БИШТАШ
Таш. батмыйча. Су өстендә йөзеп йөрде...
Кол Гали.
Поэмага чакыру
Бер елмайдым, биш моңайдым. Сизмәдем дә, таңнар атты. Балкый-балкый, кояш мине Тау астыннан эзләп тапты.
Мин бит әле ул чакларда Гөл бөртеге сыман гына. Үлемнәрдән кача-кача. Кердем кояш кочагына.
Очалмадым — авырлыгын Дөнья салды канатларга. Көч һәм кодрәт бирде тагын Таш ватарга, Таш ватарга!
Каршылады Әлмәт мине, Ташларына ташлар бәреп, Ул ташларны җыя килдем. Куя килдем мин күтәреп Күңел дигән корабыма, Җаныма — җыр кәрваныма... Тау кадәрле йөк төядем Үз аңыма. Дәрманыма.
Менә монсы — моңсыз башка Якын барып бәрәсе таш, Ә монысы — оятсызның Алларына куясы аш.
Ә болары куркак башын Яуда саклап калган ташлар,—
РӘШИТ ӘХМӘТЖ.АНОВ (1941)—шагыйрь. «Гомер чишмәсе». *Җан яктысы». • Кавы-шыр көн» һ. б. унга якын шигырь китабы авторы Казанда яши.
Алыйм,
куркак йә аларны Батырларга бәрә башлар.
Монсы, менә, ялгыз юлчы Бәргән таштыр бүреләргә,— Бирмәгән ул бүреләргә Сәфәрчене бүлгәләргә...
Таш — авырлык. Икмәк түгел — Бирә алмыйм беркемгә дә.
Йортлар салам суешлардан Исән калган тереләргә.
һәр терегә кирәк оя: Бөркетләр кыяга куя. Бөҗәкләр ярыкка сыя, Карлыгачлар ярга уя.
Агач башында да — оя. Яфрак астында да — оя.
Кемдер оясыннан туя, — Йөри-йөри башын җуя.
Үземә дә кордым оя — Нигезендә ташлар ята. Ә кемнеңдер нигезендә Башлар ята, Башлар ята.
Таш астына салсам да мин Җанның сыгып кайгыларын,— Онытмагыз түбә астында Мәңге гашыйк йөрәк барын.
Сөюемнең яктысыннан Балкып тора тәрәзәләр. Кайгыларда бу, димәгез, Аларда ут сүнсә әгәр.
Шакымагыз тәрәзәмә, Әллә, диеп, йокладыңмы?
Балачакка барып килэм. Сүндереп мин утларымны...
„Утырам ташлар өстендә.
Күздә яшь яңа кипкән.
Күлмәкне,
Ашар икмәкне
Сугышлар талап киткән.
Шатлыгым — «бишташ> уены.
Ә кайгым — ачлык, ачлык.
Ачлыктан котылу өчен
Урманга кереп качтык.
Урманнан чыкканчы, кайгы Таш булып калган катып... Ташлар өстендә утыра Балачак чәчәк атып.
Йә табышлар, йә танышлар — Ташлары ла ташлары!
Учка салгач, алар никтер Авырая башлады.
Бөтен нәрсә авырайды, Җиңел әйбер калмады. Авырлыгын күтәргәнгә, Дөнья безне аңлады.
Белдек: җанны, канны, аңны Җиңә икән җиңеллек.
«Җиңелмәскә!»— дидек тә без, Авырлыкка җигелдек.
Авырлыктан яңарды гел Каныбыз һәм аңыбыз. Тик шулай кочаклый алды Бу дөньяны җаныбыз...
Инде чәчләрем — ак чәчәк, һаман таш җыям җирдән: Бәхетләр җиңә килгәнгә, Тәхетләр җимерелгән.
Ташларны күккә чөям мин. Чиртеп бергә җыярмын. Биш шигъри йөзегемә Җем-җем кашлар куярмын.
