Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАРЛАРДА РӘСЕМ СӘНГАТЕ ҺӘМ ГАЛИМҖАН ИБРАҺИМОВ


езнең әдәбиятта рәсем сәнгатенә карата җиңелмә бер фикер урын алган имеш, татарда 1905 ел революциясе нәтиҗәсе буларак, рәсем сәнгате дә туган, ягъни, театр, матбугат тугач, музыка сәнгате үзенә юл алгач, нигә әле рәсем сәнгате дә тумасын9
Бу — хата фикер Рәсем — ул сәнгатьнең специфик төре. Әгәр җырлау, бию. импровизация (башка кеше булып сөйләшеп яки хәрәкәтләнеп күрсәтү) бик күп кешеләр өчен элементар формада гына мөмкин булса да. музыка коралында уйнау, көй чыгару, рәсем ясау — аерым шәхесләргә генә бирелгән табигать бүләге Ләкин «табигать бүләге» белән генә дә булмый әле Аерым бер милләттә сәнгатьнең бу төре үсеп китсен өчен, ягъни конкрет бер шәхес композитор, рәссам булып формалашып үсеп китсен өчен иң. беренче чиратта, әлбәттә, традиция кирәк Татарда исә рәсем сәнгатенең традициясе юк дәрәҗәсендә һәм моның, әлбәттә, тарихи сәбәпләре бар иде.
Бу сәбәпләргә егерменче гасыр башында Тукайлар, Җ Вәлидиләр. Әмирханнар игътибар иттеләр Әмма рәсем сәнгатенең тарихи миссиясен татар халкына аңлатып бирүдә төп рольне Галимҗан Ибраһимов уйнады Бу мәсьәләдә ул да традициягә таянды. Традиция исә Шиһабетдин Мәрҗанидән килә иде
Дин тарихын аз гына белгән, үз гомерендә турист буларак кына да бер-ике мәчет күргән кеше сизә, аңлый ислам дине кеше сурәтен бирү белән бик артык мавыкмаган Мәчетләр үзләренең архитектура сыйфатлары (мозаика, витраж һ б.) белән күзеңнең явын алып утырсалар да. аларның эчендә христиан чиркәүләрендә, храмнарындагы кебек кеше сурәтләре, сюжетлы картиналар (роспись) юк Нигә шулай’ Ислам дине рәсемне шул дәрәҗәдә тыйганмы’
1905 ел революциясе белән кузгалган татар демократик яшьләре рәсем, музыканы шәригать коллыгыннан азат итү процессында Мәрҗани фикерләрен корал итәләр Казанның, гомумән, татар халкының иң зур. абруйлы мулласы Шиһабетдин исә кадимчеләрнең рәсемне тыеп килүләрен үзенең бер-ике вәгазе һәм бер-ике хәрәкәте белән юк итә.
■ Ислам дине рәсемне тыя, рәсемгә төшү — гөнаһ» дип авызларыннан төкерек чәчә-чәчә исбат итеп килгән динчеләр бервакыт телсез калалар динчеләрнең иң зурысы һәм иң әбруйлысы. галим Ш Мәрҗани. Америкадагы бер бизнесменның үтенече буенча рәсемгә төшеп, почта аша аңа җибәрә. Бу хәбәр халыкка тарала Бераздан аның рәсемен Лондондагы бер гыйльми җәмгыять сорый. Мәрҗани монысында инде рәсеменә кыскача автобиографиясен дә кушып сала. Шулай итеп Мәрҗани татар муллаларыннан беренче буларак фотообъектив каршына баса «Безнең халык бик гаҗәпкә калыр инде.— дип сөйли ул рәсемгә төшкәч — Аларны «төрекләр дә рәсемгә төшә.— дип кенә тынычландырып булмас. Бохара әмиренең дә рәсеме бар».— дисәң генә тынычланырлар»
Шулай да рәсем сәнгатен кадимчелер коллыгыннан азат итәр өчен үзең рәсемгә төшү фактының гына җитмәвен Мәрҗани аңлый, әлбәттә, һәм ул. тарихчы буларак, шәригатькә таянып рәсем сәнгатен тыеп килүнең тарихи тамырларын эзли һәм вәгазьләрендә моңа кат-кат туктала. Тарих исә менә моннан гыйбарәт икән ислам дине тугач та мәҗүсилеккә каршы көрәшкән Бу көрәш рәхимсез, компромиссыз булган Мәҗүсиләр исә сурәткә (пот) табынганнар Бу көрәш процессында сурәткә аз гына йомшаклык күрсәтү гарәпләрнең яңадан потпарәстлеккә (мәҗүсилеккә) кайтуына юл калдыруы мөмкин Шунлыктан Мөхәммәт вакытында һәртөрле сурәт нык тыелган. (Игътибар итик «Кыйссаи Йосыф» поэмасында шундый эпизод бар Золәйха үзенең сараенда Йосыф белән гыйшык уйнарга теләгәч. Йосыф бер санәмгә (потка) күрсәтә «Әнә бит аллаң карап тора-—ди. Зөләйха шунда потның өстенә шәлен ябып куя Бу хәл намаз укучы әби-бабаларда да дәвам иткән Намаз укырга утыр-
Б
генда, алар стенадагы рәсем, календарь һ б. әйберләрне каплап куялар Ләкин Мәрҗани бу гадәтнең хәзер кирәксез, мәгънәсез икәнлеген гап-гади формада ачып бирә «Хәзер исә мөселманнарның мәҗүсилеккә кире кайту ихтималлары юк, шуңа күрә рәсемгә тыю юк»
Татар интеллигенциясе 1905 ел революциясе көннәрендә Мәрҗанинең бу фикерләрен күтәреп ала һәм сәнгатьне шәригать коллыгыннан азат итү өчен көрәш башлый.
