Г. ИБРАҺИМОВ ҺӘМ ҮЗБӘК ӘДӘБИЯТЫ
атар совет прозасына нигез салучы күренекле язучы Галимҗан Ибра- һимовның хикәя-повестьлары, романнары. фәнни-публицистик, тарихи хезмәтләре Үзбәкстанда, үзбәк укучылары арасында да киң билгеле. Беек Октябрь революциясенә кадәр үк үзбәк интеллигенциясенең алдынгы вәкилләре бөек татар шагыйре Г. Тукайның «Туган тел*. «Шүрәле», «Ишан зары* һ. 6.. Фатих Әмирханның «Фәтхулла хәзрәт* шикелле әсәрләре белән бер- рәттән Г. Ибраһимовның «Карак мулла». «Зәки шәкертнең мәдрәсәдән куылуы» хикәяләрен, «Яшь йөрәкләр* романын, иҗтима- гый-политик һәм әдәбият гыйлеме мәсьәләләрен яктырткан әсәрләрен, хезмәтләрен яратыл укыганнар һәм өйрәнгәннәр.
1915—1917 елларда Уфадагы татар мәдрәсәсе «Галия»дә эшләгән чорында, Г Иб- раһимов күпкырлы педагогик һәм тәрбия эшләре алып бара. А Бикмурзин, Сәйфи Ку- даш, Ләзиз Азиззадә һәм башка күп кенә язучыларның истәлекләреннән күренгәнчә. Г Ибраһимов татар шәкертләре белән бер- рәттән, Кавказда. Казахстаннан һәм Урта Азиядән килеп гыйлем эстәүче яшьләргә дә сабак биргән. Алар арасында яшь үзбәк шагыйрьләре һәм язучылары: Мирмөхсин Шермөхәммәдев, Лотфулла Алими, Наим Сәед, Шакир Сөләйман, Б Майлиннар һ. 6. да булган. Г. Ибраһимов аларның яңа дәвер үзбәк, казах әдәбияты һәм телен барлыкка китерүдәге гаять зур тырышлык, көч һәм талант сорый торган хезмәтләренә теләктәшлек күрсәтә, көченнән килгән кадәр ярдәм итә. Шулай ук ул төркмән, уйгур һәм башка төрки әдәбиятларның үсешенә дә зур игътибар бирә Үзенең лекцияләрендә һәм мәкаләләрендә Г. Ибраһимов әдәбиятлар арасындагы дуслык һәм үзара тәэсир итешү идеясен киң пропагандалый, яшьләрне төрле халыкларның әдәби мирасын, шул исәптән шәрык һәм Көнбатыш Европаның, беренче чиратта реалистик рус әдәбияты традицияләрен тирәнтен өйрәнергә, үзләштерергә өнди. Болар барысы да үз чиратында реалистик яшь үзбәк прозасының, публицистика һәм драматургиясенең формалашуына уңай йогынты ясады Мисал рәвешендә Хәмзәнең шул елларда иҗат ителгән «Милли романпын.
Абдулла Кадыйриның «Бәхетсез кияүиен (1915), Мирмөхсин Шермөхәммәдевнең «Баласыз Ачилдибай* (1914) һ. 6. әсәрләрне күрсәтергә була.
Октябрь революциясенең ялкынлы җырчысы. үзбәк совет әдәбиятына нигез салучы Хәмзә Хәкимзадә алдынгы татар көндәлек матбугатының һәм интеллигенциясенең Үзбәкстанда мәгърифәтчелек һәм социалистик идеяләрне таратудагы ролен ассызыклап билгеләп үтте. «1907 елда, хаҗга баручы әтиемне Кашгарга кадәр озата барганда, мин «Вакыт» һәм Бакчасарайның «Тәрҗеман» газеталарын укырга гадәтләнеп киттем. Шул вакыттан алып мин искедән калган төрле хорафатларга, юк-барга ышанулар, мәдрәсәдә уку-укыту, халык тормышындагы яңалыклар, экономика һәм культура мәсьәләләре белән даими кызыксына, алар турында уйлана баш-ладым. Шул ук вакытта мин 1905 елгы эшчеләр революциясе турында мәгълүмат алдым. Кашгарда кулдан басу станогында брошюралар һәм листовкалар басучы яшь татар егете бар иде. Мин аның белән атнага ике тапкыр очрашып сөйләшә идем. Күрәсең, ул миңа шактый зур йогынты ясагандыр, чөнки нәкъ менә шул вакытта минем шигырьләрем революцион характер ала барды» — дип язды күренекле үзбәк әдибе.
