Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘДӘ ЯҢА ГЕРОЙЛАРГА ЮЛ САЛГАНДА


Ибраһимов иҗат мәйданына чыккан еллар — реалистик татар әдәбиятының ныгып килгән, татар сәнгатенең күп кенә тармаклары, шул җөмләдән театрының да. яралган һәм үсә башлаган чор иде. Яшь язучы башта ук үзенең әдәби тәнкыйть иҗатында сәхнә сәнгатенә һәм драматургиягә ныклы игътибар бирә Аның мәкаләләрендә һәм хезмәтләрендә бу жанрның мөһим бер сәнгать тармагы булган театрның нигезендә ятуы искә алынып, аңар махсус илтифат күрсәтелә. «Милли шагыйрь, милли әдәбият, милли театр—болар безнең каршыда хәятның биргән вә бирәчәк нәрсәләренең иң газизләреннәндер»,— дип, Г Ибраһимов сәхнә уенын әдәбиятның һәм сәнгатьнең башка тармаклары белән тиң күреп карый Бу аңар пьесаларга да, аларның сәхнә вариантына да дорес таләпләр куярга ярдәм итә.
Әйе, әдипнең драматургиягә һәм театрга карашлары бербөтен система тәшкил итә Аның нигезендә исә художество иҗатының иҗтимагый вазифасын тану ята, шуны беренче планга кую тора Бу караш аның барлык теоретик хезмәтләрен дә, мәкалә һәм рецензияләрен дә үтәли сугара, һәм аның шул чорлардагы иң алдынгы эстетик таләпләргә якын торуын күрсәтә. Икенче сүзләр белән әйткәндә, язучы эстетиканы материалистларча аңлый. Киң эрудицияле философ-галим буларак, Г. Ибраһимов эстетика фәненең нигезендә бары тик матурлык кына күрүче галимнәр белән бәхәскә керә, бу яктан ул — Н. Г Чернышевский тәгълиматы тарафдары. Эстетика фәненә эзлекле һәм ачык карашын әдип беренче мәртәбә тулы төстә 1915 елда «Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз* исемле хезмәтендә уздыра Монда аның эстетика фәненең кайдан һәм кемнән башлануын яхшы белүе дә, ул фәннең нигезләрен аңлауда яшәп килгән хаталарны дөрес аңлавы да күренә. «Эстетика» терминын фәнгә беренче булып XVIII гасыр немец галиме Александр Баумгартен кертә «Баум- гартенның җиңел кулы белән башлап, гасыр ярым буена сәнаиге нәфисә (сәнгать) — матурлыкка хадим (хезмәтче), матурлыкны ифадәдән (аңлатудан) гыйбарәт дигән нигездә кордылар,— дип яза Г Ибраһимов.— ..Дөрест. сәнаиге нәфисәдә матурлык беренче урынны тота, ул матурлыкны тәҗәссем иттерә (гәүдәләндерә), ул матурлыкны аңлау хисен куәтли дә; шулай булса да, анда матурлыкны ифадә итү дип ясап куелган бер максат юк» Ә төп максат нидә соң9 Г Ибраһимов моңа XIX йөз француз галиме, сәнгатьне иҗтимагый күренеш дип аңлаткан Ипполит Тән сүзләре белән җавап бирә «Сәнгать — бер нәрсәнең, бер табигатьнең маһиятен (асыл сыйфатын) ачудан гыйбарәт». Ягъни, сәнгать — гәрчә ул матурлыкка нигезләнгән булса да, иҗтимагый аңның бер төре, дөньяны танып белүнең үзенчәлекле бер формасы Менә ни өчен сәнгать әсәрнең төп юнәлешен чынбарлыкны, шул җөмләдән иҗтимагый тормышны да танып белүдән эзләргә кирәк.