Беренче таш
-х> бу ташың, кешем. Телсез калган
Иң борынгы матдә... Син — телле! Син — йөрәкле! Җиргә син кирәкле Кояшның нәкъ у.зе шикелле.
Бу таш... болгар бабам торган йортның Нигезеннән купкан, күрәсең.
Мин абындым аңа.
Телсез кинәт
Телгә килде:
— Нигә тибәсең?!
Ник тибәсең миңа?
Югыйсә бит
Ил хәсрәте иңгән таш булам.
Син яшәгән җирнең иң борынгы Бер кисәге булам, и олан!..
Сабыр итеп тора. Тагын башлый: — Әй, адәмгә дөнья нәрсә ул?!
Җирдә сәфәр итә башлагач та. Бер аягын ташка кисә ул.
Исе китә! Ташны кулга ала: «Карасана! Кисә икән бит! Әгәр аны бәрсәм мин күршемә. Бу аланнан качып китәр бит. Ризыклары калыр иде аның_.» һәм ул, ташны бәйләп таякка. Гамьсез генә җимеш эзләп йөргән Бер адәмгә бәрә... Озакка Дуслаша ул аннан ташлар белән: Ташсавытлар, балта ясый ул. Аннан ташны кеше муенына Бәйли башлый... суга ташлый ул...
Ут тоткандай, ташны кулга алдым: Бәр — ватылмый. Яндыр — янмый ул. Киткәннәрне җибәрмичә, гүя, Килгәннәрнең җанын барлый ул.
Баскан җирем белән мине бергә Сил каерып ташлар иде дә,— Соң га калды. Берни кузгаталмас Борынгы таш инде күңелдә!
Әлмәт Ае, газиз әнкәм сыман. Барлап, багып торды төн ката... һәм таш мине җир өстенә җәйгән Тавышына салып йоклата.
Мин төш күрәм: Борынгының берсе Балта тоткан, сырлый иң алдан Үзен мәгьрүр кеше иткән көчнең Сурәтләрен тораташлардан.
Үзен тәмугь утларына салган Аллаларны ясый аннан соң. Аллаларның берсе дәшеп куя: «Ахры, бездән алда тугансың?!»
Таш балта дан гайре кулга тотар Юньле коралы да юк аның. Аны бары кемдер хуплап тора: «Талантлы син, Кеше туганым!» һәм талантлы менә шул кешедән Күз алдымда корбан чалдылар. Көчләп авыз иттерерләр иде... йокылардан йолкып алдылар Ташны көйдерерлек каргышлар да «Коткарыгыз!» дигән тавышлар. Алар арасында ераклардан — 7\ганнардан килгән тавыш бар:
— Җир өстендә күпме агач үссә — Барсына да кеше астылар!
Алсу шәфәкъ шаһит —
Ул бит безнең
Битне сөрткән канлы тастымал...
Тавышлардан дәһшәт купмасын дип, Сабырлыклар, җаным аркылы. Сынган сөякләрне ялгый торган Тылсым булып ташка саркыды.
Тарих анналларын актара Ай: Халык каны тамган битләрне Кат-кат укый... кайсы баскынчының Кай җирләрдә башы беткәнне...
Йокыларны учагыма ягам: Яфрак-яфрак ялкын телләре Каеннарга кабынмыйча гына Шигыремне сөйләсен әле.
Йокыларны учагыма яктым. Күз йомалмам бүтән ахрысы. Котылдым ла кыргыйлардан, дисәм,— Шуларныкы... пожар яктысы...
Юл күрсәткән йолдызларны йота. Терелгәннәр, гүя тегеләр: Кыйтгаларда яңа мәҗүсиләр, Корбан чалып, биеп йөриләр.
Муенга таш бәйләп, су төбенә Ташлаучылар шактый юл узган: Ут ыргытып утырмакчы алар. Безнең өскә җидегән йолдыздан...
Йолдызларга җитәр кулларыма, Карурмандай моңлы башыма, Кылыч сындыралган сүзләремә. Су өстендә йөзгән ташыма, Халкым йөрәгенә кил, Киләчәк, Яшәргә кил!— чыктым каршыңа.
