислам Мансурович үзе утыра Кайчандыр, бүкәнгә утырып, пима төпләгән. ачлы туклы яшәгән ярлы малай! Бүген исә ул түр башында, чөнки ул мәҗлес хуҗасы һәм зур бер институтның ректоры, әмма иң гаҗәбе - аңарда шушы өстенлеге белән һичбер төрле эреләнү дә. масаю да юк. Киресенчә, ул үзен бик табигый тота, гүя искитәрлек берни дә юк монда, тик үз бәясен яхшы белүчеләрдә генә була торган бәйсезлек белән горурлык чамалы гына сизелә аңарда. Ләкин болары да аның «ректор» булуыннан килгән нәрсә түгел иде Мин менә аны күптән белүче кеше буларак әйтә алам безнең Фәтхелисламда яшьтән үк үзен һәрвакыт, һәр урында әнә шулай дәрәҗәсен төшермичә акыллы-тыйнак тота белү бар иде. Мондый сыйфат яхшы тәрбия алган, эчке культурага ия кешеләр- До генә очрый бугай Ә үтә ярлылыкта атасыз үскән Фәтхелисламга кайдан килгән ул?' Күп сыйфатлар, билгеле, нәселдән килә, ихтимал, атасы яки анасы ягыннан сакланып килгән әнә шундый күркәм бер сыйфат аңа да күчеп калган дыр Ул бит ^з гомерендә бер тапкыр сүгенгән кеше дә түгел Мулла балаларында булмаган әдәп-инсаф бар иде аңарда!
Шулай да язмышның серләренә (яки мәкерлегенә) төшенүе бик читен Кеше тормышта барысына да ирешә, әмма ип кадерлесен югалта Менә Фәтхелислам белән дә шундыйрак хәл булды илле яшеннән үк диабет белән авырый башлады, бик озак җәфаланды, ахырда шул авырудан үлеп тә китте Әйе. әйтәсе дә түгел, үкенечле үлем! Яшәргә тиешле һәм хаклы кеше иде әле ул! .
Инде минем мәсьәләгә күчик Уку турындагы сүзне ничек тә ахырына кадәр җиткерергә булыр Күргәнегезчә, миңа рабфактан китәргә туры килде Әмма уку теләге миндә сүнмәде, яшем үтмәгән, вакыт бар, киләчәктә берәр уку йортына керә алырмын әле дигән өмит, әлбәттә, калды Тик моның өчен миңа үземнең социаль хәлемне яхшыртырга, ягъни башта кая да булса кереп, тагын күпмедер эшләргә кирәк иде
Ярый, шулай карар да кылдык ди Әмма кая кереп, кем булып эшләргә’ Казанда эш табуы җиңел түгел, эшсезләр дә бар иде әле ул елларда Шуннан мин кая да булса читкә китү турында уйлана башладым Озакламый Җәләй исемле бер танышымны очраттым — ул да минем кебегрәк бер хәлдә икән — каядыр укыган, ни өчендер таш-
лаган, шулай ук эш эзли икән Менә шул иптәш әйтте мина Урта Азиядән, укытучылар җыяр өчен, вәкил килгән, шуны табып, сөйләшеп карыйсы иде диде Мин дә риза булдым мона Шул вәкилне эзләп. Наркомпроска киттек Барган чакта мине һаман бер уй борчыды укы тучылык бик дәрәҗәле зур эш. мин шул эшкә ярыйммы-юкмы’ Дөрес, рабфакта бер ел уку да минем белемемне шактый ук арттырган иде. ф һәрхәлдә, укырга-язарга өйрәтерлек кенә чамам бар иде Әмма тәж - рибә дә. документ та — бернәрсәм дә юк. һәм җибәрүләренә ышаны 2 чым да бик аз Иллә мәгәр Урта Азиядә ул чакта укытучыларга кытлык х зур булгандыр инде, вәкил иптәш безне, бик хуп дип, берсүзсез укытучы- _ лар итеп җибәрергә риза булды Тиз арада тиешле кәгазьләрне дә Z язып бирде, шуның өстенә тимер юлда скидка белән барыр өчен литера 5 дигән нәрсә һәм күпмедер акча да кулыбызга тоттырды Әнә шулай ансат кына һәм тиз генә эшләнеп ташлана иде кайбер эшләр ул за- _ маннарда' *
Без инде, иңебезгә канатлар чыккандай, тиз генә юк-бар әйберләребезне = култык астына кыстырып, вокзалга төштек тә күңелгә ничектер якын тоелган - әмма күз күрмәгән кайнар кояшлы ерак илгә ансат кына китеп тә бардык Юлыбыз Мәскәү аша Самаркандка чаклы иде Әмма кызык бу язмыш = дигәнең, кайвакытта һич көтелмәгән борылыш ясый да куя' Булгалады андый * хәлләр минем белән дә. һәм менә беренчесен монда - Мәскәүгә килеп җиткәч - татырга туры килде Ташкент поезды төнлә генә китәсе булганга күрә, без көн - буе диярлек башкала белән иркенләп танышып йөрдек Минем бит аны беренче генә f күрүем, шунлыктан аның бик буталчык урамнарын, төрле зурлыктагы, төрле ' төстәге йортларын, бихисап кибетләрен карап йөрү гаҗәп кызыклы иде (гомумән мин беренче күргән шәһәрләрне исем китеп, карап йөрергә яратам) Мәгәр, буталчык Мәскәүнең кай җирләрен күрдек, кай төшләрендә булдык мин аны беркайчан да әйтеп бирә алмас идем Билгеле. Кызыл Мәйданнан башкасын
Шулай күпмедер Йөреп арганнан соң, иптәшем, бүтән барыр җир калмаган дай. көтелмәгән бер тәкъдим ясады:
Әйдәле. ТатбашбюрогаI II кереп чыгыйк, анда ниләр бар икән’ Мин икеләнә калдым шундый зур җиргә безне кертәләрме соң’! Кертәләр’ диде иптәшем, анда минем бер танышым эшли Ярый алайса, киттек Озакламый ничәдер катлы чибәр генә бер йортка барып кердек Исәнләштек Җәләй, танышы янына утырып, әкрен генә сүзгә дә кереште Ләкин бераздан бүлмәдәге бүтән иптәшләр дә безнең белән кызыксындылар булса кирәк, торып, якынрак килеп, җайлап кына сораша башла дылар кемнәр без,нишләп йөрибез, кайларга таба китеп барабыз’ Без кыскача гына сөйләп бирдек Шуннан соң араларыннан бер дәүрәк абзый безгә Казанда бирелгән кәгазьләрне күрсәтергә кушты Без аны моны уйламыйча гына чыгарып бнрдек Ул барысын да ашыкмыйча гына карады, аннары бик гади генә итеп безгә әйтте <Ни өчен әле сез әллә кайдагы Сәмәркандка китеп барасыз, безнен үзебездә эш беткәнмени’ Әнә Донбасс шахтерларына укытучылар җитми Юк. туганнар, без сезнең юлыгызны үзгәртергә мәҗбүрбез Рәхим итеп. Донбасска китәсез, юлы да кыска, эш тә анда җитәрлек!»
Шулай диде дә. безнең ризалыкны да көтмичә, икенче берәүгә яңа кәгазь лар әзерләп бирергә кушты Әле дә хәтерлим литерадагы <Сәмәрканд»ны кызыл кара белән сызып, өстенә Донбасс каласының исемен язып куйдылар
Шулай итеп, Татбашбюродан безне, нке мәхлукне, ак пахта иленнән кара күмер иленә борып чыгардылар Бу, әлбәттә, юнәлешне генә түгел, безнен язмышларны да, әйткәнемчә, икенче якка бору иде Мәгълүм ки. ул елларда Урта Азиягә киткән татар яшьләренең бик күбесе шунда торып, төпләнеп тә калды Кем белә, бәлкем миндә туган якларга кире борылып кайта алмаган булыр идем
Донбасс үзәге ул заманда Юзовка днгән шәһәр иде (хәзерге Донецк) Без менә шул округ үзәге урнашкан шәһәргә җибәрелгән идек Ана килеп җитү белән, без Донбасста икәнебезне бнк ачык сиздек мондагы һавада төчкел темрәк күмер исе дә газ исе иде Беренче тапкыр иснәргә туры килгән бу сәер исләр безгә бераз гына дәрт тә өстәп җибәрде без бит данлыклы Бөтен россия кочегаркасында!
Округ партия комитеты каршында ул чакта татар бүлеге эшли иде кулыбыздагы язулар белән менә шунда барып кердек. Хәтеремдә ул бүлектә
1 Ул елларда партия Үтәк Комитеты каршында Татар башкорт бюросы дигән бер ор
II пн »шлн иде (Ә Е.)
партия эшләре буенча — Сәфәров дигән абзый, ә комсомол эшләре буенча ак чырайлы, арык кына Ширинский дигән егет эшли иде (соңыннан, татарлар арасында эшләү бетерелгәч, алар икесе дә Казанга кайттылар, Ширинский безнең китап нәшриятында да эшләде) Алар безне бик әйбәт каршы алдылар һәм тиз арада икебезне ике якка эшкә дә җибәрделәр Минем ликбез укы тучысы булып бара торган җирем Буденовское рудоуправление дип атала иде
Чынлап та, кызык заманнар булган икән Уйлап карагыз һәрбер руда управление карамагында, татар шахтерлары арасында ана телендә укыту агар ту һәм культура эшләре алып бару өчен, махсус куелган, хезмәт хакы алып эшләүче ике кеше була торган иде Аларның берсен - парторг, икенчесен приф орг дип йөртәләр иде Менә шулар, иңнәренә кыр сумкасы асып, шахтадан шах тага жәяү йөреп, әнә шул бик кирәкле изге эшләрен алып баралар иде. Күбесе кайчандыр үзе шахтер булган яки гражданнар сугышында катнашкан урта яшьләрдәге гажәп тыйнак, ярлы, өс-башы да хөрти генә, әмма үз эшләренә беткәнче бирелгән гадел коммунист абыйлар иде
Әнә шундый жәяүле агартучыларның берсе мине зур гына бер шахтага илтеп урнаштырды да инде Ул Шакиров фамилияле, чегәндәй кап-кара бер мишәр абзый иде Казармаларга алып кереп, шахтерлар белән дә таныштырды Икәү бергә, укый-яза белмәүчеләрнең күпме* икәнен ачыклап, исемлекләрен төзеп, группалар оештырдык. Шундый ук эшләрне тагын ике шахтада баш кардык — мин бер-берсенә якын торган өч шахтада укытырга тиеш идем
Бу эшләрне шулай тәмамлагач, Шакиров абзый миңа кайбер киңәшләр биреп (мәсәлән, укытканда, нык торырга, таләпчән булырга кушып), үз юлы белән жәяүләп кенә бүтән шахталарга китеп барды
Инде, эшкә керешкәнче, үз хәлем турында да берничә сүз. Иң элек кайда тору мәсьәләсен хәл итәргә кирәк иде Килгән көнне үк Шахтком кешесе мине поселоктан бер ярты чакрым чамасы читтәрәк, үр өстендәрәк ялгыз гына тор-ган зур бакчалы бер йортка илтеп куйды Йорт үзе дә зур, таза, уникеләп бүлмәсе бар. идәннәре паркет, мичләре ап-ак чынаяк кирпечтән — кайчандыр монда шахта хужасы үзе торган булса кирәк. Хәзер исә нигәдер бөтенләй буш диярлек, бары ике бүлмәсендә генә ике ялгызак кеше торып яталар икән Өченчегә менә мин килдем
Ә монда сентябрь ае бик жылы, бик йомшак, бик тымызык иде Буш сәгатьләремдә ялгыз башым бакчага чыгам Үләннәр инде саргайган, ә агач-лар әле яшел. Монда алма, груша, кара жнмеш агачлары күп, жирдә жыел- мыйча сибелеп яткан груша, сливалар күп. койма буйларындагы вак куак ларны кызыл карлыган сырып алган — шуны кабып карагач, үземне ничек тер алпавыт имениесендә кебек хис итә башлый идем Бәлки кызыл карлы гаины моңарчы ашап карамаганга күрә, миндә шундыйрак хис булгандыр, һәм тагы да иң гажәбе менә хәзер дә үз бакчамда үскән шул карлыганны капсам, әлеге хужасыз йорт, ташландык бакча күз аллыма килә гүя мин Чехов заманындагы иске, таныш бер имениегә яңадан борылып кайткандай булам...
Шулай да кызыклы, серле, аз гына эчпошыргыч ул ямансу йорттан миңа озакламый чыгып китәргә туры килде Шахтер абзыйларга якынрак торырга кирәк иде Тиздән, кемнеңдер ярдәме белән, мин поселоктагы әйбәт кенә бер украин гаиләсенә «нахлебник» булып кердем Ягъни тору һәм ашау эчү хужа дан. ә мин шуның өчен аена 25 сум түләргә тиеш идем Шулай итеп, минем тормыш ансат кына көйләнде Хәзер инде, култык астына дәреслек белән дәф тәр кыстырып, өч шахта арасында мәгърифәт орлыгы «сачеп» йөрисе генә калды Шахтерлар сменалап эшләгәнгә күрә, укыту эшләре дә шуңа көйләнгән иде иртән икенче сменага төшүчеләрне, ә кичке якта беренче сменадан кайтучыларны укытам, һәр шахтаны атнасына ике тапкыр йөреп чыгам Укыта торган жирем сезонниклар тора торган озын баракның «Кызыл почмагы»нда . Ишектән керүгә, тәрәзә яклап такта белән генә бүлеп алынган бу кечкенә бүлмәдә бер-ике озын өстәл, берничә озын эскәмия һәм стенага сөяп куйган кара такта тора — без, мөгаллим буларак, шул такта янына басып, ана теле бездә дәрес алып барабыз. Тыгыз, әлбәттә, ләкин группалар зур түгел, сыябыз
Биредә бер мөһим моментны әйтеп үтмичә булмый: һәр шахтада диярлек татар шахтерлары бер-берсеннән шактый нык аерылган ике төркемгә бүленә Берсе — һәм күбрәк өлеше — акча эшләр өчен авылдан килгән сезонниклар Боларнын тамыры авылда, хуҗалыклары да авылда — инде өйләнергә яки йорт торгызырга кирәк булса, алар, күмәкләшеп, шахтага киләләр Төп мак сатлары акча эшләү булгач, алар эштән башканы белмиләр, кирәксә, ике
смена да эшлиләр, бернинди конфликтка кермиләр, эчүдән дә тыелалар, акчаны кы
сып кына тоталар -кыскасы, тырыш, уңган, күндәм шахтерлардан саналалар. Минем укучыларымның да күбесе шулар иде Әйбәт егетләр, инсафларын югал-тып бетермәгәннәр, миңа да күбрәк искечә, «мөгаллим» дип дәшәләр нде. Бу халык, авылда кыр эшләрен бетереп, сентябрьдә генә килә, ә апрельдә инде җыйган акчасын учлап, чемодан-капчыгын бүләкләр белән тутырып, кайтып та китә
Икенче төркем исә шахтаның үзендә төпләнеп калган, йорт-жире. гаиләсе = белән торучы шахтерлар иде Кайбер шахталарда бу төркемне дә күп диләр, * ләкин, мин торганда, бер биш-алты гына йорт булгандыр Болар инде чын 5 мәгънәсендә шахтер эше дә, тормышы да бары шахта белән генә бәйлән- 3 гән Поселокта да алар — мөхтәрәм кешеләр, таза торалар, йорт-жире дә таза, 9 сыер да асрыйлар Аннары шахта төбендә күмер ташып сукырайган атларны ? алып менеп суялар икән (билгеле, күпмедер түләп) Итен сезонникларга сата- ♦ лар, ә үзләре ел әйләнәсе симез казылыктан өзелмиләр
Бу ике төркемнән башка шахта белән нык бәйләнгән тагын бериш кеше- 1 ләр бар иде. Алар күп түгел, алар аз, әмма шуңа карамастан, бик билдәле- = ләр Сезонникларга кермиләр, чөнки күптән авылдан өзелгәннәр, туган нигез- “ ләрен онытканнар, кардәш-ыруларыннан да аерылып беткәннәр Шахтада төпләнеп калучылар рәтенә дә кермиләр, чөнки тора торган йорты да, гаиләсе ~ һәм бала-чагасы — бернәрсәсе дә юк. Кашы да күзе шул гына! Бер урында х озак тукталып калырга яратмыйлар, шахтадан-шахтага күчә-күчә, бөтен Дон- 3 бассны инде айкап чыкканнар Эшләргә дә -артык һәвәс түгелләр, теләсә забой- “ га төшә, теләмәсә — юк Бернинди тәртипне, авторитетны, законны танымый- п лар. Кыскасы, алар утны-суны кичкән һәм жиз торба аша да үткән «ала канат» - сукбайлар Усал халык, эре, һавалы халык, вак төяк белән кулын пычратмас, әмма инде һичкемнән, һичнәрсәдән куркып та тормый Шуңадыр ахрысы, сезонниклар, күп булсалар да. алардан шактый ук шүрлиләр иде Шундый «ала канат»ның берәрсе шахтага килеп чыкса, баракка кереп, иң түрдән үзенә урын ала, үзен «авыл мокытларының» химаячесе итеп таныта һәм барысы өстеннән дә командовать итәргә тотына Инде баш булып алгач, шахтерларга аш пешерүче юан балтырлы марҗаларның берәрсе янына кереп, шуның белән чаршау артында тора да башлый Сезонниклар ана дәшмиләр, кагылмыйлар, әйдә, ашасын-эчсен, маржа янында йокласын, тик гауга чыгармасын да пычак кына уйнатмасын
Ә тулаем алганда, Донбасска килеп, шахтерлар арасында эшләү мичем өчен һәр җәһәттән гыйбрәтле дә, файдалы да булды Иң элек мин шахтаның нәрсә һәм шахтерның кем икәнен белдем Жнр өстендә эшләсәм дә, берничә тапкыр смена белән бергә, кулга шахтер лампасы тотып, шахтага да төштем, егетләрем эшләгән забойларда да булдым Әйтергә кирәк, ул чакларда шах тада бернинди механизация юк иде әле. шахтерның бердәнбер эш коралы кәйлә, шуның белән ул утырып та, ятып та, каты күмерне чаба Авыр һәм хәтәр хезмәт (забой ишелеп, күмер астында калулар да булгалый) Пычрак эш Күмер тузаны кулга, биткә батып керә, кат кат юып та бетми, шахтерны әнә шул «сөрмәләреннән» дә танып була Эше беткәч, көн яктысына ул. морҗадан шуып төшкәндәй, кап кара булып килеп чыга Ялгышмасам. ул чакта ук нчде шахтерның эш көне алты сәгатьтән артмый иде бугай
Үземдә укыган егетләрнең һәм укымаган абзыйларның да миңа мөнәсәбәт ләре яхшы нде Алар тарафыннан бу егет бик яшь бит әле. ни күргән дә ни белә ул дип, санга сукмыйча карауны мин бервакытта да тоймадым Атаң кем дип сораучы да булмады Беренче тапкыр мин монда жан тынычлыгы татыдым
Шулай ук рус, украин кешеләре белән дә арам һәрвакыт кешеләрчә әйбәт булды Электән үк инде алар татарга ияләшкәннәр, ят күрмиләр, яшәү һәм эшләү гел бергә диярлек Инде үзем торган украин гаиләсендә мин бер семья кешеседәй яшәдем Кызганычка каршы, хуҗаларның исемнәре онытылган, ә менә балаларыныкы шушы көнгә кадәр ничектер сакланган җиткән кызлары Катя, үсмер малайлары Сергей исемле иде Шуларга ияреп, мин кинога да бара идем
Поселокның барак тибында бер катлы озын гына клубы бар. шунда ат насына берничә мәртәбә кино күрсәтәләр, ә кинодан соң. эскәмияләрне стена буена этәреп, танца башлап җибәрәләр Танцасыз бер кино да узмый торган нде Гади генә киенгән егетләр һәм кызлар шунда ук. дәртләнеп, чаттыр чоштыр әйләнергә дә тотыналар Хәзер дә әле үкенәм шул чакта танцавать нтәргә өйрәнмичә калуыма, югыйсә бит Катя туташ, әйдә, өйрәтәм дип. мине кыстап та караган нде Әлеге лә баягы кыюсызлык' Кайтып китәргә көчем
җитмичә, бер читтә, әллә кемдәй, уйчан-ялгыз гына карап утырган булам. Хәлбуки, миңа игътибар итүчеләр дә булган икән Бервакытны хуҗа малае Сергей кулыма записка китереп тоттырды Укыйм, русча. «Әгәр теләсәгез, без таныша да алабыз»,—дип язылган иде. Кемнән бу?.. Әзрәк эссе дә булып китте миңа Сергейдан сорыйм, ул каршы якта утырган бер кызны ымлап кына күрсәтте. Кыз. безнең якка карамаска тырышкан булып, кырын-текә генә утыра Ә записканы хәйләкәр язган — инициативаны миннән көтә Тугашым бик бай, бик модный киенгән, помада-пудралар сылап, бик нык бизәнгән, һәм шуның белән тутый коштай бүтәннәрдән аерылып та тора. Күрәсең, гади шахтер кызы гына түгелдер. Әмма, ходаем, йөзе-бите аның шадра ич! — бернинди бизәнү яшерә алмаслык шадра!.. Кирәк ләбаса! Күзләре матур, иреннәре тулы. гәүдәсе дә сылу гына булса кирәк Кызганыч, бик кызганыч! Мәгәр танышырга да. озатырга да үземне мәҗбүр итә алмадым һәм курыктым да мин кызның яратып китүеннән курыктым, чөнки кешене кызгана торган йом шаклыгым бар, алла сакласын!..
