ШИГЫРЬЛӘР
Ник яшерим
Уйнап кына яшәрмен, дип, Килгән идем дөньяга. Әллә үзем болганамын. Әллә дөнья болгана.
Тау-тау дулкыннарын кайчак Китереп бәрә иңнәргә.
Ник яшерим, бөтенесен Көчем җитми җиңәргә.
Кемгә хаҗәт, бирешмим, дип Үз-үземне мактавым. Булмыймыни көтмәгәндә Сыгылып төшкән чакларым?
Ә дөньяга нәрсә аңа. Кычкырып көлә генә:
— Тормышта син уйнап түгел, Көрәшеп яшә менә.
Җимереп яшә заманның Иң кырыс киртәләрен. Кичләрең болытлы булса, Аязыр иртәләрең.
Күңел күзең зәңгәрләнер, Кояшың чыгар балкып.
...Нинди тылсымлы сүзләр бу, Торгыза мине тартып.
Кабат аягүрә басам, Офыкка теким күзем.
Туган җирем, бу бит синең Үз итеп әйткән сүзең.
Бу дөньяда сыкранмыйча Яшәүләргә җитәме?
...Ишелгән яр өстендә дә Кошлар сайрый бит әле.
РӘШИТ ГӘРӘЙ (1931)—шагыйрь. ‘Җырчы камышлар». «Тальян гармун». «Синда ка-лам» һ. б. шигырь китаплары авторы. Татарстанның атказанган культура хезмәткәре. Казанда яши.
Кыюлык бир, җырым
Буең кыска булгач, кирәге юк Бәхәсләшеп-нитеп торуның: Колоннада һаман әүвәлгечә Арткы рәттә минем урыным.
Яшерен-батырын түгел, кайчагында Туры килә шактый авырга: Әзер түгелмен мин дуслар белән Бер аякка атлап барырга.
Ялгыштырган саен адымымны, Маңгаемнан бәреп тир чыга. Охшатамын шунда үземне мин Хәлдән таеп барган юлчыга.
Алдагылар тамак кырып куя, Үртәләдер миңа алар да.
Кыюлык бир, җырым, күтәрелеп Күзләренә туры карарга.
Гозерләнеп сорыйм, мондый чакта Кыен хәлдә мине калдырма: Тыгыз шеренгалар аша уз да Канат җилпе сафлар алдында.
Арткы рәткә баскан өчен генә Урыным соң нишләп буш булсын! Дусларымның уртак җырларына Минем тавышым да кушылсын.
Утыз өч чакыру кәгазе
Илемнең гел шулай хәвефле Булырмы таңнары, кичләре?— Тынгандыр, дисәк тә сугышның Туктарга юк әле исәбе.
Кан эчеп симергән аждаһа Яткан да кешелек юлына,— Иң таза ирләрне үзенә Йөзәрләп, меңәрләп суыра.
Июньдә, июльдә агылды.
Юк иде авылымның кемнәре?! Калганнар ашыкты басуга — Борчакның өлгергән көннәре.
Санадым, утыз өч чалгычы Тын гына тезелде бер рәткә. Җир буйлап сузылган фронтның Бер очы тоташкан йөрәккә.
Әйтерсең, фронт ул башлана Авылның тузанлы юлыннан, һәм уза бәләкәй урманлы, Чишмәле басулар турыннан.
Әнә ич барысы шул якка Текәлде, турайтып билләрен... Авылдан ашыккан җайдакның Беләләр ни өчен килгәнен.
Утыз өч чакыру кәгазе... Кирәкми бүтәнне юрарга... Берсе дә өлгерә алмады Башлаган покосын чыгарга.
Кайгымны яшермим дигәндәй, Кояш та болытка күмелгән. Утыз өч чалгычы берьюлы Кузгалды басулар түреннән.
Язлар җитте менә...
Чәчләремә ап-ак бәсләр кунды Салкын төннәрендә кышларның. Ә мин юләр, язлар җиткәч алар Эрер әле. диеп ышандым.
Кеше күңелендә һаман шулай Өмет яши. өмет сүрелми. Я злар җитте менә... Ә чәчемә Кунган бәсләр һаман эреми.
