Логотип Казан Утлары
Хикәя

БӘХЕТ ҖИРЕ


збделнур миннән дүрт яшькә өлкәнрәк, шулай да балачактан ук үзенә тиң күрде ул мине. Моның сәбәбе гади иде кебек—Әрәмә урамында без ике генә малай, бүтән гаиләләрдә гел кызлар үсте. Безнең йортларыбыз әрәмәлек башында, кара-каршы Елмаешып карый сыман иде алар бер-берсенә — күршелек күңелгә шулай сеңеп калган
Болын-кыр үләннәренең ашарга яраклыларын мин Габделнур күрсәткәч таный башладым, шара- кәшә уенына, йөзәргә һәм атка атланып чабарга да ул өйрәтте, урманга сагыз җыярга, соңрак агач төбе чыгарырга аңа ияреп бара идем Әйе, авыл хезмәтенең кайбер серләрен күпмедер белүем белән
егетсез калды.
Сугыш бетёп, ике ел узгач та кайтты Габделнур. Кыен- чаклар иде, укуын дәвам итә алмады, җиде класс белән калды. Монысына да заманы кушты. Тракторга-комбайнга утырмады, бүтән һөнәргә дә җае чыкмады, хәзергечә әйтсәк, гади колхозчы булды. Дөрес, ул кибән куйды, эскерт салды, ат белән җир сөрде, юл йөрде. Тик игенченең бу эшләре хәзер һөнәргә исәпләнми, һөнәр кешеләре, әнә, механизаторлар, җитмәсә, киң профильһе әле үзләре, кирәк икән — токарь һәм слесарь да була алалар Мактаулы кешеләр, һәм макталулары урынлы да
Ә Габделнур ел әйләнә төрле эштә йөри Сугышта кан коеп алган хәрби бүләкләре бар. крестьян булып тир түккәне өчен бер генә медале дә юк. Шушы гаделсезлек турында мин, авылга бу юлы кайтуымда, колхоз җитәкчеләренә искәрттем, сәбәбен ансат аңлаттылар
— Эшләсен иде көтүче булып! Күкрәгенә әллә ничә орден таккан булыр идек инде,— диделәр — Көтүчелекне үзе ташлады бит
Үзегез күңелен биздердегез ләбаса,— дип, фикеремне расларга тырышып карадым мин.
Тик файдасы тимәде Өстәвенә, үзенә бүләк юллап йөрүемне белгәч, Габделнур мине әрләп ташлады:
иң башлап өлкән дустым Габделнурга бурычлы мин.
Әмма яшь аермасы безнең ихтыярдан башка өскә бәреп чыкты — кырык дүртенче ел башында, төнлә явып узган йомшак карлар кояшта җемелдәгән көндә, Габделнурны сугышка озаттык. Авыл иң авыр эшләргә җигелүче, заманы кушканга инде байтак акыл утырткан ир-
таби га I сиен, авыл
— Үз эшеңне бел, кирәкмәгәнгә кысылма!— диде ул. жигуле атын безнең капка төбенә туктатып.— Мин сорадыммы, берәрсе куштымы’ Әллә үзеңнең кыбырсып йөрүеңме?
Габделнурнын мине беренче ачулануы иде бу. шуңа күрә мин аптырый калдым. ’ ф
— Утыр, атларга клевер чабып алып кайтасы бар
Бик теләп барам, ләкин торып кына йөрүем әле. ашамаган да,— = дидем мин. аның ачуы тиз йомшаруына сөенеп — Бергәләп чәйләп _ чыгыйк. х
— Басуда эчәрсең чәеңне, әнә, шешә белән алдым, икмәге-мае да 2 төенчектә.♦
Юл барганда без сөйләшмәдек, авылның иртәнге табигатенә хозур х кылуыма комачаулыйсы килмәде бугай аның Хәер, бу матурлыкны кү- * pen беркайчан да туймас, кырда йөрү һәрчак тансык кебек итеп кү- £ зәтте ул да сихри тыныч дөньяны s
Габделнур чапкан клеверны мин. тырмалап, арбага төйи бардым. * Бераздан A
— Мә әле,— дип чалгыны миңа тоттырды ул,— селтәнгаләп ж и бәр £ Аның кулында чалгы клеверны төптән кырып кына сала иде. минем * арттан исә киселмәгән сабаклар тырлаешып кала
- Үтмәсләнде бугай ла бу,— дидем мин, брак эшемне акларга ниятләп.
