Логотип Казан Утлары
Роман

БАСЫП САЙРАР ТАЛЫ БАР


са Башка чакта болай гына чыгып качмый идең
Даян үпкә-рәнжү аша елмаерга тырышып калды. Сафия китү ягын карады. •
Өйгә кайтырга, тизрәк ялгыз калырга.
Тар бүлмәсендә ул ишекле-түрле бик озак йөренде, үз-үзенә урын тапмады, нишләгәнен, ни ашап-эчкәнен аңламады. Ниһаять, болай бер ялгызы бәргәләнеп йөрү дә бик авыр була башлады, аңа кем беләндер серләшергә, эчен бушатырга кирәк иде. Ләкин кемгә барып сыенырга? Тәүлекнең иң ямансу һәм авыр чагы — төн уртасы җиткән иде инде.
Сафия, ярдәм эзләгәндәй, як-ягына каранды һәм. стенадагы рәсемгә күзе төшеп, тукталып калды Менә бит. бар бит аның якын кешесе, ничек әле ул оныткан5 Беркая барасы, беркемне борчыйсы юк. Бөтен серләреңне яшермичә сөйләргә була. Хат аша
Ул өстәлдәге китапларны читкәрәк этәрде дә кулына каләм алды.
«Мине бүген күрсәң, син шиксез Ни булды? — дип сорар идең. Вакыйга шул: безнең театрда яңа пьеса укылды Башка берәү моны ишетсә. көләр генә, билгеле: «Харап икән! Сезнең театрда елына ун пьеса укыла торгандыр, эшегез шул ич сезнең!» — дияр. Ләкин син мине аңлар идең. Мондый пьесаны безнең Даян Ризванов кебек драматург гомерендә бер генә яза ала һәм аны сәхнәләштерү бәхете дә режиссер Әнвәр- бәков кебекләргә бер генә тапкыр насыйп була. Андый спектакльдә уйнау да миндәй актрисаның сирәгенә эләгә.
МӘДИНӘ МАЛИКОВА (1935) —прозаик. РСФСРның атказанган культура работнигы. журналистларның X Ямашев исемендәге премиясе лауреаты. «Шәфкать» романы. «Казан каласы — таш кала». «Янар таулдр яктысында» повестьлары һәм башка әсәрләр авторы Казанда яши
9. .К У ■ № 3
у — минем сыналыр чагым. - диде Сафия үз-үзе- нә.— Язмышым, киләчәгем хәл кылыныр вакыт Тик нишли алам соң мин? Кемгә бара алам?.
Тирәсендәгеләр. шаулашып, урыннарыннан кузгала башлагач, ул үзен кулга алырга тырышты: артык дулкынланганыңны сиздерергә ярамый иде Сумкасын актарган булып, ишеккә юнәлде, кемгәдер орынып узды. Даян икән.
. — Сафия, ә син нишләп бер сүз дә әйтмисең?
Сафия тыныч кыланып
— Әйбәт ич...— диде
— Әйбәт кенәмени? Ошатмагансың инде алай
129
Шушы сирәк, бик сирәк очрый торган бәхетне өмет итә минем күңел’ Пьесаның төп герое — хатын-кыз Аның илен дошман яулап алган Рәхим-шәфкать белмәс илбасарлар ир-егетләрне кырып бетергәннәр, башы арба күчәреннән узган балаларны хәтта һәлак иткәннәр. Канга туенган жирдә, хәрабәләр арасында карт-коры, сабыйлар, хатыннар гына калган.
Менә шул хатыннарның берсе залим патшаның үзе белән йөзгә-йөз килеп көрәшкә чыга.
Бу язмыш минем өчен болытлы көнне яктыртып җибәргәндәй итте. Сиңа да ул бик якын тоелыр Яуда һәлак булган әткәңне исеңә төшерер, дошман басып алган жирдә могжиза белән генә исән калган әнкәңнең башыннан кичкәннәрне искәртер. Мин дә үз әткәм-әнкәмне уйладым Алар кичергән дәһшәтләрнең ачысы безнең күңелләргә дә күчкән Минем аны җанландырып. халык алдында бастырып күрсәтәсем, ул булып яшисем килә!
Тик. бирерләрме андый мөмкинлек?
Театрыбызның баш режиссеры ул рольне — Кадимбикә ролен миңа тапшырырмы, әллә башка берәүгәме? Артык дулкынлануымнан нишләргә белмәдем, үзенә барып әйтү җаен таба алмадым, аңа күңелем белән генә ялварам: «Миңа бир Кадимбикәне, миңа!» — дим. Ләкин алай ялваручы бер мин генәмени? Әгәр, бер могжиза булып, шушы төндә Казан каласындагы барлык утлар сүнсә һәм Кадимбикәне уйлап янган йөрәкләр күзгә күренә башласа, шәһәрнең төрле төшләрендә шактый чаткылар шәйләнер иде, мөгаен. Артисткаларның кайсы гына андый роль хакында хыялланмас икән!
Әнвәрбәков үзе дә бу минутларда йоклый алмыйдыр, бу рольне кемгә бирәсен уйлыйдыр Беренче чиратта ул, әлбәттә, иң яраткан актрисасы Исмегөлне күз алдына китерер, аннары Шәфика Абилованы Ә мине, мине уйлармы соң ул?
Шушы соравыма жавап эзләп, син ясаган портретка карыйм. Ул нәкъ өстәл турында, каршымда эленеп тора. Ә нигә режиссер минем хакта уйламаска тиеш әле? Син мине диңгез буендагы бакчада, йөзләгән кеше арасында күреп алган идең бит Хәтерлисеңме? Килдең дә. «Гафу итегез, сез һаман шушы эскәмиядә япа-ялгыз китап укып утырасыз Ә мин артист халкын ялгызлыкны яратмый дип уйлый идем»,— дидең. «Минем артистка икәнемне каян белдегез?» — дип сорадым «Ки- леш-кыяфәтегездән»,- дип жавап бирдең. Аннары портретымны ясарга рөхсәт сорадың.
Менә ул портрет — минем каршымда. Бакча эскәмиясендә утырган кызның йөзенә яфраклар арасыннан иртәнге кояш нуры төшкән Түгәрәк ак йөз. калын иреннәр, кыеклабрак уелган күз кабаклары, зәңгәрсу рәшә белән тоташкан кара чәч бөдрәләре. Сип минем йөземдәге шәрык чалымнарын бик ачык сурәтләгәнсең. Ләкин хикмәт анда түгел Хикмәт шунда: әгәр сиңа ышансаң — мин бәхетле Жәйге иртәне гөлбакчада каршы алган кыз бала үз агачына басып сайраган кош кебек бәхетле!
«Бу кыз Кадимбикәгә охшаганмы?» — дип сорадым мин үз-үземнән. Ә нигә охшамасын ди? Ул, бәлки иленә яу килгәнче, нәкъ менә шушындый булгандыр да.
Ләкин аның батырлыгын тасвирлау өчен миңа башка кыяфәт, башка хисләр, яңа көчләр кирәк булачак
Бармы алар миндә?
«Синең күп нәрсәгә көчең җитә, тик үз мөмкинлекләреңне белмисең бугай әле».— дигән идең син.
Ә миңа үз мөмкинлекләремне белергә генә түгел, күптән файдаланырга кирәк иде инде. Утыз өч яшемне тутырдым бит инде! Утыз өч! Әйтергә генә ансат! Ә үзем теләгән роль уйналмаган, максатка якын да киленмәгән! Әгәр монысында ычкындырсам, тагын кайчан андый мөмкинлек булыр?
Рәсемдә син кулларымны нык, көчле итеп сурәтләгәнсең, һәр иртәне
акробатик күнегүләр ясавым юкка түгел икән. Борынгы заман кызлары хезмәт белән гомер кичергәннәр, аларның һәр хәрәкәте төгәл, ипле булгандыр Ә мин нинди? Язуымнан тукталып, бер-ике сальто ясап алдым әле. Бик җиңел ясадым, үземне коштай хис итәм!
Ул минеке, минеке! Минем моңарчы яшәвем шушы рольне уйнарга әзерлек кенә булгандыр. Син мина «Бәхетле булачаксың».— дигән ♦ идең. Болай гына әйттеңме, әллә белепме? Ә бәлки, син күрәзәчедер. 3 тылсым көчең бардыр? Ул чакта күрсәт бер могҗиза: шушы төндә, шушы з минутта Әнвәрбәковның күңеленә мине китер! Шул ераклыктан, телепа- < тия көче белән аның зиһененә тәэсир ит! Мине уйласын ул, Кадим- а. бикә ролендә мине күз алдына китерсен!
Безнең халыкта нәзер әйтү дигән сүз бар. Бу теләгем чынга ашса, < фәлән кешегә фәләнчә яхшылык кылыр идем дип, үз-үзеңә вәгъдә бирүне = аңлата ул. Мин дә бүген нәзер әйтәм: әгәр Кадимбикәне миңа бирсә- 5 ләр, авылыңа барып, аны синең үзең өчен генә уйнап күрсәтер идем | Тик изге теләктә генә тор <
Шушы сәгатьтә, безнең арабызда меңнәрчә чакрым караңгылык “ булып яткан салкын төн аша. киң далалар, тирән дәрьялар, тынгысыз ут- I ларын җемелдәткән зур калалар, шомлы урманнар аша мин сиңа бер = кемгә әйтеп булмый торган иң яшерен хыялларымны ышанып тапшырам < Бу кичтә сүз кушарлык якын кешем юк бүтән Бу кичтә мин әкрен генә s син өйрәткән җырны көйләп юанам, шулай үз күңелемне үзем күтә- х рергә тырышам Югыйсә иртәгәге көнне көтү газапларына түзә алмас = идем. Дөньяда яшәвең өчен дә мең рәхмәт сиңа, безне очраштырып, ф шушы хатны язарга мөмкинлек биргән өчен мең рәхмәт язмышка . » '
Сафия, хатны бөкләп, авнаконвертка салды да адрес язып, пальто җиңнәрен кия-кия, урамга атылып чыкты. Тышкы ишекне ачуга, кара көзнең ачы җиле тынны куырды. Ул якасын күтәреп, пальто чабуларын үзенә кысты. Шыксыз дөньяда күз кунарлык берәр ямьле тап эзләп, күккә карады Анда, биектә йолдызлар, шәһәр утларыннан читләшеп, ерагайганнар, болыт пәрдәсе аша көчсез, кыюсыз гына карый, гүяки алар да салкын җилдән калтырана иде. Аларның хәлсезлеге Сафияне кинәт аңына китерде. «Изге теләктә тор», имеш! Бу хат кайчан барып җитә бит әле! Аңарчы Кадимбикәнең язмышы әллә кайчан хәл кылынган булачак инде!
Бу уй Сафиянең җанына көз салкыны булып үтеп керде, башны идерде, җанны куырды. Ул ишегалды аша үтте дә рәшәткәле тимер капкадан урамга чыкты, конвертны чаттагы почта тартмасына салды. Тарт ма боздай салкын иде.
2
Даян, тәрәзә пәрдәләрен ике якка ачып, тышка карады. Урамда кара көз Усал җил әллә кайлардан ажгырып килә дә. шәрәләнеп, каралып калган агач ботакларындагы соңгы яфракларны йолкып алып, сәбәпсез ачу белән орып-бәреп алып китә. Багана башларыннан төшкән яктылык түгәрәгеннән очып үткәндә, ул яфраклар аеруча кызганыч булып күренә. Әле кайчан гына алар тирә-юньгә — ямь, күзләргә һәм күңелләргә — ял. эссе чакларда җиләслек һәм күләгә биреп торалар иде Жанлы, җылы иде алар Ничек шул кадәр танымаслык булып үзгәрә ала икән бу тереклек? Аның иң ахыргы үзгәрешләре нилектән шушы кадәр кызганыч һәм, әйтергә кирәк, ямьсез була икән? Нилектән?
Дөньяда көзге төн һәм ачы җил берләшеп алганнар да барча тереклек ияләре өстеннән рәхимсез хакимлекләрен урнаштырганнар иде кебек Аларның шәфкатьсезлегеинән сыкранып чайкалган агачларның сагышлы шавы, ике кат пыяла аша саркып, күңелгә сеңә иде сыман Даян, җанына ял эзләп, карашын каршы йортның тәрәзәләренә төбәде Аларның кайсыннан зәңгәрсу, кайсыннан алсу яктылык бөркелә. Ул
тәрәзәләрне каплаган пәрдәләр артында җылыдыр, ямьледер. Язмыш дигәнең андагы кешеләрнең һәммәсе күңеленә сөенеч очкыннарын һәм хәсрәт ялкыннарын төрлечә өсти торып, һәр җанны үзенә генә хас утларда яндырадыр. Кемнәр яши анда, нишли алар бу минутта, ни уйлый, ни кичерә? һәр кешенең башыннан мең әсәргә җитәрлек хәлләр кичә, дип кабатларга ярата Даян Тик аларны тотып ала белергә, сәнгатьтә талантлы итеп күрсәтергә генә кирәк. Менә хәзер дә. аның уенча, каршы йортның тәрәзә пәрдәләре артында язучы өчен бетмәс-төкәнмәс хәзинә ята, тик аларны алып кына булмый...
— Әнә, безнең Исмегөлне күрсәтәләр.
Гайшәнең бу сүзләре Даянны сискәндереп, уйларыннан айнытып җибәрде Хатынының тавышында, елмаю астында яшерен көнләшү чагылып узды Даян, йомшак келәмгә тавышсыз гына басып, бүлмә уртасына чигенде. Почмактагы телевизордан аның йөрәк ярасы карап тора иде.
Менә ул, Исмегөл Солтанбаева. чакырганны да көтеп тормады, якты елмаеп, өйгә килде дә керде. Даяннарга гына түгел, миллионнарча кешеләрнең каршына кереп басты ул. Мәскәүдә әле генә тәмамланган яшь талантлар конкурсында өч артист җиңеп чыккан икән, ике егет һәм безнең Исмегөл. «Матур үзең, үтә сүзең. СССРда бер үзең»...— дигән җыр килде Даянның күңеленә, йөрәккә көз, төн һәм зәһәр җил салган авыр хисне пыяладан балкыган елмаюы белән генә дә юып алды Исмегөл.
Бөтенсоюз телевидениесе хәбәрчесе көйле, йомшак тавыш белән җиңүчеләрнең һәркайсыннан берәр генә сорауга җавап бирүләрен үтенде.
— Нинди роль уйнау турында хыялланасыз? — диде ул һәм микрофонын кызның нәфис иреннәренә китереп терәде. Исмегөлнең күзләрен һәм тешләрен балкытып елмаюында артистларга хас бераз чытлыклану сизелә, шул ук вакытта бөтен кыяфәтенә балаларча куану, дулкынлану да бәреп чыккан иде. «Я алла, бирсәң дә бирерсең икән бер кешегә шушы хәтле байлыкны!» Бу кызны күргән саен Даян шуңа гаҗәпләнә һәм аңа карап туймый иде Исмегөлнең йөзендә Чыңгыз Әхмәрев картиналарындагы нәфислек, рухи нечкәлек бар. Нәфислек үрнәген күрәсегез килсә, театрга барып, актриса Солтанбаеваны карагыз. Анда аңа һәркем рәхәтләнеп, кинәнеп, керфеген дә какмыйча сәгатьләр буе карап утыра ала. Тик Даян гына, аны күрүгә, күзе чагылгандай, керфекләрен түбән төшерә, чөнки карашындагы утны башкалар сизәр дип курка, үз-үзеннән дә ояла. Чыннан да. яше кырыктан узган, мыегына беренче кырау төшкән. корсагы бил каешыннан ике яклап бүселеп чыга башлаган, күңеленә шактый елларның тузаны сарган ирнең яшь сылуга мөкиббән китеп. авыз суын корытып йөрүеннән дә мәзәк нәрсә бар микән бу дөньяда? Ул әле менә хәзер телевизорга да иркенләп, туры итеп карарга кыенсына, күзләрен кысып басып тора
— Минем хыялым — яшь замандашыбызның тулы канлы образын тудыру,— дип җавап бирде Исмегөл хәбәрченең соравына.
Даян, тамагына көнбагыш кабыгы утыргандай, йөткергәләп куйды, күзләрен чет-чет йомгалады. Тезелеп киткән энҗе тешләр арасыннан, пешеп торган иреннәрдән дә шундый тапталган, күп артистлар авызында иләнеп, искереп беткән сүзләр чыгар икән!
Гайшә, шул кирәк сиңа дигәндәй, ирен үчекләп елмаеп тора иде. Кеше сүзсез елмаю белән генә дә туксан тугыз төрле фикер әйтә ала. диләр Булыр-булыр, Гайшә кебекләрнең елмаюы йөз төрледән дә артып китәдер әле.
Даян, зәңгәр спорт чалбары кесәсеннән кулъяулык алып, зур кара кысалы күзлегенең пыялаларын сөртеп маташты Күзлеген салса, ул үзен кешеләрдән читләшкәндәй, ялгыз калгандайрак хис итә, хәтта тавышларны да гүяки ерактанрак ишетә иде Шунлыктан ул янәшәсендәге хатынының бераз гына ясалмарак тавыш белән әйткән сүзләрен аңламый чарак торды. Аннары сискәнгәндәй итеп:
— Ә, нәрсә? — дип сорады.
— Әмир белән сөйләткәнсездер бит инде.
Гайшә моны, барын да яхшы беләм, болай гына сорыйм, дигәндәй хәйләкәр елмаеп әйтте
— Ишетеп тордың бит ни сөйләшкәнне. Ярый, яхшы, куярбыз, диде.
Башка вакытларда. Даянның яңа пьесасын укып чыкканнан соң. Әмир баскан урынында тик тора алмыйча таптангалый, кулларын угалый торган иде Бу юлы алай итмәде итүен, таптанмады, кулларын угаламады Аның тыныч кына уйга чумып басып торуы Даянның эченә бераз пошаман салган иде салуын. Тик драматург үз күңеленнән шик кортын тизрәк куарга тырышты; кайсы гына автор, шуңа карап кына, әсәрендә кимчелек барын таныр икән? Язучының һәр язганы үзенә даһи әсәр булып тоела, тик укучы гына моны куп очракта аңлап бетерми
Даян, күзлеген киеп, хатынының йөзенә текәлеп карады. Гайшә, аның карашыннан кыенсынгандай, какча яңакларыннан шома чәчен колак артына җыйды. Аның бармаклары озын, нәфис иде.
— Син анда Кадимбикә турында үз фикереңне әйткәнсеңдер инде? — дип сорады ул җиңелчә генә
— Әмирнең холкын үзең беләсең, ул миңа соңгысында: «Синең үз эшең, минем үз эшем, кысылып йөрмә»,— дип кырт кисте. Тегеләй ит тә. болай ит, дип күрсәтмә биреп йөрттерергә, баш режиссер ул сиңа мальчишка түгел!
Гомерендә көнләшмәгән, көнләшүне культурасызлык дип санаган укытучы Гайшә унбиш ел бергә гомер сөргән ирен яшь бер актрисадан көнли башлаган иде. Ул моны сиздермәскә тырыша Солтапбаева фамилиясен ишетүдән курка, шул ук вакытта дөреслекне белми дә түзә алмый иде
— Рольләргә артистлар сайлап та нервы бозар хәл юк инде. — Хатынының тар иңенә кулын салган Даян Гайшәнең калтыранганын тоеп алгач: — Үз эшем дә муеннан,— дип өстәде.
— Үзгәрдең син, үзгәрдең! — Гайшә учлары белән яңакларын кысты — Элекке пьесаларыңны ничек яза идең дә монысын ничек яздың, ә? Элеккеләренә минем күпме сүзне кертә идең, һәр жөмләңне миңа ничә кат кычкырып укып кына чыга идең! Ә бу юлы гәүдәң генә өйдә утырды, күңелең әллә кайларда йөрде. Бүлмәңә ялгыш кына барып керсәм дә, язганнарыңны каплап куясың, өйдән чыкканда, өстәл тартмаларыңны бикли торган иттең!
Чыннан да, пьесасын язган ике ай эчендә хатыны белән сөйләштеме соң әле Даян? Бу уй аның үзенә дә сәер тоелды, ул. башын чайкап, үзалдына елмайды да, борылып, кече бүлмәгә кереп китте
Аның эш бүлмәсенә килеп кергән һәркем иң элек бер як стенаны тоташ биләп торган киштәләргә карый. Бу китапны каян алдың да тегесен ничек кулга төшердең? — дип сорый күбесе. Ә менә тәрәзә буендагы язу өстәленә һәм андагы яшел эшләпәле лампага берәүнең дә исе киткәне юк әле. Хәлбуки гаҗәеп өстәл ул. Андагы лампа Галәветдиннең тылсымлы лампасыннан могҗизалырак көчкә ия. Аларга якынайгач ук, Даянның йөзе үзгәрә. Менә ул урындыгын җайлабрак куйды, күкрәген өстәл кырыена терәп утырды, өстәл тартмасыннан чиста кәгазь бите алып, яктылык түгәрәгенә куйды Шул ук тартмадан кара тутырылган автомат ручка чыгарды. Барча халык шариклы ручкалар белән мавыккан бу заманда бер аңа гына сыгылмалы корыч каләм аша уйлар, хисләр кәгазьгә җиңелрәк күчә кебек тоела
Ул ашыгып яза башлады, ләкин шунда ук киң селтәнү белән язганнарын сызып ташлады Күңелдә нидер кайный, тик аның кайнарлыгы каләм аша кәгазьгә күчә алмый, бу агым юлында, чишмә юлын буган таш шикелле, нәрсәдер ята иде.
Даян тураеп утырды, карашын бүлмәнең күләгәле почмагына төбәде. Вак бизәкле яшькелт обой почмак турында түшәмнән идәнгәчә яры
лып купкан иде. Ничә тапкыр сыладылар инде, ләкин атна үтүгә ярык элекке эзеннән тагын сызыла да чыга Бу квартир йортның ниндидер җөенә туры килгән, имеш. Таш диварларның да төзәлмәс яралары була икән, инде адәм баласы турында ни әйтмәк кирәк? Даян йөрәгендә дә бар шундый җәрәхәт һәм ул һаман сызлап тора.
Димәк ки. СССРда бер чибәр һәм талантлы актриса Солтанбаева- нын замандаш образын тудырасы килә икән. Ә соң син, сеңелкәш. нинди роль уйнап шулай беренчелекне алдың да, кем аркасында балкып, телевизорга чыктың әле? Чибәрләр күп ул дөньяда, ләкин безнең заманда бу кадәрле күтәрелү өчен, мондый дан казану өчен, чибәрлек кенә җитми шул Күтәрелер өчен бик нык һәм биек баскыч кирәк. Менә шушы күзлекле ахмак Даян абыең, шушы кадәр көч түгеп, үзенең йөрәк хисләрен, бөтен уйлаганнарын синең аягың астына баскыч итеп куймаса. ил сәхнәсенә ничек менәр идең дә кем сине мактар иде? Шушы карт исәр юктан бар иткән образларны уйнап, бөтен илдә макталасың түгелме? Ә бүгенге сүзне әйткәндә, аның күңеленә каты тияр бу. дигән уй килмәдемени яшь башына? Әллә акылың үсеп җитмәү бәласеме бу?
Хәер, бер караганда, шулай булуың хәерлерәк тә. Ашыкма, тормыш абзаң үз вакыты белән бик шәпләп, шап иттереп акылга утыртып куя ул. Артык акыллы булу — картаю билгесе. Яшьлек, чибәрлек барысын да кичертә, шундый ахмак һәм авыр сүзләр әйткәндә дә йөрәккә бик якын шул син. Исмегөл...
Ә шулай да. нигә әле син бүгенге көн кешесен уйнау гына заманга муафыйк дип уйлыйсың? Ә Каднмбикә? Сиңа булган мәхәббәтемнән яралган Кадимбикәне кая куясың?
Даян өстәл тартмасыннан пьесасы кулъязмасын алды һәм аны. бәлки, менә меңенче тапкырдыр, укырга тотынды:
«Каты бәрелештән соң тынып калган яу кыры Төн. Еракта, анда-санда янган учакларның уты күренә Түрдә зур ак чатыр шәйләнә. Алгы планда, акта рылган җир өстендә, ватылган, җимерелгән сугыш кораллары ауный. Караңгы . лыктан ике хатын шәүләсе аерылып, алгы планга якынлаша
Сабира Әйдә, арырак барыйк әле. Каднмбикә Аннан да карап килик. Бәлки, синең Нариманың шунда ятадыр Табып алып, кадерләп, анын да гәүдәсен жир куйынына урнаштырыйк
К а д и м б н к ә. Өч нарасыемны, өч улымны җирләдем инде мин бүген.
Сабира Нихәл итмәк кирәк, бу җиһанда безгә тапшырылган соңгы бурыч шулдыр, күрәсен Газизләребезнең каберләрен күз яшьләре белән сугарырга да үзебезгә, хәсрәтләрдән кибеп корып, әкренләп туфрак булырга язгандыр.
К а д и м б и к ә Әкренләп туфрак булырга?
Са б и р а. Дошман җиңде, ирләребез һәлак булды, балаларыбыз үтерелде Безгә бу дөньяда яшәүнең бер мәгънәсе дә калмады.
Кадимбикә.Ләкин без исән бит
С а б м р а Ил һәлак булгач, безнең исән калуда ни мәгънә! Каднмбикә Кил әле монда. Сабира!
Сабира Мин монда, яныңда бит инде.
Кад имбикә.Ә син якынрак кил' Чөнки ерактан күрмисең, тоймыйсың, ахры сы!
Сабира Нәрсәне, Кадимбикә?
Кадимбикә Син бернәрсә дә күрмисеңме?
Сабира Мин һәлакәт кенә күрәм. Кадимбикә.
Кадимбикә Алайса дошман тәмам морадына ирешкән икән Ул сине, исән калган кешене дә сукырайткан икән!
Сабира Минем күзләрем артык күпне күрә. Кадимбикә.
Каднмбикә.Ә син артык күпне күрмә Син дошман күрсәтергә теләгәнне күрәсең.
Сабира Тагын нәрсә күреп була соң бу далада? Бу мәхшәрдә?
Кадимбикә.Ә син миңа кара
Сабира Карыйм.
Кадимбикә Кара минем йөземә, күзләремә. Мин яшь. мин көчле Минем йөрәгемдә шундый утлар яна ки. алар янында бу учаклар бер
очкын гына, Сабира. Эчемдә мондый ялкын дөрләгәндә, мин әкренләп туфракка әйләнә алмыйм! Юк, дошман монысын бушка өмет итә! Ул күпкә иреште, ләкин миндәге ялкынның үзеннән-үзе сүрелүенә ирешә алмас Анысы — булмас!»
Бу юлларга җиткәч, Даян тирәсендәге мохит кинәт үзгәргәндәй булды. Яшел эшләпәле лампадан коңгырт өстәлгә төшкән яктылык түгәрәге ф киңәйде, тоныкланды, анда иркен һәм шомлы дала шәйләнә башлады, * Аның уртасыннан ике хатын калкып чыкты Даян, тетрәнеп, аларның 10 бәхәсен тыңлый башлады. *
«Сабира Минем күзләремә нур чаткысы үтеп керерлек түгел инде, Кадим- £ бикә Аякларымның ничек атлаганын да тоймыйм Ирләребез, < балаларыбыз үтерелгәндә, безнең дә җаннар алынды Безнең = өчен бу төн мәңге үтмәс, кояш мәңге чыкмас Кадимбнкә. Ач күзләреңне, Сабира Үз өметең югалса, минем өметем сиңа != нур чәчсен! w
Сабира. Нинди өмет? Нәрсәгә өмет!1 £
Кадимбнкә Минем Нариманым исән, Сабира Сабира Акылыңа кил, Кадимбнкә! Бу сугышта меңнәр ятып калды. »
Кадимбнкә Кара минем йөземә Сизәсеңме җанымның ничек сызлаганын’ ° Бер күңел генә бу кадәр сызлый алмас иде Минем газапларыма х аның сызланулары килеп өстәлә, Сабира Ул исән, ул сызлана! Мин аны табарга тиеш' s
Сабира Син аны каян эзләмәкче буласын? го
Кадимбнкә Минем юлым әнә шуннан башланыр Сабира Анда дошман явы, залим Хаким. Безне җиңүләрен бәйрәм итәләр.
Аларның канга сусавы басылмаган әле, Кадимбнкә! Алар күзенә » чалынудан курык! s
Кадимбнкә. Бу — минем үз җирем Мин монда качып-посып йөрергә күнекмәгән Мин барам, юлым туры булыр»
«Шулай, шулай, туры тот сыныңны, Кадимбнкә»,— дип, эчтән аны хуплады Даян. Кадимбнкә гаҗәп дәрәҗәдә Исмегөлгә охшаган иде. Даян кинәнеп көлемсерәде: «Ә. шулаймы? Синең, чалбар киеп, машиналар арасында ыгы-зыгы килгән заман чытлыгын уйныйсың килә идеме? Ә менә мин сине теләсә кайсы илгә, теләсә кайсы заманга күчереп куям да. ничек телим, шулай яшәтәм. Телим икән — бәхет диңгезендә йөздерәм, телим икән — михнәт чиктерәм. Сине хан кызы ясау да, ярлы баласы итү дә минем ихтыярда, беләсең килсә! Бу дөньяда кайсы гашыйкның мәгъшукасы язмышын шушы рәвешле үз кулында тотканы, үзенчә генә яшәткәне һәм үз сүзен генә сөйләтә алганы бар? Ә менә мин синең һәр адымыңа, һәр сүзеңә хуҗа. Өстәлемдә сине теләсә ничек биетәм, һәм син сәхнәдә дә шулай биергә тиеш булачаксың!»
Даян үз кодрәтенә үзе хәйран калган иде.
3
«Театрның баш режиссеры иптәш Әмир Әнвәрбәковка Татарстанның халык артисткасы Шәфика Абиловадан гариза
Иптәш Әнвәрбәков! Әмир! Сүземне яныңа кереп кенә сөйләр идем дә, мине тыңлап бетерергә вакытың да, сабырлыгың да җитмәс, дип куркам. Синең белән, эчне бушатып, рәхәтләнеп сөйләшеп утырырлыкмы соң! Ул өстәлендәге ару-талуны белмәс телефоның, ул туктаусыз кереп-чыгып торган халык, үзеңнең дә баскан урыныңда, тик тора белми, әрле-бирле таптануың! Ачыктан-ачык сөйләшергә күп тапкырлар талпынып карадым инде — булмады. Син бит соңгы вакытта үзең генә сөйләргә ярата башладың, кеше сүзен теләсәң ишетәсең, теләмәсәң юк Кайчак мин әй- тәм, әллә соң бу кешенең колагына сүзләрне сортларга гына бүлеп үткәрә торган берәр төрле электрон җайланма куелды микән, дим. Соңгы вакытта шундыйрак җайланма күзләреңдә дә бар шикелле тоела башлады. Чөнки кеше аеру күзләреңдә дә сизелә — теләсәң күрәсең кешене, теләмәсәң юк Шулай итеп, мин синең өчен күзгә күренмәс, сүзе ишетелмәс бер күләгәгә әйләндем бугай инде».
Бу сүзләрне укыгач, Әмир, авыр көрсенеп, утырган урындыгын шыгырдатып, боргаланып куйды. Уф! Моңа хәтле җыен тозсыз сүзне күзгә карап сөйләп теңкәгә тияләр иде, хәзер инде кәгазьгә язып, шуны укытып бәгырьгә төшә башладылар.
«Әмма йөрәк түрендә кайнаганны йотып калыр хәлем юк. Шуңа күрә әйтәсе килгәнемне гариза рәвешендә язып бирергә булдым Минем үземнән мең сылтау табып кача аласың син. ләкин җитәкче буларак, үз кул астыңда эшләүче кешенең язма рәвештә бирелгән гаризасын укымыйча, тикшермичә, җавап бирмичә кала алмыйсың».
