Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЛЫ КӨРӘШ ЮЛЫНДА


герменче елларда еш яңгыраган Буденный маршының «И вся-то наша жизнь есть борьба! сүзләре белән тәмамлануы очраклы түгел Без һәм- мәбез дә рухыбыз белән буденныйчылар — Ибраһимовларны төрмәдә интектергән патша строе, аның көчләре традицияләре белән көрәшүчеләр идек1
Шуның өчен дә Мансур Крымов рус шагыйре Некрасовның
Мне борьба мешала стать поэтом,
Стихи мешали стать борцом —
дигән юлларына каршы үзе турында (юк. үзе турында гына түгел)
көрәш белән
серкәләнде җырлар чәчәге! —
дип. көрәшнең шигырьгә комачауламавын киресенчә, уңдырышлы фактор икәнен әйтеп барыбызның да карашын чагылдырды
Ибраһимов иҗатында ул көрәш, әлбәттә. Буденный маршындагыча түгел, башка планда бара Укучыны ул бөтенләй сизелмәс дәрәҗәдә гади детальләр, күренешләр
Г
Е
аша үз эченә алып кереп китә суга барган кыз. чиләген чумырып, «күз кебек» тутырып ала Ике авыл малае, үзара сөйләшкәндә, берсе әледән-әле таш алып күздән язарлык югарылыкка ыргыта Балык тотучы малай, балыгы кулыннан ычкынгач та. су читенә чүгәләп ычкынган балыгын тотарга өметләнеп, озак кыра кармалана Автор үзенең герое исеменнән Мин балык булсам, үз кармагыма гына кабар идем —ди
Болар һәммәсе — зур көрәшнең кечкенә бер детале
Билгеле инде, язучының көрәш коралы беренче чиратта — тел Ибраһимов аны яхшы белеп, оста куллану гына түгел, иҗатының беренче елларында ук татар теленең имля. сарыф нәху (орфография морфология, синтаксис) кагыйдәләрен төзеде. Революциядән соң без аларны уку китаплары итеп кулландык
Галимҗан ага Ибраһимов белән мин берничә кабат очраштым. Очкычларның чаңгыдан тәгәрмәчкә күчү чорларында аэродромнар изрәп, очулар тукталганда, очучыларны көньякка ялга җибәрәләр иде Шуңа күрә әдип белән күрешүләр дә күбесенчә яз айларында булгандыр дип уйлыйм
Путевкалар, кагыйдә буларак Ялта шәһәренә бирелә иде Анда барышлый да Мәскәүгә туктала идем Нәкъ шунда инде Мәскәү язучылары, әдип янына керергә киңәш итеп, аның адресын бирделәр
Ялта шәһәре Кырымның көньягында ярым воронка сыман уелмага кереп урнашкан Ул баруымда безнең ял йортыбыз шәһәрнең түбәнрәк, диңгезгә якын өлешендә иде Башка урамнар кебек үк бормалы-бормалы Халтурин урамы буйлап югарыга үрлисең Офык киңәя бара Еракта Учан су (оча торган -Очкан су«) күренә башлый Урамның уң ягында таш коймага ишек уелган Шунда борылып кергәч, ике катлы кечерәк кенә таш өй күренә Әдип үзенең биш-алты яшьлек улы һәм хатыны Гөлсем ханым белән шул таш өйнең өске катында яши
Кухня аша. идәндәге ягулык утын өеме яныннан үтеп, әдип яткан бүлмәгә керәсең Уртада өстәл сул якта — карават Стенада китап шүрлекләре Анда китаплар тулы Иң өске рәтләрендә—В И Ленинның тулы мәҗмугасы Диванга сөялеп утырган әдип нәкъ рәсемнәрендәге кыяфәттә
Олы язучы Кереп күрешер алдыннан шундый халәт кичерәсең, гүяки эссе, бөркү һавадан диңгезгә сикерергә җыенасың «Сикерү» белән ук сизенәсең—корыдагы кичерешләрең инде үткән, син инде диңгездә «үз кеше» рәхәтләнеп йөзә бир
— Әйе — дип куйдым мин күрешүләр, танышулардан соң — нәкъ теге кеше сөй-ләгәнчә булып чыкты
— Кайсы кеше7 — дип сорады Галимҗан ага, ияге белән генә утырырга ишарә кылып — Нәрсә сөйләде?
