БАСЫП САЙРАР ТАЛЫ БАР
13 ерзаман театрдан чыккан халык күптән инде таралып бетте, ә Рәмзи һаман күренмәде. Шәфика, аптырап. як-ягына каранып алды: төнге урамнан, гыйфрит күзләре төсле фараларын уйнатып, куркыныч жанварларга охшаган машиналар зур тизлек белән үтеп китә, тәгәрмәч асларыннан бозлы тузан сибелә, якты, жылы залдагы йөзләрчә кешеләрне бердәм жилкендергән хистән әле айнып та житмәгән актрисаның жаны туна иде. Бөтен дөнья ачы жил дә. ертык болытлар арасыннан шикләнеп кенә карап куйган тонык ай да. тәрәзәләреннән караңгылык саркыган тын йортлар да — нечкәргән күңелгә чит- ят булып тоела иде Ниһаять. Шәфика Рәмзине монда очратып булмасын аңлады Баскан урыныннан кузгалуга, аяк астындагы каты кар сыкранып куйды, бу аваз очлы кылчык булып йөрәкне чәнчеп алды
«Аймылыш булдык, грим бүлмәсендә озак мыштырдадым шул,— дип. гаепне үзеннән эзләде Шәфика — Рәмзи әллә кайчан өйдәдер инде»,— дип, үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин аяк астындагы кар: «Ышанычсыз ул. ышанычсыз».—дип ыңгыраша, ә бакчадагы агачлар ак кар өстенә кара күләгәләрен сузалар, гүя ки сафлыкны таплыйлар иде — батар барысы да күңелдәге шомны арттырганнан-арттырды гына. Өенә кайтып, диван-караватны киңәйтеп жәеп азапланганда, бер конверт килеп чыкты Керәсең, аны Мөкәррәмә көндез үк почта тартмасыннан алып кертеп куйган да кызына әйтергә оныткан иде. Менә хәзер Шәфика, әнисенә аркасы белән борылып, шул конверттан чык-кан дәфтәр битендәге язуны укырга азаплана, әмма эре зәңгәр хәрефләр аның күз алдында биешә, сикерешә, сүз булып оешырга теләми иде Хәрефләрнең шулай чалыш-чолыш язылуыннан ук Шәфикадан көлү, аны мәсхәрәләү сизелеп тора иде. «Бикбауның бик күп кичләрне Балта- чева белән үткәргәнен сез бездән яхшырак беләсез инде белүен, тик белмәмешкә салышасыз гына Бу рәвешле икейөзлеләнү артист кешегә бер генә дә килешми Андый хыянәтче ир сезгә ник кирәктер, һич аңлашылмый. ансыз да акчагыз житәрлек. даныгыз да, исемегез дә бар бит инде»
Ниһаять, бу сүзләрнең мәгънәсе Шәфиканың зиһененә барып иреште. Балтачева? Эльвира? Кит әле. булмасмы. Шәфика ул шөкәтсез
Дәвамы Башы 3 санда
үрдәк бәбкәсен үзенен күгәрчендәй Рәмзие белән янәшә күз алдына китерергә тырышып карады — булдыра алмады. Янәшә торырлык та кешеләр түгел ләбаса алар! Әле кайчан гына Эльвира, монда килеп. Мөкәррәмәдән пылау пешерергә өйрәнеп йөргән иде, ул чакта Рәмзи ана борылып та карамады. Шәфикага «Ул кыз талантсыз, өметсез»,— диде Җыен әтрәк-әләмне өйгә китереп йөртәсең, дигән сыманрак та әйткән * иде әле! g
Шулай булгач, ничек карасын инде ул Эльвирага1
Ләкин, утсыз төтен чыкмый, диләр бит Бу хатка ни сәбәп булган 5 икән сон? Z
Шәфика дингез дулкынына эләккәндәй чайкалды, утны сүндереп, | бер уйсыз-хиссез диванда утырды Күпме утырганын, ничә сәгать үт- < кәнен белмәде. =
Ул Рәмзинең аяк тавышларын урамнан ук ишетә башлады бугай. _ Аның баскычта яңгыраган һәр адымын үзенең йөрәк тибеше белән - тәңгәл китереп утырды Рәмзинең адымнары бик салмак иде. бер дә өенә * ашкынганга охшамаган иде...
Ишек кыңгыравы дүрт тапкыр озын-озын итеп шалтырады, дүрт тап- с кыр Шәфиканың йөрәк тибешен туктатып торды Ниһаять, күрше бүл- * мәнен ишеге ачылганы ишетелде, зал турыннан, авыр атлап. Мөкәррәмә - узып китте
— Шәфика, кызым, йоклап киттеңмени?
Рәмзи ишек катында бик озак кыштырдап чишенде, бүлмәгә кергәч. торшерның төймәсен таба алмый мыштырдады Ут кабынгач, жәелгән х урын өстендә бизәкле ак халат киеп утырган хатынын, аның кинәт * кабынган уттан да Йомылмаслык булып ачылган күзләрен ку pen сагайды j
— Син йокламыйсың икән әле Ә мин, уятмыйм дип. куркып кына шалтыратам тагын
Рәмзинең соңарып кайтуы беренче генә түгел. Шәфика мона күнеккән иде инде Чыннан да, ижат кешесен кысан киртәдә тотып булмый, андыйны Шәфика үзе дә яратмый Режиссерның артистлар белән озаклап сөйләшеп утыруы да. композитор белән очрашкач, сәгатькә карарга онытуы да гажәп түгел Ижат кешесенә илһам расписание белән килми ул Шуңа күрә башка чакларда Шәфика ире соңарганга борчылмый, кайда йөрдең дип, аның да жанына тими, тыныч кына ятып йоклый торган иде. Ләкин бүген алар театрдан бергә кайтырга сөйләшкәннәр иде бит!
— Ни жаным белән йоклыйм, бәлки син машина астына кергәнсеңдер? диде Шәфика
- Машина астына кергән булсам, синең болай көп-п утыруыңнан жинеллек килер дип уйладыңмы әллә?
Машина бәрмәгәч, ник соң вакытында кайтмадың? Мин сине спектакльдән сон эзләп йөрдем
- Мин алданрак киттем шул. Даян, әйдә-әйдә, Шәфика безнең холыкны яхшы белә дип әйдәкләп алып китте «Кадимбнкә»дә бер мәсьәләне ашыгыч хәл итәсе бар иде.
Шәфика аның сүзләренә шиксез ышанды, аның тикшеренеп, фәлән вакытта ирем сезгә кермәдеме дип сорашып йөргәне гомердә булмады. Шуңа күрә Рәмзи үзен бик тыныч тотты
- Мин сезнең холыкны беләм белүен дә. башкалар миннән дә күбрәк белә икән шул,— диде Шәфика һаман әле йомшап төшмичә.
Рәмзи ак водолазкасынын итәген муенына кадәр күтәреп салып азаплана иде инде. Шәфиканың бу сүзләрен ишеткәч, күкрәк турына кире төшереп, борылып карады:
Беләсеңме, Шафочка, Даян белән сүз көрәштереп тә мием череде. төн уртасында табышмаклар чишәр рәтем калмады Әйтәсе сүзеңне ачык кына әйт, зинһар
Менә монда барысы да ачыктан ачык әйтелгән
Рәмзи күлмәгенең бер иңен салып өлгергән иде инде, икенчесен
кигән килеш, шул сәер кыяфәтендә язуны укып чыкты, аскы иренен бүлтәйтеп, күперенке мыегын тешләргә тырышкандай итте Шушы гадәти хәрәкәттән башка, аның шома йөзендә бернинди үзгәреш тә булмады, куе. кыска коңгырт керфекләренең бөртеге дә селкенмәде. Гаепле кеше шулай тыныч була аламыни?
Менә ул хатны кире хатынына сузды
— Артистларның тормышында казынып, гайбәт таратучылар бетмәде инде,- диде Аның тавышында талчыкканлык сизелде - Көнләшәләр Кеше кызыгырлык итеп яшибез, димәк Куанырга кирәк бу эшкә.
— Утсыз төтен булмый,— диде Шәфика, һаман әле тынычлана алмыйча.
— Минем янга бер-ике тапкыр килгән иде шул ул кыз Берәр театрга урнашырга ярдәм сорый
— Ә син ни дип жавап бирдең?
— Ни әйтим? Беләсең бит инде, өметле дип санамыйм мин аны. Әйдә, юк белән баш катырмыйк әле
Ул шунда сүзнең тәмамланганын белдереп, водолазка итәген башына кайтарып салды Аның эченнән бөтенләй үзгәреп чыккандай итеп:
— Йокы килә, соң бит инде,— дип куйды.
— Ашамыйсыңмыни? Әни пылау пешергән иде.
Анысы әйбәт, ашамыйча булмас.
Тамагын ялгап, урынга ятканда. Рәмзи үзеннән дә, дөньядан да бик канәгать кыяфәттә иде Шәфика аркылы сузылып, торшерның төймәсенә басканда, ул авызын зур ачып, озаклап, тәмләп иснәде. Бу минутта Рәмзи тук һәм сөйкемле, шома җанварга охшап калган иде Ул таза, көчле беләген хатыны аша аңа тигезмичә генә сузды һәм шулай ук орынмыйча * гына кире алды Аннары иркенәеп, авыр итеп, диванны сыгылдырып чалкан ятты да, кинәт исенә төшкәндәй
— Ә-ә, онытып торам икән, - диде, бүген сине Хәбир эзләгән икән. Иртәгә шалтыратсын әле миңа дигән Син менә утсыз төтен булмый дисең. Мин ни уйларга тиеш инде мондый очракта? — Аның тавышында ялкау гына үчекләп көлемсерәү сизелде.
— Ник эзләде икән?
— Сагынгандыр, бәлки — Рәмзи караңгыда елмая иде. Аның бу үртәп елмаюы бүлмәне тагын да караңгылатып җибәрде бугай. Менә ул диванны шыгырдатып әкрен генә борылды да, иренчәк хәрәкәт белән кулын хатынының күкрәгенә аркылы салды Шәфика бастырык белән бастырылгандай хис итте үзен, тыны кысылды.
— Я, ялагайланма әле.— диде ул һәм, иренең кулын күкрәгеннән алып, кирегә этте. Зур һәм авыр кул аның бу хәрәкәтенә бернинди каршылык күрсәтмәде, әйтерсең лә ул үзле балчыктан әвәләп ясалган иде.
Рәмзи стенага таба борылып ятты, берничә минуттан җиңелчә гырлый да башлады — ул. гөнаһсыз сабый кебек, изрәп йоклый иде инде.
14
Ә Шәфика йоклый алмады Янында тигез сулап яткан кеше аннан ерагая, һаман ерагая бара сыман тоелды, кара төндә, карурманда бер ялгызы калгандай хис итте үзен. Чыннан да, иң якын кешеңнең күңеле әллә кайларда йөрсә, аның синдә, синең әрнүләреңдә һәм сызлануларында бер хәбәре дә булмаса, бу — шул ялгызлык дигән бәхетсезлек түгелмени? Әйе, аңлаешсыз бу дөнья, бик ышанычлы саналган дуслар да һич көтмәгәндә сөйгән ярларыбызны тартып алалар.
Бу дөньяда мен төрле афәт һәм хәсрәт бардыр, һәм аларның күбесе ни сәбәптәндер Шәфиканы әйләнеп үтми Нинди генә кайгылар, сынаулар килмәде инде аның башына! Хыянәт дигән афәтне генә моңаочы кичергәне юк әле Бәлки шуны кичерер чагы җиткәндер аның, бәлки язмыш аны шул сынау аша үткәрергә ниятлидер?
һәм Шәфика, монаеп, башыннан узган аяныч хәлләрне хәтерләргә кереште Биш айлык чагында басмачылар кулына эләгүен уйлады ул. әтисенең бик яшьли дөнья куеп, үзенең урам балалары арасында талкынып узган көннәрен хәтерләде Балачагын кызганып, күңеле тулды Аннан калганнары күпме бит әле!
Дөресен генә әйткәндә. Хәбир дә Шәфиканың тормышында үзенә ♦ күрә бер афәт булды.
Ә бүген ник эзләде икән соң әле ул Шәфиканы? Ничә еллардан соң з нигә кирәксенде икән?
Хәзер бит инде Шәфика - элекке томрап торган, яшь. чибәр кыз X түгел Урамнардан узганда, аңа борылып караучы да сирәк, булганы * да актриса Абилованы таныганга гына карый
Ә Хәбир белән танышкан елларда аңа бөтенләй башка сәбәп белән. = дөньяларын онытып текәләләр иде Мәскәү метросының эскалаторында 7 каршы яктан килгән халыкның башы гел аның тарафына борылган булыр ' иде. Күп муеннарны каерды Шәфиканың чибәрлеге Мәскәүгә китәр ал- * дыннан гына әнисе аңа комиссионный кибеттән ап-ак тун белән бүрек * алып кидергән иде Австралия товары иде бу Шул бүрек астыннан бү о селеп чыккан алтын бөдрәләр, янып торган бит очлары, зәңгәр күзләр һәм * йөзнең һәр сызыгында камиллек, сафлык, эчкерсезлек
Хәбир генә баштарак сер бирмәде. Шәфикага бөтенләй игътибар ит- * мәгәндәй кыланып йөрде Хәер. җае да булмагандыр, ул үзе башкаларның 1 күз угында иде бит. Шулай булмый мөмкин дә түгел: студиягә кабул ител- 2 гән егетләрнең иң кәттәсе ул иде. Хром итекләр, галифе чалбар, иңбаш- х ларында погон эзләре ярылып яткан бер җыерчыксыз гимнастерка һәм аның аркылы кабарып торган гайрәтле күкрәк Уен-муен түгел — артнл- J лерия капитаны Аның шома коңгырт чәченнән алып, елтыр итек башларына хәтле дары исе сеңгән иде Ә бу истән ул елларда күп кызларның башы әйләнде. Әгәр дә алар этюдлары өчен үзләренә партнер итеп аны төз сынлы, киң җилкәле фронтовикны сайларга тырышкан нар икән, бу гаҗәпмени? Әмма Шәфика аны чибәрлеге кәттәлеге өчен түгел. бөтенләй башка нәрсә өчен күңеленә якын итә иде Сугыш ялкынын үз йөрәге аша да үткәргән кызга ул, беренче чиратта, кешеләрне һәлакәттән яклап, дәһшәтләргә каршы барган изге зат иде. Тик моны Хәбир белми һәм шунлыктай Шәфиканы башкалардан аерып карамый иде
Бер заман шулай Хәбирне өч-дүрт кыз берьюлы уратып алдылар Минем этюд тегенди дә минем этюд мондый Кая карарга белерлек түгел Ә Шәфика читтәрәк басып тора, егетнең бушаганын көтә
Ниһаять. Хәбир талчыккан карашын аңа төбәде
- Ягез. хәзер сезнең чират
Аның битараф, салкын кыяфәте, бигрәк тә «чират» дигән мыскыллы сүзе зиһенне чуалтып җибәрде. Шәфика егетне кинәт танымас булды, әйтерсең лә. капитанны шул минутта җен алыштырды - аны урлап китте дә урынына үзенең оятсыз, тәртипсез малаен бастырып калдырды Шәфика башын югары күтәрде, нечкә үкчәләре белән тек тек басып, егетнең каршына килде һәм. нишләгәнен үзе дә белештермичә, аяк очларына күтәрелеп, үрелеп, яңагына сугып җибәрде
Менә сезгә минем чират!
Хәбирнең болай да карасу какча яңаклары тагын да каралыбрак китте, юка иреннәре кысылды, күзләре кабынды Менә ул кулын күтәрде һәм гимнастерка төймәләрен барлап чыкты, бил каешы янындагы тукыма җыерчыкларын гайрәт белән артка сыдырды Аннары стройдагы кебек «крутом» борылды да бүлмәдән чыгып китте, кинәт урнашкан тынлыкта аның хром итекләре шыгырдавы гына ишетелеп торды
Иртәгәсен Шәфика дәрескә алданрак килгән иде. ишектән кергән Хәбиргә йокысызлыктан тирәнәеп калган күзләре белән куркынып карады. Егетнең туп-туры үзенә таба юнәлгәнен күргәч, сикереп торып чыгып качудан чак тыелып калды
Әйе. Хәбир, тук-тук басып, итекләрен шыгырдатып, аның каршына килде, башын игәндәй итеп, маңгай чәчен сирпеде дә бик җитди, хәтта рәсми тавыш белән:
Кичәге сүзем өчен мин сездән гафу үтенәм,- диде. Ялгыш ычкынды Мин сезне һич тә рәнҗетергә теләмәгән идем, үзем дә сезнең белән этюд уйнарга җыенган идем
Ә Шәфика аның белән парлап уннарга дип, этюдның үзәккә үтә торганын сайлаган иде. Бу әле аның сәләте ачылмаган, курсташларыннан калышып барган вакыты бит Шуңа күрә көйдерерлек кайнар хисле роль уйнарга тели иде ул: бер яшь хатын үз иленең дошманына гашыйк була, мәхәббәттән башы әйләнеп, үзе дә аңлап бетермичә, ватанына хыянәт итә һәм шуның каты җәзасын ала
Хәбир этюдны зур дикъкать белән һәм бик уйчан кыяфәттә укып чыкты да
— Минем дә әзерләгән этюдым бар иде,— диде Танышып карамыйсызмы?
Аның сайлаганы «Курчак» булып чыкты Шәфикага җан өргән, аны аякка бастырган, күңеленә ышаныч иңдергән «Курчак» булды ул.
Каян белде икән Хәбир кызның җаны моңга, музыкага сусаганын? Ул чакта Шәфика моны үзе дә аңлап җиткерми иде бит әле
Артистка Абилованы беренче булып Хәбир ачты Тик Шәфика гына аның яхшылыгын бәяләп җиткермәгән икән. Аннан соңгы рәнҗүләр егетнең бу игелеген басып киткәндәй итте Яшь чакларда безнең яхшы- лыкны-яманлыкны үлчи торган бизмәнебез бер яккарак авышучан була шул без, вак кына нәрсәне үлчәүнең бер як тәлинкәсенә шапылдатып китереп салабыз да. аның тирбәлүдән туктаганын да көтеп тормыйча, бик мөһим, каичакта бөтен язмышны хәл итәрлек нәтиҗәләр чыгарып куябыз Кызганыч ки. безнең күңелдәге бизмәннәр еллар узгач кына төгәлрәк күрсәтә башлый.
Шәфика да Хәбирне шулай берьяклы гына күргән икән. Баштарак гел яхшы, гел ал да гөл итеп кенә күрде ул егетне
«Курчак» этюды белән күп авылларны гизгәннән соң, җәйге каникулдан килгәндә, Шәфиканың торыр урыны юк иде. Хәбирләрнең бер күршесе каядыр 1өньякка китеп барган, бүлмәсе бушап калган икән Шәфикага шунда урнашу кулай булып чыкты Егет кызны шул бүлмәне күрсәтергә алып китте, анда кергәнче, үзләренең ишеген ачты һәм каршы чыккан чал чәчле, ыспай гәүдәле апага: «Әни, киленең белән таныш,— диде Аның исеме Шәфика була». Алар икесе — унсигезе тулмаган беркатлы кыз белән үткен соры күзле, кырыс карашлы апа бер-берсенә соң дәрәҗәдә аптырашып караган килеш, шактый озак сүз таба алмый тордылар Хәбирнең һәр ишарәсенә буйсынырга күнеккән «курчак» бу юлы да егеткә каршы килә алмады.
Хәбир гаиләдәге алты баланың өлкәне, ә аның әнкәсе тирә- юньдә уңганлыгы, чисталыгы белән дан тоткан хатын булып чыкты. Ул бик зур дәрт белән киленен дә шундый ук өлгер һәм оста хуҗабикә итү чараларын күрә башлады. Әмма аның бу изге омтылышына һич көтелмәгән яктан каршылык күрсәтелде
Бер көнне дәрестә Анна Ивановна Шәфикадан:
— Нишләттең син кулларыңны? — дип, бик усал итеп сорады.
Шәфика күгәргән бармак очларын учына йомарлады:
— Бәрәңге әрчегәннеке генә ул.
Килегез әле барыгыз да монда, карагыз әле бу кызның кулларына! - диде Анна Ивановна барча шәкертләренә Һәм Шәфиканың беләгеннән каты итеп тотып, кулын өскә күтәрде. Бүген королева роленә репетиция ясарга килгән актриса бу Королеваның кулы шундый буламыни? Кухарка син, королева түгел!
Кич белән каенана киленен янә кухняга дәшкән иде, Хәбир
Кая. ни эш бар. хәзер үзем ярдәм итешәм, дип. гимнастерка җиңнәрен сызганырга кереште
Әгәр дә Шәфика урынында дөнья рәтен яхшырак белгән, хәйләкәр һәм елгыр уйнак берәр хатын булса, шул Хәбир белән матур гына гомер кичерерләр иде. кара эчле ир түгел бит ул. Ярсу атларны ияргә күнектерүне» үз ысуллары булган кебек, горур һәм дуамал холыклы ирләрне дә гаилә тәртәсенә кертүнең үз хикмәтләре бардыр, мөгаен. Гаилә шул ук сәхнә мәйданы, анда театрдагыдан да яхшырак уйнарга кирәк. ♦ чөнки начар уйнасаң, иреңне югалтуың бар Әмма Шәфика бу хакта ? ныклап уйлый белмәде һәм хәзергә хәтле тормышта уйнау осталыгына 2 өйрәнеп житә алмады Ул талга кунып сайраган былбыл кебек, җирдән 5 бәреп чыккан саф чишмә кебек, риясыз һәм хәйләсез яшәвендә булды. £ уен-муен сәхнәдә генә килешә, ә чын тормыш эчкерсезлеккә, бер-береңә * ышанычка нигезләнеп, үзеннән-үзе барырга тиеш дип санады Иреңә ? ни уйлаганыңны ачыктан ачык белгерт, хисләреңне яшермә, тыйма, ә ул с сине аңлар - шулай дип уйлады ул һәм теге чакта яңагына чалтырат- ; кач. Хәбирнең майлагандай җайланганы аның бу фикерен раслый да иде 1 Аңлашылмаучылык килеп чыкканда, араларны шул рәвешле җайлап ♦ җибәрергә тагын бер тапкыр талпынып карады Шәфика Ул бат ай булды *
Шәфиканы ниндидер танышлары Колонналы залга концертка чакыр ~ ганнар иде. Шул танышларының бер туганы яшь. чибәр егет белән * урыннары янәшә туры килде. Хәбир анда бара алмады, чөнки студиядә ц укыган чакта ук аны Кече театрга зур булмаган рольләр башкарырга ча * кыргалыйлар, ул шунда киткән иде. Теге егет Шәфикага елмаеп сүз куш- 1 калады, тәнәфестә аның белән бергә йөрде, туңдырма белән сыйлады Ахырдан танышлар бергәләшеп Шәфиканы өенә озатып куйдылар
Ярый әле. егет артык бәйләнчек булып чыкмады. Шәфика белән - ялгызы калырга тырышмады. Ул кичне Хәбир спектакльдән иртә бушаган J да. Колонналы залның бер колоннасы артына посып, хатынын күзәтеп торган икән Аны шундый эшкә сәләтле дип кем унлаган
Кояштай балкып кайтып кергән Шәфиканы ишек төбендә яңгыр болытыдай кара коелган Хәбир каршылады Хатынының кулыннан ак тунын йолкып алып, аяк астына ыргытты да
Син үзеңнең ир хатыны икәнеңне беләсеңме, юкмы? диде Аның күзләре ачулы, аяусыз, ә тавышында тимер катылыгы һәм салкынлыгы бар иде Гарьләнүдән Шәфиканың зиһене нәкъ теге вакытта студиядәге кебек чуалып китте Ул. нәкъ шул чактагы төсле итеп аяк бармакларын.! күтәрелде дә каралып чыккан, бу минутта бөтенләй чит ят булып күренгән йөзгә кизәнде Шул мизгелдә беләге тимер келәшчәгә эләгеп, сынып киткәндәй булды Икенче келәшчә Шәфиканың ияк астыннан каптырып алды да. өскә күтәрә башлады Ул аяклары идәннән аерылганын тойды Хәбир аның йөзен үзенең салкын күзләре турысына үк күтәрде дә әкрен, ләкин куркыныч итеп:
Син бу гадәтеңне ташла, яме диде Капитан Батыркаеңны тукмый торган адәм заты дөньяга тумаган әле
Ни хикмәттер, беләгенең, иягенең авыртуы Шәфика күңелендә нәфрәт хисе уятмады Тормыш хәлләрен әдәби әсәрләр белән чагыш тырып бәяләргә күнеккән кыз курку аша. сокланып «Отелло' дип уйлады Көнләшүеннән ничек ярсыган бит мескенкәем' Димәк, яратуы чын икән!» Бичара, иренен гуп-туры «яратам» дип әйткәне юк иде шул ана
Иртәгәсен Анна Ивановнага иякнең һәм беләкнең нидән күгәреп чыкканын аңлатырга кирәк иде Ярый әле. остаз бу юлы бик сак килде. Шәфика белән бөтен кеше алдында түгел, күзгә-күз калып кына сөйләште һәм бу вакыйгага бөтенләй көтелмәгәнчә бәя бирде:
Сугышуын дәвам итә. димәк, фронтовик, диде ул Сиңа. Шафочка. иреңнән кул күтәртергә һич тә ярамый иде Хәзер чыда гына инде, ул сине атнага бер дөмбәсләп торачак Ирләрнең кулы бер ычкынса, тыям димә
Ялгышты Анна Ивановна, сүзе рас килмәде Атна саен кыйнау бул мады анысы Чөнки үз үзен белештермәс дәрәҗәгә җитеп каны кызган чагы сирәк була иде Хәбирнең Начар кеше түгел иде бит ул, шул рәвешле
кызарга һәм үз-үзен белештермичә кул күтәреп сугышырга фронтның канлы, нәфрәтле, аяусыз юллары өйрәткән иде аны. канын сугыш бозган иде. «Сугыштан кайткан кеше кебек холыксыз».— дигән сүзләрне Шәфика бик соң. театр тирәсендә болганып йөрүче Револ исемле яшь бер кеше авызыннан ишетте һәм шуны ишетүгә Хәбирне исенә төшерде, үзе кичергәннәрнең сәбәпләрен кинәт ачыклагандай булды
Хәер. Шәфика үзе дә бик көйле, жайлы гына яши алмагандыр. Аның да гаебе табылып тора иде бит Хатыны янында Хәбир үзен кырыс һәм каты куллы ата кебегрәк тота иде. Ә андый атадан Шәфика кебек тиктормас балага эләккәләп тора шул инде.
Казанга кайтуга. Шәфика Абилованың тормышы тоташ ыгы-зыгы белән уралып уза башлады спектакльләрдә төп рольләр, радио һәм телевидение тапшырулары, үзешчәннәргә ярдәм итү. театр училищесында укыту Шәфиканың күңел кошы көнкүрештән биеккә, тамаша залыннан күтәренке булып, яктырып торган сәхнә мәйданына очына, шунда талпына иде Ләкин канатлы кош та оча-оча да җиргә кунарга мәжбүр була Ә жирдә баганадай нык һәм бөгелмәс Хәбир тора иде. Сәхнәдә алар — Курчак белән Оста, Отелло белән Дездемона - кызыгырлык пар иделәр. Ләкин, сәхнә артына атлауга, бу бердәмлек каядыр югала иде
Шәфиканың әнисе Мөкәррәмә белән бергә яшәргә Хәбир риза булмады. яшь парга театр аерым бүлмә бирде Шәфика иренең иңбашка таба киңәеп, билгә таба тараеп килгән өчпочмаклы аркасына карап кына да кәефен белергә өйрәнеп җитте. Аның ачулы икәнен сизсә, йөрәге жу итә. әмма ул иренең кәефен үзгәртү — бер сүз яисә елмаю, ишарә белән аның күңелен күтәреп, уйларын үзгәртеп җибәрү жаена төшенә алмады.
Ярата идеме ул Хәбирне? Бәлки яраткандыр да Әмма бу хисне көчлерәге, торган саен күңелне ешрак биләп алганы — курку хисе кысрыклый барды Котың очып курыккан кешене яратып буламыни?
Шактый еллар дәвам итте бу шулай Ләкин Шәфика кебек кеше кайчан да булса, ничек тә булса мондый хәлгә чик куярга тиеш иде. һәм ул чик һич көтелмәгән рәвештә куелды
Коммуналь квартирның зур гына кухнясында, тагын өч гаилә янәшәсендә. аларның да аерым өстәле, керосинкасы, чүп чиләге тора иде. Шәфика шул керосинка янында, телевидение тапшыруында башкарачак ролен ятлый ятлый, пылау пешереп азаплана иде. Кәефсез иде ул. тамагы авырта иде. ләкин тапшыруны өзәргә ярамый, әзерләнергә кирәк. Ул чакта алдан барып язылулар юк иде бит әле. турыдан-туры эфирга чыгалар иде.
Хәбир репетициядән күтәренке кәеф белән кайтып керде.
- Циркка билет алдым.
Шәфиканың авырып торам диюенә артык исе китмичә:
— Юлбарыслар килгән анда. Җылырак киенерсең,— дип жавап бирде.
Шәфика циркта ерткыч жанварларның һәм акробатларның чыгышын аерата яратып карый, кыргый, көчле жан ияләрен бер ым белән буйсындыра белгән кешеләр анда чиксез соклану уята. Хәбир моны яхшы белә иде.
Аяз. салкын төн иде. Цирктан кайтканда, бик озак трамвай булмый торды, алар җәяү кайттылар, туңып беттеләр. Өйгә керүгә. Хәбир, башым авырта дип. диванга барып ауды. Шәфика кухнядан пылау җылытып алып керде Кабып карагач, аның шактый ук тәмсез икәнен сизеп, беленмичәрәк үтмәсме дип, пар бөркегән тәлинкәләр янына бер шешә шәраб чыгарып куйды
— Монысы дару урынына,— диде. Ләкин хәйлә ярдәм итмәде, пылауны капкач. Хәбирнең сытык чырае тагын да ныграк сытылды
— Синең аркада әллә нинди афәтләргә тарыйм инде,— дип. кашыгын кызгылт дөге өстенә ташлады ул - - Сиңа ярыйм, сиңа ерткычлар күрсәтим дип. үземә салкын тидердем менә.