Әмир, врачта теш суырткан кеше кебек, йөзен җыерды. Дөньяның рәтен белми, дигән булалар тагын бу Абилованы. Жаен тапкан бит менә, укымый булмый! Кабинетта чакта вакыт тимәде, инде менә өйгә кайткач, телевизор карыйсы, я инде, һич булмаса, Гыйззәт Бикашннның күптән көтә торган яңа пьесасы белән танышасы урында, шушы мәгънәсез «гариза»ны укып, эч пошырып утыр менә! Әмир аның ни теләгәнен белмәс. ди микән, нәрсәгә шушы хәтле озын итеп язгандыр «Баш рольне миңа бир!» — дип дүрт сүз белән язса да бик җитә иде бит инде.
«Хикмәт шунда: мин Кадимбикәне күреп беләм...»
Әмирнең урындыгы тагын шыгырдады. Әһә! Шәфиканең дә Кадимбикәне уйныйсы килә икән. Актрисаларның шул Кадимбикәгә авыз суы корытып йөрүеннән үк тә күренә инде театрдагы кадрларның үсеш дәрәҗәсе. Тапканнар. «Борын-борын заманда, кәҗә команда, саескан сотник. үрдәк урәтник булган заманда, илне дошман явы басып алган», ди имеш. Чын сәхнә әсәре шулай башланамыни? Ул илне һәм чорны кайсы чыганаклардан өйрәнергә? Ул вакыйгалар тарихта нинди эз калдырган да хәзерге заман кешеләренең язмышына нинди йогынты ясаган? Берсе дә ачык түгел. Ә ансыз чын спектакль куеп буламыни? Баштанаяк ниндидер ясалма пафос белән тулган әсәр бу, бөтен нәрсә маңгайга бәреп әйтелә Тамашачыга бер җиңеләеп көлеп алырлык, җанны ял иттерерлек күренешләре дә юк бит ичмасам Режиссер Әнвәрбәков үзе туйганчы көлдерә һәм шул көлү аша уйландыра торган сатирик әсәрләр куярга ярата Кызганыч ки. андый үткен пьесалйр язарга көчләре җитми шул хәзерге драматургларның!
Әмир фикеренчә. «Кадимбикә» Даянның соңгы елларда язылган әсәрләреннән иң йомшагы иде. Репертуарга эчтән сыкранып кына кертә аны Әмир, актрисаларның яше-карты бу хәтле шашынасын белгән булса, кертмәгән дә булыр иде.
«Хикмәт шунда: мин Кадимбикәне бик яхшы беләм,—дип укуын дәвам итте ул — Кадимбикә яшьрәк чакта ак йөзле, дулкынланып торган сары чәчле, сыгылма гәүдәле, ифрат пластичный хатын иде. Боларны укыгач. Шәфика үзен яза. дип уйлый күрмә тагын. Кадимбикә биленә төшеп торган толымлы иде һәм ул Мөкәррәмә исемле.
Кешенең асыл сыйфатлары, язмышының хәтәр сынаулары килгәндә, бик ачык күренә. Әйтик, без такыр юлдан җай гына барганда, кинәт аяк астында җир убыла, ди. Шунда күбебез, куркып, артка чигенә, ә арадан берәү туктап калмый, алга талпынып, чокырны сикереп үтә. артыннан бау суза, аннары басма сала «Менә бит син нинди батыр икәнсең, моңарчы без генә белмәгән».— дибез без. ул салган басмадан сакланып кына чыкканда.
Ил тыныч яшәгәндә. Кадимбикә дә. мөгаен, гади генә кыз булып күренер иде. шулай бит? Иленә яу килмәсә, аның тәвәккәллеген кем белер иде?
Бер атлы, унике балалы гаиләдә дүртенче кыз булып үсеп килгән Мөкәррәмәне дә язмыш шундый кискен борылыш чорында — Гражданнар сугышы зилзиләсендә сыный.
Мин аның тормышын, сәхнә күренешләре кебек, өзек-өзек вакый
галар рәвешендә күз алдыма китерәм Хәер, безнең яшәешнен чын мәгънәсен гомумән кон итүебез түгел, ә бәлки тормышыбызда кискен хәлләр килеп чыкканда, \з-үзебезнс ничек тотуыбыз билгели дә бит инде. Менә ул. уналты яшьлек кыз. иңенә көянтә асып, җәйге таңда текә ярдан елгага су алырга төшеп килә. Күп әсәрләрдә тасвирланган, җырларда җырланган, һәркемгә таныш картина: алсу таң. чыклы үлән, томанлы су ♦ өсте, талларга басып сайраган сандугач тавышы, һәм яшь. чибәр кыз. ' Шунда кинәт таллар арасыннан кыз каршына берәү килеп чыга Өсте- з башы пычранган, чәче-башы тузган, караңгы чырайлы адәм бу. Як-ягына < куркынып карана, бик мыштым гына килә. Нишләр иде шунда башка бер о. кыз булса? Чәрелдәп кычкырып җибәрер иде дә. көянтә-чиләкләрен таш- | лап. кире үргә йөгереп менеп китәр иде. Без бит элекке заман кызларын < басынкы, изелгән, куркак һәм җебегән итеп күз алдына китерергә күнек- с кәнбез Батырларының да кыюлыгы ирләре белән әрепләшүдән узмый f Син үзең дә андыйларны сәхнәгә күп чыгардың. Шулай бит? Хәлбуки.
татар кызлары без тасвирлаган төсле генә булмаган һич юк. Мин аны < Мөккәррәмәдән генә дә беләм. Ул башка яшьтәшләре белән бергә = абыстайга йөреп, укырга өйрәнгән, әтисеннән кача-поса булса да рус мәк- х тәбендә дә дәресләр тыңлаган Куаклар арасыннан куркыныч кыяфәтле = кеше килеп чыккач, ул каушап калмый, сабыр гына аның сүзен көтә. < <Сеңелкәй, зинһар, мине берәр җиргә качырсана! Аклар тотып алса, s мине үтерәчәкләр!» — ди теге кеше.
Хәзер сөйләгәндә бик ансат тоела бу. Ләкин аклар кулындагы = шәһәрчектә кызылармиячене чормада яшереп тотуның, шуннан соң аны ,-с урманга, партизаннар янына качыруның, аннары партизаннар биргән ' акчага базардан азык-төлек алып урманга илтүнең никадәр батырлык таләп иткәнен күз алдына китерү дә кыен. Әгәр бу эшне белеп алсалар. унике балалы гаиләдән беркем исән калмас иде бит.
Әлбәттә инде. Мөкәррәмә боларны бик яшерен эшләргә тырышкан, ләкин ата кешенең күңеленә берәр шик кергәндер, ахрысы. Ул кызын тизрәк урнаштырырга ниятли — муллага икенче хатынлыкка бирергә риза була Аны да аңларга кирәк: ата кеше буларак, газиз баласына яхшылык тели бит ул. заманы шундый, абыстай булып яшәү, аныңча хатын-кыз өчен бәхетнең иң зурысы Мөкәррәмә урынында башка берәү булса, елар-елар иде дә, язмышына буйсынмый булдыра алмас иде. Аңа нибары уналты гына яшь бит әле. нибары уналты!
Ләкин Мөкәррәмә — бара торган юлы кинәт өзелгәнен күрүгә чигенә торганнардан түгел, упкын аша сикерә торганнардан: ул партизаннар отрядына бөтенләйгә качып китә.
Мин. аның гомерен сәхнә күренешләре рәвешендә күз алдыма китерәм. дидем. Бу — сүз өчен генә әйтелмәде. Мөкәррәмәнең гомере чыннан да сәхнәдә узды Мең үлемнән могҗиза белән генә исән калган ач-ялангач сугышчылар концертларны, спектакльләрне бик яратып карый торган булганнар, тамашадан үзләренә юаныч тапканнар Театр ул — рухи икмәк, ач яшәп булмаган шикелле, театрсыз да яшәп булмый. Мөкәррәмә шул рухи икмәкне булдыруга катнашкан, концертларда җыр- лап-бнеп йөргән
Партизан отряды Шамил Усманов полкына килеп кушылгач, профессиональ театр труппасы булдырырга карар кылынган Мине тагын шул нәрсә гаҗәпләндерә һәм сокландыра: ул чакта ук Кызыл Армиядә театр дөньясын яхшы белгән, әзерлекле, хәтта гыйлемле кешеләр булган икән. Труппага кем теләсә шуны җыймаганнар, ә бәлки тикшереп, сә- ләтлеләрне генә алганнар
Менә минем күз алдымда тагын бер күренеш җанлана: ярлы җиһазлы авыл өе. түрдә кызыл постау ябылган өстәл. Аның артында эскәмиядә гимнастерка кигән, түшләренә аркылы-торкылы каешлар буган, кырыс, ябык һәм сабырсыз егетләр утыра. Бу — хәзергечә әйткәндә, жюри Менә алар каршына галифе чалбарлы кыз кереп баса Шигырен
тыңлагач, аңа болай диләр «Шушы минутта бүлмәдә ут чыкты, ди. Син нишләр идең?» Этюдның ни икәнен ул чакта Мөкәррәмә белдеме икән, юкмы, ләкин ул аны-моны уйлап тормый: «Пожар, пожар!» —дип кычкыра да, өстәлдән постауны сыдырып алып ябына һәм эскәмиягә сикереп менеп, тәрәзәгә китереп тибә. Тышкы яктан кызыл гаскәриләрнең куркынышкан йөзләре күренә. «Булды, җитте! Төш аннан! — ди жюри кызга — Без сине театр труппасына кабул итәбез» — «Ә кая соң ул?» — «Хәзергә тылда».— «Ә сез кайда буласыз?» — «Безнең бурыч бер инде, акларны куу».— «Ә шулаймы? Сез акларны куасыз, мин тылда каламмы? Юк инде, алай булмый, мин сездән калмыйм Куркак икән бу, дияр идегез бугай».
Шуннан соң тагын бер күренеш: кичке эңгердә -зур бер авыл урамы буйлап Мөкәррәмә бара — аның каршына яшь кенә бер егет — Шамил Усмановның адъютанты килә «Тимеркүкне күрмәдеңме?» — дип сорый ул кыздан Тимеркүк—комиссарның аты «Югалттыңмыни?» — дип сорауга сорау белән жавап бирә Мөкәррәмә. «Авыл очында гына калдырган идем, тышавын өзгәндер инде, бөтенләй юкка чыккан» — «Хәзер табып китерәм мин аны сиңа»,— ди Мөкәррәмә. «Каян?» — «Даладан» — «Берүзеңме? Юк инде, барсак икәү барабыз».— «Синнән кача бит ул! Яратса, яныңнан китмәс иде әле».— «Юк,барыбер үзеңне генә җибәрмим. Аклар очрап куйса » — «Әйтеп торам ич, син булсаң, якын килми ул. дим» Мөкәррәмә бахбайларның холкын белә, чөнки алдан әйтеп үткән идем бит инде, ул атлы гаиләдә үскән кыз, абыйлары булмагач, әтисенә атны гел ул карашкан була «Син мине монда гына көтеп тор,— ди ул егеткә — Мин атны табып кайтыйм. Аннары аннары мин сиңа бит очымнан пәп иттерермен...»
Шундый вәгъдә бирә ул бирүен егеткә, әмма мин үзем аның кемнән дә булса үптергәнен һич күз алдыма китерә алмыйм Чөнки, еллар буе ир-ат арасында айкалуына карамастан, ул асылда гажәп беркатлы һәм керсез күңелле булып кала бирә. Паровоз мичләренә кипкән балык ягып, тәрәзәсез-ишексез вагоннарда Урта Азия басмачыларын тар-мар итәргә барган чакларда, күп төннәрне еңегләр белән янәшә, идәндә йокларга туры килә аңа Андый вакытта кыз ике арага шинелен төреп сала, чөнки егетләрнең сулышы тиюдән курка. Ул, егетләрнең сулышыннан да буйга узалар икән, дип, каяндыр ишеткән була һәм шуңа чын-чынлап ышана Хәзерге заманда, ир-ат арасында күп айкалган хатын-кыз тупаслана, нәфислеген югалта, дип сөйлиләр. Мөкәррәмә кебекләр сафлык- садәлекләрен ничек саклый алды икән соң?
Ә Тимеркүкне даладан табып алып кайта ул. Бу хәлләр комиссарга мәгълүм була, һәм кыз, батырлыгы өчен, бер чалбарлык кызыл постау белән бүләкләнә.
Нинди генә фажигалар кичерсә дә, күңеле катыланмый торган кешеләр бар дөньяда Кадимбикәне мин шундый итеп күз алдыма китерәм. Мөкәррәмә дә шундый. Ниләр генә кичерергә туры килми аңа! Бандитларның көтелмәгән һөҗүмнәре, басмачыларның кулларына төшкән кызыл гаскәриләрнең башдарын кисеп, кылычка күтәреп, күз алдында чабып йөрүләре, Бохарада оешкан беренче театр труппасындагы беренче артистканы үтерүләре Шул һәлакәттән соң театрга Мөкәррәмә килә һәм ул анда шактый вакыт бердәнбер хатын-кыз була.
Менә мин күзләремне йомам да борынгы Бохараның зиннәтле сарайларын. күккә үрелгән нечкә-нәфис манараларын күргәндәй булам. Шул сарайларның иң зурысы һәм бизәклесе эчендә йөргән кызыл чалбарлы, сары толымлы яшь бер кызны чалымлыйм Мондый күренешнең бер әкияттә дә тасвирланганы юк әле.
«Нигә сарай эчендә»,—диярсең. Ул чакта Бохара әмире, барча хатыннарын алып, илдән чыгып киткән булган инде. Ул киткән ә хәзинәләре, тиешенчә рәсмиләштерелеп, дәүләткә тапшырылмаган әле Вәкаләтле кешеләр килеп җиткәнче, хан сараен һәм андагы байлыкларны 138
бик ныклап сакларга кирәк икән «Синнән дә ышанычлырак кеше булмас», - днп. хәзинәләр тулы бер бүлмәнең, ачкычын Мөкәррәмәгә тапшыралар. ~
Менә бер заман Мәскәү каласының үзеннән махсус комиссия килеп төшә. Еникиев дигән комиссар шаһитләр алдында Мөкәррәмәдән ачкычны ала да
- Ышанычны аклагансың, рәхмәт, — ди — Инде без синең үзеңә ♦ шул бүлмәдән берәр әйбер сайлап алырга рөхсәт итәбез 2
Кереп китә Мөкәррәмә алмазлар да якутлар, кирпеч-кирпеч алтын- з нар янына Комиссия һәм шаһитләр, нишләр икән бу кызый, дип, күз < тутырып карап торалар. Озак көттерми ул, зур гына төен күтәреп, килеп I тә чыга Шактый эләктергән икән, дип карашып куя кызыл гаскәриләр g Тау-тау өелеп яткан хәзинәләргә юлыгып, үзләре күтәрә алмаслык алтын Z алып чыгарга маташкан һәм шул комсызлыклары аркасында һәлак бул- с ган кешеләр турында әкиятләрдә күп сөйләнә. Бу кызның да күбрәк нәрсә € эләктереп калырга тырышуы гаҗәпмени, дип уйлый кайберәүләр.
— Инде күрсәт: ни алдың?
Мөкәррәмә төргәген таратып җибәрә. Ни күзләре белән күрсеннәр ® ул ефәк тукыма икән Бер күлмәккә җитәрлек аллы-гөлле чын ефәк, ж
— Әйләндереп күрсәт!—диләр аптырашып.
Кыз ефәкне әйләндерә-әйләндерә селки, ә үзе аннан күзләрен ала ' алмый Бармакларына карыйлар, колагына — берни юк! Шуннан тотына * лар шаркылдашып көлешергә. ж
— Ә нигә? Ярамый идемени? Кире аласызмыни?—ди кыз, еларга = җитешеп. Үзе ефәкне күкрәгенә кыса. Еллар буе кызыл чалбар белән п гимнастерка киеп йөргән яшь кызның хәлен шунда гына аңлап ала ' комиссар
— Юк, юк. алмыйбыз, бу ефәк үзеңә булсын,— дип юата ул Мөкәррәмәне. Ә үзе хәзинәләр янына керә дә, дүрт-биш алтын тәңкә, бер пар алка һәм асылташлар белән бизәлгән калфак алып чыгып, кызга бирә:
— Менә, ал боларны да. Син артист икәнсең бит, сәхнәдә уйнарга кирәк булыр.
Чыннан да. Хәмзә театры сәхнәсендә Мөкәррәмәнең ул затлы әйбер ләрне киеп уйнаганын минем үземнең дә күргәнем булды
Әмир' Үзең дә күптән аңлагансыңдыр инде: Мөкәррәмә — минем әнием бит! Кадимбикә образының ачкычы — аның кулында! Минемчә, аны белми торып, бу образны дөрес хәл итеп тә булмыйдыр »
Әмир, кулындагы зәңгәр тышлы калын дәфтәрнең калган битләрен актарып карады: ай-һай, бигрәк күп икән әле, иренмичә язган Шәфика Барысы да анасы турында гына микән? Бүген укып та бетереп булмас ахрысы, Шәфиканың тигезле-тигезсез хәрефләреннән күзләр ачыта башлады. . ... ,
Ә шулай да гомер ничек үзгәртә кешене, ә! Шәфиканың әнисе — авыр гына атлап йөри торган юан гәүдәле чал карчык Башына озын ак шарф урый, ул гел шуып торганга, җыерчыклы кулы белән туктаусыз төзәтә. Уң кулында шомарып беткән коңгырт таяк белән зур гына кара сумка булыр ,
Шушы әбекәй кайчан да булса ярсу атларны үзенә буйсындыра белгән, сәхнәдә йолдыз булып балкыган чибәр, чая кыз булды микәнни? Ышанырлык түгел, билләһи.
Әмир кинәт аңына килеп, «тфү» дип куйды Нәрсә баш катырып утыра соң әле ул? Нигә кирәк аңа Мөкәррәмә, нәрсәгә аңа Кадимбикә? Башка кайгысы юкмы әллә?
4
«Бүген кич спектакль» Бу сүзләрне артист бик тирән мәгънә белән әйтә Димәк, кичен ул сәхнәгә чыгачак, анарчы эшләп арырга да. борчылырга да ярамый, бөтен уй-хисләрне бер ноктага тупларга кирәк.
Хәер, бөтенләй ук борчылмыйча да булмый Артистның эше — ике сменалы, иртәнге унбердән икегә кадәр репетицияләр бара Сәгать өченчедә театрдан чыккан Сафия, чәй эчкәннән соң. кичкә кадәр тыныч кына ял итәргә ниятләп, кул эшенә утырды. Аның яңарак кына бәйли башлаган кофтасы бар иде Күксел йомшак йон җебе аның имән бармагын урап алды, ялтырап торган тимер энәләр, борчуларны куарга теләгәндәй, дәртле биешә башладылар.
Артист халкы гомумән бәйләргә, чигәргә ярата. Әгәр аларның өстендә гөл кебек кофталар, бәйләгән күлмәкләр күреп кызыксагыз, каян алдың, дип ту гел. кайчан бәйләдең, дип сорагыз. Матур киемнәр күп очракта гастрольләр вакытында бәйләнгән булыр Ә Сафия ише театр ишегалдындагы тулай торакта яшәп ятучы ялгызаклар ел әйләнәсенә кул эше белән шөгыльләнергә вакыт таба Ижат кешесенә вакыт- вакыт тынып торырга, утырып уйлар уйларга кирәк, ә уйлар агышын җайга салу өчен, биешеп торган энәләрдән һәм. бармакка уралып, әкрен наз белән шуышкан йомшак җептән дә яхшырак чара бар микән? Алар шулай күңелне тынычландырып, шактый вакыт элек укылып та. әле һаман кемнәр уйнаячагы хәл кылынмаган «Кадимбикә»не дә. режиссерга булган үпкә-сапкаларны да оныттырып торалар иде.
Сафия бәйләвенә мавыгып утырганда, ишек кинәт каерылып ачылды. анда җирән төлке тун һәм шундый ук бүрек кигән берәүнең тулган айдай якты йөзе күренде:
— Нишләп болай караңгыда утырасың? — диде каймак кебек йомшак. ягымлы, шул ук вакытта көчле тавыш — Кайда әле безнең ут дигәнебез?!
Чыннан да караңгыланган икән. Сафия сизми генә утырган, гөлт итеп кабынган уттан ул челт-челт күзләрен йомгалады. Аның каршында, кош тоткандай куанган кыяфәт белән, сабакташы, ахирәте, сигез ел бергә шушы бүлмәдә яшәгән сердәше Наргизә басып тора иде.
— Нәрсә, көтмәгән иденмеэ — диде ул һәм көзге яңгыр дымы сеңгән тунына Сафияне китереп кысты - Бие. дускаем, сөен, мин кайттым. Бөтенләйгә кайттым' Илнур' Ил-ну-ур! Кая йөрисең син анда, кем урлады минем улымны?
Сафия чыланган халатын, ялангач беләкләрен сыпырып калды, ә Наргизә, бөтерелеп, кире коридорга чыгып китте Шундук дүрт яшьлек улын сөйрәп алып керде һәм аның кулыннан зур шоколад шакмагын тартып алды. Малай авызын зур ачып еларга кереште.
Әй бу артистларны' — дип сукранды Наргизә артына борылып - Сабыйга шушы хәтле шоколад тоттыралармыни? Исмегөл! Кара аны. әйтеп куям Тәүфигыңа. бала карый белми ул. дип Өйләнгәнче үк белеп торсын! Тукта, тукта хәзер үк.- -диде аннары улына борылып — Туктамасаң, хәзер апаң безне куып чыгара, урамда калабыз.
Сафия малайны юатып чишендерергә кереште, ә Наргизә тун төймәләрен ычкындырган килеш янә коридорга атылды:
— Кая сон әле бу таксист актыгы?! Әллә ул да Исмегөл янына каерган инде? Монда керегез, монда!
Аңа ияреп, ак җәймәгә уралган ике зур төен аскан кыска тунлы бер адәм килеп керде, кысан бүлмә ыгы-зыгы белән тулды
- Тагын бер рейс ясыйкмы әллә? диде ир кеше калын тавыш белән.
- Нәрсәгә тагын?
— Әйттем бит мин сезгә, телевизорны гына булса да алыгыз, дип. Савыт-саба, мебельнең бер өлешен алырга була...
Житте-җитте. хәзергә булды. Кирәгегез чыкса, телефоннан шал-тыратырмын.
Кайчан?
— Иртәгә.
— Иртәгә минем смена түгел шул.
— Алайса берсекөнгә.
— Берсекөнгә дә эшләмим
- Алайса берсе-берсекөнгә.
— Анда, әйбер алам, дип йөри алмассыз шул инде. Бер алмасаң, кала ул.
— Сез нәрсә мине иремә каршы котыртасыз әле? Ул нинди гадәт?
Наргизә шоферны этә-төртә чыгарып җибәрде ♦
- Туйган монда ир-аттан! — дип калды үзе Тунын салып, чөйгә <
элгән арада, сукрануын дәвам итте — Ник әле шул хәтле обижать з итим ди мин мескен Низамны? Хатынсыз калган иргә әллә тагын теле- < визорсыз да калырга дигәнме? Нишләр ул телевизорсыз, кичләрен ни- £ чек гомер уздырыр5 Фу, бөтен бүлмәне бензин исенә гарык итеп китте 2 бу шофер Ач әле форточканы. дускаем! <
һич көтмәгәндә килеп чыккан бу ыгы-зыгының хикмәтен Сафия, с чәй кайнатып, табын янына утыргач кына аңлый алды Баксаң, Нар- 5 гизә, биш ел яшәгән иреннән аерылып, монда торырга килгән икән. 2 Әйе. төрлесен уйлаган иде Сафия, әмма бу кадәр үк дуамаллык көт- * мәгән иде Наргизәдән ' 2
— Ничек инде ул сине бу рәвешле чыгарып җибәрде? — дип со- 2 рады ул соң дәрәҗәдә гаҗәпләнеп. s
— Әй. белми дә калды. Эштә бит ул <
Монысы инде бөтенләй башка сыя торган нәрсә түгел иде.
— Тик торганда чыгып китмәгәнсеңдер бит инде?
— Нәкъ менә тик торганда. Тик торганга чыгып киттем дә инде! = Сафия дустын аңлаудан гаҗиз иде Ниһаять, ул моның серенә £ төшенгәндәй итте, башын чайкап, елмаеп җибәрде г
— Шаяртасыңдыр әле, юньсез! Ялындырасың киләдер. Кич белән килсен дә аягыма егылсын, ди торгансыңдыр Аның өчен генә бу хәтле алам-салам өстерәп йөрмәгән булсаң да ярар иде
Наргизә яшькелт күзләре белән аңа тутырып, җитди итеп карады.
— Юк инде, дускаем, болай итеп шаярырга мин унсигездә түгел. Шаярудан узды безнең эшләр
Ул Сафияне сихерләгәндәй, керфеген какмый аңа караган килеш, бизәкле чынаягыннан бер йотым чәй кабып куйды Аннары, иптәшенең аңгыралыгына гаҗәпләнгәндәй, аңлатырга кереште
— Беләсеңме, дускаем, йокым туйды минем. Уянасы килә башлады
— Соң ул сине көчләп йоклатмыйдыр лабаса!
Наргизә аның бу сүзләрен илтифатсыз калдырды
— Саташканың бармы синең, бастырылганың бармы? — дип сорады.
— Сирәк кенә булгалый.
— Булгаласа, беләсеңдер инде аның читенлеген. Өстенә пәриләр менеп атлана, тының кысыла, котың алына, әҗәлең җиткән кебек тоела. Үзең шуның төш икәнен дә беләсең, уянырга талпынасың, ә уянып булмый Менә шундый хәлдә яшәдем мин, дускаем, сез белмәдегез генә Ниһаять, менә, аллага шөкер, уяндым! Пәриләр качты, сулышым иркенәйде, күзем ачылды
Ул урындыгыннан сикереп торды да чәчләрен ике чигәсе турыннан бармаклары белән өскә таба тарап җибәрде Үзе кебек үк җирән бөдрәле, мәхәббәт алласы Амур төсле түгәрәк Илнур килеп аягына сарылган иде, аны читкәрәк этәрде:
— Сыланма әле, атаң сыңары, ирегемне кысма, тышаулама мине!
Баскан урынында тик тора алмыйча, таралып яткан төеннәрен аягы белән читкәрәк этәреп, ишек турыннан әйләнеп килде. Аның алтынсу- сары йон күлмәге гәүдәсенең сылулыгын күрсәтеп тора, куллары шундый сыгылмалы, хәрәкәтчән, гүяки сөяксез иде Шулай дгз Наргизәнең иң зур байлыгы — баш түбәсеннән иңбашларына ташкын булып төшкән. куе җирән бөдрәләре, ак күмәч кебек нурлы, якты йөзе иде
Хәер, кемгә ничек бит. кайберәүләргә җирән чәчле кызлар бөтенләй ошамый. Артист кеше өчен аның бер җайсызлыгы да бар: сәхнәдә 141
татар кызларын уйнаганда, ул бөдрәләрне каралтып, шомартып азапланып бетәсең Шулай ук Наргизәдән тыелгысыз булып ургып торган кайнар хислелекне дә бер агымга юнәлтү, рольнең кысасына кертү режиссерга җиңел генә бирелми иде.
Алай да шактый йөрәкләргә ут салган иде Наргизә Ләкин ул үзе берәүгә дә мөкиббән китмәде, гыйшык тотучыларга көлеп кенә карады Ахырда, һич уйламаганда, кайсыдыр кичәдә танышып, берәр ай гына очрашып йөргән Низам исемле егеткә чыгып та куйды Ул егетнең сәүдә оешмасында ниндидер зур урында эшләгәнен белеп, кайберәүләр, муллыкта яшисе килгәндер, дип тә чыш-пыш килгәннәр иде Ләкин Наргизәнең байлыкка кызыкмаганын Сафия бик яхшы белә.
Ашыкма, аны да. үзеңне дә сына бераз,— дип киңәш биргәннәр иде ул чакта өлкәнрәкләр.
— Ашыктың ни дә. ашыкмадың ни. киләчәктә күрәчәкне барыбер белеп булмый,— дип җавап биргән иде андыйларга Наргизә — Тормыш кору лотерей инде ул, һәркемнең отасы килә, тик отышлы билеты гына сирәк кешегә эләгә. Алай да бер сынап карамый булмый.
— Син аңа гашыйк түгел бит. ансыз да яши аласың.— дигән иде ана Сафия — Сөймәгәнгә сөйкәнмә, диләр, кияүгә аңа сөюеннән тәкатьсез булгач кына барырга кирәк.
— Синме соң инде бу эштә акыл өйрәтер кеше! —дип көлде аннан Наргизә.
Ул чакта Низам да гашыйкка бер дә охшамаган, эч пошканнан гына Наргизә тирәсендә тулгана сыман тоелган иде. Бәлки, шул салкынлыгы белән кызны үз ягына аударгандыр да инде. Бик күп очракларда без үзебезне яратканнарның кадерен белеп бетермибез бит. яратмаганның күңелен кузгату, салкын йөрәктә учак кабызу кызыграк булып тоела Хәер. Наргизә үзенең бу адымын башкачарак аңлатты:
Холкы тыныч,— диде — Ә минем үземдәге ут ике кешегә җитәрлек Эше дә бик җайлы — иртә китә, кич кайта Спектакльләр бетүгә, кайнар аш өлгертеп куя торган итәр.
Чыннан да. егет бик тыныч күренә, юктан кабынып китми, күп сөйләшми, кара чәченең бер генә бөртеге дә тырпаеп тормый, артистларның шаяруларына да. таза тешләрен җемелдәтеп, елмаеп кына җавап бирә иде Беренче елларда Наргизәнең өметләре тулысынча акланды булса кирәк, алар бик пар һәм бәхетле күренәләр иде Ләкин, бала туып, бераз тернәкләнә төшкәч, егетнең ак. тигез тешләре башкачарак елтырый башлады, ахрысы Низамның күңел томаны Наргизәнең йөрәк ялкынын әкренләп баса бара иде шикелле.
Мин гомер буе театр ишек төбен каравыллап йөри алмам, хатын икәнсең, хатын була бел. ана икәнсең, ана була бел. дип әйтә бит. нишлим,— дип зарланып алды Наргизә бер заман Сафиягә — Үзем дә сизәм инде баланы теләсә кемгә ташлап, иртә-кнчен өйдән чыгып китүләре бик читен...
Кыскасы, декрет ялы тәмамланганнан соң. Наргизә театрга кире кайта алмалы, зур гына культура сараена эшкә урнашты
Инде менә барыбер җаны түзмәгән, театрсыз яши алмаслыгыиа тәмам ышанган икән.
Ләкин мондый мәсьәләләр болай дәррәү генә хәл ителми' Тәмам буталды Сафиянең башы. Спектакльгә хәтле бераз зиһенемне җыйыйм дип. ул театрга иртәрәк кереп китте.
Төнлә, ул кайтып кергәндә, уртадагы өстәл түр тәрәзә буена күчерелгән. уң яктагы диван-карават җәелгән, анда иркенләп Илнур йоклап ята иде. Ә Наргизә, өстәл лампасын кулына тоткан хәлдә, сул стенадагы портрет алдында басып тора.
- Искитәрлек! — диде ул Сафиягә таба борылмыйча Артистканың бүлмәсендә шушындый әйбер эленеп тора бит. ә! Кара инде син моның рамын! — ул озын кызыл тырнагы белән акка буялган кысага чирткәләде — Кара син аның киндерен! — Ул. рамны күтәреп, башын 142
Зифа Мвхәммәтҗанова рәсеме
кыегайтып, аның астына карады — Я хода, җөйле киндер куйганнар бит шуңа да Әйе-е-е. бу инде сиңа өч меңлек антиквар түгел, дускаем! Моның ише белән әллә кая китә алмыйсың.
