Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАҺИМОВНЫҢ ЯҢА ТАБЫЛГАН ХАТЛАРЫ


Язучы хатлары Хатларында аның шәхси тормышы да, кешеләргә, дөньяга, ниһаять, үз мирасына мөнәсәбәте дә — һәммәсе дә ачык чагыла Иҗат кешесенең лабораториясен өйрәнүдә алар кыйммәтле чыганак булып тора.
Бөек әдип Г Ибраһимовның рәсми оешмаларга язган телеграмма-хатлары матбугатта 1928 елларда. Ялтада дәваланган чагында басыла башлый Аерым кешеләргә адресланганнары исә әдипнең иҗади мирасы арабызга яңадан әйләнеп кайткач, беренче мәртәбә 1956 елларда дөнья күрә Шул вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр әдәбият һәм тел белгечләре, язучылар, башка профессия кешеләре, төрле урыннарда эзләнүләр алып барып, аның күп санлы хатларын газета-журналларда бастырып чыгардылар Г Ибраһимовның аралашкан даирәсе искиткеч киң булган Хатлар табылуында дәвам итә Журналның бу санында филология фәннәре кандидаты Фатыйма Ибраһи- мова тарафыннан Г Ибраһимовның соңгы вакытта табылган ике хатын урнаштырабыз.
Хәлим Искәндәревкә 1
13 май 1914 ел Сухум. Уфа «Сабах» китап ширкәтенә2
Хәлим иптәш!
"Йолдыз» һәм Баттал3 мәсьәләсе турында Син "Йолдызының мәгънәви рухын күтәрү турында әйтәсең, мин моны аңлыйм Аны үз органыбыз итеп уз кулыбызга алу турында үткән ел ук сөйләшкән идек бит Башкалар бит редакция органнарын әкренләп «үзләренеке» итәләр, безгә дә бу нәрсә, һичшиксез, кирәк
Баттал анда чакта син дә, мин дә газетадан китмибез Ә менә аның мәгънәви рухын ничек күтәрәбез — бу мәсьәләне бергәләп эшләү юлы белән генә хәл итәргә мвмкин Моның өчен безгә күбрәк кеше һәм күбрәк көч тупларга кирәк. Баттал ярыйсы. ләкин аның кирәкле кешеләр туплау сәләте юк. әллә ул үзен бик югары тота, әллә халыкны аңлый алмый, шулай булса да, ул редакциядә эшли башлау белән. «Йолдызының хәле яхшырды Мин синең дә шуны ук эшләвеңне телим. Гомумән, мин сиңа Казанда тормыш башларга киңәш бирәм Казан сине дә. мине дә тәэмин итә Казаннан хәбәрдар булмыйча, аннан читтә торырга ярамый, һәр матбугат эшлек- лесе шул казанга керергә һәм шунда кайнарга тиеш Мин бу кышта синең «Йолдыз»да булуыңны бик телим Син миңа ачуланма, анда синең эшең казенный мәкаләләр язып, телеграммалар күчереп утырудан гына тормас, анда фантазияңне тулы көчкә җәелдереп җибәрү өчен киң мәйдан ачылачак Анда син үзең теләгән өлкәне сайлап ала аласың, яисә эшкә кергән вакытта бу турыда Баттал яки Һади1 («Йолдызының редакторы) белән ныклап сөйләшергә кирәк Менә Җәләй5 («Вакыт» сотруднигы) куп яза. Синең дә әдәби багажың Җэләйнекеннән бер дә ким түгел Әгәр дә бу урынны үзеңә алсаң. Баттал да аның рухи әһәмиятен күтәрер иде.
Мин үзем дә шунда гына язарга уйлыйм, ләкин беләсең, миңа вакыт-вакыт кына язарга мөмкин, дөресрәге, кирәк чакта даими рәвештә язып тора алмыйм Гонорар шулай ук кыйммәтрәк булачак Мин ышанам, һичшиксез, син бу эшкә алынырсың. Миңа калса, сиңа Казанда булырга һәм бу казанда кайнарга кирәк Баттал үзен начар хис итә дип әйтәсең, ул. минемчә, үзен аз гына да начар урынга эләккән кеше хәлендә сизми.
