Логотип Казан Утлары
Публицистика

УТЛЫ ЕЛЛАР ЭЗЕННӘН

1. Мөҗәй сугышкан якларда
үптан түгел миңа Украинаның Сумы шәһәрендә булырга туры килде Зур һәм бик матур бу кала өчен 1941 елның октябрендә каты сугышлар барган Сугыш дәһшәтен күргән кешеләр әле дә шәһәрнең җимерелеп бетүе фашистларның ерткычлыклары турында ачынып сөйлиләр 227 нче укчы дивизиянең 789 нчы полкы дошманга каршы батырларча сугышкан Шәһәрнең олы яшьтәге кешеләре бу полкның командиры Мөҗәһит Хәйретдинов булуын да яхшы беләләр Сөйләшеп утырганда, мин батыр командир М Хәйретдиновның шагыйрь һәм язучы булуын әйттем Украин кардәшләр аның рус телендә басылып чыккан • Сугыш язмалары» дигән китабын кулдан-кулга йөртеп карадылар, кайбер бүлекләрен укып та чыктылар Кайбер агайлар
— Без ул командирны Хәйретдинов дип кенә белә идек Ул «X Мөҗәй дигән шагыйрь һәм язучы да булган икән' — дип, хәйран калып тордылар
X Мөҗәйнең «Сугыш язмалары»нда 1941 елның 9 нчы октябре турында болай язылган:
• Таң атуга. Сумы шәһәренә килеп туктадык та, кояш чыкканчы, оборонага урнаштык Сумы сугышка чаклы җыйнак кына, шул ук вакытта бай гына шәһәр булса кирәк Хәзер аның урамнарында ком тутырылган капчыклардан баррикадалар корылган. Берничә көн элек зур гына бомбардировка булган Урамның ике ягында да җимерек йортлар, чыбыклары өзелгән баганалар
Баррикадалар булган урамнарда шәһәрнең сугышчан дружиналары сакта торалар Дошманга каршы бик каты бәрелешләр булды Без вакытлыча чигендек. Дошманның беренче сафлары кичке сәгать алтыда шәһәргә керде Күпер төбендә (Харьков күпере) немецлар белән бәргәләшү булды Артиллерия атулары башланды, йортлар яна башлады, күпер төбендәге безнең орудие берничә дошман машинасын җимерде Байтак немец солдатлары һәм офицерлары үтерелде Безнең снайперлар чиркәү башындагы дошман күзәтүчеләрен дөмектерделәр»
Сумы өчен булган канлы сугышлар турында X Мөҗәй шактый яза Ул язмаларда без кызылармеецларның һәм командирларның үз-үзләрен аямыйча сугышулары тиңсез батырлык күрсәтүләре турында беләбез. «Кичке сәгать бишкә хәтле сузылган сугыш нәтиҗәсендә дошман ярты меңгә якын кешесен югалтты-.— ди полк командиры X. Мөҗәй ул көнге сугыш турында
Бу зур операциядә Мөҗәй полкы сугышчысы Поляков Леонид Евдокимович та катнаша Ул хәзер дә исән-сау. Сумы шәһәрендә яши Батыр командиры Мөҗәһит Хәйретдинов турында ул:
— Атакалар вакытында үзе иң алдан күтәрелә иде,— дип сөйләде — Шәхси батырлыклар күрсәтә, үзе артыннан сугышчыларны да дошманга каршы күтәрә һәм фашистларны тар-мар итә иде Ул бервакытта да каушау, куркуны белмәде'
1942 елның җәендә Харьков юнәлешендә зур сугышлар башланып китә Немецлар. өстәмә көчләр алып, һөҗүмне яңарталар Ике айга якын кан коюлы бәрелеш
САМАТ ШАКИР (1924) — шагыйрь һәм прозаик Татарстанның атказанган культура гсзмәткәре "Легенда егетләре». -Яраннар чачак аткан» һ. б китаплар авторы. Каи бер китаплары рус һ. б. телләрдә дә чыкты Казанда яши
К