Илләр җаны булган уяу ирләр Йөрәгенә кил син туп-туры!— Сиңа дәшә шулай... аллалардан Алда туганнарның бер улы.
— Уят, дисең,— оят!— барламасаң Җир йөзендә асылларыңны.
Сизми калуың бар, үзеңнең дә Алар кебек асылганыңны.
Ә кулдагы ташың... телсез калган Иң борынгы матдә... Син — телле! Син — йөрәкле! Үлемнәрне үтер, Алып бабаларың шикелле.
Икенче таш
—Тик шагыйрьләр яклаганга гына.
Җирдә исән калдык. күрәсең.
Кешеләрне аскан залимнең бу Кара кабер ташы.
Җирдән гүя чыгып карап тора — Исән аның башы.
Күзе бар күк явыз Кисекбашның — Кол Галине эзли.
Икенче кат үтерергә теләп, Эзли — өмет өзми.
Чекерәеп күзгә карап тора: «Мин — тарихың», имеш.
Ярамыймы әллә тарихың, ди, Мин калдырган килеш?!
Мин бит аның үз кулларым белән Башлам бабын ерттым, Уртасын да аның тәмләп кенә, Ие, чәйнәп йоттым...»
Әлмәттә яз. Тереләрне күккә Тарта ил Кояшы!
Яшел үләннәргә күмеләчәк Тиздән «залим башы».
...Бу хәл моннан мең ел элек булган, Залим яшь чагында,— Иң сөекле кәнизәге үлгән Аның кочагында.
Шашып кала: «Үлде бердәнберем.
Ник башкалар тере?!»— Үтерелгән шунда исәннәрнең Күренгәне бере.
Үз чираты җиткәч, Гали аңа:
«И падишам, дигән,—
Синең гүзәлең бит бары сине Сөймәгәнгә үлгән.
Минем җанга күчкән сиңа тиеш Мәхәббәте аның.
Менә мине тотып утта яндыр.— Койма халык канын!
йөрәгемнең көлен сипсәң әгәр Аның йөзләренә,—
Җил тизлеге белән җан иңәчәк
Синең гүзәлеңә...»
Сөйгәненә шулай гына барып Булачагын белгән,—
Шагыйрь утка кергән... Патшаның тик Ау этләре өргән.
Уттан килгән — утка китсен, диеп, Яндырганнар аны.
Менә шулай сөйгән ярын коча Кол Галинең җаны...
Шактый озак без карашып тордык
Икәү кара-каршы!—
Кулга алдым. «Бишташ» уенына
Ярар «патша башы».
Җиргә бәрдем: чәчелделәр таштан Гасырлар һәм еллар...
Бу туган җир ташы!.. Сөенечтән Беренче таш елар.
Бер тауныкы алар. Аерган тик, Залим биргән җәза.
Үз язмышын каргап, бу кара таш Безгә шигырь яза...
Яра-тамгаларын юам, юам... Ун гасырны чайкыйм кимендә. Зәй сулары ташка тигән саен, Әрнүләрем кими минем дә.
Бүгенге гамь... ямь иңәчәк ташка, Күз нурыма гына төренсен. Терелтүнең тылсымнарын монда Миннән башка тагын кем белсен?
Күңел генә бер кагылып куйсын: Илһамымның тылсым-кодрәте Бөек Колның
ут-каберен эзләп Очып барган аккош сурәтен Җанландырыр! Канатына языйм Иманымның шигырь-сурәсен... Тик шагыйрьләр яклаганга гына, Җирдә исән калдык, күрәсең.
Исән калдык!
Исәннәргә калды Исәпләргә сыймас мираслар. Мөһер кирәк түгел,— моны ташка «Уел» җыры уелып раслар.
Гали рухы дәшә:
— Бер бомбага
Син саркофаг яса ташыңнан,— Бомбаларны, кеше, оялмыйча Кошлар оясына ташыган.