Рәсем сәнгатенең теоретик мәсьәләләре бөтен җитдилеге белән Г Ибраһимов тарафыннан күтәрелә 1910 елда аның зур күләмле «Рәссамлык» исемле мәкаләсе •Йолдыз» газетасында басыла Татарлар арасында бишенче ел революциясеннән соң театр, әдәбият, музыканың җанлануы турында әйтеп автор рәссамлыкны шул театр, музыка «белән туарга тиеш булып та. ни өчендер тумый калган бер нәрсә» дип атый Г Ибраһимов карашынча. рәсем сәнгате ул «коры бер күңел ачу вә кызыклану өчен генә» түгел, ә бәлки культуралы кешелек дөньясының аралашу теледер. «Рәсемнәр каршында француз, немец вә рус аермасы юк Күзе, зәвыгы вә хиссияте булган һәр адәм рәсемнәрнең әйтергә теләгән мәгънәсен, теләсә кай кавемнән булса да. аңлый вә хис кыйладыр»
Бу чор — Г Ибраһимов һәм Тукайның сәнгать тарихы белән мавыккан еллары. Л. Н Толстойның «Об искусстве». «Что такое искусство’» дигән хезмәтләре дөньяга чыккан, татар зыялыларының шуларны йотылып укыган чоры Г Ибраһимов яза: Толстой кыйммәт торган, күп расходлар таләп иткән купшы рәсемнәрне бик үк яратып бетермәсә дә «авыл крәстияннәренең ярым-ялангач балаларының җылашып торулары кеби аяныч манзараларны рәсем белән күрсәтергә дәгъвәт кыйладыр»
Г Ибраһимов бу мәкаләсендә татар халкының рәсем сәнгате буенча традициясе булмавына борчыла һәм форсаттан файдаланыога чакыра: 1905 ел революциясе мөмкинлекләр ачты битI Шул мөмкинлекләрне әрәм итмәскә иде1 «Халкымызның мөтәхәссис кыйсьме — дип яза ул.— татар дөньясының рәсем һөнәреннән, рәссам вә рәсемнәрдән көлләи мәхрүм булуын зур вә тиздән тутырырга тиешле булган бер бушлык саныйдыр» 1
Г Ибраһимов рәсем сәнгате мәсьәләсен татар халкына мөнәсәбәттә фәлсәфи-та- рихи планда куя. Аныңча, татар халкының үз художнигы булмау, бу халыкның талантсыз булуыннан түгел, бәлки талантлар туу өчен билгеле бер «хәят юклыгыннан» Димәк, самодержавие шартларында талантлар һәлак була, үсә алмый.