бара Немец генералы Клейстның танклар армадасы, зур югалтуларга карамастан, алгы сызыктагы күп кенә авылларны ала. Безнең гаскәрләр вакытлыча чигенергә мәҗбүр булалар Азык-төлек, сугыш кирәк-яраклары бик аз кала Хәтта штык һәм кул сугышларына кадәр барып җитәләр Шул бәрелешләрдә полк командиры Хәй- ретдинов. яраланып, дошман кулына эләгә. Аннан соң ул фашистларга каршы көрәшне тоткынлыкта — концлагерьларда дәвам итә Бу турыда Сумыдагы Бөек Ватан сугышы ветераннары ишетмәгән икән Мин аларга М Хәйретдиновның андагы батырлыгын да сөйләдем Полк командирына Сумы шәһәрендә мемориаль такта куярга кирәклеген әйттеләр М Хәйретдинов полкы сугышчысы Поляков Леонид Евдокимович Харьков янындагы чолганыштан котылып чыгу бәхетенә ирешкән Аннан соң ул икенче дивизиягә, икенче полкка кереп, фашистларга каршы зур батырлык күрсәтеп сугыша һәм 1944 елны Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә лаек була Мин Леонид Евдокимович белән озак кына сөйләшеп, узган сугыш гарасатларын искә алдык Поляков үзенең полк командиры Мөҗәһит Хәйретдиновның батырлыгын югары бәяли. Сорагач, М Хәйретдинов турындагы характеристикасын язып та бирде ул. Бу документка;
• Полк командиры Мөҗәһит Хәйретдинов сугыш кырында үзенең кыюлыгы, ныклыгы һәм батырлыгы белән танылды.— дип язылган — Аны сугышчылар һәм командирлар шул батырлыклары өчен якын күрәләр, хөрмәт итәләр иде. Ул үзе дә сугышчыларны якын күрә, алар янында окопларда һәм блиндажларда була, атакаларга һәрвакыт үзе алгы сафта күтәрелә һәм җиңүне тәэмин итә иде
Иптәш Хәйретдиновтан үрнәк алып, солдатлар һәм командирлар да батырларча сугыштылар. Мин үземнең Советлар Союзы Герое булуымны аннан үрнәк алу нә- тижәсе дип саныйм Иптәш Хәйретдинов куркуны белми торган баһадир, кыю командир иде Аның батырлыгына мин югары бәя бирәм»
М Хәйретдинов полкы 1941 елда Лепляво авылында торган Авыл халкының сөйләвенә караганда, монда бик каты сугышлар булган Авылдагы партизаннар Кызыл Армия сугышчыларына ярдәм итеп, фашистларның тылыннан да һөҗүм иткәннәр Немецлар өстәмә көчләр кертергә мәҗбүр булган М Хәйретдинов Лепляво авылы өчен сугышларда берничә атака вакытында үзе алгы сафта барган Ләкин көчләр тигез булмый, фашистларның танклары авылга бәреп керә Хәйретдинов полкы сугышчылары вакытлыча чигенергә мәҗбүр була.
Лепляво янындагы урман аланында күренекле язучы Аркадий Гайдар дошманның пулемет утына эләгеп һәлак була Лепляво авылында аңа" мемориаль такта куелган.
X Мөҗәй Лепляво авылы турында болай дип яза «Без Лепляво янында, землянкада Оборонаның алгы буе Днепр ярында Дошман миналар төшереп тора
Леплявода Мөҗәй Аркадий Гайдар белән очрашканмы-юкмы. бу турыда бернинди мәгълүмат та табылмады СССР Оборона Министрлыгы Үзәк архивында сакланган документларга караганда, 789 нчы полк (командиры М Хәйретдинов) Лепляво янында ике көнгә якын каты сугышлар алып барган Көньяк-көнбатыш фронтның бу участогында Красный боец- дигән фронт газетасы чыккан Газетада 1942 елның 16 маенда 'М Хәйретдинов полкы сугышчылары үзләренә йөкләнгән бу-рычларны уңышлы үтиләр,— дип хәбәр итә— Кискен һөҗүм белән сугышчылар дошманны М пунктыннан бәреп чыгардылар Фашистлар зур югалтуларга дучар булдылар: дошманның 200 дән артык солдаты һәм офицеры үтерелде һәм яраланды Күп санлы трофейлар тулы булмаган мәгълүматларга караганда, 5 автомашина. 6 туп, 11 пулемет. 60 мең патрон, сугыш кирәк-яраклары төялгән берничә склад һәм азык-төлек складлары кулга төшерелде ■■
1942 елның 23 февралендә Кызыл Армия, көненә багышланган санында газета менә ниләр бастыра
«Белдерүләр тактасы
Иптәш Хәйретдинов командалыгындагы сугышчылар немецларга түләүсез өчәр аршин җир бирде ' Фрицлар һәм ганслар' Өч аршин җир алып калырга ашыгыгыз1'’
Газетаның яңа ел санындагы сатира почмагында.
