ЯМЬЛЕ ЫК БУЙЛАРЫНДА
Уралыпуралып ага
Мөслимнең Ык сулары—
атарстанның атказанган артисткасы Зифа Басыйрова башкаруындагы моңлы да. бер үк вакытта
дәртле дә бу җырны тыңлап, кемнәр генә ләззәтләнмәгән дә кемнәр генә рухи көч, илһам алмаган!
Аңа гына хас тирән моң, сагышлар аша да яктылыкны күрә белү атаклы җырчыга Мөслим
тугайларыннан, шигъри Ык суларыннан да күчкәндер. Бер генә мәртәбә килеп күргән кешенең дә
хәтеренә бу яклар бик озакка яисә гомерлеккә кереп кала Мөслим турында берсеннән-берсе матуррак
җырлар иҗат ителүе шуңа бәйледер дә. Киләчәктә алар тагын да язылыр әле Чөнки табигатебез гаять
бай һәм гүзәл, кешеләребез эшчән һәм талантлы.
Районыбыз Татарстанның көньяк-көнчыгышына урнашкан, һава торышын тыңлаганда, күпләр
игътибар итәдер: эссе вакытта иң югары, ә салкында иң түбән температура бездә булучан. Моңа
Мөслимнең иң түбән җиргә урнашуы да, башка шартлар да сәбәптер. Ничек кенә булмасын,
табигатебезнең хикмәтле яклары байтак. Әйтик, СССР Фәннәр Академиясенең метеоритлар
комитетында барысы 166 метеорит теркәлгән. Шуларның берсе безнең Вәрәшбаш авылы басуыннан
табылган.
Районны икегә бүлеп Ык елгасы агып үтә. Кайбер елларда ул шулкадәр ташый ки, Мөслимнең бер
өлеше су астында калып, кешеләр урамда көймәдә йөрергә мәҗбүр бу лалар. Тагын шуны әйтергә кирәк:
Ыкның бирге ягындагы басуларда язын дым каплауга керешкәндә, аргы яктагы кырларда кар әле эреп
тә бетмәгән була. Моның сәбәбе урманнарга бәйле. Алар барлык җир мәйданының 20 процентын (утыз
мең гектар чамасы) билиләр һәм нигездә Ык аръягына туры киләләр. Туфрак та төрле Киров исемендәге
колхоз үзәге урнашкан Мөслим, Мәлләтамак басулары ярмаланып торучы кара туфраклы, ә инде шул ук
хуҗалыкларның Иске Вәрәш, Вәрәшбаш. Нарат Асты бригадасы кырлары соры урман-дала туфраклы.
92650 гектар җир биләүче сөрүлекләребездә андый урыннар шактый Корылыклы еллар күп. Ун елның
бишесе коры килү очраклары бар. Мәсәлән, җитмешенче елларда шулай булган. Артык зур булмаган
район территориясе өчен контрастлар күбрәк, әлбәттә. Җирләребезнең рельефы да үзенчәлекле Урал
тавы итәгенә хас кечкенә калкулыклар тезмәсеннән тора ул. Вак инешләр, күлләр, әрәмәләр күп тә түгел,
аз да түгел — бер чама гына.
Мөслим зур шәһәрләрдән, тимер һәм су юлларыннан шактый еракта урнашкан. Казан безгә — 320,
Бөгелмә—110, Брежнев шәһәре 80 километр чамасы ераклыкта.
Районда 24208 кеше яши. Күпчелеге татарлар, ун рус, өч мари авылы бар
Кешенең нинди шәхес булуы аның биографиясендә чагылган кебек, теге яки бу төбәктәге халыкның
тормышын яхшырак аңлау өчен гадәттә аның тарихына мөрәҗәгать итәләр. Бу очракта да кайбер тарихи
штрихларга тукталып китү урынлы булыр.
