Логотип Казан Утлары
Шигърият

Ленин кулын тоеп


Апрель, апрель! Беек Ленин ael Күзләр камашырлык — дөнья якты. Яз җилләре күкрәкләргә тула: Сулышлар киң шундый, уйлар татлы...
Булды вакыт, чын хакыйкать сүзен Буш рапортлар тавы басып китте Купшы сүзләр җанны оеттылар, Күкрәкләрдә вөждан черем итте.
һәм күнектек, бик табигый санап. Йокымсырап яткан шушы хәлне.
Уятырга бик-бик кирәк иде Сизгерлекне — шушы олы Гамьне.
Килде Апрель, торып басты Вөҗдан, Алсу пәрдә төште күзебездән.
Яңгырады бөек Ленин сүзе. Юшкыннарны юып күңелебездән
Күзгә бәреп әйткән туры сүзгә
Бик сусаган булган һәрберебез.
Хакыйкатькә түрдән урын биргәч,
Үсеп киттек, артты кадеребез
Ленин белән булган чакта гына
Без — зур, көчле, горур — белдек шуны.
Алдыбызда безнең олы максат, Иңебездә безнең Ленин кулы.
Шушы кулны тоеп атлыйбыз без, Күзләр камашырлык — дөнья якты Күкрәкләргә тула яз җилләре, Сулышлар киң шундый, уйлар татлы.