Йолдызлар санадым төшемдә
Йолдызлар санадым төшемдә. Калдырмый санадым берсен дә. Арадан иң якты дигәнен Кадарга теләдем түшеңә.
Күз генә кысты да сүнде ул Үрелеп алырга дигәндә.
Ә калган йолдызлар, әйтерсең. Мыскыллап көлделәр: <41 бәндә...
Буйларың җитәрлек түгел шул. Күр менә, без нинди биектә! Беркемгә буйсынмый йөзәбез Иге юк, чиге юк киңлектә.
Ымсынып, кызыгып карыйсың Талларга, тауларга басып та. С абыр ит. син безне сөйгәнең Түшеңә кадарга ашыкма».
.. Төштәге йолдызлар нәрсә ул. Өнеңдә яктырып янмаса. Тормышым юлында син үзең Иң якты йолдызым лабаса.
Йолдызлар биек бит. димә син. Уйлама, оныт ул турыда: Рөхсәтем юк сиңа бу җирдә Йолдыздан түбәнрәк булырга.
Көзге яфраклар
Уйланып барам тын гына Урман юлыннан атлап. Юлда сап-сары яфраклар. Үтәсем килми таптап.
Әйтерсең, сагыш-моңнары Урала хисләремә.
Сагаеп кына сүз кушам Иелеп өсләренә:
— Ничек курыкмадыгыз сез Яңгырлардан, салкыннан.
Ник,— димен,— иярмәдегез Очар кошлар артыннан? Кар астында кышлаулары Түгелдер бик үк уңай... Кыштырдап шунда яфраклар Җавап кайтара бугай:
— Саубуллашып, каңгылдашып Казлар очкан чакларда.
Җилләр очырмакчы булды Безне ерак якларга.
Ә без менә сүз куешып Каршы тордык җилләргә. Җиргә төшеп түшәлдек тә... Калдык туган илләрдә.
Бер көнгә утыз өч... Зар елап Соңгы кат чыңлады чалгылар. Киттеләр... Олы юл чатында Арышлар боегып калдылар.
Тормышың намусың кулында. Гомереңне ил гомеренә ялгыйсы.
Изге яу кырыннан әйләнеп Кайтмады утыз өч чалгычы.
Утыз өч сугышчы... Туган җир Онытмас аларның берсен дә. ...Моңнары мәңгегә тирбәлер Покослы басулар өстендә.
Бик бәхетсез кеше булыр идем
Юк. дуслар, мин көнче малай түгел. Мактансам да була v i яктан.
Кеше бәхете минем күңелемдә Матур хисләр генә уяткан.
Кеше бәхетен күрен шатланганда Ү з бәхетем калган бер читтә. Әйтә идем: «Шушы гадәтемне Саклый алсам иде ничек тә»
Әллә нишләп китте әле күңелем. Ят бер аваз чыңлый аңымда. Көнчелеккә хас бер хис уянды Басуларда йөргән чагында.
Сабан көйләүләрем искә төште.
Күз алдыма килде үткәннәр. Ерак сузылып киткән буразнаны Ник мин түгел, сыза бүтәннәр?
Маһирлыгым юкмы җир сөрергә?.. Бәхәсләшик, әйдә, алдасам.
Бик бәхетсез кеше булыр идем Шундый уйлар белән янмасам.
Тауларым да иңгән
Шул ук сукмак... Шул ук чишмә.. Шул ук ярлар бит болар.
Ә арырак нинди вак-вак Үрләр калкып чыктылар?
Андый үрләр юк иде ич Без бәләкәй чагында. Сорау белән юлдашыма Текәләм мин тагын да.
Ә ул әйтә:— Ансын инде Үзләреннән сорарсың. ...Күптән белгән тауларым ич. Ник танымый торам соң?
Әнә ич үзем тирбәлгән Сиртмәле миләшләрем.
Ник киттем ташлап, ник киттем.
Тотмыйча киңәшләрен.
Алар да утыра боегып. Үксез балалар кебек. Таулар кечерәя диеп Уйламый идем элек.
Заман җиле аларга да Төрле яклап искән шул.
Таулар да иңгән... Таулар да Картаялар икән шул.