Дәшми үткәрергә иде моны, тыярга иде Шәфикага узенең тиктормас телен! Ләкин ул. һәрвакыт, һәр очракта дөреслекне өскә чыгарырга кирәк дигән кагыйдә белән яши. ул чакта да шулай иде. хәзер дә шулай.
— Син үзен алып кайттың бит билетларны, мине көчләп үзен алып чыгып киттен. диде ул иренә.
Хәбир диваннан калкынгандай итте. Шәфика куркуыннан кызып. ♦ өстәлдән шәраб тулы стаканны алды
Якын киләсе булма, үтерәм!
— Кычкырма, тиле, күршеләр ишетер!
Чыннан да. тынып калган төнге йортта аларның тавышы ерак 7 яңгырый кебек иде Хәбир өстәл артыннан чыгып, хатынына таба ат- 2 лады. Шәфика артка чигенә биреп, стакандагы шәрабны аның йөзенә сип- < те. ак күлмәк буйлап аккан кызыл тамчылар аның өнен алды Ул кара- = шын иреннән аера алмады, үзе чөйдән тунын алмакчы булып кармаланды f Кинәт нидер гөрселдәде, чылтырады. Шәфиканың аяк астына ялтыравык 2 пыяла китекләре сибелде Көзге төшеп чәлпәрәмә килгән икән Шәфика ♦ бөгелеп ватыкларны жыймакчы булды, ялан балтыры, бармаклары кы * зылга буялганны күреп «Карале, бу шәрабка икәүләшеп коендык о бит, ә»,- дип уйлады *
— Нишлисең син? - диде Хәбир бу юлы йомшаграк тавыш белән,— - Аягың киселде бит. кая бәйлим
Аның йомшап төшкәнен күргәч. Шәфика котырып ярсыды
Якын киләсе булма' Аксын, бөтенләй агып бетсен каным' Болай £ яшәгәнче, үлгәнең артык!
Ул сүзләрнең иң ачыларын, иренең бәгырен кисәрлекләрен сайларга - тырышты Әгәр кешенең жаны сызлау сиңа ләззәт бирә икән, мондый j очракта яратуга урын каламы?
Менә ул, күпмедер кычкырганнан соң. ниһаять, тынып калды Алар икесе кара-каршы баскан килеш сүзсез тордылар, күңелдә ачу ярсу уры нын бушлык, кара бушлык биләп алды Әйтерсең лә алар бик озак бау тар тышканнар, кинәт кенә бау уртадан өзелеп, икесе ике якка мәтәлгән нәр Ләкин бу бау өзелү генә түгел, бу аралар өзелү иде
Медпункттагы яшь, чибәр врач егет Шәфиканың ярасын бәйләргә шәфкать туташын чакырмады, бу эшне үзе башкарды
Минем Сезне сәхнәдә күп күргәнем бар. диде ул. Шәфика ның балтырын ак марля белән ураганда Егет бу сүзләрне башын кү тәрми, әйтерсең лә. Шәфика өчен оялып әйтте Сәхнәдә Сезнең жаны гыз эчтән балкып тора Минем Сезгә ихтирамым әйтеп бетерерлек кенә дә түгел ,
- Сез мине дөрес аңламадыгыз, ахрысы,— диде Шәфика - Мнн көзгене үзем төшереп ваттым, аннары ялгыш ватыкларга тезләндем
Аңладым мин сезне, бик яхшы аңладым. Сез генә мине аңлап жнткермисез булса кирәк
Ул башы белән ак ишеккә, аның теге ягында, коридорда әрле-бирле йөренгән Хәбир тарафына ишарәләде
Яшь егет актрисаның аяк кулларын бәйләп һәм күңел ярасын ачып кайтарып жибәрде Бу кыяфәт белән репетицияләргә йөреп булмый иде врач аның кулына бюллетень тоттырды Төннең калган өлешен Шәфика кухняда, өстәлгә башын салган хәлдә үткәрде, нре янына кер мәле
Иртәгесен Мөкәррәмә килгәч кенә, арада берни булмагандай кы ланырга тырышып карады Әнисен өйгә чакырды, чәй әзерләмәкче булды Ләкин ананың үткен күзеннән берәр нәрсә яшереп буламы соң? Ул бүлмә уртасына кереп басты, башындагы шарфын рәтләштереп, бер диванда утырган киявенә, бер кызына карады да
Бүген төштә күргәннәрем рас булган икән,— диде
Хәбир газета укып утыра иде. аның артыннан йөзен күрсәтмәде, бер сүз дә дәшмәде
— Әйдә, кызым, безгә барыйк әле,—диде Мөкәррәмә.— Бик сагындым, бер сөйләшеп утырасы килә.
Шәфика шатырдатып шкафны ачты да кулына эләккән кием-салымын чемоданга ыргытырга тотынды. Чемоданный капкачы ябылмый иде, Шәфика аның өстенә менеп тезләнде Шунда гына Хәбир, газетасын ташлап, урыныннан кузгалды:
— Кая. ябып бирәм
Ул бик тыныч, бер генә дә каушамаган иде. Чемоданны кире ачып, бик ипләп кенә, әйберләрне пөхтәләп тутырды, капкачын ябып, бикләрен чалт итеп эләктерде, аннары тураеп басты да:
— Хәзер такси табып китерәм,—дип, пальтосы белән бүреген алып чыгып китте. Бәлки, ул — ана белән кыз киңәшсеннәр, суынсыннар, бер-берсенә акыл бирешсеннәр дип тә чыгып киткәндер. Ләкин Шәфика белән Мөкәррәмә тиз аңлаштылар Ана кызына бер генә авыз сүз әйтте:
— Соңгарак калдым бугай. Алданрак килергә кирәк иде.
Алйй да ул кызы белән киявенә аңлашыр өчен шуннан соң да бер мөмкинлек бирде әле: Хәбир, такси алып килдем, дип кергәч, алданрак чыгып китте, артыннан ишекне ныклап ябып куйды. Ишеккә ул чактагы мода буенча кызыл плюш пәрдә эленгән иде Нәкъ сәхнә пәрдәсе төсле. Алар шул пәрдә фонында моннан унике ел элек башлап жибәргән спектакльнең эпилогын уйнадылар. Шунда гына Шәфика гаилә тормышының да спектакль икәнен, бу тамашадагы үз ролен начар башкарганын бераз аңлагандай булды Ләкин уенны яңартырга соң иде инде Ул. ире белән карашып торудан тизрәк котылырга теләп, чыгып китәргә омтылды, ләкин Хәбир ишеккә аркылы баскан, төп-төз тора, кузгалырга исәбе дә юк иде кебек Шәфика ничектер аңа орынмаска тырышып, пәрдәне эчке борыс ягыннан күтәрде дә, шуннан сузылып, ишекне ачмак- чы булды. Көче житмәде. Хәбир бер адым читкә атлагач та, хатын пәрдәгә буталып азапланды, каушап төште Ниһаять, Хәбир, аның иңбашы аша сузылып, ишекне төртеп ачып жибәрде Әгәр шунда аның кулы җилкә аша өстән сузылып үтмичә, салмак ныклык белән Шәфиканың иңенә төшкән булса, аларның язмышы ничек дәвам иткән булыр иде икән? Аның кулыннан килгән таныш тәмле истән Шәфиканың башы әйләнеп киткән иде бит инде. Ләкин Хәбирнең кулы үзенә тиешле эшне машина төгәллеге белән башкарды — ишекне этеп ачты, бәрхет пәрдә ябылды һәм спектакль шуның белән тәмамланды
Дөрес, баштарак Шәфика моның соңгы күренеш булуына ышанмаган иде әле Ул өйдән чемодан күтәреп чыгып китүен үз-үзенә шаяру, ирен үчекләү дип кенә аңлатмакчы булды, Хәбир килер, шаяруның да бер чиге була, әйдә, кайтыйк, дип әйтер дип көтте Ләкин Хәбир килмәде, кайтыйк та димәде.
Читен икән лә аерылышу хәлләре! Шәфиканың күңелен сызландырып. бер нечкә моң хәтергә килде, колакта скрипка «Зиләйлүк»не сызып жибәрде.
Сизмисен бит син дә синен яннан
Нечкә күнел шагыйрь узганын. Синең болай мескенләнгән хәлен Анын күнелен ничек езгәнен
Нечкә күңелле шагыйрь урамда очраган бер бичара кызның да күңел газапларын тойган, шул кыз өчен күңеле өзелгән Ә соң без иң якын кешеләребезнең кайгы-хәсрәтләрен шулай кабул итә алабызмы? Менә Шәфика белән янәшә аның иң якын кешесе ята, хатыны сызлаган жанына урын тапмаган сәгатьләрдә рәхәтләнеп йоклап ята
Күнеп сызлауларын уртаклашырдай кеше очрамады Шәфикага, юк. очрамады..
Бераздан күңелдәге музыканың яңгырашы әкренәйде, аның урынына хәтергә кайчандыр укылган сүзләр килде. Мәхәббәт — хезмәт ул. диелгән 12
иде анда, рух һәм кул хезмәте Фәкать рухын һәм кулын туктаусыз хезмәт иткәндә генә, сөюне саклап була Гашыйк булу — ул әле бер шырпы гына, сөю уты янсын дисәң, ягулыкны өстәп тор Ә бәлки ш\шы хакыйкатьне аңлый белмидер Шәфика, хата ясыйдыр3 Ул сон Рәмзинең күңелендә калыр өчен нишли, аның эчендә ни барын беләме? Күңелендәге әрнүләрен сизәме3 Шәфикага ире кызганыч булып күренде Әнә бит ул ни- ♦ чек таралып ята, хәзер берәрсе китереп сукса, үз-үзен яклап та кала i алмаячак. Гайрәтле ирләрнең дә менә шундый көчсез чаклары була, з һәм, шуны уйлап. Шәфика иренең таза, кайнар аркасына елышты. 5 Үзеңнең бәхетеңне, байлыгыңны сакларга кирәк дип уйлады Ж.итте. яз- Г мыш Шәфика белән күп шаярды, моннан ары ул үз тормышын ныклап үз 5 кулында тотар!
Иртәгәсен уянгач, Рәмзи үз күзләренә үзе ышанмагандай, керфек- = ләрен еш-еш каккалады аның каршында, поднос тотып, ефәк халат ~ кигән Шәфика басып тора иде. «Уяндыңмы3 — диде ул йомшак тавыш 1 белән — Иртән торуга, авызыңа тәмәке кабасың, сачлыгыңны бетерәсең * Башта берәр стакан кефир эчеп җибәр менә> Шәфика диван кырына * урындык шудырып китерде дә, чәчәкле кара подносны куйды Подноста - бер чынаяк кефир белән кызгылт-сары калын пыяладан ясалган көл са- * выты тора иде Рәмзи, мыек астыннан гына елмаеп, стаканга үрелде.
15
Хаким Мин бу илне яулап алдым! Көч белән! Ут белән' Мондагы барча ч җан иясенә хәзер мин хуҗа! j
К а д и м б и к а Жаннарны, күңелләрне ут белән дә. ук белән дә яулап алып булмый, галиҗәнап.
Хаким Бүгеннән бар халык миңа гына буйсыначак Электән чыгарылган законнар юк ителә!
Кадимбикә Законнарның йөрәк түренә язылганнары бар бит әле
Хаким Элекке кагыйдәләр, бирелгән антлар, вәгъдәләр онытылырга тиеш Мин кешеләрне бөтен бурычларыннан азат итәм Бер генә бурыч куела - мина буйсыну. Минем сү зем закон'
Кадимбикә Ә тугрылык законнары9 Аларны нишләтерсең9
Хаким Кемгә тугрылык? Нәрсәгә?
К а д н м б и к ә. Илгә тугрылык
X а к н м Ил минеке
Кадимбикә Хатыннарның ирләренә, ирләрнең хатыннарына тугрылыгы?
X а к и м Юк нәрсә
Кадимбикә Өлкән буынга, ата анага тугрылык?
Хаким Миннән олы кеше юк
Кадимбикә Илгә тугрылык бетсә халык юкка чыга, иргә-хатынга Тугрылык булмас а нәсел корый Халыксыз калсаң, нәселен корыса, ни кылыр сын галиҗәнап?
. Ясалма, ышанычсыз яңгырый иде бу сүзләр сәхнәдәге Наргизә авызыннан Бнк тырышып, кычкырып, өзгәләнеп әйтә үзе, әмма әйткәне йөрәккә ятышлы түгел
Залда, үзенең яраткан урынында уникенче рәттә репетициянең барышын күзәтеп утырган Сафиянең йөрәге дусты өчен әрни иде һәр мәсьәләдә илле төрле карар кабул итәргә мөмкин һәм һәр эшне илле төрле итеп башкарырга була дигән бер атаклы язучы Тик шунысы бар шул илле төрленең фәкать берсе дөрес, калганнары ялгыш, хата булып чыга Бер үк сүзне артист та сәхнәдән илле төрле мәгънә, тавыш, аһәң белән әйтә ала. әмма аның иң дөресе һәм үтемлесе бер генә, кал ган кырык тугызы ясалма яңгыраячак һәм йөрәкләргә үтеп кермәячәк Наргизә шул кырык тугыз уйдырма арасында адашып йөри иде Бу хәлгә эче пошкан Сафия борчылып «Әнвәрбәков та өйдә юк бит ичмаса,— дип уйлап куйды Ул ничек тә ярдәм иткән булыр нде>
Баш режиссерны күрше республика театрына спектакль куярга чакырып алганнар иде. Ул югында бөтен эш Бикбауга тапшырылды.
Юллар чатына кинәт ялгызы чыгып баскандай булды Бикбау. Ул да алдында яткан илле сукмакның кайсыннан барса дөрес буласын аңлап житкерми, эзләнә, бәргәләнә иде ахрысы. Артистларны рухландыру өчен дә төрле чаралар кулланып карады режиссер. Наргизәне инде уйналып килгән спектакльгә — «Галиябанужга кертүе дә шул максаттан чыгып эшләнде.
Бу турыда Наргизә Сафиягә куанып, очынып сөйләде:
— «Галиябану»да Исмегөлнең дублеры булу — сиңа бик кирәк, ди Бикбау- Соңгы елларда сәхнәдән аерылыбрак тордың, хәзер яңадан чыныгу алырга кирәк сиңа ди. И, әйбәт тә инде безнең Рәмзи, әйе бит, дускаем?
Исмегөл белән алмашлап Галиябануны уйный башлагач, Наргизәнең кәефе тагандагы кебек үзгәрүчән булып китте: Галиябану аның күңелен күтәрә, ә Кадимбикә кәефен жимерә — тынын куырып, аска сөйрәгәндәй итә иде. Көннәрнең берендә ул репетициядән тәмам сөмсере коелып кайтып керде. Төлке тунын ишек төбендә иңнәреннән шудырып төшерде дә, биек үкчәле кызыл итекләрен дә салмыйча, түргә узып, караватка йөзтүбән капланды. Сафия, алданрак кайтып, чәй хәстәренә керешкән иде инде. Ул Наргизәнең итекләрен салдырды, бүреген, тунын чөйгә элде
Капланып ятма, сулышың кысылыр,— диде — Болай жайсыз да.
— Нәрсәгә жайсыз?—дип сорады Наргизә мендәр астыннан.
— Чәй белән күзләреңне юарга уңайсыз. Кичке спектакльгә күз төпләреңне шешендереп бармассың бит инде.
— Ә мин еламыйм.
— Алайса мендәр астында мышкылдап ятма, кеше төсле итеп торып утыр,— диде Сафия
Наргизә күз яшьләрен дускаена да күрсәтергә теләми иде. Ләкин ак мендәр сер саклый белми, дымлы таплар анда карасуланып ята. Наргизә, башын иеп, тавыш белән түгел, сулышы белән генә диярлек:
- Бәхет кошын эләктердем дип куануым юкка гына булган икән,— диде. - Ычкынды ул миннән, бер-ике каурыен гына калдырды да пырхылдап очып китте. Кадимбикә очты миннән, дускаем!
— Туктале, сабыр ит. Кайсы рольнең безгә ансат бирелгәне бар?
Сафия йомшак сүзе, каты чәе белән аның күңелен күтәрергә тырышты. Ләкин тынычлыкны бозучы табылды, коридор буйлап, каты-каты басып, болай таба килгән аяк тавышлары ишетелде, тыпырдатып, ишек кактылар Икесе дә сискәнеп китте, бу рәвешле бармакларын биетеп фәкать Наргизәнең ире Низам гына кага белә иде. Икесе дә хәрәкәтсез тынып калды, коридорда да тынлык урнашты Бераздан бармаклар ишектә тагын биешеп алды. Бүлмәдәгеләр һаман телсез утыра иде әле, дәшүче булмады Шактый шулай торганнан соң, ниһаять, каты шыгырдап, әйтерсең лә шомлы бер көй сузып, әкрен генә ишек ачыла башлады. Хәерсез ишек, аның бу хәтле шыгырдаганын кызлар белми дә иде, тиз генә ачканда алай жанны өшетеп чинамый бит ул. Менә ишек ярыгы зураеп, анда Низамның кара бүреге астыннан түгәрәк карасу йөзе күренде.
— Мөмкиндер бит?
Җавап булмады. Ләкин ишек кире ябылмады. Низам бүреген салып кулына тотты да. салмак хәрәкәт белән бүлмәгә кереп басты.
— Саумысез!
Наргизәдән жавап булмады, Сафия аннан узып исәнләшергә кыймады. Низам, бүрегеннән кар каккандай итенеп, кара кайры тун итәгенә суккалады.
— Минем сәламемне дә алучы юк хәзер бу өйдә, ә?
— Үзең дә белгәч, ник килеп йөрисең? — диде кинәт телгә килеп Наргизә. Аның кыяфәте горур, башы югары, йөзе тыныч иде, әле генә елап яткан иде дип әйтсәләр дә ышанмассың.
— Өмет йөртә инде кешене,— диде Низам ничек тә тыныч, ипләп сөйләшергә тырышып.
— Нинди өмет ул тагын? Кем өметләндергән иде монда сине? — Наргизәнең бу соравы мәсхәрәле яңгырады
— Өмет шул инде — акылыңа килмәссеңме дим Кеше бер дуамалланса, бер игә килә. ♦
— Син мине ахмаклык эшләде дип уйлыйсың инде алайса. Дуамал- < ландың димәкче буласын Ялгышасың' Синнән әжәткә акыл сорар көнгә з калмадык әле. Шулай бит, дускаем?'1 — Наргизә. Сафия тарафына боры- 5 лып, елмайгандай итте. X
— Кара аны. соңара күрмә,— диде Низам
— Нәрсәгә соңарыйм?
— Минемчә, сиңа акыл сорарга бик вакыт Бик! Режиссер абза- = ларың ахмаклыгыңны бөтен халыкка фаш иткәч, соң булмагае!
Низамның түгәрәк сөйкемле йөзе кинәт үзгәрде, кара-кучкыл ирен- 2 нәре жәелеп, алар арасыннан ак. таза, үткен тешләр елтырады. Ерткыч * тешләре, эләктерсә, өзә торганнар! Әнә нинди кыяфәткә дә керә ала икән * әле бу чибәр егет! Театрдагы хәлләрне кайдан белгән диген! Күзгә-башка о чалынып йөргәне дә юк бит үзенең.
— Син үз акылыңны ике кешегә житәрлек дип саныйсыңмы әллә? — =; дип сорады Наргизә аннан
— һәрхәлдә синең кебекләр безнең кебекләрнең акыллы киңәшенә бик тә мохтаж әле,— диде Низам, бәхәстә өстенлекне бирмәскә тырышып «
Наргизә мәһабәт кыяфәт белән торып басты, ялкын кебек жирән х бөдрәләрен чигәләреннән өскә таба бармаклары белән тарады, гүяки 4 алар арасыннан иң ачы. иң үткен сүзләр эзләде
— Акыллы ир үзен ташлап киткән хатыны артыннан бу рәвешле йөрми ул, иеме, дускаем?
Сафия спектакль алдыннан Наргизәне чыгырыннан чыгармаска, ты-нычландырырга кирәген белә, бу сүз көрәштерүне туктатырга жай эзли иде. Тапкан бит көнен Низамы да! Тик ничек тыярга аларны? Катышыр идең, кара-каршы тәгәрәгән ике таш арасына барып кысылгандай булмагаең!
- Бүген авыр көн безнең, - диде Сафия - Вакытсызрак әле бу сөйләшү.
Сезнең җиңел көнегез, иркен вакытыгыз булганы бармы соң? Низам, сулышына йотылып, сүз таба алмый торды — Кеше төсле яшисезмени сез! Сәхнәдә буй күрсәтер өчен, ирне ташлап, баланы ятим итеп, үзең типкедә калу акыллы эшме әллә?
Во-он! Биш ел җанымны ашаганың да җиткән! Во-он!
Низамның иреннәре күгәреп бәрелде, тешләрен каплады, әмма чыраеннан ерткыч кыяфәте китмәде. Менә ул бүреген батырып киде, ике кулын кесәсенә тыкты Мөгаен, араларны жайларга, тыныч кына сөй ләшергә ниятләп килгән булгандыр ул Ләкин очрашу теләгәнчә барып чыкмады Шуны аңлап, чыгып китәргә борылган да иде инде, кинәт нидер исенә төшкәндәй туктады, кесәсеннән нәрсәдер алып. Наргизәгә таба сузды:
Юкка кычкырасың Мин бит сиңа кирәк әйбереңне бирергә килгән идем Онытып калдыргансың днп уйлаган идем Хәзер инде беләм син аны үзең ташлап киткәнсең ахрысы Кирәге беткәндер, берәрсе килеп сүз кушканны көтеп йөрисеңдер
һәм ул, усал кизәнеп, кулындагы әйберне өстәл аша караватка тондырды Наргизә аны шундук үрелеп алды — ул милиция сыбызгысы икән Сафия аны-моны аңлап житкермәде колак тондырып, жанны сискәндереп сыбызгы чыелдады.
Милиция! днп кычкырды Наргизә иреннәреннән сыбызгыны алып. Коткарыгыз'
Сафия лып итеп урынына утырды, ә Низам усал итеп көлде
Бу шул соңгы сызгыруындыр инде, моннан ары сызгыртмаслар! һәм ишекне кисәк чинатып ябып чыгып китте Наргизә, караватка капланып, бөтен гәүдәсе белән калтыранып шаркылдарга тотынды.
— Наргизә, тукта!
Ә ул келә.
— Җитте дим. Наргизә!
Ә ул шаркылдый да шаркылдый. ■
— Наргизә, тыел бераз! Кулга ал үзеңне!
Ә ул туктамый. Нишләргә? Сафия өстәл астында аунап яткан кечкенә кара сыбызгыны күреп, иелеп алды да иреннәренә китерде. Ачы чыелдау колакны ярды. Наргизә сикереп торып утырды, күзләрен сөртеп ишеккә карады
— Син мина шуны әйт әле. Наргизә: каян килгән сыбызгы соң бу?
— Аны миңа өйләнешкәч тә әле театрда эшләгәндә... Низам биргән иде — диде Наргизә сүз аралаш сулкылдап.— Төнлә соңарып кайтасың алай-болай бәйләнсәләр сызгыртып кына җибәр. дигән иде.
- Кара, ник соң аны әйтми йөрисең? Ерак яшәүче кызлар күп бит бездә Бүтәннәр дә алсын мондый сыбызгыны Бик кирәк әйбер бит
Ничек тә Наргизәнең уйларын таратып җибәрергә, Низамны да, Галиябануны да оныттырып торырга кирәк иде. Сафия сыбызгы белән бик нык кызыксынган булып кыланды, тагын бер тапкыр йомшак кына итеп сызгыртып алды.
Берәр тапкыр кирәге чыктымы соң? — дип сорады
Булды бер тапкыр . Төнлә кайтырга автобус көтеп тора идем Ленин районына сәгать уннан соң транспорт начар йөри бит... Шунда бер машина килеп туктады. Әйдәгез, ди. илтеп куям Утырдым - Наргизәнең сулкылдавы чыннан да сирәгәя башлады Киттек шулай. Дамбага барып җиткәч, ниятен сөйли башлады бу. Мин сиңа күптәннән кызыгып йөрим инде. ди. Без. ди, очрашырга тиеш. Ирегез барын да бе- ләм. әмма яратам, түзәр әмәлем калмады, ди. Менә шушы минутта минем белән очрашырга вәгъдә куймасагыз. мин сезне машинадан төшермим, хәзер үк үзем белән алып китәм, ди . Алып та китте дуылдатып. Ленин районының моңарчы күрмәгән аулак урамнарына барып кердек шулай. Әллә нинди озын-озын коймалар яныннан, дыңгырдык юллар буйлап куа гына бу. Бетте баш дип утырам, котылырга бер чара тапмыйм
Ә сон юри генә риза булып кылана алмадыңмы?
— Ну инде, дускаем, җыен әтрәк-әләмгә ялган сөйләп йөрергә... үз дәрәҗәңне төшереп Минем андый эшкә осталык юк, үзең беләсең!
— Шуннан?
Наргизә тәмам тынычланып килә иде. Сафия аның чынаягындагы суынган чәйне түгеп, яңаны, кайнарракны агызды
Шуннан ни күрим, бер почмакта милиция мотоциклы тора, янына милиционерлар чыгып баскан Җанкисәкләремне күрүгә, эчкә җылы керде Шулар турына җиткәч кенә сыбызгыны сызгыртып торып җибәрдем, мин сиңайтим. котын алдым гашыйк егетнең. Мотоцикл турыннан зур тизлек белән үтеп киттек китүен, ләкин ишетәм, арттан да сызгырта башладылар Борылып карасам, мотоцикл да кузгалды. Коелып төште кыю егет, машинасын юл кырыена борып туктады
— Ә син?
- Ә мин чыктым да чаптым. Нишләгәннәрдер анда
Наргизә көлеп җибәрде
— Син моны Низамыңа сөйләдең инде, билгеле,— дип сорады Сафия.
— Минем авызда сүз тормаганын беләсең бит инде. Шундый кызыкны сөйләми ничек түзәсең!
— Ул шуннан соң сиңа, театрны ташла, дип бәйләнә башлагандыр да әле.
Бу темага ул төрле очракларда, төрле вариацияләрдә минем нер- выда һаман уйнап торды инде.
Наргизә әкренләп рәткә кереп бара иде. Ләкин бер-ике йотым чәй капкач, тагын чырае сытылды, күрәсең, эчендә һаман ут яна, кинәт дөрләгән ялкын теле белән вакыт-вакыт бәгырен өтеп ала иде.
— Үзең уйлап кара инде, дускаем, шушы хәлләрдән сон мин ничек итеп ирләрегезгә тугры булыгыз дип, халыкка акыл сата алыйм ди! Ирнең ниндие юк! Аларга тугрылыклы булабыз, дип, үзләре юкка чыксын- ♦ мыни инде хатыннар?
- Кадимбикәнен Нариманы чын ир бит ул, идеал
— Андый идеал ирләр юктыр ла ул дөньяда! Ышанмыйм мин, аң- 5 лыйсыңмы, ышанмыйм Андый яратуга, андый тугрылыкка ышанмыйм 7 Юк ул андый мәхәббәт, булмаячак та Бу спектакльне, беләсең килсә. * әкият итеп, водевиль итеп куярга кирәк иде Ж.ыр-такмак белән, уйнап- < биеп кенә. Эх! =
Наргизә бүлмә уртасына чыгып басты да, сары күлмәге белән бал- з кып торган гәүдәсен уйнатып, кулларын жәеп жибәрде
— Сөям сине, сөям сине, сөям сине, чәчәгем! *
Ул дәртле, матур итеп жырламакчы булды, ләкин менә шушы бер- * ничә сүз дә аның тамагыннан көй белән түгел, әллә ниткән гырыл- о дауга уралып чыкты Наргизә үз казагына үзе ышанып китмичә, тынып * калды, аннары әкрен генә сузмакчы булды:
— Сөймә мине, сөй башканы, дигәнче сөячәгем
Тагын карлыккан пышылдау, тагын көй чыкмын Тавышы беткән иде Наргизәнең!
Сафия, дускаем, ә Галиябану? Сәхнәдә ничек кырлармын5 х Ул тагын кырлап карады - булмады Тамагын кыргалады, кайнар 4 чәй йотып куйды — ачылмады тавыш! х
Тизрәк Исмегөлгә әйтергә кирәк!
Наргизә ишеккә юнәлде
— Исмегөл өйдә юк бит. «Казан сөлгесе» белән авылга киттеләр, диде Сафия
Наргизә ишекле-түрле йөренде, кырлап карады Сөйләшкәндә сизелми, ә менә кыр чыкмый тамактан
Сафия, йөгер тизрәк Рәмзигә! Спектакльне алыштырсыннар!
Рәмзи театрдан киткән иде инде Өенә шалтыратырга туры килде Авырыймыни? дип сорады ул хәлне аңлаткач Юк. авырганы сизелми базай Сөйләшүен дә әйбәт сөйләшә, кырлый гына алмын
Рәмзи бераз тынып торды
Хәзерге минутта бернишләп булмый, диде ул.ниһаять. Спектакльне ничек тә үткәрергә кирәк Наргизәгә әйт. сәгать биштә театрда булсын!
Анысы инде әйтмәсә дә мәгълүм төп рольләрне башкаручылар болай да ике сәгать алдан кыелалар: иң мөһим күренешләрне, кыр ларны кабатлыйлар
Сафия, чана сөйрәп, яслегә чапты Ул. Илнурны ияртеп, театрга килеп кергәндә, Тәүфикъ, Наргизә. Рәмзи сәхнәдә иделәр Оркестрның дирижеры Равил Сәләховка хәл аңлатылган, шулай, иптәшләр, героиня ның тавышы юк. кайбер урыннарны кыскартырга туры килер, ә кайсыларын музыка белән генә үткәреп кнбәрергә Оркестр чокырындагы музыкантлар шым булганнар, пульт артына баскан яшь дирижер кара фрагы да, яктылык сибеп торган ак яка манжетлары да әле генә энә- жептән төшкән, ә үзе яңа гына ясалган курчак төсле сөйкемле һәм нәзакәтле яшь егет уң кулындагы таякчыкны «игътибар!» дигәндәй күтәргән килеш, сул кулы белән ноталар актара, аның алтын кысалы күз легеннән үк соң дәрәжәдә аптырашта калганы сизелеп тора иде Әйе, аның күп әсәрләрне үзенчә аңлап, үзенчә яңгыратканы бар. әмма дә ләкин тавышсыз Галиябануның жырын халыкка ишеттерә алганы юк иде әле.