Башка милли төбәкләрдәге шикелле үк бу якларда да халыкның аңын патша хөкүмәте гасырлар
буе хокуксызлык, милли изү, наданлык сөреме белән томалап килгән. Ләкин халык күңелендә иреккә
омтылыш беркайчан да сүрелмәгән Пугачев явы башлангач, азатлык тойгылары көчле ялкын булып
кабына. Үзәк дәүләт архивы материалларыннан күренгәнчә, Тугаш авылында — 500 кешелек, Дусайда
— 200, Катмышта — 100, Чишмәдә — 150. Күбәктә — 400. Ташлыярда — 60. Крәш. Шуранда 50 кешелек
отрядлар була. Олы
Т
Чакмак авылыннан Әбделкарим Рахманкулов Пугачев армиясендә старшинадан полковник дәрәҗәсенә
үсә
Крестьян күтәрелешенең ахыры мәгълүм. Патша хөкүмәте баш күтәрүчеләрне канга батыра элеккечә
үк җәбер-золым дәвам итә. Коточкыч факт 1859 елда Крәш Шуран авылының бертуган алпавытлары
Катанскийлар Сембер губернасындагы алпавытларның берсеннән ау эге бәрабәренә дүрт гаилә крепостной
крестьян сатып алалар. Кеше өчен моннан да түбәнрәк хурлыкны әйтеп була микән?
Октябрь революциясен халык шатланып каршылый һәм, кулына корал тотып, уз азатлыгын якларга
күтәрелә. Безнең якташларыбыз гражданнар сугышы чорында Петро- градны, Мәскәүне саклауда. Көньяк,
Көнчыгыш фронтларда. Деникин, Юденич, Колчак бандаларына, ак чехларга каршы көрәшләрдә актив
катнашалар. Мөслим егетләре И Кузьмин, Ш Галимов. Н. Гыймаев, Н. Хәмидуллин һәм башкаларның бу утлы
елларда күрсәткән батырлыгы, ныклыгы бүген дә халык хәтерендә саклана. Иске Карамалыдагы
каһарманнар кабере. Шуган авылы уртасындагы өч партизан кабере ул чордагы сыйнфый бәрелешләрнең
u-аһиты булып торалар.
Азатлык алган халыкның иҗтимагый-политик активлыгы үсә. Авылларда наданлыкны бетерү,
халыкның культурасын күтәрү, революция казанышларын ныгыту буенча киң колачлы эш җәелдерелә. Бу
эшләрдә партия членнары, комсомоллар һәм яшьләр башлап йөри Комсомолка Хәнифә Мортазина
ВЛКСМның III съездына делегат итеп сайлана. Ленинның атаклы чыгышын тыңлау бәхетенә ирешә.
Колхозлар төзү кискен сыйный бәрелешләр аша бара. 1929 елда Теләнче (хәзерге Октябрь) авыл
Советы председателе комсомолец Рәхмәтулла Исмәгыйлов кулаклар тарафыннан үтерелә. 1931 елның
октябрендә Үрәзмәт авылының ашлык хәзерләүдә эшләүче фәкыйрь колхозчысы партия члены Ханнановны
мылтыктан атып яралыйлар. Мәлләтамак авылында колхоз идарәсенә ут төртәләр... Мондый фактлар
берничә дистәгә җыела.
1930 елның көзендә Минзәлә өязенең Мөслим волосте район итеп үзгәртелә. Шул елны алдынгы
колхозчы Әмирҗан Әгъләмов беренче «Фордзон» тракторын алып кайта. Колхоз строеның адымнары ныгый
бара. Менә районда чыккан «Күмәк хуҗалык» газетасының 1932 елның 21 февраль саныннан бер
информация: «Яңа Карамалы авылы «Кызыл бүләк» колхозы комсомол ячейкасы, колхоз активистлары
белән берлектә, язгы чәчүгә бүгеннән сабанга чыгарлык хәзерләнделәр. 116 центнер солы, 10 центнер
бодай, 33 центнер борчак, 16 центнер җитен, 7 центнер 63 килограмм киндер, 5 центнер 60 килограмм тары
һ. 6 чәчүлек орлык чистартып куелды. Иген кораллары пландагыдан арттырып төзәтелде 30 арба. 49 атлык
сбруй хәзерләнде.
Хәзер комсомол оешмасы орлыкларны саклау, тирес һәм көл җыйнау эшләрен баш кара. Ячейка
секретаре Солтанова Г.»
Бу юлларны укыганда, горурланасың да, күңел бераз йомшап та китә. Нинди еллар аша килгәнбез
бүгенге көннәргә1
Мөслимлеләр Бөек Ватан сугышы сынауларын да лаеклы үттеләр. Туган илне сакларга барысы 8140
кеше фронтка китте. Шулариың 4164 е яу кырында ятып калды. Районыбыз егетләреннән Илдар Маннанов,
Гыймазетдин Вәҗетдинов һәм Петр Днепров Советлар Союзы Герое исеменә лаек булдылар, Бәдигъ
Салиховның батырлыгы I, II, III дәрәҗә Дан орденнары белән бәяләнде. Ул Мәскәүдә Җиңү парадында да
катнаша.
