Логотип Казан Утлары
Повесть

ТАҢДА БОСФОР АША


ин Һаман «Вегажны саклыйм. «Чолман» диңгездә.
Бер тәүлек җилкәнле корабта, ике көн китапханәдә утырам. Вакыт уза. Китап дөньясында яшим Шул’ арада җиргә яз килгән Көләч көньяк язы Ак акация чәчәк аткан Шәһәр урамнарына чиләкләп исле май сибеп киткәннәр диярсең. Хуш истән, язның тылсымлы һавасыннан баш әйләнә. Яз сулышы йөрәк тибүен ешайта һәр яңа яз безне яңадан тудыра. Яздан соң син икенче кеше. Яз — табигатьнең зур бүләге. Яз — кышкы суыкларга, кояшсыз яшәүгә түзгән өчен бирелгән бүләк. Яз сине балачак куанычларыңа кайтара
Кала язын Караяр язы белән чагыштырып карыйм Монда бөтенләй икенче яз Дөрес, яз килгәч, монда да һава көннән-көн җылына, кояш көннән-көн яктыра тора Монда да язгы нурлар йөрәктә астыртын ашкыну, ямансулык уята. Монда да яз, безнең Караярдагы шикелле, тау битләрен кардан әрчеми. Боз кузгалу, ташу китү дә юк монда Кичләрен җылы яктан кайткан каргалар инеш буе өянкеләрендә базар ясап шаулашмыйлар. Тагын бер-ике көн үтә. Кинәт яңа. яшел күлмәк киеп, шатланып утырган агачлар очрый. Әле мартта гына дулкын тавышы зәһәр, кыргый иде Хәзер алар йомшак, моңлы яңгырый. Аның таш йортларны, таш җәйгән урамнарны үзгәртергә көче җитми. Икенче карауда шәһәр язы, акыл утырткан җәйгә әйләнеп, кырлар, яланнар турында кайгырта башлый.
Авыл язы башка төрле. Ул чын. табигый яз. Авыл язы кар эрүдән башлана. Беркөнне тау битенә төс керә башлавын күреп гаҗәпләнәсең. Тиздән авыл артындагы урман кардан арынып, күкшел төскә буялган була. Кинәт моңа кадәр бары тик алтынчы «Аж классында укучы гына булган бер нечкә сыйрак күзеңә гел икенче яктан ташлана. Элек ул синең белән пионерлар слетында янәшә утырган бер җан иясе генә иде. Моңа кадәр ул кыз шәүлә генә иде. Баксаң, аның битләрендә сипкел бар. ул сипкелләр аңа килешә. Ә иреннәре? Ә керфекләре? Бүген син аның дөньяда барлыгын һәм кызлар затыннан булуын тәнең һәм җаның белән сизә башлыйсың. Ярларга бәрелеп, ташу ага. Боз китә. Төннәрен ташу тавышына кушылып, тальян гармун елый, һәм көннәрдән беркөн-
Ахыры. Башы I иче санда,
не зәңгәр һавада тирбәнә-тирбәнә сайраучы тургай авазын ишетеп аласын. Бу инде чын, вәсвәсәле, сине мәхәббәтнең татлы газабына дучар итәчәк авыл язы. Яз авыл фасылы. Кала аны имгәтә, буйсындыра гына.
Ак сәрбн бары тик агач кына бит. Җирдә үскән гади бер куак Аның чәчәк атуы нинди кодрәт белән синең йөрәгеңә тәэсир ясый? Ак ♦ акация чәчәк ата башлау белән, йөрәк ашкыныбрак тибә, күңел нечкәрә. S тойгылар сизгерләнә. Акация исе кинәт минем җиткән егет икәнлегемне белгертте Култык астыма гармун кыстырып, клубка барасы килү үзә- | гемә тиеп, бәгыремне ачыттырып узды. Мин бит армиягә киткәнче гар- у мунчы идем. Диңгез хезмәтендә авыл моңыннан оялу гармунны оныт- “ тырды Их. онытулар. Үзем гаепле, җәзасын да үзем кичерәм. Гармун 3 уйнау тукталгач, җан чукракланды, күңел теле сакаулана башлады. < Гармунсыз, сизәм. хисләр коргаксый. Кулга гармун алып уйный баш- ф ларга батырлык җитми — мин бит үз көйләремне, авыл көйләрен генә •_ беләм. Адәм баласы йөрәк теләгәнгә колак салып яшәргә тиеш. Җан 2 теләгәннән баш тарту кешелекне киметә, ярлылата ~
Кинәт яшьлекнең вакытлы гына булуын, картаюның бусага артында х сине көтеп торуын ниндидер аяныч белән тоя башлыйсың. «
Башымны күтәреп, югарыга карыйм. Кишәнке-кишәнке кайнап - торга: ак чәчәкләр арасыннан саф зәңгәрлек чагыла. Елмаясы килү * белән елыйсы килү бергә. Газаплы тойгы Әйтерсең, моңа кадәр минем чәчәк күргәнем булмаган. Безнең Караярның кырлары, яланнары чә- s чәкләргә күмелеп ята иде.
Тагын бер атна китеп югалды. Кадрлар бүлегендә мине башка инспекторга беркеттеләр Хәлемне ул да. каботаж инспекторы Зелен- ковский да белми. «Чолман» диңгездә. Әллә мәрҗән атауларына, иртәнге бриз җиле белән пышылдап сөйләшүче пальмаларга кул селтәп. Караярыма кайтып китәргә инде? Диңгезгә дә кул селтәргә, кесәмдәге дипломга төкерергә, сабанга тотынырга, үлгәнче сабан тоткасын ычкындырмый яшәргә кирәк. Буразна туры, аның юнәлеше изге, — ул икмәккә, иминлеккә китерә. Колхоз эшенә әзерлек зур. Кесәмдә авиация һәм диңгез штурманы дипломы. Читтән торып пединститутка керсәм. бәлки, бишенче классларда география укытырга да рөхсәт итәрләр. Безнең Караяр укытучылары — ким дигәндә профессор. Укытучы — шә-хес, рухи остаз безнең авылда.
Капитан Курбатов «Вега»га килми башлады Аны диңгез инспекциясенә капитан-наставник итеп куйганнар икән дип ишеттем. Үзен күргән юк әле. Үкенеп йөрим — ул мине чакырды. Барасым калган икән. Капитанны күрәсем килү, аның белән серләшәсе, уйларымны бүлешәсе килү туктаусыз газаплый.
Аерылып булырмы икән диңгездән? Авыр булачак. Диңгез минем сөйгән ярыма, кардәшемә, туган җиремә әверелде диярлек. Син. диңгез, нинди кодрәт белән минем күкрәгемә кереп урнаша алдың? Син мине туган-үскән җирләремә нигә җибәрмисең?
Бу юлы комитет секретаре ачуын яшерә алмады:
— Без бит бу мәсьәләне хәл иткән идек инде. — Каш җимерек, секретарь нәфрәт белән телефон трубкасына үрелде. Номер җыйгач, ул трубканы колагыннан аерды, әйтерсең андагы бюрократизм телефон аша секретарьның битенә бәрелә иде.
— Лутченко? Птушкин бу. Сез ни сәбәпле Рахманкуловны «Чол- ман»га кайтармыйсыз? Капитан? Дөрес, экипажны ул сайлый, ул җыя. Әйе. Әйе. ул җавап бирә. Хәтереңдә тот. Лутченко: җыелыш карарын, кызганычка каршы, капитан да үзгәртә алмый. Җыелыш чыгарган карарны, иптәш Лутченко. бары тик җыелыш кына үзгәртә ала. Юк, демагогия
бетте Чолман» сәяхәттән кайтуга, приказ Рахманкуловнын кулында булырга тиеш. Урнаштырмыйсыз икән, без синен белән партком секретаре кабинетында очрашачакбыз.
Мин. секретарьга күтәрелеп карарга оялып, бер тын басып тордым да. чыгып, кадрлар бүлегенә йөгердем.
Ну. Рахманкулов. гаугачы икәнсең син.—дип каршы алды инспектор Лутченко — Акыллы кеше безнең белән конфликтка керми. «Кадры решают все» — син шуны да белмисең икән. Элек «Чолман»га милиция белән дә урнаштырып булмый иде. кораб Италиягә йөри башлагач, ябырылып торалар.
— Виза күптән ачык, сез мине нигә каботажда тотасыз? Кайда ул дөреслек?
Дөреслек? Ничек сөйләшә! Билгеләмәгез, алмыйм днп. капитан радиограмма җибәргән. Ул синең кем икәнлегеңне аңлап җиткергән, күрәсең. Әләкчене беркайда да яратмыйлар
— Ул мине каян белә? Мин бит аның белән эшләмәдем, — дидем мин һәм кинәт аңлап алдым: Лохмачев!..
Ярый — Лутченко өстәл тартмасыннан кәгазь тартып чыгарды Өч көннән «Чолман» Одессага кайта. Өч көн эчендә документларыңны өлгергә алсаң, пароход синеке. Дикъкать белән тыңла: алты фоторәсем, дипломыңның өч копиясе, матрос булып эшләвең турында порт капитаны биргән белешмә. Әгәр шул кәгазьләрне ике көн эчендә өлгертә алсаң, чит ил паспорты кесәңдә булыр. Менә бу кәгазьне җентекләп карап чык. Андагы таләпләрнең һәр пунктын сүзсез үтәп барачакмын дип кул куй. — инспектор өстәл аша типография шрифты белән басылган кәгазь сузды.
« Мин, Фәлән Фәләнович, чит илләрдә йөргәндә...» укып чыктым. Тизрәк кул куйдым Кәгазьне кире инспекторга суздым. Әйе. Яр буенда үскән пальмаларның иртәнге бриз җиле белән серләшүен күбрәк палубадан тыңларга туры киләчәк.
- Рахманкулов, синең Советлар Союзы гражданины дигән почетлы исемгә тап төшермәвеңә ышанам Котлыйм. Калганнары — мин әйткәнчә. Онытма, ике көн калды.
* * *
Бу көнне мин бөтенләй башка кеше идем Бар нәрсә икенче: ихтирамым, җаваплылык, уяулык, абруй. Чит илләрдә йөрергә рөхсәт алган кеше Чагыштырырга мисал табып булмый.
Тукта! Нинди икән ул чит илгә йөрүче диңгезчеләр паспорты?
Таможня мәйданын кыйгачлап үттем дә скверга кердем. Як-якта көмеш тирәкләр утыра. Тирәкләр шаһит — мин чит илләргә йөрүче моряк. Әнә. мин утырган җирдән ярты метр ераклыкта тирәк яфрагы тузанда аунап ята. Өске ягы балавызланган шикелле булып ялтырый. Аскы ягы аксыл, бәр.хетләнеп тора. Минем «загранморяк» булуыма шушы яфрак. Одессаның зәңгәр күге, юлда җим чүпләп йөргән күгәрченнәр шаһит. Паспортымны кесәмнән алдым Буяу һәм кургаш исе килеп тора. Чия көрән тышлы. Тышлыкка «Паспорт моряка» һәм инглизчә «Симане паспорт» дип алтын хәрефләр белән язылган. Тышлыкны ачтым Алтын белән баскан дәүләт гербы һәм кагыйдә:
I. Диңгезче паспорты чит илләргә йөри торган совет корабында эшләүче Советлар Союзы гражданына бирелә.
2 Паспортның хуҗасына, әгәр ул судовой рольгә теркәлгән булса, корабка утырып. СССРдан чыгарга һәм СССРга кире кайтып керергә рөхсәт ителә...
Бу паспортны күрсәтүче Рахманкулов Габдрахман Бәкерович » Паспортка хәтта минем буемның ничә сантиметр икәнлеге, күзлә-
ремнең коңгырт булуыу тәнемдә һәм кыяфәтемдә «особая приметалар» юк икәнлегенә кадәр язылып куелган. Мине чиктән тыш тетрәндергән нәрсә фоторәсем белән янәшә баш бармагымның эзе булуы. Моның бөек, искиткеч житди документ булуына минем шигем юк Башка очракта бармак эзен таләп итмәсләр иде
Мактану, билгеле, начар гадәт. Ә минем һәр очраган кешегә пас- ♦ портымны күрсәтәсем, аны авырлыклар белән, озак көтеп алуымны g сөйләп, эчемне бушатасым килә иде. Авылдашларыма. Сахалиндагы < дусларыма. Мәскәү университеты студентларына барысына да күр- с сәтеп. шуларның һәммәсе алдында мактанасым килә иде. S
Тагын көн туды Бу көнне «Чолман» пароходына өченче штурман 10 итеп билгеләнү приказы кулымда иде Приказны дүрткә бөкләп, түш ~ кесәмә салдым. «Чолман»ның кайтканын көтә башладым. «
Трапка кадәр шактый ара Пөз-йөз илле адым чамасы. Чемоданым- х ны жиргә куеп, бер тын хәл жыйдым «
«Чолман». Траптан өскә менәм. Авылыма кайткач, капка аша J ишегалдына кергәндәге тойгы Күз алдымда кызыл томан Туган ниге- * зеңә кайту — балачакның зәңгәрсу бәхетенә кабат чумуга тиң. Мин а үзем эшләгән корабка кайтам — бусы хыялга кайту. Ә хыял — шул ? ук балачак. «Чолман» пароходы да миңа елмая, килүемә сөенә иде
Ниһаять, трапның соңгы басмасы. Палуба
— Рахманкулов. синме бу? Албанец' — Деримедведь. яныма килеп, касыгыма төртте — Хәл белергә генәме. әллә эшләргәме?
— Син. җилкуар, капитанның өченче ярдәмчесе алдында үзеңне ничек тотасың? Смирно! — дип кычкырдым Уенын-чынын кушып шаярту сүлпәнрәк чыкты Тәкәббер командирлар әтәчләнүе онытылган.
— Тар балаклы чалбар киеп жибәргән. Әллә мореходканы бетереп тә ташладың5 - Деримедведь арткарак чигенеп, бер тын карап торды да кычкырып жибәрде. — Белоштан Чык әле. күр. кем килгән безгә?
Ишектән Белоштан атылып чыкты Өстендә хатын-кыз сурәте төшкән зәңгәр нейлон күлмәк, башында озын козыреклы жокей картузы.
— Бон джорно. синьор. Коме стаи, мио каро?I—итальян телен белүе шуның белән чикләнде булса кирәк, ул русчага күчте. — Бу илдә халык ничегрәк яши? Уңышлар ничек?
— Кайларда булдыгыз? Ниләр күрдегез? — дидем мин Белоштан- ның кулын кысып — Танырлык та түгел Италия сезне үзгәрткән. Итальянча сөйләшә башлагансыз. Ничек өйрәнеп өлгердең? Лохмачев корабтамы?
— Өенә кайтып китте. диде Деримедведь. — Төштән соң килергә тиеш
- Ә капитан?
— Ул пароходта. Син аңарга күренергә ашыкма әле. — диде Бк.ншнан кинәт пышылдап сөйләшүгә күчеп — Ул бит «Чолман»га кил- г.шче «Чистяков» пароходында эшләгән, ишеткәнсеңдер бит?
— Ишетмичә! Анда минем дустым Феликс Каминский өченче штурман иде.
' _ Хәзер алар Лохмачев белән бер тәртәгә җигелделәр. Хәзер «Чолман»да күп нәрсә үзгәрде. Марс планетасында яшәү бар — кешеләр юк. — диде Деримедведь. катлаулы кинаягә күчеп.— Мин бит вахтада. Вахтада торганда, сөйләшергә ярамый. Кич белән очрашырбыз. Югалма, яме.
Корылма эченә кердем, ике еллык гомерем калган жиргә. йортым
I «Хәерле кен Ничек яшисең, кадерлем?» дигәнрәк мәгънәдә
иде бу корылма. Эш һәм яшәү урыным. Тансык булып китте. Тансык һәм куркыныч. Сагындым мин «Чолман»ны. Авылымны сагынган шикелле.
Күмер ташыганда, корабны тузан каплый иде. Антрацит валчыклары. олтанга ябышып, коридорга керә иде. Диңгезгә чыккач, юа идек Портта кораб тагын пычрана иде.
Пароход чистарган. Тузан юк. Ләкин пөхтәлеген югалткан. Спар- декка домино уйнар өчен өстәл ясап куйганнар Тупас. Такталарын шомартып та азапланмаганнар Өстәл янындагы эскәмияләрнең аяклары чалыш. Тәмәке төпчеге ташлар өчен тимер мичкә утыртканнар Мичкә астына такта кыстырырга кирәк иде. Агач палубага мичкәдән агып төшкән тутык сеңәчәк. Аны берничек тә бетереп булмый. Юк. капитан Курбатов агач палубага тимер мичкә утыртырга рөхсәт итмәс иде. Боцман Шахсуарзадә юклыгы да адым саен сизелеп тора.