Сафия Илнурны ж.нтәкләп. грим бүлмәсенә китте Сәхнә артында 9 .к У.М 4 17
да шомлы халәт урнашкан, барысы да. каты авырулы йорттагы кебек, сагаешып калганнар иде Ниндидер күңелсезлек булачагын сизгәндәй, һәммәсе дә залдан килгән тонык шауга колак салалар иде.
Тик тамашачылар гына әле берни белми, алар үзләренә күптән таныш, шулай булуга карамастан һәрвакыт тансык, күңелгә якын кыйссаны — ике гашыйкның җырлашып сөешү һәм җырлашып хушлашу тарихын тамаша кылырга килгәннәр иде Ә бүген алар каршына җырламый торган Галиябану чыгып басачак. Ничек кабул итәр алар бу хәлне?
Менә Наргизә сәхнәдән чыгып, грим бүлмәсенә кереп утырды. Көзгегә карады.
— Күгәреп катканмын ич мин!
Ул бит очларына иннек ягарга кереште. Бераздан тагын агарынып киткәнен күреп, тагын сөртте кызыл буяуны.
— Карале, агарып каттым, йөз аклыгы буяу кызылын ашый.— дип сөйләнә иде. Сәхнәгә чыгар юлда артистлар, техник персонал җыелып, пышылдашып тора иде. Наргизә килә башлагач, алар икегә аерылып, уртадан юл ачтылар. Галиябану шул тере коридор аша үтеп, сәхнәгә чыкты. Беркем аңа дәртләндерерлек сүз әйтмәде, берәү дә елмаймады — кешеләрне шомлы юлга гына шушы рәвешле озаталардыр. Бары Сафия генә анын салкын бармакларын тотып алып, каты кысты:
— Ә син бирешмә!
Ә сәхнәдә сөенечле, матур күренеш — авыл киче. Менә Галиябанулар турыннан егетләр җырлап узды, менә Хәлил килде, җыр сузды. Менә тәрәзә ачылды Дирижерның таякчыгы һавага күтәрелгән килеш туктап калды, тынлык урнашты Наргизә тирән итеп сулыш алды да әкрен генә, бик әкрен генә җырлый башлады, зал кинәт бушап калгандай өнсез булды. Зал кызны аңлый, аның әкрен җырын йөрәгенә сеңдерә. ул Галиябануның әти-әнисе ишетер дип сакланып кына, егетеннән оялып кына тәрәзәдән караганын, җырлавы да яшьлек дәртеннән һәм сөю шатлыгыннан бөркеп чыкканлыгын белә иде. Галиябану әкрен башлый җырын, әмма күңеле очынып, мавыгып китә, саклыгын оныта, тавышы көчәйгәнен үзе дә сизми кала!
Сәхнә артыннан карап торган Сафия, дустына көч биреп, кулларын канат итеп җилпеп җибәрде, әйдә, кадерлем, әйдә, көчлерәк суз җырны, бәгырькәем! Бара бит. бара! Җырлыйсың, бик матур җырлыйсың, әнә, зал ничек тын калып тыңлый! Шул минутта, әйтерсең лә. Наргизәнең тавышына кушылып. Сафиянең куанычы да сәхнә артыннан залга ташып чыкты Яшь дирижерның йөзе елмаюдан балкыды, аның ике беләгендәге аклык сипкән манжетлары акчарлаклар кебек баш очын да шатлык белән җилпенде, оркестр җырны күтәреп алды. Зал. хәйран калып. кинәнеп, күптән таныш, күңелләргә күптәннән бик якын җырны тыңлады:
Көн дә саен чыга алмыйм.
Хәлил бәгърем, җанкисәгем.
Әнкәемнән сүзләр бар
Спектакльдән соң Наргизәнең тиз генә аңына килеп, җитез генә җыена алмасын белгән Сафия Илнурны тизрәк алып чыгып китәргә ашыкты Малай күптән арган, грим бүлмәләре тирәсендә, әйле-шәйле килеп, миңгерәп йөри иде.
Өйгә чыгуга, киеренкелек бетте, көндезге борчулардан соң җанны бер тынычлану биләп алды. Йокымсыраган сабыйны чишендергәндә, аның татлы сулышын битендә тоеп, күңел тәмам эреде.
— Борын-борын заманда, кәҗә команда —дип гадәттәгечә әкият сөйләргә кереште Сафия, аны яткыргач
Йокы Илнурның куе керфекләрен йомшак җилеменә манып алган да. бер-берсенә якынайта, авырайта, ябыштырырга тырыша Малайның бирешәсе килми, күзләрен зур ачып әкиятне тыңлап бетермәкче. әмма алтын керфекләр әкренләп зәңгәрсу күз алмасын каплый баралар, менә 18
инде күз агы сызылып кына күренә башлады, менә бөтенләй күренмәс булды Сафия әле аннан соң да бераз, бала янында, ана сокланып, күңел рәхәтлеге тоеп утырды.
16 *
— Исәнмесез, Гыйззәт абый Ашыгыч йомышыгыз бармы әллә5 г «Ни йомышы булсын аның миндә?» — дип уйлады Сафия үзе эчен- 5 нән. 7
— Ашыгыч дип, бик ашыгыч та түгел түгелен. Син вәгъдәңне ? онытмагансындыр бит? 5
Сафия, гаҗәпләнеп, кашларын күтәрде Вәгъдә5 Нинди вәгъдә? Ул I Гыйззәткә нинди дә булса вәгъдә куйганын һич хәтерләми иде
Соң теге Бер сөйләшеп утырыр идем, дигән сүзеңне,— дип аң- 2 латты кыенсыныбрак калган Гыйззәт Сафия иркенәеп елмаеп җибәрде ♦
Ә-ә. ул гынамыни5 Берәр мөһимрәк нәрсә онытылганмы дип торам « тагын Сөйләшеп утырырга була анысы, ник булмасын
- Бүген очрашуга каршы түгелме син? *
— Бишкә хәтле генә була шул. Гыйззәт абый Аннан соң спектакль- ’ гә әзерләнәсе. <
Шул бишкә хәтле генә булса да
Гафу итегез, Гыйззәт абый, мин Сезне кунакка чакыра алмыйм ч Наргизә авырып тора әле безнең Кереп, хәлен белеп чыгыйммы әллә? ~ Бәлки, беразга
Гыйззәт кара замша перчатка кигән кулын селтәде
Юк юк. шундый сүзне Наргизәгә әйтәләр димени' Без инде моны икебез генә белик Мин сине үзем кунакка чакырырга килдем
- Чакырган җиргә бар. куган, җирдән кач. ди халык,— дип шаярып җавап бирде моңа Сафия
— Мин «Татарстан» гостиницасында сөйләшеп куйган идем
Монысы Сафиягә ошап бетмәде
Кем белән. Гыйззәт абый? — дип сорады ул җитдиләнеп.
Кирәкле кеше белән инде Ничек соң. вәгъдәң ныкмы синең?
Сафия икеләнеп торды Гостиница тирәсендә чуаласы килми иде аның килүен, ләкин бит олы кешене үпкәләтү дә яхшы түгел Өстәвенә уйлап җиткермичәрәк вәгъдә дә бирелеп куелган икән Гостиницада яшәүче берәр танышы янына алып бармакчыдыр инде Бергәләшеп сөйләшеп утырырга Сафия авырсынып кына булса да ризалашты Әгәр баш тартса. Гыйззәтнең, күңеле гел начарлыкта икән бу кызның, дип уйлавы ихтимал иде
Алтынчы каттагы бер бүлмәне Гыйззәт үз кесәсеннән ачкыч чыгарып ачты. Бу гаҗәп иде Сафия ник килгәненә үкенә башлады Гыйззәт аның йөзе үзгәрүен күрде, ләкин бөтенләй икенчегә юрады
Мин өч сәгатькә дип сөйләштем, бер дә кыенсынып торма. борчу чы булмаячак, диде Ул Сафиянең чәшке якалы гади генә коңгырт пальтосын, шундый ук гади, кечкенә чәшке бүреген алып чөйгә элгәндә. тәнкыйть күзе белән ныгытып карады, нидер әйтергә талпынгандай итте, ләкин тыелды Үзе дә тунын бүреген салгач, ванна бүлмәсенә кереп төзәтенеп чыкты, иркенәеп эчкә узды. Аның үз-үзен тотышыннан мондый бүлмәләрдә еш булганы, бу мохитка күнеккәне сизелә иде Жы лыга кергәч, аның чыраена төс иңде, пеләше дә яктырыл китте бугай Сафия тарсынып кына кәнәфинең читенә утырып, аны күзәтте, үзен тынычландырырга, күңеленә килгән ямьсез хисне куарга тырышты
Чыннан да. нигә болай кыенсынып торырга5 Әтисе кебек өлкән, мөхтәрәм кеше аны. әйтергә кирәк, шушындый шактый уңайсыз һәм че терекле урында очрашырга чакырган икән, моңа бнк җитди сәбәп булырга тиеш Аулак, тыныч шартларда гына сөйләп була торган бик тә мөһим сүзе бардыр аның Сафиягә Ул. бәлки, әлеге дә баягы «Теге якта»
исемле пьесасы хакында сөйләшергә, үзенең намусы аклыгын Сафия каршында исбат итәргә телидер. Бик зур гаеп ташланды бит ана теге чакта Югыйсә мондый очрашуга башка ни сәбәп булуы мөмкин?
Чыннан да, Гыйззәт бик дулкынлана, бер урында тора алмый, һаман әрле-бирле йөренә иде әле. Ике карават, бер өстәл һәм кәнәфиләр куелган бу бүлмә, бер-ике кич кереп кунар өчен барлык уңайлыклары да булуга карамастан, котсыз иде, анда моңарчы булып чыккан бик күп кешеләрдән калган тынчу ис саклана иде. Сафия, күзенә ямь эзләп, көньяк-көнбатышка чыккан зур тәрәзәдән тышка, шәһәр йортларының тигезле-тигезсез, ямьсез түбәләре өстендә балкыган шәфәкъ яктысына карады. Сагышлы кояш баю ягына бара, үзенең соңгы нурларын бик саран гына шушы күңелсез бүлмә эченә дә суза иде.
Ниһаять. Гыйззәт, нәрсәгәдер тәвәккәлләгәндәй итеп, алгы бүлмәдән ак ырмаулы кара дипломатын алып керде, аның биген шартлатып ачты да, эре, кызыл алмалар чыгарып өстәлгә, Сафиянең каршысына куйды.
— Юылган, шул килеш ашарга була
Аннары шампанский шешәсенең көмешкә уралган муенын гына күрсәтеп:
— Мин синең нинди шәрап яратканыңны да белмим бит әле. Зәвыгыңа туры китердем микән? — дип сорады
— Кич спектакль бит. Гыйззәт абый Безгә тамчы да ярамый
— Шампанский тиз чыгып бетә бит ул Кайбер артистлар, сәхнәгә чыгар алдыннан кыюлык өчен бер-ике йөз граммны юри салабыз, диләр бит.
— И. Гыйззәт абый. Сез шуңа ышандыгызмы? Шаярып кына сөйли бит аны безнең Зыятдин, кеше көлдерер өчен генә. Эчми ул үзе.
— Миңа барыбер, теләсә нишләсен Алай да, мине ихтирам итсәң, бер генә йотым булса да авыз итәрсең инде.
Гыйззәт, малайларча каушап һәм каударланып, шешәнең көмеш башлыгын салдыра алмый азапланды. Сафия бер алманы алып тешләде Аның тизрәк иң мөһим сүзне сөйләшәсе килә иде Гыйззәт башлап җибәрергә кыенсынадыр дип уйлап, ул аңа кыюлык бнрмәкче булды:
— Теге чакта. Сезнең пьесагызны укыганда, шундый күңелсез килеп чыкты Артык кызып китте Җәмил абый Үзе начар кеше түгел ул. Кеше котыртуына карый торган гадәте дә юк Аңлап җиткермәгәндер инде...
Сафия уенча, бу сүзләрне ишеткәч, Гыйззәт сискәнергә, тынып калырга тиеш иде. Йөрәк ярасына кагыла торган сүз бит. Әмма Гыйззәт аны ишетмәде дә кебек, күбекле шәрапны стаканнарга салып азапланганда. кулы да тетрәнмәде Стаканнарны тутырып, әмма ялтырап торган коңгырт өстәлгә тамчысын да төшермичә салганнан соң, ул үзеннән бик тә канәгать кыяфәт белән аягөсте торып басты
— Әйдәле, бер утыру хөрмәтенә.
Аннары зур шоколадның көмеш тышчасын шытырдатып сыдырды, бер шакмагын сындырып алып, теш арасына кыстырды «Куелган тешкә сыланып җайсызламый микән?» — дигән уй килде Сафиянең башына.
— Узган гомерләр искә төшкән саен, хәйран калам хәзер,— диде Гыйззәт, уйчан кыяфәткә кереп.
«Башлады». — Сафия беркем белмәгән серне ишетергә әзерләнүдән эчке бер киеренкелек кичерә иде.
— Әйтсәм, ышанмассың: үз гомеремдә күңелем теләгән кеше белән яшәү насыйп булмады бит миңа.
Сафия бит очларының кызышканын тойды, ә менә тәрәзәгә, баеп барган кояшка текәлгән Гыйззәтнең чырае исә уйчан, тыныч калды
— Беренче хатын белән сугыш башлангач кавыштык без Мин заводта эшлим, язган әйберләрем матбугатта күренә башлады, пьесам куелды, ә ул — цехның комсомол секретаре. Миңа гашыйк икәне әллә каян сизелеп тора иде аның, ә минем баштарак нишләптер күңелем
ятмады Әдәбият-сәнгать тирәсендәге кешене тели идем, ихатымда терәк булырлыкны. Сугыш башлангач, уйлар да үзгәрде. Әллә исән калам, мнн әйтәм. әллә юк. ичмасам бер кешене бәхетле итнм Тоттым да өйләнеп куйдым теге комсомол секретарена Билгеле инде, озак яшәп булмады, язмыш мине еракларга алып китте, юллар уравычка әйләнде Мин кайтканда, малай мәктәпкә йөри иде инде. Сагынышып күрешер- ♦ без, бергә яшәүнең кадерен белербез дип уйлаган идем Алай булып « чыкмады Мин инде аның белән гомергә бергә булырга бик риза, ә ул з чит итә. Күзенең нуры кача иде мине күрсә Бер сүрелгән мәхәббәтне < кире кабызам димә икән Бер көнне шулай өйдән чыгып киттем дә кире Г әйләнеп кайтмадым Бөтенләй урамда калдым Ул чакларда Казанда * фатир табулары ифрат авыр иде Ярый әле, бер танышым хәлемә керде. « бер ялгыз хатын янына алып китте. Бүлмәсенең ике почмагына карават- = лар куелган икән Без шулай икебез ике караватта бик күп төннәр үт- ~ кәрдек Өч айга сузылды шул хәл Син моның ничек озак икәнен ан- * лап та бетермисеңдер әле Кыш буе дигән сүз бит ул Карлар ява. буран ♦ нар дулый, аннары бүрәнәләрне шартлатып яра торган суыклар килә. * көрт өсләре тыгызлана, кояш һаман биеккәрәк күтәрелә, карларны эретеп = челтәрли Өч ай буе ул хатын миңа бер ишарә дә ясамады, шунысы “ белән — тыйнаклыгы белән алдырды Ул миңа күз карашы белән генә - булса да ым какса, мин шундук борылып чыгып киткән булыр идем « Язгы бер төндә мин ике карават арасына сузылып яткан ай нурын үзем * атлап уздым. Ул миңа: «Күпме теләсәң, шул кадәр бергә булырбыз, j китәргә уйласаң, мин сине тотмам».— диде. Ирегемне чикләмәде һаман “ шулай яшәп ятабыз менә.
Ә соң беренче хатыныгыз, улыгыз? Алар ничек яшиләр? — дип j сорамый булдыра алмады Сафия
Мин аны тәүбәгә килер дип уйлаган идем Кайт, юләрләнеп йөрмә, дип хәбәр салыр дигән идем Ә ул дәшмәде
Ничек яшиләр соң алар3 дип төпченде Сафия
Ничек-ничек? Гыйззәткә бу сорау ошамады ахрысы Үзе белгәндер инде ничек яшәгәнен, миңа килеп әйтмәде. Миннән котылгач, рәхәтрәк булыр, дигәндер Әйдә, бер генә йотым кап инде Гыйззәт гәүдәсе белән өстәл өстенә авышып, стакан тоткан кулын аңа таба сузды Чәнти бармагындагы калын алтын балдагы тәрәзәдән төшкән шәфәкъ нурында тагын да кызылрак булып күренде Сафиянең дәшми тын мый утыруын ул үзенчә юрады
Син бер дә кыенсынма, диде Без начарлык эшләмибез бит Башка хирдә очрашсаң, танучысы булып тора, кая барма, машина фарасына эләккән куян кебек бит безнең хәлләр. Андый уттан адәм баласының гүгел. кыргый ханнарның күзе сукыраеп, зиһене чуала
Ул йомшак, ак бармагы белән өстәлне ышкыштырып, аска карап, сүзен дәвам итте. Сафиягә аның йөзе күренми, каршыда йомры баш түбәсе генә тонык елтырый иде
Менә, ниһаять, мин үз күңелемдә йөргән кешене очраттым Анда мин теләгән бөтен нәрсә бар матурлык та. тыйнаклык та. сафлык та. сизгерлек тә, акыл да Гамьнәремне йөрәгенә бик якын ала торган изге ханны очраттым мин Спектакльләрдән соң яшьләр белән бергә сәхнәгә очып менәргә талпынган чакларым күп булды Менгән дә булыр идем, алдында баш игән булыр идем, ачуланырсың дип курыктым
Сүзнең үзе хакында барганын Сафия шунда гына аңлады Аңлады һәм оялуыннан бөтен тәне эсселәнеп китте Шундый матур сүзләр белән аны мактыймыни әле бу Гыйззәт? Арттыра агай, юри генә сөйли!
«Галиябану»да әллә ни күп тә сөйләмисен, ә шулай да. син сәхнәгә чыгуга, бөтен зал яктырып китә Ул синең, кулларыңны хилпеп. баскан урыныңда гармун көенә тирбәлеп торуларың, аккош кебек салмак кына басмадан чыгуларын Шунда минем тарафка да күз снрпеп аласың үзен Бәлки, ялгышамдыр мин тиле? - Ул. башын күтәреп, Са
фиягә текәлде, бераз тынып торды. Сафия чарасызлыктан аптырап, ел-майгандай итте.— Хәер, минем кызган башка нинди уй килмәс тә бер күрергә зарыккан күзләргә ни күренмәс. Үзем синең карашыңны аулыйм, үзем үлеп көнләшәм! Сине халыктан көнлим, бөтен залдан. Бер уйлыйм, нишләп бу Әнвәрбәков сине генә Галиябану итми икән, дип, икенче уйлыйм, ярый әле төп рольгә куймаганнар, югыйсә бөтен егет-җилән сәхнәгә менеп, синең аягыңа егылыр, миңа урын да калмас иде дип. Ничә тапкыр чәчәк бирергә уйладым, кыюлыгым җитмәде. Ярый инде, рәхмәт Револга. соңгысында ул минем бер кәрзин чәчкәмне сиңа менгереп бирергә риза булды Әйдә, шул чәчәкләр өчен күтәрик әле берне
Сафия тиз генә аңлый алмый торды. Ни сөйли соң әле бу агай? Чәчәк жибәрдем, диме? Револ аша, ди. Димәк, теге бер кәрзин чәчәк Револның үзеннән түгел, Гыйззәттән булган икән ләбаса!
Гыйззәт Сафиянең йөзендәге үзгәрешне янә бөтенләй башка сәбәпкә юрады.
— Син бер дә курыкма, шампан шәрабын ахмаклар уйлап чыгар маган аны Шәрап ул күңел кыршауларын бушатып җибәрә, ятсынуларны бетерә Ә мин күңелемдә кыршау булуын теләмим бүген. Бетсен кыршаулар, таралып төшсен! Минем бөтен яшәешем, бәлки, менә шушы минутлар өчен генә булгандыр! Бу бәхетнең булуы мөмкинме? Әллә төшемә керә инде, билләһи! Чемет әле мине бер бик каты иттереп!
Аның ак манжеттан сузылып чыккан, сирәк кара төк белән капланган ак беләген күреп, Сафия ирексездән артка тайпылды — бу кул аңа гипстан ясалган кебек күренде. Әмма Гыйззәт моны сизмәде, ул тәмам чишелеп киткән, тезгенен чәйнәп чапкан ат кебек, күзенә ак-кара күренмәс хәлгә килгән иде.
— Ә шулай да, Сафиякәй, ниләр генә кичерсәм дә, саулык нык бит әле минем Йөрәгем минутына алтмыш тибә, кан басымым йөз егермегә сиксән! Егерме яшьлек егетләрдә дә юк хәзер андый пульс, андый кан басымы' Минем гөрләтеп яшәрлек чутым бар әле, һәммә кешене көнләштереп!
Гыйззәт, урынында утыра алмыйча, сикереп торып, әрле-бирле йөренде. Ул Сафиянең дәшмирәк утыруын хуплау дип белә иде бугай. Күңеле очына, хисләре ташый иде аның. Ләкин бит шунысы да бар икең күңелендә дә уртак хис кабынса гына бу рәвешле очыну килешә. Салкын кан белән күзәтеп утыручыга синең чамасыз хисләнүең көлке күренүе ихтимал.
Тагын Җәмил абзый искә төште. Аның пульсы да, кан басымы да Бикашиннан күпкә калыша торгандыр, мөгаен. Фронт юлларын намуслы узган кешеләрнең исәнлеге нык какшады шул, ай, нык какшады. Әнә. Сафиянең үз әтисе кайчаннан жир куенында инде
— Чын мәхәббәттән мәхрүм калдым гомерем заяга узды дип уйлый идем, якты өметләрем бөтенләй өзелгән иде инде,— дип сөйләнде Гыйззәт,— Очрашканда, синең кинәт яктырып елмайганыңны күргәч, сүнгән өметем яңадан кабынды Их. мин сине тезләремдә генә биетеп тотар идем! Әнә, Мәскәүдә бер танылган язучыны күреп кайттым әле: җитмешен тутыргач, унсигез яшьлек кыз алган. Тезендә генә уйнатып тота, шул хәтле килешә үзенә. Хатыны да күз өстендә каш кебек Мин әйтәм; шундый бәхет эләксә, илдә бер итеп тота белер идем мин дә. Иң элек киендереп... Аннары машина кирәкме, яхшы квартирмы Минем анлык чутым бар, калган гомергә җитәрлек, үземнән дә калырлык
Сафия тәрәзәгә карап утыра иде. Анда, шәһәр йортлары өстендә, шәфәкъ яктысы киңәйгәннән-киңәя бара, күк гөмбәзенең яртысын дияр лек кызылга, алга, шәмәхәгә манган Шәфәкъләр һәр кич булып тора, әмма төсләре, рәвеше, муллыгы белән беркайчан да кабатланмый Бу кадәр ачык төсләргә баен һәм киң җәелгәнен күргәне юк иде әле Сафиянең.
Аның уйлары чуалган, күңеле болгангандай итә, ничек тә булса Гыйззәтне бу сүз чаптыруыннан туктатасы килә иде.
— Карагыз әле, Гыйззәт абый, шәфәкъ нинди көчле бүген!
— Сәхнәдә дә син бөтенләй икенче төрле ялтырар идең. — дип. үз сүзендә булды Гыйззәт,—Асылташларның да кыйммәте эшкәртеп, ялтыратып, алтын эченә куйгач кына беленә Чүп арасыннан эзләп алучы сирәк аны Шуның төсле, сиңа да роль кирәк Әгәр дә мин шушы күтәренкелек белән ижат эшенә керешсәм, сиңа атап рольләр язсам, икебез дә ничек күтәрелеп китәр идек, ә? Үзең дә әйтеп торасың бит ♦ әле, яшьләргә биргесез син дисең, ижат итәр чагын гына дисең'
Сафиянең башына кайнар дулкын бәрде, аның юри генә әйткән з сүзләрен Гыйззәт әнә ничек кабул иткән икән бит' Чын чынлап ышан- « ган бичара. Әгәр дә берәр яшьтәше шундыйрак сүз сөйләп маташса. Сафия табар иде аның телен кисәр жайны! Ләкин бу бит өлкән кеше. 5 гомер буе ихтирам ителеп килгән зур абый'
- Минем әле сине бик нык күтәрерлек көчем бар Минутына алт- = мыш тибә минем йөрәк'
— Ә соң хатыныгыз? — дип сорады Сафия
Нинди хатын? Хатыным юк бит минем! Әллә кайчан аерылган! * Хәзер торып ятканы сон?
-- Ә, аны әйтәсеңмени? Ул бит минем законлы хатын түгел Мо- о ңарчы яшәп ятканга да мең рәхмәт укый үл миңа Чыгып китсәм, бер * үпкә дә булмаячак Ул яктан кыенлык юк Синең генә ризалык кирәк '
— Сез мине кыен хәлгә куясыз бит әле, Гыйззәт абый
— Кайчан да бер тәвәккәлләргә тиеш бит инде кыз бала Син - . ялгыз кеше, үзеңә үзең хужа Хәзерге егетләргә өмет аз аларга Әнә. = Наргизәне генә кара
Ул чәнтиеннән калын балдагын тартып алмакчы булды Балдак ? күнеккән төшеннән кубарга теләми иде Ниһаять, бармагы — күгәреп, 1 пеләше кызарып чыккач, Гыйззәт балдагын салып һәм, Сафиянең каршына басып, тантаналы кыяфәт белән аңа сузды
— Менә монысы вәгъдә билгесе булсын
Сафия утырган урыныннан сикереп торды
Вәгъдәләрне кара каршы бирешәләр, ә минем каршы бирерлек бүләгем юк бит әле.
Бусы истәлеккә генә, мине онытмаска.
Сафия аның кулын кире этәреп, ишеккә таба атлады Борылып, тәрәзәгә күз салды да
Гыйззәт абый, шәфәкъ кечерәя бит,— диде Күк йөзен яртылаш иңләп алган төсләр, чыннан да. шактый азайган иде инде
— Нәрсә дисең? Көчәя дисеңме? Көчәяме?
- Гафу итегез, мин спектакльгә соңга калам
Сафиянең шәфәкъ хакындагы сүзен ялгыш ишеткән Гыйззәт чик сез куанган, сүз таба алмый каударлана. Сафиянең пальтосын шкафтан алып кнгезмәкче. тик жнңен кулына туры китерә алмый азаплана иде.
Бу бишмәтләреңне чыгарып ташларбыз Каракүл тун алырбыз Махсус тектерербез Иң танылган осталардан
Бу хәлендә ул Сафиягә пьеса укыган чактагыдан да кызганычрак тоелды Бу мескенне, бичараны шушы көлке куанычыннан кинәт кенә мәхрүм итә алмады ул Каршы сүз әйтмәде, тиз генә саубуллашып, чыгып китте
Лифт көтеп торырга сабырлыгы житмәде. тизрәк урам салкынына, шәфәкъ яктысына чыгарга, күңеленә көя булып кергән сүзләрне ачы жил һәм кар аклыгы белән куарга ашыкты ул. Аның үкчәләре астында текелдәп калган баскычларның да. күксел пластик ябыштырылган култыксаларның да исәбе-хисабы юк иде. ахрысы, ай-яй ялгышкан, бик эчкәре кергән икән Сафия' Тәмам буталып бетә язган икән
Менә, ниһаять, беренче кат. иркен вестибюль, пыяла ишекләр артында кар аклыгы күренә. Ләкин ул ишектән тиз генә чыгып китә алма ды. кемдер артыннан дәшеп туктатты
— Сафия?!
Ресторан ягыннан Револ чыгып килә иде. •
— Нишләп йөрисең син монда?
Районнан туганнарым килгән иде,—диде Сафия салкын гына. Районнан килгән кеше иң беренче итеп үзе театрга чаба иде моңарчы Артистларның үз янына килгәнен көтеп ята торган нинди мән£ез туганнар ул?
Лифт ягыннан Гыйззәт килеп чыкты. Ул бүреген басып кигән, якасын күтәргән, тач менә революция елларында шымчылардан качып йөргән подпольщик иде инде.
— Сәлам бирдек, Гыйззәт абый!—дип гөрелдәп, ике кулын сузып аңа каршы атлады Револ.— Нинди җилләр ташлады Сезне монда? Әллә Сезнең дә туганнар килдеме?
— Исәнме, саумы, иминлекме? - дип. шома гына аның яныннан узып китү ягын карады Гыйззәт. Револ сәерсенеп карап калды. Гыйззәтнең пыяла ишекләр арасында буталып, урамга тиз генә чыга алмаганын көлемсерәп күзәтте.
— Ни булган әле бу абзыйга? Башка чакта очратса, яныннан җибәрми иде. бу юлы чөгә балыгы кебек шуып кына үтте дә китте — Ул күзләрен майландырып, авызын ерды — Әллә берәр хатын яныннан чыгып килүеме чукынмышның? Мондый картлар андыйга бик хирыс була.
Сафия бит очларының кызышканын тойды. Револ аңа бик текәлеп, күзләрен кыса төшеп карады:
Туктале... Ул бит сиңа да сырлан урынына ябыша иде бүтән чакта. Бу юлы сәлам дә бирми үтте Әллә. Әллә сез бергә идегезме?
— Син ник миңа теге чакта биргән чәчкәләрнең аннан икәнен әйтмәдең? — дип сорады Сафия ачу белән
— Белмәдем бит мин. белмәдем синең әчеп аннан чәчкә алуның бу хәтле куаныч икәнен Гаҗәпләнүдән Револның болай да озын, киң ияге тагын да нык салынып төшкәндәй булды —Гади тамашачыдан дидем бит мин сиңа. Кем белгән аның сиңа гади тамашачы гына түгеллеген! Башка килерлек хәлмени! Кара син аны. ә! Мыскал- ланмаган ефәктәй кызларыбызны күз алдында харап итәләр бит бу карт иблисләр! Ә без. әдәп саклаган булып, авыз ачып йөрибез! Ну малай! Ну малай! Кемнән-кемнән. әмма синнән моны көтмәгән идем мин. Сафия
Сафиянең бүлмәдә чакта ук кузгалган, ләкин анда тыеп торган ачуы берьюлы ташып чыкты:
- Ичмасам син телеңне тый' - диде ул һәм йодрыкларын йомарлап. кырт борылып, ишеккә юнәлде.