Тылда «һәр башак — җиңү өчен, һәр бөртек — дошманга пуля!» дигән девиз астында хатын-кызлар зур
батырлыклар күрсәттеләр. Сугыш башлангач, авылдашлары Газизә Мөх- тәрованы «Дусай» колхозы
председателе итеп сайлыйлар. Аның оста җитәкчелеге нәтиҗәсендә хуҗалык ел саен дәүләткә дүрт мең —
дүрт мең биш йөз центнер ашлык сатып, планны 140—150 процентка үтәп бара. Мондый коллективлар күпләр
була. Үзләре ач- ялангач булуга карамастан, авыл кешеләре сугышчылар өчен кием-салым, «Татарстан
колхозчысы» дигән танк колоннасы өчен акча җыйнауга зур өлеш кертәләр. 1941 елның 30 ноябрендә «Күмәк
хуҗалык» газетасы «Алга» колхозында үткән комсомол җыелышы турындагы язмада түбәндәгеләрне хәбәр
итә «X. Вахитов үзенең 27 хезмәт көненә. А. Маслова — 24, 3. Гайсина— 17, Н. Харисов 15 хезмәт көненә
туры килә торган доходны танк колоннасы төзү фондына бирергә булдылар. Бу эшкә күп кенә союздан тыш
яшьләр дә кушылды».
Ниһаять, озак көткән Җиңү сәгате суга. Ул тыныч көрәш сәхифәләрен ача. Район партоешмасы
җитәкчелегендә сугыш җимерекләрен торгызу, авылларны электрлаштыру, хуҗалыкларны эреләндерү,
производствоны специальләштерү һәм механикалаштыру буенча грандиоз эшләр башкарыла. Хәзер район
колхоз-совхозлары эре социалистик предприятиеләргә әверелделәр Әгәр 1930 елда районда 5 трактор, 2
комбайн, 2 автомашина булса, хәзер хуҗалыкларның техника паркларында 986 трактор, 532 комбайн, 458
автомашина тупланган. Унберенче бишьеллыкта гына да, төп производство фондлары, унынчы бишьеллык
белән чагыштырганда, 73 процентка артты.
1930 елда бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 8 центнер уңыш алынган. Уникенче бишьеллыкның
беренче елында ул 24,5 центнер тәшкил итте. «Татарстан» колхозы, «Шу -
ган» совхозы. Куйбышев исемендәге колхоз бодайның аерым участокларыннан 44-54 әр центнер уңыш
үстереп алдылар Район дәүләткә ашлык сату планын—129, яшелчәне — 115. бәрәңгене— 132, шикәр
чөгендере хәзерләү буенча 102 процентка үтәде. Интенсив технология кулланып игелгән 8592 гектар
бодай 35,1 центнер уңыш бирде.
Бездә корылыклы елларның күп булуын алда әйтеп үткән идем. Мондый шартларда сугарулы
мәйданнардан башка уңышка исәп тотып булмый Табигый сулыклардан тыш 289 гектар буалар төзедек.
Сугарулы мәйданнарның гомуми күләме 7 мең гектардан артты- Әлеге чаралар терлек азыгы әзерләүдә
уңай борылыш ясарга мөмкинлек бирде. 1986 елда без һәр шартлы терлеккә 25 центнер азык берәмлеге
туплый алдык.
