Ринат Мөхәммәдиев турында
абдулла Тукай һәм Галимҗан Ибраһимов Татар әдәбияты күгендә бер-бер артлы якты йолдыз булып кабынган, кабынган һәм сүнү, сүрелүне белмәгән, менә инде ничә дистә еллар бетен бер әдәбиятның якты маяклары булып килгән мәшһүр затлар. Бу ике исемнең шулай янәшә килүе табигый хәл Табигый булмаска, яңа татар әдәбиятының чын мәгънәсендәге реалистик нигезен салучыларның иң күренеклеләре ич һәр икесе Поэзиядә — Тукай, прозада — Ибраһимов Татар әдәби тәнкыйтен, эстетик фикерен нигезләүгә дә башлап алынучылар Тукай һәм Ибраһимов Революцион-демократик вакытлы матбугатыбыз, тел белеме, халык авыз иҗатын өйрәнергә керешсәк тә. иң элек аларга — Тукай һәм Ибраһимовка мөрәҗәгать итәбез Татар әдәбиятының кцитик реализм аша мәгърифәтчелектән социалистик реализмга таба тизләтелгән үсеш юлын, татар әдәби-эстетик фикеренең шәрыктән гарепкә ягъни Көнчыгышның романтизм традицияләреннән рус һәм Европа халыклары әдәбиятларының реалистик мирасын өйрәнүгә йөз белән борылу процессын да бөтен нечкәлек һәм каршылык-лары белән өйрәним дисәң. Тукайга. Ибраһимовка мөрәҗәгать итәргә туры килә. Китапханәләрдә күптомлыклары. портретлары янәшә, әдәбият дәреслекләрендә иҗатлары хакындагы сүзләр янәшә, хәтта туган еллары, 100 еллык олы бәйрәмнәре
Ә шулай да Тукай һәм Ибраһимов исемнәрен янәшә атаганда, әле булса кайбе- рәүләрнең колаклары шундук үрә тора Тукай һәм Ибраһимов арасындагы мөнәсәбәтләр хакында алар үзләре исән чакта ук күпме сүз. күпме имеш-мимеш йөргән Печән базары почмагында туган имеш-мимешләрнең берсе калмый инде күптән онытылып бетте, ә монысы яши Имеш, Тукай белән Ибраһимов бер-берен күралмаганнар. ...Имеш. Тукай үзенең шигырьләрендә Г. Ибраһимовны болай дип. тегеләй дип мыскыл иткән Ә Ибраһимов Г Тукайны шагыйрь түгел дигән. Ни генә димиләр, ни сөйләмиләр, кыскасы. Тукайның • Шүрәле»сен дә ишетмәгән, үз туган телендә авызын тутырып бер кәлимә сүз әйтергә кыенсынып йөрүче дә мәгълүматлы бу хакта. Ибраһимов томнарын кулында тотып карамаган. «Алмачуар»ны «Башсыз җайдак»тан аермаган затлар, белү генәме. хәтта үзләреннән кушып, өстәп-өстәп җибәрәләр
Гомумән, кемнәндер ишеткәннәргә генә нигезләнеп яисә Тукайдан. Ибраһимов- тан китерелгән кайбер цитаталарга ышыкланып һәм хәтта Г Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дип исемләнгән әдәби-эстетик трактатыннан чыгып кына да нәтиҗә ясау ярамый бу очракта Чөнки сүз халыкның иманы һәм намусын тәшкил иткән олы художниклар, талант ияләре хакында, әдипләр генә түгел, көрәшчеләр хакында Шул чорның әдәби-эстетик фикере формалашуы, үсеше проблемаларын һәм. табигый ки. каршылыкларын җентекләп өйрәнми һәм күз алдында тотмый торып, әлеге мөнәсәбәтләр хакында нәтиҗәләр ясау, хөкем чыгару ярамас һәм, гомумән, мөмкин дә түгел.
Бу сүзләрем һич кенә дә яңадан велосипед уйлап чыгарырга маташу түгел. Г Ибраһимов иҗатын һәм тормыш юлын тулаем колачлап, комплекслы рәвештә эзлекле өйрәнү нәтиҗәсендә туган хезмәт — М Хәсәновның «Галимҗан Ибраһи- мов»ында (Казан. 1964) әлеге мәсьәлә һәм мөнәсәбәтләргә инде күптән бәя бирелгән Г Халитнең «Кешегә һәм чынлыкка мәхәббәт белән» (Казан, 1975) китабы да XX йөз башы татар әдәби-эстетик фикеренең әлеге үсеш проблемаларына зур ачык- лык өсти. Бурычымны фундаменталь хезмәтләргә нигезләнеп һәм кайбер яңа табылган мәгълүматлар һәм күзәтүләремә таянып, әлеге четерекле мәсьәләгә янә бер кат ачыклык кертүдә күрәм
Әдәби тәнкыйтьтә Г Ибраһимов исеме 1910 нчы елдан күренә башлый Димәк, татар вакытлы матбугатының һәм, шул исәптән. 1905 ел революциясе давылында туып, аның белән бер биләүдә үскән әдәби тәнкыйтьнең дә инде азмы-күпме тәҗрибә туплап өлгергән еллар була бу Матур әдәбиятка гына түгел, милли әдәби-эстетик фикер үсешенә дә Г Тукай, Ф Әмирхан кебек авторлар шактый ук җитди өлеш керткән Формалашу юлында булган әдәби тәнкыйтьнең үз предметын, функцияләрен һәм алда торган җитди бурычларын бер кадәр ачыклап өлгергән еллары Көн тәртибенә инде милли әдәбият һәм культураның киләчәк барыр юлын билгеләү һәм аның әдәби-эстетик кыйблаларын теоретик нигезләү кебек җаваплы бурычлар килеп баскан була Г. Ибраһимов беренче тәнкыйть хезмәтләре белән үк милли әдәбият һәм әдәби-эстетик фикернең алга таба барыр юлын ачыклауда хәл ителүләре соң дәрәҗәдә зарур һәм кичектергесез булган шушы проблемаларны колачлап алырга омтыла. Әле беренче адымнарын гына атлаучыларга хас саклык белән түгел, җиң сызганып эшкә керешә Көн. заман таләбе шундый була, алны- артны үлчәп кыяр-кыймас атлап йөрер чак түгел Гомумән. Ибраһимов — табигате белән үк туры һәм тәвәккәл шәхес
һәм шул ук 1910 елның башында, хәтта иң элекке тәнкыйть мәкаләсендә үк •Хәзер шигырь мәйданында иң шәүкәтле һәм галәбәле рольне мөхтәрәм Тукаев уйный Шул дәрәҗә ки татар шагыйре диелүгәчә укучы зиһенендә Тукаев мәүҗүд була. Бу шагыйребез көннән-көн күтәрелә. Халык күңелендә хак вә ихтирамлы урын ала барадыр*.— дип вакытлы матбугатта чыгыш ясый Шул рәвешле, ул үзенең инде Г Тукай шигырьләре, аларның татар әдәбиятында тоткан урыны һәм укучыларның бу иҗатка мөнәсәбәтен яхшы белүе һәм байтактан күзәтеп килгәнлеген искәртә.