17
Кадимбикә. Мин сиңа сүзнең турысын әйтергә килдем, галиҗәнап.
Хаким Миңа ялган сөйләргә кем җөрьәт итәр икән?
Кадимбикә Син килгәнче бу урында гүзәл кала иде Ә хәзер кара мәетләр түшәлгән урамнарда янгын, хәсрәт, үлем хөкем сөрә Анда син урнашырлык бер бина да калмады Шуңа син монда, далада чатыр кордырдың.
Хаким Җиңү корбансыз булмый.
Кадимбикә Син минем ил-җиремне басып алдың, шәһәр-авылларым- ны яндырып, көл-күмер иттең, бихисап җаннарны кыеп, бик күп байлыклар җыеп алдың. Синең укчыларың минем өч углымны һәлак иттеләр н
Хаким Син монда шуны әйтергә килдеңме?
Кадимбикә Ә шулай да синдә, хакимдә, булмаган хәзинәм бар минем. Ул байлык минеке булып калды н
Хаким Таба алмаслык итеп яшердеңме?
Кадимбикә Ул байлыкны яшерергә кирәкми, чөнки аны беркем дә хәтта синдәй кодрәтле хаким дә тартып ала алмый.
Хаким Бу дөньяда кылыч белән яулап алынмаган нәрсә юк. Әгәр булса. алтынга сатып алына
Калимб икә Яулап та. сатып алып та булмый торган байлык бар Ул ир-сгетнсң йөрәге Минем иремнең йөрәге!
Хаким Йөрәк?
К а д и м б и к ;» Әйе. чын кешенең йнрәге в
Хаким Бер колның йөрәгеме? Үз гомеремдә мин күпме йөрәкләрне таптан уздым! 1
К а д н м б и кә. Әмма аларның берсе дә синең хәзинәңне баетмаган Шуи- ~ лыктан синең күңелендә бик зур мохтаҗлык бар'
Хаким Мохтаҗлык? Мин теләгәнемә ирешми калмыйм! а.
Кадимбик.* Ә мин күреп торам синең күңел түрендә сүнмәс хәсрәт угы яна. йөрәгеңне сары сагыш талый
Хаким Зур дәүләтнең башында торган хакимнең ни гаме булмас!
К а д н м б и к ә. Хәзинәләрең арткан саен, төп байлыгын кими бара
Хаким Кими? ?
К ад и м б и к ә Адәм баласының ин зур байлыгы гомере Хакимнәрнең ♦ дә шулай. Синең гомерең көннән-көн кыскара, аны бернинди алтыннар бара < бәренә дә озайту мөмкин түгел Иксез-чиксез биләмәләреңне, алтын тулы каз * паларыңны ышанып тапшырырлык варисын юк синен хәсрәтең шуннан х
Хаки м Бу сүзләрең өчен башын киселер! Кем әйтте сиңа моны? х
Каднмбикә Йөзең, күзләрен әйтте, галиҗәнап. Хәсрәт йөзгә чыга ул. “• Синең яну көюләреңне беркем аңламый, гамьнәреңне берәү дә уртаклашмын * Кара син әйләнеп гирә ягына, ялчыларыңа, хатынына, улыңа Синең януларын ' ны тоеп, сызланган берәү бармы? Үзәге өзелгән берәрсе бармы'
х
Кадимбикәнең бу сүзләре Сафиянең күңелендә һаман яңгырап тор- ~ ды: «Синең януларыңны тоеп, үзәге өзелгән кеше бармы бу дөньяда?» ? Чыннан да. дөньяда иң зур байлык шушы бит инде күңел хисләренең уртакльн ы Хаким бәхетле булмаган Сафиянең дә юк андый кешесе, ул да бәхетсез. Моңарчы ихтирам итеп, зурлап йөргән кешесе дә аны кимсетте, күңелен җәберләде, ә Сафия аңа тиешенчә җавап та бирә алмады. Өстәвенә һич кирәкмәгәндә Револ очрады бит әле шунда, ул инде, үзенчә, начар уйлады Сафия турында. Хәзер гайбәт таратыр. Зыятдин кебекләр Сафиядән авыз ерып көләр Кем аңлар аның хәлен, кем йөзен аклар, кем юатыр?
Театр тирәсендә Револ очраганда, Сафия куырылып килә, аның яныннан тизрәк үтеп китәргә ашыга иде Ә Револ бик якын иткәндәй баш иеп сәлам бирә, икесе генә белгән уртак серләре бар кешедәй мәгънәле елмая, нәрсәгәдер ишарә ясагандай, үз итеп карый иде Көн нәр үтте, егет Сафиянең серен теш арасыннан чыгармады, гайбәт мазар ишеттермәде
Ә бер кичне спектакльдән соң чыкканда. Револ Сафияне Җәмил абый куышы янында көтеп тора» иде Ул бернинди шикләнүсез, ике ләнүсез Сафиягә иярде, кеше-кара күрә дип тә тормады Әйтерсең лә алар бу очрашу хакында алдан ук сүз куешканнар иде Урамга чыккач, ул кесәсеннән кәгазьгә төргән өчпочмак чыгарып бирде
Нәрсәгә бу?
Спектакль алдыннан артист тамагына ризык үтмәгәнен беләм бит мин Аннары, өйгә кайткач, төн уртасында өстәлегездән каткан ипи сыныклары эзләп кармаланасыз. Минем белән йөргәндә, ач булма сын әле бу дип. ашханәдән махсус кереп алдым
Нәрсә, шуның өчен мин синең белән йөрергә тиешмени әле?
Ну малай, тупас та сөйләшеп куясың инде кайчакта Әгәр дә Револ дигән егет үзе белән урамнан узган өчен кызларга хак түли дип уйлыйсын икән, бик нык ялгышасын Минем арттан урам буйлап әрмән коньягы болгап чабарга әзер кызлар бар. беләсең килсә' Әгәр алай сөйләшсәң, бир өчпочмакны кире Мин сине кызганып йөрим тагын
Егетнең «кызганып» дигән сүзе Сафиянең күңелен йомшартып җибәрде, ул ирексездән көлеп куйды Тәмләп кенә салкын өчпочмакның почмагыннан тешләде. Чыннан да. «чыгылган иде
— Я ярый, мин шаярып кына әйттем бит.— диде ул йомшарып.
— Чамасын «белеп шаярырга кирәк.
- Локы алдыннан бераз һава алып керү зыян итми инде анысы. Кан бик матур бит.
Чыннан да. кич җылы, ак. пакь һәм хыялый иде. Алар урам аркылы чыктылар да каршы яктагы бакчага таба киттеләр. Иренеп кенә төш- кәләгән кар бөртекләре алар тирәсендә әйләнгәләде. аяк астына түшәлде. юлның карасын каплады Мондый кичләрдә ак юллардан, сихерле томан белән өртелгән якты караңгылык эченнән барганда, үзеңне җирдән аерылгандай, кар бөртекләре белән бергәләп очкандай хис итәсең. Уйлар да. сүзләр дә ямьләнә, якты һәм канатлы кичерешләр хакында гына сөйләшәсе килә. .
Сафия сүзне әкренләп һаман күңелендә йөргән уйларга — Кадим- бикәгә күчерде Образның зурлыгы, Наргизәнең аңа ачкыч таба алмавы хакында сөйләшеп алдылар
— Ирләрнең хыялы гына инде ул Кадимбикә,— диде Револ Кызганычка каршы, андыйлар юк шул хәзер.
Сафия Наргизәнең «Ышанмыйм мин дөньяда андый хатын булуына, ышанмыйм, ышанмыйм!» — дигәнен исенә төшерде Менә хәзер аның белән дә бәхәсләшәсе килде.
— Бәлки, без күрә белмибездер андыйларны,— диде ул Револга җавап итеп Кара әле син менә тирә-ягыңа Ак җир, ап-ак һава Без аны кар дибез, кыш дибез Ләкин әйдәле, шушы минутта бар белгәннәребезне онытыйк та. тирә-юньгә беренче күргәндәй булып күз салыйк.
— Яңа туган кебек дисеңме?
- Юк. яңа туган бала ни аңлый ул? Әйтик, без Африка кешеләре ди. Без җирне - кара, үләннәрне яшел була дип кенә беләбез, кышны гел күргәнебез юк ди Шуннан кинәт кенә менә шушы кичтә, шушы бакчага килеп төштек ди
Урам буендагы багана башларыннан зәңгәрсу нурлар, бакча артында биек йортның зур тәрәзәләреннән саргылт яктылык сибелә, агач ботакларыннан, кәүсәләреннән күксел күләгәләр төшә. Кар бөртекләре дә сизелер-сизелмәс кенә шәүләләр ясый, алар да биешә, һәр яктылык нурының үз төсмере, һәр күләгә табының үз рәвеше
— Ә бит бар шундый кешеләр,— диде Сафия
— Нинди кешеләр?
- Төсләргә, матурлыкка беренче күргәндәй сизгер кешеләр. Рәс самнар. мәсәлән Әгәр мин рәссам булсам, менә шушындагы яктылыкның бөтен төрле төсмерләрен тасвирлап бирер идем. Мин шундый итеп ясар идем, ак юрган астында җир йоклый, аңа тәмле төшләр керә. Менә ул йокы аралаш кына, дөньяда ни хәлләр бар икән дип. кулын сузган Бу агачлар — җирнең куллары Ә юрган өстендә шундый рәхәт, җирнең кулларын кире аласы килми Ул кар бөртекләренең назын тоя Аларны учына җыя
Чыннан да. төз каеннарның, кәкре-бөкре кәүсәле өрәңгеләрнең һәм купшы чыршыларның ботак араларына урыны урыны белән бүрек- бүрек кар җыелган иде.
Револ ничектер өнәп бетермәгән кебегрәк хихылдап куйды.
— Без инде әллә кемчә уйлый алмабыз. Үзебезчә гади генә уйларга баш җитсә, шуңа да бик канәгать
— Еш кына без уйларга, аңларга иренәбез шул,— диде Сафия уйчан гына - Шуңа күрә күп нәрсәнең асылын аңлап җиткермибез
— Кышның асылы шул инде аның — бар нәрсәне туңдыра да боз- ландырып катыра.
— Әллә туңасыңмы? — дип сорады Сафия гаҗәпләнеп
— Юк, бүген җылы җылысын. Әзрәк утырып торсак та була
Револ агач диванда күпереп яткан көртне саклык белән генә сыпырып төшерде, кар. әкренәйтелгән кинодагы кебек, бик салмак бик
йомшак агым булып, җиргә коелды Сафия диванга утырды да янә сүзен дәвам итте
- Ә беләсеңме. җирнең пакьлеген күреп бетермәгән кебек, без кеше күңелендәге аклыкны да күреп бетермибез, минемчә Без каралыкка кубрәк игътибар бирәбездер, бәлки
Аклык дигән нәрсә күз буяу өчен генә бит ул. Сафия малай' Мин • менә күпме семьяларны белом болай. өстән караганда, кыланмышлары | гел харап инде менә, бер-берсенен авызларына гына карап торалар Ә актарыбрак тотынсаң Я хода! Ниләр генә чыкмый аннан' Шул- | шул менә, кар астында кара җир Ж.ир генә булса да рәхмәт әйтер £ идең әле. аннан хужысы күпме!
— Минемчә, кар астында, яшел чирәм, гөл орлыклары
Револ бик тирән итеп сузып, авыр сулады
Яз көне алып килермен әле мин сине бу бакчага Нинди орлык- - лар күрерсең икән Аяк басар урын булмый кайчакта Кешеләр дә шун- i дый. Инде ни ышанып йөрисең Ә менә язмышның кызуы китереп ♦ бәрсә, шушы кар шикелле аклыгы эреп ага да бетә. Әллә ниләр килеп < чыга шунда күңелләреннән Күрдек инде, күпләрне күрдек Бик ышана- ? сы килә дә бит. Сафия малай, ышанычларны үзе белән алып китә i шул андый ташулар'
Ышанасын килгәч, ышан гына алайса
Менә әнием кебегрәк кыз очраса, ышанып булыр иде Минем * әти сугыштан инвалид булып кайтты, гел урын өстендә диярлек ятты. - тормыш алып баруда ярдәм итә алмады Бөтен авырлык әни җилкәсенә z төште Балалар туа торды, үсә торды, әнинең зарланганын, әтине ка- Й һәрләгәнен ишеткәнебез булмады Менә нинди иде элекке хатыннар' ' Бу ир начар, миңа яхшырагы кирәк, дигән сүз юк. хаста карап гомер ' итү читен, дигән сүз юк Балалар алдында ата — үз урынында, ана үз урынында Әгәр менә Кадимбикәне синең кебегрәк артистка уйнаса, мин аны үзебезгә алып барып, әнине күрсәтер идем
Наргизәгә күрсәтергә ярамыймыни әниеңне?
- Танымас дип куркам, аңламас дип Бер дә кешенең күңелен аңлар төсле түгел Ә менә сиңа күрсәтер идем Дөньяда башка андый хатын юк Минем әнине күздә тотып уйнарга кирәк Кадимбикәне Пьесаны укыгач. Даянга да әйттем, әйбәт язгансың, дидем Теге чакта, театр гастрольдә йөргәндә. Даянны үзебезгә алып кергән идем Әтн белән бик озак гөрләшеп сөйләшеп утырганнар нде. әнидән дә тегене моны сораштырган иде Чын язучы андый материалны ычкындырмый шул ул. менә дигән итеп язган пьесаны Так что Кадимбнкә минем әни ул. Исеме дә әллә ни үзгәрмәгән Минем әни Әсмабикә
Сафия уйга калды Аның Кадимбикәне Револның әнисе итеп күз алдына китерәсе килми нде
Ничә бала соң сез? - дип сорады ул
Бишәү без. биш малай Бөтенесе — минем кебек өрлек өрлек егетләр Әти белән әни сугыш алдыннан өйләнешеп кенә калганнар, балалары булмаган Ә менә әти имгәнеп кайтканнан соң. бер-бер артлы туып кына торганбыз Кайда хәзер андыйлар? Ун бармагыңны прожектор итеп эзләсәң дә. таба алмыйсын Таптырырсың хәзерге хатыннар дан биш бала' Бала кирәксенмиләр, ирне ир итә белү юк Ж.ир җимертеп эшләп йөргән ирләр ярамый хәзер хатыннарына
Револ эскәмиягә иркенләп, җәелеп утырган да. алга табарак иелеп, тезенә таянып, сөйли дә сөйли, күптәннән эчен пошырып йөргән уйла рыннан бушанасы килә нде ахрысы Нинди генә уйлар йөрми кешеләрнең башында! Сафия аны гаҗәпләнеп, кымшанмый-бүлдерми тыңлады Әйтик, менә минем төсле ир хатынына нәрсә бирә ала’ дип үзалдына уйлангандай дәвам итте Револ Аның гөрелдек тавышы да йом шакланып. әкренәеп китте Ашарына нн телисен рәхим ит Кияреңә нәрсә кирәк ефәкме, йонмы пажалысты Ә хатыннан нәрсә таләп
ителә? Ходай кушкан шул зур бер эш балалар үстерү, йорт карау. Шул үзе зур бәхет түгелмени? Әнә бит сәхнәдән нинди .матур итеп күрсәтәләр хатын ирен ир урынында тотсын, ана тугрылыклы булсын, авырлык килгәндә, ярдәм итешсен Аны ятларга алыштырмасын, дөнья малын аннан өстен күрмәсен! Ә безнең заманда нәрсә килеп чыга? Иргә ярау, бала карау гына аз әле хатын-кызга, аның тагын нидер кырасы килә. Сәхнәгә басып, үзенә юк акылны бүтәннәргә өләшмәкче.
Сафиягә бу сүзләр таныш кебек тоелды Тукта, кемнән ишетте соң әле нәкъ шундый фикерләрне? Ә-ә, Низам әйткән иде бит боларны, Наргизәгә «тиле» дип кычкырган көнне.
— Кемне сөйлисең син? — дип сорады Сафия Револдан.
— Әллә кая ерак барасы түгел, Наргизәне генә ал. Нәрсә болганып йөри инде ул сәхнәдә, ирен ташлап? Күтәреп алырлык талант булса, бер хәл иде
— Ул — талантлы актриса,— диде Сафия
— Беләбез инде. Андый талантлар сезнең театрда аннан башка да житәрлек. Сәхнәдә урта кул булып, икенче дә өченче булып йөргәнче. үз семьяңда беренче булып, ир ышыгында яшәсәң, яхшырак булмас идемени? Чын егетләрнең кадерен белү бетте хәзер
Револ Сафиягә таба елышты Аңардан ныклык, гайрәт бөркелеп тора, аның ышыгында чыннан язмышның жиле дә, суыгы да үтмәс кебек тоела иде. Ул үз сүзләреннән кызып булса кирәк, тун изүен чишеп, озын шарфын таратып жибәрде Шушы тынлыкта, аулакта, жирнең кар астыннан сузылган куллары, салмак яуган кар бөртекләре һәм аларның күләгәләре ят күзләрдән яшереп торган чакта, яктылык белән караңгылыкның буталышыннан күзләр бәйләнгән һәм зиһен чуалган минутларда, чак кына туңдырып торган әкрен жилдән качып, шул тун чабулары эченә керү гөнаһ булыр иде микән?
Револ, сиздерми генә, уң кулын диван аркасы буйлап Сафиянең иңбашлары турына шудырды. Ә үзе һаман алга караган, һаман әле сагышлы, әкрен тавыш белән сөйли иде.
— Дөрес, яшьлектә йөрәк кызуын бер сүрелдереп алу кирәк Үземнән беләм: сәхнәдә бер күренеп алу - яхшы нәрсә ул. Ә инде бу эштә әллә кая китә алмасынны белгәч, үз өстеңә табигать йөкләгән изге бурычлар хакында да уйларга вакыт Шулай бит, Сафия малай?
Сүзнең Наргизәдән үзенә күчкәнен Сафия шунда гына аңлап алды. Аңлады, әмма күңелендә ачу да, хәтта бернинди каршылык та тумады. Чыннан да. нәрсә бирә ул сәхнә? Анда жан жәрәхәтләре ала-ала йөргәнче. бер гайрәтле ир-егетнең ышыгында яшәү яхшырак булмас идемени? Хәзер, менә хәзер сихерле яктылык, аны адаштырып, тун чабулары арасына алып кереп китәчәк .
Сафия керфекләренә уралган кар бөртекләрен сыдырып төшерде дә кискен хәрәкәт белән урыныннан кузгалды
— Туңдыра башлады. Салкын өчпочмак тамакны да киптерде
Револ мондый кинәт күчешне көтмәгән иде булса кирәк, югалып калгандай булды
— Салкын? Кая салкын булсын — дип, чабуларын жыйды ул.
— Туңмасаң, утырып тор алайса. Ә мин кайтам, диде Сафия, аны үртәп Револның салмак кына күтәрелүеннән, иңбашлары салынуыннан хәтере калганы күренеп тора иде Бүркенә сарган кар авырлыгы аның башын баса иде шикелле.
Алар, урамга чыгып, кире киттеләр. Икесенең арасыннан талгын жил үтә иде. Алар шулай, дәшми генә, капкага життеләр, аннан керделәр. ике йорт арасындагы тар аралыкка уздылар, ишек төбенә килеп бастылар Револ хужаларча хәрәкәт белән Сафия аркылы сузылып, тышкы ишекне этеп ачмакчы булды.
— Ярый, хуш,—диде Сафия —Тыныч йокы, тәмле төш
— Нишләп, әле чәй эчәбез дигән идең бит?
- Эчәбез димәдем, эчәсе килә дидем мин Килсә дә. түзәргә туры килер. Наргизә күптән йоклый инде, тәрәзәдә ут юк бит
— Йокласын, аның безгә кирәге юк.
- Безнең дә ана кирәгебез юк.
— Чит кеше түгел,— диде Револ. бу әрепләшүне мәгьнәсезгә санап — Дөнья күргән хатын, уртак тел табар идегез әле ♦
Соңгысын ул калтыранган тавыш белән әйтте Уң кулы белән ишек 5 яңагына таянып. Сафиягә якын ук килде, сулышы йөзгә бөркелде з Сафия артка тайпылды һәм гәүдәсе белән стенага бәрелде Ул үзен 5 камалышта калган җәнлек кебек сизде Егетне этеп читләштермәкче Г булды, әмма таш кебек нык күкрәкле гәүдәне урыныннан кузгату аның | өчен тау күчерү кебек булмас эш икәнен аңлады Сафиянең йөрәге кара < төндә фара яктысына эләккән куян кебек тыпырчынды Бу хәлдән ко- - тыла алмасын анлау аның сулышын кысты, өнсез итте
— Җибәр .
Револның шундый зурлыгы, башы белән күкне каплап биегәеп то- ♦ руы, күзләренең сәер ялтыравы куркыныч иде. Менә ул күзләр якынай- * ды. якынайды, ярым ачылган иреннәр арасыннан тешләр агарып күренде о Хәзер алар йөзгә килеп терәләчәк, иреннәргә ябышачак Шуннан? Кара * елан чаккач, ни була соң? Сафия ычкынырга тыпырчынды, башыннан - бүреге шуып төште. Ул җан ачысы белән талпынды да, маңгае белән кисәк. * астан өскә, куркынычелтыраган күзләрнең яктысын сүндерергә теләп ж
кизәнде. •
- Ах! х
Сафия сулышы киңәйгәнен, тирәсе яктырганын тойды. Револ ике « учы белән битен каплаган иде ,
— Борынны жимердең бит. тиле!
— Әйттем ич мин сиңа, читтәрәк тор. дип! Мин. гомумән, тәнемә кагылганны яратмыйм.
— Нәрсә син кыланып маташкан буласын? Әллә кем түгел, утыздан узган! — Револ, тун кесәсеннән яулык чыгарып, битен сөртте, ак яулыкта кара таплар күренде Комы коелган картлар артыннан гостиницаларга чапкан башын белән, әллә кем дип белерсең! Алтыннары мина калыр ди торгансыңдыр Юкка өметләнәсең, хатыны снна тиенен дә бирмәячәк! Синең кебекләрне күп күргән монда Министр дәрәҗәсендәге хатыннар күземә генә карап тора минем, беләсең килсә'
«Чыннан да. бая бакчада гел дөресне сөйләгән икән бу егет,— дип уйлады Сафия Аның өстән караганда ак булып күренгән җанында әнә ниләр ята икән Бер бәрүдә тишелде күңеле, һәм аннан нинди әшәкелек ташып чыкты'> Бу кеше шулкадәр чит иде. Сафия аңа фике рен аңлатып булмасын шундук аңлады. Ул Револның мәсхәрәле сүзләрен көлемсерәп тыңлады урамда өргән көчек белән сүз көрәштереп булмый бит инде'
Син борыныңа кар куй. диде Сафия тыныч кына — Бәрелгән төшкә салкын файдалы Моннан соң сакланыбрак йөрерсең инде
Кайда йөрисен синнән сорар көнгә калмаган'
Ху ш!
Сафия баскычтан көлә-көлә менде Ләкин бу көлү күңел күтәренкелегеннән түгел иде, ул тиз узды һәм үзе артыннан моңсулык кына калдырды Җәелмә ятакка урын әзерләгәч. Сафия аның кырыена утыр ды да. күрше ихатадан төшкән яктылыктан агарып торган тәрәзәгә карап, уйга талды
Я дөнья, нигә шушы кадәр аяусыз син5 Бармы синең авыр минутларда сыенып, күңелне ял иттерерлек берәр саф. чиста почмагың? Әллә соң бу пакьлеккә күмелгән бакчалар, җирнең кар астыннан сузылган сизгер куллары кебек тынып калган агачлар, тирә-юньне сихри эңгергә төреп яуган карлар — алар барысы да җанны адаштыру, саташтыру өчен генә яратылганнармы5
Ярамыйдыр, күрәсең, кешеләргә бөтен күңелең белән ышанырга.
ярамыйдыр кемне дә булса өзелеп, бирелеп яратырга Сафиянең гомере буе олылап, ихтирам итеп килгән кешесе, якынрак килеп чыккач, нинди түбән җанлы булып чыкты Ә бу Револ тагын! Нинди ямьсез кыланды, нинди тәмсез сүзләр сөйләде. .
Сафия үзен бөтен дөньяда бер ялгызы калгандай хис итте, бөтен җир караңгыланган кебек тоелды аңа Шунда аңа ерактан, бик ерактан нур чаткысы килеп ирешкәндәй булды Бик ямансу чакларында нечкә күңелле кешеләр күктән үз йолдызларын эзләп табалардыр да. аның нуры алар күңеленә шушы рәвешле килеп иңәдер Дөрес. Сафиянең күңеленә төшкән нур чаткысы галәмдәге ерак планетадан түгел. ә җирдән килде бугай Шушы минутларда аны юксынган, аны уйлаган берәүнең сагынуы иде ахрысы ул Менә бит ничек, бер-берсенә якын күңелләр меңнәрчә чакрым ераклыктан торып та серләшә, юатыша алалар. <Иртәгә иртүк, торгач та. мин аңа шушы төндә уйлаганнарым, аның дөньяда барлыгын искә төшереп юаныч тапканым турында бәйнә- бәйнә хат язармын»,—дип уйлап куйды Сафия
18
Хаким Син ялгышасың, ахмак хатын Ялгышасың! Хакимнәрнең байлыгы алтын-көмеш белән үлчәнми Нәрсә ул алтын-көмеш?! Минем төп байлыгым — хакимлек! Ә син беләсеңме, нәрсә ул?
Кадимбикә. Күз алдыма китерәм.
Хаким Юк. син аны булдыра алмыйсың Кая инде! Гомерең буе иреңнең, шуңа өстәп, ил хакименең колы ич син Хакимлек ул — кешеләрнең, халык ларның язмышын менә шушында — уч төбендә тоту Власть ул — язмышлар белән идарә итү. алланың үзе белән тиңләшү Тәкъдир дәфтәрендә гомерең, бәлки, озын дип язылгандыр, ләкин мин башыңны шушы минутта кистерә алам, хода кушкан белән дә исәпләшеп тормыйм Шуны аңласаң, син ничек тә миңа ярарга, күңелемне күрергә тырышырсың, һәр теләгемне үтәргә ашыгырсың Чөнки язмышың, яшәешең минем кулда Кара син бу җиргә, бу илгә, әгәр телим икән, мин аны кара күмергә әйләндерә алам!
Кадимбикә Көл итә алырсың, әмма гөл итә алырсыңмы? Илне гөл итү хаким кулыннан килә торган эшме?
Хаким Монда хәзер мин ни телим, шул эшләнә. Телим икән, бар халыкны сугышка куам, кешеләр, минем биләмәләремне киңәйтү, меңнәрнең язмышын минем кулга китереп салу өчен, җаннарын кыячак Менә нәрсә ул — власть Син әле аның нинди ләззәт биргәнен, күңелне ничек очындырганын белмисең. Бичара, бер йолкыш әсирнең йөрәген хәзинәгә санап йөргән буласын . Әй. кем анда, керегез әле!
(Газизҗан керә )
Хакнм Чакыр ялчыларны
(Ялчылар керә.)
Хаким Бу хатынны киендерегез.
Г азизҗан Ничек итеп, галиҗәнап?
Хаким. Минем уң кулымда утырырлык итеп
(Кадимбикәгә асыл киемнәр кидерәләр.)
Хаким. Утыртыгыз
(Тәхет янәшәсенә алтын урындык куеп. Кадимбикәне шуңа утырталар.)
Хаким Бу хатынга кадер-хөрмәт күрсәтегез
(Нигъмәтләр кертеп, алдына тезәләр )
Хаким Аның күңелен ачыгыз
(Музыкантлар, җырчылар, биючеләр керә )
Хаким Аның һәр теләге үтәлсен.
(Ялчылар Кадимбикәнең аягына егыла )
Хакнм Әйт. Кадимбикә. ни теләгең бар?
Кадимбикә Миңа... кылыч кирәк!
Хаким Кылыч! Мә. ал минем кылычны
(Кадимбикә сикереп торып, кылычны кынысыннан суырып ала )
Хаким Син сугыш коралын кулыңда нык тотасың икән
Кадимбикә Без яшьтән үк золымга каршы сугышырга әзерләнеп үстек.
Хаким Ләкин җитәрлек өйрәнмәгәнсез икән Җиңелдегез
Кадимбикә Көрәш әле дәвам итә
Хаким Мин сине башка нәрсә өчен сугышырга өйрәтә алам Власть өчен Ул чакта син. бәлки, тагын да батыррак булырсың Властьның тәмен белгәч кешенең гайрәте, тәвәккәллеге нык арта. Әйт. тагын ни теләгең бар’
Кадимбикә. Теләгем бар> ф
Хаким Власть теләкләрне арттыра бара ул Өсте-өстенә. өсте-өстенә с. Нәрсә кирәк? 2
Кадимбикә. Баш кирәк. з
Хаким Нинди баш?
Кадимбикә. Хыянәтче башы. X
Хаким. Нинди хыянәтче башы? Әйт. хәзер аны алтын тәлинкәгә салып 2 китереп бирерләр Синдә минем холык күренә! <
Кадимбикә. Миңа менә шушы хыянәтченең башы кирәк! (Газизҗанга i кылыч белән ишарәләп күрсәтә )
Г азизжан. Галиҗәнап! <
Хаким М-м. шушы башмыни? *
Кадимбикә. Әйе. мин хәзер шушы башны алдымдагы алтын талин- кәдә күрергә телим Шунда мин ышаначакмын властьның ләззәтенә, тәменә. 2 җанны җилкендерерлек көченә! с
Хаким Властьның тәмен татып карыйсың киләме?
Кадимбикә. Әйе
Хаким Чын хакимнәрчә бу теләгең
Газизҗан Галиҗәнап, ярлыка!
Хаким Күрәсеңме, властьны? Ул аллага түгел, миңа табына, мина сәҗдә * кыла Газизҗан, мин синең язмышыңны шушы хатын кулына тапшырам Мәр- “ хәмәтне син аннан сорап ал инде. Мин. хыянәтче башын бирәм дип. вәгъдә биреп ташладым бит. вәгъдәсен үтәми калу хакимгә килешми
Газизҗан (үрмәләп барып. Кадимбикәнең аягына егыла) Кадимбикә! ж Без бер халыкның балалары бит. Кадимбикә Бер шәһәрдә, бергә уйнап үстек. Кадимбикә. Мәңгелек колың булырмын. Кадимбикә Бөтен теләкләреңне үтәр мен. Кадимбикә!