Мин. авыл малае, яшьли эшләп үскән. Болай диңгезчелек күп яктан авыл хуҗалыгын хәтерләтә. Җилкәнле кораблар чорында матрос булып авыл егетләре эшләгәннәр. Шунлыктан авыл хуҗалыгының күп кенә ысуллары диңгезчелеккә сеңеп калган. Менә мин тагын «Чол- ман»га кайттым. Тырышырга туры килер. Эшемнән капитан да. Лохма- чев та гаеп таба алмаслык итеп Бердәнбер дөрес юл — тырышып эшләү. Ә нигә куркырга? Мин Деркач белән Лохмачевка ялланмаган. Кораб — дәүләтнеке. Бездә социализм кануннары хөкем итә. Демократия. Дөрес-лек. Дуслык. Бездә җәберләү, кимсетү законы юк.
Газаплы авыр уйлар килгән чакта мин уң як шлюпка астындагы ком тартмасына чыгып утыра идем Шунда барып утырдым Акваториядә буксирлар кайнаша. Кран «Чолман» алып кайткан йөкне бушата. «Чолман»ны портта торган башка кораблар белән чагыштырам. Картаясың, дустым Йончу күренәсең. «Курбатов чорында син башка идең. Ник болай боектың?» — дип сорап карыйм. Кораб дәшми Дәш- мәсә дә. аңлыйм Син капитан Курбатовны сагынасың. Бригас. Шахсуарзадә дә юк бит ичмасам. Авыр булыр безгә. Ләкин... Курыкма, бирешмәбез. Алда безне юллар, ераклыклар көтә.
Лохмачев килде.
Үтешли өлкән штурман Деримедведьны шелтәләп өлгерде. Кайбер начальниклар үзләренең начальник икәнлекләрен шелтә аша белгертәләр. Шыгырдый торган туфли янымнан узды. Виктор Филимонович мине күрмәде. Аңа күрмәү отышлырак иде.
Өлкән штурманның каютага керүен, чишенүен, көзгегә карап, бер тын сокланып торуын көттем. Көзге каршында утырганда хатын-кыз үзенә соклана. Ирләр исә көзге каршында: «Менә мин кем! Фәлән Фәләновичка үземнең кем икәнлегемне күрсәтим әле. Белсен минем кем икәнлегемне». — дигән сүзсез роль башкаралар
Көзгегә карарга Лохмачевка ирек бирдем. Эш кәефенә керергә тагын биш минут өстәдем. Тәвәккәлләп, ишек кактым.
— Кем ул анда?
Элек бу кешенең тавышы башка иде. Ярашуга, буйсынуга көйләнгән ялагайлар тавышы иде. Өлкән штурманның тавышы буйсындыруга көйләнгән.
— Исәнмесез, — дидем мин. кулларымны кая куярга белмичә.
Лохмачев каушады. Ул мине көтмәгән икән.
— Рахманкулов бит әле сез. әйеме? — Өлкән штурманның битенә сыек елмаю чыкты. — Эшләр ничек?
— Әйбәт Зарланырлык түгел.
Өстендә ак униформа. Тукымасы гына да ни тора Шундый ак.
тыгыз, шома Ука тасмалы җиңнәр. Лайка күннән теккән штиблет Аяк киеме белән пардан эшләнгән ак перчаткалар диванда ята. Кайсы ил тегүчеләре тырышкан безнең Лохмачевны патша малае итеп киендерү өчен5 Дөрес, тырышулары бушка китмәгән. Русның «встречают по одежде, провожают по уму» дигән әйТеме бар. Элек, чыннан да. акылына карап озата торган булганнардыр. Без стресс заманында * яшибез Кешенең акыллымы, түгелме икәнлеген ачыкларга вакыт җит- = ми. Шунлыктан киемгә карап каршыларга да, озатырга да туры килә * Килешә безнең Лохмачевка кием һәм ул үзен киеменә лаеклы тота бе- | лә. Ак униформага өстән, дулкынланып торган аксыл сары чәч, зәңгәр = күзләр һәм алсу алма битләр. Суперменнар токымыннан безнең Лох- ш мачев! Табигать бабай ялгышмый Табигать Лохмачевка тышкы ма 3 турлык биргән Эчкесе, күрәсең, башкаларга эләккән. Башкача ничек < аңлатасың? ф
— Хәл белергә кердегез. Рахманкулов. әйсме? өлкән штурман - суыткычтан кока-кола чыгарды да татлы итеп иснәде. «Төне йокысыз z узган». — дип уйлап алдым. a
— Мин корабыма кайттым. Виктор Филимонович Менә приказ. — х кадрлар бүлегеннән алган кәгазьне Лохмачевның өстәленә җәеп “ салдым. м
— Тормыш шулай ул, Рахманкулов. —диде өлкән штурман, кә- 2 газьгә күз дә салмыйча - Мин сиңа бергә яшәргә тәкъдим итеп кара- * дым Солидно, ир-егетләрчә. Борын чөйдең. «Курбатов! Бригас! Ах-ох! ? Бөек диңгезчеләр! Мине яраталар! Үз итәләр!» Менә нәтиҗә — синең язмышың безнең кулда. Ялынып килгәнсең кебегрәк.
— Мин. Виктор Филимонович, сезгә ялынып килмәдем Кораб дәүләтнеке Сез дә, капитан да нинди зур. көчле булуыгызга карамастан, шул ук мин буйсынган Уставка, шул ук Конституциягә һәм хөкүмәт карарларына буйсынасыз. Мин сездән эш сорарга җыенмыйм Мине шушы корабка капитан ярдәмчесе итеп билгеләделәр Өстәвенә, мин экипажның комсомол секретаре.
Лохмачев тыныч кына кәгазьләр актара иде. Ул белә, шундук җавап бирсәң, эффект кими Виктор Филимонович мин әйткән сүзләрнең суынуын, тәэсире кимүен көтә. Өлкән штурман мине оныткан булып кылана Алдындагы кәгазьләрне мавыгып укый, уйлый, башына җитди хәлиткеч фикерләр килгәнен күрсәтер өчен, бармак белән чигәләрен сыпырып куя.
— Комсомол комитеты карарын без әһәмиятсез калдырмыйбыз. Шуңа карамастан, экипажны капитан үзе сайлый. Уставта шулай язылган Штурманнар тулысынча капитан кулында. Аларның эшкә ярарлыкмы-түгелме икәнен бары тик ул гына белә.—Лохмачев китап киштәсеннән Устав алды Менә тыңлагыз. «Егерме тугызынчы бит. җитмеш өченче параграф» «Экипаж әгъзаларын капитан үзе сайлый». Дөрес. Григорий Григорьевич миңа да ышана Мин тәкъдим иткәнгә каршы килми ул. Мин менә сезне алыргамы-юкмы дип баш ватып утырам. Язмышыгыз минем кулымда Мин. Рахманкулов. сезне кызганам.
— Сез инде алай язмышка ук үрелмәгез. Виктор Филимонович. Алдыгызда приказ. Аны кадрлар бүлеге чыгарган Приказ үтәлергә тиеш. Сез аны берничек тә үзгәртә алмыйсыз.
— Әйе. Рахманкулов. сез фәлсәфә куерта беләсез. Фәлсәфә буенча сезнең белән ярышып булмый Ярышып булмый. Рахманкулов Пароходка беренче килүегездә Курбатов сезне матрос итеп куйдымы соң? Исегездәме, ул чакта да приказ сезне матрос итеп билгеләү турында язылган иде бит
— Ул чакта минем тәҗрибәм юк иде
— Хәзер бармыни? Штурман булып син ничә ел эшләдең?
— Мин самолет йөрткән кеше. Бригас вахтасында штурманга
тиешле бар эшне башкарып карадым. Тәҗрибәсе юк дип, сез мине борып җибәрә алмыйсыз Мин кораб йөртү буенча диңгез инспекциясенә экзамен тапшырдым
«Чолман»да калуыма ышана идем мин.
Лохмачев тәмле итеп иснәнеп алды:
— Ярый, мин капитанга аңлатырга тырышырмын. Син бит минем дустым, әйеме?
Тешемне кыстым, бер сүз әйтмәдем. Лохмачевның капитанга нәрсә сөйлисен мин туксан процентка белә идем. Жир дә йотмый бит шушындый икейөзле, вөҗданы теләсә кайсы якка борыла торган бәндәне! Өстәвенә, ул Бригас урынында, шуның каютасында яши! Бар нәрсә Бригас заманындагыча ишек, иллюминатор, рундук, өстәл Бары тик стенада шәрә кыз сурәте төшкән календарь, яшел малахиттан ясалган уткабызгыч. каютага кергән кешене сокландырыр өчен, өстәлгә утыртып куелган, һәм. шкафта хрусталь рюмкалар Юк, тын алып булмый бу каютада. Йөрәк кысыла
— Капитанның карары кайчан билгеле булыр? — дидем мин, үземне көчкә кулга алып.
Лохмачев сәгатенә карады:
— Кичке дүртләр тирәсендә. Бәлки иртәгә, бәлки бөтенләй билгеле булмас. Капитанның вакыты юк Аның эше бик тыгыз Бик җаваплы. бик тыгыз безнең эш. Чит илгә йөрибез бит.
Лохмачев мине озата чыкты. Хәтта кулымны кысты, хәтта күземә карап, ягымлы итеп елмайды Ә минем, тешләремне кысудан, авызымнан кан саркып чыккан иде
«Капитан Курбатов белән киңәшеп карарга кирәк. Ул нинди киңәш бирер икән?» — дип уйладым, причалга төшкәч, һәм, Василий Степановичны эзләп, пароходчылыкка киттем.
Мин кара дерматин белән тышланган авыр, мәһабәт ишекләр яныннан уза башладым. Болары пароходчылык начальнигының ярдәмчеләрнеке Беренче, икенче ниһаять, бишенче ярдәмче. Дуртенче ярдәмче диңгезчелек буенча Аның кабинетына янәшә капитан-наставниклар бүлмәсе. Ишек шакыргамы, рөхсәт сорап керергәме? Диңгез гореф- гадәтләре батып үлгән морякларның җаннары, язмышлары белән язылган Алар — катгый Шул турыда уйлап, икеләнеп торганнан соң, бүлмәгә үттем.
Идән уртасында — кеше биеклеге глобус. Киштәләрдә секстан- нар, навигация приборлары Түр почмакта өр-яңа радар Стена буена тезелгән Шкафларда — лоция, астрономик таблицалар, җилләр, агымнар. су күтәрелүе турында язылган күн тышлы калын-калын белешмәләр Гадәттә, урындагы кешеләрнең кабинетлары үзара охшаш була. Капитан-наставниклар утырган бүлмә исә музейга, галимнәр кабине-тына тартым иде
— Нихәл, лачын3 Нигә түрдән узмыйсың? — диде Курбатов, өстәл артыннан торып — «Чолман»га билгеләр алдыннан безнең белән киңәштеләр. Мин шат. Син, лачын, экипажның абруен сакла инде
— Василий Степанович, сез «Чолман»га кире кайтасызмы?
— Рөхсәт юк шул. лачын Җибәрмиләр. Менә бит яңа эшкә билгеләделәр.
— Василий Степанович, сезне бик югары күтәргәннәр. Остаз, капитаннарның капитаны. Котлыйм. «Чолман» экипажы шатланыр ин.Че
— Аның нәрсәсенә шатланырлар икән? Яшьрәк чакта булса, чыннан да шатланыр идең. Көн саен гаиләм янына кайтып кунам — куанычы шул. Картлык көнендә ялгыз йокларга да була Гомерем минем диңгездә узды Я. лачын, сөйлә, ни йомыш?
— Василий Степанович, мине «Чолманжга штурман итеп алырга теләмиләр.
Курбатовнын кашы җимерелде:
Кем теләми, капитанмы, әллә Лохмачевмы?
— Әлеге Лохмачев, - дидем мин — Капитан аңа каршы кил- ф мәячәк. <
— «Чолман» бит хәзер минем карамакта. Әллә чакыртыйммы үз- 5 ләрен? - Кхрбатов уйга калды Әллә ашыкмыйкмы3 Бәлки, бер мәр- а. гәбә сиңа матрос булып кына рейска барып кайту да зыян итмәс? е Киләсе кварталда д\рт яңа кораб алабыз Венециядә тезелгән яңа g рефрежератор банановозга капитан итеп мин Бригасны тәкъдим итмәк- « че булам. Ул бит сине белә. Бергә вахтада тордыгыз. Әгәр сине «Чол- 5 манжга штурман итеп куйсалар, күчерүе кыен булыр. Бәлки, әлегә-чын- н нан да матрос булып кына эшләргә кирәктер? ♦
Уйлап торасы юк иде. Курбатовнын шәкерте Бригас белән мин г яңадан дневальный булып, табак-савыт юып торырга да риза идем х Ихтирам иткән кешең кулы астында эшләү үзе бер бәхет.
— Андый корабка билгеләрләрме икән соң? Әле бит минем тәж- = рибәм ДӘ ЮК. X
— Кандидатурасы үтсә, нишләп синнән Бригас баш тартсын? ” Вакыт бар Әлегә «Чолманжда эшләп тор. Әйләнеп кайтуга, күз күрер Уңышлар телим, лачын. — диде Курбатов, кулымны кысып
Урамга чыккач кына исемә төште: рәхмәт әйтергә дә онытканмын s икән. Әйләнеп керергә уңайсыз иде Тапшырылмаган рәхмәтемне күтәреп шәһәргә юнәлдем
«Чолманжны башка гаваньга күчергәннәр Мин килгәндә, аның трюмнарына йөк төйи башлаганнар иде. Вахтада — Стовбуненко Экипаж ярда. Дүрт кешелек кубрикта Белоштан төнге вахтадан соң ял итә. Шуның янына кереп, капитан килгәнен көтә башладым Ярты сәгатьтән Деримедведь кайтты
— Рахманкулов. — диде ул шатланып. — Тагын килгәнсең икән. Без сине алмадылар, борып кире җибәрделәр дип уйлаган идек. Дөрес булса, сине штурман итеп билгеләгәннәр дип сөйлиләр.
— Белмим Кичә Лохмачев штурман итеп, алмыйбыз диде.
Деримедведь. сумкасыннан бөтен бер сыер йөрәге чыгарып, өстәлгә куйды:
— Йөрәк ашаган кешене кызлар ярата дип сөйлиләр. Гастрономнан алдым. - диде ул пычак белән зур бер калжа кисеп алып.
— Кызлар сыерныкын түгел, аларның үз йөрәкләрен ашаганны яраталар. — диде Белоштан мендәрдән башын күтәреп.
— Сез миңа рейс турында сөйләмәдегез бит әле. Генуядан соң Албаниянең Дуррес портына кергәнсез икән. Анда ниләр бар’ Нәрсәләр күрдегез?
— Генуяның «Колбаса тыкрыгы» урамындагы теге түшәк эше белән тамак туйдыручы хатыннар җыелганы турында сөйләдем бит Авызыңны ачып уяулыгыңны югалтсаң, күз ачып йомганчы бүлмәләренә сөйрәп кертәләр. - диде Белоштан
— Син теге зират турында сөйлә, — диде Деримедведь. — Без бит Кампо Санто дигән зиратка экскурсиягә бардык. Зиратта Рязань өлкәсендә туып үскән Федор Полетаев атлы бер партизан күмелгән. Шуның каберенә чәчәкләр куйдык. Андагы матурлык — әҗәл килгәнен көтмичә, тере килеш кереп ятарлык.
— Габдрахманга зират нәрсә ул. Үлгәч, кая күмсәләр дә ярый Барыбер череп бетәсең Бер күмелгәч, кабердән чыгып, кипарислар
күләгәсенә ятып, барыбер ял итеп булмый. Син Габдрахманга итальян кызлары турында сөйлә. Без аларның кызларын да күрдек. Битләре шундый матур, тел-теш тидерерлек түгел. Гәүдәләре дә җыйнак Киенүләре турында сөйләп тә торасы юк. арзан тукымадан теккән кием булса да. модно киенәләр. Шул яклары яман — аяклары кыска Дөрес, кай-берләре биек үкчәле туфли кия Аякларын озын күрсәтү өчен кияләр Битләрен инде карап кына торырлык Айк кыска булу гына харап итә
Бу турыда мин Италиядә булмасам да белә идем Гадәттә, чит илгә барган кеше үзенең ишетеп белгәнен күреп кайта
Ишек шакыдылар.
— Рахманкулов. капитан килә. диде Стовбуненко Бераздан өч тапкыр электр кыңгыравы чылтырады
һәм тынлык урнашты Әйтерсең, каютада безнең сөйләшкәнне тыңлап торучы сизгер колак барлыкка килде.
Сул як бортка узып. Лохмачевның ишеген шакыдым
Өлкән штурман килмәгән иде әле. Көтә башладым
Төш вакыты җитте. Деримедведь мине ашханәгә чакырды Баш тарттым. Сәгать икедә Лохмачев килде. Көтәргә кушып, каютасына кереп бикләнде. Вакыт үткән саен, көтү газаплырак була Соңгы сәгатьтә мин тәмам гарык идем Көтеп тору кешене мескенәйтә. Тәҗрибәле түрәләр кешенең ихтыяр көчен шушы юл белән сындыралар. Түзәр хәлем калмагач. Лохмачевның кисәтүенә кул селтәп, ишек шакы дым
— Әйе.
