ӨМЕТЛӘР АКЛАНСЫН!
• Казан утлары* журналы каршында эшләп килүче яшь тәнкыйтьче л»р түгәрәгенең чираттагы утырышында *Бүгенге әдәби тәнкыйтьтән без нәрсә квтәбез?• дигән сорау кон тәртибе итеп куелган иде Әлеге проблема буенча кайнар әңгәмә барды. Түбәндә яшь тәнкыйтьчеләрнең кайбер фикерләре урнаштырыла.
Фәрит Бәширов:
Тәнкыйтьче, беренче чиратта, әзерлекле булырга тиеш. Анык алдында зур. җитди бурыч — язучыны укучыга җиткерү бурычы тора. Язучы тормыш турында язса, тәнкыйтьче исә бер үк вакытта әдәбият һәм тормыш турында яза. Ә менә әсәрнең гадәти эчтәлеген генә сөйләп чыгу — һич гафу ителми. Теге яки бу язучы иҗаты турында сүз әйтергә алынгансың икән, син әдәби хәрәкәт, заман таләбе, үзебезнең һәм совет әдәби тәнкыйтенең дәрәҗәсе белән хәбәрдар булырга тиешсең. Югыйсә, уку чыга инде күптән мәгълүм фактларны санап чыккан әһәмиятсез сүз боткасының авторы булып калуыңны көт тә тор. Тәнкыйть принципиаль, объектив булырга тиеш Фәнни дә булырга тиеш! Аң булыйк, укучы аңламый торган терминнар белән куык очыручылар фәнни стильдә язалар икән дигән фикер тамырыннан ялгыш. Гадәттә мондый «фәннилек» мәгънә фәкыйрьлеген каплаучы чаршау хезмәтен генә үти.
Укучыга материалны бирү рәвеше — шулай ук җитди мәсьәлә. Мәкалә тәнкыйтьченең укучы белән җанлы сөйләшүе рәвешендә барса, монда беренчедән, тәнкыйтьче үзе ота — аның сүзенә һичшиксез игътибар итәчәкләр, икенчедән, язучының иҗаты белән кызыксыну арта һәм, өченчедән, тәнкыйть сүзенә дә ихтирам уяна. Акыллы, төпле сүзне укучы тыңлый да, хөрмәт тә итә белә. Тәнкыйтьченең хөрмәт ителүе аның үз кулында! Яшерен батырын түгел, аерым әдипләр тәнкыйтьне икенчел дәрә җәдәге хезмәт дип карыйлар. Монда тәнкыйтьче үзе дә гаепле! Чөнки юк кына әсәрне баллап-майлап мактап, купшы рецензияләр язучы һәм үзен кадерсезләп шуны бастыручы ул бит!
Хәзер бездә тәнкыйтькә каршы да тәнкыйть булырга тиеш! • Тәнкыйть мәкаләсе, исеме астындагы чүп чарларга каршы көрәшү дә — принципиаль тәнкыйтьченең төп бурычы. Тәнкыйть — проза, поэзия, драматургия белән бер үк дәрәҗәдәге иҗат эше. Һәм аның дәрәҗәсе бу өлкәдә каләм тибрәтүчеләрнең ничек язуы, ни рәвешле фикер йөртүе белән бик нык бәйләнгән Акны ак дип язу. кимчелекләрне кимчелек дип атау тәнкыйтьченең намус эше булса, уңышларның һәм уңышсызлыкларның сәбәбен ачу, үтемле дәлилләр белән фикереңне кире каккысыэ итеп бирү галант вше.
Газинур Моратов:
Соңгы елларда әдәби тәнкыйть адресына усал сүзләр шактый күп әйтелде. Аның торышыннан бүген берәү дә рнза түгел ахрысы. Шул исәптән тәнкыйтьчеләр үзләре дә... Гәрчә «берәү дә» дип әйтү бигүк дөрес тә булмас. Комплиментар тәнкыйть тара фыниан һәрдаим макталып, хупланып килгән язучы өчен моннан да шәбрәк «тән кыйтьнең» булуы мөмкинме соң?! Хәтта ни очен макталуын белмәгән тәкъдирдә дә... Андый язучының чын. ихлас тәнкыйть сүзен кабул ите алачагына да шикләнеп
карарга кирәк. Димәк, тәнкыйть әдәбиятның саулыгы эчен көрәшәсе урында, аны чиргә сабыштыра дигән сүз.