Тагы берничә айдан «Йолдыз» сәхифәләрендә (1910. 1 апрель) «Әдәбият мәсьәләләре* дөнья күрә Бу хезмәт хаклы рәвештә бездә әдәбият белеме фәнен нигезләү юлында тәүге һәм җитди адымнарның берсе саналырга лаек Рус әдәбияты дигәндә күз алдына Пушкин, Гоголь, Тургенев, Лермонтов һәм Горький, төрек әдәбияты дигәндә Әхмәт Мидхәт һәм Тәүфикъ Фикрәтләрне хәтерләсәк, татар әдәбияты хакында сүз чыктымы. Г Тукай һәм Ф Әмирханның «әдәби һәм шигъри әсәрләре* күз алдына килә дип, янә бер кабат искә ала Г Ибраһимов Хәтерләп калыйк тәнкыйтьче, «әдәби әсәрләр* дию белән генә чикләнмичә, «шигъри» төшенчәсен аерым искә алуны кирәк саный.
Шул ук елның июнендә Г Ибраһимов, заман әдәбияты һәм халык авыз иҗаты арасындагы мөнәсәбәтләрне күздән кичереп, янә бер кат Г Тукай иҗатының татар әдәбияты барышындагы кабатланмас урынын билгеләп уза. Татар халкының үз фольклорына мөнәсәбәттә күзен ачуда, аңарга үз авыз иҗатының нинди бай һәм саекмас рухи мирас булуын күрсәтүдә шагыйрь эшчәнлегенең ролен ассызыклый «Бу турыда һәркемнән артык мәшһүр шагыйребез Тукаевка бурычлыбыз Ул үзенең матур вә шагыйранә җөмләләре илә шул гавам әкиятләрен тасвир итеп, һәркем тарафыннан сөелеп укырлык бер хәлгә куйды
Мәсәлән, аның күптән чыккан «Шүрәле*се «Су анасы» буның иң гүзәл нәмү- нәләреннәндер. Тукаевның бу шигырьләре шулкадәр ачык вә табигый чыккан ки чи гавамның авызыннан да шулкадәр генә чыгар иде*
Шул рәвешле, тәнкыйтьче Г. Тукайның халыкчанлыгын тулысынча танып, шагыйрь иҗатының табигате, сурәтләү объекты, тел һәм стиле белән үк халык рухына якынлыгын кат-кат искәртеп уза Бер үк вакытта ул аның шигъри осталыгы һәм татар шигъриятен әдәби осталык җәһәтеннән үстерүгә керткән өлешенә дә битараф түгел Мисал өчен, «Йолдыз»ның 1911 ел 10 февраль санында ул Н Ду- мави. М. Гафури. 3 Бәшири. М Укмасыйлар иҗатында әледән-әле шигъри осталыкка игътибар җитенкерәмәвен искәртеп, аларга үрнәк йөзеннән Г Тукай исемен китерә «Назым ягы да, шигърияте дә ярыйсы булган вә биннисбә (чагыштырмача — Р М ) яхшы вә муаффәкыятьле чыккан шигыре мәнзумгә мисал табу өчен без Габдулла әфәнде Тукаевның мәҗмугаләренә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүрмез»
Әйе. Г Ибраһимов әдәби тәнкыйть эшчәнлегенең таңында ук Г Тукай иҗатына игътибар күрсәтә һәм аның бәхәссез уңышларын даими күрсәтеп килә Әмма, бер үк вакытта, ул шагыйрь иҗатына таң калып, аны идеаллаштыру юлына басмый Тукайның үсештә, камилләшү юлында булган иҗатына, үзенең В Г Белинский тәнкыйте югарылыгыннан куелган критерийларыннан килеп, кайбер таләп һәм теләкләрен белгертә килә «Әле татар рухының бик вә бик күп яклары бер шагыйремез тарафыннан да кузгатылмый тора; хәятымызның күп нокталары шагыйрьләремез-
нең күзенә чалынмый ятадыр; хосусан озак яшәгән вә бик төрле, җанлы вә бик күп хәзинәле булган хәяте мазиябез. тарихыбыз шагыйрьләребез тарафыннан бөтенләй онытылып торадыр» Аңлашылса кирәк, тәнкыйтьче татар поэзиясенең бүгенге халәтеннән, гәрчә анда Г. Тукай үзе булуга да карамастан, бигүк канәгать түгеллеген белгертә Тукайның әдәби осталыгы хакында сүз чыкканда да ул «иң-иң» дигән эпитетлар кулланырга ашыкмый, ә -чагыштырмача» дигән сүзне кулай таба.
Ни өчен әлеге детальләргә игътибар юнәлтәбез соң әле? Шуның өчен, чөнки бездә Ибраһимовның Тукай иҗатына мөнәсәбәтен ике чорга бүлеп, тәнкыйтьчене өзлексезлектә гаепләү бик киң таралган Имеш. 1910—1912 елларда Г Ибраһимов объектив булган, ә инде аңардан соң, Тукайның бер-ике җайсыз сүзен ишеткәчтен, тенденциозлык юлына баскан булып аңлашыла. Миңа калса, тәнкыйтьченең шигърияткә мөнәсәбәттәге эзлеклелеген күрмәү — үзе үк тенденциозлылык Аның шактый ук каршылыклар аша үскән әдәби-эстетик принциплары шул дәрәҗәдә эзлекле ки. хәтта әлеге эзлеклелек тәнкыйтьчегә үзенең кайбер хаталануларын да вакытында җиңеп узарга ирек бирми Эстетик карашларындагы эзлеклелектән килгән каршы-лыклары аның аеруча Г Тукай иҗатына мөнәсәбәтендә чагылыш таба.