Хаким Татлымы власть. Кадимбикә?
Кадимбикә. Татлы, галиҗәнап.
Хаким Әле син. ул башны алтын тәлинкәдә күргәч, чын ләззәтне бе лерсең
Кадимбикә. Әйе. галиҗәнап, бу - чыннан да минем өчен иң зур ләззәт булачак
Газизҗан Кадимбикә. мин сине бөтен бәлаләрдән коткарырмын' Мои да хәйләсез яшәп булмый. Кадимбикә! Мин бөтен хәйләләрне беләм. Кадим бикә!
Кадимбикә. Миңа синең башың гына кирәк
Газизҗан Кадимбикә. мин сине беләм бит. син гадел хатын бнт Кешене үлемгә хөкем итү өчен, аны башта хөкем итәргә кирәк бнт Закон буенча хөкем итәргә тиеш бит, Кадимбикә1 Хөкем итсеннәр мине башта! Гадел хөкем сорыйм! Закон буенча’
Кадимбикә. Алаймы? Закон канаты астына посмакчы буласыңмы3 Ләкин син илеңнең барча законнарын таптадың Алар сине якламый хәзер Намус хөкеме белән мин сине үзем хөкем итэм һәм хәзер үк җәзасын да бирәм' (Кылыч белән селтәнә.)
Хаким (аның кулын тота) Тукта! Сабыр Син миннән бу башны аласың Ал Әмма мин бернәрсәне дә бушка бирмим Бу баш өчен син миңа хак түләргә тиеш
Газизҗан Галиҗәнап!
Хаким Дәшмә!
Кадимбикә. Хак? Хаин башы өченме?
Хаки м Хаким кулындагы һәрнәрсә бик кыйммәт тора
Кадимбикә Нн сорыйсын3
Хаким Күңелеңне. Кадимбикә Акылыңны, хисләреңне Мин сиңа власть бирермен, бу башны кисәргә дә. әгәр телисең икән бүтәннәрне дә Тик моннан соң ярдәмчем булырга, мине кайгыртыр! а. мине уйлап яшәргә тиеш булырсың
Кадимбикә Минем күңелем, хисләрем, җаным? Бер ханн башы бә-рабәренәме3 Ай һай кыйммәт сорыйсың, галиҗәнап!
Хаким Мин баш бәһәләрне үзем куям!
Каднмбнкә. Ул чакта, үз жанымны саткач, хаин башын кисәргә ни хакым кала сон? Хыянәтчегә хөкем чыгарырга ни хакым була?
Шәфика репетиция барышын бельэтаждан күзәтеп тора иде. Аның монда беренче килүе, Рәмзигә күренеп, борчып йөрергә моңарчы уңайсызланды. Шуңа күрә залга да сәхнә артыннан төшмәде, парадный яктан кереп, өскә менде. Баштарак ишек янында яшеренеп кенә карап торды, аннары, мавыгып китеп, эчкәрәк узды Бу күренеш аңа хисси яктан ифрат киеренке булып тоела, әсәрнең үзәге дә шунда кебек. Мондый бәрелеш вакытында тамашачының йөрәге туктап торырга тиеш! Ләкин. Хаким-Җиһангирның гайрәтенә карамастан, репетиция сүлпән бара Наргизә бала-чага уены уйный, шуның белән вакыйганың фажига утын сүрелдерә дә куя Кая китә соң аның кайнап торган дәрте? Шуның боламыклыгы аркасында алгы планга Газизжан-Зыятдин калкып чыга, куркак жанның әле Хаким, әле Кадимбикә аяк очына баш орып, идән буйлап үрмәләп йөрүе көлке иде. Ләкин бу күренештә халыкны көлдерү урынсыз. Нәрсә калыгып утыра соң әле анда, партерның беренче рәтендә Рәмзи? Ник туктатмый бу кәмитне? Ник сәхнәгә сикереп менми?
Әллә соң ул үзе игътибарны Зыятдинга юнәлтергә кирәк табамы? Ләкин бу бит әсәрнең төп фикеренә каршы килә!
Шәфика, дулкынланып, саклыгын онытып, бельэтажның барьеры кырыеннан уртагарак узды. Ул биредә ялгызы түгел икән ләбаса, барьерга күкрәге белән ятып, тагын берәү сәхнәне күзәтә икән бит. Якын ук килгәч кенә. Шәфика аның Эльвира икәнен таныды. Кыз да сынын турайтып басты, гадәтенчә кискен итеп, гасабиланган хәрәкәт белән, маңгай чәчен уңга сыпырды, ләкин чәче аны тыңламады, тар маңгаен кире каплады Алар сәлам бирешеп, ым кагышкандай иттеләр, аннары икесе дә сәхнә ягына борылдылар Шәфика басып торды, Эльвира янә барьерга ятты Ләкин янәшә булу икесенә дә комачаулый, дикъкатьне тарата иде Шәфика никтер сер бирергә теләмәде, чыгып китә алмады, нәрсәдер аны шул кыз янында торырга мәж.бүр итте.
Бу хәлгә иң әүвәл Эльвираның сабырлыгы төкәнде. Ул тураеп басты, шартлатып, сумка биген ачты, аннан кечкенә ак тартма чыгарды. Аның сигарет кабы икәне Шәфиканың зиһененә бераздан гына барып ж,итте. Эльвира, кабаланып, тагын сумкасын актарды, ниһаять, тагын нидер табып алды анысы зажигалка икән, челт иттереп кечкенә ялкын телен кабындырып сүндерде Бу — Эльвираның остазы белән исәпләшмәве, үзен аңа каршы куюы, баш күтәрүе иде Аңарчы да кызның тәмәке белән шаяргалаганы сизелә иде. билгеле, тик Шәфика моны белмәмешкә салыша, теге үзе дә. инсаф саклап, бу ярамаган гадәтен остазыннан яшерә килде
— Син нәрсә, Эльвира, биредә тартмакчымы әллә?
— Чыксам, компания составить итмәссездер бит
Кыю сөйләшә кызыкай, хәтта әдәпсез.
— Ә нәрсәгә сиңа компания?
— Сөйләшәсе бар иде. Шәфика Сафиулловна.
«Шәфика Сафиулловна» дигәне дә мыскыллаган кебегрәк килеп чыкты моның. Ә сүзе теленнән ычкынырга тора иде бугай, чыгып сөй- ләшмәсәләр. шунда ук әйтелер иде, мөгаен Шәфика сәхнә ягына, ниһаять. урыныннан кубып, кулларын болгап, Наргизә каршына менеп баскан Рәмзи тарафына карап куйды. Кызык, нинди киңәш бирер, сәхнәдәге хәрәкәтне кайсы тарафка борыр икән ул? Моны бик беләсе килә, ләкин Эльвира текәлеп карап торганда, ирен күзәтергә никтер кыенсынды Шәфика.
— Чыгып сөйләшик алайса,— диде ул, көрсенүен эченә яшереп.
Коридор салкынча, шыксыз, аргы баштагы лампочканың ачы яктылыгы эчне пошыра иде Зажигалкадан сикереп чыккан нәни ялкын теле Эльвираның шәмәхәгә буялган озын тырнакларын, сөяк белән тире- 32
дән генә хасил нечкә кулын яктыртып алды Менә ул, күкрәген тутырып. ирләрчә тавышланып төтен суырды. Аның бөтен кыяфәтеннән: «Ә мин синнән тамчы да курыкмыйм. күз алдында теләгәнемне эшлим, ни уйласам, шуны әйтә алам»,— дигәне күренеп тора иде. Шәфика аның каршында үзен кинәт кечерәеп киткәндәй хис итте Менә Эльвира кечкенә сумкасының нечкә бавын иренчәк хәрәкәт белән ашыкмыйча гына ♦ уң иңбашына элде, уң кулының терсәге белән сул учына таянып, янып 1 торган сигаретын бармаклары арасында бөтергәләде. аның кызыл утына з текәлеп, уйларын тәртипкә салгандай итте. Бик мөһим сүз башламакчы < иде ул, күрәсең, ләкин нн хакта икәнен Шәфика һич чамалый алмады 2 Дөресрәге, чамаларга курыкты Менә, ниһаять, Эльвира тәвәккәлләде | булса кирәк, күзләрен зур ачып, туп-туры остазының йөзенә текәлде < Моңарчы Шәфика аны үзеннән кечкенә дип йөри иде, хәзер генә икесе- = нең дә буйга бер чама икәнен белде кызның күзләренә туры карар 3 өчен, аңа башын туры тотарга кирәк икән
Беләсезме. Шәфика Сафиулловна, мнн Рәмзине яратам бит * Бу сүзләр Шәфиканың йөзенә тәмәке сасысы белән бергә уралып * килеп бәрелделәр.
Әйе, мнн Рәмзине я-ра-там *
Каян ишетелде бу сүзләр?гТүшәмнән караңгылык булып ишелдеме. - әллә аргы баштагы лампочканың аяусыз яктысы булып сибелдеме? * Шәфиканың күңеле бу сүзләрнең чын мәгънәсен, дәһшәтен кабул итәргә әзер түгел иде Ул аларны җиңеләйтергә, күбәләк канаты куеп, 2 очырып, таратып җибәрергә омтылыш ясады
Яраталар шул аны. диде җиңелчә генә — Талантлы бит ул, актер буларак та, режиссер буларак та Тик бөтен көче белән ачылып « кына җитә алганы юк әле хәзергә
Эльвира янә сигаретын суырды, муенын алга суза төшеп, гәүдәсе белән Шәфикага табарак авышты
Сез мине аңламадыгыз. Шәфика Сафиулловна, Әллә юри генә аңламамышка салышасызмы? Ул миңа актер яки режиссер буларак кына түгел, аннан да бигрәк ир кеше буларак ошый Минем Рәмзигә кияүгә чыгасым килә Шәфиканың кннәт теле шешеп, зураеп китте, авызына сыймас булды, бөтенләй әйләнми башлады Ул аяк өсте саташа иде бугай Яман төш күргәндә дә шулай була бит кайчак, әйтер сүзеңне әйтә алмый гаҗизләнәсең Имеш, сәхнәгә чыгып баскансың, ә ролең онытылган Партнерларың да. тамашачылар да сиңа текәлгән, ә син ни дияргә белмисең, әйтим дисәң, телең кузгалмый Ничә тапкыр Шәфиканың шулай саташып ятканнан соң манма тиргә батып уянып киткәне һәм, уянгач, ярый әле, төш кенә булган икән дип. шөкерана кылганы бар! Артист өчен шуннан да куркынычрак саташуның булуы мөмкин түгел
Бу юлы да саташамдыр дигән уй килде аның башына Я булмаса шаярадыр гына Эльвира Менә-менә ул елмаеп җибәрер дә «Ышан дыгызмы инде, Шәфика Сафиулловна, миннән чын актриса чыгарына? дип әйтер кебек иде Мин инде Рәмзинең үзенә болай уйнап күрсәтмәм, Сез аны минем талантыма үзегез ышандырыгыз».
Ышандырыр Шәфика. Рәмзине генә түгел. Әмирнең үзен Эльвираның талантына һәм аны театрда калдырырга кирәклегенә, бүген үк ышандырыр, тик менә бу кызый үзенең сүзләрен шаяруга, уенга гына чыгарсын Хәзер, менә хәзер үк Шәфиканы бу саташудан гына кот кареын
Ләкин Эльвира үзгәрми, елмаймый, шаярганын белдерми, күзләрен зур ачып, оятсыз караш белән Шәфикага текәлеп торуында иде Шәфика, ниһаять, йон бияләй чәйнәгәндәй телен әйләндерә алды, аның авызыннан бер сүз чыкты
Ә мнн?
Ул үз тавышын ишетмәде, әмма Эльвира аны аңлады
— Сез! Сезнең турыда сөйләшеп тә булмый. Шәфика Сафиулловна! Ни җитми Сезгә? Бөтен нәрсәгә ирештегез бит инде Акча, исем, квартир. дан... Ни кирәк Сезгә тагын?
Роль бит бу. роль! Кайсыдыр бер спектакльдән бик таныш сүзләр бит болар Тик менә хәзер кайсыннан икәнен искә төшереп кенә булмый, баш эшләми! Ә Эльвира туктамый сөйли:
— Сезгә ир кирәк түгел, ирек кирәк. Гаилә богавы Сезне чикли генә Рәмзи кебекләрдән Сез бер башка өстен бит, ник кирәк ул Сезгә?
Бик таныш сүзләр бит болар? Кайдан таныш соң. кайдан? Шәфиканың зиһене кинәт яктырып киткәндәй булды әйе, кат-кат күз алдыннан узган сүзләр болар, тик бернинди спектакльдән дә түгел, ә хатлардан Соңгы вакытта әледән-әле килгәләп торган имзасыз хатлардагы сүзләр бит бу Шәфика аларны почта тартмасыннан алып, ачып кына карый да, шундук чүп савытына ыргыта, ләкин күзгә барыбер, «ник кирәк Сезгә андый ир?» дигән сүзләр чалынып кала.
Шунда гына Шәфика Эльвираның уен-муен белән шөгыльләнмәгәнен. ниһаять, аңлады Бу кыз һөҗүмне күптәннән алып бара, тик Шәфика гына моны аңламый, дөресрәге, аңламаска, күз йомып яшәргә тырышып йөри икән бит. Әллә соң теге хатларны Эльвира үзе үк язды микән?
— Ә соң... Рәмзи үзе ни әйтә?
— Сез беләсез бит инде, Шәфика Сафиулловна: ул Сезгә буйсынып яшәргә күнеккән Курка ул Сездән Ләкин курку ул әле ярату дигән сүз түгел!
Курку — ярату дигән сүз түгел! Курыккан кешене яратып булмый! Бу хакта Шәфика үзе дә кайчандыр бик күп уйланган иде бит Хәбир белән яшәгәндә уйланды ул ярату һәм курку турында. Каян белгән моны бу кыз, кем сөйләгән? Ничек, ни рәвешле ул, Шәфиканың килбәтсез үрдәк бәбкәсенә санап йөргән шәкерте, остазының үткәннәренә, уй-хисләренә, хәтта киләчәгенә, бөтен язмышына хуҗа булырга үзен хокуклы дип саный ала? һәм кайчан булган бу үзгәреш — аларның үз урыннарын алышып. Эльвираның тилгән булып баш очына күтәрелүе һәм Шәфиканың сары чебешкә әверелүе?
Шәфикага куркыныч булып китте. Ул бар көчен җыеп:
— Кит, күземнән югал,— дип кенә әйтә алды.
Эльвира иреннәрен кыйшайтып көлемсерәде, күзгә туры карап, сигаретын суырды Аннары бик әкрен генә борылып, коридор буйлап китеп барды Аның кара свитеры сыланып торган арык аркасыннан ук үз-үзеннән бик канәгать икәне күренеп тора: ул Шәфиканы каушатырга теләгән, аны куркытырга исәп тоткан һәм бу морадына ирешкән иде.
Ераклашкан саен, Шәфикага аның гәүдәсе зурайган кебек тоелды. Менә ул үзенең кара күләгәсе белән Шәфиканы бөтенләй каплады, менә лампа яктысын сүндерде, һәм Шәфика дөм караңгылыкта калды бугай.
Берни уйламый, берни сизмичә, бөтенләй эреп киткәндәй юк булып, ул шулай күпме торгандыр, белмәде. Кемдер аны иңбашыннан тотып селкегәнгә айнып китте.
— Син нишләп монда качып торасың? — диде аңа Зыятдин.— Эз- ли-эзли җаннарым чыкты. Радиокомитеттан Батыркаев үзе кереп чакырды инде Язылырга соңарабыз бит, көтеп торалар. Оныттыңмыни сәгать икегә анда керергә икәнен?
Әйе-әйе, анда керәсе иде бит әле. Теге көнне Хәбир аны Рәмзи аша шуңа эзләткән икән радиода Даян Ризвановның иҗаты турында тапшыру әзерлиләр, шунда «Кадимбикә»дән зур гына бер өзек алып, инсценировка ясамакчы булганнар, һәм бу эшне башка театрның баш режиссеры Батыркаевтан эшләтергә карар кылынган, чөнки хәзерге көндә радио эшләре белән мәшгуль булырга Бикбауның мөмкинлеге дә, вакыты да юк иде. Кадимбикә ролен Хәбир Шәфикага бирде, спек-
такльнек театрда бара торган составыннан Зыятдинны гына чакырып. Хаким ролен үзенә алган иде
Алай да Шәфика: .
Ник соц Наргизәне чакырмыйсың’ — дип сорады
Хәбир аңа гаҗәпләнеп карады
Син барында аны уйлап тормадым инде *
Актриса буларак, ул һаман да әле Шәфиканы бик югары куя һәм. < дөресен генә әйткәндә, ярата да иде
Нык качкансың син монда.— диде Шәфикага Зыятдин.—Ике 5 иреннең берсе дә эзләп табарлык түгел Ярый әле үзем бар. кешеләр- .. нец югалган хатыннарын эзләп табып бирергә Мин булмасам ничек Z табышыр идегез икән? Әйдә-әйдә. аякларыңны цементлап ябыштырып * куймаганнардыр бит монда
Шәфика чыннан да табаннарын идәннән көчкә аера алды.
Сиңа монда торасы түгел иде,— дип дәвам итте Зыятдин, ко- * ридор буйлап барганда — Залга кереп карарга иде үзеңнең Рамзесын * ның нишләгәнен
Ул Рәмзине борынгы Мисыр фиргавене Рамзес белән чагыштырып - үчекли, туры килгәндә аңа: «Ә-ә. Рәмзие Беренче, театр фиргавене. * кайчан пирамида сала башлыйсың?» дип уза торган иде
Эшләре болай барса, театрда Рамзеснын династиясе озакламый * киселәчәк, диде ул Шәфикага — Спектакльне ул бик шәпләп кенә про- ' валга таба алып бара
Хаким Арзан дисен? Бу адәмиен башы синең йөрәгеңә тормый, аи- мәк? Ә мин синең җаныңны бушка да ала алам Газнзжан!
Газнзжан Тыңлыйм, галижәнап!
Хаким Син үз жаныңа ни хак сорыйсың?
Газнзжан Минем җаным болай да синеке, галиҗәнап Бөтенләе белән синеке Аңа өстәп бөтен мал мөлкәтем синеке Ал гына, үзеңнеке генә ит мине Бүтәннәр кулына гына бирмә'
Хаким (Кадимбикәгә) Ишетәсеңме’
Газнзжан Әгәр башымны кисәсең килсә, кис. галижәнап. Тик. знн һар, үз кулың белән кис. кылычны бу хатынга тоттырма
Хаки м Кем кулыннан үтсәң дә. барыбер түгелмени?
Газнзжан А юк. галижәнап Бу хатын кулыннан һәлак булу ир кеше өчен мәңгелек хурлык Ә синең кулдан баш киселү - үзе бер дәрәжә Хакимнең үзе тарафыннан җәзаланган дип. тарихка язылып калыр
Хаким (Кадимбикәгэ) Ә син минем белән янәшә утыруның кадерен белмисең
(Кадимбикә дәшми).
Хаким Күрәм син чыннан да мина жаның тәнең белән бирелгән кеше икәнсең. Газнзжан Моның өчен ни бирим сиңа, әйт'
Г а з и з ж а н Бу хатынны җәзала, галижәнап Дошманың ул синең, һәлак итәргә жай эзләп йөри'
Хаким Аның хакында, хаким кулыннан үтте дип. тарихка язылсынмы’
Газнзжан Юк юк. галижәнап' Аның өчен артык зур дәрәжә булыр ул! Син аны Ялчыларыннан җәзалат'
Хаким (кылычын оца сула) Мин бу эшне сиңа кушам
Га з и з җан Рәхмәт, галижәнап. рәхмәт' Мнн синең ышанычыңны аклар мыи!
X а к н м (Кадимбикәгә) Менә күрдеңме инде властьның нәрсә икәнен»
Кадимбикә Юк. мин бөтенләй башка нәрсә күрдем
X а к и м Нәрсә?
Кадимбикә. Залим адәмгә власть бирергә ярамаганын1 Әгәр ул власть ка ирешсә, аны кж итәргә кирәклеген'
Хаким Газизҗан, кушканны үтә1
I а г н з җ а н Кадимбикә. бәлки, синең үләр алдыннан әйтер сүзең бардыр’ К а д и м б н к ә Минем хыянәтче белән сөйләшә торган сү зем юк
Хаким (Газизҗанга ым кага). Әйдә.
(Газизҗан кизәнә, Кадимбикә нидер пышылдый. Соңгы мизгелдә Хаким Газизҗанның кулын тотып ала.)
Хаким Кычкырыбрак әйт сүзеңне, Кадимбикә, ишетмим.
Кадимбикә. Минем сүзем сиңа түгел.
Хаким Син. җан бирер алдыннан, ходайга ялварасыңмы? Аңа сыгына-сыңмы? Ходай тәгалә сиңа ярдәм итә алмый, ул ерак Син миңа ялвар, миңа сәҗдә кыл Мин! Фәкать мин генә ярдәм итә алам сиңа бу минутта!
Кадимбикә. Минем сүзем сиңа да. ходайга да түгел. Минем соңгы сүзем бүтәнгә.
Хаким. Кемгә?
Кадимбикә. Мин ирем белән хушлашам.
Хаким Ирең белән?
Кадимбикә. Әйе. мин аның белән бәхилләшәм
Хаким Ләкин ирең сине ишетми, бәхилләшүең аның колагына барып ирешмәячәк!
Кадимбикә. Дөрес, синең зинданнарыңда диварлар калын, минем өнем үтеп керерлек түгел. Ләкин йөрәк хисләренә таш диварлар да киртә була алмый, аларны туктатып булмый!
Хаким Күрәм: синең акылга утырасың юк. Газизҗан!
(Газизҗан тагын кизәнә Хаким аны тагын туктатып кала.)
Хаким Ярый, мин сине җәзалауны кичектереп торам. Тикшереп карыйк әле: ни рәвешле барып ирешә икән хисләрең иреңә! Тагын шунысын да белик, башыңны, хисләреңне күпмегә бәяли икән ул? (Ялчыларга.) Бу хатынны Хаким нәселе кебек киендерегез!
(Кадимбикәгә таҗ кидерәләр, өстенә кыйммәтлё чапан ябындыралар, урындыкның биегрәген кертеп, югарырак утырталар )
Хаким Ирен китерегез монда!
Шәфикага Хәбир белән уйнау элеккечә үк җиңел иде. Бер уйласаң, сәер аларның үзара мөнәсәбәте: уйнаганда, алар бер-берсен якын итеп дәртләндерә, илһамландыра беләләр Шәхси мөнәсәбәтләре ничек кенә үзгәрмәсен, иҗатта бу рухи якынлык гомер буена сакланды. Дөрес, аерылышкач, аларга берничә ел партнерлар буларак очрашырга туры килмәгән иде, ә менә хәзер бик дустанә күрештеләр, әйтерсең, арада бернинди салкынлык та булмаган
Радиокомитетның тавыш үткәрми торган калын ишекләре артына, микрофоннар каршына янәшә утыргач, Шәфика үзендә гаҗәеп бер тынычлану. шул ук вакытта дәртле күтәренкелек тойды Яшәсен эш, яшәсен иҗат! Күңел яраларына алардан да шифалырак тагын нинди дәва бар’ Кысан гына бүлмәне алар зур бер дөнья итеп киңәйттеләр, үзләре дә Хакимдәй, аның белән тиң сөйләшерлек Кадимбикәдәй күтәрелеп, зур рухлы кешеләр булып киттеләр. Каршыдагы киң пыяла тәрәзә аша күрше бүлмәдәге приборлар, пульт янында басып торган яшь режиссер егет белән кырыс чырайлы оператор күренә, кайчак алар, бүлмәнең саңгырау тынлыгын бозып, динамик аша артык нык кычкырып дәшеп куялар, ләкин бу сирәк, бер?р хата киткәндә, язылуны өзеп торганда гына эшләнә, Шәфика, Хәбир, Зыятдин исә мавыгып уйныйлар, шуңа күрә ялгышмыйлар да иде.
Язылу тәмамланып, тәрәзә өстендәге «Микрофон эшли» дигән язу сүнү белән, Зыятдин ашыгып чыгып китте. «Мин бүген обед та ашама ган әле. монда Хәбир безне кайгырта белмәс»,— диде ул. Ә Шәфика ничектер тиз генә китә алмады Кадңмбикәнең дөньясы нинди г«нә шомлы булмасын, аннан аерыласы килми, чөнки аның үз дөньясы аннан шөбһәлерәк иде. Ул, нидер көткәндәй, сораулы караш белән Хәбиргә текәлде. Әле моңарчы ул элекке иренә игътибар белән карамаган, фәкать куе, көчле, интонацияләргә бай һәм хакимнәргә хас ышанычлы тавышын гына тыңлаган икән Хәзер менә, бөтенләй чит кешене күзәт-кәндәй, баштанаяк карап чыкты. Элеккечә үк ыспай гәүдәле Хәбир, сыны төз, хәрәкәтләре төгәл, ипле. Коңгырт-яшел костюмы да, офицер кителе төсле, гәүдәсенә сыланып тора Ә менә йөз Йөзенә еллар үз
тамгаларын салып узганнар Ул тагын да бераз озынчаланып, ничектер кибебрәк киткән шикелле, тиресе юкарган, яңак уртасыннан, ирен читләреннән сызыклар сузылган. Күз төпләре каралыбрак тора, маңгай чәче сирәгәйгән, юкарган
Ул да, ничектер кызык кына елмаеп. Шәфикага текәлгән иде Алар, язылу бүлмәсеннән чыгып, шулай бер берсенә карашып, алгы, кечкенә ♦ бүлмәдә басып тордылар Аннары караңгы коридордагы йомшак диван- < га утырдылар
Син бүген в ударе,— диде Хәбир — Мин әле бу хәтле булырсың 5 дип көтмәгән идем X
— Нинди булырмын дип көтмәдең? |
— Кадимбикәне бу дәрәҗәдә көчле бирә алырсың димәгән идем < Әзерләнергә вакыт булмады бит. =
- Мине театрда бик әйбәтләп әзерләп җибәрделәр бүген.— диде ?
көлеп Шәфика Аның көлүе ачы иде Кадимбикәнең орлыгын салдылар * миңа бүген *
— Рәмзиме? — Хәбирнең тавышында шикләнү ишетелде X
Юк. ул түгел Минем башка шәкертләрем дә үсеп җитте бит о инде. Остазларын өйрәтә башладылар *
— Каты өйрәтәләрме? =;
Жанны алгандай итәләр — Шәфика тагын көлде х
— Шулай укмыни? — дип. бик җитди итеп сорады Хәбир Ул инде Шәфиканың болай гына көләргә тырышканын, асылда исә эчендә бик = зур борчуы барын, шул борчуын кем белән булса да уртаклашасы * килгәнен сизеп алган иде а
- Бүген берсе килеп, миннән Рәмзине сорады.— диде тагын мәзәк < сөйләгәндәй кыланырга тырышып Шәфика Ләкин аның тавышы моның шаяру түгеллеген, эшнең бик җитди икәнлеген белдереп, сызлану аша чыкты
Нәрсә дип сорый? - диде Хәбир, аңа таба гәүдәсе белән борылып. сагаеп.
Яшь актрисалар яшь режиссерны нәрсәгә сорый сон инде? Үзенә ир итәргә. ,
Шәфика чын-чынлап көлмәкче булды, ләкин аның хихылдавы ясалма килеп чыкты
Шулай укмыни! диде Хәбир уйланып Ул Шәфикадан читкә, коридорның каршы стенасына карап, бераз уйланып торды Рәмзиең миннән уздырган икән Мине синнән килеп сораучы булмаган иде бит әле Ничек соң? Бирергә булдыңмы иреңне кешегә?
Нишләп алай дип уйлыйсың?
Күңелең яхшы бит синең, кеше сораса, соңгы әйбереңне бирергә риза Ир кадерен дә белеп бетерми идең
Син мине гомергә аңламадың. Хәбир! — Монысын инде үзәгеннән өзеп әйтте Шәфика
Юк. чыннан ла. нәрсә дидең соң ул шәкертеңә?
Күземә күренмә дип куып җибәрдем
Анысын дөрес иткәнсең
Рәмзигә сөйлим әле. бер кызык булыр Шәфика тагын бу ва кыйганы шаяруга әйләндермәкче булып карады Ләкин Хәбир җитди калды:
Шундый сүзне иргә сөйлиләрмени3 Рәмзине үзәксез, сыек адәм дигәч тә. ул үзен чын ир дип уйлыйдыр бит' Ике хатынның аны бер кулдан икенчесенә тапшыру хакында әйткәләшүләрен ишетү чын ир кешегә бик күңелле дип беләсеңме әллә? Чын ир кеше кем белән яшәргә кирәген хатыннардан сорап тормый, үзе хәл итә' Да. мөшкел икән алайса шәкертеңнең хәлләре'
Аның хәле мөшкелме? — Шәфика аңламый торды Ул. киресенчә. үзен бик мөшкел хәлдә дип исәпли иде
Аныкы булмый, кемнеке булсын. Ул инде Рәмзине үз ягына аударырга күп тырышкандыр Эше барып чыкмаган, димәк. Рәмзи белән борчагы пешсә, синең янга килеп, ялынып йөрмәс иде! Бөтереп алып кына китәр иде Рәмзиеңне! Сизми дә калыр идең!
Шәфика бу яктан уйлап карамаган икән әле. Моны ишеткәч, аның эченә жылы керде, моңарчы ясалма елмаюдан тартышып торган бите, тынычланып, үз хәленә кайтты Хәбир аның йөзендәге үзгәрешләрне текәлеп күзәтеп утыра, ләкин Шәфика моны сизми иде.
Ә шулай да гамьсез үк йөрмә,— диде Хәбир, аны кызганып — Андый кызлар синең ише риясыз жаннарны кәкре каенга терәтү жаен барыбер таба Кешегә бирәсең килмәсә, нык тот Рәмзиеңне.
Ничек итеп? Мин аңа ябышып йөри алмыйм ич инде?
Хатын-кызның ирләрне үзенә бәйләргә мең хәйләсе бар
- Мин андыйга оста түгел шул, үзең беләсең,— диде Шәфика, зарлангандай итеп.