Мин аңлатып бирдем 1927—1928 елларда Ибраһимовның нинди уңай беләндер юбилее үткәрелде Мин Ленинградта курсант идем Шунда бер иркен генә аудиториядә татарча доклад ясалды Докладчы Ибраһимовның тормыш эпизодларын искә алганда, аның Себердә аклар тылында гади бер олаучы кыяфәтендә йөрүен дә әйткән иде Мин шуны әдипнең үзенә карап «Нәкъ гади бер олаучы агай кебек» — дип. сүземне тәмамладым
Ә ул мин көтмәгән дәрәҗәдә кызыксынып.
— Тагын, тагын ниләр сөйләде ул7 — дип сорады
— Тагын шуны әйтте «Хәзер аның бер үпкәсе авыру, тик сыңар үпкәсе белән генә сулап яши».— диде
— Анысы да дөрес.— диде Галимҗан ага. сүлпәнләнә төшеп
Ьәм ул шундый яшәвенең кадерен, кыйммәтен белгән кебек, тәкәллефсез, озакка сузмый гына хәзерге әдәбият мәсьәләләренә күчеп, үземнең ниләр язуым белән кызыксынды
— Теге картыңны язып бетердеңме әле7 — дип сорады
Мин гаҗәпләнеп һәм уңайсызланып калдым Гаҗәпләндем, чөнки ул искә алган карт персонаж катнашкан әсәремне мин әле журналда бастыра гына башлаган идем Ә ул шуны укып барырга, хәтта аның ш |хюнажларына әһәмият биреп укырга өлгерә икән1 Бер мине генә түгел. әд.» | ч дөньясына атлаган барлык яшьләрне укып, тикшереп бара икән!
Ә уңайсызлануым шуңар: минем ул и лгә алган проза әсәрем бөтенләй чи килеш диярлек басылганда, журнал редакциясе талымсызлык күрсәткән иде Газиз Иделле шул турыда тәнкыйть мәкаләсе белән чыгыш ясагач кына, минем ул нәрсәм басудан тукталды
Шул турыда Ибраһимовка әйткәч, ул
— Гомумән алганда, бәлки Иделле хаклыдыр Ләкин синең әлеге картың бик тормышчан Ул образ әрәм булмасын иде,—дип. аның кайбер кыланышларын һәм сүзләрен искә төшереп, көлеп куйды.
Соңрак ул карт минем Сынау- пьесасына Кадермәт исеме белән килеп керде
Галимҗан ага русча да барлык газета һәм журналларны укып бара икән Демьян Бедный иҗатына зур бәя биреп Чәчәк ата-.—дип куйды
Гөлсем ханым сүзгә кушылмый, әледән-әле кереп Даруыңны эчәргә вакыт түгелме - дип. яисә -Бүген фәлән врачны чакыртыйкмы’’ —дип. бер-ике сүз белән генә киңәшләшеп, тагын чыгып китә иде Әнисенеке кебек зәңгәр күзле уллары да уйнап кайта да әтисенә килеп иркәләнә һәм тагын чыгып китә
Өлкән әдипне таваф кылучылар, әлбәттә, күп Ул кемнәрнең килеп-китүләрен әйтеп, кыскача гына характеристика да бирә Афзал Таһиров турында «Бик күпне белә^ — дип куя Татарстан язучылары төркеме дә булып үткән икән Аларның каиберләрен сөеп кенә көлеп телгә ала -Такташ атка атланып йөрүче инглизләр чалбарын кигән - — ди Тагын бер мәһабәт кушамат белән кул куеп язучы турында кушаматсыз килеш — Хизбулла Хәзрәтев икән...» — ди.
Бүлмә уртасында өстәл, аның да уртасында фарфор аш тәлинкәсе Тәлинкәдә радио колакчыннары ята Тәлинкә аларның тавышын шушы бүлмәгә җитәрлек итеп кенә көчәйтә икән Димәк, хуҗа махсус репродукторның тавышын каты саный, аны яратмый дигән нәтиҗәгә киләм.