Татар-үзбәк әдәби багланышлары Бөек Октябрь революциясеннән соң совет чынбарлыгы шартларында тагын да көчәеп китә. Бу чорда—безнең халык культурасының гомум күтәрелеш дәверендә — А. С. Пушкин. Л. Н. Толстой, М. Горький. В. В. Маяковский кебек мәшһүр әдипләр белән беррәттөн күренекле татар әдипләре Г. Тукай. М Гафури, Г Ибраһимовларның әсәрләре дә үзбәк теленә тәрҗемә ителә.
Үзбәк реалистик прозасына нигез салучы Абдулла Кадыйри Совет властеның беренче елларында ук Г. Ибраһимов иҗатын югары бәяләде һәм классик әдипнең «Безнең көннәр» романында тасвирланган тарихи вакыйгаларның үзбәк укучысына да якын һәм таныш булуын басым ясап әйтте. Ул Г. Ибра- һимовны «Бөек татар язучысы» дип олылады. Бу елларда Урта Азиядә, шул җөмләдән
Т
Үзбәкстанда да. Г Ибраһимовның хикәя-по- вестьлары, романнары гына түгел, татар халкының революцион кереше сәхифәләрен яктырткан, татар пролетар әдәбияты үсеше мәсьәләләренә багышланган хезмәтләре дә киң катлау укучыларда зур кызыксыну уята. Мәгълүм булганча, үз чиратында Г Ибраһи- мов та Урта Азия халыкларының әдәбияты һәм матбугаты белән якыннан кызыксынган. Бөек үзбәк фикер иясе һәм шагыйре Гали- шер Нәвоины Г. Ибраһимов Руми, Сәгъди. Фирдәүсиләр белән беррәттән «Шәрыкның шигъри кояшы» дип атады. Ул бу мәшһүр шагыйрьләрнең үлемсез әсәрләре татарчага тәрҗемә ителергә һәм көнбатыш әдәбияты классиклары (Данте, Шекспир һ. б.) әсәрләре белән бергә тирәнтен өйрәнелергә, үзләштерелергә тиеш дип саный. Бөек Октябрь революциясеннән соң Г. Ибраһимов безнең республикага килергә һәм үзбәк халкының тормышы белән якыннан танышырга ниятли. Профессор Булат Салиев һәм язучының башка үзбәк дуслары аны олы кунак итеп Үзбәк- станга чакыралар Ләкин бөек каләм иясенең бу теләге гамәлгә ашмый кала. Үзбәкстан белән бәйләнеш башлыча хат алышу рәвешен ала. Ул күп кенә үзбәк язучылары һәм Үзбәкстанда яшәүче татар галимнәре, шул җөмләдән. А. Кадыйри. Г. Сәгъди, А. Хашимов, Ләзиз Азиззадә, LU. Сөләйманов һ. 6. белән хат аша хәбәрләшеп тора. Көнчыгышны өйрә-нүче үзбәк галиме Ләзиз Азиззадә 1926 елда Бакуда тюркология съездында, ә 1923—1927 елларда Мәскәүдә Көнчыгыш халыклары коммунистик университетында укыган чорда берничә тапкыр Г. Ибраһимов белән очрашкан. Бу очрашулар вакытында күренекле әдип марксизм-ленинизм теориясен үзләштерүнең зарурлыгы һәм аның милли әдәбиятларның үсешендәге әһәмияте хакында сөйли Г. Ибраһимов шулай ук үзбәк прозасының талантлы остасы Абдулла Кадыйрига булган тирән ихтирамын да белдерә.
Ләзиз Азиззадә истәлекләренә караганда, Г Ибраһимов «Классик үзбәк әдәбиятының Лотфи, Нәвои һ. б. күренекле шәхесләре бар» дип сокланып сөйләгән. Ә үзбәк совет әдәбияты әле формалашып кына килә. Хәзерге үзбәк язучыларыннан, минемчә, советларга иң якыны—Хәмзә.— дип сөйли торган булган.
А. Кадыйриның «Үткән көннәр» (1925) әсәрендә XIX йөзнең 40 елларында Урта Азиядәге төрле ханлыклар арасында барган үзара сугышлар фонында Атабек белән Көмешнең ялкынлы мәхәббәте сурәтләнә, алар- ның кеше бәхете һәм ирек өчен алып барган көрәше күрсәтелә. Ә «Мөнбәрдән чыккан кара корт» (1928—1929) исемле әсәрендә язучы халык тарихын сурәтләүдә алга таба тагын бер адым ясый. Бу романында А. Кадыйри ханлык чоры тәртипләрен кискен рәвештә тәнкыйтьләү белән генә чикләнмичә. Әнвәр һәм Рано мәхәббәте мисалында, илдә хөкем сөргән феодаль деспотия тәртипләренә риза булмаган кешеләрнең Россия кул астындагы Ташкентта үзләренә сыеныр урын табуларын да күрсәтә.
