ВАСЫЯТЬ
тыз алтынчы елның августы... Мин, Казан педагогия инсти-тутының базасы булган 13 нче урта мәктәпне тәмамлаганнан соң. Кырымның Симеиз дигән урынында ял итәм Симеиз—Кырым ярымутравының иң көньяк ноктасы Табигать гаҗәп гүзәл. Диңгез Мин аны беренче тапкыр күрәм, аның суының үтә күренмәле булуы, кайчагында тыныч кына дулкынлануы, ә кайбер вакытларда дулавы, ниндидер илаһи көч белән ярларга кагып, җирне тетрәтүе мине гаҗәпләндерә, сокландыра Ә менә шул шаулап торган диңгезгә йөгереп кереп, катып калган кыз, аның артыннан чабып килгән монахның юлын кискән мәче кыялары диңгездән, аның дулауларыннан курыкмагандай горур басып торалар. Дулкыннар, дәһшәтле дулкыннар Кыз кыясына бәреләләр дә кире чигенәләр...
Минем күңелемдә Кырымга барачагым хәл ителгәч үк туган бер теләк, зур теләк бар. Ул бер генә минутка да хәтердән чыкмый Ялтада, халкыбызның бөек әдибе Галимҗан ага Ибраһимов яши. дәвалана1 Ничек кенә булмасын, аны барып күрәсе килә Без — кечкенәдән үк аның әсәрләрен укып, өйрәнеп, аның әсәрләрен бәхәсләр, әңгәмәләр аркылы үткәреп, талантына сокланып, үзен яратып, үз итеп үскән яшьләр идек Ул безнең күз алдына иң бөек язучы булып килеп баса Аны күрергә теләк бик зур, ләкин ничек үзеңдә батырлык табарга да, аның алдына барып басарга’ Ялтага сәяхәтне көннән-көн калдыра килсәм дә. ниһаять, теләк җиңеп чыкты Төн йокламадым, уйладым-уйла- дым да, юлга чыктым.
Автобус диңгез ярлары өстеннән бор- маланып-бормаланып сузылган юл буенча алга — Ялтага йөгерә Мин диңгезгә карыйм, ул яр башыннан уч төбендәге кебек ачык күренә Хәтергә "Безнең көннәр» романының беренче юллары килеп төшә «Төн караңгы Дөнья тын Ләкин диңгез шаулый Диңгез т үбәндә кемгәдер ачу белән үкерә Аның куәтле дулкыннары, тау-тау булып, биек, ташлы, текә ярларга һөҗүм итәләр. Күңелгә шом килә: гүя менә-менә тагы бер тапкыр ыргып атылачаклар да дөньяны каплап китәчәкләр ■ Чыннан да, диңгезгә күзләре төбәлгән кешегә шундый уйлар килә Нинди оста язган мондый халәтне Галимҗан ага1
Ләкин ул уйларны күңелдән чыкмаган борчылу хисе баса — әле бит Галимҗан аганы эзләп табасы бар
Көтмәгәндә, бу мәсьәлә җиңел хәл ителде — адреслар өстәлендә тиз генә «Боткинский урам, 25» дигән белешмә бирделәр Мин урамны озакламый эзләп тап-
Тын урам Урамның ике ягында да агачлар, шулар арасында йортлар . 25 нче йорт — таш нигез өстенә корылган рәшәткәләр артындагы бакча эчендә салынган, ике этажлы Ниһаять, мин бакча эченә кереп, ишек янына килдем дә, кыңгырау тоткасын тарттым Бераздан баскычтан төшкән кеше аяк тавышы ишетелде һәм ишек ачылып китте Мине бик чибәр, ягымлы карашлы бер апа каршылады Мин кыяр-кыймас кына Казаннан килүемне, Галимҗан аганы күрергә бик теләвемне әйттем Апаның йөзе караңгыланып киткән кебек булды, ул
— Белмим шул., кабул итә алыр микән, авырып тора бит.— диде Мин югалып калдым Хәлем шунда ук йөземдә чагылды ахрысы, апа — мине юатасы килепме
— Ярар, энем, син көтеп тор әле. мин аның белән сөйләшеп карыйм.— дип өскә менеп китте. Өмет өзелә язып калды, көтү бик озакка тартылды кебек тоелды.