Син нәрсә әйтмә, минемчә, кеше үзенә каршы төшүчеләр белән көрәштә генә акыл эңыя, шуңа күрә мин аның «Йолдыз»да калуын телим, һәрхәлдә, мин «Йолдыз»да аның физиономиясе чагылышын күрәм. бары тик мәгънәсез Һадиның философиясе генә газетадан алган тәэсирне боза,югыйсә. Батталның эшли башлавы белән, «Йолдызның физиономиясе күпкә үзгәрде Минем теләгем — Һадины «Йолдызының редакторлыгыннан читләштерү, аның урынына Батталны кую.
Һади бары нәшир гына булып калырга тиеш, чөнки ул анда бернинди роль уйнамый Мин уйлыйм: синең килүең белән, газета зур популярлык казаныр иде Син бит Уфада бик көчле исәпләнәсең Син май аенда Уфада буласың Уфадагы май айларын мин дә сагынам. Иптәшләргә миннән сәлам әйт Фәхри6 анда бугай. Зинһар
ечен хат яз. Мин лонда сөргендә яшәгән кебек яшил Хаттагы һәр сүзне минем йөрәгел каяш кыздырган комга тамган тамчы кебек сеңдерә
Галимҗан
Хат рус телендә. Татарстан Үзәк Дәүләт архивының Казан губерна жандарм идарәсе фондыннан (199 ф тасв.. 2480 эш) алынды
Г Ибраһимов. Киевта мөселман студентлары хәрәкәтенә катнашуда гаепләнеп. 1913 елның 17 апрелендә кулга алына, бүлмәсенә тентү ясала. Кулъязмалары, документлары. китаплары, аңа килгән хатлар — һәммә әйберләре Киев губерна жандарм идарәсе карамагына күчә Киев губерна жандарм идарәсе, үзләрендә татар тәрҗемәчесе булмаганлыктан. ул әйберләрне (дүрт төргәк) Казан губерна жандарм идарәсенә җибәрә Монда татар телендәге кулъязмаларны штабс-ротмистр Трентовиус рус теленә тәрҗемә итә Хат шул вакытта тәрҗемә ителгән булырга тиеш Аның төп нөсхәсе кайда — билгеле түгел.
Хәлим Искәндәре в Фәттах улы (1888—1958) — педагог, журналист кечкенә хикәяләр -Белек йорты- (беренче һәм икенче кисәк. 1912—1913) исемле уку китабы авторы, Г Ибраһимовның Уфада -Галия- мәдрәсәсендә бергә укыган шәриктәше 1913—1914 елларда ук Уфада >Сабах> ширкәтендә эшли Хат җибәрелми калган булырга тиеш X Искәндәрев ул вакытта Казанга килмәгән
Уфада -Сабах- ширкәте —бу ширкәт 1911 елның декабрь башында Казандагы -Сабах- китап бастыру һәм сату ширкәтенең аерым филиалы буларак ачыла һәм Уфа губернасында китап сәүдәсе эшен җәелдереп
3 Баттал Габделбарый Батталов Габдулла улы (1883—1969) — буржуаз тарихчы журналист. -Йолдыз* газетасында 1913 елның август аеннан алып эшли
’ Һади Әхмәтһади Максудов Низаметдин улы (1868—1941) — педагог, телче, дәреслекләр авторы
Г Ибраһимов Һади Максудииы Йолдыз-иың редакторлыгыннан читләштерү фикер-* тормышка ашмый һ. Максуд и 1906—1918 елларда Казанда чыккан либераль-буржуаз -йолдыз- газетасының башыннан ахыры* нача редакторы һәм нәшире булып тора Газета либераль буржуазия һәм демократия арасында тирбәлгәнлеге. ныклы бер мәсләге булмаганы очеи. аны татарның алдынгы карашлы демократик язучылары тәнкыйть итәләр