- Шулаймы?! Кайра соң. Минем кайравымны ошатмады, янавычны кулымнан тартып ук алды Нигә елатасын чалгыны? дип. үзе кайрады Баш бармагын чалгы йөзенә тндергәләп. аның үткенлеген тикшерде. Шәп бу! Болай ук үткен булганы да юк нде әле
Әмма киселмәгән сабаклар, иелгән жирләреннән торып басып, мине үртәп тирбәлештеләр
Онытылган, Габделнур абый, печән чабу Чалгы тыңламый
- Сынатасың, энекәш! Җилле егет идең дә. хәзер үзәгең йомша ган. - Ул кинәт кенә мин көтмәгән нәтижә ясады Авылны яратам, дисең, крестьян эшен булдыра алмагач, авылны яратуыңнан ни мәгънә синең?! Авылга кайтып урнашучылар ишәя Жир кешесе саналып та бүтәннәр иккән икмәкне ашап ятучылар, ягъни Башта урбаилашты лар. хәзер хур-банлашалар Бәхетсез жаннар алар
Фәлсәфәң дөрес тә кебек Ләкин авылга кайтып яшәргә миңа гы на рөхсәт итәрсеңдер, шәт,— дип, шаяртуга бормакчы булдым мин Кайтма Хәйләкәр булмакчылар. әй, керосин лампалары яндырганда. клублар ишелгәндә, чиреңне имчеләрдән өшкерткәндә шәһәргә качтылар, хәзер, авыл үзенең уңайлыклары белән шәһәргә тиңләшкәч, тыннары кысыла башлаган, табигать кочагына ансат кына чуммакчы- лар. әй?
Күңелеңне тарайтма, Габделнур абый, сипа килешми, синең сыйфат түгел монысы, дип, мин үз ягымны каермакчы булдым
Шулай да бөтенләйгә кайтма Синдә крестьянлык тәмамысы беткән. Бер көнгә иртәнге чәен калдырып, басуга чыгасы түгел, әй Вәйт син аны. дус бит әле үзе1 Шәһәреңне гүзәл итәсе урында, иртәнчәк йн герен йөр щунда бала-чага сыман Телевизордан шуңа өйрәтәләр бит сезне Әйтерсең, йөгерүне жир казу яисә ки урам себерү алыштыра ал мый, әй. Шәһәрегез тузанга чумган Пөгереп йөриләр, әй Ярар нде йөгергәнгә карай бүксәләрегез кимесә, әй Күперә генә барасыз лабаса Монысы белән Габделнур минем авызны каплады, эндәшмәвем хәерлерәк нде.
Ул үзе чапкан клевер өстенә кечкенә генә табын жәйде
Әйдә, тамак ялгыйк Мин дә чәйләмәгән .зле Басуда ризык тәм лерәк була. Аннары, печәнне иртәнчәк чабарга яратам мин, шуңа ашыктым
Габделнур атны юлга чыгарды, дилбегәне печәнгә кадаган чалгы бөгәлжәсенә эләктерде. Без арба артына төшеп җәяүләдек.
— Миңа бүләк бирмәделәр дип ялгышасың син, энекәш,—диде ул, көтмәгәндә иртәнге сөйләшүгә әйләнеп кайтып.— Сәгатьләр белән бүләкләделәр мине.
— Беләм. Шул ике сәгать көтүчелектән гайрәтеңне чигерде бит синең
— Гайрәтне чигермәде, ә ачуны куптарды. Яман купты ачу! Бер жәй колхоз сыерларын көтеп, бүләккә ике сәгать Габделнур дустыңа! Берсен район слетында, икенчесен колхозның отчет җыелышында бирделәр Икесе бер үк төрле сәгатьләр Ике кулына ике сәгать таксын, дигәннәрдер, әй, мине ахмакка санап мыскыл итүләре булгандыр, дип уйладым Күрмәгәнен күрсен көтүче, янәсе. Көтү алмадым алдагы җәйдә, беренче һәм соңгы мәртәбә колхоз башлыкларының сүзен тыңламавым шул. Ә бу эш ошаган иде, хәзер дә теләк бар, дөресен әйткәндә.
— Үзең белән киңәшмичә председательгә сүз кушып ялгыштым,— дип гафу үтендем мин.
— Әй, оныт инде син аны! Алар минем ничек эшләгәнне белә, җайлары юктыр Аларны гаепләмә. Авыл кешесе бүләк өчен генә эшләсә, игенче була димени ул. Менә, карале, улларым, бер булып, туган көнемә бүләк иттеләр бу сәгатьне. Төп-төгәл йөри, әй! Шуңа карап, хет бөтен дөнья вакытын дөреслә, әй! Суга тыксаң да, теркелди, караңгыда да җемелди. Үзебезнең Чистай сәгате — Ул, бала сыман сөенеп, сәгатен куенына яшереп кенә карап алды — Дөм караңгыда шәп күрсәтә, хәзер кием астында да барыбер якты керә — Габделнур йөктән төшәргә селкенеп барган сабакларны әткәләп куйды.— Озакка кайттыгызмы?