Клубка барган саен, аның, горурлыгын сакларга тырышкан хәлдә, барыбер нидер көтеп, һаман миңа каравын үзем дә тоя идем. Авыр хәл Нишләргә дә белмим Килмәскә, күренмәскә микән әллә? Ләкин, тора-бара, бер нәрсәне аң-ладым монда егетләр, кызлар ишсез йөрмиләр икән Чынлапмы, юри генәме, һәрбер егетнең һәм кызның йөргәне бар Безнең Катяның да егете бар. клубтан кайткан саен, ишек төбендә сәгатьләр буенча сөялешеп торалар Ата- анасы да бер сүз дә әйтми Димәк, монда ялгыз булырга ярамый, ялгызны бик тиз күрәләр, ә танышып китүләре б^к ансат икән Мин торган йорт каршында гына су колонкасы бар иде Көн дә бер-ике тапкыр шул колонкага тыгыз пальто кигән бер зифа гына кыз килә иде. Ап-ак чырайлы, кап-кара күзле чын украин кызы! Әлеге дә баягы Катя, орыша-орыша, мине менә шул чибәр белән таныштырды Исеме Женя икән Бик шат табигатьле, юктан да, тәңкәләр сипкәндәй, көлеп җибәрергә ярата Шулай итеп, мин дә көтмәгәндә генә ухажер булып киттем. Билгеле, аякларга да эш артты Клубта Женя белән бергә утыра башлагач, теге йөрәкне ирексездән сызландырган кыз да миңа нидер өмет итеп караудан туктады
Минем матди ягым да монда бик яхшырды. Сәгатьләп түлиләр, эш хакым аена 90—100 сумга чаклы барып җитә. Нахлебник булып торган өчен хуҗа-ларга аена 25 сум түлим, ә шуннан артканы кесәмдә әйбәт кенә утырып кала Ул чакта муллык иде. арзанчылык иде (мәсәлән, бостоннан теккән костюм 40—45 сум тора) Безнең поселокта атна саен кечерәк кенә базар була иде Көзге байлык, якын-тирә хуторлардан, бричкаларга төяп, алма, груша, карбыз, кавын китерәләр Май, каймак, үзләре тутырган колбаса, көйдергән чучка баласы. тагын әллә ниләр керә торган иде Йомры вак кавыннарның тәмле хуш исен әле дә онытканым юк әле. Кыскасы, Донбасстагы шикелле минем хөр, иркен, мул торганым башка бервакытта да булмады. Аннары әллә һавасы килеште, әллә таза ашау нәтиҗәсе — үпкә авыруым да шушында ябылып бетә язды.
Әмма һәр нәрсәнең, һәр рәхәтнең бер ахыры килеп җитә. Кыш үтеп, язга керү белән укыту эшләре сүрелә башлады. Ә майда инде, сезонниклар китеп беткәч, бөтенләй туктады Минем дә эшем, ниһаять, төгәлләнде Көзгә чаклы мин буш Май ахырында, тиешле расчетларны алганнан соң, өс-башымны әйбәт кенә юнәтеп, өйдәгеләрнен һәркайсына бүләкләр дә алып (беренче мәртәбә!), калган ярыйсы гына акчамны да учлап, мин. Мәкәрҗәдән кайткан шикелле, бик һәйбәт кәеф белән Дәүләкәнемә кайтырга чыктым Хуҗаларым, кайбер таныш-белешләр, шулар арасында көләргә дә, еларга әзер торган шо-мырт күзле туташым да, бик җылы итеп; «Тагын да килегез!» — дия-дия, мине озатып калдылар.
һәрбер торып киткән җир — бигрәк тә тыныч, бәхетле торган җир — кү-ңелләрдә озак саклана Башта сагындырып йөдәтә, яңадан барасы килеп китә, аннары, вакыт узу белән, әкрен генә ераклаша, тоныклана, әмма барыбер гомер ахырына чаклы онытылып бетми Донбасс белән дә шулайрак булды Бер-ике тапкыр күрер өчен генә булса да барырга талпынып карадым, ләкин минем өчен анда кызык калмаган иде инде Утызынчы елларның башыннан татар шахтерлары арасында ана телендә агарту, укыту эшләре бетерелде Бу эшләрне алып бару өчен махсус куелган кешеләр — һәртөрле парторглар, проф- орглар да таралышып беттеләр Мәгәр тормышларын электән үк шахта белән бәйләгән татар шахтерлары үз урыннарында һәмишә калдылар. .
Ясиноватая дигән зур станциядә поезддан-поездга күчеп утырганнан сон. мин Пенза-Самара аша исән-имин Дәүләкәнемэ кайтып җиттем Өндәгеләр исән саулар, билгеле, олыгая төшкәннәр, атакайга инде 56 яшь. днәйгә әзрәк артыграк та булырга тиеш Елдагыча, минем кайтуыма бик куандылар. ф бу юлы бигрәк тә. чөнки мин дә инде, үсә-зурая төшү белән бергә, әнә Донбасс кебек җирләргә барып, укытучы булганмын, акча эшләгәнмен. J бөтенәеп, бүләкләр белән кайтканмын - әйе, минем өчен ниләр унлап юаиу- J ларын аларныц йөзләреннән дә «укып» була иде Үзләре бер көе тыныч кына торып яталар, сыерлары сөт бирә, кош-корт асрыйлар, карт һаман да тимер чыбыктан таба асларын үрә икән
Кыскасы, инәй әйтмешли, ходай җан биргәнгә юнь бирә Ф
Дәүләкәннең үзе турында да. анда үткәргән ялым турында да бу юлы , язып тормыйм, җитәр, бер үк нәрсәне күпме язарга була1! Дөрес, үзгәрешләр бар: Дәүләкән әкрен генә үсә. җанлана, авылдан килгән яна кешеләр дә ку ре- = нә. һәм без дә үсәбез, без инде чын егетләр, кызларыбыз да чын туташлар - Яна хисләр, яна уйлар, яңа гамьнәр безнен башларда Читкә китүчеләр дә әкренләп арта бара, ләкин күпләп китү юк әле. анысы соңрак булачак
Минем өчен исә зур үзгәреш быел күршемдә Һаҗәр юк Хәтерлисездер. * ул былтыр Ыслак егетенә ияреп киткән иде Мин буш хәзер, җаным зынҗыр - лардан азат, тик сагышлардан гына азат түгел
Тагын нәрсә? 1928 ел нэпнын сонгы елы булса кирәк Бу инде шактый - нык сизелә. Вак төяк сәүдәсен белеп яки үзе белеп ташлаучылар арта бара икән Авылларда да икмәк тирәсендә хәлләр отыры кискенләшә дип сөйлиләр ТаГын бер елдан илдә «бөек борылыш» башланачагын әле ачык кына белүче юк. Ләкин шулай да ул борылышнын давыл шикелле якынлашып килүен ха лык инде ничектер сизеп тора. Берәүләр анын килеп җитүен кулларын уа уа көтә, икенчеләр дәшми, колак сала һәм уйлана, өченчеләр исә чынлап курку борчылу кичерә булса кирәк Бөтен кешенең язмышын тамырдан үзгәртәчәк ул «бөек борылыш» — бишектә яткан сабыйныкына чаклы! Тик әле берәү дә хәзергә ачык кына күз алдына китерә алмый үзенең шәхси язмышын Бу генгесе белән яши адәм баласы!
Менә мине дә язмышым һаман Казанга дәшә. Казанга өстери Гүя зур илдә минем өчен бүтән урын юк. гүя укып, белем алыр өчен, бүтән шәһәр бет кән Ләкин Казан ычкындырмый. Казан тарта Ул татар мәдәниятенең кыйбла сы. татар әдәбиятының үзәге шушы якты рәшә минем хыялымда уйнаклый, шуңа омтылам, шуңа таба барам мин Мәгәр аңа илтеп җиткерәсе юлның минем өчен ничаклы озын буласын һнч тә чамалый белмим Гомеремдә күп мәртәбә алдады мине хыялым!
Иртә кузгалган кошлар шикелле, мин дә августның беренче яртысында ук Уфа аша тагын Казанга юл тоттым Елга якын аерылып торганга күрә, мон дагы хәлләрне ачык кына белми идем Ниләр бар. ниләр көтә безне бу тынгы сыз калада? Уку йортларының тулай тораклары бу вакытларда әле буш тора Мин дә РТЯ курсларында укучы бер танышым янына вакытлыча кереп тордым (РТЯнын бер тулай торагы Гоголь урамында тыштан бик матур, ләкин ,ченә карболка исе сеңеп беткән ак йортта иде Хәзер бу йортта безнең филар мония) Көн дә шәһәр буйлап, анда монда баргалап йөрим һәм иң беренче кеше итеп, урамда һич көтмәгәндә генә Сәгыйт абый Сүнчәләйне очраттым Безгә ул якын кеше, бала чагымнан ук күреп беләм әлбәттә, бу очрашуга бик куандым Бәлки берәр ярдәме тимәсме дигән өмет тә күңелемә килгәндер Ләкин Сәгыйт абыйда ниндидер сүлпәнлек сизелә иде. гүя үз кайгысы үзенә җиткән, шуңадыр ахры минем хәлем белән күп кызыксынмады Азрак сөй дәшеп торды, язасың икән, журналда хикәяңне күрдем, тырыш, ташлама, диде (шул елны «Безнең юл»да «Вакытсыз сулды» дигән хикәям басылган иде Соңрак ул хикәя турында Садри абзый Җәләл дә мина берничә җылы сүз әйткән иде) Сәгыйт абыйның кайчандыр Тукай белән якын мөнәсәбәттә булуын, хатлар язышуын мин белми идем әле. әмма төскә ничектер затлы чибәр, үзенә бер йомшак ягымлы тавышлы, беренче карауга, шактый һавалы горур күрен гән ләкин нигәдер гел генә уйчан моңсу Сәгыйт абыйга минем хөрмәтем генә түгел, мәхәббәтем дә зур иде' Ул былтыр Казанга килеп, бер ел чамасы татар мәдәнияте йортында гыйльми сәркатип булып эшләгән, хәзер аны ташлаган, яңадан Уфага китәргә җыенып йөри икән Казан урамында очраклы рәвештә генә бу безнең иң соңгы очрашуыбыз булды, шуннан соң инде мина аны бүтән күрергә туры килмәде
Язу турында сүз чыккач, бу урында шуны да әйтеп үтү кирәктер дип беләм. Донбасста чакта өч шахтада укытып йөргәч, мин язуга бер дә вакыт арттыра алмадым Казан гәзитләренә бары берничә хәбәр җибәрү белән генә чикләндем. Ләкин Дәүләкәнгә кайткач, Донбасс турында очерк сыман бер әйбер язган идем Казанга килгәч тә мин аны «Кызыл Татарстан» гәзитәсенә кертеп бирдем Шактый вакыт ятканнан соң, сентябрь ахырларында гына ул нәрсә «Кара күмер илләрендә» дигән исем белән, гәзитәдә бер подвал булып, басылып та чыкты Өлкә гәзитәсенең икенче битендә «подвал биләү» яшь язучы өчен зур дәрәҗә инде ул, билгеле. Әмма, ходаем, нишләткәннәр минем әйберне?' Башыннан ахырына кадәр брак булып чыккан лабаса, бер генә сүзен дә танырлык һәм укырлык түгел! (хәрефләр кәгазьгә яртылаш кына төшкән), Бары мәкаләнең исемен дә, минем фамилияне генә укырлык. Бу, һичшиксез, брак иде — әйтерсең, юри үч итеп шулай чыгарганнар Гәзитәнең бөтен тиражы да шундый булып чыкканмы — әйтә’ алмыйм, тикшерергә туры килмәде, әмма кулымда сакланган нөсхәдә исемем бар, әйберем юк! Гәзитәләрдә аерым сүз-ләр. хәтта җөмләләрнең бозылып басылуы гадәттә еш очрый, иллә-мәгәр бөтен бер подвал текстны танымаслык итеп чыгару — валлаһе әгъләм — тарихта булдымы икән?! (төпченергә яратучылар «Кызыл Татарстан»ның ул номерын бәлки эзләп тә табырлар) Әгәр гәзитәнең бөтен тиражы да шулай бозылып чыккан булса, минем, Донбасс турында язганым эзсез югалды дигән сүз.
Хуш, төп максатка килик әле... Төп максат укырга керү иде бит Ләкин кая. ничек итеп?.. Казанда уку йортлары күп, мәгәр, кайсына гына керим тисәң дә. синнән «социаль чыгышыңны» сораячаклар Дөресен генә әйтсәң, алмаячаклар, ә алдашу юлына басасы килми Хәтта атамның бүгенге көндә кустарчылык бе лән шөгыльләнүен, үземнең исә ике кыш инде хезмәт итүемне күрсәтеп, үтә калсам да, миңа барыбер тынычлык булмаячак. Әлеге Казак Усман һәм анык койрыклары өстемнән «бывший сатучы малае» дип язып бирәчәкләр, һәм куылыр өчен шул җитә дә калачак, чөнки «бывший» да ул чакта бик начар исәптә йөри иде. Гомумән, уку йортларын «чит элементлардан» чистарту нәкъ шушы 1928 елдан башлап аеруча көчәйде. Кем син, нинди кеше синнән чыгачак — артык тикшереп тә тормыйлар. Инде танылып өлгергән шагыйрь Фатих Кәримне дә, мулла баласы дип, техникумның соңгы курсыннан чыгарып җибәргәч, башка чыгышы «начар» егетләргә һәм кызларга нәрсә генә көтәргә кала?!
Керердән элек, чыгарыңны уйла дигәннәр тәҗрибәле картлар. Менә мин дә көне-төне шул хакта уйларга мәҗбүрмен нишләргә, ничек итеп бу каты төенне чишәргә? Асылда бит сүз тормышта үз урыныңны табу турында бара Ул урынны мин уку аша гына таба алырмын дип уйлый идем. Шуның өчен менә өченче тапкыр Казанга да килдем.. Хәлбуки, минем өчен уку йортларына юллар хәзергә ябык икән әле, тагы да күпмедер көтәселәр бар икән, инде алай-болай итеп керә алсаң да. соңыннан юк кына берәр әләк аркасында сө-релүең дә бик мөмкин икән Ә сөрелеп чыгу керми торуга караганда күп тапкыр начаррак түгелме соң?!
Казан урамнарында әнә шундый авыр уйларга бирелеп, каңгырап йөргән чакта, миңа ничектер Яна Бистәгә, мех фабрикасы ачылуга багышланган тан-танага барып чыгарга туры килде. Бу вакыйганың буласын гәзитәдә эшләүче-ләрнең берәрсе әйткәндер ахрысы, чөнки мин редакциягә ара-тирә кергәләп йөри идем Август ахырлары булгандыр, көннәр эссе, трамвайлар ул якка йөрми — тирләп пешеп җәяүләп кенә киттем. Ачылачак фабрика Зур Ямашев урамының аргы башында ук икән, мин барып җиткәндә, тантана башланган иде инде Фабрика ихатасына шактый гына халык җыелган, митинг бара, кызыл комач белән әйләндереп алган трибунадан кайнар нотыклар сөйлиләр Тын гына яткан татар бистәсендә яңа фабрика ачылу зур вакыйга, иптәшләр, бу илне индустрияләштерүнең башы булачак диләр сөйләүчеләр . Соңыннан кунакларга фабриканың эчен дә күрсәтеп йөрделәр. Хәтта иң ахырдан татар ашлары белән чәй дә эчерделәр.