Бер бомбага яса. Җир шарына
Кирәк булмас — әгәр шартласа...
Барыбыз да Галәм бәгыреннән Мордар китәчәкбез ләбаса!
Өченче таш
—Яши-яши. күптән инандык без. Үз илендә йөрәк янмаса: Тумаска да мамкин.
Ә тумасаң — Үлмәскә дә мөмкин ләбаса.
Хисләремә генә ут кабынган, Кан тимәгән күлмәк тәнемдә. Күрәләтә сөю кылычына Башын куйган Таһир хәлендә,
Иелдем дә алдым илем ташын Җаным җәйли торган җәйләүдән.
Тау булгандыр, бәлки... нәни генә Бер тылсымлы затка әйләнгән.
Ни булганбыз элек Галәмдә без, Кем булганбыз — дусмы, көндәшме?.. Таш сүземне сабыр гына бүлеп, Тик мин аңлар телдә эндәште:
— Йә, сиңа бәхет кирәкме?— Таш өстенә яшең тамсын,
каның тамсын — үсеп чыгар.
— Сиңа мәхәббәт кирәкме?—
Дөрлә, дөрлә... таш эресен, таш эресен — каршы чыгар.
— Йә, озын гомер кирәкме?—
Бер ташыңны дошман алса, кол ясаса — кылыч чыгар!
Алга, алга! Гомер — алда, йөрәк чыдар, йөрәк чыдар...
Тау — бер ташка әверелгән чакта, Авырлыгын кая аткандыр;
Үзең тамчы-тамчы таралсаң да. Кешеләрне табып шатландыр.
Бергә таралыйк, таш: вак-вак ватып, Мин һәркемгә бирим өлешен,— Яуган яңгыр кебек тигез иңсен Кешеләргә кылган бу эшем.
Бер кисәген салам үз иленнән Хәер сораучының кулына.
Әйтеп салам: менә шушы таштан Бәхетеңне тап син — шул гына!
Яңа дәверләргә атлаганда. Кем хәленә кермәс юлдашның.— Үзен-үзе жәлләп елаучыга Бер кисәген бирәм бу ташның
Әйтеп бирәм:
— Кешедәге көчне Куркаклыгың белән каплама,— Хәрәкәттә генә саклана ул. Ул — мәңгелек тере тантана!
Кулларыңа бирәм.
Башка бәргән
Ташлардан да кеше юл сала, һәм исбатлый: киләчәккә барып Була икән ташлар яуса да...
Әле кичә генә Адаш абый *:
— Сөйләт,— диде,— серен ташларның. Алар белә, белә күптән,— диде,—
Ни күргәнен безнең башларның.
Үзеңнеке булгач, таш та җылы, Кулың туңган — җылыт әле,— ди. Хәйләкәр ул абый,— ташлар аша Минем ятим җанны иркәли.
— «Аш белән бәр», диләр. Тыңлама,— ди. Таш белән бәр — әгәр тисәләр.
Аш белән күп бәрдек,
Ә барыбер
Тамырыңнан сине кисәләр...
Андыйларга мин тау белән бәрдем: Йортлар салдым — белдем китәсен! Табан астындагы җирдән кояш Хет бер гөлне күккә күтәрсен.
Шундыйларның менә тагын берсе Чат ябышты бүген юлымда.
Нинди максат, нинди уйлар белән Йөри икән, дисәм, ул монда...
Сорау белән килгән:
— Тау бәралгач,
Алыптан көч алып килдеңме?— Үз илеңнән, үз телеңнән калып, Озаграк яшәр идеңме?..
Теге ташның тагын бер кисәген Бу адәмгә бирәм сындырып,—
‘ Адаш абый — атаклы тезүче. Социалистик Хезмәт Герое Рәшит Саттаров. Әлмәттә аның кул астында ташчы булып эшләдем — Автор.
Кулга алу белән, сихерләнеп. Тезләнә ул, жиргә баш орып.