Өлкән штурман диванда ята. Кулында иллюстрацияле журнал. Шуны карый. Мине күргәч, канәгатьләнеп елмайды.
- Бераз көт. Рахманкулов. Хәзер мин сине капитан янына алып керәм. Син аңа ошарсың дип уйлыйм Ошамаган кешене Григорий Григорьевич алмый, борып җибәрә. Ә сине мин хәзерләп кертәм
— Сез минем турыда капитан белән сөйләткәнсездер бит инде?
— Мин сиңа әйтмәдеммени? Безнең өченче штурманыбыз бар. Сине без матрос итеп куя алабыз. Риза булсаң, билгеле Көчләп түгел. «ЧоЛман»да эшләргә теләүчеләр буа буарлык. Мин сине хәзер капитан га күрсәтәм. Син үзеңне акыллырак тот Аңа ошарга тырыш. Язмышың хәл ителә. Аңладыңмы?
Без кергәндә. Деркач нидер язып утыра иде
— Учти, комсомол секретаре. диде ул коры гына Мин сине Лохмачев сораганга күрә матрос итеп алам Тәртип бозсаң, начар эшләсәң, антимония куертсаң - «Чолман» пароходыннан китәргә туры киләчәк. Аңладыңмы?
— Матрос булып эшләргә син ризамы? — диде Лохмачев. минем ялына башлавымны, штурман итеп куюны соравымны көтеп
Миңа барыбер. — дидем мин. гамьсез күренергә тырышып
Капитан белән өлкән штурман бер-берсенә карашып алдылар Болай тиз. сатулашмыйча риза булуымны көтмәгәннәр иде бугай
— Син син. матрос булып эшләргә үзем теләп риза булдым дип. минем исемгә рапорт яз. — диде капитан шикләнүен яшерә алмыйча.
— Григорий Григорьевич. Рахманкуловны кайсы вахтага билгеләргә? — дип сорады Лохмачев. Алдан уйланган режиссураның бозылуы, ялвару сүзләренең әйтелмәве өлкән штурманның да кәефен бозган иде. Алар сизенделәр, ләкин минем болай тиз генә матрослыкка риза булуым ны берничек тә аңлый алмыйлар иде.
— Билгеле, төнге вахтага, — диде капитан. Лагуткин белән
Бусы да мин теләгәнчә булды Билгеле, иң авыры - төнге вахта, нульдән иртәнге дүрткә кадәр. Ләкин түзәрлек...
« Горька и печальна наука дальних странствий.- Бодлернең шигыре исемә төште. Алда — юл. яңа диңгезләр, ят илләр, чит ил портлары Хыялымның тормышка аша башлавына ышанасым килми иде
Швартов бауларын ярдагы пушкалардан ычкындырдылар Мин туларны сөйрим Җырлыйсым, Караярга ишетелерлек итеп кычкыра сым килә: «Бу дөньяда морадына ирешкән кеше булса — ул мин, Караяр ф Бәкеренен. улы Габдрахман!» ,
Озатырга килүчеләр кул болгыйлар. Бала тавышы Әтисенә кыч- = кыра Кемнеңдер хатыны причалда авызын учы белән кысып каплап, в. икенче кулы белән күз яшьләрен сөртә.. Күперчектән капитанның та- 5 вышы ишетелә: о
Вира шприн! <
Мин тагын Стовбуненконы алыштырдым. Ул ялга китте. Калдым S Бу юлы мин еракка, чит илләргә йөрүче беренче класслы тәжрибәле 2 матрос Кесәмдә штурман дипломы. Мөһер суккан гади бер кәгазь, лә- ♦ кин ул миңа ышаныч бирә, абруйлы була башлавымны сизәргә ярдәм г итә Теге беренче тапкыр <Чолман»га утырып диңгезгә чыккан егет ту- = гел инде мин Ир-егет кулындагы иң көчле корал — тәҗрибә. Ул - мин- 2 дә. Өстәвенә корабта якын дусларым бар Диңгез миңа таныш. Мин = диңгезне яратам Бусы тагын бер ышанычлы терәк. х
Без Африкага. Судан иленә барабыз Анда капиталистик чынбар- £ лык Капиталистик чорналышта совет кешесен сагалап кына йөриләр - ди Миңа шулай аңлаттылар. Уяулыкны йомшарттың исә провокация, х шантаж. £
Ярлар офык артында калды Тирә-якта су. Иксез-чиксез, тоташ су Кораб алга бара. Су шаулый. Өстә төпсез зәңгәр күк
Кубрикка кереп чишендем, урыныма менеп яттым Төн уртасында уятырга тиешләр Деримедведь белән Белоштан вахтада. Аста су шаулый Корабны курска кайтарганда, палуба астында рулевая машина дөбердәп ала. Рәхәтлек, куаныч, курку кайдан? Билгесез киләчәк. Мин бит үземнең киләчәгемә барам..
* * «
Баскан саен, аяк астында ком сызгыра. Кайнар, пыяла валчыгы шикелле эре ком Комлыкка пальма урманы килеп терәлгән. Җылымса океан бризы яфракларны салмак кына кыштырдата Кошлар сайрый. Ара-тирә бер ят җәнлек шомлы тавыш белән кычкырып ала Агачтан- агачка сикереп, уйнап йөргән вак маймыллар, нәрсәнедер бүлә алмыйча. үзара ызгышалар.
Күнел күтәренке Аяк астындагы ком сызгыруын, кошлар сайравын. иртәнге бриз җиленең пальма яфраклары белән моңлы итеп серләшүен тыңлап, айлар, еллар буе туктамыйча алга барыр идем Сирәк була торган жан рәхәтлеге. Саф шатлык һәм иң куанычлы чаклар китерә торган эчке канәгатьлек
.Кулымда кызыл комач Аны төреп култык астына кыстырганмын. Шушы лозунгны океан ягына каратып, яр буендагы ике биек пальма арасына тарттырып эләргә тиешмен Эләргә яраклы агачлар әле һаман күренми Миңа агачларның биеклеге. болытларга тиеп торганнары кирәк Океанга таба чыгып, башкалардан аерылып торганнары
Ниһаять, таптым Су эченә керә язып үскән ике мәһабәт кокос пальмасы Төзләр. Кырып ясаган орчык шикелле зифалар. Очларында үскән җилпәзә яфракларның һәрберсен юрган итеп ябынып ятарлык. Авыр булыр бу пальмаларга менүе Агач төбенә күләгәгә ял итәргә утырдым Аркамны пальма кәүсәсенә терәдем. Кайрыдагы кытыршы-лык күлмәк аша тәнне авырттыра
Хәл җыйгач, комачны куеныма-тыктым да агач башына үрмәләргә керештем. Ботак юк. тотынып булмый. Кайры учны, аякларны тырный.
Тын бетә, йөрәк тибә. Йөрәк тибүе аяк-кулларда. чигәдә, хәтта бармак очларында сизелеп тора/ Туктап, тирә-якны күзәтәм Мәрҗән атоллы икән бу Атоллны боҗралап рифлар урап алган. Рифлар белән атауның ярлары арасында күлгә охшашлы тыныч зәңгәр лагуналар Океаннан килгән тау-тау дулкыннар, лагуна эченә үтә алмыйча, рифларга бәрелеп ватыла, кире чигенә.
« Мине бит лозхнг эләргә җибәрделәр Элә алмасаң, корабка кайтма», -диделәр Кайда соң безнең кораб? Әллә ул мине атауда калдырып киттеме? Курку эчемне суытып алды. Теге ят җәнлек һаман үкерә. Жил кузгалды Океаннан килгән дулкыннар, риф барьеры аша сикереп, лагунага керә башладылар Су башта яр чите комлыгын, әкренләп агачлыкны басты. Жил агачларны бөгә, дулкын өстенә яткыра башлады Ярдәм сорап кычкырам — тавышым чыкмый. Су шаулый. Шашынып. давыл үкерә Мин ябышкан пальманың тамырлары комлыктан суырылып чыга башлады. Ул. гөрселдәп, дулкын өстенә ауды. Миңа таба пальма буйлап елан шуып килә һаман якыная. Ут янып торган кызыл күзләр Ике җәпле агулы тел маңгаема килеп тия язган. Чәбә- ләнәм. кычкырып карыйм - тавыш чыкмый...
Тукта Түшәмне тишәсең бит. — матрос Белоштан җилкәмнән тотып җилтерәтә иде. Тор. Вахтага чыгар вакыт җитте.
Их. йокы! Дөньяда йокыдан да кыйммәтле нәрсә бар? Бар рәхәтлек. бар дөнья тигезлеге шул йокыда.
Йокы рәхәт, ә нигә шундый куркыныч нәрсәләр төшемә керә?
Торып киендем, рубкага юнәлдем.
Өлкән штурман вахтасы җитмәгән әле Шуңа карамастан, ул рубкада Капитан да монда. Штурвал янына килдем
Курс йөз туксан ике Вахтаны тапшырдым. — диде Белоштан.
Курс йөз туксан ике Вахтаны алдым, — дидем мин
Рубкага икенче штурман Лагуткин керде. Аның гигант гәүдәсенә монда кысынкы иде. Лагуткин ачулана белми Якты дөнья тоташ яктылыктан тора дип ышанып яши торган кеше ул. Шунлыктанмы, битендә — даими елмаю.
«Чолман» Босфор бугазына якынлашып килә иде.
Босфор аша үткәндә, штурвалга иң оста рулевойны куялар. «Чол- ман»ның иң оста рулевое Виктор Барсуков иде Аны чакырырга вакыт, капитан нигәдер ашыкмый. Мин корабны курста тотарга тырышам. Тырышуның чиктән тыш булуы комачаулый. Компас угын тиешле курска кайтарып куям, ул тагын кача, мин тагын кайтарам Капитанның мине тирги башлавын көтәм Үзем һаман «Болар нигә Барсуковны чакырмыйлар икән?» — дип хафаланам Руль миндә. Димәк, миңа ышаналар Горурлык кабынып киткәнен сизәм. Дөрес. Деркач — каты бәгырьле кешегә охшаган. Ә бәлки? Бу кешенең яхшылыкларын эзләргә керешәм, аның уңай сыйфатларын табасым килә
Рубкада рәхимсез каты киеренкелек Штурманнар капитанның боерыгын көтәләр
Босфор аша узганчы гына булса да капитан Курбатов безнең янда булсын иде Ул бит. рубкага кергәч, берәр мәзәк сүз табып көлдерә. Шул сүздән соң атмосфера йомшара, киеренкелек юкка чыга, аңлашу, уртаклык барлыкка килә иде. Яраталар иде Курбатовны. Ул безнең янда булганда, эшнең авыры, катлаулысы булмый иде. Хәзерге заман теле белән әйткәндә, проблема тудырмый иде ул.
Кичә мин Босфор турында лоцияне укыган идем. Бугаз эченә керер алдыннан туктарга ярамый. Монда якорь ташлар урын юк. су тирән Агым ярга таба куа. Бердәнбер дөрес юл — турыдан-туры Босфор эченә керә башлау иде
- Дмитриев, пеленг.
Вахтада - Лагуткин. Пеленгны ул алырга тиеш иде.
Ярга җитәргә алты миль калды. - дңде Дмитриев
Курс? — дип кычкырды капитан
Ике йөз алтмыш җиде, — дидем мин
Малый вперед! — диде капитан
Лохмачев машина телеграфын «малый впередка» күчереп куйды. Алда безне каршы аласы лоцман көймәсенең уты күренде. Дмитриев белән Барсуков лоцманны каршы алырга палубага төшеп киттеләр *
Стоп машина. — диде капитан һәм маңгай тирен сөртеп алды = Лоцман көймәсе «Чолман»ның бортына тиеп кенә киткәндәй ит- * те Рубка ишегендә чандыр, озын буйлы төрек лоцманы күренде Лоц- с ман безнең Караяр кешесенә охшаган иде. Ул инглизчә исәнләште j һәм корабның суда ничә метрга утырганын, тизлеген, машина көчен 12 сорады. 2
Кораб өстендә йомшак Истанбул күге. Ярларны караңгылык кап- < лаган. Яр буена тезелгән утлар, кораб борыла башлау белән чәчелеп « китәләр дә. артка таба йөгереп узалар. Күз компас угында. Мең- - ләгән, йөз мең данә төнге утларын бугазга текәп уйга калган тарихи 2 кала әкрен генә артка шуыша, караңгылыкта калып, эри. югала тора, a Мәчет манаралары төнлә дә күренеп торсын өчен прожектор уты белән х яктыртып куйганнар. Куллар штурвалда. Калага карыйсым килә — “ ярамый. и
Ниһаять ярдагы утлар, тылсымлы манаралар артта калды. Мәр- 2 мәр диңгезенә чыкканда, безне лоцман көтеп тора иде. Төрек лоцманы. саубуллашып, рубкадан чыгып китте s
Вахта алышынганда, таң беленеп килә иде инде Төн арыган, күңелдә татлы канәгатьлек. Сәгать төнге дүрт. Йокының иң татлы чагы. Ашханәгә төшәсең Машина бүлегеннән, икенче механик Русаковка ияреп, машинист Шмаков белән кочегар Емельянов менә. Экипаж йоклый Планетаның көнчыгыш ярымшары йокыда
Без ашарга утырабыз. Вахтада дүрт сәгать авыз йомык торган. Үзәкләргә тиеп сөйләшәсе, серләшәсе килә. Кайчакларда сәгать алты җиткәнче гәпләшәсең. Ашап туйдык. Табак-савытны җыештырып, өстәлне сөрттек.
— Әйдә, кереп чыгыйк әле. — диде Лагуткин. үзенең каютасына күрсәтеп Кубрикта артык тыгыз, вибрация көчле, бәлки минем диванда гына кунарсың?
— Мин бераз Мәрмәр диңгезен карыйм әле. Беренче күрүем бит. дидем мин һәм спардекка чыктым.
Диңгездә балыкчы көймәләре. Алар күп Көймә саен якты ут. Көймәдәге утларга кушылып, яшькелт яктылык белән диңгез суы балкый Искиткеч матур күренеш Балыкчылар ишкәгеннән тамган тамчылар йөзек кашындагы бриллианттай тылсымлы яктылык чагылдырып балкыйлар Суда йөзгән балыклар артыннан яшькелт юл сузылып кала.
Кораб артында да яшелле-зәңгәрле утлы юл Әйтерсең, күктәге йолдызлар диңгезгә с\ коенырга төшеп эрегәннәр. Кораб әкият дөньясында йөзеп бара шикелле. Шушы матурлыкны бер генә күрер өчен дә калган гомереңне икеләнмичә бирерлек ид^. Үз иркеңнән диңгезне ничек ташлап булсын? Ул мине һаман үзенә тарта, сихерли, буйсындыра. Озакламый мин диңгезсез яши дә алмам шикелле
Таң атканчы, кубрикка кермичә, диңгезнең фосфорланып януына карап утырдым.
Корабны ремонтка куяр алдыннан кочегар Сукач, диңгезчеләр телендә «Борис патша», расчет алып. Мурманскига балык тотарга ялланып киткән иде. Эшемне мин Сукачка тапшырырга тиеш идем. Ул табак-савыт юудан баш тартты Кораб чит илгә йөри башлагач.
дневальный итеп Дмитрий Афанасьевич Галочкин дитан кешене Куйдылар. Диңгезчеләр телендә анык кушаматы — «Тобик хуҗасы».
Озын кушамат озак яши алмый. Аны кыскарталар. «Тобик хуҗа- ••ы» бераздан «хуҗа»га әйләнде. Апа элек тә Дмитрий Афанасьевич дип дәшкәннәре булмаган, күрәсең Ул тиздән үзе дә «Хуҗа»га күнегеп китте.
— Хуҗа, кандейгә әйт. майны кысмасын.
— Хуҗа, бүген минем чират иде бит, ә сөякне дракон кимереп утыра.
«Тобик хуҗасы» эшкә сәгать иртәнге биштә тора. Камбузга керә. Тобик исемле этенә тәбә пешерә, колбаса кыздыра. Ашаткач, этен каютасына кертеп йокларга яткыра да эшкә керешә. Галочкин ишек тоткаларын. су краннарын, иллюминатор кысаларын яшел паста белән ышкып ялтырата Ышкып шомартсаң, җиз алтыннан көчлерәк ялтырый. Ашханә залын, буфетны, кызыл почмакны Дмитрий Афанасьевич кичтән юып калдырган була, ул аларны иртән юеш чүпрәк белән тагын сөртеп чыга. Өстәлләргә ак эскәтер җәя. ресторандагыча кашык, чәнечке һәм пычак куя. Өстәл саен салфетка һәм чәчәк. Чәйне диңгезчеләр сигезенче яртыда эчәләр. Пешергән чәй озак торса, тәмен, хуш исен югалта. Хуҗаның чәе диңгезчеләр килергә биш минут кала пешерелгән була Әгәр берәр матрос ун минутка соңга калып килсә, Дмитрий Афанасьевич аңа яңа чәй ясый.
