БЕЗ КОМСОМОЛ ЧАКЛАРДА
■Укучылар әдипне зур масштаблы *Онытылмас еллар» трилогиясе. <Гади кешеләр» романы һәм әдәбиятыбызның алтын фондына кереп калган кул санлы хикәяләре буенча яхшы беләләр Укучылар игътибарына әдипнең моңа кадәр басылмаган берничә әсәрен тәкъдим итәбез
герме тирәләрендәге бер кеше Арыш басуыннан бара, тузанлы юлдан Шәһәрчәрәк кненгән. ә үзе яланаяк Кем икән ул? Кая бара икән? Ботинкаларын инбашына аркылы салган Ялан тәпиләре кайнар юл тузанына батып-батып китә.
Туктады да, бер башакны өзеп. уып. арыш бөртекләрен учыннан учына сикертеп, авызына капты Чәйнәп карады
Агрономмы әллә? Юк. бу мин үзем. Кукмарада комсомол комитеты секретаре чагым, авыл ячейкаларының эшен тикшереп кайтырга дип. юлга чыктым Яланаяк? Әйе Ботинка белән ерак араны йөрү кыен, ә ялан тәпи уңай Машинада тагын да уңайрак булыр иде. дисезме? 1926 елда районнарда машина юк әле Ат кына. Бөтен волисполкомга бары ике генә ат. ул ике атта исполком председа теле йөрсенме, партия секретаре йөрсенме, финанс башлыгымы, хатын кызлар арасында эшләүче кыз йөрсенме?
Комсомол яшь. комсомол җиңел аяк. Ул ат дип аптырап тормый, җәяү
чыга да китә Ин ерак ячейка Кашкара авылында егерме километр Иң
якыны биш километр Өлге авылында Көз дип тормыйм, кыш дип тормыйм, җәяү чыгам да китәм Жыям, сөйләшәм, эшкә канатландырам Спектакльләр куешам, үзем дә берәр рольне уйныйм, урак өсте булса, субботник оештырам, кызылармеец семьяларының урагын урып бирәбез Рабфакка яисә вузга керергә җыенучы комсомолларның әзерлеген тикшереп карыйм, арифметикадан, алгеб радан мәсьәләләр чишәргә булышам, агайларның зарларын тыңлыйм, сораулары булса, сорауларына җавап бнрәм Мин бөтенесен дә «беләм» (дөнья хәлләрен дә. ил хәлләрен да): ни өчен авыл кооперативына ситсы товар әз кайта3 Мин җавап бирергә тиеш Ни өчен авыл кибетендә кадак юк, керосин юк3 Мин моңа да җавап эзләргә тиеш Мин бөтенесе өчен үземне җаваплы сизәм Ни сәбәптән Англия белән безнең ара бозылыбрак тора. Чемберлен инк безне яратмый3 Мин монысын да җавапсыз калдырмыйм Кыскасы, нинди генә сорау бирелмәсен барысына да җавап табам, нинди генә йомыш төшмәсен бары сын да эшлим, эшләргә ү зсмне мәҗбүр саныйм, чөнки мин «югарыдан» килгән, чөнки мин комсомол секретаре, чөнки мин үземне авылда Совет власте итеп сизәм һәм мин чынлап та Совет власте
Көз җитте исә. без комсомоллар дәүләткә ашлык әзерли башлыйбыз Ул заманда колхозлар әле юк Икмәк крестьян кулында, кулак кулында Кулак икмәкне Совет властеннан яшерә җиргә күмә, я тагы ничек
Бер тапкыр шулай бер кулакның яшергән игенен таба алмыйча йөрдек «Юк ашлыгым», ди. бетте-китте, ә авыл комсомоллары әйтәләр бар. яшер гән Чыгып барганда урыс капкасын катырак яптым бугай (ачу килде, ни гомер йөрибез!), япкан шәпкә капка башыннан арыш бөртекләре коелмасынмы! Кулак, мәлгунь. артык игенен урыс капка башына тутырган икән Таптык бит'
Е
Кукмараның үзендә киез итек фабрикасы Андагы комсомоллар да минеке — цехларда йөрим, эшчеләрнең тулай торакларында булам, клубларында докладлар ясыйм Цехка кергәч, йонга буялудан бер дә тартынмыйм, киресенчә, буялып чыгарга тырышам, эшчеләр «үзебезнең кеше» дип санасыннар Тора торган баракларына барып, шашкада «тартышып» кайтам Поселок комсомоллары белән хәрби уеннар оештырабыз Түгәрәкләрдә яшьләргә сәяси белем укытам Хәтеремдә электр янмаган көннәрдә ай яктысында укып утыра торган идек
Ни өчен әле гел мин дә мин? Нигә мин шул хәтле «мактанам»5 Чөнки бөтен волость комсомол комитеты бер кешедән тора: җаваплы секретарь да ул, җавапсызы да ул, техник секретарь да Сәяси агарту эше дә аның кулында, оештыру эше дә. взносны да комсомоллардан ул җыя, фабрикага да ул йөри, авылларга да ул, чаба Көненә биш утырышта биш чыгыш ясый, биш җыелышта тагын биш чыгыш, өч җирдә доклад сөйли, ә иртәгәге көн өчен тагын өч доклад әзерләп куярга тиеш Шуның өстенә ул әле газета-журнал да укый, ашарга да вакыт таба, хәтта йокларга да бераз вакыты кала
Каты яңгырдан соң, ялан аяклары белән пычрак изә-изә, кемдер Кукмара- га килеп керде Үлән өзеп аякларын сөртте, ботинкаларын киде Бу — мин, атна буе авыл ячейкаларында йөргәннән соң, кайтып киләм. Кукмара урамнарыннан ялан тәпи йөрү секретарь кешегә килешеп бетми, ни әйтсәң дә, мин башлык кеше бит. мин — комсомол, Совет власте мин.