«Данлыклы генералларым фон-Шмидт һәм фон-Бокк' Приказларымны тулысын- ча үтәвегез — рус гаскәрләренең басымы астында чигенүегез һәм Калинин, Тихвин. Клин Волоколамск һәм башка шәһәрләрне калдырып китүегез белән тәбриклим Адольф Гитлер»,— дигән «телеграмма» чыга.
Мондый сатирик белдерүләр газетада шактый Комиссар Почагин Фрол Андрия- новичның әйтүенә караганда, аларны язуда X. Мөҗәй дә катнашкан Газетада аның очерклары да басылган
Фронт газетасында М Хәйретдиновның үзе турында да күләмле мәкалә бар. Анда -Подполковник М Хәйретдинов үзенең сугышчыларының йөрәгенә кереп ур
нашырлык ялкынлы сүзләр таба белә,—дип язылган,—Ул полкны берничә мәртәбә чолганыштан алып чыкты һәм. дошманның өстен көчләрен тар-мар итеп, алга юл Ярды. Сугышчылар үзләренең командирлары белән горурланалар һәм аңа охшарга тырышалар--
Украинаның күп кенә авылларында һәм шәһәрләрендә М. Хәйретдинов полкы сугышчылары зур батырлыклар күрсәтеп сугышкан Исән калган полкташлары командирның кыюлыгы, ныклыгы һәм куркусызлыгы турында горурланып сөйлиләр. М Хәйретдинов полкында хезмәт иткән сугышчы Данило Бакуменко — хәзер Украинаның күренекле язучысы Ул X Мөҗәйне күреп белә, сугыш кырында очрашуларын бик тәфсилләп сөйли. Д. Бакуменко подполковник М. Хәйретдинов һәм аның сугышчылары турында «Исәннәр онытмаска өнди» дигән китап та чыгарган. 111у- лай ук Украинаның атаклы язучысы. Ленин премиясе лауреаты, Социалистик Хезмәт Герое О Гончар да «Кеше һәм корал» дигән китабында Хәйретдиновчылар батырлыгына аерым туктала.
Бөек Җиңүнең 40 еллыгы уңае белән Киевта «Утлы юллар» дигән китап чыкты. Китапка Мөҗаһит Хәйретдинов батырлыгы турындагы очерк та кертелгән Украина Совет Язучылары союзы органы булган «Литературная Украина- газетасында леген- дар батыр X. Мөҗәй турында -Муса Җәлил токымы» исемле зур материал басылган.
М. Хәйретдинов полкы Корсунь-Шевченковский районындагы авылларда да дошманга каршы искиткеч ныклык, кыюлык күрсәтеп көрәшкән Районда чыга торган «Ленинским шляхом («Ленин юлыннан*) газетасында да «Үлемсез сугышчы һәм шагыйрь» дигән мәкаләдә М Хәйретдиновның немец-фашист илбасарларына каршы батырларча көрәшүе дәлилләр белән тасвирлап бирелә.
Украин дуслар X. Мөҗәйне онытмыйлар, һаман хөрмәтлиләр, аның турында шигырьләр. җырлар иҗат итәләр. 2. Лачыннарны әйдәп очучы
Львов шәһәренә Бөек Ватан сугышы ветераннары җыелген иде. Алар «Дан мо- нументы»на чәчәкләр куйдылар, соңыннан, баш киемнәрен салып, бер минутка тын калдылар Аннары мин алар белән якыннанрак таныша башладым Араларында элекке очучылар да бар иде Бер ветеран көр тавыш белән сөйләп китте:
— Бу шәһәр тирәсендә фашистларның бик көчле ныгытмалары тупланды. Гитлерчылар Совет Армиясе гаскәрләрен Львов юнәлешендә туктатырга һәм контрһөҗүмгә күчәргә исәп тоттылар. Әмма авиация полковнигы, һава армиясенең баш штурманы Мөхәррәм Галимов очучылары фашист ныгытмаларының астын-өскә китерделәр.