Мондый тантананы минем беренче күрүем иде, ул миңа бик ошады, ничек-тер рухландырып та җибәрде. Шушы рухлану белән кайтып, мин яңа фабрика турында тиз генә мәкалә дә язып ташладым. Эпиграф итеп, мәкалә башына Такташның. «Ә урамда, язның килерен белми, җылап утыра песи малае...» дигән шигъри юлларын да язып куйдым һәм ул нәрсә берничә көннән «Кызыл Татарстан»да «Яна гудок» дигән исем белән басылып та чыкты Исеменә игъ-тибар итегез: иң мөһиме — фабриканың озын трубасы икән!. Мәкаләнең үзен дә мин «Таңнарның тынлыгын ертып, мәчетләрнең диварларын тетрәтеп, тагын бер яңа гудок Яна Бистә өстендә үкерә башлады. » дип бетергәнмен (моны укыгач, ирексездән үземә: «Калай әтәч!» — днп әйтәсем килеп китте, дөһьяны
янарак кына туган, ләкин тиз арада даны таралган «Меховойда» эшли башла дым Кем әйтмешли, дөнья бу' Әле кайчан гына ачылу тантанасында кунак булып йөргән идем, ә хәзер менә җилкәмдә эт мәче тиреләрен ташыйм
Әйтергә кирәк, Казанда мехлар эшләп чыгару бик тиз үсеп китте Егерме сигезенче елны беренче фабрика ачылса, ике-өч елдан инде аның икенче, өчен че, хәтта дүртенче фабрикалары да сафка бастылар Дүрт ел эчендә мин мехлар танырга өйрәндем, мех сортлау цехының мөдир ярдәмчесе дә булып эшләдем, ахырдан күпмедер вакыт БРИЗ мөдире дә булып тордым (БРЙЗ рационализаторлар һәм уйлап табучылар бюросы) Меховойларда эшләү минем яшьлегемдә тирән эз калдырды, искә төшерерлек хәлләр дә аз булмады, ләкин мин аларнык берсенә дә тукталып тормыйм, чөнки төп сызыктан читкә тай пыласым килми Ә төп сызык әлеге шул уку мәсьәләсе Бу мәсьәләдә дә Меховойларда эшләүнең файдасы тиде дияргә була миңа да. ниһаять, укыр-ренда аны уиышлы гына тәмамлап, «психотехник» дигән исемне алып чыктым (таныклыгы хәзер дә үземдә саклана) Хуш. кем инде ул психотехник. нинди рәк бел!еч, һәм эше аның нидән гыйбарәт’ Әгәр онытып бетермәгән булсам, мин аны болай аңлатыр идем психотехник ул производствода эшләүче кешенең психологиясен һәм физик сәләтен өйрәнү нигезендә аның эш урынын һәм эш алымнарын мөмкин кадәр рациональ итеп оештыручы белгеч шушы аның төп эше, төп бурычы Безне шу на өйрәттеләр Без. фабрика заводларга барып, андагы эшчеләрнең ничек эшләүләрен махсус методлар ярдәме белән күзәтер ә. өйрәнергә һәм уңай якка үзгәртергә тиеш идек Төп максат, билгеле, һәр эшче нең эшен җиңеләйтү белән бергә, эшләп чыгаруны арттыру иде
Психотехника ул үзе Америкада туган нәрсә, аны уйлап чыгаручы һәм гамәлгә куючы, ялгышмасам. Тэйлор дигән бер инженер булган Капиталистик производствога аның зур файдасы тигән булырга тиеш менә шуннан аны бездә дә куллана башлаганнар иде
Семинарны уңышлы гына бетергәнгә күрә һәм производствода эшләвемне күздә тотып булса кирәк, мине шул ук институтның үзенә эшче аспирант итеп тә алдылар Эшче (рабочий) аспирант булу өчен монда югары белемле булуын шарт түгел, шуның белән ул. әйтик, вузлардагы аспирантлардан аерыла да Укырга сәләтең булса, башың эшләсә, шул жнткәндер ахрысы Мине дә бер үк вакытта махсус программа буенча укытырга һәм эшләтергә дә тиеш ләр иде
Шулай итеп, мин утыз өченче елның башыннан институтка күчеп, әйбәт кенә стипендия алып, укый да. эшли дә башладым Хәзер инде абзагыз «фән кешесе», фәнни тикшеренүләр алып баручы урау юллар белән булса да төп максатыма, ниһаять, нрешәм бугай Эшләр ничава, әйбәт кенә бара, психо техниканы яратып та киткән идем, ләкин татарның бер усал мәкале бар хәерченең итәгенә бодай салсаң карга килеп чүпли имеш! Нәкъ шуның шикелле, сыймады минем бәхетемә «фән кешесе» булулар, тагын җимерелде дә төште 1934 елга кергәч, безнен институтта «психотехника» дигән нәрсәне фән буларак бетерделәр Баксаң, ул. ягъни психотехника, капиталистик илдә эшләүчеләрне тагы да ныграк эксплуатацияләү өчен туган нәрсә икән (әлбәттә. ПҢЛ.1Й). шуна күрә аңа безнең социалистик производствода урын булмаска
?Х'''“7ерга бИК ар“” "д™ би чакта'> Меһнм бер вакыйга турында I™*‘„ “к“"а "теп «мси УР“ша. кызганычка каршы, ана шулай даманы белмичә, шапырынып яланмын икән шул мин лә!
Ярый, фабрика ачылды, мәче тиреләрен мех итеп чыгара да башлады ди. ә миңа нәрсә эшләргә соң?! Болай яшәп булмый бит Ашарга ризык, кунарга урын кирәк ләбаса' Ахырда мин, озак баш ватып тормастан. тагын шул ук Яна Бистә якларына тәпиләп кенә киттем Баруым яна фабрикага кереп бул маемы дигән өмит белән иде һәм, бәхетемнән диимме, мине фабрикага учет чик итеп алдылар Шул рәвешчә, 1928 елның жылы көзеннән башлап, мин
га юл ачылды
Казанда ул елларны хезмәтне фәнни оештыру институты бар иде (русча ИНОТ) Урнашкан жире Горький урамында, радиокомитетка каршы, хәзерге поликлиника бинасында иде Ә мин үзем шуннан ерак түгел, түбәндәрәк. Куй бышев (ул чакта - Кооперативная) урамында тора идем
ИНОТ гадәттәге югары уку йорты түгел, аның эше фәнни тикшеренү ләр алып бару һәм производстволарга ярдәм итү, ләкин ул үз тармагы өчен кирәк булган кадрларны әзерләү белән дә шөгыльләнә иде Менә шул институт каршында бер заман пенхотехннклар хәзерләп чыгару өчен бер еллык семинар оештырыла Әллә үзем белеп, әллә жнбәрү буенча хәзер инде әйтә дә алмыйм мин шушы семинарга 1932 елның башында кереп, 33 елнын янва
тиеш, кирәге юк, бетәргә тиеш' Бу инстнтутнын үзендә туган караш түгел иде. ул каяндыр югарылан боерык рәвешендә килде булса кирәк Инде психотехника \ ч- фән бхларак бетерелгәч, аның өчен кадрлар әзерләп азаплануның да ки- poie бетте Мина да, башны түбән салындырып, ияләшеп-яратып өлгергән институтым белән хушлашырга туры килде. Алай гына да түгел, ике ел ярым шуңа бөтен өмитемне баглап, укып йөрүләрем төтен шикелле юкка чыкты да куйды
Мәрхүм атакай бик аптырауга төшкән чакларында өзгәләнеп «Ик ки. егетләр!» дип әйтә торган иде. «Эх» кына житми. ул көчсез Менә миңа ла. башны селкә-селкә: «Ик-ки. егетләр!» — диясе генә калды
Хәер, кайберәүләр, бәлки кашларын жыерып, монда ул кадәр уфтанырлык нәрсә бар дип әйтерләр Имеш, психотехниканы бетергәннәр! Әллә бер аны гынамы’ Шул ук елларда педагогия институтларында «педология» дигән бер предметны да бетергәннәр иде Аннары сугыштан соң да. кайбер фән тармак ларын зарарлы яки кирәксез табып, «ябулар» булгалады. Ана карап, дөньяның беткәне, прогрессның туктаганы юк лабаса!
Бик дөрес, дөньяның беткәне юк, һәм тормыш та дәвам игә Без лә аның арбасыннан төшеп калмадык, озын юллар үтеп булса да. кайбер нәтижәләргә ирештек Сүз тик монда шул юлны ничегрәк үтү турында гына бара һәр кемнең бит үз юлы... Күрдегез инде, минем юлым уңышлы булып чыкмады Ләкин моның белән мин башкаларның да юлы шулай булды дип әйтергә жыен мыйм Совет вузларын бетереп чыккан мулла һәм сәүдәгәр балалары ул еллар да да аз булмады Тик шулай да аларның күпчелеге миннән бер-ике ел ал данрак кереп, укуларын бетерергә өлгерделәр, яки инде миннән шактый соң килеп, башкарак вакытка туры килделәр (1934 елны булса кирәк. Сталин авызыннан: «Атасы өчен улы жавап бирми» - дигән сүз чыкканын ишеткән идек менә шуннан соң. укырга кергәндә, социаль чыгышка артык зур әһәмият бирми башладылар шикелле). . Ә минем укырга омтылуым егерменче елларның ахырына, нәкъ менә «чит элементларга» каты һөжүм барган вакытка туры килде Нишлисен, заманның барышы шулай булгач?! Аның каравы, меңнәрчә эшче- крестьян яшьләре нәкъ шул елларда төрле совет Вузларын бетереп чыктылар Теге кашын жыеручы иптәш бик дөрес әйтә: минем укымыйча калуымнан прогресс энә очы кадәр дә оттырмады. Ләкин шулай да мин үз хәлем турында язуны кирәк таптым, чөнки бу да без кичергән тарихның бер сәхифәсе иде
Инде мин әдәбият дөньясына күчәргә тиеш Сүз минем язучы булырга азаплануым турында барачак (Казанга килүдән икенче максат шул иде бит) Ләкин ул еллардагы здәбият дөньясы мина ургылып аккан язгы ташуны хәтерләтә Шавы әле дә булса колагымда., һәм менә бүген дә гүя шул хәтәр елганың ярында аптырап басып торам; ничек кенә итеп бу болганчык ташуны кичәргә икән? Кыюлык та житәргә тиеш, укучыны да өркетмәскә кирәк! Төрле чә баш ватып карадым Баштарак бик тәфсилләп язарга да уем бар иде. Аннары бу гаять жаваплы «теманы» ерып чыга алмам, буталып бетәрмен дип курыктым да. әллә бөтенләй язып тормаска микән дигән фикергә дә килгәндәй булдым Әмма язучы була торып, ничек инде язучылык язмышың турында дәшми калырга мөмкин ди?! Ярамый ич, булмый ич алай! Ахырда, жанны артык кыйнамас өчен, тоттым да шундый карарга килдем: язарга, иллә мәгәр, бары үземә кагылган кадәресен генә! Миңа кагылганы — минеке, мин беләм. жавабын да үзем бирәм Тарихны тулырак белергә теләүчеләр әнә китапларга мөрәжәгать итсеннәр — әдәбият дөньясын яктырткан төрле әсәрләр бездә аз түгел.
Мин кыскача гына сөйләп күрсәтергә теләгән дәвер егерменче елларның икенче яртысы белән утызынчы елларның беренче яртысына туры килә, ягъни бер 7-8 ел вакытны эченә ала Минем дә 16 белән 23 яшьләрдәге чагым була Менә шушы елларда инде миңа азрак язгаларга да, әдәбият дөньясында бераз кайнашып йөрергә дә туры килгән иде Әгәр бу елларга тулаем кыска гына характеристика бирергә кирәк булса, мин аны революциянең дәвам итүе дип атар идем Әйе. 1917 елны башланган социалистик революция нэпны кысрык лый кысрыклый дәвам итмәктә! — мин моны Казанга килеп, бераздан язучылар арасына керә башлагач та ачык сизгәндәй булдым һәркемнең үзенә дә, эшенә дә бары сыйнфый көрәш күзлегеннән карый торган замана иде бу!..
Бу вакытларда Казанда әдәбият дөньясы, Тукайчарак әйтсәк, шәп кенә кайнамакта иде инде Революциядән соң гына мәйданга күтәрелеп чыккан
яна; яшь көчләр — Шамил Усманов. Һади Такташ. Кави Нәҗми. Г Толымбай ский. I омар Гали, Гадел Кутуй (аз гына соңрак Хәсән Туфан) — менә шулар ул чакта әдәби хәрәкәтнең үзәгендә торалар Алардан шактый өлкән, революциягә чаклы ук инде яза башлаган Фатих Сәйфи-Казанлы. Фәтхи Бурнаш, Кәрим Тинчурин кебек абыйлар аз гына читтәрәк һәм өстәрәк торалар иде бугай хәер, мин моны үзем чамалап кына әйтәм (яшьләр җыелышында алар ф сирәк күренәләр ңде). Әдәбиятның танылган бәхәссез лидеры, әлбәттә. Галим - җан Ибраһимов иде Әмма аны да зур җыелышларда гына күрә идек
Ул елларда Казандагы барлык иске әдип, шагыйрьләр дә. Тукайдан кала. 5 исәннәр иде әле. «Искеләр» булып саналсалар да. алар барысы да 40 яшьләр з чамасындагы кешеләр иде Мин аларның күбесен үзем күрдем — Фатих Әмир = ханны. Галиәсгар Камалны, Җамал Вәлиднне. Гали Рәхимне. Габдрахман 5 Сәгъдине. Садри Җәләлне, хәтта <3аман> календарен чыгарган Шәрәфетдин ♦ Шәһидуллинны да китап кибетендә бергә эшләдек Бу абыйларның күбесе. х язу эшләрен ташламасалар да. әдәби хәрәкәттән, билгеле, читтә торалар иде * Хәер, бер Габдрахман абзый Сәгъди генә яшь язучылар җыелышына чакыру ; буенча доклад яки лекция сөйләр өчен килгәли иде Гадәттә, ул тулы гына 2 чнбәр хатынын ияртеп килә, һәм докладын тыңлаганнан сон. аны бик каты тәнкыйть итеп озаталар иде
Хуш. ә нәрсә хас иде сон ул чактагы әдәби хәрәкәткә’ Бер сүз белән генә х әйткәндә, көрәш — кискен көрәш' һәм отыры көчәя барган көрәш дип тә өстисем ь килә Мин җыелышларга йөри башлаганда, бу көрәш төрле -измнар (әдәби * агымнар) арасында гына бара кебек иде. шуңа күрә андагы бәхәсләр никадәр т кызу-кайнар булсалар да. артык хәвефле түгел иде әле 1927 елны мина, хәтерләсәгез. Казаннан китеп барырга туры килде Егерме сигезенче елнын көзендә, яңадан Казанга килеп, җыелышларга йөри башласам, монда көрәшнең характеры бик нык үзгәргән — ул инде ачыктан ачык сәяси төс алган Бу инде көрәш кенә дә түгел, ә чын мәгънәсендә һөҗүм бөтен искегә, иске әдәбиятка, иске язучыларга каты һөҗүм! Әлбәттә, бу пролетариат әдәбияты өчен буржуаз әдәбиятка һөҗүм иде (Фатих Әмирханны башта ук буржуаз әдәбиятның ата сына әйләндерделәр, ә соңга табарак хәтта Тукайга да чират җитте аны вак буржуа шагыйре ясадылар ) Озакламый Татар пролетариат язучылары ассоциациясе төзелде һәм «һөҗүм» сүзе әдәби журналның исеменә дә күчте «Безнең юл» урынына «Атака» чыга башлады
Иске язучыларны «попутчиклар» дип кенә йөртәләр иде Аларны да үзләренә аерым бер оешмага тарткан булдылар («Совет язучылары җәмгыяте» дип атала иде шикелле), ләкин анда да. чистарту ясап, кайберләрен чыгарып та җибәрделәр Мин. мәсәлән. Садри Җәләлне. Ченәкәйне. тагын кемнедер чис тартканда булдым «Чистарту» махсус оештырылган хөкем итү белән бер дияр-сең. чөнки монда «чистартылучыны» гел гаепләү, гел кара ягу. әллә кайчангы гөнаһларны казып чыгару мәгәр аның хезмәтләре якн язганнары турында бер яхшы сүз, бер аклау сүзе юк Шуларның барысын да үзе күргән Ярмн дустым күптән түгел Ташкенттан мина хат язды «Хәтерлисеңме. Садри Җәләлне «чистарткач», ул бичара «Ник кенә шул «Дим буенда»ны яздым икән'» дип утырып җылады?! » Хәтерләмәгән кайда ул! («Дим буенда» - Садри Җәләлнең революциягә чаклы ук язган романы) Эш шуңа кадәр барып җитте ки. «иске- ләр»не җыелышлардан куып чыгара башладылар Әле дә күз алдымда. «Мәдә-ният йорты»нда язучыларның чираттагы җыелышы башлангач кына ТАПП җитәкчеләреннән берәү торып «Монда Хәсәнгата казый малае Габәшн утыра икән, без аның җыелыштан чыгып китүен таләп итәбез». — диде һәм беренче татар операларын язышкан композитор Солтан Габәши. торып, бүреген баты рып киеп, бөкрәеп кенә, залдан чыгып китте
«Искеләргә» генә түгел, яңаларга да чират җитте ТАППнын үзендә дә чистарту башланды Мнн бу чистартуның нәтиҗәләрен матбугаттан гына \кып белдем тәнкыйтьче Гази Кашшаф белән шагыйрь Демьян Фәтхине ТАПЙтан чыгаралар, ә Һади Такташны, берәүгә дә куелмаган зур таләпләр куеп, нык кисәтү белән генә калдыралар Такташка инде байтактан бирле я үзенә я язганнарына каныгу бара иде. ә хәзер әнә гомеренең соңгы елында каты тәнбиһ' Олы шагыйрьнең «Киләчәккә хатлары» әнә шул бәйләнүләргә биргән җавабы булмады микән дип уйларга да бик мөмкин
Әмма ул елларда нң күп. иң нык кыйналган кеше, мөгаен, шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш булгандыр Әйтергә кирәк, бик мәһабәт мөлаем бер кеше иде ул Гәзнталәрдә анын хакында ниләр генә язмадылар’! Ахырда «солтангалеевчелеккә» бәйләп, аны (һәм Галгәф дигән тагын бер язучыны) махсус тикшерү җыелышы үткәрелә Мин у зем ул җыелышта булмадым, ләкии
шуның стенографик отчеты итеп чыгарылган китап соңыннан кулыма килеп керде Укып карагач, исем-акылым китте — ниләр генә өймәгәннәр аның өсте- нә3' Әлбәттә. б\ ачыктан-ачык хөкем итү җыелышы булган. Бурнашның иҗаты турында махсус куелган доклад та «Сарайлар, ханнар, князьләр, морзалар шагыйре Фәтхи Бурнаш» дип аталган! Кыскасы, бөтен ижатын юкка чыгарганнар Җитмәсә. шул җыелышта Кутуй мәрхүм: «Фәтхи Бурнаш иҗатына без «Сулф»III исеменнән 25 нче елны ук үлем карары чыгарган идек», — дип та әйткән Моны мин элек белмәгән идем, укыгач, хәйран калдым — кирәк бнт шул хәтлегә барып җитәргә!
