Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЧИРАТ


яндым
Бүлмә яктырган торырга күптән вакыт җиткән дигән сүз Җитмәгәе. чәнчелеп китсен, - дим. - бүген җомга кон әле
Юрган астыннан башны гына чыгарып, бүлмә буенча күзләрне тәгәрәтү шундый рәхәт — әйтеп бетергесез!
Шулай, юрган астыннан чыга алмыйча, рәхәт кенә иренеп ятканда, кылт итеп Гөлсем исемә төште.
— Тормыйча булмый,— дим — Бүген Гөлсем янына барырга кирәк Югыйсә менә төгәл бер атна — үзен бер генә мәртәбә дә күргәнем юк Җитмәсә, шуның ире исәпләнәм
Бу укыган вакытта өйләнү — бик пүчтәк эш Менә хәзер Гөлсемне алганга биш ай була Ә үзебез җиде-сигез мәртәбә дә рәхәтләнеп бергә куна алганыбыз юк Бүген, бернигә карамыйча, янына барырга кирәк Сагындым үзен.
Шундый уйлар башта аллы-артлы тезелделәр Юрган астыннан чыкмыйча гына чалбар киеп алдым Чалбар кигәч, тору җиңел эш инде тордым Аякка кидем дә. көн дә иртән була торган гадәт буенча, тышка чыктым Җиде-сигез кеше чиратка тезелгәннәр. Кайсы көлә, кайсы сукрана, кайсы җырлый, кайсы гыр нана.
Миңа тизрәк мондый эшләрне бетерергә дә хатын янына китәргә кирәк булганга, туптуры уза башлаган идем — берәү шап итеп җилкәмнән тотып алды
— Чират, иптәш' - диде Аның артыннан бер төркем тавыш күтәрелде
- Чират та очередь!
Очередь та чират!
Беленче чират әнә шуннан башланды
Күзнен-башның рәте-чираты юк. юынмыйча эшкә керерлек түгел Авыздан да тозлы балык тәмнәре килә Хатын янына әйбәтләнебрәк барырга кирәк бит Юынырга киттем
Умывальник янында гомуми җыелыш кебек Утыз кырыклап яртылый ялангач кеше лачтыр-лочтыр юыналар Кайсы битен сөртә, кайсы көтеп тора Миңа тизрәк эшне бетерергә дә хатын янына барырга кирәк Ашыга ашыга төрт каләп, кран янына килә башлаган идем, берәү билемнән кочаклады да алды
- Чират!
Тезелдем
Җитмәсә, бүген бүлмәбездәге кешеләргә күмәч өләшергә минем чират икән Йөгерә-йөгерә кухняга килдем Кухняда полный ярминкә. Кайсы күмәч турый, кайсы күмәч сорый, кайсы үлчи, кайсы кисәк кисәк эләктереп чыгып китә, кайсы чират тора, кайсы лач лоч китереп ашый
Кая, безнең бүлмәгә тизрәк биреп җибәрегез әле. иптәшләр, минем бик ашыгыч барасы җирем бар иде. - дидем Әйтерсең, яңа тормыш хакында дискуссия ачтым Барысы берьюлы кабынып киттеләр Сүз алмаган берәү калмады
— Очередь та чират!
— Чират та очередь!
- Минем дә барасым бар!
- Минем дә!
Каян килгән комиссар капчыгы'
Тәртип бозып булмый — чиратка бастым
Башыма баллы’катык кебек тәмле бер уй килде Күлмәк ыштан кухарка алъяпкычы кебек булып керләнгән, юган күлмәкләр дә юк түгел, барышлый, мунчага кереп, кием алыштырырга да керле киемнәрне хатынга калдырып ки тәргә. юдыртып китертергә кирәк, дидем Мунча ягына бара торган трамвайга утырырга чиратка бастым
Сәгать унынчы ярты
Мин мунчага барып җиткәндә, төш ауган нде инде Чират торып, вагон ишегеннән чыктым да кассага йөгердем Касса янында, әйтерсең, аракы кибете' Әллә тагын биш йөзләп кеше, берсе өстенә берсе менешә менешә, кассага үре ләләр Кайсының кулында ун тиен, кайсыныкында бер тәңкә
У
Йөрәгем сыкрана Болай булса, бүген хатын янына барып та житеп булмас ди башладым Бик жебеп торсаң, гомереңә дә мунчага керә алмассың. Әткәләп. төрткәләп, ерып ертып, алга табан сузылдым Җан тирләрем чыгып, кассага барып життем дигәндә генә, берәү аркамнан борып тотып алды да иң артка чыгарып та бастырды Битенә карадым куркыныч. Сыер бите кебек серьезный күренә. Ул миңа куркыныч күзләре белән туп-туры карады да кырыгынчы кылдан чыккан калын тавыш белән:
— Очередь! — диде.