Ашханәдә эшләгән чакта Галочкинның өстендә яңа юып крахмалга манган ак куртка, куенында күбәләк галстук, беләгендә ак сөлге. Дневальный ашханәгә керүченең һәрберсен елмаеп каршы ала. урынына кадәр озатып куя һәм торып китәр алдыннан: «Тамагың туйдымы? Әллә өстимме?»—дип сорый Галочкинның соравы олылый, җанны рәхәтләндереп җибәрә. Без бит адәм балалары — җылы сүзгә һәрвакыт мохтаҗ яшибез Әйбәт мөнәсәбәт безгә саф һава дәрәҗәсендә кирәк. Әни кискән икмәк телеменең ашханә өстәлендә яткан икмәктән тәмлерәк булуы бәхәссез. Дмитрий Афанасьевич кискән икмәк тә гаҗәп тәмле тоела Сере — Хуҗаның тылсым белүендә. Ул эшне куанып эшли. Табак-савыт юу. камбуздан аш ташу, идән себерү аңа начар эш тоелмый Эш аны канәгатьләндерә: аның үзен дә, башкаларны да.
Мин дә бит бер елга якын дневальный булып эшләдем Табак- савыт юу. идән себерү авыр тоела иде миңа. Кешеләргә кем булып эшләвемне сөйләргә ояла идем Галочкинның эшен күргәч, мин аңладым: жир йөзендә яхшы һәм начар, абруйлы һәм абруйсыз эш юк. Эшнең бөеге — син яраткан эш. Нинди бөек, шифалы һәм илаһи көч икән ул ярату! Ул дөньяны матурлап, яшәүгә ямь биреп торган бөек тылсым.
Кичке чәйдән соң диңгезчеләр кино карарга җыелалар. Хуҗа, этен ияртеп, палубага чыга. Сул як шлюпка астында аның махсус урындыгы бар Шунда барып утыргач. Дмитрий Афанасьевич Тобикны алдына ала. кочаклый. Эт хуҗаның битен, кулларын ялый Хуҗа сөеклесенең тамак астын кашый, сыртын сыпыра. Алар бәхетле. Галочкин буйдак. Тобикның да хуҗадан башка беркеме юк. Дөрес, ул башка диңгезчеләрне дә ярата. Ул аларны Хуҗага ихтирам күрсәткәнчә, аңа ягымлы булганы өчен ярата. Ялгыз ир һәм ялгыз эт. Алар икесе дә яратуга, назга мохтаҗ. Хуҗаның йөрәк җылысы тулысынча Тобнкка эләгә, этнеке — Галочкинга. Уртак ярату аларның икесен дә бәхетле итә. Бай. зур һәм бөек ул бәхетле кеше.
Алар шулай, диңгезгә карап, төн урталарына кадәр утыралар. То- бнкнын исенә көчек чагы төшә булса кирәк. Ул ара-тирә шыңшып ала. Галочкинның да еш кына яшь чагы, авылда яшәгән чагы, җимерелгән беренче мәхәббәте исенә төшә. Дмитрий Афанасьевич ул турыда уйламаска тырыша Корабта аны яраталар Аның эте һәм яраткан эше бар.
Кайвакыт Галочкин белән Тобик янына диңгезчеләр җыела. Кем-
дер Тобикка конфет, кемдер казылык китерә. Кайберәүләр үзләренең кызыксынуларын алып киләләр Диңгезчеләр Галочкнннан Лондон портында Тобикка камзул тектергәнен сөйләтәләр. Диңгез ләчтите башлана Эт кешеләрнең сөйләшкәнен, күзләренә карап, дикъкать белән тыңлый. Кайвакыт ул койрыгын болгап куя. Әйтерсең, ул барысын аңлый, койрык болгавы раслау билгесе Тобик кешеләрне ярата. * Ярату — шул ук аңлау бит ул. Аңлау — шул ук ярату, ихтирам итү. з
— Тобик. исерек матрос пароходка ничек кайтып керә? — дип со- * рый кем дә булса. Эт әүмәк-тәүмәк килеп йөреп күрсәтә. |
— Тобик. боцман Жак матросларны ничек сүгә?
Эт танавын өскә күтәрә, тешләрен ыржайта һәм ырылдарга тотына. 10 Шундый усал һәм тәкәббер ул хәзер. Диңгезчеләр тәгәрәшеп көләләр, g
- Капитан каршында боцман үзен ничек тот^? — дип сорыйлар <
Тобнктан ф
Тобик палубага ята һәм. койрыгын болгый-болгый шыңшып, безгә и таба түше белән шуып килә. Диңгезчеләр көләләр Боцман сүгенә: f
— Туйган инде. Галочкин, синең корчаңгы көчегеңнән, ди ул. — s Палубага тәрәт итеп йөри. Сиңа өч көн срок. Әгәр өч көн эчендә этеңә ж оя ясап, шунда бикләп тотмасаң. мин аны диңгезгә томырам “
Диңгезчеләр кабат рәхәтләнеп көләләр Тобик — артист. Ул күр- <-> сәткән образ кораб тормышындагы хакыйкатьне тапкыр чагылдыра Z Диңгезчеләр Тобик күрсәткән образ аша боцманның коллективка хыя- * нәтен фаш иттеләр. Алар шаяртып кына боцманнан «үч» алдылар, s Егетләрнең күңелләре булды
- Тобик. капитан ачулы чакта ничек сүгенә? дип сорыйлар аулаграк минутларда Эт арт аякларына басып башын күтәрә, күкрәген киерә һәм күзләрен акай га:
һау-һау-һау.
Нәкъ шул чакта
Капитан килә. — дип кычкыралар. Эт юкка чыга. Аны ни кадәр эзләсәң дә. таба алмыйсың.
һәр экипажның үз риваяте, үзе чыгарган легендасы була. Шул легендалар арасында экипажның яратканы эт хужасының Одессага кайткач ял итүе
Сәяхәттән кайткач. Галочкин бер тәүлек ял сорап ала. Бу тәүлек аныкы Ял көне Дмитрий Афанасьевичка диңгез юлында чәчелеп калган гомере, якынлашып килгән картлык һәм сугыш еллары авырлыгында үткән яшьлеге өчен дә яшәп калырга кирәк
Хужа. Тобикны ияртеп, ярга чыга. Потемкин баскычыннан менә. Одессаның иң яхшы парикмахерскаясына керә. Эт иң оста мастер кулында Тобикның йонын матурлап кыркалар. затлы шампунь белән юалар Бу эшкә Галочкин илле сум түли. Чиратта ресторан Эт белән хуж,а Одессаның иң яхшы рестораны «Лондонскийжга керәләр. Дөрес. «Лондонский»ның залына эт белән керергә рөхсәт ителми. Галочкин белән Тобик — легендар шәхесләр Алар һәм экстраординар шәхесләр өчен «в виде исключения» дигән канун бар Шул канунга таянып кертәләр Галочкинны ресторанга.
Керәләр. Өстәл әзер. Эт почетлы урында. Башта этне сыйлыйлар. Балык уылдыгы, севрюга Тобикның яраткан азыгы - каз бавыры Эт ашап туя. өстәл астына кереп бөгәрләнеп ята Бу көнне Дмитрий Афанасьевич ж.ан өчен, күңел өчен яши Аның җаны бүген жыр тели. Ресторан ябылганчы, оркестрны ул уйната Оркестр егерменче елларда дан тоткан җырларны уйный. «Чубчик»ны Дмитрий Афанасьевич кат-кат уйнаттыра һәм. оркестрга кушылыр, туйганчы елый. Бу көн — аныкы һәм Галочкин бу көнне арзанга ычкындырырга теләми
Безнең чорда космоска ракета очырту да. атом төшен аерып алу да катлаулы түгел. Ж.ир йөзендәге иң катлаулы нәрсә — адәм баласы. аның җаны, кичерешләре Бу дөньяның иң катлаулы сере адәм
баласының бәхетле һәм бәхетсез булуы. Кеше дигән җан иясен без бөтенләй белмибез һәм киләчәктә дә тиз генә белә алачак түгелбез.
Корабка кайткач. Дмитрий Афанасьевич «үз көне» җиткәнче, башын ы күтәрмичә, тагын айлар буе эшли. Эткә тиешле риясыз хисләр исраф булыр дип куркып, беркем белән дуслашмый. Бәлки, шул сәбәп аны б\таклыкта яшәргә мәҗб\р итә торгандыр? Кем белә? Аның яшәвенең һәр сулышы эткә булган дуслыкны саклауга багышланган. Дуслыкка зыян китерер эшкә ул теше-тырнагы белән каршы. Без шуны гына беләбез.
Борынгылар тәкъдир дигән нәрсәгә ышанганнар. Дмитрий Афа- насьевичның яшәве нилектән шулай икән? Галочкинның тормышын фән. дә фәлсәфә дә аңлата алмый. Адәм баласының кичерешләре — сер. Алар аның белән гүргә китәләр.
Су. Суның чиген таба алмыйча, күз арып туктый. Су офык читендәге зәңгәр күккә барып тоташкан. Офык артында тагын су. «Бәлки, без югында, гуфан калкып, җир йөзе су астында калгандыр?» — дип шикләнеп куясың. Җирне, җир йөзендәге кешеләрне, җан ияләрен, үсемлекләрне күрәсе килү кинәт кабынып, бәгырьләргә тиеп китә Өске палубага менәсең. Офык бераз киңәя төшә. Үрмәләп, мачтага ме-нәсең офык тагын да киңәя. Ә җир барыбер күренми, һаман су. Су сахрасы. Мачтаның салкын тимер баганасын кочаклап утырганда, ачыш ясап куясың — җир шары чыннан да түгәрәк икән, һәм горурлык уяна — җирнең түгәрәк булуын үз күзең белән күрдең... Син - Колумб. Магеллан.
Инде биш тәүлек кораб яныннан туктаусыз су ага Яныбыздан атаулар, материклар узды. Ят кораблар туктаусыз узып тордылар. Суның да. уй-исәпләрнең дә чиге юк Уйлар, күңел аша узганда, күкрәктә тынгысызлык калдырып китәләр. Сәяхәткә кузгалганнан бирле тоташ тынгысызлык. Ял юк. котылыр чара юк. Бүген дә тынгысызлык минем белән бергә уянды. Безнең вахта иртәнге биштән көндезге ун-бергә кадәр йоклый. Уяндым. Унбиш минуттан төшке аш. сәгать уникедә вахта башлана. Күлмәк кия башлаган идем, бер сәдәф өзелеп китте. Җеп эзләргә керештем. Деримедведь белән Белоштан өзелгән сәдәфне тимер чыбык белән генә эләктереп куялар Энә белән эш итәргә мин армиядә күнектем. Җеп сорарга Анастасия Аристарховнаның каютасына юнәлдем
Мин кергәндә, буфетчы хатын көзге каршында башына ак косынка бәйләп азаплана иде. Йомышымны әйткәч, өстәл тартмасын ачып, җеп эзләргә кереште һәм нәкъ шул мизгелдә ишек ачылып китте дә каютага атылып Лохмачев килеп керде.
— Аңлашылды, - диде ул майлы күзләрен бер миңа, бер Анастасия Аристарховнага төбәп — Аңлашылды. Көпә-көндез, бикләнеп, шушы эш белән шөгыльләнәләр. Оят түгелме?
Нинди эш ул, Виктор Филимонович? буфетчица елый башлады. Төннәрен бикләгән ишекне тартырга теләп бәйләнүегез җитмәгән, оятсыз, ялган яла ягудан да тартынмыйсыз икән
— Мин әле дә каютагызны дубликат ачкыч белән ачып кердем. Каюта эчтән бикле иде. — диде Лохмачев чыгып китәр алдыннан.
Анастасия Аристарховна зарланырга тотынды:
— Белдем мин аның кабахәтлек эшләрен. Алдан белеп тордым Әгәр төн кунарга кертмәсәң, визаңны яптырам ди. Яный, куркыта
— Помполитка әйтергә кирәк. — дидем мин. аны юатырга тырышып - Болай калдырырга ярамый. Хәзер мин үзем әйтәм. Ул әле моның белән генә чикләнеп калмас, тагын әллә ниләр эшләр.
— Әйтмәгез, Габдрахман. барыбер ышанмаслар. Лохмачев капитанмын иң якын дусты Власть алар кулында Помполит та берни эшли алмас. Алар помполитны да кысалар, диңгез эшен белмисен, к IT нашма дип куркыталар
Кәеф кырылды. Ашханәгә кереп тормыйча, вахтага чыктым Тыйгысыз, теңкәгә тия торган вакчыл кайгылар җанны агулап тора иде. * Ярты сәгатьтән мине капитан чакырды =
— Әллә берәр ярамаган эш эшләдеңме? - диде Лагуткин. тын- 7 гысызлана төшеп Ана сөйләп, эчне бушатырга, киңәш сорарга кирәк g иде Бу фикер сонга калып килде
— Мөмкннме? - дидем мин. капитанның ишеген шакып
— Мөмкин 5
Помполит Чоломбитько да монда иде Ул дәшмәде Күтәрелеп ка z рарга базмыйча, помполит күзен яшерде. *
— Мин аның кем икәнлеген Босфорны үткәндә үк аңлап алдым. у диде капитан, помполитка төбәп. — Рульдә торуын онытып, гел ( там- f булны күзәтте, гел шуңа карады Төрек шәһәре сиңа нигә кирәк и ге? 2
— Минем ул каланы беренче күрүем иде. - дидем мин гаепнең х асылын аңлый алмыйча.
— Ишеттеңме? — диде Деркач, помполитка борылып — Ул менә m нинди теләк белән «Чолманжга килгән. Күзәтер өчен Кызыксыныр өчен. Башта кызыксына, аннан сон өйрәнә, соңрак. Босфорны үткән : чакта фьють — суга сикерә дә. йөзеп, ярга чыга. Менә кемне паро- ? ходка утыртып йөрибез без, Афанасий Иванович
— Мин сезгә фикеремне әйттем, Григорий Григорьевич. Ашыкмыйк. дидем. Буфетчицаның каютасында андый эш барлыгын белгәч. Лохмачев кемне дә булса шаһит итеп алып керергә тиеш иде. Бер өлкән штурман сүзеннән чыгып кына юридик яктан без аларны җавапка тарттыра алмыйбыз, — диде помполит.
— Шул ук хәл, — диде капитан, ачуыннан тәмам кызарып. Син. помполит. диңгез спецификасын белмисең, белергә дә теләмисең Синең йомшаклыгын аркасында экипажда тәрбия эше җимерелеп бара Кисәтеп куям, әгәр тикшерә башласалар, сине эшеңнән чыгарачаклар, күрерсең.
— Бу турыда без аерым сөйләшербез, - диде Чоломбитько. - Рахманкулов мәсьәләсен хәл итәргә җыелдык без. шуны карыйк
Эчемә җылы йөгерде «Помполит Деркачның кем икәнлеген аңлаган, күрәсең. Ул мине якларга тиеш», — дип куанып куйдым
— Рахманкулов, сез буфетчица янына нигә кергән идегез? - - диде Чоломбитько
— Җеп сорарга.
— Каютага кереп бикләнмичә генә сорап булмый идемени? - гиде Лохмачев. зәңгәр күзләрен миңа төбәп
— Мин, Виктор Филимонович, сезнең шикелле төн урталарында янап, куркытып, буфетчы каютасына һөҗүм ясамыйм. дидем һәм шундук телемне тыя алмавыма үкенә башладым.
— Ишеттегезме? — диде Лохмачев. урыныннан сикереп торып - Шулай әйтер дип, мин сезне алдан кисәтеп куйдым.
Йодрыгымны кысып йомарладым. Тырнаклар уч төбенә батып керделәр.
— Беренче тапкыр строгий выговор белән чикләмәм, диде капитан — Әгәр тагын каютага кереп, азынып йөрүеңне белсәм. Африкадан җәяү кайтарып җибәрәм
Мин рөхсәт сорап чыгып киттем Киңәшмә дәвам итеп калды.
Тирә-юньдә су һәм зәңгәр күк. Рәхәт тынычлык һәм пакь зәңгәрлек. Минем күкрәк эчендә мәңге төзәлмәслек җәрәхәт «Нигә шушы кадәр борчылам мин? Лохмачев сүзенә кем ышаныр'* - дип. үз-үземне юатмакчы булам Барсуков ышанмас. Лагуткин һәм Емельянов та бу
ялага ышанмаска тиешләр Партоешма секретаре Черногорский белән сөйләшергә, ана аңлатырга кирәк Борчылырга ярамый Юанырга тырышам Булмый. Тынычлык бетте. Ничек кеше күзенә күренермен? Гайбәтне кем тикшереп тора? «Карл тун урлаганмы, әллә аның үзенең тунынмы урлаганнар — мескен Карл бәлагә юлыккан». ди немец әйтеме. Мин дә хәзер шундый хәлдә.