Г Ибраһимов тәнкыйтьтә хис. эмоция белән эш итми, башкалар сүзенә, уңга- сулга карангалап фикер йөртүдән дә ерак тора Әдәбият һәм сәнгать барышы өчен гаять зарур булган җитди нәтиҗәләргә киләме, әллә хаталанамы, аның үз принциплары. критерийлары аермачык булып күзгә ташлана. Әйтеп узылганча, унынчы еллар башы татар әдәби тәнкыйте алдында торган бурыч — милли әдәби-эстетик фикернең үсеш проблемаларын ачыклау һәм нигезләүдән гыйбарәт иде. Теге яисә бу әдипнең, шагыйрьнең иҗатына «яхшы». «яман> мөһерләре сугып чыгу түгел, әдәбият һәм сәнгать үсеше юлында килеп баскан кичектергесез проблемаларны ачыклау, хәл итү зарурияте иҗатка рухландыра тәнкыйтьчеләрне
һәм әлеге проблемаларның иң җитдие — әдәбиятның тормышка мөнәсәбәте, иҗтимагый роле, идеялелек мәсьәләләрен заман таләпләре югарылыгында хәл итүгә башлап керешкән тәнкыйтьче Г Ибраһимов Аның фикеренчә- «Әдәбият, бигрәк тә романнар, кызык өчен. укып, көлеп тә ахырында ташлар өчен генә язылмый һәм язылмаска тиешле Анда мөхәррирнең әйтергә теләгән бер уе, күрсәтергә теләгән бер күренеше, халык һәркон күреп, сөйләп тә сизми кичкән мөһим вә хас бер мәгънә була» («Йолдыз», 1912, b август). Игътибар итик, бу өземтәнең башында ук «әдәбият» дип әйтүгә үк, тәнкыйтьче янә бер кабат «бигрәк тә романнар» дип конкретлаштыруны мөһим дип таба Аның әдәби-эстетик хезмәтләрендә бер генә тапкыр очрамаган, беренче карашка алай әллә ни игътибарга да лаек түгел сыман тоелырга мөмкин булган, шушы кечкенә генә синтаксик детальдә Г Ибраһимов эстетикасының җитди эзләнүләр чорына хас булган, һәм бер үк вакытта аның Тукай поэзиясенә мөнәсәбәтенең ачкычын тәшкил иткән каршылыкларның асылы чагылып
Г Ибраһимов. әдәбият дигәндә, беренче чиратта проза әсәрләрен күздә тотып, шигырьне бу төшенчәдән күпмедер читләштереп, өстенрәк жанр итеп карады. Тәнкыйтьченең хезмәтләрендә, шигырь, әдәбияттан бигрәк «сәнаигы нәфисә»гә якынрак итеп куела. Шигырь һәм шагыйрь төшенчәләрен ул байтак еллар дәвамына традицион мәгънәләрендә аңламады һәм аны әдәбиятның гадәти бер жанры итеп кенә кабул итүчеләргә принципиаль төстә каршы чыкты. Әле Бөек Октябрь революциясеннән соң дөнья күргән Әдәбият кануннары» хезмәтендә дә әлеге караш үзен сиздерә иде
Шагыйрь, иң элек, зур талант булырга тиеш һәм гүзәл табигать кочагында, чәчәктән-чәчәккә кунып, матурлыкка хозурланып йөргән күбәләк, бал кортларын, сайрар кошларны хәтерләтергә тиеш аның уенча Шигырь—чынбарлыкның кара һәм каршылыклы картиналарыннан югарырак торган идеаль матурлыкны тасвирларга тиешле дип саный «Татар шагыйрьләре» һәм «Альбом» кебек, тәнкыйть хезмәтләре булудан бигрәк, әдәби-эстетик трактатка тартым җитди тәҗрибәләрендә бу аеруча ачык һәм эзлекле төстә чагылыш тапты «Шагыйрь — әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез хиссият колы» булырга тиеш, зур талант җирдәге вак, гади тормыш белән генә канәгатьләнә алмый дип раслады ул яңадан кайтып-кайты п.
«Соң. шигырь нәрсә?», дип үз-үзенә сорау биргәч тә «Татар шагыйрьләре» хезмәтендә тәнкыйтьче болай дип җавап бирә .Телдән яки гакыл вә зиһеннән түгел, бәлки адәмнең рухыннан, күңеленнән, хыял вә хисеннән туа» шигырь
Гомумән, әлеге сорау һәм аңарга җавап эзләү XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтендә шактый әһәмиятле проблема булып тора Шигъриятнең табигатен аңларга омтылган, шагыйрьләр иҗатына туры һәм объектив мөнәсәбәте булган күренекле тәнкыйтьче Җ Вәлиди дә шул ук 1913 елда -Вакыт»та дөнья күргән бер мәкалә
сендә үз-үзенә «Шигырь1 Бу нәрсә’ —дигән сорау куеп, уйлана, җавап эзли: — Мәхәббәт тавышы түгелме? » Әдәбият һәм сәнгатьтә материалистик эстетика кануннарын эзлекле яклап килүенә дә карамастан. Җ. Вәлиди шулай ук шагыйрьне — гүзәл сурәт ясаучы рәссамга тиңли «Аны (шагыйрьләрне— Р М) һәрбер матурлык җәлеп итә Ул беразга һәммә матурлыкны сөеп, һәр гөл каршысында сайрап ала (.. ) Бик күп шагыйрьләр фәкать шуның белән генә яшиләр Хосусан, хөррият фикрия вә тәрәккыять гыльмия мәйдан алмаган җирләрдә мәхәббәт шигырьләре үзенең иң югары дәрәҗәсенә ирешә (...) Без бу хәлне шәрык-ислам әдәбиятында бик ачык күрәбез».
Әлбәттә. Г. Ибраһимовның шагыйрь һәм шигырь төшенчәләрен аңлатудагы берьяклылык күзгә ташланып тора Ул сәнгатьтәге идеаль һәм субъектив башлангычларны романтик рухта аңлаудан гыйбарәт иде. Әмма, бер үк вакытта, әлеге мавыгуның сәбәпләре һәм табигате дә игътибарга лаек. XX йөз башы татар әдәбиятында. аеруча поэзиясендә, дидактизм, үгет-нәсихәт һәм натурализм традицияләре шактый киң таралыш тапкан иде Мәгърифәтчелек реализмы рухында тәрбияләнгән укучыны сәнгатьчә матурлык төшенчәсенә йөз белән бору өчен шигырь тәнкыйтеннән ифрат дәрәҗәдә зур көч таләп ителгән еллар бу Г Ибраһимов әлеге ихтыяҗны рухы белән тоеп, заман укучысының әдәби-эстетик зәвыгын күтәрү кебек җаваплы эшкә җиң сызганып керешкән тәнкыйтьче Кайбер каршылыклар һәм мавыгуларга юлыгуына да карамастан, бу елларда ул милли әдәби-эстетик фикер үсешенә әйтеп бетергесез зур өлеш кертте
Гомумән, Г Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» әлегәчә әдәби тәнкыйтебез тарихында уникаль хезмәт булып кала бирә Г Тукай иҗатына бирелгән бәядәге принципиаль хаталарга да карамастан, бу тәнкыйди әсәр әле булса үзенең эстетик кыйммәтен югалтмаган Менә күпме еллар инде бер тирәдә таптанып, буш әйләнеш биреп торган бүгенге тәнкыйтебезгә үрнәк булырдай сыйфатлар аңарда тулып тора. Критерийлар ачыклыгы, принципиальлек, турылык һәм кыюлык җәһәтләреннән булсын, әдәби әсәрләргә хас укылышы, композициясе һәм полемик рухы белән булсын. «Татар шагыйрьләре» — әдәби тәнкыйтебез тарихында тиңдәше булмаган җитди әсәр Соң чиктә, хәтта үзенең хатасы белән дә әдәби тәнкыйть үсешенә зур этәреш, стимул ясаган хезмәт ул. Чөнки, Г Тукай иҗатының халык күңелендәге һәм әдәбият тарихындагы урынын ул аз гына да төшермәде, киресенчә, моңарчы күрелмәгән зур полемикага сәбәпче булып. Тукай иҗатына гомум игътибар юнәлтте. Нәкъ менә Г Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» белән бәхәстә тулы бер буын тәнкыйтьчеләр чыныкты, әдәбият һәм тәнкыйтьнең үсеше өчен гаять әһәмиятле булган әдәби-эстетик проблемалар кузгатылды, өлешчә хәл ителде.