Район уникенче бишьеллыкның беренче елында дәүләткә терлекчелек продуктлары сату планнарын
барлык төрләр буенча уңышлы үтәде. Шуны гына әйтү дә җитә: 1930 ел белән чагыштырганда, ит хәзерләү
— 54 мәртәбә, сөт — 79, йон хәзерләү 28 тапкыр
РСФСР Верховный Советы депутаты, Ленин ордены кавалеры Мирхаҗиян Сәлахов
җитәкчелегендәге «Урожай» колхозының текә күтәрелешендә район хуҗалыкларының үсеш тенденциясе
аеруча ачык гәүдәләнә. Хуҗалык соңгы биш бишьеллык дәвамында дәүләткә авыл хуҗалыгы продуктлары
сату планнарын барлык төрләр буенча уңышлы үтәп килә. Урожайлылар 1982. 1984, 1985 елларда
Бөтенсоюз социалистик ярышында КПСС Үзәк Комитеты. СССР Министрлар Советы. ВЦСПС һәм ВЛКСМ
Үзәк Комитетының күчмә Кызыл Байрагын яуладылар. Колхоз СССР Халык хуҗалыгы казанышлары
күргәзмәсендәге Бөтенсоюз Мактау тактасына кертелде. Терлекләрне кышлату чорында ирешкән
уңышлары өчен колхоз дүрт мәртәбә Бөтенсоюз Мактау грамотасына лаек булды. 1986 елда урожайлылар
бөртеклеләрдән 30 центнердан артык уңыш алдылар, дәүләткә ашлык сату планын 131 процентка
үтәделәр. Ит хәзерләүнең еллык планы июнь аенда, ә сөт һәм йонныкы 1 октябрьгә хәл ителде. Моны
тизләнеш адымнары димичә ни дисең? Соңгы ике-өч ел эчендә генә дә хуҗалык ысулы белән инженерлык
комплексы, барлык автомобиль һәм тракторлар өчен җылы гаражлар, терлекчелек тораклары һәм башка
производство объектлары төзелде. Барлык авылларда да заманча культура йортлары, клублар,
мәктәпләр, балалар бакчалары һәм яслеләр салынды. Хуҗалыкның пионер лагере бар. Колхоз ел саен
яшьләр өчен барлык уңайлыклары булган 13-15 квартира төзи.
Хуҗалык күп еллардан бирле нәсел атлары үрчетү белән шөгыльләнә. Аның юртаклары һәм
чабышкылары республикада гына түгел. Бөтенсоюз күләмендәге ярышларда да катнашалар. 1975 елда
нәселле ат фермаларының Бөтенсоюз конкурсында урожайлылар өченче премиягә («Москвич-412»
автомобиле һәм 1500 сум акча) лаек булдылар. Җиде елдан соң шундый ук конкурста икенче урынны алу
хуҗалыкка «УАЗ-469» автомобиле һәм 2500 сум премия китерде. Хуҗалык ел саен республика колхоз-
совхозларына 20-25 баш нәсел биясе һәм айгыры сата. Шуннан гына да унберенче бишьеллыкта 273 мең
сумнан артык саф табыш алынды. Колхоз үзенең кымызы белән дә тирә-якта дан тота.
«Трудовик» тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгы элита сортлы орлыклар җитештерә һәм
республикабызның шушы зонадагы 18 районына сата.
Районда 700 гектардан артык мәйданда орлык өчен чөгендер игелә. Бу бик мәшәкать ле, әмма
игелекле эш белән «Михайловка» һәм «Үзәк» совхозлары шөгыльләнә. Чөгендер орлыгы шулай ук
республика колхоз-совхозларына бирелә.
Мөслимдә майсызландырылган коры сөт заводы эшли. Аның продукциясе республикабыздан тыш
илебезнең бик күп өлкәләренә озатыла. Предприятие елга биш миллион сумлык коры сөт, май һәм күп
төрле башка продукция җитештерә
Экономикадагы тирән үзгәрешләр мәгариф, культура өлкәсенә, тормышның башка сфераларына
уңай йогынты ясый 1930 елда районда бер җидееллык, берничә башлангыч мәктәп булган, барысы 116
укытучы эшләгән Хәзер уналты урта, 8 сигезьеллык мәктәптә яшь буынга югары һәм урта махсус белемле
йөзләрчә укытучы белем һәм тәрбия бирә Мәктәпләрнең материаль-техник базасы яхшырды. Укыту һәм
хезмәткә өйрәтү нигездә класс-кабинетларда алып барыла Җәйләрен күпчелек укучылар производство
бригадаларында эшли. Иң куандырганы — ел саен урта мәктәп тәмамлаучыларның 80-85 проценты туган
авылларында эшкә кала.
Район хезмәтчәннәренә 27 культура йорты. 21 клуб. 31 китапханә хезмәт күрсәтә. Өч филиалы булган
музыка мәктәбе, халык театры эшли Район культура йорты каршындагы академик хор Кремльнең
Съездлар Сараенда. Чехословакиядә. тугандаш республикаларда чыгыш ясады. Район газетасы
каршында «Тугай моңнары» әдәби-музыкаль берләшмәсе эшли.
