Логотип Казан Утлары
Публицистика

Г. ИБРАҺИМОВ — «ЧУЛПАН» РЕДАКТОРЫ


атар совет матбугатының тууы Г Ибраһимов исеме белән аерылгысыз бәйләнгән. Аның матбугат өлкәсендәге киң колачлы эшчәнлегенең бер сәхифәсе— «Чулпан» газетасы редакторы буларак башкарган хезмәтләре «Чулпан»ның беренче саны 1918 елның 18 январенда Петроградта чыкты Ул чакта Үзәк мөселман комиссариаты председателенең урынбасары булып эшләгән Галимҗан Ибраһимов комиссариатның бу матбугат органын оештыручы, аның фактик редакторы булды.
«Чулпан» — илебездә татар телендә чыга башлаган беренче совет газетасы Алай гына да түгел. Г Ибраһимов үзе әйткәнчә, ул Россиядәге бөтен төрки халыклар арасында беренче зур. рәсми совет газетасы булды «Чулпан» — хәзерге вакытта киң колач алган татар совет матбугатының башлангычы, беренче карлыгачы
■ Яңа социалистик газета» дигән хәбәрендә «Правда» (1918. 23 январь. 17 сан) болай дип язды; «Петроград шәһәрендә татар телендә «Чулпан- («Таң йолдызы») дигән социалистик, интернационалистик газета чыга башлады Газета Эчке Россия мөселманнарының Милләтләр эше Халык Комиссариаты членнары тарфыннан чыгарыла Ул мөселман хезмәт иясе массалары арасында социалистик идеяләрне киң пропагандалау һәм мөселман руханиларының реакцион йогынтысына каршы көрәш алып баруны максат итеп куя». «Правда« «атаклы татар язучысы Г Ибраһимовның» газетада эшләвен аеруча күрсәтә
Ул чактагы шартларда газетаны оештыру җиңел булмый. «Без хәбәр, тәрҗемәче тапмыйча, корректор тапмыйча бик җәфа чиктек, зур газетаның хәбәрләренәчә үзебезгә язарга туры килгән чаклар күп булды» — дип хәтерли Ибраһимов соңыннан. Ләкин бу хәл күпкә бармый Озакламый бер төркем сәләтле яшь журналистлар «үзләре теләп, яратып», совет газетасына эшкә килә. Билгеле, монда Г Ибраһимовның шәхси авторитеты, оештыру сәләте зур урын тота. Аңа хат. телеграммалар аша гына түгел, төрле урыннарга барып, комиссариатта һәм газетада эшләү өчен кадрлар табарга, аларны өйрәтергә туры килә Мәсәлән. 1918 елның февраль башында Ибраһимов шушы максат белән ашыгыч рәвештә Псков шәһәренә барып кайта Тиздән Төньяк фронтының мөселман солдатлары комитетында һәм аның татар телендә чыгып килгән «Сугыш сафы» исемле газетасында эшләүчеләр — барлыгы унбер кеше — Петроградка эшкә күчәләр Мәхмүт Алиев. Һади Килдебәков. Дулат-Али. Минһаҗ Конов кебек революционерларның, журналистларның газетада хезмәттәшлек итә башлавы, тәҗрибәле наборщикларның килүе эшне шактый җиңеләйтә.
«Чулпан-ның тиражы шул заман өчен шактый зур сан тәшкил итте 20—30 мең чамасы булды Газета, башлыча, губерна, өяз. волость советлары, җирле советларның мөселман комиссариатлары аша таратылды.
Совет хөкүмәте декретларын күрсәтмәләрен халык массаларына җиткерү, аларның эчтәлеген аңлату, халыкны шул карарларны гамәлгә ашыруга туплау беренче совет
Т
газеталарының теп бурычларыннан исәпләнде Бу өлкәдә -Чулпан» һәм аның редакторы зур эш башкарды Совет хөкүмәтенең беренче документлары Г. Ибраһимов тәрҗемәсендә басылдылар Ул газетаның күп баш мәкаләләрен, юнәлеш бирүч- материалларын гына түгел, вак хәбәрләрен дә язды
-Чулпанының беренче санында баш мәкалә урынында Учредительное собраниене тарату турыңда В И Ленин тарафыннан язылган Декрет тәрҗемә итеп урнаштырылган Шунда ук Г Ибраһимовның -Мәрхүм Учредительное собрание» дигән мәкаләсе бар Депутатның үз сайлаучыларына хисабы формасында язылган бу мәкаләдә Учредилканың чын йөзе ачып бирелә Әдип анда контрреволюцион көчләрнең Учредительное собраниене властьны үз кулларына алу өчен корал итеп файдаланырга тырышулары һәм шуның өчен аның бик хаклы рәвештә куылуы турында яза Ул халык массаларын Учредилкадан ваз кичәргә, бөтен өметне тик Советларга гына багларга, шунда эшләргә чакыра Чөнки, ди ул. «безнең икътисади» сәяси вә милли теләкләребез бөтенесе шуларда табыла Без. ярлы халык. Октябрь революциясен көчәйтү, тирәнәйтү өчен эшче, солдат вә ярлы авыл халкы шуралары тирәсенә җыелырга, буржуазия белән мөнәсәбәтне тәмам өзәргә, икътисади коллыктан азат ителү юлында көрәшергә тиешбез».