Тәнкыйтьче һәм әдип үзе дә 1915 елда «Йолдыз»ның 15 һәм 20 октябрь саннарында басылган «Актык сәлам» дигән мәкаләсендә бу уңайдан беркадәр ачыклык кертеп узуны кирәк таба: «Бу тәнкыйть.— дип язды ул.— үзенең әдәби кашында гомуми агымга иярмәве сәбәпле, бик күп «шау-шу» тудырды Менә ничә ел инде ул һаман телләрдән, каләмнәрдән төшми йөри Мин аны. башка нәрсәдән бигрәк. Тукайның үзе өчен, һәрвакыт яхшы ягын сайрап торган матбугатка бер реакция тудыру. әдәби мөназара тудыру өчен язган идем Тукайның вафаты белән минем өметемнең иң зур бер өлеше вөҗүдкә килмәде» (тормышка ашмады — Р М.)
Чынлап та, Г Тукай иҗаты хакында сүз кузгалды исә. ул елларда әдәби тәнкыйть югары бәя һәм матур эпитетларны кызганмый. Шагыйрь иҗаты хаклы рәвештә югары бәягә лаек табыла Әмма шунысы аяныч: ул мәкаләләрнең күбесендәге югары бәяләр анализлар аша киленгән җитди бәя булудан ерак тора, ә нибарысы гомум атмосферага ияреп белдерелгән шәхси эмоциягә генә кайтып калалар. Тукай иҗатының көче белән әсәрләнү шул дәрәҗәдә була ки, әлегедәй чиккә ташланулардан — анализсыз бәя бирүләрдән — хәтта күренекле фикер ияләре һәм тәнкыйтьчеләр дә азат булмый. Берничә мисал: « Газетага бер зиннәт биреп килмәктә улган (...) гүзәл шигырьләр» (Р Фәхретдинев). «татар галәменең иң оста юмористы . • (Ф Әмирхан). «Тукай — татарның җаны Аны халык үзе бик күп төрле шагыйрьләребез арасыннан аерып, табып алды, аңар үземнең шагыйрем дип исем бирде» (Г Кәрам) Берсүзсез хак бәя һәм урынлы сүзләр, әмма, тәнкыйди бәя булудан бигрәк, асылда эмоциягә корылган хөкем Гәрчә бу авторларның чын мәгънәсендә принципиаль тәнкыйтьче икәнлекләрен һичкем инкарь итәргә алынмас
Менә шул шартларда, һәм алай гынамы әле, очраклы рәвештә бөек шагыйрьнең вафаты көннәренә дә туры килеп. Г Ибраһимовның «Татар шагыйрьләре» дөнья күрә Хезмәтнең беренче юллары ук сагаерга мәҗбүр итә: «Татар шагыйрьләре» дигәч тә, хәтеремә Сәгыйть Рәмиев килә,— дип сүз башлый тәнкыйтьче,— бу шагыйрьне «шигърият ягыннан караганда иң алгысы вә иң куәтлесе» санап. Хезмәтнең икенче бүлегендә Дәрдмәнд поэзиясенә югары бәя бирелә, аның татар шигърияте
ка®атланмас урыны билгеләнә Әлеге ике бүлеккә җентекле анализ ясап тормастан. шуны гына әйтәсе килә, татар поэзиясендә С. Рәмиев һәм Дәрд- мәнд иҗатларының әһәмиятен чагылдыру, аларның әдәби осталыгын анализлап күрсәтү юлында «Татар шагыйрьләре* әлегәчә әдәби тәнкыйть тарихында тиңдәшсез үрнәк булып тора. С Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗатларының шигъри осталык җәһәтеннән татар поэзиясе үсешенә керткән элеше әйтеп бетергесез зур. Безгә Г Иб- раһимовның «Татар шагыйрьләрендә тәкъдим ителгән анализны кат-кат күңелдән кичерергә, өйрәнергә кирәк әле
Шулай да, «Татар шагыйрьләре* хезмәтен никадәр генә югары бәяләмик, сүз Г Тукай иҗатының татар поэзиясендәге урынын бәхәс иткән әсәр хакында баруын да оныту момкин түгел Алай гынамы. «Тукаев шагыйрьме, түгелме?..» кебек сорауны кая куярга’ С Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗаты хакында сүз чыкканда, бу шагыйрьләрнең аеруча камил һәм күркәм әсәрләренә мөрәҗәгать итеп, Тукай шигъриятеннән мисалларны, нигездә, аның башлангыч чоры белән генә чикләүне ничек аңларга9 Бу тенденциозлык түгелме9
Түгел1 Һәм ни өчен шулай фикер йөртүемнең кайбер сәбәпләре хакында инде югарыда сүз булган иде. «Татар шагыйрьләре»ндә тәнкыйтьче, гомумән, аерым шагыйрьләр иҗатын анализлауны төп бурычы күрми, ул — әдәби-эстетик трактат автор үзе искәртеп узганча «бер тәҗрибә»дән гыйбарәт Тәнкыйтьче һич кенә дә. кайберәүләр аңлаганча. С Рәмиев белән Дәрдмәндне күккә чөю. яисә Г Тукайны •юкка чыгару- бурычыннан торып эш итми. Өч татар шагыйренә ул талант һәм шигырь турында уйланулары, поэзиянең чынбарлыкка мөнәсәбәтен ачыклау юлында игътибарга лаек һәм гыйбрәтле дәлилләр кирәк булганга мөрәҗәгать итте дип санау дөресрәк булмасмы9! С. Рәмиев. Дәрдмәнд һәм Г Тукай әсәрләреннән дә кулайрак нинди мисал табу мөмкин иде соң бу уңайдан9! Әлеге өч шагыйрь иҗатында, һәм нәкъ менә Г Ибраһимов тәкъдим иткән тәртиптә, шәрыктән гарепкә таба үсеш юлында булган иҗтимагый аң. әдәби-эстетик фикер хәрәкәте ачык чагылыш тапты.
