Логотип Казан Утлары
Публицистика

ӘДИПНЕҢ ПОРТРЕТЫ


Әдәбиятыбыз классигы, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһи
мовның үзе исән вакытта ясалган бердәнбер портретын танылган рәссам Павел
Петрович Беньков иҗат иткән.
Зыялыларга хас киң һәм биек маңгай, җитди караш, арыганлыктан бераз суырыла
төшкән йөз чалымнары рәсемдә әдипнең киеренке рухи тормышын, иҗат
процессындагы тирән акыл эшчәнлеген гәүдәләндерә. Шушы тышкы гадилектә һәм
тынычлыкта, ачык күз карашында катлаулы язмышка ия б улган шәхеснең ихтыяр
көче һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе дә чагыла сыман. Үзенең бөтен барлыгын,
белемен һәм көчен туган халкына багышлаган әдип. Татарстан республикасын
оештыру эшендә башлап йөрүчеләрнең берсе булды. Соңрак ул республикабызда киң
колач белән җәелгән фән һәм халык мәгарифе эшенә җитәкчелек итте. Портрет 1926
елда, Г. Ибраһимов эшчәнлегенең иң югары ноктасына ирешкән чорда язылган.
Г. Ибраһимов фигурасының нейтраль фонда сурәтләнүе, төсләр колоритының
саранлыгы да портрет композициясенең җитди аныклыгын ассызыклый. Дулкын
ланып торган кара чәч, язучы өстендәге кара куртка яшел төстәге дивар белән тыйнак
төсләр гаммасы тудыра. Рәссам карашының астан төбәлгәнлеге исә образга галилек
һәм монументальлек өсти.
Павел Петрович Беньков озак еллар Казан рәссамчылык мәктәбендә укыта.
Танылган портрет остасы буларак, ул үз рәсемнәре өчен гадәттә рухи дөньясы белән
дә, психологик бөтенлеге белән дә башкалардан аерылып торучы көчле шәхесләр
эзли. Егерменче елларда иҗат ителгән әсәрләр арасында «Фирсова портреты»,
«Эшче» һәм шул җөмләдән «Галимҗан Ибраһимов портреты» әнә шундыйлардан.
РСФСРның атказанган рәссамы Бакый Урманче бу портретның язылу тари хын
болай дип хәтерли:
«Бу портретка мин битараф була алмыйм, чөнки аны тудыруда беркадәр
дәрәҗәдә үзем дә катнаштым дип әйтә алам. Бервакыт Павел Петрович татар
әдәбиятының алдынгы эшлеклеләреннән берәрсенең рәсемен ясарга теләве турын да
әйткән иде. Мин аңа Галимҗан Ибраһимовны тәкъдим иттем.
Әдип үзе дә бу эшкә теләп риза булды. Портрет гаҗәп уңышлы чыкты. Мин
Ибраһимовны күреп белә идем, һәм шунлыктан, язучының тышкы кыяфәте генә
түгел, ә бәлки аның эчке дөньясы да зур осталык һәм төгәллек белән чагыл дырылуын
бер дә шөбһәләнми әйтә алам. Анын портретын моннан да яхшырак итеп язарга
мөмкин түгел. Бу — иң югары нокта!»
В. А. ЦОИ.
Татарстан сынлы сәнгать
музееның бүлек мөдире.