Әңгәмә әдәбият теориясенә кагылганда. Гөлсем ханым да кушылып китте, ләкин сүз озак дәвам итә алмады Чөнки бу өлкәдә минем мәгълүмат чагыштырмача аз. алар өчен кызыклы оппонент була алмадым.
СОРАУ:
— Татар әдәбияты үсешендә Г. Ибраһимовның роле нинди?
ӘМИРХАН ЕНИКИ:
— Сорау җитди. Галимҗан Ибраһимов — зур шәхес: әдип, галим, җәмәгать эшлеклесе. Шуңа күрә сорауны конкретлаштырып, үземнең бурычны ныграк ачыклыйсым килә. Сүз билгеле, матур әдәбият һәм аның да проза дигән жанры турында барырга тиештер инде: безнең проза үсешендә Галимҗан Ибраһимовның әдип-художник буларак роле нинди?
Бу сорауда игътибарны иң элек үзенә җәлеп иткәне — «үсешендә» дигән сүз... Димәк, проза әдәбиятыбызның Га лимҗан Ибраһимовка чаклы хәленә дә күз салырга кирәк була... Һәм күз салу белән ике нәрсәгә хәйран калырга туры килә: бер яктан бик нык артка калу, икенче яктан гаҗәп тиз алга китү... Уйлап кына карагыз: без диңгездәй галәмәт зур Россия уртасында яшибез, бөтен әйләнәбездә рус мохите. русның культурасы, сәнгате, әдәбияты... Бу әдәбиятның Гоголь, Достоевский. Тургенев, Толстой, Чехов кебек бөек әдипләре бар, аларның даһи әсәрләре бер-бер артлы чыгып тора, тарала, укыла, ә бездә әле бернәрсә дә юк. Ягъни, бик борыннан килгән шигъри әдәбиятыбыз булса да, проза дигән яңа реалистик әдәбиятның һаман да әле туа алганы юк. Бу ни эш?.. Әллә безнең халык шуны күрмиме, әллә ул томана сукырмы, уку-язудан бөтенләй мәхрүмме?.. Юк, күрә, ишетә. В. И. Ленин искәртеп үткәнчә. Бөек Ок тябрь революциясенә кадәр үк ана телендә укый яза белү җәһәтеннән Россия халыклары арасында алда тора (Ленин В. И. Әсәрләр. 4 басмадан тәрҗемә. 39 т. 549 б.). Әмма, шуңа карамастан, бездә беренче реалистик проза әсәре бары 1886 елда гына дөньяга килеп чыга.
...Әйе. без бик озак, бик авыр уянабыз. Мәгәр бер уян гач. аякка тиз басабыз. Башта Муса Акъегетнең «Хисаметдин мелла»сы, аның артыннан ук Заһир Бигневның «Мең нәр яки гүзәл кыз Хәдичә» романы (1887 елда) дөньяга чыкса, алардан соң тиз арада Риза Фәхретдинев, Фатих Карими. Закир Һади. Мәҗит Гафури һәм башка язучылары бызнын яңа проза әсәрләре бер-бер артлы чыга башлый-лар. Боларга ялганып ук диярлек иҗатларын барысыннан элек прозага багышлаган Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов. Шәриф Камал. Садри Җәләл, Ярулла Вәли, Шаһит
Жоиил-
БерЖАВАП
Әхмәдиевләр әдәбиятка килеп керәләр. Исемнәр күп. . Бигрәк тә Рәсәй өстеннән күкрәп узган бишенче ел давылының татар дөньясына бәрәкәтле йогынтысы гаять зур булды. Кыска гына вакыт эчендә әдәбият, матбугат, нәшрият эшләре искиткеч бер җанлану һәм күтәрелү кичерде. Әмма хикмәт гомуми җанлану, язучылар саны күбәеп китүдә генә түгел иде. Иң мөһиме — сыйфат ягыннан тиз үсү-үзгәрүдә иде.