Вахта алышынгач, мине помполит чакырды. Башта ул комсомол оешмасының эшләре турында сораштырды Әкренләп, эшкә, ял итүгә һәм кемнәр белән дуслашып яшәвем турында кызыксына башлады. Аннары:
Рахманкулов. минем дөресен беләсем килә, сез буфетчы каютасында нәрсә эшли идегез? —дип сорады
— Лохмачевтан сорагыз Ул белә. — дидем мин. ачуымны яшерә алмыйча
— Юк. сез миңа тыныч кына сөйләп бирегез. Лохмачев кергәндә, сез нәрсә эшли идегез? — диде помполит
— Лохмачев кергәндә, мин әнием белән бер яшьтәге Анастасия Аристарховнанын түшәгендә ята идем. Сезгә шушы сүз кирәкме? - дидем мин помполитка.
— Мин. Рахманкулов. конфликтны туктатырга телим Коллективта ызгышып яшәргә ярамый, ә сез аңларга теләмисез. Мин тынычлык урнаштырырга юл эзлим, ә сез кирегә таба
— Афанасий Иванович, мин Лохмачев белән ике ел бергә эшләдем. Мин аның кем икәнлеген беләм. Каботажда эшләгәндә, ул мине капитан Курбатовка каршы котыртып йөрде Ызгыш, бер-береңә бәла ягу. пычраклыклар булмаганда. Лохмачев тыныч яши алмый. Күрерсез киләчәктә ниләр булганын.
Помполит тәмәке кабызды. Бер тын. йотлыгып, төтен суырды.
— Без әллә нинди куркынычлар көтмик әле. Рахманкулов. — диде Чоломбитько — Партия мине экипажда гаделлек һәм социалистик закон хөкем итсен өчен куйды. «Чолман»да коллектив начар түгел Экипаж бердәм. Мөнәсәбәтләр жылы. Минемчә, сез юкка паникага биреләсез.
— Дөрес. Курбатов биргән тәрбия бетеп җитмәгән әле. Василий Степанович капитан булып торган заманда «Чолман»да эшләү үзе бер зур бәхет иде. Эш чиктән тыш авыр иде каботажда йөзгәндә Курбатов белән Бригас җитәкчелегендә без авырлыкларны сизмәдек. Сез әле ан- лап бетермисез. Афанасий Иванович, коллектив таркала башлады Ниндидер куркыныч, акылны тар-мар итә торган шикчеллек барлыкка килде Без хәзер авыз ачып сүз әйтергә куркып, бер-беребездән шикләнеп йөрибез.
— Дөрес түгел. — диде помполит. һәм мин аңладым: аның эшен тәнкыйтьли идем мин. Ул эшли башлагач, экипажның эше. коллективтагы атмосфера яхшырырга тиеш иле. Помполит тәмәке төпчеген көл савытына басып сытты, урыныннан торып, иллюминаторга карап килде Кораб чайкала башлаган иде Чоломбитько әле чайкалуга күнекмәгән иде. — Сез ялгышасыз. Пессимизмга бирелү бу. Мондый кәеф белән яшәргә ярамый. Мин сезгә рөхсәт итмим алай яшәргә.
Аңлыйм мин сезне. Афанасий Иванович. Монда сезгә дә авыр Устав буенча сез бит капитанга буйсынасыз. Тәрбия эше буенча сез җавап бирәсез. Экипаж аңлый, бу атмосферада тәрбия эшен алып баруы авыр сезгә.
— Сез мине аңларга теләмисез. Рахманкулов. Дөрес, капитан единоначальник. Ул биргән приказны беркем үзгәртә алмый, хәтта ко- 128
мандирлар киңәшмәсе чыгарган карарны да үтәмичә, ул үзенчә эшли ала Буржуаз системада капитанга берничек тә тәэсир итеп булмас иде. Без социалистик илдә, партия житәкчелегендә яшибез Корабта партоешма бар Капитан партия әгъзасы Ул партоешма карарына ту- лысынча буйсына Бу — безнең социалистик системаның өстенлеге Димәк, аның ялгышлыкларын төзәтеп була Киләчәктә шушы юл белән * эш итәчәкбез. Бу турыда без партгруппор! Черногорский белән киңәш = тек Ул да дөрес аңлый Ә син пессимизмга бирелгәнсең. Без. комсомол а. секретаре, оптимист булырга тиеш. Давай, җиң сызганып эшли баш- § лыйбыз. Килештекме? ~
— Килештек. - дидем мин һәм. рөхсәт сорап, чыгып киттем Бу кеше авырлыктан курыкмый иде. Мин шуны аңладым
Гомеремдә беренче тапкыр Африка ярларын күрәм. Шушы көнгә 2 кадәр китап сүзләре һәм географик карта аша гына чагылып торган х ерак континент минем күз алдыма килеп басты Яңа күренеш вак-төяк “ борчылуларны, көндәлек ыгы-зыгыны каплап китте
Бу тойгы миңа электән үк таныш иде. Авиациядә очасы маршрут- •- ның һәр чакрымын алдан хисаплап, юнәлешен картага сызып куясыц s Самолетның тизлеге. жил тәэсире, очкычның винт әйләнгән якка тай- г пылуына кадәр алдан хисаплап куелган. Приборлар дөрес күрсәтә һава торышы әйбәт, давыл да. томан һәм яшенле яңгыр да юк. Ә ж.ан, нигәдер. тыныч түгел. Маршрут юлыннан дөрес бара алуыңа һәм аэро-дромга кире әйләнеп кайтуыңа беркайчан да тулысынча ышанып бетә алмыйсың. Заданиене үтәп, аэродромга әйләнеп кайткач кына акылыңа һәм эшне дөрес башкаруыңны аңлап куанасың. Диңгезчелектә дә шул ук кагыйдә хөкем итә
Порт-Сәнд күренгәч. Лагуткин мине кочаклап алды
— Дрейфка күбрәк куйганмындыр дип хафаланган идем Дөрес эшләгәнмен икән. Бер генә градуска да читкә тайпылмаганбыз. — Икенче штурман капитанга чылтыратты Порт-Сәид ачылды. Григорий Григорьевич...
Бераздан рубкага капитан килен керде Маңгаенда тирән жыерчык- лар. Бу юлы мин аны кызганып куйдым. Шатлана белми иде бу кеше Өстәвенә, башкаларның гаделлегенә, тугрылыгына ышана алмый иде ул. Апа һәр кеше уз жаен караучы, үз файдасы өчен ялганларга, теләсә нинди әшәкелеккә әзер торучы булып күренә ахрысы
— Каян белдең аның Порт-Сәид икәнлеген? - диде ул Лагуткинга Ярлар нәкъ лоциядә күрсәтелгәнчә ачылды Әнә. маяк та һәр ике секунд саен кабынып-сүнә. Тышкы рейдта каналга керергә чират торучы кораблар да күренә. Аннан соң. әнә теге гөмбәзле ак йорт Сүәеш каналы кампаниясенең идарәсе булырга тиеш. — диде икенче штурман.
Булырга тиеш. — диде капитан ышанмыйча. — Әгәр ул башка порт булса? Яр сызыгы күренү белән, мине чакыр дип кисәтмәдеммени сине?!
Аңа капитан вазифасы чиктән тыш авыр иде. күрәсең. Табигать аңа зирәклек бирергә оныткан. Акыл бит ул кыенлыкларны жиңәргә юл күрсәтә, катлаулы мәсьәләләрне гадиләштерә, кулдашларың белән уртак тел табарга ярдәм итә Капитан Деркачның күзаллавы һәрвакыт кыенлыкка килеп төртелә. Катлаулы мәсьәлә аңа йөз тапкыр катлаулырак күренә, үзенең ярдәмчеләренә ышанмаганлыктан. алар да капитан-га тиешенчә ярдәм итә алмыйлар. Деркач — ялгыз.
Бер тын рубкада таптанып торганнан соң. капитан машина телеграфын «малый вперед»ка күчереп куйды Машина бүлегендә реверс бир- « «к У > № 2 129
деләр ]<орабнын баруы әкрёнәйде. Лоцман көймәсенең кызыл уты пароходка якынлашып килә иде. Көймә «Чолман»га килеп сырышты.
- Нәрсә көтәсең каршы ал. — дип боерды капитан миңа. Мин. рульне Лагуткинга тапшырып, лоцманны каршы алырга аска төшеп киттем.
Каналга керү чиратында пассажир лайнерларын, супертанкерларны алга куйдылар. Кәрванга җыелган кырык ике кораб арасында «Чолман» утыз тугызынчы булып бара.
Порт-Сәиднең йортлары, караңгыдан чыгып, кораб белән тигезләнә. аннан соң, артта калып, күздән югала. Каланы җылы, йомшак караңгылык томалаган. Утлар сүлпән яна Кала эчендә серле шәүләләр кыймылдый. Алар пальма агачлары, челтәрле койма диварларга сырышканнар. Таш диварлар күренеп үтә. Челтәрле капкалар, мәчет манаралары, шуларның һәммәсеннән, муеннарын сузып, шул шәүлә карап кала. Урам фонареның тонык уты астында берничә кеше кулларын болгый- болгый сөйләшеп торалар. Алар да шәүлә рәвешендә генә чагылып китә. Як-якка карамаска тырышам. Күз алдымда — компас угы, кулым — штурвалда. Ят каладагы төнге тормышны тән һәм күңел сизә. Хәтта таш стеналар эчендә кайгы-хәсрәтләрен бүлешеп, иртәгесе көнне кайгыртып утыручы җир улы — гарәпләрне дә күңел күзе күреп бара.
Шәһәр артта калып югалды. Африка ягыннан искән төнге җил бала елаган т авыш алып килде Исемә мәмлүкләр язмышы килеп төште. «Әллә шуларның туган җирләреннән мәхрүм калган җаннары үксиме?» — дип уйлап, тетрәнеп киттем.
Сулда — Азия, унда — Африка. Европа диңгезләр артында калды. «Чолман» әкрен генә ике континент арасыннан бара Минем туган авылым һаман ераклаша. Сагыну еракка киткәч тә сүнми икән. Ара озынайган саен, аерылу хисе һаман көчәя, тирәнәя. Сафка тезелеп барган кораблар арасында — безнең «Чолман», аның эчендә — Караяр малае Габдрахман Рахманкулов. Вахтаның соңгы минутлары. Арылган. Күк йөзендәге алсулык һаман киңәя Офык читендә әллә нинди көрәнсу-шә- мәхә төсләр кайнашып алды Яна көн туа. Барсуковны ияртеп, рубкага Лохмачев менде. Безне алыштырдылар
Ашыйсы һәм йокы килүгә кул селтәп, өске палубага мендем. Уңда Нил суына тоташкан ерганак-канал фәллахларның бакчасын сугара. Соргылт саман йорт ышыгында балалар уйнап йөри. Качышлы уйныйлар Гарәп балаларының уйнавында бернинди аерма, бернинди үзгәлек тапмыйм. Балалар — иң бөек, иң даһи интернационалистлар
Сүәеш каналыннан чыгып, дүрт тәүлек йөзгәннән сон. офык читендә яр сызыгы күренде Якынлашкан саен, коры җир ачыла. Инде яр буена тезелеп утырган ак йортларны, мәчет манараларын ерактагы ак сыртлы зәңгәр тауларны аерып була башлаДы. Яр белән таулар арасындагы яссы яшеллек — Африка саваннасы. Саваннада кайнозой эра- ■сында яшәгән казылма җәнлекләргә охшашлы ялгыз агачлар.
Туган телебездә сокланырлык матур яңгыраган «әрәмә», «урман», «дала», «кылган» шикелле сүзләр күп «Саванна» сүзе дә ничектер безнеңчә яңгырый иде. География дәресендә беренче тапкыр «саванна» сүзен ишеткәч, күз алдыма йомшак ак чәчләрен җилфердәтеп дулкынланган кылганлы дала килеп басты Кылган дулкыны эчендә, сикерешеп, кыр кәҗәләре уйнап йөри, күктә- горур бөркетләр Җилкачәренә озын 130
муенлы чүлмәк утырткан кызлар судан кайта Шул сурәт әле һаман күз алдымда.
Без Судан иленен Судан исемле портына якынлашып киләбез. Порт, яна гына судан чыгып, яр буена ял итәргә утырган каланы хәтерләтә Шәһәр артында саванна башлана Чын саванна башкарак булып чыкты Аксыл төстәге киң, биек күк йөзе. Еракта биек таулар. Диңгез * ярыннан башланып киткән яшел киңлек ерактагы тауларның итәгенә = барып терәлгән Африка жире без күреп күнеккән иген кырлары шикел- * ле йончылмаган. Мондагы жир яшь һәм көр табигатьле. Саваннадан = нефть даулап, аның желе ген. канын суырмаганнар Бу жирдән бер-бер g артлы канлы сугышлар да үтеп тормаган. Дөрес, монда да басып 13 алулар, сугышлар булган, килмешәкләрнең дагалы итеге монда да жир- s ле халыкның иреген сыткан Бәлки, саванна өстендә танклар йөрмәгән- < гә ул шулай көр. яшь табигатьле күренә торгандыр? «
Бер дуамал теләк күңелне кыбырсытын узды Офык читендәге чал w тауларга житкәнче, үлән өстеннән яланаяк барасым килә иде Үләннең иң куе жиренә чалкан ятып. «Каз канаты»н жырлыйсым килү бәгыре- £ мә бәрелде Бу теләк, билгеле, беркайчан да чынга ашмаячак. Без — s эш кешеләре Эшне мин унбиш яшемдә иярләдем. Сугыш чоры безне ® иртә өлкәнәйтте. Шул ашыгып өлкәнәю аркасында балачак теләкләре " гамәлгә ашып бетмичә һаман саклана,вәсвәсәли, күрәсең 2
Су астында сагалап торган мәржән рифларын урап үтеп, ярга | життек. Аврал уйнадылар. «Чолман»ны, юан арканнарга тарттырып, s причалга бәйләдек Мине кораб сакларга трап янына вахтага куйдылар Минем белән бергә корабны Судан солдаты да саклый Яшькелт кыска чалбар балагы эченнән кап-кара сыйраклар тырпаеп чыккан Өстендә шул ук яшькелтгукымадан теккән озын тужурка. Башындагы киң читле кара йон эшләпәгә тәвә кошы каурые беркетеп куйганнар Уенчык солдатка охшашлы булса да. сакчы шундый житди һәм тәкәббер. Янымнан узганда, солдат винтовкасын кысыбрак тота. Янындагы кеше белән сөйләшми, аралашмый тору искиткеч газаплы икән.
Төнге жылы жил саванна ягыннан әллә нинди сәер тавышлар алып килә Шәһәрдә утлар жемелди. Кемдер өзек-өзек итеп әллә җырлый, әллә дога укый Чит ил. ят континент. Мине хәйран калдырган нәрсә — монда да кояшның көнчыгыштан калкуы Монда да өстә — күк йөзе, аста — жир Монда да үлән жирдә үсә. болытлар күк йөзендә йөзәләр Африкада яшәүчеләрнең дә бәхетле буласылары килә торгандыр? Алар да. күп кенә халыклар шикелле, ач-яланган калудан һәм сугыш чыгудан куркып яши торганнардыр?
Сәгать төнге дүрт житкәч, кубрикка кереп. Белоштанны уяттым. Ул. мине алыштырып, вахтага басты
Кичтән башланган йөк бушату караңгы төшкәч тә туктамады. Төн рәхимлерәк. Юеш кайнар һава парлы мунча һавасын хәтерләтә. Төнлә кояш тәнне көйдерми.
Дөбердәп, чыгыр әйләнә Мачтага беркеткән йөк уклары трюм эченнән капчык бәйләмен сөйрәп, өскә күтәрәләр һәм_ причалга бушаталар. Мин трюм авызына килеп аска карадым. Мәйданчыкта ярым- ялангач кешеләр кайнаша Пөкне капчыкка тутырып торалар, икенчеләре капчык авызын тегә, өченчеләре гулы капчыкларны парашют өстенә ташып өяләр Парашют тулу белән, капчыкларны өскә күтәреп, причалга төшерәләр. Ярдагы грузчиклар капчыкларны машиналарга төйиләр.