Г Ибраһимов бу карашларын әдәби-тәнкыйть эшчәнлегендә, шул исәптән драматургиягә һәм театрга караган хезмәтләрендә, чыгышларында да эзлекле төстә уздыра Пьесаның һәм аның буенча куелган спектакльнең сәнгатьчә эшләнешен һич кенә дә күздән ычкындырмастан, язучы аларны иң әүвәл иҗтимагый үсеш процессы һәм сыйнфый көрәш ноктасыннан торып бәяли. Мәсәлән, Ф Сәйфи-Казан- лының «Ямьсез тормыш» исемле пьесасын, аның 1915 елның январь аенда куелышын Г Ибраһимов иң беренче шул яктан алып карый һәм анализлый Рецензентның төп игътибарын пьесадагы яңа типлар җәлеп итә.— алар аңа шул чордагы татар җә-мәгатьчелегенең аерым катлауларын биләгән алдынгы фикерләрне дөрес чагылдырулары белән ошыйлар Мөхәммәт, Саттар. Һаҗәр кебек аерым оригиналь образларны бәяләгәндә. Г Ибраһимов аларның әсәрдәге һәм спектакльдәге үзәк идеягә нинди яңалык кертүләреннән чыгып эш йөртә Баш персонаж Мөхәммәт ярдәмендә уздырыла торган алдынгы фикерләрне, мәсәлән, һәммә халыкларның тигез хокукка ия булулары хакындагы фикерне рецензия авторы яклый һәм үстерә. Берәүләр, ди рецензент, «милләт» һәм «халык» сүзләрен иң элек үз мәнфәгатьләре өчен файдаланалар, алар белән сату итәләр Ә Мөхәммәт — алай түгел Аның максаты ■ мил- ләтемезнең 90 процентын ясый торган ярлы татар арасына» керү, «ярлылык сәбәпле үрчи алмый торган авыл халкына, эшнең иң авырын эшләп, акчаның иң азын ала торган завод-фабрика халкына, көн уздыру кайгысыннан котыла алмый торган шәһәр әһеленә үзләренең кеше икәнен» аңлату. Заманы өчен алдынгы булган шушы
Г
идеяне уздырганы өчен дә Мөхәммәт әдәбиятыбыз һәм театрыбыз өчен яңа бер тип дип саналырга хаклы
Г. Ибраһимов драма һәм сәхнә турындагы караш-фикерләрендә бөтендөнья әдәбияты һәм сәнгатенең бай тәҗрибәсенә таяна Ул бу өлкәдә бик тә хәбәрдар. Мәсәлән. француз язучысы Эдмон Ростанның 'Жантеклер» исемле аллегорик пьесасы Парижда 1910 елда сәхнәгә куела, ә бер елдан соң ук Г Ибраһимов аның турында искә ала («Яңа китап мөнәсәбәте илә» мәкаләсендә). Л. Андреев драмалары («Тәрҗемә һәм аның шартлары» мәкаләсе. 1910). В Шекспир трагедияләре («Альбом мөнәсәбәте белән бер-ике сүз». 1915), Мольер комедияләре («Вакытсыз һәлак булды». 1922) һ. б боларга һәм күренекле башка драматургларга, язучыларга, аларның әсәрләренә Г Ибраһимов иркен мөрәҗәгать итә.
Дөрес, драмага, аның әдәби жанр буларак үзенчәлекләренә әдипнең карашлары баштан ук шулай тирән һәм ачык булып формалашкан дип әйтә алмыйбыз. Иң беренче мәкаләләрендә һәм чыгышларында ук язучының проза һәм поэзия турындагы белемнәре тирән, эзлекле. Ә менә драмага ул. тәнкыйтьче һәм әдәбият теоретигы буларак, бары тик 1915 еллар тирәсендә генә иркен мөрәҗәгать итә. Ягъни, аның жанр үзенчәлекләрен истә тотып мөрәҗәгать итә. аны театр белән тыгыз бәйләнештә карый башлый. Югыйсә, аны гомуми әдәби калыпка салып карау алданрак та очрый. Мәсәлән. 1912 елда әдип «Җанлы курчаклар- исемле Кәбир Бәкер пьесасын рецензияли. Мондд ул аңа жанр ягыннан артык игътибар итми, әсәрне бары тик тормышчанлык ноктасыннан характерлый, өлгергән мәсьәлә күтәреп чыгуы өчен бәяли «Хикәя халык өчен кызыклы, күңелле генә, ләкин ашыгыбрак язылган» дигәндә да. «татарның башка хикәяләрендәге кеби. монда да конструкция зәгыйфь» дигән юлларда да сәхнә әсәренең жанр үзенчәлекләрен исәпкә алу әлегә юк.
Ә инде шул ук Ф. Сәйфи-Казанлының «Ямьсез тормыш» драмасын анализлау жанр таләпләре ноктасыннан алып барыла Мәсәлән, монда инде аның әсәр композициясе турындагы фикерләре ачык «Пьесаларда., булса да, булмаса да ярарлык нәрсә урын алмаска тиеш.— ди ул.— Пьеса шундый бер калыпка куелган булсын ки. аның бер җирен төшерү яки киметү өйнең бер почмагын җимереп алу дәрәҗәсендә хис ителерлек булсын». Һәр нәрсә бер юнәлешкә, төп фикерне ачуга хезмәт итәргә тиеш — Г Ибраһймов драма әсәренә әнә шундый таләпләр куя.