— Ә мина ошый,— диде Сафия җиңелчә үпкәләп.
Шулаймы-ыни? — Наргизә лампасын аның йөзенә таба борды — Алай дисен Тик син моны миңа гына әйт. дускаем, бүтәнгә ычкындыра күрмә Югыйсә, зәвыгы бик түбән икән бу артистканың, дип уйларлар
— Хикмәт киндердәмени, рәсеме матур булсын
— Син беләсеңме, үзен үзе уважать иткән художник беркайчан да яхшы картинасын, ишетәсеңме, яхшы дип санаган картинасын, мондый киндергә ясамый һәм мондый рамга куймый да. Әйдә, моны стенада тотып. дәрәҗәбезне төшермик Үзеңне күрәсең килсә, фотоңны зурайтып эләрбез.
Портрет янында чын-чынлап тарткалашып алырга туры килде. Ахырда аны урынында калдыруга көч-хәл белән ирешкәч, Сафия коридордагы газ плитәсендә чәй кайнатып керде. Идән уртасына җәелмә ятакка урын салынды, икесе дә төнге күлмәкләрен киеп куйдылар һәм кара-каршы чәй эчәргә утырдылар Йокы качкан, сөйләшеп эчне бушатасы килә иде Ләкин Сафиянең зарлары күңелендә түгелмәгән килеш калды, ул дускаен тыңлады Наргизә терсәкләре белән өстәлгә таянып, бармакларын бөдрәләре арасына батырган да. карашын аска төбәп сөйли, әйтерсең лә. уйларын бер тәртипкә китерергә тырыша иде.
— Беләсеңме, мин аны ярата да башлаган кебек идем бит Илнур туар алдыннан, аннан да бигрәк ул тугач, беренче айларны. Мәхәббәт тау күчерә, диләр, минем дә алар өчен тау күчерердәй чакларым булды. Тик тауны күчереп буладыр, ләкин оешып утырган болганчык томанны күчерү түгел, кузгатып та булмый икән шул Их. дускаем, аның күңел томанына бер кояш нуры да үтми бит! Мүк үскән аның йөрәгенә! Әйтә башласаң, үз туксаны туксан «Минем нормаль яшисем килә!» — Наргизә моны иреннәрен кысып, йөзенә катгый кыяфәт чыгарып, күрәсең. иренә охшатып әйтте — «Нормаль яшисем килә Нормаль яшә!» Аныңча инде нормаль яшәү — иртән эшкә китү, кайткач, тыгынганчы ашау да гәзиг кыштырдату, телевизор карау, аннары хатын җәеп биргән урынга менеп яту. Менә шул. аныңча, дөрес яшәү
Сафия көлеп җибәрде:
— Соң. Наргизә, эштән арып кайткан кеше ашамый, ятмый нишләсен инде тагын'
— Их. дускаем, белмисең шул син үз башыңнан үтмәгәч' Шундый кешенең алдына аш китереп куеп, артыннан пычранган тәлинкәләрне җыеп йөргән чакта, нәкъ шул минутларда театрга халык җыелганын. сәхнә утлары кабынганын, пәрдә ачылганын, шунда дусларыңның бөтенләй башка тормыш белән, кайнап торган хисләр белән яшәгәнен күз алдына китергәч, бәгырьләрнең ничек өзелгәнен белмисең!
- Син аның белән ачыктан-ачык сөйләштеңме соң? Уйларыңны аңлаттыңмы? Артистка икәнеңне белеп өйләнде бит ул.
— Сөйләшмәгән кая! Кеше сүзен тыңлый беләмени, аның һаман үз туксаны туксан Хатыннарның табигать кушкан үз вазифалары бар. ди Аларның бурычы - иргә ярау да бала карау, ди. Үләрсең гарьләнеп!
Наргизә сикереп торды, каядыр талпынды, һич булмаса. йөреп кил- мәкче булды, ләкин ике ятак арасына кысылып калды.
- Әкрен. Наргизә, улыңны уятырсың. Синең Низамың гына түгел, ирләрнең күпчелеге шулай уйлый.
- Ә мин алай уйламыйм. Мин алай уйлый алмыйм!
Наргизә чигә турыннан бармаклары белән чәчләрен өскә күтәреп, туздырып ташлады, әйтерсең лә. башындагы ут ялкынын тышка чыгар- макчы булды Түшләре балаитәк белән бизәлгән ак төнге күлмәктән булганга, аның сыны тагын да зифарак, шул ук вакытта көчлерәк һәм зуррак булып күренә. Шекспир трагедияләрендәге хисле хатын- 144
нарны хәтерләтә, өстәлдәге лампадан кыеклап төшкән яктылык 6v тәэсирне тагын да көчәйтә иде.
— Мин әле хатын-кызмы, ирме икәнлегемне уйлап житкергәнче. нн элек йөрәк тибешемне тоям. - диде ул күләгәле почмакка күзләрен төбәп - Жаным очына минем Мин кеше икәнемне уйлыйм әле башта. Ә эчендә жаны булган кеше акча эшләп һәм шуны туздырып — ашап- * эчеп кенә яшәргә тиеш түгел Әле яңарак кына бөек рәссам Леонардо 2 да Винчиның китабын укып чыктым Беләсеңме, ул нәрсә дигән? Начар 2 гадәтле һәм буш. тупас сүзле бәндәләрнең безнең тәнебез кебек камил S коралга, катлаулы анатомия җайланмасына ия булырга хакы юк. ди- < гән. Алар өчен ризык тутыра торган бер капчык та җитеп ашкан, = дигән. Каты әйтә бит даһилар, ә? Ашау өчен генә яшәгән кешегә үз 3 тәне харам, димәк. Үз тәне харам, аңлыйсыңмы? Ә ашау өчен генә § җир йөзендә яшәгән кешегә ялчы булу ни дигән сүз? Шуны күз алдыңа китерәсеңме? Булса иде ул зур эшләр башкаручы, изге максатлар белән £ янучы, кешеләргә бик зур яхшылыклар эшләүче. Андыйнын аяк астын- < да туфрак булсаң да үкенечле түгелдер. Ә бит мин Низамның эшендә “ ни белән шөгыльләнгәнен дә белми идем. Бер йоклыйсың, ике йоклый- * сын. аннары күздән йокы кача. Театрның шыгрым тулы заллары, биеп ~ торган якты утлар, шул утлар яктысында балкып, сәхнәдән халыкка « әйткән ялкынлы сүзләрең искә төшә..
Наргизә өстәл янына килеп утырды, куллары белән битен каплады 2 Сафия ни әйтергә, аны ни дип юатырга белми, зиһенен җыя алмый s аптырады.
— Бергә яшәгәндә, бер-береңә ярашырга туры киләдер шул,— s диде ул көрсенеп.— Сабыр итәргә, бер-береңнең көенә торырга туры килә. Гаилә тормышы корбаннарсыз булмый, диләр.
— Гомерне вак-төяккә корбан итәргәме?
Наргизә, башын күтәреп, аңа мыскыллап карады. Сафиягә урын кысан тоелды, ул торып басты да иркенрәк урынга, стенага таба чигенде.
— Әгәр кодрәтемнән килсә, мин. беләсеңме, нәрсә эшләр идем?
— Нәрсә?
— Дөньядагы бар кешене үз тиңнәрен таптырыр идем дә кавыштырып куяр идем
— Ә үз тиңеңне таба алганың юк әле!
— Без кешеләрне шуңа өйрәтергә тиеш. Үз тиңнәрен табарга, тапкач. мәхәббәтләрен, татулыкларын саклый белергә
— Үзебез яши белмәгәннеме? Менә минем тормышым соңгы елларда күк күкрәү төсле булды. Әле өченче көн генә шулкадәр ачуым кайнады. пешкән ашымны идән уртасына аудардым.
- Алайса кешеләрне шуңа өйрәтик, без ясаган хаталарны кабатламасыннар.
— Үзләренчә генә хаталансыннармы?
Алар икәүләшеп көлеп жибәрделәр. Тик Наргизәнең көлүе үксү кебегрәк килеп чыкты.
5
Пьееаны октябрьнең чытык бер көнендә укыганнар иде. Ул көнне Кадимбикә язмышы томанлы тәрәзәләр артыннан ажаган төсле яктырып узгандай булды.
Шуннан соң һавалар аязып, каты гына СУЫТЫП алды, бер кар күренеп, кыш үзенең ак япмасын җиргә үлчәп карагандай итте. Ә геагр һаман үзенең гадәти тормышы oe.i.ni яши бирде: көндез — репетицияләр. кичләрен — спектакль. Кадимбикә исеме актрисалар арасында искә атынгаласа да. баш режиссер, әйтерсең лә. аны бөтенләй оныткан иде
Ноябрь башланды, шәһәр өстенә янә соры болытлар ябырылды, кара көз үзенең соңгы эчпошыргыч яшьләрен түгәргә кереште. Шушы
10. .К. У . № 3
145
ямансу дөньяда театр яктылыкны, җылылыкны, рәхәт чакларның истәлеген саклап торган бер почмак булып тоела иде
Аның калын пыяладан ясалган ак кысалы парадный ишекләре көндезләрен гадәттә ябык тора Киң ишекләр, мәһабәт мәрмәр баскыч, мәшһүр композиторның бронза сыны куелган иркен вестибюль — болар барысы да тамашачы өчен Ә артистлар бинаның икенче башындагы кара кысалы ишекләрдән йөриләр Ул ишек тә пыяла, аңа эчке яктан белдерү ябыштырылган «Театр борынгы эшләпәләр, зонтлар, котелоклар һәм башка борынгы әйберләр сатып ала» Аның астында тагын берәү — зәңгәрле-кызыллы буяулар белән сырлап-сырлап язылганы, һичкайчан алынмый торганы «Театрга балта осталары кирәк» Андый осталар һәм эшчеләр адым саен кирәк, аларны чакырган белдерүләр дә гел очрап тора Тик менә «Артист кирәк» яисә «Сәхнә остасы таләп ителә» дигән белдерүнең бу ишектә булганын хәтерләми әле Сафия. Чыннан да, бүгенге көндә: «Кадимбикә ролен башкаручы эзлибез»,— дип язып элсәләр, бу минутта ишек төбенә ничә кеше йөгереп килер иде икән?
Сафия, үзалдына елмаеп, авыр кысалы ишекне этеп ачты да эчкә керде Бу — театрның өйалды, сулда эчкә керә торган ишек, уңдагысы ишегалдына чыга, ә каршыда. фанер белән бүлеп алынган куышта, вахтер утыра Әнә ул шакмаклап уелган тишектән башын тыгып карады Үз вазифасының мөһимлеген аңлый Җәмил абзый — түгәрәк мөлаем йөзенә кырыс кыяфәт чыгарган Шулай булмыйни! Көндезге сәгатьләрдә театрның төп хуҗасы бит ул, аның рөхсәтеннән башка моннан уңга да, сулга да беркем үтә алмый Артист халкы, шаярып, Җәмил абзыйны «оҗмах сакчысы» дип атый. Өстәвенә артистларның икмәге дә күпмедер дәрәҗәдә аның кулы аша үтә диярлек, чөнки алар- ның радиода, телевидениедә, киностудиядә һәм гәзит-журналларда эшләгән акчасы килгәнен белдергән почта кәгазьләре нәкъ менә вахтер өстәленә килеп төшә. Шуңа күрә, иртәнге якта артистлар «оҗмах сакчысы»ның күзләренә мөлдерәп карыйлар. Сафия, шакмаклы уем аша башын эчкә сузып, өстәлгә күз салды.
- Бар-бар, сиңа да бар! — диде Җәмил абый — Унбиш тәңкә!
һәм «хәбәр»ләрнең берсен алып, аңа сузды. Сафиянең йөзендә ризасызлык күреп, аптырап китте, аннары шап итеп маңгаена сукты:
— Ә-ә, хат та бар бит сиңа! Анысын җыебрак куйган идем
Ул өстәл тартмасыннан чәчкәле конверт чыгарды
Сафия ишегалдына узды да, стенага сөялеп, конвертны ертты, эре-эре түгәрәк хәрефләрне ашыгып Күздән кичерде Хат озын иде, ул аны бер сулыш белән укып чыкты, аннары, өйдә тәмләп, иркенләп укып рәхәт чигәсе барын уйлап, кесәсенә тыгып куйды.
Театрның ишегалды шактый иркен түрдә гараж, аның каршында кечкенә автобус тора. Бүген авылларга спектакль белән китмәгәннәр, димәк. Сулда — кыршылып беткән, коңгырт буяулары купкан ишекләрнең берсеннән артистлар йөри. Янында катыргыдан ясалган өрәңге агачы сөялеп тора, бер ботагы сынып, эченнән калын тимерчыбык тыр- паеп чыккан Эчтә, тар баскыч мәйданчыкларында һәм коридорларда да сәхнә кирәк-яраклары яшел сандык, кәкре аяклы, сырлы өстәл, биек аркалы кәнәфи.
Сафия белән Исмегөлнең грим бүлмәсе икенче катта, коридорның бирге башында, труппа җитәкчесе Алсу Шаһназарованың бүлмәсе каршында Алсуның ишеге гадәттәгечә ачык тора, әнә ул үзе дә — башын өстәлгә иеп, нидер язып утыра, кара шома чәче тонык кына ялтырый.
— Сәлам, Алсу, нихәлләр бар?
Сафия аны-моны сорамады, чөнки, яңалык булса, Алсу үзе үк сикереп торып әйтәчәк Бар да искечә ахры, ул карасу озынча йөзен чак кына калкытып:
— Сәлам! Хәлләр хәер әле хәзергә,— генә диде.
— Исәнме. Сафия апа! — Атылып, Исмегөл килеп чыкты — Ай, соңга кала яздым, радиога чакырганнар иде.
Алар грим бүлмәсенә керделәр Исмегөл бер борылды — ишек янындагы чөйгә пальтосын салып элде, икенче борылды — күлмәге үзен- нәнүзе диярлек очып, баш очыннан атылып төште дә, пальтосы өстенә кунды, өченче бөтерелүендә стенадагы элгечтә торган күлмәк аның сынын урап алды — итәк очындагы балитәкләр каурыйлар булып җилпенде. Исмегөл тирәсендә жансыз әйберләр дә күңелле биешеп, аңа ярдәм итә ♦ иде сыман Менә ул. яшьлекнең һәм сафлыкның ре булып, зур күзләрен 2 балкытып, тулы иреннәре арасыннан ак тешләрен күрсәтеп, Сафиягә ел- з маен карап тора Шундый итеп елмая, каһәр, көнләшеп тә булмый үзен- « нән, сокланып кына була Бөтенесе нәкъ кирәгенчә, бөтенесе килешле, а. хәтта ирен өстендә, бераз сулдарак чекерәеп торган нәни кара миңне дә, £ ре анда чыкмаса, ясап куярга кирәк булыр иде шикелле. Менә ул көзгесе 5 каршына утырды, көлсу чәч алкаларын ике яктан шома яңаклары тирә- = сенә жайлап куйды һәм, грим тартмасын ачып, болай да кара керфек- 5 ләрен нәни щетка белән каралтырга кереште. Бүлмәгә затлы «Сигнатюр» £ хушбуе исе таралды. <
Үзенә кирәкне хәзер эләктереп ала ул. бер генә ишетсен. Узган айны 5 б\гай. бер репетициягә инде пенсиядәге халык артисткасы Сания апа * Йделская килеп утырган иде. Бөдрәләре тузгыган Гөлгенәне сәхнәдә * ку pen. чыраен сытты да. гадәтенчә шактый ук кычкырып:
— Их. мин үзем репетицияләргә барганда иң матур күлмәкләремне г кия идем, иң затлы хушбуйларымны сөртә идем, мине партнерларым 2 яратсын, режиссер яратсын, карап торган кешеләр яратсын, дип тырыша х идем,— диде. Шуннан сон инде Исмегөлдән аерата татлы исләр аңкый торган булды, шуннан соң инде аның чәчләре әле генә парикмахердан s чыккан кебек тәртиптә була, тырнак буявы купканын да күрмәссең
— Әмир абый килеп җитмәгән икән әле. аллага шөкер,— диде Исмегөл иреннәрен очлайтып - ул авыз читен коңгырт карандаш белән буяп азаплана иде. Режиссерның юклыгын да кап арада белеп өлгергән, диген!
Сафия бүлмәдән чыкты.
Коридордан әз генә эчкәрәк керсәң, ул, киңәеп, иркен генә зал хасил итә. Анда кием шкафлары, алар янәшәсендә зур. чуар стена газетасы. ә сулда — тәрәзә, аның бер ягында — зур көзге, икенче ягында пыяла каплаган такта эленеп тора Белдерүләр тактасы Артистлар теле белән әйткәндә — «Язмышлар тактасы» Аларнын күрәчәге тәкъдирләр дәфтәренә түгел, әнә шуңа язылып бара кайчан нинди спектакльнең кайда куелачагы һәм анда кемнәр катнашачагы — шунда, яңа спектакльләрдә кемнәргә нинди роль биреләчәге — шунда. Залда тагын урындыклар һәм өстәл бар — өстәл гел бер урыннан икенче урынга күчеп йөри Сафия барып кергәндә, өстәл өстендә Абилова аягын болгап утыра иде Зәңгәр пальтосының изүен чишеп җибәргән, бәйләгән ак беретын сары бөдрәләре өстеннән артка шудырган
— Исәнмесез, Шәфика апа.
— Мина баш рольне бирүдән куркалар шул алар, котлары оча,— диде ул Сафиягә зәңгәр күзләрен төбәп.
Нидән куркалар. Шәфика апа?
— Баш рольне уйнатсалар, миңа РСФСРның атказанган артисты исемен бирергә туры киләчәк Шуннан куркалар Исемне бирәселәре килми, жәллиләр. _
Шунда гына Сафия аның карашы үзенә түгел, ә бәлки читкәрәк - «Язмышлар тактасы»на төбәлгәнен аңлап алды. Йөрәге дертләп куйды — ул кисәк борылды, күз карашы урта бер җиргә эленгән кәгазь битенә төште. Аңа эре хәрефләр белән «Кадимбнкә» дип язылган иде Икенче юл — ваграк хәрефләр белән: «Кадимбнкә — Н Яруллина». Ярхллина? Кайсы Яруллина?.. Ә-ә, Наргизә Яруллина. . Димәк. Исмегөл дә түгел, Шәфика да, ә Наргизә Әле театрга кайтып та өлгермәгән, борыны керсә, койрыгы кереп җитмәгән, дигәндәй, ә инде баш рольне биреп тә куялар
Сафия белдерүнең калган юлларын укый алмын азапланды хәрефләр күз алдында биешә башлады, һич кенә дә сүз булып оешырга
147
ю*
теләмәделәр Сонгы юлга җиткәч кенә, ниһаять, алар сикерешүдән тук талы: «Режиссер — Р Бикбау».
Әһә. имәндә икән чикләвек! Димәк, спектакльне баш режиссер Ән- вәрбәков үзе түгел, ә яшь режиссер Рәмзи Бикбау куя. билгеле инде, яна себерке үзенчә себерә.
— Үләремне белә идем, мондый хәл булырын белми идем
Кем әйтте моны, әллә үзе дә сизмичә. Сафия ычкындырдымы? Юк ла. Шәфика икән Ул да такта янына килеп баскан Менә аның ак бармагы тактаны каплаган пыялага килеп төртелде дә. «Яруллина» сүзен сытарга теләгәндәй нык басылып, бөгелеп килде.
— Нинди Кадимбикә булсын инде ул Наргизә, ә?
Шәфиканың күзләреннән бөркелгән зәңгәр ялкын әле һаман так тага текәлеп торган Сафиянең яңагын пешергәндәй итте.
- Сәхнәдән шактый бизгән инде ул. әле кайчан нормага керә.— диде Шәфика.— Режиссерның бөтен тырышлыгын юкка чыгарачак бит ул. күр дә тор!
Бикбау үзегезнеке бит. Шәфика апа. аңа әйтергә кирәк иде
Рәмзи Бикбау - Шәфиканың ире. шунлыктан өлкән артистканың бу рәвешле сукрануы һич тә аңлашылмый иде
— Әллә син Бикбау сүзен санга сугалар дисеңме? Әнвәрбәков шулай куша Аның эше бу.
— Сезнең белән киңәшеп эшләсә, бу хәлгә төшмәс иде Бикбау, шулай бит?
Сафия белән Шәфика дәррәү борылып карадылар: Зыятдин Га- рәфнев икән, озын буе югарылыгыннан үчекләп, зур авызын ерып карап тора Сафия тизрәк кире тактага борылды, чөнки теге аның кәефсез- леген күрер дә үчекләргә тотыныр, дип шикләнде Шәфиканы исә Зыят динның чеметүе отыры котыртты гына
— Әмиргә кереп, турысын әйтеп сөйләшим әле. Житте монда бөтен нәрсәне шәхси симпатияләргә корырга. Бер чик куелырга тиеш моңа!
Ул пальто чабуларын җилфердәтеп, чыгу юлына юнәлгән иде. каршына килеп кергән Бикбауны күргәч, сөртенгәндәй туктап калды.
— Рәмзи, диде - Рәмзи. — Аннары артында авыз ерып торган Зыятдинга борылып карады, тирән итеп сулыш алды — Без синең белән кайткач сөйләшербез,— диде һәм ирен әйләнеп үтте дә чыгып китте
Яшь режиссер күпереп торган мыегын тешләштереп. залдагыларга шикләнеп күз салды
— Нәрсә, Рәмзи малай, хатынны үпкәләттеңме әллә? диде ана Зыятдин - Талантка үсәргә ирек бирмисеңмени? Хи-хи-хи..
Рәмзи кызарынып чыгып китте.
Ә син, Сафия, нишләп әле болаи калышасың? диде Зыятдин — Чап тизрәк син дә Әмиргә!
Их. бу Зыятдинның телен' Тел урынына без таккандыр аңа табигать' Берәүне дә кызганмый, бәгырьнең иң авырткан төшенә китереп төртә, явыз'
Сафия баскыч мәйданчыгына чыкты. Анда астан салкын җил бәрә, ишекне ачык калдырганнар иде булса кирәк Аяклар туңып китте, баш та бераз суынды Ә нигә әле ул режиссерга бармаска тиеш? Башкалар үзләре теләгән рольне сорап заявка биргәлиләр ич. алган чаклары да юк түгел Әгәр икенче составка куюларын сорыйсың икән, аның ни гаебе бар?
Тик бу хакта Бикбауның үзе белән сөйләшергә кирәк, әлбәттә. Бикбауның исә Сафиядә хәбәре юк һәм булмаячак, аның үз хатыны белән сөйләшеп аңлашасы бар әле. Димәк, андый мөмкинлектән дә файдаланып булмый бу очракта .
Аста аяк тавышлары ишетелде.— кемдер баскычтан менеп килә иде. Сафия, үзен кулга алырга тырышып, кире өскә юнәлде Алсу Шаһна»а- рова кычкырып телефоннан сөйләшә, ишеге шар ачык булганга, тавышы бөтен коридорга яңгырап тора иде:
- Әмир абый килеп җитмәде бит әле. обкомга чакырып алганнар.
ахрысы Секретарена шулай дигән. Кайчан киләсен әйтә алмыйм шул Сафия залга узды. почмактагы урындыкларның берсенә барып хтырды Әнә, Абилова да борылып килде, такта янында кергән-чыккан артистлар белән сөйләшә Гомергә шулап инде, артист театрга унбергә килә, эше бармы-юкмы. икеләргә кадәр шушы тирәдә тулгана Аннары «Сигез сәгатьлек эш көне безгә кагылмый шул ул. без көне-төне эштә». - ♦ дип зарланып йөри. ’ *
Сафиянең кешеләрне читтән генә күзәтеп, тыныч кына хтырасы з килә иде Ләкин ирек бирәләрме соң? Әнә Зыятдин аңа таба борылды. < авызын ерып, янына килде, йөзенә иелә төшеп: £
— Юкка моңаеп утырма, и сылу' диде.- Зарыгып көткән кешен S килде әнә! Сикереп тор да йөгереп барып каршы ал'
Ишектә Гыйззәт Бикашнн куренде. Е
6 i
Гыйззәт Бикашинның исеме театр тарихында аталмый, сәхнә да- ® Һилары арасында саналмый, әмма Сафия аны һәр санаудан соң әйтелә ж торган «һәм башкалар»га керәдер дип исәпли иде. Бу. аныңча. Гыйз- = зәтнең дәрәжәсен тамчы да төшерми, чөнки «һәм башкалар»ны да кем- < дер тәшкил итәргә тиештер бит инде. Менә Сафия үзе бөтен гомерен 5 театрга бирә, талантсыз да түгел, әмма тарихка кереп калырмын дип 2 өметләнми, аңа да шул «һ. б.»лар арасында булуны өмет итәргә генә = кала иде Бик киң мәгънәгә ия бит ул «һ 6 » анда һәркем үзен бар Э дип исәпли ала. *
Заманында, әле Гыйззәтләр яшь вакытта, татар театры, әдәбияты, музыкасы бер казанда кайнап, бербөтен булып яшәгән дип сөйлиләр Бу түгәрәк дөнья соңгы елларда ничектер таралыбрак китте, әйтерсең лә. аерым күзәнәкләргә бүленде. Музыка үзенә, әдәбият үзенә аерым йортлар салып, башка чыккан кебек булдылар Театрда үзенең яңа пьесасын куйдыру хыялы белән йөргән драматурглардан башка шагыйрьләр күренсә, артистлар сәерсенебрәк карый, чөнки кайберләрең бик ук танып та бетермиләр. Ә Бикашинны күргәч, аларның күз карашында, нишләп сон бу абзый монда тинтерәп йөри икән, ник ул өендә рәхәт ләнеп карчыгы белән чәй эчеп кенә утырмый икән, дигәндәй гажәп- ләну чагыла иде Театрда Гыйззәтне бердәнбер якын күрүче кеше Сафия иде. ахрысы Моның беркемгә дә. шул ук вакытта абзыйның үзенә дә мәгълүм бхлмаган сәбәбе бар иде.
Әгәр дә Сафия, бу язучының исеме минем күңел ту ремдә сигез
1 яшемнән бирле саклана, дисә, моңа хәйран калырлар иде. Хәлбуки бу нәкъ шулай: Гыйззәт Бикашнн исеме аның матур истәлекләренә бәйле Сафия исән чакта ул хатирәләрнең бизәге уңмас-узгәрмәс инде. Чөнки аларда әтисенең кыяфәте, тавышы саклана
Сафия икенче класста укыганда, аның әтисе авыл клубында Гыйз зәт Бикашинның «Урман шавы» исемле пьесасында уйнаган иде. Сугышта ике аягы да яраланган булып, яралары һаман узләрен сиздереп тор ганга. сәхнәдә ул авырлык беләнрәк йөрде. Әмма аның сак. салмак атлавы да Сафиягә роль буенча нәкъ шулай тиештер кебек тоелды Әтисенең;
Жнлдән җитез чаптарларга
Сүс йөгән кидермәбез.
Жаннан газиз җанкайларга Жил-янгыр тидермәбез. -
дип жырлаганын әле кичә генә ишеткән шикелле Бу күренеш һаман искә төшеп, үзәкне өзеп, гел яңарып тора, аңа узган елларның тузаны утырып өлгерми иде.
Сафия, театр дөньясында Бикашнн исеме бик олылап телгә алы надыр, дип уйлаган иде. Ләкин алай булып чыкмады Ул исем бер дә ишетелмәгәч. Актерлар йортының китапханәсендә актарынды кыз. ки
рәкле китап анда да табылмагач, башка жирлардән эзләтте. Ниһаять, аның кулына саргаеп беткән кечкенә брошюра тоттырдылар Ул латин хәрефләре белән басылган, кайсыдыр киштәләрдә хәрәкәтсез ятып, тузган. искергән иде Сафия брошюра битләрен тетрәнгән бармаклары белән ачты һәм. беренче юлларны укуга, әтисенең елмаю балкышын күргәндәй, тавышын ишеткәндәй булды:
Жаннан газиз жанкайларга
Жил-янгыр тидермәбез1
Их. тидерми иде лә ул жил-яңгырларны Сафиягә! Тик гомере кыска булды шул. газиз кызын язмышның көйсезлекләреннән аралап бетерә алмады!
Юк. башка яшь актерлар кебек, үткән заманнарның тере шәүләсе итеп кенә карый алмый иде Сафия Гыйззәткә, өлкән яшьтәге бу абзый аның өчен күңелне кузгата, йөрәкне нечкә сызландыра торган бик якын бер кеше иде Очрашкан чакларда йөзе үк үзгәреп китә, күрәсең, артистлар да сизеп алганнар, әнә бит ничек үрти Зыятдин Бикашин. Сафияне күргәч, тураебрак басты моңарчы кирәксез булып күренгән бер кешедән биредәге тормышның мөһим бер кисәкчегенә әверелгәндәй булды. Әле генә кибет киштәсеннән алынгандай өр-яңа пөхтә күксел' эшләпәсен салып, кулы белән андагы яңгыр тамчыларын сыпырып төшерде. туры иңбашларын тагын да күтәреп, шундый ук күксел төстәге ыспай пальтосын каккалады. Аның ялтырап торган пеләш башыннан, чиста ак йөзеннән, жыйнак гәүдәсеннән һәм сул кулының чәнти бармагындагы ифрат калын һәм гадәттән тыш сары йөзегеннән (ул йөзек хакында Зыятдин, саф алтын шуның төсле була, карап калыгыз. 960 нчы пробалы ул. дигән иде) — кыскасы, бу кешенең бөтен кыяфәтеннән шундый затлылык бөркелде ки, залның караңгылыгы, урындыкларның искелеге, пдән-тү шәмнең кыршылганлыгы, көннең басынкылыгы тагын да ныграк сизелде. Әйе. хак әйтә Зыятдин, әгәр дә. алтын балдакларга мөһер суккан шикелле, адәм балаларына да пробаны күрсәтеп мөһер сугыла торган булса, Бикашинга 960 лы тамга куелыр иде Зыятдин, гадәтенчә, кешедән көлә, билгеле, ләкин аңа карап кына. Сафиянең өлкән яшьтәге драматургка мөнәсәбәте үзгәрми
Менә Гыйззәт Сафиянең каршына ук килеп туктады, кечелек белән баш иеп. сәлам бирде, килүенең сәбәбен аңлатуны кирәк тапты:
- Әмирне эзләп йөри идем.
— Килеп житмәде шул әле ул. Гыйззәт абый. Обкомга чакырып алганнар, ди.
Обкомда аны көне буе тотарлар микән?
— Кем белә, бәлки, кайтып та житәр Эзебез дә репетициягә килгән идек, шуны көтеп утырабыз Көтегез сон Сез дә бераз.
Яңа пьесамны укырга биргән идем,— диде Гыйззәт елмаю аша авыр сулап — Ике ай тота инде, ни уңга, ни сулга бер рәтле сүз әйткәне юк Шушы арада тагын бер әйләнеп чыгарсың дигән иде
Сафия, «ырыйгарак шуышып, янындагы урындыкка ымлады
— Утырып торыгыз.
Гыйззәт, пальтосын салып, пөхтәләп төрде дә урындык аркасына элеп куйды, аннары. Сафия белән ике арада мөмкин кадәр күбрәк ара калдырып, менә-менә кузгалып китәргә әзер кебек, тарсынып кына, урындыкның кырыена утырды. Алар икесе дә кереп-чыгып йөргән артистлардан кыенсыналар иде
- Миңа монда кат-кат килеп йөрүләре бер дә жиңел түгел шул.— диде Гыйззәт, тез башларын сыпыргалап. Аякларның үзеннән-үзе шушы тарафка атлап торган чаклары узды хәзер Ник дисәң, безнең ншеләргә якты чырай күрсәтүче юк монда. Элек кенә ул. ишектән керүгә, кая. ни яздыгыз, дип. каршыңа йөгереп киләләр иде. Ә хәзер малаең яшендәге кешенең бер кәлимә сүзенә түгел, керфек сирпеп каравына тилмереп йөрисен Карт ди торганнардыр инде, санга сукмак-ларыдыр Алар минем белән утырып чәй эчми, турысын әйтеп, ачыктан-
ачык сөйләшми Тиң күрмиләр шул, чит итәләр. Минем белән яшьләрчә сөйләшеп булмый, дип исәпләүләре.