Безнең җирлектә туып-үсеп. тәрбияләнеп, иҗтимагый-политик тормышта, авыл хуҗалыгы
производствосында, фән, культура, мәгариф, медицина, әдәбият-сәнгать өлкәсендә олы мәртәбәгә
ирешкән кешеләребезнең исемен хөрмәт белән телгә алмый мөмкин тү гел Бездән Ф М. Бубекова
Советларның VIII съездында. «Урал» колхозының элекке председателе М. Б. Гаттаров КПССның XXV
съездында делегат булып катнаша. Вәрәш- 188
баш авыл Советы башкарма комитеты председателе. II һәм III дәрәҗә Сугышчан Дай орденнары кавалеры
М. Гәрәев районнан беренче булып СССР Верховный Советы депутаты итеп сайлана.
Киров исемендәге колхозның элекке председателе Л. Мусин һәм .Михайловка» совхозы
механизаторы 3 Кашапов Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булдылар. Унбиш кеше Ленин ордены
белән бүләкләнде. Бездә Татарстан һәм Россия Федерациясе күләмендә атказанган дистәләрчә колхоз -
совхоз җитәкчесе һәм белгече, укытучылар, культура һәм медицина работниклары эшли. Мөслим җире Л.
Шарифуллин, Г. Гәрәев кебек фән докторлары. В. Гайфуллин, М. Вәлитов, Р. Ганиев, Д. Галләмова, Р
Мөхәммәтҗа- нов, Р Шәймәрдәноа, И Сөләйманов кебек фән кандидатларын бирде. Усы авылында туып-
үскән татар егете Н. Р Егоров озак еллар буе Жуковский исемендәге хәрби һава академиясенең кафедра
мөдире булып эшләде, космонавтларны укытты, шул исәптән беренче галәм лачыны Ю. Гагаринның
остазы булды.
Якташларыбыз арасында филология фәннәре докторы тәнкыйтьче Флүн Мусин, шагыйрьләр Зөлфәт,
Харрас Әюпов, прозаик Фәрит Гыйльми, драматург Фоат Садриев, яшь авторлардан Шәмсия Җиһангирова.
Асия Минһаҗева, Флүс Латыйпов һ. б. исемнәре бар. Татарстанның атказанган артисты Наил Әюпов,
композитор Котдус Хөснуллинның уңышларын да якташлары сөенеп күзәтә.
Сүземнең агышын талгын Ык сулары кебек тагын Мөслимгә борам. 1896 елның 29 мартында
волостной старшина Садыйков тутырган бер документта Мөслим авылында 303 ху җалык булуы. 1677 кеше
яшәве, ике мәчет, ике лавка эшләве күрсәтелә. Бүгенге Мөслим — ул 70 тән артык предприятие, оешма
һәм учреждениене берләштерүче, елдан-ел зурая баручы эшчеләр поселогы. Анда 5604 кеше яши.
Күпчелек урамнар асфальтланган, йортлар төзек. 1986 елдан табигый газ кертү башланды. Район үзәгендә
берничә төзелеш идарәсе, кирпеч, асфальт, катнаш азык заводлары, ашлык һәм чөгендер кабул итү пункт -
лары бар Торак йортлар төзү киң колач белән алып барыла. Әгәр моңа кадәр район үзәгендә ел саен
уртача 1 миллион сумлык төзелеш эшләре башкарылган булса, хәзер у л 5 миллионга җитте. Узган ел гына
да .Дуслык» кафесы. 120 урынлы больница корпусы, 624 урынлы урта мәктәп бинасы эксплуатациягә
бирелде. Хәзерге вакытта 400 урынлы культура сарае, элемтә узелы, поселок Советы, РАПО биналары,
балалар бакчасы, торак йортлар салына. Яңа аэропорт төзибез. Ул ЯК-40 һәм башка зур самолетларны
да кабул
Әйе, мөслимлеләр тизләнешле адымнар белән киләчәккә атлыйлар. Уртак тырыш лыгыбыз
партиябезнең XXVII съезды карарларын тормышка ашыруга юнәлдерелгән Безнең максат—12 бишьеллык
ахырына бөртеклеләрдән 30 ар центнер уңыш алу. һәр сыердан 3000 килограмм сөт саву, барлык төр авыл
хуҗалыгы продуктлары хәзерләүне сизелерлек арттыру Район хезмәтчәннәренең хезмәт активлыгы әлеге
бурычның уңышлы үтәләчәгенә шик калдырмый.