Татарның үз рәссамын булдыру, үстерү турында «Йолдыз». «Кояш» газеталарының идарәләре дә талпынып карыйлар рәсем ясарга сәләтле егетләр эзлиләр, тапканнарына матди ярдәм күрсәтәләр, укырга урнаштыру якларын кайгырталар Әлбәттә инде, ялгызларга ярдәм оештыру юлы белән генә сәнгатьнең язмышын хәл итеп булмый Г Ибраһимов моның шулай икәнлеген бик яхшы аңлый һәм сәнгать мәсьәләсен тарихи-фәлсәфи планда өйрәнә Ул эшләгән «Аң» журналы подписчиклар санын арттыру максатында аларга 1915 ел өчен бүләк итеп «Альбом» әзерли «Альбом -ның максаты — татар яшьләрен сәнгать әсәрләренең репродукцияләре белән таныштыру «Сәнаигы нәфисә мәҗмүгасы» исеме белән чыккан бу альбомга кереш сүзендә Г Ибраһимов дөнья сәнгате үсешенең тарихи этапларын күрсәтеп чыга. Борынгы Греция «Сәнаигы нәфисәсенең» бөтен кешелек дөньясы өчен матурлык идеалы булып торуын әйтү белән Г Ибраһимов Марксның сәнгать теориясенә бик якын килә. Мәгълүм булганча. К Маркс борынгы грекларның «нормаль бала» булуын һәм алар тудырган сәнгатьнең бүген дә гүзәллек үрнәге, сәнгатьнең соклангыч самими «балачагы» булганын язган иде
«Альбом»га сүз башы — Г. Ираһимовның шул чордагы дөньяга карашларының сыгынтысы Монда халык тормышын басып яткан «кара ташлар», киләчәктә өмид ителгән «кояш ачылу»лар. -шифалы яңгырлар» турында сүз бара Болар мисалында без Г Ибраһимов публицистикасындагы образлылык белән әдәби әсәрләрендәге об- разлылыкның бердәм система тәшкил иткәнен күрәбез Татарда ни өчен Рафаэльлар. Микеланджелолар юк’ Чөнки халыкның «сәнаигы нәфисә орлыгын» зур бер таш каплап тора Шул ук вакытта. Г Ибраһимов бу ташның соңгы вакытларда ярыла башлавын әйтә Игътибар итик бу — Тукайдан килә 1910 елда «Шәрык клубы»нда сөйләгән лекциясендә Тукай болай дигән иде халык әллә нинди кара көчләр
I Мотәхәссис кыйсьме белгечлор: КӨЛЛЙМ
басканга күрә генә, бу күренештә йөри Ләкин бу хәл. вакытлы гына килгән бер авыру кеби. гаризый бер хәлдер». Димәк, демократик әдәбият вәкилләренең тарихи барышка мөнәсәбәтләрендә, дөньяга карашларында уртак нокталар булган Бу карашларның нигезен исә тарихи оптимизм тәшкил иткән «Әдәбият туды, музыка белән тәрссем туарга якын бер хәлдә. Бу аның туар заманының якынланганын төрле галәмәтләреннән күрәбез һәм аларны тудырырлык һава вә туфрак безнең хәятыбызда да ясалып килгәнен хис кылабыз Өмид_ ки кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры явар — шуның соңында без дә көткәнебезне күрербез».
Г. Ибраһимовның бу хезмәтендә тарихи барышны дөрес сиземләү, материалистик фикер йөртү өстенлек итә Ләкин бу вакытта әле марксистик әзерлеге булмау язучыны сәнгатьне иҗтимагый тормыштан аерып карауга китерә Г Ибраһимов сәнгатьнең туу сәбәпләрен кешенең~биологик ихтыяҗларына кайтарып калдыра һәм идеалистик эстетикага ташлама ясый
Ләкин сәнгать тарихында зур dep эш эшләнә инде: рәсем сәнгатен дин коллыгыннан азат итү юлында беренче әһәмиятле адым ясала. «Рәсемне шәригать тыя» дигән уйдырма тулысы бәлән юкка чыгарыла, рәсем сәнгатенең рухи тормыштагы гуманистик роле исбат ителә. Г Ибраһимовның сәнгатькә кагылышлы хезмәтләре тәэсирендә бөтен бер буын татар яшьләре тәрбияләнә
Г. Ибраһимовның сәнгать турындагы мәкаләләре, эзләнү-фикерләү алымнары бүгенге көн өчен бик тә гыйбрәтле. Кайсы ягы беләнме?
XX гасыр башы әдипләре әдәбият белән сәнгатьне бербөтен итеп караганнар. Әдәбият тәнкыйтьчесе ул чорда сәнгать тәнкыйтьчесе дә булган Г. Тукай, Ф Әмирхан, Ш Әхмәдиев кебек шәхесләр рублицистик яки тәнкыйть хезмәтләрендә күп очракта рәсем, музыкага кагылышлы фикерләрен әйтә барганнар. Сәнгать тәнкыйтенең алгы сызыгында зур теоретик багажы белән Г Ибраһимов торган Гыйбрәтле диюебез шунда, бүгенге тәнкыйтьчеләребез, язучыларыбыз сәнгать мәсьәләләренә бөтенләй кагылмыйлар, бу өлкәне читләтеп узалар. Безнең рәсем сәнгатебез, мәсәлән, бөтенләй үзбашка яши Әйтер сүзләр күп булырга тиеш иде. югыйсә Моның шулай икәнлегенә Такайның тууына 100 ел тулуга багышланган рәсем күргәзмәсе ишарә ясады. Рәсем сәнгатендә Тукай образы тудыра алмаганбыз икән бит. Рәссамнарыбыз бу юнәлештә әле һәман эзләнәләр генә икән' Менә кайда кирәк ул Г Ибраһимов каләме' Менә кайда кирәк Тукайлар, Әмирханнар сүзе! Г Ибраһимовның сәнгатькә багышланган хезмәтләрен укыганда, шулай, ирексездән бүгенге язучыларыбыз. тәнкыйтьчеләребез- нең сәнгатьтән аерылганлыклары турында уйлап сыкранып куясың