Хәлбуки, дөнья бит ул.— мишәр абзаң әйтмешли, куласа — әйләнә дә бер баса! Озак та үтми, Кутуйның да баш өстендә яшен чатнады — «Җидегәнчелектә гаепләнеп, берничә ел әдәбияттан аерылып торды. Билгеле, «җидегәнчелек» соңыннан бер уйдырма булып табылса да, мәрхүм Кутуйга аның кәсафәтен шактый ук татырга туры килгән иде Шунысы тагын аяныч-көлке — Тукай клубындагы бер җыелыштан инде Кутуйны, Бурнаш белән икесен бергә, куып чыгаралар Моның кайбер шаһитлары хәзер дә исәннәр әле..
Әлбәттә, базар барысы да яхшы ният белән — пролетариат әдәбияты хакы на эшләнә (ул чакта «совет әдәбияты» дип сөйләмиләр иде әле) Бәхәскә урын юк, авыз ачарга ирек бирмиләр, кешене түгел, үзеңне яклап та бер сүз әйта алмыйсың Ләкин ызгыш-талашларга, «фаш итүләргә» карамастан, әдәбият яши. язучылар яза. нәкъ шушы тынгысыз елларда «Тирән тамырлар» да, «Урал эскизлары» да. «Киләчәккә хатлар» да дөньяга килеп чыга Тормышның сер-ләренә исең китәр! Мәрхүм Кутуй да бит үзенең иң яхшы әсәрен — «Тапшы-рылмаган хатлар»ны нахакка гаепләнү ачысын татыганнан соң иҗат итте
Әмма иң аянычы шунда ки, бу яңа әдәбият өчен шулкадәр аяусыз сугышкан яңа көчләрнең үзләренә дә ахыр чиктә бер үк фаҗига килде — гүя үзләре тырыша-тырыша дөрләтеп җибәргән утта янып, көлгә әйләнделәр Боларны искә төшерү бик авыр, онытасы, хәтердән йолкып ыргытасы килә — әмма ләкин тарих битләреннән берничек кенә дә җуеп ташлавы мөмкин түгел, кала, барыбер кала ул! Иллә мәгәр гаделлек тә үлми, бетми, юкка чыкмый, соң булса да, өскә калкып чыга ул! Мең шөкер, партиянең кыю тәвәккәллеге аркасында, нахакка харап булучыларның («искеләрнең» һәм «яңаларның») үзләре булмаса да, һич югы исемнәре акланып кайтты
Минем әдәбияттагы беренче адымнарым әнә шундый елларга туры килде Беренче адымны җиңел генә ясасам да, әллә ни ерак китә алмадым Мин бик яшь идем әле. бик тиз хискә бирелүчән идем Уйлыйм ки, укырга керү мәсьәләсендә туган авырлыклар да минем рухымны төшергән булырга тиеш Борчып торган кайгың барында нәрсә генә яза аласың ди?! Аннары, тәҗрибә бик бәләкәй иде бит әле. еш кына күңелдә туганны ничек итеп язарга белмичә азапланып бетә торган идем Шигырь бөтенләй чыкмый, мин моны башта ук белдем, шуна күрә «нәсер» дигән чәчмә парчалар язгалап карадым Хикәяләр язуга егерме сигезенче елдан башлап кына керештем (алар да күп түгел) «Дус кеше» исемле повестем 1929 елны аерым китап булып чыкты Тагын нәрсә? Колхозлашу башлангач, «Яз баласы» дигән повесть язган идем, анысы ни сәбәптәндер дөньяга чыкмыйча калды Кыскасы, иҗади активлык җәһәтеннән мин замандашларымнан шактый артта калдым һәм язучы буларак ныклап таныла да алмадым Бәлки әле бу хәерлегә дә булгандыр Әмма, шуңа да карамастан, әдәбият әһелләре миңа игътибар итәләр, мине исләрендә тоталар Җай чыккан да, исемемне җыелышларда һәм матбугат битләрендә телгә дә алгалый торалар Мәгәр бервакытта да мактап түгел, гел каты тәнкыйтьләп тә сүгеп
Ләкин хикмәт нәрсәдә соң? Ни өчен миңа мондый игътибар? Бер дә юкка гына түгелдер ич?! Билгеле, күпмедер гаеп минем үземдә дә булырга тиеш
Ахрысы, мин катлаулы заман өчен ипсезрәк кеше булып туганмындыр инде Иң элек, тартай теленнән табар дигәндәй, миңа күбрәк җыелышта мазарда чыгып әйткән берәр сүзем өчен кыйналырга туры килә иде Хәлбуки, сүзгә бик нык казак сала торганнар иде. хата сүз өчен гафу итү юк иде. ә минем авыздан, күрәсең, дөресе белән бергә хатасы да ычкынгандыр инде һәм, гадәттә, мине язган әйберләрем өчен түгел, әнә шул әйткән сүзләр өчен тотып «пешерәләр» иде Тик мишеньга бер әйләнү генә кирәк, шуннан соң инде жай чыккан саен бәрә торалар (хәтта гөнаһсыз сүзең өчен дә), чөнки моның бер куркынычы юк, беркем алдында җавап бирәсе дә юк. ә «уяулыкны» күрсәтер өчен, бу бик әйбәт сылтау Кыскасы, мин элек тә һәм соңыннан да язсам ота. сөйләсәм оттыра торган бер кешегә әйләнеп киттем.
III Сулф — сул фрохт
Иж.ат чше минем өчен башта ук шәхси эш. өзлексез уйлану белән бәйләнгән күңел һәм намус эше иде Мин бары үзем белгәнне, үзем ышанганны гына язарга тиеш дип уйлый идем Ләкин, бер бәхәс чыкканда, мина әйттеләр «Син үзен белгәнне, үзең уйлаганны эчендә калдыр, ә безгә менә без таләп иткәнне яз » — диделәр Әмма үз күңелеңдә тумаганны заказ буенча гына язу? Юк. мнн моны аңлый да. кабул да итә алмый идем Характерым белән мин әрсез, үҗәт ф кеше түгел, ишектән кусалар, тәрәзәдән керә белмим, ә кемгә дә булса ярау- - ялагайлануны, гомумән, табигатем күтәрми Шуңадыр инде миңа вакыт вакыт * бик авыр булып китә иде Андый чакта ирексездән күңелгә Чеховның «Ненави- 5 жу насилие во всех ее формах!» — дигән сүзләре килмичә калмый иде Әйе, дөньяга күз ачылыр ачылмас, хаклы-хаксызга төрлечә кыерсытуларны шактый - гына татырга туры килде — тышка чыкмыйча, эчтән кипкән күз яшьләре дияр о идем мин аларны . Хәер, ул чакта гынамы соң?? ф
Әкренләп мин әдәбияттан ераклаша башладым Өмитле эш күренми иде ул тирәдә минем өчен, ә яшәргә, көн итәргә, гаиләне карарга кирәк Илдә “ чыпчык үлми дигәннәр, безгә дә насыйбы табылмасмыни?' Аеруча өмитемне х әлеге хезмәтне фәнни оештыру институтына баглаган идем Шул рәвешчә. х утызынчы елларның беренче яртысыннан алып, мнн язудан туктадым һәм * әдәбияттан киттем Китәр алдыннан дип әйтимме. «Көзнең бер кичендә> ди- = гән вакыйгасы бик куркыныч хикәя язган идем, ул ничектер «Совет әдәбия * Ты»нда басылып та чыкты Шуның белән тәмам, бетте, туктадык Аннары, о. озакламый, миңа читкә дә китеп барырга туры килде
1937 елның җәендә Кырымда ике ай чамасы дустым Хәбибрахман карама f гында яшәдем (ул үзе мине чакырып алган иде) Хәвефле вакыт, жан тыныч түгел, кая барырга, нишләргә белмичә аптыраган чагым Китәр вакыт җиткәч кенә. Хәбибрахман мине кыстый-кыстый, Ялтага. Галимжан ага Ибраһимов янына алып барды Сүз дә юк. авыру әдип белән бу очрашуның миңа тәэсире бик зур булды Әгәр мин 1955 елны партия Үзәк Комитетына Галимжан Ибра һимовның эшен яңадан карауны үтенеп хат язганмын икән, әнә шул утыз җиденче елда әдипне үз күзләрем белән күрү миңа ул хатны тәвәккәлләп язарга, һичшиксез, ярдәм иткәндер дип уйлыйм
Язу белән бер сихерләнеп өлгергән кешегә аңардан тәмам айнуы бик читен булса кирәк Еллар буе язып та. дөньяга чыга алмаган, ләкин шуңа да карамас тан. язуыннан туктамаган фидакарьләр дә була бит әле Менә мин дә. еллар үтеп, әзрәк тынычлана төшкәч, шул жүләрләр шикелле, тагын бер талпынып карарга булдым 1940 елны Үзбәкстанда чакта бер комедия язып, шуны Казанга. Риза агай Ишморат исеменә җибәрдем Ә Казанда нәкъ шул чакларда сәхнә әсәрләренә ябык конкурс игълан нтелгән булган икән Риза абзый минем әйберне дә. чын исемем урынына «Шәмгун» дигән имза куеп, тоткан да шул конкурска биргән Конкурс барышында комедия өч кеше кулында булып, өч рецензия язылган Риза абзый ул рецензияләрне соңыннан мина җибәрде Аларнын берсе Муса Җәлилнеке, икесе Ибрай Гази белән Рахман Ильясныкы Билге ле, үз фикерләрен алар әсәрнең авторы кем икәнен белмичә язганнар (конкурс ябык бит). Ибрай Гази белән Рахман Ильяс үзләренең русча язылган ярты битлек кенә рецензияләрен дә комедияне катгый рәвештә кире какканнар (ягъни әсәр, аларча, бөтенләй яраксыз, тик Ибрай Гази гына ахырдан «әсәрнең теле яхшы, талантлы кеше язган булса кирәк» дип өстәп куйган) Ә менә Муса Җәлил үзенең ике биттән артыграк рецензиясендә әсәргә, нренмнчә. тулы анализ ясап, башта аның уңай, отышлы якларын күрсәтеп чыга, аннары инде аерым аерым кимчелекләренә туктала Әйтергә кирәк, чын җаваплылык тоеп. Кеше әйберсенә мөмкин кадәр игътибарлы һәм гадел булырга тырышып язылуы белән Мусаны кы тегеләрнекеннән бик нык аерылып тора (бу рецензияләрне мин югалган днп йөри идем, ләкин быел иске кәгазьләрне актарган чакта табылдылар Хәзер үземдә сакланалар)
Иртә уңмаган кич уңмас днләрме әле. шуның шикелле минем бу талпынып караным да өмнтләнеп көткән нәтиҗәне бирмәде Яңадан инде мин сәхнә әсәре язарга тотынып га карамадым Сәхнә әсәре оста итеп «ясауны» сорый торган жанр Ә мнн ясый белмим яза гына беләм икән
Шуннан соң бер ел да үтмәде, гарасат купкандай, кинәт дәһшәтле сугыш башланды Ил өстенә килгән бу куркыныч афәт көне-сәгате белән кешеләрне тигезләде дә куйды, бөтен халыкны Ватанны саклап калу өчен изге сугышка дәште һәм күтәрде Бер ай да үтмәгәндер, мине дә алып, фронтка озаттылар
Сугышның рәхимсез каты у з кануннары бар Солдаттан алып, генералга чаклы шул кануннарга беткәнче буйсынырга мәҗбүр кая кушсалар, шунда барасың, кая куйсалар, шунда торасың Җиңү хакына үлемгә керү дә әнә шул канун белән бәйләнгән
Менә миңа да, өч ел ярым хәрәкәттәге армиядә булып, рядовой солдат өстенә төшә торган барлык фронт михнәтләрен татырга туры килде Дөрес, алгы сызыкта булмадым, чөнки безнең ротаның вазифасы башка иде, ләкнн әлеге каты канунга буйсынып, мин дә кая куйсалар, шунда тордым, кая җибәр-сәләр, шунда бардым
Әмма иң гаҗәбе: әнә шундый гадәттән тыш шартларга барып эләгүемә карамастан, миндә ничектер үзеннән-үзе язасы килү теләге кабынды Күргән-нәр шулкадәр яңа, шулкадәр зур, куркыныч-фаҗигале һәм гыйбрәтле иде ки, аларның һәммәсен дә эчкә сыйдырып бетерү генә һич тә мөмкин түгел кебек иде Сугыш — әшәке нәрсә, кешенең табигатенә каршы нәрсә, берәүнең дә үләсе килми, сөйгән ярыннан аерыласы яки балаларын ятим калдырасы килми — миллион солдаттан сорап чык — һәркайсы шулай диячәк, үләсем килми диячәк. Әмма инде иленә-йортына басып кергән дошманга каршы ул бөтен ачу нәфрәтен туплап сугышырга, үтерергә һәм үләргә әзер... Күрәсең, болар барысы да. өлешчә генә булса да, тышка чыгарга, кәгазь өстенә төшәргә юл эзләгәндер инде.
Мин форсат эзли башладым Күңелемдә күргәннәрдән туган уем бар — шуңардан бушаныр өчен, миңа аулак урын кирәк. Ниһаять, кырык беренче елның җәендә, запасной полкта чакта, кыска ял вакытларында иптәшләрдән яшеренеп кенә, «Бала» дигән беренче хикәямне яза алдым Яшеренеп кенә дим, чөнки нидер язып маташуыңны, бигрәк тә язучы икәнеңне сиздерергә ярамый — шунда ук ялгыз «ак карга»га әйләнеп калуың мөмкин. Солдатлар һәр җәһәттән бер төсле булырга тиеш, берәүнең дә башкалардан аерылып торырга хакы юк Аннары бернинди командир да сиңа, хикәят язып утырыр өчен, бер сәгать тә вакыт бирмәячәк — хатны да һәрбер солдат, буш вакытны көтеп алып, кайда туры килсә, шунда тиз-тиз генә сызгалап ташлый Ә бит солдат өчен өеннән хат алу яки сагышларын өенә язып җибәрү — бердәнбер юаныч!
Шулай да мин өч ел дәвамында, энә белән кое казыгандай, берничә хикәя яза алдым: «Бала»дан соң «Ана һәм кыз», «Бер генә сәгатькә», «Ялгыз каз», «Мәк чәчәге»— менә бөтен язганым Язылган берсен Казанга «Совет әдәбияты» журналына җибәрә тордым, һәм гаҗәпләнүемә каршы, алар барысы да җиңел генә басылып та чыктылар
Сугыш кыры үлем кыры булса да, мин әнә шул хикәяләремдә яшәү турында, тереклекнең үлемнән көчлерәк булуы турында язарга тырыштым. Юк, үлем тереклекне бервакытта да җиңәчәк түгел!