«Мөртәт йөзен танып калыгыз»,— дип. Яшен яктысында ялтырап
Китә дә таш... аңа жавап бирә:
— Син килдеңме бездән жан сорап?!
Алып- булмый аны. һәм шулай ук Булмый аны сиңа биреп тә,— Кояшта ул,
суда,
көлдә,
гөлдә —
Хәрәкәттә яши — иректә!
Комсыз тота, йота алмый аны,— Яши-яши күчә яшьләргә...
Мөмкин түгел,
безне һәм кояшны
Өйрәтергә ничек яшәргә.
Өстәп куям: яшәп инандык без.
Үз илендә йөрәк янмаса:
Тумаска да мөмкин,
Ә тумасаң —
Үлмәскә дә мөмкин ләбаса!
Дүртенче таш
Әйд». таш. беәнсң кулга күч: Үлемгә бәрсәң генә — Сормә була алачаксың Шагыйрьләр каләменә
Аяз көннәр белән бергә килде. Күрергә дип мин дә йөгердем... Галәм түрләреннән урап кайткан Космонавты кебек шигырьнең, Уртабызда калды..
Төбәлдем мин. Чәчләренең күксел агына,— Ул нәкъ тере Әбугалисина! Илдә торып, илне сагына.
Бер сәфәрдә биш кыямәт кичеп, Илем, сиңа кайтып булганын Сагыш сихерләре ярдәмендә Исбат итте менә Туфаның.
Туфан килә дигәч.
Күз нурына Коендырдык Әлмәт каласын. Кунак булгач, әйдә, йортыбызга — Җаныбызга кереп карасын.
Җан — азатлык тажы!
Өйләребез
Намустай ак Чупай ташыннан.
— Күрче,— диде,— таш гасырдан алып Бар гүзәллек монда ташынган.
Гүзәл йөк төягән кәрваннарга Охшатып ул һәрбер факелны. Яшь калада йөрде, җыры белән Яклый-яклый безнең акылны.
Урамнардан узды, Робагыйлар
Язган сыман ап-ак ташларга.
— Яңа йортның әле түшәме юк, Ә бит мөмкин яши башларга!
Учак кабызырга мөмкин,— диеп Әйтте шагыйрь, сабыр сөенеп.— Җидегәннәргә менеп җитәрсез бит, Таш өстенә болай таш өеп...
Җитез генә җиргә иелде дә, Уч төбенә кунды вак ташлар:
— Бер алманы бишкә бүлгән кебек, Күрегез,— ди,— нинди охшашлар!— «Бер алманы бишкә бүләек», дип, Өйрәтми җыр алма бүләргә,—
Сез әзерме, диеп сорый халык. Бер-берегез өчен үләргә...
Күккә чөйде аннан.
Ташлар җиргә
Әллә төште, әллә төшмәде?.. Минем үз тарихым: Туфан өч көн Ташчы булып бездә эшләде.
Бәхет өчен барган көрәшләрдә Кемнәр зирәк, кемнәр алдынгы?— Шулар өчен Әлмәт каласында Шигъри байрак элеп калдырды.
Әй, җирдә — чиксез Галәмнең Шигъри йөрәгендә Яшәгән өчен генә дә Бәхетләр арта миндә.
Көнозын ташлар күтәреп, Кул тала, җаным арый. Шул чакта Казан ягыннан Сәламли Хәсән абый.
Гүя Җир шарын тотып ул, Мин әле күрмәгәнне Күрсәтә:
— Күз сал, Рәшит,— Бөреләр үлмәгәнме?
Кар өстеннән яланаяк Тауларга менеп китеп. Бөреләргә әфсен укыйм. Сихерче сыман итеп.
Уйларым күбәләк булып Куна яз гөлләренә. Берсенең, әнә, уртада Кан тигән күлмәгенә.
Бозлардан гына арын, җир, Карлардан гына арын,— Табигать исбат итәчәк Дөньяда Туфан барын...
«Җирем — гөлләр бакчасы», дип, Кешенең җырлаулары — Кайчагында үзе өчен Шатлану икән бары.