Сафиянең аны бик тә юатасы килә иде.
— Андый сүзне телегездән дә ычкындырмагыз,— диде ул. Аннары бераз вакыт сүз таба алмый азапланып торды.— Сез әле шундый, шундый .. Сез әле яшь егетләргә биргесез! ♦
Ә \зе. арттырып җибәреп, хәтерен калдырмадыммы тагын дип, 2 сиздермәскә тырышып, Гыйззәт тарафына керфек сирпеде Карады һәм з анын кинәт үзгәргәнен күреп алды И, яхшы сүзнең шифасы, сихере! < Жылы сүз ишетсәк, күрәләтә ялганга да мөкиббән китеп куанабыз шул а без! Гыйззәт, сынын тагын да турайтыбрак, иркенәебрәк утырды, Са- £ фиягә якынрак авышты <
— Күңелнең бер дә картаерга исәбе юк әле анысы,—диде — Минем с чыннан да акыл белән, нык итеп яши башлар чагым гына. Самый эшләр 5 елларым әле. Синең кебекләр бар чакта, театрда да өмет бетмәс, на- S сыйп булса Ишек ачып монда кергәндә, синең ачык йөзеңне күреп * кенә дә юанам. Мәрхүмә Нәгыймә Таҗдарова шулай бик йомшак, в күңелгә ягымлы елмая торган иде. Аның белән чагыштырганга үпкә- ° ләмисеңдер бит? х
Ничек үпкәләсен инде Сафия! Әле менә үзенең дә күңеле ифрат * төшенке чак, үзен дә театрда артык кеше итеп хис кыла иде бит ул. s Күз төпләрендә, менә-менә түгеләм дип, ачы дәрья чайпала иде. Гыйз- « зәт килеп кергәч, ул дәрья түгелми генә кире чигенде. |
Коридорда Алсу Шаһназарова күренде: ч
— Әнвәрбәков булмый бүген,—диде шактый ук күтәренке тавыш 2 белән — Ике көнгә районга җибәргәннәр. Әле генә хатыны шалтыратты Ишетмәгәннәргә әйтегез анда!
Сафия көрсенеп куйды. Димәк, өйгә кайтырга кирәк, һәм Наргизә дускайны ачык чырай белән котларга. Эчтә нинди генә утлар янса да, сер бирмәскә, йөзгә-күзгә чыгармаска!
— Миңа үч итеп йөрүедер инде, качуыдыр,— диде Гыйззәт тә янә күңеле төшеп.
— Сез киләсене белә идемени?
— Мине күрүгә, моннан берәрсе шалтыраткандыр. Кызык ясыйлардыр, әвәрә булсын әле. башы әйләнсен, эче пошсын, диләрдер
Сафия ирексездән көлеп җибәрде.
— Сез нәкъ артист кебек икәнсез. Гыйззәт абый. Мин дә шулай уйлап куйган идем.
— Миннән кача, дипме?
— Юк, бездән качып йөрми микән дип!
— Әллә син дә пьеса яздыңмы?
Гыйззәт Сафиянең йөзенә сагаю белән текәлде.
— И и. Гыйззәт абый! Кая инде безгә пьесалар язу! Башкалар язган пьесада уйнатсалар да канәгать булыр идек әле!
— Әллә роль бирмиләрме?
Моны ул чиксез гаҗәпләнеп сорады.
— Яхшы рольләр бөтен артистка да җитми бит ул, Гыйззәт абый!
һәм Сафия тыелып кала алмады, көлемсерәү аша гына булса да, Кадимбикә турында, аны уйнарга хыяллануы һәм бу рольнең башка берәүгә бирелүе хакында әйтте.
Бикашин, башын иеп, зур дикъкать белән тыңлады. Сафияне юатырга ашыкмады, режиссердан ризасызлыгын белдермәде. Ләкин бөтен кыяфәтеннән ишеткәннәрен йөрәге аша үткәргәне сизелеп тора иде. , „
— Мондагы хәлләр минем генә башыма сыймыйдыр дигән идем. Син дә аптырагансың икән,— диде соңыннан тирән уйланып Шундый рольне синдәй артисткага бирмәгәч, ничек яши соң бу театр бүгенге
Арттырып җибәрде Гыйззәт абзый, чаманы белмичәрәк күтәреп куйды Сафияне. Ләкин чын күңелдән әйтелмәгән мактау иде бит бу,
'Сафия аның күрәләтә арттыру икәнен аермачык аңласа да, каршы әйтә алмады, җылы сүз йөрәккә май булып ягылды да телгә бал булып уралды.
Бер-берсен юатышкач, икесенә дә жиңелрәк булып китте. Алар шулай сөйләшеп-гәпләшеп бергә чыгып баралар иде, баскыч мәйданчыгында Сафияне Фәгыйлә тотып алды:
— Синең белән сөйләшәсе сүз бар иде
Гыйззәт белән хушлашып калырга туры килде. Инде пенсия яшен күптән узуына карамастан, сәхнәдә бик еш күренә торган, гадел-чая апаларны бик табигый уйнаучы, юан гәүдәле, киң битле Фәгыйлә тормышта да туры сөйләшә һәм күңелендәген яшереп тота белми иде Ул зур коңгырт сумкасында актарынып нидер эзләргә кереште. Бу шактый озакка сузылды. Сафия сумкадан берәр язу чыгамы әллә дип уйлаган иде, әмма кабартмадай кул аннан яшел алма табып алды. Фәгыйлә апа аны шырт итеп тешләде дә калын тавыш белән:
— Ниләр сөйли?—дип сорады.
— Кем?
— Гыйззәтне әйтәм. Нишләп йөри?
— Драматург бит ул, Фәгыйлә апа, яңа пьеса язган.
— Ә-ә, пьеса язганмыни!- Фәгыйлә күзен кыса төшеп, алма чәйнәде.— Башка йомыш белән килгәнме әллә дип торам тагын Пьеса язган икән алайса. Бөтенләй юк нәрсә артыннан йөри икән, карт пиюс. Пьесаны аны шушы яшькә житкәч язалармыни? Комың коела башлагач?
— Фәгыйлә апа! Ә соң «Урман шавы»? Талантлы бит ул!
— Талантлы?- Фәгыйлә нәрсәдер эзләгәндәй, баскычтан аска карады — Талант дисең. Анысы булгандыр да. бәлки Гөнаһсына кермим. Ләкин бер талант белән генә әллә кая китеп булмый бит әле!
— Ә ни кирәк тагын?
— Тагынмы?.. Тагын батырлык кирәк әле, жаный. Гайрәт кирәк. Талант бит ул, Сафиякәй, кайбер заманнарда бик авыраеп китә. Ифрат з\р йөккә әверелә ул кайчакларда Аны күтәреп барганнарга һәлакәт яный башлый. Аннан котыласы, ташлап качасы килә. Эх, рәхәт килде шул сезгә замана! Бүгенге талант ияләренә башны балта астына куеп ижат итәргә туры килми. Инде хәзер Гыйззәт абзацның да теге чакта ташлап качкан талантын эзләп алырга дәрте купкан, күрәсең.
— Ай-Һай каты сөйләшәсез, Фәгыйлә апа! Бер әсәр белән тарихка кереп калган шәхесләр бар Талантын ташлап качкан дип, аларны кем гаепли?
Фәгыйлә, кулындагы алма үзәген, тагын берәр тешләр жире юкмы дип әйләндергәләп карады да баскычтан аска ыргытты
— Алай икән—диде битараф тавыш белән — Талант дисең. Тик мин сиңа, аның белән житәкләшеп, югалган талантын эзләргә чык дип киңәш бирмәс идем
— Бу дигән сүз инде?
— Бу шулай дигән сүз: I ыйззәт үзенең заяга узган гомерен кызгана, яшьлеген сагына Талантлы буласы килә, яшь буласы килә. Яшь, чибәр артистка белән шаяра, дигән дан кирәк аңа, гайбәт кирәк Шул гына кирәк тә - дип. сузып кабатлады Фәгыйлә һәм Сафиянең күзенә тутырып карады.
— Ни сөйлисез Сез. Мин аңа Теге «Урман шавы»н куйганда, авылда чакта - Сафия сүзләренә буталды, аннан да бигрәк бу урында, бу ямьсез сөйләшү арасында «әти» сүзен телгә алырга күңеле кушмады Борылды да, йөгереп, баскычтан төшеп китте.
Ул кайтып кергәндә. Наргизә бизәкле ефәк халатының озын итәкләре белән идәндәге бала-чага уенчыкларын, таралып яткан әйберләрне себереп, әрле-бирле йөренә, кулындагы кәгазь битләрен ачып- ачып карый, аннан-моннан укый, көлә иде
— Бикбаудан «Кадимбикә»нең бер нөсхәсен талап алдым әле,— диде кәгазь битләрен жирән бөдрәләре өстендә учак утында җилпенгәндәй итеп - Килде бәхет, килде миңа да, асыл кош койрыгыннан эләкте! Бар ул ходай, бар, биш ел газап чиккәнемнең әжерен кайтара миңа!
Ул Сафиянең тәбрикләвең ихлас кабул итте, дускаеның кичке * спектакльдә катнашмавы аңа тагын бер куаныч өстәде. 3
— Дару эчереп яткырсана шуны,— дип, мышкылдаган Илнурны з Сафиягә тапшырды да тиз-тиз киенеп чыгып та китте. г
Баланы жиренә житкереп, тиешенчә карыйм дисәң, меңнәрчә хә- °- рәкәт ясарга һәм аларның барысын да сабыйның күңелен күтәрерлек £ йомшаклык, төгәллек белән, назлы-матур сүзләр кушып башкарырга ки- 3 рәк: чишендерергә, төнге киемнәрен киендерергә, ашатырга, эчертергә. = елатмыйча дару эчертергә, башын сыйпарга, юрганын рәтләргә, һәм, 5 әлбәттә, әкият сөйләргә..
— Борын-борын заманда, кәжә команда, саескан сотник, үрдәк < үрәтник булган заманда, яшәгән ди, булган ди, Илнур исемле бер ма- “ лай. Ул бик батыр булган ди, ул бик матур булган ди. Әнкәсен ярат- * кан ди, апасын яраткан ди. . =
Сабыйның күзләре ышаныч белән, жан тынычлыгы белән карый. < Менә аның куе-озын, алтынсу керфекләре эленә башлады, күзләрендә 5 матур төшнең яралгысы шәйләнде. Менә ул тыныч кына мышлап йо- х кыга талды. Аның йомылган керфекләре гүяки Сафия күңелендәге сыз- = лавыкларны да төшкә әверелдерде. Әйтерсең лә, әле күптән түгел ге- ~ нә Сафия йоклаган, шактый гына күңелсез төш күргән, ләкин менә у хәзер инде уянып киткән һәм күңелсез хәлләрнең төштә генә булуына куана.
Күзгә тиз генә йокы керерлек түгел иде әле. Сафия, өстәлне бүлмә эченәрәк тартты да тәрәзә янына барып басты. Тәрәзә театрның ишегалдына чыга, бу яктан караганда аның сарыга буялган стенасы бик гадәти күренә. Ләкин Сафия белә: бу бина урам ягыннан бөтенләй башкача, көзге моңсулыкны һәм төн караңгысын үз тирәсеннән куып, борынгыга тартым лампалары белән яктырып тора. Нәкь менә шушы минутларда ул дәртле адымнар белән килгән халыкны үз янына жыя. Бераздан аның ишек тирәсе бушап, тынып калыр.
Күпмедер вакыттан соң аның ишекләре тагын ачылыр, эчке яктан ташкын булып халык чыга башлар. Ләкин бу инде бая аның эченә кергән кешеләр булмас: аларның уйлары бүтәнчә агар, йөрәкләре башкача тибәр, йөзләре яктырып торыр, сүзләре бөтенләй башка нәрсә- лләр турында барыр
б Театр инде бөтенләйгә тынып калыр, урамнан караганда ул да, башка биналар кебек үк, йокыга талгандай күренер.
Әмма бу бинада төнге сәгатьләрдә гажәеп хәлләр була торгандыр. Караңгыда иксез-чиксез тоелган сәхнәдән кайчандыр меңнәрчә кешеләрнең күңелен тетрәндергән шәхесләрнең шәүләләре шуышып үтәдер. Киң ак баскычтан, яңа пьесасын күтәреп, очына-очына талантлы драматурглар менәдер. Көндезләрен һәм кичләрен, фойедагы ыггһ-зыгы- га битараф хәлдә бер читкә карап, күңелендә яңгыраган көйне тыңлап утырган мәшһүр композитор да, бронза кулларын күтәреп, жилпеп җибәрәдер, һәм тирә-юнь сихри моңга күмеләдер.' Икенче каттагы музейда спектакльләрнең кечерәйтеп ясалган декорацияләре зураядыр, һә.м аларда чын кеше тормышыннан да зуррак, мөһимрәк, тәэсирлерәк язмышлар кайный башлыйдыр
...Ә иртән театр бинасы, гримын сөртеп, сәхнә киемнәрен салып, «адәти генә киенгән артист төсле, янәшәсендәге башка биналар белән яигезләшеп калыр. Бары тик аның стенасындагы мемориаль такталар һәм ике ягындагы зур фотовитриналар гына кичке бәйрәмнәрне искәртеп торырлар.
Әнвәрбәковны берәү дә югары оешмага чакырмады һәм районга командировкага да җибәрмәде. Ул хатыны Айзирәктән театрга юри ялганлап шалтыраттырды Спектакльдә рольләр бүленешен игълан иткән көнне театрда чуалырга башына тай типмәгән бит әле аның!
Андый көнне баш режиссер тынгы белми һәм кирәкле эш белән шөгыльләнә алмый Бүлмәнең ишеге ачылып-ябылып кына тора: выжт! шарт! выжт! шарт! Нинди дә булса сәбәп тапкан булып, бер- берсенең күзенә бик үк чалынмаска тырышып керәләр аның янына Кайсы көчәнеп елмайган, кайсы кашын-күзен җыерган. Сүзне читләтеп, ерактан башларга тырышкан булалар, ләкин, ипләп кенә сорашканнан соң, теләкләрнең асылы бер икәнлеге ачыклана: һәркем үзенә нәкъ менә шушы куелачак спектакльдә зуррак, күренеклерәк роль бирелүен тели. Дөрес, аларның барысын да бөтен көченә эшләтәсе, һәр талантны бөтен колачына ачасы бик килә Әмирнең, һәркайсының көен табып, җаена торып сөйләшергә туры килә, ләкин барыбер күңелләрен күреп бетереп булмый, чөнки теләкләрен үтәү мөмкин түгел
Сүз белән ничек кенә майларга тырышсаң да. иҗат кешесенең әрнегән йөрәге бу хакыйкать белән килешергә теләми Шунлыктан, мондый сөйләшүләр дуслыкны ныгыта дип һич әйтеп булмый иде.
Соңгы вакытта Әнвәрбәков котылу чарасын тапты бер-ике көнгә югалып тора торган итте Йөрәк ярсуларыгызны үзегезгә генә басарга туры килер инде, хөрмәтле туташлар һәм ханымнар! Үпкә сүзләрегезне тыңлар кеше юк бит әле, килмәгән. Ашыгыч эш белән еракка җибәргәннәр баш режиссерны Куып тотарлык кына да түгел. Менә бер-ике көннән килер, аннары сөйләшерсез.
Ләкин бер-ике көннән сөйләшү инде җайга салынмаган оркестр шавына охшап тормас, аерым музыка кораллары тонында гына барыр. Ул чакта инде актрисаларның тиз кабынучан йөрәге ургуын киметкән. бераз җаена төшкән булыр Күпчелек үз сүзләрен генә сөйләп маташмас, кеше сүзен дә тыңлый алыр
Шуларны уйлап, Әмир, давылдан качкан юлчы кебек, өендә посып утыра иде. Әйдә, Бикбауны талкып алсыннар әле, яшь кеше, бераз өйрәнә-чыныга торыр. Әмир, авызын турсайтып, чал кергән мыегын кармалап, ничә атналар буе кулы бармаган һәм искә төшкәндә үк саруны кайната торган бер әйберне — Гыйззәт Бикашинның «Теге якта» исемле пьесасын, ниһаять, укып чыкты. Укып чыкты да. шактый вакыт башын иеп, аптырап утырды. «Исеме җисеменә бик туры килә икән,— дип уйлады моңаеп.— Әсәре дә теге якта шул, сәнгатьнең теге ’ ягында» Нигә шушындый әйбер язалар икән дә нигә аны күтәреп йөриләр икән? һәм, иң аянычы, нигә шуларны укырга баш режиссерны мәҗбүр итәләр?
Кулъязма янына тагын берничә кәгазь бите куелып, аларда шактый абруйлы дүрт-биш кешенең бу әсәрне укып чыгуы һәм бик тә хуплавы әйтелгән иде Ә нигә мактамасыннар алар? Рәхәтләнеп мактыйлар, авторга ярыйлар һәм. бетте-китте аларның эше шуның белән! Әгәр режиссер булмаса, Әмир дә шулай итәр иде һәм Гыйззәт каршында бик яхшы күренер иде. Ә режиссер дөресен әйтергә мәҗбүр, чөнки пешмәгән әсәрне яхшатланып мактый алмый, мактаса, аны сәхнәгә чыгарырга тиеш
Кире кайтарырга туры киләчәк иде бу әйберне, һәм бик тә. бик тә күңелсез эш иде бу. Әнвәрбәковның да эчендә җаны бар, аның да кеше кәефен кырасы килми Яхшылык кылып, башкаларны сөендерүгә һәм үзең дә куануга ни җитә!
Әмир кулъязма папкасын читкәрәк, гәзит-журнал өеменең астынарак? шудырды Папка күздән югалды, ләкин аның урынына өем астыннан зәңгәр тышлы калын дәфтәр килеп чыкты. Абилованың «гариза*сы. Барыбер кәеф" кырылган иде инде, берочтан Әмир аны да укып бетерергә 154
ниятләде Дөресен генә әйткәндә, бу дәфтәр аңа Бикашин пьесасыннан кызыклырак тоелган иде. Бер уйласаң, әллә нинди сәләтләр ята бу артистларда, ачылмаган мөмкинлекләр әрәм була. Абиловага да, бәлки, язучы һөнәрен дә үзләштерергә кирәктер? Язарга ярата икән бит, тырыша торгач, тагын да остарып китәр иде әле. Менә, теге көнне туктаган бите дә бөкләнеп куелган икән Әмир җайлабрак утырды ♦
«Мин театрда, сәхнә артында үстем,— дип укырга кереште ул.— S Уенчыкларым — әнинең грим савытлары, ялган асылташлар, бакчам — з декорацияләр, сулаганым - буяу-җилем исе һәм сәхнә тузаны булды. < Хәер, тормышның зилзиләләре мине шуннан да эзләп табып, бөтереп £ алып бәргәләгәннәр Биш айлык чагымда мине басмачылар урлап - киткән. Әтием ЧКда эшләгән минем, шуны белгәннәрдер инде. Биш < айлык чагымда мине, алыптай зур бер ир кешегә алыштырып, кире с әниемә кайтарганнар. Күрәсез, иптәш Әнвәрбәков, ул чакта ук безнең <5 башлар бәяле иде». ' 2
«Шунда да чеметеп алырга җай таба үзе»,— дип уйлап куй- * ды Әмир. ш
«Бүтән балалар кебек, миңа, үскәч, кем булырмын икән дип. баш ° ватып интегергә туры килмәде. Дөньяда әллә ничә мең төрле һөнәр s барын белерлек яшькә җиткәнче, мин сәхнәдә беренче рольләремне < күптән уйнаган идем инде һәм театрдан читтә яшәүне күз алдына да г китерми идем. »
Менә Хәмзә театрында «Любовь Яровая» бара. Минем әни — Ба s ронесса. Балитәкле купшы күлмәк, каурыйлы эшләпә кигән, таныр- лык та түгел. Ул. киң селтәнеп, муенына озын ак яка — горжетка сал- s ганда, чыннан да җиде буын аксөяктән бер дә ким булмагандыр.
Спектакльдә миңа да роль бирелде — урам баласын уйнарга куштылар. Режиссер абый мине өйрәтә: «Син — ятим малай, атаң-анаң юк,базарда аны-моны урлап тамак туйдырасың,—ди.—Сәхнәдә берәрсе- нең әйберен чәлдерергә тырыш. Тик шундый оста итеп урла, артист үзе сизмәсен, тамашачы исә аермачык күреп торсын». Күрәсез, иптәш режиссер, шул чакта ук инде минем алга тәҗрибәле актерлар гына чишә алырлык иҗади бурычлар куела иде. һәм мин ул бурычларны җиренә җиткереп үтәп тә чыктым. Тормышчан образ тудыруның катлаулылы- гын әнә шулай сигез яшемдә үк аңладым. Чыннан да, тамашачы күреп торырлык, ә артист үзе сизмәслек итеп, кемнең нәрсәсен чәлдерергә? Төннәр буе йоклый алмый, шул хакта баш вата идем. Чын мәгънәсендә иҗади эзләнүләр иде бу Ә хыялларым һаман бер тирәдә — Баронессаның озын горжеткасы тирәсендә бөтерелә.Курчагымның бишмәт яка- ’сына бик тә матур булачак иде андый ак мех.
Шулай итеп, мин героемның эчке дөньясын тудырырга тырыштым, ә тышкы дөньясын тудыру минем өчен берни тормый, чөнки әтием инде берничә ел вафат, әнинең гомере театрда уза, мин исә шул урам малайлары белән сугышып үсеп килә идем Премьерага барганда, мин куеныма кайчы яшердем. Спектакльнең бик кызган мину-тында әнинең тамашачыга аркасы белән борылганын сагалап тордым да, чыжт итеп горжетка якасын телеп тә алдым Залда халык эче катып көлә — баронесса берни сизми. Халык шаулатып кул чаба — ә ул үзен алкышлыйлар дип уйлый Мин исә түбәм түшәмгә тиярлек булып кинәнәм.
Тамашачы хуплавының, алкышларның сихерле балын мин шул кичтә беренче тапкыр эчтем һәм гомерлеккә агуландым Авыз ерылган, эчтән куаныч ташый, тизрәк әнине дә сөендерәсе килә Ул сәхнәдән чыкканда, мин аны горжетка кыйпылчыгы сузып каршыладым Башта ул берни аңламады. Ә мин көләм, тәгәрәпләр китәм. Менә ул муенындагы горжеткасын күтәреп карады, эшнең нидәлеген аңлады һәм... мине үзенчә тәгәрәтеп җибәрде. Мин сикереп тордым да сәхнә артындагы әйбер-кара арасыннан сикерә-салулый чабып киттем, ул мине куа башлады Мин чабам — ул куа Режиссер ярдәмчесе, сөйкемле генә бер апа, әнине ко-
чаклап туктатмаган булса, белмим, ни белән тәмамланыр иде бу ка- чыш-куыш уены. Әнинең талканы бик коры иде яшь чакта, кызып китсә, чаманы белми иде. «Син сәхнәгә кайчы алып чыга торган булма, әйбер-кара турап йөрмә»,— диде шуннан соң миңа режиссер. Мин яңа кәсепкә керештем, икенче спектакльдә Любовь Яроваяныңчәч тарагын чәлдердем Сара апа уйный иде Любовь Яроваяны Ул да берни сизмәде. Ә халык күреп тора, халык көлә, кул чаба. Танылган ар-тисткада түгел тамашачының күзе, миндә! Җиңдем тегене, уздырдым! Актерлык гомеремдә минем бүтән беркайчан да шулай куанганым. бернинди шикләнүсез, мөлдерәмә тулы бәхет кичергәнем булмады. Чөнки аннан соң башкарган рольләремнең иң уңышлыларында да житешсезлекләр табарга өйрәндем. Ә ул чакта әле мин, бәхеткә, үз- үземнән гаеп эзләү кебек начар гадәттән азат идем, тәнкыйтьчеләр дә минем белән булышу кәсебенә керешмәгәннәр иде.
Кызганычка каршы, ул бәхет тә озакка бармады. «Җитте, моннан ары сәхнәдә караклык белән шөгыльләнмә, еламсырап, хәер эстәп кенә йөр»,— дигән күрсәтмә бирелде. Күрәсез, ижатымны чикләүче беренче кеше сез түгел, иптәш Әнвәрбәков.
Болай иркенләп яза башлагач, күңелдә калмасын, барысын да әйтим инде: син минем бер үзенчәлегемне әллә аңламыйсың, әллә аңлап та исәпкә-санга сукмыйсың. Җәйге таңда тәрәзәләрен сандугач моңына ачкан яшь кыз кебек, минем күңел тәрәзәләрем моңга, музыкага гына ачыла Алты яшемнән балет мәктәбенә йөрдем, сугыш башланып, Казанга кайткач, кордебалетта да биедем. Мин хисләремне моңга кушып белдерергә яратам Кызганычка каршы, безнең театрда соңгы вакытта музыкаль спектакльләр сирәк куела Нигә соң театрда музыканы күбрәк яңгыратмаска! Күп актрисаларга канат үсәр иде Минем көй уңаена гына ачыла алганым укыган чакта ук билгеле булды Мәскәү студиясенә кергәндә, шактый сәхнә тәжрибәм бар иде инде, шуңа күрә үземне мәктәп партасыннан аерылып кына килгән курсташларымнан бер башка өстен дип уйлаган идем. Әмма, ни га- жәп, уку миңа ифрат авыр бирелде Этюдлар уйный башласам, бөтен сүземә, хәрәкәтемә ясалмалык, фальшь килеп керә, шуны үзем дә тоеп агачланам да калам. Инде студияне ташларга кирәк дигән фикергә килә башлаган идем, укытучыбыз Анна Ивановна Ельцова тотып калды.
— Күрегез дә торыгыз, безнең Шәфика менә дигән героиня булачак,—ди торган иде ул.
Икенче курста чакта Хәбир Батыркаев белән икебезгә «Курчак» этюдын әзерләргә туры килде. Хәтерлисеңдер, ул сүзсез, музыка белән генә бара Шунда минем жаным-тәнем кинәт уянгандай булды. Аңарчы мине моңсызлык миңгерәүләткән, тәмам изгән икән. Үземне, ярда озак әлсерәп ятканнан соң, кинәт дулкын бәреп, киң диңгезгә чумган балыктай хис иттем һәр хәрәкәтем төгәл, иркен, нык, һәр адымым ышанычлы булып китте.
— Менә күрдегезме, әйттем ич мин сезгә!— диде шунда Анна Ивановна минем курсташларга.
Яшьлектә көткән бәхет килми калмый, хәзер генә менә өметләрем акланмый торган чак җитте...
Хәбирне беләсең, тик тора алмый ул Ниләр генә уйлап чыгармады ул шул «Курчак» белән! Мин (Курчак) ватылам, ул (Оста) төзәтә. Шуклык өстенә шуклык өсти торгач, без аны егерме минутлык концерт номерына әйләндердек. Шул номер белән, филармония бригадасына кушылып, җәйге айларда күп кенә авылларда да булдык. Тамашачылар минем «Курчак»ны хәзер дә онытып бетермәгәннәр әле. Актриса Абилова менә шуннан башланды да инде. Хәбирнең дә режиссерлык сәләте шунда ачылды.
Минемчә, «Кадимбикә»не музыка белән сугарып куярга кирәктер.
Каднмбнкә төшләремә моңга уралып керә Әйтерсең лә, мин Кадим- бнкә булганмын һәм талгын моң ритмына атлап йөрим...»
Бу урында Әмир, күзләрен йомып, сынын турайтты, башын артка ташлап, кәнәфи аркасына терәлде Нәрсәне хәтерләтте соң әле Шәфиканың бу сүзләре! Кем шулай аяк очлары белән күңел кылларын чиртеп узгандай атлый белә нде? ♦
Хәдичә! «Гүзәлем Әсәл»дәге Хәднчә-Абилова Әмир бер спектакль 3 вакытында, хисләренә түзә алмый, сәхнә артына йөгереп менгән иде. § «Нишлисең син, пәри кызы! Нишләтәсең йөрәкне? Сихерче икәнсең, 2 билләһи!» *
Әгәр дә Каднмбнкә аяк басулары белән генә дә күңелләрне шулай Е кузгата торган булса, ә? 3
Ләкин Әмир хәзерге Абилованы күз алдына китереп көлемсерәде = генә Кая китте аның адымнарының кешеләрне тәкатьсез итә торган < тылсым көче! Сәхнәдән йөрәк түренә баса-баса чыкканын тетрәнеп * көткән минутлар кайда калдылар? Кайчан, кайсы көннең ничәнче сә- < гатендә Шәфика дигән гүзәл кыз шушындый болганчык «гариза»лар “ язып, роль сорый торган Абиловага әверелде? Ай-Һай шәфкатьсез * икәнсең син, вакыт!
Театрда Солтанбаевалар барда, Абиловаларга әкрен генә арт- * карак чигенергә вакыт җитә башлаган ахры, ләкин кайчан кайсы п , артистның үз теләге белән артка чигенгәне бар да, олыгайгач, кайсы- 1 нын сөенә-сөенә пенсиягә киткәне бар! Алар, сәхнә тузанын сулап, үтәли җилләрдә, көчле утлар яктысында гына үсә алган гөлләр ке- J бек, өй һавасына күчереп утыртуга мантудан туктыйлар. Әле менә Сания апа Иделскаяны, җитмеш еллыгын бик зурлап үткәргәннән соң, кадерләп пенсиягә озатканнар иде. Аңарчы бөтерелеп йөргән апа, берике ай эчендә бөрешкән карчыкка әйләнгән дә куйган. Кайчак репетицияләргә килгәли, бер читтә тын гына утыра. «Нихәлләрең бар, Сания апа5»— «Хәл юк инде, каян булсын Өйдә тик утыра-утыра кабер ташы исләре килә башлады» Кабер ташының да үз исе бар, күрәсең.
Бер уйласаң, сәер халык та инде бу артистлар Әйт син менә шушында берәр эшчегә, хезмәткәргә, эшкә барып йөрмәсәң дә була, акчаны болай гына да биреп торырбыз, диген. Күпчелек бу тәкъдимне ишеткәч, сөенеп бетә алмаячак Артистларга шулай дип әйтеп кара — коелып иңәчәкләр. Аларга гомер буе роль җитми Көненә икешәр спектакльдә уйнарга, алсыз-ялсыз эшләргә әзер алар. Синнән Кадим- бикә чыкмый дип, ышандырып кара син актрисаларның берәрсен!
Бәхеткә, Шәфиканы ышандыру Әмиргә йөкләнми иде. «Ашыгыбрак язгансыз бит бу гаризагызны, иптәш Абилова,— диде Әмир эченнән генә — Бераз сабыр итәсегез калган Гаилә хәлләрегез дә бик түгәрәк түгел ахрысы Югыйсә, ирегезнең яңа спектакль куярга әзерләнүен белмичә, кичләр буе моны язып утырмас идегез Хәер, язудан гына зыян булмас анысы Без аны тиешле кешесенә җиткерербез» Ул дәфтәрнең беренче битен ачты да, сул чатына кыеклап, эре итеп. «Режиссер ип. Бикбауга, җавап бирү өчен»,—дип язды һәм бик тәмләп имзасын сырлады
8
Кеше алдында сер бирмәскә тырышты Шәфика, ләкин эчендә иренә үпкәсе чутсыз-чамасыз иде. Өйгә кайтса, әнисе алдында ярсуын тыя алачагына ышанмады, шуңа күрә училищеда дәресе башланган сәгать .«киткәнче, театрда тулганды. Ниһаять, сәгать өченчедә генә күрше урамдагы культура йортына төшеп китте. Театр училищесының бинасы бик кысан булганга, сәхнә хәрәкәте дәресләре шунда үткәрелә иде.