Кубрикта ятканда ишеттем мин бу тавышны. Гажәп тәэсирле, эчке экспрессиягә сугарылган сүзләрне матәмле тавыш белән кычкырып у. 131
укыйлар Йөк бушатучыларның Африка континенты эченнән килгән кыргый кабилә вәкилләре икәнен икенче штурманга агент сөйләде. Алар Европада яшәүчеләргә охшамаган иделәр Кара агачтан кырып ясалган сын шикелле чандыр җыйнак гәүдә. Тән шома, щетка белән ышкып ялтыраткан кыйммәтле күн шикелле елкылдап тора Тәндә бер чеметем май юк Тәндә мускул, сенер һәм сөяк Битләр бизәкле, һәр яңакка үткен пычак белән колак аегыннан авыз турына кадәр өч тапкыр сыздыр-ганнар Яра төзәлгәч, чекрәеп юрган өч жөй калган Чәч куе. киезләнеп беткән тыгыз бөдрә Куе. калын чәч башны искиткеч зур күрсәтә Муен нечкә, озын. Йөк бушатучыларның башлары казыкка утыртып куйган түгәрәк чүмәләне хәтерләтә. Мондый чәчкә, билгеле, тарак керми Бамбуктан ясалган бәйләм энәсенә охшашлы тарагычларны йөк бушатучылар чәчләренә кадап йөртәләр
Кояш зенитка күтәрелгәч, эсселек күләгә жирдә илле өч градуска җитте Шушындый кайнарлыкта бөтенләй эшләп булырлык та түгел, тәмуг эсселеге. Тәнеңнән туктаусыз тир агып торганда җитмеш килограммлы капчыкны парашютка ташып торып кара әле Ярты сәгатьтән жаның чыгар Кыргый кабилә вәкилләре җырлап эшлиләр. Җыр ырым сүзләренә һәм сихергә охшашлы
Чал чәчле карт абориген башлап җибәрә дә. югары бер ноктага житкәч. кинәт туктата Шушы мизгелдә жырны йөкчеләр эләктереп алалар Авыр капчыклар, жыр ритмына буйсынып, һавада очып баралар. парашют өстенә яталар. Җыр сүнә. Чал чәчле карт тагын такмакларга тотына Башкалар кушылу белән, кабат туктый Пружинадай тыгыз ритм йөкчеләрнең хәрәкәтләре белән идарә итә. ул капчыкларны һавага күтәрә, очыртып, парашютка китереп сала Йөкчеләрдәге көч. алардагы түземлек — боларның барысы да шушы жыр сихереннән. Җыр берләштерә, жыр оештыра, жыр эшне тәртипкә салып, көйләп тора Бәлки бу жыр да түгелдер? Дога, ырым дип атасак, дөресрәк булыр иде. Бала чакта мин «Без Кронштадттан» дигән кино карадым Шул фильмның бер эпизоды күз алдымда калган Бер төркем кызыл матрослар һәм кызыл гвардеецлар ак офицерлар һөҗүменә каршы торырга. аларны үткәрмәскә, җиңәргә тиешләр. Комиссар атака алдыннан хәрби оркестр чакыра Оркестр марш уйнап җибәрү белән, яралы матрослар, хәлдән таеп арыган кызыл гвардеец.! ар. җәрәхәтле тәннәренең сызлаганын онытып, атакага кузгалалар.
Татар телендә «көй» тәртипкә салуны, оештыруны аңлата. Бәлки безнең борынгы бабаларыбыз ы күмәк эшне, һөҗүмгә баруны җыр көе белән оештырганнардыр? Кайда ул көйләр?. Без соңгы вакытта җаныбызны көнбатышта сәүдә өчен эшләнгән шлягерлар белән тукландырып тора башладык. Ят көй җанны канәгатьләндерә алмый
Төш вакыты житкәч. мин тагын вахтага бастым. Кояш һаман рәхимсез пешерә иде Күктә бер болыт әсәре юк Эсселектән миләр кайный. Йөкчеләрнең һаман әле туктарга исәпләре юк иде. Аларның көйләре шактый озынайды, ритм салмаклана төште. Йөк бушатучылар арый башлаганнар иде Көй йөкчеләрнең арыганын сизеп әкренәйде, шәфкатьлерәк яңгырый башлады. Йончып хәлдәй тайган кешеләрнең җырлап эшләве шундый кызганыч иде Көй инде кумый, өндәми, ул үгетли, егылмаска, туктамаска куша, үтенә, ялвара
Трюмда эшләүче аборигеннарның телен белмим мин Җырның аерым үз теле бар Җир йөзендә яшәүче халыкларның уртак теле. Җыр — сүзсез, турыдан-туры тойгылар белән сөйләшә Африка континентының иң караңгы почмакларыннан жыелган мәҗүсиләрнең җыры миңа тулысынча аңлашыла иде:
Авыр түгел, җинел бу.
җицел'итен алын сал Авыр түгел жннел бу Егылма Түз. Бердәм бул
Көйдә мәгънә нәкъ шушы иде. Кыргый кабилә вәкилләренең, йөк төй и торган көчле краннары да, канчык күтәрә торган автокаралары да юк Аларнын эш коралы - көн Аларга шул ярдәм итә
Бәләкәй чагым исемә төште Ул чорда бергә җыелып кич утыру гадәте яши иле ->ле Кич утырып жен эрләгәндә орчык әйләнгән ритмга күрше хатыннары бәет, мөнәҗәт әйтәләр. Әллә нинди борынгы йола ♦ җырларын. ниндидер ырымлы такмаклар әйтәләр Ж.ыр аларны ил- 5 һамландыра Күңел ижат эшенә керешә. Кич утыручы хатыннар, үзлә- * ре дә сизмәстән, яңа бәет, яңа мөнәжәт тә чыгарып куялар Безнең әти- о лар буыны жыр. мөнәжәт аша яшәү серен аңларга тырышкан Тәэсир 8 ле бәеткә, мөнәҗәткә әверелеп, моң халыкка вөҗдан хөкемен тарата * Көндәлек жыр һәм моң аша халык җәмгыятьнең рухи дөньясына тоташ- 2 кан иде 2
Асфальт юл портка кереп туктаган иде. Тропик кояшы асфальтны х эреткән. Баскан саен, юлда аяк эзе кала Порттан чыккач, кабырчык 2 исенә кояшта кызган җылы үлән исе кушылды х
Бинокльдән караганда, шәһәр читендә каплап куйган чүлмәккә = охшашлы сәер корылмалар күренә иде. Шулар янына килеп туктадык. “ Кызыл балчыктан катырып ясалган һәм җиргә каплап куйган гигант «сөт чүлмәкләре. Үрмәләп кенә керерлек тәбәнәк ишек, тәрәзәләр юк х Яктылык очлы түбә уртасындагы түгәрәк тишектән керә. Йортның төп s 'вазифасы — адәм баласын эсселектән саклау. Шуңа күрә баш сыймаслык тишектән кергән яктылык та җиткән
Адәм баласы нинди генә корылмалар салмый! Балалар бакчасы һәм төрмә, алачык һәм патшалар сарае, вигвам һәм көяз коттедж. Чүлмәк йортлардан соң русларның өйләренә охшашлы соры шифр түбәле кирпеч йортлар башланды. Нәкъ шушы күренеш тетрәндерде мине. Мин илленче еллар тәрбиясендә күзалларга өйрәнгән кеше Чит илләр тоташ эшсезлек, забастовка һәм кризислардан укмашып оешкан булып күз алдына баса. Башка илләрдә бездәгегә охшашлы берни булмаска тиеш дип, шулкадәр тирән инанган булганмын, соргылт кирпечтән салган җәлпәк йортларның безнең ил йортларына охшашлы булуы искиткеч тетрәндерде.
Судан каласындагы эсселек Урта Азия чүлләрендә дә юк. Андагы . эсселек коры — су парлары белән сугарылмаган Монда кайнар пар катнаш юеш эсселек. Төкерек, җиргә тишкәнче, парга әйләнә. Бер тавыш, бернинди хәрәкәт юк. Әйтерсең, кояш нурлары тереклек дөньясын тоташ күмергә әйләндергән
Шәһәр читендәге аерым йортларны үтеп эчкәрәк кердем. Тоташ урам башланды. Юл чатлыгына җитеп, сулга борылдык та әлсерәп торган зур кәҗәгә килеп юлыктык.'
— Шайтан түгелме икән бу? — диде Барсуков һәм кәҗәне чит- тәнрәк урап узды.
— Әй, мур кыргыры, син нишләп чит илгә килдең? — диде Ла- гуткин шаяртасы итеп.
Тимер пароход, дөбердәп эшләп торган машиналар өстендә яшәү безне ялыктырган иде. Ак кәҗә балачакның саф куанычларын уятып җибәрде. Мал карау кешене рухи яктан баетып җибәрә Сыер, ат, кәҗә асраучылар көн саен хайванның талымсызлыгын, аның эчкерсез, беркатлы гадилеген күреп торалар Бәлки шуңа күрә хайван караучылар йомшак мөнәсәбәтле, талымсыз, сабыйларча мөлаем була торган-нардыр?
Кәҗә күздән югалды. Каршыбызга баштанаяк ак тукымага төренгән бер хатын килеп чыкты Озын, матур куллар канат рәвешендә як-якка җәелгән. Гәүдә төз, нәфис. Хәрәкәтләр төгәл, салмак Тамаша күрсәтүче жонглерларның хәрәкәтләре шундый була Хатынның баш
түбәсендә яшелчә, ал чәчәкләр төшкән бизәкле сандык иде. Өстәл зурлыгы сандык баш түбәсенә береккән.
— Егетләр, ул сандык ничек төшеп китми? — Барсуков хәйран калып туктады. Күзәтә башлады.
— Әйтерсең, кадаклап куйганнар, — дидем мин соклануымны яшерә алмыйча.
— Йөрүен карагыз Аяклары җиргә дә тими шикелле. ӘйтерСең, һавада очып бара, — диде Лагуткин.
Без, хәйран калып, карап торабыз. Хатын да безгә таба борылып карады, елмайды. Ә сандык һаман ябыштырган шикелле баш түбәсендә утыра Судан хатыны, борылмага җитеп, күЗдән югалгач та, аның канат шикелле җәелгән куллары, җиңел сыны, байрак шикелле җилфердәп барган бөркәнчеге бик озак күз алдында торды. '
Үзәккә якынлашкан саен, йортлар биегәя, ешая Алар бер-берсенә терәлеп утыра башладылар һәр бинаның беренче катында кибет. Сатыласы товарларны, урамга чыгарып, тышкы як стенага, ишеккә элгәннәр, күп товарны тротуарларга тезеп куйганнар Аяк киемнәре, күл- мәк-чалбар, күн әйберләр аша атлап узабыз Сәүдәгәрләр күләгәдә ашыкмыйча гына тәсбих тартып утыралар Печән базары, «көфер почмагы» искә төшә. Сәүдәгәрләр күп. Адым саен кибет Кибет саен сәүдәгәр Аларның күбесе сатлык товарларын күтәреп йөриләр. Сатып алучы, урамда өелеп яткан товарлар белән кызыксынучы күзгә күренми Сәүдәсез сәүдәгәрләр ничек яши, ничек тамак туйдыра икән дип сәерсенеп куясың.
Каршыбызга ике европалы килә. Ирле-хатынлы. Ире илледән узган булса кирәк, хатын утызлар тирәсендә Икесе дә кыска чалбардан, башларында бөке шлем. Плантаторлар! Бу ирнең кулына камчы тоттырып карыйм Негрлардан шикәр камышы ташытучы надсмотрщик күз алдыма килә Җыерчыкланып беткән кансыз бит, юка ирен, алга чыгып торган киң авыр ияк. Хәрәкәтендә, күз карашында корыч тәвәккәллек. Теләсә кемне буйсындыра, теләсә нинди шартларда теләсә кем нән үз кирәген ала торган прагматист бәндә
Плантаторлардан соң яшел тукымага төренгән бер төркем хатыннар узды. Хатыннар имчәк балаларын янбашларына атландырып, чүпрәк белән билләренә бәйләп куйганнар Баланың урыны уңайлы Аналарга да җайлы Аларның куллары буш, теләсә нинди эш башкарып . була. Судан хатыннарының үзара көлешеп, эре-эре атлап барулары бала карау аларга бернинди мәшәкать китермәгәнне аңлата шикелле
Яшелгә төренгән хатыннар юлларын дәвам иттеләр. Без тротуарда басып торган озын торыклы ак дөя янына җитеп туктадык Дөянең сыртында тау хәтле йөк. Ике сәүдәгәр шул йөкне бушатып азаплана Картон тартма эчендә Япониядә ясалган транзистор, радиоалгыч, магнитофоннар, электрон хисап приборлары. Нух пәйгамбәр чоры хайванына төяп, егерменче гасыр товарлары алып кайтканнар Дөя үзе дөнья хәлләренә тулысынча битараф. Ул, күзен йома төшеп, әкрен генә күши. Битендә шундый тирән, шундый җитди уй-исәп Йөк бушатучылар да ашыкмыйлар Вакыт аларның артларыннан кумый
Шәһәр үзәге дә артта калды. Тагын бер катлы тәбәнәк йортлар башланды Кин бер мәйданга җиткәч, кая барырга белмичә, туктап калдык Шушы мәйданнан чаткы рәвешендә тугыз урам башланып китә. Мәйдан уртасында ялгыз һәйкәл Ак мәрмәрдән ясалган озын буйлы чандыр бәдәви ерактагы тауларга карап уйга чумган. Постамент ташына гарәп хәрефләре белән нәрсәдер язганнар Безнең бабаларыбыз бу язуны шартлатып укырлар иде Без оныткан гарәп хәрефләре эчендә гасырлар буе туплана килгән ата-баба мирасы калды .
Ерактагы тауларга карап барабыз. Йортлар сирәгәя башлады. Кояшка әлсерәп утырган тәбәнәк, ярлы кыяфәтле йортлар Ниһаять, ачык саванна күренде
Мондый үләнне минем Кырымдагы патша резиденциясе Ливадияда күргәнем бар иде. Саваннаның үләне кылганнан эре, камыштан ваграк Таулар ягыннан искән кайнар җил үләнне кыштырдата Шундый шомлы, тешкә тия торган тавыш. Киң офык, биек, чиста күк йөзе Таушалмыйча сакланган яшь дөнья. Адашкан юлчы авазына охшашлы, сәер тавыш яңгырап куя кошмы, җәнлекме кычкыра Бу җирдә ты- ♦ ныч иркенлектә уяна алмый йоклап яткан яшьлек көче барлыгын тоясың. 1 Ерактагы күксел моңсу тауларда ниләр генә юктыр?
Саваннада югалып калган сирәк авылларда колонизаторларга тез □ чүгеп яшәүче кабиләләр торып аякларына басачаклар. Богаулар өзе- | лер Жирле халыкның канын суыручылар никадәр көчле булмасын- 2 нар — хөкем котылгысыз. Аклану юк аларга. Аларны җәзага тартылу 2 көтә. Мин шуңа ышанам. ' 2
Басып алучыларны җир һәм байлык кына канәгатьләндерми Яулап |_ алганда, алар күпләрнең канын койганнар. Буйсындыру дәверендә — * тагын кан. тагын аһ-зар. күз яше Хакыйкать хөкеменнән котылу өчен з яулап алучылар җирле халыкны юкка чыгарып, канлы эзләрен яше- ? рергә тырышалар. Шушы ният белән җирле халыктан сатлык җаннар табып, шуларны яллап, көрәшчеләрне юкка чыгаралар. Көрәшчесез кал S гач. буйсынган халыкның тарихы пычракка таптала, сөрсеп яткан үлән = гә әйләнә. Культура, гореф-гадәт, тел бетерелә. Басып алучылар буй- < сынучыларга үз телләрен, үз гореф-гадәтләрен тагалар Бу процесс £ җирле халыкны культурага ирештерү дип атала
— Нәрсә ул офык читендә, күрәсезме? — диде Барсуков, горизонтка күрсәтеп. Ниндидер озын, гигант еланга охшашлы соргылт җәнлек әкрен генә тауларга таба шуыша иде
— Кәрван бит бу. — диде Лагуткин, бераз карап торганнан соң.
Офык читендәге кәрванны мин дә аера башладым Дөяләр, муеннарын алга сузып, салмак кына атлыйлар иде. Алар да юлда Аларның да язмышлары безнеке шикелле Алар да туган-үскән илләреннән читтә яшиләр Кызгану хисе күңелемне ачыттырып узды. Безнең юлда йөргәнне күреп уйланучы, юлчылар язмышын аңлаучылар бармы икән?
Кәрван күздән югалгач, без кайту ягына борылдык Бераздан кипкән күлгә охшашлы түгәрәк уйсулык төбеннән чыккан чишмә янына килеп туктадык Гарәп кызлары чишмәдән су алалар Нәрсә турында дыр мавыгып сөйләшәләр Тавышлары шундый матур: әниемнең яшьрәк чагын, аның көйләп мөнәҗәт укуы исемә төште. Безне күргәч, кызлар нечкә муенлы чүлмәкләрен җилкәләренә утыртып, кузгалып киттеләр Бернинди көчәнү күренми. Ниндидер сихерле көч кызларны эләктереп алган да җир өстеннән салмак кына очыртып алып бара
— Ну-у-у-у, егетләр. — диде Лагуткин кызларның торналарга охшап, тезелеп баруларына сокланып
Башка сүз таба алмадык. Ташып кйткән тойгыларның түгелүеннән куркып, сөйләшүдән туктадык.