— Беләм. белмәгән кая! Режиссер буларак мондый әсәрне сәхнәгә куярга туры килсә, мин бу рольне башкаручы актрисага бер киңәш бирер идем бирүен...
Нинди киңәш? — диде Шәфика өмет белән.
Хәбир яңакларына тирән сырлар салып, аңа бик сынап карады
- Андый очракта бала табарга кирәк хатыннарга.
Шәфика, кызлар кебек оялып, башын читкә борды. Бераз зиһенен жыеп. дәшми торды
Үзең белән яшәгәндә, бер дә алай дими идең,—диде, ниһаять
- Син Кадимбикәнең бар сүзен дә хәтерлисеңме?
Нинди сүзен?
Нәрсә ди әле ул Хакимгә? Чын егет булып үсәрлек уллар саф мәхәббәттән, бер береңне тугры яратудан гына ярала ди. Дөресен генә әйткәндә, син мине яратмый идең бит, Шәфика Хәтерлисеңме, Колонналы залга минсез генә концертка барганыңны?
Хәтерләмиме соң! Шуннан соң беренче тапкыр күз төпләрен күгәртеп дәрескә барган иде бит инде Шәфика
Ул кичне яныңда утырган егеткә ничек елмайганыңны хәтерлисеңме? — дип дәвам итте Хәбир.— Синең беркайчан да миңа алай елмайганың булмады.
- Кит инде, булмаганны, ничә ел торып ..— димәкче булган иде Шәфика, Хәбир аны тыңламады.
Сип миңа әтиеңә елмайгандай гына елмая идең. Чынлап яра туыңны көтеп йөрдем мин, шуннан соң балабыз булыр дип уйладым Ә син бар күңел жылыңны менә шул боламык Рәмзигә бирдең.
Шәфика кулы белән аңа ишарә ясады, сүзенә каршы төшмәкче булды. Хәбир аңа авыз ачарга ирек бирмәде.
Хәер, син — беренче түгел, хатын-кыз мескенрәк ирләрне ярата инде ул, чөнки аның яратуы кызганудан башлана Башта кызгана, аннары гашыйк була Әгәр кызганасың икән, жибәрмә Рәмзиеңне, бала белән бәйлә дә куй Дәртең көчле, күңелем сизә, ана була аласың әле син.
Шәфика башын иде Хәбир ул белмәгәнне аңлый, аннары тормыш тәжрибәсе дә чагыштыргысыз иде: аның инде ике баласы бар, бу хатыны белән савыт-сабалары шалтыраганы сизелгәне юк Кем белә, ул бу киңәшләрне, бәлки, үз тормышыннан чыгып бирәдер?
һәрхәлдә Шәфиканың аңа каршы куярлык нигезле фикере юк иде.
20
Спектакльне тапшыру көне житеп килә, ә Наргизәнең тамагы рәтләнеп беткәне юк иде әле.
Сафия дустына шифалы чәй эчертеп, бәрәнге пары сулатып, аркасын «бом-бенге» белән ышкып, сихәтләндерергә тырышты
Хәер, чәй әзерләү, бәрәңге пешерү, арка ышку ишесе читен түгел, анысын искә алмасаң да ярый Иң кыены — Илнурны яслегә йөртү иде. Баланы сигезгә хәтле илтеп җиткерергә кирәк, ә соң ятарга күнеккән артистның үзе өчен караңгыдан кузгалу бер газап булса, артист ♦ баласының тәмле йокысын бүлеп, уятып алып чыгып китү мең җәза < икән. 2
Шулай икәүләшеп җәзалана торгач. Сафия белән Илнур тәмам < дуслашып беттеләр Кич кайтканда көлешә-көлешә кайталар. <На-на!»— г. дип, чыбык селки чанада утырган Илнур. «һи-а!» — дип титаклап чаба Сафия Шулай чабып капкадан килеп керә, ишек төбендә Илнурны. < күтәреп, кочагына ала. аның шома яңагына иреннәрен терәп, хуш исен = исни. Бер кулда — бала, икенчесендә чана, «һи-а!» — дип, баскычтан 3 икенче катка йөгереп менә Сафия. Аның колак төбендә, күгәрчен булып. ■= Илнур гөрелди. Менә алар ишекне киң итеп ачып җибәрәләр
- Без кайттык! 1
Шулай дуылдап, бер кичне үз бүлмәсенә кайтып кергәч. Сафия : кыенсынып китте: өйдә кешеләр бар икән, ул кызулык белән күрми i дә тора. Өстәл янында ике ир кеше утыра. Берсе — Револ. икенчесе — - ак йөзле, уртасы уемлы, чыгынкырак иякле, киң маңгайлы, утызлар * тирәсендәге ир кеше. Ул башын борып Сафиягә карагач, гаҗәпләнгәндәй булды, урыныннан күтәрелә төшеп, башын иеп сәлам бирде. 2 Аннары карашын каршында эленеп торган портретка төбәде Тагын х Сафиягә таба борылды Ул Сафияне портреты белән чагыштыра, бу чагыштыру аны ни сәбәптәндер гаҗәпләндерә иде. s
Исәнмесез!
Илнур борсалана иде. Сафия тиз генә аның тунын салдырйы да. почмаккарак алып барып, чүлмәккә утыртты Ишек янындарак кулы на сары күлмәген тотып торган, үзе халат кигән Наргизә:
Ярый, кайтып җиттең әле, диде. Бу иптәшләр акт төзергә килгәннәр менә.
Нәрсәгә?
Бүлмәне тикшерәләр, диде Наргизә.
Ник тикшерәләр аны? Сафия берни аңламый иде Булдымы. Илнур?
Кайсыгызның баласы соң бу? диде Револ. малайның җирән чәченә карап Кыяфәте Наргизәнеке, караучысы Сафия
Сиңа барыбер түгелмени? — диде Сафия Интернатка урнаштырырга кирәк аны Котылыбрак торырсыз Үзем дә күптән шуны уйлап йөрим дә. җаен гына белмим, диде Наргизә.
Әллә кайчан миңа әйтәсегез калган. Иртәгә үк өч айлык сана торийга илтеп тыгабыз аны
Сафиянең баядан бирле берәр төртмәле сүз әйтәсе килә иде. тыела алмады, тупас итеп сорап куйды:
Син нәрсә, кеше язмышы белән уйнарга килдеңме әллә монда? Кайсы кеше? Нинди язмыш?
Ә баланы ят кулларга илтеп тапшыру аның язмышы белән уйнау түгелмени? Ай-яй җиңел сөйлисең! .Алар, бичаракайлар, караңгы төшә башлауга, ишектән күзләрен алмыйлар, әниләрен көтәләр Бүтән нәрдән соңга калдырсам да. йөрәгем әрни минем. Шуңа менә биш тулганчы ашыгып кайтабыз да. Шулай бит. Илнур? Аны ятимнәр янына илтеп тыгарга, ике хатын кызга бер сабый безгә артыкмы әллә’ Әйдәле. Илнур. чәй куеп эчик әле!
Без дә монда тикмәгә генә килмәдек, сезне кайгыртып йөрибез. - диде Револ коры гына Бу иптәш менә РСУдан. төзүче инженер Әх мәтнурон Нигъмәтҗан Бинага нинди ремонт кирәклеген ачыклый
Сафия анда-санда штукатуркасы кубып төшкән, каралган почмакларга, ишек кырыеннан ертылып киткән, төссезләнгән, керләнгән обойларга карады
— Без җимергән бина түгел,— диде йомшара төшеп.— Безгә хәтле үк шушындый иде.
Болай булгач, кунакларга ачык йөз күрсәтергә кирәк иде. Наргизә күршегә, Исмегөлләр бүлмәсенә күлмәген алыштырырга кереп китте, театрга китәргә кирәк иде аңа Акт мәсьәләсен хәл кылу тагын Сафиягә йөкләнде Ул, егетләрнең күңелен күрергә кирәклеген исәпкә алып, чәй әзерләде.
Кайнар чәй Әхмәтнуровның да телен ачты.
— Да-а, артистларны да гел генә кадердә яшәтмиләр икән,— диде ул, түшәм асларын күздән кичереп Аның тавышы күңелгә ятышлы икән.
— Ә кем кадерләсен аларны? — диде Револ.— Ник кадерләсен? Алар бит хәзерге заман эшчеләре кебек кадерле халык түгел, монда кил дә монда кил дип, һәр тарафтан чакырып торучы юк. Аларны моннан себерке белән куып та чыгарып җибәрә алмыйсың. Абзарда яшәсәләр дә риза, тик сәхнәгә генә чыксыннар Беләсең килсә, монда әллә ничә буын артистларның шушы рәвешле гомере узган Мнде. Ә шулай да чәйне тәмле пешерәсең икән. Сафия Киләсе юлы бәлеш тә өлгертсәң, тагын да шәбрәк булыр иде
Ул үзен бик тыйнак, бик инсафлы тота, әйтерсең лә, Сафия белән ике арада бернинди ямьсезләнешү дә булмаган, әйтерсең лә, алар гомер буе яхшы таныш булып кына яц|әгәннәр Аның шушы рәвешле тыйнак сөйләшүен күргәч, Сафия дә төкселәнеп азаплануның килешмәячәген аңлады
— Ярдәмегез тисә, бәлештән эш тормас,— диде.
— Авыл чәе тәме килә,— диде Әхмәтнуров— Мөмкин булса, тагын берне генә ясагызчы. Шикәр кирәкми, чәйнең тәмен боза.
— Монда эшне озакка сузмаска иде инде, иптәш Әхмәтнуров,— диде Револ — Үзең күрәсең, бу почмакларга карап, артист кешенең ничек күңеле үссен дә, ничек итеп ул гүзәл образлар тудыра алсын? Төзүчеләр, матур спектакльләр карарга теләсә, артистларны да матур йортларда яшәтсеннәр.
— Бу арада безнең эш бик тыгыз әле, андый зур мәшәкать кузгалмый торса да ярар иде, — диде Сафия
— Ни булган ул хәтле?
— Иртәгә «Кадимбикә»нең просмотры була
— Харап икән, сездә ул атна саен була, ә төзәтү ун елга бер ясала, ачуым килмәгәе.
— Наргизә төп рольдә.
— Сезнең роль уйнамаган көнегез юк, ә Әхмәтнуров кебек дәрәҗәле иптәшне гомергә бер генә эләктереп була
Бу сүзләрне тыңлаганда, Әхмәтнуров ничектер йомшак кына көлемсерәп куйды Ә Револ астыртын мәгънә белән Сафиягә бик төбәп карап алды.
— Ягез алайса, акт кәгазегез әзер булса, кул куям да, мине гафу итегез, — диде Сафия — Илиур белән безнең дә театрга керәсебез бар.
— Кеше баласын сөйрәп йөргәнче, үзеңнекен булдырыр идең, — диде Револ уйчан гына.
— Сез минем гаилә хәлемә акт төзергә килмәгәнсездер бит?
Сафия, Әхмәтнуров сузган кәгазьне рәтләп укып та тормыйча кул куйды да. ашыкканын сиздереп, кием шкафын ачты Алай да, тегеләр чыгып киткәч, нәрсәгәдер сагаеп, уйланып калды Тукта әле, төзү оешмасына Револның ни катышы бар соң? Нәрсә дип әле, шул хәтле тырышып, Сафияләрне кайгыртып йөри башлаган? Теге адәм дә сәер күренде. Сафия аның документын да сорамады, Наргизә дә сорамаган-
дыр, мөгаен Кызык ясап, Сафиядән көләргә җай эзләп кенә йөрүе түгел микән бу Револның? Ә бәлки, алар менә хәзер рәхәтләнеп хахылдашалардыр5 Ж-итмәсә, теге кәгазьгә ниләр язылганын да рәтләп укымады бит Сафия
Ул, борчылып, тәрәзә янына килде, пәрдәне кайтарып, урам якка карады ♦
Нәкъ шул минутта Әхмәтнуров та, борылып, башын күтәрде һәм < Сафия карап торган тәрәзәгә текәлде Алдарак барган Револ да башын з борды Күрше ишегалдындагы якты лампаны инде кабызганнар, егет- 5 ләр ак кар өстендә аермачык күренә, аларның йөзендә чагылган шаян 7 елмаю да бик ачык шәйләнә иде, Револ иптәшенә нидер әйтеп, башын £ селкеп куйды. Сафия, үзеннән-үзе кызарынып, артка чигенде кеше < әллә ни уйлар тагын!
2' :
о
Хаким (Кадимбикәгә) Шушымы? Шушы бичара адәм синен иренме? * Нариман Мйн бичара түгел Мине, җәзалап, шушы кыяфәткә керттеләр = Хаким (Газизҗанга) Сөйләш! <
Газизҗан Бичара буласын килми, димәк Зинданда тоткынлыкта г ятасың килми, шулай бит? (Нариман дәшми ) Галиҗәнап рәхимле Ул сиңа о бик зур мәрхәмәт кыла, сине азат итәргә боера Кием салым, азык телек би = рерләр
Нариман (Хакимгә карап) Шунын ечен мин нишләргә тиеш инде?
Хаким (Кадимбикәгә) Башы эшли, малның һәм властьнын кыйммәтен j аңлый!
Газизҗан (Нариманга) Бу игелеге ечен галиҗәнап хак сорамый Ана синнән берни кирәкми
На р и м а н (Хакимгә) Бурычлы итеп куймакчы буласыңмы’
Газизҗан Галиҗәнапның шарты бик кечкенә—оныту. Син онытыр га гына тиеш Үзеңнең кемлегеңне, кемгә ниндн вәгъдәләр, антлар биргәнең не — барысын да оныт Яңадан туган кебек яши башла Хәзер менә, бу хатын минеке түгел дип әйтәсең дә шушы минуттан ирекле буласың
Нариман. Бер әсирне иреккә чыгару ечен шундый хак сорыйсыңмы. Хаким’ Кыйммәт, ай һай кыйммәт куясын бәяне'
Газизҗан Син бу хатынны үзеңнең ирегеңнән дә кыйммәтрәк бәялисеңмени?
Нариман Мин үз хокукымны югары бәялим
Газизҗан. Сиңа хокуклар бирелер Яшь хатын алырсың Галиҗәнап хөкемендә кызлар җитәрлек, сайлап алырга мөмкинлек алырсың
Нариман Аз. бик аз!
Газнзжан Игелекнең кадерен бел' Күрмисенмени, син кайда да бу ха тын кайда’ Ул барыбер синеке түгел'
Нариман Бу зиннәтле киемнәр ана юкка гына кндерелмәде. бу урынга ул бушка гына утыртылмады димәкче инде снн. Хаким’
Хаким (Газизҗанга ) Сора бу адәмнең йөрәге ни тоя икән’
Газизҗан Әйт Йөрәгең ни тоя?
Н а р н м а н Мин йөрәгемне дошманга ачмыйм
Кадим бнкә Нариман
Хаким Дәшмә'
Газизҗан (Нариманга) Күзен күрәдер бит’
Нариман Әйе. күзләрем куркыныч нәрсә күрә Моны күрү дошманның зинданында ятудан да аянычрак, чөнки дошманнан яхшылык көтеп булмый, ә синең өчен янган көйгән берәүнең дөньяда яшәвен белеп тору тоткынга да көч. өмет бирә Калимбикә! Синең хыянәтең мннем өчен дошман һөҗүменнән мең тапкыр яманрак' Дошманның явызлыгын беләсең, ана күңел әзер тора' Ә син. син!
Каднмбикә Нариман' Мин
Хаким Дәшмә' (Квлеп ) Ә син. ахмак хатын, йөрәк сизә, дисең'
Газизҗан (Нариманга ) Шулай булгач, бу хатын сиңа ник кирәк’ Галиҗәнап болай да сиңа хакны артык күп түлн түгелме? Синек бер сүзең
өчен бу хатын минеке түгел, мин аннан баш тартам, дигән сүзең өчен, ирек, ризык, кием, яшь хатын...
Хаким (Газизҗанга ым кага )
Газизҗан Әйе. өстәп, жир кишәрлеге дә бирерләр Үткәннәреңне генә оныт Тормышны яңабаштан башла Сине кыйнаучы булмас,_ үз көнеңне үзең күрерсең Уйлап кара: кара зинданнан соң — якты көн. кыйналулардан соң - тыныч тормыш Күз алдыңа китер Иң мөһиме - бернинди үкенеч, кайгы- хәсрәт юк. чөнки бөтенесе онытылган, хәтердән чыгарып ташланган! Үткәннәрне уйлау — җан газабы гына ул. Син барча ваемнардан азат булырсың Шул бер сүзеңне генә әйт
Нариман Ярый, әйтәм.
Газизҗан Күптән шулай кирәк иде. Юк нәрсә өчен бәхәсләшеп маташасың.
Нариман Әйтәм!
Хаким (Газизҗанга) Ирек кәгазен әзерләсеннәр'
Газизҗан. Әйт сүзеңне!
Нариман. Сүзем шул: минем дошманга бирер бер нәрсәм дә юк Мин хәтта үземә хыянәт иткән бәндәләрне дә үз хөкемемдә калдырам, дошманга бирмим Мин аларны үзем хөкем итәчәкмен, үз законнарым белән' Бу - минем хатыным! һәм минеке булып кала!
Сәхнәдә «Кадимбикә»не кабул итү өчен күрсәтәләр иде. Иң авыры менә шушы инде — спектакльне беренче тапкыр күрсәтү. Бу көнне залда халык аз була Әмма болар — гади тамашачы түгел, ә бәлки сәхнә законнарын тирәннән аңлаган, һәрхәлдә, үзләрен шундый дип санаучы кешеләр: культура өлкәсенең җитәкчеләре, тәнкыйтьчеләр, журналистлар, язучылар Алар тып-тын утыралар, ни уйлаганнарын белеп булырлык түгел, тик шулай да сагаю, кимчелекләрне тотып алырга тырышу сизелә һәм бу артистларны каушата иде. Соңрак, спектакль план буенча бер-бер артлы уйнала башлагач, сине сәхнәдә танып, хуплап, аз гына табышыңа да куанып, хаталарыңны күрмичәрәк уздырып жибәрә торган гади тамашачы каршына чыгу бөтенләй икенче бит ул: сулышлар иркенәя, дәрт өстәлә, илһам килә
Ләкин ул көннәргә юл менә шушы сират күпере аша — сәнгать советы каршында уйнап үтә шул.
Сафия спектакльне яттан белә, шунлыктан аның күңел күзе сәхнәдән бигрәк залга, анда берән-сәрән сибелеп утырган кешеләрнең тамашаны ничегрәк кабул итүенә юнәлтелгән иде. Спектакль нинди генә булса да, беренче егерме-утыз минуты бара әле, аны халык сагаеп һәм, ни булыр икән дип кызыксынып карый Шул арада мавыктырып алып китмәсәң, залның дикъкате тарала башлый. Андый хәл бик аяныч, таралып киткән спектакльне янә бер йодрыкка төйнәү ифрат кыен. Бү юлы шулай булды да. Әйе, тамашаның кызып-кызып киткән минутлары, залдагыларның тураеп утырган, елмаеп куйган чаклары булгалады, тик болар томанлы төндә җемелдәп узган очкын кебек чагылып кына узды. Спектакль кешеләрне үз артыннан ияртеп алып бара алмый, аксак ат кебек адым саен сөртенә, тукталып кала иде. Миләрне әкренләп томан чорнап алгандай итте, инде анда-санда чагылып узган очкыннарны да зиһен тотып алмый башлады.
Алтынчы рәтнең уртасында утырган Рәмзи Бикбауның водолазкасы әйтерсең лә хәсрәттән агарган иде. Менә, арттан кузгалып, Шәфика Абилова алга таба узды, Рәмзи янына утырып, иңе белән аңа табарак авышты, гүяки аңа көч бирергә теләде. Кырыйдан сулкылдаган тавыш ишетелде: анда театр училищесы студенткасы Эльвира Балтачева урындык аркасына капланып елый иде. Ник елый икән ул? Әллә аның — залдагы бердәнбер кешенең — спектакль белән мавыгып китүе, андагы фаҗигале вакыйгалардан тетрәнүеме бу?
Рәмзидән берничә утыргыч аша баш режиссер Әнвәрбәков утырган. Аның өчен спектакльдәге һәрнәрсә яңалык — ул әле кичә генә к\рше республиканың башкаласыннан кайтып төште һәм бу яңалык
бик үк куанычлы түгел иде ахры Кыяфәте бик җитди баш режиссерның сыны, кылдай тартылып, хәрәкәтсез калган, йомры башын алгарак иеп. керфек тә какмый, сәхнәне күзәтә Аның янәшәсендә утырган Даянның йөзендә елмаю, тик бу елмаюда газап һәм ярс\ ачысы ярылып ята.
Газапларның да бер чиге була — спектакльнең ахыры, ниһаять, ♦ җитте, залда ут кабынып, сәхнә шыксызрак, күңелсезрәк булып күренде. < андагы чатырның аннан-моннан корыштырылганлыгы, агачларның ка- з тыргыдан укмаштырылганлыгы ныграк күзгә ташланды Барысы да 5 урыныннан кузгалып, тизрәк сәхнәгә аркалары белән борылды
Залдан чыгып барганда, Сафия белән Әнвәрбәков янәшә туры * килделәр.
Я. ничек соң? — дип сорады Әнвәрбәков
— Менә худсоветта әйтерләр инде. — дип. шома гына җавап бирде ~ Сафия. Ләкин Әнвәрбәковтан алай ансат кына котылып буламы соң’
Мин синнән худсовет фикерен сорамыйм, үзеңнең тәэсиреңне * әйт, — диде Әмир һәм маңгай астыннан таләпчән кисәтү белән карады * — Пьеса миңа бик ошый. — диде Сафия — Ләкин
— Я. я! Нәрсә «ләкин»?
Сафия ^тотлыгып калды Дусларының хезмәте турында яхшы сүз г генә әйтәсе килә, ләкин ул ялганлый да алмый иде
— Табышлар күп, — диде ул. Шуларны үстереп, бер рнтмга салып эшләсәң..
Бөтен хикмәт ритмда инде алайса? — диде арттан көлемсерә i гән тавыш Сафия борылып карамады, күрмәсә дә таныды аларның сөй- - ләшкәнен Зыятдин тыңлап килә иде. Сафия, башын күтәреп. Әмирнең ; күзләренә туптуры карады да:
Бу әсәрне мин сәхнәгә бөтенләй башкача куяр идем. диде Әйе. бөтенләй башкача!
22
Әнвәрбәков бүлмәсендә аяк тавышлары ишетелми идәнгә тоташ кызыл чуар келәм җәелгән Кергән кешеләр сүзсез генә стена буена тезелгән урындыкларга утырыштылар, бу тынлык нервыларны тагын да киеренкеләндерә иде Бүлмәгә әйтерсең лә электр көчәнеше тарал ган Уен түгел, тулы бер коллективның айлар буе башкарган эшенә хөкем чыгарырга җыелдылар һәм куанычлы карар чыгару мөмкинлеге дә күренми иде бит! Бер берсенә текәлеп карау уңайсыз, башка нәрсә ләр турында сөйләшү урынсыз иде, шуңа күрә кайсы түр стенаны биләп торган кара шкафларга, андагы китапларга һәм театрга бүләк Ителгән сагынмалыкларга, кайсы ишек кырыена эленгән Хуҗа Насрет дин сурәтенә карап утырдылар Хуҗага рәхәт, ул бу җиһанның һәр төрле көйсезлекләрен авыз ерып кына үткәрә Әнә бит хәзер дә, ишәге нең койрыгына карап атланган да көлә рәхәтләнеп!
Бүлмәдәге тынлык барысын да баскан иде кебек Зур өстәл артында тәрәзәгә аркасы белән утырган Әнвәрбәков та сүзне әкрен тавыш белән башлап җибәрде, совет членнарыннан фикерләрен әйтүен үтенде Бе рәм берәм урыннарыннан кузгалып, мөмкин кадәр йомшаграк итеп, тискәре фикер ташын мамыкка урабрак сөйләргә тырыштылар
Драматург Даян Ризванов карап-карап. көлемсерәп, башын чайкап утырды да. йөрәк ярсуына түзә алмыйча, үзенә сүз бирелгәнне дә көтеп тормастан, сикереп торып, аягүрә басты Аның көчле тавышы сувенирлар тулы шкафларга, стеналарга бәргәләнеп, биек бүлмәне тарсынып яңгырады
Булмаган бу. иптәшләр, турысын әйтеп сөйләшергә кирәк, барып чыкмаган' Минем бу әсәремне тарихка кереп калырлык итеп
куярлык булсаң гына тотынырга кирәк иде! — Ул почмактагы урындыкта тураеп, тәрәзәдән каядыр еракка карап утырган Рәмзигә таба кизәнгәндәй, кулын селтәде- — Спектакльне бу дәрәҗәдә эшләү режиссерга да, театрга да оят булырга тиеш!
Әмир, аны тәртипкә чакырырга теләгәндәй, күпереп торган чәчләрен җилпеп, башы белән ишарә ясады, ләкин драматург моны күрмәде
— Әсәрне яшь режиссерга, яшь башкаручыларга биреп, баштук та театр дөрес эшләмәде, — дип тыела алмый дәвам итте Даян — Мондый әсәрне сәхнәгә кую — спортта рекорд кую белән бер ул, беләсегез килсә Тренировкасыз гына уңышка ирешеп булмый, әзерлексез спортчыдан дөнья рекордын куюын таләп итеп көчәндерә башласаң, аның буыны сына Рәмзине дә. Наргизәне дә гаепләргә җыенмыйм Минемчә, аларга артык авыр йөк салынган Театрның төп көчләрен җикмичә генә, бала-чага уены корырга исәпләгәнегезне алдан ук әйтергә кирәк иде. иптәш Әнвәрбәков! Мин бу пьесамны алып китеп, архивыма гына салып куйган булыр идем Сезнең дә намусыгыз чиста булып калыр иде!
Ул урынына утыргач, бүлмәдә урнашкан киеренке тынлык колакларны чыңлатып торды. Менә бу тынлыкта салмак, әкрен хәрәкәт белән Бикбау торып басты, водолазка итәген тарткалап куйды һәм. Ризвановтан аермалы буларак, бик әкрен тавыш белән, үзалдына гына сөйләнгәндәй итеп, тәрәзәдән күзен алмыйча, әйтерсең лә, биредә- геләргә түгел, ә бәлки шул тәрәзә артында күренми генә тыңлап торучы билгесез кешегә мөрәҗәгать иткәндәй:
— Мин күреп торам: монда мине аңламаячаклар, — диде. Ул шушы тынычлыгы белән генә дә күпмедер дәрәҗәдә үзенең хаклы булуын һәм, барыннан да бигрәк, Ризвановтагы дуамаллыктан, сүзне уйламый сөйләүдән өстен икәнлеген расларга тели иде. Ул ургыган хисләрен яшерә белде, тавышы калтырамады, йөзе бозылмады. — Монда искечә эшләргә, искечә фикерләргә күнеккән кешеләр утыра Минем бөтен ялгышым, хатам өлкәннәргә иярергә тырышуда, алар артыннан баруда да инде, беләсегез килсә! — аның бу сүзләреннән һәммәсе калкынып куйдылар. — Ясалма тавыш белән сөйләү манерасы, артык күтәренкелек, һәр сүзгә басым ясау Мин бүген бер нәрсәне аңладым: элеккечә эшләргә ярамый. Бөтенләй башкача, өр-яңача фикерләргә кирәк Яшьләрчә Заманча
— Соң. алай бик акыллы булгач, эшләргә дә кирәк иде, нәрсә монда безгә акыл сатасың, — диде Даян гадәтенчә ачы көлемсерәп. Бикбау аның тарафына күз дә салмастан
— Мин үз юлымны табыл җиткермәгәнмен әле. Юлны табу ансат та түгел ул, — диде.
— Син юлыңны башка пьеса белән эзләрсең инде алайса, яме! — диде аңа Даян. — Безгә шул иске стиль белән бик әйбәтләп куйсалар да ярап торыр. Без күнеккән!
Әмир, бармаклары белән өстәлгә шакылдатып, аны тәртипкә чакырды.
Бикбауның бу чыгышы барысының да канын кыздырып, телен ачып җибәрде. Уен-муен түгел, ничә еллар буе спектакльләре гөрләп барган, ил-халык каршында макталып килгән театрның эшенә тел тидерде, барысын да искелектә, артта калуда гаепләде бит. Әле үзенең рәтле эш күрсәткәне юк!
Чыгышлар бик хисле булды, тавышлар көрәеп китте, күзләрдә очкыннар уйнады. Төп фикернең буталчыклыгы, образларның эшләнеше. мизансценалар, декорация, яктырту турында сөйләнде, һәркайсын- нан гаеп табылды.
Бикбау карашын тәрәзәгә текәгән килеш тып-тын утырып тыңлады. Әйтерсең лә, монда сөйләнгән кайнар нотыкларның аңа бернинди катнашы юк иде. «Ахмаклар, — дип уйлады Рәмзи, — ничек вакланалар
бит! Мизансцена, яктырту! Аның ишесен төзәтү берни түгел Хикмәт андамыни!»
