Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘСӘН ТУФАН — СТУДЕНТ

Хәзерге «Совет» гостиницасы бинасына урнашкан Татарстанның Үзәк
крестьян йорты 1924 ел көзендә Казан вузларына укырга килгән абитуриентлар торыр өчен үзенең бер зур бүлмәсен биргән иде. (Ул елларны вузларда укулар октябрьдә, башланды, ә керү имтиханнары сентябрьдә үткәрелде).

Көнчыгыш педагогия институтына керер өчен Казанга килгәч, мин бер айдан
артыграк шушы бүлмәдә тордым, шунда Хәсән Туфан белән таныштым.
Ул да шул ук институтка керү нияте белән Уралдан Казанга килгән иде.
Бүлмәдә яшәүче абитуриентлар тормыш күргән зур яшьтәге кешеләр, Хәсән алар арасында яшь егет — ул вакыт аңа бары 23 кенә яшь иде. Ләкин, үзенең яшьлегенә карамастан, ул авыр тормыш кичергән өлкән яшьтәге кеше кебек салмак, уйчан: сүзен ашыкмый, урынына җиткереп сөйли, кеше сөйләгәнне игътибар белән тыңлый, бер дә кычкырып көлми — җиңелчә генә елмаеп куя.

1924 елның көзе бик матур, кояшлы, җылы булды. Ләкин бүлмәдәге
абитуриентларны көннең матурлыгы, кояшның җылылыгы да кызыксындырмады. Алар имтиханнарга әзерләнделәр, «укырга кереп булырмы?» дип борчылып яшиләр иде. Билгеле
, Хәсән белән без дә борчылабыз: аз сөйлибез, күп укыйбыз, һәркөн институтка консультацияләргә йөрибез.

Югарыда искә алынган бүлмәдә торган вакытта крестьян йортында юрисконсульт булып эшләүче Сәрвәр Әдһәмова Хәсән янына еш кына кереп утыра һәм аны кунакка да чакырып китә иде. Вакыты бик санаулы булуга карамастан, Хәсән аларга барып йөрде. Безнең карашыбызча, Казанга килүенең беренче көннәрендә Кави Нәҗми семьясы Хәсәннең беренче танышларыннан, якын дусларыннан булды.

Крестьян йортында торган вакытта Хәсән янына кечкенәрәк гәүдәле, ачык йөзле, гаять хәрәкәтчел, 14-15 яшьләр тирәсендәге Луиза Салигаскарова дигән кыз килеп йөрде. Бу кызны Хәсән ачык йөз белән каршы ала, аның белән туганнарча мөгамәлә итә, аны чәй белән сыйлый, чәйдән соң озата да чыга иде. Башта Луиза рабфакка укырга кергән иде, Хәсәннең киңәшен тыңлап, ул рабфактан театр техникумына күчте. Билгеле булганча, соңыннан алар өйләнешеп, тормыш кордылар. Хәсәннең Луизага багышлап, тирән хисләр, көчле сагынулар белән язылган шигырьләренә таянып, без бу семьяда саф мәхәббәт, рухи дуслык хөкем сөрде дип әйтә алабыз.

Борчылулар артта калды: тиешле сынауларны биргәннән соң, безне институтка кабул иттеләр. Хәсән институтның Көнчыгыш телләре, ә мин физика-техника бүлегенә укырга кердем. Безнең белән бер үк елны Гадел Кутуй да институтның рус теле бүлегенә укырга керде. Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк: Көнчыгыш педагогия институтының физика-техника бүлегенә татарлардан мин икенче студент булып кердем. Институтның физика-техника бүлеген тәмамлап чыккан беренче татар студенты мин булдым.

1924 елны Көнчыгыш педагогия институтына керүчеләр күп булды. Аның 5 бүлегенә 200 гә якын студент алынгандыр. Институтка керүчеләр арасында илебезнең төрле өлкәләреннән килгән татарлар да шактый күп иде. Аларның күпчелеге Көнчыгыш телләре һәм табигатьне өйрәнү бүлекләренә керделәр. 1924—1925 уку елында Көнчыгыш педагогия институтының беренче курс студентлары бөтен бүлекләр өчен уртак план буенча укыдылар. Бу планга аерым бүлекләрдә үтелергә тиеш махсус фәннәрнең берсе дә кертелмәгән иде. Билгеле, бу хәл студентлар өчен күңелсез вакыйга булды.
Хәсән Туфанның Көнчыгыш педагогия институтында укыганда фамилиясе
Кусыйнов иде. Ләкин студентлар аны фамилиясе белән атамадылар — Хәсән дип кенә йөрттеләр. Хәсән Туфанның студент вакытына караган бу истәлектә без дә аңа Туфан фамилиясен теркәмичә, Хәсән сүзен генә кулланырга булдык.