Юл буе күзенә ак-кара күренмәде, юл буе ул эченнән Рәмзине
тиргәп барды: «Тешләк! Спектакльне мин куям дип ялгыш та ычкындырмады бит ичмасам! Ә мин, адәм хуры булып. Әмиргә Идел буе гаризалар язып утырам! Куенымда кара елан асрап ятам икән!»
Уйлары бүтәндә булганга, ул дәресен дә рәтләп алып бара алмады. Юк кына нәрсәгә дә йөрәге ярсып, артык кызып китүдән көчкә-көчкә генә тыелып калды Алай да берсендә бөтенләй үк тыелып бетә алмады, кинәт кабынды Эльвира белән Яхъя исемле студентлар этюдын тикшергәндә булды бу. Этюд бик күңелле һәм төсмерләргә бай иде. Эльвира ларекта бал сатып тора. имеш. Аның янына савыт тотып, бер-бер артлы хатын-кызлар килә, ә сатучы бик дорфа кылана, әрепләшә, үчекли Ә инде янына чибәр егет килеп баскач, бөтенләй алыштырып куйгандай була, елмая, аның күзләренә генә карап тора, ярарга тырыша, бал белән сыйлый Алар баш очында безелдәгән шөпшәләрне куалар, парлашып жырлап алалар, кич очрашырга сүз куешалар
Этюдны Шәфика Эльвира өчен махсус сайлап алды Тар чалбар белән кысан свитер киеп йөри торган бу кыз бөтен торышы, кыланмышлары белән үсмер малайны хәтерләтә иде. Озын муен, ак чырай, каш өстеннән тигезләп киселгән көлсу, шома чәч. Нечкә беләкләр, кечкенә күкрәкләр. Мондый тыйнак хәзинәне кысан свитерлар, тар чалбарлар белән алай ук күрсәтеп куярга ярамас иде. киң жинле. балитәкле күлмәк килешәрәк төшәр иде. Ләкин инде ул кадәресен үк күзгә карап әйтергә кыенсына Шәфика, ә читтән суктырып әйткәнне Эльвира аңлап житкерми. бәлки, укытучысының зәвыгы белән килешәсе дә килмидер
Этюдның беренче өлешен — сатучы кызның хатыннар белән ызгышканын әйбәт кенә тасвирлый. Ләкин инде егет каршында сөйкемле итеп елмая да. жанга ятышлы итеп кылана да белми Мондый кызлар егетләр белән бер кашыктан бал ашарга түгел, янәшә басып тәмәке төтәтергә генә ярый. Шәфиканың анда ничек тә булса нәфислек, нечкәлек, мөлаем тыйнаклык уятасы килә иде.
— Булмаса да булмый икән инде,— диде ул кинәт кызып — Ничә тапкыр әйттем бит инде мин сиңа: өйдә көзге каршында күнегүләр ясарга кирәк
— Ясыйм мин. ясыйм.— диде Эльвира керфеген дә какмый аның йөзенә туры карап — Көн саен ясыйм
— Ясагач, күрмисеңмени егетләрне гашыйк итәрлек түгеллегеңне? Менә бит син юк кашыкны бар итеп тота беләсең, аның астыннан тамган балны ышандырырлык итеп сыпырып аласың. Ник син шуны йомшак, нәфис итеп эшләмисең, тупас кыланасың ә? Бу егетне син балга баткан бармагыңа гашыйк итә бел! Ә синең агач барма- магыңа, төртеп тишәрдәй терсәгеңә нинди егет гашыйк булсын инде, я! Яшь бит әле син, пенсионер карчык түгел!
Шәфиканың күңелендәге ярсуы, кинәт буасын ерып ташыган су шикелле. Эльвираның көлсу чәчле йомры баш түбәсенә шарлавык булып коелды «Пенсионер» сүзен ишеткәч, кыз. электр тогы суккандай, дерт итте, кисәк башын күтәрде. Аның болай да ак чыраеннан кан качкан, яңаклары тимгелләнеп чыккан, ә күзләре, яшел сөрмә тарткан соры күзләр шар ачылганнар, алардан жан газабы бөркелә иде Таныш караш иде бу. таныш газап! Рольне начар башкарган өчен тәнкыйтьләнгән артистлар шулай һушыннан язып кала. Үсмер малайга охшаш бу кызның хәсрәтендә Шәфика үз-үзен бүген иртәдән бирле газаплаган әрнү белән уртаклык күренде.
Ул. бу карашка түзә алмый, керфекләрен түбән төшерде, башка студентлар белән сөйләшкән булды, аларның этюдларын тикшереп азапланды Ләкин эшенең дә. сүзенең дә рәте юк сыман тоелды, чөнки ул һаман әле Эльвираның әрнүле карашын сизеп тора иде. Аңа бик оят иде. кызып китеп, шундый авыр сүзләр әйтеп ташлавына, бигрәк тә моның башка студентлар, егетләр алдында әйтелүенә үкенә иде
Шәфика Нигә шул хәтле каты бәрелде соң әле шәкертенә? Яшьлегендә үзе дә шундыйрак язмыш кичермәдемени? Күпме йөрде бит ул сабакташлары арасында сәләтсезрәге булып! Ләкин Анна Ивановна аңа каты бәрелмәде, «Ачылачак әле безнең Шәфика, менә күрерсез». - дип. һаман үсендереп торды Абилова бу студентларның анасы урынына куелган кеше, ә ана кимчелекле баласын ныграк яратырга. * ана саграк килергә, игътибарлырак булырга тиеш
Кеше газапларын үзенекеннән авыррак кичерә, берәрсенен бар- - магы киселгәнен күрсә дә һушыннан язарга җитешә торган Шәфика, 2 яшь кызның җаны әрнүен сизеп, үз хәсрәтләрен бөтенләй онытып < җибәрде |
Ул дәресен иртәрәк төгәлләде. Октябрь бәйрәменә хәтле башка * очрашмаячакларыи истә тотып, барысын да котлады =
— Авылдан килгәннәр өйләренә кайта торгандыр инде, — < диде — Әти әниләрегезне минем исемнән дә тәбрикләп з ♦
— Кайтабыз, котларбыз, диештеләр Эльвира гына дәшмәде. < Ул тәрәзә яңагына сөялеп, кулларын күкрәгенә кушырып баскан, йөзе о күләгәдә калганга, ни уйлаганын белеп булмый иде. Әгәр шунда берәр * сәләтле рәссам туры килсә, бу кызның нечкә сынын үзенең «Сагыш» $ яисә «Моңаю» исемле картинасына өлге итеп ала алыр иде. *
— Ә син. Эльвира? о
— Безнең Себер ерак бит. Шәфика Сафиулловна. Дүрт көн эчендә = генә кайтып та җитеп булмый. Самолеты очамы-юкмы әле мондый көн- $ нәрдә. «
Башкалар китте, ә Эльвира калды Шәфика да ничектер тиз генә чыгып китә алмады
— Хәзер нишлисең инде?
— Фатирыма кайтам да. ятам
— Квартирың ничегрәк соң синең?
— Бер авыру әби белән торабыз.
— Бергә үкмени?
— Бер бүлмәдә.
Училищеның тулай торагы юк. шунлыктан булачак артистлар студент тормышының бик күңелле бер ягыннан - бергәләшеп гөрләшеп яшәү бәхетеннән мәхрүм иделәр.
— Әйдәле, Эльвира, мине озатып куй
Әллә ничек уйлап җиткермичәрәк әйтеп ташлады моны Шәфика. Эльвира, сискәнеп, тәрәзә яңагыннан аерылды, аның күзләре күләгәдә ялтырап китте.
— Сезнеме? Яхшы булырмы соң?
— Үзем чакырам икән, бару яхшырак.
Эльвира, кире уйламасын бу тагын дигәндәй, тиз-тиз атлап, ишек янына барды, урындыктан кара курткасын һәм озын баулы сумкасын алды .
— Мин үзем, кыюлыгым җитеп. Сезнең ишекне барып кага алмас идем әле
Шәфика, бүген беренче тапкыр күңеле җылынып, көлеп җибәрде.
— Нигә, бер дә якын итмисеңмени мине?
— Сез бит шундый олы кеше, Шәфика Сафиулловна Шундый олы'
— Ну, актриса өчен олы булу кимчелек кенә ул.
— Юк. мин яшь ягыннан әйтмим, талантыгыз белән, иреш- кәннәрегез белән олы Сез!
— Минем яшькә җиткәндә, син алай гына да булмассың әле
— И. кая инде ул безгә!
Шәфика телен аркылы тешләде, баягы сүзләре исенә төште
Урамда салкын яңгыр кыекла,п биткә бәрә, тротуар кырыеннан гөрләвек йөгерә, машина тәгәрмәчләре астыннан пычрак су чәчри иде
Ел тәүлегендә була торган иң шыксыз көннәрнең, берсе иде бу. Ләкин соры болытлар аларның күңелен басмады, салкын яңгыр туңдырмады, чөнки алар икесе дә баягы үпкә-кыйналуның үтүенә сөенәләр иде. Шәфика үзенең дә баштарак авыр ачылып китүе, тик укытучысының аннан өметен өзмәве хакында сөйләп алды Эльвираның бераз кар- лыкканрак тавышы башка чакта Шәфиканың эчен пошыра иде. ләкин бу юлы ул үзенчәлекле, тирән, күкрәк түреннән чыккан сыман булып тоелды. Күп кенә кызлар яшеренеп тә. ә кайчакта ачыктан-ачык та тәмәке тарткан бу заманда актрисаларның калын-карлыккан тавышы хәтта модага да кереп бара иде бугай инде, һәрхәлдә, үзәк телевидениедән андыйлар шактый еш чыга. Кыскасы, бу кызга да үз стилен табарга ярдәм итәргә кирәк. Килбәтсез үрдәк бәбкәсеннән мәгърур аккош үсеп чыга кайчакларда
Баскычтан менгәндә үк, кызган май исе сизелде, ишек ачкан Мөкәррәмә, кунакны күреп, елмаеп исәнләште, куллары юеш булганга гафу үтенеп, алпан-тилпән атлап, ашыгып, түр яктагы кухняга кереп китте.
Курткасын салып элгәч, Эльвира бик кыенсынып кына, музейга кергән кыяфәт белән залга үтте. Стеналарга эленгән пыяла шкаф киштәсенә, китапларга сөяп куелган фотоларны карап чыкты. Шәфиканың төрле рольләрдә шулкадәр күп кыяфәтләргә керүенә сокланды
— Мин сезнең бик аз рольләрегезне генә беләм икән бит, Шәфика Сафиулловна! Ә сез менә нинди бай икәнсез!
— Барысын да белергә син яшь бит әле. Аны байлык дип тә булмый инде. Артистның иҗатыннан, калса, менә шушы фотолар гына кала.
Кухня ягыннан шулчак:
— Кызым, кил әле. өлгерә алмыйм,— дигән тавыш ишетелде.
Туктале, әни, өсне дә алыштырып өлгермәдем ич, — диде Шәфика ризасызлык белән.— Азапланасы да түгел иде.— дип өстәде тавышын әкренәйтеп — Нәрсәгә соң ул пылау, юанаер өченме тагын?
— Мин барып килсәм ярыймы соң. Шәфика Сафиулловна? Бәлки. берәр ярдәм кирәктер?
— Теләгең бар икән, рәхим ит!
Шәфика халатын киеп чыкканда. Мөкәррәмә белән Эльвира газ плитәсенә куелган чуен казан тирәсендә кара-каршы басып торалар иде. Кыз Шәфикага борылды да:
— Мин пылауны гел дөрес пешермим икән бит. Шәфика Сафиулловна,—диде— Карагыз әле. май ничек кызган, янына барырлык түгел.
— Майны төтене агарганчы кыздырырга кирәк.- диде Мөкәррәмә иреннәрен кысып, үзе уң кулының учын түбән каратып, казан өстендә уңга-сулга талгын гына йөртте — Әнә, күрәсезме? Булып җи тә бугай инде. Май болгаткан чүмечне чи иткә тигереп карасаң да ярый. Чүмеч иткә ябышса, май әзер дигән сүз. Аңа иң әйбәте — ма мык мае инде. Көнбагыш маенда алай тәмле булмый ул Мамык маен миңа Ташкенттан җибәреп торалар. Әнә. Шәфика белә.
— Миңа сөйләгез сез. миңа, — диде Эльвира илһамланып.— Шәфика Сафиулловна болай да белер.
— Пылауны әни пешерә бездә,— диде Шәфика.
— Әниләр...—дип нидер әйтмәкче иде дә. сүзен өзде Эльвира. Ләкин шундук яңасын тапты — Сез бик бәхетле, Шәфика Сафиулловна. гомерегез буе әниегез янында яшисез. Ә менә мин Миңа пылауны үземә пешерергә кала.
Ул майлы сөремнән каралган түшәмгә карап көлемсерәде, башын чайкады, аның бу хәрәкәте һич көтмәгәндә кызларча нәфис, ягымлы килеп чыкты. Ул казанны каян алганнарын сорады — анысын да Мөкәррәмәгә Үзбәкстаннан җибәргәннәрен белгәч, әкренләп сүзне элекке заманнарга күчерде. Өлкән артистка өчен бу — көтелмәгән сөенеч булды, чөнки кызы янына яшьләр килгәләсә дә. Мөкәррәмә бе-
лән ачылып сөйләшмиләр, әллә өлкәннәр сүзенең кызыгын танмыйлар, әллә алар белән сүз ялгый белмиләр Ә бу кызчык күңелгә әнә ни чек майлагандай шома үтеп керә икән бит! «Юк. мин үзем гаепле, мин ана ачкыч таба алмыйм, ахрысы», дип уйлады сиздерми генә шәкертен күзәтеп торган Шәфика
Казан янында өч кешегә урын тар иде. Шәфика зал ягына чы ♦ тын. үз эшенә утырды. Тегү эшен ярата ул. күп кенә рольләренә 2 костюмнарны үзе унлап чыгара, үзе тегә иде Гомумән, театрда кос- з тюмнарны тегү, аларның эскизларын ясау эше тиешле дәрәҗәдә < җанга салынмаган. Абилованың костюмнар тегү осталыгы рольләрен уңышлы башкарып чыгуга бик тә ярдәм итә иде. Аның тутый кош- £ лар. күз күрмәгән чәчәкле агачлар чигелгән ак ефәк пижамасы бар 3 иде. Кытайда тегелән пижама. Элегрәк гастрольләрдә йөргәндә. Шә- = фнка аны кигәли иде һәм ул костюм аның зифа буена бик тә килешә иде. .Хәзер шул тараеп киткән, ләкин ефәге нык әле. чигешләре дә уңмаган. £ Шәфика шуның чалбарыннан итәк чыгарып, халат итмәкме Ю.е.
Башка вакытта кул эше аңа жан тынычлыгы иңдерә торган иде. = Ләкин бу юлы күңеле бер генә дә урынына утырмады Баскычта аяк i тавышлары ишетелгән саен йөрәге урыныннан кузгалып куйды, әмма ~ адымнар узып китә тордылар Хәер. Рәмзи бүген алай иртә кайтырга g тиеш тә түгел, элегрәк үзе куйган «Сагыну» спектаклен бүген тагын о бер тапкыр карап кайтырга ниятләгән иде ул. Әле кичә генә «язмыш- z лар тактасы» янында Зыятдин, бөтен грим бүлмәләренә ишетелерлек итеп «Рәмзинең «Сагынуы» бетеп тә килә инде. - дип. кычкырып сөйләп Д торган иде — Тузып беткән үл спектакль, бик пычранган Мин моны худсовет члены буларак әйтәм. режиссер үзе барып карасын әле. Бик нык тазартырга кирәк ул спектакльне. Икенче пәрдәнең уртасына гына игътибар итегез анда Тәүфикъ ни кыланганын бөтенләй чамаламый, тәмам йөгәненнән ычкына». Кичә кич Шәфика шул сүзләрне, билгеле, шактый йомшартып, иренә кайтып әйткән иде. Чыннан да. бер үк спектакль төрле көнне төрлечә уйнала Ул артистларның кәефенә, залдагы тамашачыларга, сәхнә эшчеләренә һәм хәтта һава торышына да бәйле Начар якка үзгәреп китүе дә бик ихтимал. Хәзерге минутларда Рәмзи үзе куйган спектакльне урыны-урыны белән\зе таный алмыйча хәйран калып утырадыр, бәлки Ләкин шулай да күңел сагаеп аны көтә, баскычта аяк тавышлары ишетелгән саен, йөрәк урыныннан кузгалып куя иде.
Бүлмәгә, кызган ит һәм эссе май исенә уралып. Эльвира килеп керде.
- Мөкәррәмә апа мине кухнядан куа. Ул Шәфика янына, диванга килеп утырды Син артист кеше, кухня һавасы белән агуланма, үзеңне сакла ди Эльвира көлеп куйды Аның бит очлары кызарып чыккан, күзләре яктырган иде. - Ярты сәгать эчендә генә әллә ни булмас иде әле!
- Исәнлек шулай азлап-азлап. сиздерми генә китә дә инде ул.
- Әллә сез авырып торасызмы? — Эльвираның тавышында борчылу чагылды
— Нишләп алай сорыйсың?
Сез бүген һәрвакыттагыча түгел, үзгә, бүтәнчә.
— Анысы тән сырхавы түгел, күңел ярасы гына Үтә торганы.
Ничек килеп чыккандыр, әле бер-ике генә сәгать элек килбәтсез үрдәк бәбкәсе булып күренгән чандыр кызыйның үзенә сердәш булып киткәнен сизми дә калды Шәфика Уйламаганда гына дигәндәй. Ка- днмбикә исеме телдән ычкынды Юк. Шәфика үзенең аны уйнау турындагы яшерен хыялын чишмәде, билгеле. Рәмзи өчен борчылганын әйтте. Эльвира аны ярты сүздән аңлап алды: пьеса тарихын ул да бик яхшы белә булып чыкты.
Ай-Һай. оста да соң инде Әнвәрбәков. диде ул. Күңелгә ятышлы әйбер булса, үз кулыннан ычкындырыр идеме сон. Куярга
II .К У . № 3
161
авыр, шуңа юри Рәмзи абыйга тапшыра. Бик авыр хәзер Рәмзи абыйның хәле, шулай бит. Шәфика Сафиулловна?
Шәфика аңа гаҗәпләнеп карады. Каян белгән әле бу кызыкай аның театрда әйткән сүзләрен?
- Нишләп авыр булсын?—диде үзе шактый ук төксе итеп.— Спектакль куйдырмасалар яхшырак булыр идеме әллә? Рәмзинең аңа гына таланты җитәрлек.
- Туктагыз әле. Шәфика Сафиулловна, сез дөрес кисмисез, минемчә. Чигүен мондарак туры китерсәгез, матуррак булачак бит.
Эльвира аның кайчы тоткан кулын сак кына читкәрәк этәреп, өстәлдәге ак ефәк кисәкләрен башка тәртиптә тезә башлады.
— Әйе шул. бөтенесе шулай уйлый, Әнвәрбәков Бикбауны күтәрә, диләр,— диде ул эш арасында — Спектакль артыннан спектакль куйдыра егеткә, имеш. Сез меңә бу төшен үтүкли торсагыз да була... Әйе, күтәрә Әнвәрбәков Рәмзи абыйны Шундый итеп чөеп җибәрә, яшь режиссерны бөтенләй терәксез калдыра. Егылу куркынычы бик нык көчәя. Сезгә шулай тоелмыймы3. Менә бу төшен ышкып җибә-регез әле... Үзегез беләсез бит. Шәфика Сафиулловна. танылган режиссерлар һәм артистлар янында эшләү яшьләр өчен ифрат читен. Өлкәннәрдән мең яхшырак эшләсәң дә. бер җылы сүз әйтмиләр, чөнки тегеләрдән уздырып мактаудан куркалар, аларның электән килгән даны күзләрен чагылдыра Ә инде берәр кимчелегеңне тапсалар, чыдап кына тор! Тәмләп-тәмләп камчыларга тотыналар. Сезне өлкән дип әйтеп булмый әле. сүзнең турысын яратасыз. Шуңа күрә ачыктан-ачык әйтәм: картлар алар, телиме-теләмиме, барыбер яшьләрнең юлына аркылы ята. Рәмзи абыйга да Әнвәрбәков кул астында эшләү бик авыр Ярый әле, сез бар дның янында, югыйсә, баш түбәсенә төеп кенә торырлар иде. Сез аңа таяныч!
Шәфика аны шаккатып тыңлады
Ай, Шәфика Сафиулловна, яндырасыз бит!
Менә сиңа үсмер малайга охшаган аңгыра кыз! Менә сиңа килбәтсез үрдәк бәбкәсе! Шәфиканың үрдәк дигәне башка кош булып чыга түгелме? «Кадимбикә»не дә укыган икән, автор берәрсепә биреп торган да. шуны кулдан-кулга күчереп йөрткәннәр булса кирәк.
— Кадимбикәгә күпләр кызыга. - диде Эльвира ак ефәккә иелеп җөй типчегән арада. Күзләре керфек астыннан күренми иде, Шәфика, аның тавышында астыртын көлемсерәү сизелмиме дип. сагаеп тыңлады, ләкин кыз ихластан сөйли иде булса кирәк.—Юмор юк анда,— дип дәвам итте кыз — Катлаулы характер юк. Ә мин андый акыл иясе рольләренә кызыкмыйм.
Ул энә-җепле кулын күтәреп, күкрәгенә кысты:
- Их. Шәфика Сафиулловна, ныклап аягына гына бассын Рәмзи абый, ул сезнең өчен махсус спектакльләр куячак әле. Сезне өр-яңадан ачачак әле ул!.. Әйдәгез, итәген үлчәп карыйк, бил сызыгы ничек икән?
Ул Шәфиканы бер чишендереп, бер киендереп, каршында әйләндерә, гүяки остазын үзенә буйсындыра һәм аның күңеленә үз фикерләрен сеңдерә иде. Шундый ышандырып сөйли, каһәр! Шәфика сүз сөрешенең уңаен аңламыйчарак торды, шәкерте фәлсәфәсенә кушыла алмады, тыңлау белән чикләнергә мәжбүр булды.
- Нишләргә дә белгән юк бит әле, Шәфика Сафиулловна, — дип дәвам итте Эльвира — Мине бер театрга да чакырмыйлар. Мәскәүдәге актрисаларның үткенрәкләре мондый очракта җаен таба табуын. Танылган режиссерларның берәрсепә кияүгә чыгалар да куялар, карт-фәлән дип тә тормыйлар. Әйбәт режиссер янында күзгә күренеп була анысы...— Ул иелеп күлмәк итәген бөгә иде - Безнең тирәдә андыйлар юк шул. булганнарын күптән эләктереп бетергәннәр.
Бу сүзләр Шәфиканың зиһенен тәмам таратып җибәрде
— Ничек инде роль алам дип кияүгә чыгарга? диде ул соң дәрә-
жэлә аптырап Аның белән яшисе дә бар бит!
— Мине ир белән яши алмас дисезме әллә?
Эльвира шундый өздереп карады, әйтерсең, лә. бая аны артистлыкка ярамас итен чыгарган Шәфиканың хәзер хатынлыкка ярамас men чыгаруын көтә һәм рухын шул авыр сүзне җиңелрәк үткәреп җибәрергә әзерли иде. ?
- Юк-юк. киресенчә, сине зур мәхәббәткә, үзеңә тиң бер яшь.
яхшы кеше белән гомер итәргә лаек дип саныйм.— диде Шәфика = ашыгып. <
— Иҗади дуслык булганда, мәхәббәт үзе килә. Эльвира моны шундый ышаныч белән әйтте. Шәфиканың башына кадак белән кагып ё куйгандай итте,— Аның шул ягы да бар бит әле: хатын-кыз берәрсен 3 кайгыртып яшәргә тиеш. Мәхәббәт дигән булып, бер пүчтәк адәмгә § хезмәт иткәнче, талантлы кешене карап, тәрбияләп яшәү яхшырак i? түгелмени? Айдынны тормыш мәшәкатьләреннән бушатын, иҗатына * мөмкинлек тудыру үзе генә дә сәнгатькә хезмәт итү бит
Тыштан караганда үсмер тоелган бу кызыкайның акылы-күңеле “ шактый җитлеккән икән. Аның һәрнәрсәгә үз карашы, алай гына тү- * гел, каккан казык кебек, какшатып булмастай ышанычы бар. Кайбер студент кызларның шушы рәвешлерәк фикер йөртүе Шәфика өчен J сер түгел иде түгелен Ләкин шулай да ул бу юлы югалып калды. Кеше 2 тормышында кычкырып сөйләп булмый торган нәрсәләр бар. Кайчак- = ларда үз куңелеңә дә йөз кызартырлык уйлар килүе ихтимал. Андый очракта кеше үзалдына кызарынып чыга һәм тиешсез уйлардан тиз- 2 рәк арынырга тырыша. Шәфика фикеренчә, аларны башка берәүгә, бигрәк тә остазыңа сөйләү оят иде. Ул шәкерте өчен оялып куйды. Эльвира ак ефәктән йөзен күтәрмәде, әмма ничектер укытучысының халәтен сизеп алды, ахрысы.
— Минем хакта начар уйлый күрмәгез тагын. Шәфика Сафиул- ловна.— диде.— Аптыраган үрдәк арты белән чума диләр, чарасызлыктан әйтүем. Артист язмышының «са»лары бик күп бит аның, үзегез беләсез Драматург сиңа ошарлык роль язса, пьесаны театр алса, режиссер ул рольгә сине куйса, спектакльне худсовет хупласа, партнерларың яхшы уйнаса, тамашачы яратса Шуларның берсе генә бул- маса да артист уңышка ирешми. Шул «са»ларның берәрсе туры килмәү аркасында күпме талантлар ачылмый калган бит! Сез менә Ель- ңованы бик еш телгә аласыз. Талантлы идеме ул?
- Андый талантлар дөньяга сирәк туа,— диде Шәфика.
— Ә бит театр тарихына керерлек роль уйный алмаган. «Бирнәсез кыз»да Лариса турында хыялланган — бирмәгәннәр. Инде санга керә башлаганда, олыгаеп киткән. Ларисаның анасын уйнарга гына ярый алган. Менә шул рәвешле әрәм була инде талантлар
— Ләкин Анна Ивановна үзе безгә бер дә алай дими иде. Ул безне сәнгатьтә фәкать туры юлдан гына барырга, үз талантыңа гына таянырга өйрәтте.
Моны Шәфика кырыс итеп әйтте. Ләкин аның һәр сүзенә каршы Эльвираның дәлиле әзер иде. бу сөйләшү гүяки аның алдан язып куйган сценарие буенча бара иде
Сезнең заман бөтенләй башка булган ла ул. Шәфика Сафиул- ловна! Ул чакта диплом алган яшь актерларны һәр театрда кочак җәеп көтеп торганнар Ә хәзер безнең ишеләр буа буарлык, кайсыбыз яхшырак икәнен дә белеп бетерерлек түгел. Төртеп күрсәтүче, «бу кыз талантлы!» дип бөтен дөньяга кычкырып торучы кирәк, шунсыз мантып булмый.
Сөйләшү Шәфика өчен шактый күңелсез, эч пошыргыч була башлаган иде инде. Бәхеткә каршы, ишек кыңгыравы зыңлады Эльвира, ак ефәк өстендәге тутый кошларны һәм чәчкәләрне тезләреннән шудырып, сикереп торды, ләкин. Шәфикага карагач, кире утырды.
Шәфика белән Рәмзи арасында аерма ун яшь. ләкин бу артык нык күзгә ташланмый, чөнки CIHCH нык бәдәне янында хатыны кечерәебрәк күренә. Соңгы елларда Рәмзи мыек та үстерде, бу аның гамьсез-сөйкемле йөзен бераз житдиләндереп. олыгайтып җибәрде.
Заманында. Шәфика беренче ире Хәбир белән яшәгәндә. Рәмзи театр училищесында укыды. Режиссер Әнвәрбәков Рәмзинең талантына бик үк мөкиббән булмаса да. Шәфика егетне театрда калдыруга иреште Рәмзи берничә ел актер булып йөрде, ләкин остазы Абилова өмет иткәнчә үк ачылып китә алмады. Шуннан соң. Шәфиканың киңәше белән һәм режиссерның фатихасын алып, ул Мәскәүгә режис-серлыкка укырга китте. Аның укуын тәмамлаганына ике ел һәм Шәфика белән яши башлаганнарына алтынчы ел китте Әгәр дә егет Мәскәүдә укыганда урык-сурык күрешүләрне дә исәпкә алсаң. .
Ул ишек бусагасын атлап керүгә, күзләрен елтыратып, хатынына гаепле кешедәй карады Ләкин Шәфиканың тыныч йөзен күргәч һәм өйдә чит кеше барын белгәч, иркенәеп китте, җирәнсу мыегы белән кытыклап, хатынын бит очыннан үбеп алгандай итте.
Бу күренешне зал ишегеннән Эльвира күзәтеп тора икән — ул китәргә кузгалган, имеш.
- Юк-юк. җибәрәмме соң,- диде кухня ягыннан күренгән Мөкәррәмә. Пешкән ризыкны ташлап китәргә син безнең кара дошманыбызмы млә?
Кызның кыюлыгы кая киткән, диярсең, ул тагын теге килбәтсез үрдәк бәбкәсенә охшап калган иде Ашаганда тәлинкәсеннән күзен күтәрми генә тавыш-тынсыз утырды, кашыгын шалтыратмады, сүзгә катнашмады. Соңыннан, шулай ук тавышсыз гына. Мөкәррәмәгә кашык- - савытны жыярга булышты.
Кәефе килгән чакларда Рәмзи кәрт сугарга ярата Шәфика аның бу гадәтен өнәп бетерми, шунлыктан кара-каршы гына уйнап утыру берсенә дә ләззәт бирми иде. Бу юлы Шәфика иренә кәртләрне киштәдән үзе алып бирде. Эльвираны тагын беразга тоткарлады, кухнядан Мөкәррәмәне көчләп диярлек алып керде:
Савыт-саба качмас, дүртенче кеше кирәк безгә
Шулай бер түгәрәк булып, күңелле генә уйнап алдылар
— Бу бәйрәм арасында балыкка барып килсәң шәп булыр иде инде, диде диванга иркенләп утырган Рәмзи тәмам хыялга бирелеп.
— Мине сөйрәп барырга уйлама тагын, диде Шәфика — Җәен иртәнге салкыннарда яр буйларында тилмереп утырганнарым да бик җиткән.
— Ә мин утырыр идем.— диде Эльвира, кинәт калкынып — Су буенда уйлар уйлап утыру бик рәхәт бит ул
Рәмзи аңа. каян килеп кысылдың әле син дигәндәй, сәерсенеп һәм яратмыйча карап алды
— Барыгыз соң бергә. Рәмзигә чәй кайнатып торырсың, диде Шәфика иренең бу карашын күрмәгәнгә салышып
Рәмзи бу юлы дәшмәде, аскы иренен бүлтәйтеп мыегын чәйнәргә азаплангандай итте дә. кулындагы уен алтысын Шәфика куйган карга дамасына ыргытты. Калган ике кәртен хатынының ике иңенә салды.
— Менә хәзер погонлы булдың, команда бирергә дә ярыйсың. - диде - Югыйсә кирәк-кирәкмәгәнгә тыгыла идең.
Эльвира кызарып-пешеп чыкты, сикереп торды да алгы яктагы чөйдән курткасын йолкып алды.
— Бар-бар. озатып куй. кара төндә кыз бала ялгызы йөрмәсен,— диде Шәфика Рәмзигә
- Кирәкми. Шәфика Сафиулловна. курка торган гадәтем юк минем!