СИНЕҢ ХАТЛАРЫҢ
Мин синнән еракта, еракта. . Дошманны куып, дошманны җиңеп, чит-ят туфракларга аяк бастык без. Баш очымда — ят күк, ят йолдызлар Ят чишмәләр суын эчәм мин, ят һава сулыйм; ят җырлар тыңлыйм
Ә сез, туган үскән җирләр, карт Иделнең күңелле дулкыннары, таныш күкнең җем-җем йолдызлары һәм син — йөрәгемнең өзелеп калган яртысы — сез хәзер миннән еракта, еракта
Сез еракта, ләкин минем күңелем һәрвакыт сезнең белән Мин сезне бер-вакытта да телемнән төшермим Мин сезне сагынам, юксынам Мин сезне җырларымда җырлыйм
Төнлә төшләремдә күрәм,
„ Көндез әллә кайда сез,—
дип җырлыйм мин.
Кайвакыт тынгысыз хыялым мине яңадан сезнең янга алып кайтып китә Кайчандыр үткән тузанлы юллардан гүя тагын үтәм мин, кайчандыр эчкән салкын чишмәдән гүд тагын эчәм мин, кайчандыр кулларымны кыскан җылы кулларны гүя тагын кысам мнн, кайчандыр үпкән кайнар иреннәрне гүя тагын үбәм мин
Эх, хыял, татлы хыял Син мине алдыйсың ич: алар миннән еракта, еракта
Ләкин ерактан миңа күңелле хатлар килә. Мин аларны зарыгып көтеп алам. Әгәр яңалары озак килми торса, мин синең иске хатларыңны кесәмнән чыгарам да, окоп стенасына сыенып, йөз дә беренче кат аларны укый башлыйм
Син миңа матур хатлар язгансың. Ул хатларыңда мин синең күз караш-ларыңны күрәм, синең ягымлы тавышыңны ишетәм, синең елмаюыңның җы-лысын тоям
Бу авыр сыналу елларында кайбер хатын-кыз үзенең күңел сафлыгын сак-лап кала алмады ирен, баласын онытып, биргән вәгъдәләрен онытып, үзенең йөрәк җылысын җиде ятка бүләк итте Син алай булмадың Шуның өчен мин синең саф кулларыңны, саф күзләреңне, саф иреннәреңне үбәм
Хатларыңны ешрак яз, бәгърем. Синең хатларыңны укыгач, бөтен кайгы-ларым тарала минем. Синең хатларың минем күңел азыгым бит Алар минем дусларым, сердәшләрем бит
Өстемә салкын яңгыр коеп торсын, җылан кебек сызгырып, колак төбем-нән әче җил иссен; баш очымнан чинап, миналар очсын бөтенесе берни түгел, тик син бәгъремнән хатлар гына килсен дә синең йөрәк җылың салкын окопта мине җылытып торсын.
Күрешү көннәре ерак түгел инде Туган-үскән илгә кайтып, синең саф кулларыңны, туган җирнең изге туфрагын үбәр минутлар якынаялар
1944 Польша.
СИНЕҢ БАТИСТ ЯУЛЫГЫҢ
Әллә кемнән көнләшеп, син минем кулъяулыгымны алып калдың Алдын һәм анык урынына үз кулын белән каеган кечкенә генә батист яулык бирдек
Поезд мине еракларга алып китте Син, мине озатып, еракларда калдын
Шул вакыттан бирле, батист яулыгынны кулыма алган саен, синен күзләрен, синең кулларын, әйткән сүзләрен исемә төшә дә, күнелемне. ялкын шикелле, газап чолгап ала «Бу яулыкны ул тоткан иде»,— дип уйлыйм мин «Бу яулыкка аның күз нурлары сеңеп калган» — дим һәм. күзләремне яулыктан аерып ала алмыйча, бик озак карап торам
Үлчәсәң. Җидегән йолдызга җитәрлек озын юллар үттем инде мин Аларнын тузаны минем битем аркылы кечкенә яулыкка күчте Яулык каралды, ләкин мин аны һаман юмадым «Анын бармаклары тоткан бит моны» — дип уйладым мин «Кайчандыр мин берәм-берәм үбеп чыккан, мине иркәләгән һәм мин яраткан бармаклар тоткан бнт аны»,— дип уйладым
Сердәшем дә. уйдашым да шул яулык минем Көзге тын кичләрдә, шаулап коела торган яфрак астына утырып, кулларыма алам да мин аны. саташкан кеше кебек, аңа үземнең серләремне түгә башлыйм Мин әйтәм «Яулыгым, җансыз батист кисәгем, син бәхетле син ялгызлыктан газап чикмисең, сагыну әчесен белмисең, берәү өчен дә саргаймыйсың Сине каеган кадерле бармакларны тагын үбәр көннәрем булыр микән'»
9.Х 44 Польша
УЛЫМ
Улымны сагынам Үзем яшьтән үксез калып, бер сынык икмәккә табынып үскәнгәме, бичараның үксез калуыннан куркам
Күзләрем туйганчы күрә дә алмадым үзен Башта — ул читтә, аннары үзем, аннары — бу сугыш Ул мине онытты Ул хәзер мине юксынмый да торгандыр инде: әллә әтисе бар, әллә юк аңа
Соңгы кайтуымда ул. миннән бигрәк, мин биргән икмәккә шатланды Ул мине оныткан, ә икмәкне ул ничек онытсын' Икмәк ана туйганчы эләкми булса кирәк Нәзек бармаклары белән икмәк кисәген йомарлап алгач, анын ябык йөзендә елмаю кебек бер нәрсә күренде ул инде яхшылап елмая да белми иде ахры
1944 Польша