Менә, баскычтан түбән төшмичә генә, әлеге апа мине чакырды. Мин ашыгып икенче этажга мендем Апа миңа
— Аның кәефе шәптән түгел, бик ялыктырма инде син аны,— дип пышылдады да бер бүлмәгә алып керде
Зур булмаган бүлмә, стеналары акшар-лвнган. түрдә тәрәзәләр, тәрәзә янында язу өстәле. китаплар, урындык Стена буенда карават, ап-ак җәймәләр җәелгән урын-җир Караватта кара костюм кигән, галстук бәйләгән, одеалы биленә кадәр генә ябылган килеш Галимҗан ага ята Мин килеп исәнләштем
Мин аны фоторәсемнәре, бигрәк тә ху-дожник П. П Беньков язган портреты буенча күз алдына китерә идем Без. мәктәп балалары, рәсем дәресләрендә аның портретын ясарга тырышабыз, кайбер уңышлы чыккан рәсемнәрне класс бүлмәләренең стеналарына элеп куябыз, күргәзмәләрдә күрсәтә идек Ул безнең күз алдына сабантуйларындагы көрәшче батырлар кебек физик яктан көчле, мәһабәт бер кеше кебек килеп баса иде Әмма аңа беренче күз ташлау мине шул хәтле тет-рәтте. мин елап җибәрә яздым, чак-чак кына үземне кулга алып өлгердем. Караватта сирәк чал чәчле, мыеклары да агарган бик ябык кеше ята иде Күрешкәндә, аның кулы шул хәтле кечкенә, коры сөяккә калган кебек булып тоелды...
Мин аның янындагы урындыкка утырдым да ни әйтергә белми югалып калдым Ул моңа гаҗәпләнмәде булса кирәк, үзе сүз башлады:
— Я. егет, сөйлә әле. Казан нихәл’ — дип сорау бирде. Билгеле инде, мин Казан дигәч, үзем яшәгән Яңа бистә турында сөйли башладым. Анда яңа завод, фабрикалар оештырылуын, мехкомбинат төзелүен, Яңа бистәнең бик күп кешесе хәзер шунда эшләвен, минем әтиемнең дә мехкомбинат эшчесе булуын әйттем Яңа бистәгә трамвай юлы салуларын мактанган кебегрәк сөйләп бирдем Яңа бистәнең бер мәчетендә мехчылар клубы ачылуын, анда һәркөн кино, спектакльләр куелуын, балалар өчен дә күп эшләр эшләнүен сөйләп бирдем Кичәләрдә, концертларда бик кызык номерлар була, әле менә бер тапкыр. трамвайны тәнкыйтьләп, кызык җыр да чыгардылар:
Яңа бистәгә салдылар Трамвай юлын сузып.
Мәхүп карчык җәяү кайткан Шул трамвайны узып.
— Ә эшчеләр ничек яшиләр соң, тор-мышлар ничек? — дип сорады Галимҗан ага.
— Ару гына.— дидем мин,— күптән түгел ике катлы универсаль магазин төзелде Фабрикаларда медпунктлар ачылды. ләкин күп кеше, бигрәк тә олы яшь- тегеләр. Исмәгыйль докторга (Исмәгыйль ага Усманов — күптәннән Яңа бистәдә яшәгән, халыкны дәвалаган доктор) йөриләр, чөнки йомшак табигате, һәрвакыт кешегә ярдәмгә килергә хәзер торуы аңа зур ихтирам тудырган һәм аңа зур ышаныч белән баралар Бистәдә әле кустарьлар да бетеп җитмәгән, ләкин эшчеләр аларга караганда әйбәтрәк яшиләр.
— Хәзер инде үзең укыган мәктәп турында сөйлә! — диде ул.
