Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИНТЕРНАЦИОНАЛЬ РУХЛЫ РӘССАМ


— Мәдәният күгендә халыкның рухи дөньясына нур сибүче, юл күрсәтеп балкучы йолдызлар
бар. Шигърияттә Габдулла Тукай, музыкада Салих Сәйдәшев, драматургиядә Галиәсгар Камал,
артистлар арасында Габдулла Кариев... Шул якты йолдызлар балкышында мин татар сынлы
сәнгатенең аксакалы Бакый ага Урманчены да күрәм. Тарих түреннән килгән сәнгатебезгә яңа
яңгыраш биргән, аны яңа баскычка күтәргән илһамлы оста һәм остазыбыз ул. Әйе, курыкмыйча,
кемнеңдер абруена күләгә төшерүдән шикләнмичә, авыз тутырып, шулай дип әйтә алабыз. Сыннар
ясау да булсын, рәсем сәнгатендә булсын — профессиональ башлангыч аннан. Ул — әсәрләрендә үз
аһәңен, үз мелодиясен, оптимизм белән сугарылган үз моңын тапкан художник.
Мин үзем, сәхнә кешесе буларак, аның иҗатына сокланудан туктамыйм. Аның әсәрләре сәхнәдә
төрле чорларны, төрле шәхесләрне гәүдәләндергәндә, миңа ачкыч, чыганак хезмәтен үти. Чөнки
Бакый ага — гаять зур тормыш тәҗрибәсе туплаган, дөньяны күп күргән, интернациональ рухлы
рәссам. Татар сәнгатен генә түгел, ту гандаш халыклар, аеруча казах сәнгатен үстерүгә зур өле ш
керткән кеше.
Бакый Урманченың үзе белән дә, иҗаты белән дә якыннан таныша башлавым әле дә хәтеремдә.
Моннан утыз-утыз биш еллар элек Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Кәрим
Тинчуринның «Беренче чәчәкләр» пьесасы буенча спектакль куелган иде. Аның оформлениесен әле
күптән түгел генә Казанга Урта Азиядән кайткан рәссам Бакый Урманчега тапшырдылар. Миңа ул
спектакльдә Хәмит ролен уйнарга туры килде. Әлбәттә, Бакый аганың элек тә спектакльләр бизәүдә
эшләгәне бар иде. Ләкин минем үземә аның белән иңгә-иң торып, аралашып, сөйләшеп, киңәшеп, әнә
шул вакытта беренче тапкыр эшләргә туры килде. Үзенең рәсем сәнгатен генә түгел, театрны да,
музыканы да, халыкның этнографиясен һәм рухи дөньясын да тирән белүе, иҗатында шуларны аңлап
һәм кулланып эш итүе белән сокландырган иде ул. Театр, әдәбият һәм сәнгатебез эшлеклеләреннән
Кол Гали, Ш. Мәр җани. К. Насыйри. Дәрдмәнд, Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан. Г. Кариев, Г. Камал, С.
Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Н. Исәнбәт образлары — кыскасы, тулы бер галерея ташта аның
тарафыннан мәңгеләштерелде. Бу сыннар белән очрашу һәркемнең кү ңелендә якты соклану уята
торгандыр. Бу яктан караганда. Бакый аганың күңеле белән артист булуын әйтми мөмкин түгел. Ул
тәмен белеп кенә халкыбызның озын моңлы көйләрен җырларга ярата. Аның әсәрләрен караганда,
ирексездән әнә шул моң ташка да җан керткәндер сыман тоела башлый миңа.
Бәхетебезгә, табигать Бакый агага озын иҗат гомере бүләк иткән. Ә гомер озын лыгы халыкка
якын булу, аның рухын, тарихын, әдәбиятын һәм сәнгатен тирәннә н аңлау, аны үз язмышың итеп
карау белән дә аңлатыла торгандыр.
Могтәбәр рәссам тагын-тагын яңа әсәрләре белән куандырыр дип өметләнәбез.