Хикмәтнең нәрсәдә икәнен яшь режиссер үзе дә анлап житкерми — иң аянычы менә шунда иде
Сәнгать советының фикере бердәм булды спектакль уңышсыз чыккан, аны бу хәлендә тамашачыга тәкъдим итеп булмый Шулай итеп, * коллективның берничә айлык хезмәте юкка чыгарылды
Спектакльне яңабаштан куярга туры киләчәк иде
23 5
Өйгә кайтып керәсе килми. Наргизәнең күзләренә карау читен 5 булачак иде Ишек ачылуга, улын күрсә, күңеле бераз йомшар дип < өметләнеп, Сафия Илнурны бакчадан иртәрәк алырга булды «
Ул шулай Наргизәнең ачуыннан бала аркасына ышыкланмакчы < булып кайтып килгәндә, тышкы ишектә, чиләк, пумала тоткан бер ир “ кеше белән бәрелешә язды Ир кеше аның каршына туктады да, ачулы * кыяфәт белән
- Исәнмесез! - диде ничектер басым ясап <
Артистларга кайчак бөтенләй чит-ят кешеләр дә сәлам биреп уза, s шунлыктан Сафия аңа җентекләп карамады, гадәтенчә ягымлы нтеп „ «Исәнмесез» дип кенә узып китмәкче иде. ләкин теге юл бирмәде, х бусагага аркылы басып торуында булды *
Мин сезнең өчен тырышып йөрим тагын, ә монда рәтләп каршы a алучы да юк, диде ул ачулы тавыш белән
Шунда гына Сафия аңа, күтәрелеп, дикъкать белән карады Аның каршында кичә Револ белән килгән Әхмәтнуров дигән кеше басып тора иде Акбурга, буяуга тапланган комбинезон аның кыяфәтен бөтен ләй үзгәртеп җибәргән, танырлык та түгел
Ә, Сезмени әле бу, гафу итегез. диде Сафия
Эшләргә булгач, эшләргә кирәк, эшлисегез килмәсә, кичә үк баш тартасыгыз бар иде, — диде Әхмәтнуров уемлы ияген чөеп Сафия чын чынлап кыенсынып китте иптәш аларга яхшылык теләп йөри, ә аңа ачык чырай күрсәтү дә юк
Сез, зинһар, авырга алмагыз инде. днде ул. — Болай ук тнз тотынырсыз дип уйламадык бит без Аның әле кәгазьләре йөрисе булыр, югары оешмаларның карарын көтәсе булыр, дип уйлаган идек
Кәгазь йөргәнен, карар чыкканын көтегез инде алайсе. диде Әхмәтнуров горур гына һәм Сафия яныннан үтеп китмәкче булды Шунда гына кыз бик зур нәрсәне ычкындырганын аңлап алды кәгазь йөрүдән бүлмә рәтләнми, авыз ачып торганыңа мең үкенерсең, сон булыр! Аннары тагын шунысы бу Әхмәтнуровның җилкәсе шактый калын күренә. Наргизә каршына кергәндә, ана ышыклану ышанычлырак була чак иде *
Сафия, Илнурны җиргә бастырып, ике кулы белән Әхмәтнуровка ябышты
Зинһар кнтмә1ез! Зинһар үпкәләмәгез' Мин авыр сүз әйтмәдем бит! Өйгә кереп сөйләшик инде зинһар'
Шактый ялындырды Әхмәтнуров. Сафиягә иң матур елмаю белән елмаерга, күзләрен мөлдерәтеп карарга, иң татлы сүзләр эзләргә туры килде
Инде менә шушы сабый белән икәүләшеп күзегезгә зар интизар булып карап торганда, күңелегез бер дә йомшармас микәнни? Бәгыре гез таш түгелдер бит’ Хәтерегезне калдырган булсам турысын әйтегез, тнк китмәгез генә'
Әхмәтнуров бер Сафиягә, бер аптырап тасраеп торган Илнурга каралы да:
— Ярар, диде теләр-теләмәс кенә. — Сындырдыгыз тәки.
Ләкин ишектән беренче булып керергә риза булмады. Кулындагы Илнур да Сафияне дускаеның һөҗүменнән саклап кала алмады. Идән уртасына баскан Наргизә аны күзләреннән яшел ут ачып каршылады. ’ Мин сине просмотр бетүгә йөгереп чыгарсың дип көткән идем!
Илнурны иртәрәк алдым әле. Спектакльгә әзерләнебрәк керергә.
— Юхаланма! — диде Наргизә, якын ук килеп. Буйга шактый калкурак булганга, өстәвенә чәчен дә тузгытканга, ул шомлы булып күренде. Сафия хәтта арткарак тайпылды — Башымны ашарлар дигән шик бар иде күңелемдә, тик син мине сатарсың дигән уй килмәгән иде1 Сафия, аның авыр сүзләреннән сакланырга теләгәндәй, ике кулын йөзе турына күтәрде.
Наргизә! Синең өчен миннән дә ныграк хәсрәтләнгән кеше юк бит. дускаем!
- Беләбез! Белә-әбез! Бөтен сүз синнән башланган. Син кем ул хәтле, худсовет членымы әллә? Әнвәрбәковка ялагайланып, минем юлга аркылы басасың' Җитмәсә, бала артына ышыкланмакчы!
Артта, «эһ-эһ» дип. Әхмәтнуров тамак кырып куйды. Ачыргаланып, бала елап җибәрде Ләкин Наргизә аларны ишетер хәлдә түгел иде. Ул сары күлмәктән, сары хәсрәт булып, әрле-бирле йөренә, баш өстендә ялкын телләредәй чәче җилпенә иде
Төшләремә кергән иде шушылай буласыларым. — дип өзгәләнде ул Бәләкәй чакта ук төшемдә күргән идем Арбада барам, барам, барам Янымнан ике яклап һау-һаулап эт өере чаба Бөтенесе бозау хәтле, усал, куркыныч Төрлесен уйладым, тик, җан дускаем шул өергә кушылыр дип кенә юрый белмәдем...
Наргизә, тынычлан, Наргизә. .
Тынычланыргамы? Минамы? Шушы хурлыктан соңмы? Хәсрәтенә түзәр идем Мин кечле кеше, күп нәрсәгә чыдый алам. Хыянәткә түзми күңел Дусның астан чагуына җан сыкрый' Мә, ал, үзеңә булсын! Син күптәннән шуңа кызыгып йөрисең бит инде!
Ул сумкасын актарып, кәгазь төргәк тартып чыгарды да Сафиягә таба ыргытты Ике дәфтәр итеп тегелгән кәгазь битләре, җилпенеп, шапылдап, идәнгә килеп төштеләр. Сафия иелеп алды болар «Кадим- бикә»нең бер нөсхәсе һәм роль тексты иде.
Әхмәтнуров тагын тамак кырды:
Сезнең монда бер әзерлегегез дә юк бугай әле...
Сафия аны тагын җиңеннән тотып алды, тагын елмайды. Әхмәтну- ровный күзләренә туп-туры карап, бер гөнаһсыз сабыйларча ачык итеп, эчкерсез итеп елмаерга тырышты.
- Сабыр булыгыз, —диде. — Роль уйныйбыз бит без Бик җаваплы роль Бик катлаулы Ышандыра бит, әйеме, ышандыра бит?!
Әхмәтнуров. шикләнеп, ярсыган Наргизәгә текәлеп карап торды. — Ышандыра, ышандырмаган кая. — дип куйды сузып кына.
— Сез безгә игътибар итмәгез. Сез үз эшегезне башлагыз!
Сафия Илнурны күтәреп алып, күз яшьләрен сөртте.
— Хәзер, Илнурым. күз нурым.
Әхмәтнчров биек баскычын алып килгән икән, коридордан шуны алып керде дә бик тәвоккәл кыяфәт белән ‘ишек янына сөяп куйды һәм аңа менеп, шыкы-шыкы штукатурка коя башлады.
— Каягыз. бергәләшеп кәмит уйныйк алайса.
- Таптыгыз вакытын. — диде Наргизә бер мәлгә айныгандай булып - Әйе. дустының шушындый минутында ремонт кайгысы кешеләрдә Кая, китер әле баланы' Нечего аның белән спекулировать итәргә!
Ул Илнурны, акыртып. Сафия кулыннан йолкып алды да ишектән чыгып китте
— Чукынып китегез! Ник шунда бөтен йортын ишеп төшермисез'
— Ни булган аңа? Бая да мине пәри кебек котырып каршы аллы? — дип сорады өстән Әхмәтнуров
Бик зур күңелсезлек килде әле Сез гаеп итмәгез инде Кайгысыннан башын җуйган ул. — диде Сафия
— Ни булган ул хәтле5 — дип борчылып сорады Әхмәтнуров ♦
— Бүген безнең яңа спектакльне комиссия кабул итмәде Наргизә < анда төп рольне уйный иде
— Роль өчен шушы хәтле бетеренергә. Берәр туганы үлгәнме < әллә дип торам. 2
- Артист өчен бик авыр хәл инде бу. Сез аны гаепләмәгез. Үз-үзен S белештерми генә сөйләве Күңеле начар түгел аның Менә күрерсез: < сәгать тә үтмәс, кире кайтып та төшәр
Сафия, шулай сөйләнә-сөйләнә. әйбер-караны җыярга, җыеп f бетереп булмаганы өстенә иске клеенка, кәгазь гәзит ябарга кереште 2
Ремонтның нәкъ шундый чакка туры килүе анын өчен яхшы * булды әле. Нишләр иде ул шушы минутларда? Ике дус. үпкәләшеп. * болганышып ятырлар иде. Ә монда олы мәшәкать купты, теләсәң- э теләмәсәң дә, бу егетнең кул арасына керергә, ярдәмләшергә кирәк иде “
Ул бик саклык белән, кадерләп кенә стенадан портретны алды, t? чиста тастымалга урап, чемоданга салып куйды Иелгән хәлендә. * дөньясын онытып, уйланып торды Баскыч өстендәге Әхмәтнуров. 5 текәлеп, аны күзәтә иде Сафия моны сизмәде
X
24 *
Утырыш тәмамлануга, иң беренче булып ишек янындагы урындыктан Рәмзи кузгалып чыгып китте Секретарь бүлмәсендә Шәфика көтеп утырган икән, ирен күрүгә, сикереп торды, кулларын сузып, каршысына килеп басты, текәлеп, күзләренә карады Йөзендә, карашында йөрәк әрнү һәм кызгану әйе-әйе. Рәмзине кызгану галәмәтләре
Я. ничек, нәрсә хәл иттегез?
Рәмзинең саруы кайный башлады Сорап торган була бит! Ә үзе ничек буласын алдан ук сизде! Бөтенесен аңлый, ахмак түгел! Спектакль барышында ук. бөтен зал аша килеп, гәүдәсе белән иренә терәк салгандай елышып утырганыннан ук аермачык билгеле иде инде аңлаганы. Ул чакта ук Рәмзинең башына «Спектакль уйный тагын бусы да. начар уйный!» - дигән уй килгән иде һәм чнткәрәк күчеп утырырга теләге бик көчле иде. тик кешедән генә яхшысынмады, шул кыенсынуы аркасында газап өстенә газап алды - Шәфиканың партнерына әйләнеп, үзе дә кәмит уйнап утырды дияргә була Хәзер менә хатыны шул кәмитнең дәвзмыи уйнатмакчы Тамашачылары да әзер — әнә арттан бер бер артлы чыгып киләләр Иренә теләктәш, изге хатын ролен уйный Абилова, сүзләре дә күп спектакльләрдә колакка чалынган репликага охшаш «Я ничек?» имеш
Рәмзи ике куллап хатынының иңнәреннән тотты да. сак кына, әмма көч белән чнткәрәк этте
- Кайткач сөйләшербез Син кайта тор. минем эшем бар әле Кичке ашка мине көтмәгез
Шулай диде дә. уңга-сулга карамый, вестибюль аша үз бүлмәсенә кереп, ишеген эчтән бикләп тә куйды Бераздан бик әкрен, кыюсыз гына ишек шакыганнары ишетелде «Шәфика!» дип уйлады Рәмзи Ачу белән, мыегын тешләттерде, урыныннан купмады
Әйе. шулай итеп, барысы да хәл кылынды, димәк!
Башкалар бер кызып сөйләштеләр дә өйләренә таралыштылар Җитәкчеләрнең, тәнкыйтьчеләрнең эше шуның белән тәмам Алары тиз
арада үз мәшәкатьләренә чумар, бу хәлләрне онытыр. Спектакльдә катнашкан артистларга килгәндә, аларга бераз авыррак, билгеле, ләкин барыбер баш китәрлек вакыйга түгел. Аларның бер ише кайткач хатынына эчен бушатып җиңеллек табар, икенчеләре — хатын-кыз җенесеннән булганнары, мендәргә капланып елап булса да юаныр. Алай гына тынычлана алмаганы, эченнән генә режиссерны тиргәп, ачуын басарга тырышыр. Дөрес, бераз вакыт барыбер аларның эчен тырнап торыр әле бу унышсызлык, ләкин, гомер узу белән, аны башка куанычлар һәм көенечләр күмеп китәр, тормыш үзенекен итәр.
Тик Рәмзи күңелендә генә төзәлмас яра һәм бик ачы сабак булып калыр ул. Чөнки бу — аның өчен уңышсызлык кына түгел, ә бәлки бөтен киләчәкне билгели торган бер борылыш та иде.
Рәмзи үзен, аяк астындагы сукмагы кинәт өзелеп, упкын каршында басып калгандай хис итә иде. Алга барыр юл юк, як-якка киткән сукмакларның да очы күренми, каядыр кыялар артына кереп югала.
Нишләргә? Кая барырга? Үз-үзеңне кая куярга?
Күңелне кимсенү һәм үз акылыңа, сәләтеңә ышаныч какшау изә: ул айлар буе уйлап йөреп тә башы җитмәгән нәрсәләрне бүтәннәр бер күз салуда күреп алды бит Димәк, ул режиссер буларак бернигә дә ярамый дигән сүз.
Телефон шалтырады Рәмзи күнегелгән хәрәкәт белән аңа сузылган иде. аңына килеп, кулын ярты юлда туктатты. Тагын Шәфикадыр. Юк. кирәкми! Рәмзи аның ниндирәк тавыш белән ниләр әйтәсен болай да бик яхшы белә Бүген күпкә чыдады, инде хәзер дә хатынын тыңларга түземе җитмәячәк иде Рәмзинең.
Иҗади дуслык, бердәм гаилә диләр алар хакында. Әгәр чыннан да шулай булса икән! Ул чакта Рәмзи, ике дә уйлап тормыйча, Кадимби- кә ролен Шәфикага биргән булыр иде. Күпне күргән-кичергән хатын, сәхнә тәҗрибәсе бик бай, халыкның мәхәббәтен казанган актриса. Ләкин артык нәфис, артык хатын-кыз Нечкә тавыш белән ясалмарак, назлы сөйләшү манерасы да. соңгы вакытта тудышып киткән гәүдәсе дә, аяк атлаулары белән үк ирексездән ирләрнең дикъкатен җәлеп итүе дә килешми, бу очракта ярамый. Кая! Рәмзи алдан ук белеп торды: бу спектакльне кую мәсьәләсендә алар беркайчан да уртак бер карашка килә алмаячаклар Шуңа күрә бит инде Бикбау, алдап-йолдап, хәйләләп булса да, хатынын башта ук бу эштән читләштерергә тырышты, төп рольгә Наргизәне алды.
Бусы да буш түгел — ачы-төчене татыган хатын. Башыннан шактый күп нәрсә узган мәхәббәт, бала табу, яраткан кешесеннән күңел бизү Аңлый белгән кешегә анысы да — зур сабак, һәм сәләтле иҗат кешесенә — сәнгатьтә тирәнлеккә ирешү мөмкинлеге. Ә Наргизәдә сәләт тә, аңа өстәп теләк тә, хис тә бар. Ни җитми тагын?
Ныклы җирлек — пьесада исбатланган хакыйкатькә ышану җитми. Иман җитми' Бу җитмәүчелекне Наргизә тышкы шапырыну, ясалма хисләнү белән алыштырырга тырыша
Тик шунысы бар. гадәти көнкүрештә кеше эчендәген яшерә ала, эчтән калтыраса да, тыштан ялтырауны булдыра. Әмма сәнгатьтә иҗат кешесенең бөтен күңел почмаклары ахырынача ачыла, анда бернәрсәне дә яшерү мөмкин түгел. Тыштан караганда ялкын бөркеп торган Наргизә дә ачылды әнә Ачылды һәм күңеленнән суык җил бәреп чыккандай итте Салкын күңел белән- иҗат итеп булмый, Наргизә дә, элек алган сабакларны искә төшереп, сәхнәдә нәкъ Абиловача йөри һәм сөйләшә башлады
Әйе, яшь режиссерга электән килгән кысадан чыгарга ирек бирмәделәр. Наргизә кебекләр аның аягына тышау булып уралды Нинди аяныч хәл!
Рәмзи, урыныннан кубып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә кереште. Ахырда, урындыкка тезен бәреп, авыртудан айнып китте: кич җит- 48
кән, караңгы төшкән, ә ул ут кабызырга да оныткан икән Озакламый кичке спектакльгә халык җыела башлаячак, ә аның кеше чырае күрәсе килми иде Өйгә дә аяк тартмый тартуын, ләкин монда да калып булмый — ул, кая барасын белмичә, ишеген бикләп, урамга чыкты
Бакча турыннан узып бара иде, кемдер каты итеп аның кулыннан тотып алды ’ ♦
— Стоп, машина! Юкса хәзер авариягә юлыгасың!
һәм, кар өстенә сибелгән сөмбел кебек, тирә-юньгә әкрен, назлы з көлү авазы сибелде Бу шулхәтле көтелмәгәнчә килеп чыкты, Рәмзи 5 беразга айный алмыйчарак торды Бүгенге көнне, бу кичтә шушылай Z йомшак, иркә итеп көлүчеләр дә бар микәнни әле?
Аның каршында, күзләрен зур ачып. Эльвира басып тора иде « Көлә үзе, ләкин баганадан төшкән лампа яктысында аның күз төп = ләрендә яшь тамчылары елтырый иде шикелле Бәхет балы белән бергә ~ әрнү ачысы да бар иде бу көлүдә Менә ул аяк очларына күтәрелде, 2 менә Рәмзинең мыегына үрелде, иреннәрен аның бит очына терәде * Иреннәре кайнар, ә Рәмзинең кулына тотынган бармаклары боздай * салкын иде кызның. Рәмзи аны аркасыннан кочып алды һәм кызның о бөтен гәүдәсе белән үзенә таба авышканын, сыенганын тоеп алды * Ул шундый якынайды ки. Рәмзинең туны белән Эльвираның пальтосы ч аша йөрәге дөпелдәп бәргәндәй итте
— Бүлмәдә ут та яндырмыйча шундый озак ялгызың бикләнеп * утырдың! — дип. тавышсыз, сулыш ялкыны белән генә пышылдап 2 әйтте кыз Автоматтан шалтыратып та караган идем, трубканы ал- х мадың Сөйләшәсең килмәдеме5
— Син дип белмәдем шул... х
Йөрәгең минеке кебек кабынмаган шул әле! Әгәр яна башласа.
мин шалтыратканны шундук сизәр иде
Янмаган кая! Көл булам инде
Рәмзи, авыраеп киткән башын иеп. яңагын Эльвираның йомшак бүрек түбәсенә терәде, бүген беренче тапкыр булса да бераз җиңеллек тойды
Алар җитәкләшеп, әкрен атлап, урам буйлап киттеләр һәм үзләре дә сизмәстән, театр училищесының ике катлы бинасы каршына килеп чыктылар Кайбер тәрәзәләрдә ут яна. анда дәресләр бара иде әле Рәмзи кызның нечкә бармакларын кысып тотты да ишеккә таба әйдәде. Эльвира кыюсыз гына, ләкин карышмыйча, аңа иярде
Иң беренче класс бүлмәсенең ачкычы ишектә иде. Ачып керделәр Утны кабызмадылар Тәрәзә рамы урамнан төшкән яктылыкны бүлеп. Эльвираның уң яңагына, күзенә кара күләгәсен салган, аны сәер дә, серле дә итеп күрсәтә иде
— Әкият сөйлимме? - дип сорады Эльвира, каршысындагы урындыкта утырган Рәмзигә таба гәүдәсе белән авыша төшеп
Дөресен генә әйткәндә, бу арада әкиятләрдән гарык булынган иде инде. — диде Рәмзи көлемсерәп
Ә мин сиңа андыйны түгел, чын әкият сөйлим Тыңла!
Эльвира кузгалып, аның янәшәсенә утырды һәм култык астына сыенып, шыпырт кына сөйли башлады
Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтннк булган заманда, җиде диңгез артында дөньяга килгән ди бер малай Ел үсәсен ай үскән, егет булып ж иткән ди бу Егет булып җиткәчтен, бәхетен эзләп киткән ди Бара икән, бара икән, бер кош килеп кунган моның каршына «Егеткәй, егеткәй, кая бер ялгызың барасың болай?» дип сорый икән бу «Бәхет эзләп барышым»,— ди икән моңа егет «Минем дә бәхетем әллә кайларда адашып йөри, ал мине үзең белән». ди икән моңа кош
Эльвира тынып калды
Я. шуннан, иярткәнме сон егет кошны үзенә?
» .X ». »• < 49
— Ә син ияртер идеңме?
— Белмим шул, кошы ниндидер бит!
— Кошы тыштан караганда матур да, көчле дә булып күренмәгән, — диде Эльвира, эчтән көрсенеп - Шулай да егет йомшак күңелле икән, аны куып җибәрмәгән, оч алайса янәшә дигән. Киткәннәр болар, егет юл буйлап атлый, кош чнттәнрәк бер очып, бер кунып бара икән Берзаман ни күзләре белән күрсеннәр: юл кинәт өзелгән, каршыларында упкын пәйда булган ди боларның.
«Каян белгән бу минем уйларны?» — дип, үзалдына гаҗәпләнеп уйлап куйды Рәмзи.
— Кош өчен упкын нәрсә, очып кына кичә ул аны. Ә егеткә нишләргә? «Тотын минем канатыма!» — ди икән аңа кош. Егет икеләнеп калган, көче җитмәс, егылырмын дип курка икән ди.
— Куркырсың да! — дип куйды Рәмзи.
— Син шулай куркакмыни?
— Миндәй егетне күтәрерлек кош кайда соң ул?
— Ә, бәлки, ул кош тыштан караганда гына кечкенә, көчсез күренәдер? Ә бәлки, аның йөрәгендә синең хакка таулар күчерерлек гайрәт бардыр? Сине упкын кичертерлек кенә т\гел, җир читенә алып китәрлек көче бардыр аның? Ә икенче ярга аяк бассаң, элекке яшәеш, элекке танышлар бар да артта калгач, яңа кешеләр арасында яңа театрда Талантлы режиссерга нинди мөмкинлекләр ачылмас!
Эльвираның кайнар тәне Рәмзинең култык астында кош баласы кебек тыпырчынды Егетнең күңеленә чыннан да канат үскәндәй булды. Ә нигә, дөрес түгелме әллә? Бер талпынып очарга да барысыннан берьюлы котылырга, яңа урында гел үзеңчә яши һәм эшли башларга!..
Рәмзи кызны күкрәгенә кысты:
— Ә мин болай да аргы ярда инде. Синең канатыңа тотынып очып киткәнемне сизми дә калдым ахрысы...
Эльвираның сулышы татлы һәм баш әйләндергеч хуш исле иде, ул Рәмзине хыялый томанга урап алды, әйтерсең лә бөтен дөньядан аерды...
Кинәт коридорда аяк тавышлары ишетелде, кемнәрдер бикле ишекне тарткалый башлады. Алар икесе дә сулыш алырга куркып, тынып калдылар
- Шушы бүлмәдә, рояль өстенә куйган идем, онытып калдырганмын, — диде тыштан бер кыз. — Әле генә ачык иде бит, кем бикләде икән соң?
— Иртәгә алырсың, торыр әле шунда, — диде икенче тавыш. Монысы егет кеше иде.
— Иртәгәгә хәтле аны ятлап та киләсе бар бит әле, — диде беренчесе.
— Әллә каерып ачыйкмы соң? — Ишек шактый ук каты зырылдый башлады — һи, моның йозагы көчкә эләгеп тора, хәзер ачабыз аны!
Рәмзи кинәт айнып китте. Әгәр шунда бәреп керсәләр һәм аларның кыяфәтен күрсәләр..
— Туктале, ватмый тор, — диде тыштан кыз тавышы. — Сорап килик әле, ачкычын табып булмасмы
Тагын бераз сөйләшеп тордылар да китеп бардылар, коридорда адымнар әкренләп ерагайды. Рәмзинең күңелендә ипле гаилә тормышы белән яши торган кешеләргә хас чисталык, талым, таләпчәнлек хисе кузгалды.
Аның иңнәре тураеп, куллары йомшаганын сизгәч, Эльвира моны башкага юрады: Рәмзи тегеләрнең кире борылып килүеннән шүрли днп уйлады. Рәмзи дә кызның ни уйлаганын сәләтле режиссер сизгерлеге белән тоеп алды, үзалдына елмайды — кош кебек кайнар һәм юка тәнле бу кыз да аны аңламый иде.
— Ә мин бүген 'еладым, син күрдеңме? — дип сорады Эльвира.
— Кайчан, ник еладың?
— Залда, просмотр вакытында...
Кеше алдында түгелгән күз яшьләре ышандырмый мине, диде Рәмзи, аның тавышы ничектер суынып киткәндәй булды. — Сәхнә уены кебек тоела Әйдә, тегеләр әйләнеп килгәнче, китик моннан
Эльвира тирән итеп көрсенде, ләкин каршы сүз әйтмәде, урындык тан пальтосын алды. ♦
Аны фатирынача озатып куйгач. Рәмзи, кире әйләнеп, училищега i килде Рояль өстендә кәгазь-фәлән юк. күрәсең, алып чыгып киткәннәр 2 иде инде Рәмзи урындыкларны тезде дә. тунын җәеп. сузылып ятты 5 Гадәттән тыш арган-талчыккан һәр кеше кебек үк. тирән дә. тынгысыз 7 да йокыга китәр алдыннан, аның томанланган зиһенендә әле Шәфика- ? ның кайгыртучан йөзе, әле Эльвираның күз төбендә яктырган яшь = тамчылары чагылып узды Берсе — һаман хәтерне яңарта, бәхетсезлек- 3 не искә төшерә, икенчесе, киресенчә, барысын да оныттыра.
Ләкин берсе дә Рәмзигә чын мәгънәсендә юлдаш түгел шул Әгәр < аны чынлап та аңлый белгән, аңа ныклы терәк булырлык кеше табылса ♦ икән Ул чакта мондый хәлләрне кичерү күпмегә җиңелрәк булыр иде < бит!
25
Бикбау спектакльне яңадан кую эшенә җиң сызганып керешергә бер дә ашкынып тормый иде әле Аның беренче уе - артистларга, баш 2 режиссерга, гомумән, театрга кул селтәп, башын алып кая да булса ~ олагу, шул рәвешле үзен тәнкыйтьләгән барлык кешеләрдән, язмыш- ~ ның үзеннән үч алу иде Дөрес, бу фикер иң беренче булып Эльвира 3 авызыннан чыкты чыгуын, ләкин ул бик тиз Рәмзинен күңелендә дә тернәкләнә башлаган иде
Училище урындыкларында төн үткәргәннән соң. ул өенә бик батыраеп кайтып керде Шәфиканың сабыр канатлары кыскалыгын, ярсыганда үз-үзен белештермәгәнен бик яхшы белә, шуңа күрә ишек ачылуга чыраена берәр әйбер килеп бәрелсә дә. унлап-суллап яңаклый башласалар да, гаҗәпләнмәскә дип. алдан ук үз-үзен әзерләп куйды ул Чәпчесен әйдә, дуамаллансын, ямьсезләнсен, пыр туздырып, өйдән үк куып чыгарсын! Бигрәк яхшы. Рәмзигә шул гына кирәк тә Эштә көн күрсәтмиләр, өйдән куалар, андый чакта нишләсен ир кеше? Ана шул бер генә чара әкиятн кош канатына икс куллап ябышырга дЯ. күзне йомып, аның ихтыярына бирелергә генә кала
Бу хакта уйлау барлык дәгъва-низагларны җиңел генә үткәреп җибәрергә көч һәм үзенә бер татлы ләззәт тә бирә иде
Ишекне озак ачмый торырлар дип уйлаган иде Ләкин ул кыңгырау төймәсенә орынып та өлгермәде, эчке якта ашыгыч адымнар ишетелде Шәфика затлыга кия торган зәңгәр күлмәген кигән, чәчләрен дулкын- дулкын итеп күпертеп куйган, иреннәрен кызарткан шундый җыйнак пөхтә, өндә чакта аның таркаулыгына, хәтта репетицияләргә кергәндә дә авырлык беләнрәк җыенуына күнеккән Рәмзи моны бер күз салуда искәреп алды. Бизәнгән, матурланган, алай да күз төпләре күгәргәне, йөзе суырылганы сизелеп тора иде Ә күзләре Кузләрендә Рәмзи көткән ачу ярсуның әсәре дә юк. киресенчә, газап һәм сызлану иде. алар да шундук юк булды, куанычлы балке белән алышынды
Кайларда йөрисең син. кайда? - диде Шәфика әкрен тавыш белән сузып һәм иренеп күкрәгенә яңагын куйды - Мин бөтен таныш ларга шалтыратып бетердем инде, «скорый»даи әллә ничә тапкыр сораштым! Моргка да шалтыратмакчы идем йөрәгем җитмәде' «Бездә ул». дип җавап бирүләреннән курыктым'
Нәрсә шул хәтле кешене бимазалыйсын. диде Рәмзи кибәк чәйнәгәндәй сүлпән генә — Бер бер хәл булса, хәзер үзләре килеп әйтә бит алар Минем кесә тулы документ лабаса
Шәфика ике учын аның түшенә терәп, маңгае белән күкрәк турына бәргәләде.
— Документ! Дөньяда ни булмас! Син шундый хәлдә идең бит! Шәһәр буйлап эзләргә чыгып китәргә тора идем инде! Әйт кайда кундың?
Аның чәче Рәмзинең муенын, ияген кытыклап, элекке чакларны, соңарып булса да, ижади уйлану-табышлардан очынып, чиста намус белән иркенәеп кайтып кергән кичләрне искә төшерде. Шәфикадан бик нәфис, татлы ис — Яна ел бәйрәменә Рәмзи бүләк иткән француз хушбуе исе аңкый иде. Кар яуган кичне алып кайтып бирде ул аны. Әле кайчан гына иде бит, ул кичне яуган карлар жирдә нык ята, кымшанмый да әле Ә күпме үзгәреш булды! Күңел язы күптән узып, анда да кыш килде Җирдәге карлар эрер-бетәр, ә күңел, бәлки, гомерлеккә бозлангандыр...
Ни сөйли соң әле бу хатын’ Йомшаклыгы, жылы назы белән күңел бозларын эретмәкчеме шулай?
Ялганлап торуңың мәгънәсе юк иде. Рәмзи, Шәфиканы чнткәрәк этәреп, тунын салып чөйгә элде дә, хатыныннан бигрәк, коридорның аргы башында ак шәленә уранып басып торган Мөкәррәмәгә әйткәндәй:
— Училищеда, — диде.
— Кайсы училищеда? Нишләдең анда? Шалтыратып булмадымыни? Мин монда акылдан шаша яздым бит инде! — дип, миңгерәгәндәй сөйләнүендә булды Шәфика Тулышып кйткән гәүдәле, түгәрәк йөзле хатынның бала-чагадай сабырсызланып, беркатлы такылдавы Рәмзинең күңеленә тиде, үсмер кыяфәтле булса да, бик өлгергән акыллы Эльвира искә төште. Җир белән күк арасы!