Кичке җиделәр тирәсендә йөк бушатылып бетәргә тиеш Алда — Хәбәшстанның Массауа исемле порты. Массауадан без Җиддәгә сарык төяп илтергә тиешбез Ж.иддә — Сәгуд Гарәбстаныныкы. Ул Мәккә каласыннан кырык кына чакрымда Бер атнадан анда хаҗ кылу башлана
— Сарыкның иңе һәм буе күпме була5 - Володя Лагуткин кораб ның дүрт трюмына күпме сарык сыясын хисаплап йөри иде.
— Йөк төяу турындагы кулланмада юкмыни?
— Юк шул. Төзүчеләр корабка сарык төяп йөрү турында уйла маганнар.
— Сарыкның төрлесе була Нинди токым, аларга ничә яшь икәнен күрсәтмәгәннәрме Массауа агентыннан килгән радиограммадаJ
— Юк, бу турыда бер сүз юк Без килүгә унике мең сарык әзерләп куябыз диелгән Бар информация шул Икенче, иң зур трюмга дүрт мең, беренче һәм өченче трюмнарга мең сыйса, калганнарын дүртенче трюмга һәм палубага урнаштырырга туры киләчәк. Шушы турыда баш ватам.
— Палубада кояшка чыдый алмаслар Шторм башланса, аларны минут эчендә дулкын юып алып китәчәк, — дидем мин.
Иртәгә йөкне бушатып бетерергә тиешләр. Порт эчендә су коена торган бассейн бар иде. Аның тирәсендә жиләс верандалар. Буфетта кока-кола, ананас, апельсин суы саталар. Җимеш суын синең күз алдыңда сыгып, боз салып бирәләр, йоткан саен, тәнгә рәхәтлек агып керә. Без һәр кичне, шул бассейнга барып, су коендык. Ә бүген Суданның башкаласы Хартумнан килгән диңгез флоты министрлыгының вәкиле бассейнны жирле халыкны христиан диненә аударырга килгән миссионерлар төзегәнен әйтте. Чукындыру өчен төзелгән бассейнда су коенудан бердәм баш тарттык. Диңгездә су коенырга рөхсәт юк иде Бүген капитанның кәефе булдымы — помполит җитәкчелегендә сай жирдә су керергә рөхсәт итте
Диңгез суы утыз ике градус. Шуңа карамастан, һава белән чагыштырганда, су шактый салкын тоела Дөрес, суда озаграк йөзсәң, мунча кергәндәге шикелле хәл беткәнен сизәсең.
Көн кичкә авышып килә. «Авышып килә» сүзе тропикта кояш иңүен дөрес сурәтли алмый. Монда кояш күк йөзеннән турыга төшә дә мизгел эчендә офыкка чума. Караңгы төшкәнче туйганчы коенып калырга ниятләп, диңгез ярына килдек тә суга чумдык.
Су асты дөньясы. Тирә-юньдә балыклар көтүе Бәйрәм көнне тәти күлмәкләрен киеп урамга чыккан көяз кызларны хәтерләтәләр. Балыклар. Каян тапкан табигать мондый буяуларны? Сары, зәңгәр, яшел, кызыл балыклар Безне күрү аларга сәер тоела. Килеп иснәнәләр. Тәнгә борыннарын төртеп, капшап карыйлар Бигрәк тә вак балыклар әрсез Эре балык читтән урап уза. Эре балыкларның хәрәкәтендә кешелек җәмгыятендә була торган тәкәбберлек, сиңа җирәнеп карау сизелә һәр балыкның үзенә күрә мөһим эше, башкарасы вазифасы бар шикелле, каядыр ашыга, сОңга калудан куркып кабалана
Сайлык артта калды. Мин тоташ мәржән рифын тәшкил иткән упкын буйлап йөзеп барам. Су төбен мәржән урманы каплаган. Кайнозой эрасында калып юкка чыккан эре яфраклы абагалар, кәкре ботаклы сәер агачлар. Әкияти җәнлекләргә, җен-пәриләргә, ниндидер куркыныч зур кошларга охшашлы мәрҗәннәр бар Их, табигать! Күпме гасырлар синең кочагыңда, син биргәнне ашап, матурлыгың белән ләззәтләнеп яшәп тә. без синең сереңне аңлый алмаганбыз. Без бит синең кәррә кисәгең, синең гигант тәнеңдәге бер күзәнәк кенә. Без башка күзәнәкләр исән чагында гына исәнбез Ә без, адәм балалары, табигатьне җимереп, үзебез теләгән матурлык төземәкче булабыз Җир йөзендәге һәр тереклек, һәр җан иясе табигатькә ярашырга, яшәвен аның карамагына тапшырырга тырышып яши Тик адәм баласы гына табигать белән ярыша, аның белән көрәшә. Бәлки, җир йөзендәге иң зур ялгышлык шушыдыр?
Нәрсәдер аягымны эләктереп алды. Акула! Лагуткин икән. Сайлык ягына ымлый. Ияреп киттем. Киң маңгайлы яшел балык ашыкмыйча гына мәрҗән ботакларын кимереп йөри. Әнә, елан балык — мурена су төбеннән шуышып бара. Канәфер чәчәгенә охшашлы чибәр актиния агымда салмак кына селкенә. Үтешли бер ахмак балык чәчәккә борынын тидерде дә кинәт тыпырчына башлады. Мескенкәйне көзән җыера. Ышан матурлыкка! Рухи матурлык та шулай күзгә ташланып торса
иде ул. Янымда попугаи балыклар кыбырсынып йөри Килеп, тәнемә борыннарын төртеп карыйлар «Китегез, нәрсә кирәк сезгә?» - дип кычкырасым килә. Әллә минем монда йөзеп йөрүем турында акулага барып сөйләргә җыеналар инде? Әләкчедән куркам Каян килә икән ул әләкчелек?
Әнә, диңгез төбендә өчпочмаклы шәлгә охшашлы скат йөзеп бара * Ләмдә ятканда ул соргылт көрән төстә, комда ятканда — саргылт Кам = чыга охшашлы озын, электр тогы җибәрә торган койрык Кыяларга 5 диңгез керпеләре ябышкан Иксез-чиксез балыклар көтүе Бу җан ия с ләренең күбесен мин беренче тапкыр күрүем Әнә, каләм бәйләменә 3 охшашлы сәер нәрсә кыяга ябышып тора. Ул да бит җан иясе. Нәрсә ° ул? 5
Янымнан диңгез чуртаны барракуда очып узды. Аның юлына < очраган бер кечерәк балык юкка чыкты Җан ияләренең тормышы ~ нигә шулай икән? Берәү яшәсен өчен кемдер үләргә, юкка чыгарга тиеш ._. Бездә дә бит актиниягә охшашлы тыштан матур ялган чәчәк куаклары з бар Андый чәчәк безнең үзебезне чакмаса, аның матурлыгына сокланып 5 йөрибез
Кабыргама төрттеләр Борылып карадым Лагуткин ярга чыгарга = ишарә ясый. Тирәнлектән соргылт шәүлә калкып чыкты да, тирәбездә = әйләнеп йөреп, безгә якынлаша башлады. Икенче мизгелдә без ярда < басып тора идек инде. о.
— Тезең канаган, — диде Лагуткин. — Акула кан исен сизеп өл- S гергән.
— Кан исе. — дидем мин, эссе һавада шәрә тәннең куырыла башлавын сизеп. —Диңгез астында да кан исеннән котылып булмый икән. Дөнья тарихыннан кан исе аңкый, дөнья сәясәтендә дә шул ук хәл.
Башта ерактагы зәңгәрсу таулар, аннан соң аларнын ак сыртлары офык артына кереп эреде Тагын су. Тагын аксыл зәңгәр күк йөзе Хәрәкәт Кораб борыны cv өсте тигезлеген актара Як-яктан су сахрасы ага Трюмнарда сарык Куркудан, алар үзара беркеп. тоташ соргылт массага әйләнгәннәр. Золым чорында адәм балалары да шулай бит Ко рабны абзар исе чорнап алган Авыл кешесе өчен тансык тәмле ис.
Помполит Чоломбитько безгә лекция укый Эссе, һава юк. Лекция Сәгуд Гарәбстанының артта калганлыгы турында Сәгуд гарәпләре дин кушканча яшәп артта калганнар дип аңлата безнең помполит. Мин бу турыда күптән беләм һәм артта калып, караңгылыкта яшәүче гарәпләрне кызганам.
Аллага ышану каян килеп чыккан? Шушы сорауга мин кат-кат әйләнеп кайтам. Гади халыкны гасырлар буе ханнарга, патшаларга, төрле урындагы түрәләргә ышанырга, аларга баш ияргә мәҗбүр иткәннәр Тәхеттә утыручы никадәр бөек булмасын, бер заман барыбер аның кимчелеге ачыла Шундый ачы һәм ачулы була инанган кешенең кимчелеген күрү. Бәлки, аллага инануны патшаларга ышанудан гарык булгач, шуннан котылу өчен уйлап тапканнардыр^
Ышанасы, инанасы килү — безнең канда Ансыз яшәүнең киләчәк белән тоташлыгы калмый. Киләчәксезлек — шулай ук мәгънәсез яшәү.
Без төнге вахтада Лагуткин белән шушы хакта сөйләштек
***
Хиҗаз ярлары таң атканда ачылды Карасу-кызыл моңсу кояш ерактагы таулар артыннан сүлпән генә күтәрелеп килә. Җир өстенә
шомлы кызыллык иңгән. Картага күз сирпел алдым. Шәфәкъ нурына күмелгән таулар артында ярдан кырык чакрым ераклыкта Мәккә шәһәре һәм диниләрнең кыйбласы — Кәгъбә урнашкан иде. Ж.ир шарында яшәүче мөселман өммәтләренең йөзләре тәүлегенә биш тапкыр шушы таулар артындагы калага таба борыла
Лоцман килгәнен көтеп, тышкы рейдка якорь салдык. Ниһаять, лоцман килде. Баштанаяк актан киенгән инглиз кешесе. Ябык, тәкәббер. Туктаусыз трубка пыскыта Фарватерны каплап торган кыялар һәм су асты рифлары арасыннан лоцман «Чолман»ны Ж,иддә портына кертә башлады.
Сарыкларны бушатып бетергәч, тагын кузгалдык. Одессага буш кайтабыз Буш корабның винты судан чыга. Шуны суга батырыр өчен пароходның танкларына диңгез суы — балласт тутыралар. Диңгезчеләр телендә буш йөрү «балласт йөртү» дип атала.
Сүәеш каналын тагын караңгыда уздык. Төнге күренешләр бу юлы көньяктан төньякка таба шуышып уздылар «Чолман». Урта диңгезгә чыгу белән, давыл кочагына эләкте. Мачталарга тия язып, соргылт болытлар агыла. Ак яллы яшькелт дулкыннар корабны кыйныйлар. Кораб ыңгыраша, аумаска, юлын дәвам итәргә тырыша. Ярамый аңа аварга. Кораб ауса, «Чолман» эчендәге утыз тугыз диңгезченең ханнары ел саен диңгез ала торган илле мең корбанга кушылачак. Кораб шушы хакыйкатьне аңлаган шикелле, туктаусыз көрәшә. Үлемнән безне шушы көрәш саклый.
Тирә-якта үлем үкереп йөри башлагач, яшәү сере ачыла. Яшәү шундый газиз тоела андый чакларда, яшәү искиткеч кыйммәт. Дулкын шаулавы, корабның шәфкать сорап ыңгырашуы тормыш ваклыкларын юып төшерә. Яшәүнең шушы мизгелләрдә төп максатын аңлый башлыйсың. Вакчыллыкка бирешмәмен, киләчәктә лаеклы яшәрмен дип ант итәсең. Давыл басыла Кораб тынычлана, һәм — шул ук тормыш, шул ук ыгы-зыгы. *
Беренче ерак сәяхәттән кайтып киләм. Алда тагын Босфор. Дрейфка ятып, лоцманны көтәбез. Мәчет манаралары. Кояш чыгып килә. Манара очына утырткан алтын айларда чаткылар уйный. Күкрәк эчендә кайту, күрешү моңы, сагыну, төрле тойгылар Чыгып килгән кояшка карап, үткән гомеремне исәплим. Каршымда Босфор ярларына җәелеп яткан кала. Сылу манаралар, чәчәк клумбалары, җимеш бакчалары. Шушы калкулыкларны күрү өчен үткән авырлыкларны тагын кабатларга әзер мин
Лоцман пароходка менә. Төрек кешесе Лоцман кузгалырга кушты. Ярлар хәрәкәткә килде. Мәчетләр, солтан сарайлар, кунакханәләр, үзара укмашып утырган сәер корылмалар бер-бер артлы яныбыздан йөгереп уза башладылар Яр буендагы асфальт юлдай машиналар йөгерә. Тан каршылаучы турист халкы, кармакчылар, яр буена килгән ялгызлар, бал конга чыгып, җәймә селкүче яшь хатыннар, ашыгып эшкә баручылар — кемнәр генә юк монда. Сугыш ирсез калдырган хатыннар шикелле, калкулык битенә тезелешеп утырган моңсу кипарислар бугаз суына карап уйланалар. Кипарислар артында зират Әнә. ак мәрмәрдән юнып эшләнгән кабер ташлары Борынгы заманда безнең якларда да кабер өс- тенә мәрмәр таш кую гадәте булган Адәм баласы гомер буе ихтирам га сусап яши. Адәм баласын ихтирам итү гүргә кергәч тә тукталмаска тиеш.
Кинәт кораб машинасын туктаттылар һәм мин сандугач тавышын ишеткәндәй булдым:
Кайда ла сайрый сары сандугач• Су буйларында ла тан булгач. .
Мин сәяхәттән кайтам. Хәзер мин — Истамбул каласын күргән кеше. Аларны беркем тартып ала алмый. Истә калганнарны беркем.
берничек үзгәртә алмый Күңелдә ихтирамга охшашлы тойгы уянды Зират ташлары, моңсу кипарислар, балкон рәшәткәсенә күкрәге белән ятып, сөйгән ярын көтеп торучы төрек кызы — алар хәзер минем байлыгым. .
* * *
Томан пәрдәсен җил таратты. Одессаның ярлары ачылды Туган- з үскән иленнән аерылмаган кешегә аңлатып булмый бу тойгыны Туган илеңне яратып, гел ихтирам итеп торыр өчен тормыш агымын үзгәртер- 1 гә кирәк Ашханәдә суынган тәмсез аш китерсәләр — хәтерен кала X Туган авылыңа кайтырга канатланып йөрисең — кассада билет юк * Еракка китеп, туган җиреңнән аерылсаң, йөрәктә Туган илнең газиз- 5 леге, ана булган кайнар ихтирам арта ’ *
«Чолман»ны каршыларга килгән хатын-кыз, балалар безне при- « чалда көтеп торалар иде Причалга терәлү белән, көтеп торучылар <-> корабка менә башларлар дип өметләнеп, мин ялгыштым Яр белән f кораб арасында күзгә күренмичә дәүләт чиге ята иде
Балалар әтиләренә кул болгыйлар. Бер бала әтисен чакырып, көй- - сезләнеп елый Чик- саклаучылар килде, таможенниклар пәйда булды *
Чикне ачканда, төш вакыты узган иде инде
Мине өлкән штурман чакырды. *
— Рахманкулов, кадрлар бүлеге үз инициативасы белән сиңа алмаш җибәргән. Без сорамаган идек, — диде Лохмачев, ишек яңагына сөялеп торган җирән чәчле егеткә күрсәтеп
— Рәхмәт, — дидем мин, — сорарга күптән җыенып йөри идем.
Лохмачевның кашы җимерелде Шуны яшерер өчен ул йөзенә ясалма елмаю чагарды.
- «Чолман» ошамыймыни сиңа?
— Мин бит штурман. Кесәмдә кораб йөртүче дипломы
— Әллә нинди кеше син, Рахманкулов. Мин сине корабта калдырыр өчен күпме тырыштым, — Лохмачев миңа алмашка килгән матроска таба борылды. — Юк. безгә матрос кирәкми. Сине кире җибәрәбез
— Виктор Филимонович, мин барыбер китәм. Калдырыгыз бу егетне, — дидем
— Капитанның боерыгы — закон, — Лохмачев урыныннан кузгалды — Минем вакытым юк. Бу турыда демагогия куертып тормыйбыз. Син каласың!
Ул корабтан чыгып киткәч, алмашка килгән матроска ташландым:
— Дус кеше, китмәгез, зинһар өчен Капитан килү белән мәсьәләне хәл итәчәк. Көтик, яме. Зинһар өчен
— Нигә ялынырга! Алмауларына мин риза.
Матрос китеп тә барды.