Рәмзидән озаттырасың килмәсә. үзем чыгам алайса.
Эльвирага риза булмый чара калмады
Рәмзи тиз әйләнеп керде Бу кызның язмышы, борчулары, сәер фәлсәфәсе хакында Шәфика аның белән иркенләбрәк сөйләшмәкче me дә. ире сүзне озакка сузарга ирек бирмәде.
— Урта кул актрисалар язмышын уйлап баш ватар хәл юк әле.
— Аның яхшы яклары да бар бит Мәсәлән, ул юк әйберләрне бик ышандырырлык итеп тота Тик хәрәкәтләре генә нәфис түгел, йом- * шаклык. мөлаемлык җитми. Ача белергә кирәк аны. аңлый белергә S
- Кирәк кеше ачар да. аңлар да. Бүтән кайгың юкмы әллә?
Ничек булмасын инде Шәфиканың башка хәсрәте! Әмма кеше гамен < сөйләү ансат, үз кайгыңны ачу читен Эчендәге үпкә-рәнҗүне әйтергә җай таба алмады Шәфика. Урынга ятып, утны сүндергәч. Рәмзи тирән = көрсенде дә. чалкан яткан килеш, сүз башлады
— Син Әмиргә гариза язгансың ик«н. =
Шәфиканың йөзенә юрган астыннан ялкын бөркелгәндәй булды, у Ул тиешсез, килешсез, очраклы уйларын башкага сөйләгәндәй оялды.
- «Каднмбикә»не син куясын белмәдем бит мин. әйтмәдең.— <
диде — Җай чыккан инде сезгә икәүләшеп миннән көләргә. Ни ди соң? ? Әйтәсе сүзен синең аркылы җиткерергә булдымыни? Үзенә килгән үте- * нечкә үзе җавап бирсен иде. язма рәвештә. Д
- Җавап бирү минем өскә төште инде. Теләе.ш. хәзер язып бирәм.
Шәфика дәшмәде Аның елыйсы килә иде. Чыннан да. яз дисәң. 2 торып, өстәл янына утырыр иде микәнни Рәмзи? Ни язар иде икән? = Ул роль өчен син карт инде дипме? Әллә бүтән берәр ярамаган җирен “ табар идеме Шәфиканың? Ә тапкан бит ул хатынының кимчелеген. - бүтән берәүне аннан яхшырак күргән. Язар сүзен дә табар һәм моңар- г чы сәхнә күгендә йолдыз булып балкыган Абилованы урыныннан кузгатыр Шәфиканың колакларына барабан каккан, өзек-өзек, шомлы итеп гобой кычкырткан авазлар ишетелгәндәй булды. Алар йөрәккә тигезсез, авыр китереп бәрәләр, тынны кысалар, ә Шәфика гүяки сәхнәдә басып тора, сәхнә исә әйләнә, аны якты, иркен, җиләс мохиттан караңгылыкка, сулышны буа торган тынчу бушлыкка сөйри иде. Ә яктыда калганнар берсе дә. хәтта ире дә аңа кул сузмый. Шәфикадан ераклаша, аерыла...
Ах. әгәр дә бу — ирдән аерылу гына булса икән... Ир бирмәк — җан бирмәк диләр, әмма иң авыры бу түгел икән әле. Бу сүзләрне сәхнә уртасындагы урыныңны башка берәүгә бирү хәлләрен белмәгән кешеләр әйткәндер, актрисаларның күңелен аңламаган адәмнәр уйлап чыгаргандыр
Әгәр шунда көзгегә карый алса. Шәфика күзләреннән тоташ газап бөркелгәнен, йөзеннән кан качканын күрер иде һәм үзенең бүгенге репетиция вакытында өнсез торган Эльвирага охшап калганын тояр иде.
И сәхнә, нинди газапларга дучар итәсең син кешеләрне? Нинди аяусызлык белән әйләнеп торасың, нинди игелексез син! Күпме корбаннарга барды Шәфика синең хакка: бөтен көчен, хисен сиңа бирде, яшәешнең синнән читтәге бер рәхәтен дә күрмәде, синнән аерылып торудан куркып, ана булудан баш тартты. Табигать тарафыннан һәр хатын-кызга бирелә торган шундый зур бәхеттән мәхрүм итте үзен! Ә син шуларның һәммәсенә битараф әйләнеп кенә җавап бирәүең..
— Әмир минем белән бик каты сөйләште.—диде Рәмзи. Колакларда чыңлаган музыка аша аның сүзләре зиһенгә бик тонык килеп иреште,— Татар түрә булса, чабатасын түргә элә, син алай итмәссең, башкаручылар исемлеген үз хатыныңнан башламассың инде. диде. Минем беренче уем синең хакта иде. югыйсә.
Сәхнә шып туктагандай булды, ямьсез тавышлар, дирижер таякчыгына буйсынгандай? туктап калдылар. Ни булды соң әле? Бу — Рәмзинең шифалы сүзләре дәһшәтне туктатты. Йөрәккә суга торган барабаннарга. «тын калыгыз»,— дип әмер бирде, сәхнә уртасыннан, яктылыктан Шәфика кулын сузды. «Минем беренче уем синең хакта иде».—
ди бит' Димәк. Шәфиканы яраксызга чыгармаган, гаебен дә ул тапмаган' Барысына да Әнвәрбәков кына гаепле! Иртәгә үк кереп мыегына ябышырга, чын йөзен ачарга, артистларга күренер җирен калдырмаска!
Күңелдә янә моң кузгалды. Ләкин бу юлы. йөрәк тибешен рәхәт бер көнгә сала торган, күңелне тынычландыра торган көй иде инде бу
— Әйтсәм, сине борчу була, әйтмәсәм тагын читен, дип аңлата иде әле Рәмзи.— Шулай аптырап йөри-йөри әйтелми килде инде ул.
- Ә Наргизәне куярга Әмир куштымы?
— Наргизә күпмедер дәрәҗәдә яңа материал бит ул. Әнвәрбәков стиленнән бераз булса да аерылып торган актриса. Үз-үзен тотышы табигый, фактурасы әйбәт. Бер күрүдә истә кала торган Яшь дип мине кимсетмәс, сүземне тыңлар дип тә уйладым Өлкәннәргә тотынып күп йөрелде, үземә тәпиләп карарга вакыт Син ничек уйлыйсың, һаман кулымнан җитәкләп йөртергә кирәкме әле мине?
Шәфиканың хәтеренә Эльвира әйткән: «Танылган шәхесләр янында яшьләргә үсү авыр».— дигән сүзләр килде Чыннан да. бер яктан баш режиссер текәлеп карап тора Рәмзигә, икенче яктан — хатыны Адым саен өйрәтеп, күрсәтеп торсалар, берәүгә дә рәхәт түгел. Иҗат өлкә сендә уңышка ирешим дисәң үз сүзеңне әйтергә кирәк, ә монда кеше әйткәнне кабатлап кына йөрергә туры килә Күптән мөстәкыйльлек бирергә вакыт инде Рәмзигә!
Син күтәреләчәксең әле. зур уңышларга ирешәчәксең.— диде Шәфика иренә сыенып. Рәмзи, тын алдырмаслык итеп. көч. к куллары белән хатынын үзенә кысты Аның сулышыннан назга уралып рәхмәт хисе бөркелде:
Аз гына башымны калкытсам сине күтәрәчәкмен әле мин,— диде ул Синең өчен махсус спектакльләр куячакмын Сәхнә күгендә Абилова исеме өр-яңадан йолдыз булып калкачак әле Без синең белән «Антоний һәм Клеопатра»ны куярбыз. «Медея»ны! Беркем куймаганча. берәүнең дә башына килмәгәнчә итеп!
Ире иркенәеп, изрәп йокыга талгач та шактый вакыт уяу ятты Шәфика Бу минутларда үзен бәхетле тойганга, уйлары моңлы-зарлы кыз бала—Эльвира хакында иде аның Болай тыныч уйлаганда, кыз сөйләгәннәр ул кадәр үк ямьсез күренми икән Шәфика училище тәмамлаган яшь кызларның хәлен күз алдңна кигерде дә. «Төрле уйлар уйласалар да гаҗәп түгел икән шул». - дип куйды
Артист ул укыган чагында ук мең караш астында. Эшкә урнашу ягы да четерекле, режиссер яратса гына театр кабул итә. Анда урнашкач та тагын бер тапкыр энә күзеннән үткәрәләр әле.
Шәфиканың күңелендә бик моңлы итеп виолончель уйнаган кебек иде Эльвираны, башка шәкертләрен кызганудан аның күзләренә яшь килде Ул. ирен уятмаска тырышып, сак кына борынын тартты һәм җәймә почмагы белән күзләрен сөртте
9
«Бер көнең ничек узганны бәйнә-бәйнә яз әле. дигәнсең. Яннарыңа барып кайткандай, күз карашларыңның минут саен үзгәреп тор ганын күргәндәй булыр идем, дигәнсең Элек тә миңа: «Эчеңдәгең ты шыңда, бар уйларың йөзеңдә, кешенең әйтми калган сүзен дә сизәсең, шуңа карап кәефең үзгәрә», дип. ярым шаярып, әйткәли идең Кинәт һәм еш үзгәреп торуны артист өчен зарури сыйфатка саный идең. Әмма бар уйлаганы-кичергәне йөзенә бәреп чыкса, сәхнәдә ничек уйнар соң кеше?
Бу араларда миңа уй-хисләремне тирән яшерергә, тормышта да уйнарга кирәк булды әле Кемнән яшерергә, кем каршында уйнарга, диген Яшьлек дустым Наргизә каршында уйнарга, эчемдәге утларны аннан яшерергә. . Бу хатны да ул өйдә юкта гына язам
Мин аларны сулышым белән җылытып, йөрәк тибешем белән дәрт- s ләндереп. күз яшьләрем белән сугарып тергезергә әзер идем Әмма х безнең күз яшьләребез язмыш каршында бигрәк көчсез икән шул! Яран * нар, башка язлардагы кебек күкрәп, бүрек-бүрек чәчкә атмады, әни- -s' нең күзләре мәңгегә йомылганда алар тәмам корыган иде инде.
Шуннан бирле мин өемдә яраннар үстермим
Гөлләр чыннан да кешеләрнең хәсрәтенә сизгер икән Наргизә дә шундыйрак хәлне сөйләде: ире белән бозылышкач, аларның да яраны чирләшкәгә әйләнгән Их, кешеләр дә шундый сизгер булса икән!
Хәер, болай уфтануым белән мин абыемны рәнҗетәмдер, ахрысы
Авылда абыйның сөйгән яры бар иде — чибәр, чая кыз иде ул. Ләкин аларга кавышулар насыйп булмады — араларына мин төштем Әйе, минем аркада өзелде аларның арасы, әмма минем ихтыярым белән түгел. Әни үлгәч, кардәш-ыру абыйга болай дигән: «Сөйгәнеңнең холкы бик кыска, дуамал, аңа өйләнсәң, сеңелең көн күрмәс». Абыйның шул чакта моңайганын, уйланганын, ябыкканын мин дә сиздем. Авылның иң оста гармунчысы иде ул. Кызыл күрекле гармунын тезләрендә тибрәтеп тәрәзә каршында җырлап утырганнары әле хәзер дә күз алдымда: , , .
«Ьиек таунын башларына утырып уйлар уйладым.
Утырып уйлар уйлар өчен үскән икән буйларым»
Сеңелем боекмасын, аның балачагы кимсенеп узмасын дип. үз мәхәббәтеннән баш тарткан кешене минем әлегәчә әдәбиятта да, сәхнәдә дә күргәнем юк Ә минем абыем шундый корбанга барды. Сөйгәнен калдырып, башкага өйләнде, тыйнак-сабырга, кардәш-ыру димләгән кызга. Авыл урамында сөйгәне белән очрашкалап тору аның өчен бик читен булгандыр, күрәсең, без Казанга күчеп килдек һәм зур баракта яши башладык
Хәзерге вакытта: «Мәхәббәт өчен көрәшергә кирәк, сөю хисе бар нәрсәне аклый»,— кебегрәк сүзләр ишеткән саен, мин абыемны исемә төшерәм Әгәр дә ул үз хисләрен бар нәрсәдән өстен куйса, минем язмыш ничегрәк булыр иде икән?
Кардәш-ыруның сүзе рас килде: җиңги мине какмады, сукмады. Миннән беркайчан да ятимлек, боеклык бөркелеп тормады, кыяфәтем мескен булмады Ә шулай да ананы алыштырып була микән? Әнине җирләгәннән соң беренче айларда төштәгедәй яшәдем, менә-менә уянып китәрмен дә. аны янымда күрермен, кочагына сыенырмын кебек иде.
Шәһәр тормышы да минем өчен саташу кебегрәк башланып китте.
Сиңа бер көнемне генә түгел, бөтен гомеремне сөйлисем килә минем Танылган артистлардан: «Кайда тудың, ничек үстең, сәхнәгә ничек килдең»,— дин интервьюлар алалар, алар турында газеталарга язалар Безнең кебекләрнең язмышы газета хәбәрчеләрен кызыксындырмый, ә баштан узганнарны сөйлисе, эчне бушатасы килгән көннәр булгалый Күңелем нечкә, гамьнәрем күп. Бергә чакта без синең белән гади танышлар гына булып калдык, эч серләребезне уртаклашыр дәрәҗәдә дуслашып алгермәдек Күңелемә синең никадәр якын икәнлегеңне мин хәзер генә аңлый башладым шикелле.
Ә бәлки, бу - сине торган саен ныграк якын итүем — эшләгән һәм яшәгән җиремдә үземне япа-ялгыз тоюымнан да киләдер Моңарчы мин ялгызлык дигән бәхетсезлекнең чын асылын аңлап бетермәгәнмен икән Чөнки әти-әннем бер бер артлы вафат булып, тулы ятим калган көннәремдә дә. авылдан шәһәргә килеп, ят мәктәпкә укырга барган чагымда да. хәлемне аңлаган, хәсрәтемне уртаклашкан кешеләр булган Аларның беренчесе—бертуган абыем Гамир Икенчесе— Наргизә иде.
Безнең өйдәге гөлләр миңа тугыз яшь тулгач шиңде. Күрше апа керде дә, тәрәзә төбендәге хәлсезләнгән яраннарга карап: «Гөлләр сизә,— диде.— Әгәр алар хәл алса, әниегез дә савыгыр»
Л И КО в A ♦ БАСЫП САПРАР ТАЛЫ БАРф
Авылда халык бертигезрәк яши. урамдагы бала-чага да кием- кыяфәте белән бер-берсеннән әлләни аерылып тормый. Шәһәрдә исә дөньяның җае бүтәнчәрәк икән. Баракта күрше бүлмәләрдә яшәүче кызлар— Разия белән Тәслимә миңа беренче сентябрьдә мәктәпкә бергә барырга вәгъдә биргәннәр иде. Ул көнне алдан ук әзерләнеп, аларны урамда көтеп алдым Менә алар икесе янәшә килеп чыктылар: өсләрендә коңгырт күлмәк, ак алъяпкыч, манжет-якалар. кулларында өр-яңа портфельләр, затлы чәчкә бәйләмнәре — танырлык та түгел. Чөкердәшеп, көлешеп, кәс-кәс атлап, минем тарафка күз дә сирпемичә узып киттеләр болар Торып калдым авыз ачып Алар шактый ераклашкач кына аңыма барып житте боларның урам буйлап минем белән янәшә барасы килми. Гарьләнәләр. Чөнки өстемдә жиңгәмнең югач утырган кофтасы, аякта йон оекбаш белән галушлар. кулда киндер тастымалдан теккән букча.
Аңладым мин боларны, кимсендем, ләкин бернишләр хәл юк. бер ун адым калышып иярдем артларыннан. Берзаман жирән толымлы бер кыз куып житте мине. Гади генә киенгән, бер кулында портфель, икенчесендә бәрхет гөл чәчәкләре
— Кайсы мәктәпкә барасың? дип сорады миннән.
— Сиксәненчегә.
— Кайсы класска?
Өченчегә.
— Мин дә өченчегә. Ә чәчкәләрең юкмыни? Әйдә, минекен бүләбез!
Ул кулындагы берничә гөлен миңа аерып бирде.
Әнә тегеләрне күрәсеңме? дип алдан барган кызларга күрсәтте,— Безнең класста укыйлар, кыланчыклар. Әйдә, шуларны узып китәбез!
Куып та життек. алардан алда класска барып та кердек. Шуннан бирле Наргизә белән гел дус яшәдек Аның да язмышы минекенә охшаш булып чыкты: әнисе кияүгә чыккан да башка шәһәргә киткән. Наргизә әбисе белән яшәп ята икән
Класста берәүне дә уздырмый идек без. Ни әйтсәләр дә иң элек Наргизә чәчрәп чыга Акробатика түгәрәгенә язалармы?
Мин! — дип сикереп тора ул.
Мин дә' —дип кулымны сузам
Концерт куярга кирәкме? *
Мин! — ди ул.
Мин дә! — дип кушылам аңа
Театрга культпоходны кем оештыра?
— Без!
Әйе. шәһәр театрын мин беренче тапкыр класс белән бергәләп культпоходка баргач күрдем һәм таң калдым Залның зурлыгы, зат- лылыгы күк гөмбәзедәй биек түшәмдәге люстраның кояш баегандай талгынлык белән сүрелә баруы һәм тәнәфес вакытында шулай ук әкрен генә яктыруы, төрле төсләргә кереп жемелдәве Ул сәхнәдәге әкияти дөнья Анда пәйда булган калкулык һәм агачлар, шунда чыгып баскан гүзәл кызлар «Уртадагысы Абилова, кара нинди матур! — дип пышылдый колагыма Наргизә. - Шуның кебек артист булсаң икән, дускаем, ә?»
Аның кебек булырга? Шушы сәхнәдә уйнарга? Минем өчен бу — ку ккә менеп йолдыз чүпләү кебек үк буй җитмәс хыял булып тоелган иде.
Ләкин Наргизәгә алай түгел, ул моны чынлап әйткән икән. «Анда да мөгезле кешеләр уйнамый»,—дип кенә җибәрде.
Тормыш гаҗәп бит ул: башка сыймас хәлләр була кайчакта. Сигезенче класста укыганда, классыбызга Абилова үзе килеп кермәсенме' Тынсыз-өнсез калдым аны күргәч. Ул миңа сәхнәдәгедән дә матуррак тоелды алтын кебек чәчләре, зәп-зәңгәр күзләре, сары майдай 168
йомшак гавышы. Үзенә сиздермичә зәңгәр костюмының жиңен тотып карагач кына аның фәрештә түгел, чыннан да кеше икәненә ышана алдым. Ә килүенең сәбәбе бик табигый булып чыкты театр училищесының укытучысы буларак, сәләтлерәк укучыларны барлап йөрүе икән
- Укучылар, кайсыгызның артист буласы килә!
— Мин!
- Мин!
Гадәтебезчә икәүләшеп сикереп тордык без
- Алайса, хәзер үк имтиханнарга әзерләнә башлагыз
Тотындык әзерләнергә. Шигырь ятлыйбыз, этюдлар уйныйбыз — аның ни икәнен дә белдек, театр турында китаплар укыштырдык
— Ни сорасалар да. беләм, эшлим, дип чәчрәп торырга кирәк,— ди Наргизә Җебегән кеше артист була алмый!
Әмма кыюлык кына житми. кыяфәт тә кирәк аны да аңлыйбыз Теге беренче тапкыр мәктәпкә барганда күрше кызларының ни кылан ганы бик нык күңелгә сеңеп калган уде Ә кием ягыннан тагын кыенлык килеп чыкты Нәкъ шул кыщны барагыбыз янып китте Абый белән жиңги уттан ике яшь балаларын, бер мендәрне генә алып чыга алдылар. Безгә шуннан соң шактый вакыт заводның тулай торагында яшәргә туры килде.
— Училищега иске форма киеп бармыйбыз, дускаем. - диде Наргизә— Син болай да ябык, кечкенә, бала-чага диярләр, алмаслар
Җиңги бер көнгә танышларыннан ак бөрчекле зәңгәр күлмәк алын торды Имтихан бирергә шуны киеп бардым
Шигырьне чатнатып сөйләдем, этюдны ялт итеп уйнап күрсәттем Этюд дигәннән, шактый кызык күренеш уйнарга куштылар миңа
— Менә син музейда картиналар карап йөрисең, ди Шунда сине арттан килеп берәү кочаклап ала Борылып карасаң - ят бер егет икән Сине башка берәү белән бутаган Шуны уйнап күрсәт әле.— диделәр.
Махы бирмәдем, бөтенесен кыландым; бик кызыксынып карагандай стена буйлап киттем, бераздан башымны гына борып артка күз салгандай иттем, йөземә ачу галәмәте чыгардым, аннары иягемне как тым теге егетнең гафу үтенүенә шулай жавап бир^м, янәсе. Янә стенага борылдым, ә үзем әледән-әле борылып карыйм — теге егетне күзә- тәм. янәсе. Үземнең дикъкать өстәл артындагы апа белән абыйларда инде, тик моны сиздермәскә генә тырышам Күрәм: яраттылар болар минем кыланмышны.
— Җырлый беләсеңме?
Ул көнне минем белмәгән нәрсәм юк иде! Бар көчемә кычкырып, озын, моңлы көй башлап жнбәрдем Тик монысында артыграк тырышып ташладым Татар көйләренең бормалары күп. көчәнеп кычкырганда. аларга кереп бетеп булмый, дулкын өстеннән басма салып узган шикелле, өстән генә үтеп киткәнеңне сизми дә каласың Кычкырам шулай, үзем күрәм өстәл артындагы абый-апаларның иреннәре мимылдый. иңбашлары калтырый башлады Ә киң чырайлы бер абый, кесәсеннән эре шакмаклы кулъяулык чыгарып, битен каплады, аннары миңа кул изәде:
— Җитте-житте. авылыгызда ишеткәннәрдер инде!
һәм. күз яшьләрен сөртеп, пырхылдап көлеп жибәрде, башкалар да моңарчы чак тыелып торган икән, дәррәү аңа кушылдылар.
Алар көлә— мин еламсырыйм Бетте баш. дим. кабул итмәячәкләр болай булгач. Чөнки безнең халык артистны иң элек яхшы жырлаучы дип кабул итә. матур жырлый белмәгәнне элегрәк бөтенләй артистка санамаганнар
Әмма юкка борчылганмын икән. Бәлки, чыннан да кыюлыгым алдыргандыр — мине училищега кабул иттеләр Театр дөньясына, гомере буе курчак уены уйный торган сакаллы сабыйлар арасына мин менә
шулай килеп эләктем Яхшылык, мәрхәмәт ‘ алып килде мине бирегә. Әгәр абыем яшьли сөйгән ярын оныту өчен шәһәргә күчеп килмәсә, әгәр дә мин Наргизә белән бер класста укымасам. язмышым бөтенләй башкача булыр иде, мөгаен. .
Үз юлымны үзем сайламадым, кешеләр җитәкләп алып барды. Башка юлдан алып китсәләр, бәлки, яхшырак та булган булыр иде Бүтән һөнәр ияләренең уңышы иң элек үзләреннән тора диләр бит Менә, мәсәлән, син Институтны тәмамлауга, сине авыл больницасының баш врачы итеп билгеләгәннәр. Бинасын үзең торгызгансың, кешеләрен туплагансың, операцияләр ясагансың. Зур эшләргә тотынырга мөмкинлегең, кодрәтең булу — нинди олы бәхет! Мин, күрәсең, башка токымнан Артистлар гомумән берьюлы өч анадан җим өмет итеп авызын ачкан кош балалары сыман Драматургтан — сүз, режиссердан — роль, театр директорыннан зуррак эш хакы һәм дәрәжәле исем көтәләр
Арада иң йомшагы, кешегә ияреп йөрергә күнеккәне, жил уңаена гына баручысы мин түгелме икән әле! .. Эшемдә дә, тормышымда да. Синең белән булган мөнәсәбәтләрдә дә. Язмыш жиленә булган бөтен каршылыгым — сиңа язган хатларымда һәм моңлы җырларымда гына булса кирәк.
Хәтерлисеңме, безнең ике тавышка җырлаганны? Шул чакларда, үзебезнең аерылышу сагышларын көйлибездер дип кем уйлаган' Җан- каем-бәгърем, синең өчен мин дә мәңге чит-ят булып калырмын микәнни инде? Машиналар, поездлар йөргән, самолетлар очкан шушы заманда да аралар ераклыгы бер-берсенә омтылган йөрәкләрне шушылай аяусыз рәвештә аерып куя аламыни соң? Хәтерлисеңме безнең ничек саубуллашканны? Ул чакта, аэродром буйлап искән кайнар җил кочагында, синең бер сүзеңне генә көткән идем бит. Ул сүз күзләреңнән зәңгәр нур булып түгелде, әмма тел очыннан өзелеп төшмәде Аның урынына миннән «Нишләп болай агарындың?» — дип сорадың Аерылышу сагышлары җанымны өшеткән иде. Әйе, шул эсседә туңып калтырангандай булдым Күңелемә никадәр якын икәнлегеңне шунда тоя башладым. Ничек итеп тимер баскычтан самолетка менә алдым да, аякларым ничек сыгылып китмәде икән?
Кешелекнең талантлы уллары, илаһи акылларын, йөрәк ялкыннарын эшкә җигеп, шушындый мәһабәт очкычлар ясаган чагында, гашыйкларны бер-берсеннән аерыр өчен тырыштылар микәнни- Нигә алып калмадың син мине шул чакта? Сәхнәдә гомер буе икенче я өченче булып, бүтәннәр күләгәсендә гомер сөрүгә караганда, яныңда бердәнбер булып яшәсәм, бәхетлерәк булмас идеммени мин?
Әйтәсе сүзләрне әйтә алмадык, мәңгелеккә аерылдык Әйе, мәңгелеккә, чөнки безгә очрашулар насыйп булмас инде. Язмыш моңа да каршы, күрәсең Хәтерлисең микән, соңгы хатларымның берсендә нәзер әйткән идем «Кадимбикә ролен миңа бирсәләр, яныңа барып, аны берүзеңә уйнап күрсәтермен» — дип язган идем Күрешеп сөйләшү өчен бер сылтау булыр иде ичмасам, ләкин, юк, аннан да мәхрүм иттеләр — Кадимбикәне Наргизәгә бирделәр! «Мин дә!» — дип сикереп чыгып бул-мый. очрагы ул түгел!
Шул ук вакытта бу чарасызлыгымның тормышымда бер борылышка сәбәп буласын да тоям Иҗатымда артка китүнең башлангычыдыр бу
Нишләргә миңа, нинди чара табарга?
Үткәннәремә карыйм, киләчәгемә күз салам. Ятимлектән мине абыем йолып калган, балалар арасындагы ялгызлыктан — Наргизә. Бу очракта янымда андый кеше юк. син — ерак. Ә үземнең уңганлыгым — йөрәккә кан сауганны иң якын дустымнан яшереп елмая белүгә — тормышта уйнауга гына кайтып калыр микәнни?
һәркемнең дә гомерендә бөтен язмышын хәл кыла торган кискен адым ясарга тиешле минутлары буладыр Берәүнең дә кулына тотынмыйча, үз акылы, гайрәте белән, тәвәккәл рәвештә ясарга тиеш кеше ул
алымны Минем тормышымда да шундый сынау вакыты җитте
Тик ничек, ни рәвешле ясарга ул адымны?
Син белгән, син талантлы дип санаган Сафия менә шушындый сорауларга җавап таба алмыйча бәргәләнеп яши»
>0 8
3
Әдәбият, сәнгать әсәрен халыкка җиткерү бик еш кына аны иҗат < итүдән дә авыррак була Чөнки синең халыкка барыр юлыңда кемнәрдер тора, шуларның фатихасы һәм теләктәшлеге белән генә әсәреңне зур = дөньяга чыгару мөмкинлеге ачыла
Режиссер Әнвәрбәков драматург Гыйззәт Бикашнн өчен менә шул = юлдагы киртә булып чыкты да инде Аны алып ташлап та булмый. J әйләнеп үтү дә мөмкин түгел иде. £
- Ай-яй йөрәксез дә адәм икән бу Әмир. - дип зарланды Гыйззәт
беркөнне Сафиягә. Атасы Рәхимҗан бик ачык кеше иде югыйсә. “ монысы кемгә охшап тугандыр. *
Гыйззәт Сафиянең хуплапмы, каршы килепме берәр сүз әйткәнен 5 көтеп, яшьләрчә үткен күзләре белән текәлеп карады. Җавап булма- 2 гач. дәвам итте.
- Монда алар бер иш оешып алганнар инде, араларына бүтәннәрне х кертмиләр. Әнвәрбәковиың аның Ризванов белән генә борчагы пешә. ~ безнең пшене кирәксенми
Мондыйрак сүзләрнең элегрәк тә колакка чалынгалаганы бар иде. ' тик Сафия аларга илтифат бирми килде. Әмма бу юлы Гыйззәт бик тә кызганыч күренде, шунлыктан кыз уйга калды: чыннан да. драматургның әсәре хакында бер генә кеше фикер йөртеп, үз башына килгәнчә хөкем чыгарып утырырга хаклы микән? Әгәр дә ул ялгышса, хаталанса? Яхшыны начар дисә? Ул чакта язучыны кем яклар да дөреслекне кем ачар?
Ә сез болай гына бирешмәгез. Гыйззәт абый. Әгәр үзегезне хаклы дип саныйсыз икән, көрәшергә кирәк
Гыйззәт иреннәрен җәеп, учы белән авыз читен сөртеп алды Сафиянең башына һич кирәкмәгәндә: «Тешләре ясалма икән», дигән уй килде
Ничек көрәшергә соң. синеңчә? дип Сафиягә сынап карады драматург
Башкалар да укын карасын. Худсоветка куйдырырга була
- Башка чара калмады шул чыннан да,— диде Гыйззәт уйга калып Әнвәрбәков тирәсендә күпме генә йөз суы түгеп йөрсәң дә. рәт чыкмас, ахрысы
Декабрь урталарында «Язмышлар такгасы»на Гыйззәт Бикашинның «Теге якта» исемле драмасы укылачагы хакында игълан эленде.
Кышның әле яңа, карның яшь вакыты, җиңелчә салкынның бик тансык чагы иде. Кар сафландырган һаваны күкрәк тутырып сулый- сулый. ак юлларны таптап урамда күбрәк йөрисе урында, көн үзәгендә дә яктырып бетә алмаган бүлмәләрдә озаклап утырырга берәунең дә дәрте юк иде. Актерлар бу җыелышка тел әр-теләмәс, эленке-салынкы гына җыелдылар Укуның грим бүлмәләре янындагы кечкенә залда үткәреләчәген белеп, кайсылары гаҗәпләнеп куйды
Минем кабинет рәсми урын, кайберәүләрнең үз сүзен әйтергә кыенсынуы бар. диде аларга Әнвәрбәков. Ә монда тел яшермичә, иркенләп сөйләшергә була.
Бүлмәләрдән урындыклар алып чыгып, шаулашып утырыштылар Күчеп йөри торган кечкенә өстәлне тәрәзә янына шудырдылар. Әнвәрбәков үзе. очраклы рәвештә генә килеп кергән чит кеше сыман, коридор почмагына сөялеп басты
Әсәрне халык алдында үзен укуга караганда, берәр артисттан укыту яхшырак, моны һәр язучы белә Гыйззәт тә, кулындагы папка бавын чишә-чишә, әле генә кереп килгән Зыятдинга таба юнәлде. Зыятдин, аны яхшырак ишетергә тырышып, үзен илтифатлы, итагатьле күрсәткән булып, иелә төште, тырпаен торган сул колагын драматургның пеләшенә тигезә язып, аның шыпырт әйткән сүзләрен тыңлады Аннары тураеп:
Кхм-кхм. тамак авыртып тора бит әле минем. Гыйззәт ага.— диде. Сәхнәдән сөйләргә өйрәнгәнчә кычкырып, кечкенә залны яңгыратып әйтте, — Хатын юк бит әле минем.