Телебезнең саф татарчага әйләнә баруы, сүз сәнгате бу ларак аның нәфисләшүе, образлашуы, бизәкләргә баюы Фатихлар. Галимҗаннар заманына туры килә. Бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов иҗатында бу ачык чагыла. Сез аның 1911—14 еллар арасында язган хикәя, повестьлары белән мәкаләләрен генә чагыштырып карасагыз да тел җәһәтеннән болар арасында ярылып яткан аерма күрерсез... Димәк, шушы факттан чыгып, югарыдагы сорауга беренче җавапны да бирергә була:
— Әдәби телебезне сафландыру һәм камилләштерүдә Галимҗан Ибраһимовның тоткан роле гаять зур.
Сыйфат ягыннан үсүнең икенче мисалы итеп, мин прозада жанрларның төрләнүен һәм ачык билгеләнүен әйтер идем. Озак та үтми, романны озын хикәядән (повестьтан), озын хикәяне кыскасыннан аерып була башлый (билгеле, күләм җәһәтеннән генә түгел). Болар жанр буларак формалашу белән бергә, һәркайсының зур осталары да мәйданга чыга. Һәр өч жанрның, бигрәк тә повесть белән хикәяләрнең. гүзәл үрнәкләрен Фатих Әмирхан белән Шәриф Камал бирәләр. Мәгәр шулай да бу өлкәдә дә Галимҗан Ибраһимов иҗаты ныграк аерылып тора. Киң колачлы, социаль эчтәлекле романнарны, төгәл, камил язылган хикәя, повестьларны безнең әдәбиятта башлыча ул тудыра. Димәк, әлеге сорауга тагын бер җавап:
— Татар әдәбиятын прозаның төрле жанрлары белән баетуда Галимҗан Ибраһимовның роле шөбһәсез бик зур.
һәм безнең проза үзенә иң якын торган бөек рус прозасына хас художество чараларын озакламый күпмедер дәрәҗәдә үзләштерүгә дә ирешә. Мәсәлән, әсәрдәге персонажларның портретларын бирү, характер үзенчәлекләрен ачу, эчке кичерешләрен чагылдыру; вакыйганы хикәяләгәндә тормыш күренешләрен, көнкүреш шартларын сүз ярдәмендә ачык картиналар итеп сурәтләү; кара-каршы сөйләшү формаларын төрләндерү, эчке монологларны киң куллану, хикәяләүне ничек тә тасвирлырак, җанлырак итеп алып бару; ниһаять, табигать күренешләренә киң урын бирү, табигать не вакыйга белән бәйләү, образның рухи халәтен ачу яки автор фикерен көчәйтү чарасы итеп куллану... Билгеле, бу чараларны һәрбер язучы үзенчә куллана, ләкин инде шулар дан башка әсәр язу юк.
Шул рәвешчә, безнең яңа реалистик прозабыз, күп булса бер 20-25 ел эчендә, сүз сәнгате буларак тәмам өлгереп җитә. Моннан тагын бер нәтиҗә
— Матур әдәбиятыбызның сәнгать булып җитешүендә Галимҗан Ибраһимовның роле шулай ук бик зур.
Ихтимал, мин журнал куйган сорауга тулы җавап биреп бетерә аямаганмындыр. Шулай да, әйтелгән кадәресеннән, дә, ике төрле мөһим нәтиҗә ясарга хакым-' бардыр дип уйлыйм. Беренчедән. Фатихлар, Галимҗаннардан соң әдәбиятка килгән язучыларга алардан өйрәнмичә, үрнәк алмыйча иҗат итү мөмкин түгел иде инде. Алар «мәктәбен* узмаган берәр язучы булды микән?!. Тик моны сукыр иярү, кабатлау дип кенә аңламаска кирәк.. Һәрбер чын язучы нинди генә «мәктәп» узмасын, ахыр чиктә бары үзенчә, үзе аңлаганча иҗат итә.
Икенчедән, безнең яңа реалистик әдәбиятыбыз революциягә кадәр тугандаш төрки халыклар өчен дә күпмедер дәрәҗәдә үрнәк иде. Безне укыдылар, бездән өйрәнергә тырыштылар.. 1957 елны Алма Атада М хтар әкә Ауэзов белән очрашып сөйләшкән чакта ул миңа:
— Тукай белән Галимҗан Ибраһимов сезнең генә түгел, безнең дә остазларыбыз! — дип әйткән иде.
Әдәбиятыбызга әнә шундый дан-абруй китерде безнең классикларыбыз!