Тезелдем
Билет кулга эләкте. «Өченче класс, ирләр өчен>нең ишеге алдына килдем Тфү. тагын йөрәгемне борча талый башлады. Тас алырга чират.
Мин мунчадан чыкканда, урамнарда ут алынган иде инде Тиз генә Гөлсем янына барып житәргә тырышып, ашыга-ашыга алга барам Башта тәмле-тәмле уйлар чиратка тезелгәннәр Янәсе, хатынга бөтен күргәннәрне, атна буе алган белемнәрне сөйләп, иркәләнә-иркәләнә. кочагында утырам; төрле хәлләр турында яңа хәбәрләр сөйләшәбез; атна буенча күрешми торгач, кызлар янына барган кебек инде
Шундый уйлар белән алга бөгелеп, кызу-кызу гына китеп барганда, күземә кооператив кибете чагылды Чагылуы булды — исемә сабын килеп төште Үткән күргәндә. Гөлсем сабын алып килергә кушкан иде Акча да юк түгел Кичә генә стипендия алдым. Юл уңаенда алып китәргә кирәк дидем дә кибеткә кердем Кадалып кына китсен инде! Каян чыгып беткән бу халык! Шыгрым тулы. Күреп тә бетмәссең, чират торып та өлгермәссең. Тыгылып-тыкшынып, приказчик янына киттем Ике адым да атлый алмаганмындыр. әллә кайсы берәүсе култык астым нан чеметеп тотып алды да ишек төбенә китереп тә куйды:
Йөзенә карамадым Ватык радио шикелле тавыш колагымны ертып ише-телде:
— Очередь, гражданин..
Үзем түзәм. йөрәк түзми. Чират та чират. Мең бәла белән приказчик янына килеп, сабын яздырган идем, кассага тагын чират. Чыдап кына тор!
Чак йөрәгем тынды. Бөтен эшем бетте. Кырык бер чираттан котылдым Инде хатын янына барып, иркәләнәсе генә калды Общежитиеда уңайсызрак булыр инде булуын, ярар, анда-монда барып, берәр аулак урын туры китерер без әле Укучы кызга өйләнсәң, шул инде.
Урамда күптән кич булган Мин. чираттан-чиратка йөреп, соңга да калмадым микән, өйдә булса ярар иде дим Йөрәгем елмая Яшь шул әле ул өзлексез ашкына
Килеп життем Бүлмәләр санап, алга барам.
— Беренче бүлмә, икенче бүлмә, өченче бүлмә, дүртенче бүлмә — менә шул бүлмәдә минем хатын тора. Әкрен генә шакыдым.
— Шык-шык. хатын, чык-чык!..
Берәү дә чыкмады Тик нечкәртеп кенә кычкырган тавыш ишетелде:
— Мөмкин!
Кердем Стеналары чуп-чуар. таныш бүлмә Бер кыз китап укып утыра Бер кыз кроватьта йоклап ята Ә минем хатын кечкенә өстәл янында бер егет белән әллә нинди алыш-биреш итеп маташа Ул егет артына тагын унбишләп егет чиратка басканнар Йөрәгем песи баласы кебек изелеп йоклады да китте Ипләп кенә унбишенче егет артына барып бастым
Күбенә түзгәнне азына түзим инде, ни күрсәм дә күрермен, телне тешләп тора-тора. тагын бик күп вакыт уздырып, хатын янына барып життем Хатыным күтәрелеп тә карамый Кооператив чеге кебек кечкенә генә кәгазь суза миңа Түзмәдем Йөрәгем ярыла язды Кычкырдым да жибәрдем:
— Җитәр инде, ул кәгазьне тотып, тагы чират торыр хәлем юк!
Хатыным ялт итеп башын күтәрде, күзләремә карап, шундый матур итеп көлеп жибәрде — эредем дә төштем, бөтен күргәннәрем онытылды
Ул мескен культкомиссиядә эшли икән дә активистларга театрга барырга контрамарка өләшә икән Ә мин. юләр, хатын тирәсендә чибәр-чибәр егетләр тезелешеп торгач, әллә ниләр уйлый язганмын!
1928