Ышанмасаң, күзләреннән Гөлләрен алып кара, Ә үзен, шакаллар улап. Давыллар дулап йөрегән Далага салып кара,— Куркудан елар. Гөлләрен Онытып, үзен уйлар. (Ярын оныткан егеткә Нәрсәгә кирәк туйлар?)
Ә гашыйк соңгы сулышта, Гөлләрен барлый-барлый, Шакалларны буып ташлар,— Ялгызга шул да ярый.
Ерткычны буып үтерү — Ярты егетлек кенә. Туфан күк, туган телеңә Кайтып җит әле менә!
Туган җир — ташлар бакчасы. Бу ташым — яшен ташы. Дүртенче ташым! Әйдә, бер Сөйләшик кара-каршы
Таш җавап бирә:
— Елларны
Уздырдым әрәм генә,—
Сөрмә буласы таш идем Туфанның каләменә.
Язар иде минем белән: «Үлемне бергә-бергә Үтерегез! Бәхиллек юк. Ярамый җиңелергә!»
шагыйреңнең Тавышын таныйсыңдыр, Яманга тотып бәрергә Син дә бит ярыйсыңдыр. Әйдә, күч безнең кулларга! Үлемгә бәрсәң генә — Сөрмә була алачаксың Шагыйрьләр каләменә...
Бишенче таш
...Җилләргә булсаң тамыр — Алар да илдә калыр.
Тәмамлыйм дип торганда Җырымны —«Бишташоымны — Кем кулыдыр таш атты Тәрәзәмә... башыңны Аерам, дип, уеңнан. Соңга калды. Уйларым «Бишташ»ыма уелган.
Мең валчыкка ватылды Тәрәзәм пыяласы,— Коштай очып, кулыма Кунды ташның яңасы.
Күрәсезме, охшаган Кара елан күзенә; Тора-тора иш була Киек болан күзенә. Шул боланны ботарлап Ташлар бүре күзенә... Нигә бу таш тамчы да Охшамый соң үзенә?
Бәрсәләр дә башыма. Бу таш та бик кадерле. Хак-кыйммәте бер үктер — Тарихтамы, хәзерме?
Менә, карап торыгыз, Күккә чөям мин аны. Күпме биек мейәр ул,— Хөкемемдә калганы.
Күтәрелсә никадәр — Нәкъ шушы биеклектә Алтын өеп куегыз! Ким булмасын бөртек тә...
Әнә шундый кыйммәте Илдәге һәр ташымның. Йә, кем ала?
Юк, бирмим!— Уе бетәр башымның.
Яшен ташы.
йә. кем бәрде? Әллә соң Берәр шаян баламы?
...Казанына таш салып, Аш кайнаткан ананы Күрүчеләр булганын Белми әле балалар. Калмаса бер ярмасы, Ачлык буса баласын — Таш кайнаткан аналар. Аш кайнаткан аналар...
Бала бәргән булсачы?!
Кайсы ата баласы?
Ул кемнәрнең дошманы. Кемнәрнең күз карасы?
Аңлатыр аңа дөнья: Ташлар бәрү ни була?— Ашка бәрү ни була. Башка бәрү ни була?
Ни ул — ташка табыну, Ни була — таш ябыну? Үз ташыңа абыну — Үз башыңа абыну...
һәм, таш бәреп.бу Җирне Җимереп тә булганын, Үтереп тә булганын, Кешене — үз туганын.
...Ул әле килә генә, Ул әле көлә генә,— Ә сөю кереп җиткән Җыр булып 'йөрәгенә.
— Әй, илләрем, илләрем. Давылларым, җилләрем! Җилләргә булсаң тамыр. Ллар да илдә калыр. Илдә калырлар иде. Яфрак ярырлар иде...
Поэма белән саубуллашу
Җан — синеке, Яшәү!
Сабый чактан
Таш өстендә чәчәк булырга Өйрәттең дә... чиксезлегең хәзер Ни хыялга сыймый, ни уйга.