Абдулла Кадыйри, үз халкының үткәне турындагы романнарын иҗат иткәндә, Г Иб-раһимовның бай иҗат тәҗрибәсенә таянды. Бу А. Кадыйриның «Мөнбәрдән чыккан кара кортпын Г. Ибраһимовның «Казакъ кызы» романы белән чагыштырганда аеруча күзгә ташлана.
Егерменче еллар азагында, Г. Ибраһимовның әдәби иҗат һәм иҗтимагый-политик эшчәнлегенә 20 ел тулуны билгеләп үтү уңаеннан, Үзбәкстан матбугатында күренекле әдипнең тормышы һәм иҗаты турында күл кенә мәкаләләр дөнья күрә. Мәсәлән; Ш. Сөләйман «Егерме еллык әдәби хезмәт» («Мәгариф вә укытучы», 1928, 1 сан, 63—64 бб.), Г. Толымбайский «Галимҗан Ибраһимов — татар халкының бөек язучысы» («Җир йөзе», 1928, 3 сан); 3. Бәшири «Галимҗан Ибраһимов юбилее» («Кызыл Үзбәкстан», 1927, 2 декабрь) һ. 6. Бу зур бәйрәм уңаеннан үзбәк шагыйре Шакир Сөләйман «Талантлы язучы Г. Ибраһимов халыкта киң билгеле. Шуңа күрә без аның юбилеен түземсезлек белән көтәбез»,— дип язды.
Г. Ибраһимовның күп әсәрләрен үзбәк укучылары үз ана телләрендә укыйлар. 1926 елда аның «Кара маяклар яки ак әдәбиятлар» исемле хезмәте, ә 1930 елда «Табигать балалары» исемле әсәре үзбәк телендә дөнья күрә. 1932 елда «Казакъ кызы» романы һәм «Кызыл чәчәкләр» повесте үзбәк теленә тәрҗемә ителә. Г Ибраһимовның милләттәше үзбәк әдибе Абдулла Уразаев соңгы елларда «Казакъ кызы» романының яңа тәрҗемәсен эшләде. Шулай ук «Тирән тамырлар» романы да аның тәрҗемәсендә үзбәк телендә дөнья күрде.
Галимҗан Ибраһимовның тормышы һәм күпкырлы иҗаты, аның Урта Азия һәм Казахстандагы тугандаш халыкларның әдәбиятлары үсешенә бәрәкәтле йогынтысы хакында көндәлек матбугат битләрендә Мохтар Ауэзов, Сабит Муканов, Берды Кербабаев, Гафур Голәм, Иззат Солтанов кебек күренекле язучыларның һәм галимнәрнең бай, тирән эчтәлекле мәкаләләре басылып чыкты. Алар Г. Ибраһимов талантына югары бәя бирү белән бергә, классик әдипнең үз иҗатла-
рына кечле тәэсир итүен, илһам естәвен тәкрарлап әйтәләр. 1962 елда «Правда» газетасының 13 март санында басылган мәкаләсендә төркмән әдәбиятының күренекле вәкиле, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Берды Кербабаев, башка күп кенә язучылар һәм галимнәрнең уртак фикерләрен чагылдырып, болай дип язды: «Минем беренче әсәрләрем төркмән хатын-кызларының азатлыгы темасына багышландылар. Икърар итә алам һәм моны шатланып эшлим: минем әсәрләрем Галимҗанның зур йогынтысы белән иҗат ителделәр. Ул, совет язучыларын- нан беренче булып, гаилә һәм җәмгыять изүенә каршы баш күтәргән мөселман ха-тын-кыз образын иҗат итте».
Ташкент шәһәре.
Галимҗан Ибраһимов һәм башка бик күп татар язу- чыларының исемнәре якут халкына якын таныш. Якут укучылары аларның аерым әсәрләрен үз ана телендә укыйлар.
СЕМЕН ДАНИЛОВ, якут язучысы.
Галимҗан Ибраһимов... казахлар аны үз язучылары итеп исәплиләр.
Галимҗан Ибраһимовның. талантлы зур язучының, гүзәл кешенең исеме күп милләтле социалистик культурабыз тарихына мәңгегә керде.
САБИТ МУКАНОВ,академик, казах язучысы