Бу иман бөтен кешегә хас икән. Мәсәлән, сугыш кырында һәркөнне йөзләп- меңләп кеше кырылса да, бер генә солдат та үзенең шулар арасында үлеп ятуына ышанмый Бәлки, акылы белән монда егылып калуның никадәр тиз, никадәр ансат булуын аңлый да торгандыр, әмма күңеленнән барыбер ышанасы килми, өмитен бер генә минутка да өзми, яралансам да, исән калырмын әле, ходай кушса дип, эченнән генә үзен юата Ихтимал, шушы үлмәсенә ышану аны ут эченә алып та керә торгандыр
Безнең ротада командирлар һәм политруклар еш алмашынып торды Аларның төрлесе булды, ләкин соңрак килгәннәрдән Левченко фамилияле политрук солдатларга аеруча ошаган иде (сүзеннән бигрәк кайгыртуы белән). Миңа да аның мөнәсәбәте әйбәт кенә иде. Язгалап маташуымны ничектер белгәч, бер очрашканда, ул миннән сорады: «Сержант, син нинди телдә язасың?» Мин кыенсынып кына, татар телендә, дидем (кыенсынуның сәбәбе — татарча язуымны һич көтмәгәндә рота старшинасы күреп алгач, мине бик тиргәгән иде. Политрук үкенгән сыман «Алай икән, без аңларлык түгел икән шул! — дип куйды, аннары нидер уйлап, тиз генә өстәде: — Хәер, ротада татарлар байтак кына бит, нигә шуларга укымаска, ә сержант?!» — «Ярыймы соң?» — «Ник ярамасын? Хәтта кирәк ул, мин үзем аны Сезгә оештырам!» — диде политрук, гүя мине рухландырырга теләп, һәм, озак та үтми, бер көнне кичкә табан, эштән һәм посттан азат барлык татар, казах, үзбәкләрне (аның өчен барысы да татар!) урман кырындагы ачыклыкка җыйды. Бер утызлап кеше куе үләнгә, аякларын бөкләп, түгәрәкләнеп утырдылар. Политрук кыска гына кереш сүз әйтте, мине алларына бастырып, үзенчә зурлап таныштырды, аннары «берәр шәп кенә әйбер» укып җибәрергә кушты Мин шул чакта солдатларга «Ялгыз каз» дигән хикәямне укыдым Әлбәттә, уңайсызланып, шикләнә-шикләнә укыдым, чөнки бик күпне күргән, үт эченнән дә өтелеп чыгарга өлгергән, күбесе инде олы яшьтәге солдатларга бер япа-ялгыз каз турындагы хикәя ошамас, вак, әһәмиятсез нәрсә булып кына күренер дип курыккан идем. Әмма, нәтиҗә һич көтелмәгәнчә килеп чыкты: хикәяне шылт та итмичә тыңладылар һәм бик яраттылар. Хикәя аларда әллә никадәр истәлекләр уятты, шуларны сагынып яки уфтанып исләренә төшерделәр —
кыскасы, тансык бер мәҗлескә җыелгандай тарала
алмыйча шактый озак утырдылар Билгеле, моның сәбәбе хикәя «шәп» булудан гына түгел иде Хикмәт шунда ки, дошманны «эһ» тә димичә үтерә алган солдат жан иясе хайваннарны сугыш җирендә аеруча ярата, ал арга бервакытта да кул күтәрми, киресенчә, сакларга тырыша.’ хәтәр-куркыныч җирдән аларны куып җибәрә Бу әлеге дә баягы адәми затның тереклеккә бөтен җаны-тәне белән бәйләнгән булуыннан килә хикәя исә анардагы шушы табигый инстинкт- ф ны көчәйтеп кенә җибәргәндер, күрәсең... -
Мәгълүм ки. татар язучыларының да бик күбесе фронтларда булдылар. ~ фашист илбасарларына каршы сугыштылар, кайберләре сугыш кырында газиз 7 башларын да салдылар Әмма шунысы бик гыйбрәтле кем. кайда, нинди генә z шартларда сугышмасын, берсе дә каләменнән аерылмады. Ватанга мәхәббәтен = һәм дошманга нәфрәтен юеш окопта ятканда да ики башын палач балтасы ~ астына салганда да язуыннан туктамады Мин исемнәрен китереп тормыйм ♦ сез аларны яхшы беләсез. Шуңа күрә үземнең фронт шартларында язгалавым- - ны зур фидакарьлектән санамыйм, тик шулай да фронтка эләккәч кенә, яңадан * язарга теләк уянуын, азмы күпме яза алуым, ниһаять, журнал битләрендә ~ басылып та чыгуым минем өчен бик тә әһәмиятле иде Бу бит. насыйп булса. Z әдәбиятка янадан кайта башлавым дигән сүз' _
Каты-канлы сугыш көтелмәгән дәрәҗәдә озакка сузылды Аның кайчан “ бетүе турында кешеләр күпме төшләр күрмәде, күпме юраулар булмады! Әмма ' ин туйдырган, үзәккә үткән нәрсәнен дә ахыры бер килеп җитә Исәннәр. ; ниһаять, күрделәр бәдбәхет сугышның да беткәнен! Бөек Жиңү көне' Шатлык сөенечнең чиге булмады, һәм кайтмый калганнар өчен түгелгән ачы күз яшьләре - дә аз булмагандыр ул көнне
Адәм барысын да күтәрә, барысына да түзә чөнки яшәргә кирәк ана. яшәргә! Канындагы гомерлек өндәүгә буйсынып, ул кайгыларын онытырга, җиңнәрен янадан сызганырга тиеш Сугыш бетте — михнәт бетте дип тынычла нырга иртәрәк Эш әле бик күп булачак, авырлык, кытлыклар да булачак, бәлки тамак та тиз генә туймас, өс баш та тиз генә бөтенәймәс, мәгәр сыйрат күперен кичкәннәргә имин, тыныч, тук тормыш, һичшиксез, киләчәк Ил әнә шул юнәлештә атлый хәзер
Минем үз хәлемә килгәндә дә. шөкер генә итәрлек Гаиләм исән, картлар исән, сугыш алар өчен дә бетте мин үзем март аенда ук армия сафыннан азат ителгән идем Башта «Совет әдәбняты»нда бик аз гына эшләп алдым Аннары радиокомитетка күчтем, әдәбн-драматик тапшыруларны оештырып йөрим, айлык хезмәт хакым килеп тора Жәйге һәм көзге айларда сугыш беткән җирләрдән бер бер артлы язучылар кайттылар, берьюлы әдәбият дөнья сы җанланып, союзда очрашулар, аралашу йөрешүләр ешаеп китте Миңа күңелле иде Иске дуслыклар яңарды (аеруча Әхмәт Фәйзи белән), яңа дуслар да табылды Кайтучыларның күбесе фронт гәзитәләрендә эшләгәнгә күрәмедер, погонлы офицерлар иде, ләкин монда инде без погоннарны салганбыз, майор да юк. рядовой да. барыбыз да әдәбият әһелләре - үзара мөнәсәбәтләр дә җылы дусларча иде Әйткәнемчә, безне башта ук дәһшәтле сугыш тигезләгән иде. һәм шушы Ватан хакына туган бик кадерле тигезлекне без әле тоеп яши идек
Әйтергә кирәк, мннек кебек янадан әдәбиятка кайтырга тырышкан кеше өчен бу тигезлек белән татулыкның әһәмияте аеруча зур иде Нәкъ шул чакларда мине фронтта язган хикәяләрем өчен Язучылар союзына алдылар Әмма ни гаҗәп? дөнья миңа бер елмайса, артыннан ук тагын чыраен сыта' Нигә ул алай, сәбәп нәрсәдә? Инде тынычландым, инде миңа да юллар ачык дигәндә генә, һич көтелмәгән бер хәл мине тәмам аптырашта калдырды Нәрсә булды дисезме?
Әлеге фронт хикәяләремне Татиздат кечкенә бер китап итеп чыгарырга булды Биш алты гына хикәя кергән бу кәгазь тышлы кечкенә җыентык минем күп еллардан соң дөньяга чыгачак беренче китабым иде Билгеле, мин анын чыгуын бик көтә идем Менә шуның сигнальные килгәч кенә, минем үземә әйтеп тә тормыйча, әлеге «Ялгыз каз» хикәясен китаптан чыгарып ташладылар Мнн. белеп алгач та, нәшрият редакторларына йөгереп бардым нигә, ни өчен? Ярамый диләр Нн өчен ярамый*1 Ярамый, вәссәлам* аңлатып тору да юк Китапның редакторыннан сорагач, ул да төшереп калдыру ягында, хикәя идея ягыннан тотрыксыз имеш!.. Лодаем, ни дигән сүз бу?' Шуннан соң мнн тиз генә Союз идарәсенә гариза язып бирдем әлбәттә, яклауларына бик нык ышанып Күпмедер вакыттан соң. берничә кеше җыелып, миннән башка гына гаризаны караганнар Нәтиҗәсен миңа мөхтәрәм бер язучы әйтте «Хикәягезне китаптан чыгарып ташлап, бик дөрес эшләгәннәр*» диде ул. хәтта тавышын да калынайта төшеп (ачуы килгәндә аның шулай, тавышын калынайтып, һәр сүзенә басым ясап
әйтә торган гадәте бар иде) Шуның белән мәсьәлә хәл ителде — хикәя китаптан төшеп калды Мин хөрмәтле язучы белән бәхәскә кереп тә тормадым, чөнки хикәядә һичбер төрле гаеп юклыгы миңа көн кебек ачык, ә бу эшнең төбендә бөтенләй башка сәбәпләр ятканын икенче жирдән эзләргә кирәк иде Хәер, артык эзләп торасы да юк. мин үзем кеше һәм язучы буларак кемнәргәдер ярамын идем Бары шулай гына аңларга мөмкин иде бу хәлне ул чакта
— Тукта! — диярсез, бәлки, сез. — Болай ук катгый нәтижә ясарга иртәрәк түгелме? Бер хикәя мисалында гына Китаптан берәр әсәрне төшереп калдыру нәшрият практикасында булгалап тора Сезнең нәтижә рәнжү ар касында гына тумады микән?!
Әйе, шулай булуы да бик мөмкин Ләкин менә сезгә тагын бер мисал. 1948 елны мин күптән уйлап йөргән «Тауларга карап» исемле хикәямне бетереп, «Совет әдәбияты»на илтеп бирдем Үтмәде, басмадылар. Мин монда берәүнең дә фамилиясен атап тормыйм, алар барысы да хөрмәткә лаек язучылар иде Журналда утыручы әнә шундый хөрмәтле язучыларның берсе хикәянең ни өчен «үтмәвен» борын эченнән генә миңа болай аңлатты: «Хикәягездә сүз куп, хәрәкәт аз, аннары бнк хискә бирелеп язылган», — диде Ярый, шулай да булсын ди Әмма, басмас өчен, бу сылтау гына житәме? Ул үзе романнар язучы, ә мнн хнкәя, повестьлар язам Хәлбуки, әдәбиятны аңлаган кеше белергә тиеш — хикәя кайчагында эчтәлеге белән романга торырлык та булып чыга Классик әдәбияттан моның мисалларын күп табарга була. Минем монда хикәяне мактап торасым килми, татар әдәбиятын укучыларга ул билгеле булырга тиеш — уналты елдан соң мин аны, кыскартыбрак булса да, «Азат хатын»да бастырып чыгардым, аннары инде ул бөтен жыентыкларыма да керде. Укучылар һәм тәнкыйть тарафыннан аның хакында миңа мактаудан башка сүз ишетергә туры килмәде Ләкин мнн бит теге чакта «үтмәүнең» сәбәбен ничектер аңларга тиеш?! Сәбәбе нәрсәдә? Зарарлы әсәрме яки начар язылганмы? Юк, берәү дә моны исбат итеп маташмый Димәк, миңа тагын шул ук нәтижәне ясарга туры килә хикәя үзе ничава да, авторы әллә ниндирәк Ипсез кеше, чыкмый торуы әйбәтрәк!
Алдарак телгә алынган «Нәгыймә Таждарова» монографиясе белән дә шундый ук «бәхетсезлек» килеп чыкты. Заказ буенча килешү нигезендә язылган әсәрне ВТО (театр жәмгыятенең Татарстан бүлеге) тотты да кабул итүдән баш тартты (Гази Кашшаф мәрхүм аңа бнк төпле, уңай рецензия дә язып биргән иде югыйсә). Баш тартуларның сәбәбен хәзер инде әйтә дә алмыйм, әмма боручысы гаять үзсүзле кеше иде
Бер бер артлы килеп торган бу «казалар» минем хәлемне бик читенләштерде Матди яктан да бик кыйналдым... Ә мораль ягын әйтеп торасы да юк! Гүя кемнәрдер миңа юри менә аяк чалалар — ирексездән, теләмәсәм дә, шулай уйларга мәжбүр идем Бик химаясыз идем мин ул чакта
Ләкин бит әле мин — Язучылар союзы члены, язарга хаклы гына түгел, тиешле дә кеше Язу инде төп эшем, төп кәсебем Тик мин. акча табар өчен, күбрәк тәржемә белән шөгыльләнәм. хәтта кеше өчен дә тәржемә иткәләдем. Әмма бу «кәсеп» мине һич тә канәгатьләндерә алмый иде, мин дә үземнекен язарга тиеш - кырыкка житеп киләм бит инде Башта уйлар күп, күңелдә ышаныч аз, нәрсәгә тотынырга да белмим
Ахырда, якын дустым Хәбибрахманга барып, зарымны сөйләдем. Ул, әдәбияттан читтә торса да, заманны бик яхшы аңлый иде Миңа әйтте: «Син үтә современный бер әйбер язып ташларга тиеш — шул гына синең хәлеңне жи- ңел әйтәчәк!» — диде.
Әлбәттә, бу дөрес киңәш иде Хуш, нәрсә «үтә современный» хәзер? Менә ил алдында беренче нәүбәттә торган зур бурычларның берсе колхоз хужалы- гын аякка бастыру — һичшиксез, бик кирәкле тема Авылны элек мин яхшы ук белә идем, ләкин сугыштан соңгы авыл белән танышлыгым аз Шуны истә тотып, союздан бер айлак ижат командировкасы алдым да Апае районындагы Әтрәч авылына китеп тә бардым Бу кыш үзәге иде, ә яз башын шул ук районның икенче читендәге Балтай авылына барып, тагын бер өч атна «колхозны өйрәнеп» яттым Бик файдалы булды минем бу барып «ятуларым» — күп нәрсәне күрергә һәм аңларга ярдәм итте Кайткач инде шушы ике авылда күргән- ишеткәннәрдән чыгып, мин колхоз темасына ашыкмыйча гына, әдәби ягы да әйбәт булсын дип тырыша-тырыша, 5-6 табаклык бер повесть яздым Исемен дә үтә заманча «Рәхмәт, иптәшләр!» дип куйдым (ә дөресен әйткәндә, исем табуда осталыгым юк диярлек)
Повесть жиңел үтте, жнңел басылды Мәшәкатьсез генә аерым китап та булып чыкты Тәнкыйть тә яхшы каршы алды Хәтта теге «Ялгыз каз»ны «суйган» мөхтәрәм язучы да повесть турында берничә мактау сүзе әйтте...
Менә бит ул үтә «современный» әсәр язуның файдасы! Абзагызнын эше көйләнә бит болай булгач! Язуиы буларак минем дәрәҗәм дә үсә төште, позициям дә бераз ныгыды кебек. Дөрес, соңрак мнн үзем ул отышлы әсәрнен берәү дә әйтмәгән кимчелеген сиздем сизүен Кимчелек аның исемендә үк иде Ягъни авыл советы сессиясендә каты тәнкыйть ителгән ферма мөдире Нургали (повестьның төп герое) соңыннан үзенең хатасын аңлап, тәнкыйть итүчеләргә күңеленнән рәхмәт укый башлый! Я. фальшь түгелме бу? Кемнең, кайчан тән - кыйть итүчеләргә рәхмәт укыганы бар әле5 Тот капчыгыңны' Ә бәлки киләчәктә Z укырлар?! Нигә көләсез? Әдәбият алга да карарга тиештер ләбаса' 7
Шулай да повестьның үзенә рәхмәтне әйтергә кирәктер — ул минем авыр г хәлне шактый ук җиңеләйтте Инде уңышны беркетер өчен, тагын шундыйрак = бер отышлы нәрсә язасы иде дә бит. ләкин мин. тиле, чыгымчы аттай яңадан ° буразнаны боза башладым. «Саз чәчәге» исеме белән бер райком секретареның ♦ обывательгә әйләнүе турында повесть яздым Аннары, ул гына җитмәгәндәй, s тагын да зуррагын «Рәшә»не язган булдым Бусы инде «коеп куйган» обыватель * турында Бик кыенлык белән булса да алар журнал битләрендә басылып та * чыктылар. Иллә мәгәр «Рәшә»не китап итеп чыгара алмыйча йөдәп беттем щ Билгеле, алар икесе дә тәнкыйтькә юлыктылар Бигрәк тә «Рәшә» — китап бу- _ лып чыккач, бер философ аны бөтенләй тетеп ташлады Үрмәләп менгәндә генә. “ мин тагын түбәнгә тәгәрәдем бугай Хәер, повестьларны яклап чыгучылар да х табылды, аеруча яшьләр арасыннан Шулай итеп, фикерләр капма каршы икегә 1 аерылды, ләкин аларның кайсысы өстенлек алачак бу кадәресен вакыт кына хәл итәчәк иде
Кыскасы, мин әдәбиятка авыр кердем, озак кердем Бик озак мин үземне язучы дип атарга да кыймыйча йөрдем (тыйнаклыктан түгел, ә үземә ышанып бетмәүдән) Әйберләрем авыр уза. кат кат төзәтергә туры килә, күп бәхәс тартышлардан соң гына үткәзеп була торган иде Кайчагында әнә шулай тауга каршы таш тәгәрәткәндәй азапланырга туры килә иде
Ләкин моның сәбәбен бары редакторларга гына кайтарып калдыру дөрес булмас иде (ул да бит ике башлы түгел, басып чыгарган һәр сүзе өчен җаваплы) Миңа калса, авырлыкларның төп сәбәбен әдәбиятның үзеннән эзләргә кирәк Фикер аңлашылсын өчен, тагын сугыш вакытын искә төшерик Ул чакта әдәбият алдында бер генә изге бурыч иде Ватанны яклау һәм язучы да үзенең каләмен бары әнә бөек максатка хезмәт иттерә — башкасында аның хәзергә эше юк Шуңа күрә, әгәр дә яза алсаң, бастырып чыгаруы да авыр түгел иде
Сугыш бетеп, тыныч тормыш башлангач, әдәбиятның да бурычлары, бил-геле. катлауланды Өстәвенә әлеге вульгар социологизм яңадан көчәйде, каяндыр конфликтсызлык теориясе килеп чыкты Нәрсә турында ничек итеп язарга? Мондый сорау һәр заманда, һәрбер язучыда туа. әмма җавабын һәркем үзенчәрәк табарга тырыша һәм. шушы төп мәсьәләне хәл иткәндә, язучының тормышта күргәннәре дә. заманны аңлавы да. ниһаять, характеры да чагылмыйча калмый
..Менә миңа да үз җавабымны табарга кирәк иде Күргән-кичергәннәрнен бу китапта язылган кадәресен сез беләсез инде, ә язылмый калганы аның тагы да күбрәк, һәрхәлдә «материалым» җитәрлек дип әйтәсем килә һәм бу <ма териал» турыдан туры заман белән бәйләнгән, билгеле, шуңа күрә мин заманны һәрвакыт каты тоеп яшәдем днп әйтә алам, әмма аның һәр дәверен, һәр боры лышын яхшы аңлап бардым днп әйтергә җөрьәт итмәс идем Ә кемнең заманны аңлап бетергәне бар? Ул бит өзлексез үзгәреп торган чиксез диңгез Кыскасы, минем бу хакта артык җәеләсем килми, чөнки язучының заманны ничегрәк аңлавын аның әсәрләреннән эзләргә кирәк Язучы үзе нәрсә әйтмәс - бакырын алтын итеп күрсәтүчеләр дә очрый кайчакта
Инде характерга килсәк, моны язучының үзеннән башка кем генә аңлата алыр икән?' Бик четерекле нечкә эш бит әсәрдә язучының үз йөзен күрү Халыкта мал иясенә охшый дигән сүз бар. бәлки шуннан чыгыбрак аңлатырга кирәктер Мнн. мәсәлән һәр эштә гадилекне, табнгыйлекне яратам, һәм әсәр ләрне дә мөмкин кадәр гади, табигый итеп язарга тырышам Мин шулай ук ачык, ихлас булуны яратам, һәм әсәрләремдә дә фикернең ачык, хисләрнең ихлас булуына омтылам Аннары мин ялганны, фальшьне. ялагайлыкны бер дә яратмыйм, һәм язган чакта, шулар начар ис шикелле әсәремә кермәсен дип. бик сакланам Янә мактануны да. дан артыннан чабуны да бер дә яратмыйм, һәм сез күрәсездер, минем геройларым күбесенчә бнк тыйнак инсафлы кешеләр
Тагын нәрсә5 Иҗат изге гамәл Әдип. Тукай әйткәнчә, дөньяга «күкрәк тәрәзәсен» ача Бу минутларда ул һәртөрле тормыш ваклыкларыннан арынган булырга тиеш Иҗат өчен иң кирәге җан тынычлыгы Әмма минем тыныч җан белән эшкә утырган чакларым сирәк булгандыр Шуңадыр ахрысы, мин
үземнең язучы булып китүемә әле дә еш кына гаҗәпләнеп куям.
