ПРОФЕССОР Г. ШӘРӘФ ШИГЫРЕ
Галимҗан Шәрәф — Казан лингвистика мәктәбенең күренекле вәкиле, мәшһүр рус галиме,
СССР Фәннәр Академиясенең член-корреспондеиты В А. Богородицкийның (1857—1941) сәләтле
шәкерте, татар теле фонетикасын тирәнтен эксперименталь өйрәнгән һәм фәнни хезмәтләре безнең
илдән тыш та билгеле булган атаклы телче-профессор, филология фәннәре докторы.
Ул 1896 елның 29 декабрендә Татарстанның элеккеге Буа өязе Кишер Аксуы авылында,
мәгърифәткә омтылучы — «Шура» журналы һәм татарча газеталар алдыручы — урта хәлле
крестьян Шәрәфетдин гаиләсендә дөньяга килгән. Башта мәдрәсәдә белем алган. аннан Казандагы
2 нче реаль училищеда һәм Петербургта тимер юл транспорты инженерлары әзерләүче институтта
укыган. Әмма үзенең төп сәләтен тел белемен өйрәнүгә багышлаган, аспирантураны тәмамлап,
татар теле белгече булып киткән.
Галимҗан Шәрәф 1950 елның 13 гыйнварында Казанда вафат була. Күптән түгел генә аның
шәхси архивыннан уннан артык шигырь дәфтәре табылды. Шуннан бер шигырь не— Г. Тукайга
багышланганын — укучылар игътибарына тәкъдим итәбез.
Җәвад ТӘРҖЕМАНОВ.
Галимҗан Шәрәф
Шүрәле белән очрашу
Яратам таңнарда ялгызым гизәргә ',
Иртәнге саф суда чумарга-йөзәргә,
Таң җиле—хуш аңкып — уяткач урманны.
Чык иңгән аланда чәчәкләр өзәргә,
Яратам тургайның таңдагы сайравын. Каенның уйланып, җилфердәп
шаулавын.
Яратам кош-кортның, уятып бер-берен, Иртәнге төшләрен узышып
сөйләвен.
Хәзер кыш. Агарган бар кырлар, болыннар.
Ак мамык карларга төренгән урманнар, һәр ботак-чыбыкка ука
чук асылган, һәр кая ука чачаклар 2 сузылган.
' Шигырь Тукайның үлүенә 30 ел тулу көннәрендә «Гаенша бабай» имзасы белән язылган Чачак
— берәр нәрсәнең читенә бизәү өчен тотылган чуклар яки җепләр бәйләме (Автор искәрмәсе).
һәр агач, һәр куак — искиткеч ак чәчәк.
Бар урман — әйтерсең бер гигант гөлчәчәк.
Әкияттә хан кызын йоклаткандай, урлал
Сихерче Кыш-Суык — ыжгырып, тылсымлап — Карларын сиптереп,
мамыгын очырып,
Бизәгән һәммәсен, урманны йоклатып.
Ни өчендер, бүген бик иртә уяндым.
Өс-башка, аякка киендем, кушандым;3 Җәй таңын хәтерләп, юнәлдем
кырларга. Әлеге тылсымлап бизәлгән урманга.
Мин барам тын кырдан, күгелҗем карлардан, Ай-алтын урагы елмая һавадан
Көнтуыш-офыктан таң нуры юл сала, Җемелдәп, күкләрдән йолдызлар югала.
Таң үсә. җәелә,— аллана дөньялар.
Канәфер чәчәгедәй карлы далалар
Ул — урман! Ул — урман!.. Гаҗәеп матурлык!
Бер тоташ ак чәчәк,— акылдан шашарлык!
Йоклаган хан кызым яртылаш уянган,— Гөлчәчәктәй булып, яңагы алланган.
Урманның түренә мин барам, кар ярыл.
Бу ямьгә-сихергә исереп, шаккатып Чү. тукта! Кем анда чыелдый-
чырылдый?
Карт имән астында кем көлә, хихылдый?
Карасам, алдымда — мөгезле шүрәле:
Картайган, агарган чәчләре, төкләре.
Никтер, ул —бизәнгән: ак чәчәк — мөгезендә.
Ак чәчәк — түшендә, сөякчел иңендә.
Зур кәкре тырнаклы бармагын тибрәтеп.
Чакыра ул мине үзенең янына
Мин — тордым да бераз каранып-шикләнел. Юнәлдем туп-туры карт имән
астына.
— «һич шикләнмә,— ди ул,— шагыйрем, син миннән.—
Мин тимәм һич сиңа, тидермәм беркемнән.
Шүрәле илендә бүген бик зур бәйрәм —
Сагыну кичәсе, зур шәплек 4 һәм матәм
Нәкь утыз ел бүген шагыйрем үлгәнгә, Даһины — Габдулла Тукайны күмгәнгә.
һич онытмый аны шүрәлеләр халкы,— Олылап яд ите бар яше һәм карты».
— «Нидән соң аңарга,— дим.— болай зур хөрмәт?
Ул — көлгән бит сездән, исеңдәдер әкият!»
Биредә «кушану» — шарфлар, путалар урану (Автор искәрмәсе) Шеллак — бизәүле тантана
_ «Тыңлачы, шагыйрем, зарланыйммы сиңа: Хәзер яшь-җилкенчәк һич
ышанмый миңа.
Бары тик ышану яшәтә бит безне —
Өрәкне, убырны, бичура, пәрине.
Шул ышанмау инде үтерә илемне, Юк итә деньядан ыруым-нәслемне.
Ә Тукай «Шүрәле» дип поэма язып,
Хәтта «Шүрәле» дип имзалап-кул куеп,
Таратты данымны никадәр илләргә,
Калдырды яңгыратып исмемне мәңгегә...»
Шул вакыт тирәмне ал томан урады:
Шүрәле — хихылдап, күземнән югалды.
...Уянсам, утырам урманда бүкәндә,
Нәкъ шунда, сөялеп теге карт имәнгә. Белмимен,— мин күрдемме аны
төшемдә,
Әллә, чын шүрәле очрадымы өнемдә.
Йоклаганмын байтак,— көн тәмам яктырган;
Яз башы кояшы елмая һавадан.
Ялтырый нурларда тылсымлы урманым,—
Алмаслар бизәгән карларын, куагын.
Март, 1943