Кызыксынып сорау бирдем
— Мөхәррәм Галимовның үз язмышы ничегрәк булды7
— Батырлардан үлем курка! Ул сугыштан соң генерал дәрәҗәсенә күтәрелде. Очучылар аны яхшы беләләр иде. Галимов турында бик җылы итеп сөйләделәр:
— 1938 елда Испаниядә фашистларга каршы сугышкан бит ул.
— 1939—1940 елларда ак финнарның котын алган Маннергейм линиясен бомбага тоткан кеше ул Мөхәррәм!
Бу легендар генерал турында Казанда вакытта да ишеткәләгәнем бар иде. Инде бу мәгълүматларны да алгач, аның үзен күреп сөйләшү теләгәм тагын да көчәйде. Адресын белдем дә квартирасына юнәлдем
Отставкадагы генерал-майор Мөхәррәм Галимов белән озак кына сөйләшеп утырдык. Ул үзе безнең якташыбыз икән. Әнисе Хатирә апа Мамадыш районыннан Мөхәррәм үзе 1907 елда Копейск шәһәрендә шахтер Нигъмәтҗан гаиләсендә туган. Гаиләләре ишле булганлыктан. Мөхәррәмгә бик кечкенәдән эшкә тотынырга туры килгән
Ул башта мәдрәсәдә укый, соңыннан Чиләбедәге урта мәктәпкә керә, алдынгы укучылардан санала. 1926 елга кадәр шахтада эшли, актив комсомол буларак, яшьләр арасында аң-белем таратуда да булыша Шуннан соң аны райкомол путевкасы белән Свердловскига Совет-партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Аны тәмамлагач. Катай районында комсомол комитеты секретаре була. 1929 елда Мөхәррәм Галимов Кызыл Армия сафына алына. Башта Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенә укырга керә, татар әдәбияты белән бик нык кызыксына. Кремльгә урнашкан хәрби мәктәптә «Кызылармеец* дигән татарча газета чыга. Анда Мөхәррәм язган мәкаләләр дә басыла. Газетаның җаваплы редакторы Кави Нәҗми, җаваплы секретарь Закир Сәми- тов һәм әдәби хезмәткәрләр Мөхәррәмне якын күрәләр. Газетада үзенең шигырь
ләре. очерклары һәм хикәяләре белән актив катнашучы, үзе Урта Азиядә татар полкында хезмәт итүче Хәйретдин Мөҗәй белән дә Галимов хатлар алыша.
Курсант егет үзенең хәрби эшкә сәләтле булуы, тырышлыгы белән аерылып торган, стена газеталарына аны мактап язганнар Мөхәррәм Галимов Һади Такташны да күреп белә, аның шигырьләрен яратып укый. Яшь курсантның Казандагы тормышы аның киләчәге өчен батырлык мәктәбе була Ул ат өстендә бик яхшы йөри, кылыч һәм сөңге сугышларында беренче урыннарны ала. төз ата. чаңгы ярышларында җиңеп чыга Авыллардан килгән татар егетләренә • ул русча лекцияләрне тәрҗема итә. аларны укырга-язарга өйрәтә, хәрби күнегүләр вакытында да булыш-лык күрсәтә. Ял көннәрендә хәрби мәктәп курсантлары Кабан күлендә көймәләрдә йөриләр Менә шул вакытларда Мөхәррәм яңгыравыклы тавыш белән җырлап җи-
Казан каласы таш кала.
Уртасында Болагы.
Уралым еракта калды. ■
Сагындыра шулары
Әйе. балачакларында уйнап үскән Копейск шәһәрен ул өзелеп-өзелеп сагына, җәйге ял вакытларында анда кайта, әти-әниләре. туганнары белән очраша
Казан Мөхәррәм язмышына икенче яктан да тирән эз сала. Егет монда аэроклубка йөри башлый һәм авиация аның бөтен җанын биләп ала Ул төннәр буе очучылар турындагы китапларны укый Ниһаять. Мөхәррәм, үзенең очучы булырга теләген белдереп, гариза язарга тәвәккәлли. Сәламәтлегенең җитенкерәмәвен сәбәп итеп, аның үтенечен кире кагалар.