Тәнкыйтьтә әдәби әсәрләргә темасы һәм күтәрелгән проблемасының актуальлегенә карап кына бәя бирү очраклары ешайды. Сүзгә, җөмләгә игътибар бнк нык кимеде. Тәнкыйтьнең әдәби әсәр теленә саңгыраулыгы үз чиратында әдәбиятка да тискәре йогынты ясамый калмады, билгеле. Без, үзебез дә абайламастан, стилистика кануннарына бөтенләй сыешмый торган калька җөмләләр белән язарга өйрәнеп киттек. Чиле-пешле тел белән язылган әсәр актуаль дә, тирән мәгънәле дә була алмый торгандыр. Әдәбият бит ул сүздән башлана. Әнә, Әмирхан ага Еники, бер җөмләне кәгазьгә төшерер өчен, әллә ничә вариантта язып карыйм, ди. Коеп куелган әсәрләр менә ничек языла! Ә. Еники. Г. Бәширов. А. Гыйләҗев иҗатлары менә нигә сокландыра безне! Камил әсәрләрнең теле дә камил була. Кирпеч калынлыгы романга да. 2—3 битлек хикәягә дә таләп бер үк — һәр икесе дөрес әдәби җөмләләр белән язылырга тиеш. Шул исәптән тәнкыйть мәкаләләре үзләре дә!
Радик Нуретдинов:
Әдәби тәнкыйтьнең сүрелүе турында соңгы вакытта күп сөйләнә икән, биредә хаклык юк түгелдер. Ул йокымсыраган арада, Такташ теле белән әйтсәк, әдәбиятка шабашниклар килә, һәм алар тәнкыйтьне читләтеп үтү юлын да табалар.
Күптән түгел Рамазан Байтимеров үзенең яңа гына басылып чыккан китабын редакциягә китерде. Килгәч, журналистлар белән ипле генә танышып чыкты. Үзенең җыентыгына карата «Татарстан яшьләре» газетасында рецензия бастыруны үтенде. Билгеле, без шатланып риза булдык, тәнкыйтьчеләргә заказ бирү хәстәрлеген күрә башладык.
— Сез борчылмагыз, менә мин яздырдым инде,— диде автор шунда!
Сер түгел, әзер әйбер булу — редакция хәлен шактый «җиңеләйтә». Моны истә тотып, үзебезгә тәкъдим ителгән язманы укыйбыз. Мәкаләне укыган арада китап авторы автографын язып, җыентыгын да бүләк итеп өлгерде.
Язма Р. Байтимеровның әсәрләрен күккә чөеп мактауга корылган иде. Әлбәттә, бу хәл безне сагайтты.
Җыентыкка күз салабыз... Беренче әсәрендә үк җитди кимчелекләр барлыгы күзгә ташлана. Поэманың тәнкыйть утына эләккәнен күреп, автор бүләк иткән китабын да, язылган рецензиясен дә кире алды да: «Мин башка җирдә бастырып чыгарып, алдыгызга китереп салачакмын!» — дип «куркытып» чыгып китте...
Бу күңелсез мисал белән шуны әйтәсем килә: әдәбиятка ындыр артындагы сукмактан килү булырга тиеш түгел. Югыйсә әрсезләр берничә китап чыгарып алалар да: • Мине Язучылар союзына кабул итегез»,— дип, дәгъва белдерә башлыйлар.
Рәшит Минһаҗев:
Василий Шукшинның җитмешенче еллар тормышы турында уйланып әйтелгән: «Эпоха великого наступления мещан. И в первых рядах этой страшной армии — женщины. Это грустно, но так»,— дигән сүзләре бар.