Син бәйләдең җанга, җырга керттең һәр бөрене, һәрбер тамырны.
Төн буена җирем чәчәк ата,— Иртәгәсен кояш танырмы?
Үзенекен кояш онытмый ул: Тау астында үскән талын да, Тора-тора, инде таш урманга Әверелгән агачларын да.
Хәзер беркем балта чаба алмый — Җәзалардан азат алары.
Тик, «Ни күрер башлар», дигән сыман Шомланалар дәрья таллары...
«Ни булса да,
Җирне минем хәлгә
Калдырмагыз,— дидер таш агач,— Дар агачы кебек торам менә, Сандугачлар килеп кунмагач...»
Күктән безне ай-йолдызлар күзли: һәрбер йөрәк — сихри бер учак!.. Раслый алам: алар җылысында Таш агач та яфрак ярачак.
Йомышлары төшкәч, дуслар эзли: «Син кайда соң?»,— диләр. Ишетәм. Тик күрешер көннәр — таш агачка Сандугачлар кунар көн икән...
Ташлар булып суга батмадым мин,— Ага-ага кайттым яңадан;
Ташлар булып җирдә катмадым мин, Каным саркып торгач ярадан.
Яратырга соңармадым. Җанда Йолдызлардан яуган сагыш бар. Ә җырларым минем — каным тамган Таш өстеннән җыйган табышлар.
Васыяте шулай юлда йөртә Утларда күп янган нәселнең,— Сайладым мин кипкән иреннәргә Су тигереп китү кәсебен.
Халкым иген иккән кырда йөрим, Сайламыймын урын биектән. Болыннарда сандугачлар белән Сайрашырга җаным күнеккән.
Шушы болыннарда
Үз халкыннан
Аерылган күпме батырны Сандугачның моңлы фәлсәфәсе Кызганмыйча ташка катырды...
Кулларымда һаман ташлар уйный.
Кемнеңдер тик йөзек кашында Балкып китә ташы,
сөйләгәндә
Моңнан килгән «зарар» хакында.
Ул сөйли.
Мин йөзек кашын тыңлыйм:
«...«Туган тел»гә кемнәр ташлана,— Алар өчен җирдә мәсхәрәле Җиңелүләр шуннан башлана...»
Бу сүзләрне үзем дәвам итеп, Таш күңелләр эрер моң кушам. Ачык итеп йолдызларга сөйлим, Балкый-балкый гүзәл сагыштан.
Хак табигать белән бертугандыр Иманыбыз безнең, телебез.
Бер балкыштан!.. Димәк, чордан-чорга Яшәүләрне яклап йөрербез.
Шуны сөйли-сөйли кар яуса да, Яшел яфрак куна куакка...
«Яфрак-яфрак» бомба яудырсалар — Җил тилмерер сынар яфракка.
Җирне шушы соңгы хәсрәтеннән Арындырмый калмас моңнарым... (Илгә булмастайны —
беркайчан да
Мин каныма манып тормадым).
Китәм
Җирнең суларыннан — сулыш. Утларыннан сагыш алырга. Тамчы-тамчы тамып көлләренә. Күккә менеп яфрак ярырга!
Җимереп тә бармыйм.
җиңелеп тә, Җиңел узмыйм чорны җай табып. Туры атлыйм. Җирләр тетрәгәндә Китсәм-китәм бераз чайкалып.
Ә Иделләр ага илләр буйлап,— Рухи Кораб иңли киңлекне...
Янмый калганнарын суга сала Кемдер көчләп таккан кимлекнең.
Ташлы таулар югарыдан торып. Иңдерәләр җанга зурлыкны.
Халкым башы түгел.
хәтта җирнең Ташы күтәралмый хурлыкны.
Бездә яши шундый бер өстенлек: Уттан алда мөмкин балкырга.
Бөек халкым давыл кочагында. Минем җаным шунда - Халкымда!
Кулларымда һаман ташлар уйный...