1931 елны Мөхәррәм полк мәктәбен тәмамлап чыга. Аны взвод командиры ярдәмчесе итеп билгелиләр Ленинградта артиллерия хәрби мәктәбен тәмамлагач, ул артиллерия полкында взвод командиры була
Әмма армиядәге хезмәт тә аның яшьлек хыялын оныттыра алмый Киресенчә егет монда шушы теләген тормышка ашырырга тырыша һәм 1934 елны Оренбург шәһәрендәге очучылар мәктәбенә укырга керә Аны «отлично» билгеләренә тәмамлап, һава армиясендә очучы-штурман булып хезмәт итә башлый. 1937—1938 елларда үзе теләп Испаниядә фашистларга каршы сугыша. Гитлер һәм Муссолини тарафыннан җибәрелгән һава пиратлары белән бәрелешләрдә катнаша Урта диңгездә фашист солдатлары төялгән корабларны бомбага тота. Ул республикачылар армия-сендә Родриго Мартинеса исеме белән йөри. Саламанка шәһәрендәге Франко штабын тар-мар итүдә катнаша Фашистларның Майоркап утравындагы хәрби базаларын, ныгытмаларын юкка чыгара Очучы-штурман Мөхәррәм Галимов-Родриго Мартинеса Испания Коммунистлар партиясе җитәкчеләре Хосе Диас һәм Долорес Ибаррури белән берничә тапкыр очраша 12 нче интернациональ бригада командиры, язучы Матэ Залка белән очрашып сөйләшә, аның әсәрләрен яратып укуын әйтә.
Мадрид. Валенсия. Барселона Испаниянең гүзәл шәһәрләре Мөхәррәм бу шәһәрләрне фашистлардан саклау өчен барган каты сугышларда да катнаша Күк йөзендә бер генә болыт әсәре дә юк. саф зәңгәрлек, бакчаларда әфлисуннар өлгерә. Шәһәр урамнарында канлы сугыш Фашистлар тыныч халыкны кыралар Республикачылар аларга каршы торалар, мылтыклардан ут ачалар Дошман мәкерле һәм явыз Ул. Италиядән һәм Германиядән корал алып, һөҗүмгә күчә. Сугыш озак дәвам итә Зәңгәр күлләр һәм елгалар, бакчалар һәм йортлар өстенә фашист самолет-лары үлем бомбалары ташлыйлар Зәңгәр күккә кара төтен болыты күтәрелә, бакчалар яна. йортлар җимерелә Республикачылар чигенергә мәҗбүр Дошман басып алган урыннарда фашистик режим урнаштырыла.
Бер эскадрилья, штабта киңәш иткәннән соң. фашистлар урнашкан урынны бомбага тоту өчен, һавага күтәрелә Кызыл очучылар арасында Галимов-Родриго да бар Аларга зенит тупларыннан ата башлыйлар Берничә самолетка снаряд тия. ут каба Моны күреп торган очучы Мөхәррәм тагын да ярсыбрак оча
Тиешле урынга якынлашкан саен, зениткалар ешая бара. Ләкин кыю лачыннар фашистлар оясына килеп җитәләр һәм авыр бомбаларын коялар Очучы Мөхәррәм, тешләрен кысып, ачулы хәлдә түбәнрәк төшә һәм дошманның корал складларын бомбага тота Башка очучылар да үзләренең «күчтәнәчләрен» фашистлар өстенә ташлыйлар Мөхәррәм Галимов аска карый һәм бер йортның ишегенә беркетеп куелган свастикалы (?айрак күрә Ул тиз генә шул йорт өстенә бомбасын тондыра Тагын очып килә, тагын берничә бомбасын ташлый Йорт, байрагы-ние белән бергә, җи-мерелеп төшә Бу йорт фашистларның штабы икән Ә аның тирә-ягында корал һәм азык-төлек, гаскәри кием складлары Фашистлар оясы дөрләп яна Республикачы
очучылар, дошманның җанлы көчләрен, техникасын тар-мар итеп, үз базаларына кайтырга чыгалар Мөхәррәм-Родриго радио аркылы иптәшләренә эндәшә:
— Алло, бу — Родриго! Сезнең хәлләр ничек’
Икенче очучы аңа җавап бирә:
— Отлично!
Мөхәррәм дә җавапсыз калмый:
— Минеке дә бик яхшы!
Казармага кайткач, ул үзенең Урал буйларын, туганнарын сагынып, әкрен генә җырлап җибәрә
Алдыр Урал буйлары, Гөлдер Урал буйлары
Испан егете, очучы Мачадо аңа борылып.
— Кайда соң ул Урал буйлары?—дип сорый
Мөхәррәм аны карта янына алып килә һәм Урал таулары итәгендәге Свердловск шәһәрен күрсәтә:
— Минем туган җирем шул шәһәрдән ерак түгел. Ә менә монысы—Урал таулары
— Ай-яй. ерак икән туган җирең!