Бу фикер әдәби тәнкыйть фикеренең ни өчен сүрелүен дә аңлата төсле. Тәнкыйть йомшару, чыннан да, тормыштагы сәбәпләргә бәйле иде...
Әнә шул сәбәпләргә минем тагын түбәндәгене өстисем килә: университетның татар журналистикасы һәм татар әдәбияты бүлеген ел саен дистәләгән яшьләр бетерә. Ә үз белгечлекләре буенча аларның сирәге генә эшли. Теләсә нинди эшкә кереп булса да, Казанда калырга тырышалар. Эшне дә яратмыйлар, фатир да берничә дистә елсыз булмаячак.
Мин газеталарыбызга квалификацияле кадрлар җитмәгәнгә сыкрап яшим.
Югары белем алып та, анда-санда буталып йөрүче һәм әкренләп мещанга әйләнеп баручы егет-кызларыбыз тиз арада матбугат эшенә җигелсеннәр иде. Халык күңелен һәм үз-үзебезне дә тәрбияләү эше бит ул!
Ркаил Зәйдуллин:
Зур әдәбиятның үзенә лаек тәнкыйте дә булырга тиеш. Пушкиннар чорында Белии- скийлар булган...
Везде дә игътибарга лаек әсәрләр дөньяга чыгып тара, югыйсә... Ә шулар турында белеп һәм йөрәк җылысын биреп язылган тәнкыйть мәкаләләре сярәк күренә.
Сирәк күренә... Әйе, аз булса да кызык кына мәкаләләр чыккалап тара. Әмма татар әдәби тәнкыйтен алар гына билгели алмый шул. Намуслы, олы йөрәкле тән кыйтьне көтә безнең әдәбият.
Мәкаләләрдә сүз һаман бер үк кешеләр турында бара. Ләкин безнең әдәбиятта күзгә-башка күренмичә генә әйбәт әсәрләр язып ятучы кешеләр дә бар. Иҗатларына игътибар итмибез. Әдәбият мәйданы алай ук киң түгел. Анда һәркем үзенә лаек урынны алсын иде. Тәнкыйтьнең иң төп вазифасы, баксаң, шулдыр әле.
Шигырь тәнкыйте... Татар поэзиясенең бүгенге торышын белмәгән кешеләр шагыйрьләр турында зур мәкаләләр яза. Дөресрәге, бер мәкаләдән икенче мәкаләгә шул ук исемнәр, шул ук җөмләләр күченә. Бу турыда бигрәк тә хөрмәтле тәнкыйтьчебез Т. Галиуллин уйлансын иде. Егерме-утыз ел элеккеге бизмән белән бүгенге шигырьне үлчәп булмый. Яңа заман — яңа җырлар...
Миңа тагын шунысы ошамый: кайбер тәнкыйтьчеләр үз мәкаләләрендә, тырыша тырыша, гаять акыллы, фәлсәфи фикерләр әйтергә маташалар. Булмагач булмый инде ул! Вальзакның тәнкыйть мәкаләләрен укыганым бар. Шулкадәр гади язган, һәм шуның белән бергә саллылык, олпатлылык сизелеп тара, һәм нинди кайнарлык! Бальзак кебек титаннар, язмаларына фикерне, нигәдер, дыңгычлап тутырмаган, һәр нәрсәнең тансык булганда гына кадерле икәненә төшенгәннәр, күрәсең.
Әйткәнемчә, игътибарга лаек әсәрләр бездә дә бар. Тик күп очракта без дәшми калабыз. Үзара гына тел шартлатып сөйләшәбез дә — онытабыз. Шунда бит бер рецензия басылса да, авторга куаныч булыр иде. укучыга ул бер ориентир хезмәтен үтәр иде.
Коточкыч ялкаулар без.
Зарланырга яратабыз.