Укулар башлану белән, студентлар зур дәрт, көчле теләк белән лекцияләргә йөри башладылар. Хәсән – тырыш студент. Ул һәрбер лекциягә күңел биреп йөри, лекторның сүзләрен йотылып тыңлый, лекциянең кайбер урыннарын дәфтәргә язып ала, бүлмәгә кайткач, дәфтәргә язылганнарны кат- кат тикшереп, озак кына уйланып утыра иде.

Егерменче елларны Казан дәүләт университетының зур бер аудиториясендә Галимҗан Ибраһимов, Газиз Гобәйдуллин, Гали Рәхим һәм башка тел, тарих белгечләренең катнашы белән еш кына гыйльми җыелышлар үткәрелде. Бу җыелышларда шул чор өчен актуаль мәсьәләләр, фәнни яңалыклар буенча докладлар ясала, фикер алышулар була иде. Көнчыгыш педагогия институтындагы татар студентларының күбесе бу җыелышларга йөрделәр. Хәсән бу җыелышларның берсен дә калдырмады. Ул алгарак, докладчыга якынрак урнашырга тырыша, доклад һәм чыгышларны зур игътибар белән тыңлый, җыелышта әйтелгән кайбер фикерләрне дәфтәренә язып та куя иде.

Институттагы лекцияләргә йөри башлагач, Хәсән Гадел Кутуй белән дуслашып китте. Алар Икенче тау (хәзерге Волков) урамында бүлмә алып, бергә тора башладылар. Мин дә алардан ерак түгел, арзан гына бер бүлмәгә күчтем, аларда еш кына була идем.

Алар торган квартирны мин түбәндәгечәрәк күз алдына китерәм: стенага ябыштырылган кәгазь искереп каралган, кечкенә ике тәрәзәле зур һәм тәбәнәк бүлмә. Бүлмәнең бөтен җиһазы, — ике тимер карават, тәрәзә каршына куелган зур өстәл һәм өстәл янындагы ике урындыктан тора иде. Болардан тыш, бүлмәнең нәкъ уртасында өстенә клеенка ябылган, эченә газета, журнал, китаплар тутырылган ящик. Ящик өстендә кысып кына яндырылган керосинка утыра. Керосинка өстендәге корымлы чәйнектә җылымса чәй өзелми. Хуҗалар эш арасында шул чәйнектән чәй агызып, аяк өстендә генә тамак ялгап алалар. Бу квартирда торганда, хуҗалар минутларын санап яшәделәр: алар өзлексез укыйлар я язалар иде. Вакытлары бик санаулы булуга карамастан, килгән кешеләрне алар ачык йөз белән каршы алдылар. Кунакка корымлы чәйнектән чәй бирәләр, өстәлдә чәчелеп яткан каты конфетны кулына тоттыралар; кунак та мәсьәләне аңлый: чәй эчкәндә йомышын йомышлап китәргә ашыга иде. Бу квартирда тел
кашып, юкны бушка бушатып утыру гадәте булмады.

Хәсән белән Кутуйның холык-фигыльләрендә зур аерма бар иде: Кутуй һәрвакыт шат, көләч йөзле, тиз уйлый, тиз эшли, уен-көлке, шаян сүзләр сөйләргә дә ярата. Ә Хәсән, югарыда күрсәтелгәнчә, гаять салмак, уйчан, уйлап сөйли, уйлап эшли, уен-көлке сөйләргә яратмый иде.
«Холык-фигыльләре төрле, хәтта капма-каршы булган бу ике яшьне нәрсә
якынлаштырды, нинди җирлектә дуслашып, алар бергә тордылар икән?» кебек сорау туарга мөмкин.

Безнең карашыбызча, Хәсән дә, шулай ук Кутуй да, яшьтән үк белем алу, гыйльми карашларын киңәйтү теләге, илгә-халыкка хезмәт, яшь буынны тәрбияләү дәрте белән янып яшәделәр. Шушы җирлектә алар очраштылар, гаять авыр шартларда да рухи сафлыкларын саклаган хәлдә яшәделәр.

1924 елның көзендә Көнчыгыш педагогия институтында беренче тапкыр татар телендә стена газетасы чыга башлады. Бу газетаны чыгаруда Хәсән белән Кутуй да актив катнаштылар. Кутуйның тәкъдиме буенча, газетага «Укы — төзе» исеме бирелде.