Г Ибраһимов Советларның Ш Бөтенроссия съездында тавыш бирү хокукы белән катнашып, аның эшен газетада яктыртты. Аның «Федерация, туфраклы мохтариять һәм шуралар хакимияте» (24 январь. 2 сан) һәм «Бөек бәйрәм! Җиргә социализация канун булып кабул кылынды!» (31 январь. 4 сан) дигән зур мәкаләләрендә съездның иң мөһим документларының эчтәлеге сөйләп бирелә, әһәмияте күрсәтелә.
Г Ибраһимовның -Чулпан»дагы бер төркем мәкаләләре («Җиңеләләр! Идел-Урал җөмһүриятендә хакимият мәсьәләсе- (23 февраль. 6 сан). «Идел-Урал җөмһүрияте» (16 март. 10 сан), - Караңгылык эчендә- (8 март, 11 сан) һ. б.) территориаль автономия һәм власть мәсьәләсенә багышланганнар. Гамәлдә бу мәкаләләрдә татар һәм башкорт халыкларының үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру формалары турында суз бара Хезмәт иясе массаларының омтылышын чагылдырып. Г Ибраһимов советлар нигезендә төзелгән автономия өчен ялкынлы көрәшче булды
Г Ибраһимовның газетада сугыш һәм солых мәсьәләләре буенча ясаган чыгышлары да игътибарга лаеклы. Яшь совет республикасының язмышы өчен бик мөһим булган Брест солыхы өчен көрәшнең кискен чорында (1918 елның февраль һәм март айларында) ул бу турыда өч тапкыр баш мәкалә язып чыга («Бөек өметләр алдында». «Авыр трагедия». «Шатлык түгел, мәҗбүрият») Сул эсерлар һәм партия эчендә «сул коммунистлар» группасы солых договорына каршы котырынкы кампания ачкан вакытта. Ибраһимов зирәк акыллылык һәм килеп туган хәлне ленинча аңлавын күрсәтә ВЦИК утырышында да. Советларның IV съездында да ул Ленин позициясендә тора. Ибраһимовның сул эсерларның өске катламы белән күптән башланган фикер каршылыклары бу вакытта аеруча кискен төс ала. ә Мәскәүдә сул эсерларның Советларга каршы фетнәсеннән соң. ул алар белән бәйләнешне тәмам өзә
Г Ибраһимов мәкаләләрендә («Чулпан» һәм комиссариат». «Татар матбугаты» һ. б.) Ил». «Кояш», «Иттифак» -Тормыш» кебек контрреволюцион буржуаз газеталарның ялганнары, кара гайбәтләре. «Милли идарә» һәм башка шуның ише буржуаз оешмаларның реакцион асылы фаш ителә.
Урыннарда беренче татар совет газеталарының барлыкка килүе Үзәк мөселман комиссариаты һәм «Чулпан» газетасының эшчәнлеге белән бәйле. «Чулпан» ярдәмендә һәм аның үрнәгендә 1918 елда Казанда— «Эш». Оренбургта— «Мөхбир». Уфада — Көрәш» — барлыгы 20 дән артык газета чыга башлады «Чулпан» алар өчен абруйлы остаз, катлаулы политик көрәштә терәк булды «Чулпан» битләрендә аларга күзәтүләр. аеруча мөһим материалларыннан өзекләр басылды. Г. Ибраһимов аларның идея юнәлешен билгеләүдә ярдәм күрсәтте. «Эш», «Көрәш» газеталарында үзенең мәкаләләре белән дә катнашты.
«Чулпан» 1918—1919 елларда 45 сан чыкканнан соң, Казан шәһәр советының мөселман комиссариаты органы — «Эш» газетасы белән кушылды Димәк. «Чулпан »ны. билгеле бер дәрәҗәдә, хәзерге «Социалистик Татарстанының элгәресе дип исәпләргә мөмкин
Совет дәүләт аппаратында энергияле эшен журналистлык эшчәнлеге белән кушып алып барып, Г Ибраһимов ленинчыл милли политиканы тормышка үткәрергә булышлык итте, хезмәт ияләрен интернационалистик рухта тәрбияләде, илебез халыклары арасында дуслыкны ныгытуга булышлык итте