— Мин беренче класстан алып 7 ел буе Тукай урамындагы элеккеге руси-атар учительская школа бинасында урнашкан 12 нче үрнәк мәктәптә укыдым Аның директоры күренекле тел галиме, педагог. Габбас ага Сәйфуллин иде. Беренче класста безне Мәдинә апа Сәгыйтова укытты, ул революциягә хәтле Аитово гимназиясендә укыткан укытучы иде. Аннан соңгы классларда безне Нәфисә апа Багданова. Шакир абый Нигъмәтуллиннар, ә икенче баскытча Мәхмүт абый Рәхмәтуллин. Һашим абый Валиев. Әхмәт абый Тимерха- нов укыттылар Һашим абый безне бакчачылык эшенә өйрәтте, мәктәпнең тәҗрибә бакчасында без төрле яшелчәләр үстерергә. җиләк-җимеш куакларын, агачларын утыртырга, карарга, зур уңыш алырга өйрәндек Әхмәт абый исә безне физика өлкәсенә алып керде, без электромоторлар ясадык, электр линияләре үткәрдек, радиоалгычлар белән кызыксындык һәм радиосөючеләргә әйләндек Бу мәктәптә әдәбият түгәрәге күптән эшләп килә иде. Тү-гәрәк җыелышларына шагыйрьләр — Һади Такташ. Гадел Кутуй еш килделәр, ши-гырьләрен укыдылар, яшь шагыйрьләргә киңәшләрен бирделәр Түгәрәк членнары арасында хикәя, шигырь язучылар да бар иде Шулар арасында, авылдан килеп. Әхмәт бай йортында урнашкан мәктәп интернатында яшәп укучы Галимҗан Мөхәм- мәтшин да бар иде. Ул инде хәзер яшьләрнең яраткан шагыйре булып үсте. Әдәбият кабинетында стеналарда рәсем түгәрәге членнары ясаган портретлар — Галимҗан ага. сезнең портретыгыз, Һади Такташ. Габдулла Тукай портретлары бар иде Мәктәптә еш кына әдәби кичәләр оештырылды, анда башлап язучылар үзләренең хикәяләрен, шигырьләрен укыдылар. Моннан башка Тукай урамында элекке Кәримовлар типографиясе белән янәшә йортта «Шәрык» кетепханәсе бар иде Аның түбән катында балалар әдәбияты, ә икенче катында зурлар әдәбияты тупланган иде Без ул көтепханәгә еш йөрдек, класстан-класска күчә барган саен. акрынлап беренче катыннан икенче катына мендек
Мин җиденче классны бетерү вакыты безнең илдә 10 еллык урта мәктәпләр оештыру заманына туры килде Ләкин 8 нче классларны туплау мәгариф органнары өчен читен мәсьәлә булып чыкты. Нәтиҗәдә. берничә мәктәптән 8 нче класста укырга теләүчеләрне җыеп. 13 нче номерлы Яңа бистәдәге үрнәк-тәҗрибә мәктәбендә 8 нче класс ачтылар. Мин дә шул мәктәпкә укырга күчтем Бу мәктәп Казан
дәүләт педагогия институтының база мәктәбе булып китте Монда барлык фәннәрдән дә тәҗрибәле укытучылар килделәр
13 нче мәктәптә дә әдәбият түгәрәге оешты һәм ул бик актив эшли, анда өметле каләмнәр — Гарәфи Хәсәнов, Җәвад ТЪрҗеманов. Ильяс Әхмәтгалиев. Лотфулла Фәттахов кебек иптәшләр бар Түгәрәкнең күп членнары «Яшь ленинчы» газетасы, «Октябрь баласы», «Пионер каләме» журналларының актив хәбәрчеләре булып киттеләр. Мәктәпнең үзендә дә «Әдәбиятчы» исемле даими стена газетасы чыга торды. Мин дә бу газеталарда, журналларда шигырьләрем, хикәяләрем, очеркларым белән катнаштым, хәтта «Яшь ленинчы» битләрендә ВЛКСМ Өлкә комитеты оештырган әдәби конкурста икенче дәрәҗәдәге бүләккә дә лаек булдым Безгә шагыйрьләр. язучылар еш килделәр, ярдәм иттеләр. Без мәктәптә генә түгел, Габдулла абый Алиш оештырган шәһәр күләмендә эшләүче әдәби түгәрәк эшендә дә актив катнаштык Безнең драмтүгәрәк тә үзебез язган кайбер кечкенә әсәрләрне сәхнәгә куйды. Кайбер пьесаларны без мәктәп сәх-нәсендә генә түгел, мехчылар клубында. «Кызыл Шәрык» клубы сәхнәләрендә эш-челәргә дә уйный идек. Зуррак пьесаларны куйганда, ике мәктәп укучылары бергә кушылып иҗат иттек Икенче мәктәп укучылары арасында Гөлсем апа Бол- гарскаяның кызы Фирдәвес Болгарская, Гклиәсгар ага Камалның кече улы Фаик Камал. Сәет Шәкүров тә бар иде
Шул вакытта апа килеп кереп, минем сүзне бүлде:
— Син инде бик арыгансыңдыр Сиңа бит озак сөйләшергә ярамый, хәлең китә Егет тә инде сине күрде, тынычлангандыр,— диде дә миңа карап алды Мин тиз генә урынымнан сикереп торып, гафу үтенергә керештем
— Юк. — диде Галимҗан ага. — мин арымадым гына түгел, авыруымны да оныттым әле Бик кызык хәбәрләр алып килгән бу егет. Сөйләсен, син инде безгә комачаулый күрмә,— диде Ялыныбрак әйтеп куйды.