Бөек Октябрь революциясеннән соң зур дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Г. Ибраһимов иҗат активлыгын 1}ич тә киметми Киресенчә, көндәлек тәнкыйть эшчәнле- ген тагын да җанландыру белән бергә, ул драматургия һәм театр тарихчысы буларак та чыгышлар ясый, үзе дә драматургиягә мөрәҗәгать итә. совет чорында беренче әдәби әсәр булган «Яңа кешеләр» исемле драмасын яза. Социалистик әдәбият һәм сәнгатьнең нигезләрен салганда, йөзләрчә теоретик мәсьәләләрне һәм практик бурычларны хәл иткәндә, әдипнең бу тармаклардагы эшчәнлегенең һәрберсе мөһим, һәрберсе кирәкле һәм вакытлы иде. Күпчелек мәсьәләләрне ул бик урынлы һәм вакытында куя. тиешле теоретик югарылыкта хәл кыла белә.
Егерменче еллар яңалыкның туктаусыз һәм җиңүле һөҗүме, ләкин әле еш кына идея-эстетик позицияләрен ачыклап бетерә алмавы белән, ә искелекнең төрле тескә кереп, үз позицияләрен саклап калырга тырышуы белән характерлана. Бу шартларда реакцион идеологиянең һәм артта калган сәнгать принципларының активлашуы. күптөрле формаларга кереп яшәргә тырышуы театр сәнгатендә дә көчле.— аларны күрә һәм фаш итә белергә кирәк иде. Г Ибраһимов бу хәрәкәтнең башында тора, һәм уң. һәм сул тарафтан алып барылган һөҗүмнәрнең асылын ярып сала, аларга отпор бирә.
Яңалык иске җирлектә туа. үзенең беренче яралгыларын иске эчендә җибәрә Татар социалистик әдәбияты һәм сәнгате дә үзенең башлангыч адымнарын Бөек Октябрьга кадәр үк атлый башлый. Г. Ибраһимов монда беренчелекне Г. Коләх- метовның пролетар эчтәлекле әсәрләренә бирә. Пролетар язучысының әдәби иҗатын, аның рухын һәм эчтәлеген Г. Ибраһимов аның заманы белән, эшчеләр хәрәкәте, аерым алганда. Казанның Пороховой татар эшчеләр районы белән бәйләп карый. Ул район, ди әдип. «1905 ел ярдәме белән безнең матур татар әдәбиятына беренче марксизм рухын өрде»
Г. Коләхметов һәм пролетар поэзия белән башланган яңа дәвер татар әдәбияты тарихына, андагы күренекле шәхесләр һәм аның үсеш баскычлары мәсьәләсенә Г. Ибраһимов кабат-кабат әйләнеп кайта « аңарчы кысылган, авызы, теле багланган татар социализм әдәбияты Февраль белән бергә сугыш мәйданына чыкты»,— дип язганда («Дүртенче елга кергәндә». 1920). ул нәкъ менә Коләхметовлардан башланган. М Гафурилар. Ф. Бурнашлар аркылы үсеп килгән әдәби агымны күз алдында тота. «Соңгы вакытта Мәҗит «Эшче» дигән поэма язды. Ике табаклык бу әсәр татар революция шигырьләренең таҗы улачактыр»,—дип. М. Гафуриның бу әсәренең яңа әдәбияттагы урынын билгели (шунда ук) Сүз уңаенда әйтеп үтик: бу поэма мотивлары буенча икенче татар операсы Эшче» язылганда, аның либреттосы
нәкъ менә Г Ибраһимов тәкъдиме буенча языла Ф Бурнашның «Таһир-Зөһрә» трагедиясе һәм -революционный поэмалары* «пролетариат хәрәкәтенең көчле дулкыннары астында, шулар тәэсире белән чыкты».— ди ул икенче бер урында. Г Ибраһимов Яшь йөрәкләр» пьесасын да яңа дәвер әсәре санап. Ф. Бурнашны «пролетар шагыйрьләреннән» дип атый (-Татар әдәбияты*. 1922)
• Галиябану - драмасының татар әдәбияты тарихындагы урынын, аның яңалыгын билгеләүгә әдип аерата игътибар бирә Бу пьесаны ул -эшче-крестьян гаммәсенә бик якын» драма дип атый («Татар җөмһүриятенең икенче елында әдәбиятыбызның язмышы 1922) Драма Г. Ибраһимовны. иң беренче, эчтәлегенең яңалыгы — үзендәге геройларның тулы бер сыйныфны чагылдырулары, аларның чынбарлыкка якынлыгы, алар язмышында иҗтимагый тормыш тирән гәүдәләнүе аркасында җәлеп итә «Беренче мәртәбә диярлек һичбер буяусыз, саф булганча, үзләренең уен- көлкеләре. җырлары, музыкалары, гыйшыклары, интригалары, бәетләре, көрәшләре белән крестьян егетләре, крестьян кызлары бу әсәр аркылы безнең театр галәменә килеп керәләр.— ди ул һәм пьесаның төп кыйммәтен билгели — Бу драманың халык каршында зур муаффәкыять (уңыш) казануының төп сәбәбе менә шул яңа дәвердә җәмәгать мәйданына чыккан яңа сыйныфларның шатлыклы-кайгылы. көрәшле хәятларын сәхнәгә мендерүендәдер»1.