Ләкин, XX йөз башындагы әдәби җәмәгатьчелек бу хезмәтне берьяклырак аңлады Мөгаен, ул аны башкача аңлый да алмагандыр. Чөнки ул, инде югарыда искәртелгәнчә. Тукайның вафаты киң массаларга аяз көндә яшен суккандай тәэсир иткән көннәрдә басылып чыга Әлеге атмосфераны хәтерләп Җ. Вәлиди болай дип язды: «Мин, Тукай үлгәндә. «Вакыт»та (Оренбург каласында татар телендә чыгып килгән көндәлек орган — Р М) яза идем «Вакыт» газетының ун елдан артык дәвамында һичбер мәсьәлә вә һичбер вакыйга мөнәсәбәте белән Тукай үлү мөнәсәбәте белән килгән кадәр мәкалә вә мәктүпләр килмәде Килгән бер ящик мәкалә вә шигырьләр эчендә иң күбесе ярымграмотный авыл халкы вә эшчеләр тарафыннан язылган булып, һәркайсының соң дәрәҗә бер ихлас вә самимият белән язылганлыгы күренеп тора иде- Ул көннәрдә татар телендә чыгып килгән күп кенә башка вакытлы матбугат органнарында да шундый ук хәл була. Газеталар алынган телеграмма һәм хатларның озын-озын исемлекләрен китерәләр, дистәләгән мәкаләләрнең өзекләрен бастырып чыгаралар. Шагыйрь иҗатына һәркайсында идеаллаштыру югарылыгындагы бәяләр бирелә
Мисал өчен, шуларның берничәсе
• Рухы өлкән, каләме үткен булган шагыйребез Габдулла Тукаев...» (Чиләбе яшьләреннән килгән телеграммадан). - Олуг шагыйрь — халкыбызның тормыш, шатлык һәм кайгыларының җырчысы- (Уфа яшьләреннән 33 кеше кул куйган телеграммадан) -Руслар Пушкиннары, инглизләр Байроннары белән ифтихар иткәндә, безгә дә Тукаебыз белән горурланырга юл ачылды (И. Габидинең «Сагыну дип исемләнгән хатыннан*); «Әдәбият кояшыбыз сүнде, ләкин ул чәчеп калдырган нурлар һәрбер киләчәк нурлардан үзләренең яктылыклары белән өстен булачак ■ (Оренбург шәкертләреннән хат), -Тукаевның сайрый торган көе башка булган кеби. милләтнең аны ишетә торган колагы, ләззәтләнеп сулкылдый торган йөрәге дә башка иде» (.X Кәримов мәкаләсеннән); Йортыбызга нигез салып бирдең, җырчы! Татар синең җырларыңны мәңге җырлар, синеке булган өчен түгел, үзенеке булган өчен җырлар- (3 Ярмәки мәкаләсеннән) һәм башкалар.
Тәнкыйть «Татар шагыйрьләре»н. бертавыштан дңп әйтерлек. Тукайга каршы юнәлдерелгән хезмәт дип кабул итте һәм Г Ибраһймов белән полемикада Г Тукай иҗатының гаять әһәмиятле үзенчәлекләре, казанышлары күрсәтелде Характерлы берничә мисалга мөрәҗәгать итик
Г Кәрам Бердәнбер шагыйребезне бәгъзе бер тәнкыйтьчеләр: — Тукаев шагыйрьме. түгелме9 дип. аның шагыйрьлегеннән шөбһә итәләр вә аның кыйммәтен төшерергә азапланалар Тукаев реклама аркасында, берәр интрига тәэсире илә генә шагыйрь булган кеше түгел, аны халык үзе бик күп төрле шагыйрьләнүчеләребез арасыннан аерып, табып алды, аңар үземнең шагыйрем, дип исем бирде Ул халык рухын белә, халыкның эченнән сизеп тә. теле белән әйтә алмаган хисләрне, шул ук халыкның үз теле белән матур итеп, табигый итеп әйтеп бирә ала.
Моннан башка Тукаевның иң зур хасәсе заманның кидшатына вә фикер мәйданына карап каләм йөртә белүедер Кирәк кем кирәк ни язсын. Тукаев чын мәгънәсе белән шагыйрь һәм дә халык шагыйре булып калачактыр*
Н Думави - Хәлбуки, халыкның үз карашында Тукаев андый үлчәүләргә хәтта сыймаслык зурдыр Бу ялгышу, бу хата кемдә’’ Мин уйлыйм Галимҗан әфәндедә Чөнки ул Тукаевны гареп шагыйрьләренә карап, гареп аңы белән үлчәде- (гареп — көнбатыш — Р М.)
Ф Әмирхан «Тукаев — кайгы-хәсрәт баласы, моңнар шагыйре, авыр тойгылар, авыр мәшәкатьләр жырчысы иде Ул шуларны җырлап үскән, шуларны җырлап торды, шуларны җырлый-җырлый вафат та итте »
•Габәй» -Галимҗан әфәнде (...) бәлки әдәбият бабында тирәнрәк чума ала торгандыр Ләкин ул бераз хиссият тәэсире астындарак эш күргән кеби тоела»
Шулай да бу хезмәтнең күпчелек сәхифәләрендә очрап торган рациональ орлыкка. кызыклы күзәтү һәм әдәби-эстетик нәтиҗәләргә битарафлык күрсәтелде дип әйтү дә дөрес булмас Мәсәлән. «Уйгур» псевдонимы астында язучы тәнкыйтьченең ■'Йолдыз»да басылган мәкаләсе үзенең җитдилеге белән игътибарны җәлеп итә Галимҗан әфәнде Сәгыйть белән Дәрдмәндне бөтенләй диярлек уң яктан тикшереп, аларның тискәре якларына бармаклар аша гына карап уза. әмма Тукаевка килгәч, эш башкарак Тукаевны тәнкыйтьче бик нык. җентекләп тикшерә ". дип яза ул һәм. Ибраһимовның үз критерийларыннан килеп. Дәрдмәнд һәм С Рәмиев шигырьләрендәге кайбер җитешсезлекләргә игътибар юнәлтә Әмма шул ук вакытта ул «Татар шагыйрьләре-йен төп кыйммәтен танудан тайчанмый ■ Галимҗан әфәнденең бу әсәре чын тәнкыйть Әдәбиятыбыз мондый тәнкыйтькә күптән мохтаҗ иде
Галимҗан әфәнденең тәнкыйть галәмендә алга таба бик зур адым атлаганын күрәбез».—дип яза -Уйгур», гәрчә Ибраһимовның Тукай иҗатына бирелгән бәясе белән нигездә килешмәвенә дә карамастан
1915 ел ахырларында. «Татар шагыйрьләре» хакындагы шау-шу ике елдан артык дәвам иткәннән соң бераз сүрелеп торган арада. Г Ибраһимов шушы уңайдан • Йолдыз»да «Актык сәлам» исемле мәкалә белән чыга Күп дистәләгән мәкалә һәм язмаларда белгертелгән канәгатьсезлек һәм тәнкыйть фикерләреннән ул бары Җ Вә- лиди тәнкыйтен генә игътибарга лаек таба Соңгысының шулай ук Татар шагыйрьләре дип исемләнгән күләмле тәнкыйть мәкаләсе «Вакыт» газетасының 1913 ел, 24. 25. 26 июнь саннарында басылган Җ. Вәлидинең оперативлыгын күрсәткән күпсанлы мисалларның берсе бу.