Апа чыгып китте Галимҗан ага миңа «утыр»' дигәндәй ияк какты да сүзне дәвам итәргә кушты
— Без әдәбиятны бик яратып укыйбыз Әдәбиятны гына түгел, аның тарихын да, тел тарихын да кызыксынып өйрәнәбез Тик менә ул китаплар хәзер юкка чыкты инде, чөнки алар иске әлиф белән басылган иде Ул күп китапларны яңалиф белән ничек тиз арада басып өлгертсеннәр,— дип офтанып куйдым
— Әйе шул,— диде Галимҗан ага. ләкин башка сүз әйтмәде
Мин дәвам иттем
— Без әле менә 10 нчы класста укыла торган әсәрләрне ничек анализларга. ничек аңларга дигән мәсьәләләргә дә тукталдык. В И ленинның «Лев Толстой — зеркало русской революции» дигән әсәрен өйрәндек Шул уңай белән мәктәп директоры мине матбугат йортына язучы Гомәр абый Толымбай янына җибәрде. Мин анда килгәч. Гомәр абый хәл-әхвәл сорашкан кебек итте дә аннан соң укучыларның В И Ленин әсәрен ничек аңлау-лары турында сораша башлады Сорау артыннан сорау бирде, минем җавапларымны дәфтәренә терки барды Бу очрашу минем өчен шактый катлаулы имтихан булды Ниһаять, сораулар бетте Ул миңа рәхмәт әйтеп кайтарып җибәрде.
— Ул сиңа бернинди дә киңәш бирмә-демени'—дип сорады Галимҗан ага.
— Юк.— дидем мин,— хәтта дөрес җа-ваплар бирдемме, әллә ялгыштыммы, аны да белә алмадым
— Алайса, мин киңәш бирим сиңа, — диде ул.— Ленинның әдәбият турындагы фикерләре бик тирән мәгънәле Аның сез өйрәнгән әсәре дә — зур әһәмиятле әсәр, һәрбер әсәрне укыганда, өйрәнгәндә, анда сурәтләнгән вакыйгаларны. кешеләрне, аларның тоткан юлларын анализлаганда, Ленинның сүзләрен истә тотарга, Ленинча аңларга тырышырга кирәк «Лев Толстой— рус революциясе көзгесе» дигән әсәр шундый анализның гүзәл бер үрнәге ул.— диде Ул бу сүзләрне сөйләгәндә, мин аның язуы гына түгел, сөйләве дә гаҗәп тасвирлы, күңелгә ятышлы һәм бик аңлаешлы булуына сокландым Сүзләре җаны үзәгеннән чыккан кебек тоелды Бу сүзләрне әйткәндә, аның йөзендә нур балкып китә, иреннәре арасыннан алтын тешләре ялтырап ала иде
Мин сүземне дәвам иттем
— Без. Галимҗан ага. шигырьләрне дә бик ярртабыз Тукай безне «Туган тел» аркылы яңа дөньяга алып керә дә аның матурлыгын да, тормышның әчесен-төчесен дә сөйләп бирә, халыкны җәберләүче байларга, надан муллаларга нәфрәт уята, киләчәкне матур итеп тасвирлый Аның бар сүзе күңелгә үтеп керә, уйланырга чакыра Һади Такташ та безнең сөекле шагыйребез, без аның әсәрләрен көтеп алабыз да ятлыйбыз, күп шигырьләрен күңел-дән беләбез,— дидем дә «Мокамай»ны сөйләп киттем Аннан соң Тукайның «Көзге җилләр»ен. .
Белмим, мин бу шигырьне бик дулкын-ланып сөйләдемме, әллә Галимҗан аганың хәтеренә ниндидер хәлләр, узган көннәр килеп төштеме, ул аны бик әсәрләнеп тыңлады Без тынып калдык.
— Тик менә мәктәптә Тукайны өйрән-гәндә. безгә — укучыларга аңлашылмаган кайбер моментлар кала. Тукай, гомере буе авыр тормышта яшәгән, халыкның бәхете өчен бөтен көчен куеп эшләгән Тукай, аның иҗатын өйрәнүгә нәтиҗә ясаганда.