Яңа рухлы мондый геройларны чагылдырган әсәр уңае белән Г Ибраһимов әдә-биятыбызның тарихи юлын аңлау өчен гаять мөһим булган түбәндәге мәсьәләгә дә кагылып уза -Крестьян эчендәге яшьлекне төп мөндәриҗә (эчтәлек) итеп алуы, саф реализм нигезендә сыйнфый каршылыкларны табигый әдәби рәвештә ачып бирүе кебек хасиятләр "Галиябану»ны бездә соңгы 7-8 ел эчендә туып килгән яңа — өченче дәвер әсәрләренә якынлата. аны шул дәвернең беренче сандугачлары каби- леннәнрәк (төркеменнәнрәк) бер урынга мендерәдер - — дип. әдип М Фәйзи драмасын Бөек Октябрьдан соң тулы иркенлек алган яңа әдәбиятка якынайтып карый Ә бу әдәбиятның гомерен ул мәкалә язылган 1922 елдан алдагы 7-8 ел белән билгели, ягъни 1915-1916 еллардан ук башлануын әйтә Димәк. Г Ибраһимов «Галиябану "ны критик реализм җимеше генә түгел, ә пролетар әдәбияты белән башланган өченче дәвер, совет чорында чәчәк атып килүче яңа тип әдәбият вәкиле төсендә тәкъдим итә.
Татар әдәбиятын дәверләргә бүлгәндә, ул анда кемнең һәм ничек сурәтләнүен, кешенең иҗтимагый процесста нинди урын тотуын алгы планга куя. Шул ноктадан карап, әдип «Татар әдәбиятында өченче дәвер» (1922) исемле хезмәтендә өченче дәверне хронология һәм эчтәлек ягыннан түбәндәгечә билгели «Өченче дәвер — моның төп нигезе, беренче адымнары Герман сугышы заманындагы зур. авыр мад- ди үзгәрештә чак кына сызыла Февраль моңа юл ача. Октябрь аякка басарга ярдәм итә Нәтиҗәдә татар әдәбияты үзенең мөндәриҗәсе буенча да, фикере буенча да. юл тоткан кәгъбәсе буенча да бөтенләй яңа бер дәвергә керә Монда төп рух — сыйнфый көрәш • Г Ибраһимов мисалларны да бик ачык күрсәтә «Моннан 8 ел элек басыла башлап та. цензур туктату сәбәбеннән бу елларда гына чыга алган Безнең көннәр» трилогиясе. Бурнашның -Һәйкәл чәчәк- «Ялгыз каен» кебек шигырьләре һәм революцион поэмалары, элеккеге дәверләр эчендә үсә-үсә. революцияне аңлауга җитешкән Мәҗит Гафуриның -Эшче» поэмасы, аның Кызыл байрак«ында басылган -Изге юл». «Сәлам- кебек шигырьләр. Шамил Усмановның -Беренче адым». Сәйфинең Дошманнар» ахыр гомерендә революцияне җырлап үлгән Бабичның кызыл нәрсәләре, тагы боларга башка да. сыйнфый көрәшләр, хезмәт хәрәкәтләре белән сугарылып, яңа кыйблаларга карап бара торган әллә ничаклы яңа яшь талантлар— һәммәсе менә шушы өченче дәвер бакчасының чәчәкләредер-
Г Ибраһимовның төрле уңай белән әйтелгән югарыдагы сүзләреннән бер нәрсә ачык аңлашыла -Галиябану». «Безнең көннәр» кебек әсәрләр инде критик реализм дәвере әдәбиятыннан үсеп чыкканнар, эчтәлекләре һәм формалары ягыннан совет әдәбиятына якын торалар; болар — хәзерге термин белән әйткәндә, социалистик реализмга күчеш чоры әсәрләре. Дөресен әйткәндә, бу — В И Ленинның бер милли культура эчендә ике культура барлыгы турындагы тәгълиматын раслаучы менә дигән мисал Совет чорында яңа сәхнәдә ныклы урын алган геройларның килүен Г Ибраһимов. шулай итеп, «Яшь гомер»ләрдән, «Галиябану«лардан. «Безнең көннәр* һәм «Таһир-3өһрә»ләрдән үк башлап күрә