Җаләй Җамалетдин Вәлидов (1887—1938) — күренекле тәнкыйтьче, татар теле һәм әдәбияты галиме педагог журналист Ул 1913 елнын башыннан алып -Вакыт (1906—1918. Оренбург) газетасында эшли -Вакыт-та башта Җаләй аннан соң Җамалетдин Вәлидов имзасы белән татар әдәбияты тарихына торле язучыларның иҗатына караган күп санлы әдәби тәнкыйть мәкаләләре бастыра
6 Фәхри Фәхри Әхмәтов Шәйхетдин улы (1889—1938) — журналист Г Ибраһимовның -Галия-дә бергә укыган шәриктәше
Мөхәммәд Таһировка
Мөхәммәд туганым!1 22 ноябрь 1927 ел, Ялта
Хатыңны алдым Бераз аңлашылмауга охшаш хәлдә калдым Ул 20 еллыкны2 былтыр ук кайбер иптәшләр кузгаткан иде Мин аңа бөтенләй каршы идем. Быел көн тәртибе телеграммалары алгач, иптәшләрчә бер сәламләп хәтерләү, авыруның күңелен юату дип^йлаган идем Соңгы көннәрдә килгән хәбәрләр, газетадан кисеп җибәрелгән мәкаләләр буның хәзер төсенә керүе ихтилалын күрсәтә Мин 20 елны азга саный идем Мондый көрәшләр кызган чорда коммунист өчен бер үз мәсьәләң белән халыкны мәшгуль итү ярамый дип тә карый идем Әле дә шулай дим Ләкин Сәгыйдуллин мәкаләсеннән күренгәнчә3, анда инде машина әйләнергә тотынганы күренә Казан хәлләрен яхшы белмәгәч, дөньядан хәбәрсез яшәгәч, ни дип әйтергә дә аптырабрак калдым Үзегез тагын быелның декабреннән калдырмаска дисез Шул арада ике телдә мәҗмуга чыгарырга1, әсәрләрнең тулы җыелмасын5 да басарга уйлыйсыз Мин үзем, беләсең, берничә юбилейлар үткәрдем Болар минем билемне бөкерәйттеләр. Сезнең комиссиягә кергән иптәшләр6 һәммәсе гадәттән тыш мәшгуль иптәшләр Алар ничек җыелышка килеп озаклап утырыр да ничек материалларны карар’ Ягъни декабрьгә ничек өлгерерсез? Ашык-пошык эшләп, әллә ни чаклы хаталар гафләтләр, мөсаһәләләр китү, тиешенчә оештырып җитә алмау, ни апара, ни калыр булу ихтималы бик-бик якын түгелме? Тарихи мәсьүлиятле бер эшне башлап та, бик зәгыйфь бер нәрсә алдында калуыгыз ихтилал түгелме? Хәзерлекнең.
вакытның азлыгы, ийтәшләрнең бик мәшгульлеге теге югарыгы сәбәпләр өстенә минем сәлби карашыма болар да кушылалар түгелме? Ничек тә эш бик мәсьүлиятле. Ничек очлап, тиз арада оештырып чыгарсыз, шуңа тәнкыйтьле куз белән карыйм. Бу хакта иптәшләргә, аеруча сиңа нык уйлап карарга кирәк Минем тәнкыйтьле карашымны әйтеп. Сәгыйдуллин белән дэ, Сәйфи Фатих7 белән дә сөйләшеп үт әле. Бәлки тагын язармын. чөнки узелкең мондагы хәлләрем турында язарга хәзер арыдым Кайбер мәсьәләләр турында Тулбайның соравынча" берничә җавап яздым Син шуны алып карасаң ярар иде. Ул хатлар җибәрелгән инде. Сиңа җавап та әле кайта яза торырга хәлем җитми. арыдым.