Г Ибраһимовның бу мәкаләне игътибарга лаек табуы һич кенә дә Җ Вәлидинең аның яклы булып фикер йөртүеннән түгел Киресенчә. Җ. Вәлиди. Г Тукай иҗатына аеруча игътибарлы һәм хөрмәтле тәнкыйтьче буларак, хөкемендә шулай ук аяусыз Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде Ул халык илә бергә, халык өчен халык йөрәгеннән сөйли иде Шуның өчен берничә дистә сәнгатьне сәнгать өчен дип белүчеләргә бервакытта да ул сәнам була алмас»
Хөкем аяусыз, әмма аңарда, күп кенә башка язмаларда күзгә бәрелеп торган гаеп ташлау. Г Ибраһимовны тенденциозлыкта гаепләү юк. Җ Вәлиди тәнкыйтьчеләр дөньясында шигырь һәм аның урынын өч төрле аңлау яшәгәнлеген күрсәтүдән башлый сүзен. Һәр өч төрнең шигърияттә булсын, әдәби тәнкыйтьтә булсын, үз тарафдарлары барлыгын искәртә Г Тукай шигърияте һәм Г Ибраһимов тәнкыйте арасындагы килешмәүчәнлек һәм каршылыклар шигырьнең функцияләрен аңлауда Көнбатыш Европа һәм рус эстетикасында күптән мәгълүм булган әлеге аермалылык белән аңлатыла дигән нәтиҗә ясый Җ Вәлиди Һәм әлеге һәр өч төрнең дә яшәүгә хокуклы булуын мөмкин дип саный
Г Ибраһимовның шигъриятне аңлауда «өченче төркем позициясен яклавы. Европа романтикларына якын торуын истән чыгару мөмкин түгел ди ул -Боларча шигырь вә шагыйрьләр синең-минем фикердән, караштан югары торырга, дөньяның көнлек вагы-төягеннән өстен йөрергә тиеш (. .) Безнең рух вә хыялымызга тәэсир итәчәк, хиссиятемезне кузгатачак һәрбер нәрсә дип тәгъриф итәләр»
Җ Вәлиди шигырьгә мондый мөнәсәбәтнең яшәү мөмкинлеген кире какмый, әмма үзенең башка позициядә торуын искәртә Шигырьдә исә сәнаигъ нәфисенең башка төрләренә караган вакытта да фикер ачык вә аңлаешлы булырга тиеш-.— ди ул үзенең тормышчанлык һәм халыкчанлык тарафдары икәнлеген белгертеп
Әгәр дә киң катлам укучылардан нинди шагыйрьләрне беләсез дип сорасалар, дип дәвам итә Ж Вәлиди. боларның күбрәге иң элек ошбу өч исемне әйтәчәклә- ренә күңел ышана Габдулла Тукаев. Дәрдмәнд, Сәгыйть Рәмиев Һәм боларны ошбу без язган тәртип белән әйтерләр төсле тоела Галимҗан әфәнде дә гомумияттән еракка китмәгән, үзенең «Татар шагыйрьләре» исемле яза башладыкы тәнкыйтенең хәзер басылып чыккан беренче җөзэ (кисәге, бүлеге — Р М ) өчен шул өч шагыйрьне
алган • Иска алыну тәртипләре генә күпчелек фикеренә капма-каршы чыккан, ди Һәм шунда ук янә бер кабат моның һичнинди шәхси мөнәсәбәт түгел, ә тәнкыйтьченең шигырьне кабул итүдәге үзгәлегеннән килгән күренеш дип аңлата Чанки •ул шигырьне махсус вә мөстәкыйль бер сәнгать итеп таный», аныңча шигырь нәфислек һәм гүзәллекнең шундый идеаль бөеклеге һәм балкуыдыр ки. аның каршында кеше хөрмәт һәм мәхәббәт йөзеннән тез чүгә.
Җ Вәлидинең -Татар шагыйрьләре» белән полемикасы XX йөз башы татар әдәби тәнкыйтенең идея җәһәп^ннән булсын, эстетика җәһәтеннән булсын биеклеген билгели торган гыйбрәтле үрнәк Татар әдәби тәнкыйтенең Бөек Октябрьгә кадәрге чорда ук мондый югарылыкка күтәрелүе милли әдәби-эстетик фикернең зур казанышы булды
Г Ибраһимовның С Рәмиев һәм Дәрдмәнд иҗатларына ясаган анализының әдәби-эстетик һәм тарихи аһәмияте хакында инде искәртелгән иде Җ Вәлиди исә әлеге кыйммәтле башлангычны тагы да дәвам гына итте Аның һәр өч шагыйрьнең иҗатларына бирелгән объектив бәясе шулай ук әле дә әһәмиятен жуймаган ә тәнкыйтьченең үзенә сүз бирик - Дәрдмәндне ул бакчадагы үзенең гаҗәеп исе. нәфис сабагы янып торган ал. кызыл йөзе илә мөмтаз булган бер чәчәккә охшата (. ) Мин Галимҗан әфәнденең язганнарына кушылам вә Дәрдмәндне мөмтаз шагыйребез дип беләм Ләкин, тәнкыйтьче әфәнденең тасвир итдеке бакчада теге гаҗәеп исле нәфис сабаклы, мөмтаз чәчәкнең дәрәҗәсе мөһим вә кыйммәтле булса аңа караганда күп калын вә тупас булган имәннәр, карамалар да үз урыннарында кыйммәтле вә мөһимдерләр»
Нәкъ менә шул сыйфат лары — җитди хезмәткә принципиаль критерийлардан чыгып килгәнлеге өчен дә. никадәрле генә ачы тәнкыйть булуына да карамастан. Г Ибраһимов Җ Вәлидинең илеге хезмәтенә лаеклы бәя бирә Шигырь һәм шагыйрьләрне аңлауда капма-каршы позициядә торган тәнкыйтьчеләр үзара полемикада бәхәсләшә фикер алыша, дөреслекне эзли, әмма бер-беренә шәхси үпкә ташламыйлар Игътибарга лаек факт1
Югарыда язылганнарга өстәп, тагы ни әйтә. Г Ибраһимовның «Татар шагыйрь- ләре»ндә шәхси мөнәсәбәтләрдән өстен булуын аңларга теләмәүчеләргә тагы нинди дәлил һәм аргументлар китерә алабыз соң?.
1914 нче елның башында Г Ибраһимов «Әхмәт Мидхәт әфәнде» дигән баш астында мәкалә язып чыга Анда сүз төрек мәгърифәтче язучысы турында бара Ә Мидхәт әсәрләренең дә гавам арасында киң таралуын, яратып укылуын Г Ибраһимов аларның халыкчанлыгы белән аңлата һәм шунда ук Ә Мидхәт иҗатына югары бәя биргән Р Фәхретдинев белән полемикага кереп, аларның сәнгать ноктасыннан чыгып караганда дәроҗәсе бик чамалы булуын күрсәтә -Әхмәт Мидхәт әфәнде әсәрләрендә садәлек, гавам тарафдары иде ( ) Сәнгать ноктаи назарыннан бер кыйммәтне хаиз булмыйлар» (сәнгатьлелек күзлегеннән кыйммәткә ия түгелләр— Р М ).