вак буржуа шагыйре дип атала Без моңа бер дә риза түгел; без борчылабыз да, укытучыбыздан аңлатуын үтенәбез. Бу сораудан соң укытучының йөзе сытыла, аны ничектер борчу басып киткәндәй була Ул бары -шулай исәпләнә инде- дип кыяр- кыймас кына җавап бирә Без Бөек Октябрьдән соң туган, октябрят, пионер булып тәрбияләнгән, комсомол булып җитешкән яшьләр безнең иң яраткан шагыйребезне. бөтен гомерен халкы өчен, аның бәхете өчен. Матур киләчәге өчен корбан иткән шагыйребезне болай вак буржуа шагыйре дип атау һич тә мөмкин түгел дип исәплибез Дөреслек кайда? — дидем дә күз яшьләремне тыя алмадым. . Галимҗан агага бу сүзләр бик нык тәэсир итте ахрысы Ул миңа карап-карап торды да:
— Мин үзем дә бу турыда күп уйландым. Тукайның иҗаты турында күп уйладым Ул иҗатны тирәнтен өйрәнергә. Ленин кушканча өйрәнергә кирәк! — диде
Берникадәр вакыт үткәннән соң, мин тынычлана төшкәч
— Минем сезгә — яшьләргә сүзем шул — Тукайны укыгыз, Тукайны яратыгыз. Тукайны өйрәнегез! Ул бу сүзләргә аеруча басым ясады, күтәренкерәк тавыш белән әйтте.
Аның бу сүзләре мине тынычландырды. Ул моны күреп, миңа сорау бирде.
— Син инде менә урта мәктәпне тәмам-лагансың Хәзер нишләргә уйлыйсың соң?
— Мин үземә юл сайладым. Казан уни-верситетының физика-математика факуль-тетына кердем Мәктәпне алтын аттестатка бетергәнлектән, имтихансыз кабул иттеләр дә, әле менә монда Кырымда ял итәргә путевка да бирделәр,— дидем
— Син инде, алайса, тырышып укы, мәктәбеңнең йөзенә кызыллык китермә! Сиңа уңыш телим! — диде ул
Сөйлисе сүзләр беткән иде бугай, көн дә икенче яртысына авышты Минем янымда фотоаппаратым бар иде Мин Галимҗан аганы рәсемгә төшерергә теләп, рөхсәт сорадым
— Юк инде. энем.— диде ул,— син мондый хәлдә мине рәсемгә төшермә, югыйсә Казанда мине ятып тора торган авыру дип күз алдына китерәләр Менә бер язучы үлгән иде, шуны күмәргә баргач кына авырып киттем. Болай мин әле язам да, эшлим дә, йөрим дә Синең килүең, сөйләгән сүзләрең мине дәрт-ләндереп җибәрде әле. Казанга кайтасы, сезнең арада буласы, сезнең — яшьләрнең уңышларын, эшләрен үз күзем белән күреп шатланасым килә Ул бәлки шулай булыр да әле. Менә шунда рәсемгә төшерерсең,— дип, миңа кулын бирде Мин аңа рәхмәтләр әйтеп, изге теләкләр теләп, бүлмәдән чыктым.
Апа мине озата чыкты. Мин аннан Га-лимҗан ага янында озак торуым өчен гафу үтендем.
— Галимҗан ага үзе мине җибәрмәде бит,— дип акланып та куйдым Аңа бу очрашу өчен зур рәхмәтләр әйтеп, баскычтан төшеп киттем.
Урам тын Беркем дә юк. Кояш кыздыра. ләкин тротуарда, агачлар арасында күләгә Мин урам буйлап киттем Күз алдында Галимҗан ага... Бәгырь өзгәләнә. Аңа авыруын җиңәргә ярдәм итәсе килә. Юкмыни соң медицинаның көче’ Кызганыч, бик кызганыч Җан әрни
Мин, борылып, кире Галимҗан ага яшәгән йорт янына киләм Китәсе килми Үзен рәсемгә төшереп булмады, истәлек өчен ул яшәгән урынны урам яктан рәсемгә төшереп алам. Ниһаять китәм Ләкин тагын әйләнеп кайтам. Күп тапкырлар шулай. Миңа ни булды, үзен дә аңлый алмыйм
Кич якынлашты Соңгы автобуска бармый булмый.
Тагын да диңгез буе Борылмалы юллар. Автобус мине Симеизга алып кайта. Мин диңгезгә күз салам — ул шаулый, гаҗәеп зур дулкыннар ярга атылалар Менә алар ярлардан чыгарлар да Галимҗан ага торган йортка килеп бәрелерләр кебек булып тоелды. Мин сискәнеп киттем. Йөрәкне шом чолгап алды... Юк, юк, алай булмас! Әнә диңгез дә тынычлана төште бугай Ничектер тын булып китте Шул тынлыкта Галимҗан аганың тавышы яңгырый:
— Тукайны укыгыз, Тукайны яратыгыз, Тукайны өйрәнегез!