Хәзерге көндә теге яки бу уку йортында стена газетасы чыгару бик кечкенә мәсьәлә булып тора. Ләкин ул елларны тормыш бөтенләй башка иде. Ул елларны газета язар өчен кирәк булган зур үлчәмле яхшы сыйфатлы кәгазь, төрле төстәге буяу, каралар да хәзерге кебек кибетләрдә тулып ятмый, аларны төрле оешмалардан эзләп алырга кирәк була иде. Аннан соң ул елларны стена газеталарын яхшы итеп эшли белүчеләр дә сирәк иде әле.
Кутуйның тырышлыгы, тапкырлыгы аркасында, «Укы — төзе» һәрвакыт кирәкле материал белән тәэмин ителде. Стена газетасы эшләүдә Хәсән бик оста кеше булып чыкты. Газетаның беренче санын тулысынча ул язды, ә башка студентлар газетаны төрле төстәге буяулар белән бизәделәр. 1924-25 уку елында «Укы — төзе» газетасы даими рәвештә ике атнага бер мәртәбә чыгып килде. Уку елы дәвамында 12 сан газета чыгарылды, аларның һәрбер санында Хәсән актив катнашты.

«Укы — төзе» газетасы институтның төрле бүлекләрендә укучы татар студентларын оештыруда, аларны җәмәгать эшләренә тартуда әһәмиятле фактор булды. Институттагы татар студентларының күпчелеге газетаны оештыруда, аңа язышуда еш катнашты. Газета редакциясенә кулъязмалар күп керә иде, аларны грамматик һәм стилистик яктан эшкәртү, башлыча, Хәсән белән Кутуй тарафыннан башкарылды.

Хәзерге кебек күз алдымда: зур өстәлгә җәелгән зур табаклы кәгазь. Хәсән газета эшли. Өстәлнең икенче ягындагы кызлар, көлешә-көлешә, газетаны бизиләр, шаян сүзләр белән Хәсәнгә дә кагылалар. Хәсән әллә ишетми, әллә ишетеп тә игътибар итми: ашыкмый гына җөмләне язып бетерә дә, калын итеп нокта куя. Башын кырынрак салып, үзенең язуына сокланып тора да яңа җөмләне язарга керешә.

Көнчыгыш педагогия институтында Хәсән бер генә ел укыды. 1925 елның көзендә ул танылган педагогларыбыздан Габдрахман ага Рәфыйков директорлык иткән Бишбалта мәктәбендә укыта башлады.

Институттан китүен Хәсән үзенең тел, әдәбият белән ныклап шөгыльләнергә теләве, институт программасындагы тел, әдәбиятка бәйләнеше булмаган фәннәрнең бу теләкне үтәргә уңайсызлык ясаулары белән аңлатты. Ул тел, әдәбият буенча белемен күтәрү өчен иң кирәкле хезмәтләрне алып, үзлегеннән укырга теләп, институтта укуын ташлады.
 

Хәсәнгә Туфан фамилиясе кайчан һәм кем тарафыннан беркетелүе безнең өчен бик үк ачык түгел. Хәер, шагыйрьнең 1964 елда басылган китабына профессор Хатип Госман язган кереш сүздә Хәсәннең бабасының кушаматы Дуфан булу әйтелә.

Шагыйрь «д» авазын «т» белән алмаштырып Туфан фамилиясе ясаган икән. Ләкин ничек кенә булса да, бу фамилия Хәсәннең зур талантын дөрес чагылдыра иде. Хәсән Туфанның шигырьләре көчле ташкын (туфан) рәвешендә илгә таралды, күңелләргә, йөрәкләргә тулды; телебездәге шигырь жанрына яңа сукмак салды, әдәби телебезнең алга барышына, камилләшүенә гаять зур өлеш кертте.

1925 елдан башлап, Хәсән халкыбызның танылган язучы, шагыйрьләре белән катнашып китте, аның шигъри таланты ачылды, ул шагыйрь булып танылды, аңа Туфан фамилиясе ныклап беректе.

1925 елның көзеннән безнең бүлеккә күп санда махсус фәннәр кертелде, уку, укыганны үзләштерү дә авырлашты. Дәресләр, йөкләмәләр берсен-берсе куалап, үкчәгә басып килделәр — кунакка йөрергә вакыт җитмәде. Хезмәт юлларыбыз төрле булганлыктан, Хәсән белән дә сирәк очраштык. Ләкин көчле давылларда сынмаган, авыр юлларда егылмаган — кешелек сыйфатын, рухи сафлыгын саклаган Туфанга без сокланый яшәдек, аңа зур ихтирам белән карадык.

Инде менә безнең институтка керү өчен борчылып, кергәннән соң шатланып йөрүләргә дә 63 ел вакыт үтеп китте... Безнең кордашлар картайды. Күпләр дөнья калдырды...

Миңа да хәзер 92 нче яшь. Шуңа күрә беркая да чыга алмыйм, өй эчендә генә йөрим. Күп уйлыйм, очрашкан кешеләрне, таныш-белешләрне күздән кичерәм. Яшь Хәсән еш кына күз алдына килә: ул, элеккечә, игътибар белән карап тора. Нәрсәдер уйлаган, нәрсәдер әйтергә теләгән сыман!..