Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘГЪНӘЛЕ ЯШӘҮ


уксан яшь!.. Бөтен бер гасырга җитә язган бу озын гомер үзе генә дә ирексездән безгә чын
гаҗәпләнү һәм соклану тудыра. Моңарчы бит безнең халыктан чыккан акыл ияләреннән бу
яшькә бары Сәйфи ага Кудаш кына җитте һәм узып китте. Мәдәният тарихыбызда менә
икенче кеше — Бакый ага Урманче! һәм иң мөһиме, иң куанычлысы — Бакый ага шушы
яшенә иҗади егәрлеген, дәртен, өмет-хыялларын саклаган хәлдә килеп җитте. Ходай бирмеш
һәркөн ул үзенең остаханәсендә — алъяпкычын буган, җиңен сызганган... Мәгънәле яшәү һәм армый-
талмый эшләү дәвам итә!..
Мин бу кыска гына сүземдә Бакый ага Урманченың гаять бай, гаять төрле, чын мәгънәсендә
гуманистик милли сәнгатенә профессиональ күзлектән бәя бирүне өстемә алмыйм — ул кадәресен
белгечләр хөкеменә калдырыйк. Минем Бакый аганың мәдәният тарихында тоткан урынын беркадәр
билгеләп үтәсем килә. Чөнки җае, вакыты шуны таләп итә.
...Безнең мәдәният — яшь мәдәният. Тамыры бик ерактан башланса да, мәдә ниятебезнең аеруча
үсеп, көчәеп, ачылып китүе шушы гасырның башларына туры килә. Мәгърифәттән кала,
мәдәниятнең асылын тәшкил иткән яңа әдәбият, сәнгатьнең яңа төрләре бездә, календарь буенча,
Бакый агадан да соңрак туды, һәм һәр- кайсының тарих тарафыннан танылган, халык күңелендә
онытылмыйча яшәгән •тудыручысы» бар. Мәсәлән, демократик рухтагы яңа әдәбиятның тууын без
Тукай исеме белән бәйлибез. Тукайдан башланды дибез. Аз гына соңрак туган театр сәнгатен инде без
Габдулла Кариев исеме белән бәйлибез — аны. ягъни Кариевны,
Каллиграф — махсус рэвсшта матур язу остасы
Т
татар сәхнәсенең атасы дибез... Шулай ук профессиональ музыканың тууын без бик хаклы рәвештә
Салих Сәйдәштән башлыйбыз.
Бүгенге мәгънәдәге сынлы сәнгать исә бездә барысыннан да соңрак туды. Әмма •тудыручысы»
кем соң9.. Бер дә икеләнмичә мин: «Бакый ага Урманче!»—дияр идем Чөнки аңа хәтле бездә татарның
милли сынлы сәнгате юк иде (Сүз биредә рәсем һәм скульптура сәнгате турында бара). Менә шуны
тудыручы, үстерүче, чын сәнгать итеп танытучы буларак, Бакый ага Урманченың мәдәният
тарихында тоткан урыны билгеләнер дә инде... Аның озын гомере дәвамында өч буын рәссамнар туып
җитеште, моннан соң да яңа буыннар киләчәк, алмашынып торачак, әмма алар дәвам иттерәчәк
сынлы сәнгатьнең танылган атасы булып, һичшиксез, Бакый Урманче калыр.
Кари, Сәйдәшләр шикелле!..