Ике сәгать ярымнан вахта башланачак Нишләргә? Кадрлар бу- легенә барыргамы? Анда да капитанның сүзе үтәчәк. Экипажны ул җыя Бер тын үземне нишләтергә белмичә чабаланып йөрдем дә шәһәргә чыгып киттем
Бульварда тормыш кайный Яшәү без сәяхәттә чакта да тукталмаган. һәр очраган кеше чиксез матур күренә. Нишләп шушы көнгә кадәр мин бу кешеләрне күрми йөргәнмен? Болар бит минем туганнарымнан Да якыннар! Ә үзләре янымнан битараф узалар?
Алар минем өзелеп яраткан ..ты белмиләр микәнни? һәр очраган кешене кочаклап үбәсем килә башлады. Кирәк булса, мин аларга, күкрәгемне ярып, йөрәгемне бирә алыр идем Бу дөньяда кешеләрне яратудан да куанычлы нәрсә бар?
Минем беренче ерак сәяхәттән кайткан көнем. Өск-мдә зәңгәр трикотин күлмәк Чалбарым, туфлием — бар нәрсәм сәяхәттә сатып алынган Әллә ышанмыйсызмы? Ышанмыйлар шикелле. Күз сирпеп кенә карыйлар да (әйтерсең, мин аларга йөрәгемне ярып бирергә әзер түгел) янымнан үтеп китәләр. Хәтер калудан йөрәгем әрни
Әйе. аларның үз мәшәкатьләре көчле Шунлыктан мине күрми үтәләр Ал чәчәк төшкән зәңгәр нейлон күлмәк кигән чибәр хатын витринага куелган кәбестәне тикшерә Әйтерсең, кәбестә миннән кыйммәтрәк Минем сәяхәттә йөреп кайтуым бу хатынга бер тиен тормый шикелле. Менә ничек бит ул дөнья .
Хәтер калудан симез бер иргә ияреп киттем. Симез кеше, гадәттә, шәфкатьле була Юк. бу андыйлардан түгел иде. Яныннан узган һәр хатын-кызны күз карашы, теләкләре белән чишендерә дә күзе белән ашый. Син, туган, нигә болай комсыз? Әллә синең хатының юкмы? Әллә, юанлыгыңнан куркып, сиңа кияүгә чыгарга теләмиләрме? Юк. дус кеше, сиңа Босфорда таң атканны сөйләп булмас Барыбер аңламассың Сиңа тән кирәк. Хатын-кыз тәне. Тәмле аш. аш янына куелган шешә Босфор буендагы калкулыклар артыннан әкрен генә калкып килгән мәһабәт кояш матурлыгыннан артыграк сиңа'
Ә син, авыр сумка күтәргән ябык апа? Тимсах күлендәге суда кешенең бата алмавы турында сөйлимме сиңа? Гафу ит. вакытың юк икәнлеген беләм Тәнәфестән файдаланып, син тизрәк азык кибетенә йөгерәсең Ирең эштән кайтканчы, аш әзерләп өлгерергә тырышасың син Синең үз мәшәкатең җиткән Иреңнән алданрак кайтып җитү өчен, беренче автобуска өлгерергә тырышасың син. Автобуста тыгыз, кайтып җиткәнче, кабыргаларың авырта башлый. Синең күңелең шунда...
Соры гофрэ юбка кигән кыз. минем ике айлык сәяхәтем сине дә кызыксындырмыймыни? Юк шул. Синең кемеңдер бар. Син шуны көтәсең Ярый, көт, мин каршы түгел Бәхетле булыгыз Ә мин менә ялгызлыкта бәхетле була алмыйм. Нишләргә?
Юк, мина һаман акыл керми. Сәяхәттән минё оркестр уйнап каршы алырлар дип. юләрләрчә өметләнгәнмен Күргәннәремне сөйләсәм, кызыксынып тыңларлар, тагын сөйлә дип. генкәмне корытып бетерерләр дип тә өметләнгәнмен Өмет каршында сак булырга, артыкка кизәнмәскә кирәк икән. Иң әйбәте — корабка кайтырга да. вахтага басар вакыт җиткәнче, бераз ял итеп алырга
Корабка яңа йөк төйиләр Иртәгә тагын юлга. Бу юлы Италия порт лары: Венеция. Равенна. «О соле миа».. Швартов бауларын тикшереп чыккач, себерке табып, трап тирәсен себереп алдым Себерү эше белән мавыгып, уяулыкны югалтканмын икән Әнә. капитан Деркач «Чол- ман»га якынлашып килә. Өч тапкыр сигнал төймәсенә басып, вахтада торучы штурманга капитан кайтуын белгерттем Володя Лагуткин йөгереп чыкты, капитанга рапорт бирә башлады:
— Сез югында корабка алты йөз сиксән тонна күмер төяделәр Йөк күләме бер мең сигез йөз тонна Кичкә таба пароход төялеп бетәчәк. Сез югында пожарный инспектор килеп, ут сүндерү коралларын тикшереп китте. Помполитны сәгать ундүрткә парткомга чакыралар. Корабта чит кеше юк Машина бүлегендә вахтада механик Русаков.
Әнә, кран беренче трюмны төяп бетереп, икенчегә күчте Юлга чыгарга алты сәгать чамасы вакыт калды. Лохмачев минем бу корабтан китәргә теләвемне сизеп алды Элек алырга теләмичә интектерделәр. хәзер җибәрмиләр Елар хәлгә җитеп торганда, пароходка якынлашып килүче Курбатовны күреп алдым. Тизрәк вахтадагы штурманны чакырдым. Василий Степанович траптан менә башлаганда, корылма 140
ишегеннән Деркач үзе килеп чыкты да Курбатовка рапорт бирергә тотынды
- Мин сезнең эшегезне тикшерергә килдем, Григорий Григорьевич. диде Курбатов Вахта журналын, рейста кулланган карталарны. комсостав утырышының протоколларын җыеп китерегез. һәм Василий Степанович мине күреп алды — Син. лачын, моннан китмәс- ♦ кә уйладыңмыни? Юкка, сиңа бит алмаш җибәргәннәр иде.
Алмашка килгән матросны кире озаттылар, — дидем мин. та- * магыма кайнар төер тыгылганын сизеп
Ничек инде озаттылар? — Курбатов капитанга таба борылды. =
— Тоткарлык юк, Василий Степанович. — диде Деркач. — Теләсә. г бүген үк. хәзер үк җибәрә алабыз Менә хәзер Италиягә барабыз. - Әйбәт рейс бит. Без аны шуңа күрә калдырган идек. ;
Ну. эшләр ничек бара, лачын? — диде Курбатов, икенче штур- “ манга — Деркачка таба борылып, өстәде. — Тырышалармы минем „ егетләр? з
- Тырышалар. Василий Степанович. Берсеннән-берсе әйбәт, һәр- -
кайсы... • “
— Черногорский да әйбәт эшлиме? — капитан-наставник сәер итеп S елмайды. =
Деркач, күзләрен челт-мылт йомып, сүзсез калды. Уңайсыз иде « аңа Ул Курбатовның капитан-наставник булырын һәм үзенең аның £ кул астына эләгерен белми иде. 5
— Ничек әйтергә инде. Василий Степанович? Начар дисәм, ял- ' ганчы булудан куркам. Яхшы дисәм .
— Ярый. Григорий Григорьевич, матрос тыңлап торганда, өлкән командирны чишендермик әле Мин сезнең эшегезне тикшерергә килдем. күрсәтегез.
Алар өчәүләп — капитан-наставник. Лагуткин һәм Деркач — бакка таба юнәлделәр Мин чамалап алдым: өлкән механик Черногорский — экипажның партгруппа секретаре чакырган капитан-настав никны Әнә. капитан Деркач безне ничек мактый. Суданнан чыгуга, ул Лагуткинны корабтан куарга, аның визасын ябарга җыена иде Мине — кесәсендә штурман дипломы булган кешене — башка корабка җибәрмичә, һаман матрослыкта йөртмәкче иде. Курбатов корабка күтәрелү белән, дөнья үзгәрде. Хакыйкать уянды, башын күтәрде. һәх| Деркач безне ярата башлады.
Әнә. корабка таба Лох.мачев йөгереп килә. Аның пароходчылыкта дуслары күп Кемдер пароходка тикшерү килгәнен әйткән, күрәсең. Янымнан узганда. Лохмачев сорарга өлгерде:
- Ничә кеше тикшерә? Кем җитәкчелегендә? Кайда алар?
— Василий Степанович Курбатов җитәкчелегендә. — дидем мин. шатлыгымны яшерә алмыйча Лохмачевның буыннары йомшарып китте.
Вахтадан алышынуга, миңа расчет әзер иде инде. Корабта беркем юк. Курбатов эшен бетереп, корабтан китеп барган. Экипаж әгъзалары сәяхәт алдыннан — өйдә, хатыннары, балалары янында Диңгез йоласы — «отходную» оештырырга кирәк иде. Деримедведь белән Белош- тан шәһәрдә. Барсуков трап саклый. Лагуткин вахтада
Причалга төшкәч, бер тын «Чолман»га карап тордым Ике елдан артык гомерем шушы кораб эчендә калды. Кайда ул гомер хәзер? Нигәдер күзгә күренми Гомер хәзер нәрсәгә әйләнде0 Тырышулар Түзүләр Өметләр Кайгы-шатлыклар Аларның хәзер берсе дә юк Гомер, кораб артыннан калган кильватер агымы шикелле, таралды, вакыт агымына кереп эреде.
Күк йөзе чалт аяз. Галәм кояш нурларына күмелгән Шунлыктанмы, инспекторның шелтәсе яшәү рәхәтлегенә зыян китерә алмады
— Син нишләп адашкан сарык шикелле, нишләргә белми өркеп йөрисең? Әгәр паспортыңны бүген тапшырмаган булсаң, яңа кораб — тютю. син аны төшендә генә күрә идең.
Инспектор, безнең паспортларны җыеп. Италия консулына илтергә тиеш. Консулның визасыннан тыш безне чик аша үткәрмиләр. Инспекторның фамилиясе Калабушкин. Атныкына охшашлырак озынча яңаклар Үзе ягымлы, әйбәт кеше. Әйбәтлегеннән оялып, кырыс, хәтта усал күренергә тырышучыларны мин еш очратам. Бу — шундыйлардан
Яңа корабның исеме - «Джордано Бруно». Хакыйкать өчен учакта янган кеше исеме кушканнар без эшлисе корабка. Джордано Бру- ноның нинди ачыш ясавын, фән өчен нәрсә эшләвен артык белмим мин. ә аның хакыйкать өчен учакта янып үлүе мәңге онытылмаячак Әхлак батырлыгы дип атала аның учакта януы
Безнең корабны Венеция верфенда төзиләр Банановоз. Тизлеге — егерме ике узел. Зурлыгы — өч «Чолман»ны бергә кушсаң, нәкъ шуның кадәр булыр иде Трюмнары суыткычлы Егерменче гасыр уртасының корабы. Без шуны алырга барачакбыз Одессадан Мәскәүгә — поезд белән Мәскәүдән Римгә — самолетка утырып. Римнән Венециягә автобус яисә тагын поезд Инде экипаж исемлеге расланган. Корабның капитаны Карл Янович Бригас, «Чолман»да өлкән штурман булып эшләгән кеше «Джордано Бруно»ның өченче штурманы — Габдрахман Бәкерович Рахманкулов — мин.
Инде поезд билетлары да әзер. Мин югында, экипажны кадрлар бүлегенә җыеп, инструктаж уздырганнар. Әллә тәкъдир дигән нәрсә, чыннан да. бармы икән? Миңа иң кирәк чакта «Чолман»га капитан- наставник Курбатовның килүен башкача ничек аңлатырга? Минем яна корабка эләгүемдә бик зур. бик катлаулы бер тылсым бар. Мин шуңа ышанам.
— Сүәеш каналы аша узганда кулланыла торган кагыйдәләр белән таныштыгызмы?
Каршымда — капитан Карл Янович Бригас. Курбатовтан кала минем иң яраткан, ихтирам иткән кешем Бригасның өстендә актан теккән диңгезче киеме. Ак туфли. Җиңендә ука шевроннар Башында яңа фуражка Капитан формасы бу кешегә шулкадәр килешә! Үзе миңа шундый якын, ягымлы Җир йөзендә якынлыктан да кадерле тойгы бармы икән? Кайвакыт без якынлык кадерен онытабыз, аңа әһәмият бирми башлыйбыз һәм шуның языгын күрәбез.
— Сез соңгы сәяхәттә канал аша узгансыздыр бит? Кагыйдә исегездә калганмы?
— Мин бит. Карл Янович, матрос идем. Матроска кагыйдә кайда да бер: яссы нәрсәне сөйрә, түгәрәк нәрсәне тәгәрәтеп илт. Василий Степанович «Чолманэны тикшерергә килмәгән булса, штурман вазифасын әле һаман төшемдә генә күрә идем, — дидем мин.
— Ярый. Рахманкулов. киләчәк турында кайгыртыйк. Конфуций: «үзең күрсәткән игелекләрне, кешедән күргән җәберләрне онытмыйча бәхетле була алмыйсың» — дигән. Без эшкә сәләтле, тату, бердәм экипаж тәрбияләргә тиешбез. Алда — чиктән тыш зур. җаваплы эш.
— Помполит итеп кемне билгеләделәр?
— Моңа кадәр комсомол комитеты секретаре булып эшләгән кеше. Үзе югары белемле — мореходка тәмамлаган
— Әллә Птушкинмы?
— Сез аны беләсезмени?
— «Чолман»га мин аның ярдәмендә урнаша алдым.
— Бик чибәр кеше, акыллыга да охшаган. — диде Бригас.
Без, кадрлар бүлегеннән чыгып, үзәккә таба юнәлдек. Опера театрын уздык. Дерибас урамына борылдык
- Регина гамбургча канлы бифштекс пешереп көтәрмен дигән иде. Сез бит аның белән таныш, әйеме?
— «Чолман»да таныштырган идегез.
— Василий Степанович та килергә тиеш. Юлга чыгар алдыннан бераз сөйләшеп утырабыз Курбатовның үгет-нәсихәтләрен ишетербез.
Капитаннар мәҗлесендә утырырга нртә иде әле мина
— Сез, Карл Янович. Конфуцийны искә алдыгыз. Ул: «һәр кеше үзенең тормыштагы һәм җәмгыятьтәге урынын белергә, шул урынга тугрылыклы булырга тиеш». — дигән. Зурлап чакыруыгыз өчен рәхмәт. Минем бер бик мөһим эшем бар, — дидем мин.
— Без чыгасы юлдан мөһимрәкмени?
— Одессада минем полкташым яши. Шуның хәлен күптән белгәнем юк. Мин Василий Степановичка рәхмәт тә әйтә алмадым, аңа шул рәхмәтләрне тапшырыгыз әле, — дидем саубуллашканда
Бригас. Садовая урамына таба китеп, күздән югалды. Мин троллейбуска утырдым. Аерылыштык
Әле Деркач кулы астында эшләгәндә генә капитан вазифасы кырыс, хәтта аяусыз булуны таләп итә торгандыр дип уйлый идем Шундый ягымлы, культуралы, йомшак күңелле кеше иде Бригас. Аңа буйсынасым. ул кушканны җиренә җиткереп эшлисем килү риясыз иде. Үзең яраткан, сине сокландырган кешеләргә карата гына туа ул мондый теләк.
Адәм баласы машина түгел, аның кәефе гел үзгәреп тора. Кешенең көчле һәм көчсез, акыллы һәм дуамал чаклары була. Кораб шартларында экипаж әгъзаларының үзара мөнәсәбәтләре шундый катлаулы. Жирдән аерылып, диңгезгә чыгып киткәч, кораб тормышында үзеңнең кимчелекләреңне яшерә алмый интегәсең. Йөзү эшенең иң авыр ягы бәлки шулдыр?
Бигрәк тә капитан вазифасы авыр. Соңгы рейста мин Деркачка ничек кыен булуын күзәттем. Бригас исә беркайчан, беркемне үзенә буйсындырырга тырышмый. Уйламый да ул буйсыну һәм буйсындыру турында Ул эшли, гаделлек белән, тырышып эшли Аның эш үрнәге сиңа боерыктан да көчле тәэсир ясый.
Колхозда эшләгәндә, армиядә, менә хәзер диңгез флотында мин җитәкче кешеләрнең эш ысулларын күңел салып күзәтеп йөрдем. Жи- тәкчелек эшендә ике ысул күрдем. Берәүләр куып, куркытып эшләтәләр. Бу ысул колбиләүчелек һәм феодаллык чорыннан калган булса кирәк. Андыйлар. каты тотмасаң, куркытмасаң — буйсынучылар эштән баш тартырлар, баш бирмәсләр дип уйлыйлар Икенче ысулдагы җитәкче алдан үрнәк күрсәтеп, әйдәп алып бара. Буйсыну кирәкми андый җитәкчегә. Аңа эш нәтиҗәсе, сыйфат, вазифа ихтирамы кирәк. Ул сиңа ышана, ә син аның ышанычын аклау өчен егылып үләргә әзер торасың. Мондый җитәкчене безнең социалистик чынбарлык тудырды. Курбатов белән Бригас нәкъ шундыйлардан иде.