— Ял көннәренә генә.
— Озакка түгел икән.
— Күреп китәсе килә бит. Вак-төяк йомышлар да җыелды.
— Кичен чәйгә керегез.
— Ярар.
Чәйдән соң без аларны малаебызның туена чакырдык.
— Сезгә дә туйлар уздыру заманы җиттемени?— Габделнурның моңсулануы сизелде — Уза шул гомерләр... Кайчанрак туй итмәкче буласыз?
— Ноябрьда. Бәйрәм алдыннан Төгәл көнен хәбәр итәрбез.
— Миңа ялны ел да ноябрьда бирәләр, димәк, гулять заманы. Барабыз! Шәһәрчә туйны күптән күрәсе килә иде. Карагыз әле, сарык чалып алып барырбыз, анысы үз абзарыбызда. Әйтегез, тагын нәрсәләр кирәк булыр соң?
— Берни дә кирәкми. Туйны ресторанда үткәрәбез, барысын да шунда әзерлиләр.
— Монысы җайсыз икән. . Нигә өегездә түгел?
— Малай бер генә, кызлар икәү. Малай өйләнә, кызларны кияүгә бирәсе. Бу юлы олы туй безнең яктан Шаулатырга-гөрләтергә исәп!
— һе...
Иртәгесен без тагын атларга клевер алып кайттык. Габделнур бүген сөйләшмәде дә диярлек. Авылга җитәрәк:
— Кеше күп булачак икән анда, туйда, дим,— дип хафаланыбрак әйтеп куйды.
— Зал тулы булыр, шәт.
— Нәрсә кияргә, дип борчылмыйм, затлы кием бездә дә бар. Ләкин ни-нәрсә дип сүз әйтермен икән, шунысына баш җитми
— Ни теләсәң, шуны әйт. Синең иркең.
— Әгәр ничек гашыйк булуымны сөйләсәм? Туйда ярар бит мәхәббәтне искә төшерергә?
...Беләсең, ярлы идек, дүрт бала үстек, олысы мин идем Әмма гыйшык дигәнен баюынны көтми, вакытны чамалап тормый икән Са бан туе житкәндә генә гашыйк булдым да куйдым бит шушы Маһруй бикә жингәңә' Йокы качты, күнелдән куалап та чыгарып булмый шул көлеп туймас жанны, әй Дөресен әйткәндәме, куасы да килми, яным нан жибәрмичә күзләренә гел карап торыр идем шул чнбәркәйнен *
Җитте сабан туе Ә чалбарның ямаулары катлы-катлы, тишеклә- Ь ре. кем әйткәндәй, яп-яна. күлмәк сыпылырга тора, көрәшкә кереп би * леннән тотуларына умырылып кына төшәчәк Беләм Маһруйбикә бе 2 реячеләрдән булып барачак сабан туена, аның киемнәре минекеннән л әйбәт Мине юк дип тормас, башка малайлар белән җитәкләшеп әй • лән-бәйләг уйнар, ышан син кыз халкына =
Печәнлеккә мендем дә бөгәрләнеп яттым Җитәкләшеп уйнасын * Маһруйбикә күңеленә ошаган малайлар белән, култыклашып та йөр- * сен, бу дөньяның кызыгы бармыни, өсте астына әйләнсен дөньясынын *
Әни дәшә, соңга каласың, ди. Әтиеңнең чалбарын кыскартып тек * кән идем, күлмәген дә. ди, киеп карале, таман булырлар, шәт. рм j Маһруйбикәләр сабан туена киттеләр инде, дн
Сизгән инде ана күңеле, сизмиме соң' Тәки бер генә малай бе , лән дә житәкләштереп уйнатмадым шул сылу Маһруйбикәне, әй' Әни гә рәхмәт, сабан туена киеп төшәрлек киемнәрне вакытында юнәтеп бирде Мине үзенә гашыйк иттереп тинтерәткән шул Маһруйбикә жнн гән белән тигез гомер иткән көнебез; әй Үз күз ал шнда монысы Юк. аңламас хәзерге яшьләр минем гыйшыкны. диде Габдел- нур. шакмаклы кепкасын кулына алып Анык кыска чәчләре кояшта жемелдәде. Авылча гашыйк булган, диярләр
Сөйлә соң шуны Яшьләргә бер сабак булыр
Аңламаслар Авыл гыйбаты. дип көләрләр Телевизордан кинолар карыйсыңдыр, хәзерге яшь-жилкенчәк өлкәннәргә, картлач, дип кенә жибәрә
Озатырга кергәч, Габделнур. мине читкә чакырып туйда әйтергә теләгән тостының янасын сөйләде..