Ә шулай да 12-13 яшемдә үк күңелемдә туган хыялыма, әкренләп үрмәли торгач, ирештем, ниһаять! Хәзер инде мин шактый танылган карт язучы Акса-кал! (дип тә җибәрәләр) Язучылык — минем төп кәсебем Настроение юк дип тормыйм, көн дә эшенә ашыккан хезмәткәр шикелле, мин дә көн саен диярлек эшемә утырам Арган чакларым була, туйган чакларым була, ләкин бизгән чакларым булмый Бизү — яшәүнең мәгънәсен югалту булыр иде
Язу- акыл һәм йөрәк эше — мина калса, иң авыр эш Таләпләр күп, җа-ваплылык бик зур Менә шул җаваплылыктан курыкмас өчен, язучы кеше ин элек, ничек дим, үзенең төп максатын билгеләргә тиеш (кыйбласын дип әйтер-гә дә ярый) Ә максат ул — нәрсәгәдер инану, нәрсәнедер бик нык теләү дигән сүз Бары шул нигездә генә иҗат итәргә мөмкин
Моны раслар өчен, үземнән мисал китерсәм, гаеп итмәссез дип уйлыйм Баштарак әйткәнемчә, фронтка эләгеп, сугышның нәрсә икәнен күргәч, миндә яңадан котылгысыз язу теләге уянды. Сугыш — коточкыч афәт, әмма тереклек үлемнән көчлерәк! Менә шушы үзеннән-үзе диярлек күңелдә яралган уй-теләк- инану мине иң кыен шартларда да кулыма каләм алырга мәҗбүр итте дә инде.
Сугыштан соң да миңа шундый бер көчле теләк, шундый бер якты маяк кирәк иде Хәлем авыр, язучы булып каламмы-юкмы — минем алда әнә шундый читен мәсьәлә тора Ә теләксез һәм маяксыз юл табу мөмкинмени?! Әмма нәрсә теләргә, нәрсәгә омтылырга соң минем газиз башка?! Мин гаделлеккә бик мохтаҗ идем, минем төрле шик-шөбһәләрдән котыласым килә иде, ихтимал, шулар нәтиҗәсендә булса кирәк, миндә ирексездән: «Кешеләр гадел, намуслы булсын иде'» — дигән теләк туды һәм шушы ихлас теләк минем иҗатымда төп максатка да әйләнде кешеләр гадел, намуслы булсын!— менә нәрсә хакында мин язарга тиеш
Иллә мәгәр, кешеләрне яхшырту өчен, аларныц кимчелекләрен фаш итәргә кирәк булды Нәтиҗәдә «Саз чәчәге», «Рәшә», «Әйтелмәгән васыять», «Вөж дан» кебек әсәрләр язылды. Алар хакында бәхәсләр туды, каты тәнкыйтьләр дә ишетергә туры килде. Ләкин әлеге ихлас теләгем миңа ул тәнкыйтьләрне күтәрергә, үземне хаклы дип санарга бик нык ярдәм итте.
«Рәшә»дәге Зөфәр Сабитов — үз бәхете өчен генә яшәүче һәм бу бәхетне бары байлыктан гына эзләүче тип Ул әле «инсафлы» егет, эчми-тартмый. дәүләт малын да үз кулы белән урламый (аңа китереп кенә бирәләр) Шулай да кайбер тәнкыйтьчеләр Зөфәр Сабитовны безнең җәмгыять өчен типик түгел дип таптылар Хәтта чынбарлыкны бозу диеп бәяләделәр (рәшә кояш яктысын каплый янәсе' Ә тормыш нәрсә күрсәтте? «Рәшә» язылганнан соң, 5-10 ел да узмагандыр. Зөфәр ише «типик» булмаган кешеләр, безнең җәмгыятьтә яңгыр артыннан калыккан гөмбәләр шикелле, берьюлы ишәеп китте. Байлык артыннан куу, малга табыну, хәрәм юллар белән акча табарга тырышу социаль бер чиргә әйләнде дияргә дә ярый Мин инде бу чиргә дучар булган кешеләрнең әхлакый яктан да әкренләп бозыла башлавын — комсызлык, көнчелек, хәйлә-мәкерлек, икейөзлелек, алдашу-ялганлау кебек гадәтләргә бирелеп китүләрен әйтеп тә тормыйм
«Авыруын яшергән — үләр» диләр иде элек Хак сүз. Әлбәттә, мин моның белән тормышның якты-уңай якларын да, гадел, намуслы кешеләрнең күбрәк булуын да һич инкарь итмим Әмма безнең җәмгыятьнең тазалыгы өчен борчылу. аңардагы кимчелекләр өчен көенү, шуларны фаш итүдән курыкмау һәм бетерергә өндәү, миңа калса, һәрбер намуслы язучыларның патриотик бурычы ул Асылда язучының гражданлык йөзе дә шуның белән билгеләнә түгелме соң?!. Моның өчен классик әдәбиятны искә төшерү дә җитсә кирәк.
Мәгәр укучы: «Бу абзый үзе болай әйбәт кенә икән дә. тик менә башкалар гына начар икән шул», — дип уйлый күрмәсен Юк, мин үземне башкалардан һич кенә дә аерырга теләмим Мин дә кеше, һәм кешегә хас кимчелекләр миндә дә бар (аларны санап тормыйм — я арттырып җибәрермен). Гомумән, беркемне дә. шул җөмләдән язучыны да идеаллаштырырга ярамый Безнең барыбызга да гади эшче һәм колхозчыдан алып галимгә һәм министрга чаклы - әкренләп булса да. һаман камилләшергә һәм яхшырырга кирәк һәр җирдә, һәр эштә бары тик гадел һәм намуслы булып калу безнең төп кешелек сыйфатыбыз булырга тиеш Социалистик җәмгыятебезнең тазалыгы, сафлыгы һәм раслануы, ахыр чиктә шуңа бәйләнгән Бигайбә, мин башкача уйлый алмыйм!
Инде миннән, ярый, аңладык, соң үзегез язучы буларак язмышыгыздан канәгатьме дип сораулары мөмкин Тулаем алганда, әйе. канәгать Иң мөһиме — язганнарымны укучы кабул итте, укучы яратты. Ә мин моны язучы өчен иң зур мөкафәттән саныйм Шулай ук. тора-бара, өлкән язучылар да. яшьрәкләр 100
дә, әдәби тәнкыйть тә мине таныды, тану гына түгел. артыграк мактый да башлады Кыскасы, әкренләп барысы да — исеме дә. даны да. бүләге дә килде мина Дөрес. кайбер канәгатьсезлек күкелдә саклана саклансын — мәсәлән, аз сәяхәт иттем, дөньяны аз күрдем, нәфислек белән гүзәллекне дә аз күрергә туры килде — ә боларны мин язучы кеше өчен бик зарури нәрсәләр дип саныйм Инде байлык белән мәхәббәткә килгәндә, балачактан ук хәтердә сакланган бер ф мәзәкне искә төшерергә була. -
...Акколай авылынын бер башкорт малае урамда иптәшләренә мактана - икән: ' 5
— һәй, тәмле дә соң аккалач! з
— Китче! Әллә ашадың? =
— Агаем Эткол базарында берәүнең ашаганын карап торган. — димеш z малай эре генә. ♦
...Мәзәк аңлашылса кирәк! х
Хәер, зарлану язык булыр Язучының бәхете — язганнарында ӘйткәнемчәIV, * мин канәгать Ижат юлымның башы никадәр авыр булса да. ахыры, шөкер. * уңышлы булып чыкты дип әйтә алам Дөрес, һәр уйлаганымны яза алдым, һәр Z язганымнан канәгатьмен дип әйтергә жөрьәт итмәс идем Бу инде һәрбер язучы _ өчен дә шулайдыр Чын язучы гомере буена өч вакыт эчендә яши үткәнне " онытмый, бүгенгене күрә, киләчәкне уйлый Үлгәндә дә ул. солдат шикелле, * алга карап үлә торгандыр ;
Бөек Гоголь: «Минем исемем үземә караганда бәхетлерәк булыр», — дигән * Мин, әлбәттә. Гоголь түгел, аның сүзләрен үземә күчерергә дә уйламыйм, әмма п кайбер олы шәхесләрнең исемнәре үзләренә караганда чыннан да бәхетлерәк була. Тарихта моның мисаллары күп — безнең Тукай. Җәлил, Сәйдәшне искә төшерү дә житә. Аларның бәхетләре — мәңгелек1 Андый бәхет үзе эзләп таба лаеклы кешесен Дәгъва итү мөмкин түгел
Алты елдан артыграк оясыз буйдак булып йөргәннән соң мин, 1931 елның • көзендә. Гөлсем исемле сылу гына кызга өйләндем Бик гадәтн һәм табигый эш. билгеле Тик шулай да өйләнүнең нәрсә икәнен ничектер кыскача гына аңлатасы килә Халыклар телендә «Рубиконны үтү (яки кичү) дигән кинаяле бер әйтем бар1 Мәгънәсе - хәлиткеч кыю адым HI ау Нәтнжәсеи алдан күреп бетерү мөмкин түгел. Әмма адымның үзен кеше ышанып теләп ясый — бусы бәхәссез Өйләнү - әнә шундыйрак нәрсә ул, минемчә
1932 елның жәендә инде мин ян1ь хатыным белән беренче һәм соңгы мәртәбә Дәүләкәнгә кайттым Вокзалда безне атакай каршы алды Йортыбыз стан цнядән әллә ни ерак булмаса да, ул. яшь килен хөрмәтенә, безне бер башкорт агаеның читән тарантасына утыртып алып кайтты Әйе. соңгы кайту, соңгы күрү, соңгы йөрүләр
Ял вакытыбыз беткәнче, ннәйнен майлы коймакларын, куе каймакларын ашап, көннәребезне күңелсез сүлпән генә үткәрдек тә яңадан Уфа аша үзебез нең исле-тузанлы ташкалабызга юнәлдек Шуннан соң миңа егерме ике ел Дәүләкәнне «онытып» торырга туры килде
Әмма бу кайтуыбызның бик мөһим бер нәтиҗәсе булды Шактый гына сөйләшү-киңәшүләрдән соң, атакайларны да Казанга күчерергә кирәк дигән карарга килдек Икесе дә картаеп баралар, ялгызлар, энем дә кайдадыр читтә йөри, килерләре юк диярлек, карап торган бер сыерлары бар. ләкин аны асравы да читен булачак, чөнки кышын базарга печән бөтенләй чыкмый башлаган (Дим тугайларына карап, печәнсез утыр, нмеш! ) «Ни булыр, нәрсә көтә без не?» ди атакай, авыр көрсенеп
Менә шундый хәлдән чыгар өчен, нишләргә кирәк5 Уйлаштык киңәштек тә хәзерге шартларда бергә оешып яшәүдән башка чара юк дигән нәтнжәгә килдек. Шуннан соң инде йортны исән-имин чагында сатып, атакай белән инәй, быелдан да калмыйча, безнең янга күчеп килергә тиеш булдылар
Әлбәттә, аларга картайган көннәрендә гомер иткән җирләреннән кубары лып күченү жннел эш түгел иде Борын заман кешеләре, биш алты буын һичкая кузгалмыйча, бер урында яшәгәннәр (чәсәлән. шул ук Каргалы кешеләре! ә хәзер, жил куалаган «пәрн арбасы» шикелле, алчр каядыр тәгәрәргә тиешләр Безнең атакай 1910 елны зур өмитләр белән Каргалыдан Дәүләкәнгә күчеп килә Апа ул чакта әле 36 яшь кенә булган һәм ике авыл арасы да 40 чакрымнан узмаган. Икесе дә аның өчен туган туфрак. .» Дәүләкәнне ул аеруча яратып яшәде Инде мен.» шуның бәрәкәтле туфрагыннан тамырын белән кубарылып, мең чакрымдагы күз күрмәгән таш калага күчеп кара син1 Әмма бүтән чара юк
IV Рубикон борынгы Гжллня белән Италии чигендәге елга исеме
Шул ук утыз икенче елның көзендә йортыбызны ниндидер бер оешмага алты меңгә сатып, октябрь урталарында булса кирәк, атакай белән инәй Казанга күчеп килделәр Үзләре алар күтәрә алганча төен-чемоданнар белән гена килгәннәр иде. иллә мәгәр бөтен йорт әйберләрен зур сандык-әрҗәләргә тутырып. малый скорость белән багаж итеп салганнар Күпмедер вакыттан сон алары да исән-имин килеп җитте. Минем исем китте — кием-салым, урын-җир. савыт сабаларын гына түгел, трюмо-көзгедән алып бал мичкәсенә, кисәү агачына хәтле барлык нәрсәләрен салган булганнар, хәтта комганнарын да калдырмаганнар Өч самавыр гына килгән иде Тормышта барысы да кирәк була, янәсе' Шул нәрсәләрдән миндә хәзер бары инәйнен кызыл такыясы беләк «Гарднер» фабрикасы эшләп чыгарган бер китек чынаяк кына торып калды.
Атайлар миңа дип килделәр бит инде. Ә мин үзем дә ул чакта хатынның әниләрендә торып ята идем. Кешеләрнең күңелләре киңрәк булган, күрәсең, әби дигәнем өч җиткән кызы өстенә минем картларны да сыйдырды...
Ишектән керүгә, тәрәзәсез дөм караңгы кечкенә бүлмә бар иде — аларны шунда урнаштырдык Артларыннан килгән сандык-әрҗәләрен ишегалдындагы утын сараена «төйгечләп» тутырдык Кыш чыкканчы, алар шунда яттылар — нн хикмәттер, тиюче булмады (әллә ул чакта караклар азрак иде инде?!).. Атакай тнк ятарга өйрәнмәгән, аңа нинди дә булса бер шөгыль кирәк. Шәһәри Казан белән күпмедер танышкач, үзе йөреп. Микоян фабрикасының әрҗәләр ясый торган цехына эшкә дә керде.
Бңлгеле. «әбиләр» өстендә озак яту мөмкин түгел иде — мин үзебезгә торыр урын табу хәстәренә керештем Картның кулында йорт саткан акчасы, ул аны күз карасыдай саклый, безнең исәп менә шул акчага кечерәк кенә булса да бер йорт табу иде Язга чыккач, мин бу эшкә чынлап торып тотындым. Казанның йөрмәгән җирен калдырмаганмындыр. шулай да күбрәк шәһәрнең югары ягыннан эзләдем Күп игъланнар укып, күп урамнарны таптап йөри торгач, мин ахырда Арча кырыннан бер кечкенә агач йорт таптым. Хуҗасы — ялгыз бер марҗа Йортның өч бүлмәсе, кухнясы һәм тышкы коридорында зур гына чоланы бар Ишегалдында бүрәнәдән салган сарае, утынлыгы, кар базы һәм безне бик кызыксындырган, йорт артында буш яткан бер биш сутый чамасы җире лә бар икән Кыскасы, бу йорт күңелгә хуш килде, һәм без хуҗа хатын белән ничек тә килешү ягын карадык Мәгәр бер кыенлык чыкты: йортның кухня белән янәшә зуррак бүлмәсендә ирле-хатынлы ике кеше тора икән. «Алар чагачакмы соң?» — дип сорагач, хуҗа хатын туп-туры «Чыгара алсагыз», - дип кенә җавап бирде. Алаймыни, ә эш нәрсәдә? Баксаң, бу үзләрен «элекке партизаннар» дип атаган ирле-хатынлы кешеләр кайчандыр законсыз рәвештә аның бүлмәсенә басып кергән булганнар Билгеле, зур гауга чыккан, айларга сузылган ызгыш-талаш киткән, ләкин хуҗа хатын, күпме тырышса да. барыбер аларны.куып чыгара алмаган Киресенчә әле. тегеләр үзләре моны төрлечә җәберли, кысрыклый башлаганнар «Ялгыз башым мин аларга каршы тора алмыйм. — дн хуҗа хатын. шуңа күрә йортымны сатып китәргә дә булдым.»— ди... Без икеләнә калдык: нишләргә? Күңелгә охшап өлгергән, бәясе дә безнең көч җитәрлек бу гаугалы йортка аяк атлап керергәме-юкмы? Шул ук вакытта хуҗа да ашыктыра, күрәсең, бездән башка да «кодалап» йөрүчеләр бар Шуннан артык баш ватып тормыйча, тәвәккәл таш йоткан дидек дә килешергә булдык, чөнки без инде «партизан»нан түгел, иблиснең үзеннән дә курыкмас хәлгә килеп җиткән идек. Килешенгән бәясен тулысынча түләп, алу- сатуны тиешле урыннарда рәсмиләштереп, үзебезнең инде’ законлы йортыбызга төянеп тә килдек Безнең килү, хуҗа хатынның чыгып китүе бер көн эчендә булды Шуның аркасында теге «партизаннар» хуҗалар алышынганын ничектер абайламыйча да калдылар. Әмма безнең күченгәнне күргәч, аларның кашлары җимерелде. Шунда ук безгә карата бик агрессив булачакларын сизендек, ләкин күрмәмешкә салынып, тыныч кына урнаша бирдек. Без бит әле өч ир кеше (энемнең дә Казанда чагы), шуңа күрә аларга артык игътибар итмәскә дә була иде.
Хәер, соңрак та без тыйнаклык һәм чыдамлык сакладык, йортның законлы хуҗасы булсак та. аларны чыгару турында сүз кузгатмадык - безгә хәзер беркем белән бернинди низагка кермичә генә урнашу, төпләнү, торып китү кирәк иде. Картлар исә безнең аеруча юашлар, ничек тә тату булырга тырышалар. ләкин бу куркудан гына түгел, ә якын күрше белән дошманлашып яшәүне белмәүдән, өйрәнмәгәннән иде.
Әмма тегеләр беренче көннән үк диярлек безгә шактый күл этлекләр эшләп карадылар. Бигрәк тә җиз самавырдай җирән, таза хатыны бичара инәйне бик җәфалады Инәйнен эше гел кухняда, үзе бер авыз сүз русча белми, ә теге
жирән аңа акыра да жикеренә, мич-плитәгә якын жибәрми. савыт-сабаларын алып ыргыта, жылы су салып куйган комганын да берничә мәртәбә ишегалдына чыгарыл атты Инәйнен утырып елаган чаклары булды Ләкин ул түзде — ходай үзе ана түзәргә кушкан иде
Инәй генә түгел, барыбыз да түзәргә тырыштык, чөнки аларны тыярлык көч-чара бездә юк иде Шуны чамалап булса кирәк, алар безгә каршы этлекнең ф зуррагын да эшләделәр — «чит элементлар» өстебезгә басып керде дип. донос - та яздылар (Кечкенә түгәрәк сакаллы, пөхтә генә йөргән минем картны алар £ «бывший мулла» дип уйлаганнар) Мина кайбер урыннарга барып, акланыр- 5 га туры килде. з
Әмма гажәбе шунда ки. болар бүген этлек эшләп, иртәгә шуны оныта = торган кешеләр иде. Аларның яраткан эше — карта сугу. Икәү генә уйнап 3 туйгач, хатын белән мине дә. бернн булмагандай, үзләренә карта сугарга ча ♦ кыралар иде Кайчагында жирән маржанын ире — шоп-шома елтыр битле, ба- s зык-йомры гына Сембер мишәре, атай белән сөйләшер өчен, безнең якка да * чыгып утыра иде Әнә шундый татулык урнашкан көннәр дә була иде безнең “ шәһәр читендәге бәләкәй йортта.