Әлбәттә, үзләренең заман, калык тормышына мөнәсәбәте ягыннан әлеге төрек мәгърифәтчесе әсәрләрен Г Тукай поэзиясе белән янәшә кую дөрес тә булмас Шу- ңарга да карамастан. Ә Мидхәт төрек әдәбиятында үз вакытында шулай ук зур хөрмәт казанган, күренекле фигу ра була Халык теленә, аның авыз иҗатына мөнәсәбәте белән дә төрек әдибенең Тукайга якынлыгы зур. Шулай да хикмәт әлеге уртаклыкта түгел. Г Ибраһимовның һәр ике авторның иҗатын бәяләүгә бер үк критерийлардан килеп хөкем йөртүендә Бу очракта да «Татар шагыйрьләре-ндә куелган әдәби-эстетик таләпләр күзгә бәрелеп тора Ә инде Г Ибраһимов белән төрек язучысы Ә Мидхәт арасында нинди дә булса шәхси мөнәсәбәтләр булган дип әйтергә берәүнең дә теле бармас
Гомумән. Г Ибраһимов кебек туры сүзле, кыю һәм принципиаль тәнкыйтьчене, шәхси мөнәсәбәтләрдән чыгып кына, үзенең эстетик принципларына хыянәт итте дип уйлау һичнинди рамкаларга сынмый. Киресенчә, үзе белән якын, дустанә мөнәсәбәттә булган кайбер авторлар иҗаты хакында сүз чыкканда, аның бернигә дә карамастан, принципиаль анализ ясап, йомшак әсәрләрнең тетмәсен тетү очраклары бер генә түгел Бу хакта ул 1914 елда басылган тәнкыйть хезмәтләренең берсендә бик ачык һәм аңлаешлы итеп әйтеп уза -Әсәрнең әдәбм мәртәбәсе, ияләренең шөһрәте белән үлчәнә торган булса, бел аңа кушыла алмыйбыз Әсәрне исем белән үлчәү бу гавам эше. ( ) зәвыктан м әхрүмнәр эше» Замандашларына гына түгел, безнең көннәргә дә адресланган, әдәби әсәрләр турында хөкем йөртергә алынган һәр автор, бар тәнкыйтьче бүген дә хвтердә тотарга тиешле сүзләр!
Г Тукай иҗатына килсәк, аның реалистик поэзиясен, .ачы социаль сатирасын һәм халыкчанлыгын кабул итмичә, иҗади үсешен һәм тапар поэзиясе үсешендә тоткан урынын бәяләп җиткермәүче тәнкыйтьчеләр Г Ибраһимовтан тыш та булмады түгелләр Мәсәлән, шагыйрьнең зур талантын, гомумән, иң элек булып күр
сәтеп. - милли шагыйрьләремезнең даһиларыннан улачагына өмид итәбез* дип чыккан (1906 елда ук) Р Фәхретдинев та соңрак, Г Тукайның иҗтимагый тормыш мәсьәләләрен күтәргән реалистик шигырьләрен аңлый алмады, аларның әһәмиятен шик астына куйды «Габдулла әфәндедә бик яхшы истигьдат вә гүзәл шигырьләр сөйләргә әсаслы бер икътидар (куәт, сәләт Р М ) барлыгы мәгълүм иде ләкин лазем дәрәҗәдә «тәрбия» ителмәгәнлектән һәм дә мәхәббәт дөньясы берлә галәкасе булмадыгыдан. зар вә моңнар берлә мөнәсәбәт хасил итмәдегеннән гали матлабка (теләнелгән. омтылган нәрсә — Р М) бара торган чагында башка урынга борылып җибәрелдегеннән өмет кылган нәтиҗәләр чыкмады (...) Безнең беренче дәрәҗәдәге шагыйрьләремез башкалардыр1
Классик Көнчыгыш поэзиясе рухында тәрбияләнгән һәм шул шигъри традицияләрнең аяусыз пропагандисты булган фикер иясе сүзләре иде бу Р Фәхретдиневтә Тукайга аерым бер хөрмәт һәм элек-электән килгән симпатия булуга да карамаеган әйтелгән фикер!
Бу уңайдан да әдәби тәнкыйтьтә ачыклык кертеп узучы Җ Вәлиди була. «Шәрыкчеләр болар инде Тукайга бөтенләй икенче яктан карап бәйләнәләр Моның бездә иң зурысы Риза казыйдыр Ул шигырьне хикмәтле сүзләр мәсәлләр, афоризмнар мәгънәсендә аңлый, Тукаевта шулар юк. ди- Р Фәхретдинев белән полемикага кереп, ул Тукайда хикмәтле сүзләрнең дә шактый киң урын алуын искәртә һәм алар астына күп кенә Көнчыгыш классиклары хәтта үз кулларын куярга риза булыр иде дигән нәтиҗәгә килә.
Шигърияттә шәрык поэзиясенең идеаль башлангычларын һәм романтикасын үзенә өлге итеп алган Н Думавиның да Г Тукай иҗатына мөнәсәбәте каршылыклы булды. «Чын үзебезнең шагыйребез Тукаев, белмим, бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы. баштарак язган шәркыйләрен югалтты Лермонтов. Пушкиннар аша Байрон школасына кереп китә язды. Әгәр шәркыйлеген дәвам итсә, зур шагыйрь булырлык барып чыккан бер шәрык кабилияте (сәләте) иде».— дип язды ул 1915 елны -Йол- дыз-да басылган мәкаләсендә Игътибар белән укысак монда «бер үлчәүченең куәтеннән куркыпмы» кебек гыйбарәне күрми узу мөмкин түгел. Сүз Г Ибраһимов тәнкыйте хакында Әйе. Н Думави һәм Р Фәхретдиневләр Г Тукайны саф шәрык шагыйре итеп күрергә теләгәндә. Г Ибраһимов анын иҗатына Европа һәм рус романтиклары эстетикасы критерийларыннан чыгып таләпләр куйды Чынбарлык һәм үз халкының рухы җырчысы булган Тукайны шул рәвешле һәр ике яклап тарткалау. йолыккалауга охшаш күренеш иде бу һәр ике як үзләренең шигырь һәм шагыйрь төшенчәләрен аңлаудагы идеалларына туры килгән зат итеп күрәселәре килде Тукайны Әмма шагыйрь аларның бу өметен акламады
Соңрак Н Думави үзенең югарыдагы фикерен тагын да конкретлаштыра төште ■ Аның әвәл язган шигырьләре—чын шигырь иделәр. Чөики (...) рамкасыз уйлый, үлчәүсез тәэсир итә иде хыялындагы мәгънәләр белән шаяра әллә кемләргә әллә нинди искиткеч мәхәббәтләр гарыз кыла, бу мәхәббәтләр бөтен бер шигъри гармония булып дөньяга чыга иде».— дип тә язды ул Ачынып язды, әдәбиятның чынбарлыкка мөнәсәбәтен аңлату юлында Тукай иҗатының үзенә юлдаш һәм кулай дәлил була алмавына ачынды Ә бит Тукай шигърияте мисалында үзенең эстетик • тәҗрибәләренә дәлил табу берәүгә дә зыян итмәгән булыр иде Әлеге принципиаль бәхәсләрнең очы әнә кая барып тоташа