Бу яңа геройларның сыйфат үзенчәлекләрен Г Ибраһимов мәкалә һәм рецензияләрендә генә түгел «Яңа кешеләр» әсәре белән дә расларга алынды 1920 елда иҗат ителгән һәм Бөек Октябрьның 3 еллык юбилеена сәхнәдә уйналган драма уңыш казана, хуплап каршы алына Аның төп уңышы, күрәсең, сәхнә әсәре булудан бигрәк, олы язучының. В И Ленин белән бергә эшләгән күренекле җәмәгать эшлекле- сенең көн сорауларына җавап бирә алуында була
' Ибраһимов Г Әсәрләр. 5 т . 302 б
Әсәрдә теп проблема итеп пролетар гуманизм алынган Заманы өчен гаять мөһим, гаять катлаулы мәсьәлә, миллионнарның игътибарын җәлеп иткән проблема Идел һәм Урал буйларында гражданнар сугышы бара Еш кына авыл кулдан-кулга күчә, аклар да. кызыллар да «хаклык өчен сугышабыз» диләр, кара акылга кайсының дөрес булуын аерып алу җиңел түгел Бу бәрелешләр, мондый власть күчешләре кан һәм күз яшьләре эчендә, үтерешләр һәм кисешләр ярдәмендә бара Андый шартларда кан түгүләргә гомумән каршы булу, андый эшләрне кире кагу гади крестьян өчен генә түгел, ә зыялыларга да хас Хаклык өчен сугышның эчке законнарын аңламаган кеше, гомумән, сугышка каршы чыга, читтә тору, катышмаска тырышу, ризалашу позициясенә баса Бу — зарарлы күренеш, революцияне һәлакәт чокырына төшерә торган әйбер Һәркем өчен революциянең арифметикасы ачык булырга тиеш яки. яки
«Яңа кешеләр»нең баш герое Батырхан менә шул фәлсәфәне иң ачык төстә алга сөрә Ул — нык һәм каты куллы кеше, ләкин һич тә дошман канына сусаган, җан кыярга гына торган кеше түгел Киресенчә, әнә ул гөнаһсыз кан коюларга каршы чыгып, артык каты кыланучы Тимеркәй белән бәхәс алып бара. Шуның белән бергә сыйнфый көрәш көч кулланудан башка була алмый, революцияне кылыч белән саклый белергә кирәк Ә монда инде дошманны син җиңмәсәң, ул сине үтерә. Шуңа күрә дә Батырхан үзенең оппоненты, «кан түгүгә киткәч, шәп түгел инде ул* • дип караган Шәйбәк картка каршы чыгып, «канлы юл — изге юл*» булуын әйтә, моның котыл-гысызлыгын мисаллар ярдәмендә раслый Алай гына да түгел, пьесада гәүдәләнде- релгән тормыш картинасы үзе Батырханнар тоткан юлның бердәнбер дөрес юл булуына ышандыра
Беренче революцион пьесалар арасында «Яңа кешеләр» проблематикасының катлаулы булуы, куелган мәсьәләләрне ахыргача һәм дөрес хәл итүе белән уңай якка аерылып тора Автор сыйнфый көрәш фәлсәфәсен күп төрле политик, иҗтимагый һәм этик мотивлар үрелмәсе-катнашмасы рәвешендә тәкъдим итә. Заманга һәм яңа геройларга хас булган үзенчәлекләр драмада шактый ук тулы ачыла Батырхан. Тимеркәй. Камәр кебек образлар белән татар сәхнәсенә сыйнфый азатлык көрәшенә ахыргача бирелгән яңа геройлар чыкты; алар Г Коләхметов. Ш Усманов. Ф Сәй- фи-Казанлы. Ф Бурнаш, һ. Такташ. Ш. Камал, К. Тинчурин һ. б. драматурглар иҗат иткән геройлар образлары белән бергә совет сәхнәсенең төп үсеш тенденцияләрен билгеләштеләр
Менә бу һәм башка күп төрле фактлар: әдәби-тәнкыйть эшчәнлеге. театрга һәм драматургиягә караган күп санлы мәкаләләре һәм рецензияләре, ниһаять. «Яңа кешеләр» драмасы Г Ибраһимовны татар сәхнә сәнгатенә зур өлеш керткән әдип һәм талантлы оештыручы итеп карарга тулы мөмкинлек бирәләр