Без инде бу «фатирчылар»дан бервакытта да котыла алмабыз дигән фикергә дә килгән идек Ләкин, бирим дисә колына, чыгарып куяр юлына диләрме ~ әле — шуның төслерәк һич көтелмәгән котылу бәхетенә без дә ирештек Кышны х үткәреп, жәйгә чыккач, боларга Ташкенттан бер пар кунак килде. Ходай бир °- меш, һәр көн ашады iap-эчтеләр. таңга кадәр шаулап утырдылар, көндезләрен S шәһәргә, бакчаларга’ чыгып йөрделәр Мәгәр ки. безнең шанлы Казаныбыз кунакларга ни сәбәптәндер бер дә ошамаган, һаман үзләренең Ташкентларын, андагы мул-тук тормышны «үтереп» мактыйлар икән Мактау белән генә чикләнмичә, хужаларны да үзләре белән бергә Казанны ташлап китәргә бнк кыс таганнар булса кирәк Ә безнең «партизаннар» — теләсә нинди мәсьәләне дә артык баш ватмыйча гына чишәргә өйрәнгән кешеләр. Бәс, Ташкент Казаннан шәбрәк булгач, алар тоталар да кунакларына ияреп, жылы-жимешле якка китеп тә баралар Шулай итеп, безгә, бүлмәне бушатыр өчен, кыл да кыймылдатырга туры килмәде
Дөресен генә әйткәндә, без аларнын чынлыкта кемнәр булуын да белмичә калдык «Партизаннар» дип тырнаклар эченә алып язуым да йорт хужасын нан ишетеп калганга күрә генә Чынмы ялганмы -төпченергә яратмыйм, үзем дә төпченүдән туеп беткән. Гаугасыз гына аерылыштык — шуңа без бнк шөкер'
Хәзер инде үзебез генә хужа булып, тыныч кына яшисе калды Атакай алтмышын тутырса да, нык. жегәрле карт әле, инәй дә бер генә көн дә эшсез торырга өйрәнмәгән. Алар, үз сүзләре белән әйткәндә, тормыш корырга ярага лар төпле итеп, ныклы итеп яшәүнең мәгънәсен дә шуннан гына табалар Өченче тапкыр инде аларның яңа урында, яңа баштан «тормыш корулары» зарланмыйлар, авырсынмыйлар, тик бер ходайдан иминлек кенә телнләр Без исә таяныч һәм булышчы шуңа ышанып килделәр дә алар
Аерым ишегалды булгач, башта тавык-чебеш үрчетә башладылар, аннары, тәвәккәлләп, сыер да алдылар (кош кортсыз, сыерсыз торуны алар тормышка да санамыйлар нде) Ул елларда безнең йортлар каршында нркен генә ялан бар иде, шунда терлек йөри, көтү жыелып. шуннан Казанка буена төшеп китә торган иде Әмма сугыштан сон, бигрәк тә сонгы 15-20 ел эчендә бу тирәләр шул кадәр үзгәрде ки. хәзерге биек йортларда торучылар мондагы яланны да. тирән чокырны да. кечкенә агач чиркәүне дә. билгеле, күз алларына да китерә алмый лар Без үзебез дә 35 ел күршеләр белән аралашып яшәгән бәләкәй йорттан зур йортка шуның өч бүлмәле, санузеллы бер «секциясенә» кереп бикләндек Күптән инде вак йортлар сүтелеп, бакчалар киселеп бетте
Янә килеп, атакай йортыбыз артында буш яткан бнш сутый чамасы жнрне әкренләп бакчага әйләндерде Аның өчен бу бөтенләй яна эш нде Әмма, шуңа карамастан, ул йөреп-сорашып һәм бик күп көч салып, менә дигән бакча үстерде (билгеле, минем дә шактый көчем керде) Безнең бакчада Казан туфрагында үсә торган жнмеш агачларының барысы да бар нде Мәгәр шулармын иң шәбе Владимирский днп аталган кара чия агачы нде Карт аны каяндыр читтән алып кайтып утыртты Якын тирә бакчаларда да бу чия бик сирәк күренә иде Безнең туфрак килеште булса кнрәк. бик тиз алындылар, өч дүрт ел эчендә яшьрәк алмагачларны да узып киттеләр алар чәчәк атканда, бөтен бакча ак күбеккә күмелә торган нде Чия. гомумән, әрсез агач, бу «караның», ла үсентеләре күп була нде без аларны сорап килгән таныш белешләргә күп өләштек Кайбер язучыларның бакчаларында да безнең татлы чия хәзер дә әле үсеп утыра торгандыр
Сугыштнн соң. без тагын бер ояга жыелдык Энем дә фронтган исән-сау
кайтты Яшәү шартлары, билгеле, жиңел түгел иде, ләкин ана әллә ни исебез китми, чөнки сугыш җиңү белән бетте, без исән калдык — менә шуның шатлыгы белән бернинди авырлыкка да бирешмичә яшәргә була иде Хәзер инде, башта хыял иткәнчә, бергә оешып кына, җиң сызганып тора башларга кирәк Кирәк тә бит. әмма тормыш дигәнең явыз каенанадай берәр төрле әшәкелек эшли дә тора Без кайтканда, сәламәт кенә йөргән инәй жәй ахырына таба ничектер, әкрен генә хәлсезләнә башлады Эче авыртудан зарланды, ашаудан калды. Күзгә күренеп саргайды һәм ябыкты Шулай да ятмаска тырышты, йөреп азапланды, ләкин барыбер ятарга мәҗбүр булды Күрәбез, инәйнен хәле шәптән түгел, ниндидер әшәке чир ябышканга охшый Ул вакытта врач чакыртулар авыр иде, ярый әле үзебезнең якын туганнардан Рәкыя апа белән Суфия икесе дә врачлар — килеп карадылар Инәйнен янына утырып, хәлен сорашып, әйбәтләп карагач, иреннәрен кысып, бер-берсенә карашып, уйланып тордылар да әйттеләр:
Жингәчәйне берәр яхшы белгеч-хирургка күрсәтергә кирәк. — диделәр һәм ул чакта дан тоткан хирурглардан профессор Харитоновны чакырырга куштылар
Андый мәшһүр белгечнең өйгә килүенә ышаныч аз иде, шулай да мин, Вишневский клиникасына барып, үтенеп карарга булдым һәм гаҗәпкә каршы, бу зур гәүдәле мәһабәт профессор үтенечемне кире какмады. Адресны язып алды һәм иртәгә фәлән сәгатьтә көтәргә кушты (бу инде аның тарафыннан врачлык вазифасын үтәү генә түгел, бер татар карчыгына карата олы җанлылык күрсәтү дә иде, минемчә).
Икенче көнне без. Хәзер Ильясны көткәндәй, аны көтеп алдык. Әйткән сәгатендә килде, чишенде, инәй янына узды, без ашыгып куйган урындыкка утырды, авыруга бераз карап торды да минем аша хәлен сорашты, шуннан соң инәйнен күкрәген тыңлады, ап-ак таза кулы белән күлмәк аша гына эчен кат-кат баскалап карады — инәй шул чакта бик ыңгырашты Карап бетергәч, профессор кулын әйбәтләп юды да өстәл янына рецептлар язарга утырды Шул чакта безгә инәйнен хәлен дә аңлатты: бавырында яман шеш булса кирәк, бердәнбер чара операция, әмма авыр операцияне җитмештән узган карчык күтәрә алмас диде Язып калдырган дарулары авыртуны басар өчен — инәй шуларны эчеп, тынЬч кына ятарга тиеш икән Без профессорга кат-кат рәхмәтләр әйтеп, урамга чаклы озатып калдык (билгеле, без аңа күпмедер гонорар да бирдек — ул шуны карамыйча гына пальто кесәсенә салды)
Инәйдә яман шеш — бу рак дигән сүз. Ләкин ракның ни дәрәҗәдә әшәке авыру булуын, анардан котылу мөмкин түгеллеген без әле яхшылап белми дә идек (һәр заманның үз авырулары була, күрәсең. Без тиф, туберкулез, эч китү, бизгәкләрне күреп уздырдык, ә рак белән йөрәк авыруы сугыштан соңгы еллар да гына көчәеп китте) Хәлбуки, атаклы профессор үзе килеп, карап киткәч, бездә ниндидер өмет тә туган кебек булды Аның язып калдырган даруларын эчергәч, инәйнен үтә газаплы авыртулары да гүя басыла төште Әмма ул мескинә иртә яуган кар шикелле көннән көн сыза-бетә барды. Шулай ук өзелер микәнни? Атакай көне-төне яныннан китмичә карады Ә көннәрдән беркөнне инәй аңардан мунчага илтеп юындыруын сораган Өч ай буена урын өстендә хәрәкәтсез яткан авыруның бу соравы бик аңлашыла иде, әмма моны ничек итеп үтәргә? Шәһәр мунчаларының берсенә дә, билгеле, алып барып булмая-чак Ярый әле, ерак түгел Клыковка очында бер танышларның ак мунчалары бар иде атакай, үзе барып, ипләп кенә сорагач, ягарга рөхсәт иткәннәр Мун-чаны кызу гына ягып уздыргач, атакай кайтып, инәйне әкрен генә торгызып, аякларына пима, өстенә бәрхет тышлы төлке тунын кидереп, минем ярдәмем белән бәләкәй чанага утыртып, сак кына тартып алып китте Числосын ачык кына хәтерләмим, ләкин бу салкын декабрь ае иде һәм беренче кар да җиргә яткан иде инде.
Шактый вакыт узганнан соң, кызарган, тиргә баткан атакай үзе генә мунчадан кайтып керде Без куркудан коелып төштек: ни булды? «Алып кайтыр-лык хәлем калмады, — диде атакай өзек-өзек сулап. — Бар инде, улым, син алып кайт »
Мин. тиз генә өстемә киеп, бүрекне эләктереп, мунчага йөгердем Барып керсәм, инәй мунча алдында, такта стенага авыша биреп, утырып тора — аягында пималары, өстендә туны «Инәй, мин сине алырга килдем» - дидем, һәм ике куллап сак кына күтәреп алдым — ул, кипкән көлтә кебек, җип-җиңел иде Шул чакта гына инәй миңа дәште «Улым, синмени бу?» — диде һәм аның күкрәгеннән үзенекенә һич охшамаган сабый балаларныкыдай бик нечкә
зәгыйфь кенә тавыш чыгып куйды Йөрәгем әллә нишләп китте, тез буыннарым хәлсезләнде бу инде дөньядан китә башлаган кешенен тавышы иде Инәйнен көннәре генә түгел, сәгатьләре дә санаулыга калганын мин шул чакта бик ачык сизгәндәй булдым.
Әйе. ул. бичара, мунчага илтүне юкка гына сорамаган икән Аңлаган I көткән һәм үзенең соңгы сәгатьләрен саф килеш, пакь килеш каршы алырга теләгән Чынлап та. ике-өч көннән инәйнен хәле кичкә табан кинәт чачарлан - ды. телдән калды, беребезне дә танымас булды Атакай, баш очына утырып. 2 ясин чыга башлады Ул төн буе инәй яныннан кузгалмады Өй эче тып тын. j тик ике кызым гына татлы йокыда Серле-хәтәр мизгелне көткәндә, күңелгә з ниләр генә килми1 Чыкмаган җанда өмит бар диләр без дә могҗиза булмас = мы дип көткән идек, әмма могҗиза булмады Иренеп кенә ата башлаган салкын- g томанлы таңда инәй. ниһаеть. йокыга талгандай, тавышсыз-тынсыз гына дөнья ♦ дан үтте... s
Өебезгә кергән беренче зур үлем, беренче ин зур хәсрәт Әҗәленә тигән ж чир икәнен белсәк тә. җан өшеткеч газапларын күреп торсак та. ана кешенең 5 үлеме белән килешүе бик авыр — гүя үз гомереңнең иң газиз өлеше синнән китә. Z әйләнәңдә һәм күңелләрдә шунда ук салкын бер бушлык туа
Мөселман йоласы буенча мәетне озак тотарга ярамый, үлгән көнендә үк < җирләргә дә кирәк иде Без энем белән загска бару, кабер казыту кебек эшләр х артыннан йөрдек, ә карчыклар, инәйне юып. кәфенләп, барлык шәригать куш * каннарны үтәп, озатырга әзерләнделәр Мөмкин кадәр җиренә җиткереп, күр ? кәм итеп <алла хозурына» озату бичара атакайның ул көнне бердәнбер кайгысы - һәм юанычы иде бугай
Әзерләп бетүгә ике җигүле ат та килде (ул чакта автобус дигәннәренең эзе дә юк иде) Юрганга төргән инәйне ипләп кенә чыгарып, үрәчәле чанага салдылар Чананың канатларына атакай, энем. мнн. тагын якыннардан бер ике кеше тезләнеп утырдык Икенче үрәчәле чанага озата баручы картлар утырдылар Әкрен генә кузгалдык Капка төбендә «бабушка» белән саубулла шырга килгән күрше тирәдәге марҗа түтиләр, кайбер ир-атлар, үзебезнең якын нарыбыз боек кына өелешеп калдылар
Кабер әзер, казучылар, көрәкләренә таянып, көтеп торалар иде Кыска көн инде сүнеп тә бара, шуңа күрә җирләүне кызу тоттылар Инәйне. юрганын ачып, кабер якасына куйгач, энем белән миңа кабергә төшәргә куштылар һәм без. «ике бөртек*, инәйнен ак кәфенгә төргән юка-җиңел генә гәүдәсен ипләп кенә алып, ләхеткә куйдык (хәтерлисездер, кечкенә балачагыбызда безне «Хәдн- чәттәйнең ике бөртеге» дип йөртәләр иде) Кабердән чыккач та. мин тизрәк бер читкә киттем
Җирләү беткәч, меңләгән каберләр арасында тагын бер яңа кабер калды рып, без. караңгы төшкәндә генә, суынып беткән өебезгә кайтып кердек Мондый көнне барысы да онытыла ашау эчү дә. хәтта ни дә булса уйлый алу да'
Уйлар соңрак килә башлый Җитмеш өч яшендә үлеп киткән инәй бу дөньяда ни генә күрде? Бәлки кыз чагында, яшь килен булып төшкән вакытла рында дөньяның бер кадәр ямен күреп калгандыр, әмма гомеренең иң күп өлешен гел эш мәшәкатьтә азап борчылу белән, бигрәк тә безнең өчен ут йотып үткәрде Безнең белән бит ул юньләп яши алмыйча да калды без. «Сак белән Сок» шикелле, ничә тапкыр икебез ике якка киттек тә югалдык Мондый хәл өчен кем генә, нәрсә генә гаепле булмасын, иллә мәгәр бичара ана алдында билгеле бер гаеп тоймыйча, гомер буе үкенү хисе кичермичә калу мөмкнн түгел һәм, әйтергә кирәк, бу үкенү хисе, бәгырьдәге сызлавык шикелле, шушы көнгә кадәр, инәй яшеннән узып китсәм дә. мине һаман ла ташлаганы юк әле Уйлыйм ки. ана бик яшьли үлеп китсә дә ана. ә баласы сакалы агарып бетсә дә бала мәңге бурычлы бала'
Инәйнен үлемен бигрәк тә атакай бик авыр кичерде Асылда бнт алар бөтен гомерләрен диярлек икәүдән икәү генә уздырдылар бу исә. илле өч ел буена бер берсенә гел мохтаҗ булып яшәү дигән сүз Михнәте рәхәте, шатлыгы кайгысы барысы аларнын бергә булган Шуңадыр инде, атакай инәйне бик озак оныта алмады, безгә һаман. «Инәгез кебек зат иясен, юк. тапмассыз», дип сөйләде, ә күңеле тулып киткән чакларда үзалдына әкрен генә «Ятим кал дым ласа!» дип елап та ала торган иде Без аның бу «йомшаклыгына» гаҗәпләнә идек, хәтта кәефебез дә кырыла иде. чөнкн картлыкта ялгыз калуның нинди зур бәхетсезлек булуын без әле уйлый да белми идек
Әмма үлгән артыннан үлеп булмый ннәйдән башка гына яшәп ятабыз Сугыштан соңгы еллар безнең өчен җиңел булмады Алдарак күрдегез инде минем әдәбият тирәсендә эшләрем бик авыр бара иде Кәеф начар, баш бал ген
лектән чыкмый, киләчәгем дә билгесез. Ә атакай һаман үткәнен сагынып сөйли, минем исә сагынып сөйләрлек бернәрсәм дә юк әле. Мина киләчәкне уйларга, киләчәкне кайгыртырга кирәк. Менә шул нигездә безнең араның салкынаеп киткән чаклары да булгалады. Янәсе, ул сату итмәгән булса, миңа да болай азапланырга туры килмәс иде Билгеле, мондый уй кәефнең бик начар вакытында гына туа торган иде. Югыйсә, мин атакайга андый гаеп ташлауның бер ахмаклык кына булуын яхшы аңлый идем Октябрь революциясе аның гомерен нәкъ урталай бүлде (43 яшендә була ул шул чагында) Димәк, аның яшьлеге, өлгергән ир чагы, барлык өмит-хыяллары теге заманда торып кала. Ә ул заманда сату итү хәләл кәсеп, законлы бер эш булып саналган Я. шуннан соң ничек итеп кешене ник сәүдәгәр булдың дип гаепләргә мөмкин ди?1. Атакай яхшы укый, яхшы яза белә иде, әгәр социалистик революция бер 50 ел алданрак килсә, ул да, билгеле, сәүдә юлы белән китмәгән булыр иде. Яки. киресенчә, революция бер 50 елга сонга калса, хәзерге минем замандашларымның күпмеседер сәүдәгәр. мулла, мәзин булып китәрләр иде. Нигә, шулай түгелмени?.. Асылда бит кешенең кем булуын үз дәверенең иҗтимагый шартлары билгели (әйтик, элек мулла буласы урынга кемдер безнең шартларда галим булып китә) Юк, мин атамны берничек тә гаепли алмыйм. .