— Искә килмәгән шалтыратырга, — диде Рәмзи, каенанага ишетелсен өчен, янә тавышын күтәребрәк. — Баш каткан иде бит.
һәм, хатынын калдырып, зал ягына кереп китте.
— Анысы шулай инде, аптырарсың да, — дип, аның белән килеште арттан ияргән Шәфика Ул ире өчен янганын һәр ишарәсе, хәтта сулышы белән үк сиздерергә тырыша иде Затлы күлмәк өстеннән чигүле алъяпкыч бәйләгән хатыны, зал белән кухня арасында йөреп, чәй табыны әзерләгән арада, Рәмзи аны тәнкыйть күзеннән үткәреп карап утырды һәм гаеп өстенә гаебен тапты. Хәтта аның пөхтәлеген дә яратмады Болай киенеп-ясануы уңганлыгыннан түгел, вакытын кая куярга белмәвеннән генә дип уйлады. «Төн буе керфек какмаган, ирен көтеп утырган, ә сабыр итә, көтә белми, шуңа үзенә бер шөгыль булсын дип азапланган инде», — диде эченнән Бу ихласлыгы, бала-чагадай беркатлы кылануы тагын! Олыгаеп килгән хатынга алай капчыгын төбеннән тотып селкү килешми ләбаса, аз гына серлерәк булу да зыян итмәс иде!
Хәер, бик үк ихлас микән әле? — дип, икенче яктан уйлый башлады тагын Ире читтә кунып кайткач, хатын күңелендә шик тумас, көнләшү кузгалмасмыни? Өсте-өстенә имзасыз хатлар килеп торганда Тик Шәфика көнләшүен яшерә белә, күрәсең. Ә бәлки, аны гына да түгелдер Ире белмәгән серләре тагын бардыр әле!
Шәфика иренең үзенә яратмыйча, өнәмичә карап утырганын тоеп йөри, ләкин моны үзгәртүнең чарасын белми, фәкать каушый, тагын да ныграк миңгери генә иде.
Чәй эчәргә утыргач, ул күңелсез тынлыкны бозарга кирәк тапты.
— Син бирешмә, — дип башлады сүзен. — Ижат эшендә һәркем башыннан уза инде андый хәлләр. Артык авырга гына алмаска кирәк. Бөтен эшеңә яңачарак карап, өр-яңадан...
Ни тыелырга тырышса да. чыдап бетерә алмады Рәмзи, балкашыгын чынаяк читенә шартлатып ташлады да
— Сабак өйрәтми генә чәй эчәргә ирек бир ичмасам! — диде.
«Китәргә, китәргә, бөтенесен ташларга да китәргә!» — дигән уй сулкылдады аның кайнарланган миендә
Театрга кергәч. Әнвәрбәков белән каты гына чәкәләшеп алдылар Дөрес, баш режиссер сүзне бик тыныч, көндәлек гадәти эш турында сөйләшкәндәй башлап жибәргән иде. Барысын да онытырга, ничек ничек итеп спектакльне өр-янадан куярга, баштагы табышларны соңын ♦ нан гына искә төшереп кертергә имеш. ;
Нәрсәгә аны мина сөйләп торасыз, онытыгыз да искә төшере- , гез үзегез. диде Рәмзи — Сез әнә нинди оста бит!
— Кеше бозганны төзәтеп йөрергә ашкынып тормыйм әле - Әмир 7 аңа кисеп карады Үзен бозганны үзең төзәтергә өйрән, күптән ' балигъ булган
Ә мин үземне ни дә булса бозган дип исәпләмим һәм төзәтергә 1 уйлаганым да юк з
Мондый рухта уртак тел табып булмый, без синең белән болай J эшли дә алмаячакбыз. Бикбау иптәш ♦
Мин дә нәкъ шулай уйлыйм. - дип. мәсхәрә белән жавап < кайтарды Рәмзи Менә, бер мәсьәләдә фикерләребез уртак икән бит' “ Гаризаны хәзер үк язып кертимме? ж
Әнвәрбәков керфеген дә селкетмәде
Андый гаризаларны директор караганны беләсең бит. - диде < тыныч кына. — Сау бул хәзергә. *
Рәмзи, ачуыннан буылып, чыгу ягына борылган нде, бизәкле келәм читенә сөртенгәндәй тукталып калды ишек янындагы рәсемнән аңа = Хужа Насретдин карап тора. ул. ишәкнең койрыгына ябышып атланган - да авызын ерып көлә иде Рәмзинең үзенә дә бу хәлләр көлке булып •» тоелып куйды Ул. ашыгып, бүлмәдән чыкты да. каты шартлатып. ж ишекне япты Шунда ук. секретарь өстәле янына басып, эштән китәргә теләве хакында гариза да язып калдырды
— Әйдә, китәбез, бөтенесенә төкерәбез дә китәбез. — диде ул кичен Эльвира белән очрашкач Ул кызны сак кына кочып, аның бүрек түбәсенә йөзе белән капланды Бүрек Шәфика чәченнән күпкә йомшак назлырак, ә аннан аңкыган тире исе француз ислемаеннан күпкә тәмлерәк тоелды Яшь кызның хушбуйлар белән мавыкмавы да күркәмлек өсти иде
Китәбез! дип. аның күкрәгенә сыенды, сеңде, бөтенләй егет белән бер булып бетте Эльвира
Мин упкынга сикерергә әзер бүген Ярый әле син бар. канатына күтәр дә алып кит мине тизрәк!
Алам' Алам да беркем буе җитмәслек биеклеккә күтәрәм, беркем карашы житмәслек ераклыкка алып кнтәм мин сине*
Эльвира, кулларын аның иңенә салып, битенә үрелде, татлы һәм исерткеч бал булып иреннәренә ягылды
Алар, аулаграк урын эзләп, елга порты ягына ук барып чыкканнар иде Бу тирәдә кышын аеруча тыныч була, кырыйларына текә итеп кар өелгән юллардан машиналар сирәк уза Караңгы һәм серле нәкъ гашыйклар күңеленә хуш килә торган' Әнә якында гына күтәренке юлдан поезд узып бара Аның эчендә жылыдыр. яктыдыр, ямьледер сыман, андагы кешеләрнең бер гаме дә юктыр шикелле Яхшы кәефле ул кешеләрне кайсы тарафларга, нинди бәхетле якларга алып китүе икән бу жнтез поездның’
Әйдә, шушы поездга ук утырабыз да китәбез!
Монысы китеп барды бит инде. диде Эльвира күңелле яман сулау белән
' Вокзалга барыйк алайса. Аннан поездлар сәгать саен китеп
Билетны кайсы калага хәтле алырбыз икән’
Ераккарак Беренче поезд кая булса, шул якка
Владивостокка. дип көлде Эльвира, уенга кушылып Я
Ташкентка Барабыз, барабыз, атналар буе Күз күрмәгән калага, күз күрмәгән кешеләр арасына килеп төшәбез бер заман Акчаң күпме синең?
Күз алдында рәшә булып шәйләнгән әкияти дөньяны сөртеп алгандай итте бу «акча» сүзе. Рәмзи — гаилә башы, акчаны хатынга кайтарып бирергә күнеккән. Дөрес. Шәфика тиен саный белми, иренең кесәсен тикшереп тормый, шулай да Рәмзидә унбиш-егерме сумнан артык акча сирәк йөри Әйе, ул хәзинә белән генә әллә ни ерак китеп булмый! Ләкин чигенү дә мөмкин түгел иде инде.
— Минем хәзер билет аласы гына калды инде. — диде ул. Эльвираның йөзен үзенә якын ук китереп. — Театр белән араны өздем, бүген көндез гариза язып калдырдым.
Эльвираның чыраеннан елмаю качты, борыны очлаеп килгәндәй булды, күзләре түгәрәкләнеп ачылды:
— Театрдан киттем дисеңме? Бүгеннәнме?
— Ә ник аңа гаҗәпләнәсең? Кичә без бу хакта сөйләштек бит иңде.
— Әйе. әйе. — дип. аның белән килешергә ашыкты Эльвира. Ул каушап калган иде, кечерәеп киткәндәй булды — аяк очларына күтәрелеп торган җиреннән бөтен табанына басты, читләште — Ләкин бүген үк димәгән идек Бик капылт килеп чыга бит әле бу. Күзне йомып, суга чумгандай...
— Үз-үзен аз гына булса да ихтирам иткән кеше мондый очракта нәкъ шулай эшли дә инде. —диде Рәмзи.
Эльвира аны култыклап алды да елга портының караңгы һәм шомлы бинасына табарак әйдәде. Аңа фикерен тупларга кирәк иде.
— Үз-үзен ихтирам иткән кеше чуму турында гына түгел, су өстегә калкып чыккач, кеше көлкесенә калмау хакында да уйларга тиеш бит әле. — диде ул — Итәгеңә ут капкандай ашыгып чыгып качсаң, җиңелү. дошман сүзен өскә чыгару була түгелме? — Эльвира иңе белән аның беләгенә сарылды Минем канатлар да ныгып җитмәгән бит әле Өч айдан, диплом алгач, алар бик кодрәтле булачак булуын да. хәзергә каурыйларның үсеп кенә килгән чагы шул!
— Алайса болай итәбез: мин үзем генә китәм дә барып урнашам Аннары син килерсең. Бигрәк әйбәт булыр, әзерләнеп көтеп алырмын
Эльвира аның беләген нык итеп үзенә кысты, тун һәм пальто аркылы да сизелде: нечкә булса да. көчле иде кызның кулы! Шул хәрәкәттән үк Рәмзи кызның уйларын аңлап алды. Эльвира аның үзен генә җибәрергә теләми, шикләнә, ышанмый Анда, яңа урында, яңа кешеләр арасында ятларга күз салыр дип уйлый. Яшь. чибәр артисткалар һәр театрда җитәрлек! Эльвира өчен Рәмзинең шушында, гайрәтен чигергән хатыны янында яшәп ятуы хәерлерәк иде, әлбәттә
Ләкин моны ачыктан-ачык әйтеп булмый бит инде, һәм кыз хәйләгә кереште:
— Ә нигә әле без. җыен ахмак сүзенә карап, үзебезгә үзебез көйсезлек эшләргә тиеш? — дип сорады ул. — һәр эшнең җаен, вакытын чамалап башкарырга була бит
— Ничек? — дип көлемсерәп сорап куйды Рәмзи. Ә үзе эчтән генә: «Тагын ниләр уйлап чыгарыр икән бу?» — дип уйлады
— Син театрда чакта Әнвәрбәковның кул-аягы бәйле, чөнки бу спектакльне фәкать син генә коткара аласың. — диде Эльвира батыраеп — Син барда ул бу эшкә тотына алмый, яшь режиссерның кулыннан эшен тартып алса, оятына көч килер! Димәк, ул ничек тә синең көйгә торырга мәҗбүр булачак. Әгәр син. чәпчеп, эштән китеп барсаң, ул чакта Әнвәрбәковка бөтен юллар ачыла: спектакльне үзе куя. һәм халык алдында йөзе дә ак була. Хәзерге көндә синең өчен театрда булуың мең мәртәбә яхшырак! Әйдә, ялынып карасыннар әле. артыңнан инәлеп йөрсеннәр!
- Күңел тартмаган эшкә тотыныргамы? Хур булганнан соңмы5
— Хурлык дияргә, кеше әйберен урлап тотылмаган ла син!
— Иҗат эшен ерып чыга алмаган кешегә халык каракка караган кебек карый, беләсең килсә' Начар сәнгать әсәре—караклык ул — кешенең вакытын урлау дигән сүз!
Син әле беркемнең дә вакытына кул сузмаган, спектакль кую ♦ эшен ярты юлда гына һичкем сине гаепләми Алар бик үтенгәннән соң < гына, үз дәрәҗәңне бик белеп кенә ризалашасың.
Рәмзи нидер әйтмәкче иде, Эльвира, беләген нык кысып, аңа 5 дәшмәскә боерды
, — Ризалашкан булып кыланасың.. дип төзәтте ул сүзен. — 2
Эшне мөмкин кадәр сузасың Ул арада башка театрларда яшь ре- 5 жиссерга нинди мөмкинлекләр барын белешәсең Бик ялынып чакыр X ган җиргә кадерле кеше булып барып төшәсең аннары Кочак җәеп ? каршы алырлык булсалар гына. Бу инде сиңа, күз йомып, суга чуму 2 түгел, ә бәлки ак пароходның өске палубасында китү була ♦
- Кош канатына ябышып очу түгелмени?
Анысы инде синең ихтыярдан гына торачак Лачынның канат “ лары ныгыган булыр һәрхәлдә! “
— Ә спектакль каламы шулай?
- Әй. эт ашасынсана! дип. кулын селтәде Эльвира Әнвәрбә- <
ков очлап чыгар әле. Ә синең ник киткәнеңне беркем аңламый калыр у Андый очракта һәркем үзенчә фараз итә, ә фаразның очы җитәкчегә ч барып тоташа Талантлы, яшь кешегә үсәргә мөмкинлек булмагандыр ; инде дип уйлыйлар. Әллә хак түгелме? Шул рәвешле син бернинди - вакланусыз, нервы талкымый гына... 2
Эльвира үз-үзеннән бик канәгать рәвештә, тамак төбе белән генә көлеп. Рәмзинең беләген ике учы белән иркәләп-сөеп куйды «Хәйләкәр, чукынмыш!» дигән уй килде егетнең башына Ләкин ышандыра, мавыктыра! Тик сак булырга кирәк үзе белән Бу сиңа ачык авыз Шәфика түгел, үзеңне әвәрә итеп, әйләнчек сарыкка әверелдергәнен сизми дә калуың бар! Сүзенең төбендә ниндидер ямьсезлек бары сизелә иде сизелүен, ләкин шунысы әйбәт: көч җитмәскә көчәнәсе, баш җитмәскә тотынасы, җылы өеңне ташлап, әллә кайларда каңгырам йөрисе юк. бөтенесе җай гына, үзеннән үзе эшләнәчәк икән бит'
Алай да бу хакта Рәмзинең, ялгызы калып, ашыкмыйча уйланасы килә иде
Алайса, хәзер нишлибез инде? - дип сорады ул Эльвирадан
— Хәзерме? Хәзер.
Эльвираның егет беләгенә тотынган кулы кинәт егәрен югалткандай булды, авыраеп, аска тарта башлады Кыз, читтән җавап эзләгәндәй, башын уңга сулга боргалады Сөйгәнен хатыны янына кайтарып җи бәрәсе килми иде аның, билгеле Ләкин нишләмәк кирәк үз фатирына, авыру карчык янына ир-ат алып кайтып кундыра алмый иде шул ул.
Алар яныннан, аллы артлы әллә ничә төрле утларын җемелдәтеп, выжлап машиналар узып тора, тротуарларда әрле бирле халык йөри, тыгызланып тезелеп баскан бишәр ундүртәр катлы биналар йөзләгән тәрәзәләреннән яктылык сирин әмма миллионлаган халкы булган зур калада бичара ике гашыйкка сыеныр бер почмак юк һәм бу очракта Эльвира булып Эльвира да чарасыз иде
Нихәл итәсең, бу юлы да элекке очрашулардан соң булган хәл кабатланды алар, саубуллашып. һәр>.айсы үз өенә кайтып киттеләр
Икенче көнне иртән баш режиссер театрда Бикбауны гадәттәгечә берни булмагандай бик тыныч каршылады Әйтерсең, кичә алар кыч кырышмаганнар һәм Рәмзи бернинди гариза да язмаган
Ул гаризаның язмышы ахырда Рәмзигә караңгы булып калды Театрның директоры күп еллар актерлык тәҗрибәсе булган, сәхнә әһелләренең холкын яхшы белгән һәм көен табарга өйрәнгән, акыллы һәм зирәк хатын Мәрьям Бавлннская укыгандырмы аны. юкмы бил
гесез, һәрхәлдә ул бу хакта Рәмзигә беркайчан да сүз әйтмәде
Ә-ә, синмени әле бу, бик вакытлы килдең. — диде Әнвәрбәков Рәмзигә — Даян да монда Сез икегез сөйләшә торыгыз, мин бер-ике мәсьәләне хәл итәм дә озакламый бушыйм
Рәмзи драматургны үз бүлмәсенә чакырды.
26
Нәкъ шул вакытта грим бүлмәләре янындагы залда Җиһангир белән Сафия очраштылар
— Син, Сафия, заявка бирдеңме соң әле?
— Нәрсәгә, Җиһангир абый?
— Кадимбикәгә.
— Башкаручылар исемлегенең башында Бикташева фамилиясе торса, күпләрнең зиһене чуалмасмы соң, Җиһангир абый?
— Ә нәрсәсе гаҗәп аның?
— Бикташеваның гел исемлекнең ахырында булуына күнегеп беткәннәрдер инде. Мин, Җиһангир абый, шушы театрда гына исемлекнең астына төштем. Укыганда гел беренче идем «А»га фамилия юк иде безнең класста.
— Аның каравы бездә җитәрлек. Син болай гомер буена койрыкта калмагаең.
Сафия бер генә минутка уйланып торды
— Заявка бирү генә аз, Җиһангир абый. Миңа Сезнең ярдәм кирәк.
Җиһангир аны күз карашыннан аңлады.
— Хәзер үк тәвәккәллибезме соң?
Ул, кыюлыгың җитәрме дигәндәй, Сафиягә сынап карады.
— Мин әзер, Җиһангир абый.
Алар Бикбау бүлмәсенә барып кергәндә, режиссер белән Даян Ризванов нәрсәдер бик кызып-кызып сөйләшеп утыралар иде. Сүзләре матурга охшамаган, икесе дә кәефсез күренделәр Сафия белән Җиһангирның «Кадимбикә»дән өзек уйнап күрсәтергә теләгәнен ишеткәч, Даян утырган җирендә гадәтенчә алга бөгелә төште, читкә карап көлемсерәде һәм башын чайкап куйды «Шул гына җитмәгән иде монда!» Бикбауның болай да кырыс чырае тагын да караңгыланды, ул. аскы иренен бүлтәйтеп, мыегын тешләштергәндәй итенде.
— Уйнагыз, — диде ул салкын гына.
Ни кыюланып керсә дә, Сафия бераз икеләнеп калды: кыяфәтләре бер дә миһербанлы күренми, юньлегә булыр микән?
Вакытсыз кердек бугай. Бәлки, соңрак очрашырбыз?
— Бик вакытлы. Автор да карасын Вакытында фикерен әйтеп куяр.
Бикбау мәгънәле итеп драматургка карап куйды, тегесе читкә текәлгән килеш, канәгатьсезлеген белдереп, «һм» диде
Җиһангир Сафияне, иңнәреннән тотып, ишек тарафынарак этәрде. Үзе бүлмә уртасына чигенде дә, шаярып, «әйдә, бирешмә!» дигәндәй күз кысты. Шундук үзе кинәт үзгәрде, мөлаем абыйдан кырыс, тәкәббер, ышанмаучан, гайрәтле иргә — Хакимгә әверелде, карашыннан һәм йөзеннән боз салкыны бөркелде.
— Тәхет корбаннар өстендә утырса гына нык була, — диде ул аяусыз каты тавыш белән.
Хаким Әйе, корбаннар өстендә, кан өстендә. Корбаннарсыз гына тәхетне яулап алып та, саклап калып та булмый. Утырган тәхетең нык булсын өчен, аның нигезен һәрвакыт сугарып торырга кирәк Кан белән сугарырга кирәк аны!
Кадимбикә Кан белән5 Корбаннар өстендә тотарга?
Хаким Менә, утырып кара әле, үзең дә ышанырсың (Кадимбикане тәхетенә утырта)
Хаким Сизеләме ныклыгы?
К ад имбикә Сизелә.. Каты икән'
Хаким Мин анын нигезен бик яхшы ныгыттым һәм ныгытып торачакмын1
Кадимбикә (утырган урынында чайкалып куя) Аһ'
Хаким Тәхет нык булса гына. Хакимне барча адәмнәрдән югарырак күтәрә, аны ходайнын үзенә тнн итә!
Кадимбикә Аһ'
Хаким. Син моны анлап бетермәдең әле, тәхетнең ныклыгы синең тамыр-ларыңа үтмәде, бәгыреңә барып җитмәде әле'
К а д и м б и к ә (егыла язып) Аһ'
Хаким Син әле андый урында утыра да белмисең! Әйе. тәхеттә утыру сирәк адәмнең көченнән килә'
Кадимбикә Анда Иремне җәзалыйлар
Хаким (тынып тора) Берни ишетелми Каян беләсең?
Кадимбикә Сызланам Аңа орган саен, минем тәнем сызлана
Хаким Юкны сөйләмә' Тәхеткә утырган кеше аны уйларга тиеш түгел Нигезне ныгытырга, тагын да биегрәккә күтәрелергә, катамны тагын да киңрәк җәяргә! Менә шуны уйларга тиеш ул! Ә ул эшләр барысы да корбаннар сорый'
Кадимбикә. Корбаннар? Әгәр ансыз мөмкин түгел икән, ни беренче итеп мин үз җанымны, үз канымны корбан итәр идем'
Хаким Аннан ни мәгънә?
Кадимбикә. Мин канымның һәр тамчысын илемнең туфрагына сибәр идем, әгәр шул тамчылардан гөлләр үсә торган булса'
Хаким Юкны сейләмә! Әгәр син чыннан д.| шушы тәхеткә ныклап менеп утырсаң Әгәр сине утыртсалар, кулыңа чыннан да чиксез власть бирсә ләр, нишләр идең, син шуны әйт'
Кадимбикә Иң беренче итеп, мин казнадагы бөтен байлыкны барларга кушар идем
Хаким һәм минем дөньяда нн бай хакнм икәнлегемне белер идең
Кадимбикә. Ул байлыкны нәрсәгә тотарга икәнен ныклап уйлар идем
Хаким Байлык белән бөтен нәрсәгә ирешеп була' Минем хәзинәләрем чутсыз, шуңа күрә кодрәтем дә чиксез!
Кадимбикә Бу җимерелгән каланы элеккечә гүзәл итеп торгызырга боерыр идем
Хаким Әйе-әйе, аның уртасына моңарчы беркайда булмаган, күз күрмәгән, колак ишетмәгән гүзәл сарай салдырырга Минем сарай булыр ул. аңа барча хакимнәр таң калыр'
Кадимбикә Мин шагыйрьләргә, рәссамнарга, җырчыларга иҗат өчен юл ачар идем
Хакнм Алар минем сурәтне ясау өчен, мине мактап җырлау өчен кирәк!
Кадимбикә Илдә иминлек урнаштырып, балалар шат. сәламәт үссен дип кайгыртыр идем
Хаким Әйе әйе, миңа коллар кирәк, коллар! Алар үрчеп, үсеп торсын Кадимбикә' Мин яңа биләмәләр яулаганда, тәхетнең нигезен кан белән сугар ганда, син минем өчен боларнын барысын да эшли алыр идеи!
Кадимбикә Аһ (Егыла )
Хаким Ни булды’ Нәрсә’ (Якын килеп карый) һушсыз Әй. кем бар анда?
(Газизҗан керн.)
Хакнм Чакырыгыз табнпларны' һушына китерсеннәр1
Газизҗан Табипларны’ Әсирне каратыргамы’
Хаким. Әйткәнне үтә'
Газизҗан (соң дзрзҗгдн аптырап' Хәзер хәзер. әйтермен, галиҗәнап (Чыгып бара )
Хаким Кая киттең, ахмак?
Газизҗан. Терелтергә кушасың бит. галиҗәнап Ашыгам, югыйсә әсирнең җан биреп куюы бар
Хаким Нинди әсир? Кем хакында сөйлисең син’
Газизҗан Нариман әсирне, галиҗәнап Ул һушыннан язды бит
Хакнм Сез чыннан да аны җәзаладыгызмыни? Дөресмени ул сүз?
Табиплар монда килсен, монда' Менә бу хатынны карасыннар* Ти»рәк'
(Газилҗан чыга)
Хаким Гаҗәп.. гаҗәп... үзенә үлем янаганда, керфек тә какмаган иде. кандадыр читтә ирен җәзалаганга монда торып һуштан яза Әгәр мнн сызлансам, кем шулай тоя моны? Кем минем белән беррәттән газаплана3 Юк андый кеше Шушы хатын кирәк мина Ул минеке булырга тиеш’ Терелтсеннәр, аякка бастырсыннар Ләкин, ире үлсә, аның да җан бирүе ихтимал бит әле. Әй. кем анда' Нариман дигән әсир янына табиплар җибәрегез. Аны да карасыннар! Терелтсеннәр!
Шуннан соң бүлмәдә тынлык урнашып, күпмедер вакыт Сафия йөрәге дөпелдәгәнен генә ишетеп торды. Менә, ниһаять, бу тынлыкны Даянның көр тавышы ярып узды:
— Башка роль беткәнмени Сезгә, ә? Җитте инде шул бер Кадим бикә өстендә тәҗрибәләр үткәрергә! Театрдагы бөтен артисткаларны анда сынап карарга димәгән!
Бикбау аның сүзен гүяки бөтенләй ишетмәде дә, Сафиянең каршына ук килеп басты да. беренче тапкыр күргәндәй, текәлеп, сынап, йөзенә карап торды, шул ук вакытта бик үк дикъкатьле дә түгел иде кебек, әйтерсең, ул башында чагылып узган ниндидер фикерне тотарга тели һәм тотып ала алмый иде Шулай үз уена мавыккан хәлдә кире чигенде, бераз тәрәзәгә карап торды, аннары борылды, Җиһангир белән Сафиянең һаман әле бүлмәдә икәнен кинәт исенә төшергәндәй:
— Ярый, уйлашырбыз, — диде.
Артистлар чыгып киткәч, ул бүлмә буйлап йөренергә кереште. Даян, кычкырып-кычкырып, нидер сөйли, ләкин аның сүзләре Бикбауның зиһененә барып ирешми иде. Сафия белән Җиһангирның уены аның уй-фикерләрен нр-яңа, бөтенләй булмаган юнәлешкә борып җибәргәндәй иткән иде Бик гади, үз әниең кебек таныш һәм күңелгә якын, шул ук вакытта әкияттәгечә керсез һәм көчле иде бу Кадимбикә.
— Бәлки, вакыйгаларны сугыш тәмамланудан түгел, ә бәлки сугышның барышыннан башларгадыр?
Аның әкрен, уйчан тавыш белән әйткән бу сүзләреннән драматург сискәнеп туктап калды. Ул. әллә ялгыш ишеттемме, дигәндәй сәерсенеп карап торды, аннары үзалдына сөйләнгәндәй:
— Әйе-әйе, — диде. — Яңа пьеса язарга кирәк Сезгә. Монысын чыгарып ташларга да иртәнгә икенчесен язып китерергә. Сугыш барган чакны күрсәтеп. Ай-яй, югары фикердә икән Сез минем турыда, иптәш режиссер! Рәхмәт инде ышанычыгызга!
— Туктале, фикерне бутама Сүз әйтергә ирек бирмисең, тамак киереп кычкырырга гына торасың... Ташла әле шул малай-шалай гадәтен Димәк, сугыш... Аны язып торырга да кирәкмидер. Нәрсәгә язарга, бара бит ул сугышлар, туктап торганнары да юк. Вьетнам. Ливан... Кинохроникадан алырга була. Пәрдәне экран ясыйсың да кинопроектор белән төшерәсең. Тамашачы бүгенге афәтләрне, хакимнәр әмере белән бүген кылына торган вәхшилекне күрә. Ул аларны болай да белеп тора, билгеле, ләкин без аның исенә төшерәбез. Шул рәвешле спектакльдә булачак вакыйгаларны алдан ук бүгенге көн, бүгенге кешеләр язмышы белән бәйләп куябыз. Ничек, синеңчә? Димәк, музыка, экранда бүгенге көндәге сугыш күренешләре...
— Озаккамы инде? — дип, мыскыллы елмайды Даян. Ул ничектер басыла төшкән, уйлана башлаган, ләкин әле моны сиздерәсе, тиз генә бирешәсе килми иде.
— Юк, озакка сузарга кирәкми. Бу — үзенә күрә бер камертон кебек кенә Шуннан...—Рәмзи туктап калды. — Шуннан пролог белән бу күренешләрне ничектер бәйлисең Әйе, бәйләргә кирәк Бәйләргә. Син ничек уйлыйсың?
— Мин үзем уйлаганымны язып бирдем инде. Син уйлан хәзер!
— Бәйләргә... Аны гади генә эшләргә була. Залдан берәү чыга да әйтә.
— Ни дип?
— Ә ул гади тамашачы ди. Тамаша карарга килгән Аның СУГЫШ күренешләрен күрәсе килми
Даян аның сүзен дәвам итте «Туктагыз' Житте, туйдык инде сугышлардан' Мин тамаша карарга килдем монда Яшәү турында, игелек турында, мәхәббәт турында матур кыйссалар карыйсым килә' Кеше рухының зурлыгын, сафлыгын күрәсем килә! һич булмаса кызык күрергә телим'>
— Нәкъ шулай Шуннан соң сугыш күренешләре бетерелә Берәү чыгып, тамашачы белән сөйләшә башлый
— Анысы синме инде?
— Юк, нигә мин?
— Э кем соң? Ул бит таләбен режиссерга белдерә
— Режиссерга ярамый Микрофон аша. күренми сөйләшсәң генә инде
— Ни дип әйтмәкче буласың инде?
— Ярый алайса, диярмен. Сугыш беткән ди Юк. алай түгел, бик борынгы заманнарда
- «Борын-борын заманда, кәжә команда, саескан сотник, үрдәк үрәтник булган заманда, беткән ди, тәмамланган ди. ниһаять, озак барган каты сугыш »
Бикбау Даянга сокланып, яратып карады
— Нәкъ менә шулай Күрәсең, яза да башладың Ә дәгъвалашып маташасың тагын Димәк, үрдәк үрәтник булган заманда Шуннан соң пәрдәне ачабыз. анда пролог яу кыры, синең теге ике хатынын Сафия белән
— Сафия түгел! Даян янә кыза башлады Сафия түгел — Исмегөл! Исмегөлне куясың Кадимбикәгә! Мин сиңа алдан ук әйткән идем бит: бу роль Исмегөлгә атап язылды'
Рәмзи аңа өлкән абыйсы кебек сабыр гына карап торды да
Ярый, анысы да синеңчә булыр. диде Ике составка икесен куярбыз: Сафияне һәм Исмегөлне
Ахыры кил/се симда