Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШУШМА БУЙЛАРЫНДА

Сөзәк калкулыклар, тын инешләр, ярсу
чишмәләр ягы. Аккаен һәм усаклар, юкә һәм
өрәңгеләр, җитәкләшеп, җилгә арка терәгән,
дистәләгән чакрымнарга сузыл ган урманнар
төбәге. Күбәләк һәм бал кортлары уйнап,
кошлар сайрап, шагыйрьләр җырлап туймаган чәчәкле болыннар, мул
кырлар иле. Су буйларында кош корт тавы шы,
буаларында балык уйный, бакчаларында алма
шавы... Татарстанның иң төньяк почмагында
урнашкан Арча районының • Северный»
совхозы табигате күңелгә әнә шундый булып
кереп калган.
Шулай да Шушма елгасының башланган
җирендәге бу табигатьнең гүзәллеген аның
хезмәт сөюче кешеләреннән аерып ка pay
мөмкин түгелдер. «Северный» совхозы
(директоры Таһир Минһаҗев, партия комитеты
секретаре Илдар Хәлиуллин) менә ничә еллар
инде Арча районында гына түгел, республикада
иң зур һәм алдынгы хуҗалыкларның берсе
санала. Мари урманнары итәгендә, Шушма
елгасы буенда урнашкан Шушмабаш. Акчишмә,
Иш нарат, Сәрдәбаш. Шекә, Носы. Илдус, Хат
на, Үгез-елга авылларында яшәүче игенчеләр 12
нче бишьеллыкның беренче елында
бөртеклеләрнең һәр гектарыннан уртача 30,1
центнер, бәрәңгедән 225 центнер уңыш җыеп
алдылар. Дәүләткә 7 мең тонна ик мәк сатып,
еллык планны 220 процентка үтәделәр.
Терлекчелектәге күрсәткечләр дә елдан-ел үсә,
күтәрелә бара. Барлык төр продуктлар сату
буенча да еллык план үтәлгән. «Северный»
совхозының бу уңыш ларында Социалистик
Хезмәт Герое трак торчы Шәрифулла ага Сәгьдуллин. Кызыл
Йолдыз һәм Октябрь Революциясе орден нары
кавалеры комбайнчы Камил ага Латыйпов.
балта остасы Габделхак Җаббаров. умартачы
Илгизәр Гатауллин, яшь комму нист тракторчы
Ибәтулла Гыйбадуллин кебек дистәләгән
фидакарьләрнең өлеше бар. Табигате һәм
кешеләре белән дә матур булган авылларда
калучы яшьләр саны да артканнан-арта бара.
Җәүдәт МИННӘХМӘТОВ тексты.