Алар, ягъни атам белән анам, гади кешеләр иде. гадел кешеләр иде — «ярамый. гөнаһ'» дигән нәрсәне беләләр иде. һәрхәлдә, иманы да. чын аңы да булмаган хәзерге берише бәндәләрдән алар кешелек сыйфатлары белән күп өстеннәр иде һәм мин моны бер аларга карата гына әйтмим. Күптән күзәтеп кнләм чын инсафлы кешеләр борынрак заманның авыл картлары, әбиләре һәм укымышлы зыялылары арасында, ни хикмәттер, ешрак очрый иде. Күрәсең, аларга әхлак кагыйдәләре, нәселдән үк күчә килеп, каты тәрбия белән кереп калган булырга тиеш.
Атакай, инәйдән калып, унөч ел яшәде. 1958 елның шул ук декабрь таңын-да, озак авырудан соң, 84 яшендә вафат булды. Каберләре янәшә, зиратның, көнбатышында, Тукай яныннан кереп киткәч. Инәйгә гади ташны атакай үзе яздырып куйдырган иде (ташта «Нигъмәтхан зәүҗәсе» дигән сүзләр дә бар) Атакайга шундый ук ташны мин куйдырдым Соңрак тимердән гади генә чар-дуган да эшләттем Каберләренә баргалыйм Еллар уза, ташлар туза, мин үзем дә әкренләп аларга якынлашам...
Дөньяда ике генә бәхәссез хакыйкать бар: туу һәм үлем. Без менә шул ике араны узабыз һәм. үзебезне белә башлаган көннән алып, иң якыннарыбызны — ата-ана. кардәш-ыру, дус-ишләрне югалта-югалта килеп җитәбез соңгы сәгатебезгә һәммәсен искә төшереп бетерерлек тә түгел. Әле шушы әсәрне язу дәвамында да кемнәрне генә югалтмадым! Срур тутакай, Гыйниятулла абзый, Хәбибрахман. Рәшид, Мортаза дусларны...- (боларның кайберләре хакында, онытмаган булсагыз, бу китапта язып та узган идем) Аларның һәркансы китапның баш өлешләрен укыганнар иде, үз фикерләрен миңа телдән яки хат аша әйткәннәр иде. инде ахырын көтәләр иде... Әмма, кызганычка каршы, минем китап алар өчен чынлап та укылып бетмәгән «соңгы китап» булып калды.
Мин бик озакка сузылган шушы озын язманың ахырына якынлашып кнләм Соңгы сүземне дә әнә шул үлгән һәм исән яшәгән дусларыма багышлыйсым килә Кеше кешедән башка яши алмый — бу да аксиома! Дус кирәк, сердәш кирәк, ярдәм кулын сузучы кирәк. Шуларсыз безнең әйләнәбездә салкын буш-лык хасил булыр иде. Мин, табигатем белән кешегә тиз генә якыная алмасам да, чын дуслар табу ягыннан үземне бәхетле булдым дип әйтә алам (сүз монда вакыт сынавын узган гомерлек дуслар турында гына бара) Шулай ук үземнән күп аты иске буын кешеләре белән аралашуның да миңа йогынтысы зур булды. Бу җәһәттән ике җизни тиешле кешенең минем язмышымда никадәр мөһим роль уйнауларын әйтмичә уза алмыйм Аның берсе Шәриф Хәмидулла улы Сүнчәләй — аның хакында китапның алдагы өлешләрендә язган идем инде. Икенчесе — Закуан Сафа улы Богданов Казандагы төзүче-инженерлар институтының кафедра мөдире, математик, геодезия белгече, сугыштан соң Ленин ордены белән бүләкләнгән татар укымышлысы Заманында Уфаның «Галия» мәдрәсәсендә дә укыткан Шәриф җизни дә, Закуан жизни дә татарча һәм русча төпле һәм ныклы белемне реватюциягә чаклы алганнар Мин аларның үз телебездә шундый иркен сөйләшүләренә һәм матур язуларына һәрвакыт соклана идем.
Мина яшьтән үк алар белән якыннан аралашырга туры килде Очрашулар, утырышулар, сөйләшүләр күп булды һәр икесе дә табигатьләре, тәрбияләре һәм кешелек сыйфатлары белән затлы-өстен кешеләр иде. һәрхәлдә, минем «чен — мин аларнын үрнәк булырлык кешеләр икәнен һәрвакытта тоеп яшәдем Алар миңа бервакытта да мораль укымадылар, әмма аларнын «өстен торулары» мине гүя түбәнгә тәгәрәүдән гел саклап килде
Кешенен кешегә йогынтысы гаҗәп икән ул Кайчагында чын затлы кешене V күреп кенә белү дә сине әдәп киртәсендә тота Мисал рәвешендә бер гыйбрәтле * хәлне искә төшерәсем килә... х
Закуан җизнинең Василий Андреевич Яблоков дигән якын танышы бар иде д Бу — Казан университетының карт профессоры, үтә интеллигент бер кеше. = борынгы дворяннар нәселеннән булса кирәк Бер үк урамда торгач, алар, ягъни £ Закуан җизни белән профессор Яблоков, кичләрен гел бергә йөрергә чыга тор- ♦ ганнар иде Достоевский урамының очына кадәр килеп, тимер юл чокыры буен- = да озак кына йөргәннән соң, кайтырга борылгач, алар, безнең бакчага кереп, ж бераз ял итеп китәләр иде Закуан җизни атакай белән сөйләшергә ярата иде s Өйдә булсам, мин дә яннарына чыгып утыра идем
Әнә шундый гадәти генә бер эш — керәләр, әзрәк ял итәләр дә чыгып китәләр Ләкин аларнын болай дусларча бергәләп йөрүләре һич көтмәгәндә = өзелде дә куйды ' *
1965 елның кышында өрлектәй тап-таза Закуан жизни, грипптан сон инсульт - булып, кинәт үлде дә китте Әйтерсен, кышкы салкын аяз көндә яшен сукты - * шундый вакытсыз һәм мәгънәсез үлем булды бу! Ә арык-юка гына гәүдәле -5 карт профессор калды — җизнидән сон озак яшәде әле ул һәм. иң гаҗәбе шушы миннән бик күпкә өлкән мөхтәрәм кеше, урамда очрашкан саен, минем белән эшләпәсен күтәрә төшеп, иелә биреп, кул кысып исәнләшә башлады һәрдаим «Ваше здоровье?» — дип, бер генә сорау бирә, аннары яңадан, эшләпәсен күтәрә төшеп, кулны кыса да. ашыкмый гына, үз юлы белән китеп тә бара Кабатлап әйтәм бу ритуалны хөрмәтле профессор очрашкан саен үтәмичә калмый иде Баштарак мин бик уңайсызлана идем ходаем, ни өчен мондый нәзакәтлелек, мин бит ана беркем дә түгел ләбаса’! Тик. бераз ияләшә төшкәч, картның миңа игътибарын әзрәк аңлагандай булдым мин бит Закуан Сафичка, якынмы-еракмы, туган тиешле, ә Закуан Сафич анык иң хөрмәт иткән кешесе булган Бәс, шулай булгач, очрашканда, кулны кысып, исәнлекне сорамыйча үтеп китәргә ярыймы соң?’ Бу тәрбия, егетләр, безнең бик күбебезгә җитмәгән тәрбия1
Инде замандаш дусларыма килгәндә, аларнын барысы да диярлек әдәбият ны яраткан, күп укыган, ләкин әдәбияттан читтә торган кешеләр иде Бәлки шуңа күрәдер дә минем алар белән дуслыгым тотрыклы һәм озак дәвамлы булды
Менә Хәсән дустым Жэгъфэров! Педагог, тәҗрибәле укытучы, озак еллар техникум директоры булып торды Күп укыган, күпне белә, китапка комсыз (мин аңа җибәргәләп торам), кыю фикерле, бәхәсне бик ярата -очрашканда, төн нәр буе утырсак та. безгә вакыт җнтми, сүз бетми кала Сугыштан сон яңадан табышып, менә инде кырык ел я очрашып, я даими хат язышып торабыз
Мин тагын мәрхүм Рәшид дустымны тирән юксыну белән исемә төшерәм Без фронттай! дуслар идек, 1941 елның июлендә, бер эшелонга төялеп, фронтка киттек, бер частька эләктек, сугыш беткәнче диярлек, бергә хезмәт иттек Тик армиядән бушавыбыз гына бер вакытка туры килмәде - мин 1945 елның язында ук бушадым, ә ул калды һәм бик озакка Сугышның сәер бер хикмәте дип әйтергәме инде фронтка нестроевой булып кына эләккән минем шушы гаять тыйнак-юаш дустым, сугыш беткәч тә, армиядән китәргә теләмәде Гүя ул шунда үзенең туган йортын да. яраткан эшен дә тапты бөтен гомерен соңгы көненә кадәр армия хезмәтенә бирде Нәкъ кырык ике ел өзлексез хезмәт итеп, рядовой солдаттан майор дәрәҗәсенә менеп җитте Каты авырып. Казанга кайткан чагында да. аның өстендә погонлы китель иде әле 1 Әмма ул һич тә сугыш ке-шесе түгел иде
Рәшид Таһир улы Ильясовны укучыларга якыннанрак таныштырасым килә Ул безнең мәшһүр мәгърифәтче галимебез Шиһабетдин Чәрҗанн токымыннан, ягъни Рәшиднең әнисе Нәгыймә апа Чәрҗани кызының кызы булган Әтисе Таһир Ильяс шулай ук тарихта мәгълүм кеше, дин әһеле, гарәп теле буенча зур галим. «Әлмөфнт» дигән беренче «Гарәпчә татарча» зур сүзлекне чыгару чы да ул Революциягә кадәр «Мөхәммәдня»дә укыткан, егерменче елларның башында күпмедер вакыт «Шәрык академия»сенең профессоры да булып торган
V Ул 1983 елның ноябрендә вафат булды
(«Шәрык академиясе» дип ул чакта хәзерге педагогия институтын атаганнар булса кирәк)
Рәшид әнә шундый нәселдән Ләкин ул үзе турында күп сөйләргә яратмый иде. шуның аркасында мин аның ата-бабасын шактый еллар узгач кына белдем Рәшид мәрхүмне әүлия бер кеше нде Дисәм дә. һич арттыру булмас Үтә инсафлы, үтә әдәпле иде ул үз гомерендә бер тамчы хәмер капмады, бер тапкыр да төтен суырмады Хәтта фронт шартларында да' Монда кешенең җанын тиз күреп була Күпме тапкырлар бик әшәке бомбежкаларга эләккән чакларыбыз булды, жаныбыз табаныбызга китә иде. ә бу ак чырайлы, күзлекле егет шул чакта да тынычлыгын җуймады, аз гына да курку-каушау күрсәтмәде
Сугыштан соң табышкач, без хатлар языша башладык, хатлары да саф татарча матур, акыллы язылган була иде Миннән биш яшькә кечерәк булса ia һәм иске мәдрәсәне күрмәсә дә. ул гарәп телен дә әйбәт кенә белгән икән (бала вакытында атасыннан белеп калырга өлгергән) «Соңгы кнтап»ның баш өлеш ләрендә. хата киткән гарәп сүзләрен төзәтеп, миңа хат та язган иде Кырык ел читтә, башка халыклар арасында яшәсә дә. Рәшид үзенең туган телен дә. туган әдәбиятын да. туган халыкның күркәм сыйфатларын да онытмады, җуй мады. һәрвакыт кызыксынып, белеп торырга тырышты. Бабасы Мәрҗани кебек «бөтен» кеше иде мәрхүм!.
Мин монда барлык замандаш дусларымны санап чыгуны максат итеп куй-мадым Алай итсәм, сүз бик озынга китәр иде Кемнәр, ниндирәк кешеләр белән якыннан аралашуымны күрсәтер өчен, шушы телгә алынган берничә замандашым җиткәндер дип уйлыйм Хуш. бу өч танышым миңа кайсы яклары белән якын, кадерлеләр?.. Алар — әйткәнемчә, әдәбият әһелләре түгелләр, әмма әдәбиятны яхшы аңлаучылар һәм кулларына төшкәнне укып баручылар Журналда басылган яки китап булып чыккан әйберләремне мин үзем аларга җибәрә идем, ә алар укыйлар да үз фикерләрен миңа ачык кына язып җибәрәләр Миннән аларга берни дә кирәкми, бернинди шәхси мәнфәгать күзәтү юк. һәм шуның белән алар сүзе минем өчен кыйммәтле дә иде.
Без — замандашлар, бер үк чорларны кичергән кешеләр, бер беребезне күптән инде яхшы беләбез, һәм шушы нигездә башланып та китте безнең арадагы дуслыклар Әмма дуслыкны чын иткән, нык иткән нәрсә — бер-береңә ышану Кеше булып калуыбызга ышану дияр идем мин. Хәтерләр калганда да, бәхәс ләр туганда да — теләсә нинди хәлләрдә дә! Әнә шундый ышану туган иде безнең арада да. Бик кадерле нәрсә ул ихлас дуслык!
Ләкин сездә, укучым, ни өчен язучы дусларыгыз турында бер сүз дә юк дигән сорау туарга бик мөмкин Әйе. мин алар турында язуны хәзергә калдырып торырга будым Даими аралашып яшәгән кешеләр хакында арттырмый киметми һәм берәүне дә үпкәләтми язуы шактый четерекле читен эш... Әлбәттә, минем бик күптән дус күргән, яраткан, хөрмәт иткән язучыларым бар. шулай ук ярата, якыная алмаганнарым яки. кайчандыр якын күреп тә. соңыннан гайрәтем чик кәннәре дә юк түгел Кыскасы, язучыларга кагылмыйча узуымны, шәт, аңларсыз дип уйлыйм
Шулай да... әмма шулай да мин бер шагыйрь турында кыскача гына булса да әйтмичә уза алмыйм Ул үзе дөньяда күптән юк инде, ләкин исеме анын телләрдән төшмәс булды Әйтергә теләгәнем Муса Жәлил турында. Мин анын белән егерменче елларның икенче яртысында танышкан идем һәм. ни хикмәттер, шушы читтән Казанга вакытлыча гына килеп йөргән шагыйрьгә шактый ук якынлашырга да өлгердем Шулай итеп. Муса белән дусларча аралашу бер биш-алты ел дәвам итте, ләкин 1934 (яки 35) елдан алып сугыш башланганчыга кадәр безгә бүтән очрашырга туры килмәде (бу вакыт эчендә мин Казаннан ике мәртәбә китеп тә тордым) Хәзер менә Мусаның без аралашкан чаклардагы кыяфәтен, шәхси сыйфатларын, хәтердә кайсы яклары белән сакланып калуын арттырмыйча киметмичә күз алдына китерергә тырышам Жыйнак бәдәнле кечерәк кенә егет Үзе дә. өс-башы да гади генә Холкы-тотышы белән тыйнак, күп сөйләргә яратмый — бигрәк тә. үзе турында, инде сөйли башласа, хис кешесенә хас булганча, бераз кабаланыбрак, дулкынланып сөйли (кызганыч, миңа аны бер тапкыр да трибунадан тыңларга туры килмәде), кешегә мөгамәләсе йомшак, тыңлый белә, фикерен уйлап әйтә, үзен өстен кую яки мактану дигән нәрсә аңарда юк. шулай ук акыл сатарга, кеше өйрәтергә дә яратмый иде. минемчә тагын нәрсә0 Безнең бит әле дәртле, яшь чакларыбыз билгеле инде, уен-көлке, җыр музыканы бик ярата идек. Белмим, кем генә ул чакта менә сугыш булыр да. Муса барыбызны да таң калдырырлык батырлыклар эшләр дип уйлый алды икән?' (мөгаен. Мусаның үзенә дә андый уй юри генә дә килмәгәндер) Ул бит шагыйрь, нечкә күңелле шагыйрь — ә шагыйрьне без канлы сугыш кырында
түгел, бәлки шигърият бакчасында күрергә гадәтләнгәнбез һәм анын кыюлыгын да ялкынлы сүзләреннән көтәбез Шуңадыр ахрысы, мин хәзер дә әле Мусаның тәненә уратылган чәнечкеле тимерчыбыкны өзәргә омтылган һәйкәлен хәтеремдә яхшы сакланган чын тере Муса итеп таный алмыйм Әмма анлыйм бу инде образга әверелгән Муса, пәм без аны әнә шулай фашизм зынҗырларын өзүче образ итеп кабул да итәбез.
Язмышның серләренә төшенеп бетәрлек тә түгел. Сугыш башланудан берничә ай элек кенә Муса Җәлилне, үзенең соравы буенча. Язучылар союзы идарәсе председательлегеннән азат иткән булганнар Әгәр шул урынында калган булса, ихтимал, аны фронтка җибәрмәсләр дә иде. Әмма язмыш аңа икенче бер бөек миссияне йөкли, ул газиз башы бәрабәренә бөтен дөнья алдында фашизм тырнагына эләккән татар солдатларының йөзләрен акларга тиеш була һәм үти ул бу гаять куркыныч изге миссияне үзенең көрәштәш унбер иптәше белән бергә' Кайдан бу батырлык? Мусаның үзенә килгәндә, минем ни өчен дер беренче нәүбәттә аның батырлыгын хәтеремдә ачык сакланган тыйнаклыгы һәм шагыйрь җанлы булуы белән бәйлисем килә. Шул гынамы диярсез, бәлки Калганын башкалар әйтер һәрхәлдә, мин Муса батырлыгын аның табигатен нән аерып карый алмыйм Ул — минем өчен абстракт образ түгел, ә конкрет тере кеше — үлсә дә. легендага әйләнсә дә'
Инде менә язманың ахырына да җиттек Тәмамларга вакыт Болай да бик озакка һәм бик озынга сузылды Хәлбуки, шуңа карамастан, мин бөтен белгәнем не һәм уйлаганымны монда язып бетердем дип әйтмәс идем Мөмкин дә түгел бу, чөнки безгә вакыт хуҗа, без вакыт таләбенә буйсынабыз Укучы да моны исендә тотсын иде Бәлки, киләчәктә мин әйтеп бетермәгәнне тикшеренүчеләр әйтеп бирерләр алар бит кайчагында үзең белмәгәнне дә казып чыгаралар
Язманың «Соңгы китап» дип аталуын күпләр яратмадылар «Соңгысы бул масын!» дигән теләк белдерүчеләр дә булды Рәхмәт, аларга' Илебез бнк әһәмиятле, бик җаваплы чорны кичерә Партия халыкка әйтте «Социализмны камилләштерергә кирәк», диде Сүз дә юк. бу һәркемнең күңелендә яткан кайнар теләге һәм бу изге теләк, бу бөек максат өчен яшәргә дә. эшләргә дә була әле
...Әнә шул якты өмит белән без дә хәзергә каләмебезне куйдык Хушыгыз’
1985 <м. октябрь