Гыйззәт кисәк башын күтәреп, хәйран калып, аның йөзенә текәлде: хатынның монда ни катнашы бар?
— Кич спектакльдән кайтуга чәй куеп торучы юк. салкын су эчәргә туры килә.- диде Зыятдин бик житди итеп — Сырхаулаганда дару бирүче юк1
Артистлар пырх-пырх көлештеләр. Гыйззәт каушап китте, өстәл янына чигенде һәм кесәсеннән зур кулъяулык алып, күзлеген сөртергә кереште Пьесаны уку аның үзенә калды
Әсәр фажигале заманны — Ватан сугышын чагылдырган иде. Анда сүз дошманга әсирлеккә төшкән сугышчыларның, алданып, кыйналып- жәзаланып. легионнарга кертелүе турында бара икән Шундый аяусыз чынбарлыкта пьесаның персонажлары да кырыс телдә, өзек-өзек жөмлә- ләр белән аңлашалар иде «Унтер-офицер керә. Унтер. Башкаларга аңлатыгыз, кушканны жиренә житкереп үтәгәннәргә бүген обедта берәр плитка шоколад биреләчәк Хөснулла Эшләрбез, герр унтер Унтер чыга... Унтер керә »
Гыйззәт каушаудан тотлыга, сүзләрнең бәгъзеләре аның ясалма тешләре арасыннан шома гына чыгып китә алмыйча, кысылып калып изелә, ул бик еш яулыгы белән авызын сөртергә тиеш була иде. Үзара кара-каршы гына сөйләшкәндә ягымлы тоелган тавышы да. бер генә авазны туктаусыз сузгандай, һаман бертөрле, төссез булып тоела иде.
Театрда кем генә, нинди генә пьеса укымасын, бу вакыйга Сафия өчен һәрчак тирән кичерешләр белән бәйле. Автор өчен йөрәк мае сыза Сафиянең, ул пьесаның яхшы дип кабул ителүен, макталуын һәм тиз арада куелырга карар кылынуын тели иде Әйтерсең лә. авторның тетрәнүен, каушавын, борчылуларын әлегә фән тарафыннан ачылмаган ниндидер бер сизгер үткәргеч аркылы тоеп тора, алай гына да түгел, ул хисләрне бергәләп кичерә иде ул. Бу очракта да. Гыйззәт укый башлауга, аның миен эссе томан чорнап алгандай булды, ул сүзләрне рәтләп аңлый алмады, аның урынына залдагыларнын мөнәсәбәтен гадәттән тыш сизгерлек белән тоеп торды Баштарак барсы да шым булып, тын гына утырдылар Ләкин шунда ук эчке бер сагаю, ятсыну, кабул итәргә теләмәү сизелә иде инде Бераздан кемдер урындыгын шатырдатып шудырды, почмакта пышылдашып алдылар, кайсыныңдыр ачкычы идәнгә шалтырап төште, аякларын чыштырдатып. иелешеп аны эзләргә керештеләр. Зыятдинның: «Карале, кызык икән моның сүзләре, ә,— дигәне ишетелде — Җөмлә эчендә бер-берсенә ипле ялганасы урында. эт белән мәче шикелле » Куркыныч итеп әйтте: жөмлә эчендә сүзләр эт белән мәче кебек Ничек шулай әйтергә теле бара бу Зыятдинның1 Сафия бөтен дикъкатен туплап тыңларга, пьесаның эчтәлеген аңларга тырышты, ләкин аның борчу баскан зиһененә һаман бертөрле сүзләр генә килеп эләгә иде: «Унтер керә уйтер чыга » Сафия янында җәелеп утырган Фәгып i > Батталовадан мич эсселәре килә иде. Менә ул үзенең көрән сумкасын тез башына куеп, аны актарырга кереште: андагы кәгазьләр, роль кисәкләре, кулъяулык, иннек, ачкычлар арасыннан яшел алма табып алды да. шытырдатып тешләде. Сафиянең канәгатьсез күз карашына жавап итеп: ■Миндә шикәр чире бит. режимны
бик сакларга кушалар»,- дип жавап бирде Тәүфикъ кесәсеннән кәгазь ләр чыгарып тез башына куйды да иреннәрен кыймылдатырга кереште тештән сон аның телевидеииега барасы бар икән Китте шуннан чыш- пыш. шыгырдау, берәүгә дә аерып шелтә ясап булмый торган гомуми бер тынгысызлык, кимсетүле дикъкатьсезлек Гыйззәт ара-тирә башын күтәреп, алтын күзлеге өстеннән калын-кара кашларын жыерып карап куйганда, залдагылар әз генә тынын торалар да, ул кәгазьләренә иелүгә, янә үз эшләренә керешәләр иде. Сәхнәдә уенны чынга әйләндерә белгән бу кешеләр чын тормышта икейөзләнүне гаеп саныйлар, эчендәгене яшерергә теләмиләр иде Кыскасы, һәркем үз эшендә, Гыйззәт укуында, бары тик аның өчен ут йотып утырган Сафия генә, стеналарга бәргәләнеп юкка чыккандай яңгыраган авазларны колаклары белән аулап калырга тырышып, тураеп утыра иде «Унтер керә унтер чыга...»
Кинәт арттарак шартлап урындык ауды:
— Сволочь!
Кем бу? Кем кычкыра? Сафия дә, дәррәү артка борылып караган бүтәннәр дә баштарак берни аңламый тордылар Аннан берәү тәрәзә ягына. Гыйззәткә таба кизәнеп талпына иде:
— Хәшәрәт! Сволочь'
Бәй. бу соң вахтер Җәмил абый бит' Яшь актрисаларны шаярт- * калап. өлкәннәрен үртәштереп утыра торган, һәрчак ачык чырайлы. йомшак тавышлы «ожмах сакчысы»! Йөзе карасуланып, озынчала- = нып килгән, күтәренгән ирен читләреннән, кырыслык тамгасы булып, 5 тирән буразналар уелып төшкән Ничек керәсе иткән әле ул монда? 3 Пьеса тыңлау вахтер вазифасы түгел ләбаса'
— Кара син аны. ничек баш күтәргән, күсе! — дип хырылдап кычкыра ул
Гыйззәт күзлеген салып, соң дәрәжәдә гажәпләнеп аңа текәлгән иде Ул кесәсеннән яулыгын чыгарып, авыз читен сөртте дә. режиссерга борылып
— Бу ни дигән сүз? Кем бу? — дип сорады
— Җир бит! — дип. рәтләр өстеннән йодрык болгап аңа таба очынды Җәмил — Монда килеп, оялмыйча, фашистлар кулыннан шоколад тыгынып ятканнарга мәдхия җырлыйсыңмы? Без кан коеп йөргәндә кайда идегез соң сез. ә? Фашист итеге ил-жирне таптаганда кайда идегез?
Җәмил үз сүзләренә үзе буылды.
Залдагылар берни аңламый иде әле Күренеп тора: Әмир дә бу хәлдән хәйран калган иде Фәгыйлә Батталова алма тешләргә дип ачкан авызын ябарга оныткан. Тәүфикънең тезендәге кәгазьләр идәнгә чәчелеп төшкән Барысы да, сәхнәдәге сүзсез күренеш рәвешендә, башларын артка каерып, хәрәкәтсез калганнар
— Кем әле син ул хәтле? — диде Гыйззәт. Аның тавышы тыныч, үз-үзенә ышанычлы чыкты. Шуның белән генә дә ул тиресеннән чыгардай ярсыган Җәмилдән өстенлеген күрсәтеп тора иде — Кем син андый пычрак сүзләр белән миңа кизәнергә? Монда шаһитлар җитәрлек, жавап бирәсе булмасын' Кешегә нахак бәла яга торган заманалар күптән узган, курка торган күлмәгем тузган!
Белмәгәндәй кыланса да. Җәмил белән аларның электән таныш икәне сизелеп тора иде Җәмил, урындыклар өстеннән очып барып. Гыйззәтнең пеләшен чукырга омтылган яшь әтәч кебек очына иде:
— Син' Без кан коеп Берлинга барганда, таракандай посып яткан адәм актыгы' Кемнән качып яттыгыз сез анда?
Гыйззәт тагын Әмиргә борылды:
— Сез бу кешене махсус чакырдыгызмы инде монда?
Әмир юан гәүдәсен почмактан аерып, кулларын кесәсеннән чыгарды. Ләкин ни дә булса әйтергә ашыкмады.
— Син әле монда килеп, кемнең кая барырга тиешлеген тикшереп йөрмәкчеме. кара таракан' дип кычкырды Җәмил.
Л ИКОН А ♦БАСЫП САЙРАР ТАЛЫ БАРф
Гадәттә йомшак һәм шактый ук хәлсез күренгән бу кешедән таулар актарырлык гайрәт бөркелә, әгәр урындыклар һәм аларда утырган артистлар араны бүлеп тормаса. ул шул минутта Гыйззәтне ялан куллары белән ботарлап ташлаячак иде. Әгәр хисләр күзгә күренә торган булса, бу минутта ул тоташ учак булып үрләр иде. аннан чәчрәгән чаткылардан башкаларның йөрәге көйри башлаганы сизелер иде Әйе. йөрәкләргә ут капты, алардан күтәрелгән эсселек сулышны буды, иреннәрне көйдерде Хәзер бүлмәне ялкын урап алачак һәм драматург Бикашиннан кара күмер генә калачак!
Сафия урыныннан сикереп торды
— Җәмил абый! Җәмил абый, тынычланыгыз!
Ул арада Җәмил янына Җиһангир килеп басты, рәтләрне аралап Зыятдин алар янына ашыга иде
— Әйдәле. Җәмил абый, чыгып сөйләшик әле. диде Җиһангир үзенең шифалы, йомшак тавышы белән.— Урыны түгел аның монда, андый бәхәснең вакыты түгел.
- Кулда автомат барда очрамадың, кызганыч! дип кычкыра иде Җәмил.—Эх. шунда очраган булсаң' Фашистларны бетергәндә йөзгә- йөз килгән булсак' Пычрак итекләрең белән театр идәнен таптый алмас идең!
Барсы да үрелеп Бикашиннын аякларына карадылар, ул үзе дә ихтыярсыздан карашын аска төшерде анык коңгырт ботинкалары ялтырап тора, аларда кер әсәре юк иде
Берничә егет. Җәмилне үгетләп тә. мәҗбүрләп тә дигәндәй, алып чыгып киттеләр Залда сәер бер халәт урнашты Баягы таркаулыкның, игътибарсызлыкның эзе дә калмаган, барысы да дикъкать белән, бик җентекләп Бикашинга текәлгәннәр иде Гыйззәт яулыгы белән битен сыпырып, каушавын юып төшергәндәй итте, алтын кысалы күзлеген киде һәм янәдән кәгазьгә иелә төшеп, укырга кереште: «Унтер керде., унтер чыкты » Тавышы баягыча ук салмак, тыныч, саңгырау иде аның. «Молодец, нык икән, җебеп төшмәде».— дип уйлады Сафия Әгәр кеше алдында аның үзенә шундый сүзләр белән кизәнсәләр, ул инде бу залдан күптән чыгып йөгергән булыр иде.
Ниһаять. Гыйззәт кулындагы соңгы кәгазьне дә өстәлгә куйды — укуын тәмамлады, күзлеген махсус савытка салып, биген япты Бикнең шартлап ябылганы арткы рәтләргә дә ишетелде. Театрның әдәби бүлек мөдире, чандыр буйлы Разия Туктамышева аның белән янәшә басып:
— Әйдәгез, иптәшләр, фикер алышыйк, диде.
Җәмилне озатып кергәннән соң Әмирнең җилкәсе аша башын сузып тыңлап торган Зыятдин
Фикер таралыбрак китте бит әле. диде. — Әллә соң берәр биш минут тәмәке тартып алабызмы?
Эчү-тарту хакында күп сөйләшә торган бу кешегә Гыйззәт бик тә яратмыйча карап куйды Менә хәзер барсы да «Тартып керәбез».— дигән булып, таралышачаклар һәм аннары Моны сизеп алган Сафия, сикереп торып:
— Кемгә ничектер, ә миңа пьесада материал җитәрлек булып тоелды. - диде Башкаларның гаҗәпләнеп аңа борылганын күргәч, отыры кызып — Ошады миңа пьеса' - дип кычкырып ук әйтте.— Әлбәттә, әле эшләргә кирәктер, акцентларны ачыкларга, образларны калкурак итәргә була. Ләкин, минемчә, эшләргә җирлек бар Автор у з материалын яхшы белә.
Аның соңгы су зләреннән кемдер күңелсез ген.» көлеп куйды
— Белә. белә, анысына су з әйтерлек түгел, диде Зыятдин - Менә, әсәр турында бер фикер булды да пи ң
Кемнең дә булса башка берәүнең фикер әйтергә нияте юк иде. һәммәсе, эткәләшеп-төрткәләшеп диярлек, тар коридор башына тыгылдылар Кайсы телевидениегә, кайсы радиога ашыга икән Берсенең
режимы каты ашар чагы үтеп бара, икенчесенең кемедер өйдә сырхаулап ята кайтып карамый булмый, Разия Туктамышеваның бер ишеләрне генә булса да тотып калырга тырышуы бушка китте: халык, иләктән саркыган су кебек, шома гына таралып, юкка чыкты.
— Сүзенне сүз итәр өчен ниләр генә уйлап чыгармыйсың син. ә? диде Гыйззәт Әмиргә. Каравылчыны да миңа каршы котыртып куй- ♦ гансын! ’ 2
- Кем котыртсын аны? диде Әмир сабыр гына - Әсәр тыңларга з кергән кешене куып чыгарып булмый, ул да тамашачы. Пьеса хакында < һәркем үз сүзен әйтергә хокуклы Хәзер менә худсовет членнарын ж.ыеп. j минем кабинетта сөйләшербез. Алсу, әйт анда кирәк кешеләргә, миңа = керсеннәр <
Сафия грим бүлмәсенә кереп, башын өстәлгә салды. Кинәт бушап = калган бинаның тынлыгыннан колаклар чыңлый иде. Сафиянең күңеле 5 тулды Бик ямансу иде аңа Бу хәлләрдән соң Гыйззәткә булган £ мөнәсәбәтен өр-яңадан ачыкларга кирәк булачак иде Бик зур гаеп таш- < ланды бүген Бикашннга һәм моның ниндидер астыртын ният белән “ эшләнгәненә ышанып та булмый иде. Җәмилнең ярсуы, ачуы ясалма булу * һич мөмкин түгел, аның бөтен сүзләре ихластан, йөрәк түреннән кайнап ~ чыкканга әйтелде, билгеле. Ләкин Әтисенең изге хатирәләре белән < бәйле кеше турында, шушы көнгәчә зурлап искә алынган шәхес турында ' ничек кенә бер селтәнүдә фикерен тамырдан үзгәртеп куя алсын соң i Сафия! Сүзләренә караганда. Җәмил Гыйззәтне сугыш вакытында = очратмаган, күрмәгән. Димәк, аның гаепле икәнен дә ачык кына белә - алмый. Сугыш вакытында әсирлеккә төшкән һәр кешене гаепләү дөрес г тә түгел, алар арасыннан күпмесе чын батырлыклар күрсәткән һәм бу хакта күпме язылды да бит инде1
Ләкин, нинди көчле иде аның ярсуы, нинди көйдергеч иде нәфрәте һәм ничек үзгәртеп куйды ул бөтен кешенең мөнәсәбәтен. Әйтерсең лә Бикашин белән башкалар арасында упкын ясады да. шуннан узган гомерләрнең төтенле сөреме, утлы давыллары күтәрелеп, күзләрне томалады. сулышны кисте. Әле соңыннан моны искә төшергәч тә. Сафиянең йөрәге жу итеп куйды.
Без нәфрәтнең ни икәнен әле белмибез, ахрысы Кемнедер күралмыйм, яисә нәфрәтем зур. дип сөйләгәндә, гадәттә үзара үпкәләшүләрне, вак- төяк ыгы-зыгыларны күз алдында тотабыз, ә бу бала уенчыгын чын танк белән янәшә куярга маташу гына икән Нәфрәт хисенең үтергеч ачысын һәм кешене тоташ ялкын теленә әйләндерә торган кодрәтле утын күз алдына китерә алмыйбыз икән Моны фәкать революцияне һәм су-гышны кичкән кешеләр генә белә торгандыр
Менә нинди утлар яна икән сугыш утын кичкәннәр йөрәгендә. Кадимбикә кебекләрдә Әйе-әйе, Кадимбикә дә Хакимгә карата шундый ук хис кичергәндер
Бу чагыштыру Сафия күңеленә ихтыярсыздан килде.
Ул киенеп урамга атлаганда, ян ишектән каршына Гыйззәт килеп чыкты
— Рәхмәт сиңа, батыр икәнсең,— диде ул Сафиягә — Үз фикереңне ярып әйтә беләсең икән Театрда синнән гайре ихлас күңелле бер кеше табылмады!
«Хакимнең затлы чатыры Чатыр түрендә походларга алып йөри торган тәхет. Хаким, сугышчан киемнән, кылыч тоткан хәлдә, гасабиланып. әрле-бирле йөренә Ишек япмасын күтәреп Газизжан керә
Газизҗан Галижәнап. җиңү! Дошман явының соңгы калдыклары юк ителде! Бу шәһәрдә синең кодрәтенә каршы торырлык бер генә жан иясе дә калмады!
Хаким Озакка сузылды! О (акка! Ә син мина ни дигән идеи-1
Газизжан Мин. җиңү синең якта буласына ышанган идем, галижәнап' Хаким Син Газизжан. бу каланы, бу халыкны минем гаскәремә бер
генә сәгать тә каршы тора алмаячак, дигән идең. Моннан бер ай элек шулай дигән идең син Бер ай элек!
Газизҗан Ләкин б\ ил халкының ахмаклыгы, үҗәтлеге адәм башына сыя торган булма 1ы i алнҗәнап. Алар калалары, балалары, хәтта үз җаннары хакында уйлйй белмәделәр. Сиңа баш июгә караганда һәлакәтне артыграк күрделәр.
Хаки м Ә сип. Газизҗан, шул калада үсеп, үз туган халкыңның холкын моңарчы белми идеңме?
Г аз из җа н Моңарчы илдә тынычлык, иминлек иде бит. галиҗәнап, алар бик гади яшәде. Иген иктеләр, көтү көттеләр, портлар салдылар, китаплар яздылар Бу кадәр башсыз булырлар дип кем уйлаган?
X а к и м. Димәк, алар арасында башлы кеше бер син генә булгансың инде. Газизҗан. Минем якка чыккан сип бердәнбер бит?
Газизҗан Мин язмышка буйсындым Адәм баласыньГң язмышы алла кулында түгел, көчле кулында. Синең кулда, галиҗәнап!
< Ишектә йөзбашы курант.)
Й өз ба ш ы. Бер илче килде, галиҗәнап. Яныңа кертүне таләп итә.
Хаки м. Кем илчесе? Кайсы мәмләкәттән?
Г! өзб а ш ы Сүзем — Хакимнең үзенә генә әйтә торган, ди
Хаким Ни хакында?
Йөзбашы Сүзем гаять мөһим, мине кертмәсәгез. Хаким сезне җәзалар. ди.
Хаки м Керсен.
(Ишектән зур бүрек кигән бер адәмн. төрткәләп кертәләр. ■ нниын югары күтәрен басын тора.)
Йөзбашы Тезлән галиҗәнап каршына! (Илчене төртеп җибәрә, илче аягөсте кала, бүреген сала, бүрек астыннан толымнар шуып төшә. Бу — Кадим- бикә.), ,
Кадимбикә. Минем каршымда гаскәр башлыгы. Ә гаскәр башлыгы белән сыйны туры тотып сөйләшәләр.
Хаки м Сүзеңне әйт
Кадимбикә Галиҗәнап! Сүзем синең өчен генә. Ят колакларга ишеттерә торган түгел!»
Сәхнәдә репетиция бара, ә Сафия караңгы залдан күзәтеп утыра иде. Биредә аның яраткан, күптән күнеккән урыны бар уникенче рәтнең урта өлешендә, сулдан беренче урындык.
Сәхнә ч'Таеыи.|,.| иркенәеп, иске китель белән төсе уңган зәңгәр хәрби чалбар кшән. биленә бутафор кылыч таккан Җиһангир Бнк- таһнров басып тора Хаким өчен яңа костюм тегелмәгән әле. ә үз киемең белән репетициягә керсәң, бөтен кадерен бетерәсең: сәхнәдә ятарга да. аунарга да туры килә, ниләр генә кыланып бетмисең. Шунлыктан, кием цехыннан ни дә булса алып кияләр. Хәер, шушы иске кием белән дә Җиһангир үзен чын патшаларча тота белә: сыны мәһабәт, кыяфәте горур, карашы салкын һәм мәгърур бөтен рәвешеннән теләсә кемне баш илерерлек гайрәт бөркелә.
Нинди генә кыяфәтләргә кереп бетмәде инде Җиһангир бу сәхнәдә? Нинди генә тормышлар белән яшәмәде! Гаскәр башлыгы, уңган җитәкче, ялчы. Ишан, ил агасы, хәтта палач .. Бу артист өчен амплуа дигән төшенчә бөтенләй юк. ахры Кем рәвешенә генә кермәсен — һәр- кайсы тере. чын. сокландыра яки нәфрәт уята Шул ук вакытта ул һәрчак үзе - мөлаем, күңелгә якын Биктаһиров булып кала Дөньяда сәхнә мөлаемлыгы дигән нәрсә бар. янәшә’ торганда сөйкемле күренгән канберәүләрнең. сәхнәгә менгәч, тамашачыны бөтенләй битараф , калдыруы мөмкин. Театр дөньясының җөмләдән бер аяусызлыгыдыр инде бу.
Сәхнәдә күренү' белән бар карашларны үзенә җәлеп итә алган актер нинди бәхетле! һәм андыйлар белән бергә уйнаучылар, әйтик, менә шушы минутта Җиһангир каршында басып торган Наргизә дә..
«Кадимбикә. Тыңла. галиҗәнап, сиңа әйтер сүземне! (Җырлап җибәрә.)
\акнм Бу ни дигән сүз?
К а д и м б и к ә. Сүзем шушы җырда. галиҗәнап.
Хаки м Аңлаешлы итеп әйт!
К а л и м б и к .> Җырны сүз белән аңлатып булмый, галиҗәнап Җырда бнек сер ята. Илнең хакиме өчен гаять мөһим сер Аны белми торып, ил белән идарә итеп булмый ф
Хаки м Җырла тагын бер кат
К а д и м б и к ә (җырлый)
Җнһангир-Хакнм, Кадимбикәгә карамый, залга текәлеп тынып кал = ган Ни дияр ул телен тибрәтсә, янында җыр сузып торган хатынның - язмышын кая борыр? Үлемгә хөкем итәрме, яшәргә мөмкинлек бирерме? i Кадимбикәиең язмышы иксез-чиксез биләмәләрнең хуҗасы булган = шушы кодрәт иясе кулында Яуда да, гыйлемлектә дә, мәхәббәттә дә - яшәешнең мең төрле тармагында Хаким үзен барлык адәм зат- 5 ларыннан өстен саный һәм бу ышанычын бер күз карашы белән бүтән- < нәргә сеңдерә Ф
Ничек соң әле ул Кадимбикәиең җырын тыңлап тора? Пьесаны < кат-кат укып, уйланганнан соң. Сафия бу сорауга җавап тапты Хнк- ~ мәт шунда: бу көн - Хаким тормышында борылыш көне. Ул күптәннән t хыялланган максатына ирешкән — зур бер дәүләтне яулап алган. Ләкин ~ җиңу авыр бирелгән, шунлыктан ул артык очынып куанмый, хәтта J бераз канәгатьсез дә кебек. Аның әле бер зур эшне төгәлләп, икен- - чесенә тотынмаган чагы, бушрак вакыты. Таш күңелләр дә бер заман ял- = га мохтаҗ була Кадимбикә белән сөйләшү Хаким өчен шундый бер ял. - Бу хатынның башбаштаклыкка тиң тәвәккәллеге, бәйсезлеге, кыюлыгы д аны гаҗәпләндерә, кызыксыну уята.
«Сандугачның балаларын саныйсым калган икән.
Күз керфекләрем талганчы карыйсым калган икән».—
дип җыр суза Кадимбикә-Наргнзә аңа карап.
— Алгарак кил, алгарак, күзләрең тамашачыга яхшы күренсен,- диде беренче рәттә утырган Рәмзи урыныннан калкына төшеп Аннары түзмәде. ак беләкләрен җилпеп, сәхнәгә сикереп менде. Җиһангирны арткарак күчереп бастырды, Наргизәне рампа кырынарак тартты Артистлар. нишләтсәң дә барыбер дигәндәй, күндәм һәм битараф кыя- ' фәттә аңа буйсындылар Режиссер ничектер үз-үзенә ышанмый, артистлар сүлпән, сәхнәдә хәрәкәт, хисләр кайнавы юк, ә ансыз театр да була алмый иде» . ■
Сафия һаман бер сорауга җавап эзләде: нинди җыр җырлый иде соң Кадимбикә залим Хакимгә? Ә үзе кем соң ул — Кадимбикә?
Пьесадан аның турында кайбер нәрсәләр белеп була. Кадимбикә — изелгән, томана хатын түгел. Үз халкының культурасын үзләштергән һәм бүтән илләр казанышыннан да хәбәрдар кеше ул. Шулай булмаса. патша хәтле патша белән болан кыю сөйләшергә аның акылы да, рухи ныклыгы да җитмәё иде.
«Синең телең минем өчен чит, галиҗәнап, әмма мин күңелемдәген сиңа җиткерү чарасын беләм»
Төрле телләрдә сөйләшүче кешеләр бер-берсен аңлый аламы? Халыклар бер-берсен аңлаша аламы? Менә нинди сорауга җавап бирергә тиеш бу күренеш! Җыр менә шундый югарылыкта булырга тиеш1
Ни турында җырлый Кадимбикә? Туган иле турындамы? Әмма андый җыр залим патша йөрәген кузгата алмас Чөнки аның өчен туган җире үзе яулап алган башка илләрдән газизрәк ту гел
Мәхәббәт хакындамы? Ләкин Хаким мәхәббәтне уенга гына саный.
Нинди җыр җырлый Кадимбикә'1 Ниндине генә булмасын, бу минутта Наргизә сузганны түгел Түгел!
Сафия тагын Җәмилне. Бикашинның пьесасын укыган көнне аның тоташ ялкын теленә әверелгәндәй нәфрәт белән янып. Гыйззәт өстенә очынган минутларын күз алдына китерде. Кадимбикә дә Хакимнән шулай
нәфрәтләнә бит! Ничек бугазына ябышмый! Ярсуын тыя ул, үзен тыныч тота Шулай да Хакимне үзенә карату аның башына килмәс Анысы һич мөмкин түгел! Ә Рәмзи бу күренешне нәкъ менә шулай Кадим- бикә Хакимне гашыйк итәргә тырышкандай хәл итмәкче Ләкин бу бит андый хатыннарны кимсетү, алардан көлү булып килеп чыга!
Сафия әтисен, әнисен күз алдына китерде. Әгәр әнисе дошман белән йөзгә-йөз очрашса, ул хәтта ирен коткару ечен дә андый адымны ясый алыр идемени?
Сафиянең йөрәге какты, тәне кызышты. Ул сәхнәдәгеләрнең тавышын ишетмәде, торып басты да. өстенә кызыл ут белән «чыгу юлы» дип язылган ишеккә юнәлде. Баскыч мәйданчыгының каршы ягындагы музей ачык икән, шунда керде. Стеналардагы афишалардан кайчандыр халык күңелен тетрәндергән сәхнә даһилары аңа сынап карагандай булдылар
Нинди җыр җырлый Кадимбикә?
Сафиянең хәтеренә яран гөлләре сулып шиңгән көннәр, әнисенең тирәнәеп калган моңлы күзләре, үзенең аягөсте төш күреп йөргәннәре килде.
Иленнән мәхрүм ителгән, ирен югалткан, өч баласын җирләгән Кадимбикәнең хәсрәте әнисе үлгәндә Сафия кичергәннәргә, бәлки, бераз охшаштыр?
Сафия түргәрәк узды, декорация макеты куелган бер өстәл янына барып тезләнде һәм башын иеп. әкрен генә җырлап җибәрде. Гомумән, аның уйланган, сагышланган минутларында, күңеленә килгән сүзләрне йөрәк түреннән саркып чыккан көйгә салып, моңаеп йөри торган гадәте бар Бу юлы да җанда моңарчы ишетелмәгән көй яралды, сүзләр үзләреннән-үзләре аңа ярашып тезелделәр:
«Яом-йом. улым, күзләреңне.
Курыкма һич тә.
Синен иминлекне саклый Әткәең чиктә».
Хәсрәте чиктән ашкан ананың, бик киеренке бер минутта, кайчандыр газиз улларына көйләгән бишек җырын сузып җибәрүе гаҗәпмени? Аннары бит.. Залим Хакимнең дә булгандыр әнисе көйләгән җырга бишектә тирбәлеп, тәмле йокыга талган гөнаһсыз сабый чаклары
<Дои1ман явы керә алмас.
Тнн тыныч үтәр;
Сайран уятырлар сине
Былбыллар иртән».
Бишек җыры! Барча халыклар, һәммә кешеләр өчен уртак, бар күңелләргә үтеп керә торган изге моң бит ул. «Ишеттем мин кичә: берәү җырлый чын безнеңчә матур, моңлы көй. әллүки-бәллүки»,— дип язган Тукай. Халык шуны җырлый. Ә бит *Әллүки» — бишек җыры! Әгәр аны олысы-кечесе йөрәктән саркыган сагыш белән суза һәм онытылып тыңлый икән, димәк ул балалар күңеленә генә түгел, өлкәннәр күңеленә дә бик якын моң. Ул безгә гомер буена кадерле булып кала.
Бу җырны башка берәүгә ярар өчен генә көйләп булмый. Кадимбикә аны гомеренең хәтәр минутында чарасызлыктан җырлагандыр, бәлки.
Менә ул. күз яшьләрен көчкә тыеп, башын тагын да түбәнрәк иде. Кинәт ишек ягыннан дәһшәтле тавыш яңгырап, аны сискәндерде:
— Син. мәкерле хатын, мине җырың белән сихерләргә килдеңме әллә?
Анда аякларын киң ерып, кылычына таянып. Хаким басып тора, ул мәрхәмәтсез карашын Сафиягә төбәгән иде. Сафия сынын турайтып аягөсте басты:
“ Кем сөйли моны? Колакка каты томана бер колмы әллә? Тел ялганны сөйли ала, ләкин җыр алдын алмын!
Алар пьесаның бер өзеген уйнауны дәвам иттеләр Тик автор сүзләрен төгәл әйтеп түгел, үзләренчә сөйләделәр Монда бәрелешне, кичерешләрне, фикерне дөрес бирү мөһим, ә сүзләр соңрак үзеннән-үзе ятланыр ♦
«Кадимбнк ә Минем җырымда ил хакиме өчен кирәкле сер бар
Хаким Хакимгә иң элек корал һәм гаскәр кирәк Ә алар миндә җитәрлек ■£ Мин җиңдем! Бу ил хәзер минеке!