— Фашистларны тәмам җиңгәннән соң мин анда кайтып. Испаниягә, синең исемеңә хатлар язармын әле. Мачадо'
— Мин дә сиңа язармын.— ди испан очучысы.
Алар озаклап сөйләшеп утыралар Бик соң гына йокларга яталар Таң алдыннан тревога була. Фашист самолетлары якынлашуын хәбәр итәләр. Кызыл очучылар дошманга каршы күтәреләләр Алар арасында Англия Германия. Франция. Куба. Бельгия. Польша патриотлары да була. Үз теләге белән килүчеләрнең иң күбе — Советлар Союзыннан. Алар аерата батыр Малиновский. Мерецков. Кузнецов кебек сугышчылар үзләре генә дә ни тора! Алар Испания халкының иреген һәм намусын саклап калу өчен баһадирларча көрәшәләр. Соңыннан алар Бөек Ватан сугышында фронт командующийлары, армия һәм дивизия командирлары булдылар, фашизмны тар-мар итүдә үзләренең зур батырлыклары белән танылдылар
һава сугышларының берсендә Мөхәррәм Галимов, башка милләт очучылары белән берлектә. Гитлер тарафыннан җибәрелгән немец очучысының самолетын сафтан чыгара
Фашистларга каршы көрәшү өчен, дөньяның 54 иленнән азатлык сөючеләр килә. Алар арасында язучылар, художниклар, юристлар, укытучылар һәм башка һөнәр ияләре күп.
Испания фашистларына ярдәмгә Италия ашыга Италиянең фашистик җитәкчесе Муссолини Испаниянең азатлыгын буарга 150 мең солдат һәм офицер җибәрә Ләкин республикачылар нык торалар Франко гаскәрләрен дә. немец һәм Италия фашистларын да алга барудан туктаталар Бу сугышларда зур батырлыклар күрсәткән очучы-штурман Мөхәррәм Галимов ике мәртәбә Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә
1938 елның ахырында ул туган илгә кайта. Ак финнар белән сугыш башлангач, Маннергейм линиясен бомбага тотуда катнаша
Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк ул дошманга каршы сугыша башлый Майор Галимов очучылары немецларның бик күп техникасын һәм җанлы көчләрен тар-мар итәләр. Галимов Төньяк фронтта һава армиясенең баш штурманы була Немецларның өч-дүрт тимер тәре алган, Лондонны. Парижны. Афинаны. Мадридны бомбага тоткан «ас»лары белән очраша, аларны мәтәлдерә. Төньяк Кавказга үрмәләүче кара тәреле танклар да Галимов очучылары тарафыннан тар-мар ителәләр.
1942 елны Галимовка подполковник дәрәҗәсе бирелә. Ул фашистларның танк дивизияләрен, очучыларын кыруны дәвам итә. Галимов исемен ишетү белән, немец очучылары бер-берсен кисәтәләр
— Сак булыгыз! Татар Галимов өере килә!
Немец очучылары, бу сүзләрне ишетү белән, тизрәк качу ягын карыйлар
һава армиясенең баш штруманы Галимов иң җаваплы бәрелешләргә турыдан- туры үзе бара, гитлерчыларның тимер-бетон ут нокгваларын шартлата. Бу турыдагы хәбәрләр Гитлер генералларына да җитә. Баш штурманы Галимов булган һава армиясендә бөтен фронтка билгеле булган, батырлыклары өчен өч тапкыр Советлар Союзы Герое исемен алган А И Покрышкин да хезмәт итә Өч тапкыр Советлар Союзы Герое исеменә лаек И. Н. Кожедуб та шушы ук армиядә данлы сугышчан юл үтә
Мөхәррәм Галимовның үзе катнашындагы бер бәрелешкә аерым тукталасы килә Украинаның Корсунь-Шевченковский юнәлешендә фашистларны бомбага тотарга
приказ алына Һава армиясе очучылары һавага күтәреләләр. Ләкин очучыларны көчле ут каршылый Беренче һөжүм коткән нәтиҗәне бирми. Икенче көнне кызыл йолдызлы самолетлар яңадан күтәреләләр. Бу юлы штурманнарга җитәкчелек итүне Галимов үз өстенә ала Менә дошман зениткалары ут ача, безнең самолетларның кайберләре яна башлый Галимов очучыларга көч-куәт биреп, иң алдан үзе бара һәм дошман ныгытмаларына бомбаларын ташларга тотына Башка штурманнарга да ышаныч иңгәндәй була, барысы да батырларча сугышалар Озак та үтми, мессер- шмитт»лар күренә Ике арада көрәш башлана Галимов үзенә таба килүче немец самолетына пулеметтан ата, самолет, янып, түбәнгә мәтәлә Икенче кара тәреле очкыч та янарга тотынгач, өченчесе качу ягына борыла. Галимов аны куып җитә, пулеметтан атып, сафтан чыгара
Дошманның Корсунь-Шевченковскийдагы ныгытмалары һәм җанлы көчләре тар- мар ителә.
Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Галимов полковник дәрәҗәсенә күтәрелә Ул дошманны, куа-куа. Молдавиягә килеп җитә Аның батырлыгы турында фронт газеталарында языла, җырлар, легендалар чыгарыла
— Галимов кайда — шунда җиңү? — диләр очучы-штурманнар. үзләренең командирларына сокланып Кишинев шәһәрен азат иткәннән соң. совет очучылары Румыния җирендә каты сугышлар алып баралар. Полковник Галимов җитәкчелегендәге штурманнар һәр заданиене уңышлы үтиләр Бухарестны азат итү өчен Галимов очучылары аеруча батырлык һәм ныклык үрнәкләре күрсәтеп сугышалар Моның өчен аларның күбесе орденнар һәм медальләр белән бүләкләнә, фронт командова- ниесе тарафыннан рәхмәтләр белдерелә
Фашистлар Будапешт шәһәрен бик көчле ныгытмага әйләндергәннәр иде һавадан берничә тапкыр бомбага тотуга карамастан, гитлерчылар каршылык күрсәтүләрен дәвам иттерәләр Шуннан соң һава армиясе штабында киңәшмә үткәрелә Галимов штурманнар алдына зур һәм җаваплы бурычлар куя Ул әлеге һөҗүм планын төзүдә катнашкан Иртәгесен очучылар шәһәрдәге ныгытмаларга кереп урнашкан фашистларны һавадан бомбага тотуны дәвам иттерәләр
Озакка сузылган каты сугышлардан соң Будапешт азат ителә Галимовка һәм аның очучы-штурманнарына Башкомандование тарафыннан рәхмәт белдерелә
Австриягә чигенүче гитлерчыларны куа-куа. совет гаскәрләре Вена шәһәренә килеп җитәләр Очучы-штурманнар дошманның коры җир гаскәрләрен, танк колонналарын. сугыш кирәк-яраклары һәм кораллар төялгән эшелоннарын яндыралар Австрия җирендә сугышны тәмамлап. Мөхәррәм Туган илгә кайта
1958 елда ул авиация генерал-майоры дәрәҗәсенә күтәрелә һәм һава армиясе белән җитәкчелек итә башлый Сугышларда күрсәткән батырлыклары һәм тырыш хезмәтләре өчен ул Ленин ордены, биш мәртәбә Кызыл Байрак ордены. Александр Невский ордены ике мәртәбә «Ватан сугышы- ордены. Кызыл Йолдыз ордены, унлап медаль белән бүләкләнә
Генерал үзенең бергә сугышкан дуслары белән хатлар алыша, фронт истәлекләре яза. Львовта һәм үзе азат иткән башка шәһәрләрдә очрашуларда катнаша, яшьләр һәм укучылар арасында, үзе кичергән сугыш вакыйгаларын сөйләп, сугышка карата ачы нәфрәт хисе тәрбияләүдә, тынычлыкны саклауда актив катнаша
Мохәррәм ага Галимов — Сугыш ветереннары комитетының Львов шәһәре секциясе председателенең беренче урынбасары
Мөхәррәм аганың кызлары да әтиләре кебек тырышлар һәм уңганнар. Барысы да югары белем алганнар. Львов Фрунзе һәм Душанбе шәһәрләрендә инженер, укытучы. врач булып эшлиләр
Легендар очучы-штурман Мөхәррәм Галимов турында үзәк һәм өлкә газета- журналларында рус. украин, молдаван телләрендә язып чыкканнар Аның рәсеме. Советлар Союзы маршаллары һәм генераллары рәсемнәре белән бергә. Львов шәһәренең Хәрби музеена да куелган