Аннары тәнкыйтьне сүгәбез. Димәк, үзебезне сүгәбез. Шигырь турында шагыйрь ләр үзләре кызыйлырак яза. By — табигый. Шигырьне шагыйрьләр ныграк тоя. зәвыклары камилрәк. Тик тою гына җитми, аны кәгазьгә төшерә белергә дә кирәк. By нисбәттән миңа Зиннур Мансуровның мәкаләләре ошый
Тәнкыйть мәкаләсе язу — бик кыен эш. Бик акыллы, алдын-артын уйлап язган кеше бу өлкәдә, гадәттә, әллә ни уңышка ирешә алмый, минемчә. Күңелсез, эчпошыргыч язмаларның бик еш дөнья күрүе шуннандыр. «Юк!» — дип әйтер өчен кыюлык кына түгел, әйбәт мәгънәсендәге юләрлек тә кирәк.
Шунысы да бар, соңгы вакытта юк дип әйтү модага керә башлады. Тәнкыйть итү өчен генә тәнкыйтьләү... Тәнкыйтьнең бурычы — күсәк күтәрү түгел. Моны һәм мобез до яхшы белә. «Юк!» — дип әйтү өчен дә кыюлык кирәк, ләкин «Бар!» — дип әйтү өчен дә еш кына икеләтә кыюлык кирәк була.
Везго ул сүзне киләчәктә ешрак кабатларга язсын иде.
Галимҗан Гыйлманов:
Везде еш кына шундый күренеш күзәтелә: җыелышларда, киңәшмәләрдә проза ның, поэзиянең яисә шул ук тәнкыйтьнең торгынлык кичерүе хакында сүз кузгалса — барысы да хуплый, барысы да риза, теләктәш. Ә инде шунда ук аерым язучының яисә шагыйрьнең иҗатын, теге яки бу «сыек» әсәрен тәнкыйтьләп сүз әйтелсә, ул язучы үз иҗатын, үз әсәрен яклап дау куптарырга әзер. «Гомумән тәнкыйть» белән •шәхсән тәнкыйть», шул рәвешле, икегә аерыла да китә. Сүз юк, беренчесе кем өчен дә уңайлы — дошманнар да аз. тавыш гауга да юк...
Кайчак шулай да була — язучының үз иҗатын яклап дау күтәрүенә «көпшәк» тәнкыйть үзе дә сәбәпче. Бу хакта да онытмыйк. Кыскасы, «тоссез» әсәр һәм «көпшәк» тәнкыйть — икесе дә әдәбиятны зәгыйфьләндерәләр. андагы теләктәшлек рухын сүн дароләр, иҗат кешеләре арасындагы бер-берсенә булган ышанычны, ахыр чикто. үз каләмнәренә булган ышанычны киметәләр.
Аннан соң. безнең тәнкыйтьчеләр әдәбиятыбызга артык игътибарсызлар дияр идем мин. Үзебезне күрсәтә белмибез. Ә язучыларга гел игътибар кирәк, бара торган юлларында ышанып атлар өчен кирәк бу игътибар
Вер генә мисал. Язучы Мәхмүт Хәсәнов 26 китап авторы буларак билгеле. Дистәлә Гон роман, повесть язган бу язучы иҗатына игътибар ничек дисезме? — Барысы дүрт рецензия, икс мәкалә. Ә андый язучылар, шагыйрьләр күпме бездә!
Ике-өч китап чыгарып та. бер төпле мәкаләгә лаек булмаган яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, тәнкыйтьчеләр бар. Аларның күбесе, өйгә килеп кергәч, биргән сәламнәренә җавап ала алмый каушап калган кешедәй хис итәләр үзләрен әдәбиятта.
Вакыты белән бик кискен итеп тәнкыйть итәргә, кимчелекләрен күрсәтергә генә түгел, әдәбиятка килеп кергән яшьләрне елмаеп каршы алырга да өйрәнергә кирәк әле бүгенге тәнкыйтькә!
Тәнкыйтьтә яңа формалар куллану да сорала. Җентекле анализны үз эченә алган зур мәкаләләр белән янәшә рецензия, реплика, эссе, пародия, диалог, түгәрәк өстәл тирәсендә сөйләшү кебек формалар да активлашсын иде.