Кадимбикә Юк әле, галиҗәнап, ул бөтенләе белән синеке түгел Аны а. тәмам үземнеке итим дисәң, син халык күңелен яулап алырга тиешсен. Ә 2 күңелләрне кылыч белән генә яулап булмый ' <
Хаким Кылычка башын имәгәнне алтын белән сатып алырга була
Кадимбикә. Алтынга сатып алынган адәм ышанычлы түгел, галиҗәнап з Күбрәк алтын бирүчегә ул тагын сатылачак. <
Хаким (уйланып) Ә шулай да таныш көй бу Таныш моң Кайчандыр, ♦ кайдадыр ишеткән идем мин аны Бик күптән, күптән. Ә ә. әнием җырлый иде < аны! “
Кадимбикә. Төрле халыкларның аналары бишек җырын төрле тел-* ләрдә җырлый, ләкин моңы бер. хисе бер. s
Хаким Син нинди максат белән килдең монда? Ник җырладың? Минем < күңелемне йомшартып, берәр явызлык кылмакчы буласыңмы5 Ниятең яхшы түгел, s күреп торам. Әй. алып китегез бу хатынны!»
Хакимнең бу сүзләреннән Сафиянең йөзенә үлем суыгы бәргәндәй итте. J Аның сыны каттЫ Ләкин ул курыкканын сиздермәде. Хакимнең мылтык көпшәседәй дәһшәтле күзләренә туры карады.
«Кадимбикә. Син мине юк итә аласың, галиҗәнап. Әмма хакыйкатьне үтереп булмый
Хаким Алып китегез!»
— Браво-браво, афәрин' — дип кул чапты берәү
Икесе дә борылып карадылар: аларның тамашачысы да бар икән ләбаса. Ишектән Револ Имайкин карап тора
— Молодцы, булдырасыз.
- Чынлапмы? Ә без юри генә,- диде Сафия
— Яшереп маташмагыз инде, яңа спектакльгә репетиция ясыйсыз бит! Кадимбикәне сиңа бирделәрмени?
Соңгысын Револ шикләнеп әйтте, күрәсең, яңа пьесаның тарихы аңа да яхшы таныш иде
— Юк, этюд кына бу,— диде Сафия.
— Яна ел кичәсенәме әллә?
Аның болай төпченүе Сафиягә ошамады
— Шулайрак,—диде дә Җиһангирга борылды ул. Ничегрәк сон. киртәсенә керәме?
— Начар түгел!
Бу сүзләрдән кызның калкынып киткәнен күреп, Җиһангир өстәп куйды:
— Нигезе нык Тик менә хисләрне артыграк тышка чыгарабыз, ә без аларны яшерергә тиеш бит Әле тәнәфескә туктаган идек Бая синең залдан бик нәүмизләнен чыгып киткәнеңне күреп калдым да, ни булды икән дип. монда кергән идем Җырың әйбәт. Бу урында чыннан да бишек җыры кирәктер, мөгаен
— Шәп инде, шәп. сүз дә юк,— диде Револ - Әллә, мин әйтәм, шуннан бер унбиш минутлык концерт номеры ясыйсызмы? Кичәләрдә чыгыш ясарга менә дигән булыр иде.
Сүзен дикъкать белән тыңлаучы югын күрсә дә, исе китмәде, ан- дыйдан гына югалып кала торган егет түгел иде Револ Имайкин
12
Талант ияләренең күпчелеге, иҗатында гадәттән тыш зирәк һәм тапкыр булуына карамастан, гадәти тормышның юк кына мәсьәлә-
1әрсн хәл иткәндә дә югалып кала Әйтерсең лә. алар яшәешнең сикәлтәле борылышларында кинәт аңгыраеп, сукыраеп куялар һәм җитәкләр йөртүгә мохтаҗ булалар.
Бәхеткә, танылган артистлар, спортчылар, шагыйрьләр тирәсендә үткен күзле, җитез хәрәкәтле, елгыр адәмнәр һәрчак очрап тора. Кайберәүләр мондыйларга, шөһрәтле шәхесләр тирәсендә туенырга чамалый дип, кимсетеп карый Ләкин, икенче яктан уйласаң, талант иясен вак- төяк мәшәкатьләрдән арындырып, бар көчен иҗатка юнәлдерү бик тә кирәкле, изге эш түгелмени? Исән кешеләргә ярдәм иткәнне гаепләргә ашыкмыйк, мәрхүм даһилар тирәсендә дан эстәп, тамак туйдыручылар да җитәрлек.
Револ беренчеләрдән — исәннәр тирәсендә бөтерелүчеләрдән. Ул монда үз кеше, заманында театр училищесында укыган, бераз уйнап та алган. Тар. текә маңгайлы, бәләктәй зур иякле бу егет кеше арасында ерактан күренеп тора, чөнки кара чәчле зур башы таза муенга, ә муены киң җилкәгә утыртылган. Театр фойесында актерлар белән сөйләшеп торганын күрсәләр, тамашачылар иң элек баш иеп аны сәламлиләр, арада иң шөһрәтлесе ул дип уйлыйлар Табигать үз баласына берсен бирсә, икенчесен кызгана: гәүдәле адәмнең тавышы нечкә була, яисә чандыр гәүдәле берәүнең нечкә бугазыннан һич көтмәгәндә гөрелдек аваз бөркелеп чыга Ә Револнын тавышы бәдәненә лаек: калын, йомшак, көчле, йөрәккә ятышлы Тик менә талант мәсьәләсендә генә бераз саранлык күрсәткән безнең табигать-әнкәбез. Хәер, шомара торгач, Револдан да уртачарак артист чыгар иде, әмма гайрәтле егетнең тынгысыз күңеле сәхнәдә икенче-өченче булып калуга ризалашмады, актерларның шактый тыйнак эш хакын да төрлечә санап карагандыр инде. Кыскасы, сәхнә мәйданы аның өчен кысан күренде, ул аның артына бәреп керде һәм үзенә лаеклы мәйданны шунда, артистларның грим бүлмәләре тирәсендә тапты.
Моның өчен аны хупларга гына кирәк: егет үз талантын дөрес бәяләде һәм вакытында тиешле нәтиҗәне ясады Ә күпме кеше үз мөмкинлекләренә дөрес бәя бирә белми, һәм шуның аркасында сәхнәдән китә алмый. Нәтиҗәдә театр аягына таккан ташка әйләнә, үзе дә мантымын, партнерларга да игелек күрсәтми, тамашачыны да куандырмый.
Револ исә үз урынында — сәхнә артында төп рольне бернинди дублерсыз башкара Монда аның көндәшләре юк. Пөхтә костюмлы, яңа кырынган булса да. каралып торган яңаклы һәм иякле, әмма алланып күренгән иренле бу кешене күрүгә, аның гөрелдек тавышын ишетүгә, артистларның иелгән башы күтәрелә, зарлану сүзләре ярты юлда өзелә, җыерылган кашлар языла, чытык чырайлар ачыла. Бу егетнең костюмы аша уйнаклап торган таза җилкәләренә бар ваемнарны рәхәтләнеп өяргә булыр сыман. Берәрсенә яңа костюм яисә каеры тун кирәкме? Револ менә дигәнен табып бирә. Юбилейга чәчәкләр һәм азык- төлек таба алмый аптырыйлармы? Револ барысын да булдыра Премьера көнне залның алгы рәтләрендә, алтыннарын елтыратып, күз явын алырдай киемнәр белән балкып, тук чырайлы, үз-үзеннән бик тә канәгать кыяфәтле тамашачыларны күрсәгез, болар шул Револнын танышлары булыр. Кул кулны юа. ике кул битне юа. Хәер, күренекле сәүдә әһелләрен зур сәнгатькә якынайту шулай ук изге эш
Берәр атна театрда күзгә чалынмый торса, Имайкинны юксына башлыйлар: «Нишләп Револ күренми? Апам авырып киткән иде. мумие сорый Бер аптекада да юк икән, ул табып бирер иде». «Үзем дә шуны эзлим әле Улым Мәскәүгә барасы иде дә. иртәгәге поездга билет 'юк. диләр.»
Ул үзенең исемен «революцияадән алынган дип аңлата Әмма Зыятдин аңа «Револьвер» дип, басымны икенче иҗеккә төшереп эндәшә:
Әнә. Револьвер килә, кемгә ни кирәк — куянмы, төлкеме, момент атып бирер.
Әле дә аның Батталова юбилеен үткәрүдә ярдәмләшеп йөрүе икән. Шуны эзләп, музейга килеп кергән дә, Сафия белән Җиһангирның «Кадимбикә»не уйнаган чагына юлыккан.
Фәгыйлә апа кич <Галиябану»да була,—диде ана Сафия Аның Револдан тизрәк котыласы. Жнһангир белән иркенләбрәк сөйләшәсе килә иде. ләкин егет терәлеп торып калды, Җиһангир кире репетиция гә кереп китте
— Исмегөл дә буламы? дип сорады Револ.
— Ә? Ни дисең? Сафиянең зиһене таралган иде.
Галиябануны дим. Исмегөл уйныймы?
- Шул инде, дублеры юк бит аның
Револнын сорашуы юкка булмаган, кызык ясарга йөрүе икән. Кичке спектакль тәмамланганда, инде Хәлил башын сәхнәгә куеп, күзләрен йомгач һәм I алиябану яшь аралаш соңгы җырын җырлагач, тамашачыларның кайберләре мышык-мышык борынын тартып, күз яшен киптергәндә. артистларның рольдән айный башлап та үз халәтенә кайтып җитмәгән хәлдә оялып һәм каушап залга баш игән минутында, сәхнә кырында! ы баскычтан мәһабәт гәүдәсен очыртып кына ’ Револ менеп җитте Шул минутта сәхнә артыннан билетерша Мәрьям апа килеп чыкты Аның кулында бер кәрзин чәчәк — ак кашкарый белән куе кызыл канәферләр иде Револ кәрзннне Галиябану Исмегөлнең аяк очына куярга кушып, мәһабәт ишарә ясады. Аннары, чәчкәләр аша үрелеп, яулык чите белән ышыкланырга тырышкан Исмегөлнең бит очыннан үбеп алды. Хәлилне уйнаган бөдрә чәчле Тәүфикъ арттарак буталып калган икән, ул кинәт нечкә сыны белән алга таба ыргылды, юлына туры килгән Галимә-Фәгыйләнең юан гәүдәсен тиз генә әйләнеп үтә алмыйча бәргәләнде. Менә, ниһаять, башкаларны әткәләп алга чыкты да йодрыгы белән Револга кизәнде. Тамашачы моны бер шаяру дип кабул итте, пырхылдан көлгән, берән-сәрән кул чапкан тавышЛар ишетелде, тизрәк гардеробтан киемнәрен алырга ашыккан тәрбиясез халык та ишек төбендә өелеп туктап калды һәм дәррәү сәхнәгә борылды Әмир залдан йөгереп кереп, режиссер ярдәмчесенә кулын болгады: ябыгыз тизрәк пәрдәне' Ябыгыз!
Пәрдә ябылып беткәндә, берничә егет Тәүфикъны ике яктан тотып торалар, ә ул алар кулыннан талпына иде: «Ипи шүрлеген җнмерәм әле мин аның'» Егетләр көлешәләр, тынычландырырга тырышалар: «Кызма юкка! Халык каршында үпкәннең ни гөнаһы булсын! Сәхнә бит ул!» «Андый кызны ничек үпми түзәсең?» — «Чәчкә әҗере генә лә ул!» Тәүфикъ аягы белән кәрзингә типте, кызыл канәферләр һәм ак кашкарыйлар җилпенеп кәрзине-нне белән читкә тәгәрәде. Ә Исмегөл сәхнә артында режиссер ярдәмчесе Гөлсинәнең сырган пннжәк итәге белән битен ышкый иде (Бер-ике ел элек кенә сәхнәне биегәйтеп, ремонт ясадылар, шуннан соң сәхнә артында бик яман үтә җил уйный торган булып калды (Гөлсинә шуңа сырган пннжәк киеп йөри) Исмегөлнең чибәр йөзен җирәнү хисе ямьсезләгән иде: Ныгытып юарга кирәк иде битне, диде ул Монда берәрсенен кер юу порошогы юк Микән?»
Аның бу сүзләрен Револ да ишеткән ахрысы. Сафия өенә кайтканда, алар троллейбус тукталышында очраштылар, һәм егет шунда зарланып j I н,|
- Кыланмышлары кырга сыймый.— диде.— Алай укасы коела торган булгач, кеше арасына чыгармасын иде Исмегөлен, маңгаена, бу минем хатын дип. пичәт бассын иде дә. өендә генә ябып асрасын иде.
— Хатыны түгел, кәләше ул Тәүфикъның, диде Сафия Алар җәйгә туй ясарга вәгъдәләшкәннәр.
— Вәгъдәләшү ул суга сәнәк белән язган нәрсә генә әле. Карарбыз, безне мыскыл иткән болан гына үтмәс. - һәм Револ сүзен ныгыткандай, киң ияген өскәрәк күтәреп куйды
Бодай әйтүе юкка булмаган икән, икенче атнада. «Галиябану» барасы кичне, Сафия артистлар йөри торган ишек янында янә Реврлга тап бхлды. Егет тагын бер кәрзин чәчкә күтәргән иде.
’ — Үлсәм үләм. үземнекен итәм, дисен инде,— диде Сафия көлеп.
Ул маңкаларның кыланышларыннан үлеп тормабыз, ләкин үзебезнекен дә итми калмабыз, диде Револ серле итеп
Бу юлы да спектакль тәмамлануга, ул сәхнәгә сикереп менде Кәр- зинне үзе күтәргән иде. шат елмаеп, артистлар рәте алдыннан, сәхнә
бхйлап. уннан сулга җитез атлап китте бу Тәүфикъ Исмегөл янында ук тора. Рсволны күрүгә аның чырае каралып чыкты, йодрыклары йомарланды. Ул инде кизәнә дә башлаган иде. ләкин Револ ана да. Исмегөлгә дә күз салмады, туктап тормады, сәхнәнең уң кырыена барып җиткәч кенә туктап, кәрзннне Галнмәбану-Фәгыйлә каршына куйды Ләкин бу зур бүләк Батталовага да түгел икән. Револ аны елмаеп читкәрәк этте һәм өлкән артистка артында торган Сафиянең кулыннан тартып алгарак чыгарды, аны кәрзин янына бастырды да. иелеп, кытыршы яңагын кызның кул аркасына ышкыды.
— Гади тамашачыдан! — диде залга ук ишетелерлек итеп.
Зал тынып калган иде. Әллә инде Сафиянең генә колагы томаланып киттеме соң? Ул үз күзләренә үзе ышана алмый торды. Ничек ышанмак кирәк спектакль буена нибары ике-өч авыз сүз әйткән. Галиябануның дус кызларыннан берсе булып, кичке уенга гына катнашкан артисткага пи өчен инде шундый зур бүләк бирсеннәр ди? һич мөмкин эш түгел бу! Аннары моның икенче ягы да бар бит әле. Юк кына рольне уйнаган артистны бу рәвешле зурлау, аңа чәчәк биреп, баш рольне башкаручының уенын юкка чыгару, аны халык каршында хур итү дигән сүз иде Исмегөлнең яңагы грим аша тимгелләнеп чыкты
Сафия моны бик ачык күрде һәм ак кашкарыйларның, кандай кызыл канәферләрнең Исмегөл белән Тәүфикька үч итеп кенә үзенә бирелгәнен анлады Ә нигә соң аның йөрәге талпынып типте һәм халыкның сирәк-мирәк кенә кул чабуыннан да нигә башы әйләнде? Нигә? Бу минутта авыз ерып, елмаеп торырга ярамаганын да. Револнын учыннан кулын тизрәк тартып алырга кирәклеген дә бик яхшы аңлый иде бит ул югыйсә...
Ләкин., шулай да Кичке уенда ул үзенең иң тере, иң чая. иң шат кызны уйнаганын белә иде Нишләп әле тамашачы артистның уенын күпме сүз сөйләгәненә карап бәяләргә тиеш ди? Радио тыңларга килмәгән бит ул бирегә, уен карарга килгән! Әгәр ул Сафия рәвешендәге бер авыл кызының саф күңеле канатланып очынганын, хисләреннән исергәнен, аяклары җиргә тими атлаганын, аның күмәк уеннарда дәрт-ләнеп уйнаганын күрә икән, монда сүзләрнең ник кирәге бар? Сафия, сәхнәдә үткәргән унбиш минут эчендә, күп күзләрнең үзенә таба текәлгәнен тоеп тора иде Аның үзенең театрдан калган беренче матур хатирәсе лә шуның белән урманда җиләк җыеп йөргән кызларның матурлыгы белән бәйле иде бит Аларның сүзләре әллә кайчан онытылган инде, кыяфәтләре һаман күз алдында.
Юк. Сафия тетрәнеп торган тере чәчәкләргә тибә алмады. Револ үпкән кул аркасын сөртергә дип Гөлсинәнең сырган пинжәк итәгенә дә барып ябышмады Ни өчен әле бөтен чәчәкләр Исмегөлгә генә бирелергә тиеш? Аларга Сафиянең дә хакы бар'
Шулай дип уйлады ул
Сәхнәдә Сафиягә чәчәк бирүләре беренче түгел, ә шулай да мондый кәрзин белән чәчәкне ул беренче тапкыр кабул итеп алды. Үзенә биргәнне үзе алды, кайбер башка артистлар шикелле, тамашачы бүләк иткән чәчкәне шундук бүтәннең кулына көйлЪп тоттыру гадәте юк аның. Тамашачы чәчкәне үзе теләгән кешегә бирә, дип исәпли иде ул
Урамга чыкканда кәрзннне ничек кирәк алай шарфы белән каплаттырды. чәчкәләре туный китмәсен дип, йөгереп кенә өенә кереп китмәкче булды. Ләкин узарга ирек бирмәделәр. Ишектән чыгуга, аны Шәфика туктатты
Анда Рәмзи күренмәдеме? Мине эзләп йөри инде әллә, һаман чыкмый.
- Юк шул. Шәфика апа. күрмәдем
Аннан аерылып, капкага барып җитә.м дигәндә генә, пилотка кебек итеп тегелгән бәрән бүрекле берәү юлына аркылы төште:
— Саумы. Сафия.
Сафия аны башта танымыйчарак торды. Таныгач, аптырап китте: Гыйззәт абый, сез икәнсез әле Троллейбус көтәсезмени?
- Сине көтә идем. Сафия.
Сафия корзинен җилдән ничек тә ышыкларга тырышып, урам якка аркасы белән
борылды.
Теге хәлләрдән соң сәхнә артында буталып йөрергә йөрәк җитми башлады Бер
күрергә зар булдым сине.
Сафия аның чыннан да байтактан күзгә чалынмаганын исенә төшерде ♦
— Ничек булып бетте соң. Гыйззәт абый, пьесаның язмышы? <
— Авторы язмышы төсле инде: берәүгә дә кирәге юк Мал иясенә 3 охшый, диләр
бит. 2
Троллейбус чыжлап килеп туктауга, каралып торган халык төркеме “ шуна
ябырылды, савылып эчкә үтте, ишекләр чыжлап, авырлык белән ? ябылды, троллейбус
кузгалып китте. Әле генә ыгы-зыгылы булып күрен- 5 гән урам кинәт бушап, тынып
калды. Читтәрәк ялгызы басып торган _ кайры тунлы, биек бүрекле берәүнең сыны бу
ямансулыкны ничектер з көчәйтә генә кебек иде. Текәлебрәк карагач. Сафия бу
кешенең Револ < икәнен таныды һәм күңеле белән сизеп алды: егет аны көтә иде. ♦
— Троллейбус китте бит. Гыйззәт абый. Бу сәгатьтә алар сирәк * йөри, икенчесен
озак көтәргә туры килмәгәе. о
— Бер сөйләшеп утырасы килә иде,—диде Гыйззәт аны ишетмә-* гәндәй —
Синең белән сөйләшәсе сүзләр бар иде. Сафия. Тик менә, элек- =; ке кебек, почмактагы
урындыкка янәшә утырып булмый шул инде хәзер *
— Урындык беткәнмени, Гыйззәт абый.
— Чыннан да. бер иркенләп сөйләшеп утырыр җай табылса, син = ничек карар
идең, Сафия? =
Гыйззәтнең тавышында җанлану, өмет ишетелде.
Ә Сафия чәчкәләре өчен борчыла, җитмәсә кечкенә чәшке якасы г шәлсыман итеп
киселгән, муенны каплап җиткерми, изүдән җил үтә иде. Ләкин Гыйззәт аның хәлен
аңламады.
— Ник сөйләшмәскә, мин сезнең белән сөйләшергә рәхәтләнеп риза.
— И. рәхмәт яусын яхшы сүзеңә. Бигрәк тәмле телле инде син. Сафия. Синсез бу
дөнья миңа бик караңгы күренер иде. Алайса мин синең яныңа бер килермен әле.
Сафия бу сүзләрнең мәгънәсен дә аңлап җиткермичә, хушлашырга ашыкты.
Ләкин бу юлы да капкадан җәлт кенә кереп китә алмады, эчкә атлауга аны җиңеннән
Револ эләктерде
— Мин әйтәм, өеңдә мыгырдап яткан ирең дә. елап яткан балаң да юк. бераз йөреп
киликме әллә? Йокы алдыннан моцион ясарга врачлар бик куша.
— Чәчкәләр туңа бит. Револ.
— Чәчкәләрне кертеп куярга да була бит аларны. Хәтерлисеңме бер мәзәкне?
Урман юлыннан барганда бер шофер яшь балалы хатынны очратып, машинасына
утырткан да. шактый озак барганнар, ди. Инде машинадан төшкәч. 6v хатын әйтә икән:
мин шундый курыктым, шундый курыктым, ди икән. Нәрсәдән курыктың, дип сорый
икән шофер. Син мине үбә башларсың дип курыктым, ди бу. Синең балаң бар бит. ди
икән шофер Баланы аны. ди икән теге хатын, читкәрәк куеп торып та була. Ш>ның
сыман, чәчкәләрне аларны хәзер менә баскыч төбенә, эчкә куеп торып та була бит.
Бу ямьсез мәзәк һәм Револның Сафияне җилбәзәк хатын белән янәшә’ куюы әле
генә күтәренке күңелне кинәт төшереп җибәрде Ишегалдының түрендә, бер-берсенә
елышкан, ике шәүлә күренде, алар да ничектер теге мәзәкнең бер чагылышы булып
тоелдылар. Әйтергә кирәк, театрның бу як ишегалды бик кысан, тулай торак бинасы
белән театр бинасы арасында тар аралык кына калган Аралыкта төнлә лампалар янмый,
караңгы. Ярый әле. Сафиянең бүлмәсенең тәрәзәсе бу башка, яктыга чыга, урам ягы
һәм стенаның да агартылган. матуррак өлеше күренә.
Кыскасы, бу аралыктан икәүнең бер-берсенә елышкан хәлдә килеп чыгуы
Сафияне сискәндереп җибәрде. Тегеләр бик кеше күзенә чалынырга теләмиләр иде
булса кирәк, бөтенләй туктап калдылар һәм стена күләгәсенә яшеренделәр.
— Әнә күрәсеңме, эчендә җаны булган кеше хәзердән кереп иок-
ларга ятмый,— диде Револ, тегеләр дә ишетсен дигәндәй, шактый ук кычкырып.
— Әкренрәк. Оялтырсың кешеләрне.
— Болар оят белә торган түгел. _
— Ничек инде белмәгән кеше турында алай сөйлисең?
— Беләбез Кемнән качып монда йөргәннәре дә билгеле.
Кемнән-1
— Син бая күрмәдеңмени Шафаның урам буйлап, ары бире чабып, ирен эзләп
йөргәнен? Бикбау монда килеп кармакка эләккән әнә.
Ф\. бигрәк ямьсез сөйлисең' - дип йөзен чытты Сафия.
— Эше нинди, сүзе шундый .Укытучысының ирен тартып алган кызлар
турында матур сүзләр уйлап чыгарм;ган әле халык «Агыйдел- нең аръягында болыт
тора, яңа ярлар иске ярны оныттыра». - дип язган бер шагыйрь. Бикбауны күздә
тоткандыр инде
Сафиянең уң кулында кәрзин, сулы белән якасын күтәреп муенын капларга
тырыша иде. Револ аның бармакларын якасыннан каерып алды да. кайнар хчына
кысып
— Боз булган.—диде, әкрен, әмма каршы торып булмаслык көчле итеп,
кызның бармакларын иреннәренә китереп терәде Аның бу үбүе сәхнәдәгечә түгел,
артык каннар, хисле, серле килеп чыкты. Сафия кулын тартып алырга ашыкты
Өйгә кереп, күрше ишегалдындагы багана башыннан төшкән яктылыкта гына
чишенеп, җәймә ятакны сак кына җәйгәннән соң. Сафия бик озак йоклый алмый
ятты Урамнан сирәк кенә узган машиналарның чыжлавын, капка турында туктаган
троллейбусларның ишеге ачы лып-ябылуын. төннең күреп-ишетеп булмый, әмма
йөрәк аша сулкылдап у тә торган агышын тоеп ятты. Вакыт-вакыт аның күз
алдында кызыл чәчкәләр тибрәлгәндәй булды, колагында алкыш тавышлары, хун-
тах авазлары чагылып узды. Револ үпкән сул кул аркасы уттай кызышты
Ә нигә, аның хакында уйлау Сафиягә гөнаһ идемени? Ә сез утыздан узып та
ялгыз яшәп карагыз, белерсез шунда акылга буйсынмый торган хисләрнең һәм
дуамал уйларның көчен, сихерен.
Узган елгы җәйге гастрольләр вакытында Револ белән очрашып сөйләшеп
утыру искә төште Сафияләр бер авылга килеп төшкәндә. Ре- волның концерт
бригадасы китәргә җыенган иде Нәкъ ул кунган йортка Сафияләрне керттеләр.
Нишләптер бик озак машина көтәргә туры килде аларга. Сафия чәчен юды да.
киптерергә ише алдына, бүрәнәләр өстенә кояшка чыгып утырды Шунда булган
иде Револ белән сөйләшү
Карале, моңарчы бер дә аны искә төшергән юк иде. хәтернең бер почмагында
барсы да аермачык сакланган икән. Әйе. сулда келәт, аның кырыенда койм а
артыннан яшь алмагач ботаклары сузылган. Юын гыч урынына коймага кечкенә ак
самавыр эленгән, аның борыныннан су бик саран ага. озаклап юынырга туры килә
иде Әйе. җәйге гастрольләр чорында ашыгасы, кабаланасы булмый ичмасам,
шундый саран су ai ымы астында кушучны озаклап тотып торып була. Ә кая
ашыгырга? Роль бүлешү юк. репетицияләр юк, ашау байдан, үлем ходайдан, дигән-
дәй. машинага утырып, бер авылдан икенчесенә сәяхәт кылып йөри бирәсең Ике
кулга бер эш — кичке спектакль, анысының инде жае алынган.
Күңелнең иркенәеп, ачылып китүе сәбәп булгандыр инде, аңарчы очрашкан
чакларда исәнме-саумыдан узмаган Сафия белән Револ күптәнге сердәшләр кебек,
озаклап үз хәлләрен сөйләшеп утырдылар Дөресрәге, Револ сөйләде. Ә Сафия чәче
тизрәк кипсен өчен, озын кара бөдрәләрен бармаклары белән тарап туздыргалап.
аны тыңлады.
— Карале, моңарчы игътибар итми идем, чәчең бик матур икән синең. - диде
Револ — Үзе кап кара, үзе кояшта алтынсуланып елкылдап тора Буядыңмы әллә?
— Юк ла. булмаганны. - диде Сафия, андый комплиментларга күнекмәгәнгә,
оялып
— Син гаҗәп бит. игътибар белән карасаң, театрда аерылып торасын. дип.
дымлы күзләре белән туп-туры текәлеп дәвам итте Револ,— Японнар булса, сине
карточкага төшереп, открытка ясап сатарлар иде.
Син бераз аларга тартым. Япон хатын-кызлары дөньяда иң чибәр санала бит.
беләсеңме?
Сафия оялуыннан бүрәнә ярыгына кереп посарга әзер иде.
11111 син нишләптер бик моңсу күренәсең әле. Револ.—дип сүзне тизрәк
икенчегә күчерергә ашыкты \л Болай күргәйем юк иде әле
Револ ул көнне чынлап та күңелсез иде.
Ә сез мине бер гамьсез, ахмак бәндә итеп күрергә күнеккән инде. — диде ул
иреннәре белән генә елмаеп.
— Үзен һаман гөр килеп, шаркылдап йөрисен бит.
Төшенке күңел кемгә кирәк? Менә мин күпме чуалам сезнең тирәдә, берәүнең
дә әле: «Револ дускай, нихәлләрдә яшисең, ул-бу гамең юкмы, ярдәм кирәкмиме?» —
дип чын күңелдән сораганы юк.
Сафия чәчен йөзенә үк төшерде: аңа бөтен артист кавеме өчен кыен булып китте.
Чыннан да. театрда. Револдан тегене сорарга кирәк тә. моны таптырырга кирәк, дигән
сүзне күп ишетәсең, ә менә. Револның хәле шулайрак бит әле. ярдәм итик, дигән сез
берәүнең лә авызыннан чыкканы юк. Үзебезгә игелекле кешеләргә карата никадәр
битарафлык күрсәтәбез без кайчакларда! Ә бит ваемсыз кеше юк бу дөньяда, берәүнең
дә хәсрәт капчыгы буш тормый. Револның да күңеле мөлдерәмә тулы икән. Тыңлардай
кеше очраганны көтеп кенә йөргән, ахрысы, ул шунда киң. каты тырнагы белән бүрәнә
кайрыларын куптаргала», үз башыннан узган үкенечле вакыйгаларны сөйләде.
Театр училищесында укыган чагында ук. авылдан килеп төзелешкә урнашкан
Нәсиха исемле бер кызга өйләнеп куйган булган икән. «Кеше карбыз түгел, эчен ярып
булмый, ә болан үзе сөйкемле генә, йомшак кына мөгамәләле кыз кебек пде». Дөрес,
өйләнешүләре хакында алар беркемгә әйтмәгәннәр — загска бармаганнар, ата-анагз
белгертмәгәннәр Ник дисәң, егетнең әле укып кына йөргән чагы, ни акчасы, ни баш
тыгар урыны юк. дигәндәй, оя корырлыкмыни? Хатын да тулай торактагы бер тимер
караватка гына хужа булып санала, анысы да вакытлыча гына. «Ярый әле. медицина
андый очракларда ярдәмгә килә...»
Әйе. эче тулы хәсрәт икән Револның да. Тик ул кайгыларын ялтырап торган
тышкы кабыгы эчендә бик тирән яшереп йөртә белә икән.
Кайбер гаиләләрне уртак хәсрәт ныгыта, кичерешләр араны якынайта. Әмма бу
хәсрәт Нәсиха белән Револ арасына упкын булып яткан.
— Ул бөтен гаепне миңа аударды, - дип сөйләде Револ.--Син ир кеше, төптәнрәк
уйларга тиеш идең. диде. Әйтерсең, хатыннарга үз хәлләрен үзләре белмәсә дә ярый
Көйсезлек килгән саен бәгырьне талый торган булса, аның белән ничек яшәп бетер.мәк
кирәк? Ап түздем. ел түздем, ахыр килеп, сабыр канатларым сынды. Бөтен әйберне
калдырып, чыгып китәргә туры килде Хәзер инде башка кызларга ышанырга да
куркасын, берәр /кансызлык килеп чыкса, эчләреннән каралык ургылып ташыр сыман.
Ул чакта Сафия юату сүзләре әйтә алмады, әңгәмә шунда өзелде - машина килде
дә егетн.ү башка авылга алып китте Баштарак бу сөйләшү ничектер әледән-әле искә
төшеп, күңелне борчый иде, ләкин тора-бара бүтән гамьнәр басты. Револ бөтенләй
онытылды
Ә менә бүген уттай кызышкан бармаклар тиз генә суынырга теләмәде б\ эсселек
күңелгә саркып, йөрәк түреннән кызгану хисе тартып чыгарды.
Әгәр бер ялгыз кеше икенче бер ялгызның газапларын уйлап сызлана икән, бу бик
табигый түгелмени?
Дәвамы киләсе санда