— Белмим шул, килешерме икән туйда мондый хикәят сөйләү, - дидем мин, Габделнурга кырт кисеп каршы төшәр|.» базмыйча
Менә, менә, әле сиңа моның.мәгънәсе барып житмн. яшьләр аны күптән аңламас. Ә речемнең мәгънәсе мондый нинди генә кыен хәлдә калсагыз да. беркайчан да.беркайчан 4а кешелекле,итегезне жуйма гыз- Габделнур мина кулын селтәде Син дә аңламагач Ярын, юлыгыз уң булсын, дип исәнлек теләп чыгып китте
.Туйга ике көн алдан килделәр алар Габделнур белән ябык бал конда тәмәке көйрәтеп, гадәтчә күп кенә нәрсәләр турында сөйләштек
— Сүз әйтмәскә булдым мин туйда, энекәш, диде ул шундый бер әңгәмәдә - Беләсең килсә, жырлап биергә ниятләдем' Шуңа күрә үз гармунымны алып килдем
Бигрәк шәп!
Җырлыйм! Булдырам мин жырларга Көтү көткәндә бер жәйдә дә әллә ничәмә жыр уйлап чыгардым мин
Яшьләрнең күңеленә сеңеп калыр жырын теләген
Әмма туй көнне Габделнурнын теләге тагын үзгәргән иде
Сөйләмим дә, җырламыйм да Ул көзге каршында күлмәк яка сын рәтли, аның жил ашап каралып, җыерчыклар төшкән йөзен уй бас кан иде. Аркасы белән борылып, яна костюмының тәненә юышлымы утыруын карады. Гәүдәсе таза нык аның, сукса тимер өзәр чагы узмаган әле Балконыгызда көйләп-жырлдп карадым мескен чыга таныш Яшелгә буялуы килешә балконыгызның, әмма барыбер дә жәйге кыр түгел ул, бер адым гына атла аска мәтәләсең Ресторанда да кин
лек булмаячак. Жырлау өчен миңа озын юллар, көтү йөри торган болын-басулар кирәк икән. Минем җырны минем бәхет җире тыңларга тиеш икән, әй, энекәш. Колхоз көтүен алмыйча булмас киләсе җәйдә. Чын, әй. Нигә, көчең җитмәс, дисеңме5 Җитә!— Габделнур көлемсе-рәп куйды — Синең, биштәреңә бәрәңге тутырып, станциягә хәтле шул йөкне күтәреп барып, шәһәрдә ачлытуклы укуың газаплары турында сөйләмәкче, сезнеңчә әйтсәк, авырлыклар каршында баш имәгез, димәкче идем, фикеремлән кире кайттым Яшьлегем төсе итеп, күлмәк җиңенең зәңгәр бизәкле каптырмаларын әле дә саклыйм мин Яшьләргә шуны әйтимме әллә, дигән идем. Кирәкмәс Туй халкыгыз ала-кола Аласы да аңламас, коласы да аңламас, дигәндәй. Бәхет җире турындагы сүземне дә аңламаслар. Бәхет җире Кайда ул? Кешенең күңелендәме, әллә бер инәгә бер сыер тия торган елга аръягындамы? Әмма ки шунысын тәгаен беләм бар ул бәхет җире, һәм һәркем аны үзе табарга тиеш. Синең малаең белән киленеңә дә кагыла бу, шуны белеп тор. Тик бәхет җиренә, энекәш, солдат чактагыча әйтсәк, бүтән кеше куйган ориентир белән барып булмый! Ориентирын да үзең тап. сукмагын да үзең сал!
Габделнурның быел җәен әйткән сүзе кылт итеп исемә төште.
— Кайтма!—дигән иде ул кырыс кына, мин авылга бөтенләйгә кайтып яшәү турында сүз кузгаткач.
Болай кистереп әйтергә аның хакы бар иде. Яшьләргә туйда бәхет җире, ул җирнең серләре турында сөйләргә дә аның хакы зуррак. Чишсен иде Габделнур әнә шул серләрне, малай белән килен дә ишетсен иде аның сүзләрен, сөйләсен иде минем өлкән дустым Габделнур’
Юк. Бәхет җиренә илтә торган юлны күрсәтсен, димим Ләкин аның теләкләрендә шул бәхет җире сукмагының төсмере чагылмыйча калмас иде.
Ашыкмыйк, бераз сабыр итик, туй башланыр чак җитеп килә икән ләбаса...