Ә инде Н Думавиның Тукай иҗаты хакындагы хөкемен җавапсыз калдырмыйк дибез икән, янә Җ Вәлидигә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булабыз Нәҗип әфәнденең Тукай хакындагы сүзләренә ни дип әйтергә9— дигән сорау куя ул үз-үзенә ■■Шәрыктән — гарепкә- дип исемләнгән хезмәтендә — Тукаевның шәрекъ тәэсирендә чыгып гареп тәэсиренә бирелүендә бер дә ис китәрлек эш юк Ул башта шигырь намына фәкать төрек диванларын гына күрә вә аларга тәкълид (иярә) итә иде Соңра рус әдәбиятын аңлап гареп тәэсиренә бирелде Бу - бер Тукаевта гына түгел, безнең бөтен язучыларыбызга гомуми булган бер хәл. Безнең соңгы 10—15 еллык бөтен тарихыбыз шул шәрык тәэсиреннән гареп тәэсиренә авышудан гыйбарәттер. Моннан Тукаев кына ничек аерылып калсын. ■
XX йөз башында татар әдәбияты, тизләтелгән үсеш юлы узып, санаулы гына еллар эчендә кискен борылыш һәм яңарыш кичерде Мондый шартларда татар тәнкыйте һәм әдәби-эстетик фикере үз кабы гына гына төренеп, милли рамкалар белән генә чикләнеп ка.ча алмый иде Табигый рәвештә, дөнья әдәбиятларының идея-эстетик байлыгын һәм прогрессив традицияләрен өйрәнү, үзләштерү зарурлыгы көн тәртибенә килеп басты. Кайбер тәнкыйтьчеләр һәм фикер ияләре Көнчыгыш • (шәрык) һәм Көнбатыш (гареп) әдәбиятларын бер-беренә каршы куеп, аларның я берсен, я икенчесен '.-енә кабул итәргә момкин дигән фикерне якладылар Шушы нигездә байтак кына бәхәс һәм полемикалар булып узды Г Тукай иҗаты тирәсендә барган кызу бәхәсләрдә дә чагылып-чагы.пып алды әлеге эстетик каршылыклар
Шулай да донья әдәбияты классикларының һәм бигрәк тә рус реалистик әдәбиятының традицияләрен һәм әдәби-эстети к фикерләрен кабул итүгә зур әһәмият биргән Г Ибраһимов әлеге бәхәсләрдән, нигездә, югары торды Югарыда күздән кичерелгән каршылыклар аның шигырь һәм шагыйрь төшенчәләрен әдәбияттан аерып, илаһи бер мәгънә салып, романтикларга хас идеаллаштырып аңлавыннан килә иде Ә хакынкаIы.! ул үзенең Киләчәк көнебезнең яктыруы өчен Гареп әдәбияты белән файдалануыбыз никадәрле лязим булса, шул нисбәттә үк, безгә Шәрекънең үткәне белән дә танышырга. Шәрык даһиларының хикмәт вә шигырьләре белән да азыкланырга тиеш», дигән сүзләреннән кире кайтмады
Әлбәттә, бу мәкаләдә Г Ибраһимов тәнкыйтенең эстетик эзләнүләр чорындагы кайбер каршылыкларына гына игътибар юнәлтелде Әмма болар һич кенә дә аның әдәби тәнкыйть һәм эстетик фикеребез формалашу чорындагы әйтеп бетергесез зур һәм киң масштаблы хезмәтләренең ролен киметми Г Ибраһимов хезмәтләре татар адәби тәнкыйтенең формалашу чорында хәлиткеч әһәмияткә ия булдылар. Бу исә аның замандашлары тарафыннан да югары бәяләнде Таләпчән замандашлары аны еш кына 'Әдәбиятыбызның бердәнбер тәнкыйтьчесе" дип искә алдылар. Аның туры сүзле, принципиаль шәхес, тирән анализ остасы булуы матбугат битләрендә кабат- кабат билгеләнеп үтелә Аңарга хәтта, язучылыгын ташлап, бары тик тәнкыйть зшчәнлеге белән генә шөгыльләнергә киңәш итүчеләр дә була. Бәхәссез ки. болар һәркайсы — Г Ибраһимовның әдәби тәнкыйтебез тарихында кабатланмас бер урын тотуы турында сөйли торган фактлар
Г Ибраһимовның Бөек Октябрьга кадәрге актив тәнкыйть зшчәнлеге нибарысы алты ел вакытны үз эченә ала. Ләкин бу эшчәнлек үзенең колачы, иҗтимагый активлыгы һәм фикер тирәнлеге белән хәйран калдыра XX йөз башы татар әдәбияты өчен әһәмияткә ия булып та, Г Ибраһимов тәнкыйтендә чагылмый калган мәсьәләләр мөгаен, юктыр Чөнки ул бөтен бер әдәбият язмышы өчен үзен җаваплы хис иткән олы җанлы, югары зәвыклы принципиаль тәнкыйтьче. Шуңа күрә аның тәнкыйте конкрет заман рамкалары белән генә чикләнми, ул яклаган әдәби-эсте- тик карашларның төп өлеше бүген дә үзләренең әһәмиятен һәм актуальлеген югалтмый Бу мирас, әдәби тәнкыйтебезнең үзәк тамыры буларак, яшәвендә дәвам итә Г Тукай һәм Г Ибраһимовлар мирасы янәшә һәм алар киләчәккә атлый Г Ибра- һимовны Г Тукай иҗатына мөнәсәбәттә тенденциозлыкта гаепләү, аңлашылса кирәк, урынсыз Кайчандыр һәм кемнәрнеңдер беркадәр хискә, эмоциягә бирелүе нәтиҗәсендә ашыгычлык белән чыгарылган мондый бәя. хөкемне, соңарып булса да. оныту хәерле Тарихи хакыйкать шуны таләп итә.
Галимҗан Ибраһимов иҗаты гомуми пролетариат әдәбияты фондына әһәмиятле өлеш булып керде. Андый кешеләр безнең арада күп түгел.
м. ГОРЬКИЙ.
Әсәрләренең әһәмияте үз илендә генә калмыйча, еракларга китә торган сәнгатьчеләр була. Галимҗан да шундыйларның берсе. Ул кешелек дөньясындагы иң яхшы шагыйрьләр арасына күкрәк киереп керә ала... Ул матурлык җырчысы.
Профессор П. С. КОГАН
Төрки язучы-реалистлары арасында Галимҗан Ибраһимов гаять күренекле урын тота. Аның йөзендә татар прозасы хәзерге заман совет әдәбиятына сизелерлек өлеш кертте. Г. Ибраһимовтан җитди тормышны җитди өйрәнергә мөмкин.
ЧЫҢГЫЗ АЙТМАТОВ, кыргыз язучысы, Ленин премиясе лауреаты.