Теге яки бу әсәр буенча ул әсәрнең авторы белән тәнкыйтьче арасында әңгәмә, бәхәс формасы да әдәби процессны яңа яктан ачып җибәрергә булышыр иде.
Ләбиб Леронов:
Тәнкыйтьнең нинди стильдә язылуы турында уйланам. Шәхсән минем үземә гади укучыга да аңлаешлы итеп хикәяләү тонында ябылган мәкалә ошый. С. Есенин һәм А. Блокның кайбер рецензияләрен мин шундыйлар рәтенә кертер идем.
Тәнкыйтьнең юмор теле белән язылуын да хуп күрәм. Аксакал язучыбыз Фатих Хөсни мәкаләләрендә юмор бар. җиңелчә көлү бар. Сарказм да юк түгел... Моннан берничә ел элек «Казан утлары»нда драматург Т. Миңнулинның яшь шагыйрь Ркаил Зәйдуллин шигырьләре турындагы язмасын укыган идек. Ялгышмасам, ул «Шигырь язарга өйрәтәм» дип атала иде шикелле. Ул язма да юмор теле белән язылган. Укырга кызыклы, тәэсир итү көче бар. Хәтердә кала торган...
С. Маннапов һәм Ф. Зөлкарнәев кебек тәнкыйтьчеләрнең кайбер язмаларында кызыклы табышлар, эзләнүләр күрәм. Язу стильләре дә үзләренчә, әсәрләренең форма лары да хәтердә кала торган. «Форма — ул үзе бер әсәр»,— дигән француз язучысы Гюстав Флобер. Ул аны проза әсәрләренә карата әйткән. Минемчә, тәнкыйтькә дә кагыла бу...
Бериш язучылар бар. Аларның әсәрләре, шул әсәрләрне укучылар һәм тәнкыйтьчеләр бар.
Икенче бер төр язучылар бар. Аларның әсәрләре, шул әсәрләрне укучылар бар. Әмма тәнкыйтьчеләре юк.
Өченче берләренең инде әсәрләре бар, тәнкыйтьчеләре (махсус тәнкыйтьчеләре дисәң дә ярый хәтта) бар — әмма, кызганычка каршы, укучылары юк...
Бездә «Матур әдәбият» дигән төшенчә яши. Минем чын мәгънәсендә матур тәнкыйтьләр күрәсем килә матбугатта. Укыйсы, сокланасы, күңелгә яңалык аласы килә, Зәвык тәрбиялисе килә...
Фәрит Яхин:
Уңышлы әдәби әсәр — теге яисә бу язучының уңышы гына түгел, ул бөтен милли әдәбият биеклеге дә. Шуңа күрә әдәби әсәргә иҗтимагый күренеш буларак карарга һәм тәнкыйть ярдәмендә аның һәр ягын ачыклап күрсәтергә, тормыш белән бәйли белергә кирәк. Бу — үз чиратында, әдәби әсәрне төрле яктан, комплекслы өйрәнү дигән сүз. Моның өчен, һичшиксез, башка иҗтимагый фәннәрнең (философия, социология һ. б.) кануннарын файдалану да зур ярдәм итә.
Әдәбиятның тормышны чагылдыруы мәсьәләсенә тукталганда, гадәттә без аның детальләрне дөрес итеп бирү-сурәтләү проблемасын гына алга сөрәбез һәм әсәрләргә карата шушыны критерий итеп файдаланабыз, шул яктан гына бәя биреп үтәбез. Ә югыйсә әдәбият аның белән генә чикләнми бит. Әдәби әсәрнең эчтәлеген укучыга ачып бирергә кирәк. Эчтәлек сөйләү түгел, ә бәлки эчтәлеген ачу бу! Әлеге формада әдәби тәнкыйтьнең бик күп файдаланылмаган мөмкинлекләре һәм уңышлары яшеренеп ята. Без аның барлык мөмкинлекләреннән файдалана алганда гына әдәби тәнкыйтьнең, шул ук вакытта әдәбиятның үзенең дә тарихи-иҗтимагый әһәмияте югары күтәреләчәк.