Син Рифгатьнең библиографиясе турында9 язгансың. Ялгышлык булмасын очен син Рифгать белән сөйләш әле Ул аны Гөлсем белән икесенең исеменнән чыгарган буладыр бит, чөнки Голсем берничә ел эшләп, ул библиографиянең әсасын җыеп, машинкада бастырып, син тагын арттыр, тутыр, икәү чыгарырбыз дип. үткән ел Рифгатькә биреп киткән иде Гөлсем бераз борчылып калды: минем ничә ел туккән хезмәт югалмасын иде дип. Ул шул библиография мәсьәләсе өчен Казанга кайтып килергә дә дәртләнеп китте.
Хуш. Иптәшләргә сәлам әйт. Дуслык сәламе белән Галимҗан.
Гафләт — наданлык Мосаһәлә — игътибарсызлык. Мәсьүлиятле — җаваплы Сәлби — кире, тискәре.
1 Мохаммад Мохәммәт Таһироп (1895—1929) — 1928—1927 елларда Татарстан Мәгариф халык комиссары. 1927 елның ахырыннан Татарстан Мәгариф халык комиссариаты каршындагы Академик үзәк пред-
Сәгыйдуллин мәкаләсеннән күренгәнчә—— бу мәкалә табылмады Миңлегәрәй Сәгыйдуллин бу вакытта Татарстан Өлкә комитетында агитация һәм пропаганда бүлеге мөдире булып эшли
4 Ике телдә мәҗмуга чыгарырга — Г Ибраһнмовның юбилее уңае белән өч җыентык чыгарылган: а) Галимҗан Ибраһимоә (XX еллык әдәби гыйльми-иҗтимагый хезмәт бәйрәменә каратылып чыгарылган гыйльми тәнкыйди җыентык) Калан 1928 б) Галимҗан Ибраһимоп (XX еллык әдәби, гыйльми-иҗтимагый хезмәт туена каратылып чыгарылган мәҗмуга) Ташкент. 1928, в) Галимджан Ибрагимов Статьи П. С Когана. А Н Самойловича н др Казань. 1928
Әсәрләрнең тулы җыелмасы -- юбилей уңае белән -Галимҗан Ибраһимоп әсәрләренең жчде томым чыгару планлаштырыла 1929 елда 2'иче томы (Казан. -Яңалиф-) дөнья күрә. I. 3, 4 —7 томнары дөньяга
Комиссиягә кергән иптәшләр — Г Ибраһнмовның юбилеен үткәрү комиссиясе 1927 елның 17 ноябрендә тезелә Комиссия составына Н Мохетдинов (председатель), Г Баһаутдинов, Ш Камал. И Рахматуллин. М. Давыдов (секретарь), М Таһиров Ф Бурнаш. С Борһанов, Г Сәгъди керә.
Сәйфи Фатих — Фатих Сәйфн-Каааилы, Камалетдинов (1888—1942)—язучы, журналист, ул вакытта -Яңалиф- журналының редакторы
’ Тулбайның соравынча берничә җаоап язам Тулбай - Гомәр Толымбайсккр (Габделхак Шаһиәх- мәтоа) (1000 — 1938) — татар совет язучысы. Г Ибраһимовның 1927 елның 2 ноябрендә язган хатынын аерым өзекләрен Г. Толымбай -Бешен юл- <1427. 12 сан) журналында. -Кызыл Татарстан- (1927. 4 декабрь) газетасында ба.гырып чыгара Бу хатта кин күпчелек очен кызыклы булган мәсьәләләр күтәрелүен әйтә.
Рифгатьнең библиографиясе турынДа —Рифгать Шакирҗан улы Таһиров (1903—1977) тарихчы, педагог профессор. Татарстанда библиография эшен фәнни нигездә коруга зур хезмәт керткән кеше Ул һәм Голсем (Мохәммәдева Голсем Давыт кызы, 1903, Г Ибраһимовның тормыш иптәше) бергә Г Ибраһииов әсәрләренең библиографиясен төзиләр һом ул библиографияне -Галимҗан Ибраһимоп. (Казан. 1928) исемле мәкаләләр җыентыгында бастырып чыгаралар
Хатның топ нөсхәсе КПССның Татарстан Өлкә Комитеты архивында (15 ф. 43 таеп. 22 эш) саклана.
Гарәп шрифты белән язылган